Логотип Казан Утлары
Роман

КАРГА КОРОЛЕ

Дүртенче кисәк ЧИМКЕНТ ЮЛЫНДАГЫ КАТРАН1 4 4 I I идо” рестораны мен тугыз йөз сиксән сигезенче елны каршы I I алырга әзерләнә. Иртән иртүк дизайнерлар, рәссамнар, яктыр- Атучылар, витрина бизәүчеләр, автоматика һәм электроника, акустика һәм яктылык музыкасы белгечләре мәш килде. Нәргизнен фантазиясе чиксез, ниләр генә эшләп бетермәде, әмма барыбер Ташкентка гастрольгә килгән Лали исемле атаклы һинд биючесен Яна ел кичендә “Лидо”да чыгыш ясарга күндерә алды. Өч көн инде җитди кыяфәтле япь- яшь егетләр зал уртасында әйләнеп торачак гаҗәеп зур чыршыны урнаштырып маташалар. Чыршы шулкадәр зифа, шулкадәр төз сынлы иде, хәтта бизәлмәгән көйгә дә аннан күзне алырлык түгел. Чындырмы, ялгандырмы, анысы билгесез, Фәйзиев аны хәрби ведомство аша тапкан, гигант "Антей" самолетында Себердән кайтарткан, дип тә сөйләделәр. Нәргиз “Лидо”га өйлә алдыннан гына килде, ана кадәр банкта булырга, ресторанның узып баручы елдагы финанс эшләрен тикшереп, талкып чыгарга өлгерде. “Лидо” ачылырга егерме минутлап кына калып килә, шунлыктан, ресторанның гадәти эшенә комачауламас өчен, залны бизәүчеләр эшләрен тәмамларга җыена иде инде. Башкарылган хәтле эшләрне күздән кичергәч Нәргизнен сөенече эченә сыймады. Шөкер, беркемне дә өйрәтәсе, куалап, ашыктырып торасы юк, һәркем үз эше белән мәшгуль, дип уйлап куйды ул. Барысы да үзен яхшы яктан күрсәтергә тырыша. Киләсе елга да контракт төзисе барлыгын онытмыйлар, күрәсең. Әле алда Сигезенче март бәйрәме дә бар. Дорес, залны бизәүгә акча жәлләмәделәр, чөнки “Лидо”га бәйрәм көннәрендә керү түләүле, билет хакы шактый ук кыйбат булып, ана бизәү эшләренең бәясе дә кертелә иде. Яна ел кичәләре унөченче гыйнварга кадәр бара, унөчендә исә тантана яна елныкыннан ким булмый, чөнки күпләр ' К а т р а н — карта уйнау йорты. Ахыры. Башы 1~2 саннарда. ул конне яна елга керүнен сонгы йомгаклау көне саный Өстәлләргә заказны алдан ук биреп куялар, хәтта көздән үк. Дөрес, резерв урыннар калдырыла калдырылуын, ләкин атар гына җитми, өстәмә рәвештә яна өстәлләр куярга туры килә. Әнә. бүген дә алар бер-берсенә терәлеп үк тора диярлек. Яңа елны үткәргәндә сонга катучыларның бер өстәл өчен мең сум түләргә әзер икәнлекләрен дә Нәргиз белә иде. Чөнки “Лидо"га, гадәттә, бай клиентлар гына йөри. Залны тагын бер кат игътибар белән карап чыккач, канәгатьлек хисе тагын да арта төште һәм ул смена башлыгына быелгы премия фондының ниндилеген әйтми булдыра алмады. Кабинетына кереп барганда ул залда, кухняда, хәтта цехларда эшләүчеләрнең шатланып кул чабуларын, сөенешеп бер-берсен тәбрикләүләрен ишетеп калды. Нәргиз үзе дә шат иде, банк документларын өстәлгә таратып салды да изге эшне озакка сузмыйча премия фондын исәпләргә кереште. Бер сәгатьләп исәпләп-чутлап утыргач кына акчаны бүлүнен ике-өч варианты кирәк булачагын аңлады. Җитмәсә, моны Фәйзиев белән дә килештерергә кирәк булачак иде. Төшке аш вакыты җитеп килә иде инде, Нәргиз, кәгазьләрен бер читкә этәреп, дизайнерлар тарафыннан стена белән бер төсле итеп, яшереп ясалган ишектән янәшәдәге бүлмәгә үтте. Бу бүлмәнен ни максатларга хезмәт итүен бер сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмас иде. Почмакта Шубарин ана туган көнгә бүләк иткән “Шарп” телевизоры тора, эссе көннәрдә ятып хәл алу өчен диванга хәтле бар. Бүлмәнең ванна, гардероб ише башка уңайлыклары да җитәрлек. Ләкин, шулай да, аны шәхси бүлмә дип әйтү дә дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Чөнки ресторанда артык күзгә ташланырга теләмәгән кунакларга еш кына монда табын да әзерлиләр. Кыскасы, зәвекъ белән бизәлгән, затлы мебель урнаштырылган киң вә иркен апартамент иде бу. Нәргиз төшке ашны да шунда ашый. Кулларын юып, эчке телефоннан төшке ашка заказ бирәм дип, кабинетына әйләнеп керүгә өч таныш булмаган кешене күреп алды. Аларнын берсе—яшьрәге, озын буйлы, үгез муенлысы ишек төбендә тора, калганнары, бер-берсен бүлдереп, көлешә-көлешә стенадагы япон гейшалары, ымсындыргыч позадагы манекенчы кызлар төшерелгән япон календарен карый иде. —Сезнең яшерен бүлмәгез дә бар икән әле,—дип усал елмайды гейшаларны караучылардан берсе. Модалы киенгән бу адәм арттан караганда яшь тоелса да, борылгач анын кырыклар тирәсендә икәнлеге ачык күзгә ташланды. Бу кыяфәтсезне Нәргизнен берничә тапкыр “Лидо”да күргәне бар иде кебек, ялгышмаса, ул акча туздыруны чүпкә дә санамаучыларнын берсе Нәргиз аларны Яна ел кичәсенә билет алырга кергәннәрдер дип фаразлап, өстәле янына узмакчы булган иде, “үгезмуен”нарнын өченчесе юлына аркылы төште (ул аларны эчтән генә шулай дип атап өлгергән иде инде), стена буендагы диванга таба ымлады. —Сез нишлисез? Ни кыланганыгызны беләсезме?—дип, каты гына сорады Нәргиз, ләкин пыяла күзле адәмнең кулында ялтыраган пычакны күреп телен тешләргә мәҗбүр булды. Нәргиз костюмын төзәтеп куйгандай итте, көзгегә күз төшерде, чәчләренә кагылып алды, ана ничек тә вакытны сузарга, ничек тә өстәл янына барып утырырга кирәк иде. Анда яшерен кнопка бар, сиздерми генә, тез башы белән генә кагылып китсә дә, аңа ярдәмгә килеп җитәчәкләр. Ләкин өстәл янына утыру мөмкинлеге югалды. Дивандагы ир кеше, мөгаен башлык- ларыдыр ахрысы, янына утырганда ул үзен кулга алып олгергән иде иңде, тыныч тавыш белән әйтте: —Шундый юл белән Яна ел кичәсенә билет алырга җыенасызмы? Рәттән утыручы ир көлеп җибәрде, кесәсеннән "Мальборо” пачкасы тартып чыгарды беркемгә дә атап әйтмичә үзалдына мыгырданып куйды: ^ —Гаҗәп хатын, кытай, япон кызларыннан бер дә ким түгел, яхшырак булмаса әле, ин мөһиме, бернидән дә курыкмый икән. Нәргиз үпкәләгән кыяфәт чыгарып торып басарга, өстәл янына узарга ниятләгән генә иде, ир кеше аны кулыннан эләктереп алды, урынына утыртты: —Мине Лютый дип йөртәләр, Тол ик Лютый, бәлки ишеткәнен бардыр, синең “Лидо” рестораны минем биләмәгә керә, ул миңа үтерелгән Җәләлдән мирас булып күчте. Безнең җыен шулай хәл итте, хәзер минем ник килгәнемне аңладыңмы инде? — Юк, аңламадым. Бәлки син биләмә хуҗасыдыр да, ә минем монда ни катнашым бар, егетләр? —Катнашың шунда,—дип сүз катты янәшә утырган Лютый.—Райкомга, райисполкомга сәмәнне график буенча ташыйсындыр әле, безгә дигән өлешне дә онытма! —Ә сезгә ни өчен?—дип, усалланып сорады Нәргиз. —Тегеләргә ни өчен түләсәң, безгә дә шуның өчен,—дип, тыныч кына җавап бирде Лютый —Алар сиңа суларга ирек бирәләр, без дә шулай, юкса кислородны ябуыбыз да бар. —Сез аны ничек ябасыз? Фондларны кисәсезме, спиртлы эчемлекләрсез калдырасызмы? —Юк, бу көндез эшли торган райком эше, ә без эш башы итеп бер егерме меңлек “погром" оештырырбыз, бер ай буе ремонтлап бетерә алмассыз. Шуннан сон да акылга килмәсән, кызыл әтәч җибәрербез. Биләмәләрдә бер син генә ясак түләмисең, мин инде ин соңгы кооператорга хәтле салым түләтәм. —Бәйрәм көнне, яңа ел алдыннан килеп кешенен кәефен бозу оят түгелме?—бу сүзләрне Нәргиз шулкадәр ачу белән һәм ихластан әйтте, хәтта Лютый да бер мизгелгә югалып калды. Шуннан файдаланып. Нәргиз аягына басты һәм күршесе аңга килгәнче, әйтә салды —Җитди мәсьәлә бу. түләргә туры килер, мөгаен. “Пекин”нан уйгурлар, Җинү паркыннан яһүдиләр кемгәдер түлиләр, дип ишеткәнем бар иде. Ләкин мин бер үзем генә түләргә җыенмыйм. Эчемлекләр, азык-төлек, җиләк-жимеш, кабартма бирүчеләргә дә хәбәр итәргә тиешмен. Ләкин сезнен көегезне көйләп, башкаларның бәйрәм кәефен бозарга җыенмыйм, түзегез, Яна ел кичәләрен тыныч уздырырга ирек бирегез, шуннан соң килерсез, шунда гарантияле җитди сөйләшү булыр да. Киләсе көнегезне әйтегез дә тәпиләгез, эшләрем муеннан, әле төшке ашны ашарга да өлгермәдем. Унбишенче гыйнварда кичен очрашырга булдылар, ләкин моннан сон да кунаклар китәргә ашыкмады. Нәргиз курыкмыйча сейфын ачты һәм шуның белән боларны тәмам үз ягына аударып бетерде, ике пачка бишлекне Лютыйга сузды: —Бирәсе ясак өчен, расписка кирәкми, бәйрәмгә җитәр дип ышанам. Никадәр хафаланса да, Нәргиз бәйрәмдә беркемне дә борчып тормады, бары тик өченче гыйнварда, Артур Александрович төшке ашка кергәч кенә, “Лидо”га рэкитерлар килүен әйтте. Шубарин ана түземлелеге өчен рәхмәт әйтте, алар белән үзен тыныч тотуын дөрес санады һәм унбишенә кадәр залга өстәмә өстәл куярга кушты. Ул өстәлдән директор кабинетына бару урыны яхшы күзәтелергә тиеш, иртәгәдән башлап монда үзенең дуслары белән Коста утырачак, ә швейцарны Ашотның туганы, Ташкентның җинаятьчел дөньясын яхшы белүче Карен алыштырачак. “Лидо"нын парадный ишегеннән Коста өстәленә сигнал җайланмасы үткәреләчәк. Артур Александровичның яман хәбәрне сабыр һәм үз-үзенә ышанып кабул изүе Нәргизне тәмам тынычландырды, күпме генә кыю кыланса да, Лютый белән очрашу аның башыннан чыкмый иде. Бар көчен, вакытын, энергиясен түккән ресторан Нәргизнен мәхәббәте һәм алдагы өмете иде бит Шубарин ресторанның башка хуҗаларын борчып тормады, кичен Коста белән Ашотны өенә чакырып алды, “Лидо дагы хәлләр турында кыскача сөйләп бирде һәм тән сакчысына төрттереп әйтте: —Ашот, миңа калса, хәзер шәһәр синең кулда түгел бугай,—диде Күп сөйләшми торган Ашот бу сүзләргә ярылып китә язды -Хәзер илдә берәр кеше берәр нәрсәне үз кулында тотамы? Узган ел "Ереван" рестораны янында Сашка Веселый белән Изя Либерман кооператорларга артык ясак салган өчен Нарик Кигряман белән Вәлине атып үтергәч, барысы да җимерелде бит. Ташкентка кем хуҗа икәнен шайтан үзе дә белми. Нарик барысын да авызлыклаган иле. һәр бөжәк үз үләне төбенә кереп яшеренде. Жинаятьнен кайчан, ничек эшләнәчәгенә хәтле белеп тора идек бит. Хәзергечә азгынлык кая! Яшьләр тәмам бәйдән ычкынды, элекке хуҗаларны бар дип тә белмиләр, бүген җырла-бие. иртәгә өчен ишәк кайгырган. Барысын рәлтән дер селкетәләр, абруйга, дәрәҗәгә карап тору бетте, караклыкның изге кануннарын, тәртип-кагыйдәләрен бар дип тә белмиләр. Ул гынамы, үз иптәшләрен тотып манчыйлар. Нарик үләренә берничә көн кала мина әйткән иде инде. Ташкентка, ди. бар җирдән ышпана җыела. Рәсәйдә мондагыча бай талау төшләренә дә кермәгән аларнын. Хәзер бер йөрүдә йөз мен керерлек булмаса. кул пычратып та тормыйлар, ди. Талардай байлар исемлеген “наводчиклардан . хәзта милициядән дә сатып алырга була. Безнен яклар бүген—майлы калҗа ул. Дөрес. Мәскәүдә дә акча капчыклары аз түгел. Кавказда да җитәрлек, Әзәрбайҗанны әйтәсе дә юк. Ләкин Кавказда караклар дөньясы текә. усал, алар биләмәләренә читләрне кертми, "йонлач сарыклар"ны үзләре кыркый. Артур Александрович, ипидер менә, мона кадәр беркемгә дә салым түләмәдек, хәзер дә түләмәбез. Дошманнарыгызны тез чүктерә белдек. Баштанаяк коралланган Ростов бандасын хәтерегезгә төшерегез әле. хәтта “шмайссер"лары да булышмады бит Лютыйны да бөгәрбез. Анын ничә кешесе бар икәнен белмим белүен, тик җаен табарбыз. Сухроб мине Бармаксыз белән очраштырсын әле Артем Парсегян Ташкентта төшеп калганнардан түгел. Менә дигән егетләре бар. үзе дә әзмәвердәй адәм, бергә-бер теләсә кемне буып ата... Бәлки безгә тегеләр белән маңгайга маңгай бәрелешергә туры килер. Шулаймы. Коста? —Мина нәрсә, мин һәрвакыт әзер,—дип куйды монарчы тып-тын гына утырган Коста. — Болай итәрбез. Коста.—дип бүлдерде аны Шубарин.— Иртәгедән башлап “Лидо"да Нәргизне саклый башлыйсың, көн саен өенә озатып куя торган булырсын. ә төп планны Ашот белән Бармаксыз эшләр, анын Парсегян турында искә алуы шәп булды әле. Коста белән Ашот китүгә. Артур Александрович Сенаторга шылтыратты һәм анын янына чәйләп алырга керәсе килүен әйтте. Айнын унбишендә, җомга көнне, алар рэкитерлар бандасы турында барысын да беләләр иде инде. Бандада ничә кеше икәнен дә. нинди машиналарда йөрүләрен дә. хәтта акча җыю көннәрен дә. Анысы айнын унбишендә икән! Шубарин бандитларның мәйсезрәк бәндәләр икәнлеген дә уйлап куйды. Юкса, мәнле кеше җомга көнне—атна ахырында "энГкә чыкмас иде. Киеренке вакыт, кызу-кайнар эшләрне атна ахырында эшләмиләр. "Лидо”да очрашуга ике сәгать кала Костага Лютый бандасының ике "Жигули"да акча җыеп йөрүен хәбәр иттеләр. Кооператорларны боргычлыйлар, фарцов- щиклар белән алыпсатарларны да калдырмыйлар, һәр ларектан, лотоктан суыралар. Банданын кәефе шәптән, эшләре майлагандай бара, бер җирдә дә каршылык күрсәтмиләр, ызгыш-бәхәс юк. салымны тавыш-тынсыз түлиләр, дәүләткә түләгәндә дә андый тәртип һәм ашыгу булмый. Күрәсен, алар "Лидо" белән дә мәсьәлә хәл ителгән, кытыршылыклар юк. барабыз да алабыз дип кенә уйлыйлардыр. Банданын оятсызларча кыланышы хәтта күпне күргән Костаны да чыгырыннан чыгарды. Кара син аларны! Күзләре тонгандай кыланалар. "Лидо"ны күзәтеп маташу да юк. Барысын да алтын тәлинкәгә салып китереп тоттырырлар дип беләләрме'.’! Башлырак кеше уйлар иде. сакланыр иде бит! Бәлки аларны тозак-капкын көтәдер. Ләкин кичә дә. бүген дә Лютый бандасыннан ресторан тирәсендә иснәнеп йөрүчеләр булмады Бу мәсьәләдә Ашот белән Коста бик нәзберек иде. сакланганны Алла саклармын, дигән ди бит. Әгәр Лютый бандасының укышлардан башы әйләнмәсә. алар Нәргиз исемле чибәр хатын белән очрашуга ныклап, бөтен ваклыкларны искә алып әзерләнерләр иде. аны җилбәзәкләрдән санап, түбәнәйтеп карамаслар, күзәтүчәнрәкләре "Лидо" түбәсендә озын, гөз гәүдәле егетне күрер иде Телевизор антеннасын төзәткән булып маташучы егет кулындагы музыка уен коралы футлярына охшаш нәрсәне дә абайлар иде. Скрипка белән антенна ремонтламыйлар ич. Түбәдә засада көткәнен генә аңламаслык түгел Банда ак "Жигули”ларда ресторан янына туктарга ярты сәгать кала "Лидо" янындагы тукталышка ике яшел "джип" килеп керде һәм кырыйдагы җайлы позицияләргә урнашты. Номерларына караганда болар шәхси машиналар иде. Әлбәттә, никадәр тырышып карасалар да. алар Калашников автоматларын, кыска көпшәле карабиннарны күрмәсләр иде Төнгә таба салкынайтып җибәрүгә карамастан, һаман машинада утыручы егетләрнең кыяфәте бу бөркетләрнең "Лидо" янына юкка гына килмәгәнен аңлата иде бит юкса. Ләкин Лютыйнын күзләрен май баскан, ул бернине дә алдан исәпләп тормый иде инде. “Лидо” янында урнашу план буенча барды, бернинди комачаулык, кыенлык тумады. Костага рациядән ярдәмчеләре гел хәбәр итеп тордылар һәм ул банданын кәеф-холкын, йөри торган маршрутын ноктасыннан ноктасына кадәр белеп торды. Сонгы хәбәр аларнын “Салтанат" кафесыннан ару гына кәефләнеп чыгулары хакында булды. Операция башланырга бер сәгать кала “Лидо"нынтоп хуҗалары җыелды. Нәргиз аларны үзенен кабинеты аша арткы бүлмәгә алып керде, монда алты кешегә табын әзерләнгән иде. Нәргиз телевизорны кабул итү бүлмәсенә чыгарып куйды, чөнки топ вакыйгалар, арткы бүлмәдә, ягъни ябык банкет залында барырга тиеш иде. Гаҗәпкә каршы, Икрам Мәхмүдович барысыннан да бигрәк дулкынланды, гасабиланды. Моны Шубарин да күрми калмаган икән, ул профессиональ гангстер кебек, пистолетын пиджак эченә җайлап куйды да ана эндәште: — Берәр нәрсә кабып куй әле. дулкынлануың йөзенә чыккан. Юкса, ролен бик гади, билгеләнгән вакытта Нәргиз белән залда утырасың, шулай тынычрак булыр, чөнки азар сине яхшы белә. Яхшылап каршылагыз, алып керегез, таныштырыгыз, өстәл янына утыртыгыз, аннан Нәргиз белән бергаләп чыгып китәрсез. Тагын бер нәрсә: оркестр ярты сәгать буе гел дәртле, утлы көйләр генә уйнасын, залдагылар шашынып бии башларлык булсын. Калганына борчылма, урамнан беркем дә ресторанга бәреп кермәячәк. Түбәдән безне Ариф саклый, ә кабинеттан шулай ук бер адым да ясалмас. Сөйләшүләр башлангач та Нәргизнен кабул итү бүлмәсенә иптәше белән Карен керер, һәм шулай итеп, кунаклар өч боҗра эчендә калыр. Сенаторның ис китмәгән кыяфәттә пистолеты белән маташканын күреп (ул республика прокуратурасында Кошеи белән сакчыны атып үтергәннән сон эшкә җигелмәгән иде әле), Фәйзиев калтыранган куллары белән зур гына рюмкага коньяк салды, бер йотуда аны эчеп бетерде, ә компаньоны шикелле үк коралланган борчылмас-пошмас Миршаб аңа лимон кисәге сузды һәм сорап куйды: —Икрам, бәлки син Лютый шоколад оны сибелгән ананаслы десертны татып өлгермәячәк дип куркасындыр?—Бу шаяру нәкъ вакытында һәм урынлы янгырады, барысы да озаклап, рәхәтләнеп көлештеләр, метрдотель- нын борчылуын кул белән алып ташладылармыни, ул күз ачып йомганчы тынычланып калды. Шул арада Карен килеп керде һәм Артур Александровичка карап бер генә сүз әйтте. —Киләләр! Фәйзиев Нәргизны култыклап алды һәм ишеккә юнәлде, бераздан анын алгы бүлмәдә телевизорны кабызып җибәргәне ишетелде. Бүлмәдә калганнар исә мәйданга караган тәрәзә янына килде. Прожекторлар гадәттәгедән яктырак балкый, бөтенесе дә уч төбендәгедәй ачык күренә иде. Әнә моторлары сүндерелмәгән ике “джип" гора, беренче сигнал булуга ук алар банда төялеп килгән ак “Жигули"ларны камап алырга тиеш Тәрәзә янындагы өч ир бер-берсен дикъкат белән күздән кичерделәр һәм бер-берсеннән канәгать калганлыклары йөзләренә чыкты. Шактый четерекле һәм куркыныч операциядә беренче тапкыр катнашырга туры килгәнлектәнме. коллегаларындагы киеренкелекне сизеп, Шубарин шаяртып әйтеп куйды: —Яна анекдот сөйлимме? һәм бераздан банкет залында яңгыраган шаркылдау авазлары хәтта телевизор тавышын да басып китте. Нәргиз белән Икрам Мәхмүдович бу хәлгә аптырап, бер-берсенә карашып торган арада ике кулдашын иярткән Лютыинын кереп житкәнен дә сизми калдылар. Иярченнәре яна егетләр иде, алары да Нәргиз әйтмешли, "үгезмуеннар" иде. Лютый исә ул арада Нәргиз белән кул биреп исәнләште, Икрамга баш селкеп кенә куйды. Күрәсең, ул метрдотельне җитди кеше дип белми иде. Банкет залы ягына ымлап сорады: —Синдә кемнәр шулай тугарылып күнел ача, Нәргиз? Яртылаш ачылган ишектән янгыраган көлү тавышларын нәрсәгә юрарга да белмәгән ханым җавапны кыска гына итеп бирде: —Кергәч, күрерсең. —Шат күнелле кешеләр икән,—дип куйды бераз тынычлана төшкән Лютый. —Әйе, шат күңелле,—диде елмаеп Нәргиз.—Әйдәгез, чишенегез дә килешүләр өстәле янына. Андагыларның күптән тамак чылатасы килә, шаркылдаулары да шуннан бугай. —Андый “дипломат”лар күңелебезгә хуш килә,—диде Лютый һәм үзе дә көлеп куйды, иптәшләренә чишенергә кушты. Өс киемен салганда берсенен кесәсеннән тимер кастет төшеп китте, ул аны җайсыз гына кулына алды, ләкин үзе белән алмады, пальто кесәсенә кире шудырды. Чөнки Нәргизнен мыскыллы тавыш белән әйткәнен ишеткән иде инде: —Сөйләшүгә мондый нәрсә белән килү безнең күңелгә хуш килми,— диде ул һәм көтелгән “кунаклар”ны яшерен банкет залына чакырды. Алар кергәндә тәрәзә янындагы өч кеше һаман да көлүләреннән туктый алмаганнар иде әле. һәм монын мәҗбүри рәвештә түгел, ә чын-чынлап табигыи көлү икәне йөзләренә чыккан иде, Лютый белән кулдашларының йөзеннән шикләнү, киеренкелек галәмәтләре юкка чыкты, алар да үзләреннән үзләре елмаеп куйдылар. —Безнен җитәкчеләр,—дип томанлы гына таныштырды алар белән Нәргиз. Кул кысыштылар һәм Александрович аларның өчесен дә бай ризьпстәгамлс табын янына чакырды. Кунаклар ишекне күз алдына тотарлык итеп утырдылар, Шубарин моны шунда ук искәртеп өлгерде, ләкин ул әзерләгән тозактан боларның чыгу мөмкинлеге юк иде инде—капкын ябылды. —Йә. башлыйк, тыңлыйбыз сезне,—диде Шубарин каршыларына нәкъ дипломатик сөйләшүләрдәгечә өчәрләп тезелеп утырган кунакларга карап — Безне тынлап торасы юк,—дип, көлемсерәде Лютый.—Без сезне тыазарга килдек, үзебезнекен хуҗа ханымга әйткән идек инде.-һәм ул күзләре белән ресторан директорын эзләргә кереште. Икрам кунакларның бокалларына коньяк салып чыкты, ә Нәргиз һич кенә Миршаб яныннан китә алмый кайнашты да кайнашты, алдындагы чәнечке-кашыкларны тигезләп салган булды, сөйгәне каршында ин таза рэкитер утыруы аны шомландыра иде булса кирәк. —Алар барысын да белә, мин әйттем,—диде Нәргиз. —Димәк, безгә ясак саласыз инде, күпме тиеш булырбыз икән?—дип кызыксынды Япон -Аннан соң. ничек түлисе: айлапмы, кварталга бер тапкырмы, әллә елга берме? н —Башкаларныкы кебек, аи саен, унбишендә, биш кисәк Миңа калса, биш калжа Лидо кебек ресторанга берни дэ тормый. Кыйммәтле ресторан. г Әйе. берни дә тормый.-дип сүзгә кушылды Сенатор.-Бәлки күбрәк тәтү.™ алырбыз, зәкин безнен куркынычсызлыкны гарантияли алырсызмы? Сезнен түбә нидән гыйбарәт булыр? алырсызмы —Без сезгә тын алырга ирек бирәбез, бөтен гарантия шул.—Лютый күңел- ае генә көлеп җибәрде, ана, күрәсен, бу компания ошый башлаган иле. —Ә сезнен башка кәсептәшләрегез “Лидо”га бәреп керсә, ул чакта нишләргә? Безнең югалтуларны сез күтәрерсезме соң?—Сенатор һаман үзенекен бөкте. Сүзнең мондый юнәлеш аласын да башына китереп карамаган Лютый аптырый төшеп, иптәшләренә күз ташлады, алары исә җилкәләрен җыерып куюдан уза алмадылар. —Башкалар түли бит әле, бернинди гарантия сорамый,—диде югалып калган һәм шунлыктан үпкәләгән кыяфәт чыгарган банда башлыгы. Хуҗалар тагы бердәм көлеп куйдылар. —Ә без, кадерлем, “башкалар” түгел, безгә гарантия кирәк, бәлки көндәшләрегез “погром" ясар, барысының астын-өскә китереп чыгар, шулай булгач, җаваплылык өлешчә сезгә дә төшәргә тиеш дип беләм,— дип сүзгә кушылды Миршаб. Лютый җавап эзләп уйга калды, ә Япон тәкъдим кертте: —Әйдәгез, башта тамак чылатыйк әле, бераз капкалыйк, сонрак ике якка да ярашлы карарга килербез, юкса, Нәргиз озакламый кайнар ризык китерәчәк. Сүз көрәштерүчеләрнең уяулыгын югалтырга теләп, Сухроб янә үзен борчыган теманы дәвам иткән булды: —Мин ялгыш ычкындырмадым, кадерле кунаклар. Без сезгә биш мең түгел, алтыны да түләргә риза, ләкин бездә бер теләк тә бар. “Лидо”да вахтер һәм гардеробчы булып сезнен ике саллы егетегез дежурда булсыннар, тагы ышанычлырак булсын дисәк, төнге каравылчы да сезнең кеше булырга тиеш. —Алты мен өчен иртә таңнан кара төнгәчә кабакта тир түгәргәме?— дип, чын күңелдән аптырый калды Лютыйны озатып килүчеләрнең берсе. Шактый гаугалы булачак бәхәскә дә ерак калмаган иде инде, ләкин нәкъ шул чакта банкет залына кулларына пар бөркеп торган поднос тотып өч “официант” килеп керде. Элегрәк тә кәефләнеп өлгергән Лютый кулларын угалап кычкырып әйтте: —Әйдәгез, кайнар шулпага кадәр берәрне бөклик әле, күптәннән иңде мондый шәп коньяк эчкән юк, дөресрәге, кабып караган да булмады бугай,— диде. —Әйдәгез,—дип ризалашты Шубарин һәм сервировка өстәле ягына карамаска тырышып, янадан бокалларны тутырды, чөнки поднос тоткан “официант”ларнын бу эшкә куллары ятмый, кыланмышлары көлеп җибәрерлек иде. Әнә Бармаксыз аш тәлинкәсен төшереп җибәрмәгәем дип куркудан уклау йоткандай гәүдәсен катырган, Коста бераз остарак маташтыра маташтыруын, поднос тотып байтак күнегүләр үткәргән Ашотнын да маңгаена тир бәреп чыккан иде. Барысы да эчеп куйдылар һәм кунаклар әле генә Нәргиз мулдан кертеп куйган затлы нигъмәтләргә каплануга “Лидо”ның хуҗалары, алдан килешенеп куймаган булсалар да, өстәл астыңда бер-берсенен аякларына кагылып алдылар, бу хәлиткеч мизгел җитте дигәнне аңлатырга тиеш иде. Артур Александрович “официантлар” ягына карап куюга аларнын һәркайсы ак гөмбә кушып кыздырылган бытбылдык салынган, хуш ис бөркетеп утырган берәр тәлинкә алды һәм арттан килеп, өчесе берьюлы затлы нигъмәтне хуҗалар алдына, өстәлгә куйды. Кунакларга да шундый ук хормәт күрсәтелде. Алар бердәм рәвештә өстәлнең кунаклар утырган ягына чыктылар һәм тәлинкәләрне куюга, банкет залында күп тапкырлар кабатланган гамәл тормышка ашты: официантлар кулындагы ныклы белорус җитененнән әзерләнгән сөлгеләр, нәкъ итальян мафиозилары һәм американ ганстерлары кулындагыча, күз ачып йомганчы элмәккә әйләнде. Капканнарын чәйнәп йота да алмаган кунаклар буылып гырылдый башлады, күзләре акаеп чыкты, шул ук мәлдә һәркайсынын күкрәгенә пистолет терәлде, җитез куллар Лютыйнын бил каешыннан пистолет, калганнары- ныкыннан пычаклар тартып аллы. Нәргиз кабинетыннан яшь, каракучкш йөзле егет йөгереп чыкты һәм эһ дигәнче кунакларның кулларына тимер богау салынды, ал арны өстәл яныннан суырып алып, стена янына аттылар Тук чырайлы бу таза, нык агайлар гадәти оперларга бер тамчы охшамаган булса да. Лютый үзләрен милиция каптырды дип уйлап өлгерде. Ә залла пирәшләү ин югары ноктасына җиткән иде инде, оркестр яһүдиләрне» "Жиде дә кырык" дигән дәртле биюен сыздыра, төшереп алган халык ишелеп бии. Кәсептәшләренең рухын күтәрү өчен булса кирәк, Лютый ямьсез итеп сүгенде дә котырынып, кычкырды: —Ә син, пычрак сөйрәлчек, хаинлеген өчен җавап бирерсең әле! Нәргизгә карата йөрәгендә яшерен мәхәббәт саклап йөргән Ашот & сүзләрдән бөтенләй кабынып ух китте. —Әле син тәртипле-тәрбияле хатын-кызны мыскыл итәсең, түбәнсетәсеңме'’!—дип кычкырды һәм шундый итеп китереп сукты, хәтта Лютыйнын башы гәүдәсеннән аерылып очар кебек тоелып китте, бер үк вакытта ниндидер ямьсез шытырдау һәм еламсыраулы тавыш ишетелде. Банда башлыгы Ашот сугып төшергән берничә тешен йотып та җибәрде. Өстаз янында Миршаб каршына туры килгән әзмәвердәй егет янәшәдә генә иде ул Ашотнын касыгына тибәргә аягын күтәрүгә үк өлгер Костаның теләсә нинди кирпечне урталай сындыра торган кул сырты “үгезмуен”нын бугазына килеп төште. Әзмәвер киселгән агач кебек гөрселдәп ауды, авыз кырыеннан мыегына нечкә генә кан юлы сузылды. Ачуына буылган Лютый башын селки-селки, Ашотка карап, сакауланып әйтте: —Ә син. әрмәшкә хәсис, мине исенә төшерерсең әле. Ашот аны бер сугудан егып аударды һәм аяклары белән типкәли дэ башлады, ләкин Артур Александрович үзенең тән сакчысын читкә алып китте: —Житкәндер дим. алар мәнсез кешеләр түгел, хаталарын аңлаганнардыр Шул мизгелдә өченче кунак тәрәзәгә ыргылды, күрәсең, иптәшләрен ярдәмгә чакырырга ниятләгәндер, ләкин Бармаксыз йокымсырамый иде. аяк чалып өлгерде, идәнгә тәгәрәгән егеткә дә ерткычлар “күчтәнәче”ннән өлеш чыкты. "Лидо" хуҗалары янадан өстәл янына җыелышты, үзләренә дә, официантларга да һәм Каренга коньяк салдылар. Бүленгән мәҗлесне дәвам иттеләр Шубарин Костага карап әйтте: —Коста. Лютыйны тәрәзә янына алып барып күрсәт, төшендереп бир. башыннан ахмаклыкларын чыгарып атсын. Без аны моннан бер шартыбызны үтәгәндә генә исән чыгарачакбыз. Коста камырга әйләнгән банда башлыгын тәрәзә янына алып барды һәм бандадан тагын өч кеше утырган ак “Жигули”ларга ташланырга әзер ике джип ны күрсәтте. Аннан сон үзләрен тәртипкә кертсеннәр өчен ваннага алып керделәр, шунда богауларын салдырдылар. Хәзер алар куркыныч түгел иде инде. Лютыйны кабат өстәл янына алып килгәч, Шубарин тагын сүз кушты: —в минем шартларым мондыйрак. калеплем ХЯЯРП МРТПППТРП1.НР чакыЛютыи кире какты. •'1П.Т1КНЛ ЛП(Л 1ШМЩ. -Ярый алайса. Барысы ла Алла кулында.-диде Япон тыныч кына. Мин сине Ашотка тапшырам. Ничек тели, шулай эшләсен, әле аны оеркемнең дә кеше алдында шулай мыскыл иткәне юк иде. Ашот Лютыйның якасыннан алды һәм ваннага таба өстерәп алып китте, соңгы мизгелдә банда башлыгы буылып гырылдады: —Риза, сезнеке алдырды. — Иә, монысы бөтенләй башка эш, ә хәзер бар, акчаларыңны алып кер, ә син, Ашот, игътибарлы бул, ул теләсә нинди кабахәтлек чыгарырга мөмкин. Алар чыгар алдыннан бүлмәдә бер генә секундка утны сүндереп алдылар, бусы “джип"ларга ак “Жигули”лар янына барырга һәм теләсә нинди хәлгә әзер булырга кушып сигнал бирү иде. Ун минуттан Лютый урамнан акча тутырылган спорт сумкасы тотып керде. Шубарин Фәйзиевне телефон янына утыртты һәм күпмедер вакыт узгач, “Лидо”га аптырашта калган кооператорлар җыела башлады. Акчаларны тараткан арада, Лютый бандасы белән алга таба нишләргә дигән мәсьәләдә, “Лидо”ның хуҗалары арасында җитди каршылык чыкты. Сенатор белән Миршаб милиция чакыртып, эш кузгатырга, шулай итеп, аларны үз кул астында тотарга тәкъдим иттеләр. Кораллы талау өчен һәр бандитка кимендә унбиш ел бирәчәкләре шиксез, диделәр. Шубарин катгый рәвештә милиция чакыртуга каршы төште, чөнки мине Коста да, Ашот та, Бармаксыз да аңламас, диде. Соңыннан официантларны тынлап карарга булдылар, алары да, Японны яклады, аның сүзләрен кабатлады, милициядән үзебезне саклату килешми, бу безнең вөҗүдебезгә туры килми, диделәр. Бәхәсле мәсьәлә хакында Лютыйга ачыктан-ачык сөйләп бирделәр, анысы шунда гына үзенең милиция белән түгел, ә үз тиңнәре, көчлерәк һәм уңышлырак эш итә белгән кәсептәшләре белән очрашканын анлап алды. Караклар йоласы буенча, районны тынычлыкта калдырабыз дип ант иттергәч кенә рэкитерларны чыгарып җибәрделәр. Рэкитерлар белән “түгәрәк өстәл” янында утырганнан соң бер айлап вакыт узды һәм бу вакыйга онытыла да башлаган иде инде. Ашот тәкъдиме белән ресторан штатына яңа кешеләр алдылар, куркынычсызлыкны ныгыту өчен катгый чаралар күрелде. Үз вакытында Шубаринга Лютый турында хәбәрләр ирешеп торды, банда “яраларын ялап ята, ауга йөрми икән”, күрәсең, яңа елга хәтле талаганнары озак кына яшәргә җитәрлектер. Хәер, Коста белән Ашот әйткәнчә, хәзер Лютыйга бер генә юл—бандасы белән Ташкенттан чыгып китү, икенче бер шәһәр табу юлы гына калган иде инде. Башкалада барысы да бүленгән, үз калҗасын беркем дә үз иреге белән бирмәячәк, яман даны чыккан банда башка күтәрелә алмаячак. Тагы бер айдан Японга Лютыйның алтын тешләр куйдырып йөргәнен, Ашхабадка күчеп китәргә җыенганын да ишеттерделәр. Анда лагерьда бергә утырган дусты бик югары күтәрелгән, кайчандыр Нарик Каграмян Ташкентны тоткан кебек, Төркмәнстан башкаласын үз кулында тота икән. Дөрес, алар шәһәрнең вокзал яны районыңда күренәләр икән күренүен, кәсепләрен дә алыштырганнар, “уймакчьГга әйләнгәннәр. Лютый бу эштә шактый кул шомарткан бәндә икән. Нишләп шундый табышлы һөнәрне куркынычлы рэкитерлыкка алыштыргандыр, монысын бер Алла гына белә, күрәсең, беренче көннәрдә рэкитерлык җинелрәк һәм мул акчалы булып тоелгандыр, башын әйләндергәндер. Алар “эш”кә чыкмыйлар, көннәр буе акчага кәрт уйнап яталар. Чимкент трактында рэкитерлыктан кергән хисапсыз акчага сатып алган йортлары бар, ди. Кәрт уйнарга алар янына читтән дә килгәлиләр һәм Лютый һәйбәт кенә бер катран ачып җибәрмәскә микән дип тә уйлана икән. Лютыйның бу планын да “Лидо”да ишетеп беләләр иде инде. Язга таба рэкитерлар булган вакыйга бөтенләй онытыла башлады, “Лидо” элеккечә һаман тауга үрмәли, ләкин борчуларда җитәрлек иде. Бер прокурор Камалов үзе генә дә ни тора Аны игътибардан читтә калдырырга, эшләрне үз агымына җибәрергә ярамый иде. Казынган саен тирәнгәрәк төшә башлады түгелме?! 2. .к. У.» № з Ниһаять, Мәскәүдән Камалов турында алынган мәгълүматлар тынычланырга урын калдырмый иде. Прокурор зур тормыш мәктәбе узган кеше булып, җинаятьчелек белән көрәштә кемнәрдәндер кинәш, тәҗрибә сорап иөрердәйләрдән түгел. Миршаб белән Сенатор шуны яхшы аңладылар: республикага җитди план-максатлар тоткан, аерым вәкаләтләргә ия кеше килгән Аны куркыту яисә сатып алу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Прокурорны алар яшеренлек максатларында "Москвич" дип йөртә башладылар, анын өстеннән җыелган мәгълүматлар хәтерләренә уелып калды. Сухроб Әхмәдович тырыш абитуриент кебек һич төртелмичә, анын биографиясен сөйләп бирә алыр иде Хөршид Азизович Камалов 1940 елда Ферганада туган. Сугыштан сон әтисен эшләргә Мәскәүгә күчергәннәр. 1963 елда Мәскәү университетының юридик факультетын кызыл диплом белән тәмамла! ан, кафедрада эш тәкъдим иткәннәр, ләкин ул туган ягына омтылган Аны республика прокуратурасына эшкә җибәрәләр, ике елдан Ташкентның бер районы прокуроры дәрәҗәсенә күтәрәләр. Район прокуроры булып эшләгәндә, анын бер дәрәҗәле һәм йогынтылы нәсел белән җитди низагы килеп чыга. Низаг шулкадәр җәнҗаллы була ки, аңа хәтта Рәшидовнын үзенә катнашырга туры килә, яшьлеге генә Камаловны усал җәзадан коткарып кала да. Акылына килсен өчен үҗәт прокурорны Ташкенттан олактыралар, Мәскәүгә, өч еллык көндезге аспирантурага җибәрәләр Көндезге аспирантурада ул бер генә ел укып кала һәм шул вакытта хокук саклау органнары мохитындагы җинаятьчелек турында фәнни хезмәт—"Хокук хөкеменә каршы җинаятьчелек" дигән бөтенләй яна тема өстендә эшли башлый һәм көтмәгәндә генә угрозыскка күчә, 1971 елны подполковник дәрәҗәсендә бу эштән китә. Милициядән ул башкала ипподромында кораллы банданы кулга алганда каты яралану аркасында китәргә мәҗбүр була, ана үз хезмәттәше—милиция капиганы аткан була. Шунысы да мәълүм булды: подполковник Камалов милициягә кереп оялаган, төрле кыяфәткә керә белүче убырларны, ягъни сатлыкҗан бәндәләрне ачыклаучы яшерен аучы да булган икән Җитмешенче еллар ахырында анын тырышлыгы белән Мәскәү милициясе, бигрәк тә аның югары эшелоны нык кына чистартыла. Милиция капитанының атуына да шул сәбәп була. 1972 елда унбер ай госпитальләрдә аунап, могҗиза белән генә исән калган һәм инде полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Камалов ябык утырышта үзенең күптән язган диссертациясен яклый. Илдәге хокук саклау органнарынын барлык тармакларындагы җитешсезлекләрне ачып салган фәнни хезмәткә “Үтә яшерен" дигән мөһер сугыла Югары инстанцияләргә эләккән берничә экземплярдән кала бу фәнни хезмәт бүгенгәчә яшерен булып санала. Диссертация яклаганнан соң аны бер елга Франциягә командировкага җибәрәләр, шунда ул Париҗ янындагы бистәләрнең берсендә Интерполның эш ысулларын өйрәнә. Бу сәяхәттән сон, оешкан җинаятьчелеккә каршы корәшне оештыру тәкъдимнәре күрсәтелгән, гомумиләштерүче нәтиҗәләр чыгарылган тагын бер саллы фәнни хезмәт пәйда була, анысы да министр кабинетларыннан ары китә алмый, бикләнеп кала. 1973 елдан ул КГБнен ябык уку йортларында махсус фәннәрдән укыта. Монда инде анын угрозыскка очраклы эләкмәве, ә аерым вәкаләтләр белән җибәрелүен фараз итәргә генә кала. 1978 елда башкалада җинаятьчелекнең кискен үсеп китүе сәбәпле, аны Мәскәүнен бер районына прокурор итеп җибәрәләр. 1981 елда. Л Н Брежнев идарә иткән чорларда, Камалов нәкъ Ташкенттагы яшьлек елларындагыча, тагын бәхәскә, ил башындагылар белән бәрелешкә керә Ләкин үз вакытында анын “Үтә яшерен” мөһере сугылган ике хезмәте белән танышып өлгергән Ю В Андропов ярдәм кулы суза, ул Вашингтонга, АКШтагы совет миссиясенең куркынычсызлык хезмәтен җитәкләргә җибәрелә. Камалов оешкан җинаятьчелек белән көрәштә ин яхшы белгечләрдән санала һәм озак вакытка исәпләнгән стратегик программаларны эшләүдә катнаша. 1 Фәнни хезмәтләрен үтә яшерен сер итеп сакласалар да, аның илдә оешкан җинаятьчелек белән корәш өчен махсус бүлекләр челтәрен булдырырга тырышканы мәгълүм. Үзбәкстан прокуроры итеп куелуга, ул нәкъ шуны тормышка ашырды да. Республика Дәүләт куркынычсызлыгы комитетынын рәис урынбасарлары, кадрлар өчен җаваплы Саматовны да кертеп, өчесе дә Камалов шәкертләре, яңа бүлек кешеләре дә КГБ хезмәткәрләреннән тупланды, азар, табигый ки, хәзер дә куәтле оешма белән араларын өзмиләр Машинкада яхшы итеп басылган текст кулдан язылган өстәмә белән төгәлләнә “Прокурор Камалов җинаятьчел дөньяга һәм эшкуар даирәләргә реаль куркыныч ясый, беренче мөмкинлек тууга, аның исемен пычратырга, ә иң яхшысы, юкка чыгарырга кирәк!” __ Шунлыктан, бу көннәрдә “Лидо” хуҗаларын Лютый бандасы гына борчып калмыйча, сизенүләренә караганда. Сенаторның койрыгына утырган прокурор Камалов мәсьәләсе дә тәшвишләндерә иде. Алар, гомумән, Лютый бандасы белән булган вакыйганың дәвамын күз алдында тотмыйлар, ул тәмамланды дип хәл иткәннәр иде инде. Әмма барысы да башкача килеп чыкты, фаҗигале яңа борылыш алды Шубарин әйтмешли, “Явызлык яна явызлык тудырды”. Март ахырында, Ташкент бакчаларында котырып алсу миндаль чәчәк аткан, һавада фарсы сирененең баш әйләндергеч хуш исе уйнаган көннәрнең берсендә Артур Александрович Мәскәүдән килгән югары кунакны каршы алды Хәер, бу кунак турыдан-туры Шубаринның үзенә түгел, ә бәлки республика Совминына килгән иде. Алар Шубарин белән күптәнге танышлар булып, аның да кулында алтын “Ролекс” ялтырап тора, түгәрәкләп әйткәндә, ул да пики валетларының берсе иде. Совминда күпләр аларнын дуслыгын белә, чөнки Япон үз эшләрен генә түгел, вакыт-вакыт республика проблемаларын да шул дусты белән хәл итә иде. Зур түрәне Шубарин “Лидо"да кабул итте. Нигъмәтләрдән сыгылып торган табын, хуҗанын кунакчыллыгы шулкадәр тәсирле булды ки, кичәнең азагына ул чын-чынлап аягында басып тора алмый иде инде, әгәр аны ул тукталган ҮК резиденциясенә алып барсан, дустыңны сату булачак иде, шунлыктан Нәргиз кабинетындагы диванга салдылар, янына кизү куйдылар. “Лидо”дан бик сонлап чыктылар. Мәрмәр басмалардан ресторан каршындагы мәйданга аяк атларга да өлгермәделәр, берничә пистолеттан, соңрак автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Һәрвакытта алдан чыгучы Ашот бу юлы да төркемнең алдыннан бара иде, беренче пулялар аны аяктан екты Шубаринны исә үлемнән могҗиза белән Нәргиз саклап калды, хатын-кызга хас эчке тоем белән ул җиденче модельле кызыл “Жигули”нын бина артыннан, караңгыдан шуып чыгуында ниндидер хәтәр хәвеф барлыгын сизеп алган иде. Беренче ату тавышы янгырамаган иде әле, ул кинәт тартып, Артур Александровичны шома мәрмәр баскычка екты һәм гәүдәсе белән каплады, ауның Шубаринга барганын ул анлаган иде инде. Соңыннан Нәргиз “Лидо” ишегендәге фин пыялаларын челпәрәмә китергән автомат утын алдан сизенгәнен, моның ничек булганын үзе дә аңламаганын сөйләде. Дөньяда гаҗәп хәлләр җитәрлек ул. Һөҗүм итүчеләр янадан бер генә тапкыр да ата алмадылар, чөнки гардеробта тукталыбрак калган Коста чыгып җитте һәм инде кузгалып китә башлаган машинага пистолеттан ут ачты. Шул арада автомат тоткан төнге каравылчы да килеп чыкты, Коста кызыл “Жигули”ны куып китмәкче иде дә, Шубарин аны кыска гына сүз белән туктатты: —Кирәкми! Алар бездән беркая да китмәсләр,—диде һәм кем икәнлеген сизгәнен раслатыр өчен сорап куйды:—Лютыймы? —Һичшиксез, шул, мин анын сөмсез чыраен күреп калдым —Алайса ярар, монысы җитди нәрсә, чакыруын кабул итәм мин, ләкин хәзер вакланып тормыйк. Ашотны карыйсы бар. Зинһар, өеннән Каренны 2* чакырыгыз.—Һәм алар тән сакчысы белән икәүләп Ашотнын гәүдәсен вестибюльгә алып керделәр. Ашотны зурлап, хөрмәтләп күмделәр, тиешенчә жидесен уздырдылар, һәм шуннан сон гына зур кинәшмәгә, “Лидо"нын банкет залына җыелдылар. , Сенатор белән Миршаб янадан аноним рәвештә республика угрозыскысына, полковник Чураевка шылтыратырга тәкъдим иттеләр. Лютыйнын анын кулыннан ычкынмаячагына шикләнмәскә мөмкин булыр иде. Бу вариантны шундук кире кактылар, чөнки сүз үч алу хакында бара иде инде. Миршаб элеккесенә охшаш тагын бер яна тәкъдим кертте, боларнын йортлары күрше республика җирләрендә, Чимкенттагы казакъ милициясенә белдерик, диде. Ләкин Коста тавыш чыгарды: —Үтерүен безнең иптәшебезне үтерәләр, ә җәзаны милиция кулы белән бирикме,—диде ул ярсып, һәм көтмәгәндә өстәлгә банда яшәгән йортнын зурайтылган фоторәсемнәрен чыгарып салды, үзе әзерләгән планны сөйләп бирде. Моның белән Кареннан башка барысы да риза булдылар. Ул да каршы түгел иде, тик, үч алырга ин омтылучы кеше буларак, операциядә төп урынны үзенә бирүләрен сорады. Ләкин сөйләшүдә катнашучылар Кареннын дәлилләре белән килешмәделәр, Костаны өстенрәк санадылар, чөнки ул тормыш һәм профессиональлек ягыннан тәҗрибәлерәк, шунын өстенә, Ашот белән аларны әле беренче тапкыр лагерьда утырганда ук туган тыгыз дуслык җепләре бәйли. “Бу минем намус эшем!”—диде Коста. Операциягә әллә нинди ныклы хәзерлек тә кирәкми иде, Лютый "уймак" уеныннан туеп, Ташкенттан кайтсын гына. Аларнын төп шөгыле карта уйнау да аракы эчү. Сирәк-мирәк хатын-кызлар да булгалый булгалавын, ләкин “блатнойлар дөньясы” вәкилләре казна караклары, цеховиклар, кооператорлар, фарцовшиклар бәяләгән хәтле гүзәл затларны югары бәяли белми, болар бары Ананы гына хөрмәт итәләр. Озак көтәргә туры килмәде, атна башында “Лидо”да телефон шылтырады, вокзалдан хәбәр иттеләр: бүген милиция Лютыйны дуслары белән бергә эш урыныннан куып җибәргән. Ниндидер делегация киләсе бар икән, тимер юл ресторанында ук аракы төяп, банда үз йортына ял итәргә кайтып киткән. Операция үткәрергә ин кулай вакыт. Лютый йортының поселоктан читтә, котырып агач, куак үскән аулак бакчада булуы да өстенлек бирә. Кәсептәшләре белән Лютый вокзалда “уймак” тәгәрәтеп йөргән арада Коста белән Бармаксыз, Ариф һәм Карен ул өйгә кереп, карап-тикшереп чыкканнар иде инде. Теләсә кайсы йозакны эһ иткәнче ача белүче Парсегянга авыр эш булмады ул. Операциядә катнашучы бу дүртәүнен һәркайсы ни эшләргә тиешлеген ачык белә иде инде. Планда төп урын төгәллек, тизлек, көтелмәгәнлек кебек сыйфатларга бирелде, куркынычның күзенә керә белү һәм кыюлык та исәптән төшеп калмады. Коста тагын моннан өч ай элек инде бер тапкыр кигән официант киемен, анын астыннан исә Артур Александрович алып килгән кевлар жилетны да киеп куйды. Пуля тишә алмый торган Америка жилеты операциядә катнашучыларның хыялын уйнатып җибәрде, аны шунда ук сынап карарга да булдылар һәм Арифка данлыклы “Франчи”дан атып карарга туры килде Нәтиҗә шаккатырды, операциянең унышлы чыгасына канатландырып җибәрде. Коста киенгән арада аңа шәраптыр, эчемлек вә кабымлыктыр кебек, сәйран чигүче байларга хезмәт күрсәткәндә кирәк булган нәрсәләр тутырылган кәрзин алып килделәр. “Лидо"нын бай клиентлары җитәрлек, анын мондый тәҗрибәсе бар иде инде. Юлда такси тотып, Коста озатучыларсыз, коралсыз-нисез Лютыйнын элеккеге сарык абзары янында урнашкан йортына китеп барды. Элекке заманнарда зәвыктан һәм матурлык хисеннән мәхрүм ителмәгән хужа яшәгәне сизелеп торган йорт янына килеп җиткәч, ул нәкъ кәрт сугып утыручылар җыелган залның тәрәзәләре каршында тукталырга кушты һәм озаклап таксистка акча түләп маташты. Монысы көтелмәгән кунакны өйдәгеләр күреп алсын өчен махсус эшләнде. Машинадан чыккач, муенын дагы күбәләген төзәткән булды, смокингын тартып куйды һәм азык-төлек тутырган икәнлеге ерактан ук сизелеп торган кәрзинен алып, ишек шакыды. Ишекне ыргылып ачып та җибәрделәр. Таныш булмаган яшь кенә егет ана керергә ишарә ясады. — Йортыгызга иминлек бирсен!—диде Коста залга килеп керүгә һәм кыяфәтенә тәүфикъ иясе чалымнары чыгарды. Өстәл янында алты кеше чыннан да кәрт сугалар иде, уртада җыелган һәм һәркайсысы янында өелгән акчаларга караганда, болар күптәннән һәм шактый зур суммага уйныйлар иде булса кирәк. Банданың җиденче кешесе анын артында тора, бары Коста бер сугуда аяктан еккан “үгез” генә күренми иде. —Бөтен җирен айкап чык,—диде Лютый артта баскан егеткә. Алтын тешле авызыннан эт ырлаган авазлар ургылып чыккандай булды. —Кунакларны начар каршы аласыз,—дип куйды Коста һәм ике кулын да күтәреп, тентергә тиешле егеткә таба борылды. —Син, кабих, кунакчыллык турында теш агартып маташма,—диде мәгълүм сөйләшүдә катнашканнарның берсе. Аны кармалап-тентеп яткан арада кемдер өстәл яныннан торды, кәрзингә ябылган крахмаллы җәймәне тартып төшерде һәм шатлыгыннан чыйнап җибәрде: —Толян, син кабарга берни калмады, дигән идең, ә монда лыкынганчы ашасан да бетмәслек ничаклы нигъмәт, авыздан сулар килә, билләһи.— Һәм барысы да кәрзин янына җыелдылар —Син моны безгә китердеңме?—дип сорады аптырашка калган Лютый. —Әйе, бу сезгә, мин хуҗаларымның куйган таләпләрегезне берсүзсез, бер үзгәртүсез үтәргә риза икәнлекләрен әйтергә килдем. —Ниһаять, кем белән эш иткәнлекләрен аңлаганнар,—дип куйды Лютый горурланып, мин-минлеге йөзенә бәреп чыкты һәм ул “чапкын”га утырырга урын күрсәтте. Күрәсең, көтелмәгән визит аны банда алдында бер башка күтәреп җибәрде. Ашотны шәһәрдә беләләр иде, шуна күрә җавап үче көттеләр, ә монда барысы да майлагандай җинел генә юлга салынып килә түгелме? —Ә бу капкорсак сәүдәгәрләр күчтәнәчне агуламаганнар микән?—дип куйды кинәт Коста кергәннән бирле тәрәзәдән күзен алмыйча каранып маташкан берсе. Коста кәрзиннән бер шешә ак аракы, тагы бер шешә коньяк тартып чыгарды, бер селтәнүдә аларның бөкеләрен ачты да стаканга аракы белән коньякны бутап салды, затлы югослав ветчинасыннан бутерброд ясады һәм стаканын күтәреп: —Килешү өчен!—диде дә эчемлекне авызынна койды, рәхәтләнеп бутерброд чәйнәде. — Кем шундый нигъмәтне агуласын, ди әрекмән колак?—диде аны ишектә каршылаган егет һәм көлә-көлә барысына да Коста авыз иткән болганма эчемлек ясады, берсе дә аңарга каршы килмәде, туктатмады. —Без сезнен белән килешергә җыенмый идек,—диде банда башлыгы һәр сүзенә басым ясап.—Ә инде үзегез кул сузасыз икән, аны читкә этү гөнаһ булыр, кан җитәрлек коелды инде, Ташкентта да безне аңламаслар. Шуңа күрә, безнең гадәт-йола буенча, мин дә синен тостны кабатлыйм:— Килешү өчен! Барысы бердәм эчеп куйдылар һәм кәрҗиндә кашык-чәнечке кебек нәрсәләр ятканлыгын күрсәләр дә, балык, ит, пешкән күркә, казылык кисәкләрен кул белән алып, авызларына тутыра да башладылар. —Унышлы көн бүген,—диде Лютый, шатланып әйтте, иптәшләренә ташлаган карашында җиңүче кыяфәте бар иде. Күптән түгел генә алар арасында авыр сөйләшү булганлыгы да сизелеп тора иде —Әйдәгез, шушы көн хөрмәтенә дә эчик, әгәр без цеховик Япон белән килешсәк, Ташкент безнеке дигән сүз, санлаячаклар, үз районыбызны да кире кайтарырбыз.— Монын өчен дә эчеп куйдылар. Эчемлек пары башына киткән Лютый кинәт кенә өстенә кайнар су сипкәндәй сикереп торды: —Ләкин шартлар икенче төрле булачак. Безнең шартлар... Биш мен түгел, ун мен Фрайернын һәлакәте комсызлыктан, диләрме әле?—Һәм, Костага карап, өстәп куйды.—Хуҗаларын күтәрә алырмы? —Ник күтәрмәсеннәр, алар тынычлык тели, монысын төгәл беләм, ә биш мен өчен вакланып тормаслар. —Бик шәп, акылга кергәнсез икән, ә кайчан түли башлыйсыз соң? —Хет хәзер, минем машинам гына юк, берәрегез минем белән барсын. Нәргиз янына керербез, акча алырбыз да тагы монда кайтырбыз, мин аны үз кулым белән тапшырырмын. —Бара!—диде Лютый ризалашып.—Барыгыз, тәгәрәгез, ләкин тагы бер шарт бар. Безнен исәпкә шушындыйрак тагы бер-ике кәрзин төя, килгәч, кешеләрчә өстәл әзерләрсең, савыт-саба табылыр, җинү һәм килешү көнен яхшылап юарбыз. Йомышны арада ин яшь егеткә йөкләделәр, ә ак “Жигули” руленә Костага утырырга туры килде, егетнен машина йөртү таныклыгы юк икән “Лидо” янына килеп туктаганда ресторанда кичке тормыш үз көченә кергән иде инде, Костаны озатып килгән егетнен борчылуы йөзенә чыкты, Джиоевка аны хәтта тынычландырырга туры килде. Алдан сөйләшенгәнчә, шик тудырмас өчен Нәргиз кабинетта ялгызы гына иде. Кергәч тә Коста арыган кыяфәттә кәнәфигә ауды, монын белән ул озатып килгән егеткә Лютый резиденциясендә үзенең бик курыкканлыгын сиздерергә тиеш иде һәм директорга сөйләшүләр турында кыскача гына әйтте, аларның таләпләрен җиткерде: —Хәзер, Нәргиз Гомәровна, аларнын таләпләре икенче. Ун мең сорыйлар. Нәргиз, анын раславын көткәндәй, озатып килгән егеткә гаҗәпләнеп карап алды. Үз шәхесенә шундый зур игътибар күреп күңеле кытыкланган егет кистереп әйтте: —Әйе, әйе! Толян: “Ун мен”,—диде. —Мин сезгә әзерләп куйган идем инде,—диде Нәргиз кәефсезләнеп һәм өстәл янында идәндә яткан “Адидас” спорт сумкасына күрсәтте. Аннан сон егетнең игътибарын сумкадан читкә юнәлтү өченме, стенага кертеп ясалган сейф янына килде һәм ачып, төрле зурлыктагы акчалар чыгарды. Аларны өстәлгә таратып салды һәм Коста белән теге егетне акча санашырга чакырды. Егеткә егерме бишлекләрдән ике мең җыярга куштылар, Коста шул ук сумманы унлыклардан, Нәргиз үзе бишлекләрдән җыярга тиеш иде. Акча тиз саналды, директор аларнын барысын да җыйды һәм инде төрле зурлыктагы акчалардан биш мен сум яткан сумкага аптырамый-нитми эшереп тә төшерде. Аннан кинәт исенә төшкәндәй, әйтте: —Бу яман җан көйдергеч вакыйга бетүгә мин бик шат, Лютыйга бүләгем дә бар әле минем —Һәм ул сумкадагы акчалар өстенә алдан әзерләнгән “Дипломат” маркалы унике шешә чех сырасы, аларга өстәп ике блок “Мальборо" сигареты да ташлады. Егетнең сыра һәм сигаретлардан күзе янганын күреп, өстәлдән бер пачка алды да ана сузды: —Рәхәтләнеп тарт,—диде һәм шунда ук чех сырасы сакланган суыткычтан банкалы фин сырасы алды, ачып бирде. Яшь егет сыра эчеп маташкан арада ике кәрзингә тутырып кабымлык вә эчемлек керттеләр. Егет исә кесәсенә тыгылды: —Мин ничә сум тиеш?—дип сорады. Лютыйның “безнен исәптән” дигәне исеннән чыкмаган иде әле, өстәвенә, чибәр хатын алдында вакланасы да килмәде бугай. Ләкин Нәргиз каршы төште: —Башка вакытта,—диде,—Бүген килешү көнендә “Лидо”дан бүләк дип кабул итегез. Коста сумканы алды, яшь егет ике кулына ике авыр кәрзинне эләктерде һәм алар килгән якларына китеп бардылар. Шәһәрне чыкканда ак "Жигули”ны юл читендә Парсегян “Волга”сы көтә иде инде, машина иясеннән тыш кабинада Ариф белән Каренның да йөзләре күренеп калды. “Жигули”ны узып китүгә ‘‘Волга’', тавыш-тын чыгармый гына, анын артыннан кузгалды. Карен гына канәгать түгел иде, ул Коста банданы берүзе хәл итәчәк, дип өзгәләнеп барды. Өстәл янында уенның иң кызган чагы иде, алар керүенә игътибар итүче дә булмады, бары кәрт өләшеп маташкан Лютый гына егеткә сорау ташлап алды: —Йә, эшләр ничек анда? —Барысы да о кей, яхшының да, яхшысы. Хуҗа ханым сиңа бүләк тә җибәрде әле. Күрсәтсәм күзләрегез маңгаегызга менмәгәе.—Һәм ул ике блок “Мальборо”ны сумкадан алып өстәлгә ташлады. Барысы да пачкаларны ерта-ача, үзара бүлешә башладылар. Ул арада Коста унике сыра шешәсен елгыр гына ачып та өлгерде һәм уйнаучыларга сузды. Сырадан барысы да сикереп-биеп куйдылар, башларын артка ташлап эчә дә башладылар. Джиоев шундук акчаны диванга чәчеп салды, моны барысы да күрде. —Халдей, акчаларны интектермә, үзебез санарбыз, әнә Лютый кушканча өстәл әзерлә,—диде берсе, сыра шешәсеннән иренен бер генә мизгелгә аерып. —Минем исемем Коста,—диде чапкын һәм сүзен дәвам иттерде:—Мин хәзер сезгә шундый өстәл әзерлим, мәнге онытмассыз...—Шул ук мизгелдә автомат тавышы янгырады Коста спорт сумкасыннан кулын алмаган көйгә ике төпле “Адидас" сумкасының астына яшерелгән автоматның курогына баскан иде инде. Израильдә эшләнгән җиңел “Узи” автоматы як-якка пуля яңгыры сиптерә башлады. Ачык тәрәзәдән тышка сикергән берәүне сакта торган Ариф пулясы куып җитте. Барысы да күз ачып йомганчы тәмамланды. Соңгы ату тавышлары яңгыраганда бүлмәгә Карен белән Бармаксыз ыргылып керделәр. —Әйттем бит, ул безгә берсен дә калдырмый дип.—Каренның кәефе төшкән иде. Шул чакта бер генә тапкыр да атарга өлгермәгән, идәндә яткан Лютый селкенеп куйды һәм кулындагы пистолетын төшереп җибәрде —Ах, бу хәшәрәт исән икән бит әле!?—дип, сөенеп кычкырып җибәрде Карен һәм бандитны теге дөньяга озатуда үз өлешен кертте. —Хәзер марафет ясыйбыз—аннан трассага. “Узи” Калашников кебек тавышлы булмаса да, ату тавышларын ишетүләре бар,—диде Коста һәм дивандагы, кәрт өстәлендәге акчаларны сумкага тутыра башлады. Берничә минуттан Лютый белән дусларын бер өемгә өйделәр һәм өсләренә бензин сиптеләр. “Жигули” ишегалдыннан чыгуга. Бармаксыз йортны баскыч ягыннан яндырып җибәрде, тиздән ургылачак төтен баганасы алар Чимкент юлына чыккач кына күренә башларга тиеш иде. Камалов өеннән коралсыз чыгып йөрмәс булды. Элекке угрозыск кешесенә хас сиземләү, тәҗрибә буенча ул үзен кемнеңдер бик нык күзәткәнен тоемлый, колпак астында икәнен анлый, ләкин кем һәм ничек күзәткәнне тәгаен генә әйтеп бирә алмас, бу хәл шунда һәм шулай булды дип әйтә алмас иде. Ана каршы чын профессионаллар эшләгәне сизелә һәм моны оештыручының аны җентекләп өйрәнгәне, аның нинди тормыш мәктәбе үткәнен белеп эш итүе анлашыла иде. Сонгы вакытта прокурорны бер күңелсезлек артыннан икенчесе сагалап килә. Берәр зур түрәне кулга алу турында ордерга кул куюы була, тегесе шундук каядыр югала, чыгып кача, ә кайвакыт ул бәндәнең үле гәүдәсен йә паркта, йә берәр чокырда табып алалар. Милкен конфискацияләргә дип кул куйса, ул йортта коры дивар-стеналар гына утырып кала. Ә өстәлдә дәүләтне имеп яткан байгураның аванстан получкага хәтле очын очка ялгап баручы икәнлеген расларга тиешле унсумлыклар ауный. Вакытлар узгач, өстеннән шикаятьләр язарга нинди жайлы ысул... Камаловка якын айларда кулга алынырга, ул имза салырга тиешле кешеләр исемлеген төзеп керткәннәр иде инде, ул аны ашыкмый гына һәм игътибар белән күздән кичерә башлады. “Болардан кайсысын кисәтеп куячаклар, кайсыларын юлдан алып атачаклар икән?”—дип уйлап куйды ул һәм зур исемлектәге һәр эшне хәтереннән уздырды. Күзләре ирексездән исемлектәге “Ачил Садыйкович Шәрипов дип язылган юлда тукталып калды. Туганнарында кунакта утырганда ул Совминда зур урын биләүче бу түрәнең исемен телгә генә алган иде, анын хакында жан өшетерлек әллә никадәр хәбәр сөйләделәр дә ташладылар. Кайчагында бу кадәр бай мәгълүматны хәтта прокуратурадан да алып булмый. Ачил Садыйковичка кияү тиешле майор да алардан ерак түгел, шушы ук мәхәлләдә яшәп ята икән, аның хакында да күп нәрсә ишеттерделәр: культура-агарту училищесы дипломы гына булган кешенең бабасы ярдәме белән ничек ОБХССка кереп урнашуын да, чин-дәрәҗәләрдә туктаусыз өскә үрләвен дә, кай арада гына хан сараедай йорт җиткерүен дә искә алдылар. Берсе дә калмады. Җитмәсә кияү мәжлес корырга да бик ярата икән. Кирәк нәрсәне кочаклап та олаулап кына ташыйлар, үзе дә бервакытта да буш кул белән кайтмый. Шәрипов майтарган саллы-саллы эшләрне яхшы белә иде Камалов, ул сиңа озын куллы кияү-балакай гына түгел. Анын башына кинәт кенә бөтенләй көтелмәгән фикер килде һәм ул тикшерү бүлегенә шылтыратты: —Сез анда Шәрипов эшен кызулатыгыз әле, ике көннән мин аны кулга алырга ордерга кул куярга тиеш, югарыдан әмер бар,—диде ул серле иттереп һәм бүлмәсенә оешкан җинаятьчелек бүлеге башлыгын чакырып алды. —Миндә бер план туды әле,—диде ул кискен генә —Менә шушы адреста яшәүче адәмне күзәтү астына алырга кирәк булыр. Сизенәм, озакламый йә качып китәчәк, йә байлыгын яшерергә тотыначак. Ничек кенә булмасын, сез барысын да белеп торырга тиеш. Кача башласа, кулга алырсыз. Икенче көнне эшкә килгәндә оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлеге башлыгы алгы бүлмәдә аны көтеп утыра иде инде. Анын борчулы йөзен күрүгә үк Камалов Шәрипов белән нидер булгандыр дип уйлап куйды. Хәер, бүлекнең эше муеннан, һәрберсе ашыгыч, һәрберсе яна торган эш иде. теләсә кайсы минутта ЧП—гадәттән тыш хәл чыгуын көт тә тор. Бу юлы да сизенүе дөрес булып чыкты. Кабинетка кереп тә җитмәделәр, полковник сөйли дә башлады: — Бер өч сәгатьләп элек кенә, иртән, тан атып килгәндә, Ачил Садыйкович үз бакчасында атылып үлгән. —Мондый вариантны—тормыш сөючән шундый кешене үз-үзен атып үтерүгә җиткерерләр дип башыма да китереп карамаган идем. Үтерүне яшерергә маташу түгелме?—дип кинәт кенә сорап куйды Камалов. —Юк. Мөмкин түгел. Безнен кеше ату тавышы ишетелүгә үк коймага ташланган, ул раслый ала. Шәрипов үзе атылып үлгән. Өендә кичтән өч кеше була. Төнгә кадәр утыралар. Музыка уйнаталар, пылау пешерәләр Табигый ки, минем кешеләр аларны кунаклар дип уйлаган. Кабинет хуҗасы сәер яңгыраган җөмлә әйтеп куйды: —Алайса барысы да туры килә икән шул,—диде. —Шәриповнын үләчәген сез ничек алдан ук белә алдыгыз?—дип сорый берни дә аңламаган полковник. —Юк. мин аны үләр дип уйламаган идем. Качып китүен яисә байлыгын яшерә башлавын гына фараз иттем. Хәзер ул үлгәч милкен конфискацияләү мәсьәләсе дә юкка чыга. Ул барысын да дөрес исәпләгән. Минем күрәзәлеккә килгәндә, алданмагыз, шунсы ачыкланды, минем телефонны кемдер тыңлый. Көтелмәгән яңалыктан югалып калган полковникка һушын җыярга мөмкинлек биреп Камалов дәвам итте: —Хәзер үк генерал Саматов белән бәйләнешкә керегез, телефон тынлау белгечләре һәм яздыру аппаратурасы белән ярдәм итсен иде. Белгечләр килгәч, яхшылап аңлатыгыз һәм үзәк телефон станциясенә барыгыз. Минем телефонны шуннан тыңлыйлар булыр. Шәриповнын үлеме бу фаразны раслый, чөнки мин телефоннан аны ике көннән кулга алабыз дип, юри генә әйткән идем. Төшке ашка китәр алдыннан гына полковник шылтыратты. —Сез хаклы булып чыктыгыз, телефоныгыз тыңланган. Без япон аппаратурасын һәм байтак язма язылган зур бобинаны кулга төшердек, элемтә инженеры булып эшләүче Фәхретдинов дигән берәүне кулга алдык. Гаебен яшерми дә кебек, ләкин анын аркылы бөтен нечкәлекләрне ачып бетереп булмас, җеп очы бик нык чуалтылган анда... —Элемтәчене миңа алып килегез, анын белән үзем сөйләшәм,—диде Камалов һәм трубканы аппаратка ташлагач жинел генә сулап куйды Шикләнүләре дөрескә чыкты, аңа каршы акыллы, оста, тәҗрибәле дошман эшли, хәзер исә койрыкларына басарга җай туып килә иде. Беренче каттагы ашханәдән бүлмәсенә күтәрелеп тә җитмәде, Фәхретдиновны алып керделәр. Утыз биш-утыз җиде яшьләр тирәсендәге фырт киенгән яшь ир кулга алынуына аптыравын да, югалып калуын да сиздерми, үзен дорфа тотмый иде. Сиздерсә, шул пианистныкына охшаган озын, көн саен карап, тәрбияләп торылган матур бармаклары гына сиздергәндер дә. Шул кулларга карап, аның ата картежник икәнен чамалап була иде Прокурор яхшы белә: бу афәткә закон да, җәмгыять тә тиешле бәя биреп бетерми, юкса ул, фахишәлек һәм наркомания кебек үк, безнең “югары әхлаклы илебез”дә тамырларын байтактан һәм шактый тирән җибәргән иде инде. Бары күзәтүчән, акыл сизелеп торган күзләрендә генә каушау галәмәтен яшерә алмаган иде егет. Прокурор табигать тарафыннан акыл һәм талант бирелгән, ләкин аларны яман гадәтләреннән үтерткән, бар сәләтләрен, кешелек сыйфатларын һәлакәткә илтүче кәрт уенына багышлаган мондый кешеләрне аз очратмады. Прокурор каршында шундый кара язмышка дучар кеше утыра иде булса кирәк. “Азартлы уеннардан котыласын юк, булмый да, төзәлергә тырышу— бушка азаплану”,—дигән иде кайчандыр ана Мәскәүдәге зур бер шулер. —Тыңлыйм сезне,—диде кабинет хуҗасы. Мондый сәер башлангыч элемтәчене чак кына да кыенсындырмады бугай. —Минем сезгә әйтәсе сүзем юк, белгәнемне әйтеп бетердем инде. Тәүбә итүем генә башка берни дә өстәмәс,—диде Фәхретдинов тыныч кына. —Телефон тынлау белән күптән шөгыльләнәсезме? Андый заказлар еш буламы?? —Элемтә министрлыгында унбиш ел эшлим, белгеч буларак яхшы исәптә, ләкин моңа кадәр беркемнең дә мондый тәкъдим белән килгәне булмады. Килсәләр, шөгыльләнмәгән булыр идем дип тә ышандыра алмыйм, турысын әйткәндә, андый ихтыяҗ, тәкъдим юк иде. Ышансагыз—ышаныгыз, ышанмасагыз—юк.—Һәм ул җилкәләрен җыерып куйды. —Минем телефонны контрольгә алырга заказ кем бирде, прокуратура эшләре белән кем шулай җентекләп кызыксына? —Сезнең прокурорларча карашыгыздан ук минем кәрт уены маһиры, катала икәнлегемне сизгәнегезне аңладым инде Бөтен гаеп кәрт уенында, җавапны да шуннан башлыйм, бәлки сезгә кайбер нәрсәләр ачыкланыр. Моннан бер өч ай элек булыр, мин рәттән ота башладым һәм бу шактый озак, биш-алты атналап дәвам итте. Зур акчалар да отмадым отуын, ун еллап әвәрә килеп йөрсәм дә, мин үзем уртакул уенчылардан исәпләнәм. Уенчылар арасында мине беләләр, оттырсам, вакытында түләп барам, безнең мохитта исемне пычратырга ярамый. Исемнен дәрәҗәсе никадәр югары бәяләнгәнен сез беләсездер. Ләкин соңыннан кул китте, бер-ике тапкыр бик күпләп оттырдым, элек андый оттырышка бармый идем. Әмма соңгы уңышларым башны әйләндергән иде инде, һаман отасым, күбрәк отасым килә башлады, ставкаларны күтәргәннән күгәрә бардым. Хәзер анлыйм мин, отарга тиеш булмаганмын, мина каршы атаклы оста уйнаган, элеккеге отышларны да кемдер оештырган булган. Кыскасы, мина “счетчик” куйдылар, әти-әнидән калган йортны сатарга куштылар. Ә гаиләне, балаларны кая куйыйм, кая барып сыеныйм? Алар сораган сумманы табу турында сүз дә булырга мөмкин түгел, мин аны кычкырып әйтергә дә куркам, ул теләсә-кайсы нормаль кешене дә акылыннан шаштырачак. Шул арада минем әҗәтне көтмәгәндә икенче кешегә күчергәннәр, аны уенчылар арасында күргәнем юк иде. Хәер, оттырган кешемне дә элек белми идем, анысын Махачкаладан килгән катала диделәр. Алай дисәң, бездә откан яисә оттырган уенчының кайда торуы, кайдан килүе мөһим түгел, оттырдыңмы—түлә! Мин инде качып китү, үз-үземә кул салу турында да уйлый башлаган идем. Шундый көннәрнен берсендә миңа әҗәтемнең яна хуҗасы шылтыратты, "Жинү” паркындагы “София" кооператив кафесында очрашу билгеләде. Шунда ул әҗәтне басу хисабына бер телефонны тынлауга куярга кушты. Мин сорыйм: “Кемнекен?” Ул көлеп кенә куйды, минем хәлдәге кешегә андый ахмак сораулар бирергә ярамый, диде, кемне тыңласаң да барыбер түгелмени. Тыңланачак кешене ул әйтмәде. Мин ризалык биргәч, эш урынында очрашырга килештек. Сөйләшенгән вакытта, смена башланырга бер сәгать кала, бинада үзем генә чагында, кара күзлек кигән ике егет килеп керде, алар эшләрен менә дигән итеп беләләр икән, сезнең телефонга ялганып та куйдылар. Минем бурыч, шылтыратып әйтүгә, бобинаны алып кеше мыжгып торган автобус тукталышына чыгудан гыйбарәт икән. Язмалы бобина тоткан кулымны аркага куеп, шунда йөренеп торырга тиешмен. Аны кирәкле кеше алып китәчәк, ләкин мин бернинди очракта да борылып карарга тиеш түгелмен. Мин гел шулай иттем дә, бобинаны кем ала дип кызыксыну башыма да кереп чыкмады, ул да минем кебек бихәбәр берәр бәндә булгандыр. —Оста, оста эшләнгән,—дип бүлдерде каталаны прокурор, ул әле һаман аны каушатырмын дип ышана иде. Ләкин элемтәче, ял итеп утыргандай, бер аягын икенчесе өстенә куйды, прокурорның чәнчеп әйтүенә дә карамастан, исе дә китмәстән, әйтеп салды: —Беләсезме, иптәш прокурор, бу эш артында кем торганын белсәм дә, мин аның исемен атамас идем. Хәзер инде кабинет хуҗасы гаҗәпләнде: —Аңламыйм. Нигә җаваплылыкны үз өстеңә генә алырга? Башкалар белән дә бүлеш. Чын күңелдән гаебеңне тану, эшләгән җинаятенә үкенү законда игътибарга алына. Фәхретдинов кинәт кенә ихластан көлеп җибәрде һәм әйтеп салды: — Беләсезме, Ташкентта сезнең хакта сүзләр күп йөри, принципиаль кеше икән, сатылмый, максатына ирешүчән, тагы әллә ниләр дип мактыйлар. Сезнең телефонга утырганнар икән, димәк, сез байтак власть ияләренең юлына аркылы төшкәнсез. Ләкин мин сездән “гаебенне тану, җинаятен өчен үкенү сүзләрен көтмәгән идем, бу бит баналь нәрсә, балалык. Сез моны уйлап әйтәсезме? Сез мина чыннан да барысын да сөйләргә, тәүбә итәргә кушасызмы? Ә нигә сөйләмәскә ди?—Прокурор анын ачылуына ышанып бетми иде. —Беләсезме, эшемдәге җинаятем өчен мине күп булса өч елга утыртачаклар, әле бу кадәр срокка статья таба алуыгыз да шикле. Әгәр инде кем заказын үтәгәнемне белгән булсам, ә баш прокурор хәтле баш прокурор белән көрәшкә чыккан кешеләр төшеп калганнардан түгелдер, аларны сезгә әйтсәм, ягъни тәүбә итсәм, мина бер генә генә хөкем—үлем җәзасы гына булыр иде. Лагерьда үтерәләрме, аннан кайткачмы—барыбер бер җирдә тәгәрәтәчәкләр Сезнен белән кызыксынган кешеләрнең исемнәрен әйткән минуттан ук миңа үлем карары чыкты дигән сүз. Оттырыш өчен “счет чик”тан котылып булмаган кебек, ул карардан да котылу юлы юк. Моны юләр дә белә. Җинаятьчелек сыртына сорыкорт булып ябышкан, алар тәлинкәсеннән ашаучы һәм үзләрен гуманист дип шапырынучы селәгәй юристларның, халык арасында очсызлы дан казанырга, көнбатыш илләрендә демократ исеме күтәрергә атлыгып торган каләм пычратучы сатлыкҗан язучылар һәм журналистларның гына башында бер нәрсә—ничек тә булса үлем җәзасын юкка чыгару, җинаятьченең тормыш-көнкүрешен яхшырту, амнистия уйлап чыгару һәм теләсә нинди сылтау табып төрмә ишекләрен кинрәк ачу. Ә бит алар, сатлык юристлар, белми түгел белә: җинаятьчел дөньяда вәгъдәсеннән бер генә адым читкә тайпылганнарга да үлем, бары тик үлем җәзасы. Картларны да, яшьләрне дә жәлләп тормыйлар. Хәзер, белсәм дә әйтмәсемне аңладыгызмы инде? Тагы... Сатмыйм икән, мин төрмәдә дә аерым бер хәлдә, мактауда булам, сез бит төрмәдәге хәлгә хуҗа түгел, анда кем—баш, кем—аяк икәнен яхшы беләсез. Җинаятьчел дөнья сез түгел, ул туры, тугры булганны ярата; ә сез җәзалый да, кешечә бүләкли дә алмыйсыз, үзегез селәгәй булгач, селәгәйләргә таянасыз да! Фәхретдинов ипле итеп, сүзләрне сайлап кына сөйләсә дә, прокурор аның менә-менә истерикага биреләчәген абайлап алды һәм өстәл астындагы кнопкага басты. Кабинетка шунда ук ишек артында гына торган оператив- ник килеп керде һәм инженер-каталаны алып чыгып китте. Фәхретдинов чыгып киткәннән соң, прокурор телефон шылтырауларга игътибар итмичә, озак кына кабинеты буйлап йөренде, кәефе төшүнен сәбәбе күзгә күренмәс мәкерле дошманның бу юлы да йөзен ачмыйча шома балыктай кулдан ычкынуында гына түгел иде. Хафага салырлык нәрсәләр кү-п Ин эчен пошырганы—кулга алынган элемтәче инженер хаклы иде. “Сездән бүләк тә юк, күсәк тә юк!" дигән сүзләрен исенә төшерде. Мона ничек җавап бирергә? Камалов лагерьларда кеше үтергән, кычкыртып талаган өчен сигезәр, уникешәр мәртәбе хөкем ителгәннәрнең утыруын белә, аларны инде унөченче тапкыр хөкем итү лагерьда бөтенесен дер селкетсен, чираттагы бер мескенне үтерсен һәм гуманист-юристлар яраткан схема буенча тагын ундүртенче тапкыр җаваплылыкка тартыр өченме?! Бәлки, өч-дүрт тапкыр утырганнан соң берәр чик билгеләргә кирәктер, аннан сон инде электр урындыгы, бары шул гына, бәлки, җинаятьчелекне киметә алыр да. Телефонын тыңларга кушучыларның кем икәнлеген Фәхретдиновнын белмәвенә ул ышана иде, заказчыларны сатса, инженерны шиксез үлем көтүен дә белә, андый тәвәккәл адымга барган кешеләрдә, табигый ки, мәрхәмәт, шәфкать юк та юк инде ул. Прокуратурага һәм шәхсән аңа бар нәрсәне алдан уйлап эшли белүче акыллы һәм усал дошман көрәшүенә ул кире каккысыз дәлилләр алды. Инженерны кулга алуга йомгак ясап, бу хәлдә анын кайбер отышлы яклары да булуын билгеләп үтмичә кала алмады. Телефон станциясендә кулга алу белән ул каршы якка үзенең алар хакында белүен, маневрларын чамалавын сиздерде. Картежник элемтәче кулга алынуның каршы якта нинди гасабилык, паника тудыруын анлау кыен түгел. Телефонын тыңлауларын прокурор каян белгән, берәрсе сатмаганмы, дип баш ваталардыр. Тагын нинди чаралар күздә тотыла? Кыскасы, аңа да, каршы якка да борчу- гамь җитәрлек иде. Камалов кабинет буйлап йөренә торгач урам якка караган тәрәзә янына килеп басты. Каршыла, юлның икенче ягында, өч салмыш адәм, кулларын селки-селки нәрсәдер хакында кызып-кызып бәхәсләшә иде. Көзге җил аларнын пиджакларын кабарта, һәм алар, җилкәнле көймәдәй, бер урында тора алмыйлар, боргаланып-сыргаланып ниндидер сәер йола биюен башкарган кешеләрне хәтерләтәләр иде. —“Парус һәм градус астында”,—дип куйды ул, урыс сүзләрен катыштырып сүз уйнату җитди һәм корырак кешегә каян килгәндер, ул моңа үзе дә төшенми калды. Әлеге биюче төркем һәм көзге урам анын карашын ирексездән үзенә тарта иде, ә могҗизалы үзгәрешләр дәвам итте. Көнбатыштан исүче һәм һаман көчәя баручы җил пиджаклары белән генә түгел, инде күптән модадан чыккан, кин. озын, галстуклар белән дә уйнарга кереште. Алары исә, төсле еланнар сыман боргаланып, пиджак изүеннән килеп чыгалар да каршыдагы шешәдәшнең йөзен, күкрәген, корсагын “чагып” алалар. Ирләрнең бер минутка да туктамыйча биюе, бу кызыл, буйлы һәм чуар галстукларның һәмишә җилфердәве вә чагуы прокурор күз алдында хыялый сурәт тудырды, ул инде кешеләрне күрми, алар артында ниндидер авыр һәм ябышкак, аңны томалаучы куркынычлар тулы рәсем генә торып калды. Анын башы әйләнеп китте, гүя тәрәзәдән сикерермен дип курыккандай, кинәт кенә артка чигенде Күлмәк якасын ычкындырды, галстугын бушата төште һәм янәшәдәге урындыкка ауды. Барып чыктың, инде күз алдында галлюцинацияләр башланды, ял итәргә, туйганчы бер йокларга иде, дип уйлап куйды ул. Отпускы алмаганга да ничә ел булгандыр. Чыннан да, Мәскәүдә дә кооррупциягә каршы көрәш буенча махсус вәкаләтләр бирелгән көннән башлап анын ял иткәне юк икән бит Тагын берничә көн узып китте, әмма дошман үзен берничек тә сиздермәде. Теге яки бу чараны планлаштырганда төрле капкыннар, тозаклар да күздә тотыла иде тотылуын. Әмма дошман аларны оста гына читләтеп үтә белде. Телефон белгечен кулга алганнан соң бер атна узгач, Камалов прокуратурада ике мөһим киңәшмә уздырырга карар кылды һәм икесенә дә Сухроб Әхмәдовичны чакырмаска дигән уйга килде. Моңа ничек карар икән? Дөрес, телефонын тыңлауда турыдан-туры аннан шикләнерлек нәрсә юк иде. Ләкин “колпак" астына алганнан бирле мондый да югары урында утырган кешене бер дә бизәми торган багланышлары барлыгы ачыклан- ганнан-ачыклана бара иде. Сухроб бөтен республикага киң җәелгән кооператив предприятиеләр хужасы, коточкыч зур суммалар белән эш майтаручы ниндидер Шубарин белән якын дус иде. Анысы исә үзгәртеп коруга кадәр яшерен цехлар тоткан һәм күләгәдәге икътисад хуҗаларының берсе булган, имеш. Камаловнын бу хакта ишеткәне бар иде инде. Ул хәзер бизнесын легальләштергән. законлаштырган, казнага налогларын тәртипле түләп бара һәм кооператорлар арасында законлы миллионы булган беренче кеше икән. Рәсми танылган миллионер сәясәткә һич тә битараф түгел иде, киресенчсә, байтак партия босслары анын дусларыннан исәпләнә, Шәрәф Рәшидовичны да бик яхшы белгән, Акмал хан белән исә әшнәләнеп беткән. Анын затлы-кыйммәтле “Лидо” ресторанында шактый еш булуы хакында да мәгълүмат бар Ресторанның хуҗасы булып Әкрәмхуҗаевнын иң якын дусты, Югары судтагы Сәлим Хашимовнын сөяркәсе, элеккеге фольклор ансамбле биючесе Нәргиз саналуы да билгеле иде. Расланмаган фактларга караганда. ҮКнын административ эшләр бүлеге мөдире “Лидо” эшчәнлегенә ниндидер финанс кызыксынуы да күрсәтә икән. Үзәк Комитеттагы шефын чакырмыйча гына бер-бер артлы үткәрелгән ике мөһим кинәшмә, әгәр ул чыннан да прокурорга карата итәк астыннан ниндидер эш йөртсә, аны активрак хәрәкәт итәргә, үзен күрсәтергә мәҗбүр итәргә тиеш иде кебек тә, ләкин вакыйгалар агышы бөтенләй икенче якка кереп китте. Беренче кинәшмәлә төп докладны ясаганда Камалов үзенен бите буйлап ике тапкыр көзгедән төшкәндәй кояш нуры йөгереп узганын сизде. Ул көнне артык әһәмият биреп тормаган, хәтта ни булыр икән бу дип, башына да кертеп карамаган иде. Ләкин бу хәл икенче көнне дә кабатланды. Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенә яшерен күрсәтмәләр биреп утырган чак иде ул. Бу юлы башыннан яшен тизлегендә гөман йөгереп узды һәм ул сүзен бетерүгә үк алдындагы кәгазьгә тиз генә “Теләсә нинди сылтау белән бер ун минуттан мине кабул итү бүлмәсенә чакыр” дигәнне сызгалап ярдәмчесенә сузды. Берничә минуттан ул кабул итү бүлмәсендә иде инде. Ашыгып угрозыск башлыгы, берничә тапкыр операцияләрдә бергә катнашкан полковник Чураевның телефонын җыйды. МВД органнарында төс-кыяфәтен алыштыра белүче "убыр’’ларнын байтак икәнен белгән Камалов ана үзенә ышангандай ышана иде Бәхеткә, полковник урынында иде, ул прокурорны тавышыннан ук танып алды: —Ни йомыш бар иде? Вак-төяк аркасында борчымаганыңны беләм,— диде. —Кеше ышанмаслык хәл. Миңа калса, безгә каршы яктагы бина түбәсендә бинокльле кеше утыра һәм яшерен киңәшмәдә ясалган докладны, сөйләнгән сүзләрне иреннәрдән укып магнитофонга яздырып бара. Мин моңа бер тамчы да шикләнмим. Прокуратурада әкият сөйләп яталар, йә булмаса, акылдан язганнар дип уйлый күрмәгез. —Юк. Мин алай дип уйламыйм. Безнең якларда иренгә карап сөйләгәнне укый белүчеләр аз түгел. Алай гынамы, нинди эшләр күтәреп ятканыгызны белгәнгә әйтәм, мин үзем, мәсәлән, кайдадыр якында гына япон электроникасы белән шыплап тутырылган автофургон булса да гаҗәпләнмәс идем Аннан бернинди тоткарлыксыз сезнең киңәшмәне тыңлап утыра алырлар иде. Җинаятьчеләрнең техник яктан камиллеге мине шаккаттыра. Әле менә алардан кулга төшерелгән җайланмалардан күргәзмә ясарга җыенабыз. Ул күп яктан күзегезне ачар, уйландырыр, дип ышанам. Сезнең хәбәргә килгәндә, киңәшмәне дәвам итегез, түбәдәге кешене куркыта күрмәгез, мине шушы минутта ук чыгып китте, дип исәпләгез. Бер сәгатьтән прокурор киңәшмәне тәмамлаганда, полковник Чураев аны кабул итү бүлмәсендә көтә иде инде. Камалов шунда ук аны кабинетына чакырды, гөман кылуына үзе дә ышанып бетмичәрәк, түземсезләнеп сорады: —Хәлләр ничек анда? —Сез хаклы булгансыз, ләкин без тиешенчә эшли алмадык,—диде полковник үкенү белдереп. —Качтымыни? —Үпкәләтмәгез, без андый ялгышларны җибәрмибез. Тере килеш алып булмады. —Качарга маташкандамы?—дип өзелеп чыкты прокурорның тавышы. —Бөтенесе дә уйламаганча, көтмәгәнчә килеп чыкты. Бу юлы чын эзгә төшә алуыбыз да икеле. Тынлап кына кара. Сезнең шылтыратудан соң ун минуттан мин милиционерлар белән өйдәге һәр ике подъезддан түбәгә күтәрелгән идек инде. Сезнең тәрәзәләрдән чамалап, прокуратура эшләре белән кызыксынучының кайдалыгын ачыклау кыен булмады. Ялгышмаганбыз. Ул нәкъ шунда иде. Эшенә шулкадәр бирелгән иде, ике яктан килеп чыгуыбызны сизми дә калды. Хәтта качарга уйламады да, язманы сөрттерергә җыенганда гына кулына богау төште. Янгын сүндерүчеләр өчен куелган баскычка таба алып барганда кинәт кенә сөрлегеп китте дә егылды Мин әле “Куркуыңнан аякларын тотмыймы”,—дип шаяртып та алдым Ләкин ул җавап бирмәде, аягына тормады. Өстенә иелгәч кенә күкрәк турында, күлмәгендә кызыл кан табы күреп алдым. Пуля туп-туры йөрәккә барып кергән. Күрәсең, анын эшен саклап торганнар. Без ату тавышын ишетмәдек. Үз һөнәренең остасы тавыш йоткычлы мылтыктан аткан булырга тиеш. Тотылган адәмнең кесәсеннән машина йөртү таныклыгы чыкты. Берничә минуттан аның кем икәнлеге ачыкланачак. —Кызганыч...—Камалов чын ихластан уфтанып әйтте.—Берьюлы күпме табышмак. Ә бит ул кешедә күп сорауларга җавап булгандыр. — Борчылмагыз,—диде Чураев —Андый куркынычка барган кешеләр, ярты юлда калмас, аларның максатлары бар, үзләрен тагын сиздерми калмаслар. Уяу булырга гына кирәк. Шул ук минутта бүлмәгә ярдәмчесе белән полковникның бер кешесе килеп керде. — Йә. белдегезме кем икәнен?—диде артык кызыксынудан түземсезләнгән Чураев. Кергән кешедән алган кәгазьне Чураев кычкырып укыды: —Айдын Бәнбулатов, месхет төреге, утыз яшьтә, хөкем ителеп төрмәдә утырган. Күптән түгел генә Аксайда яшәгән, Акмал ханның якыннары арасында булган. —Аксай? Акмал хан?—диде прокурор аны бүлдереп —Жеп менә кая сузыла икән... Милииия кешесе пуляны да Чураевка бирде: —Экспертлар ин яна конструкциядәге автомат коралдан атылган, диделәр. Пулянын гадәти булмавына караганда, чит ил коралы булырга тиеш. Чураев пуляны жентекләп, әйләндерә-әйләндерә карады да прокурорга сузды. —Гади күз белән караганда да безнеке түгеллеге күренеп тора,—дип раслады прокурор. Милиционерлар чыгып киткәч, күнеле күтәрелгәнлеге сизелеп торган Чураев әйтеп салды: —Менә эзләренә дә төштек, ә сез кайгырган идегез. Акмал ханның яңадан калкып чыгасын көтмәгән идегезме? Тәжрибәмә ышаныгыз, бу урында тагы ун ел эшләсәгез дә, әле күп нәрсә турыдан-туры яисә кыеклатып Акмал ханга бәйле булачак, анын мирасы—мәңгелек. —Шулай да, Аксайдан килгән яшь егетне үтерүче жан кыюны чүпкә дә санамаучы куркыныч бәндә,—диде прокурор. Ул һаман Айдыннын үлемен күз алдыннан үткәрә иде әле. —Фикерегезне ачыграк итеп әйтеп булмыймы?—дип, кинәт кенә дәртсенеп китте Чураев. —Яшь төрекнең үлемендә мәгънә күрмим мин,—диде прокурор —Үтерүне оештыручы куркыныч адәм, аңа кеше гомере—сукыр бер тиен Дошман аяусыз, ә без анын хакында әлегә берни дә белмибез. Ул үзен ике тапкыр күрсәтте инде, өченчесендә, бәлки, без дә анын йөзен карый алырбыз Читтән генә булса да... —Мин бер нәрсәне искә төшердем әле,—диде полковник уйчанланып — Бу зобаныйнын аяусызлыгы турындагы уегыз хәтеремдә элеккеге бер җинаятьне уятты. Анда да Айдын кебек үк барысын да төгәл, кушканны намуслы үтәгән берәү иреккә чыгарга ике адым калганда үлемен тапты. Бер үк кул уйный кебек, бер үк кабахәт ысул. —Жентекләбрәк сөйли алмассызмы?—диде прокурор һәм өстәлдә яткан диктофонны кабызып куйды. Чураев сүзнен озак буласын белдереп, чәйнеккә ымлады һәм сүзен башлап җибәрде: —Бу шактый элек булган хәл, Рәшидов үлгән көздә, төгәлрәге, анын вафатын әле күпләр белмәгән чакта, ягъни үлеменең икенче көнендә. Шул вакыйганың беренче өлешенә минем дә турыдан-туры катнашым булды. Ләкин бөтенесе дә аңлашылырлык булсын өчен вакыйгаларны артка чигенеп, димме, башларга тиеш булам. Ул чакта иңнәремдә капитан погоннары иде әле һәм мин Ташкенттан шактый еракта эшли идем. Өлкә прокуратурасына Әмирхан Даутович Азларханов, сезнең кебек үк Мәскәүдән җибәрелгән кеше, җитәкчелек итә иде. Себер татарларыннан иде бугай. Утыз алты яшендә ул республикада ин яшь җитәкчеләрнең берсе иде. Намуслы, гадел, тирән белем алган егеткә матур киләчәк телисе иде дә бит. Шул гаделлеге харап итте, димме, көнләшүчеләре, дошманнары күбәеп китте, үзе югында аны Реформатор, Теоретик дип кенә йөртә башладылар. Ташкентта, республика прокуратурасында сөйләгән докладларын бүгенгедәй хәтерлим, күпме бәхәс, шау-шу тудыралар иде алар. Бервакыт төн уртасында минем өйгә шылтыраттылар, милициядән хәбәр килде, өлкәнен ин ерак бер районында анын хатыны Ларисаны үтергәннәр. Лариса сәнгать белгече, Урта Азия халыкларының гамәли сәнгатен өйрәнә, дөресрәге, Шәрекь керамикасы үрнәкләрен җыя иде. Коллекциясе шаккатыргыч бай Фәнгә чын күңелдән бирелгән кеше буларак, халыкара мәйданда да абруйлы санала, сәнгать буенча чыгарган альбомнары бар, чит илләрдә күргәзмәләр оештыра. Ә аны күч ачып йомганчы төсле фоторәсемнәр ясый ала торган “Полароид” фотоаппараты өчен генә үтереп ташлаганнар булып чыкты. Мина ул чакта вертолет бирделәр һәм мин шунда ук җинаять булган урынга чыгып та киттем Кичкә үтерүче тотылды, ул өлкәнең иң бай һәм инде ун еллап хакимият башында утыручылардан берсенең улы булып чыкты Егет юридик факультетның дүртенче курсында укый һәм үзен прокурор булачак кеше дип йөри икән. Менә шуны күтәрә алмады Әмирхан Даутович, йөрәге чыдамады. Сорау алган вакытта инфаркт булды аңа. Теге егеткә килгәндә, ул, чыннан да, үзе кеше үтергән районның прокуроры булды да Монысы бераз соңрак. Ә Азларханов ике ай больницада яткан арада, тугантумачалары эшне шулай борып җибәрделәр ки, рәшәткә артына бөтенләй икенче кеше кереп утырды. Больницадан кайткач, боларны белгән Әмирхан Даутович күпме бәргәләнде, көчсезлектән, чарасызлыктан тагын икенче тапкыр инфаркт алды, тагын ярты елга көрәштән туктап торырга мәҗбүр булды. Ул чирләп яткан арада өлкә түрәләре минем астан ут йөртә башлады, китеп өлгермәгән булсам, һичшиксез, берәр ялган “эш” маташтырып, башыма җитәчәкләр иде. Аптыраганнан Әмирхан Даутовичка, ул Кырымда ял итә иде, икенче бер өлкәгә күчәргә ярдәм итүен сорап, хат язып ташладым. Шулай итеп, Ташкентка килеп эләктем. Ике инфаркттан сон азмы-күпме аякка баскач, Азларханов тагы Бекхуҗаевлар нәселе белән көрәш башлап җибәрде, ә боларның туган-тумачалары район белән өлкәдә генә түгел, бөтен Ташкентка җәелгән. Көчләр нисбәте шулкадәр тигезсез, прокурорны шундый итеп кысалар, ул бернисез кала: урыныннан куалар, өен тартып алалар, партиядән чыгаралар, исемен пычратып-буяп бетерәләр, ахырдан психбольницага илтеп тыгалар Шуннан ул ун ел яшәгән шәһәрне ташлап китәргә мәҗбүр була, аны беркайда эшкә алмыйлар, хәтта юристконсульт урыны да табылмый. Теге нәсел аны шулай итеп буа. Ул вакытта мин Ташкентта идем инде.Өч балам бар, хатыным дүртенчесе белән көмәнле, торырга квартирым юк, угрозыскнын гади бер хезмәткәре идем, мыскыл ителгән, тапталган, бер гөнаһсыз килеш өстенә гаеп-гайбәт өелгән прокурорга ярдәм итә алмадым. Шул нәсел белән көрәшкә әллә ничә ел сарыф итте ул. Хатыны үлүгә биш ел узганда ул икенче бер өлкәдәге кечерәк шәһәргә күченеп китте. Бу шәһәр җинаятьчел “эш”ләрдә еш очрый, аны Лас-Вегас дип кенә йөриләр. Менә шунда ул кечерәк кенә бер консерв заводында юрисконсульт булып эшли башлый. Рухи сынган, сәламәтлеге дә елдан ел начарлана барган кеше тыныч кына үзенең соңгы көннәрен яшәп ята. Нәкъ менә шул чакларда аның тормышында кискен үзгәрешләр башлана да. Лас-Вегасның мул ганимәтле эшкуарлары аны юрист итеп алалар. Һәм ул җәмгыятьтә тоткан урынына кире кайта башлый, дәрәҗәле туйларда күренгәли, кунакка чакырулар ешая. Законнарны тирәннән белгән һәм аларнын төп көч икәненә инанган кешенен Лас-Вегаста миллионер—цехо- виклар белән эшләвен ишеткәч, колакларыма ышанмадым. Соңыннан, бераз һушымны җыйгач, тормышта барысы да булырга мөмкин, и Ходаем, ул кичергәннәрне кичерергә язмасын, дидем. Гомумән, мин аны хөкем итә дә, ачулана да алмадым, бу дөньяда күп яшисе калмаган иде инде, ә ин мөһиме, аны мин хөрмәт итә. ярата идем. Һәм хаклы булып чыктым, соңыннан вакыт анын Законга, Хокукка, Гадел хөкемгә тугры калганлыгын күрсәтте. Рәшидов үлгән көнне, эш бүлмәмдә телефон шылтырады, прокурор Азлархановнын дулкынланган тавышы ишетелде. Ул нәкъ ярты сәгатьтән республика прокуратурасына килүемне сорады. Берни дә аңлатып тормады, ләкин мин ниндидер бик мөһим, иртәгә калдырып булмаслык эш килеп чыкканын төшендем Очрашуга бер-ике минут кына соңга калдым, ерактан ук мин аны күрдем дә—аны бер егет куып килә иде. Әмирхан Даутович прокуратураның вестибюленә йөгереп керде, менә шунда аны эзәрлекләп килүче, кулындагы “дипломат”ы өчен булса кирәк, атып үтерде дә. Үтерүчене тоттык без, ләкин дустымны коткарып кала алмадым. Кыскама, менә шундый хәлләр. Ә хәзер кыйссаның икенче, баш җитмәс* лек сәер өлеше башлана. Бәлки ул сезне Айдынны үтерү белән бәйле мәсьә - ләләрдә кайбер фикерләргә этәрер. Шулвакыт кабинетка чәйнек күтәреп сәркәтип кыз килеп керде һәм прокурор полковникка чәй ясарга ашыкты. Бу вакыйгалар Камаловны кызыксындырып җибәрде, башында кайбер фикерләр дә оеша башлады инде. Ләкин сөйләгәннәренен анда нинди тәэсир калдыруын ачык тойган полковник шәрекь кешеләренә хас салмаклык белән ашыкмый, кабаланмый гына бер чынаяк чәй эчте, икене эчте, бары шуннан сон гына дәвам итте —Әгәр “дипломат”ын эзәрлекләүчегә бирсә, ул исән калачак иде. ләкин мескенләнмәде, ин ахыргы мизгелдә дә нык калды. Хәтта үлеп барганда да җинаятьченең күкрәгеннән кулын ычкындырмады. Җинаятьчене тоткач, мин үз вазифам үтәлгән дип санадым. Прокурорның “дипломат"ын тикшерү бүлеге начальнигына бирдем, иртәгә республика прокурорының үзенә тапшырырсын, дидем. Иртән эшкә килеп өстәлемдә яткан сводканы карагач тораташтай каттым да калдым. Төнлә прокуратурага бәреп кергәннәр, сейфны ачканнар, минем дустым Азларханов гомере белән түләгән “дипломат"ны урлаганнар булып чыкты. Ишегалдында ике үле гәүдә ятып калган: берсе дежур милиционер, икенчесе Кощей кушаматлы сейфлар ачучы. Камаловнын тиз генә нидер язып куюын күреп, полковник тагын да саллырак итеп өстәде: —Ләкин монын белән генә бетми әле, ул төннең бер вакыйгасы МВДнын иртәнге сводкасына керми калган. Эзәрлекләүчене тотканда анын умырткасына зыян килде, рентгенка төшерү өчен аны Травматология институтына алып киттеләр. Төнлә җинаятьчене больницадан урлап чыгып киткәннәр, без анын хәтта шәхесен дә ачыклый алмый калдык. Шәрәф Рәшидовичны олылап соңгы юлга озатыр алдыннан менә шундый вакыйгалар булып алган иде. Шул ук көннәрдә прокуратурада Үзбәкстанда талап-азып йөргән Ростов бандасы турында да берничә эш карала иде. Усал, миһербансыз һәм мәрхәмәтсез кешеләрдән торган төркем аяусыз талау белән шөгыльләнгән, хәзер аны рэкет диләр. Сейфны ачкан, операцияне саклап торган кешегә "дипломат"ны алып чыгып биргән бәндәнен кесәсеннән Ростовка кадәр алынган билет чыкты, анын Ростовта туып-үскән Кощей бандит икәнлеге ачыкланды. Җинаятьләрне эзләү бүлеге, шулай итеп, Ростов версиясен күздә тотып эш итте, монын җирле мәнфәгатьләргә кагылганлыгын башына китереп караучы да булмады. Күрәсен, прокуратураның эш тәҗрибәсен бик яхшы белгән берәү кеше гомере бәясенә тикшерүне ялган юлдан җибәргән. —Нинди кеше бәясенә?—дип сорады Камалов, үзе өчен нидер ачыкларга теләп. —Сейфны ачкан, “дипломат"ны заказчыга биргән кеше. —Әйе, сез хаклы, бу вакыйга кай ягы беләндер Айдынныкына охшаган,— диде прокурор анын белән ризалашып. — Мина калса, операциянең ничек үтүен саклап торган кеше белән заказчынын бер үк бәндә булуы ихтимал, прокуратурадагы каравылчыны үтерергә ул мәҗбүр булган, ә Кощейны исә тикшерүне тупикка кертер өчен, алдан ук уйлап куелганча, махсус рәвештә үтергән. Инде шул чакта ук мина бу кеше хокук органнарын яхшы белүче, арабыздагы кыяфәт алыштырырга һәвәс хаиннарнын берсе түгел микән дигән уй кергән иде. —Тикшеренү эшләре ничек барды? — Мин кызыксынып тормадым, чөнки прокуратура үз эшләренә борын тыкканны яратмый. Белгән кадәре шул, Ростов версиясенә ел ярым вакытны әрәм иткәч, тикшерүчеләр буталып бетте, эшне киштәгә куйдылар. Ләкин ул минем башымнан чыкмады, чөнки минем дустыма бәйләнгән иде ул. Менә бүген генә мин Кощей белән Айдыннын үтерелүе арасында ниндидер охшашлык, тәңгәллек тойдым. Элеккеге угерү белән тагын бер охшашлык бар. Айдынның үлемендә дә прокуратура эшләрен яхшы белүче кеше кулы сизелмимени, сезнең кабинетта яшерен киңәшмә буласын теләсә кем белми иде, радиодан яисә телевидениедән игълан итмәгәнсездер ич. —Дөрес, мин бу хакта ничектер уйламаган идем. Хәтта миндә киңәшмә буласын белгән кешеләрне тамгалап, билгеләп чыгарга да була. —Ул исемлек белән дә эшләргә туры килер,—дип катгый итеп өстәп куйды полковник —Аны мина да күрсәтсәгез начар булмас иде. Мин мондагы күпләрне беләм, кайберләренен берьюлы ике урындыкта утыруын да чамалыйм, ләкин минем урындагы кешегә аларга якын килү авыррак, чөнки биләгән кәнәфиләре артык югарыда. —“Дипломат"ны нигә үзегез белән МВДга алып китмәдегез? —Беренчедән, читенсендем, ни дисәң дә прокуратура надзор ясаучы инстанция. Икенчедән, “дипломат” ны алып китсәм, җитәкчелеккә бу турыда әйтергә туры киләчәк иде, ә алар арасында куылган прокурор Азларханов шәхесенә артык кызыксыну күрсәтүчеләр аз түгел. Кейста МВДнын югары җитәкчелегенә кагылган кәгазьләр булу ихтималын да истән чыгарырга ярамый иде. Берничә тапкыр ярдәмчесе кереп чыкты, Чураев прокурор Камаловнын ашыгыч эшләре килеп чыкканлыгын чамалап алды һәм шәрекъ йолаларын саклап тормыйча, тизрәк саубуллашуны мәгъкуль күрде. Китеп барганда әйтте: —Миңа бу эштәге шикле нәрсәләрне җиткерә барыгыз әле, вакыйгалар шул кадәр тиз әйләнеп китте, аларны инде туктатып булмаячак,—диде. Камаловнын кабул итү бүлмәсендә аеруча мөһим эшләрне тикшерүче Мәскәү юристлары җыелып өлгергән иде инде, һәркайсы прокурордан нинди дә булса җитди документка кул куйдырырга килгән. Ләкин алар арасында кемне дә булса кулга алырга рөхсәт сорап килүчеләр күбрәк иде. Керүчеләр агымы бераз кимүгә прокурор диктофонны кабызып җибәрде һәм полковник Чураев сөйләгәннәрне тагы бер тыңлап чыкты. Әйе, тәҗрибәле шымчы ике үлем арасындагы охшашлыкны дөрес чамалаган, ике үтерү арасында байтак еллар ятса да, уйланыр нәрсәләр күп иде. Эш көне тәмамланып килгәндә генә Камалов, кинәт исенә төшереп, архивка шылтыратты һәм күп еллар элек республика прокуратурасында булган хәлләр турындагы документларны иртәгәге утырышка әзерләргә кушты. Гадәттә кинәшмәләр уздырыла торган киң вә иркен кабинетында озаклап йөргәндә, көтмәгәндә, башында яна фараз туды. Шиксез, бүгенге акциягә прокуратура эшләрен белгән, хәтта яшерен утырышлар турында мәгълүматы булган кеше кулын салган. Эзләнү бүлегенә кергәндә дә җинаятьче сейфның кайдалыгын алдан белгән, прокурор Азлархановнын “дипломат”ы сакланган урыннан хәбәрдар булган, юкса аларны эзләп йөрергә вакыты да, мөмкинлеге дә булмаган, әмма ялгышмаган. Димәк, шушы бинада эшләүчеләрдән кемдер юл күрсәткән. Моннан инде ике үтерү артында да бер үк кеше ятмый микән дигән фикергә дә ерак калмый иде. Прокуратурадан чыгып киткәндә Камаловнын башында шундый уйлар оешып өлгергән һәм алар ныгыганнан ныгый гына бара иде. Икенче көнне прокуратурага ясалган һөҗүм турындагы эш папкалары анын өстәлендә ята иде инде, ләкин ул аларны ул көнне дә, иртәгәсен дә карый алмады. Көндәлек эшләр бер минут та тынгылык бирми, ләкин, шуна карамастан, Кощей кушаматлы Ростов уголовнигы белән Айдыннын үлеме бер үк кеше, яисә бер үк төркем кулыннан түгел микән дигән уйны да чыгарып ташлый алмый иде. Атна ахырында гына ана бу кәгазьләрне карап чыгу мөмкинлеге туды, тикшерүчеләрнең нилектән комга утырып калулары да аңлашылды, башкача булуы да көлке, чөнки кемдер зур осталык белән юлларны Ростовка таба борып куйган. Ул Ростов бандалары эшен дә актарып чыкты, читтән килгән рэкетирларның юллары прокурор Азлархановныкы белән беркайчан да з. з. .к. У.,м з кисешмәгән, аларны компромат тутырылган кейс кызыксындыруы да шикле иде Ни пычагыма ул атарга? Ростов бандасына акча, алтын кирәк булган. VI акча һәм атгын дигәннәрен алар газаплап-талап колхоз рәисләреннән, мамык заводы, ит комбинаты директорларыннан каерган һәм һәрвакыт атарга юл күрсәтүчеләрнең каты кулы сизелеп тора иде. Кощеине һәм милиционерны үтерүчеләрне Ташкентның үзеннән эзләргә кирәк. Прокуратураны талаучы үтерүченең чын җинаятьчеләр дөньясы вәкиле түгеллеге чамалана иде Вазифа бүлешү, сәяси даирәләр мәнфәгатьләре уйнамыймы Ләкин нинди максатлар'’ Менә монысын инде төгәл аныкларга кирәк, чөнки жигмеш ел буе халык аңына үтерү яисә башка җинаятьләр сәяси максатларда булмый, ул бары уголовниклар гамәле дигәнне сендерә килделәр Җинаятьчене табу гына да җитми, әнә шул фикерне халык аңыннан гына түгел, үзебезнен юрист туганнар аңыннан да алып ташларга кирәк иде. Иске эш буенча яна тикшеренүләр, эзләнүләр башлап җибәрүне кирәк тапмады, чөнки моның белән кемнәрнедер куркуга салырга мөмкин иде. Айдын эше белән ныграк, җитдирәк шөгыльләнергә кирәк булыр, ул уңышлы барып чыкса, мөгаен, бер үк җинаятьчеләргә юлыгырмын, дип фикер йөртте Камалов. Полковник Чураев сөйләгәннәрне ул диктофоннан көн саен тыңлый башлады, иске җинаятьтә бүгенге вакыйгаларга да ачкыч ята дигән фикер эчке бер сиземләүдә туа һәм бер генә минутка да тынгы бирми иде Көннәрдән бер көнне анын башына үтерелгән милиционерның хатыны белән очрашырга кирәк дигән ахмаграк уй да килде. Бәлки ул үткән хәлләргә берәр ачыклык кертер? Иренен үлемендә берәр нәрсәдән шикләнмәгәнме? Фикер әллә нинди баш китәрлек түгел, студент елларындагыча бәяләсән, “өчлелек" кенә иде, ләкин атна буе ул аның башыннан чыкмады, һәм, артык уйланып тормыйча, Камалов тол калган хатын янына китеп барды Тормыш тарафыннан ватылган, картаеп баручы, шапшаграк кыяфәтле хатын аны яратмыйча каршы алды. Аның шешә бөкесен еш ачарга яратканы да йөзенә чыккан иде Хәер, дусларча һәм җылы каршылауга өмет юк, чөнки бу еллар эчендә прокуратурадан килеп анын хәлен белешүче булмаганлыгы мәгълүм иде, юкса, ире ун еллап прокуратурада вахтада торган, ничек кенә әйтсәң дә, сугышчан постында һәлак булган кеше. Нишлисен, үзен боек санаучы илебездә исәннәрне дә, үлгәннәрне хөрмәт итә белмиләр шул. Җыештырылмаган, пычрак бүлмә, өстәлдә бушаган портвейн шешәсе кукраеп утыра. Карчыкнын баш төзәтәсе килгәнлеге йөзенә чыккан иде. Аны бу минутларда шуннан гайре берни дә кызыксындырмый иде булса кирәк. Прокурор Камаловның озаклап баш ватып, әзерләп килгән сорауларына карчык “белмим, хәтерләмим, күптән булган хәл бит инде"’ кебек бер каптырмалы җаваплар бирүдән уза алмады. Камалов башына килгән шушы мәнсез очрашу идеясен сүгә-сүгә чыгын китәргә җыенганда гына аркасына букча аскан мәктәп баласы килеп керде. —Сухроб, балакаем!—дип пышылдады карчык һәм малай каршына ташланды. Әбинең кыланмышына караганда, малайның күптән килгәне булмагандыр кебек тоела иде. Ул оныгын кочаклап, аркасыннан букчасын салдырды, үзе шул арада өстәл яныннан узганда, бик җитез хәрәкәт белән буш шешәне яшереп өлгерде, күз алдында үзгәреп китте, әллә ничек йомшакланды, мамыкланды, яхшыланды, күзләрендә тормышка өмет калыкты. Саубуллашмыйча гына китәргә җыенган кунак ишеккә якынлашып килгәндә аны карчыкның сүзләре куып җитте һәм ул урынына кадаклап куйгандай басып калды. —Бер нәрсәне искә төшердем әле, бәлки кирәге чыгар. Больницага алып килгәндә ирем бик хәлсез булса да, һушында иде әле, күз алдында жан биреп азаплана иде. Мине күргәч көч-хәл белән “Сухроб, Сухроб...", дип пышылдап өлгерде Безнең оныгыбызның исеме шундый. Бабасы аны бик ярата иде, анын өчен үлепләр китәргә әзер иде. Мин аны соңгы тапкыр оныгын күрәсе килә, хушлашырга тели дип анладым. Тиз генә машина бирделәр, оныкны алып килдек, ә ул күзләрен аннан читкә төбәп һаман үзенекен кабатлый бирде: “Сухроб, Сухроб." Без аны саташа башлады дип уйладык, ярты сәгатьтән мәрхүмкәем газапларыннан котылды. Карчыкны артык тынлап торудан мәгънә күренми иде инде, прокурор аңа рәхмәт әйгге һәм бүлмәдә үзенең артык кеше икәнен сизеп, жинел сулап, чыгып та китте. Юл буе “Күпме вакытны әрәм иттем...” дип үкенеп, үз-үзен тиргәп кайтты. Шуның өстенә, гомерендә беренче тапкыр күргән бу карчыкның язмышына, фәкыйрьлегенә, тормышта җайлаша алмавына үзен гаепле санап газапланды. Лифтка ут ырмыйча, гадәттәгечә, җәяүләп кенә дүртенче катка күтәрелеп килгәндә, ул теге букча аскан сөйкемле, бик акыллы тоелган малайны исенә төшерде, исеме дә үзенә бик килешеп тора иде. “Сухроб” дип ул аны эчтән генә берничә мәртәбә кабатлады. Бүлмә ишеген ачып маташканда гына миен яшен ташыдай кистереп бер уй узды һәм ул алгы яктагы беркемне дә күрмичә, кабинетына ташланды һәм телефонга ябышты. Полковник Чураевнын номерын җыюга, галстук төенен бушатып җибәрде, ана һава җитми кебек иде. Исәнләшергә дә онытып, ул турыдан-туры маңгайга бәргәндәй итеп сорады: —Зинһар, әйтегез әле, ул көнне сез прокуратурада Сухроб Әхмәдович Әкрәмхуҗаевны күрмәдегезме? Полковник Чураев, аның шундый юк-барга дулкынлануын аңлый алмыйча, берни дә булмагандай, тыныч җавап бирде: —Әйе. ул көнне мин бик яхшы хәтерлим,—диде,—Ташкент районнарының берсендә, сүз уңаеннан, ин артта сөйрәлүче районда прокурор булып эшли иде ул. Икенче каттагы колонна янында басып торганын күреп калдым, йөзе ап-ак булган, бик кәефсез күренә иде. Әмирхан Даутович белән электән таныш булгандыр, шуңа күрә күз алдында булган бу канлы фаҗига, аның һәлакәте авыр тәэсир иткәндер дип уйлап куйганымны да хәтерлим әле. —Әйтегез әле, ул “дипломат"ны кайда куйганнарын күрә алды микән? —Күрде, әлбәттә. Мин кейсны тикшерү бүлеге башлыгына яшермичә, ачыктан-ачык бирдем бит. Аның кабинеты икенче катта, “дипломат”ны тотып ул Әкрәмхуҗаев яныннан үтеп китте. Ә тегесе колонна янында бик озак кына басып торды әле, анын югалып калган йөз-кыяфәте бүгенгедәй хәтеремдә. —Менә монысы кызык!..—дип куйды прокурор һәм сүзне шуның белән туктатты да, чөнки дулкынланудан тыны кысылды. Беренче тапкыр ул Сенаторга карата читләтеп булса да шик ташларлык, гаепләрлек дәлилгә юлыкты һәм сизенүенең дөрес юлга алып чыгачагына ышана башлады Мона кадәр эчке сизенүендә анын беркайчан да ялгышканы юк иде әле. Бишенче кисәк Атып алырга рөхсәт С оңгы вакытта Шубарин ӘЛЛӘ нинди сәер халәт кичерә иде Төгәл, пөхтә, нык ихтыярлы, теләсә кайчан көрәшкә ташланырга әзер кеше кинәт кенә күнел тынычлыгын югалтты. Хәер, аны башкалар сизә дә алмас иде, әмма моны хәләл җефете һәм Ашот үлгәннән сон тән сакчысына әйләнгән Костадан яшерә алмады. Соңгысы белән аралары тагын да якынаеп киткән иде. Гадәти, нормаль җәмгыятькә сыеша алмаган Коста акча һәм эш мәсьәләсендә шаккатырлык дәрәҗәдә төгәл, хәтта вакчыллыка саналырдай тугрылык күрсәтә иде, аңа теләсә нинди күләмдәге акчаны, теләсә кайсы финанс сереңне югалтудан бер кәррә дә шикләнмичә тапшырырга була. Тугрылык з* һәм принципиальлек анын төп баблыгы, төп таянычы. Ул шуның белән яши. тормышының төп кануны шунда иде. Ашот үлгәннән соң Шубарин аны шуна күрә үзенең ышанычлысы итте дә инде. Шә\си эшкуарлыкка юл ачылгач. Шубарин мәнфәгатьләренең төп өлеше Лас-Вегастан Ташкентка күчте. Ул киткәч, бары тик анын тырышлыгы, жанатар дәрәҗәдәге эшкә бирелгәнлеге аркасында гына аякта торган андагы жирле сәнәгать оешмалары күзгә күренеп сырхый башладылар. Кайчандыр ул үзе унлап чыгарган һәм акыллы икътисадчылар тарафыннан чарланган "айсберг” системасын, моңа кадәр шактый мул алынган керемне кооперативлар китергән акылга сыймаслык мөмкинлекләр, аннан алынган бай табыш белән чагыштырырлык та түгел иде. Коста шефының күнел төшенкелеген сизми калмады, чөнки хуҗа кеше ана әле моннан ярты ел элек кенә күз алдына да китерә алмаган иң мөһим эшләрне дә тапшыра башлады. Хәзер Коста тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелә, хәер, шеф үзе дә сауналарда кәеф-сафа чигеп ятмый, спорт мәйданчыкларында җилләнеп йөрми, ләкин эш белән кызыксынуы күзгә күренеп кими бара иде. Дөрес, хәзергә аны компьютер коткарып килә, кооператив, шәхси һәм аренда предприятиеләренең бар челтәре акыллы машина хәтеренә кертелгән, бер кнопкага басуга кирәкле мәгълүмат күз алдында була Табигый, мондый техника белән вакыт-вакыт үзеңә ял биреп, тынычланып алырга да булыр иде. Үзенең шәхси рестораны булса да, Лас-Вегастагыча бай сый-нигьмәтле мәҗлесләр дә бетеп бара. Коста хуҗасының хәзерге кулдашлары белән мөгамәләдә элеккечә якынлык тоймаганын да абайлый. Әллә Ашотнын үлеме, әллә шәһәрдәге чик-чаманы белмәгән җинаятьчелекнең котырынуы куркытты микән дип тә уйлап куя иде. Лютый бандасын тар-мар иткәч, алар куркынычсызлык чараларын янабаштан карап чыктылар, аны оештыруга Карен күпме акча сораса, шунын кадәр бирделәр, хәзер аның кул астында башкаланың иң көчле сугыш осталары Костага хәтта алар өчен "Лидо" подвалында ике спорт залы да ясатырга туры килде, анда көнен дә, төнен дә күнегүләр үткәрергә, осталыгыңны чарларга була. Артур Александрович үзе пистолет тыгып йөрергә яратмый, Карен тенкәсенә тиеп беткәч кенә машинасын корал белән тутырдылар, "Волга"ны үзгәрттеләр Үзәк Комитет гаражыннан элек Рәшидов йөргән машинанын пуля үткәрми торган пыялаларын кулга төшерделәр, заводларның берсендә ишекне броня белән эчләп бирделәр. Хәер, Шубарин үзе бу турыда кәррә дә кызыксынмады. Ул куркуны белми иде, аның үз-үзен тотышында Коста анлый алмаган нәрсәдер бар иде. Сонгы вакытларда Шубарин еш кына сарык тиресеннән тун тегү белән мәш килүче Яков Наумович Гольдберг йортына кереп югала. Тирече-күнченен Ташкентта иң бай шәхси китапханә хуҗасы икәнлеге дә мәгълүм. Узган ел Шубарин шуларнын туганнары чакыруы буенча Америкага барып кайтты. Яков Наумович үзе дә гариза язган һәм Кушма Штатларга китәргә җыенып ята. Бәлки шеф үзе дә океан артына ычкынырга уйлыйдыр һәм шунлыктан эшләргә суынгандыр'> Бервакыт икәүдән икәү генә чәйханәдә төшке аш ашап утырганда, Коста турыдан-туры шул хакта сорады. Хуҗа сорауга үпкәләмәде һәм ана, сабыйга аңлаткандай итеп, җавап бирде: —Әйе, бүген теләсә кая чыгып китәргә була, сонгы унбиш елда минем белән бергә эшләгән кемнәр генә читтә түгел хәзер. Бельгия, Дания, ГолланАи'11 г НбаТЫШ Германия. Италия. Франция, Израиль һәм, табигый ки, А (“ ,,здер генәһәркайдан миңа чакыру җибәрә алалар. Бу илләрнен күбесендә минем булганым бар, тормыш рәвешләрен беләм, андагы эшкуарлыкта билисе урынымны да күз алдына китерәм. Ләкин, кадерле Коста. анлатып булмый торган нәрсәләр бар, шулардан берсе—рус җаны, рус кешесенә байлыктан, җәмгыятьтәге урыннан, комфорттан башка ниндидер гайре нәрсәләр кирәк. Шуңа күрә, бернинди Америкалар турында сүз булырга мөмкин түгел. Югыйсә, андагы дусларым,—ә алар мина күп яктан бурычлылар,—минем белән бергә эшләү проекты төзегәннәр, предприятие ачмакчылар. Алар ярдәме белән капиталымны бернинди югалтусыз Көнбатышка күчерә алам, ул җиргә аяк басуга ук кулымда дистәләрчә миллион акчам булачак, андый байлык белән анда да әллә ниләр майтарып була Ләкин моның өчен туган илемнең күпме акча-байлыгын урларга кирәк булыр иде Аны шулай итәләр дә. Балтыйк диңгезендәге һәм Ерак Көнчыгыштагы портлар аша икенчел чимал, неликвил, металл ватыгы, дип, күпме байлык читкә озатыла. Минем дә ул портларда үз кешеләрем бар. чит илләргә әллә никадәр стратегик материаллар, чимал алып чыгып китә алыр идем. Әлбәттә, ришвәткә миллионнар туздырырга туры килер иде. Ләкин бу юл минеке түгел. Көнбатыш белән багланышларымны мин икенче төрле итеп күз алдына китерәм. Мин заманча хуҗалык итү мөнәсәбәтләрен. мәсәлән, банк эшенең куелышын өйрәнергә тиеш. Кайсы илнең системасы безгә якынрак икәнлеген карап-күзәтеп киләм инде мин, чөнки һәр илдә үз финанс системасы, үз нечкәлекләре. Ниһаять, мин күз аткан илнен халкы Россиягә ничек карый, безне ниләр бәйли, әйе, алардагы бик шәп куелган банк системасы гына кызыксындырып калмый мине. Баштан ук әйтим, бу исемлектән Америка төшеп кала, өйрәнер нәрсә юклыктан түгел, ә алар белән уртак тамырларыбыз булмаганлыктан. Европа бөтенләй башка, тарихыбыз уртак, хәтта кан кардәшлеге бар, ул безгә вә бәдәни, вә мәдәни яктан АКШларыннан күпкә якын. Бәлки, син без үзебез дә закон белән бик үк дус түгел бит, диярсең, ләкин без, Коста, дәүләтне какшатмыйбыз, чимал байлыкларын, башка кыйммәтләрне чит илгә олактырып ятмыйбыз. Безнең төп аермабыз менә шунда. Шубарин, күрәсең, үзгәртеп коруга зур өметләр баглаган, аңа сүзсез ышанган кешеләрдән булгандыр, хәзер исә тирә-якта хөкем сөргән болгавырлык, анархия, икътисадның элеккегә караганда да ныграк җимерелүе аны төшенкелеккә этәрә иде булса кирәк Ә ил чын-чынлап җинаятьчелек патшалыгы! Бу хәтта Япон кебек булдыклы, гаярь кешене дә куркуга салды. Мәскәүнен үзендә җинаятьчелекнең ин хәтәр формалары чәчәк ага, анда ана каршы торыр көчләр, мөмкинлекләр, ысуллар юкмы? Хөкүмәт, закон әһелләре башкалада яши, алар берни күрмиме, әллә күрергә теләмиләрме? Кремль стеналары янында ук диярлек җинаять кылына, ә җавап бирәсе кешеләр: “Әнә Нью-Йоркта, Чикагода Мәскәүгә караганда яшәү куркынычрак”,—дип кенә котыла, ләкин бу сүхләрдән генә халыкка җиңелрәк булырмы соң? Шубариннын икеләнүе, күңел төшенкелеге Костаны тәмам пошаманга төшергән иде инде һәм ул шефына бер-ике айга каядыр китеп ял итәргә, онытылырга тәкъдим ясады, тегесе моңсу гына җавап бирде: —Үзеннән беркая да кача алмыйсың, качсан да фикерләреннән, фикерләүдән котыла аласынмы? Аннан сон... Кая барырга? Бөтен ил бизгәк тоткандай калтырана, теләсә кайда кан коела. Кайда милләтара җирлектә, кайда җинаятьчел җирлектә. Ул үз җанын кыярга махсус килгән Ростов бандасын хәтерли иде әле, кулларында өенен төгәл планы бар иде, алар хәтта анын үзен һәм гаиләсен нинди җәзалар көткәнен дә яшереп тормадылар. Исән калыйм һәм яшим дисәң, бер генә чара бар—дошманнан көчлерәк булырга кирәк. Кайчандыр үзенен “боз тавын” төзү өчен ул икътисадны, хокук белемен, банк эшен генә өйрәнеп калмады, көч куллану серләрен дә үзләштерергә туры килде, һәм монда ул барысын да узып китте, аны хәтта Ростов бандасы да “тешли” алмады. Хәлбуки, тормыш хыялы ул түгел, власть дип котырганы булмады, бар теләгәне, ашкынганы—хуҗалык итү талантына юл ачу иде Ростов бандасын үзлегеннән хөкем иткән, ягъни самосуд ясаган өчен аны гаепләүчеләр дә табылыр, ләкин егерме бер кешенен җанын кыйган биш кешелек, ерткычтан да зәһәррәк бу зәнкиләр төркемен башкача хөкем итеп тә булмас иде. Анын янына килер алдыннан гына да алар тагын өч кешенен башына җиткән иде. Соңыннан ул аларнын аерым-аерым һәркай- сыннан банданың канлы юлы турында сөйләтте, җаныңны боз итәрдәй сүхтәрен видеомагнитофонга яздырып барды. Көчләүне тәрбия белән, үгетләү юлы белән жинеп була дип, аны беркем дә ышандыра алмас иде. бандит бары тик көчне генә таный, көчтән генә курка. Варлам Шаламовнын “Җинаятьчелек турында очерклар”ын укыгач сөенеченнән башы күккә тия язган иде. Менә кайда ул илнен бар юридик вузларында өйрәнелергә тиешле документ! Артур Александровичнын җинаятьчелеккә, анын идеологиясенә карашлары танылган әдипнең уйфикерләренә тулысынча тәнгәл килә иде. Егерме биш елын уголовниклар арасында уздырган Шаламов аларнын җан хасиятен, рухи тайпылышларын кабинетта җинаятьчел дөнья файдасына закон чыгарып утыручыларга караганда уннарча мәртәбә яхшырак белгәндер шул. Кайчандыр эшеннән куылган, Лас-Вегаста ул үзе сыендырган Әмирхан Даутович һәм анын якыннары Лариса Павловнаны үтергән прокурор Әнвәр Бекхуҗаевнын үлемендә Шубарин кулы уйнады дип ышаналар иде. Әйе. ул да мәгълүм бер өлеш кертте кертүен, ләкин бу кара йөрәкле Бекхуҗаевны күптән инде башкалар, сүзләрен тота белүче җитди кешеләр үлемгә хөкем итеп куйган иде. Бөтен нәрсә вакыт галижәнапләренә генә терәлеп калды, бер атна алданракмы, әллә соңракмы, хикмәт анда түгел, ул бары тик Әнвәр Бекхуҗдев кылган җинаять өчен төрмәдә утырып чыккан кешегә нәрсәдер эшләргә мөмкинлек кенә бирде. Ул бары үтерүче-прокурорның үлемен Лариса Павловнанын трагик вафаты көненә генә туры китерде, Бекхужаев- лар мондый тәңгәллекнең мәгънәсен, ни аңлатканын төшенми калмадылар, әлбәттә. Бер генә кабәхәтлек тә җәзасыз калырга тиеш түгел. Бусы да Шубарин* нын тормыш кагыйдәләреннән. Гаделлекне көч белән генә урнаштырып булганлыгын ул аңлый иде, чекрәеп күзгә кергән жинүләр аңа эчке канәгатьлек хисе китерми, әмма ул прагматик буларак, көчнен реаль чагылышын бәяли белә иде. Прокурор Бекхуҗаевнын үлеме ул бәндәләрнең кылган бар гаделсезлекләрен исләренә төшерергә тиеш иде Кайчандыр алар анын җентекләп оештырылган бер эшен тартып алдылар һәм алтын күкәй салучы шул “тавык”тан озак еллар буе файдаланып килделәр. Юк, ул югалган акчаларын жәлләмәде, әмма үзен түбәнсетүне, гаделсезлекне күтәрә алмады, вакыты җиткәч аларга исәп-хисап ясар кон килгәнлеген күрсәтте. Кайчандыр Бекхужаевларнын компаньоны булган Коста аларга иске вексельләрне илтеп бирде һәм яна хуҗасы Шубарин исеменнән ультиматум белдерде: әгәр акчалар билгеләнгән вакытка кайтарылмаса, яңа мәетләр көтегез! Узган еллар эчендә алынырга тиешле сумма I 700 000 сум дип бәяләнгән иде һәм ул аны кайтарып алды да. Бекхуҗаевлар таләп ителгән сумманы Коста аша тапшырдылар. Чөнки теләсә кайсы җинаятьче кебек, алар көчкә генә буйсыналар иде. Юк, Шубарин акчага шатланмады, аңа лыкынып туя белмәгән нәселне үз урынына утырту гына кирәк иде. Ул һәрвакытта үзен ирекле кеше санады, ә яңа икътисади сәясәт мона яшел урам ачты—тырыш, байлыгыңны арттыр, чит ил базарларына чык, ләкин салымнарны гына вакытында түлә. Шуна карамастан, кооперациянең беренче елларда ук фантастик табышлар бирүе аны шатландырмады, киресенчә, шикләндерә төште, чөнки ул икътисад кануннарын әйбәт белә иде. Дәүләт кибетләрендә киштәләрнен бушап калуыннан файдаланып, кооперативлар бәяләрне шундый күтәрделәр ки. алар янына тишек кесә белән якын килерлек түгел иде. һәм халык үз җавабын бирде. Ашхабадта, Яңа Үзәндә, Гурьевта, Рәсәйнен төрле шәһәрләрендә кибетләрне туздырып ташладылар. Ләкин бу фаҗигане беркем дә җитди кисәтү итеп кабул итмәде, Шубарин республикадагы кооператив хәрәкәтен юлга салырга тырышып карады каравын, ләкин ана беркем дә колак сатмады, барысы да бер көн белән яшиләр иде—бүген умыр ә иртәгә өчен ишәк кайгырган. Кооператиатарга азмы-күпме мөнәсәбәте булганнар яхшы белә иде инде, алар беренче көннәреннән үк уголовникларнын каты кулы астына эләктеләр. Ике йөз илле сумлык итекләр, йөз тәңкәлек чүпрәк чалбарлар тегү үтә табышлы булса да, җинаятьчел дөнья монын белән генә канәгатьләнеп калмаячак, күбрәк акча табунын яңа юлларын эзләячәк иде. Җинаятьчел дөнья идеологлары, анын стратеглары, аларнын акыл казаны дәүләт аппараты хезмәткәрләреннән берничә мәртәбә көчлерәк, остарак, хәйләкәррәк. Шубарин беренчеләрен дә, икенчеләрен дә яхшы белә, табигый ки, алар бернәрсә җитештермичә генә әвеш-тәвеш китереп, дәүләт предприятиеләреннән "безналичка” юлы белән кирәген “сатып алып", соныннан аларны тере акчага әйләндерү юлына басачаклар иде. Болай да инде илне бәясе төшкән акча ташкыны басып киткән. Ә сатлык икътисадчылар, журналистлар газетларга акча күплегенә эшчеләр, хезмәткәрләр гаепле, чөнки аларга хезмәт хакын артык нык күтәргәннәр дип яза бирделәр. Гомере буе финанслар белән эш иткән Шубарин һич күз алдына китерә алмады ничек инде, бернәрсә җитештермичә илне шулай таларга мөмкин, бу бит, белә торып, аны финанс һәлакәтенә, тулы банкротлыкка илтү дигән сүз. Мәждес саен “Безнең заман килде, егетләр, безнең заман...” дип тост күгәрергә яраткан Бармаксыз хаклы булып чыга түгелме соң. Элек күп кенә гражданнар кебек, Шубарин да үзен власть һәм милектән аерылган итеп карый иде, үзендә дәүләткә карата якынлык хисе тоя алмады, атбәггә. монын белән үзен оригиналь санамый, чөнки бу хис инде миллионнарга кереп оялаган. Ләкин Мәскәү коллегалары һәм казнадан умыра белүче түрәләр төзегән документ-килешүләрнең ике якка да чит ил банкларында йөзәр меңләп доллар китерүен күреп, ул ватанга икенче күз белән карый башлады Менә шушы ил өчен бер дә куанычлы булмаган көннәрдә анда әллә нинди үзгәреш, көтмәгән борылыш булды да инде, яна эшкуарларның илне, шул исәптән, аның үзен ерткычларча талаганын аңлап алды ул. Дәүләтнең финанс системасын җимерү мисаллары шулкадәрле дә күп иде ки, берзаман ул аларны билгеле бер системага кертеп язып бара башлады. Бөтен халык белән бергә ул да халык депутатларының Беренче съездын кызыксынып күзәтте, анда барган кайнар фикер көрәшенә, сүз алышуларга караганда уңай үзгәрешләр көттермәскә тиеш иде. Шул язмаларын депутатлардан берәрсенә бирергә түгел микән дип тә уйлап куйды, чөнки кая гына карама, барысы да икътисадка, инфляциягә, акча эзләүгә барып тортелә. Пенсионерларга, инвалидларга, яралы-гарип әфганчыларга, Чернобыль һәм җир тетрәү корбаннарына, җимерелгән шахталарда һәм газүткәргечләрдә зыян күрүчеләргә, качакларга, ятим балаларга—барысына да акча кирәк. Ә монда миллионнар чит ил банкларына оча, болай да авыр хәлдә бу коточкыч түгелме?! Ул депутатларны берәм-берәм иләктән уздырырга тотынды, чыгышларына игътибар белән колак салды, үзенең тикшеренүләрен тапшырырдай, финанс дөньясындагы башбаштаклык хакындагы фикерләре белән уртаклашырдай кеше эзли башлады. Ләкин озакламый бу фикер дә үзеннән- үзе төшеп калды. Чөнки газетларда һәм депутатлар корпусында кооператорларның баш әйләндергеч уңышлары турында шапырыну өчен күпләп акча җыярга керештеләр. Ләкин үзен борчыган уйларны кем беләндер уртаклашу теләгенә кинәт кенә юл ачылды да куйды. Ачил Садыйковичның бакчасында үз-үзен атып үтерүен ишеткәч, Шубарин тагы бер мәртәбә Камалов кулының катылыгын тойды, закон һәм гаделлек хакына берни алдында да туктап калмаячак бу Менә ул минем депутатым, бу кеше мин әйткәннәргә битараф калмаячак, дип шатлыклы сискәнү кичерде ул. Ачыктан-ачык талау белән шөгыльләнүче аферистларның туктаусыз үрчүен ил икътисады күтәрер хәлдә түгел иде инде. Монысын да Шубарин яхшы анлый. Аны, каты куллы дәүләт заманында күтәрелгән эшкуарны, наворишларнын һавадан акча ясаулары чын мәгънәсендә ярсыта, рәнҗетә иде. Ул аларга “математиклар” дигән исем такты, акчаны алар катлаулы кәгазь операцияләре аша ясыйлар, ләкин бер генә грамм да матди байлык эшләп чыгармыйлар. Элек акчаны ничек “сугалар" иде° Учетта булмаган, хисапка кермәгән продукция: мебель, келәмнәр, кием-салым, шәраб, коньяк—хәтта ювелир эшләнмәләр ясап. Шубарин карашынча. “математиклар” илгә дә. анын үзенә дә коточкыч куркыныч белән яныйлар һәм ул аларны һич тә кызганмыйча гадел хөкем кулына тапшырырга булды. Башта ул, бернинди анлатма-фәлән язып тормыйча гына, кәгазьләрдән бүрткән ике папка дәфтәр жибәрмәкче булган иде. Прокурор нәрсәнен нигә икәнен анлар иде әле. Ләкин соңыннан аларга аз гына булса да кереш сүз язарга кирәк дигән фикергә килде һәм болай дип башлап жибәрде: “Хөрмәтле Хөршид Азизович! Прокуратурага җибәрелгән һәм шәхсән Сезгә адресланган бу язма башта сәер һәм гайре табигый булып тоелыр. Гаҗәпләнмәгез, җәмгыятьтә хәзер гадәти булмаган, аңлашылмаган нәрсәләр күп, аерым көчләрнен, мәнфәгатьләрнең кояш астында үз урынын табарга маташуыннан килә ул. Кулыгызга килеп кергән мәгълүматлар белән танышкач, икътисади диверсантлар өерендә безнен кеше бар икән, дигән фикер туарга да мөмкин Ялгышмагыз, мин сезнең кеше түгел. Мин хәбәр иткәннәрне анализлагач, аңларсыз, эшкуарларда да (аларны безнен законнар алдаларга, хәйләләргә өйрәтте) мәгълүм бер дәрәҗәдә әхлак кагыйдәләре дигән нәрсә бар, аларны санга сукмый башласан, үзенне юньле кеше булудан туктадым дип саный аласын. Тарихта шәхси һәм дәүләти омтылышларның тәңгәллегендә аеруча мөһим чорлар була, бүген шундый вакыт җиткәндер дип уйлыйм, ватанга куркыныч яный. Мин үз даирәмнең омтылыш-кызыксынуларын аңлы рәвештә Сезгә тапшырам, чөнки илне финанс һәлакәтенә илтүче юлны ябарга кирәк. Тагы... Хат прокуратурага түгел, ә Сезгә. Әгәр дә мин Сезнен шәхси сыйфатларыгызны белмәсәм, бу серләрем белән уртаклашмас та идем, чонки монда язылган һәр юлнын бәясе яшәү, тормыш бәясе ул. Зур уенда үзеннекеләрне дә, читләрне дә аямыйлар. Ә инде хаинлек, мәнфәгатьләрне сату аеруча кырыс җәзалана. Республикада Сез башлап җибәргән корәш юлларында, бәлки, кайчан да булса, безнең сукмаклар кисешер, менә шунда тулырак гәпләшергә мөмкинлек туар, ә хәзер вакыт ашыктыра". Алга таба Шубарин конкрет фактларга күчте һәм беренче юлларыннан ук аяктан егарлык мәгълүматлар китерә башлады Шулардан берсе, республика Төзелеш банкының кредитлар һәм ссудалар бүлеге башлыгының ялган документлар белән беркайчан да тормышка ашмаячак “өметле" проектларга коточкыч зур суммаларда кредитлар бирүе хакында булды. Акча кулга эләгү белән үк, Үзбәкстанны яңартабыз дип шапырынып йөргән эшкуарлар шул ук көнне качып китеп тә бардылар. Япон башка банкларның эшен дә игътибардан читтә калдырмады, алары да, бирелгән суммадан үзләренә дә майлы калҗа эләктерү хисабына, дәүләт сәнәгать оешмаларының акчасын кооператорлар кесәсенә күчерүгә күз йомалар. Шубарин бернәрсә дә җитештермичә генә, предприятиеләрдәге “безналичка ны. ике якка да төшемле итеп, җанлы акчага әйләндереп баеп ятучы ялган кооператорларның тулы исемлеген дә китерде. Предприятиеләрдә оештырылган кооперативларны да искә алды, болары дәүләткә бигрәк тә зур зыян сала, чөнки төп җитештерүгә кайтарып булгысыз зыян килә. Ул банкларның акчасөяр инспекторларын да җәлләп тормады, бу комсызлар, ришвәт бирсәң, теләсә кайсы финанс тәртибен бозуларга күз йомарга риза, шуның өстенә банк контролен җайлырак әйләнеп узу өчен кинәш тә бирергә онытмаслар. бяп^1”И. ЯТИеЛӘр белән килешҮ нигезендә алар өчен нәрсәдер коопеРа™влаР читтә калмады. Болары эш күләмен дистәләрчә арттырып язу исәбенә байый, заказ бирүчеләр исә артык түләнгән суммадан үз өлешен кесәсенә сала бара. Ү Р исә артык Финанс диверсиясе масштаблары шундый дәрәҗәгә житге ки, алар илнен куркынычсызлыгына турыдан-туры яныйлар, бу яктан аларга дәүләт һәм оборона серләрен саклау белән бертигез итеп карарга кирәк. Ул шулай ук кадрларны, бигрәк тә Союз дәрәҗәсендә, карап, тикшереп чыгарга тәкъдим итте. Илнең эчке базарын тәэмин итү, чит илләр белән сәүдә, банк эше, валюта алмаштыруда эшләүчеләр чиста куллы, саф күңеллеме9 Мәскәүдәге оешмалар һәм банклардан мисаллар китерде, аларның башында утыручылар үзләрен артыгы белән иркен сизәләр түгелме? Хатны ул чит илләргә юл сапкан уртак предприятиеләр һәм кооперативлар эшчәнлегеннән баш әйләндергеч дәлилләр белән төгәлләде. Хатнын авторын исәпләп чыгару мөмкинлеген бетерү өчен, табигый ки, үзенә дә көнбатыш партнерлары белән шундый оешмалар төзү хакында Мәскәүдән уннарча тәкъдим булуын язып тормады Прокурор Камаловка ул бары тик отыш бирерлек уен кәртләрен генә күрсәтте. Ул Балтыйк диңгезендәге һәм Ерак Көнчыгыштагы портларны да күрсәтте, шулар аша җитештерү калдыклары һәм металл ватыгы дигән булып, торба, прокат, сыйфатлы корыч, төсле металл җибәреп ятканлыкларын ачты. Мәскәү эшкуарлары безгә бу портларда “яшел урам” ачылган дип мактанырга ярата. Аноним автор прокурор Камалов игътибарын Алмалыктагы кургаш-иинк комбинатына, бакыр фабрикасына, Чирчиктагы кызуга чъшам һәм авыр эретелә торган металл җитештерү заводына һәм аеруча таҗик алюминиенә юнәлтте, чөнки алар белән Мәскәү, Кавказ, Балтыйк буе һәм чит илләрнең эшкуарлары артык кызыксына башладылар. Сонгы вакытта әфган читенең якынлыгы, төбәктәге тотрыксызлык аркасында уранга юл эзләүчеләр дә күренә башлады. Предприятиеләрнең, бигрәк тә дәүләтнекеләрнен чит ил базарына чыгуы ин югары кимәлдә юридик саклау белән тәэмин ителергә тиешлеген дә кисәтеп куюны кирәк тапты Шубарин. Чөнки совет базарын үзләштерергә нигездә авантюристлар ташланды. Көнбатышта көн саен диярлек купшы исемле, буш кесәле фирмалар туып кына тора, аларнын күбесендә исә элеккеге Рәсәй кешеләре өстенлек итә. Бер көнлек фирмалар алдан безнен пошмаслыкка, акрынлыкка, җавапсызлыкка һәм юридик наданлыкка исәп тоталар һәм “вакытында үтәлмәгән” дигән сылтау астында баш җитмәслек суммалар каерырлык контрактлар төзиләр. Чит илләр белән сәүдәне үз агымына җибәрсәң, безнен дәүләт валюта эшли алмау гына түгел, соңгы алтын запасыннан да колак кагачак. Көнбатыш үзенекен ычкындырмый Ул - , Ахырда ул эшкуарлар тапкан яна “алтын хәзинәсе”—Клондайкның кайда икәнлеген дә ачыктан-ачык күрсәтте, киләчәктә һәр өченче җинаять эше армия складларыннан һәм базаларыннан урлауга бәйле булачаклыгын фараз- лавын белдерде. Малтабарлардан аккан мул акча генерал вә адмиралларның әхлакый ныклыгын күптән черетеп чыгарды инде. Бер генә юл бар—армия өстендәге сер пәрдәләрен күтәрергә вакыт. Пакетны прокурор Камаловка җибәргәч, Шубаринның өстеннән тау төштемени, кәефе күтәрелде һәм ул элеккеге дәрт белән эшкә тотынды. Ике атнадан Артур Александрович үзенен усал хатынын тәэсирен сизде, Ташкентта һәм республикада гына түгел, Мәскәүдә дә ялган эшкуарлар, аферистлар сафы күзгә күренеп сирәкләнде. Соңгы вакыттагы кулга алулар Камаловнын Мәскәүгә хәбәр биргәнен, эшкә КГБ белгечләре тотынганын аңлата иде, чөнки хатта сүз илгә каршы икътисади диверсия турында иде Хәтта милиция борылып карарга да курыккан кешеләрне кулга алдылар. Менә шунда гына Шубарин прокурорга тозак салуда Сенаторга да, Миршаб- ка да булышу кирәк түгеллеген анык төшенде. Ахыр чиктә ирекле һәм хокукый дәүләтне Камалов кебек кешеләр төзи. Әгәр аның тормышына куркыныч янаса, ҮК кешесен дә, Югары судтагысын да властьларга тапшырырга туры килмәгәе. Аноним хат биргән нәтиҗәләр Шубаринны канатландырып җибәрде, илдәге хәлгә үзгәреш кертә алуына ышаныч тудырды Бармаксыз кушаматы йөртүче, теләсә кайсы мәжлестә “Безнен заман килде, егетләр" дип тост тәкъдим итеп бугаз ертучы Артем Парсегянга үзгәртеп коруларга шатланырга тулы нигез бар иде Чөнки ул. ниһаять, хәзер хужа кеше, анын үз эше бар Техниканы яхшы белә торган кеше буларак, ул уен автоматларының нинди төшемле эш икәнен бик тиз эләктереп алды. Базалар уенында күз алдына да китерә алмаслык акча эшләү мөмкинлеге анын башына да килми иде әле. Көннәрдән беркөнне аны, алтын куллы кеше буларак, бик тә кыйммәтле, ләкин юньләп эшләмәгән бер автоматны карарга чакырдылар. Өч сәгатьләп казынды, тир түкте ул анда, әмма автоматны барыбер көйләп жибәрде. Хужа кеше эше өчен ана ике йөз доллар сузгач кына анлап алды: менә кайда икән ул чын эш, күзгә дә артык ташланмый, ә акчасы елга булып агып керә. Әлбәттә, уен бизнесы хуҗасы булырга теләү генә аз, ин тәүдә акчан булырга тиеш, икенчедән уен автоматларын табарга кирәк. Италиянекен яисә Германиянекен. Американыкы булса, бигрәк тә шәп, алар ватылуны белми, өлкәннәрнең дә күзен кызыктыра. Башта ул аларнын бәясен сораштырды. Хәзта газлы су автоматларын сатып җибәрсә дә уен автоматлары алырга җитмәячәк иде. Шунда ул Сенатордан ике елдан кире кайтару шарты белән йөз мен акча сорады, хәтта процентлар түләргә дә риза иде, ләкин тегесе кире какты. Әмма ярты еллап вакыт узгач, үзе шылтыратты, сиңа акча һаман кирәкме але, дип. өенә чакырды һәм, бернинди сүз куертып тормастан, аяк киеменнән бушаган катыргы тартмага салып йөз мең сум акча бирде. Акчаны күз дә йоммый бирүенә караганда. Сенаторның каяндыр миллионнар эләктергәненә шикләнәсе түгел иде. Акча биргәндә Сенатор процентлар алырга теләмәде, бары бу кадәр сумманын нигә кирәк булы белән генә кызыксынып алды, Бармаксызга үзенен хыялы турында сөйләп бирергә туры килде Картаеп баручы уголовникнын өмет-хыялын анлап җиткермәгән прокурор башта озаклап, рәхәтләнеп көлде, ләкин соныннан җитдиләнеп китте һәм бина табу, оештыру эшләрендә булышачагын әйтте. Һәм ул күп нәрсәләрдә булышты да, күрә- сен, Бармаксыз алга таба кирәк булачак әле, дип уйлый иде булса кирәк Бармаксызнын үз гомерендә бер генә эшкә дә шулкадәр дәртләнеп тотынганы, бу кадәр көч түккәне юк иде әле, уен бизнесына ул башы-аягы белән чумды. Үзәк Комитет кешесеннән сизелерлек финанс ярдәме алганнан сон ул беренче уен залын ачып җибәрде, ике ай узуга, автовокзалда тагы берне һәм эшләр унай гына агып китте. Дөрес, ана ниндидер пешмәгән адәм актыклары ясак салмакчы булып карадылар каравын, ләкин Бармаксыз шунда Каренга әйтте. Тегесенең бер ротага җитәрлек ярдәмчеләре бар иде, атар шундый көч-куәт күрсәтте ки, рэкетирлар Парсегян биләмәләрен бер чакрымнан урап уза башладылар. Бер елдан сон Артур Александрович Мәскәүдә Парсегянны халыкара техник күргәзмәләр оештыручылардан берәү белән таныштырды һәм Бармаксыз әле Ташкентта беркем дә күрмәгән өр-яна егерме уен автоматы сатып алды, бу хәтле техникага түләү өчен искеләрен Сәмәркандка сатып җибәрергә туры килде. Бохара яһүдиләре белән сату-алу килешүе шул кадәр отышлы булды ки. Мәскәүдә бер тиен чыгарырга туры килмәде. Яңа уен автоматларын ул таратмады, кеше күп йөри торган җирдә арендага өч заллы бина алды барысын да шунда, катлаулылыкларына карап, өч залга урнаштырды. Беренче елда ук аппаратлар ана әҗәтләреннән котылырга мөмкинлек бирде, инде алдагы ун-унбиш елда япон һәм Америка техникасы җимешләреннән тыныч кына файдаланып ятып та булыр иде Парсегяннын уен автоматлары куелган залларда хатыны һәм улы хуҗа булды, вакыт-вакыт туганының улы булышкалады, ә кеше аеруча күп җыелган чакларда ярдәмгә башка туганнары килә торган булды Бармаксыз үз биләмәләрендә сирәк күренә, аппаратлар янында басып торуны, акча ваклаучы касса тирәсендә буталуны ул үзе өчен түбәнлек дип саный иде Ьаеп киткән Артем Парсегян биктә мәртәбәле тормыш алып бара башлады, көн саен эшлекле кешеләр чуала торган “Үзбәкстан" ресторанына кереп тамак ялгады, башкала хәлләреннән тел чайкап алу өчен кичләрен “Ереван”га сугыла торган булды. Бәйрәмнәрне, табигый ки, “Лидо”да уздыра иде. Ул күренүгә үк оркестр яраткан әрмән җыры “Торна”ны уйный башлый. Йөрүен көчәйтелгән моторлы ак “Волга”да йөрде, елнын теләсә кайсы фасылында ак костюм кияргә яратты. Инде беркемнең дә бу кеше кайчандыр слесарь булган дияргә йөрәге бармас иде, яргаланып-теткәләнеп беткән кулларына да чисталык, аклык, шомалык керде. Хәер, Артем Парсегян үзе дә үткәннәр белән мәңгелеккә өздем дип уйлый иде инде Шулай да аның элеккеге “эшләре”н белгәннәр берничә тапкыр кызыклы тәкъдим ясадылар, ләкин Бармаксыз бриллиантлы йөзекле кулларын як-якка җәеп, килешле елмаеп әйтә белде: “Төйнәдем, егетләр, зинһар, гаепкә алмагыз!”—диде. Аңа караган һәркем төшемле кәсебе булган бу адәмгә куркынычның күзенә керү кирәк түгеллеген аңлый иде инде. Ләкин бервакыт язмыш елмаюдан туктады, Парсегянга бөтенесе дә кире килә башлады. Яна елга әзерләнгән лышпырдык декабрь төнендә, кешеләр бәйрәм иткәндә ниндидер явызлар түбәдән Бармаксыз бинасына кергәннәр, көндәшләре кызыгып туймаган егерме уен автоматының егермесен дә алып чыгып киткәннәр. Әлбәттә, талаучыларны эзләргә күпләр кушылды, Сенатор үтенече буенча, этле милиция дә килде, эзгә төшә алмадылар, маһир һәм оста караклар эш иткәнлеге сизелә иде. Өч көннән сон Бармаксыз арыган кыяфәттә әйтте —Эзләү файдасыз, хәзер минем аппаратлар Кызылсу паромына якынлашып килә булыр, ә иртәгә инде Бакуда булачаклар, яисә бүген үк инде аларны Алма-Атада, бәлки Ахшабадта корып маташалардыр. Соңгы елда аныкы кебек аппаратлар башка шәһәрләрдә дә барлыкка килде, анын өметен шул өзә иде; эзлә хәзер, кайда синеке дә, кайда башкаларныкы?! Кайгыдан Бармаксыз эчүгә сабышты, кәрт уйный торган катраннарда буталып йөрде, караклар җыенына сугылды, талаучыларның эзенә төшәргә ярдәм итүчеләргә акчалата зур бүләкләр вәгъдә итте, ләкин., бәхет дигәнең аны мәңгелеккә ташлап киткән иде инде, күрәсең. Иртә язда, иртән иртүк баш төзәтергә Чигатайга килгәч, анын өстәле янына ике егет килеп утырды һәм әйләнми-чолганмый гына болай диделәр —Юләрләнеп йөрмә, җитәр, Бармаксыз, терсәк якын да. тешләп булмый Безнең бик зәһәр ике эшебез бар, синең кебек компаньон, маһир кеше кирәк, уңсак, тагы шундый уенчыклар алырсың. Бармаксыз ачыктан-ачык тәкъдим белән килгән егетләргә баштанаяк игътибар белән карап чыкты һәм сорады: —Нишләп әле сез мине компаньон саныйсыз? Ун кулына кәттә генә рәсем төшерелгәне өлкәнрәк иде, анын яңарак кына төрмәдән чыкканлыгы яисә Горбачевның 1987 елгы амнистиясенә эләккәне сизелеп тора иде, җавапны шунысы бирде: —Бердән, сине авторитетлар искә төшерде, икенчедән, безгә машиналы кеше кирәк, өченчедән, синдә корал һәм дә ки алтын куллар.. Операциядә сиңа төп урын билгеләнә... Бармаксыз, анлатып торуларсыз да, сейф ачарга кирәклеген төшенде Икенчесе, яшьрәге, "булган егетләрдән" икәнлеге сизелеп торган кореялы кәсептәше өстәп куюны кирәк тапты: —Без сине, Артем, атна буе күзәтеп йөрибез инде, эшсез калдын, бетәсең бит Жаныңны кыйнама, күтәреләчәксең әле, бер уңышсызлыктан сына торган кеше түгелсен, берьюлы өч йөз меңне югалтсаң да.. —Соңгы тиеннәремне тыгып залны яңарткан идем, картлыгыма кадәр үземне, балаларны ипигә кинәндердем дип уйлаган идем,—дулкынланудан анын куллары калтырый башлады, уен автоматлары югалу белән ул һич тә килешә алмый иде шул. Кореяле кайсыдыр кесәсеннән җитез генә коньяк шешәсе тартып чыгарды: —Риза булсаң, уңыш өчен бер шешә эчәбез дә таралышабыз. Ике көн эчмә, үзенне тәртипкә керт, мунчамы, бассейнмы... Үзен карарсың. Ул арада без әзерләнә торабыз, операция алдыннан сиңа сугылырбыз. Йә. ничек? Бармаксыз таныш булмаган кешеләрне тагы бер кат күздән кичерде һәм, ризалыгын белдереп, баш селкеде. Парсегян ике көн буе әзерләнде, машинасын рәткә кертте, күптән кагылмаган коралларын алып куйды, өч тапкыр Лабзак саунасына барды, бер грамм аракы эчмәде, өйдәгеләре тыныч сулап җибәрделәр. Ул үзенен күтәреләчәгенә ышанды. Операция уңышлы узса. Артур Александровичтан яңа аппаратлар алырга ярдәм сорыйм диде, күнелендә яна салон ачу уе бар иде, хәзер ул саграк булачак, әйберләрен "страховать” итәчәк. Элек тә шундый тәкъдимнәр бар иде инде. Уйларда-борчуларда ыгы-зыгы килеп ике көн узып та китте, кич белән сөйләшенгән вакытта койма капкасын шакыдылар. Тегеләрнең төгәллеге ана ошады, чуалчык адәмнәрне яратмый иде. Гаражыннан машинасын чыгарды, өйдәге бүлмәсендә сакланучы коралларын алырга җыенганда гына үзен Варлам дип атаган олырагы аны туктатты: —Кирәкми. Бүген корал кирәк булмас,—диде һәм эшне аңлатып бирде. Баксаң. Олегның, ягъни кореялы егетнең Настя исемле дус кызы универсамда эшли икән дә контроль сатып алу вакытында ниндидер обэхэсэсникка капкан, тегесе аны мәхәббәт уены мәтәштерергә мәҗбүр иткән, шул роман ярты еллап бара икән инде. Настенька Олегка ОБХХС адәменен череп чыккан бай кеше икәнен, өендә чиксез зур акчалар тотуын, ана кыйммәтле бүләкләр бирүен сөйләгән. Моны ул бернинди арткы фикерсез, болай гына сөйләп ташлаган, чөнки Олегны, үзе таныштырганча, инженер дип кенә белә, төп "һөнәре" ниндилегеннән хәбәре бөтенләй юк икән. “Мәгьшук"нын байлыгы турында белешкәннәрен Варлам сөйләде, ул чыннан да бик бай икән, югарыдагы “йонлач куллар”га таянып, теләсә кайда теләгәнен тартып-суырып кына ала, ди. Машина, видеомагнитофоннарын ел саен алыштыра икән Кыскасы, кызыктырырлык бәндә. Әле күптән түгел генә ул Настяга чия төсендәге яна "Вольво" алачакмын дип мактанган, хәтта машина бәясенең 125 мен сум торганын да әйткән, экстра класслы швед машинасын Мәскәүдән кайтарачаклар икән. Машинаны менә-менә китереп җиткерергә тиешләр, димәк, акчасын өйдә тота. Йортка бәреп керергә җайлы очрак та туып тора: әлеге бәндәнен хатыны Һиндстанда туристлык сәяхәтендә булып, бүген ирнең Настя белән очрашу көне икән. Настя аннан кичке уннарда китәргә тиеш, чөнки соңгы электричка әти-әнисе яшәгән Янгиюлга төнге унбердә кузгала, димәк, ул киткәннән соң, “мәгыоук” адәм өйдә ялгызы гына калачак. Йөз егерме биш мен сумга машина алырга җыенучыда күпме байлык булырга тиешлеген генә Бармаксыз чамалый иде, шулай да сорап куйды: —Ә йортка ничек керәбез? Сездә берәр план бармы? Бармаксызны кызыксындырганына разый калып, Варлам горурлангандай әйтеп ташлады: —Барысы да алдан каралган, Артем, без аны ике атна күзәтәбез инде, бар гадәтләрен өйрәндек. Ул сәүдәне бугазыннан алган, барысын да өенә китереп бирәләр, күзәткәнебезчә, директорлар, кибет мөдирләре үзләре генә түгел, кем эләгә шул, хәтта йөкчеләргә кадәр. Без дә саранланмадык, оер тартма деликатес җыйдык, шуны тотып үзем керәм, күргәнем бар ич, товар ташу шулай бара. —Бәлки ул гыйшык уены яратучы Настяны озаткач тагы каядыр чыгып чабар.'—дип сорады Парсегян. —Тиеш түгел. Ул беркемне дә озатмый, әйтәм ич, аны күптән күзәтәбез ич инде. Настенька кебекләре күп аның, берсен дә капкадан ары озатмый. Мәхәлләдә мәгълүм кеше ул. нигә ди ана күзгә ташланып йөрүләр?! Ышандырдың,—диде Бармаксыз һәм алар иске шәһәргә чыгып киттеләр Вакыт кыса иде. ярты сәгатьтән Настенька ОБХХС Дон-Жуаны өеннән чыгып китәргә тиеш. Кукчага барып җиткәч, мәхәлләдә кеше юклыгын күреп. Бармаксыз сак кына сорап куйды: —Варлам, каян мондый тынлык, халык кая олаккан? Варлам, сәгатенә карап әйтте: — м и н у т т а н Вакыт” программасы бетә, телевидениедән Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары башлыгы ниндидер мөһим вәгазь белән чыгыш ясаячак, барысы да телевизор яныңда утыра. —Урамнарның болай бушап калганын мин безнең кварталда бер генә тапкыр, телевизорда коммиссар Каттани белән “Спрут” фильмы барганда гына күрдем бугай г Ф,,льм ТУРЫИД3 ишеткән бар барын, карый гына алмадык. Без бит Горбачев амнистиясе белән иреккә чыккан кешеләр,—диде Варлам эчке бер кимереш белән Шул ук мизгелдә Олег аның сүзен бүлде: —Әнә. Настенька белән безнең клиент чыкты. Машина туктаган җирдән биек тимер-бетон коймага уелган капка әйбәт шәйләнә иде; аның янында ике шәүлә күренде. Нечкә билле, нәфис сынлы беренче шәүләне Олег шунда ук танып алды һәм сөенеп куйды, икенче шәүлә, ир кеше шәүләсе Варламны шатландырды: —Операция планын кабатлыйм,—диде ул —Хуҗа өйгә керүгә, мин аңа телефоннан шылтыратам, ул кире капка төбенә чыгар, чөнки Настенька берәр нәрсәсен онытып калдыргандыр дип уйлар. Капканы ачар алдыннан ул, гадәттә, ут кабыза, “күзчек”тән урамга карый. Кулымдагы тартманы күргәч, өйгә кертергә кушар, ул үзе әйбер күтәреп маташмый, монысы да билгеле, ул моннан кечерәк тартманы да кулына алмый. Безнеке бик зур бит, аны махсус сайлап алдык. Без йортка кергән арада син, Артем, ишегалдына үтәсен дә веранда артына яшеренәсең. Ул мине озата чыкканда өйгә керәсең һәм аны пистолет төбәп каршы аласың, ә бер минуттан мин ярдәмгә киләм. Олег безне урам яктан саклап торыр. Алар капкадан күзләрен дә алмыйча һәм бүлдермичә Варламны тыңладылар, шулвакыт хатын-кыз гәүдәсе кинәт кенә ирнекеннән аерылды, асфальтта Настеньканың туфли үкчәләре шыкылдады, төнгә ябылган тимер капканын шыгырдавы ишетелде. —Вакыт!—диде Варлам һәм алар өчәүләп машинадан чыктылар. Биш минуттан йорт хуҗасы яшергән урыныннан теләми генә акчаларын, алтын-көмешләрен, асылташларын чыгара, Варлам аларны спорт сумкасына тутыра иде инде. Кыланмышына караганда төп трофейларга ерак иде әле Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торган Бармаксыз кинәт кенә эчке бер борчылу кичереп алды, йорт хуҗасының йөзе аңа таныш кебек иде. Ләкин күпме генә тырышса да исенә төшерә алмады. Ай буе айнымый эчү үзенекен иткән иде. Бармаксызнын йөзендәге борчылуны күреп, Варлам әкрен генә сорады: —Ни булды? —Бу адәмне кайдадыр күргәнем бар кебек, хәтеремә китерә алмыйм. Варламнын тавышына усаллык чыкты: —Кызурак хәтерлә, юкса син аны атып үтерергә тиеш буласың, шәһәрдә сине белмәгән кеше юктыр Талауның беренче минутында ук майор Кодрәтовкә дә пистолетлы кешенең йөзе таныш кебек тоелып китте, аны кайдадыр Сухроб белән бергә күргән иде кебек, тик, бандит белән ҮК кешесе арасында нинди уртаклык булырга мөмкин? Кодрәтов пистолетлынын хафаланып куюын да сизми калмады, аларнын пышылдашуы сагайтып җибәрде Шунда гына аңлады, йортына бәреп керүче дә аны белә бугай, югалып калу да шуннан. Йорт хуҗасының башы яшен тизлегеңдә эшләде. Әгәр ул дөрес аңлаган булса— аны исән калдырмаячаклар... Әле бео минут элек кенә ул акчаларын жәлләүдән югалып калган иде. инде тормыш мәсьәләсе килеп баскач. Кодрәтов эһ иткәнче зиһенен туплааы һәм ярты сәгатьтән байлыгының шактый өлеше белән хушлашып, аларга Бетте" диде Талаучыларның яше иягенә шундый иттереп типте, ул шунда ук анын югалтты, һушына килгәндә олырак яшьтәгесе пистолетын биленә тыккан һәм анын борын төбендә нашатыр спиртына манчылган мамык тотып тора иде. Яшьрәге өстенә иелеп усал пышылдады: —Син. кабих жан. йөз егерме биш менгә “Вольво" алырга йөрисең, ә безгә ярты-порты утызны биреп котылмакчы буласың, барып чыкмас! Сугымлык малдай иттереп, аяк-кулларыңны бәйләп, газиз корсагына кайнар үтүк куярбыз, акчаларын шундук исеңә төшәр. Йорт хуҗасы кулында нашатыр спиртына манчылган мамык тотып торган кешенен үзенә тишәрдәй итеп каравын сизми калмады, таныды бугай ул аны каһәр, карасу шадра йөзенен агарып китүе дә шуннан. Кодрәтов үзенен нәкъ шушы мизгелдә үлемгә хөкем ителгәнлеген аңламаслык кына түгел иде. Ә яшьрәк уголовник өзми дә куймый һаман акча турында, йөз егерме биш мен хакында лыгырдый бирде. Майор, чыннан да. артык куркудан Вольво "га дип куйган акчасы хакында бөтенләй онытып җибәргән иде Швед машинасына дигән акчаны исенә төшергәне өчен ул хәтта яшь бандитны кочаклап үбәр дәрәжәгә җитте. Котылыр җай чыга түгелме сон? Хикмәт шунда, акча йокы бүлмәсендә, карават янындагы тумбочкада иде. шул ук тумбочкада пистолет та бар. Сирәк кулланылган пистолетка эш чыгарга тора. Ничек тә рэкетирларның уяулыгын киметергә, үзенен тулы- сынча аларга буйсынуын сиздерергә кирәк иде. Ул тәрәзәгә таба кузгалып куйды, ләкин картрак бандит аяк чалып өлгерде һәм Кодрәтов әйләнеп идәнгә килеп тә төште. Аяк-кулларын бәйләп ташладылар да каяндыр табып алган үтүкне, күлмәген күтәреп, корсагына куйдылар, яшь бандит штепсельне Кодрәтов алдында селкетеп торды да розеткага тыкты. Пешерә башлауга, ул үтүкне төшермәкче булып боргаланырга тотынды, ләкин картрак бандит, усал елмаеп, аны ике кулы белән эченә тагын да ныграк батырды. әрнеткеч авыртуга чыдый алмаган майор бар көченә авыр гырылдады: —Бирәм! Барысын да бирәм! Шунда гына Бармаксыз үтүкне читкә алды. Тамагы кипкән йорт хуҗасы эчәргә су сорады, аңа суыткычтан алып шифалы су алып бирделәр. Эчеп куйгач. Кодрәтов талаучыларны йокы бүлмәсенә чакырды. м Йокы бүлмәсе зур түгел иде, Югославиядән кайтарылган ак төстәге "Людовик гарнитуры стеналарга терәп үк куелган иде. чакырылмаган кунаклар ирексездән ишек төбендә тукталып калдылар, ә майор карават янында калган тар гына аралыктан яны белән атлап, зиннәтле тумбочкага якынайды Ачкыч белән ишеген ачып җибәрде һәм акылыннан язгандай гырылдавык тавыш белән: "Алыгыз! Барысын да алыгыз, хәшәрәтләр!" дип кычкыра-кычкыра төргәк-төргәк акчаларны талаучыларга таба ыргыта да башлады. Баскыннар йорт хужасынын мондый хәлләрдә еш була торган истерикага бирелгәнен күрделәр һәм дүрт куллап акчаларны Варламнын спорт сумкасына тутырырга керештеләр һәм чираттагы егерме биш сумлыклар төргәге урынына майор кулында пистолет пәйда булганлыгын сизми дә калдылар. Яшь егет күз ачып йомганчы ак караватка әйләнеп төште, майор исә пистолетын Бармаксызга төбәп, кычкырып җибәрде: —Пистолетыңны келәмгә ташла! Парсегянга кушканны үтәүдән башка чара калмады, чөнки куркудан акылын югалткан хуҗа, һичшиксез, ике дә уйлап тормый тәтегә басачак иде. Майор Ьармаксызнын кулларын күгәртеп коридорга алып чыкты һәм карангы бүлмәгә, кладовкага бикләп тә куйды Пистолетны кулыннан төшермичә, өйгә керә торган ишекне бикләде, калтыранган куллары белән суыткычтан аракы алып бер стаканга тутырып салды да авызына каплады. леР эшләРгә, мөмкин булган кадәр тизрәк ниндидер чара күрергә кирәк иде, чөнки тапаучыларның урамда ярдәмчеләре булырга мөмкин. Башта милиция чакырырга уйлаган иде, ләкин соңгы мизгелдә тукталып калды, кладовкага япкан адәмне милиционерлар янында очратканым бар идеме соң. әллә ул үзе милиция формасында идеме дигән шик корты килеп кергән иде Үз өстенә тапаучыларны нәкъ менә милиция җибәргәнлегенә ул бер кәррә дә шикләнми иде. Бәлки, Сухроб Әхмәдовичка шылтыратыргадыр, аның Артур Апександрович дигән әшнәсе бер взводлап тән сакчысы тота, алар коткара алыр иде. Ләкин болай итсән дә, озакка сузылыр, аннан сон бераз җайсызрак та кебек иде. һәм ул кинәт кенә угрозысктан полковник Чураевны искә төшерде, анын җинаятьчел дөнья белән бәйләнеше юклыкка беркем дә шикләнә алмый, ярдәм итсә ул гына итә алыр да. Вакыт шактый сон булуга карамастан, ул полковникның эштәге телефон номерын җыйды, бәхетенә, трубканы күтәрделәр ОБХСС майорының ангы-минге сөйләвен тыңлаганнан сон, полковник Чураев әйтте: — Нәкъ вакытында шылтыраттың, биш минуттан операциягә чыгарга тора идек, ләкин хәзер сезгә киләбез, безгә юл унае. Өегездә утны сүндерегез, тәрәзә янына килмәгез. Урамда аларнын кәсептәшләре булырга мөмкин, бәреп кермәгәйләре, сак булыгыз. Егерме минуттан мәхәллә урамнарында милиция машиналарының сиреналары чинап шәррән яра иде һәм Кодрәтов ишегалдына полковник Чураевнын хезмәткәрләре кереп тулды... Сенатор эш көнен һәрвакыт узган тәүлектәге милиция сводкалары белән танышудан башлап җибәрә иде Соңгы вакытта вакыйгалар аерата күп була, сводканы вак шрифт белән дә биш-алты биткә көч-хәл белән сыйдыралар Көндезге ЧПлар турында ул белә иде инде, шунлыктан, гадәттәгечә, Ташкентның төнге тормышы белән кызыксына башлады. Төнге җинаятьләр арасында күзенә Кодрәтов фамилиясе ташлануга игътибарын икеләтә арттырды. Үзенә артык нык ышанган чибәр майорнын йортын басуларын белгәч, анын рэкетирлар белән маңгайга-маңгай япа-ялгыз калуын күз алдына китереп елмаеп куйган иде, ләкин хәбәрне азагына кадәр укып чыккач, елмаюны йөзеннән кул белән сыпырып ташладылармыни. Хәбәрдә чагылып үткән таныш фамилия ирексездән валидолга үрелергә мәҗбүр итте. Камапов белән юллары аерылганнан бирле йөрәк даруы куллану гадәткә әйләнгән иде инде. Ләкин сводканы ахырына кадәр укып тормады, Парсегян фамилиясе барысын да пыран-заран китереп ташлаган иде инде. —Ах, Артем! Ах, Бармаксыз, нәрсә эшләдең син,—дип кычкырып куярга мәҗбүр булды Сенатор һәм, җан авыртуга чыдый алмый, кабинетта ишеклетүрле йөри башлады. Жан кыйналыр нәрсәләр җитәрлек иде, сводкада язылганча, рэкетирларны полковник Чураев үзе кулга алган, ә ул соңгы вакытта прокурор Камалов белән бик шикле рәвештә әже-гөҗе килә, бәлки алар элек үк Бармаксызның койрыгына баскан булганнардыр, бәлки анын Парсегян белән иске элемтәләрен белә торганнардыр? Кабинет хуҗасының башында берсеннән-берсе ямьсезрәк сораулар туа торды Ләкин сорау нинди генә булмасын, бер нәрсә ачык тоемлана. Бармаксыз прокурор Камалов күзенә чалынганчы ук нидер кылырга кирәк, сонларга ярамый иде. Ниндидер бер мизгелдә Сухроб Шубаринга шылтыратмакчы да иде, ләкин бу уеннан бик тиз кире кайтты, чөнки аңа уголовник Артем Парсегян- нын кулга алынуына ник шулкадәр борчылуын анлатырга туры киләчәк Монысы кирәкле гамәл түгел. Бары тик үзенә таянырга гына кала. Шул ук вакытта сузарга да ярамый. Республика прокуратурасында сакчыны үтерүнен бердәнбер шаһиты булган Бармаксыз, бәлки, бик сәер шартларда Кошеиның һәлакәте сәбәпләрен дә чамалыйдыр? Бу үтерүләрнең берсе хакында гына беләме, әллә икесеннән дә хәбәрдармы, анысы мөһим түгел иде инде, ничек кенә булса да. Парсегянны йолып алырга, яисә ничек тә булса "телсез калдырырга", бәлки башка юл да бардыр... Берничә сәгать буе ул Парсегянны коткару планнарын уйлап утырды, ләкин бер генә вариант та үзенә ошамады. Аны, бәхетсезлеккә каршы, полковник Чураев каптырмаган булса, ничек тә жаен табар иде. Бармаксызны барыбер коткарыр иде. Кодрәтовны үгетләпме, куркытыпмы гаризасын кире алдырып булыр иде. Беткәнмени сәбәпләр Катырак салып ташланылган. талашып кителенгән, үз-үзебезне белештерми башлаганбыз, инде бик каты үкенәбез, дип тә язып була иде ич гаризаны. Эшне йомарга шулары да житәр иде. Вакытнын анын файдасына эшләмәгәнен аңлаган Сенатор, һич кичекмәстән. Бармаксыз белән очрашырга карар кылды. Парсегян ябылган изоляторнын башлыгын яхшы белгән Сенатор озакка сузып тормады, тикшерү бүлегенә китте, кем белә, бәлки ябылган кеше үзен коткарунын берәр юлын тапкандыр дигән уе да юк түгел иде. Бармаксыз белән күрешү кыен булмады, чөнки соңгы атна дәвамында гына да инде өченче мәртәбә милиция хезмәткәрләрен талау очрагы теркәлгән иде. Ул шулай анлатты да. Парсегяннан эз күрсәтүче шымчыларны ачыклыйсым килә, диде. Сорау алулар бүлмәсендә Сенаторны күргәч, Артемның күзе дүрт булды Конвой чыгып китүгә үк ул, сүзләренә аерым мәгънә салырга теләп, бер генә жомлә әйтте: —Сухроб. мин бик күп нәрсәдә сиңа өметләнәм,—диде. Сенатор бу сүзләр артына яшерелгән янауны тоймаганга салышты: — Мин дусларымны бәладә ялгыз калдырмыйм, шуңа күрә дә мин монда,—диде. Ләкин шунда ук каты гына чәнчеп тә куйды:—Нигә кнрәк булды бу сиңа? Житмәсә, минем дусларны талыйсын... Сорасаң, тагы йөз мен бирмәс идеммени. Менә шунда уен автоматлары хуҗасы милиция кешесен Сенатор янында берничә мәртәбә очратканын исенә төшерде, ләкин эш узган иде инде Озак кына сүзсез утырдылар. Бармаксызга нинди киңәш бирергә белмәсэ дә, кунак әйтмичә булдыра алмады: — Бөтен бәла шунда, сине полковник Чураев үзе кулга алган, аның нинди кеше икәнен беләсең, юл табу ай-һай авыр, мөмкин хәл түгел, диярлек. Бу жәнжаллы вакыйга минем дустыма, Кодрәтовка дә кирәк түгел, менә шушы кәртне уйнатырга тырышырбыз да. Ни генә булмасын, телеңне тешлә, минем белән танышлыгын, башка дусларын хакында ләм-мим! Хәзер булыша алмасак, төрмәдән тартып алырбыз, Сәлим югары судта ахыргы кеше түгел. Артем Сенаторга сагышлы караш ташлап алды: —Бәла ялгызы йөрми, диләр, дөрес икән. Үземне таламаган булсалар, бу эшкә барыр идеммени'’—диде.—Минем яшьтә төрмәгә эләгү хәтәр нәрсә. Житмәсә. авыру аякларым белән... Син, Сухроб, тырыша күр инде, сине бер дә авыр хәлдә калдырганым булмады бит. Сүзнең беткәнен аңлатырга теләп, Сенатор торып басты. Бернәрсә ачыклый алмаса да. килүенә үкенмәде. Бармаксызга артык ышанырга ярамый икән Чыгарган төп нәтижәсе шундый булды. Очрашу шулай тиз төгәлләнер дип уйламаган Парсегян ашыгып әйтеп куйды: —Тартырга бирер идең, ичмасам. . —Гафу, бөтенләй онытканмын, иртәгә үк берәр блок яхшы сигарет ташлап чыгармын —һәм кесәсеннән изелеп беткән “Кент" пачкасын алды да күпме калганлыгын да карамыйча. Артемга сузды. —Икәү генә икән,—диде Бармаксыз кәефсезләнеп. — * Ү3 - ‘фтәгә китерәм, дидем ич!—диде Сенатор һәм ашыгып ишеккә таба юнәлде. Тоткыннар белән шыгрым тулы камерага кайткач. Бармаксыз анын көтелмәгән визиты турында уйлана башлады һәм Сенаторнын барыннан да элек үз тиресе өчен калтыравын анлап алды, артыгын сөйләп ташламагае, КЛРГА >РОД8 дип курка. Менә шушы “артыгын”а ябышырга кирәк тә, юкса, мондагы яшьләр әйткәнчә, “еракка һәм озакка" олактырулары шиксез. Цчрашуны кат-кат башында әйләндереп карады һәм ҮК кешесенең бөтен кыяфәтенә бәреп чыккан ясалмалык, ихлассызлыкны тагын бер кат күргән кеоек булды. Төптәнрәк уйласаң, аңа да гасабиланыр, үз-үзен тотышында гайре табигыйгә тартым хәлгә килерлек сәбәпләр бар-барын. Ләкин очрашу аны сөендермәде, киресенчә, күңеленә ниндидер аңлаешсыз шик-шөбһә генә кертте. Ә ул үзенең тоемлау, сиземләү сәләтенә ныклап ышана торган кеше иде. Борчулы уйлардан аның тартасы килеп китте һәм ул Сенатор калдырган сигаретларны исенә төшерде. Пачканы кесәсеннән чыгарган иде инде, ләкин аны нәрсәдер тукталып катырта мәжбүр итте, күз алдына үзен игелек кылам дип санаган кешенен йөгерек күзләре килде, колагында әйткәннәре яңгырады: "Иртәгә сиңа бер блок ташлап чыгармын...” Сенаторның ашыгып чыгып китү ана качып китү булып тоела башлады, юкса андый зур урындагы кешене ашыктырырга кем генә батырчылык итәр иде икән... “Агулагандыр, мөгаен, агулагандыр",—Артемнын башында өзми дә куймый да шул шик бөтерелде, чыдап булгысыз дәрәжәдә тартасы килсә дә, шырпысын атырга кыймады. Өске сәкедә яткан нык-таза егет аны байтактан күзәтә иде инде. Анын кебек үк кораллы талау өчен тотылган егетнең көмешсу каплы “Кент” сигаретын күрүгә үк авызына селәгәй җыелды, әгәр камерадагы башка берәүдә булса, ул аларны йолкып кына алыр иде. Ләкин Бармаксыз—үзен тыныч һәм тавышсыз тотса да, дәрәҗә буенча монда—иң зур авторитет иде. Шунда Артем үзе дә анлап җиткермәгән бер эш эшләп ташлады, капны өскә, егеткә таба чөеп җибәрде дә: —Теләсән, “Космос”ка алыштырып бир, мин Американыкын яратмыйм,—диде. Тегесе очып килгән капны һавада ук эләктереп алды һәм, тиз генә күз ташлап, аска өч сигарет сузды: —Җитәме? —Җитәр!—диде Парсегян һәм татлы рәхәтлек кичереп сигарет кабызып җибәрде. Төне буе йоклый алмады, төне буе аның миен бер сорау бораулады: агуланганмы сигаретлар, әллә юкмы? Хәтта төн уртасында торып, күршесен уятып тартырга сорады, көндез Америка сигаретлары белән кайтарырмын, диде. Шуннан сон гына бераз тынычлана төште, тан алдыннан тирән йокыга чумды. Камерада ул ин соңгылардан булып уянды, саташулы тынычсыз йокы кичәге вакыйганы да оныттырган иде инде. Ләкин стенага таба борылып яткан күршесенә, Америка сигаретлары яратучы егеткә күз ташлауга бүген тагын килергә вәгъдә иткән Сенаторны исенә төшерде. Әгәр килсә Башыннын кыелып узган шушы “әгәр” сүзе аны күршесен уятырга этәрде дә инде. Ләкин кагылуга ук мәет салкынлыгы кулын өтеп алгандай булды Бармаксыз кычкырып җибәрүдән чак кына тыелып калды, курку хисе бөтен барлыгын чолгап буа, кыса башлады, ул камерадашларын этеп-төртеп ишеккә ыргылды, аны куллары белән төя, аяклары белән типкәли башлады, шашкан кешедәй: "Прокурорга алып барыгыз! Мине прокурорга алып барыгыз!" дип, бөтен камераны яңгыратып кычкырырга кереште. Ипле генә адәм акылыннан язды дип уйладылар булса кирәк, камерадашлары ул-бу әйтмәде, тавышка төрмә хадимнәре йөгереп килде, ишекне аяк-куллары белән дөбердәтеп ятучы Бармаксызны баштарак алар бер-ике сугуда аяктан егарга, авызын томаларга җыенганнар иде. үгез жегәренә ия Парсегян үзенә ташланган кешеләрне мәче урынына гына чөеп атты, бертуктаусыз прокурор белән очраштыруларын таләп итте. Күрше бүлекләрдән ярдәмгә килеп җиттеләр һәм җыйнаулашып Артемны озын коридорнын аргы очындагы бер кешелек камерага өстерәп алып киттеләр. Ул анда да тынычланмады, бөтен көче белән ишекне төя-төя прокурорны чакырды. Шуннан сон гына дежур офицерлардан берсенен "Нигә ул сина прокурор, конкрет кем белән очрашырга исәбең?"—дип сорарга башына жигге. Бармаксыз үзенен бары прокурор Камалов белән генә очрашырга теләвен, дәүләткүләм мөһим белдерү ясарга җыенуын әйтте Чакырылган психиатр тоткын белән ун минутлап утыруга ук. анын үз акылында икәнлеген белдерде. Кичә генә кораллы талау өчен кулга алынган, элегрәк уен автоматлары тоткан Артем Парсегян исемле берәүнең кичекмәстән үзе белән очраштыруларын таләп иткәнен белгәч тә Камаловнын башына килгән беренче уе теге серле һәм борчулы аноним хат турында булды. Ул хат килгәнгә бер айлап вакыт узган иде инде. Шунлыктан ул артык уйланып тормыйча, кичекмәстән тикшерү изоляторына чыгып китте. Китеп керүгә үк Парсегян Камаловтан үзен кичекмәстән икенче җиргә күчерүләрен, ул җирнең Сухроб Әхмәдович Әкрәмхуҗаевтан яшерен сер итеп саклануын таләп итте, юкса, беренче мөмкинлек тууга ук аны тагы теге дөньяга җибәрергә тырышачаклар. Тоткын шул хәтле курыккан, каушаган, ярсулы иде, шунын өстенә, акылга сыймаслык, адәм ышанмаслык нәрсәләр сөйләп атты ки. прокурор психиатр чакырырга булды. Ләкин анын уйларын сизенгәндәй, Парсегян һаман сөйли бирде: —Сез мине ычкынган дип, шунлыктан абруйлы затларга нахак гаеп тага, дип уйлыйсыздыр, зинһарлап сорыйм, ышаныгыз мина, кичә ул монда булды, телемне тешләргә кинәш итте, ике “Кент” сигареты бирде Сенаторны яхшы белгәнлектән, сигаретлар агулангандыр дип куркудан мин аларны күршемә биргән идем, бүген иртән—ул инде мәет... Менә шунда прокурор акылдан язган кеше белән сөйләшеп утыруына тәмам ышанды, чөнки Парсегян белән бер камерада утыручының үлеме хакында ана беркем дә әйтмәгән иде. Ләкин Парсегян туктый алмады, әйткәнемне һичьюгы тикшереп карагыз, дип ялынды, ялварды. Буш сүзне артык дәвам итмәс өчен прокурор коридорга чыгып, дежур офицерга Парсегян сүзләрен тикшерергә кушты. Бер-ике минутта үтмәгәндер, офицер, шакып-нитеп тә тормыйча, бүлмәгә йөгереп керде һәм куркынган тавыш белән, чыннан да, 1960 елда туган, кораллы талау оештырган Снегирев дигән бәндәнен үлгәнлеген әйтте. Шул минуттан алар арасындагы сөйләшү бөтенләй башка юнәлеш алды һәм ике сәгатьтән артык дәвам итте. Ниһаять, бары тик шунда гына үлеп баручы сакчының "Сухроб... Сухроб...” дип тәкьрарлавынын мәгънәсе аңлашыла башлады. Район прокуроры карьерасының баш әйләндергеч тизлектә үсүе, Акмал ханны кулга алгач ник борчылуы мәсьәләсендә дә ачыклык пәйда булды. Бармаксыз сөйләгәннәр дә аны кулга алырга тулысынча житә, ләкин Сенатор тормышында ачыкланмаган ак таплар артык күп иде әле. Парсегян анын белән сирәк-мирәк кенә очрашкан, барысын да белеп бетерә алмый Мәсәлән, ул республика прокуратурасы телефоннарының тыңлануы турында берни дә белми, иренгә карап кеше сөйләгәнне укучы төрек егетенең үлеме хакында да бер сүз әйтә алмады. Ләкин шиксез, Сенатор кебек үтә хәйләкәр, мәкерле кешегә каршы әлегә Парсегяннан да кыйммәтле шаһит юк. Үзе очраткан ин куркыныч һәм явыз убыр”нын нәкъ менә Сенатор икәнлегенә Камалов шикләнми иде инде. Парсегяннын куркуы да аңлашыла, табигый ки, ҮК кешесе үзенен яшерен тормышын белгән бердәнбер шаһиттан арыну өчен бөтен көчен куячак. Бармаксызны монда калдыру куркыныч иде һәм прокурор, генерал Саматов белән сөйләшеп, кыйммәтле тоткынны КГБ изоляторына күчертте. Парсегян ничек кенә куркып калса да, Югары судтагы Сәлим Хәсәнович турында бер сүз дә әйтмәде, анын кирәге булуы бар иде әле. Әгәр Сенаторны кулга алсалар, дип фикер йөртте ул, Сәлим Парсегяннын үзен сатмаганлыгын төшенәчәк. Бу киләчәккә төбәлгән, ләкин дөрес гамәл иде Прокуратура ишегалдында кеше үтергән өчен Сенатор “вышка” алачак, ә талау өчен Бармаксызга күп дигәндә ун ел бирергә мөмкиннәр. Менә шулчак Сәлим кирәк булачак та инде. Прокуратурага кайткач Камалов Парсегян белән очрашуда аноним хатка бәйле бер генә нәрсә дә ачыкланмаганга үкенеп тә куйды, юкса ул шуна өметләнә иде. Әңгәмә вакытында сүз җебен ничаклы гына шул якка таба сузарга теләсә дә, барысы файдасыз булып чыкты. Чөнки Парсегян “эшем кешеләре" арасында бер вак бөҗәк кенә булып, бүгенге абруе исә элек кылган җинаятьләренең “данлы” эзе генә икән. Ә хат баштан чыкмый да чыкмый. Камалов хатны бик үк яшь булмаган рус кешесе язганын да тәгаенлый, чөнки "отечество”, "держава” сүзләрен мондый язмада бары рус җанлы, өлкән буын вәкиле генә кулланырга мөмкин. Әллә никадәр гомерен Рәсәйдә, аның пайтәхетендә үткәргән Камаловны беркем дә бу фикереннән баш тарттыра алмас иде Алынган мәгълүматларның дөреслеге шикләндерми, алар буенча ике тикшерү ясап карадылар, икесе дә тулысыңча расланды. Ләкин бер нәрсә икеләндерә иде: хатнын асыл мәгънәсе нидә, чынлап та Ватан очен ихлас гамь, борчылумы анда, әллә кемдер дәүләт кулы белән көндәшләрен юк итәргә алынганмы? Әгәр беренчесе икән, бу кешене ничек тә табарга кирәк, анын бәяләп бетергесез белеме, тормыш тәҗрибәсе, элемтәләре бар. Ул берүзе хокук сагыңдагы бик күпләрне алыштыра ала. Күпләр илгә каршы алып барылган экономик диверсияләр турында белми һәм белә дә алмый, хат авторы кебекләр берән-сәрән генә һәм нәкъ менә алар икътисад стратегиясен билгели дә. Мөгаен, хат язучы бизнес дөньясында стратегларның берседер, бүгенгедән һәм киләчәктән дә күп нәрсәне белүе шуны күрсәтә. Их, анын хат язуының ихлас вә төп сәбәпләрен беләсе иде. Хәер, хат авторы үз алдына башка максатлар куйган булса да, Парсегяннын көтелмәгән шәһитлеге кебек үк, бу язма да искиткеч кыйммәткә ия иде. Шушы мәгълүматларга таянып, Камалов икътисади диверсия ясарга маташуларны туктатып кына калмады, бәлки җинаятьчел дөньяга үзенен бу эшне белүен, хәбәрдарлыгын күрсәтте, прокуратураның вәзгыятьне үз кулында тотканлыгын, илне башбаштакларча һәм бернинди җәзасыз талау көннәре узганын да аңлатты. Болардан тыш, киләчәкне күздә тоткан икенче яклар да бар иде. Мәсәлән, шушы хат аркасында ул прокуратура эшенә бөтенләй башка күз белән карый башлады, хокук саклау органнары эшен күздән кичерде, баксан, алар һаман вакыйгаларның койрыгында сөйрәләләр, беренче хәлиткеч адымны һаман да җинаятьчел дөнья ясый, законга сыймаган эш-гамәлләрне алдан ук кисеп-кисәтеп кую турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Шуна күрә, ул ксерокста хатның копиясен алды, Мәскәүгә җибәрде Хатта Мәскәү адреслары булган өчен генә түгел иде бу Законга сыймас финанс операцияләренең никадәр осталык һәм киң колач белән үткәрелүен, бүгенге көрәш ысулларының бернигә ярамаганын күрсәтү, Генераль прокуратура һәм дәүләт куркынычсызлыгы комитетын шулар белән көрәшкә юнәлтү өчен дә кирәк иде ул хат Аноним автор раславынча, ил икътисады мәнфәгатьләрен дәүләт сере дәрәҗәсендә саклау чоры җитте Шунсыз теләсә кайсы хөкүмәтнең дәүләтне кризистан чыгару тырышлыгы файдасыз булачак. Камалов бүген банк эшен, икътисадны, финансны яхшы белгән югары класслы экспертларга һәм белгечләргә үтә нык ихтыяҗ туганлыгын аңлады, шул ук вакытта алар ачыктан-ачык та һәм яшеренеп тә эшли белергә тиеш, шулай булмаса, җинү тиздән һәм мәңгегә мафия ягында булачак. Аларнын экспертлары хаталы, ялган рецептлар бирми, алар җитез, йөремсәк, зур акча алып эшлиләр, тәкъдимнәре күз ачып йомганчы тормышка ашырыла Квалификацияле белгечләрне, банкларны, финанс оешмаларын контрольдә ТОТу_хәзергечә читкә очкан халык акчаларын бөртекләп, берән-сәрәнләп җыеп йөрү түгел, ә вакыйгаларны алдан белеп тору дигән сүз ул. Жинаятьчелек белән ныклап танышканнан сон Камалов алар белән элеккечә корәшүнен файдасы аз икәнен дә төшенде, чөнки җинаятьчеләр ул ысулны юристларга караганда да яхшырак белә. Яңача эш итәргә, җинаятьчеләр арасына “штирлицлар" кертергә кирәк иде. проблемаларны эчтән белми торып, җинаятьчелекне жинеп булмаячак. Караклар дөньясы инде күптән хакимият коридорларында күкрәк киереп йөри, моны Сенатор мисалы да раслап тора. Парсегян сүзләренә ышансаң, бу бәндә республика җитәкчелеге башына ук менеп утырырга хыяллана икән. Камалов оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлеге башлыгының шылтыратуын көткән арада КГБ тикшерүчеләре “кыйммәтле" шаһитнең күрсәтмәләрен алалар иде инде. Сенаторны тизрәк. Бармаксызның исән калуын һәм яхшылап яшерелүен белгәнче үк кулга алырга кирәклеген Камалов анлый иде. Ләкин бу Акмал ханны кулга алу кебек үк авыр нәрсә, чөнки традиция буенча республика җитәкчеләренә хәбәр итәргә кирәк, ә анлый очракта моның сер булып калуы бик шикле иде. Шул ук вакытта Камаловның Сенаторны ычкындырасы да килми, качып киткән очракта да ул куркыныч тудырыга сәләтле иде. Илдә үзгәртеп кору башланганга дүртенче ел. вәгъдә ителгән муллык юк. тормыш начарлана гына бара. Ин кирәкле товарлар юкка чыкты, азыктөлеккә бәя күтәрелде. Элеккечә бердәнбер культура булган мамыкка түләү хакы тиеннәр белән исәпләнә, бай табигатьле, ипиле яклар бөлгенлеккә төшә бара. Ничек ризасызлык тумасын. Ә Сенатор кебекләр халык нәфрәтенең дары мичкәсенә шырпы төртергә дә күп алмаслар. Акмал хан Мәскәүдәге тикшерүләрне шулкадәр оста, хәйләкәр рәвештә суза, тормышы өчен жан талаша һәм байлыгын әлегәчә беркемгә дә белдерми яшереп килә белде. Сенатор анын белән килешенеп эш итмиме, анын варисы түгелме? Баш әйләндергеч зур суммалары да анда сакланмыймы? Камалов башында әнә шундый көтелмәгән уй-фикерләр йомгагы әйләнде дә әйләнде. Ул әле һаман аларны бер җепкә тезеп бетерә алмый изалана иде. Шул чакта телефон шылтырады: —Иртәгә Сенатор Сәмәркандта киңәшмә уздыра, беренче рейска билет алган.—диде трубкадагы тавыш. — Бик шәп. безгә аны читтә кулга алырга кирәк, тавышы азрак булыр. Әкрәмхужаевны кулга алу. инде көтелмәгән хәлләргә күшегеп барган халыкны да шаккатырды. Кешеләр анын хокук саклау, гадел хөкем турындагы атаклы чыгышларын хәтерлиләр иде әле. соңгы елларда анын исеме телдән төшмәде, атаклы юрист иде бит ул. Сәмәркандта кулына богау салынуга ук Сенаторны туры рейс белән Мәскәүгә озаттылар. Шул ук сәгатьтә анын язмышы ерактагы Аксайда “гомер кичергән" Сабир-бабага мәгълүм дә булды. Акмал хан белән бергә үз язмышларын һәм биш миллион сум акча тоттырганда: “Сез һәрвакыт минем кешеләрнең күзәтүе астында булырсыз", дигәне шулай тормышка ашты Кулга алу яшерен һәм тавыш-тынсыз гына үткәрелсә дә, хәбәр итүчеләр табылды. Сабир-баба Акмал ханны кулга алуда бары бер кешенең— прокурор Камаловнын гаепле икәнен белә иде. Менә тагын ул карталарны бутап ташлады Вәзгыятьне биш бармагыдай төшенгән Сабир-бабанын тамагына прокурор күптән сөяк булып утырган иде инде һәм ул ана ныклап тотынырга карар бирде, җиңүе белән бик мактанмасын әле. Листовка текстын да ул үз куллары белән язды. Сухроб Әкрәмхужаевнын кулга алынуын Мәскәү куйган кешеләрнең җирле зыялыларга карата башбаштаксызлыгы. кансызлыгы дип бәяләп, халыкны күренекле юристны якларга чакырдьг Листовкалар яшерен рәвештә Наманган типографиясендә басылды, атчабарлар аларны барлык өлкәләргә таратып чыкты. Сенаторны Мәскәүдәге "Матрос тынлыгы" дигән, яңгыравык купшы исемле төрмәгә яптылар. Иректән килгән яңа кешене камерада кин күнел оелән каршы алдылар, аны монда күпләр белә, белмәгәннәрнен анын турында ишеткәннәре бар. мәкаләләре буенча таныш иделәр. п!1™иР“ЖКТӘГе вакыип^аРның төрмәгә бик тиз килеп җитүен белә төрмәсендәгеләрнеңреспубликадагы хәлләрне шулкадәр яхшы белүе аны чын мәгънәсендә шаккатгырды. Вакыт-вакыт ана алар Бадамзар чәйханәсендә утыралар һәм кичә узган пленум турында фикер алышалар кебек тоела иде. Камерадашлары юридик фәннәр докторы сөйләгәннәрне йотып кына оардылар. аларга үз планнарын, хыялларын, уй-фикерләрен расларлык сүзләр кирәк иде Ә ул ал арны н фикер агышын ачык чамалап, рухларын ныгытырга тырышты, чөнки һәркайсысының җинаять эше җимерелү ахыр чиктә аның файдасына эшли иде. Шул ук вакытта ул беркем белән дә дуслашмады, берләшмәде, теләктәшлек күрсәтмәде. Һәрвакыттагыча, ул үзе өчен генә уйлый иде. Сәяси көчләр Үзбәкстанны Союздан аерып алыр куәткә иямени дип сораганнарга ул, уйлап та тормыйча җавап бирде: әйе, мәгълүм бер очракта булырдай нәрсә, диде. Ана гына хас астыртынлык белән, барып чыга калса, Россия законнарының Төркстан гражданнарына таралмаячагын, үзләренең тыныч кына кайтып китәчәкләрен дә әйтеп куйды. Табигый ки. мондый раслау казна каракларына ошый иде һәм алар иректән килгән кешенең һәр сүзенә шатланып колак салдылар. Халык хөкем барышын ничек кабул итә, без барыбыз да элек әйткәннәребездән баш тарттык, тикшерүчеләр басымы астында гына гаепне үз өстебезгә алган идек бит, дип кызыксынучыларга ул Акмал хан сүзләре белән җавап бирде. Халыкка сезнең алар өчен газап чиккәнегезне аңлата алдылар, диде. Бәлки, дөрес юл да булмагандыр, ләкин сез мамык өчен гадел бәя куйдырырга тырыштыгыз. Бүген һәркайда һәм һәрнәрсәдә Үзәкне гаеплиләр, сез бит газета укыйсыз, бу безнен дә тактика булырга тиеш. Үзенен әңгәмәләрен яңа тоткын шулай тәмамлый иде. Беренче көндә үк Сенатор Акмал хан турында белешергә тотынды, ләкин беркем дә аның белән очрашмаган булып чыкты, хәтта ин озак ятучылар да анын кайдалыгын белми иде. Табигый, камерадашлары аның ни өчен утыруы белән кызыксынмый калмадылар. Моңда да Сенатор тел чарлап котылды, идея аерымлыклары өчен икәнлегенә ишарәләде. Ләкин ул Сәмәркандка очар алдыннан Бармаксызнын исән калганын ишетеп өлгергән иде инде. Төп бәла дә шунда. Мәскәүдән килгән прокурор кулларына богау салган мизгелдә ул бер нәрсәне бик ачык аңлап алган иде инде: анын тормышы Бармаксыз һәм Камалов тормышына бәйле. Әгәр бу үҗәт прокурор белән бер-бер хәл була калса, Парсегян элеккеге күрсәтмәләреннән баш тартыр иде. Газет укып баручы адәм хөкем барышының ничек оештырылганын яхшы беләдер. Хәлбуки, Парсегяннын үзен юк итү күпкә отышлырак булыр иде. Менә шунда Камалов тагын ярык тагарак янында утырып калыр иде. Иң аянычы шунда, иректәге Сәлим Хәсәнович анын язмышы Парсегян кулында икәнлеген башына да китерми Хәзер анын өчен ин мөһиме—ничек гә Хашимовка хәбәр салу, дөресрәге, кыю бул, ва-банк бар дип, команда бирү иде. Прокурор Камалов бу юлы отты, ләкин Сенатор үзен жинелгәнгә санамый, һәрхәлдә, ул әле үзенен сонгы сүзен әйтмәде. Биш миллион сум акча белән яшәү өчен көрәшергә була, акча көчен ул яхшы белә. Бөтенләй көтмәгәндә жае да чыкты, Ташкенттан бер түрәне иреккә чыгаралар икән. Сенатор бу кешене яратмый, ана ышанып та бетми иде, ләкин башка чара юк һәм ул тәвәккәлләргә карар бирде. Йөрергә алып чыккач, тегене читкә алып китеп, каты итеп әйтте: —Ташкентка кайткач, беренче эшегез итеп. Лидо" ресторанына керегез, хужа ханымга миннән сәлам күндереп, Сәлим Хәсәнович белән очраштыруын сорагыз. Ана мине кулга алуда мәскәүле белән уен автоматлары яратучыдан шикләнергә урын юк, дип әйтегез. Хәтерегезгә сеңдерегез, минем аркада гаепсезләргә кыек карый күрмәсеннәр. Ә дошманнар белән мин үзем анлашырмын, жаны чиста кешегә бернинди хөкем дә куркыныч түгел. Бу юлы да ул үзен зыялы, тәрбияле кеше итеп күрсәтә алды, чынлыкта, шартлы телдә анын сүзләре “ничек кенә булса да прокурор Камалов белән сейфлар ватучы Артем Парсегянны юкка чыгарыгыз”, дигәнне аңлаталар иде Сенаторны кулга алганнан сонгы вакыйгалар агышы, бәйдән ычкынгандай, шул кадәр кызулады, кайда нәрсә булганлыгын беркем дә белми кебек тоела башлады Ләкин бу беренче карашка гына. Шушы вәзгыятьтә күп нәрсә Камаловка, Югары судтан Хашимовка бәйле булып, хәтта Сабир- баба да читтә калмаган иде. Барысы да чишелешенә таба бара һәм, гадәттәгечә. күп нәрсәне "галижәнап очраклылык" хәл итте дә. Шулай булырга тиеш булганмы, әллә очраклы рәвештәме, нәкъ шул көннәрдә Камалов кулына кайчандыр СССР прокуратурасында тирән сер итеп телгә алынган документлар килеп керде. Үзбәкстанның Беренче секретаре язмышы кыл өстендә иде. Ләкин шунысы гаҗәп, Рәшидов дәвамчысын кулга алу Сенатор кулына богау салудан кимрәк яңгыраш тудырды. “Матрос тынлыгьГннан котылган адәм Сенаторның үтенечен аяк астына салып таптамады. Югары суд кешесе белән очрашты һәм сүзен-сүзгә Мәскәу хәбәрен ирештерде. Хашимов Бармаксызнын кулга алынуын белә иде. ләкин аның дустына нинди куркыныч тудыруын анлый алмый баш ватты Камаловы аңлашыла, аны күптән юк итәсе иде инде Шефның үтенече- әмер, ультиматум. Димәк, Бармаксыз аның дусты һәм курсташынын тормышына куркыныч белән янаучы нидер белә Әйтелгән кадәресе Камалов белән Парсегян гомере өчен Сенатор теләсә нинди сумма түләргә дә әзер дигәнне анлата иде. Сенатор үзенә бәяне бик зурдан куйган иде. Бармаксыз белән әлләни катлаулы булмаска тиеш иде. Каракларның уртак казнасына йөз менне ыргытсаң, аны шул ук көнне камерадашлары бугазлап ташлаячаклар. Сәлим Хәсәнович бу иске һм сыналган ысулны яхшы белә иде. Ләкин шул киеренке, тыгыз көннәрдә тагы бер вакыйга булды һәм ул прокурор Камаловка да, Сенаторга да, анын дусты Миршабка да, хәтта Акмал ханның рухи остазы Сабир-бабага да кагылып үтте. Кувасай бистәсендә месхет төрекләре белән җирле халык арасында ызгыш килеп чыккан һәм очраклы рәвештә базардан башланган җәнҗал бөтен Фергана үзәнендә милләтара бәрелешкә сәбәп булды Йортлар өстендә ялкын телләре уйнады, борынгы Коканд белән Маргиланда кеше каны түгелде. Тон уртасында Кремльдән күрсәтмә алган прокурор Камалов, тан атканны да көтеп тормыйча, махсус самолетта Фергана үзәненә очты, анда МВД гаскәрләре һәм милиция тартыла башлаган иде инде Шул ук көнне прокурор һәм Югары Совет сессиясеннән, Мәскәүдән кайтып төшкән мөфти хәзрәтләре телевидениедән Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыктылар, халыкны тынычланырга, салкын акыл белән эш итәргә чакырдылар. Республика прокуроры телевидениедән чыгыш ясап яткан минутларда Сәлим Хәсәнович ялланган үтерүчеләргә: Арифка һәм тагын ике егеткә инструктажны бетереп килә иде инде. Шулай итеп, Камаловка ятьмә куела башлады. Алар йөзәр мен сум аванс алдылар һәм шул ук тонне Чадаксай үткеле аша ике машинада Ферганага юл тоттылар. Ыгы-зыгы, канлы жәнжал хөкем сөргән якларда Камаловнын үлеме артык күзгә ташланмас, беркем дә анын махсус оештырылганлыгын әйтә алмас иде Фергана үзәнендәге чуалышлар хәтта Сабир-баба өчен дә көтелмәгән хач булды, ул якташларының түземле сабырлыгына ышана иде. Күрәсен. халкының түземе төкәнгән, сабыр канатлары шартлап сынды. Бер генә нәрсә үкендерә иде—кан исеннән башын югалткан халыкны үз контроле астына алып булмый, ләкин аны теләгән якка борып җибәрергә мөмкин Про^рор Камаловнын телевидениедән чыгышын Сабир-баба да тыңлады. мөфтинен дога-вәгазьләренә колак салды, ләкин акылга килергә »™.ҮЗеН« ЧӘ кабул "ттетелевиз°рны сүндерүгә үк Исмәт белән Ибраһимны, кайчандыр ҮК кешесен Наманган-Ташкент поездына илткән жәлилне чакырып алды. —Хуҗабызга, кадерле Акмал ханга булышыр сәгать җитте,—диде ул шәрекъ итагате кануннарын саклап тормыйча гына,—Ферганада, Кокандта, Маргиланда, үзәктәге барлык кышлакларда дөньянын асты-өскә килгәнен беләсез. Кызганыч, суешта үзебезнең мөселманнар зыян күрә, Аллаһу тәгалә бу гаепсез коелган кан очен безне ярлыкар, дип беләм. Үз җирендә балаларының тамагын туйдыра алмаган кешенен күршесенә шикләнеп каравы табигый хәл Мин диндәшләребез, безнең кебек үк сөнниләр булган төрекләрне талауны хупламыйм, еллар буе тулышып җыелган бар ачуны, нәфрәтне райкомнарны, судларны, милиция һәм прокуратура биналарын тар-мар итүгә борып җибәрергә кирәк. Хакимият халык ачуынын көчен күрерлек булсын. Һәркайсыгызнын Ферганада, Кокандта туган-тумачасы, дуслары бар, ә Җәлилнең хатыны Маргиланнан. Бүген үк өч машинага төялеп чыгып китегез, һәркайсыгыз үзенә ошаган аерым юлдан барыр. Халыкны бары тик Акмал хан гына тынычландыра ала дигән сүз җибәрегез, һәр кайда анын исеме мөмкин кадәр ешрак телгә алынсын. Акчаны жәлләмәгез, кешеләр өереннән кушбугазлы, катырак тавышлыларны сайлагыз. Рәхәтләнеп кычкырсыннар. Хакимият биналарына бәреп керергә кирәк Аракыга саранланып тормагыз, анаша да онытылмасын. Ләкин сак булыгыз, куркынычсыхлык турында да хәтердән чыгармагыз. Яшьләрне туйганчы ашатыгыз-эчертегез, теләгән кадәр сарык суйдырыгыз, ит ашаган кешенең каны кайнар була, тизрәк йөгерә. Кыю булыгыз, бернидән дә курыкмагыз, кешеләрне хакимияткә каршы котыртучылар бер сез генә түгел, миңа хәбәр иттеләр инде, телмәрләр байтак җыелган анда. Егерме миллионлы Үзбәк- стан—Әрмәнстан да, Балтыйк буе да түгел, без—бик зур көч. Тагы Бер урында озак тормагыз, бер ике көннән сакал-мыекларыгызны кырып атарсыз, чәчегезне алдырырсыз. Кыяфәтне үзгәртә белергә дә кирәк. Юлда очраша калсагыз, машиналарыгызны алыштырырсыз. Үзегез белән күбрәк ялган номерлар алыгыз, беркемнең дә документ тикшереп торырга вакыты юк, иң мөһиме—эләкмәгез. Беләм, сезне өйрәтеп торасы юк, урынына һәм җаена карап эш итәрсез. Ә хәзер акча алыгыз да—юлга . Догаларым сезнен хакта булыр. Ариф үзенен кулдашлары белән Ферганага тан алдыннан килеп керде, бүген булмаса, иртәгә комендант сәгате кертелү ихтималы билгеле, ә алай була калса, шәһәргә тикшерү үтмичә керү мөмкин булмаячак. Сигез зарядлы, оптик мүшкәле “Франчи"ыннан колак кагуыңны көт тә тор. Ә аның бар ышанганы шул винтовка иде. Аларны көтәләр иде инде, ләкин беркем дә аларның максатын белми, гомум шау-шу астында банк яисә саклык кассасын чистартырга килгән дип уйлыйлар иде. Җинаятьчел дөньяда артык сорау бирү гадәте юк, читләрнең серләре аркасында гомер кыскара төшә—бу хакыйкатьне алар бик иртә үзләштерәләр Ариф прокурорның Ферганада, нигездә, ике җирдә— прокуратурада яисә милициядә буласын күз алдына китерә иде. Яшерен киңәшмәләр тагын кайда үтсен, ди. Болар өстенә биш минутлык дип йөртелүче очрашулар, тәртипсезлекләрне бетерү буенча штаб утырышлары. Бераз ял итеп алуга ук ул йорт хуҗасының мотоциклына атланып шул җирләрне карап кайтырга чыгып та китте. Ике бина да бер-берсеннән ерак түгел, хәтта бер үк урамда икән. Ариф килеп җиткәндә генә өлкә прокуратурасы яныннан Ташкент номеры куелган “Волга" кузгалып китте, шофер белән янәшә прокурор Камалов утыра, өс киеменә караганда, янында коралы булырга тиеш түгел иде Ариф ике сәгатьләп прокуратура тирәсендә булды, көчле бинокль ярдәмендә өлкә прокуроры кабинетының да, утырышлар залының да кайдалыгын бик тиз ачыклап өлгерде Чакырылган кеше санына карап, киңәшмәләр шул ике бүлмәнен берсендә уздырылачак. Ләкин алар кайда гына уздырылмасын, Камалов йә президиумда, йә прокурор кәнәфиендә утырачак, трибунада булуы да ихтимал. Ничек кенә булмасын, һәр өч урын да күршедәге йорт түбәсеннән бик яхшы күренә иде. Прокурор машинасын автоматлардан утка тоту варианты да каралган һәм ике кәсептәш нәкъ менә шунын өчен килгән дә иде инде. Алар спорт автомобильләренең көчле моторлары куелган машиналарда күз ачып йомганчы юкка чыга алалар, бары прокурорның төгәл маршрутын билгеләргә генә кирәк. Ә Ариф көтә белә иде Вакыт ашыктырмый, түләү вакыт исәбеннән түгел. Миршаб өчен ин мөһиме—ахыргы нәтижә. Бөтен өлкәдә гадәттән тыш хәл игълан ителүе мәгълүм, күзгә артык ташланырга ярамый Үзләре тукталган шәһәр читендәге йортка кайтуга. Ариф кәсептәшләренә машиналарындагы Ташкент номерларын Фергананекенә алыштырырга булышты да юл сумкасыннан Чейзнын маҗаралы детективын алып, ишегалдындагы айванга урнашты. Детектив романнар ана вакыт уздырырга ярдәм итә иде, ялланган үтерүче буларак, уңайлы моментны көтеп ала белү анын өчен ин мөһим фактор, ә атканда тидерә алмау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Шәһәрдә һәм өлкәдә хәлләр шәптән түгел. Камаловка эш муеннан Прокуратурага ул кичен, йә булмаса, төнлә генә кайтып керергә мөмкин Шунлыктан. Ариф машиналары белән маташучы кулдашларын борчып тормады, прокурор машинасын автоматтан атып китү вариантын да бөтенләй сызып ташларга ярамый иде. Жәйге энгер-менгер төшүгә. Ариф кулдашларыннан берсен өлкә прокуратурасы бинасы янына җибәрде. Прокурор Камалов берәр төрле кинәшмәфәлән уздырып ятмыймы. Йөкләнгән бурыч бары шуннан гыйбарәт иде. Ләкин ул кичтә Камалов өлкә прокуратурасына аяк та басмады, ул төне буе Маргилан белән Коканд арасында бөтерелеп йөргән икән. Иртән, мотоциклга атланып, Ариф тагы өлкә прокуратурасына иснәнергә китте. Зур түрәләрнең һәм хәтта хәрбиләрнең машиналары дәррәү җыелуга караганда, бинада зур кинәшмә буласын анлау читен түгел иде. Табигый ки, анда прокурор Камалов чыгыш ясамый калмас. Ул "Ява”сын борып маташканда гына, чыннан да, Ташкент номеры куелган ак “Волга" да килеп туктады. Ниһаять, барысы да үз урынына утырды, “ау” корбаны буласы кеше “ау” буласы урынга килеп җитте Ариф ишегалдына кайтып керүгә үк аркадашлары эш сәгате сукканын анлап алдылар. Барысы да кичтән үк сойләшеп-кинәшләшеп куелган иде инде. Сүтелгән автомат винтовка салынган нәни чемодан-футлярны алып, егетләр ак “Жигули"ларда билгеләнгән позициягә китеп тә бардылар. Бераздан алар артыннан “Ява"ны иярләгән Ариф кузгалды. Прокуратура ишегалдында тып-тын, димәк, кинәшмә башланган дигән сүз. Ул үзе сайлап алган йортнын түбәсенә ашыкты, анда аны кораллы ярдәмчесе көтә иде инде. Көчле бинокль утырышлар залы буйлап күпме генә капшанмасын, ни гаҗәп. Камалов беркайда да күренмәде, ә трибунада сөйләүчеләр бер-бер артлы алышына тордылар. “Тынычлан тынычлан...”—дип тәкърарлады үз-үзенә Ариф һәм күз карашы белән генә иптәшенә дә тыелып торырга кушты. Коралны чыгарырга иртәрәк иде әле Ул аркасы белән вентиляция торбасына сөялде дә күзләрен йомды, фикерне бер ноктага тупларга кирәк булганда ул гел шулай итә иде. Шул рәвешле ун минутлап утыргач көчле окулярларны кабат тәрәзәләргә төбәде, ләкин прокурор күренмәде. Эчке ишегалдындагы машиналар тукталышына күз салды һәм Ташкент номерлары куелган ак Волга ны бик тиз эзләп тапты. Шофер машинада, димәк Камалов та бина эчендә булырга тиеш Ул, кинәт кенә дәртсенеп, биноклен өлкә прокуроры тәрәзәсенә төбәде—Камалов шунда иде. Ариф иркен сулап куды, кабат күтләрен йомды һәм аркасы белән салкын морҗага сөялде. Тынычланырга, ихтыярны тупларга кирәк иде. Шул рәвешчә тагы ике-өч минут утыргач кына ярдәмчесенә винтовканы алырга ишарә ясады Камалов кабинет хуҗасының өстәле артында утыра, погонлы кешеләр белән ниндидер киңәшмә алып бара. Аркадашы “Франчи"ны җыеп маташкан арада Ариф кесәсеннән көзге чыгарып. “Жигули”да көтеп утыручы икенче кәсептәшкә дә сигнал бирде, бусы “объект” үз урынында, оч-дүрт минуттан без чыгасы подъезд төбенә килеп туктарга кирәк дигәнне аңлата иде. Арнф кулына автомат-винтовканы алды, ярдәмчесенә түбән төшәргә кушты, ә үзе оптик прицелны тәрәзәгә төбәде. Камалов ана яны белән утыра иде, Ариф анын чигәсенә төбәде. Болай тидерү мизгел эчендә үлем китерә, кайчандыр табиблыкка укып йөргән егет анатомияне бик яхшы белә иде Арифның тәтегә басуы булды, тәрәзәгә арты белән утырган кеше кинәт кенә күтәрелде дә ниндидер кәгазьне Камаловка сузды—һәм шунда ук бер якка авып та төште. Ариф үз гомерендә беренче мәртәбә тидерә алмады. Икенче тапкыр атып торырга вакыт калмады, кабинеттагылар барысы да урыныннан сикереп тордылар. Ариф күз ачып йомганчы “Франчи”не сүтеп, футлярына салды да иң кырыйдагы подъезд баскычына очты, түбәндә аны моторы кабызылган машина көтә иде инде. Өлкә прокуроры кабинетында чын мәгънәсендә мәхшәр башланды, кемдер яралыга ташланды, кемдер өстәл астына ук кереп китте, бары угрозыск начальнигы гына югалып калмады, ул шундук телефонга ябышты һәм районны чолгап алырга боерды. Арадан кемдер кычкырып куйды: "Бөтенләй оятсызландылар, милицияне куркытмакчы булалар. ” Залда, чыннан да, милиция чиннары гына җыелган иде. Өлкәнен эчке эшләр идарәсе башлыгы телефоннан прокуратура тирәсендәге районнарда патруль оештырырга кушты һәм киңәшмә дәвам итте. Милиция җитәкчеләре белән очрашу тәмамлангач, Камалов партия оешмасы утырышы бара торган залга керде. Җилкәсенә пуля тигән полковник Холматовнын хәле турында, тәрәзәгә атучылар хакында берәр нәрсә ачыкланса, кичекмәстән үзенә хәбәр итүләрен кушып калдырды. Ләкин ана актив җыелышында чыгыш ясарга туры килмәде, чөнки ашыгыч хәбәр килеп төште. Берничә меңлек шашынган толпа Коканд шәһәр милициясе бинасы янына ыргыла икән. Бөтен эшне ташлап шул якка чыгып китәргә туры килде. Утырыр алдыннан гына машина янына ниндидер лейтенант килеп чыкты һәм полковник Холматовнын хәле турында әйтеп өлгерде. Ярасы куркыныч түгел, ә атучылар турында бернәрсә дә ачыклый алмаганнар иде әле. Аннан соң, лейтенант капылт кына кесәсенә тыгылды һәм кәгазьгә төрелгән нәрсәдер алып, аны “Волга” тәрәзәсеннән сузды: —Ниндидер сәер пуля, иптәш прокурор.. Полковник Холматов турында яхшы хәбәре өчен лейтенантка рәхмәт әйтеп тә өлгермәде, машина алга ыргылды һәм алар үткән төндә инде ике мәртәбә булып өлгергән Коканд шәһәренә чыгып киттеләр. Бөтен уй-фикере Коканд тирәсендә бөтерелгән Камалов кулындагы ят пуля турында бөтенләй онытып җибәрде, аны шофер искә төшерде. Мәктәп дәфтәреннән ертып алынган кәгазь төргәкне ачып җибәрүгә инде бер тапкыр күргән таныш пуляны абайлап алды, иреннәрдән укый белүче төрек егете Айдын үлгән көнне аның өстәленә нәкъ шундый пуля китереп салганнар иде. Кызык- сынучан шоферга ул берни дә әйтеп тормады, бары трофейны кире аңа кайтарды. Анысы, пуляны әйләндереп-тулгандырып карады да: —Чыннан да сәер пуля, безнеке түгел бу, чит илнекедер,—дип куйды. Угрозысктан полковник Чураев тәкъдим иткән һәм җинаятьчел дөнья белән шактый таныш егет барысын да белеп һәм анлап сөйли иде. Хөршид Азизович бу пуляның кемгә төбәп атылганын әле прокурор кабинетында чагында ук аңлаган иде инде. Полковник Холматов очраклы рәвештә генә анын гомерен саклап калды. Ату өчен урыннын һәм вакытнын белеп сайлануы, ауны мәкерле һәм акыллы, үткен һәм сизгер дошман оештыруы турында сөйли. Җитди чаралар күрергә кирәк булыр Әгәр дә ул үлгән булса, атунын махсус рәвештә оештырылганлыгын беркем дә белми калыр иде. Сугыш заманы бит. Сугыш барысын да күтәрә ул. Камалов кинәт кенә шоферыннан сорап куйды: —Нортуха, синең үзен белән коралын бармы? Тегесе, башын да бормый, җавап бирде: —Әлбәттә. Полковник Чураев монда килер алдыннан гына тагын бер пистолет бирде, мондый ыгы-зыгыда сезгә ау оештырырга мөмкиннәр дип кисәтеп тә куйды әле,—диде һәм прокурорга пистолет сузды. Кичекмәстән килеп житкән эчке гаскәрләр ярдәме белән кичкә таба Коканд шәһәре милиция бинасына һөҗүм итүчеләр алып ташланды. Милиция бинасын саклаучылар арасында югалтулар шактый күп булып чыкты Солдатлар халык өереннән атучылар бултанда да корал кулланмаганнар Хәрбиләр килеп җиткәнче үк котырынган толпаны туктатырга беренчеләр- дән булып ташланган руханилар һәм җирле милиция вәкилләре аеруча зур зыян күргән иде. Кичен Камалов тагын Ферганага, тәртипсезлекләрне бетерү штабы утырышына кайтып китте, аның белән бергә махсус гаскәрләр майоры да юлга чыкты. Майор "джип"та гына йөри, аны бронежилетлы дүрт автоматчы озата бара. Ике машина да—прокурор “Волга”сы һәм майор “джип"ы да- телефонлы булып, юл буе элемтә өзелмәде. Юлның күпмедер өлешен спецназ майоры “Волга”да барды, прокурорга “Джип”ка күчеп утырырга туры килде. Барысы да штабтан кайсы машинага шылтыратуларына бәйле иде. Прокуратура ялны белми эшли, хәрбиләр белән тыгыз элемтә урнаштырылган иде Фергана юлында аларга еш кына кышлакларда, район үзәкләрендә тукталырга да туры килде, һәркайда аларнын катнашуы, хәлне җайга салу кирәк иде. Үзбәкстанда атаклы чүлмәкчеләр яшәгән Риштан бистәсе яныннан узып барганда прокурор күзенә ике мәртәбә җиденче номерлы ак “Жигули* чалынып узды Машина башкаларыннан берни белән дә аерылмый, бары артык җитехчеге, елгырлыгы гына күзгә ташлана һәм анын шоферы үтә тәҗрибәле егеттер дигән фикер калдыра иде. Ниндидер район үзәгенә кереп барганда “Волга”ны узып алга ыргылган машина чак кына авариягә эләкми калды, Әгәр ул яшен тизлегендә алга ташланмаган булса, ул барган полосага, каршыга килеп чыккан йөк машинасына бәрелеп көл булачак иде. Камалов хәтта гади генә машинада кеше ышанмаслык шундый кочле мотор утыруын үзенчә билгеләп тә куйды. Шәһәргә керер алдыннан гына тагын әллә каян шул “җиделе” килеп чыкмаса, бу вакыйга, бәлки, онытылган да булыр инде иде, очсыз-кырыйсыэ юл бит ул, “лихач"лар җитәрлек. Әмма һаман бер үк машинаның күзгә ташлануы прокурорны уйга салды. “Жигули”дә утыручылар “Волга”нын автоматчылар утырган “джип”тан аерылып, ялгыз калуын көтәләр кебек иде. Ләкин уйлары чуалды. Көтмәгәндә телефон шылтыравы игътибарын читкә юнәтте һәм ул “Жигули” турында онытты, хәер, тегеләр дә күздән югалган иде инде. Штаб утырышы барганда Камаловнын исенә әллә нишләп куәтле мотор куелган машина төште һәм ул алдындагы кәгазьгә “ФЕР 36-12” номерлы ак җиденче модель “Жигули” кемнеке икән, ачыклагыз әле” дип сызгалап. язуны шәһәрнен ГАИ начальнигына ыргытты. Штаб утырышының ахырында җавап килеп җитте: “Андый номерлы ак Ферганада юк, күрәсең, бу номер ялган яисә урлангандыр". Менә шунда барысы да урынына утыргандай булды, күп нәрсә ачыкланды. ак Жигули дәгеләр трассада, тәгаен, аны аулаганнар, әгәр янәшәдә спецназ автоматчылары бармаса. ниндидер берәр кискен борылышта һөжүм ясаячаклары шиксез, таулы-ташлы, борылмалы хәтәр юлларда теләсә-нинди аварияне, һөҗүмне бик оста оештырып булыр иде. Штаб утырышы тәмамлангач, Камалов иртән тәрәзәгә ату вакытында югалып калмыйча, районны чолгап алырга әмер биргән кешене—шәһәрнен ^ГЛГ"1ЬНИГЫН бер читкә чакЬ1РЫП алды һәм спортзалда көрәшчеләр, Р куллана тоРган манекеннар бармы икәнлеген белеште Раслаучы =^^арНЫН ! 1кесен килеп “Волга нын арткы утыргычАГНаН С0Н’ спецназ майорын табып, үзенә бер стГ™ ймпмт, ҺәМ КЫр бинокле бирүен сорады Майор, артык сораулар бирмичә генә, прокурорнын соравын канәгатьләндерергә кипе Яртһ! сәгатьтән Камалов ишек алдына чыкканда, ул сораган нәрсәләр машинада иде инде. — Кая барабыз?—диде шофер, автоматлар, бронежилет, манекеннар турында сорамый гына. —Кунакханәгә кайтабыз, эт булып арыдым, иртәгә көн тагын да авыррак булмагае,—диде Камалов. Бераздан прокурор үзләренең бөтенләй башка якка баруларын күреп алды. Ьу хакта әйткәч, шоферның жавабы бик кыска һәм аңлаешлы яңгырады: —Әйе, без кунакханәгә бармыйбыз. Монда минем туганнарым бар, төнгә кунакка киләм дип шылтыраткан идем. Безне көтәләр . —Бераз дәшми барды һәм өстәп куйды —Иртәнге хәлдән соң кунакханә куркынычсыз урын, дип әйтә алмас идем. Икенче тапкырында алар тидермичә калмас. Көндез ул Чураевка шылтыратып, тәрәзәгә ату турында да, ниндидер ят пуля турында да хәбәр иткән иде инде. Полковник атуның очраклы түгел икәнен бик тиз аңлап алды һәм куну урынын алыштырырга кушты. Прокурор каршы килмәде, бары арыган кыяфәттә сорап куйды: —Син кич белән трассада берәр шикле нәрсә күрмәдеңме? — Безнең тирәдә бөтерелгән ак “Жигули”ны күздә тотасызмы? ФЕР 36-12 неме? —Әйе, мин шуны күздә тотам, шунлыктан, машинага корал куйдырдым, ә бронежилет сиңа. —Ә нигә спецназ озатуын сорамыйсыз?—дип сорады Нортухта һәм прокурор полковник Чураевнын ана ышанычлы егетне беркеткәнен аңлап алды. — Бу аларны куркытачак,—диде прокурор. Шоферының йөзендә аптырау күреп, дәвам итте: “Озаклап аңлатып тормыйм, вакыт та юк, тарихы да озын. Хәрбиләрдә “утны миңа юнәлтегез” дигән төшенчә бар. Мин менә шулай эшләргә тиешмен, чөнки бу кешеләрне ычкындырырга хакым юк. Прокуратурага бик күп серләрне ачып бирерлек куркыныч җинаятьчеләр алар. Шуңа күрә, кемнеңдер озатып йөрүе турында сүз дә була алмый, хәтта безгә ау оештырылганын сизмәмешкә салынырга тиешбез. Барысына да җитезлек, өлгерлек кирәк, уяулыкны югалтырга ярамый Көчле моторлы ак “җиделе” күзгә чалынса, бигрәк тә. Әле аның иртәгә бөтенләй башка номерлы булуы да ихтимал. Тәҗрибәле оперативник полковник Чураев моннан бик еракта булса да, вәзгыятьне бик тиз чамалап алды, ят пуля турында хәбәр килеп ирешүгә үк ул Айдиннын үлемен искә төшерде, аның башына да шундый кургаш кисәге җиткән иде ләбаса. Прокурорга ауны Аксай кешесен үтерткән кешеләр оештырганы ачык иде инде. Ул төнне Ариф, кулына тулы әзерлектәге “Франчи” винтовкасы тотып, кунакханә каршындагы йорт түбәсендә бик озак утырды, бары сәгать дүрткә җиткәч кенә прокурорның кайтмаячагына төшенде. Ләкин бер нәрсә табышмак булып калды: кайтмауның сәбәбе нәрсәдә: ул үзенә ау оештырганнарын сизенгәнме, яисә көтелмәгән вакыйгалар аны Ферганадан чыгып китәргә мәжбүр иткәнме. Ариф икенче вариантны кулайрак санады, чөнки үзәндә киеренкелек кимеми, киресенчә, бәрелешләр тагы да көчәя төште. Ярсыган халыкка әрҗәләп аракы ташулары да билгеле иде инде Шәһәр хакимияте биналарына һөҗүмгә ташланучы яшь җилкенчәккә илле сумлык “бүләк” таратып йөрүче кемсәләр дә бар икән. Акмал хан Мәскәү төрмәсеннән качкан икән дигән хәбәр йөри, баш күтәрүләргә ул җитәкчелек итә, дип тә сөйлиләр. Төнлә яшьләр өйләренә таралмасын өчен, кичкә алар җыелган урыннарга көтүе белән сарык куып китерәләр, шашлык мәҗлесләре оештырыла, аракы- хәмер су урынына ага. Прокурорга баш терәргә дә вакыт юк. Ариф боларны бик яхшы белә иде. Яна көн тууга прокурор Камаловка игълан ителгән ау да дәвам итте. Иртән иртүк мотоциклга утырып Ариф прокуратура һәм милиция яныннан узып китте, ләкин Ташкент номеры таккан таныш ак “Волга” күренмәде, йә ул килеп җитмәгән әле. йә таннан ук чыгып киткәндер Аннан сон базар тирәләрен урады, кешеләр кайнаган чәйханәләрдә этелеп-төртелеп йөрде һәм төрле имеш-мимеш арасыннан алар ауларга тиеш кешенен бүген кай тирәләрдә булачагын ачыкларга тырышты Базалар шакмагы белән уйнагандагыдай. вакыйгаларны алай да. болай да тезеп карады һәм прокурорның бүген, һичшиксез. Коканд юлында йөрергә мәжбүр булачагын тәгаенләде дә. Канлы вакыйгалар, фетнә үзәге Фергана белән Маргиланнан шушы зонага күчкән иде инде Ариф тиз генә ничек эш итәчәкләрен ачыклады, яна тактика төзеде. Фергана- Коканд трассасы тулысынча максатка туры килә иде. өлкәдә хөкем сөргән тәртипсезлекләр аркасында бу юлны даими тикшереп торып булмый мона милициянең көче, техникасы да җитми. Миршаб куйган бурычны үтәгәч тә Таҗикстанга. Ленинабад шәһәренә таба чыгып китүе җайлы Аннан Ташкентка хәтле кул сузымы арасы. Коралны юл кырыенда, унайлы берәр җирдә күмеп калдырырга да була, вакыты җиткәч, килеп алу озак түгел. Ин мөһиме, юкка-барга ыгы-зыгы килмичә, юл буендагы берәр чәйханәдә узып киткән машиналарны күзәтеп утырырга. Әгәр "Волга"ны озата килүче автоматчылар һәм спецназ булмаса. ул барыбер ерак китә алмас, көчле мотор белән аны эһ дигәнче куып җитеп була Беренче текә борылышта ук ана терәп диярлек атарга мөмкин булачак. План һәм гади, һәм ачык иде. үзенчәлекле ауда катнашучыларның берсе дә каршы төшмәде, ике сәгатьтән үзләренә кулай күренгән чәйханә табып, шунда урнаштылар да. Иртәнге якта Камалов йорт-нигезләрен югалткан качаклар өчен әзерләнгән лагерьда булды, аларны саклау өчен өч катлы боҗра булдырырга кушты. Чөнки канга сусаган кешеләр өеренең бу якка да килеп чыгу ихтималы бар Лагерьга ярдәмчесез карт-коры, хатын-кызлар һәм балалар җыелган иде. Әгәр канга сусаган башкисәрләр өере әлеге “боҗра"ларны өзеп качакларга ташланырга җөрьәт итсәләр, боҗраның өченче катындагы хәрбиләргә корал кулланырга әмер бирергә туры киләчәк. Моны ул күңелендә кире каккысыз катгый карар итеп беркетеп куйды. Дөрес, үзәктән әлегә мондый боерык килгәне юк. Бәлки килмәячәк тә. Соңыннан баштан да сыйпамаслар бәлки Ләкин ул шушы карт-коры, күзенә караган нарасыйлар хакына барысына да әзер иде инде. Кан исеннән исергән өер исә котырганнанкотыра барды, отыры явызлана төште. Өерне котыртып торучылар инде ачыктан-ачык кычкыра башладылар: армиядән дә. милициядән дә курыкмагыз, муллалар сүзен тыңламагыз, сезгә барыбер атмаячаклар! Прокурор месхет төрекләренең аксакаллары белән сүз алып барган арада "Волга "да телефон бер генә минутка да тынып тормады Нортухта төрле яклардан килгән хәбәрләрне көч-хәл белән язып өлгереп барды. Элеккечә ин кайнар нокта һаман Кокандта, анын тирәсендәге районнарда иде. Машинага утыргач. Камалов шофер егет язып барган хәбәрләре тиз генә укып һәм ашыгыч рәвештә Кокандка кузгалырга кушты. Анда аны күптән көтәләр иде инде. Шәһәрне чыгуга ук. прокурор Нортухтага майор биреп калдырган бронежилетны кияргә кушты, автоматларны исә алар кичтән үк утыргычлар астына яшереп куйганнар иде. _ Күңелләре бүген тагын ниндидер бер-бер хәл буласын сизенсә дә. юл ртенаоерсе дә үзләрен эзәрлекләп килүчеләр турында ләм-мим сүз катмады юл оорылмалы, таулы-ташлы, прокурорның биредән үтәчәге күпләрдән серДГсл ил~ Икесе Дә күзләре белән көчле моторлы җиденче модельдәге ак жигули ны эзләделәр, ләкин, үч иткәндәй, ул күренмәде Кокандка тагы гуктый-туктыи барырга туры килде, чөнки һәркайда республика прокурорының сүзе, кинәше. ярдәме, закон көчен куллануы кирәк иде. пНи™1тЫпипарНЫН1; артЬ11( ешлыгы Камаловны террористлар турында гын юппт«аГа мә;?^үр итә - ләкин шофер егет бер генә минутка да уяулыгын югалтмады. Юл кырыендагы чәйханә янындагы кешесез ак КЛРГ, 1РОЛВ ЖИ17-1И ны да беренче булып нәкъ менә ул күреп алды. * нэул 36-12 номерлы машина, әрсезлекләре чиктән ашкан, хәтта номерын да алыштырып тормаганнар. Камалов күз ачып йомганчы авыр уйларыннан арынды һәм хискә бирелмичә каты итеп әйтте: —Монысы безнең файдага эшли, Нортуха туганкаем. Номерларын алыштырмаулары әйбәтрәк тә әле. Димәк, үхтәренә артык нык ышаналар. Ышана оирсеннәр. Без аларны күрмәдек тә, сизмәдек тә дип исәпли бирсеннәр. I излекне киметмә. Монда алар юкка туктамаган, без бу җирдән узмыйча булдыра алмый идек. Шулай бит... Чәйханә яныннан бераз ераклашкач, прокурор бинокльдән арткы тәрәзә аша караш ташлады. Фаразы дөрес булган, өч ир үз дәрәжәләрен белеп, ашыкмый гына ак “Жигули”га утырып маташа иде. Шофер белән янәшә барган Камалов тиз генә утыргыч артыннан бер манекенны тартып чыгарды һәм үз артына утыртты, тагын бинокльдән карый башлады: — Булдыра алганча, бар көчеңә ку, койрыкка тагылып киләләр инде. Шайтан атгыры, машиналары шәп каһәрләрнең. Әнә теге биек калкулык артыңдагы озын борылышны күрәсеңме, әгәр каршыдан машина килеп чыкмаса, һөҗүм итәр өчен моннан да уңайлы урын булмас. Калкулык артына кереп җитүгә, автоматларны алып, юл буендагы канауга чумабыз. Анынчы синең урынга икенче манекенны куярга кирәк булыр. Капотны ачып куярбыз. Шушы аларнын игътибарын алмый калмас. Аларның коралы әзердер инде, куып җитәчәкләр һәм узып барышлый машинага терәп диярлек атачаклар, монысы ганстерлар алымы. Ә без җаена карап эш итәрбез. Борылышка керүгә үк алар юл кырыендагы зур ташларны күреп алдылар, Нортуха нәкъ алар янында тормозга басты. Күз ачып йомганчы машинадан ыргылып чыктылар һәм әлеге ташлар янына чаптылар. Бөтен тәннәре чымырдап куйды, арттан куып килүче афәтнең салкыны аяк-кулларга йөгерде кебек. Ташлар артына качарга да өлгермәделәр ыжгырып килүче машинаның көчле мотор тавышы ишетелде. Күрәсең, аны соңгы көченә җиткереп куалар иде. Һәм бераздан шиннарын чыелдатып, борылышка таныш җиделе очып килеп керде. Юл читеннән ерак түгел ак “Волга”ны күрүгә эзәрлекләп килүчеләр тизлекне, мондый шартларда мөмкин булганча, киметә төштеләр, ашкынып килүче машинаның ике тәрәзәсендә автомат көпшәләре күренде. Әле “Волга” белән тигезләшеп җиткәнче үк, алар котырып ут ачтылар, ә янәшәдән узганда, машинаны иләккә әйләндергәннәр иде инде. Йөз метрлар узып киткәч, “җиделе” туктап калды, үтә елгыр машина борылып ашыкмый гына кирегә килә башлады. Бәлки, алар һөҗүмнең нәтиҗәләрен күрергә теләгәндер, бәлки, машинадан нинди дә булса документ алмакчы булганнардыр, ә бәлки, киресенчә, милицияне ялгыш юлдан җибәрер өчен нәрсәдер ташлап китәргә җыенганнардыр. Машина янына килеп җитәрәк “җиделе” туктады, чөнки күтәртеп куелган капот салонын күрергә комачаулый иде, ләкин машинадан чыгарга ашыкмадылар, көттеләр . Тишек шиннардан һава чыгуы ишетелде, каяндыр асфальтка сыеклык ага башлады. Ак “Волга”нын чүккәннән-чүгә баруы зур ташлар артыннан да аерым- ачык күренә иде. Шунда “Жигули"ның ишекләре шартлап ачылып китте һәм аннан өч егет килеп чыкты. Икесенең кулында автомат иде. Алар сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар һәм, трассаның буш икәнен күреп, сак кына “Волга” янына киттеләр. —Аякларына гына атарга,—дип пышылдады Камалов шоферына. Ләкин шунда коралсыз чыкканы ниндидер сизенепме, бәлки, арткы утыргычта йон-мамыклары тырпаеп торган манекенны шәйләп алгандыр, кычкырып җибәрде: —Атае, машинага! Менә шунда рәхимсез автомат чираты бер мизгелдә өчесен дә кисеп ташлады. —Нәрсә эшләдең син?!—дип кенә әйтергә өлгерде Камалов шоферына һәм террористлар тәгәрәп яткан юлга йөгерде. Әле берсен, әле икенчесен әйләндереп карады, шикләнер урын юк, өчесе дә җансыз иде инде. Автоматын җиргә каратып тоткан Нортухта килеп җитте. Камалов сорауны кабатлады: — Нишләп болай иттең? Мин бит сина әйттем, аякларына гына, дидем . Шофернын күзләре кинәт кенә усал елтырап куйды: —Болар—яллы үтерүчеләр һәм аларнын иреккә чыккач, минем гаиләмне суеп чыгуларын теләмим,— диде.—Мин безнең законнарга да, гадел хөкемгә дә ышанмыйм, ә болай тынычрак булачак һәм, шуның өстенә, бу—гадел хөкем. Үтерелгәннәрне юлдан канауга чыгарып куйганнан сон, алар “Жигули"ны да күздән кичерделәр. Багажниктан ят кыяфәтле футляр килеп чыкты, ә анын эчендә исә төнлә күрү приборы куелган, сүтелгән автомат-винтовка иде. Италиядә эшләнгән һәм "Франчи” дип аталучы үгә сирәк очраучы коралнын патроннигында әле ике патроны да бар иде. Камалов аларны сүтеп алды һәм уч төбендә сикертеп торды. Аларны күрүгә Нортухта кычкырып җибәргәнен сизми дә калды: —Кулымны кисәргә бирәм, сезнең кесәдә нәкъ менә шундый пуля ята. Кичә сезгә нәкъ шундый пуля белән аттылар. Аткан кешене дә чамалыйм, анысы “Жигули”дан автоматсыз чыкканы. Ул—“чистакул” ягъни, оста снайпер, мәргән. Андыйлар автоматка тотынмый. —Ә мин анын исемен дә беләм,— диде прокурор тыныч кына.—Ариф атлы ул. Мин анын эзеннән күптәннән бара идем инде. Кызганыч, тагын җепләр өзелде. Арифны ике егет белән Ферганага прокурорны “ауларга” озатканнан сон. Миршаб Сенатор фәрманынын икенче пунктын үтәргә кереште. Монысы Бармаксызга, ягъни уен автоматлары тотучы Артем Парсегянга кагыла иде Доресен әйткәндә, ул аның үлеменең нигә кирәк булуын башына кертә алмый иде. Ләкин Парсегяннын эзе кинәт кенә югалды да куйды. Анын идән асты заводларыннан “Лидо” ресторанына аракы ташуны каплап торучы майор Кодрәтовны талаганда полковник Чураев тарафыннан кулга алынуын ул төгәл белә иде инде. Парсегянны җинаятьчел каналлар буенча таба алмагач, Миршаб аны милициягә эшләүче кешеләр аша эзли башлады, ләкин күзгә күренмәс стенага төртелгәндәй булды, беркем дә берни дә белмиме, әйтергә теләми идеме, анламассын. Ләкин Миршаб үҗәт затлардан, этәсен этте, тәртәсен төртте һәм барыбер белде. Бармаксыз КГБ тикшерү изоляторында! Милициягә элек-электән хәбәр җиткерү белән шөгыльләнүчеләрнең югалып казу сәбәпләре шунда гына ачыкланды да. Һәм менә шунда гына Хашимов Бармаксызнын үз шефы өчен бик куркынычлы нәрсәләр белүен чамалады да инде Парсегян кинәт кенә кул җитмәслек кешегә әйләнде. Шунлыктан приказның беренче пунктын үтәүне ашыктырырга кирәк иде. Әгәр "Москвич ны юк итә азсазар, Парсегяннын судта мөхтәрәм кешегә, Сухроб Әхмәдовичка яла яктым, дип әйтергә генә башы җитәчәк иде Монысы шиксез. Бу эшкә прокурор Камалов мәҗбүр итте, дип тә өстәргә була. Хокем системасының барлык нечкәлекләре дә Бармаксызга билгеле, котылу юлын табар иде. Парсегяннын каидалыгын белгән көнне, милициядәге хәбәрчеләре ана Фергана—Коканд юлында прокурор Камаловка һөҗүм итүләре һәм атыш вакытында өч һөҗүмченең дә һәлак булуын җиткерделәр. Димәк, “Москвич” бу юлы да аларны җиңде. Миршаб вакытында Шубариннын Ташкентта булмавына да сыкранып алды, ул оер ай элек генә банк эшләренә өйрәнү өчен Көнбатыш Германиягә курсларга киткән иле. Алар Японнын коммерция банкы ачасы килеп, хыялланып йөрүен беләләр. Әгәр Шубарин өйдә булса, нинди дә булса эшлекле тәкъдим әйтер иде әле. Дөрес, алар Шубаринны сәясәткә, бигрәк тә, җинаятькә бәйле эшләргә кертмәскә, бугамаска килешеп куйганнар иде. Ни генә булса да ул ирекле һәм чиста куллы булып калырга тиеш иде. Чөнки беләләр, нинди бәла килсә дә, Японга аркалана алалар, ул гаиләләрен дә, үзләрен дә ярдәмсез калдырмаячак. Сәлим Хәсәнович әле алгарак та карап фикер йөртте: әгәр без базар икътисадына керәбез икән, ә эшләр шуна бара кебек, капиталыңны Шубаринга биреп кенә киләчәк тормышын өчен курыкмаска мөмкин, иң мөһиме, үзен өчен генә түгел, балаларын, оныкларың киләчәктә тәэмин ителгән булыр, чөнки Артур Александрович акчаны кайда саласы, нинди предприятие сатып аласы турында һәркемнән дә яхшырак белә. Юк. Шубаринны үтерүләр белән бутамаска кирәк, Сенатор да мондый юлны хупламас, тирәнрәк һәм алгарак-ераграк карарга кирәк. Фергана үзәнендәге җәнҗаллы башбаштаклыклар төгәлләнеп, вәзгыять тиешле күзәтү астына алынганнан соң, прокурорның кайтып җитүен дә көтмәстән Миршаб Камаловны Ташкентта каршыларга әзерләнә башлады. Беренче эше итеп, Хашимов прокурорга һөҗүм оештырылуы турындагы хәбәрләрне газетларга һәм телевидениегә җиткерү турында күрсәтмә бирде, шулай булганда, ул инде үзе оештырырга алыначак икенче һөҗүм һәм анын нәтиҗәләре дә, һичшиксез, матбугатта күренәчәк. Шулай итеп, ул Парсе- гянга да. Сенаторга да барып җитәчәк. Камаловны юкка чыгарудан башка юл калмаганлыгын Миршаб аңлый иде инде. Сенаторның приказын үтәмәсә, ул аны да үзе белән батырачак. “Москвич”ны исә бары үлем генә туктата ала. Шулай да, ул Ариф һәм анын иптәшләренең ничек һәлак булуларын төгәллекләре белән белми иде әле, ләкин аларны "Москвич”ның ниндидер тозакка алдап кертүен чамалый иде. Зур тәҗрибәле, милициядәге убырларга ау ачкан Камалов, табигый ки, прокуратура тәрәзәсеннән кергән пуляның нәкъ менә ана төбәлгән булуын аңлаган, һәм үзен юри ачыктан-ачык ут астына куйган, шунын белән салкын канлы, зур стажлы террорист Арифның уяулыгын йоклаткан Прокурорга һөҗүм әзерләгәндә Миршаб ин элек тикшерүчеләрне ялган юлга кертергә исәп тотты. Фергана вакыйгалары аңа шундый юл сайларга үзләре үк күрсәтеп тора иде. Фергана үзәнендәге башбаштаклыклар вакытында месхет төрекләре коралланган, чыгырдан чыккан үтерүчеләр һәм ут төртүчеләр өерен нишләп корал көче белән бастырмадылар икән дип баш ваттылар, ул гынамы, хәтта корал складларын штурмлаганда күз йомдылар. Өметләре киселгән төрек ир-егетләре аптырагач, кышлаклардагы мәктәпләрдә, клуб вә кинотеатрларда җыелып ач ятучы бала-чага, карт-коры һәм хатын-кызларны яклау өчен үзләренә корал бирүне үтенделәр, ләкин кире җавап алдылар. Үтерүчеләр һәм талаучыларга ут ачаргамы, атаргамы-юкмы дигәндә, мәсьәләне уңай хәл итүчеләрнең берсе, алар фикеренчә, республика прокуроры Камалов булды. Төн Патшасы Миршаб менә шушы картаны уйнатырга булды да инде. Камаловка һөҗүм ясалачак төнне Ташкентта “месхет төрекләре милләттәшләренең фаҗигасе өчен прокурорга үлем карары чыгарды" дип язылган листовкалар тарату күздә тотылды. Ул үтереләсе урында шундый ук эчтәлектәге кәгазьләр, ә бәлки, хәтта плакат кую да каралды. Хашимов үзәк газетларнын хәбәрчеләр пунктларына һәм республика газетларына телефоннан шылтыратулар оештырсаң да начар булмас, иде дип уйлап куйды Мәсәлән. "Камаловның үлемендә җаваплылыкны яңа төзелгән "Үч" оешмасы үз өстенә ала” диебрәк. Кыска, усал, мәрхәмәтсез исем”. Шулай итеп, республика прокурорының үлемен җәберләнгән, туганнарын һәм якыннарын югалткан, ялан кырда япа-ялгыз калган төрекләргә сылтарга мөмкинлек туачак. Ферганадагы канлы вакыйгаларның кызуы сүрелмәс борын прокурорның язмышын хәл итү белән соңарырга ярамый иде Камалов янып-пешеп Коканд белән Фергана арасында арлы-бирле чабып йөргән арада Миршаб кешеләре канчандыр Акмал хан Сенаторга биргән япон аппаратурасын файдаланып, прокурорның хатыны белән сөйләшүен тоттылар: ул шимбә көнне төшкә кадәр кайтып төшәргә жыена икән. Ләкин тагын бер мөһим янадык та мәгълүм булды, шимбә көнне Камаловка әтисе ягыннан туган тиешле кыз бала кияүгә чыга. Үзбәкләр туй мәсьәләсендә аеруча четерекле. Камалов хәтта өч көн-өч төн йокламаса да, теләсә нинди хәлдә дә туйда күренергә тиеш, бер генә сәгатькә булса да. Ә шәрекътә туйлар танга кадәр дәвам итә. Менә шушы очрактан файдаланырга уйладылар да. Туйның кайда үтәчәген ачыкладылар, Миршаб машинада Камаловлар йортыннан килен мәхәлләсенә кадәр булган араны үзе йөреп, тикшереп чыкты Камаловнын абзасы жир тетрәүдән соң төзелгән яңа районда, “Шифалы су" дип аталган җирләрдән ерак түгел генә яши икән. Аннан ары юл Казакъстанга, атаклы Сары-Агач курортына таба китә. Монысы да искә алынды. Бакыр шәһәрчегеннән ерак түгел тирән чокыр төбеннән үтүче юл кебек һөжүм итәр өчен уңайлы җирне махсус эзләсән дә таба алмас иден. Инде һөҗүмне оештыру ысулын гына табасы калды. Бәлки узып баручы машинага автоматтан ут ачаргадыр? Ләкин ышанычлы юл түгел, пуля сукыр бит ул, кая барып эләгәсен кем белә. Эх. Ариф булса! Аннан инде ычкына алмас иде Ялгышу мөмкинлеге булмаган ышанычлы вариант кирәк иде Һәм шунда Хашимов полковник Халтаевны искә төшерде, ул югары түрәләр өчен кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре әвәләп ятучы Абрам Ильич дигән берәүне шау-шусыз гына, ипле генә итеп теге дөньяга озаткан иде. Халтаев сайлаган юл акылга сыймас дәрәҗәдә гади иде. Ул күрше өлкәдән чуерташ төялгән самосвал урлата да фәннәр докторы йөри торган маршрутны өйрәнеп, өстенә йөкле машина җибәртә, машинаны шунда ташлап та калдыралар. Шулай итеп, чираттагы юл һәлакәте хасил була. Кемне гаеплисең. . Югары судта эшләгән чакта Миршаб полковник Халтаев белән шундыйрак байтак нәрсәләр майтарган иде инде. Бер генә тапкыр эшләре унмый калды Анысында ялган документлар белән “идән асты миллионеры" Раимбаев дигән берәүне төрмәдән йолып алмакчы булганнар иде. Ахыр исәптә, Төн Патшасы ярдәмгә әнә шул “юеш эшләр остасы”, район милиция бүлеге начальнигы Халтаевны да чакыра алган булыр иде. Ләкин анын Камаловны үзе юк итәсе килде, алда республика прокуроры кәнәфиенә утыру мөмкинлеге җемелдәп торганда, моны башкаларга тапшырып булмый. Ә “Москвич” бик күп мөхтәрәм кешеләрнең тамагына сөяк булып кадалган иде инде. Әгәр төн уртасында берәр сәбәп табып, Камаловны туйдан чакырып алып булса, анын машинасы чокыр турына җитүгә, таудан каршына авыр йөк төялгән самосвал җибәрерләр иде, тар юлда ул “Жигули”ны изеп, сытып ташлаячак. Йөз-йөз егерме чакрым тизлектә килгән машинада кем дә исән калыр дип беркем дә гарантия бирә алмый. Соңыннан чыгып карарга була, әгәр Камалов ниндидер могҗиза белән исән калган икән, анысы—пистолет эше. Миршаб тирән чокыр янында шундый уйларга чумды. Операция күз алдыннан бөтен ваклыклары белән узды шикелле һәм ул нәкъ шушы вариантка тукталырга булды да. Шимбәгә каршы, Сары-Агач тирәсеннән, казакъ номерлары куелган, бетон плитәләр төялгән самосвал урладылар. Ташкент янындагы курорттан ерак түгел месхет төрекләренең яшәве билгеле. Шулай булгач, Миршаб версиясе беркемдә дә шик уятмас. Шимбәгә хәтле Камаловнын, һичшиксез, туйда булачагы, хәтта яшьләргә нинди бүләк бирәчәге дә мәгълүм иде инде Акмал ханнын телефон сөйләшүләрен тыңлый торган япон аппараты бу юлы ла ярдәм итте Туй көнендә дә телефонны берничә мәртәбә тыңладылар, шик тудырмас өчен, аппаратны даими рәвештә өзгәләп тордылар, монысы элемтә чыгымлый икән дигән фикер калдыру өчен махсус эшләнде. Бу мәсьәләгә карата да Миршабнын үз планнары бар иде. Тон уртасы җитәрәк туйдагы шау-шу, музыка, шатлык авазлары мәхәлләгә генә сыешмыйча, якындагы казакъ далаларына кадәр барып җиткән бер мизгелдә. Миршаб һәм анын кулдашлары ике машинага төялеп операциягә чыктылар. Урланган самосвал тулы әзерлектә юлдан аз гына читтәрәк караңгылыкка посты, менә шуннан ул “Жигули” өстенә ташланырга тиеш тә иде. Операциядә катнашучы машиналар чокырның ике ягына урнашты, алар безнекеннән кала дөньядагы бар полицияләрдә кулланыла торган "уоки-токи” сөйләшү аппаратлары белән җиһазланган, Хашимов машинасында хәтта телефон элемтәсе дә бар иде. Килеп җитүгә бар нәрсәне тикшереп чыктылар, самосвалны сынап карадылар, тагын бер тапкыр трассадан үттеләр һәм разый калдылар, барысы да дөрес исәпләнгән кебек иде. Инде прокурорны туйдан чакырып чыгарырга гына калды Шылтыратыр алдыннан туй барган йортка күзәтче җибәрделәр, үзбәк туйларында ишек теләсә кемгә ачык, кер, рәхим ит, сыйлан. Чакырылмаган кунак һичкемнең күзенә ташланырга тиеш түгел иде. Берәр сәгатьтән соң Миршаб янында яткан сөйләшү аппаратында туйда пылаудан авыз итеп, бер касә хәмер кәгеп өлгергән “күзәтче”нен тавышы ишетелде: —“Москвич” телефоннан еракта, ниндидер җитди кыяфәтле кешеләр белән гәп кора, аңа комачауларга базмаслар, миңа калса, шылтыратырга мөмкин ..—Һәм Сәлим “уоки-токи”ны өзәргә җыенганда гына “күзәтче” җәһәт кенә өстәп куйды: —Кунаклар арасында полковник Чураев, угрозыск ментлары гомумән дә күп монда. —Нишләп?—дип каты итеп сорады ниндидер куркыныч сизеп алган Сәлим, хәтта бер мизгелдә тамагы кибеп китте. —Кияүләре угрозыскта эшли икән, старлей. —Ә...—дип куйды Хашимов берни дә аңлатмаган тавыш белән һәм шунда ук тынычланып, элемтәне өзде. Ләкин хәзер үк шылтырату уеннан кире кайтты, тагы бер мәртәбә трассаны тикшереп чыкты, туй барган мәхәлләгә җитте, туйдан чыккан “күзәтче” белән очрашты, барысы хакында да бөртекләп сорашты, полковник Чураев- нын тозаклар куймаганына ышангач кына, билгеләнгән урынга кайтып туй барган йортнын телефон номерын җыйды. Трубканы алучы булмады, күрәсең, кунаклар тавышыннан шылтырауны ишетмиләр иде бугай. Ул номерны яңадан җыйды, бераздан йомшак кына хатын-кыз тавышы ишетелде. Хашимов үзен прокуратура дежурные дип танытты: —Гафу итегез, берни эшли алмыйбыз, без хезмәт кешеләре Хөршид Азизович. кирәге чыкса шылтыратырсыз, дип, туйга киткәндә сезнен номерны калдырган иде. —Сезгә Камаловны чакырыргамы?—дип кабатлап сорады гаҗәп йомшак тавышлы ханым. —Әгәр ул еракта булмаса һәм вакыты бар икән... Ерактарак булса, мин әйткәннәрне тапшырырсыз —Әйе, ул ерактарак шул, бакчада.Сүзегезне әйтегез, мин җиткерермен. —Мәскәүдән Генераль прокурор шылтыраткан, иртәгә аны, якшәмбе булуга карамастан, Ферганадагы хәлләрне анлатып бирер өчен Кремльгә чакырганнар, диегез. Анынчы ул Камалов белән сөйләшеп алырга тели икән. Бер сәгать-сәгать ярымнан ана Мәскәүдән шылтыратачаклар. Өенә кайтырга куштылар, диегез.—Миршаб рәхмәт әйтеп трубканы куйды һәм бераздан йорттагы телефонны өзәргә кушты. Мәскәүдән шылтырату ышандырырлык иде һәм ул Камаловны шикләндермәскә тиеш иде, төн уртасында йокы түшәгеннән беренче тапкыр гына күтәрүләре түгел Килен йортыннан прокурорны чакырып чыгару операциянең башлануы дигән сүз иде инде һәм Миршаб караңгылыкка поскан самосвал янына ашыкты. 5. .К. У.» №3 Карен перчаткалы куллары белән машинанын баранкасын кыскан, ул "Жигули'ны изеп ташлагач машина эченә гомердә булмаган “Үч' оешмасының хөкем карарын ыргытасы һәм кирәксә, прокурорны кургашын белән сыйлап, теге дөньяга озатасы аркадашы исә тыныч кына тәмәке тартып утыра иде. Ачык ишек янына килеп Миршаб Каренга фәрман бирде —Трассага чыгуга, иптәшен автоматын кулдан төшермәсен. Туйда полковник Чураев утыра, ул иблистән барысын да көтәргә була, мин аны күптән беләм инде. —“Уоки-токи"дан сезнен сөйләшүне ишеттек без, шеф, аннан башка да ментлар җитәрлек икән анда, ләкин чигенергә соң, сез инде тәгәрмәчне әйләндереп җибәрдегез бугай,—диде ярыйсы гына тыныч хәлдә Карен һәм шул ук вакытта сорнай-көрнәйләр авазы яңгыраган мәхәллә өстендә сыек кына булып яшел ракета уты кабынды, ана күпләр күз дә салмады, туйда ниләр булмас, ә бу прокурор кайтырга чыкты дигән билгене анлата иде. Самосвал кабинасындагылар сискәнеп куйды кебек, ләкин үзләрен бик тиз кулга алдылар, Миршаб, читкәрәк китеп, ым какты—алга! Самосвал акрын гына юлга чыга башлады. Ул чокырга ыргылачак җиргә килеп туктауга ук, икенче яктан өч тапкыр фонарь уты күз кысты—үлем машинасына старт бирелде. Яхшы әзерләнгән спектакльдәге кебек, ике машина бер үк вакытта тирән чокырга чумдылар һәм аларны караңгылык чолгап кына алды, бары Камалов “Жигули”ынын якынга яктыртучы фараларыннан төшкән пыскак ут кына прокурорның үлем юлын күрсәтә иде, Карен машинасы исә, сөйләшенгәнчә, утсыз бара бирде Бәрелешерргә бер минуттан да ким калып килгәндә, операциядә катнашучылар, хәтта Камалов үзе дә, җанны телгәли торган сирена тавышы ишеттеләр, иң соңгы тизлектә милиция машинасы килә иде. Чураев туйга юктан гына килмәде, ул әле генә Ферганадән кайтып төшкән прокурорның тәгаен монда булачагын белә һәм Коканд трассасында һөҗүм турында анын җентекләбрәк сораштырасы килә иде Шуның өстенә, ул кабат һөҗүм булу мөмкинлеген дә истән чыгармый, шуна күрә хуҗалардан прокурорны ераграк утыртуларын сорады, хәер, анын янына таныш булмаган кеше якын да килә алмас иде. кияүнең угрозысктагы иптәшләре Камалов кебек хөрмәтле кунак утырган почмакны үтә игътибар белән сакладылар. Камаловнын көтмәгәндә кинәт кенә гаиләсе белән өенә кайтып китүен әлеге егетләр шул ук минутта полковник Чураевка хәбәр иттеләр дә. Хужа ханым артык нык дулкынланган полковникка прокурорның ни сәбәпле туйдан китүен аңлатып бирде. Прокуратурадагы бар телефоннарны яттан белгән угрозыск начальнигы ашыгып телефон номерын җыярга кереште, ләкин ул эшләми иде. Бусы тагы да аптырата төште. Ул машинасы янына ташланды һәм прокуратура номерын җыйды—Мәскәүдән бернинди дә шылтырату булмаган. Чураев шунда ук машинасын кабызды, карашы белән ике егетне арт утыргычка чакырды һәм сиренаны кабызып бар куәтенә Камалов артыннан ыргылды. Бер үк вакытта радиодан ГАИ постларына республика прокуроры машинасын туктатырга дигән әмер бирде, Чураев засаданы аның йорты янында оештырачаклар дип уйлый иде. Сирена улавын ишетүгә, Карен кулдашына карап тыныч кына әйтте: —Ментлар. "Москвич”ны алдап капкынга кертүләрен Чураев сизенгән бугай Колагыңны торгызып тыңла, мин хәзер фара уты белән ул “Жигули”ны сукырайтам да өстенә ташланам, нәрсә булганын тикшереп ятарга вакыт юк. юкса чокырдан чыкканда ук оперативниклар каршы алачак. Ментлар машинасын күрүгә, мин тизлекне киметә төшәрмен, ә син фараларына ут ач, шуннан сон Келеска таба атылырбыз, анда безне көтәләр. Тик берүк кабинага ата күрмә, угрозыск Чураев өчен ботен шәһәрнең астынөскә китерәчәк, ник туганына үкенерсең. Машина артында сирена улавы ишеткән Камалов кайдадыр ниндидер фаҗига булган ахрысы дип уйлап куйды. Шул ук вакытта ул бу сигналның үзенә дә мөнәсәбәте барлыгын сизенеп тизлекне киметте, кире борылырга җыенганда гына аны үкереп якынлашучы машинаның утлары сукырайтты, алга таба ни булачагы ачык иде инде, ләкин юл җансыз, монда югары класслы автоузышчы да борылыр урын тапмас иде. шулай да иң соңгы мизгелдә прокурор машинаны маңгайга маңгай бәрелүдән коткарып кала алды. “Жигули” мамык урынына өскә атылды, анна арткы борты белән нәрсәгәдер эләкте һәм мәтәлчек ата-ата юл кырыендагы бетон баганаларны кырырга тотынды. Самосвал тизлеген киметмичә үргә таба ыргылды, исән калган уң фара яктысында ерактан килүче милиция машинасы күренеп алды. “ЗИЛ” тизлеген киметә төшүгә коелган маңгай тәрәзәсеннән автомат чираты яңгырады. Ике тәгәрмәче дә тишелгән патруль “Жигули” шулай ук караңгылыкка, юл астына тәгәрәп төшеп китте—Келеска юл ачык иде. Чураевнын туйда калган хезмәттәшләреннән берсе сирена тавышының көтмәгәндә туктап калуын һәм автомат тырылдавын ишетеп алды, угрозыск хезмәткәрләре икенче машинада шефлары артыннан ташландылар. Ун минуттан сон алар әйләнгән милиция машинасы янында басып торалар иде инде. Бәхеткә, полковник Чураев артык зыян күрмәгән, бәрелгән, сыдырылган урыннарыннан гайре зарарланган җире юк иде. Ике оператив- никнын икесе дә кул-аякларын сындырган булып чыкты. Ә трассаның алдагы өлешендә аларны металл өеменә әйләнгән прокурор “Жигули”е көтә иде. Рация белән чакыртылган “ашыгыч ярдәм” Камаловның хатыны һәм улы үлгәнлеген раслады, ә ул үзе сынып-ватылып беткән, кара канга баткан булса да, исән иде әле. Аны ашыгыч рәвештә травматология институтының реанимация бүлегенә озаттылар. Икенче көнне Хашимовка Камаловның һаман анына килә алмавын, хәленең бик авыр, ышанычсыз диярлек икәнен ишеттерделәр. Хәер, бу хакта бөтен шәһәр сөйли иде инде. Эчке эшләр министры да прокурор Камалов үлем хәлендә дип телевидениедән чыгыш ясады. Югары милиция чины фаҗигале бу вакыйганы юл-транспорт һәлакәте дип бәяләп, бәрдергән һәм җинаять урыныннан качып киткән машинаны эзләү бара, дип, ышандырды. Шул көнне үк Миршаб Мәскәүгә телефон буенча шифрлы текст җибәрде “Москвич” бүтән куркыныч түгел. “Матрос тынлыгы” төрмәсенең үтә катгый тәртипләренә карамастан, шифр Сенаторга барып иреште һәм инде ул тикшерүчеләр белән сөйләшүне икенче төрлерәк итеп алып бара башлады. Ике атна вакыт узды, өченчесе төгәлләнеп килә, прокурор исә һаман реанимация бүлегендә, бер генә тапкыр да аңына килә алмады, ул, чынлыкта, яшәү белән үлем арасында иде. Күпләр, хәтта врачлар да аңа бер генә диагноз куйдылар—яшәмәс. Атна буе травматологиядәге хәлләрне белешеп яшәгән Миршаб инде алар белән кызыксынудан туктады, анын өчен Камаловның исән калса да, республикада тәэсире беткән гап-гади инвалид булып калачагы ачык иде. Ләкин язмыштан боерык икенчерәк булды. Егерме сигезенче тәүлек үтеп барганда Камалов күзләрен ачты һәм хәлсез тавыш белән сорады: —Хатыным, улым ничек? Җавап урынына дежур шәфкать туташы елап җибәрде. Гаиләсез калганлыгы сүзсез дә анлашыла иде инде. Шул көннән башлап ул гел торырга атлыга башлады, табибларны ашыгыч башкарасы эшләрем бар дип ышандырырга тырышты. Дөресен генә әйткәндә, ул үзен травматологларның кисәкләрдән җыеп ябыштырганын белми иде, исән калган бер генә җире дә юк иде бит. Азмы-күпме карарлык җире шул башы булгандыр. Хәер, анысы да чагыштырмача әйткәндә генә. Баш миенең коточкыч нык селкенүе аркасында шулай озак ансыз ятты да инде ул. Тагы ике атнадан аны реанимация бүлегеннән өченче каттагы аерым палатага күчерделәр һәм ул үз янына полковник Чураевны чакыруларын үтенде. Ул каян белсен, үлем хәлендә яткан көннәрендә Чураев анын янында инде берничә мәртәбә булган иде. Угрозыск начальнигы инде болай да үзен прокурор Камалов алдында гаепле саный, нәкъ мәрхүм Әмирхан Даутовичны коткарырга соңга калган кебек, монда да тагын бер тапкыр соңардым дип үз-үзен битәрли иде Ләкин полковник бу юлы прокурорны исән калдыруда үз өлеше барлыгын белми иде. әгәр ул сирена улатып прокурор артыннан ыргылмаса. Каренның "кулдашы”, һич шик юк. бәрелеш нәтиҗәсен тикшерер Һәм пистолеттан атып сонгы гомер җебен өзәр иде. Полковник палатада күренүгә Камалов бер тында әйтте дә салды: —һичшиксез, бу—һөҗүм. Утсыз ажгырып килгән тау кадәрле машина фаратарын яндырып сукырайткач та аңладым мин моны,—диде. —Мин бер генә секундка да шикләнмәдем,—дип җавап бирде Чураев. әмма шул ук самосвалдан үзенә ут ачулары турында әлегә дәшми капуны мәгкульрәк күрде —Әле ул гынамы,—дип өстәде полковник:—Бу Ферганада башланган аунын дәвамы, каяндыр сезне ничек тә булса һәм бик тиз арада юк итәргә катгый боерык бирелгән. Күрәсең, вакыт кыса, ашыгу-кабаланулары да шуннан... —Мин каян икәнен чамалыйм,—диде прокурор—Жеп Сенаторга сузыла. Мин Акмал ханны кулга алганчы ук Аксай крезы ана үз кешеләрен, вәкаләтләрен биреп өлгергәндер, менә каян килә шундый көчле, тынгы белмәс һөҗүм —Бәлки. Ләкин мин дустым прокурор Азларханов язмышында да, менә хәзер сезнекендә дә бер үк кешеләр кулы уйный дип уйлыйм. Үз вакытында Парсегяннан барысын да сыгып ала алмаганыма үкенәм хәзер. Сенаторның ниндидер, дәһшәтле, димме серен белүче бердәнбер кеше ул. Анын белән төнге башкисәр арасында нинди дуслык, нинди бәйләнеш булырга мөмкин. Башыма сыйдыра алмыйм. — Киңәшем шул, генерал Саматовка шылтыратыгыз, Парсегянны күз карасыдай сакларга кирәк Моны минем исемнән әйтсәгез дә ярый Сөйләгәннәрен видеокассетага яздырып барсыннар, алар кирәк булачак әлс Мафиянең кулы озын, ана барып җитә күрмәсеннәр. Хәзер беркемгә дә ышанып булмый Минем сезне ни өчен чакыруымны беләсезме?— Полковник озак кына сүзсез торды һәм сизелерлек дулкынланып дәвам итте:—Сез—мин тулысынча ышанган бердәнбер кеше, җинаятьчелек белән үлгәнче, җиңгәнче сугышырга карар биргәнегезне беләм. Кызганыч, ныклап булыша алмадым, үзем дә өлгермәдем... —Алай димәгез әле,—дип бүлдерде Чураев,—Угрозыскта республикага кем килгәнен, анын бернигә карамый тәртип урнаштырачагын тиз күреп Ләкин прокурор, полковникның сүзләрен колак аша уздырып, дәвам итте: ’ —Монда күпме ятачагымны белмим, ярты ел булырмынмы, әллә бер елга сузылырмы, һәм моннан нинди булып чыгам бит әле. Алга таба нәрсә белән шөгыльләнермен. Элеккеге урыныма кайта алмамдыр инде. Ин аянычы, һәркаида артка чигенү бара. Бик күпләр тикшерү пт™«тгп!и!Ын Эшен тҮгәРәкләРгә” вакыт дип саный, жирле авызль,кламакчылар. Мин моны Фергана вакыйгалары бигрәк та ачык төшендем. Мәскәүнең үзендә дә шундый ук бУ ХЗКТа ^ Мик **■*. намусыгыз к^канча, м!шГэшҮтабапс!п битТа“ НИШШ буЛЫП чыксам ^а - сезнен угрозыскта "ДНн аеГбЛя бГ“1бИТ' саиланып тормыйм, нинди эш тә ярый Бары тик сезнен белән генә эшне ахырына кадәр җиткерә алачагымны сизәм. Дустыгыз Азларханов өчен дә, үзем өчен дә, гаиләм өчен дә һәм, ниһаять, аяк астына салып тапталган Закон өчен дә сезнен белән бергә үч алачакбыз әле... * —Ни генә булмасын, мин сезгә мондый вәгъдәне бирәм,—диде полковник дулкынланып.—Минем үземнең дә алардан күп нәрсә өчен түләтәсем бар. м Август аенда газетларда оешкан җинаятьчелек белән көрәшү өчен “Гадәттән тыш комиссия” төзү турында хөкүмәт карары басылып чыкты һәм Камаловта янадан өмет уты кабынып китте. Ике елга тулы вәкаләтләр бирелгән андый комиссия республикада да төзелде, составына генерал Саматов та кертелгән иде. Дүрт айлап вакыт узды, инде яна ел якынлашты, әмма бернинди җитди үзгәреш сизелмәде. Камалов кебек үк бу карарга зур өметләр баглаган Чураев ачынып әйтергә мәжбүр булды: бу карар беркемне бернигә мәҗбүр итми, ул кирәкле законнар белән ныгытылмаган, ни матди, ни техник яктан тәэмин ителмәгән, тиешле кадрлар бирелмәгән. Карар хөкүмәтнен чираттагы бушкуык очыртуы гына булып чыкты. Җинаятьчел дөнья хакимиятнең чын мәгънәсендә кысыр икәнен аңлады, чөнки аның түземен барлык төбәкләрдә, җинаятьнең барлык төрләрендә сынап карады. Квартира басу, урлашу, кораллы һөҗүм, машина урлау, ин югары кимәлдәге мошенниклык дисенме, берсе дә калмады. Һәм илдә җинаятьчелек тагын да котырыныбрак колач җәя башлады. Караклар дөньясы илдәге хәлне хакимияткә караганда дөресрәк бәяли белде, хөкүмәт исә яна комиссияләр төзүдән һәм аларга дәһшәтле яңгыраучы исемнәр уйлап табудан уза алмады. Октябрь аенда прокурорның сул кулыннан гипсны алдылар һәм ул, беренче эше иттереп, мафия белән көрәш бүлеге начальнигыннан Сенаторның тормышы һәм элемтәләре турында җыя алган хәтле барлык документларны альт килергә кушты. Инде җентекләп әзерләнгән материаллар шактый гына иде, аларга фотографияләр дә өстәгәннәр. Камалов бу документларны белә иде инде, ләкин үзенә ясалган һөҗүмнән сон, бүген ул аларга башкачарак күз белән карый башлады Һәр көнне уколлар, процедуралардан соң кәгазьләр актару гадәтенә әйләнде, иң беренче чиратта нәрсәдән тотынырга дип баш ватты. Озакламый хастаханәдән чыгарачакларын ул белә иде инде Тора-бара Камалов гомуми исемлектән ике кешене аерып алырга булды. Бу затлар хакындагы папкалар аерым өстәлгә ятты. Беренчесенең тышына “Шубарин Артур Александрович. (Кушаматы—Япон) дип язылган иде. Папкада фоторәсемнәр шактый күп иде. Аларнын һәркайсы диярлек Шубаринны хәтта көнләшерлек югары дәрәҗәләргә, кәнәфиләргә ия кешеләр арасында сурәтли. Аның белән янәшә шәһәр һәм өлкә комитеты секретарьләре, министрлар, депутатлар, югары вазифа башкаручы кешеләр. Төсле рәсемнәрнең берсендә ул гаҗәеп матур затлы ау мылтыгының бизәкләренә сокланып торучы Акмал ханга карап елмаеп тора. Ике рәсемдә Шубаринны Шәрәф Рәшидович белән янәшә күрергә мөмкин Шунысы кызык, һәр ике рәсемдә алар янында Әнвәр Абилович Тилләхужаев та бар иде. Ә анын белән Японны якын әшнәләр дип сөйлиләр. Көннәр үткән саен аның башына үзен юк итү бурычын Сенатор белән Акмал хан эшлекле Японга йөкләгәннәрдер сыман тоела башлады, бу уе ныгыганнан-ныгый барды. Икенче яктан караганда, алар Шубаринга карата шантаж ысуллары да кулланырга мөмкиннәр иде, менә шул чагында прокурорның тормышы Японның чәчәк атуы бәясенә бәрабәр булачак та. Рәсми рәвештә миллионнары бар дип танылган, дәүләт аппаратында бихисап дуслары булган бу кешегә игътибарны көчәйтергә кирәк булачак әле. Прокурорның ясаган нәтиҗәсе шундый булды. Икенче папкага, шул ук кызыл фломастер белән "Хашимов Сапим Хәсән улы. Кушаматы—Миршаб-Төн патшасы” дип язылган иде. Бусында инде күренекле, теләсә кайда сүзе үтә торган югары даирә кешеләре белән бергә төшкән фоторәсемнәр бөтенләй юк, гүя Миршаб кирәкмәгән рекламадан качып йөри. Анда бары тик бер рәсем бар иде Анысында Югары суд кешесе бик дәрәҗәле саналучы “Лидо” рестораны хуҗасы, элеккеге атаклы фольклор ансамбле биючесе чибәр Нәргиз белән бергә төшерелгән. Хашимов турында мәгълүматлар аз, Сухроб Әхмәдович янында гел күләгәдә йөрсә дә, анын. юрист буларак, югары һөнәрмәндлеге, профессиональлеге, данга омтылышы, мин-минлеге әйтеп үтелгән иде Аларны яхшы белгән кешеләр раславынча, район прокуратурасында бергә эшләгән чагында, еш кына ин мөһим карарны нәкъ менә Миршаб кабул иткән һәм тормышка ашырган булган икән Анын ике мәгънәле кушаматка ия булуы да шуннандыр. Тагын аның усаллыгы, хәйләкәрлеге, мәкерле вә шома булуы хакында да мәгълүматлар өстәлгән. Үзенен сөяркәсенә дәрәҗәле мәхәлләдә йорт алып бирүе, ул гына да түгел, әкияттәгечә табыш китерүче “Лидо" ресторанын ачарга ярдәм итүе дә игътибардан читтә калмаган иде. Югары мәхкәмәгә Хашимов килгәннән бирле дәүләт байлыгын зур күләмнәрдә талаучылар еш кына “җәзаның ин югары чарасын" аласы урынга, төрмә белән котыла килгән. Мондый котылуларнын бәясе миллионнар белән исәпләнгәненә шикләнмәскә мөмкин Димәк, Сенатор әнә шундый акыллы, мәкерле һәм шома кеше белән бер мичәүдә булып чыга, а андыйларны коры кул белән генә ала алмассың! Полковник Чураевнын икенче килүендә прокурор аңа Шубарин белән Хашимовка кагылышлы папкаларны сузды һәм кыска гына анлатма бирде —Ялгышмасам, менә шушы кешеләр мине ашыгыч рәвештә юк итәргә күрсәтмә биргән булырга тиеш. Чураев папкаларга күз кырые белән генә карап алды һәм: —Мин аларны күптән күзәтеп киләм инде,—диде. Бераз гына тын торгач, сүзен дәвам итте —Бер үк вакытта сезне сөендерергә дә, көендерергә дә туры килә. Япон, әле Фергана вакыйгалары башланырга бер ай кала ук, банк эшләре буенча еллык курсларга, Көнбатыш Германиягә китеп барган. Ул Ташкентта коммерция банкы ачарга җыена. Сезнең кебек кешеләрне юк итү анын мәнфәгатьләре даирәсенә кермидер, дип уйлыйм, чөнки ул да, нәкъ сезнең кебек үк, хокукый дәүләт турында хыяллана. Сенатор һәм Акмал ханнын кемнәргә йөз тотуын, җеп очынын кемнәргә сузылуын анлау Камаловка яңа көч бирде. Гаиләсенең һәлакәтен белгәннән соң. прокурор бик озак ниндидер битараф, ваемсыз-мәнсез халәттә яшәде, ана хәзер барысы да бер сыман, сәламәтлеген ныгыту теләге дә әлләни борчымый иде, ләкин алда анык максат пәйда булгач, ул үтә бер үҗәтлек белән тормышка ябышты, көч тупларга, үзен ныгытырга тотынды Ничек тә булса органнарда эштә калу котылгысыз теләгенә әйләнде. Палатада телевизор бар иде. Ул СССР Югары Совстынын өченче сессиясендә ясалган чыгышларны ешрак тыңлый башлады һәм депутатларның сәяси сукырлыгына, күрә караулыгына хәйран калды. 1еләсә кайсы социаль мәсьәләне, теләсә нинди башка проблеманы җинаятьчелекнең умыртка сөяген сындырмый торып хәл итеп булмаячак. Депутатлар менә шуны анламый сөйлиләр, бәлки аңламамышка салышалар иде Чөнки иртәме-соңмы финанснын алар кулында калачагы көн кебек ачык иде Кооперация тудырган һәм зур акчалар тәмен татыган, хакимиятнең көчсезлеген аңлаган рэкет дигән афэтнс инде туктатырмын димә, шәфкатьле законнар гамәлдә булганда бигрәк тә Декабрьдә Үзбәкстаннын яна парламенты сессиясе эшли башлагач, ПРОКУРОР үзен тыеп кала алмады, хат язып президиумга җибәрде. “Республика суверенитеты турындагы мәсьәләне һәр яктан хуплыйм, чөнки газиз тупрагыбызда коточкыч күләмдә үскән һәм инде бәйдән ычкынган җинаятьчелекнең тамырын корыту мөмкинлеген мөстәкыйльлек юлында гына күрәм. Башка илләрнен һәм хәтта күрше республикаларның закон чыгару гамәлиятенә әйләнеп карап тормастан, безгә ватандашларыбызга имин тормыш, мал-мөлкәтен, ә хәзер инде шәхси милкен дә саклауны тәэмин итәрлек үз законнарыбызны чыгарырга кирәк. Бүгенге вәзгыятьтә Үзбәкстан бөтен ил җинаятьчеләре өчен кызыктыргыч җим булып тора, ул бомжлар, әрәмтамаклар, фахишәләр, аферистлар оясына әйләнде. Бездә үзебезнең җылы кочагыбызда үскән җинаятьчеләр, фахишәләр, сорыкортлар, наркоманнар да җитәрлек, ләкин авыр җинаятьләрнең дүрттән өч өлеше чит төбәкләрдән килгән "мөсафир"лар тарафыннан кылына. Җинаятьчел дөнья хокук саклау органнарын юлдан яздыру юлларын уйлап тапты һәм шуны уңышлы рәвештә гамәлдә кулланып килә: мондагылар җинаятьне әзерли, ә кесәләрендә кире кайтып китәргә әзер билетларына кадәр булган “мөсафир”лар, козгыннар шикелле, аны үтәп очып китеп тә баралар. Җинаятьчеләрнең шундый сыгылмалы һәм үтә хәрәкәтчән гамәлләренә каршы шундый ук хасиятләргә ия законнар кирәк. Теләсә кайсы җинаятьчел күренешкә күз ачып йомганчы җавап бирү генә бу вәзгыятьтән чыгара алачак. Республиканы бугазыннан алган өч төрле куркыныч җинаять бар һәм алар өчесе дә шәхескә каршы юнәлтелгән: квартир басу, корал кулланып талау, машина урлау. Җинаятьчелекнең үсүендә хокук саклау органнарының йомшак эшләве генә түгел, беренче чиратта Закон чыгару эшенең начар куелуы гаепле. Үзегез уйлап карагыз: автомобиль теләсә кайсы гаилә өчен ин кыйммәтле әйбер, аны сатып алу өчен акчаны дистә еллар буе җыялар. Һәм менә шул машинаны урлаган өчен йөз сум штраф салалар яисә шартлы рәвештә бер елга хөкем итәләр. Закон кысаларында яшәүче ватандашларыбыздан көлү түгелмени бу? Машина урлаунын гадәти хәлгә әйләнүенә төп сәбәп тә шунда, минемчә. Җинаятьчелек дулкынын туктату, ватандашларыбызны саклау өчен сезнен карауга берничә тәкъдим кертәм: 1. Үзбәкстан ватандашы булмаган һәм аның биләмәләрендә җинаять кылган теләсә кайсы җинаятьче гамәлдәге законнарда каралганнан тыш өстәмә рәвештә тагын биш елга төрмәгә ябылуга хөкем ителсен Бу закон “мөсафир"ларнын юлын кисәчәк һәм республика халкын җинаятьчеләр басымыннан саклап калачак. Шушындый ук, әмма тагын да катырак чаралар куллануны күздә тоткан тагын бер закон кирәк. Монысын артык сузу, гомумән, һәлакәткә тин. Эш шунда, бөтен илдә мафиянең иң куркыныч төре—наркомафия үсеп килә һәм республика тагын бөтен ил һәм чит ил җинаятьчеләре өчен кызыктыргыч җимгә әйләнәчәк, СССРнын наркотиклар базарына Шәрекътән дә, Мәгъриптән дә ыргылучылар инде хәзер үк җитәрлек. Безгә, Ирандагы кебек, наркотик җитештерүчеләрне урынында юк итәргә кирәк. Болар бөтенесе дә халык файдасына, аның имин яшәве хакына булачак. Ә ике тапкыр авыр җинаять кылып та өченчесенә барган килмешәкләргә карата соңгы чара куллану зарур Референдум үткәреп җинаятьченең ничә тапкыр хөкем ителү чиген билгеләргә кирәк. Бусы бигрәк тә авыр җинаятьләргә кагыла. 2. Квартира басучылар зарар күрүчеләргә китерелгән зыянны капллап бетермичә, иреккә чыгарылмый, шуның белән бергә, дефицит әйберләр урланса, аларнын чынлыктагы базар бәясе исәпләнергә тиеш. Мондый закон әлеге “һөнәр”не файдасызга әйләндерер иде. 3. Машина урлауга килгәндә, аны шәхси милекне урлау белән тәнгәлләштерергә. урлаучыларны иреккә машинаны хуҗасына кире кайтаргач кына чыгарырга кирәк. Шуның белән бергә, транспортны страховкалауны базар бәяләре буенча алып баруны рөхсәт итәргә, чөнки дәүләт мәнфәгатьләренә сукканда гына милиция чын-чынлап нәтиҗәле эшли башлаячак, шул чакта гына анын техникасы, машина урлауга каршы куллану чаралары һәм белгечләре булачак та. Җинаятьчел дөнья үзенен сафларын яшьләр хисабына тулыландырмасын өчен, закон нигезендә, аларнын юлын кисәргә кирәк, чөнки байтак затлар өчен җинаятьчелек инде профессиональ һөнәргә әйләнде. Ике тапкыр куркыныч җинаять кылып хөкем ителгән җинаятьчене өченчесендә—атарга тәкъдим шәм. блатной тормыш романтикасы суына төшәр. Мәхкәмә ялгышларын булдырмас өчен андый җинаятьчеләр язмышын присяжныйлар суды ике төрле составта һәм ике тапкыр карарга тиеш дип беләм. Тагын, караласы законнар исемлегенә амнистияләр турындагы положениене дә кертергә кирәк. 1953 елгы афәтле мәгълүм Берия амнистиясеннән башлап, соңгы. 1987 елгы Горбачев амнистиясенә кадәр булган ярлыкауларны алып, анализлап карасан, алар ил гражданнарына бәладән башка берни дә китермәделәр. Бүгенге җинаятьчеләрне ярлыкауда В. И. Ленинның тууына йөз ел тулу яисә Совет властенын җитмеш еллыгының ни катнашы бар'1 Үзбәкстанда амнистияләр мәнгегә бетерелергә тиеш, чөнки алар “һәр җинаять тиешле җәзасын ала" дигән канунга туры килмиләр һәм. нигездә, хакимият югарылыгына ыргылып менгән дансөярләрнең мин-минлеге аркасында гына эшләнәләр. Республиканың барлык законнары канун кысаларында яшәгән намуслы, вөҗданлы ватандашлар файдасына эшләргә тиеш". Республика прокуроры хатын кичке утырышларның берсендә укыдылар һәм депутатлар аны көчле алкышларга күмделәр. Әлеге хаты белән Камалов җинаятьчелеккә каршы көрәшне дәвам итәргә әзер булуын һәм аны ахырына кадәр дәвам итәчәген күрсәтте. Анын яңа парламентка мөрәҗәгатеннән сон. озакламый яна прокурор билгеләнәчәк икән дигән имеш-мимешләр тынып калды. Ә прокурор хастаханәдә ярты ел ята иде инде. Камаловка Сенаторның докторлык диссертациясен дә алып килделәр. Гаҗәеп дәрәҗәдә дәлилләнгән, ифрат тирән фикерле, нәкъ вакытында язылган хезмәт иде ул. Анда казынган саен. Сухроб Әхмәдовичнын бу фәнни хезмәткә бернинди катнашы юклыгын аңлый барды. Шундый мөһим фәнни хезмәтнең чын авторын ничек тә ачыкларга кирәк иде. Ул исән булса күпме файда китерә алыр иде. Республиканың мөстәкыйльлеге туып кына килгән көннәрдә андый кеше сулар һава кебек кирәк, ул алыштыргысыз белгеч булыр иде. Чөнки закон чыгару гамәлиятен янабаштан карап чыгасы бар. ә ул республикада яшәүче бар халыклар мәнфәгатен, гасырлар буена урнашкан гадәт-йолаларын, үзенчәлекләрен, яшәү рәвешен һәм әхлак кагыйдәләрен күздә тотарга, алар файдасына эшләргә тиеш Сенаторның авторлыгын билгеләү гаделлек хакына гына да түгел, ә бәлки анын демократик ирек һәм закон чыгару гамәлиятендә реформалар өчен армый-талмый көрәшүче даһи юрист дигән данын юкка чыгару, ачыктан-ачык җинаятьләргә баручы сәяси авантюристның чын йөзен ачу өчен дә кирәк иде. Ачык хөкем утырышларында ялган юридик фәннәр докторының асылын күрсәтү, башка авантюристлар өчен гыйбрәт булачак, хакимияткә ыргылучы жулик “юлбашчылар"нын чынлыкта кем икәнлекләрен ачып салачак иде. Көтмәгәндә генә республика прокуроры әле исемнәрен дә ачыклап бетерә алмаган дошманнарына таба яна сукмак тапты һәм. ни гажәп. мона анын шул һәлакәткә тин фәлакәте сәбәп булды да. Аның хәлен белешергә танышлары да, таныш булмаганнар да килеп йөри, кайчагында тулы бер хезмәт коллективы җибәргән вәкилләр дә килә иде. монысы исә прокурорның күңелен аеруча күтәреп җибәрә, чөнки ул еш кына үзен берни дә кыра алмадым, өлгермәдем, дип битәрли, рухи газап кичергән мизгелләре аз түгел иде Шундый кешеләр килеп киткәннән соң, ничек булса да, янадан сафка кайтырга дигән теләге ныгыганнан-ныгый барды. Яңа елга да күп калмаган иде инде. Шундый көннәрнең берсендә, Сенаторга кагылышлы кәгазьләрне инде ничәнче тапкыр актарып ятканда үзен өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк итеп күрсәтергә тырышканлыгы йөзенә чыккан япь-яшь кенә бер кыз килеп керде, хәер, бу аны ямьсезләми, киресенчә, ниндидер бер анлаешсыз мөлаемлык кына өсти иде, керде дә үзен Татьяна Георгиевна дип таныштырды. Прокурор ирексездән елмаеп куярга мәҗбүр булды. Татьяна юридик факультетны тәмамлаган һәм моннан бер ел элек республика прокуратурасында диплом алды практикасы үткән икән. Беренче караштан, беренче сүзләреннән үк үзенә ышаныч тудыра торган кешеләр була, андыйлар шактый сирәк очрый, әмма бу кыз нәкъ шундыйлардан иде булса кирәк. Кызны ниндидер яшерен сер борчый иде бугай, моны Камалов шунда ук сизенеп тә алды һәм ялгышмады. Алып килгән чәчәкләрен вазага утырткач һәм җиләк-җимешләрен тәрәзә төбенә урнаштыргач, ул ишекне тыгызлабрак япты һәм читенсенгән сыманрак итеп башлап җибәрде: —Берничә айлап мин сезнен яныгызга килергә кыймый йөрдем, вак җанлылыгым өчен, зинһар, гафу итә күрегез,—диде ул Камаловка туп- туры карап.—Мина калса, мин белгән нәрсә, дөресрәге, минем чамалавым, сезгә һөҗүм итүгә бәйле булырга тиеш. Хәзер, булып узган вакыйгалардан сон, тагын да ныграк ышандым, республика прокуратурасында сатлыкҗан бар. ул сезнен бар серләрегезне, кая барырга җыенуыгызны, яшерен һәм ашыгыч киңәшмә чакыруыгызны, кемнәр белән хат алышуыгызны, кыскасы, барысын да бәйнә-бәйнә дошманнарыгызга җиткереп тора. Ялгышмасам, хәгга, эчке телефоннан сөйләшүләрегезне тынлап бара булса кирәк. —Нишләп алай дип уйлыйсыз әле?—дип, кызны куркытырга теләмичә, йомшак кына сорады прокурор. —Практика узган чакта ул кеше минем арттан йөреп маташкан иде. хәтта бервакыт атаклы “Лидо" ресторанына да чакырды әле. Шунда безнен өстәл янына бер кеше килеп утырды, һәм аңлавымча, очраклы рәвештә түгел. Ул минем прокуратурада практика узып йөргәнемне белми, җилбәзәк кызлардан чираттагы берәү дип санады булса кирәк Шунлыктан, күзгә төтен җибәребрәк сөйләшергә тырышсалар да, колагыма берничә тапкыр сезнең исем чалынып үтте, дөрес, алар сезне “Москвич” дип кенә атадылар. Дөрес анлаган булсам, минем “егетем” ана прокуратурадан читкә чыгарырга ярамаган нәрсәдер бирде. Мин дә төшеп калганнардан түгел, булачак юрист бит, барыбер сизенеп калдым —Прокуратура эшләре белән кызыксынучы ул кешене сурәтләп бирә алмассызмы?—дип сорады Камалов. Эчке бер тоемлау аша ул әһәмияте белән Парсегяннан ким булмаган тагын бер шаһитка тап булуын абайлап алган иде инде. Кыз алар янына килеп утырган кешене шактый ук төгәл сурәтләп тә бирде, күз алдында шунда ук Сенатор шәүләсе пәйда булды. Камаловка тапшырылган кәгазьләр арасында анын рәсемнәре бар иде. шуларнын берсен Татьянага күрсәтәсе итте. —Әйе, бу—шул үзе!—диде кинәттән агарып киткән кыз. Көтелмәгән уңыш прокурорны канатландырып җибәрде һәм ул Сәлим Хәсәновичнын да фоторәсемен күрсәтте: —Ул көнне ресторанда менә бу фырт егетне дә күрмәдегезме? Миршаб белән Нәргиз елмаеп басып торган фоторәсемгә кыз күз сирпеп кенә алды. —Әйе, күрдем Ак костюмлы бу кеше, чыннан да, затлы-зәвекълы киенгән иде. ул бу ханым янында озак тормады, алар “Лидо"дан бергә чыгып киттеләр. Камалов жинел сулап куйды. Практикантка очраклы рәвештә, әмма төп-төгәл итеп сатлыкжанны исәпләп чыгарган иде. Яшерен киңәшмә барган көнне Айдыннын ничек итеп каршыдагы йорт түбәсенә эләгүе дә аңлашыла башлады. Дулкынлануын яшерә алмаган кыз китәр алдыннан үтенечен дә белдерде: —Минем бик тә сезнен белән эшлисем, сезгә файдалы буласым килә,- диде һәм эре хәрефләр белән телефон номерын язып, аңа сузды.—Инде ишек катына җиткәч, кискен генә итеп өстәп куйды:—Прокуратурада тирәгездә гел сатлыкҗаннар икән дип уйлый күрмәгез, уйлавымча, ул берәү генә, сезне бик хөрмәт итәләр, кайтуыгызны көтәләр...—Һәм бераздан сонгы утлы сүзләрен этеп чыгарды:—Мин дә сезне бик яратам... Татьяна киткәннән сон, көтелмәгән яңалыкларга, күктән төшкәндәй килеп кергән бу кызга, анын ярдәменә хәйран калган Камалов әле бик озак караватында уйланып ятты, шуннан сон гына аксый-аксый коридорның икенче башындагы телефон янына китте. Мафия белән көрәш бүлеге начальнигына шылтыратып, үзе янына кереп чыгуын үтенде. Полковник килеп керүгә үк Камалов ана Татьяна атаган фамилия язылган кәгазьне сузды: —Прокуратурадагы бу шома егетнен тормышын микроскоп астына алырга кирәк булыр.—диде —Яшерен мәгълүматлар дошманга анын аша китә дигән шик бар Нигезле шикләр. Бүген үк полковник Чураев белән шәхсән очрашырга тырышыгыз һәм бу мәгълүматны кулдан кулга аңа да тапшырыгыз. Объект икеләтә күзәтү астында булсын. Яна елга бер атна кала Ташкентта калын кар яуды. Күбәләктәй эре кар бөртекләренең хастаханә бакчасындагы агачларны актан киендерүләре әйтеп бетергесез матур манзара тудырган иде. Аларга сокланып Камалов ярты көнләп тәрәзә янында басып торды. Актан киенгән мәңге яшел чинар агачлары кай яклары беләндер урманнарындагы чыршыларга охшый башлаганнар иде. Көз озакка сузылганлыктан һәм җылы килгәнлектән, агачлар яфракларын коеп бетерә алмаган көйгә кышка керделәр. Ә суык ныгыганнан-ныгый барды. Калын кар катламын күтәрә алмаган яфраклар сабакларыннан өзелеп, йомшак кына җиргә коелдылар, һәр агач астында нәни генә таучыклар хасил булды. Гаҗәеп тамаша ул Ташкентта кышкы яфракларның коелуы. Травматология бүлегендә ничәмә-ничә айлар яту дәверендә беренче тапкыр Камалов тәрәзә яныннан китә алмады, ул кешесез ишегалдына, койма аръягындагы урамнарга карап, озак уйланды, койманын теге ягында бөтенләй башка тормыш, урамнар хастаханә коймасының бу ягындагы бәлане бар дип тә белми, анда тормыш кайный, анда бәхетлеләр дөньясы. Кемнәрдер эшкә ашыга, кемнәрдер сөенеп өенә кайта. Кулларында Яна ел бүләкләре, чыршы таба алганнарның горурлык хисеннән авызлары ерылгандыр Кичкә таба, шәһәр өстенә кинәт кенә караңгылык үрмәләгәч, утлар кабынып киттеләр, ап-ак карга төренгән бакча коймасы тышындагы тормыш шундый да ымсындыргыч, ямьле, матур, тылсымлы булып тоела башлады. Түбәләренә җинелчә кар яткан җете кызыл трамвайлар, тәрәзәләрен балкытып, Энгельс урамы буйлап әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар И Ходанын хикмәте! Кая киткән аларнын рельслар кушылган урыннарда тешләргә тия торган күңел кайтаргыч шыкылдаулары, шыгырдаулары?! Алар әйтерсең лә шома гына йөзеп баралар, йөрүләре жинел, үзләрендә җылыдыр, жайлы-унайлыдыр, нинди сөйкемле йөзләр балкыйдыр анда. Хастаханә тәрәзәсеннән карап торганда урамдагы һәр кеше бер-берсенә елмаядыр, трамвайларда өлкәннәргә вә балаларга урын тәкъдим итәләрдер, бер-берсенә сәламәтлек һәм бәхет кенә телиләрдер кебек тоела иде Хәер, чынлыкта, моның нәкъ киресе икәнен белә ул: трамвайлар салкын, тәрәзәләре ватык, суык җил өрә. идәнннәр пычрак, чөнки ярты ел инде себерелмәгән, чистартылмаган булыр Нәкъ менә кичләрен анда ышпана, анаша тартып күзләре тонган наркоманнар котырына, эштән арыган, йончыган кешеләр кайта, алар эчке бер куркыну белән киләчәк Яңа елны көтәләр—ул халыкка, ташкентлыларга ни алып килер? Ләкин болай уйлыйсы килми, күңел бәйрәм көтә. Яшьлектә калган еллардагы. Мәскәүдә чактагы кебек... Ә ул чакта тормыш күпме перспективалар, өметле мөмкинлекләр, бәхет вәгъдә итә кебек тоела иде... Тәрәзә янында төнге бакчага карап Камалов моңсу уйларга чумды: “Яңа ел минем өчен нинди булыр?—дип, сагышлы гына уйланды ул — Бергәбер көрәштә мәрхәмәтсез дошманны җиңә алырмынмы?” Әлеге үлем уенында инде беркайчан да туктамаячагын яхшы белә иде инде ул. Иә җиңәсең, йә үләсен. Урталыкта юл юк. Ул үзенең Ташкенттагы инде ияләнеп өлгергән йортын искә төшерде. Кинәт кенә анын шунда кайтасы килә башлады, андагы һәр чалым гаиләсен, улын хәтерләтә иде. Бергәләп Яна елны каршылаулар никадәрле бәхетле мизгелләр булган икән. Өйгә кайту турындагы уй җанын шулкадәрле тетрәткән иде, авыруларның күбесенен бәйрәмгә гаиләләре янына сорап китүләрен белгәч, ул да һичьюгы бер кичкә кайтып килергә карар бирде. Юкса, хастаханәдә әле мартка кадәр ятасы бар. Бөтен җирдә Яңа ел алды ыгы-зыгысы сизелә иде инде. Авырулар кайтып килергә җыена башлады, табиблар йөгереште, хәл белергә килүчеләр күзгә күренеп кимеде. Камалов яткан травматология бүлеге дә бәйрәмгә әзерләнде, йөри алган авырулар холлда телевизор янында чыршы бизәделәр, коридор буйлап чуклы-чачаклы бизәкләр элеп чыктылар. Ниһаять, иртәнге обход вакытында, нәкъ Яңа ел алдыннан, ул да үзен дәвалаучы табибтан өйгә кайтып килергә рөхсәт сорады. Тегесе җитди генә карап куйды, күрәсең, анын Камаловны җибәрәсе килми иде. ләкин сонгы көннәрдә авыру күңелендә ниндидер үзгәреш, борылыш барганлыгын сизепме, уйчан гына сөйли башлады: —Ләкин бер шарт белән... эчмәскә, тартмаска, дулкынланмаска. Болар барысы да сезнен өчен куркыныч тудырачак. Элекке тормыш турында онытып торырга туры килер, һәм дә бик озакка. Сезгә тынычлык, җайлы, ипле тормыш рәвеше кирәк, янәшәгездә акыллы китаплар, телевизор булсын Якын елларга шулар белән канәгатьләнергә туры килмәгәе, бәлки гомерлеккәдер, кадерле Хөршид Азизович. Шушы усал шартларга риза булсагыз, кайтып килергә ярар. Сез ризамы ? —Тулысынча,—дип ачылып җавап бирде прокурор. Профессор авызыннан беренче тапкыр әйтелгән ачы хакыйкатьне, дөресен генә әйткәндә, ул колагы яныннан уздырып җибәрде. Тормышының калган өлешенә анын үз планнары бар иде. Рөхсәт алгач, Камалов башта югалып калды, хастаханәдә озак яту кешене сүлпәнләндерә, йомшарта, ләкин ул үзен бик тиз кулга алды Тешенне кысып булса да, хәлсезлекне онытырга кирәк иде Һәм ул шулай итте дә. Телефоннан машинасын чакыртты һәм шофер өйгә кереп, киемнәрен алып килгән арада төрле планнар төзеп куйды. Ин элек, табигый ки, зиратка барырга, хатыны белән улынын каберләрен карап кайтырга кирәк булыр. Коканд юлында засадага бергә эләккән Нортухта аны Чиготай зиратына бик тиз илтеп тә җиткерде һәм, әллә нинди тыюлар булуга карамастан, мазарстанга машина белән керде, чөнки прокурорга йөрүе авыр иде але Зиратта ул бик озак юанды, суык җелегенә үтте, тәмам арыды һәм инде шәһәр үзәгенә кайтып барышлый күзенә "Лидо” ресторанынын рекламасы чагылып үтте. Жылы, унайлы залларда бай һәм матур бәйрәм киче тәкъдим итүче реклама. Нишләптер кылт итеп исенә Татьяна төште, нәкъ шушы ресторанда ул сатлыкжанны абайлап алган түгелме сон?! Камалов беренче тапкыр газиз улы һәм сөекле хатынының каберләрен зыярәт кылган, йөрәге урыныннан купкан мондый кайгылы көнне нидер эшләргә, әйтик, дусларын, туганнарын, хезмәттәшләрен җыярга тиешлеген дә чамалый, ләкин анын карамагында кайтып килү өчен бирелгән тәүлектән чама белән күп булса егерме сәгать тирәсе вакыт калган иде. Бәлки, жан газапларын җиңеләйтү өчен Коръәннән ниндидер юллар укырга кирәктер, ләкин, кызганычка каршы, динне санга сукмыйча үстерелгән буын вәкиле буларак, ул бер генә сүрәне, сүрәләрдән бер генә аятьне дә белми иде шул. Иң соңгы мизгелдә, күзенә “Лидо”ның ачык верандасындагы мәрмәр баганалар һәм ялган классик эслүбтәге ишекләре күренгәч, Мәскәүдә урыслар арасында яшәп ияләнгән бер гадәт исенә төште: —Искә алырга! Искә алырга!! Бу уйдан кинәт кенә барысы да үз урынына утыргандай булды һәм ул шоферга тукталырга кушты. Ресторанның ничектер Сенатор һәм Миршаб исеменә бәйләнгәнлеге, монда анын турында әллә ничә тапкыр сүзләр булганлыгы хакында гөман кылып торырга вакыты да теләге дә юк иде. Анын бар омтылыш-уйлары бер генә нәрсә тирәсендә чәбәләнә иде: сонга калып булса да, үзенчә, бер үзе, кешеләрчә, ияләнгәнчә, хатынын һәм улын искә алырга. Кнопкага басуга ук ишек катында швейцар формасы кигән Карен пәйда булды һәм ул, прокурорны гомерендә бер тапкыр күргәне булмаса да. аны шунда ук таныды, бер генә секундка югалып калгандай булды. Ләкин күз ачып йомганчы үзен кулга алды һәм сүзсез генә ишекне кин итеп ачып җибәрде Спорт курткасын гардеробщикка,—полковник Чураев комачауламаса. пистолеттан үзен теге дөньяга бөтенләйгә озатырга тиешле егеткә,—калдырып, прокурор кин вә якты холлга килеп керде һәм “Лидо”ның никадәр колач, зәвык белән төзелгәнлеген күреп тан калды. Мондый кәттә тәгамханәдә, дөресен әйтергә кирәк, анын әле бервакытта да булганы юк иде. Ике залның кайсына керергә белмичә, ул бераз холлда басып торды һәм вестибюль кырында, икенче катка күтәрелүче кин мәрмәр баскыч янәшәсендә берничә өстәл куелган барны күреп алды. Зиннәтле баскыч күләгәсенә поскан әлеге бар беразга дип кенә кереп чыгучылар өчен бигрәк тә уңайлы иде. Прокурор шул якка таба атлады. Әйләнә торган биек урындыкка рәтләп утырырга да өлгермәде, бармен аннан итагатьле итеп сорады: —Коньякмы, виски, джин яисә ликермы? —Аракы,—диде Камалов, зәвык белән бизәлгән бай витринаны караштырып. —Тотмыйбыз,—диде стойка артындагы кеше. Бу юлы әйткәне корырак янгырады яңгыравын, әмма мәйсезлек күрсәтмәде. Гадәттә, урыслар вафат булганнарны аракы белән искә алалар, прокурормын да шул традицияне бозасы килми иде. Уйга калды. Шул чак баскыч янындагы өстәл яныннан кемдер буфетчыга кычкырып әйтте: —Залдан альт кил, безгә сирәк кунак кергән. КҮ3 ачып йомганчы бармен икенче каттагы залдан бер шешә Столичная алып та төште. Тирләгән шешәне ак тастымалга сөртеп, ул авыру кыяфәтле клиент алдына бер рюмка куйды, ләкин анысы тагы оерне куюны сорагач, тәҗрибәле һәм беркайчан да каушамаска өйрәтелгән официант сискәнеп китте —Анысы нигә? Маңгаенда яра эзе сизелеп торган сәер кеше бернәрсә дә әйтмичә, анын кулыннан шешәне алды һәм күзеннән тутырып икенче рюмкага да аракы салды, янәшәдәгеләр ишетерлек итеп, кычкырып әйтте: —Хатыным өчен, улым өчен. Егет бернәрсә дә аңламады, ләкин баскыч янындагы өстәл тирәсенә баскан кешеләрнең аларның сөйләшүенә игътибар белән колак салуларын сизенде. Эчеп куйгач, сәер клиент рюмкаларны читкә этәрде. —Ә хәзер бер рюмка коньяк салсан да була,—диде һәм капшанып кесәсеннән сигарет эзли башлады, бармен җитез егет икән, ул, ярарга тырышкандай, “Винстон” кабын сузып өлгерде. Маңгаенда яра эзе беленеп торган кеше сигаретны иреннәренә элүгә, кемдер тавышсыз гына кабызылган чакма сузды. Камалов яхшылыл үтүкләнгән, күз явын алырдай ак күлмәк манжетыннан чыккан пөхтә, чиста кулдагы "Ронсон” чакмасына үрелде һәм аннан сон гына кул иясенә күтәрелеп карады. Анын алдында.. Хашимов басып тора иде. Барменны аракыга нәкъ ул җибәргән иде дә инде. Башлап нидер әйткәнче, Миршаб барменга күз сирпеп алды, тегесе стойка артыннан читкәрәк шуышты, күрәсең, ул сүзсез дә барысын аңлый иде. Бары тик шуннан сон гына, Хашимов чакмасын жилет кесәсенә тыкты һәм сүз кушты: —Туып килүче Яна ел белән! Сезне исән күрүемә шатмын, ишеттем, авыр авариягә эләккәнсез икән... Прокурор җавапка ләм-мим сүз әйтмәде, бары тик бик күп гамәлләрен белеп өлгергән кешегә текәлеп карап торуын белде. Югары суд кешесе озакка сузылган тынлыкны күтәрә алмады. —Сезне могҗиза белән генә исән калган, дип сөйлиләр. Хәзер куркыныч эшегезне ташларга туры килердер, сезнең дәвамчыгыз булырдай кешеләрне дә әйткәли башладылар шикелле.. Камалов җинел сөякле бармен рюмкага салып өлгергән коньякны дәшми генә эчеп куйды, биек табуреттан сак кына төште, бары шуннан соң гына, әңгәмәдәшенең күзенә карап, әйтте: —Өметләнмәгез, Сәлим Хәсәнович, ташламыйм. Без сезнең белән, Миршаб, барысын да яңадан башлыйбыз, дип исәплә. Мин инде счетчикны борып җибәрдем Сенаторның да, сезнен дә мина әҗәтегез артык зур. Түләргә туры килер!—Һәм ул сул аягына аксый-аксый ишеккә таба атлады. Сиздермәскә тырышса да, һәр адымнын яңа газаплар китерүе анын йөзенә чыккан иде. 1990 ел.