ӨЗЕЛГӘН ЯФРАК ЯРАСЫ
Җанда шундый хәлләр Дөнья гади генә могҗиза ул; Белә дөнья үзенә кирәкне: Бер утларга, бер суларга сала. Нәни генә гыйсъян йөрәкне. Дөнья... гали генә могҗиза ул. Белә: кемдә ннндн йөрәк бар. Йә уйлата, йә җырлата аны. Йә елата гомер буе зар. Дөнья—"гади генә гали” фани: Яндыра да сала ләхеткә. Өлгерәлсәң. тик җырларың кала... Ярый җырлар кала бәхеткә. Җырдай гали, гади бу дөньяга Яшәр өчен диеп киләбез. Җыр калдырып китәр өчен иленә— Килә җиргә шагыйрь, беләбез. Дөнья бары җыры белән гали. Акча белән түгел... Нигә без Җырчыларның кадерләрен әле Җирләгәндә генә беләбез?! Җәяүле җан Наҗар Нәҗмигә Чәчләрең кара чагында Җаның яралы иде. Яралы кош кебек, җаның Талпынып барыр иде... Күңелендә яра иде, Ә дөнья бара иде. Кулларында гармун гынаң Сагыштан яна иде. Яралы кош кебек җаның Бер очты да бер төште. Еллар синең өлешеңә Җэлләмәгән көмешне! Күңел яктыларың шулай Чыкты мнкән иреккә? Ә күңелләр һаман бәйдә: Гомерләрне биреп тә Алып булмады ирекне,— Күңелләр—һаман яра. Яралы кош кебек җаннар Очалмый, җәяү бара... Мин—яфрак, яндырыгыз... Сары яфракларны көзен Җыялар бит, җыялар. Әйтерсең гөнаһ таулары— Утлар ягын куялар... Сутын тормыш сыккан яфрак Дөрләп яна да бетә, Көлен барыбер көзге җнл Очыртып алып китә. Кешеләр дә шулайдыр ул. Калса да каберләре— Мизгел үтә, тарих өчен Каламы кадерләре? Таркала, көл була сөяк, Ташны да төя тарих. Кешегә дә тузан гына Булу гыйлләсе бар ич. Җилдә очар, җирне кочар Тузанга калдырыгыз! — Ә тузан кая да сыя... Мин—яфрак, яндырыгыз! V Күк— шәмәхә. Кып-кызыл ай— Тик урак кадәр генә. Иссә җил, кузгалыр болыт, Югалыр хәзер менә. Кара болыт ертыклары Кунганнар ак каенга. Ап-ак шатлыкларны гүя Батырганнар кайгыга. Күк шәмәхә. Каеннар ак. Ертык болытлар кара. Ак каенның кәүсәсенә Кемдер ясаган яра. Таң. Күк— алсу. Каен—кызыл: Кан ага ярасыннан. ...Гаеплене эзләп йөрим Кешеләр арасыннан. Кич. Барыбер кара җиргә Түшәлә ап-ак томан— Гөнаһлыларны акларга Тырышкан шагыйрь сыман. Беләсең Җанын бушатыр яр кирәк кешегә, Җанны ярый булмый гади күршегә. Җан ярылыр яраларның барлыгын, Бу дөньяның хәтта кылдан тарлыгын Беләсең: Кыл өстендә тота дөнья, егылмыйсың. Иманын белән атласаң, кол булмыйсың. Беребез—аккош, Беребез—ак кыш... Син анда, сизәм, төн буе Йокламый утырасың: Өзелгән яфрак ярасын Җыр белән тутырасың... Язын сннен җырың белән Ачылыр бөреләре. ...Синең ялгызлыгын булып Уларлар бүреләре... Син булып чайкалыр хәтта Язгы җилләрдә агач... (Аккош күленә аккошлар Кайтыр—мин кайталмагач!) Син лә анда кайталмассын, Көтәр дә...китәр аккош. Җанын булып, өшеп, кайтыр Аккош күленә—ак кыш. Беребез— аккош, Беребез— ак кыш... Буламы чагыштырып?! ...Ак кыш белән аккошларны Булмый шул кавыштырып... Кызарып пешкән җиләкне Учына җыясындыр. Җнләк түгел, учларында Кузлар дип тоясындыр. Җиләкләрне җыясыңдыр. Чирәмгә коясындыр. Тагы ашый алмады, дип, Җаныңны кыясындыр. Җиләкләр ачы түгелдер, Ачыдыр хатирәләр. Үч иткәндәй, җилләр синең Уйларны китерәләр: “Инде шушы җиләкләрне Ашыйсы иде бергә— Сөюдән китү мизгеле Җитә икән гомергә...” Кызарып пешкән җиләкләр Изелә учларында... Җиләкләр дә пешә мәллә Мәхәббәт утларында?! Әгәр белсә... Минем хәлне балык күрсә, Күлен миңа бирер иде. Ул аңласа, суга керми. Утка үзе керер иде. Минем хәлне кошлар күрсә, Канатларын ташлар иде. Мнңа биреп канатларын, Җәяү йөри башлар иде. Минем хәлне тик син генә Күреп тордың—җаның сукыр. Тик син салган яраларны Бер тотлыкмый сукыр укыр. Балык, кошлар минем хәлне, Минем хәлне белми әле. Аңлар иде Мәҗнүн үзе, Синнән алай булмый әле, Синнән булмый... Безнең көймә Җәйнең хәле безнең хәлләр кебек— Елап тора әнә түбәбездә. Без дә шул халәткә киләчәкбез. Бирешмәскә диеп түзәбез лә. Җәй күз йомып ачкан ара гына, Салкын җилләр тора көз сагында. Яфракларның барын өзеп алып. Көзләр он итәчәк кочагында. Җилгә нәрсә, аның эше—өзү, Инде болытлардан ак кар өзә. Җиргә төшеп тапталган карларның Язмышларын күреп болыт йөзә: Тулышканчы күктә йөзәбез дә Авыр булгач, җиргә төшәбез шул. Без күкләрдә кайчан йөздек икән. Хәзер шундый түбән—түшәмебез. Безнең канат кайчан каерылган,— Акчарлаклар оча. йөзә, йөри,— Адымнарны саный-саный кемдер Язмышларга йозак сала юри. Ярга йозакланган көймәләрне Тарткалый да дулкын бер чак өзә... Безнең көймә безсез йөзеп кигге. Көзләр җитеп килә, күңел сизә. Йөреп, йөзеп, очып тотам димә: Вакыт-җсптән үрелгән ул көймә!