Логотип Казан Утлары
Публицистика

Имам

мам турында укучыга аңлатып торуның хажәте юктыр дип уйлыйм Бер фикер генә әйтәм: имам Вазыйфасын 622-632 елларда Мәдинә каласында Мөхәммәт пәйгамбәр үзе үти Ары таба дин буенча хәзерлекле һәм абруйлы кешеләрне генә имам итеп куйганнар... Вахит Имам бүген Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән генә идарә итә. Әмма мин аны. тарихи әсәрләрен укыган кеше буларак, мәчет имамы булмаса да. тарихчы имамлыкка йөз тота дип әйтә алам. Язучы Вахит Имам татар әдәбиятына "Сәет батыр" роман-хроникасы белән килеп керде. Бу—Русия империясенең, тәрәзә пыяласы чатнаган кебек, картасы сүтелә башлаган вакыт, союзлыкка йөз тоткан республикалар көтмәгәндә-искәрмәгәндә мөстәкыйль дәүләт булып киттеләр. Билгеле, кинәттән иннәренә ишелеп төшкән бәхеттән башлары әйләнгән республикалар да булды, алар азмы-күпме үз кул асларына кергән (автономия дип аталган) республикаларга ия булырга керештеләр. Моны алар Русия империясе үрнәгендә эшләделәр һәм шунын белән үз халыклары күңелләренә дә империя оеткысына хас шовинизм чире орлыклары салдылар. Әнә шул чорда яшьләр дөньясында кайнап яткан Вахит кисәктән уянып киткәндәй татар халкының тарихын актара башлый һәм империя кул астында гасырлар буена михнәт чиккән бабаларыбызнын тарихына озакка кереп китүен сизми дә кала. Гасырлар буена орыш-сугыштан башы чыкмаган Русия империясе аның күз алдына чын мәгънәсендә ике башлы каракош булып килеп баса. Кайчандыр анын да бабалары Идел буе Болгарында мөстәкыйль гомер иткәннәр ич. биш телдә сөйләшкән асылзатлары дөнья халыклары белән сәүдә иткәннәр, хәтта бөтен дөнья халкын тезләндерергә керешкән Алтын Урда империясе дә безнен бабаларыбызнын телен-динен генә түгел, дәүләт белән идарә итү тәртипләрен дә алган Кытайдан алып Рим империясенә кадәр йомшак тиреләр, балык җилемнәре, затлы ташлар һ. б. товарлар белән Иделдән- Кытайга. Болгардан көнбатыш Ауропа илләренә кәрван-кәрван затлы товар йөрткәннәр алар. Вахит Имам тарихи әсәрләр язарга керешкәнче үк инде үз халкынын тарихын белми үскән яшьләрне "Үз ишен беләнме?”. "Йөрәккә якын кеше". "Яшәү яфраклары" кебек хикәяләре аша гаделлекне күрергә. “тарихы булмаган халыкнын киләчәге дә юк" дип бүгенге тормышның асылын аңларга өйрәтә. Ул гынамы: автор аларны үзенә юлдашлыкка дәшә, тарих сәхифәләрен бергәләп актарырга чакыра. Ниһаять, Вахит Имамның хикәяләре милләтебезнең йөзек кашы булган “Казан утлары" журналында күренә башлый. Бу инде һәр яшь язучы өчен азмы-күпме сират күперен узу дигән сүз. Журнал Татарстанда көн күргән халыклар өчен генә түгел, бөтен дөньяга таралып яшәгән татарлар өчен дә бердәнбер үрнәк матбага ич! Бу журналда исем-атың күренү язучы булырга хыялланучыга беренче баскыч дигән сүз. Баскычын баскыч, ләкин бит бу журналда беренче әсәре күренүгә, борын чөеп, минме—мин дип йөрүчеләр дә булгалый. Вә ләкин Вахит Имам ул чирдән арынган булып чыкты: киресенчә, ул тагын да үжәтләнебрәк, тырышыбрак язарга кереште Язучы Вахит Имамның үз кыйбласы бар иде—бабаларыбызның бераз моңсу да. данлы да. шанлы да тарихы! Юк. Вахит Имам үз әсәрләрендә муллаларга хас коры вәгазь укымый, ул укучыларын үткәннән гыйбрәт яисә үрнәк алырга өнди. Менә “Идел" журналында басылган “Сәет батыр" роман-хроникасы. Анда автор "прогрессив" дигән патшага кул күтәрә. Бит Петр патша Ауропага тәрәзә ачкан кеше, ул Русия тарихында прогрессив карашлы шәхес буларак сурәтләнә! Ләкин “прогрессив карашлы" дигән шул патша татар халкына карата үтә мәрхәмәтсез була. Бу патша яу-сугыш уздырулары аша үз халкын тәмам хәерчелеккә төшерә, дөнья халыкларын яулау өчен хәтта христиан чиркәүләренең чаннарын төшертеп, туплар койдырта. Бу патшаның комсызлыгын, кансызлыгын бер сәхифәдә генә сөйләп бетерерлек тә түгел. Укыгыз Вахит Имам әсәрләрен һәм. Син. хөрмәтле укучым. Петр патша турында рус тарихчылары язганның бөтенләй киресен күрерсең. Менә кем ача комсыз патшаның чын йөзен! Тарихи әсәрләре белән язучы Вахит Имам минем күз алдымда янә бер баскычка күтәрелде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булгач ул тагын да катлаулырак тарихи темаларга әсәрләр язарга керешә. Кайчак Вахит Имам тарихи фактлар белән артык мавыгып та китә. Шул чиккә җитеп мавыга ки: әсәргә керергә тиешле вакыйга китапның композициясен боза, ягъни укучыны азмы-күпме әсәрдән аера башлый Тарихта булган вакыйгаларны ничек булган шулай әсәренә кертү бар. билгеле. Ләкин әдәби әсәрләрдә, нигездә, вакыйгалар түгел, шәхесләр, әдип каләме белән каһарманга бирелгән характер өстенлек итәргә тиештер кебек. Бит. ин әүвәл. китапны кулына алгач та, укучының күңелен төп герой яулый Каһарманнар арасындагы өчәр-дүртәр биткә сузылган бәхәсләр, монолог-диалоглар да әсәрне әлләни бизәми Мина калса, алгы планга һәрчак геройның характеры чыгарга, аның эчке кичереше, үз мохитындагы теге яки бу хәлгә карашы һәм кылган гамәлләре һәрдаим язучының күз унында торырга тиеш. Мин күрәм-күзәтәм: әдип буларак. Вахит Имам бигрәк тә соңгы әсәрләрендә әнә шулай эшли башлады. Ә бу инде аның уңышы, язучы буларак тураеп басуы дигән сүз. Мин тарихи әсәрләр язучы Вахит Имамга ничек итәргә киңәш бирергә җыенмыйм, мин хәзер аның белән тәмле шәраб чөмереп, бер өстәл янында киләчәк әсәрләребез турында киңәшә генә алам Һәм мин анардан ак вә изге көнләшү белән көнләшеп тә куйгалыйм. Бик күп тарихи очерклар язды ул. Безнең каһарман генералларыбыз вә гаскәрбашларыбыз турында. Татар батырлары “Генерал Бәхтияр Канкаев". “Генерал Карзафар Усаев". "Генерал Ярмөхәммәт Кадермәтов". "Салават Юлаев" һәм башкалар — барысы да тарихи очерклар. Ә бу каһарманнар турында тәфсилле язу өчен күпме тарихи китаплар һәм архивларда тузанланып яткан хезмәтләр, документ-мәгьлүматларны актарырга кирәк! Язучыга һәр каһарманнын тормыш юлын өйрәнергә, кайчак хәтта анын “күлмәген кияргә" туры килә. Шулай итмәгәндә ничек кулына каләм алып, тарихи әсәр язарга утырмак кирәк' Менә шул ягы белән дә. ягъни максатчанлыгы, үжәтлеге вә тырышлыгы белән дә әдип Вахит Имам үз калебендә кала бирә Вахит Имамнын нәүбәттәге романы "Утлы Дала” дип атала Роман, автор язуынча, трилогия йөзендә укучыга җиткереләчәк. Әсәрнең беренче китабы турында мин язып чыккан идем инде. Бүген, әдип илле яшенә аяк басканда, бары тик шуны гына әйтә алам: роман бар. укыла, ул үзенең укучысын тапты. Хәзер инде укучы китапка бәһа бирәчәк, хәтта әсәрнен яшәү гомерен дә укучы гына хәл итәчәк. Ләкин бер мәсьәләгә укучының һәм шул исәптән әдипләрнең дә игътибарын җәлеп итәргә телим: бездә шундый гадәт бар— авторның яна әсәре дөнья күрдеме, әшнә- дуслары ана газета-журнал битләрендә мәдхия укырга керешәләр. Хак, бу да кирәк, укучыларга китапның дөньяга чыгу хәбәрен җиткерү өчен Ләкин бит әсәрнен асылын да. кирәклеген дә укучы хәл итәчәк. Хак бәһане дә бары тик укучы гына бирәчәк, дуслык һәм әшнәлек серенә төрелгән мактау сүзләре түгел. Сүз. әлбәттә, төпле тәнкыйтьче яки әдәбият галиме тарафыннан тикшерелеп, әсәрне сәнгати вә әдәби яктан һәрьяклап анализлап язылган хезмәт турында бармый. Мең елга якын яшәү дәверендә Русия "инородецларга" гына түгел, рус халкына да игелек күрсәтмәде “Моны бары тик дәүләт башына килгән җитәкчеләрдән генә күрергә кирәк", дигән фикер уздыра үз әсәрләрендә Вахит Имам. Әйе. армия һәм корал Русиядә һәр дәвердә дә беренче планда булды, ә халык турында кайгырту иртәгәгә калдырылды. Патша Русиясендә дә. Совет чорында да. сүздә демократиягә һәм цивилизацияле илләргә тиңләшергә теләгән бүгенге Россия федерациясендә дә шул дәүләти сәясәт вә мәсләк ята Вахит Имам, язучы буларак, илдә барган бүгенге сәясәт белән бик үк кызыксынмаса да, патша заманнарыннан ук килгән ул хәлләрне дә һәм сәясәтне әсәрләре аша халыкка һәрдаим искәртеп тора. Инде демократиягә йөз тота башлаган Русия ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында кайчандыр үзе җиңгән һәм ил-дәүләт төзелешен тәмам җимергән илләрне икътисади яктан куып җитә алмый? Ни өчен, ни сәбәпле ул үз халкының халәтен кайгыртмый? Моңа җавап табу өчен мин. сезгә. Вахит Имамның тарихи темага язылган әсәрләрен укырга тәкъдим итәр илем Анын әсәрләрен укыган кешенең милли хистән үлеп барган хәтере дә кузгалачак, яңарачак! Бүген Чаллы каласында яшәп иҗат итеп яткан Вахит Имамга— 50 яшь Татар халкында борынгыдан килгән бер гыйбарә бар. “Юлга чыксаң, юллашын үзеннән әйбәтрәк булсын" Яшермим, юлга чыксам, мин. һич икеләнмичә, юлдашым итеп Вахит Имамны алыр идем