ҖИРЕ БАРНЫҢ ҖИМЕ БАР
Җир—бетмәс-төкәнмәс байлык чыганагы XVII гасырда яшәгән инглиз галиме Вильям Петти юкка гына 'Хезмәт—байлыкның атасы, җир Ж I Хианың анасы", димәгәндер. Чыннан да, җир безне ашата, киендерә, җылыт^ сыеныр урын бирә Адәм баласы аны эшкәртеп, үзенә кирәкле азыклар җитештерә, мал-туары өчен кирәк кадәресен әзерли Җир астыннан нефть күмер тимер һәм башка файдалы казылмалар табып ала Җир кешегә меңнәрчә еллар буена хезмәт итеп килә. Техника туза, машиналар, кешеләр алмашына, ә җир һаман игелек күрсәтә. Адәм баласы беренче тапкыр җирне чокып шунда орлык салган. Тора-бара сука, сабан, трактор һ б техниканы уйлап тапкан Техник казанышлар крестиянны азмы-күпме авыр хезмәттән коткарган. Шулар иген үстерергә, мал-туар асрарга булышкан. Крестиян халкы гомер гомергә җирнең кадерен белеп яшәгән. Уңышсыз ачлык елларында да аннан өметен өзмәгән Күк йөзенә карап Ходайдан яңгыр теләгән, җирнең көч-куәтенә ышанган Билгеле, җир-ана гел мәрхәмәтле генә булып тормаган Аның крестиянны бер телем иписез калдырган еллары да булган Әмма нинди генә еллар булмасын, җирдән күбрәк алу ягын караганнар Аның мәйданын киңәйтү өчен урманнарны кискәннәр, агачларны яндырганнар Ләкин җирне ничек телисең, шулай арттырып булмый Алай гына түгел, аның белән сак эш итмәсәң, ул еллар узу белән уңдырышлылыгын киметеп, икмәксез калдырырга да мөмкин Безнең чорларга кадәр үк меңнәрчә еллар элек кешеләр чәчүлек орлыкның, ашламаларның, басуларны сугаруның нәрсә икәнлеген белгәннәр Әйе. җир белән эш итә башлаганнан бирле кешеләр ул тотрыклы уңыш бирсен өчен аны эшкәртү, уңдырышлылыгын күтәрү ысулларын эзләгәннәр. Борынгы грек фикер ияләренең. Рим язучыларының хезмәтләрендә үк көл, тирес куллану турында киңәшләр бирелә. Пар җирләре калдырылган, өч басулы чәчү әйләнеше булып, аның берсенә ял биргәннәр Ул ял иткәндә чүп үләннәрдән арындырганнар, тирес керткәннәр Бу хакта күренекле тарихчы Газиз Гобәйдуллин да “Тарихи сәхифәләр ачылганда" дигән китабында искә алып уза. Ул 1770 елда Россиядә сәяхәт кылган немец Георгиның сүзләрен китерә Хәзерге татарларны игенче дип әйтергә ярый Чөнки алар җирләрен рус крестиянына караганда күбрәк тиреслиләр " Игенчелек системасы даими камилләшә барган. Җирнең уңдырышлылыгын күтәрү өчен нәтиҗәле алымнар кулланырга тырышканнар чәчү әйләнешләре үзгәрә минераль ашламалар кертелә, чүп үләннәргә, үсемлек авыруларына, корткыч бөҗәкләргә каршы химик матдәләр файдаланыла, җир эшкәртү алымнары камилләшә Ләкин игенченең иң явыз дошманы—су һәм җил эрозиясе аны сагалап кына йөри һәм нык кына зыян да сала. Крестиян моңа нәтиҗәле каршы тора алмаган Бүген дә су һәм җил эрозиясе китергән зыян җир шарында миллиардларча сумнар белән исәпләнә. Безнең республикада гына да су һәм җил эрозиясенең зыяны аркасында ел саен байтак җир мәйданы авыл хуҗалыгы әйләнешеннән төшеп кала. Эрозиягә каршы чаралар үткәрү кирәк булган сөрү мәйданы соңгы кырык ел эчендә ике тапкыр чамасы артты Ел саен кар һәм көчле яңгыр сулары белән туфракның уңдырышлы катламы юыла, елга һәм сулыкларга ләм Утыра. Шуның аркасында Татарстанда, белгечләр теле белән әйтсәк, һәр елны 700 мең тоннага якын гумус, ягъни уңдырышлы катлау югала. Ә галимнәрнең исәпләвенчә, бу 10 миллион тонна органик ашлама кертүгә тиң. Шунысы да бар. эрозиядән зыян күргән басуларга никадәр күп ашлама кертсәң дә. анда уңыш күпкә ким була. Кертелә торган минераль ашламаларның яртысы чамасы юылудан килгән югалтуларны каплауга тотыла Эрозиягә дучар ителгән җирләр бигрәк тә Кукмара, Мамадыш. Балык Бистәсе, Теләче, Югары Ослан. Яшел Үзән. Питрәч районнарында күп. Әлбәттә бу афәт бер бүген генә килеп чыккан нәрсә түгел. Ул Россиядә XIX гасырның икенче яртысында, ягъни 1861 елгы реформадан соң киң тарала. Крестияннарның иң яхшы җирләре алпавытлар кулына күчә. Крестияннар исә авыш урыннардагы, чокыр-чакыр тирәсендәге җирләрне, комсу туфракларны сөреп, иген үстерергә мәҗбүр булалар XX гасыр башына инде чокыр- чакырлар киңәя, туфрак юыла башлый, ком бураннары көчәя Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, патша Россиясендә туфракның юылуы аркасында ел саен 300 мең гектарга якын җир бөтенләй ташландык хәлгә килгән Колхозлар оештырылу елларында, билгеле, эрозиягә каршы көрәш кайгысы булмаган Узган гасырның алтмышынчы еллары башында инде Татарстанда бөтен җирнең 20 проценты эрозия белән зарарланган була Эрозиянең килеп чыгуына еш кына адәм баласы үзе дә гаепле. Урманнарны туктаусыз һәм тәртипсез кисү, ерганакларны ныгытмау, аларны күммәү, яңгыр сулары белән юылган басуларны тигезләмәү, юл буйларын ныгытмау һәм яшелләндермәү, тау битләрендәге кырларда тиешле агротехник чаралар үткәрмәү, агачлар утыртмау, урман полосалары булдырмау—болар барысы да эрозиянең көчәюенә китерә Билгеле, бу юнәлештә республикада бернәрсә дә эшләнмәде һәм эшләнми дип әйтеп булмый. Шул ук алтмышынчы еллар башында чокыр-чакыр, ерганакларның ишелүенә каршы кайбер чаралар күрелде. Мәсәлән, читәннәр куеп, вакытлыча буалар төзеп, җимерелә барган елгаларга чүп-чар тутырып, игенченең бу явыз дошманын авызлыкларга тырышып карадылар Тик мондый чараларның әлләни йогынтысы сизелмәде. Язгы сулар һәм яңгыр сулары барысын да юкка чыгара торды Ярлары ишелә килгән елгаларның кырыйларына урман полосалары утыртуның да файдасы тимәде Чөнки кар һәм кар суларын кырда саклап калу өчен чаралар күрелмәде Шуңа күрә чокыр- чакырлар, ерганаклар зурайган саен урман полосалары үзләре дә юкка чыкты Ни өчен соң әле без бу хәлгә битараф карыйбыз? Бөтен республика басуларында ерганаклар хасил булып, ярларның ишелә баруын читтән генә күзәтеп торып, уңдырышлы җирләребездән колак какканны көтәбезме? Туфракны эрозиядән саклау өчен федераль һәм республика бюджетыннан шактый акча бирелә Ә җирле хакимият органнары үз акчаларын кызганалар Алар кечкенә генә ерганакларның зур чокырларга әйләнүен күз алдына китермиләр, ахрысы Әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка гына мондый зур эшләрне башкарып чыгу күмәк хуҗалыкларның хәленнән килми Әгәр дә вакытында җитди чаралар күрелмәсә. тора-бара моның бик кыйммәткә төшүе ихтимал. Эрозия үзенең җимерү көчен туктатырга уйламый Татарстанда инде аның белән зарарланган җирләр 1 миллион 300 мең гектардан артып китте Чокыр-чакырларның күбәюе аеруча борчылу тудыра Алар 1960 елда республика буенча 12433 булса. 2000 елга 19883 кә җитте. Җимерелә барган чокыр-чакырларның гомуми озынлыгы 27 мең километрдан артып китә Бигрәк тә Мамадыш. Югары Ослан. Яшел Үзән. Питрәч, Әгерҗе. Кукмара районнарында күп алар. Мәсәлән. Мамадыш районында 1960 едца җимерелгән чокыр-чакырлар 1080 булса. 2000 едца алар 1685 кә җитте Хәзер дә аларның саны кимеми Дөрес, республиканың кайбер районнарында җирне саклау программасы эшләнеп, ул уңышлы тормышка ашырыла Бу яктан Азнакай районы үрнәк була ала. Монда берничә ел элек шушы мәсьәләгә багышлап республика семинаркиңәшмәсе үткәрелде Җирне саклау эрозиягә каршы көрәш проблемаларын район хакимияте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре даими күз уңында тоталар Менә ни өчен район хуҗалыкларында текә яр буйларына, ерганакларга үлән чәчелә, вак таш салына Ә инде чокырларның тирәнлеге 3 метрдан да артып китсә су җыела торган корылмалар төзелә, башкача әйткәндә, ул чокырлар зур таш кисәкләре белән тутырыла. Бу эш артык кыйммәткә дә төшми, әмма эрозиягә каршы нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирә Районда вак таш тутырылган шундый 60 тан артык чокыр бар. Район хуҗалыкларында эрозиягә дучар ителгән җирләрнең исемлеге һәм аларны тәртипкә китерү буенча чаралар картасы булдырылган. Җил эрозиясенә каршы көрәштә нәтиҗәле алымнарның берсе буларак, юл кырыйларына агачлар утыртылган Ел саен 20-30 гектарда кыр ышыклау агачлары, 30-35 гектардагы чокыр-чакыр кырыйларына агач үсентеләре утыртып чыгалар Соңгы ун елда 430 гектардан артык мәйданда агач үсентеләре утыртылган. Азнакай урман хуҗалыгы чокыр-чакыр кырыйларына утырту өчен үсентеләрнең һәм декоратив үсемлекләрнең унлап төрен үстерә Азнакай районы территориясенең байтак өлешен калку һәм сөзәк җирләр алып тора. Җил эрозиясе мондый урыннарга аеруча зур зыян салучан. Шуңа күрә сөзәк басуларны киртләчләп эшкәртү алымы кулланыла. Урман хуҗалыгы агачлар утырта Берничә ел эчендә сөзәк урыннарда урман үсеп чыга. Болар өстене район территориясендә скважиналар бик күп Меңләгән километрга электр линияләре сузылган, җир асты коммуникацияләре дә җитәрлек Алар үзара юллар белән тоташтырылган Мондый кишәрлекләрдә туфрак эшкәртү, чәчү, урып-җыю агрегатларына эшләү кыенга туры килә. Шуның өчен дә район хакимияте һәм районның җир төзелеше хезмәте шушы корылмалар тирәсендәге җирләрдән нәтиҗәле файдалану чараларын күрә Мәсәлән, соңгы 15 ел эчендә электр линияләре сүтеп алынган яки реконструкцияләнгән. 1996 елдан башлап районда җир көне үткәрелә. Анда агрономнар, урман белгечләре, җир төзүчеләр, мәктәп укучылары, төзүчеләр катнаша Болар барысы да азнакайлыларга җирдән нәтиҗәле файдаланып, аның уңдырышын күтәреп һәм эрозиядән саклап игенчелектә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән. Бу район 2002 елда республикада иң күп ашлык җыеп алды һәм иген уңышы елдан-ел күтәрелә бара Азнакайлылар 2003 елда 202 мең тонна ашлык җыеп, тагын алдынгылар сафында атлыйлар 1997 елның мартында Татарстан Министрлар Кабинеты “ 1997-2005 елларга Татарстан Республикасында туфракның уңдырышлылыгын күтәрү һәм аны эрозиядән саклау буенча комплекслы программа" раслады. Шуннан соң республикада хәтсез генә эш башкарылды Мелиораторлар аеруча активлык күрсәтәләр Алар республикада барысы 526 буа төзеделәр, 1200 дән артык корылма ясадылар 2.5 мең гектардан артык мәйданда урман-мелиорация чаралары үткәрделәр Башка хуҗалыклар да кул кушырып утырмыйлар Мәсәлән. Биектау районының "Чулпан". Мамадыш районының “Дружба". Саба районының Тукай исемендәге Чүпрәле районының "Ялкын" Чистай районының "Кама" күмәк хуҗалыкларында үткәрелгән мондый чаралар җирнең торышын яхшыртты Биектау районының "Чулпан" күмәк хуҗалыгында 25 ел буена эрозиягә каршы чаралар комплексы тормышка ашырылды. Шуның нәтиҗәсендә хуҗалыкның чокыр-чакырлы җирләрендә авыл хуҗалыгы культуралары игү өчен уңай шартлар тудырылды Эрозиягә каршы көрәш чаралары комплексында ышыклау агачлары утырту аерым урын алып тора 2002 елда 800 гектарда, моннан тыш юл кырыйларында 980 гектарда ышыклау агачлары утыртылды. Ләкин бу бер урманчыларның гына эше түгел Шуны истә тотып. Арча. Балтач, Кукмара, Саба һәм кайбер башка районнарның авыл хезмәтчәннәре дә зур эш башкаралар Тик һәр районда да бу мөһим эшкә тиешенчә әһәмият бирелми әле Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, кайбер районнарда урман полосалары утырту өчен җир бүлеп бирү турында уйлап та карамыйлар Сүз дә юк урман хуҗалыклары эше бу яктан мактауга лаек Ләкин апарның үзләренә генә моны башкарып чыгу кыен. Шуңа күрә бу эшкә авыл хезмәт- чәннәре дә активрак тотынса, авыл хуҗалыгында файдалану өчен яраксыз җирләргә агачлар утыртуга игътибарны арттырса, моннан файда күбрәк булачак Әнә Арча. Балтач районнарында агачларны чокыр-чакыр кырыйларына, коры, үзәнлекләрнең текә авышлыкларына утыртып, бик игелекле эш башкаралар Әмма кайбер урыннарда урман полосаларын утырталар да оныталар Еш кына агач үсентеләренең рәт аралары эшкәртелми, аларны чүп үлән басып китә Бөтен бәла шунда, XX гасырның кырыгынчы-илленче елларына кадәр туфракны җил эрозиясеннән саклауның бу мөһим чарасына игътибар ителмәде. Урманнар утыртылды, ләкин кыр ышыклау урман полосаларына ис китмәде Тик гасыр уртасында гына “Табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планы" нигезендә зур чаралар тормышка ашырыла башлады Ул чакта бөтен ил шушы эшкә күтәрелде Татарстанда кыска гына вакыт эчендә 50 мең гектардан артык мәйданда ышыклау урман полосалары утыртылды Әмма бу ялкын тора-бара сүнде Хәтта булганнарын саклап, карап үстерү турында кайгырту җитмәде Кайбер урыннарда аларны кисеп бетерүгә кадәр барып җиттеләр 1960 едца басылып чыккан "Татарская АССР за 40 лет Статистический сборник” дигән китапта мондый саннар китерелә 1953 едца чокыр-чакыр кырыйларындагы кыр ышыклау урман полосалары, утыртылган агачлар 57,1 мең гектар булса, 1959 елда алар 31.1 мең гектарга кала. Хәзер кыр ышыклау урман полосаларын бик сирәк урыннарда гына күрәсең Әлбәттә, гидротехник чаралар үткәрү, урман полосалары утырту—туфракны эрозиядән саклауның бердәнбер юлы түгел. Белгечләр кар һәм кар сулары тотуның, басуларны авышлыкка аркылы сөрү, сөрү катламын тирәнәйтүнең дә әһәмиятен югары бәялиләр Хәзер исә кар тоту турында оныттык. Элек кар тоту буенча күмәк хуҗалыкларга план җиткерелеп, аның үтәлеше даими тикшереп торылды. Югыйсә, моның артык мәшәкате дә юк. Тик төрлечә сәбәп табып, моңа кул селтәдек Агрономия фәне туфракны эшкәртүнең күптөрле алымнарын белә. Заманында җирне эшкәртүгә кагылышлы бәхәсләр шактый куерып, белгечләр бердәм фикергә килделәр туфракны җирле шартлардан чыгып, һәр төбәкнең үзенчәлеген исәпкә алып эшкәртү хәерле, шаблонга һич тә юл куярга ярамый Бериш галимнәр җиргә ял бирергә, ягъни чиста пар калдырырга, дигән фикерне якладылар. Элек чиста пар калдыру мәҗбүри итеп куедцы Аннары җир тик ята, чиста пар чүп үлән тарату чыганагына әйләнде, дигән карарга килделәр Шулай итеп, чиста пар мәйданы кимегәннән кими барды, шул исәпкә бөртекле ашлык җире арттырылды. 1925-1929 елларда чиста пар җирнең 33 процентын алып торса, 1963 елда инде ул 1,2 процентына калды Шуннан соң бөтенләй онытылды. Соңгы вакытта чиста парның кирәклеген исбатлап чыгыш ясаучыларның булуы гаҗәп түгел. Әгәр дә чиста парны бөтенләй бетерсәк, бөтен басу-кырларыбыз тоташтан сөрү җиренә әйләнәчәк. Бу яктан Татарстан болай да Россиядә чәчүлек җиренең артык күп сөрелүе ягыннан алдынгылар сафында. Профессор Н Максимов, туфрактагы дымны саклау максатында һәм чүп үләннәр белән көрәштә чиста парның әһәмияте аеруча зур, дип саный Инде җирне эшкәртүгә килгәндә, элегрәк калаксыз сабаннар белән эшкәртүгә өстенлек бирелде. Чиста пар басулары кимегәч, чәчү әйләнешләре бозылгач, җирне чүп үлән басты. Аннан котылабыз, дип күп кенә хуҗалыклар җирне калаклы сабаннар белән сукалауга керештеләр Ә алтөрәнсез сабаннар белән эшкәртү чүп үләннәрнең тагын да артуына китерде. Басуларны кара солы басып алды Шуңа күрә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре туфрак эшкәртүне калаклы сабаннар һәм калаксызлары белән бергә алып барырга киңәш итәләр. Курган өлкәсенең танылган игенчесе Терентий Мальцев гомере буена туфракны калаксыз сабаннар белән сөрүне яклап килде Ул үз хуҗалыгы "Заве- ты Ленина" колхозында корылыклы елларда да югары уңыш үстерүнең төп сәбәпләреннән берсе итеп әлеге алымны куллануны санады Терентий Семенович фикеренчә, туфракны калаксыз сабаннар белән эшкәртүнең файдасы шунда, үсемлек үзенә азыкны туфракның өске катлавыннан ала Анда органик матдәләр күбрәк Шуңа күрә басуны эшкәрткәндә туфракның шушы катлавын әйләндермичә өстә калдырырга тырышалар Шуның өстенә үсемлек калдыклары туфракны органик матдәләр белән баета, аның уңдырышлылыгын күтәрә. Т Мальцев, сөрү катлавын өскә әйләндереп сукалау туфракның структурасын җимерә, дип санады. Ләкин җирне калаксыз сабаннар белән эшкәрттең дә шуннан соң аның уңдырышлылыгы яхшыра, югары уңыш җыеп алырга мөмкин, дип уйларга ярамый Җир калаксыз сабаннар белән сукаланганнан соң да аны өстән эшкәртәләр, ягъни культивациялиләр, тырмалыйлар, орлык күмдерү хәленә китерәләр Шунысы бар. калаксыз сабаннар белән эшкәрткәндә игене җыеп алынганнан соң басудагы камыл өстә кала. Ул кар тотып кына калмый, ә бәлки туфракның өске катлавын җил-давылдан да саклый. Димәк, эрозия куркынычы кими Белгечләр исәпләп чыгарганча, туфракта берничә сантиметр гумус катлавы булдыру өчен әлләничә еллар кирәк Ә аны юк итү өчен берничә сәгатьлек ком бураны да җитә. Авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә хәзер җирне мөмкин кадәр азрак эшкәртү фикерен куәтлиләр Алар моны, бер яктан, ягулык-майлау материаллары азрак тотылуы, икенчедән, эрозиядән килгән зыянның кимүе һәм явым- төшемнең нәтиҗәлелеге белән аңлаталар Җирне азрак эшкәртү, дигәндә, туфрак өстендә үсемлек калдыкларының 70 проценты калырлык итеп эшкәртү күздә тотыла Хәзерге заманның куәтле тракторлары, туфрак эшкәртү машиналары, минераль ашламаларны һәм агулы химикатларны чиксез күп куллану туфракның физик үзлекләрен нык үзгәртә. Безнең республикада туфракны эшкәртүгә зур игътибар бирелә Бу елның үзенчәлекләренә, көз килешенә бәйле рәвештә эшләнә. Монда җирнең чүплелегенә. нинди культура чәчеләсенә, элгәргә, техникага һәм башка мөмкинлекләргә карап һәр кыр өчен аерым билгеләнә. Минераль ашламалар дигәннән, агрохимиядә шундый бер закончалык бар үсемлекләрне туендыру өчен киткән төп элементлар туфракка кайтарылырга тиеш Җир ничек кенә эшкәртелмәсен, шушы таләп үтәлмөсә. яхшы уңышка исәп тоту кыен Ел саен уңыш белән бергә азот, фосфор, калий һәм башка туклыклы матдәләр китә. Минераль ашламалар кулланыла башлагач кына җир шарында уңыш арта башлаган Академик С Волькович хезмәтләреннән күренгәнчә. 1870 елга кадәр бөртекле культураларның уңышы уртача бер гектардан Голландиядә—15,5 центнер, Германиядә—13 центнер чыккан. Инде минераль ашламалар барлыкка килгәч. 1900 елда Голландиядә бер гектарда 19 4 центнер. Германиядә 18 центнер уңыш үстерелгән Утыз елдан соң. бигрәк тә азотлы ашламалар җитештерү җайга салынгач, Голландиядә гектардан 31.8 центнер, Германиядә 24,8 әр центнер уңыш алалар Ул заманда Россиядә минераль ашлама заводлары булмаган диярлек. Берничә суперфосфат заводы эшләгән, алары да чималны читтән кайтарткан. Татарстанның исә. соңгы елларда игенчелектә ирешкән уңышлары нәкъ менә минераль ашламаларны Россиянең башка төбәкләренә караганда күп кертүе белән дә аңлатыла. Нурлат. Арча, Балтач, Саба һәм башка кайбер районнар минераль ашламаларны нәтиҗәле кулланып, уңыш үстерүдә югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Моңа кадәр Кубанда гына үстерелә торган уңышны хәзер Татарстан хуҗалыклары да җыеп ала Ләкин минераль ашламаларны кирәгеннән артык кертү, үсемлекләрне саклау буенча химик матдәләрне чамадан тыш күп куллану туфракта үзгәрешләр барлыкка китергән, аның әчелеген арттырган. Гомумән, галим-белгечләр- нең фикеренчә җир шарында туфракның уңдырышы кими бара. “Экология и экономика современного сельского хозяйства" дигән китапта (авторлары И Гәрәев, С Шәрипов) шундый мәгълүматлар бирелә җир ресурслары ярлылана начарая бара Чөнки күбрәк керем һәм мөмкин кадәр югары уңыш җыеп алуга юнәлдерелгән технологик һәм экономик сәясәт алып барыла Планетаның барлык илләрендә якынча 1.2 миллиард гектар авыл хуҗалыгы җире, көтүлек һәм болынның уңдырышлылыгы нык кимегән Мондый хәл Россия Федерациясендә. шул исәптән Татарстанда да күзәтелә Россиядә 209,9 миллион гектар авыл хуҗалыгы җиренең 53.5 миллион гектары эрозиягә дучар ителгән. 9.5 миллион гектары сазлыкка әйләнгән. Еш кына предприятиеләр корганда, файдалы казылмалар чыгарганда туфракның уңдырышлы катлавын саклауга куелган таләпләр искә алынмый Шул сәбәпле зур мәйданнарда туфракның уңдырышлы катлавы юкка чыга. Димәк җирнең табигый уңдырышын саклау гына җитми, аны даими яхшыра оарганда гына ул үзенең уңыш бирергә сәләтен саклап кала ала. Шуңа күрә җирне ел саен органик ашламалар белән ашлап торуның әһәмиятен әйтеп торасы да юк. Тик республикада кыйммәт бәягә минераль ашламалар алырга күнеккән кайбер хуҗалык җитәкчеләренең органик ашлама әзерләп, кырга чыгарып артык мәшәкатьләнеп йөриселәре килми. Фермалары тирескә күмелсә күмелә, әмма аны солярка, бензин юклыкка, техника җитмәүгә сылтап, кырга чыгаруны оештырмыйлар Белгечләр гумусны тулыландыруның төп чыганагы итеп нәкъ менә тиресне саныйлар Тик аның кадерен белеп бетермибез әле Авыл кешесе гомер-гомергә бәрәңге бакчасын тирес белән ашлаган. Яңгырсыз елларда да бәрәңгесез калмаган, үзенеке үзенә җитеп барган Академик Дмитрий Прянишников авыл хуҗалыгында тиресне төп ашламаларның берсе итеп санаган. Ул аны туплау, саклау, аннан компост ясау һәм куллану алымнарын өйрәнгән һәм шуны пропагандалаган. Безгә бу мәсьәләдә чит илләр тәҗрибәсенә күз төшерү зыян итмәс Мәсәлән. Германиянең экологик яктан чиста продукция җитештерүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тирес бердәнбер азот чыганагы булып санала. Мондый хуҗалыкларда үсемлекләрне авырулардан һәм чүп үләннәрдән саклау өчен химик препаратлар кулланмый. 2002 елның декабрендә Биектау районындагы "Сөт плюс" фирмасы белән таныштыру җыелышында Германиянең “Замсваген" авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Кеслинг чыгыш ясады Монда гектардан 70 центнер уңыш алалар икән. Кеслинг әфәнде шундый югары уңышның төп сәбәбе итеп туфракка һәр елны күп итеп тирес сыекчасы кертүне саный. Канаданың Квебек провинциясендә булып кайткан галим. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Әхәт Салихов болай дип сөйли: “Квебек провинциясенең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә минераль ашламага караганда күбрәк органик ашламага өстенлек бирәләр. Игеннәрне җыеп алганда вакланган салам кырда кала, аннары аны яз көне җир эшкәрткәндә камыл белән бергә туфракка күмдерәләр " Канада фермерлары тәҗрибәсеннән күренгәнчә, алар кукурузны орлыкка җыеп алганнан соң кырда калган үсемлек калдыкларын да җиргә күмдерәләр Вакланган соя саламы да басуда кала Үсемлек калдыкларын ашлама итеп файдалану, органик ашлама кертү күп кенә фермерларга минераль ашламалардан башка гына яки аларны бик аз гына кертеп, иген үстерү мөмкинлеге бирә. Ә органик ашлама җитештерү аерым игътибар үзәгендә тора. Мәсәлән. 100 сыеры булган фермер аслык итеп прессланган саламны файдалана, бозауларга аслык итеп салу өчен пычкы чүбе сатып ала Тирес һәм тирес сыекчасы бетон белән эчләнгән саклагычларга тутырыла. Аны кыш айларында болгатып торалар. Ашламаны җирне туңга сөргәндә яки күпьеллык үләннәрне бер кат чабып алгач кертәләр Безнең үзебездә дә моңа охшаш тәҗрибә бар. Ләкин бездә һәр яңалык бик авырлык белән генә тормышка ашырыла. Семинар-киңәшмәләрдә күрсәтеп бирү, сөйләп аңлатуда ярдәм итми Кайвакытта икътисадый-финанс кыенлыкларына, акча юклыкка сылтап, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөмкин булганын да эшләмиләр Аннары уңыш түбән булды, яңгыр яумады, дип зарланышырга тотынабыз Алексеевск районының Илшат Гомә- ров җитәкчелегендәге фермер хуҗалыгы бөртекле культуралар үстерә һәм ел саен югары уңыш ала Ләкин ул минераль ашламаларны кулланмый диярлек И Гомәров бер басуга борчак чәчеп, аны яшел килеш сөреп куя Билгеле булганча, бер гектарга яшел масса—сидерат 50-60 тонна тирескә тиңләшә Саламны фермер ваклый һәм җиргә күмдерә. Азнакай районының “Авангард" күмәк хуҗалыгында да минераль ашламалар белән бик артык мавыкмыйлар Шуңа карамастан, югары уңыш җыеп алалар Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең игенчелек кафедрасы берничә ел буена шушы проблема буенча тикшеренүләр алып бара Академия профессоры авыл хуҗалыгы фәннәре докторы X. Хәбибрахмановны тыңлап карыйк әле: “Күпьеллык үлән чәчүлекләре һәм берьюллык кузаклы культуралар мәйданын арттыру, яшел ашламалар—сидератларны мөмкин кадәр күбрәк куллану саламны органик ашлама сыйфатында ваклап җиргә күмдерү тотрыклы югары уңыш үстерергә, арзанлы ашлык җитештерергә, берүк вакытта туфракның уңдырышын күтәрергә мөмкинлек бирә" Салам димөктөн. хәзер бериш галимнәр саламны органик ашлама итеп файдалану, ягъни аны җиргә кертү фикерен яклыйлар. Тик менә кайбер урыннарда аның кадере юк Саламны яндыралар, аннан тизрәк котылу ягын карыйлар. Күпләр Белоруссиядән, Казахстаннан зур чыгымнар тотып, кыш көне малларның җанын асрап чыгу өчен салам ташыганнарын онытканнар Саламны яндырганда туфракның химик-биологик составы начараюы, агулы газлар аерылып чыгуы билгеле. 2002 елның сентябрендә Кама Тамагы районында шундый хәлгә юлыктым Кинәт Кама Тамагы поселогыннан ерак түгел бер басуда соргылт төтен күтәрелде. Барып карасам, бер абзый ат җигелгән арбага утырып, салам яндырып йөри “Кайдан сез, абзый?"—дим. “Кама" хуҗалыгыннан", ди бу Аңа шулай кушылган Басудагы салам гына янмый, тау битләре, үләннәр, агач куаклыклары, җиләкле үзәнлекләр яна Якынча исәпләүләргә караганда, республикада һәр елны 3800 мең тонна саламның 1500 мең тоннасы терлек аслыгы итеп файдаланыла. 2300 мең тоннасы эскерткә куела Кайбер хуҗалыкларда ул эскертләр еллар буена кырда тора, тычкан оясына өйләнә Шушы кадәр салам 8,5 миллион тонна органик ашламага тиң дип санала. Моны файдалы матдәгә күчереп исәпләсәң, бу—96 мең тонна минераль ашлама дигән сүз. Менә ни өчен саламны яндырырга кирәкми, ә черемә, компост ясау өчен файдалансаң, күпкә отышлырак Җирне саклауда, аның уңдырышлылыгын күтәрүдә ачы туфраклы басуларны известьлау аерым урын алып тора. Татарстанда бүгенге көндә миллион 372 мең гектар ачы туфраклы җир бар Бу—сөрү җиренең 38 проценты, дигән сүз “Татагрохим"ның генераль директоры Салихҗан Кәлимуллин сөйли: "1987-1992 елларда 350-380 мең гектарда известьлауның фәнни нигезләнгән циклына күчү нәтиҗәсендә республикада ачы туфраклы җирләрнең артуы туктатылды һәм 1990-2001 елларда ул 388 мең гектарга кимеде " Россиянең ачы туфраклы җирләрне зурдан кубып известьлау өчен мөмкинлеге юк Ә безнең, киресенчә, республикада известь оны чыгара торган карьерларыбыз бар Арча районындагы Күпербаш известь карьеры үзе генә дә ни тора Ул проект куәте буенча елга 50 мең тонна известь чыгара ала Россиядә инде ачы туфраклы җирләр 35 миллион гектардан артып киткән. Белгечләрнең исәпләвенчә, шул сәбәпле генә дә Россия 20 миллион тонна ашлыкны алып җиткерми. Агрономнар яхшы белә: ачы туфраклы басуларга ашлама кертүнең өллөни файдасы юк Менә шуларны истә тотып, “Татагрохим" акционерлык җәмгыяте Татарстан кырларына известь кертү, туфракның ачылыгын бетерү өчен ел саен зур эш башкара Тик агрохимикларга хөкүмәтнең булышлыгы җитәрлек түгел әле. Башка кайбер сәбәпләр аркасында да Россиянең күп кенә төбәкләрендә инде җирнең уңдырышы нык кимегән Әнә галимнәр тагын бер ун елдан Кубан хәзерге кебек уңыш үстереп ала алмас, дип кисәтәләр Алар моны җиргә әлеге дә баягы минераль ашламаның кирәгеннән артык күп кертелүе белән аңлаталар Шуңа күрә дә белгечләр җирнең уңдырышын күтәрүнең, аны саклауның, эрозиягә каршы көрәшнең төрле юлларын эзләүне дәвам иттерәләр Әйтик, күп кенә алга киткән илләрнең авыл хуҗалыгында әйләнә-тирә мөхитне саклау буенча фәнни программалары бар Моның төп максаты экологик яктан чиста продукция җитештерүдән һәм җирне саклаудан гыйбарәт Канадада 1935 елда ук кабул ителгән закон буенча җирбиләүче үзенең парга калдырган җирендә җил эрозиясенә каршы чараларны үтәсә генә җирне саклау турындагы законны үтәгән булып санала. Законны бозучы штрафка тартыла Канадада туфракны саклауга юнәлдерелгән игенчелек системасы югары уңыш алырга ярдәм итә. Бу ил халкының 4 проценты гына авыл хуҗалыгында эшләсә дә, ул үзендә җитештерелгән бодайның шактый өлешен башка илләргә дә сата. АКШта да туфракны саклау программасы эшләнгән һәм ул уңышлы тормышка ашырыла Нәтиҗәдә су эрозиясеннән туфракка килә торган зыян 22 процентка кимегән. Җил эрозиясеннән килгән югалтуларны да киметүгә ире- шелгән Сәбәп нәрсәдә9 Фермерлар иген үстерәсе җирләргә үлән чәчкәннәр һәм урман полосалары утыртканнар Җыеп алынмаган уңыш өчен аларга хөкүмәт компенсация түләгән. Ирландиядә дә шундый ук программа эшләнгән. Монда күп кенә фермер ^ппаимпаРЫНДа азотлы һәм фосфорлы ашламалар кирәгеннән артык күп ДИГӘн нәтиҗәгә килгәннәр. Шуннан соң туфракка минераль ашламалар кертл/ нормасы билгеләнгән Бу тәҗрибә Татарстан хуҗалыклары өнен ни дәрәҗәдә кулайдыр. Шулай да оелеп тору зыянга булмас Югыйсә, кайбер районнарда күмәк хуҗалыклар берсеннән-оерсе уздырырга теләгәндәй, бурычка бата-бата минераль ашлама СаТопптЛЫП' МӨМКИН кадәР Җиргә күбрәк кертергә тырышалар Ми-* елның гыйнварында Владимир шәһәрендә “Яңгыр суалчаннары һәм туфракның уңдырышлылыгы- дигән беренче халыкара конференция үткәрелде^ Анда 10 ләп доклад тыңланды. Россия, Белоруссия. Украина. Литва Үзбәкстан, Грузия һәм Һиндстандагы танылган фәнни үзәкләрнең галимнәре бергә җыелып бүген иң мөһим проблемаларның берсе турында фикер алыштылар АКШта органик калдыкларны эшкәртү өчен суалчаннардан файдаланалар икән. Бу туфракның уңдырышын күтәрүгә ярдәм итә Инде уңай нәтиҗәләре дә бар Галимнәр шуны исәпләп чыгарганнар 50 суалчан көн саен бер квадрат метрда туфракны 25 грамм гумус белән баета Без инде төрле сәбәпләр аркасында шактый җиребезне су һәм җил эрозиясеннән саклап кала алмадык. Туфракның уңдырышлы катлавын исәпкә алмыйча файдалы казылмалар чыгарыла промышленность предприятиеләре төзелә. Татарстанда, мәсәлән, нефть районнарында элегрәк никадәр уңдырышлы җирләргә, табигатькә зыян килде. Ул чакта җир-анабыз, аның киләчәк язмышы кызыксындырмады, күбрәк нефть чыгарылсын да, Татарстанга дан-шөһрәт килсен, дигән фикер өстенлек итте. Мәскәүләр якаңнан тоткач, эшләми хәлең юк. Түбән Кама ГЭС ын корырга дигәч, анысын да кордык, ләкин иң уңдырышлы җирләребез, болын, көтүлекләребез су астында калды Болардан килгән зыянны әлегә беркемнең дә исәпләп чыгарганы юк, исәпләп чыгарырга уйлаучы да юк. Хәер, моннан инде ни файда! Җирнең уңдырышын күтәрү, аны саклау һәркемгә кагыла Элегрәк хөрмәтле язучыларыбыз да авыл хуҗалыгында барган үзгәрешләргә шатланып, кимчелекләргә көенеп, вакытлы матбугатта үз сүзләрен әйтә тордылар. Гариф Ахунов. Аяз Гыйләҗев. Мөхәммәт МәҢдиев һәм башка кайбер әдипләр авыл халкының, крестиянның яшәү рәвешен тоеп, күреп яшәделәр, авылда барган үзгәртеп коруларга битараф калмадылар, яхшысын яхшы, начарын начар дип яздылар. Соңгы вакытта галиҗәнап язучыларыбыз әллә авылдан бизделәр әллә барысы да ал да гөл, дип уйлыйлар, республиканың агропромышленность комплексында агрореформаларның барышы, моның уңай һәм җитешсез яклары, авылларыбызның иртәгәсе көне турында дәшмиләр Бүген җир- ананың киләчәк язмышы турында язучының үткен фикере, акыллы киңәше, төпле сүзе җитми Әлбәттә, авылларга чыкмыйча гына, Казан каласыннан торып кына крестиянны яклап җылы сүз әйтүе җиңел түгел. Язучы әйткән сүз һәркемнең күңеленә үтеп керер, авыл кешесеннән бигрәк, үз мәнфәгатен күбрәк кайгыртучы түрәләрне уйланырга мәҗбүр итәр Билгеле, җирне саклау турында сүз бер бүген генә бармый. Элек-электән галимнәр дә. агрономнар да, әдипләр дә чаң сугып килделәр Тик моңа колак салырга теләмәделәр. Хәзер эш шуңа барып җитте, Россиядә җиргә кертү өчен тирес тә юк. Чөнки маллар саны бик нык кимеде Соңгы елларда һәр гектар җиргә 8-10 тонна урынына 0.5 тонна органик ашлама кертелде. Татарстанда эш болай ук начар тормый. Шулай да белгечләр якындагы 10-15 ел эчендә, җитди чаралар күрелмәсә, туфракның уңдырышлылыгы 12-15 процентка кимү ихтималын кисәтәләр Җире барның җиме бар, дигәннәр борынгылар Югыйсә, тора-бара бик күп нигъмәтләрдән колак кагуыбыз ихтимал Бу меңнәрчә тонна ашлык, бәрәңге, чөгендер, яшелчә һәм башкалар җыелмый калачак, дигән сүз.