СИКСӘНДӘ ДӘ УЛ БАЛА
алалар өчен махсус әдәбият, матбугатның кирәклеге турында фикерләр электән үк яшәп килгән. Бата тәрбнясенен нәкъ менә үзе өчен атап язылган басмалар аша яхшырак сеңдерелүе хакында язучылар да. педагоглар да, журналистлар да уйланган. Баталар өчен язылган китапның беренче үрнәге—педагог Ян Амос Коменскийнын "Мир в картннках" китабы булган. Ә беренче балалар журналы “Лейпцигский сжснедельный листок” (1772— 1774) Германияда нәшер ителгән. Аннары 1785— 1789 елларда Мәскәүдә Н. Новиков “Детское чтение для сердца и разума” журналын бастырган. Балатар басмалары үз эшен ике юнәлештә алып барган дөньяви һәм дини ----- --------- ---- I Революциягә кадәр үк инде татар телендә баталар ,н"« рэсаке 1 өчен 2 газета, 3 журнал нәшер телгән. 1910 елда Бакчасарайда И. Гаспринскийның “Тәрҗеман" газетасына кушымта рәвешендә чыккан “Галәме сабиян" һәм ’ “Мәктәбе сабиян" басмалары— балалар газетасының беренчесе үрнәкләре. Аларда балалар тормышыннан гыйбрәтле мәкаләләр, хәбәрләр, хатлар, шигырьләр, тәрбияви характердагы язмалар бирелгән. Ә татарча балатар журналының иң беренчесе—“Тәрбиям әт фаль” 1907 елның январь-март айларында * Мәскәүдә нәшер ителә. Редакторы һәм нашире—Заһид Шамил. Үзе татарча бик үк яхшы белмәгәнлектән, бөтен редакция эшләрен ул Фатих Әмирханга йөкли. Журналда “...хикәяләр, кыйссалар, тарихи хикәяләр һәм шигырьләр, дөньяны аңлау өчен вә табигать хакында мәгълүмат, мөгаллимнәр вә шәкертләр өчен киңәшләр вә тәҗрибәдән күренгән нәрсәләр” бирелә. Журнал балаларга багышлап язылса да. программасы һәм рәсемнәре белән олыларга да файдалы булыр дип көтелә. Журналның беренче санындагы баш мәкаләдә Ф Әмирхан “Тәрбияи әтфаль”нең балаларга остаз да, яхшы иптәш тә булачагын ассызыклый. Остаз гына түгел, иптәш тә булырга теләү—“Тәрбияи әтфаль”гә генә түгел, барлык журналларга да хас. Нәкъ менә шушы теләк 1913— 1916 елларда “Ак юл”ның мөхәррире һәм нашире Фәхрелислам Агиевньг балаларга мөрәҗәгать итәргә этәрә. “Моңа кадәр күнелсезләнсәнез дә, шатлансаңыз да тик ялгыз иденез. Инде бу көннән соң, сәламәт булсаңыз, сезнең шатлыгыгызны да, күңелсезлегегезне дә, эч пошуыңызны да уртаклашучы булды”.—дип яза ул журналның беренче санында. “Ак юл” “...матур һәм жинел телдә язылган шигырьләр, әдәби вә тарихи хикәяләр, милләтебезнең бөек адәмнәренең вә Еуропа мәдәниятенә хезмәт иткән бөек затларның кыскача тәрҗемәи хәлләре, аларның рәсемнәре һәм язган әсәрләреннән кечкенә өзекләр, балаларның зиһеннәрен вә фикерләрен ачар өчен гаять файдалы булган башваткычлар бүлмәсе...” тәкъдим итә. 1917 елда "Сөембикә” журналы нашире Якуб Хәлил н тарафыннан чыгарылган "Балалар дөньясы” да шул ук программага нигезләнеп эшли: "...матур һәм җиңел телдә язылган гыйльми, фәнни, әдәби, тарихи һәм дини хикәяләр, балалар телендә язылган шиг ырь вә поэмалар, балаларның зиһеннәрен ачарлык сөяльләр һәм башваткычлар. ” бастыра. Совет власте урнашкач балалар өчен яңа басма булдыру ихтыяҗы алга килеп баса, г елның 27 сентябрендә Казанда чыга башлап. 1922 елдан 1931 нче елга кадәр 1918 н Мәскәүдә басылган “Эшче" газетасында 1923 нче елның 5 августыннан “Балалар почмагы" кушымтасы бирелә башлый. Бу кушымтада шигырьләр, кыска-кыска хикәяләр һәм парчалар, балалар тормышы турында мәкаләләр бирелеп килә. Әлеге кушымтаны әзерләүдә Муса Җәлил еш катнаша. Ләкин бер I азетадагы кушымта гына балалар матбугатына ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. М Җәлил бу хакта республика матбугатында кат -кат чыгыш ясый, журналны оештырып йөрүчеләрнең берсе була. 1924 елны “Татарстан" (хәзер "Ватаным Татарстан") газетасында М. Җәлил "Кечкенә иптәшләр" дигән мәкаләсендә 9- 14 яшьлекләр өчен журнал чыгарырга әзерлек баруы хакында хәбәр итә. Ниһаять, балалар матбугаты турындагы хыял тормышка аша: 1924 елның март аенда Ленинчы комсомолның татар-башкорт бюросы тарафыннан айга бер тапкыр "Кечкенә иптәшләр" исемле балалар журналы чыгарыла башлый (Бераз соңрак—10 октябрьдә “Яшь ленинчы" газетасының ла беренче саны дөнья күрә, чыгу ешлыгы—атнага ике тапкыр.) Беренче санында ук “Кечкенә иптәшләр”нең программасы басылып чыга. Анда: "Журнал эшче-крестьян балалары тормышыннан хикәяләр, шигырьләр язачак Яшь пионерларның кем икәнлекләре, аларның тормышлары һәм эшләре язылачак. Кечкенә хәбәрчеләр почмагы булачак".—диелә. Журналның беренче редакторы—һ. Курмаев. тиражы—3000 данә була. Редакциядә (Мәскәүнең Никольская урамындагы 10 йортта. СССР халыклары үзәк нәшриятының төп конторасында урнашкан) нибары биш кеше эшли. Язучылардан М. Җәлил. А. Мохтаров. Г. Кутуй. III. Усманов, М Крымов. С. Кудаш редакция белән хезмәттәшлек итә. 1927 елны журналның редакторы итеп М. Җәлил билгеләнә. Ул редакторлык иткән елларда яшь хәбәрчеләр белән эшләү даими төс ала. журнал битләрендә ничек иҗат итәргә, нәрсәләр хакында һәм ничек язарга кирәклеге хакында мәкаләләр һәм. әлбәттә, илнең төрле почмакларыннан килгән пионерлар хатлары басыла. Мисал өчен. 1925 елның 8 нче санында Свердловск, Сәмәрканд. Ленинградтан килгән язмалар чыккан. "Кечкенә иптәшләр" (1929 елдан—“Октябрь баласы") көннән-көн актуаль темаларга байый, балаларны интернациональ, хәрби-париотик рухга тәрбияләү юнәлешендә эшли. Көн кадагына суккан мәсьәлә—балаларга коммунист ик тәрбия бирү— журналистлар алдында беренче урында тора. Революциягә кадәр чыккан балалар журналларында өстенлек иткән темалар—туган якка, туган телгә, әти-әнигә. Ходайга мәхәббәт, уку. белем алу. фэн-техника яңалыклары, ятим балалар тормышын сурәтләү булып, алар "Октябрь баласьГнда да кабатлана, бары тик акцентлар гына үзгәрә төшә Алла турында сүз әйтелми башлый, чөнки атеистик тәрбия пропагандалана. ят им балалар тормышы да иске тормышны сурәтләгән хикәяләрдә генә ката. Туган телгә, әти-әнигә мәхәббәт янына пионериягә. коммунистик идеалларга бирелгәнлек тә өстәлә. "Октябрь баласы" 1933 елда чыгудан туктый. Журнал Казанга күчерелеп. “Пионер каләме" исеме белән басыла башлый Бу елларда журналда җаваплы секретарь булып Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алиш эшли. Балалар арасында яратып кабул ителә торган күп кенә әкиятләрен Алиш шунда эшләгәндә яза. һәм алар журналда басылып та чыга. Ш. Маннур. М. Әмир. Ф Бурнаш. X. Туфан. К Нәҗми. Ә Фәйзи. Ә. Бикчәнтәева, Җ. Тәрҗеманов. Ә Камал һәм башка әдипләр бу елларда “Пионер каләме" белән хезмәттәшлек итәләр Журнал татар әдәбиятын гына пропагандалап калмый, русчадан (А Пушкин. С. Маршак. Б Житков һ. б.) тәрҗемәләр бастыра, көнбатыш авт орлары (Э Золя) белән таныштыра. Союздаш республикалар турында мәгълүмат, тугандаш халыклар әдәбиятлары үрнәкләрен бастырып чыгара, бөек язучылар, композиторлар, сәнгать кешеләренең тәрҗемәи хәлләре турында яза. фән-техника яңалыклары белән таныштыра, пионерлар иҗатын, аларның хатларын бастыра. Элгәрләреннән аермалы буларак. "Пионер каләме" СССР Верховный Советы Президиумы карарлары. партия юлбашчылары турында язмалар биреп килә. В И. Ленин хакында күп яза Бөек Ватан сугышы елларында, бик күп газета-журналлар кебек үк. "Пионер каләме" дә ябыла. Сугыш беткәч тә журналны тиз генә яңадан торгызу мөмкин булмый әле: янартылган журналның беренче саны “Пионер" исеме белән укучыларг а 1951 нче елның ноябрендә генә барып ирешә "Пионер" белән башта фронтовик язучы А. Әхмәт. 1953 елдан Л. Ихсанова җитәкчелек итә. 1957 елда журнапнын исемен алыштыру да Ләбибә Ихсанова идеясе “Пионер” журналлары күп иде. дип аңлата ул моны. Мәскәүдә дә. Башкортстанда да. Украина белән Белоруссиядә дә. Эстониядә дә—һәркайла балалар журналы "Пионер" исеме белән чыга "Бервакыт шулай редколлегия членнары Лотфулла Фәттах. Госман Бакир. Гариф Гобәй белән журналның исемен алыштыру хакында сөйләшеп утырдык Аннары мин. журналның исемен алыштыру нияте белән. ВЛКСМ өлкә комитетына, укучы яшьләр бүлеге мөдире Ләлә Зарнпова янына бардым. Ул теше-тырнаш белән каршы төште ' Нинди "пионер" сүзеннән курку ул. нит ә аңардан качарг а тырышасыз?"— ди. Югыйсә. "Ялкын" дигән күпмәгънале исем дә уйлап куйган идек. Ул— учак ялкыны да, яшьлек ялкыны да. пионер ялкыны да. укуга, хезмәткә дәрт ялкыны да".—дип сөйли Ләбибә апа. Баштарак каршы төшсәләр дә. атарнын нияте тормышка аша— 1957 елнын июль аеннан журнал "Ялкын" исеме белән чыга башлый. Инде “Ялкын"ның элгәрләрен укып үскән балалар үзләре танылган язучы-галимнәр булып җитешә. 1925 елда "Кечкенә иптәшләр"дә язмалары басылган әдәбият галиме Хатип Госман. 1937 елда "Пионер каләме нә язышкан Зәки Нури. 1935 елда шигырьләрен бастырып чыгарган Шәрәф Мөдәррисләр журналның даими авторларына әйләнә Бүгенге күренекле язучы- шагыйрьләребезнен беренче әсәрләре дә "Ялкын"да басылып чыга. Әйтик, илленче еллар ахырында әле мәктәп укучылары гына булган Равил Фәйзуллнн. Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре. Ренат Харис рәсемнәре журналда басылып чыккан. 1962 елда "Ялкын"га баш редактор булып Роза Хафизова килә. Ул җитәкчелек иткән елларда журналның тиражы 80 мекгә җитә 1978 елда ул офсет ысулы белән төрле төсләрдә басыла, редакциядә хезмәткәрләр дә арта. Журнал, тиражы артып, керем бирә башлый Роза Хафизова эшләгән чорда журналның үз стиле формалаша— ул укучы бала белән күзгә-күз карап сөйләшү, диалог формасын ала, һәрбер мәкалә, кыска хәбәр камил итеп эшләнгән кыска хикәя рәвешенә җиткерелгәнче эшләнә. Журнал үзенең әдәби-нәфис дигән исемен аклый, укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Роза Сәстовна белән бер вакытта эшләгән Габделхәй Сабитов. Хәйдәр Гайнетдинов. Разил Вәлиен тә журналны үстерүгә зур өлеш кертәләр. Р Вәлиев—журналның 50 еллыгына багышланган, радиода еш яңгыраган "Пионер ялкыны" дигән җырнын авторы да. Ул бүген дә журнал белән хезмәттәшлек игә: инде 30 елдан артык "Ялкын"нын соңгы би гендә балаларны сөендергән дөнья халыклары әкиятләрен рәссам Т Хаҗнәхмәтов белән Р Вәлиев әзерли. 1984 елның 5 январенда "Ялкын" журналы СССР Верховный Советы Президиумы тарафыннан балаларны коммунистик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. Бу—журналның 60 ел буена армый-талмый яшь буынны тәрбияләве өчен зур бүләк. Туксанынчы еллар башына тиражын стабиль рәвештә 50 меңнән лә киметми саклый алган журналны туксанынчы еллар башындагы икътнсадый кризис кыен хәлгә куя. Журнал ябылу алдында кала, аның тиражы ярты ел эчендә сизелерлек кими. Советлар Союзы чорында журналны тарату, аны пропагандалау белән комсомол, пионер оешмалары шөгыльләнгән булса, хәзер барлык оештыру зшләре редакциянең үз өстендә кала. (Бу чорда "Ялкын" белән Р Туфитуллова. Җ. Дөрзаман, Э. Закнровалар җитәкчелек итә). Бүгенге "Ялкын”ны моннан унбиш-егерме ел элек чыккан журналлар белән чагыштырып га булмый Ул көннән-көн камилләшә: аның техник мөмкинлекләре дә, бизәлеше дә, кәгазенең сыйфаты да күпкә яхшырак. Соңгы ун-унбиш елда журнал мәктәп укучыларының барлык категорияләре өчен түгел, 12-16 яшьлек яшүсмерләргә атап чыгарыла Журналны, заманга хас булганча, көнбатыш тәэсире дә читләтеп узмады. Аңа үсмерләрне "тинейджерлар" дип атау да. көнбатыш киносы һәм шоу-бизнесы турында сөйләү дә хас. "Ялкын" үсмерләрне бүген борчыган мәсьәләләр хакында яза: ул—әтиләр һәм балалар проблемасы да. үсмерләрнең социаль-психологик проблемалары да. бала хокуклары темасы ла. киләчәк турында уйлану, телебез хакында кайгырту да.. Журналның рубрикалары һәм бүлекләре моңа дәлил: балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирә торган "Минем хокукларым", уку йортлары турында сөйли торган "Абитура" рубрикасы, психологик проблемаларга, үсмерләрне борчыган сорауларга җавап эзләшә торган “Оялчан алма", яшьтәшләренә үхтәрен күрсәтергә ярдәм итә торган "Кәеф" кушымтасы. “Балалар хатлары". "Балалар иҗаты". "Борчылам, шуңа язам да", тел һәм әдәбият белгечләре белән бергә әзерләнгән "Җырдай моңлы татар теле". "Әдәбият дәресендә кунак бар", гореф- гадәтләребезне. этнографиябезне чагъшдыручы "Ачык сандык". Казанның меңьеллыгына багышланган "И Казан, серле Казан" рубрикалары шундыйлардан. Бүгенге "Ялкын"ның "Кечкенә иптәшләр" белән охшашлыгы бик аз кебек: ул чор идеаллары онытылган, җәмгыятьне борчыган проблемалар да икенче, укучыларның яшь үзенчәлекләре дә. тормыш рәвеше дә башка төрле, журналның бизәлеше дә. материалларның бирелүе дә үзгә, эчтәлек тә яңа—әдәби әсәрләрнең чагыштырмасы элекке шикелле күп түгел, публицистик язмалар да жанр ягыннан төрле Шулай да аларнын максатлары бер: у I журнал укучыларын хәзерг е буынга лаеклы алмаш итеп тәрбияләү, аларны намуслы, югары әхлаклы кешеләр итеп үстерү.