ЕФӘКЧЕЛӘР ЮЛЫ, КӘРВАН ЧАҢЫ...
Татар җаным Егермене сугып, канат кагып, казна корып, туктаганда заман шавы, тимер шәһәр зинданыннан, нсән калып, карап тора бу дөньяга—бер могҗиза— “гаҗәп маймыл”, чишелмәс сер—илаһи бер татар рухым, татар җаным! Күзәнәктән үсеп чыккан якутлардан, төпсезлеккә очкан камил очкычлардан, заман күрке-машинадан хикмәтлерәк фән-уй тулы бу заманда— каһәр сөю, чиксез гайрәт, акыл тулы— үлемсез бу моң чишмәсе, минем газиз татар рухым, татар җаным! Акылларда уйный хисап, санау арта... Банк-Кәгьбә—“мамыклының” морҗалары... Моны, көлеп, мәҗүси, дип инкарь итә нечкә җисем, гүзәл фетнә— шигырь колы—татар рухым, татар җаным! Туган җирем! Сиңа шуңа күңел пәрвәр: рәхмәт газап—баскан кайнар күмер өчен! Үсәр уллар, тугаеңда туйлар горләр, күбәләкләр, атлар уйнар, үлеп терел, үлеп терел—безнең өчен! Күрде күңел—кире аккан елгаларны, үлем белән золым тулы ямьсез хата, йолаларны; ләкин снзә мл-баланың бакча кебек үсәчәген— аллы-гөлле чәчәкләргә багып атачагын, тик яшәсен, сырышкандай җил агачка, мәңге барсын киләчәккә минем моңлы татар рухым, татар җаным! Әбедһәүд Ничә мең йолдызлар, изге Кояш, сиксән болыт, бер ай, мең дәвер— әйләнәбез: патша, шагыйрь, дәрвиш... Купмый сакта тора Әбелһәүл... 1 Тырнак асларында түгәрәк Җир... Мыгырдана шәһәр, дәүләтләр. Комлыкларда кайный күбәләкләр, Кых! Кых! Көлә аста мәләкләр! Меңъеллыклар, сары кәгазь булып, алдан-аргган уза куышып... Орынып китә—яугир. башкисәрләр, пәйгамбәрләр үтә шуышып... Җиргә упкан тырнакларым белән, таш күзләрем белән, яланбаш— сөзеп карыйм алга, еракларга— Адәм йөзле тоткын тораташ. Б> тормышның җилбәзәк матурлыгын, Татлы көен, серле пошымын— алыштырдым мәңге сак торуга, салып умырткага басымын... Барлыйм—эзлим, узган, киләчәкне— әллә бөек акыл, әллә кол— тешем кысып, карыйм тирә-якка, рух ирекле, бәйдә—аяк-кул!.. Җан кузгалып киткән чаклар була... Пә чәйнисе килә берәвен, үчеклисе килә сабырсызны, йә уяна эчтә фиргавен!.. Күп яшәдем! Күп тылсымнар күрдем: җанлы кабырчыклар, бакалар... Нлаһлары -йә бугазны буды, йә йомшарып, сөйде аркадан. Бар күргәнем күкрәк кабыгымда: сабыр.тыгым хакы— матдәмдә. Кемдер менә тояк астымдагы Гөлне таптап, кертте матәмгә!.. Җилләр үбә! Гөрли гомер, вакыт... Мәцге сакчы хәлдә торасы Әбелһәүл мин... Адәм йөзле арыслан... Тешләп саклыйм милләт мирасын! Плащ кигән гөлле урамнарын, Париж, Хушбуй исе... Көяз карчыклар... Монматрда мен кат тиражланган Дега-Ренуарлар, Балконнарда— мәшһүр "чыпчыклар”... "Сәнгатьләрдә яңа алым беткән": Мәңгелеккә импрессионизм иле Итте сине Сәрхуш рәссамнәрең... Әйтерсең лә, Иһрам эчендәге—нлаһлар... Чиркәү эчләреннән эре-эре Атлый сыман безнең тарафка... Карт һәм җыраучы шәһәр. Пәрдәләрең кинәт ачылып китеп. Коелыр сыман аска бар серләр... Парик кигән җилбәзәк Людовнклар, Ачык түшле узган гасырлар. Кибәк кебек вак машина—“зыр-зыр”: Килдең менә. Казан. Парижга— Инде күңел рәссам чугы белән Бар илһамын сиңа багышлар. ...Булон урманына Ал-ак оек кигән атлар чума... Онытылып, көнчыгышка һаман каерылам... Анда—Бальзак... Экипажда—дама! Эшләпәсе— кара каурыйдан... ' Кеше йөзле арыслан, сфинкс 9* Җанеки Сагынуым саплам-саплам сары, аннан хәтер келәм тукый барыр— һәр вакыйга анда тынны кысар, тетрәндереп хәтта келәмчене... Хуш пар былбыл—сөю манзарасы, гөл бостаны—әле сугарасы... Елга-йолдыз—аяк гизгән җирләр, таулар, чүлләр—күтәрәсе вөҗдан... Анда тагын серле бер чишмәлек— белдеклеләр аңлый алмас бер “көй”— әйтелмәгән бер бөртек сүз, караш, күз кысуы асыл ярның: —Җанеки!... Тубыгымнан—дөньям: һәлакәтем, вак уйларым, соры мәшәкатем, ыгы-зыгы шәһәр. сәүдә бәрәкәте, калҗа-калҗа кибет, кара ирләр арасында һаман синең сының, кулым сузсам, югала тылсымың. —Тәңреләрдән җиргә тәгәрәгән “ташым”, тирән кулларыңа куяр идем башым, нинди тансык миңа нур учагым— җәннәт кирәк чагым. корыган чагым. Хәтәр хыял тота, буып җаным: Ефәкчеләр юлы... Кәрван чаңы!.. Китеп баручы нарат Казанга "Бай булган тыелсын!" Корьдннан Мәҗүси мин, агач моңы Чорналганга бәгырьгә— Таш маймыллар доңгырдаган Бу шәһәр миңа нигә?! Татар тамыры—агач тамыр, Сумалалы җан-бәгырь, Шәҗәрәмнең һәр ботагы Былбыл кунганга авыр. Тәңре кабызган яшәвем Бүрәнәдән— алтыннан. —Сеңдергәнгә тарихымны Елыйсыңмы ахырдан? Синнән, гөлдәй, калкып чыккан Иорт-нигезем, милләтем, Гөбеләрем, бишекләрем, Каләм - китап—дәүләтем 1 Таш куышлы балаларга Бураларым—җәннәтем— Нарат, каенкайлар тәмен Ничек итеп аңлатыйм?! Агач илем! Китмә мәңге! Җан — агачка мәдхия,— Кочам кәүсәң, сыйпыйм: яфрак...— Иңнәреңә баш куям... Шөкер, каләм! Синнән башка җирдә узганнарын белми бер кавем... Мин билгесез үтмәм калдырганга сары кәгазьләрдә сукмагым. Сәлам, байрак! Җилфердисең ялгыз. Минем кебек, нәүмиз бала җан... Ертылмыйча тотыл. Килер көннәр, мәйданнарда оер җан вә җан. Кибә тамак!... Туфрагына егыл Ватаныңның, газиз илеңнең! Ирекле рух—үзе гавәм, дәвам. Мин табынмыйм потка! Чн-ген-мим! 1997 2002