Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУКТАЛЫШ

Пинк табутны мәктәп ишегалдына кайтарып куйдылар. Погонлы кешеләр, әйбәт егет үстергәнсез, дип мактадылар, акыллы иде, диделәр Хатын-кызлар сулык-сулык елашты. Ата белән ана өнсез Аларнын сүзләре дә, күз яшьләре дә кипкән иде. Чечен иле кара кан булып бәгырьләренә укмашты. Анын да йөрәге урыныннан кубарылды: әле сызлады, әле әрнеде. —Башсыз иде бәләкәйдән,—дип кычкырды ул. Ниндидер ят кешеләр пәлтә чабуыннан эләктереп халык төркеменең арткы ягына өстерәп чыгардылар. —Салгансың икән, тик кенә тор, абзый. Ато пәгүнлеләр ошатмас,— диделәр. Килеште. Арттан гына: —Без тере көе җибәргән иек. Элек тә герой иде ул. Геройлыгын бөтен авыл белә. Дүрәк ие,—дип үз-үзенә сөйләнеп, төкеренеп алды. Берничә айдан мәктәпкә егетнең исемен бирделәр. Ул анда да килде. Анда да салмыш иде. —Ару гына йөргәндә кинәт әллә кемгә охшап калгансың. Салгансың икән тик кенә тор,—диделәр. —Мин бер генә җөмлә әйтәм. Герой иде күршем болай да,—дип кычкырды халык арасыннан. —Ә менә исән түгел. Әрәм булды яп-яшь башыннан... Дүрәк.. Аны тагын иске пәлтә чабуыннан эләктерделәр, артка тартып чыгардылар Ун кулын күтәреп селтәнеп алды да урам буйлап асылмалы күпер ягына төшеп китте ул. —Бар иде егет,—диде,—инде юк Әзмәвердәй иде. Баһадир иде... Янә анын йөрәгенә кан саугандай булды. Башы чатнады. Теле кипте. Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА— шагыйрә һәм прозаик. Әсәрләре республикабыз матбугатында даими рәвештә басыш. Чанчыда яши. Аяклары асылмалы күпер тактасына орынгач, кинәт туктап калды. Яр кырыена төшеп утырды. Кайдан кайтып барышы иде сон әле? Хәтерләми дә инде. Гомернең берәр тукталышы булгандыр. Кем кая тукталмый... —Син башлап төрттең. —Син... Өч такталы тар күпернең кыл уртасында ике малай сугыша иде. —Әй, калай әтәчләр! Җитте сезгә!—дип кычкырмакчы иде ул. Өлгерә алмый калды. Мизгел эчендә “әтәчләр”нең берсе аска очты. Ир ике кулы белән чигәсен кысып ярга чүгәләде. —Бетте,— диде ул. —Бетте бала. Эсбидител булырга калдым... Ул котырып куерган таллыкта нидер шыгырдаганны ишетте. Күз каршысында гына иң зур талның иң олы ботагына малайның сынар аягы эленгән иде. Аяктан аста арык гәүдәсе чайкала... —Хәзер,—диде ул, —хәзер алам мин сине калай әтәч. Хәзер, хәзер имансыз герой... —Һәм ярдан аска тәгәрәде. Ул арада малай, тал буйлап шуышып, чишмәдәй челтерәп аккан елга суына төшеп басты. —Куркыттың... Мине бинауат диярләр. Карап торып коткармагансың, диярләр... Һәм аксый-аксый ярдан үрмәләгән малайның колагына чиртте. —Берәр җирең авыртмадымы? —Бер аяк озынайган,—диде малай, мыш-мыш борын тартып.—Ботакка эленеп калганы. Малай, кул сырты белән генә сыпырып, тырналган бите буйлап йөгергән пычрак тирне сөртеп алды. Күз төбе кара янып, күгәреп килә иде. —Ни бүлдегез инде, жә? —Ул башлап төртте. —Аннан... —Аннан мин сдача бирдем. —Шуннан... —Шуннан ул сукты... Аннан мин. Аннан... —Син очтың... Их, герой, герой! Шунда тал булмаса, эләгеп калмасаң, беткән идең бит. Мине бинауат итәрләр иде. Олы башы белән карап торган диярләр иде. Ә дошманын куркак... Ташлады да качты. Кем малае ул? —Зиннәтнеке. Дошман түгел лә. Дус ул минем. —Ничә яшькә олы соң синнән? -Өч. —Хәзер аксап йөр инде менә, картлар кебек. —Сыңар аяк озынайган,—диде малай, янә борынын тарта-тарта. —Шулай да бүтән юлы яргарак чыгып сугыш. —Күпер уртасында төртте лә ул... Капка төбендә алар аерылыштылар. —Әтигә әйтмә,—дип пышылдады малай, бармагын ирененә тидереп. Инде ярда ялгызы басып тора. Герой икәнлеген болай да беләм лә анын, дип кычкырасы һәм үкереп елыйсы килә. Еласа да килешмәс. Салган баштан диярләр. Ә илдә-көндә дошман бетәмени? Юктан гына төрткәләшеп башлыйлар да, ахыры начар тәмамлана. Ата-анасының, авылның кадерлесе дип тә тормыйлар Берни булмагандай, табутка салып кайтарып бирәләр. Анын җаны бүген авылга гына сыя алмады. Капка келәсен күгәрүгә: — Карчык,—дип эндәште ул.—Киттем Чаллыга. Сөт-май җибәрәсең булса, тутыр сумкаңны. —Кияү бу атнада үзебез кайтырбыз дигән иде лә. —Атна бетәргә тулы ике көн бар. Кайтырлар соң. Ә мин барам әле. —Салып алгансың түгелме? Жөрмә шул көе. Пәгүнлеләр эләктерер... 9. .К- У.» № 2 Ул хатынын ишетмәмешкә салышты. —Мәктәп Таһирнын исемен җөртә диген, ә. Шуңа гына мин дә... Йөрәк әрнегәндә генә Талда эленеп торганы күз алдына килде дә. Аннан аксыйтуксый кайтканы Кереп чыктым кибеткә... Юлда үтә ул. Әллә ничек күнел чирләп тора бүген Юлга дәшә никтер. Шәһәргә җиткәнче бер сәгать буена тәрәзәгә карап уйланып барды ул. Беркемгә күтәрелеп бакмады, беркем белән сөйләшмәде Автобустан төшеп калды да озак итеп тукталыш исеме язылган тактага карап торды. Аннан үз-үзенә сорау бирде "Кем микән сон бу Комаров дигәне? Автобуска керүгә сорарга кирәк. Бәлки аны да армиядән цинк табутка салып кайтарганнардыр Бик күпләрнең йөрәге әрнегәндер. Ә тукталышы нинди котсыз, көнбагыш кабыгы катыш чүп-чар. Болай ярыймы сон инде, жә?” Уйларының кыл уртасында автобус килеп туктады. Кысыла-кысыла баскычына кереп басуга һәркем ишетерлек итеп, кычкырып сорау бирде: —Жә, кайсыгыз белә, кем инде ул Комаров? Гажәпләнүдән тибрәнгән керфекләрне, шардай зур булып ачылган күзләрне күреп, бермәлгә уңайсызланып баскан урынында таптанып торды. Коя тишкәләп теткәләгән, әмма гомере буена яратып кигән иске эшләпәсен күзенә төшеребрәк куйды. "Салгансың икән, тик кенә тор агай”,—дигәннәрен көтте. Ыгы-зыгы килгән халык кинәт тын калды. Этешү-төртешүдән туктады. Тынлыкны ул тагын файдаланып алырга тырышты: —Жә, жә кем була инде Комаров? —Очучы түгелме соң, —диде ике кулына ике сумка күтәргән юан түти. Бер сумкасын аяк арасына кыстырып чәчен сыпырып алды да, аңардан ераклашу жаен карады. Әллә күпме кешенең күн плащлары җыерылып олы сумка артыннан тартылды Кисәтү ясаучы булмады. Халык уйда иде —Бәлки Советлар Союзы героедыр? —Нинди Советлар Союзы? Әллә кайчан юк бит инде ул,—дип төзәтте кайсыдыр. —Күп эшләгәндер бәлки. Станок артында, КамАЗда, ягъни мәсәлән. Ике нурмы деталь кыргандыр. Ә кәк же. Бәлки өчне... Дүртне булуы да бар. Ә кәк же... —“Дер” дә “бәлки” яшьти,—диде ул үзенеке төслерәк эшләпәле агайга. —Ә мина тучны кирәк. Тучны беләсем килә. Арткы ишек ягында яшьләр көлеште. —Шагыйрьдер ул, агай, йә җырчыдыр,—дип кычкырды кайсыдыр. Шул арада автобус икенче тукталышка якынлашты. Кемнәрдер төште, кемнәрдер менде. Ул култык астына затлы һәм юан папка кыстырган күзлекле егеткә өметле карашын төбәде: -Йә, йә син әйтерсең шәт, кем була инде ул Комаров? Тегесе гаҗәпләнеп җилкә сикертте. Күзлеген күтәреп куйды —Ә бу папкаңда берәр кәгазендә юкмы сон? Язылмаганмы диюем.. Тегесе янә сәерсенеп, ямьсез караш ташлады. —Салгансыз икән тик кенә торыгыз,—диде. Кинәт аның йөрәген умарта корты чаккандай булды. “Монысы тучны прафисыр инде моның. Сез ди. Интилигин. Салганны да сизде. Ә үзе шәһәрнең геройлары турында сөйләмәгән була.” Ул “профессор”лы автобустан төшеп калу ягын чамалады. “Акыллылар булган җирдән качарга кирәк. Алар тәртип ярата, пәгүнлеләргә биреп җибәрергә дә күп сорамаслар... Анысы булыр”. Барып кергәндә көн кичкә авышып килә, кызы кер юып йөри иде. — Нинди җилләр ташлады, әти? Ничек кузгаласы иттең?—дип кызыксынды—Бер-бер хәл булмагандыр бит? Әнкәй чирләп китмәгәндер? —Үземнең күңел чирләп тора,—дип җаваплады ул. —Алай чирлегә охшамагансың, салып та алгансың түгелме? Әйдә уза тор,—диде кызы һәм кер эләргә чыгып китте —Күңел чирлегә шулай күренәмдер... Исерек кебек.. —Бераз үпкәле тавыш белән сөйләнә-сөйләнә ике оныгын күтәреп алып тез естенә утыртты. —Күршемдә үсте Таһир абыегыз... Батыр егет иде,—диде —Инде мәктәпкә анын исемен куштылар бүген. Түлке җәл менә, йөрәк өзелә... Ике оныгы аны тын да алмый тыңладылар. —Медале ничәү иде? Ордены да бармы?—дип сорадылар. —Мәктәптә орденнарны үттек без,—диде олырагы. Елады да сөйләде ул. Елады да сөйләде. Аны тыңлаучы бар, ишетүче бар, кушылып искә алучы бар. Шуңа бераз җиңелрәк булып китте. —Балам,—дип эндәште ул, балконнан кер элеп килгән кызына,—ә Комаровыгыз кем сон сезнең? —Безнең подъездда торамыни? —Юк инде. Шундый тукталыш бар сезгә килгәндә. —Кем белгән инде аны, әти. Шәһәр зур бит. Тукталышлар да күп. Берәр батырдыр, күрше Таһир кебек. —Юктыр,—диде ул.—Таһир кебек булса белерләр иде. Елый-елый сөйләрләр иде әле... Юктыр, юктыр. Аның шунда башына бер уй килде. Теге тукталышка төшәргә дә, күн папкалы “профессор"ны көтеп торырга һәм әйтергә: “Комаровны барыбер беркем дә белми. Әйдә бу тукталышка Галимов Таһир исемен бирәбез”,— дияргә. Папкасы калын иде. Күп белә булыр ул... Ә нигә? Безнең авыллар монда көн дә сөт сатарга килә. Сөйләрләр иде. Бөтен кеше белеп бетерер иде. “Герой булып туган иде ул”,—диярләр. “Авылда мәктәп тә аның исемен йөртә”,—диярләр иде. Ул урындыгыннан торып ике оныгын идәнгә бастырды да, иләктәй вак тишекле эшләпәсен басып киде. —Ник кидең әле, әткәй? —Китәм, кызым. Әниең дә көтәдер. —Чәй дә эчмәдек бит әле. —Ялга үзегез кайтырсыз, Алла Боерса. Киттем әле,—диде көрсенеп. Уйларында буталып, ялгышып янә “Комаров” тукталышына килеп төшкәнен анлады ул. —Ә тегесендә очрады бит әле прафисыр. Хәл итәрдәй егеткә охшаган иде,—дип, үз эченнән генә сөйләнеп алды. Һәм җәяүләп, өметле җиңел адымнар белән икенче тукталышка табан атлап китте. ПОЧТАЛЬОН, КАРТ ҺӘМ МӘХӘББӘТ хикәя М әсрүрә әби!—дип кычкырды Айзирә. Ачык тәрәзәдән картның бәрхет түбәтәе күренде. —Кер, кызым, кер. —Кереп тормыйм, бабай, Мәсрүрә әби кирәк иде. —Пушты тарата ул, кызым. Иртәнге пуштыны... Нигә кирәк соң ул? —Әни чакырган иде.. Бозавыбыз чирләп тора... Карт зәнгәр күккә карап кет-кет көлде. Ачык капка келәсен берничә кат күтәреп төшергәч Айзирә кайтыр юлга борылды. “Почтальон Минсылу апа чирләп китте микәнни?”—дип уйлады эчтән генә. Өйдәгеләргә: —Мәсрурә әби өйдә юк, почтага эшкә кергән.—диде дә, көянтә-чиләкләрен асып, су юлына төшеп кипе. Һәммәсе пырхылдап, авызларын каплады —Тәки бала-чаганын башын әйләндерә бу Халиулла бабай,—диештеләр Мәсрурә карчык картының әче теленә әлләни әһәмият бирмәскә өйрәнгән инде Кирәк чакта һәр сүзен колак яныннан җилләр иркенә юллый белә. Бүген карты һич көтмәгәндә авыл кибетенә җыенды. —Тәмәке көйрәтәсе иде бер! Яшьлек искә төште әллә нәрсәгә. Төннәрен күзгә йокы керми,—дип сөйләнде үзалдына, һәм карчыгына эндәште: —Синайтәм. кибеткә сугыласын юкмы? Анда бүген пуштальон кермәгән ди... — Көлмә кешедән, үзеңне бел,—диде карчыгы исе китмичә генә.—Күлмәген бик тузган Берәр күлмәк карасак ярыйсы... Әйе, ярый!—һәм картына ияреп урамга чыкты. —Бүгенге пуштыда бер хәбәр бар,—дип сүз башлады Халиулла урам чатын борылганда.—Әмерикә турында язалар. Хәерчеләр әз түгел диләр. Берсе бай ил ди. Икенчесе хәерчеләр күп ди. Анламассын бу гәҗитләрне... —Күптер, күптер,—дип килеште карчыгы.—Син баемагансындыр бит алай-болай9 Лотарыйга отмадынмы берәр нәрсә? Ату башына кибет кергәне юк иде лә... — Шаулама,—диде карт,—күп сөйләшмә... Кибеттә исә ул үзе сүз башлый алмый газапланды. Әрле-бирле йөренде — Кызым,—диде аннан кибетчегә шыпырт кына,—тәмәке ише көйрәтә торган берәр нәрсән юкмы? —Нигә ул сина, Халиулла бабай? —Духтырлар кушкан иде. Йоклап булмый... —Сигаретлар гына калды шул,—диде кыз,—кыйммәтрәк була инде әзрәк. —Синайтәм, жүнлерәк әйбер карар идең ичмаса. Күлмәгең тузган, әнә,— диде карчык ризасызлык күрсәтеп. —Ә-ә, күлмәк дисеңме... Карт кибетче кулыннан яшереп кенә алган затлы капны кесәсенә шудыртты.—Тузган икән шул... Карале кызым, синдә бер дә юмый торган күлмәк юкмы сон? —Нинди була ул, бабакай? —Минем карчык пуштальон, юарга вакыты юк... Кибетче күзләрен шардай тәгәрәтеп төбәлеп торды да яңгыратып көлеп җибәрде. Мәсрурә картына ачулы итеп карады: —И-и, шуны әйтер идем, мыскыл иткән була тагын. Көлгән була бит, әй! Әнә, тун киеп йөр. Бер дә юмыйлар ди аны... Картка күлмәкнең ак якалысын сайладылар. —Ак күлмәк гәүдәсенә килешә менәтерәк, теленә килешми,—диде карчык —Агач телле булды гомер бакый... Нишләмәк кирәк, юнып алалмыйсын. Өйгә кайткач алар кара-каршы утырып, баллап-лимонлап тәмле итеп чәй эчтеләр. —Хәлимәләрнең бәрәне кичәгенәк көтүдән кайтмаган,— дип сүз башлады карчык. —Кайтыр әле. Нәрсәгә сиңа ул бәрән? —Жәлке бит. Күпме үстер дә... Бер мизгелгә тынлык урнашты. Өстәлдә самовар гөжләве, картның өф- өф чәенә өрүләре өйгә моң булып таралды. —Халисәнең сыеры көненә ике чиләк сөт бирә икән бит. Тана чакта бик хөрти күренә иде... —Пушты килдеме әле?—диде Халиулла аны ишетмәмешкә салышып. —Иртән кереп чыкты Минсылу. Йоклый идең. Уятмадым инде. Алдагы көннәрнекен китергән. Кичкә янасы кайтасы диде. Карчык остәл почмагына бер төргәк гәзит китереп салды. —Әмерикәне язалар,—диде карт —Халкы бик ялкау икән шул... Пулуфабрикат ашап яшиләр, ди. —Анысы ни була тагын? —Аш пешерергә яратмыйлар дигән сүз. —Вакытлары юктыр. —Юктыр, юктыр... Синең дә юк. Пушты таратасын... Ул төргәкне култык астына кыстырып караватына барып ятты —Сөйләшеп буламыни монын белән,—диде карчык, сулы табагында чынаякларны тәгәрәтеп.—Ашарына пешкән югыйсә... Ул гырлап йоклап яткан картына күз салып алды да, аяк очларына гына басып өйдән чыкты һәм Хәлимәләргә табан сыптыртты... Бәрәннәре табылмады микән? Кайта күрсен инде берүк. Бөтенләйгә югала күрмәсен... Халисәгә дә кереп чыгасы булыр. Сыерын саугандыр бәлки. Берәр стакан кичке сөтен арттыра алмасмы. Иртәнгә боткага шәп булыр иде.. Карт уянып киткәндә карчыгы бөгәрләнеп, пыш-пыш сулап татлы йокыга талган. Халиулла бик озак тәрәзәгә карап ятты. Ай яктысы көлтә-көлтә булып ургылып керә дә күнелне кузгата. Әллә нинди сәер төш күрде җитмәсә. Карчыгының яшь чагы имеш. Җилкәсенә почтальон Минсылунын сумкасын аскан. Эче тулы гәзит. "Өзелепләр яратам бит мин сине Хәлиуллам”,—диде дә каядыр юк та булды. Карт ай нурларыннан һәм күргән төшеннән айный алмыйча исәнгерәп, татлы уйларга баткан көе терсәге белән карчыгының кабыргасына төртте: —Синайтәм, кайчан да булса яратканын булдымы синең, юкмы?.. Карчык сискәнеп күзләрен ачты: —Нәрсәне? Болай да тилемсәрәк идең. Әллә бөтенләй... Төн уртасында уятмасан...—Ул караватын шыгырдатып әйләнде дә, картка арты белән борылды. Халиулла чалкан яткан көе, башын кыңгырайтып, бик озак айга карап торды. Гомер үтеп бара. Бер кат та сөям сүзен ишеткәне юк икән бит каһәр! Ә үзе? . Үзе дә әйткәне юк икән шул. Ярата торып корткасына белдерми яшәлгән. Ә мондый айлы төннәр булгандыр Нурлары гел шулай ургылып-ургылып төшкәндер. Ае да хәйләкәр. Аны миңа, мине ана тоташ нурга чумдырып күрсәткәндер әле. Күзләренә карап "Кара, нинди нурлы ул минем сантыем”, дип уйлаганмындыр. Бөтенесе онытылган, артта калган. —Гәжитләре дә бинауат,—диде карт,—өйрәтмәделәр ничек сөйләшергә. Сөт саварга, тирес түгәргә өйрәттеләр. . Ә төше матурые. Көн дә керсә дә туйдырмасые... Ул караватыннан шуып төште. Бер төргәк гәзитне култык астына кыстырды да ишегалдына чыкты. Юл уңаенда аягына олы галушын элде. Күңелен илһамлы җил кубарды. Бу мәлдә нигәдер аның капка төбендә, тал астындагы эскәмиядә ай нурына коенып утырасы килде. Бер-ике адым атлауга чыркылдап көлгән тавыш ишетеп тукталып калды. Лаштыр-лоштыр тузан ерып сөйрәлгән галушы кынгыраудай тавышның чыңын тоныкландырды Аны аяк очына элеп очырып җибәрде дә, оекбаштан капка ягына атлады. —Яратам мин сине, Айзирәм! —Жүләр син,—диде кыз.—Жүләр булсаң да яратам мин дә. . Картның колаклары үрә торды. “Их заманалар! Яшьләр шул алар, тилибизыр карыйлар, китап укыйлар... Булмады безгә, булмады...” Елмая-елмая карт кире борылды, болдырга барып утырды. Кинәт зәһәр шыгырдап ишек ачылды. —Тонлә жөрмәсәң,—дип сукранды карчыгы кулындагы комганын шалтыр-шолтыр китереп.—Тупсаларын майлап куяр идең. Күршеләр уяныр җә... —Гырлап йоклап калдың ласа... —Унсигез яшьтә ди мин гырлап йокларга... Төне бигрәк матур,—диде карчык тавышын йомшартып. —Хәлимәләрнең бәрәннәре кайтмаган тәки.. Шәфыйкаларнын сыерлары бозаулаган. Карт култык астындагы гәзитләрне болдырга жәеп салды. —Ай яктысында гәҗит укымакчы әллә?.. Тилемедер бу... —Укыйм!—диде карт —Ник укымаска?! Ул чалбар кесәсеннән кереш бәйләнгән күзлеген алып киде. —Күренми икән шул. Эреләре генә шәйләнә “Ворошилов” калхузы җиңүче,—диде ул иҗекләп җыеп.—Бусы сөт турында. Укып торасы да юк. Ә чит илләрдә. Әмерикәдә ниләр бар икән? Кыштыр-кыштыр китереп ул нидер эзләде дә табалмагач гәзитләрне кире төреп куйды. —Укырлык әйбер язмыйлар,—диде рәнҗүле тавыш белән.—Картайгач сөт нигә безгә. Яшь чакта эшләдек. Тиресен дә түктек. Жинүче дә булдык. Балалар да үстердек. Кызыграк әйберләр кирәк өлкән кешегә Укып күнел юатырлык. Яшьлеккә кайтырлык итеп язсыннар иде... Карт билен тотып, һич турая алмыйча өйгә атлады. Кесәсенә тыгылып ачылмаган затлы капны тартып чыгарды. Озаклап текәлеп ялтыравыклы язуына карап торды да һич кызганмыйча мич авызына ташлады. “Без яшь чакта мондый нәрсә юк иде Тәмәке дә хуш исле иде”,—дип сөйләнеп алды. Ә тәрәзәдән көлтә-көлтә ай нурлары ургылды. Яктысы пәрдәләрне селкеткән язгы җилдәй күңелнен кайсыдыр почмагын канатландырды. Карт килеп тәрәзәгә карады. Тал төбендәге эскәмиядә үбешеп торучы кыз белән егетне күрде. “Үбешеп кенә яшәрсез бик... Өйләнешеп карагыз әле менә,”—дия-дия өйгә ут кабызды. Өстәл янына килеп утырды. Очлый торгач шактый кыскарып калган карандаш алып эскәтер астында кайнар табадан саргайган иске дәфтәрне тартып чыгарды. “Гәҗиткә хат язам”,—диде ул. һәм йөрәк сүзләрен сары кәгазьгә тезде: “Туганым редакция! Минем карчык пуштальон. Бөтен авыл хәбәре аңарда. Кем күпме сөт сауганны болай да белеп торам. Ә менә сез мәхәббәт турында да берәр нәрсә язмассызмы. Ату төннәр бик озын, күзгә йокы керми.” Конвертын төкерек белән ябыштырып өстенә китап бастырып куйгач, берара моңсуланып уйланып утырды. “Юк, булмады әле. Иң кирәген әйтмәдем”,—диде ул. Китапны читкә этеп конвертны кубарды, саклык белән янә дүрткә бөкләнгән хатны туздырды Һәм: “Языгыз инде, пажалысты. Халиулла бабагыз,” дип өстәп куйды. Шул мәлдә комганын шалтыратып ишектән карчыгы керде: —Хәлимәләрнең абзарын карап әйләндем. Бәрәннәре кайтмаган...—дип сөйләнде —Ә-ә, онытканмын, пушты килде,—диде ул һәм көзге артына кыстырган гәзитләрне алып картына сузды. —Терелгәнмени Миңсылу? Кич китергәннемени?—дип сорады карт. —Кич. Әйттем әле, моннан ары ин беренче Халиулла бабана китер гәҗитләреңне дидем. Пуштаны көтеп җиткерәлми ату Пуштальоннарны ярата ул дидем... —Әйбәт иткәнсең,—диде карт җитди кыяфәттә.—Әйе, бик дөрес әйткәнсең.. - Әйе... Һәм карчыгының күзләренә туп-туры карап тәрәзәдән кергән айдан да якты рак итеп елмайды