КЫЛДАН НӘЗЕК, КЫЛЫЧТАН ҮТКЕН
игә бүген очрашыр кешесе итеп Гафур Бикчуринңы сайлады Асаф9 Гөлсинә хакында сөйләшерме ул анын белән? Йомык күнеленен биген ватып серләрен ачып салырмы? Күп санлы танышлары арасыннан Гафурны сайлаганда ул максатының йомгагын уйлап тормады, ана, рульсез калган ватык көймәгә, дулкыннарда кагылып-сугылып ихтыярсыз агып барганда тукталып, аз гына сыенып торыр урын кирәк иде. Уй юнәлешен югалтмаска күнеккән Асаф Сәхипович, үз юнәлешенә бүтәннәрне дә ияртә ала торган көчле кеше бүген сабый бала хәлендәрәк калган иде. Әйе, бүген Асаф Сәхипович барып керүгә бик күпләр соенер, берәүләр гажәпләнер иде. Ә ул аларны шәһәрнең ару ягын калдырып Восстание урамында эзли Иртәдән-кичкә кадәр сасы төтен, газ аккан урамда, Хрушев бабайнын әлегә бердәнбер һәйкәле булып утырган эт биеклеге ике бүлмәле квартирасында өч баласы һәм хатыны Нәфисә белән яшәп ятучы яшьлек дусты, яшьтәше Гафур Бикчурин катына бара.. Суфия бу хакта ишетсә бот чабып көләр иде. Эдуард исә: «Ну ты даешь, старик!» дип шаккатыр иде. Суфия белән Асаф Гафурны онытмыйлар, тормышын кора алмаган булдыксыз бер кеше мисалга кирәк булганда нәкъ менә тормыш юлын өметле генә башлап, мөмкинлекләрдән файдалана алмаган кеше итеп телгә алалар иде. Тар баскыч, ике кеше кара-каршы килгәндә бер-берсенә орынып китә торган коридор. Эчтә звонок шалтыравы да, ашыккан аяк тавышлары апачык ишетелеп торган юка ишек Эчке якта көлеп Гафур карап тора. Шакмаклы күлмәгенең итәген чалбарга тыкмаган, җиңнәр сызганулы, авызын каймалап, ияген төргән дага сакал чаларган, бөдрә баш тоташ көмешләнгән, бераз эчкәрәк батып торган чем кара күзләр генә элеккечә ягымлы, көлемсерәп карыйлар. Ул керә-керешкә Асафнын ике кулын да кысып- кысып эләктереп алды, кочаклады. Өйгә юеш кер, порошок исе таралган, кулларын түгәрәк ак алъяпкычына сөртә-сөртә чибәрлеген югалтмаган Нәфисә килеп чыкты. Хужалар ни арада кунакны чишендереп, түргә, өстәл артына кертеп тә утырттылар. Гөж итеп Ахыры Башы беренче санда. самовар кайнап чыкты, табынга әллә ничә төрле варенье, бал, бүтән төрле ризыклар тезелде. Сүз урам, шәһәр хәлләреннән, һава торышыннан, «озон катлавы кими башлаган»нан, шушы йортка, гаиләгә әйләнеп кайтты. Гафурлар олы улларын өйләндереп кооперативный квартирага башка чыгарганнар, томырап торган кызның бабасы-әбисе булганнар. Икенче уллары да башлы-күзле булырга җыенып йөри. Кече уллары Свердловскида аспирантура бетереп ята икән. Аның да кәләше булып, кыз Гайнә татарларыннан икән, «алар ягында хатын-кызлар чәчрәп торган матур булалар икән»... Гафур шул элекке урынында эшли, канәгать, күнегелгән эш, җаны тыныч, нәфесен котыртып зурга үрләми, кешедән көнләшми, бар булганына риза, тамагы тук, гаиләсе бөтен, тормыш юлдашы Нәфисәсе янында. Нәфисә былтыр кыш пенсиягә чыкса да, больницадан чакырып алганда бер-ике ай эшләп ала икән, «өстәмә акча эчне тишми». Гафурның сон-сон гына иптәшләре белән җыелышып шахмат уйнавы да, Карпов-Каспаров ярышлары вакытында күрше-тирәнен «клуб итеп» шушында җыелулары да, Нәфисәнең бәйләргә яратуын, өч улына гына түгел, килененә, оныкларына свитерлар бәйләп кидерүен, җәй көне бакчадан күпме карлыган, кура җиләге, алма җыюларын да. ничә банка гөмбә тозлауларын да белеп бетерде Асаф... Йортта, гаиләдә, тормышта сер калмады шикелле, Гафур белән Нәфисә бер-берсен бүлдермичә, сүзләрен тулыландырып, күпчелек белешмәләрне көлеп, юмор белән сөйләп, Асафка һәммәсен селкеп күрсәттеләр, «бурада бүтән нәрсә калмады даибугай»?. Чират Асафта иде... Йола буенча хәзер кунак сөйләргә тиеш, ул нинди йортка, кемнәр арасына килүен хәзер бик яхшы белә, инде хуҗаларның сусынын текәлдерергә вакыт: ничә еллар күренмичә, эндәшмичә йөргәннән соң нигә ишекләрен шакыдың аларнын? Нигә моңарчы читләтген безне, квартирадан-квартирага күчеп тә бер тапкыр өй туена чакырмадың? Яна еллар күпме алышынды, котламадың, алай да бүген килеп кергәч алар сина рәнҗемәде, үпкә белдермәде, аерылышканда, сонгы күрешкәндә мөнәсәбәтләрегез нинди булса, бүген дә шундый ук риясыз, киң күнел белән сине түргә утырттылар... Нәфисә Гөлсинә өчен үтә нык әрнесә дә бер сүз белән дә аны да ачмады! Йә, сөйлә... Ләкин Асаф ачылмады, эше ягыннан бер-ике эпизод сөйләп, заманның тиз үзгәрүеннән, кешеләрнең начарлана баруыннан зарланды, эше күплеген, вакыт җиткерә алмавын өстәп куйды. Гафурның: «Әти-карт сихәтме әле? Әнкәңнен вафаты колакка чалынган иде», дигән сорауны да колагы яныннан үткәреп җибәрде Нәфисә белән саубуллашып ишеккә таба барганда баядан бирле тик торган күрше бүлмәнең ишеге ачылды һәм аннан бик пөхтә киенгән, көмеш таҗы остенә кап-кара бәрхет түбәтәй бастырып куйган карт килеп чыкты. Ярым карангы коридорда ул Асафны танымагандыр, алай да түбәнчелек белән сәлам бирде, кулын кысты. Бу карт Ибраһимнар түрендә «Тәбәрәк» сүрәсе укыган, Асаф белән өйлә намазыннан соң татар зиратында очрашырга вәгъдәләшкән бабай иде. Шул икән инде Гафурның әткәсе! Монда алып килдек дигән иде ич. Монда сыйдырганнар икән, монда... Кысан гына өйгә... Әлбәттә, картны тануын, аның белән элек очрашканы булуын Асаф Гафурга сиздермәде, ләкин йорттан чыкканда аны бер сорау борчырга кереште: «Картнын мәчеткә йөрүен, Корьән укырга алынуын Гафур беләме? Ризамы? Рөхсәт итәме?» Сорыйсы килде, ләкин Асаф Сәхипович артык-портык сораулар бирергә күнекмәгән сак кеше иде. Тиешле бирелмәгән сорауның араны ертуын, яра ясавын ул чамалый иде. Гомумән, җитәкчеләр сак булалар, алар һәр уйны ярты юлда туктаталар, теге яртысы турында, әйдә, әңгәмәдәш теләсә ни уйласын. „ „ —Нигә юньлерәк квартира дауламыйсын' Нигә мина чыкмадың?—дип әйтмичә түзмәде Асаф урамга чыккач. Гафурга бу сорауны бер генә бирмәгәннәр иде ахрысы, бер дә исе китмәде. —Минем квартира ние белән начар? Тукталышка якын, мәктәп ишегалдында, кибетләр дә үз тирәбездә, эшкә мин җәяү йөрим, —Карт атан монда. Шулай да ике бүлмә!. Шулай да... —Ә ул өйдә тормый диярлек, кунарга гына кайта. Мәчеттә активист ул! Бу темага кереп торырга базмаган Асаф Сәхипович ипләп кенә тормышның бүтән якларын әңгәмәгә чәлмәштереп китереп ялгады, яшәп калырга тырышунын беркем өчен дә әлегә зыян булмавын яшьлек дустына аңлатырга һәм рәхәт яшәргә өндәргә тырышты. —Җитәкчеләргә иярергә өндисең инде? —Җитәкчеләр кеше түгелмени? Ал арның кешечә яшәргә хаклары юкмы? —Аларнын халыктан аерылырга хаклары юк. Аерылалар икән, халык алдында абруйлары калмады дигән сүз. Торыр урыннары аерым, юлга чыксалар вагоннар аерым, шифаханәләр аерым, санаторийлар үзләренеке, арага кара халык килеп кысыла алмый. Кибетләр аерым, гомумән, алар бер юлдан, иркен юлдан бара. Ә миллионлаган халык тар сукмакка куып кертелгән. —Син бу фикерләреңне эштә дә сөйлисеңме? —Эштә бер төрле, өйдә бер чамада, җыелышта өченче кыяфәткә кергәнем юк. —Мондый уйлар белән яхшы квартирага тиенмәссең. —Анын мина кирәге дә юк. Балалар үз тормышларын башлый. Мин аларны оядан очыртып торам. Үз йөзен саклаган җитәкчеләр безнең заманда да бар. сирәк булса да очрый алар. —Мәсәлән? —Мәсәлән, Эдуард Амвросиевич Шеварднадзе. Безнең яшьтәш. Бер кояш астында яшәдек. Тбилиси горкомынын секретаре булып сайлана, шул ук ике бүлмәсендә кала. Мин ана рәхмәт әйтеп хат яздым. Безгә дә карап чукынырга почмак калсын инде, үзгәрмәгез дидем. Югыйсә, кая карасан да халык өлешенә керергә яратучы крокодиллар. Авызлары алып кадәр, бармаклары корыч тырнаклы, хәзер кабып йотарга торалар. —Син шул төркемгә мине дә кертәсеңме? —Ә синен кай ягың ким?.. Бераз дәшмичә торгач, нәни генә бакчага кереп, җимерек артлы, какшаган аяклы эскәмиягә утырдылар, эскәмия урысның бик популяр өч сүзе белән юмарт чуарланган иде. —Мин сине аңлыйм, үпкәләмә, Асаф... Элек керәшен авылларында бәйрәмнәрдә агай-эне. дус-иш бергә «төйнәлеп» йорттан-йортка уйнапкөлеп йөри дип үзен сөйләгән иден. Хәзерге җитәкчеләр бергә төйнәләләр дә, бер-берсен калдырмыйлар, яклыйлар, җинаять эшләгәннәр дә күләгәдә кала, аларны да үзләреннән калдырмыйлар. Әнә, Казан шәһәрен чүпкә батырган шәһәр советы җитәкчесен эшеннән алдылар, әмма еракка җибәрергә курыктылар, яна должность уйлап чыгарып, «беренче урынбасар» итеп билгеләделәр. Аны читкә җибәрергә ярамый, чөнки ул әллә кайчан «төйнәлгән», «күпне белә!» —Син артык туры һәм аяусыз хөкем йөртәсең. —Хөкем йөртәм икән—үзгәрүен телим. Телим икән—үзгәрүенә ышанам. Гел болай булмас. Ленин тыйнак булган, гадел яшәгән дип юлбашчыбыз җилкәсенә ышыкланып илдә ничә буын җинаятьчеләр алышынганын халык белеп тә, анлап та бетерми әле. Чөнки безнен төп фаҗигабез шунда: халык фикерләргә өйрәнмәгән, гадел фикер алышырга гадәтләнмәгән. Россия кешеләре, гомумән, уйларга иренәләр. Шәһәрдә хәзер кемнәр яши: күпчелеге кичәге крестьяннар Крестьяннар егерменче гасырда ничә революцияне үткәрсәләр дә әле коллыктан чыгып җитмәгәннәр. Әле кайчан гына алар коллыкта яшиләр иде. Колхозда ел дәвамында эшлиләр, бер тиен хезмәт хакы алмыйлар, үз хуҗалыкларыннан баш бетәрлек күләмдә налог түлиләр. Чыгып китә алмыйлар—кулларында паспорт та, бернинди документ та юк .Ял юк, хезмәт кенәгәсе юк, стаж юк. Экономик законнарны еллар буе оозу. саннамау хезмәт кешесен рухи гарип ясый, аның хезмәткә хөрмәтен, эшкә ышанычын бетерә. Хәзер яшьләр авылдан кача дип зарланабыз. Дөрес эшлиләр калдырасың килә икән крестьянны коллыктан чыгар, аны жирнен хуҗасы, ягъни илнең хуҗасы итеп сана. Бүген бу сүзләр Асаф өчен артык, бөтенләй кирәксез иде. Шушы кыска гына ара эчендә аның шәхси тормышы әлләничә чатнап ярылганда ул бүген үзеннән ерак китәргә тиеш була иде. Гафур аны бүгенгегә, ил гаме уртасына, ил кайгысын кайгыртышырга чакыра, ул әзер түгел, ул бөтенләй бүтәнчә уйласа да Гафур белән ныклы бәхәскә кереп торырга теләми иде Һәм ул Гафурга карап-карап алды да «Да-а, заман һаман үзгәртмәгән икән егетне.» дип уйлап, аны кызганды. Һәм хәзер, шушы минутта гына, ул үзенен Гафурдан читкә тартылганын аңлады... Әйе, егерме ел элек тә, аннан сон да шулай уйлый иде Гафур, шушы ук сүзләрне әйтә иде, илдә барган гаделсезлекне күреп-аңлап күп санлы мисаллар белән Асафны әңгәмәгә чакыра торган иде... Асаф аның әңгәмәләреннән курка, ишетмәс өчен колакларын кулы белән каплый, дустын күрмәс өчен күзләрен чытырдатып йома иде.. Үзгәрмәгән Гафур, ахыры үзгәрмәс тә. Чөнки соңгы вакытларда мондый фикерләрне ара-тирә Асафка да ишеткаләргә туры килә, җитәкчеләр арасыннан да кайберәүләр заманны аңларга тырышып карыйлар иде... —Безгә моннан ике-өч атна элек Гөлсинә кереп чыкты,—диде Гафур. —Гөлсинә? —Нәфисә әйтмәскә дә кушкан иде. Гөлсинә үзе дә кергәнен белдермәүне үтенгән. —Сез һаман аның белән хәл белешкәләп торасызмыни? —Бик сирәк кенә! Инде өч-дүрт ел күрешкән юк иде. Бу юлы ул бераз безне гаҗәпләндерде. —Ничек? —Бик нык үзгәргән.—Гафур Гөлсинәнең кай якларының сәер икәнен күңеленнән кабат кичергән сыман, беравык уйлап торды —Юк, картаймаган, элекке кебек үк ягымлы, сөйкемле. Ләкин аның фикере, уе үзгәргән. Уй үзгәрә икән, жан тынычсыз дигән сүз. Ул бөтен дөньяга ачулы. Ирләрне каһәрли, җәмгыятьне сүгә; сиңа да авыр сүзләр әйтте. —Нәрсә диде? —Әйтте инде, ник аларын кабатлап торырга... —Бәхет күрә алмады бичара,—диде Асаф кинәт, үзе дә көтмәгәндә. Гафур аңа күтәрелеп карады һәм карашын озак кына Асафнын йөзеннән алмады —Мин сине гаепләргә җыенмыйм,— диде Гафур.—Ахыр чиктә соңгы хөкемне һәркем үзенә үзе чыгара. Дөрес, үзләренең ничек яшәүләре турында уйламыйча бу дөньядан киткәннәр дә күп. Ә менә мин, илле бишне үтүгә, үткәннәр хакында еш уйлыйм. Бик еш!..Әйе, Асаф дус, ялгышлар күп булган Кемнедер хаксызга рәнҗетәсең, кемнедер аңлап бетермичә аңа кыен ясыйсың. Хәзер уйлыйсың: ул хаклы булган! —Гөлсинә хакында сезгә берәр җирдән шалтыратмадылармы? —Юк. Ә нәрсә? —Болай гына... Ә мин авылга кайтып килергә уйлыйм. —Керәшеннәрең янынамы? —Тагын кая булсын?. —Йөреп кайткач мине күрергә тырыш але. —Мөмкинлек булса, керермен. —Бүгенге авылдан нинди тәэсирләр алып, нинди фикерләр белән килерсең икән. —Сине ни кызыксындыра? —Авыл бетә. Авыл кешесендә, крестьянда яңа психология тусын өчен берничә буыннын алышынуы кирәк. Хәзерге крестьянның генофондына җиргә нәфрәт кенә салынган. Нәфрәт! Ә син җитәкче кеше. Эшең, хезмәтең турыдан-туры җиргә карамаса да, бер генә оешма да, бер генә министрлык та җиргә битараф була алмый. Без моңарчы күзне йомып яшәдек, бала булып, күзне йомдык исә, безне күрмиләр янәсе... «Мин авылга бүгенгене эзләп түгел, үткәннәремне барларга, үткән гомерем белән саубуллашырга кайтып барам», дияргә теләде Асаф, кулларына азасть эләккән кешеләр арасында уралып яшәгән Асаф телдән ычкынган җайсыз сүзнен бәла китерәчәген белә иде. Моннан берничә ел элек, комсомолда бергә эшләгән иптәше килеп чыгып, Асафнын мөмкинлекләренә кызыгып:»Эх, синең урында булсаммы мин!* дип әйтеп салды. «Минем урында нишләр идең?» дип сорады Асаф «Белер идем'Фәләнне эшләр идем, тогәнне үзгәртер идем!» дип әрсез генә санап китте. Асаф көлемсерәде: «Үзгәртергә әзер торуыңны белгәнгә күрә сине беркая да сайламыйлар да, бер жиргә күгәрмиләр дә!» дип җавап бирде. Бүген ул Гафур белән бер дә килешмәде, килешү кая, аның авызын каплардай булып утырды, гадәттә, сонгы сүзне ул әйтеп, әңгәмәгә ноктаны куярга яратса да, бүген сонгы хөкемен иптәшенә җиткерергә көче җитмәде, чөнки соңгы көннәрдә Асаф Сәхипович, унбиш елдан артык югары дәрәҗә алып күкрәк киереп, дөп-дөп басып йөргән кәттә кеше түгел иде Элекке гадәтләрне сакларга тырышса да, җаны гадиләшкән, бүген ул кеше белән арадашлыкка мохтаҗ җан иде. Ул, әлбәттә, Гөлсинәне эхтәп бармады, психоневрологический больницага шалтыратмады, борчылып бер-ике көн көтеп йөрде. Ваклыкларны белешергә йөрәге җитмәде. Ул мондый кискен борылышка бөтенләй әзер түгел иде. Эше дә алга бармады, күңеле ятмады хезмәтенә, «сәламәтлеге какшавын сәбәп итеп, ике атнага ял сорады. Карышмадылар, рөхсәт иттеләр, эштә кирәген караштырып, вак-төякләрне барлап бетергәнче тагын атна чамасы вакыт үтте. Врач аша даими белешеп торган Суфия ханым пошаманда иде. Врач та өзеп кенә сүзен әйтә алмады, министрларга диагноз куярга кыюлыгы җитмичә ул да өч нарат арасында буташтырып йөртте. Йөрәк диде, нервлар какшаган диде. Ялга Кавказга барыгыз, йә булмаса чит илгә чыгып күңел ачып кайтыгыз, дип кинәш бирде. Болгарияне, Алтын комлы ярларны мактады «Ял алдым, ике атнага» дип хәбәр алып кайткан кичне аш бүлмәсендә гадәттәгедән озаграк утырдылар. —Бик яшьләй болай күксеп йөрүен ошамый миңа,—диде Суфия үзенен коры, колакны тырный торган тавышы белән.—Беләм. Авылдашын сина күнелсез хәбәр китерде, әтиең дөнья куйган икән. Асаф таң калды. Бераз аска карап утырганнан соң гына: —Ә син каян беләсен?—дип сорады. —Жәен колагыма чалынган иде. —Нигә шунда миңа әйтмәдең? —Тиеш тапсалар хәбәр итәрләр иде, белдермәделәр. Нигә аны мин ишеттерергә тиеш? Үлгән кешене җир өстендә калдырганнары юк әле. Мин ишеткәндә дә күптән җирләгәннәр иде. —Алай да... —Әтиеңне яратмый иден... Хәер, үлгәннәр хакында сөйләшеп утырмыйк әле Исәннәрнең тумас борын картаеп китүе эчне пошыра. —Мина тәгәрәттең инде бу ташны! —Сина!—диде Суфия тагын да суыграк тавыш белән. —Олыгаеп барам,—диде Асаф Сәхипович күнелсез генә. —Политбюро членнары һәм министрлар картаймыйлар, дигән сүзне синен авыздан ишеттем түгелме? —Ни әйтергә теләвең бу, Суфия? Теләсәң, теләмәсәң, картлык киләчәк. Әгәр мин вакытынннан элек пенсиягә чыксам син ни әйтер идең? Суфиянын болай да шыксыз чырае тагын да ямьсезләнде, иреннәре юкарып кысылдылар. —Беркөн тормыйча сине аерып чыгарыр идем —Нигә? —Пенсионер хатыны булып, тормышнын бер тотам рәхәте өчен ялынып йөри торган лашманчы карчыгына әйләнәсем килми. Министр хатыны булып картаясым килә... —Пушкин әкиятендәге балыкчы карчыгына охшадын!.. Ялгыш ычкындырды Асаф Сәхипович, «карчык» дигән сүзне, элеп алып китте, селкеп илтеп салды Суфия Асаф басып торган җирдән башлап акын Т ^ ГаН\4 ВЫЛЫНа' нәселенә< якыннарына—һәммәсенә каргыш эләкте... —Миңа авылга кайтып килергә кирәк,—диде Асаф, ниһаять. —Ниен калган анда? —Әтинең каберен карарга кирәк. Таш куярга. —Өлгерерсең. Үлгән елында таш куймыйлар әле. Кабернен инәсе, басыласы бар «Әллә ниләр белә бу хатын!» дип уйлады Асаф чит кеше турында уйлаган кебек итеп. «Әллә ниләр!» —Менә шул. Кайтмыйсың. Әгәр кайтасың икән, мине дә ияртәсең. —Сиңа кайту бик кирәкме? —Доктор синең ялгыз йөрүеңне хупламый. Күз-колак булырга кирәк, ди. —Хәл шулай мөшкел икән, тиздән пенсиягә чыгарга туры килмәгәе, Суфия. —Пенсия дигән сүзне оныт. —Авыл минем туган җирем, Суфия. —Син авылда яшәсәң әллә кайчан эчеп-күпчеп дөмегә иден. Син монда, безнең йортта, минем туганнар арасында тудың. —Кеше ике тапкыр туа анысы. . Сезнең арада да туганмындыр. Горький да шул хакта әйтә... —Каткан керәшеннәреңне онытырга вакыт! —Тормыш оныттырмый икән шул, һаман-һаман искә төшереп тора. Алар тагын озак кына сөйләштеләр, Асаф Сәхипович кызып китмәскә тырышты. Хәзер әз генә кызып киттеңме, Суфия ханым аның кайда, кем гаиләсендә туганын да телгә алачак. «Мина килгәндә кияренә ыштаның да юк иде бит!» дип йөзен ертачак. Ул мөмкин кадәр сабыр, акыллы һәм дәлилле булырга тырышып кич буе Суфияны көйләде, түбәнсенде, «тиз генә пенсия хакында сүз башламаска, гомере буе Суфияга тугрылыклы һәм түбәнчелекле преданный булырга» вәгъдә бирде, иелеп кат-кат хатынының коры, сөякчел һәм усал кулларын үпте... Асаф Сәхиповичның Татарстанның иң кара, надан, артта калган керәшен авылында яшәвеннән Суфия ханым яшьрәк чагында мыскыллап көләргә ярата иде. «Атан юньле булса, шул авылда гомере буе череп ятмас иде, беткәнмени күчеп китәрлек шәһәрләр, район үзәкләре.. Ә ул шуннан кузгалырга курыккан!» Асаф Сәхиповичнын туганнары арасында бер генә кеше дә җитәкче булып китә алмады, һәммәсе дә үз хезмәтләре, үз көчләре белән гомер кичерделәр, гади эштә булдылар. Күпчелек авылда торып калды. Суфия өчен болары да «артталык, наданлык галәмәте» иде Өйләнешеп чибәр генә тора башлаганда аларны Суфияның Займищеда дача салып кергән туганнары җәйге кунакка дәштеләр... Атар шулай күңелле генә чәйләп утыралар, Суфияның әти-әнисе дә шунда, гүрдә, алар почетлы кунаклар. Нәкъ шул көнне Асафның әти-әнисе, алдан хәбәр итмичә генә, Казанга килеп чыкканнар (әнкәсен больницага күрсәтергә кирәк иде). Күршеләреннән Асафларның кая киткәннәрен белешеп картлар да дачага килделәр Суфия Асафны чакырып чыгарды һәм әти-әнисенен тимер юл янында урман кырында көтеп торуларын әйтте. «Нигә чакырмадың алар- ны?*—диде гаҗәпләнеп Асаф. «Әтиләр янынамы?»—диде кашларын дугаланДЫ Асаф тиз генә әти-әнисе янына барып килде, алдап-йолдап ачкыч биреп аларны Казандагы фатирларына кайтарып җибәрде. «Бигрәк гадиләр шул, кеше арасына утыртырлык та түгел»,-дип үзенекеләрне гаепләде... Суфиялар гаиләсенә сүз кайтарырга көче җитмәде... _Үзем генә кайтам. Озак тормам!—диде кинәт Асаф нык ук карышып.— Ялгыз ял итәсем килә. Ял! Минем гомеремдә дә ял итә алганым юк. Суфия иренә күтәрелеп карамады, дәшмәде, карышмады. Асафнын авылга улын алып кайтасы килде Нигә Эдуард. Зәкиевләр нәселенен бердәнбер варисы бабасынын каберен белмәскә тиеш? Хәзер ана утыз Кайчан гына Асаф та үзенен «угыз тулды!»сы белән мактанып йөргән иде. Гомер үтә дә китә икән Эдуард та олыгаер, акылы үзгәрер, берзаман үзенен кайсы сукмаклардан килеп чыгуын уйлар, бабаларының кем булганлыгын белергә теләр. Картлыкта берәүнен дә яшьлеккә кайтмый калганы юк. диде түгелме Гафур?.. Эдуардның авылга кайтканына ничә ел үтте сон әле9 Асаф Сәхипович хәтерләргә тырышып карады, хәтерли алмады, Эдуардның үзеннән сорады. Эдуардка бу сорау бер дә ошамады, ул, үзе артыннан ишекне ныгытып ябып, әтисе янына кабинетка керде һәм якын ук килеп: —Старик, сина нәрсәгә ул?—дип сорады. —Мин авьшга кайтып килергә жыенам. —Син әлерәк кенә анда булып кайтгын түгелме соң? Суфия әйтмәгән сүзне ул әйткәч аның күңеле өшеп китте. —Анда мин үтешли генә... Ай күрде, кояш алды. Хәзер өч-дүрт көн торырга жыенам. —Мин нишләрмен анда? —Казан тормышыннан, сөременнән, иптәшләреннән чак кына айнып торырсын. Эдуард күкрәген сул кулы белән чәпәли-чәпәли көлеп җибәрде. —О-о. юк. старик Авыл сукмагында түгел мин. Без хәзер тимер рельсларда. Теләгән җиренә борыла ала торган түгел. Алдагы юлымны диспетчерлар, стрелочниклар билгели. —Алары кем була инде? —Син аларны белмисең, старик. Белсән дә алар синең өчен авторитет түгел Кыскасы, старик, авылга кайтмыйм, сина да киңәш бирмим. Артыкны туңдырып жилдә әбрәкәйдә йөрерсеңме? Министр башың белән ярым тиле Щукарь карт кебек көнбагыш сабаклары арасында утырма инде! —Шолоховны беләсен үзең тагын... —Мин күпләрне беләм. Үгетләүнең файдасы юк иде, улының кемлеген, кирелеген белә Асаф Сәхипович. Хатыны-улы белән уртак бер сүзгә килә алмыйча, юктан барны ясап, мәшәкать табып, көннәрен үткәрә алмыйча изаланып китүен тагын өч көнгә сузды. Ашыкмавының сәбәбе бер иде. Гөлсинә хакында бер-бер яңа хәбәр килеп ирешмәсме дип көтте. Бер көнне Петровның телефонын да җыйды, лейтенант урынында булмады, трубканы алган Галлөмов: —Кем бу? Аны кем сорый?—дип кызыксынса да Асаф трубканы тиз- тиз урынына ыргытты. Авылга аны тугры Тәлгать илтеп куйды. Казан-Чаллы арасында юл түзәрлек иде, урын юлга чыккач ул юка кар-боз белән түшәлгән булып чыкты, борылышларда арт тәгәрмәчләр салулап читкә тайпылдылар. Бүтән чакта тиз йөрешне, җилдәй җилдергәнне яраткан Асаф бүген төксе һәм сак иде. Ул Тәлгатькә берничә мәртәбә: —Ипләбрәк, ипләп!—дип кисәтү ясады. — Курыкмагыз,—диде Тәлгать.—Көне-сәгате белән исән-аман илтеп җиткерермен Авылга караңгылык куера башлаганда барып керделәр. Асаф шуны теләгән иде, кеше аяк эзе тынып, сукмаклар суынгач кына барып керергә, күргәннәр күреп калыр, күрмәгәннәр күрмичә калса да ни зыян?! Болай да авыл гөж килер инде. «Әткәсен җирләргә дүрт-биш ай сонга калган зур начальник Асаф кайткан!» Авылга кергәч, сирәк-сорак ут көлтәләрен кисеп үтә башлагач Тәлгать икеләнеп хуҗасына карады: кая таба барабыз? Асаф үзе дә туры җавап таба алмыйчарак утыра иде. ата йортына сугылыргамы, әллә туп-туры Жәгүрләргә барыргамы1 Ата йорты җәй буе буш торган, анын тәрәзәләрен каккалап, томалап бетергәннәрдер, бикледер, хәзер авылда да халык бозык, йорт- җиренне сүтеп алып китеп юк кына бәһагә сатып та җибәрерләр... Алай да ул әүвәл үз йортларына кагылып үтәргә булды Жәгүрләргә барырга җитешер... Капка бикле түгел иде, тавышсыз гына ачылды, ишегалды, өйалды тирәләре әйбәтләп себерелгән иде, Асаф сәерсенеп китте «Кайтам!» дип берәүгә дә хәбәр салмады ләбаса! Үзе кайтканчы ук күңелсез хәбәрнең йорттан йортка йөрүен теләмәде. Оялды ишеге дә бикләнмәгән, өй ишеген шакымыйча гына ачып кереп, ут кабызгач ул тәмам аптырашта калды, ялгыш кермәдемме, дип як-ягына каранды. Юк, өстәл шул ук, ак җәймә өстенә мендәрләр тезелгән, агач карават та үз урынында, сул як чөйдә әтисенең таушалган кожаны эленгән. Ис тә шул ук! Малай чакта ук канга сеңгән үз өенең исе! Яна пешеп чыккан ипи исе Сөт кайнаган ис! Тары боткасының исе... Кеше-кара яшәмәгәнгә бер дә охшамый иде монда, өй ягылган, май кебек җылы, бөтен җир җыештырылган, пөхтә, һәр нәрсә урынында. Өстәлдә зур агач табакта эре-эре айбагырлар, аның янындагы кечерәк коштабакта сап-сары урман чикләвекләре. Ул ике учын батырып айбагыр белән чикләвек көрәп алды да шыбырдатып, күз белән озатып аларны табакларга кире койды. Әллә колхоз идарәсе йортка берәр кеше кертеп куйганмы? Ул кече якка чыкты. Ботинкасын салмавына уңайсызланды, әнкәсенең «чиста кар идәнне үзе юа, аяк киемен салып тормагыз» дип шаяртканын хәтеренә төшерде... Кече як киштәсендә кызыл, шакмаклы тастымалга төрелгән бер бөтен ипи тора. Ул тастымалны чишеп ипине иснәп-иснәп карады. Әллә самовар да куйганнар инде? Вәт могҗиза! Кап-кайнар. Бәләкәй ак чәйнек янына өсте ябулы калай чәй савьггы, ярты литрлы банка белән сөт тезеп куелган. Ул холодильникны ачып карады, анда да ризыклар, кисәк-кисәк пешкән ит калҗалары, пешкән йомыркалар... Димәк монда кемдер яшәп ята. Асафның иң элек шул кешене күрәсе килде. Яши икән, мөгаен, ул чит авылдан килгән кешедер, колхозның берәр белгече мазардыр, чисталыкка караганда хатын-кыз булса кирәк... һәм ул Асафның кайтасын белеп торган?! Ул машинада кагаеп утырган Тәлгатьне чакырып кертте, алдына сөтле чәй ясап утыртты, ит калҗалары, ике күкәй куйды. «Хуҗа белән ничек тә килешербез!» дип уйлады... Тәлгать кыстатып тормады, әле төне буе кайтасы бар. Асаф хәбәр иткәч кенә ул аны килеп алырга тиеш. «Өч-дүрт көннән», диде ул аңа. Салкын калҗа белән ике йомырка ашап, бер савыт каймакны ялт иттергәч, Тәлгать тук корсагын сыпырып хуҗасына текәлде. «Тегендә илтимме, әллә монда каласыңмы’» дип соравы иде. «Ярый, кайт син, Тәлгать»,—диде Асаф, — кирәк икән, җәяү дә барып җитәрмен, монда хәзер ерак түгел!» Тәлгать иңбашын сикертеп куйды, китәргә икән китәргә, хушыгыз, ипи- тоз өчен рәхмәт! Асаф аны озатып калды, машина утлары күздән югалганчы капка баганасы янында сөялеп торды. Пальтосын, пирчәткәләрен өйдә калдырган иде, үткер октябрь җиле анын ачык муенын, кулларын чеметкәләде. Ләкин ул өйгә керергә ашыкмады. Нигезгә вакытлыча хуҗа булып калган кешене көтеп унына, сулга карады: бер якта да җан иясе күренмәде, бик ерактан тонык кына булып музыка тавышы ишетелеп китте. Түбә кыекларына кунган җил ара-тирә сызгырып ала, ябылып бетмәгән капка нидер мыгырдый иде. Аркасына суык йөгерә башлауга ул өйгә керде, Тәлгать артыннан өстәлне җыештырды, самоварны тартып үзе дә бер чынаяк чәй эчте. л _ Менә ул ата йортында. Өч-дүрт авылда аз-аз гына укытучы булып эшләп алган Сәхип Зәкиев Акъюл авылына килә дә шушында төпләнә. Ул авылны, авыл халкын яратса, халык та аны бик тиз үз итә, ярата Олысы-кечесе аңа киңәшкә керә, тантаналарда, бәйрәмнәрдә кунакка дәшә, Зәкиевләр авыл белән туганлашып бетә Сармандагы төп йортны сатып җибәргәч Сәхип Зәкиев шушы урман асты авылда төпләнә, бура сатып алып, йорт җиткерә. Ындыр артына инешкә якын урынга мунча утыртып куя. Тора-бара лапас, чиннекләр корып җибәрә, кар базы казый, умарта үрчетә.. Асаф Сәхиповичнын ин күнелле еллары шушы авылда үтте... Әгәр ул Гөлсинәгә өйләнеп, Гафур кебек тормыш юлын үзе сызып, үз бәхетен тырышлыгы белән табып, хатынына баш, гаиләсенә ата булып яшәсә, мөгаен генә анын иманы, дөньяга карашы, табынганы бөтенләй бүтәнчә булыр иде. Шушы уй күңеленә килгәч ул куркып китте. Әйе, бүгәнчә булыр иде! Кайчагында язмыш кешене бөтереп алып кереп китә дә. бөтенләй яна кешегә әйләндерә. Ул әкиятләрдәге чал сакаллы картларның сөт казанына чумып, кодрәт белән яшәрүләрен, яңаруларын исенә төшереп куйды. Бөтенләй бүтән булыр иде!.. Бәхетлеме Асаф Сәхипович?! Анын бу хакта чынлап уйлап караганы да юк иде шикелле. Ничектер, бер тапкыр Гөлсинә аннан «Син үзенне бәхетле дип саныйсынмы, Асаф абый?" дип сорады. Ул уйнап-көлеп, җиңел генә җавап биреп котылды: «Дөньяда синен кебек хәзинәгә ия булган кеше бәхетсез буламыни?» Гөлсинә шаяртмый иде, уенчак сорау-җавап аны рәнҗетте, ул кимсенеп, башын иеп мышкылдап елап та алды... Бәхетлеме ул? Кеше яшьлегендә бу сорауга җавап бирә алмый әле, бу сорауга җавап эзләми дә, мондый тынгысызлык анда гадәттән тыш язмыш вакыйгаларына тап булганда күңелендә туа. Туа икән, күңелдән китми Әнә шул сорау кешегә артына борылып карарга куша, эзләндерә, онытылып беткән, әллә кайчан очрамаган, каберләре ничә тапкыр үлән белән түшәлгән кешеләрне хәтергә кайтара. Онытылган кешеләр берчакта да бөтенләйгә күнелдән китмиләр икән, алар шунда, уяну чиратларын көтеп тын гына сакланалар һәм<гоннәрнен берсендә, күңелгә шом, олыгаю, картлык кереп утырганда бик ерактан, үткәннәрдән тавыш бирәләр, аваз салалар... Кылган гамәлләр, яхшылыклар түгел, яманлыклар, гөнаһлар искә төшә. Яхшылыклар түгел, чөнки яхшылыкларны адәм баласы йә теге очрак белән, йә бу уңайдан исенә тошергәләп яши... Үлчәү табасына салып карасан һәркемнең кылган яманлыклары яхшылыкларга караганда күбрәк була. Кеше үзе яшәгәндә, эшләгәндә, тормышының сиксән процентын беркемгә дә күрсәтми Кешенең кем булуын берәү дә ачык кына белми. Кеше үзе дә әле белеп бетерми. Ләкин, килә бер кон, яки шомлы төн, ул үз-үзенә отчет бирә башлый. Кылган яхшылыкларын унга куеп, сулга яманлыкларын тезәргә готына да коты чыгып туктала, тизрәк бу уйлар бәрелешеннән качарга, онытылырга, бүгенге вак-төякләр белән юанырга омтыла. Ләкин көн үтә, ыгы-зыгылы көннән соң, төн җитә, төн—хатирәләр заманы. Төн—кешене караңгылыкта калдырса да анын хатирәләр дәрьясы яктырып алга түгел, артка ага башлый... Асаф Суфияга өйләнгәч елдан артык алар йортында яшәргә мәҗбүр булды. Ул Островский урамында, тетя Нюра дигән урыс хатынының тәрәзәсез, карангы бер бүлмәсендә, тар гына тимер караватка ия булып яши иде Гафур Нәфисәсе белән шул фатирда яшәп калды. Асаф фанер чемоданын, агач кашыгын, төбе ямалган кәстрүлен күтәреп, Сталин томнарын төйнәп Фазыйла карчыклар фатирына күчеп килде. «Бездә торсын кияү,- диде Фазыйла карчык, —Безнен тәрбияне үтсен!» Иорт ал ардан, ашау алардан, кияү булып килгәч үк Суфиянын әтиәниләре Асафны баштан-аяк киендерделәр:кышкы пальто, яхшы бүреккә кадәр алдылар. Туйга чакырылмасалар да Сәхип агайлар да тик ятмады, алар да туйга дип мен сум акча салдылар Ләкин Суфиялардан күргән яхшылык, игътибар янында мең сум чагыштыргысыз дәрәҗәдә мескен бүләк иде Һәм бу хакта Суфиянын әнисе җай чыккан саен искә төшереп торды <-. лын өйләндереп, башка чыгара алмаган атаның кем икәнлеге бик тиз аңлашыла!» Асаф Суфиялар йортында, йорт бусагасын атлап чыгып анын туганнары белән аралашканда, олысыннан алып кечесенә кадәр үзен кимсетеп, итеп арауларын тоя иде. Шуна күрә анын тизрәк күтәреләсе, ур дәрәҗәләргә ирешәсе, Суфияның туганнарына да өстән генә карау хокукын аласы килә иде. Әйе, ул тиз үсте, тиз күтәрелде. Кемнәрдер, ул сизми калган җепләр сузып, аны үз иттеләр, нәкъ кирәк чагында гына ярдәм кулы суздылар. Ул өметле кеше саналып, ана ышандылар, кирәген белеп кенә ул да ярдәм итә башлады, тавышы үзгәрде, йөреше, кыяфәте. Ләкин болар һәммәсе дә ул Суфияга өйләнгәнгә тормышка ашты. Асафнын үз исеменнән алда Суфия, аның әтисенең исеме юл ярып йөрде. Башта моңа нык ук кыенсынган Асаф яши-яши бу халәтенә дә күнекте, күнде, чөнки аның яшьтәшләре, чордашлары һәммәсе дә шушы юлны үтәләр иде Шул юлга кермисең икән, әнә Гафур кебек кеше кулы астында ярым кол хәлендә яшисен дә яшисең. Шәп квартирың да, татлы ризыкларын да, мөмкинлекләрең дә юк... Әллә Гафур талантсыз идеме? Асафка караганда күп тапкырлар талантлырак, сәләтлерәк, белемлерәк, зиһенлерәк иде. Киртә ватып алга ыргылырга маташканнарны, жәмгыятьнен язылмаган законнарын бозып, серне читкә чәчкәннәрне, телләренең урыннарын белмәгән- нәрнен чәчрәп егылып төшүләрен Асаф күреп торды, күрде дә ачы сабак алды. Аның ялгышлары да булгалады, андый чакта аны читкә тибәрмәделәр, ярдәмгә килделәр, төзәттеләр, йомшак кына аркасыннан кактылар һәм ул барырга тиеш юлны гел күрсәтеп тордылар. Кул-кулны юды. ике кул битне... Әгәр тормыш рәхәтләрен ике куллап умырырга сәләтең бар икән, безнен кебек бул! Үзе белмәгән, гомерендә бер тапкыр да күрмәгән әллә кемнәргә байтак ярдәм күрсәтте Асаф, яхшылык эшләде. Тора-бара элек вак-төяк саналган кешеләр калкып, ныгып килеп чыктылар һәм шул чакта да Асафка кылган яхшылыклары өчен рәхмәт әйттеләр. Рәхмәтләре бер чакта да коры сүз булып кына калмады. Алар илне, дәүләтне ачыктан-ачык таладылар, милләт байлыгын теләгәнчә бүлештеләр, күпчелек халык өлешеннән ин зур калҗаны умырып, халыкка калган вак-төякне зур бүләк итеп тапшыра белделәр. Без ин алдынгы, ин бай, иң рәхәт илдә яшибез, ин якты кояш бездә генә, безнең илдә генә иркен сулап була... Сулышынны Казаннын йөзләгән химия заводлары, фабрикалары буыпбүлеп торса да гыжлаган бугазлар һаман тартар кебек бер җырны суздылар: безнен илдә генә иркен сулап була... Халык Асаф ишеләрне данлап, аларга мәдхия җырлап яшәде. Аларнын портретларын күтәреп, бик бәхетле булырга тырышып, мәйданнарда «Ур- ра!» кычкырып йөрделәр, аларга табындылар... Асафнын бердәнбер юанычы, куанычы Гөлсинә булган икән... Аның кара язмышының күгендә бердәнбер якты йолдыз булган икән авылнын гап-гади шәфкать туташы... Шәфкать-мәрхәмәт, яхшылык дигәнне тәмам онытып, аны үзгәртеп аңлаган, эшендә-хезмәтендә гарипләндереп кулланган Асафны чын тормыш белән бәйләп, тоташтырып торган бердәнбер җеп булган икән Ефәк җеп, саф җеп!. Асаф эченнән генә Гөлсинәнең мәхәббәте белән куана да иде. Суфиянын чырае көл төслегә әйләнеп ачуланганда, карлыккан тавышы белән ана җикеренгәндә, ул башын тилегә салып, аңа чекерәеп сүзсез генә карап тора ала иде. Аның күңелендә: «Синең беркемең дә юк бит, ә мине менә дигән кыз сөя! Ул меңнәр арасыннан мине сайлады! Ул мина тугры! Ә мин чын мәхәббәткә хуҗа!» дип уйлый иде. Гөлсинәнен мәхәббәте анын коралы, күтәрәм дип үзен изгән бик күпләргә ачы җавабы да булган икән... Асафнын тормыштагы тотанагы шул, бердәнбер изге җан булган икән! Суфиялар оясы аркасында ул ата-анасыннан ераклашты, тора-бара бөтенләй аерылды. «Оныт аларны!» диде ана язмышы һәм ул аларны онытты. Ата-ана белән янәшә балачагы хәтердән төшеп калды. Үткәннәре, яшьлеге, үсмер чагы, авылы хәтер чоңгылында юкка чыкты Чордашлары, зур дәрәҗә алып җитәкче урыннарда утырганнар үз яшьлекләре белән, вакытын белеп кенә горурланганда, Асаф авызына су кабып кына утыра торган булды. Кемнәрдер яшьтән үк бәхетле йолдыз яктысына эләккәннәр. Берәүләр чит илдә туган, икенчеләренен ата-аналары профессорлар, күренекле врачлар. Генераллар белән аралашканнар, махсус мәктәпләрдә укыганнар, өч-дүрт яшьтә шәһәрнең ин яхшы белгечләре аларны музыка дөньясына алып кергән, опералар тыңлаткан, балетлар белән таныштырган. Алар шәп-шәп киемнәр киеп бик яшьли шугалакка барганнар, хәлләре китсә кайнар кофе белән ак май яккан күмәч ашаганнар, шуу ярышларында катнашканнар, күбәләк булып бөтерелгәннәр, бассейннарда коенганнар, җәйләрен гаиләгаилә булып төйналеп Кырым, Кавказ якларына киткәннәр. Кара дингезнен шифалы җилен иснәп бакча күләгәләрендә ятканнар, оҗмах җимешләре ашап, дәвалы сулар эчеп сәламәтлекләрен ныгытканнар. Шулай итеп киләчәк тормышларына әзерлек чараларын күргәннәр. Мескен Асаф!Бераз төшереп алгач анын да мактанасы килә, анын да яшьлеге булган ич, яшьлегендә ул да кемнәр беләндер аралашкан... Ләкин алар арасында бер генә мәшһүр кеше, атаклы шәхесләр булмавы да аны кимсетә иде. Яшьлегендә аңа беркем дә: «Син шулай бул! Шулай яшәргә әзерлән! Шул сукмактан барсан гына туры юлга чыгарсын!» димәгән. Беркем дә анын яшь чагындагы әвәслеген, һөнәрләрен күреп «Синнән фәлән һөнәр иясе чыгар!» дип дәртләндермәгән... Гомер үткән, Асафка хәзер кире кайту юк, яшь гомер ике килми, ул бәхетле чордашлары яшьлектә татыганны берчакта да күрмәячәк. Шушы көнчелек корты аны гомере буе явызландырды, ул үз балачагына, яшьлек юлдашларына җирәнеп, кимсетеп карый башлады. Нәсел-нәсәбеннән югары белемле ник бер кеше булсын ичмасам! Берсе умартачы, икенчесе балта остасы, өченчесе яшелчәче, дүртенчесе... авылда аяк киемнәре ямаучы... Мичкә ясау, тугым бөгү осталары бар, тире иләүче дә юк идеме икән әле. хәзер онытылган. Бүтәннәр Европа, Кырым, Кавказ, Сәмәрканд, Бохара манаралары белән мактанганда бер күзе чалыш атаклы тимерче Мифтахетдин белән мактанып кара инде син! Исеме үк ни тора. . Мифтахетдин9 Тьфу! Шуна күрә малаена ул Эдуард исеме кушты, чит илдә ясалган ялтыр тәгәрмәчле арбада, ефәк арасында чумдырып кына яткырды, алдыннан Америкадан килгән ананас, бананнарны өзмәде. Көчләп-көчләп баласынын авызына кара икра, кызылын тыкты, кәнфитнең Мәскәү фабрикаларында эшләнгәнен. Казаннын кат-кат киштәләр астында сакланганнарын гына ашатты. Рәчәй туфрагында тегелгән кием кигермәде. Бик кыйбат бәягә укытучы яллап чит тел өйрәтте. Спорт мәктәбенә машина белән илттерде, алып кайтты. Улын слетларда байракчы итәргә кушты, барабан кагарга, быргы кычкыртырга күндерде. Һәммәсен эшләде. Тик бер нәрсәгә ирешә алмады: бала атаны яратмады. Бала зиһенле иде, әткәсенең бу дөньяда хезмәтче, лакей министр булуын яшьтән төшенде. Ир бала атаның бид бөгүен, ялагайлыгын бер чакта да кичерә алмый, ана батыр әти, матур әни генә кирәк Асаф улы белән артык мавыгып, Эдуардның үзеннән ераклашканын абайламады Ул улынын ераклашканын абайлаганда бик сон иде инде Үсә төшкәч Эдуард әйтеп салды: «Старик, үз тормышыңны да юньләп кора алмагансың, министр булсан да плебей син, чабатаңны салырга онытып түргә узгансың, мина сабак биреп маташма инде син! Кирәк икән, кинәш сорап кил!» диде. Суфиядан, аның ата-анасыннан, туганнарыннан, әрсез танышларыннан күпме түбәнсенгән, авыр сүзләр ишеткән, чыгышы өчен мен тапкыр ялгыз кыйналган Асаф Сәхиповичнын болай кимсенгәне юк иде. Күлмәк якасы муенын буа башлады, кигән киемнәре гәүдәсен кысты, ул шартларга җитте Әле Суфия белән талашып була, «Син үзен дә шундый!» дип тел чыгарып кимсетергә була, ләкин колга буе үскән, чит телләрдә шытырдатып сөйләшкән, Гоген белән Сесләйны аера белгән, музыкада бүгенге көндә өстенлек иткән бөтен ансамбльләрне, аларнын үзенчәлеген, өстенлеген яки түбәнлеген су кебек эчкән яшь егеткә каршы чыгарлык дәлилләр үзендә юклыгын Асаф Сәхипович аңлады... Малай да әкрен-әкрен читкәрәк китте, югалды, яши-яши алар атналар буе сөйләшмәс булдылар. Квартирасының сабан туе мәйданы хәтле булуына Асаф Сәхипович шунда куанды, теләмиләр икән—очрашмыйлар... Н Н ӘЗЕ К. КЫЛЫЧ ТАН ҮТКЕ Н Кеме калды Асафның? Нинди куанычы бар аның бүгенге көндә? Алтмышка ике адым калган, гомер тәгәрмәче илледән соң тиз әйләнә, хәзер барып җитәчәк ул аңа. Яшь чагында хисчән булган кешеләр картлыкка авыр барып керәләр. Алар картлыкта ялгыз калудан, очраклы чир-чорлардан, иртә үлемнән курка башлыйлар... Суфия һич тайчанмыйча, каушамыйча үзенең эч серләрен ачты да салды, димәк бүген чыгарган уйларын ул байтактан әзерләп килгән, уйланган, нигезләгән, дәлилләгән, һәм Асаф Сәхиповичнын кыен вакытын көтеп торган. Мә, сиңа! Каршы килеп кара, ни эшли аласын? Кая барасын? Ана нибарысы министр ир генә кирәк! Һәр иртәне кара «Волга» килеп ала торган, тормышта быел башагын, киләсе елда шалканын умыра торган, басымчак, телсез-тешсез, матур, мәһабәт, чит ил киногеройлары, банкирлар, эре фабрика хуҗалары кебек киенгән, өч сәгатькә өч акыллы сүз генә әйтә торган акыллы ир кирәк... Яшь чагында ул Асафның нинди кыяфәткә керергә тиешлеген ярым шаяртып аңлатып биргән иде. Хәзер туп-туры күзгә карап, кан качкан юка иреннәрен кыса-кыса әйтеп салды. . Хәзер Асаф, алтмышка килеп җиткәндә, аннан беркая да китә алмый, ул хатынының бәйдәге эте, кулга ияләштерелгән маймылы. Теләсә үзен сакларга боера ала Суфия, теләсә мәтәлчек аттыра.. Асаф чордашлары, яшьтәшләре турында уйлады. Аның тирәсендә, аның дәрәҗәсендә, яки аннан югарырак, түбәнрәк кешеләр җитәрлек иде Мисалларга таянсаң тынычланырга да була, күпчелек нәкъ Асаф яшәгәндәй яшәде, балда-майда йөзде, дөнья дилбегәсен кулыннан ычкындырмады. Тик нигә соң Гафур бүтән юл сайлады?.. Нигә Шеварднадзе ике бүлмәдә яшәп яткан? Үзәк комитет секретаре? Асаф анламаган нинди бәхет белән куанганнар алар, тормыштан нинди ләззәт тапканнар? Нинди Аллага, Иманга баш органнар? Жүләрме алар? Әллә Асаф Сәхиповичлар тилеме? Балачагына, яшьлек дусларына, нәселенә хыянәт иткән булып чыгамы әллә? Кайчаннан башланды бу хыянәт? Әллә яшь чагында ук хыянәткә әзер идеме инде ул? Бер гадәтләнгәч хыянәт тә рәхәтлек кенә китерә диләр бит. Хыянәт тә аракы кебек, наркомания сыман үз богавыннан җибәрми, хыянәт кешенең иманына, аның табигатенә әйләнә диләр. Бәхет дип юанып йөргәнең газап булып чыгып, корган ташпулатның нигезе ком булса, сайлап алган, ышанып барган сукмагын упкынга барып төртелсә, кеше нишләргә тиеш? Нинди юанычы калды Асаф Сәхиповичнын?.. Ата-ана аңа гомерлек газап-ымнар, ишарәләр калдырып бу дөньядан күчтеләр. Атасы өчен махсус зират—Акьюл авылының читендә, керәшен качалары янәшәсендә аерым зират ясаганнар! Яшь чагында урман юлы читендә, известь базлары казыганнар иде берзаман. Шунда, метр ярым тирәнлектән, кызыл, үзле балчык катламыннан кеше скелеты килеп чыккан иде. Бала-чаганы куркытып, өлкәннәрне уйлы сискәндереп баш сөяге, тешләрен ыржайтып күз урыннары белән күзгә карап баз кырында шактый уралып йөрде әле. Кем гәүдәсе булган ул? Ни өчен аны ят җиргә, тау битенә, кызыл балчык катламына тыгып калдырганнар? Авылда моны берәү дә белә алмады... , . . _ _ Онытылган иде! Истә дә сакланган икән! Асаф Сәхипович тирән базны, базның бер читеннән агарып торган кеше сөякләрен бүгенгедәй күз алдына китерде. _ Әллә Гөлсинә мәхәббәте белән алданып, юанып яшәдеме ул?.. Хәзер менә Гөлсинә дә юк. Әллә больницага барасы калганмы? Юк, юк' Больницасы больница булса икән! Аннары, эш милициядә дә ята бит әле' Анда Асаф Сәхиповичнын Гөлсинә белән булган мөнәсәбәтләре апачык .. Хәзер аны күзәтеп торсалар, барып тикшереп йөрүен гаепкә алсалар?! Юк,юк. Тоне буе йокламады Асаф Сәхипович атасы йортында. Тәрәзәләргә сак кына кагылып җил исте. Жил туктаган араларда йомшак кар яуды. Капка төбендәге машина эзләрен кар күмде. Асафнын нык. авыр гәүдәсе калдырган чуар эхтәрне дә төнге кар ялмап йотты. Керәшен зиратының бер читендә, киртә белән әйләндереп алган аралыкта тыныч кына йоклап яткан Сәхип Зәкиевнен йорт-курасы ак шәл ябынды. Бу йортта җан иясе бардыр дип беркем дә уйларлык түгел иде. Кичтән мич ягып, өйне май иткән, тәмле ризыклар әзерләп калдырган. Асаф Сәхиповичны хөрмәтләп, кадерләп көткән әдәми зат кайтмады. Ул да юк иде... Балачакка, яшьлеккә кайтыр өчен бер төн җитәме?.. Яктылык тизлеге диләр Физикларның хыялы шул: яктылык тизлегенә хуҗа була алсалар әллә кай планеталарга китеп, әйләнеп кайтырлар иде алар. Галәм серен, жирнен-күкнен җиде катлавын тапкырлау җәдвәле кебек исәпләп бирерләр иде... Уй тизлеге дигән төшенчә дә бар, аңа бар нәрсә дә иярә, тигезләшә алмый, уй—галәмнәрне, ерак планеталарны әллә кайчан гизеп кайткан инде, гашыйкларның уе бер кичтә айга менеп төшә, йолдызларга барып җитә. Сагышланганнарның уе бер мизгелдә таулар кичә, дингез-дәрьяларны бар дип тә белми Аналарның уе уллары кайда булса да теләгән минутларында алар янына барып җитә. Уй тизлеге кешеләрне яшәтә, аларга өмет өсти... Дөнья йөзендә бүгенгә япа-ялгыз калган, ялгызлыктан куркынган Асаф Сәхипович уйга тотынып яшьлегенә кайтып китте. . Башта хатирәләр өзекөзек кенә булса да ул аларны тоташтырырга, ялгарга тырышты. Алар Акьюл авылына көзгә таба күченеп килделәр. Әтисе көне-төне диярлек мәктәптән кайтмады, әнисе җәй буе буш торган мәктәп квартирасын кышка әзерләде, бүрәнә җекләрен эчтән, тыштан сылады, мичне агартты, мәктәп җыештыручыларны чакырып түшәмне кырып юдылар Аннан кыш башланды. Кыш бик озын һәм салкын иде. Асафларның өйләре өстендә дәү-дәү ботакларын сузган иләмсез зур тупыллар кыш буе яман уладылар. Ят авылда, ят кешеләр арасында Асафны үзен генә урамга чыгармадылар да диярлек. Аларнын өйләре мәктәп ихатасында, ишегалларында ат сарае, пожар мичкәсе куелган лапастан башка бер нәрсә дә юк диярлек. Ә, кое бар икән! Ул шундый тирән! Кое янына да җибәрмиләр Асафны, Аманат исемле алаша да тешли икән, тибә дә ди... Яз җитте, көндезләрен тып-тып тамчы тамды, тәрәзә пыялалары кар абагалардан, сихри чәчәкләрдән арынып, тәрәзәләр ялт итте. Иртәләрен өй кыекларына тезелешеп боз сөңгеләре асылынды. Асаф чыга да читәннән озын таяк суырып алып шул сөңгеләрне шыбырдатып коеп ватып йөри Үзе бертуктаусыз тыелгысыз кычкыра: —Иһи, һи! Бер мәлне таяк озынаеп китте дә боз арасына челтер итеп пыяла коелды. Малай ялт итеп кабык бәдрәф артына барып качты. Тәрәзә пыяласынын ике каты да челпәрәмә килгән иде. Әнисе тишектән нидер кычкырды да, тәрәзәне мендәр белән томалап каядыр чыгып китте. Тиз арада зур якалы чикмән кигән, авызына кап-кара ямьсез челем капкан, сары бөдрә сакаллы кешене ияртеп кайтты. Кеше култык астына юка гына кин тартма кыстырган иде. Ул тартмасын болдырга куеп, аннан пыяла тартып чыгарды. Пыяланы ипләп болдыр тактасына куйды һәм өлгене кат-кат үлчәгәч пыяла кисәргә тотынды Аннан алар өйгә керделәр. Асаф та мыштым гына аларга иярде. Кешенен чикмәненә дә, пыяла кискеченә дә әлләни исе китмәде Асафның, анын игътибарын Кешегә ияреп килгән малай биләде. Ләкин малай Асафка әйләнеп тә карамады, әтисе тирәсендә маташкан булды. Анын башында дәү колакчын куян бүрек, өстендә билле тун, кулында да дәү-дәү бияләйләр иде. Бөдрә сакал пыяла куярга тотынды, кылыч борын өстенә бөрчек-бөрчек тир чыкты. Малай борынын мышкылдатты. —Улым,—диде бөдрә сакал.—Бар урамда уйный тор. Малай белән баскыч төбенә Асаф та чыкты. Алар каш астыннан берберсенә шактый вакыт карашып тордылар. —Синең исемең ничек?—дип сорады Асаф. —Сатый,—диде малай. —Андый исем булмый,—диде Асаф киреләнеп. —Ә синең?—дип кызыксынды малай ачуы чыгып. —Асаф. — Китчәли,— дип чәрелдәде малай кыюланып.—Андый исем безнең авылда юк та әле. Ә Сатый бар, Сатукай да бар. —Син керәшенме?—диде Асаф. —Керәшен. —Ә без татарлар. Минем әти укытучы!—Малайнын Сатыйдан өстен каласы бик килә иде. Сатый танавын тартып тәрәзәнең теге ягында бик җитди, бик кирәкле эш белән маташкан әтисенә карап куйды һәм Асафның кабыргасына китереп төртте: «Күрәсеңме минем тәтәнен кем икәнлеген!» Кызык, ул әтисен «тәтә», ә әнисен «нәнә» дип йөртә икән... Гаҗәп тоелды бу Асафка! «Тәтә, нәнә!» Алар килеп төшкән авыл тоташ керәшеннәр икән, моны улына кич белән әнисе сөйләп бирде. Асафка бу хәбәр бер дә ошамады, ул: —Нигә, без монда торабызмыни инде?—дип сорады. —Укытырга әтиеңне монда җибәрделәр,—дип аңлатты әнисе елмаеп.— Ияләнерсең, улым. Жәй җитте, Асаф урамнарга чыгып йөри башлады, бер көнне Сатый аны су чумынырга алып төшеп китте. Инеш тар гына елга, кызу ага, борылышларда таллар, тал асларында шактый тирән тугайлары бар икән. Малайлар якынлаша башлагач бакалар чулт та чулт суга сикерешә башлады. Башта малайлар аларны таш ата-ата куып йөрделәр. Асаф бакаларны бик кызганса да яңа юлдашларыннан, керәшен малайларыннан куркып аны-моны әйтеп тормады. Көн эссе, җилсез, кояш аяусыз кыздыра, күлмәк-ыштаннар чөелеп һавага очты, малайлар тугайга кереп тулдылар. Китте су чәчрәтү, әүмәкләшү, төртешү, чуму, елга өсте чыр-чу белән тулды. Су чумыныл аргач малайлар берсе артыннан икенчесе тәҗел-тәҗел ишелеп ярга чыктылар һәм авызларын учлары белән каплап ярыла-ярыла көлергә тотындылар. Күзләр Асафның бот арасына төшкән иде. -Күр! —Кара! —Кискән! —Әй, гарьлек! —Татар бит ул! Асафның теше тешкә тиеп калтыраса да сер бирмәскә тырышты, тиз- тиз киенеп өенә чапты. Сатый белән алар көненә биш талаштылар, биш татуланыштылар. Бер талашканда Сатый: Татар, татар, тарама. Кермә безнең арага, Кысылырсын, үләрсен, Биш тиен акча түләрсең, —дип такмаклады. Асаф үкереп елап өенә кайтты. —Әни, нигә без бу авылда торабыз? —Тагын ни ошамады? —Керәшен малайлары мине иҗекли. —Үзең керәшен сүзе отып кайткансың әле. Татарлар «үрти, үртәшә, үчекли»,—диләр. И-и, балам, керәшеннәр шул ук татарлар, бик әйбәт халык, Аллалары гына башка! Малайнын колагы үрә торды. —Син Сатыйларга кергәч түр почмакларына кара, шунда тәре почмагына 7. .к. У..М2 куелган сакаллы бер бабайны күрерсең. Керәшеннәрнең Алласы әнә шул булыр. Асаф, әлерәк кенә пыр тузып талашып кайткан булса да Сатыйларга чапты, башта ишек катыннан гына серле почмактагы сурәтләрне тамаша итеп торды, кыюланып түргә атлады. Төрле үләннәр, кәгазь чәчәкләр белән мул бизәлгән киштәдә, пыялалы рамнар эченнән ике бармагын югары күтәргән моңсу бабай белән, бәбәен күкрәгенә кыскан олы күзле чибәр апа ана текәлеп карап торалар иде. Киштә астына уртасына нәни генә кара тәре чигелтән ак чүпрәк эленгән иде. Алача күлмәк, өр-яңа ак чабата кигән Ипие түти—Сатыйнын әнисе, япа-ялгызы тәре почмагына текәлгән малайны сәерсенеп күзәтте. —Болар кемнәр?—дип сорады Асаф курка-курка. —Алла бабаң белән Мәрьям ана,—диде дини мәгълүматләре шуннан узмаган Ипие түти. —Ул чүпрәк нигә? —Чүпрәк түгел, тәре алъяпкычы, күңел аклыгының билгесе! Ишегалдында Асаф белән Сатый тагын очраштылар. —Керәшеннәр шул ук татарлар,—диде Асаф мактанып. —Каян белдең? —Әни әйтте. Сатый сүзләшеп тормады, мактанырга ук кереште. —Без керәшен, чиркәүгә йөрибез. Нәнә мине дә алып барды. Әй җырладылар анда! Түрдә Алла бабайның балавыздан койган сыны бар. Шундый дәү! Поп мина дару эчертте. Шундый тәмле. Алтын чәркәдән көмеш калакка сала да тел өстендә йөгертеп җибәрә. Бөтен балаларга эчертте. Ә мин ике тапкыр элдердем!.. Малай Сатыйларга күнегеп китә, Сатый өйдә юкта да барып керә. Бер баруында Ипие түти чәчен тараган да тәрәзә пыяласына көзге итеп карап мәләнчеген бәйләп маташа. Асафның хатыннарның ике мөгез кебек бүлтәеп торган мәләнчекне элек тә күргәне бар иде, хәзер Ипие тутасының һәр хәрәкәтен йотылып күзәтеп торды. —Бу нигә? —Матур булсын өчен. —Болай матур буламы? —Бүген урыс атнасы, бәйрәм көн! Асаф тәре почмагына борылып карады. Сурәтләрнең ике ягында да шырпыдан әз генә юанрак сары шәмнәр яна, Аллаларының күзләре тагын да моңсуланып, серлеләнеп калган иде. Түр почмактагы тәреләр, ава-түнә утырган шәм утлары, мәләнчек бәйләгән Ипие түти генә түгел, бәләкәй, елгыр керәшен баласы Сатый да Асаф өчен үзенә бер төрле серле табышмак иде хәзер. Ул әнисеннән: —Ә татарларның Алласы кайда?—дип сорады —Минем аны да күрәсем килә. Асафнын әнисе, заманында Кәшер кызлар мәктәбендә иң зиһенле, ин акыллы саналып йөргән Мөнәвәрә, хәзерендә татарча чыккан китапжурналларны су кебек эчеп бара торган ханым тере җанлы улының туп- туры куелган соравы алдында читенсенеп калды. Ипие түти кебек «Бусы Алла бабаң, бусы Мәрьям ана» дип җавап бирә алмады Ул Мөхәммәт пәйгамбәр хакында сөйләргә җыенды, мәгьлүмате җитмәде, Гайсә пәйгамбәр, күкләр, ожмах-тәмуглар хакында сөйләргә тырышып карады, барып чыкмады. Чыннан да татарлар Аллаларын кая куйганнар соң?.. Асаф әтисенең мәктәптән кайтканын түземсезлек белән көтеп торды, ләкин ул көнне инспекторлар килеп төшкән икән, директор педсовет үткәргән, әтисе бик сон гына кайткан. Иртәнгә Асаф бу сорауны оныткан да иде инде. Таңнан күзен ертып Сатый килеп җитте, яна урыннар, яна уеннар, яна иптәшләр малайны бөтереп үз арасына алып кереп китте. Сатыйнын әтисе Парпылый дәдәй инбашы түбәнгәрәк төшеп торганга яны белән йөри, башта аның һаваны сөзеп, «менә егылам, менә егылам» дип атлап баруы Асафка көлке кебек тоела иде. Бара торгач алар бик якынаеп киттеләр. Парпылый дәдәй мәктәп атын карый, Асафларга мичкә белән су китерә, ишегалларын себерә, бер дә тик кенә тора алмый иде. Конюх та ул. завхоз да ул, шулар өстенә колхоз эшенә дә чыгарга өлгерә. Бер көнне Асаф Сатыйларга барып керсә өйдә Парпылый дәдәй берүзе генә утыра иде. Тәрәзәне ачкан, тәрәзә каршысына урындык китереп куйган да гармун уйнап утыра. Гармунын да үзеннән ерак тота, тез башына куйган. Унике телле, өч бакалы тальян. Асаф гармун тавышын урамнан ук ишетте: матур иде тальянның тавышы, моңлы иде, көе дә әллә ничек күңелне тетрәндереп, җирсетеп җибәрде. Кем уйнар икән шулай матур итеп? Парпылый дәдәй гадәттән тыш җитди иде, аның куе кашлары җыерылып кушылган, күзләре билгесез бер ноктага карап текәлгәннәр. «Нәрсә күрә икән анда?»дип Асаф Парпылый дәдәсенең күзе юнәлгән якка тырышып- тырышып караса да берни күрмәде.. Менә ул көен уйнап бетерде, иңенә салган гармун каешын салып, күрек өстенә өреп алды, аннан сон гына малайга карады. —Бу көй «Казанны яу алу» көе дип атала... Матурмы? —Матур,—дип пышылдады Асаф.—Тагын уйна әле, Парпылый дәдәй. Хуҗа ялындырмады, тагын каешны иненә чөеп, гармунны тезе өстенә генә тотып уйнарга тотынды. Шул ук тетрәндергеч көй яңгырады. —Син бүтән көй белмисеңмени?—дип сорады Асаф. —Моннан башка көй була да алмый... «Казанны яу алу»көе дип атала бу. Безнең бабайларның бабалары Казан тирәсендә яшәгән. Грозный патша килеп яу белән Казанны алгач татарларны ул яклардан куганнар... Безнекеләр шушы якларга качкан... Монда ул чагында кап-кара урман булган әле... Бабайлар ышна әрчегәннәр, агач егып өйләр салганнар, төпләрне яндырганнар. Умарта асраганнар, тереклек итә башлаганнар. Бер заман ак патша солдатлары безнең авылны килеп тапканнар. Солдатларга ияреп поп та килгән, авылны көчләп чукындырганнар. Чукынырга теләмәгәннәр безнең бабайлар. Көндез аларга поп вәгазь укыган, төннәрен бабайлар ындыр артына җыелып Коръән укыганнар, «коткар безне бу бәладән!» дип Мөхәммәт пәйгамбәргә ялынганнар... Тик пәйгамбәр ерак булган, аларны ишетмәгән. Акпатшага баш бирмәгәннәрне, попны тынламаганнарны авылдан сөреп алып киткәннәр. Чукынмасагыз авылыгыздан сөрәбез дип куркытканнар. Шулай итеп без керәшен булып киткәнбез. Парпылый дәдәй сөйләүдән тукталып тагын гармунын тез башына күчерде һәм гарип иңен чак-чак сикертеп тагын бер кат «Казанны яу алу» көен уйнап җибәрде... —Әти,—диде кич белән Асаф.—Минем гармун уйныйсым килә. Ата белән ана бер-берсенә караштылар, алдагы якшәмбедә үк, атаклы Биш авыл базарыннан Сәхип Зәкиев улына унике телле, өч бакалы, шушы якның атаклы гармун остасы Шәрифҗан ясаган тальянканы алып кайтты. Бер уйнар да куяр дип уйлаганнар иде, алай булмады. Асаф атна-ун көн гармуннан аерылмады, йоклаганда янына куеп йоклады, өй түбәсенә менеп тә тырылдатты, мәктәп бакчасына да кереп уйнады... Ин беренче чыгарган көе «Дулкын» булды... Ул Парпылый дәдәсе янына барды: —Миңа да теге көйне өйрәт әле, Парпылый дәдәй,—диде. Парпылый малайга сокланып карап торды, аның кыска итеп алынган башыннан сыйпады. —Ул көйне отарга, уйнарга чак кына үс инде... Ул көй бит, ни Бабайдан отып алдым мин аны! Чак кына үсә төш, мин сиңа өйрәтермен аны. Әле вакыт көннәргә, айларга бүленмәгән чак, еллар да саннар белән беркетелмәгән хәлдә үтә тора. Асаф кышын Акьюлда яшәсә дә, язга чыккач аны Туганай авылындагы бабасы алып китә. «Әйдә, татар ягының исен дә иснәсен!»—дип шаярта бабасы. Татар ягы—кыр ягы, анда мичкә кизәк, торф ягалар Текә бер тауны менеп җитеп, киң үзәннәр, арыш уҗымы калкынган инкүлекләргә керүгә үк кыр ягы исе—кизәк исе, кизәк төтене исе килә башлый. Туганай авылына якынлашкан саен бу ис куера, борыннарны рәхәт кытыклап әллә ниләр уйлата. Авыл очына кереп бара башлауга 7* ук мәчет манарасы , мәчет янындагы биек-биек тал-тирәкләр күренә башлый, чәүкәләрнең чыркылдавы ишетелә... Акъюл авылында хәзер алар үз кешеләр. Әтисе көне-төне мәктәптә, аны завуч итеп тә куйдылар, әнисе керәшен апаларына җөй тегә. Асафның энесе тугач әнисенең мәшәкате күбәйде Алар малайны Туганай авылына иртәрәк тә җибәрә башладылар. Туганай авылында әнисенең әтисе яши. Бик карт инде ул. «Үзем исән чагында безнен өй тәртипләрен дә күреп калсын!»—дип Зариф карт Асафны кар китүләргә үк алып киткәли башлый. Акьюлдан, уймакланып җитез аккан инештән, Сатыйлардан бер дә аерыласы килми Асафның, бабасына каршы да килми. Әбисе пешерә торган биш тиенлек бакыр акча хәтле тәмле коймаклар да хәтергә төшә. Хәтергә төшә дә авызга сулар килә... Жәй уртасы җиткәч кенә әйләнеп кайта Асаф Акъюл авылына. Ә Сатый, ә Сатый... Күрешүгә тәтелдәргә тотына, һич туктатыр әмәл юк. Туктатасы да килми Асафның, Сатый кызыктырып әллә ниләр сөйли белә... —Әй, малай, Олы көнне булмадың син! —Нинди Олы көн? —Бәйрәм! Олы көндә Исус Кристус терелеп туган. Бөтен кеше бәйрәм итте. Күкәй маналар, шишара пешерәләр. Ә мин караңгыдан ук күкәй җыярга чыгып китәм. Өй борынча очтан-очка йөрим... Учып дәдәйләргә кадәр барып җитәм. Аларнын этләре Коерыгы көлтә хәтле. Башы ярма ташы дәүлеге. Бөтен кешене тешли, пучты Учтинәнең ботын тешләп канаткан. Мина тими! Учыпларга берәү дә керми, ә миңа алар ике күкәй бирделәр. Киндер капчыкны тутырып ук алып кайттым. Асафнын күз алдыннан бер капчык күкәй җыеп кайтучы Сатый үтеп китте, боекланды, көнләште. —Аннан, аннан...—Тагын ниләр булды анда? —Аны кем сүләп бетергән? Менә киләсе Олы көндә авылга кайт. Татарларда Олы көн буламы? -Юк. —Безнен Аллабыз Исус түгел бит. —Нәнә әйтә, татарларның Алласы юк, алар тере кешегә батыралар ди. Бармы сезнең Аллагыз? —Белмим,—диде Асаф тагын боегыбрак... —Ул киләсе елда Олы көндә ничек булса да монда калырга күңеленнән ныгытып куйды. Сатыйга:— Яренгә мин дә күкәй җыярга чыгам. Бергә чыгабызмы?—диде. —Бергә ярамый һәр кеше үзе генә йөри. —Сезнең авыл этләре мине танымый шул. —Ә мин сине бүгеннән этләр белән таныштырып бетерәм... Һәм Сатый Асафны өй борынча диярлек йөртеп, этләр белән таныштырып, дуслаштырып куярга булды. Эшне Учыплардан башларга булдылар. Учыпларнын өе елгага янәшә, бакчалары авыш, аргы баштагы киртәләрне язгы ташу алып китмәсен өчен, ул якка тыгызлап агач утыртылган, талтирәкләрнең кайберләре киңәеп үсеп киткәннәр, бүтәннәре кысрыкланып шунда, аста калган, кәкрәйгән, бөкрәйгән. Учыплар капкасына барып кагылулары булды, эчтән яман өреп, ярсып сикерә-сикерә эт килеп тә җитте. Сатый гаярьләнеп капканы ачкан иде, Асафнын күзе этнең ачык авызын, ыржайган тешләрен күреп өлгерде. Малай йом булды, үкчәләре генә ялтырый. —Әни-и!— дип кычкырды. Сатыйга нәрсә, көлтә коерыгын болгап янында йөргән этнең сыртын сыйпап авызын ерып тора. —Юк,—диде Асаф,—мин күкәйне мәктәп тирәсендәге өйләрдән генә җыям. Сатый аны куркаклыкта гаепләде, бүтән этләр белән танышырга кыстады, алар Югары очка менеп киттеләр. Югары оч Аклан чирәме дип аталган болынга чыга, ә болында кузгалаклар, әнисләр үсә. Киттеләр Авылны чыгуга ук юл читендә ялгыз каен үсеп утыра иде. Каен янында гына агач баганага шалаш кебек кыеклап такта кадаклаганнар, аның авызын кара тәре чигелгән яулык белән томалаганнар. Асаф гаҗәпсенеп иптәшенә карады: —Нәрсә бу? —Чәчәүник. Юлга чыгарга баручылар Алла бабайга батыралар, иман сорап чәчәүниккә акча куялар. —Акча?—Асаф аны-моны уйлап тормастан тәреле яулыкны бер якка .каерып эчкә карады. Чыннан да такта өчпочмак киштәсендә байтак акча җыелган иде, бакырлары бар, сирәк-мирәк көмеш тәнкәләр дә елтырый. —Тимә!—дип акырды Сатый.—Кагыласы булма. Күтең кутырлар. Телсез калырсың. Алла бабай акчалары алар. Асаф пәрдәне япканын сизми дә калды. —Бу акчаларны беркем дә югында, айнын ундүртенче кичәсендә фәрештәләр генә килеп ала. —Алар аны кая куя?—диде куркып Асаф. —Кая куйганнарын әйтеп тормый алар, анысын берәү дә белми. Минем нәнә дә белми әле,—диде Сатый. Асаф чәчәүникнен авыл тирәсендә берничә булуын белде, зират янында да бар икән ул, чишмә башында да кыйгаеп утыра. Чишмә янындагысынын акчалары юк иде. —Менә, фәрештәләр алып киткән!—диде белдекле төс белән Сатый Бик тырышып та гармуннан бер көй чыгара алмаган малай, Асафнын тальянкада ару гына сиптерә башлаганыннан бик көнләшә иде, хәзер үз сүзен өстен чыгарырга форсат табылгач, ул Асафка бу хакта кат-кат сөйләде —Әйдә, берәр төнне сагалап торыйк,—диде Асаф. Сатыйнын күзләре түп-түгәрәк булды: —Учыплар этеннән коты ботына җиткән кеше фәрештәләр күргәч табутка кереп ятыр,—дип көлде. Малайлар ике көн сөйләшмәделәр, аларнын болай озакка әчелешле булганнары юк иде... Асаф өй түбәсенә менеп гармун тартырга ярата, кыек башында нәни генә тәрәзә бар, ул шуны ачып куя, ачык тәрәзәдән гармун тавышы, бакча яныннан үткән тыкрыкка барып ишетелә. Үзе уйный малай, үзе күз кырые белән генә тыкрыкны күзәтә. Үтеп йөрүчеләр анын уйнаганын ишетәләрме? Кем уйнаганын беләләрме икән? Ишеткәннәр кай арада тынлап тукталып калалар. Малайның йөрәге сикерә башлый, шундый нык сикерә, Учыплар этеннән сыпыртканда да болай ук сикермәгәндер... Асаф күреп тора, Сатый аларга таба килә. Асаф тәрәзә яныннан кача, гармунын тагын да ныграк кычкыртып уйный башлый, бакалар анын бармаклары астында сикерешүдән туктамыйлар. Әле бер көн шома көпшә ашаганда бер бармагын үткер пычак белән ярмаса тагын да катырак басып уйнар иде Асаф. Аның уйнавы тыкрыкка гына түгел, урта урамга, инеш буйларына ишетелеп торыр иде. Сатый ишетмәмешкә салышып бакчада тора, балчык кисәге белән тәрәзәгә ыргытты. —Әй, Асаф. —Нәрсә бар? Сатый берәр нәрсә уйласа Асафка баш бирми иде, теге «төшмим, яна көй өйрәнәм», дип кабатласа да Сатый китмәде —Шырылдатып туймагансың икән,—диде —Йомыш бар Асаф юри бераз ялындырып торгач кына төште —Әйдә, Югары оч чәчәүнигенә барып кайтабыз. —Бармыйм,—диде Асаф, юри киреләнеп. «Гармунын шырылдата» дип рәнҗеткәне өчен иптәшеннән үч алып. —Барыйк инде. Фәрештәләр килдеме икән?! Барсалар, акчалар кимү түгел, артканнар гына, ин кырыйда таушалып беткән бер сумлык ята. —Син татар,—диде Сатый.—Сезнең Аллагыз юк. —Нигә булмасын? Бар безнең Аллабыз!—диде Асаф кызарынып. —Нигә бу акчаларны сиңа алмаска?.. —Нәрсәгә ул мина? Кирәк булса әни мина акча бирә. —Сина бирә дә, минем нәнә акча арттыра алмый. Син акчаларны ал. Без синен белән берәр урында акча жыя башлыйк. Чүпрәкче килгәч сагыз алырбыз, чуклы кәнфит тә була анда, кызыл билле прәннек тә... — Кая җыябыз?—дип сорады Асаф уйланып. —Мәктәп чормасына менәбез дә яшерәбез,—диде шатланып Сатый. Сатый читкә карап торды, Асаф чәчәүниктәге акчаларны җыйды да учлапучлап чалбарының бердәнбер кесәсенә тутырды. Кесә бүлтәеп килеп чыкты. Малайлар иң башта фанер кисәкләрен шома таякларга кагып «копилка» ясадылар, тыгыз гына авыз-тишек калдырып акчаларны берәм-берәм, саный-саный агач тартмага тутырдылар: —Тапкан бер акчаны шушында жыя барабыз,—диде Сатый Серне беркемгә дә ачмаска, берәм-берәм генә чормага менмәскә антлар бирешеп, мәктәп түбәсенә менделәр һәм ин аргы почмакка, чормага кертеп куйдылар. Монда тузаннан һәм күгәрчен тизәгеннән башка берни дә юк иде Тузанлы чормада үрмәкүчләр арлы-бирле үрмәләделәр. —Үрмәкүчләр кәгазь акчаны ашамасмы?!—дип әйтеп салды Асаф. —Акча нәрсәгә аңа? Тузанга батып, мангай-битләренә кат-кат пәрәвез ябыштырып чормадан кояшка чыккан малайлар беркавым берни күрә алмыйча басып тордылар. Август аена керделәр. Олылар көне-төне кырда, Сәхип абый белән Мөнәвәрә апа да уракта, Асаф та алар янына барып чыккалый, олылар керт тә керт урак белән арыш ура, ә балалар чүмәлә төбенә җиләс күләгәгә чумган әбәд чиләге тирәсендә урала. Әбәд чиләгендә сап-салкын әйрән. Чиләк янындагы капчыкта катлама, пешкән күкәй. Бер дә Сатый сөйләгән Олы көн күкәеннән тәмсез түгел. Йортта ашалмаган ризыклар да кырда, урак өстендә шуалар гына! Асаф әти-әнисе янына сыйланырга килә. Килүен аклап әз-мәз эш тә тота, көлтә бавын урап тора. Әй, әнисе мактый, әй, әтисе мактана, «менә улыбыз үсеп кул арасына керә башлады!»—дип күрше- күләннәрдә эшләүчеләргә дә сөйләп алалар. Асафның мактаганны тагын да тыңлыйсы килә, әмма көн эссе, кояш аяусыз кыздыра, әйрән дә бетеп килә, арыш кылчыгы юлын табып күлмәк астына үтеп керә, кычыттыра, тырмый, интектерә. Күлмәген салып карый Асаф, кылчыкны табып ала, киюе була—үткен, җитез кылчык тагын җилкәгә менеп куна. Ә Сатый... хәзер су чумынып ятадыр... Акъюл авылы халкы тырыш, иген уңа, арыш, бодайдан тыш «Ленин юлы» колхозы мәк һәм киндер чәчә. Аклан чирәменә башлаш кырга шалкан утырталар, инеш буендагы яшелчәлектә кәбестә, кишер, кыяр котырынып үсә. Зират гавы остендә айбагыр басулары. «Таба, таба айбагыр башлары бар, тәтә белән печәнгә менгәч күреп кайттым», дип мактана Сатый. Ә Асафны анда еракка, тау өстенә үк җибәрмиләр. «Я елан чагар, бүре килеп чыгар», дип куркыта әнисе. Сатыйның рәхәт, тәтәсе белән атка утырып кына бара да печәндә тирбәлеп кайта. Күлмәк итәге астында дәү таба хәтле айбагыр! Бер вакыт айбагырны кага башладылар һәм авыл уртасындагы мөгәҗә амбарына кайтардылар. Кибеп җитмәгәннәрен амбар алдындагы такырга тараттылар. Кай арада күргән диген, Сатый ике кесәсен тутырып эре-эре, өлгергән айбагырны чәлдереп тә кайткан. —Каравылда Мәндәй Ибаны тора! Амбар артына, җилсез якка тәмәке тартырга керүе булды, ялт кына килдем дә айбагырны тутырып та алдым. Әйдә, берәр капчык чәләбез дә базарга чыгарып сатабыз. Акчасы булыр! Акча дигәч Асафнын да күз кызды, чормадагы «копилка»лары да үрчеми, тик ятып акча артмый, ә Сатый «акчаны күп җыйсак, Эзигә, я Чаллыга ук барабыз», ди. Чөнки быел җәй буена авылга чүпрәкче кермәде. Акъюл хатыннары каен тузыннан сагыз кайнатып лач-лоч шуны чәйнәп йөриләр, кызлар да чәйни, мәгәр һәммәсе бер авыздан чүпрәкче Камал сагызын сагыналар. Асафның кесәсе бер генә, аңа ике учтан ары сыймый... Сатыйнын җиң очлары чачакланган пинҗәге бар, пинҗәкнең итәгенә буйдан-буйга эчтән тирән кесә тегелгән. «Басудан гел буш кайтмыйм мин, я борчак, я арыш тутырып кайтам!» дип мактанганы да бар иде. Хәзер айбагыр бурлыгына барыр алдыннан шул пинҗәген кигән, эсселәгән, әлсерәгән, мангае шабыр тир. «Минем бу кесәгә бер батман айбагыр сыя!» дип мактанып пинжәк итәген әйләндереп күрсәтте Сатый. Асаф әнисе күрмәгәндә генә өйдән нәни генә янчык кыстырып чыкты. «Әйдә, ике-өч тапкыр алып кайтсаң, синен дә сатарлык була», дип тынычландырды аны Сатый. Киттеләр. Айбагырның көшелдәгесе дә бар, җиргә дә кин итеп таратканнар, киндер алъяпкыч бәйләгән, алъяпкычын кайтарып биленә кыстырган Мәндәй Ибаны, аксыл чәчле, кызыл йөзле, үшән генә кеше пыр-пыр очкан чыпчыкларны учын шапылдатып куа-куа йөрде дә сырлы себерке белән җирне арулап, җиргә җәелгән айбагырларны тарата төште. Малайлар мөгәҗи амбары артына сеңделәр. Имән бүкәннәр өстенә утырткан бура амбар астыннан туктаусыз суык җил исә, айбагыр көшеленә һөҗүмгә әзерләнеп тавыклар тузанда коеналар. —Көшелдә корырагы, көшелдән умырырга тырыш,—дип пышылдады тавышы үзгәргән Сатый. Мәндәй Ибаны як-ягына күз салды, авызын чүлмәк авызы хәтле ачып иснәде, чыпчыкларга тагын бер эндәште: «Көш, каһәрләр!» Аннары алъяпкыч кесәсенә тыгылып чиккән янчыгын, газета кисәген суырып чыгарды, күләгәгә, шыкка керде. Амбарның артында торган малайлар почмактан йомылып кына чыктылар, көшел янына тезләнделәр, Сатыйнын куллары күз иярмәс тизлек белән көшел белән төпсез диярлек дәү кесә арасында очып йөри башладылар. Асаф башта куркып чыкмый торды, иптәше күзеннән утлы нур коеп амбар почмагын көйдереп алгач кына көшелгә якынайды. Ул арада Сатый йом булды, Мәндәйнен көрәк кебек көчле кулы Асафның җилкәсеннән эләктереп алды. Эләктереп тә алды, икенче кул авырттырып җилкә чокырын төйде. Асаф елап җибәрде һәм: —Әтигә әйтәм, әтигә әйтәм!—дип кычкырды. —Кем малае син?—диде Ибан әзрәк кыза төшеп. —Сәхип абый малае мин. —Учитель малаемы? —Әйе. Муен тамырын эләктергән кул тиз генә язылды, күр инде, Мәндәй Ибаны Асаф кулындагы янчыкка айбагырны үзе тутырып маташа. Тутырып та бетерде, янчыкны малайга биреп, бик юаш, гаепле тавыш белән: —Мә,—диде —Алай да әтиенә әйтеп торма... Мәндәйнен кыланышын амбар артыннан күзәтеп торган Сатыйнын кәефе бик нык кырылган иде, ул бу социаль гаделсезлекне үзенчә бәяләп шыңшырга ук кереште: —Мин учитель малае булсам, Мәндәй минем кесәне дә тутырыр иде. ие, сиңа рәхәт. —Рәхәт!—диде Асаф —Жилкә чокырын төйделәр, ә син яклашасы урында, тайдын. —Учитель малае булсам мин акчаны тәтәдән генә сорап алыр идем, әнә, Мәндәй дә сина айбагырны тутырып бирде. Бу мизгелне алар икесе дә онытмадылар, айбагыр бурлыгыннан соң иптәшләрнең арасы күзгә күренеп үзгәрде, ерак урам малайлары Асафка кагыла башласалар, Сатый чәрелдәп кычкыра иде: «Тимәгез, аның атасы учитель!» Асафнын да борыны күтәрелә төште: «Әһә, дип уйлады ул, укытучы баласы булу файдалы икән лә! Ул авылда, бөтен җирдә сиңа өстенлек бирә икән! Әгәр ул председатель малае булса? Әгәр.. Ул чагында айбагырны урлап йөрисе дә булмас иде, барыр иде дә. теләгәнчә ашар иде. » Әтисе шикле янчыкны эштән кайткач ук күреп алды: —Бу нәрсә? —Айбагыр. —Каян алдын? —Мөгәжи амбарыннан. —Хәзер үк илтеп бир! Бар, бар! Әтисенен бу кадәр кызганын күргәне юк иде Асафның, ул урламавын, Мәдәй Ибанынын үзе тутырып бирүен дә аңлатырга тырышып карады, әмма Сәхип Зәкиев нык куллы иде. Аибагырны бөртегенә хәтле илтеп бирергә туры килде. Мәндәй Ибаны сорашмады, аңлады, малайның аркасыннан кагып озатып калды... Жәй маҗаралары белән үтеп китте. Ничә чыпчык оясы туздырганнардыр алар, санап бетергесез... Киңдер күлләре тирәсендә күпме баканың башына җиткәннәрдер, анысы да билгесез. Хәзер чәчәүниктә акча тотмыйлар дуслар, Сатый Асафны ияртеп бара да үзе читкә карап тора. Чормага менеп йөрү кыенлашты, мәктәптә ремонт бара, парталарны ишегалдына көнгә чыгарып буйыйлар. Парпылай дәдәй бертуктаусыз урманнан утын ташый. Утынны өлкән класс укучылары кисеп яралар һәм рәтләргә тезеп өяләр. Беркөн караңгы чормага менгәндә, өрлектән чыгып торган күгәргән кадакка тиеп Асафнын маңгае тишелде. Каны агып яңа күлмәгенең түшен буяп бетерде... Әй эләкте әнисеннән!.. Асаф белән Сатый укырга керделәр. Асаф хәзер керәшеннәрнең шул ук татарлар булуын белсә дә, арада аермалар барын да белеп бетергән иде инде. Керәшеннәр өй түрләрендә Алла бабаларының рәсемнәрен тоталар, өлкәннәр ашап бетергәч шуңа карап баш ияләр, чукыналар. Яңа туган бәбиләрен дә чукындырып исем кушалар. Хатын-кызлар кияүгә чыккач кына мәләнчек бәйлиләр... Аларнын бәйрәмнәре дә бүтән, Сабан туе дигән сүз юк, Сабан туена охшаган бәйрәмне алар «мәйдан» дип атыйлар һәм аны Аклан чирәмендә үткәрәләр. Ләкин Акъюл авылының иң зур бәйрәмнәре «мәйдан» түгел, аларның иң олы бәйрәме Олы көн белән Троыйсын. Әле Асафның берсен дә күргәне юк. Аның Май чабуны, Микуланы, Элҗен- не. Покрауны күргәне бар, әмма Сатый сөйләгән кызыктыргыч Троыйсынга, Олы көнгә туры килгәне юк... Күп белә иде Асаф, шулай да барын да белеп бетермәгән икән. Балачага ишле, авылдан гына ике беренче класс җыелды, Асафлар беренче «б» да, аларга класс мәктәп ихатасыннан бераз читтә Үтәмиләр өендә эләкте. Үтәмиләрнен үзләрен бакча яктагы мунчага күчергәннәр дә өйләрен класс иткәннәр. Үтәми үзенен биш малае, төпчек кызы Нәчтүк белән шунда яшәп ята Ни өчен Үтәмиләрне үз өйләреннән чыгарганнар, Асаф әлегә ул мәсьәлә белән кызыксынырлык яшьтә түгел иде. Аны башка гаҗәп хәлләр бөтереп алды... Сатый белән Асафны өч кешелек партага икесен утырттылар. Укытучы абый исемлек тикшерә башлады, Асафның исемен атады, «Зәкиев Асаф», диде. Класста тагын бер татар кызы бар икән, Нурания исемле. «Анын әтисе дә учитель» дип пышылдады Сатый кыз торып баскач. Укытучы «Муханов Егор» дигәч нигәдер Сатый сикереп торды, танавын тартып авызын мыймылдатып алды. Бүтәннәр көлде, Асаф аптырап китте. «Нинди Егор? Сатый ич ул!» Тәнәфескә кадәр түзеп утыра алмады Асаф: —Синен исемен Сатый бит,—диде ул иелеп. —Сатый,—диде малай. Укытучы шауламаска кушты, мәктәптәге тәртипләр белән таныштыра башлады. Укытучы тәртип хакында сөйләсә дә Сатый тик кенә утыра торган түгел, шуклана башлады, Асафка карамыйча гына: —Читәнме, бүзме?—дип сорады. —Читән,—диде аны-моны уйламыйча Асаф. —Бер чеметәм дә китәм,—диде Сатый һәм сузылып Асафның ботын чеметеп алды. «Әл-ләл-лә!» дип кычкырыр иде бүтән вакыт булса Асаф, монда курыкты. Ә Сатыйнын гамендә дә юк, ин гөнаһсыз кыяфәт белән колакларын торгызып укытучыга текәлгән, иреннәре тагын селкенде: —Читәнме, бүзме?—дип тагын әйтеп салды ул. Ачы сабак алган Асаф: —Бүз,—диде. Чеметү тагын кабатланды: —Бер чеметкәнгә түз,—диде малайның елмаюын кысып тоткан иреннәре. Аларнын чыш-пышлары укытучы күзеннән читтә калмады, ул алар арасына иң арткы партага барып утырган юаш кына Миңнеш исемле кызны китереп утыртты. —Өчегезнең дә урыны шул булыр, әгәр шауласагыз, тагын аерым-аерым утыртырмын,—диде укьггучы абый. Ике елгыр малай уртасына кысылып утырган Миңнеш кып-кызыл булды, карашын түбән төшерде һәм дәрес беткәнче күтәрелеп тә карамады. Асафның да кызлар белән шулай якын утырганы юк иде, нигәдер аның тәне кызышты, ул Миннешкә кагылырга, тиеп китәргә куркып кыймшанмыйча утыра бирде. Бер парга арасында кагылмыйча күпме утырырга мөмкин? Менә алар дәфтәр битенә кыеклап таяклар яза башладылар, терсәкләр үзләренә урын таба алмыйча, аска-өскә менә-төшә башладылар. Сатый карасын чак кына түгеп җибәрмәде. Миңнеш аркылы үрелеп Асафның дәфтәренә карады. Мәктәпкә кергәнче үк бу «таяклар чорын» үткәргән Асаф тиз генә кушкан эшне үтәде. Сатый Миңнеш аркылы ана дәфтәрен сузды: «Мина да тиз генә сызгалап бир әле, малай,»—диде. Асаф анын дәфтәрен дә таяклар белән бизәде... Тәнәфескә чыккач кына Миңнешнен дә Миннеш түгеллеген, чын исеме Анна булуын белде Асаф. Сандра—Александра икән, Тәтүк—Татьяна, Начтук—Настасья икән... Берьюлы хәтерләп бетерерлек тә түгел. Ул шушы яңалыгын өенә алып кайтты. Әтисе аңлатып бирде: —Бик. Бик борынгыдан калган җола. Бала озак яшәсен, чир-чорларга бирешмәсен өчен аның исемен яшерәләр, кушамат белән йөриләр. Кушаматлар татарларда электән үк килә, тик алар керәшеннәрдә ныграк сакланган. Чукындырганда кушамат фамилия булып күчкән. Исемен язып утыручы татардан кушаматын сораган да аңа яна, христиан фамилиясе язып куйган. Олы Мимуннар—Бальшаков, Кечкенә Ибаннар—Меньшиков, Үткен Раманы—Байков... Кайчагында тәрҗемә итеп тә тормаганнар, әйтик. Кара Пидырлар—Каракаевлар... —Ә Парпылый дәдәй кем?—дип сорады Асаф. —Парфирий! Асаф көлеп җибәрде, Парпылый дәдәй дип йөреп шул кадәр күнегелгән иде, Парфирий чын исем түгел, кушамат кебек яңгырады. . Класста Сатыйнын ике исеме йөри башлады, кызлар малайны Жәгүр дип йөртсәләр, малайлар өчен ул һаман Сатый иде. Укытучылардан Зәйнәп апа гына балаларның исемен дөрес итеп, авызын тутырып әйтсә дә балалар үзләренең яңа исемнәренә күнегә алмадылар. Филарет Пилюрук, Моисей Мучый, Арсентий Әрчәнти булып йөрде Асаф тора-бара бу исемнәргә күнекте, яратты да... Мәктәп балалары чиркәүдә ата-аналар өчен концерт күрсәттеләр. Асаф беренче тапкыр сәхнәгә менеп гармунда уйнады. Уенын ошаттылар, гөрләтеп кул чаптылар... Сәхнәгә, халык алдына чыгып басу малайга зур тәэсир ясады, ул төне буе йоклый алмады, борсаланып ятты. Аның шулай тәэсирләнеп кайтуын сизгән ата белән ана шыпырт кына сөйләшсәләр дә сүзләре ара-тирә Асафка да барып җитте. —Асаф сәнгатькә тартым юл салмасмы икән,—диде әтисе. —Бәлки шагыйрь булыр?—диде әнисе сөенеп. —Юк, юк,—дип каршы төште әтисе.—Берүк язу эше белән шөгыльләнә күрмәсен... Авыр эш! Аннары, чак кына ялгыштыңмы, шундук язучының башын кисәләр. —Кая таба китсә дә, укысын да сәламәт булсын!—дип йомгаклады улы өчен борчылып һәм сөенеп әнисе. Классташларның да мөнәсәбәте күзгә күренеп үзгәрде... Дәрескә кергәнче үк Миннешнең үзенә таба карап-карап алуын тойган Асаф дәрестә дә анын куе керфекләр арасыннан балкыган кара күзләренең үзендә тукталуын сизде Сатыйга да шулай карыймы Миннеш дип күзәтә башлады, карамый икән. Сатый ягына кыз бөтенләй карамый да әле! Югыйсә Сатый да сәхнәгә менде, фокус күрсәтте, биш тиен бакыр акчаны учына салды да авызына якын китерде, йоткан булды, аннары кулын жәеп, бармакларын чәчеп һавада озак кына селкеп торды, акча төшмәде, авызда да юк иде бакыр, бала-чага шаккатты! Шуннан Сатый нык кына төчкереп җибәрде һәм акча аның учына сикереп төште. Сатыйның уч төбен сагызлап куюын бер Асаф кына белсә белгәндер... Ана да кул чапканнар иде, шулай да Миңнеш анын ягына әйләнеп тә карамый... Озын тәнәфестә түбән класс балаларын колхоз ашата, шактый зур калын бер телем ипи белән бер тәлинкә аш бирәләр Үтәмиләр ихатасы иң еракта урнашкан, Асафлар классы барып җиткәнче, гадәттә, әйбәт урыннарны якында урнашкан класслар алып бетергән була, ипинең дә кибән башы калмый. Шунын өчен өченче дәреснең азагы җитә башлагач малайлар кыбырсый, бер-берсенә төртешә башлый... Зәйнәп апалары үгетләсә дә бу юлы аны тынлап торучы калмый... Звонок тавышы чак кына ишетелүгә дәррәү сикереп торалар да чыгып чабалар. Капкадан кысылышып, бер- берсенә комачаулап чыгалар да урам киңлегенә җиткәч йөгереш тагын да кыза, ашханәгә җанып-көеп, мышнап барып керәләр... Җиргә ап-ак кырпак төшкән. Салкынча, кояшлы көн. Асафлар классы малайлары тырсылдашып чабып чыктылар да узышып, сызгырып, мәктәп ишегалдына кереп киттеләр. Сатый белән Асаф рәттән чабалар, бер-берсен узмаска, бүтәннәргә баш бирмәскә сүз куешканнар. Барып та керделәр, ипи телемнәре өеменнән икешәр кибән башны эләктергәч кенә бер-берсенә карадылар. —Нигә ике телем алдын?—дип кычкырды Сатый. —Ә үзен? —Мин Миннешкә алдым. —Мин дә. —Синен кибән башын җимерек,—диде Сатый һәм үз телемен ипи кунасына илтеп куйды. Асаф та кире куйды, ул арада бүселеп бүтәннәр килеп керде, Миннешкә тагын кибән баш калмады. Ул иң арттан килеп керде дә, өстәл почмагына урындыгын тартып китереп аш тәлинкәсенә иелде. Ул да кызарган, ике бите янып тора, чәчүргечләренең берсе алда, берсе җилкәсендә. Чәчүргечләрен карый торгач Асафның күзе кызнын түшенә төште Кызның ситса күлмәгенең түш туры түгәрәкләнеп калкып тора иде. Асаф чәчәде, ашы ялгыш юлга китте, ул гаеп өстендә тотылган кыяфәттә куркынып як-ягына карады, «анын кая караганын күрмәделәрме?» Карарга да курка Асаф кыз ягына, карыйсы да килә, Миннеш класста иң чибәр, ин юаш кыз икән. Асаф белә инде, алар Акъюл авылынын Эзигә чыга торган очында, әнисе, ике энесе белән генә яшиләр, аларнын аталары юк. урман кискәндә агач басып үтергән. Классташлар Асафка карыйлармы соң, алар итле кәбестә штиен уралар гына, малайнын эчендә нинди ут кабынганын Миннеш кенә сизә, ул күзен күтәреп карамаса да Асафнын үзенә текәлгәнен, игътибар иткәнен сизә... Сатый тагын бер тәлинкә аш сорап алган икән, шуны ашый калды, Асаф белән Миннеш бүтәннәрдән арткарак калып янәшә кайттылар. Артка кал, димәде Асаф, кыз үзе калды. Шактый озын юлда ул бер сүз әйтте: —Асаф, син бик матур уйнадың,—диде. Малай горурланып, мактанып як-ягына карады. Инде Үтәмиләр өенә кайтып, класска кергәндә генә Миннеш тагын бер сүз әйтеп куйды: —Безнен тәтә дә гармунчы булган, гармуны да бар иде, налугка түләргә акча булмагач нәнә сатты... Асаф ана бик кызганып карады. Ул налуг хакында монарчы да ишеткән иде ишетүен, мәгәр налугнын әшәкелеге белән беренче тапкыр очрашты. Начар нәрсә икән ул налуг! Ятим хатынның өенә дә килеп керә икән, хатирә итеп сакларлык гармунны да саттыра икән. Үз гармунын Миннеш- ләргә илтеп бирердәй итеп кайгырды Асаф. Тик гармунның барыбер Мин- неш төтәсенеке булмаячагын исәреп кенә ниятеннән кире кайтты. Барыбер Миннеш аңа кадерлерәк булып калды, дәрес бетеп, кайтырга кузгалганда ул беркем сизмәгәндә генә Миннешнен чәченнән тартып куйды... Аның кызга ничек булса да ярдәм итәсе, аның күңелен күрәсе килде. «Безгә килеп утыр, мин озак итеп гармун уйнармын», диясе килде, әнисеннән шикләнде, яратмас. Нишләргә соң? Ни кылырга? Берәр малай Миңнешне кыерсытсын иде, Асаф килеп житеп тегенең кирәген бирер, салма савытын җимереп төшәр иде. Үзенең көче җитмәсә Сатыйны чакырыр иде, Сатый мәктәпкә кергәч буйга калкынып. Асафны узып китте. Алар да атна саен диярлек үлчәшеп торалар иде. Хәзер Асаф үлчәшми, эченнән генә: «Ие, икешәр пурцы ашагач үсмичә нишләсен! Ә тәтәсе конюх, завхоз, колхоз келәтеннән итне, ипине ул ташый, чиләге белән балны да ул алып кайта, Сатыйга ашның куесын салалар, калжанын иң дәве дә аш эләгә!» Ашчылар Сатыйны аермыйлар иде аеруын, әмма көнчелекнең ачылыгын Асаф әнә шулай беренчедә укыганда ук татыды... Аның класска барырга ашкынып торуы, уйчанлыгы, җитдиләнеп, олыгаеп китүе ата-ана күзеннән дә читтә калмады. Ял көннәрендә дә Үртәмиләр ихатасыннан әйләнеп-әйләнеп кайтуын да белделәр. Бер көнне кичен, алар икәүдән-икәү чәй эчеп сөйләшеп утырганда Асаф юрган астыннан үзенә чыккан яна хөкемне тынлап ятты —Сәнгать кешесе булачак безнең Асаф,—диде әтисе.—Кызлар белән бик иртә мавыга башлады. Укытучысы Зәйнәп сөйләп торды, Миңнеш белән икесе бер-берсеннән күзен алмыйлар, ди... —Бала чакта мавыгулар була инде,—диде әнкәсе. —Мин үзем бу җәһәттән соң өлгердем. —Шуңа укытучы гына булып калдыңмы? —Асаф я артист, я язучы булачак... Асаф бәхетле иде. ул юрганын баш очына тартып китереп, калын мамык юрган эченә чумды, ул сөенә иде! Әйе, ул гармунчы-артист булыр, бик атаклы кеше булып китәр. Миңнешне бер чакта да ташламас, алар бергә булырлар... Тик менә хәзер, менә бүген аның күңелен ничек күрергә? Ята торгач анын башына бер фикер килде, ул Сатый белән бергә җыйган акчаларын исенә төшерде. «Копилка»ны шыпырт кына менеп алырга да кибеттән Миңнешкә берәр бүләк сатып алырга! Менә шәп булачак!.. Икенче көнне Асаф, кичен, караңгы төшкәч, җыештыручылар эшләрен бетереп, классларны ябыл кайтып киткәч пожар баскычыннан курка-курка гына өскә үрмәләде, карманып чорма төбендәге такта тартманы тапты, өстәге фанерын җиңел генә каерып акчаларны бишмәт кесәсенә тутырды һәм «копилка»ны читкә атып бәрде. Ике-өч көн акчаларны кая куярга белмичә аптырап йөргәч, Сатыйларнын тәтәләре белән мунчага киткәнен күреп торгач, ул эшлекле кыяфәт белән кибеткә китте. Керде. Ләврәнти дәдәй белән күреште, киштәләрдәге товарларны карап-карап чыкты. Малайның акчасы өч сумга якын иде. Хәзер шуңа нинди бүләк алырга? Товар бәяләрен күзәтә башлагач Асаф үзенең шактый суммага хуҗа икәатеген аңлады, оч сумга «Ясмин» дигән хушбуй белән яулык алып була икән! Ул көч-хәл белән телен әйләндереп, кибеттә кеше юк чакны көтеп алып, Ләврәнти дәдәсеннән «Ясмин» белән яулык сорады. —Сигезенче мартка әзерләп куясыңмы?—диде сатучы һәм артык төпченеп тә тормыйча малайга сораганнарны төреп тә бирде... Хәзер бу бүләкләрне Миннешкә тапшырырга кирәк иде... Икенче көнне Асаф «башым авырта», дип ашханәгә чапмады, класста калды, Миңнеш дежур иде, ул форточкаларны ачып куеп, кара тактаны сөртеп арулагач кына ашханәгә барырга тиеш. Зәйнәп апа Асафның маңгаена кулын куеп, аны-моны сорашып торды да ишеккә юнәлде, чыгар алдыннан парта артыннан кузгалмаган Асаф белән Миңнешкә карады, елмайды Кичәдән бирле кулны яндырып торган бүләкләр Миннешнен киндер букчасына күчте. Такта сөртеп торган Миңнеш ялт итеп борылып карады һәм Асаф янына килеп җитеп, букчасына тыгылды —Кешегә күрсәтмә,—диде калтыранып Асаф. —Нәрсә бу? —Бүләк. —Кемгә? Минамы? —Сиңа инде, сиңа! —Кемнән? —Миннән. Миннешнен алсу йөзе тагын да чибәрләнде, ул сулкылдап җылап җибәрде. —Ник жылыйсын? —Белмим. Асаф эшне тәмамланган санап атылып класстан чыгып чапты һәм ашханәгә кош булып очты. Ул барып җиткәндә ипи кунасында кибән башлар беткән, малайлар-кызлар озын такта өстәлгә сырышып тары өйрәсен шопырдаталар иде. Сатый янында ике тәрилкә аш торса да бүген Асаф аннан көнләшмәде. Миннеш тә ашарга килмәде. Яна ел алдыннан кибеткә Сатый бик күптәннән көткән чуклы конфетлар кайтты һәм ул Асафны ияртеп чормага «банк»ка менеп китте, ухылдап, шаулап: —Ну сыйланабыз бүген, рәхәтләнәбез!—дип кабатлады. Асаф менмәде, астан авыр баскычны гына тотып торды. Бераздан кызарынып-бүртенеп, кашын җимереп Сатый килеп төште. —Урлаганнар!—диде ул ярсып.—Безнен акчаны урлаганнар! —Чынмы?—диде агарынып Асаф. —Тартмасын ватып читкә ыргытканнар... Ичмасам бер бакыр да калмаган. Өченче көн генә физкультура кабинетыннан өр-яна камыш чангы таяклары югалган иде, шушы ике бурлыкны бергә бәйләп, Сатый бик озак сүгенде, карганды, бик каты үч алырга булып сүзен бетерде. —Таякларны урлаган кеше алган аларны. Кеше бер бурлыкка салындымы, чиргә сабыша, урламыйча түзми,—ди минем тәтә. —Ну тотсам! Тотам да мин аны! Чаңгы таягы бер чыкмыйча калмас, авылда бүтән кешедә камыш таяклар юк! Алар бамбук таякларны күзәтер өчен көн дә чаңгы шуарга чыга башладылар, шуа-шуа Сарсаз янына барып җитәләр, тау өстеннән, Дунгыз сыртыннан шуып тегермән буасы янына ук килеп төшәләр. Сатыйнын чангысы киң, тәтәсе өрәңгедән бөккән шоп-шома чаңгылар. Чаңгыларның борыннарына бау бәйләнеп, шул «дилбегәмне эләктереп ала да, аякларын ерып Сатый теләсә нинди таудан эз салып аска төшеп китә. Асафның «хөкүмәт чангысы», бара торгач ул да остарды, кыюланды... Беркөн, зират тавы өстенә менсәләр аларга авылның атаклы сунарчысы Аксак Ибан очрады. Җилкәсенә аркылы ике куян аскан. —Атып алдыңмы, Ибан дәдәй?—диде Сатый. —Юк, буанакка эләккәннәр... —Ә-ә,—диделәр малайлар сокланып. Ибан дәдәй аксак кына түгел, чулак та, сул кулы терсәктән өзелгән, шулай булса да ул авылнын атаклы куянчысы, ара-тирә төлке дә тотып кайта, үзе тире или, колакчыннар тегә, базар саен Эзигә бармыйча калмый, аракы эчәргә дә ярата. Кибет—элекке таш амбар, анда өч-дүрт кеше һәр көн диярлек Ибаннын аудан кайтканын көтеп торалар, Ибан да аларны күрергә ашкынып кайта, шешә төбе кагып урманда «арган сөякләрен җылыта», төрле хикмәтле хәлләрне сөйләп, шешәдәшләрен көлдерә... —Әйдә без дә буанак салабыз!—дип кычкырды кинәт Сатый. —Буанагын каян алабыз? —Ибан дәдәйнен буанакларын җыябыз да бүтән урынга, ул белмәгән сукмакларга салып куябыз! Асаф башта курыкса да Сатыйнын сүзеннән чигенә алмады, алар Аксак Ибаннын чангы эзе буйлап урманга барып керделәр, җиде-сигез җирдә, агачка бәйләнгән тимерчыбык буанакларны сүтеп алып, әллә кая еракка. Карама куыш ягына ук илтеп, куян сукмакларына салдылар. Сикергәләп үз эзеннән юртып баручы куяннар алар буанагына да килеп керергә тиеш ләбаса! Өч көн урманга бара алмадылар, бер көн үтә суык булды, икенчесендә Сатый тәтәсе белән мунчага су ташып йөрделәр, бер көн Асаф ютәлләп торды... Көн гажәп матур иде! Кояш офык өстеннән диярлек тәгәрәп барса да кырларны суык нуры белән күмгән. Мендәгән кар бөртекләре тып-тын кырга кунып ял итә, күзләрне камаштырып җемелди, төрле-төрле нурлар чәчеп ялтырый. Эскерт тирәләрендә йөзләгән куян эзләре! Бер куркагы эскерт янындагы кар көртенә чумган да малайлар чаңгылары белән чожлап килеп чыккач, ул колагын артка ташлап томылып чаба башлады. —Эх, шушында салган булсак буанакларны!—диде үкенеп Асаф. —Басуда куян тимерчыбыкны күрә, ә урманда ул аны нәзек ботак дип белә, абайламый да кала. Сикерә дә килеп эләгә. Төп сукмактан аллы-артлы икәү баралар, буанак карарга Сатый гына керә, «эз күп була», дип ул Асафны кертми. Берзаман, өченче буанакка җиткәч, бәсәргән куаклар ешлыгыннан Сатыйнын тантаналы тавышы ишетелә. —Асаф, Асаф!.. Тавыш артыннан озак та тормады дәү, йомшак куянны кочаклап малай үзе килеп чыкты, авызы колагында, ашыкканга куакка эләгеп бүреге төшеп калган, кыска итеп алдырган чәчләреннән пар күтәрелә. Куян буанакка төшкән, әмма үлмәгән, исән иде. Ул зәңгәрсу олы күзләрен тутырып Асафка карап тора иде, тешләшми дә, тибешми дә. Үзенең актыкы сәгате җиткәнен чамалый иде ахрысы бичара. —Сатый, җибәрик без бу куянны!—диде кинәт Асаф. —Җибәрде диярләр. —Жәл бит. —Жәл диярләр. Бар, бүрекне кереп ал. Асаф Сатыйнын бүреген кереп алып чыгып, башына кигертте дә ялынырга кереште: —Йөрсен инде. —Йөрде диярләр. Без ычкындырсак та. Аксак Ибан җибәрәме аны? —Юк, бусы хәзер буанакнын ни икәнен белә, якын да килмәс. Җибәрик әйдә, йөрсен рәхәтләнеп. —Йөрде диярләр... Асафка куян шулкадәр кызганыч, шулкадәр мескен иде ки. ул аны жәлләп балавыз сыга башлады. Тәмле теле белән ялынып-ялварып теләгенә иреште, Сатый куянны җиргә бастырды. Асаф аның аркасыннан кагарга да өлгермәде, куян томылып чапты, күздән юк булды... Сатый юл буе Асафны пешекләп кайтты, үзен «жүләр» дип атады, тик Асаф искиткеч канәгать һәм шат иде. Сатыйнын кырык җирдән ямалган тунына куяннын берничә бөртек ак мамыгы ябышып калды... Мамыкны Асаф җыйды һәм күңеленнән генә «Миннешкә күрсәтермен» дип бияләе эченә тыгып куйды. Ин аянычы шул булды: алар буанагына куян төшүгә, аның исән калуына беркем дә ышанмады. Хәбәр Аксак Ибаннын колагына да барып кергәч, ул чиркәү тирәсендә малайларны очратып, әшәке сүзләр әйтә-әйтә әллә кая кадәр куды. Аягы нык ук аксак булса да Ибан йөгерешчеләрдән бер дә ким чапмый икән әле... Кыш узды... Яз җитте. Кызык, татарлар «язга чыгалар», «җәйгә чыгалар», ә көз белән кышка керәләр.. Нигә алай? Көз—мәшәкатьләр чоры, мал курмысы утын хәстәрләп, бураларга кышлык азык-төлек тутырып, базларга бәрәнге салып «көзгә керәләр». Көз—мәшәкатьләрнең беренче буыны. АЯЗ ГЫПЛ8ЖВ1 тәүгесе. Ул һәркемнен әзерлеген, көчен, егәрен, өенен нык каралганмы- юкмы икәнен, абзар-кураларның ныклыгын тикшерә торган чор. Көздән чыгып тормыйлар, «кышка барып керәләр». Ә кышнын «корсагы озын», ул крестьяннан бик күп көч сорый, җәй—өмет чоры булса, кыш бик күп ометсезлекләр алып килә: курмы җитәр-житмәс кала, базда бәрәнге кими, буралар да бушап янгырап торалар, тавыкларның күпчелеге күкәй салмый, сыер ташлана—сөт бирми башлый, сугым итләре дә күзгә күренеп эриләр, кышка кергәндә ит крестьянга калжа-калҗа эләксә, кыш уртасыннан чибәр апалар итне кулъяссуы калынлыгы гына салалар, ашны табакларга бүлгәч, ярка-ярка бәрәнге арасыннан ит кисәкләре күренми дә кала... Ниһаять, крестьяннар «язга чыгалар». Бу әле өметләр яңарды, тормыш жинеләйде дигән сүз түгел, ләкин тормыш тиз-тиз үзгәрә, мичкә ике көнгә бер генә ягасын, мал-туарга азык җитмәсә дә алар көне буе лапас шыгында, кояш нурында торып, язгы җылы җилләрне күши-күши жан саклый алалар Өстән калын кием төшә... Чабатачылар язга чабата табанын калынрак итеп үрәләр, биек-биек каен шакмаклардан ясалган күтәртмәләр тагалар. Өй түбәләреннән кар ишәләр, кар базларына юеш, дымлы авыр карны төя- төя тутыралар. Кыш буе өйнең җылылыгын саклаган һәм тышның яктылыгы белән өйне тәэмин итеп торган тәрәзәләрдән эчке катларын алып, тыштан сырмаларын киптереп киләсе ел өчен саклауга куялар, ишектән авыр чыпталар төшә. Яз белән бергә табигатьнең ямен арттырып җан ияләре үзләрендәге үзгәрешләрне сиздереп аваз сала башлый. Һәр җирдә шатлык авазлары: ата казлар дөньяга ямь биреп каңгылдаша, сыерлар мөгри, иртәрәк туып ныгып калган бозаулар саламнары ачыла башлаган аранда койрык чәнчеп чабалар. Акьюл авылы иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсенә Олы көнгә әзерләнә башлый. Һәркем күпме кунак киләсен. ничә аш уздырасын чамалап келәтенә, чоланына, эчәгеләр асылынып торган өрлекләргә карый башлый. Мич араларында быжырдап, күнелле тавыш биреп бал мичкәләре утыра. Кемнәрдер ярты авылга әчкелтем-төчкелтем исләр таратып көмешкә кайнаталар. Кибетләрдә чират: Акьюл җиңгәчиләре күбесенчә алача күлмәк кисәләр дә, яшьрәк кызлар, киленнәр ситсы күлмәк кияләр, үзләре бәйләгән шәл түгел, чачаклы- чуклы яулык бәйлиләр. Кыш буе өйгә хужа булып утырган киндер станнары сүтелеп оялдына, чоланга чыкты. Язның үз мәшәкатьләре—киндер сугып утырырга көн бетте. Олы көнгә кадәр өйне юып чыгарырга кирәк, ә ул жинел эш түгел. Һәркемдә үк булмаса да күп йортларда тегү машиналары келтери, биш итәкле алача күлмәкләр тегелә, ир-атларга зәңгәргә манылган тыгыз сугылган киндердән ыштан... Чалбарны бу якта «урындагы кешеләр», «укытучылар» гына кия. Колхоз председателе Жәгшм дәдәй белән авыл советы хуҗасы Озын Микайла икесе дә күн төпле гәдәфиләрдән чирттерәләр... Иртәгә Олы көн. Акьюл авылына Олы көндә кунак сирәк килә, якын араларда күрше авылларга кияүгә киткән кызлар кайта да, ятим-ялпы килеп тула. Хәерчеләр дә Акьюл авылы керәшеннәренең юмартлыгын ишетә белеп Олы көн тирәсендә шушы авылда өч-дүрт көннәрен үткәрәләр. Өйдә урын җитмәсә, җылы мунчаларга кереп куналар. Тирә-күршеләрдә, урам-тыкрыкларында, кое яннарында барган гомуми тантана Сәхип Зәкиевләр өенә дә килеп керде. Кеше рәтеннән калып буламыни ’ Асафның әнкәсе дә суган кабыгы суында күкәй манды, әнә алар, яңа пешеп чыккан ипиләр белән янәшәдә тәгәрәшеп сәкедә яталар. Парлылый дәдәй хатыны Ипие түти дәү генә янчыкка тутырып сары майдай тәмле урман чикләвеге кертте, фәлән апа ана чуар-чабарлы баш яулыгы бүләк итте. Кичкә фәлән апа бәлеш пешерде. Бәлеш, бәлеш! Аның исе. авыздан сулар китерде. Бәлеш ашап, фәлән апаның осталыгын мактап, кинәнеп утырганда Асаф әнисенә: —Әни, иртәгә Олы көн. Мин дә күкәй җыярга чыгам,—диде. —Әй. улым,—диде дә әнкәсе Сәхипкә карады. —Нигә, чыксын әйдә. Дөньяның гаҗәп якларын күреп кайтсын. Әле карангылы-яктылы чак, көн яралып килә. Ләкин авыл әллә кайчан уянган. Бөтен йортларда ут яна, кое чыгырлары күңелле җырлап әйләнә, кое сиртмәләре бер төшәләр, бер менәләр. Морҗалардан тәмле исләр таратып сыек кына тотен күтәрелә. Бала-чагалар ару киемнәрен киеп, нәни янчыкларын тотып йортган-йортка керәләр, хуҗаларны бәйрәм белән котлыйлар. «Исус-Кристус терелеп торган!» Хуҗалар да авыз читләрен ару тастымал белән сөртеп балаларның яңагыннан үбәләр: «Чыннан да терелеп торган!» Шуннан балаларның янчыгына бәйрәмнең иң олы бүләге—төрле төсләргә манылган күкәй тәгәри, юмартрак хуҗалар күкәйгә өстәп шишара, кабартма ише әйберләр дә сала. Өйдә чакта «чыгам-чыгам», дип бик гайрәтләнсә дә урамга чыгып бер башы калгач Асафны ниндидер курку биләде. Этләр талар дип курыкты ул, үзенең керәшен түгел, татар малае икәнен дә искә алды, хуҗалар ничек каршылар, ни диярләр, куып чыгармаслармы?.. Кичтән «күршеләрдән йөри башлармын» дип ныклы маршрут төзеп куйса да, иртән, урамга чыккач, бу карарын кинәт үзгәртеп, өч-дүрт йортны үтеп китте һәм эт асрамаган Мекетә дигән кешеләргә кереп китте. Күрер күзгә юаш кына Мекетә дәдәй тәмәке тартырга гәҗит сорап гел аларга кагыла торган иде. Шук кеше, Асаф белән очрашканда кашларын уйнатып, янагын бүлтәйтеп «маймыл була», такмак әйтә, гомумән, күрер күзгә бик әйбәт кеше иде. Бәйрәм уңаеннан майланган капка тиз генә ачылып китте, бәләкәй ишек аркылы үтеп Асаф, кан калтырап өйгә керде. Мекетә хатыны сакау Барбара корымлы янагын чүпрәк белән сөртә-сөртә елмаеп Асафка карады, малай керде дә телсез калып бусага янына басты. Мекетә битен сөлге белән сөртә-сөртә мич арасыннан килеп чыкты. Тынлыкның озакка сузылганын да сизде малай, әмма хуҗалар да сүз кушарга ашыкмадылар, алар бөтен күзләре-йөзләре белән бәйрәмчә елмаеп малайга текәлеп торалар иде. Укытучы малаеның күкәй җыярга чыгуын кулындагы ак янчык раслап тора иде. —Йә,—диде Мекетә, көлүен чак тыеп,—Нәрсә дияргә кирәк? —Ярар, баланың башын тинтерәтмә,—диде Барбара түти. —Юк, юк, бәйрәм икән сүзен әйтсен! —Булышма бала белән!—Барбара туги тәре почмагына, ян сәкегә тезелгән күкәйләр арасыннан иң эресен, буявы тигез төшкәнен алды да малайга таба китте. —Юк, сүзен әйтсен.. Яле, яле. Теле калмас, әйтсен!—диде үҗәтләнеп Мекетә—«Исус Критус терелеп торган». Кабатла әле. Малай янып-пешеп, авырайган телен чак кузгатып, хәрефләп-иҗекләп Мекетә кушкан сүзләрне кабатлады. Барбара түти аны кочаклап алды, аска ук төшкән картузын күтәреп Асафның маңгаеннан үпте. —Чыннан да терелеп торган! —Татар малаеның иманын алдык!—дип шаркылдады Мекетә.—Чукындырдык татар баласын. Ничек чыгып киткәнен дә сизми калды Асаф, күзеннән яшьләре елга булып акты. Мәктәп ишегалдына кереп, теләр-теләмәс аякларын сөйрәп, оятыннан янып-көеп кайтып килгәндә ана Парпылый дәдәй очрады. Ул да бәйрәмчә киенгән, Асаф беренче тапкыр аның яңа чалбар киюен, тезенең дә төзек икәненә игътибар итте. —Бәйрәм көнне әллә җылап кайтып килә инде? Парпылый дәдәй малайның ике иңеннән яратып тотып алды. —Жыламыйм да... —Ни булды? Парпылый дәдәсенен болай гына түгел, яратып соравын аңлаган малай Мекетәләрдә булган хәлне сөйләп бирде. Пырпылый чынлап торып ачуланДЫ—Талкан икән уйнар кеше... Мин аны тотып пешекләрмен әле бер. Ә син җылама, Мекетә сүзен дә сөйләп йөрмә. Тасма тел ни сөйләмәс! Иманыңа берәүне дә кагылдырма, шул гына... Әйдә, ахмакның сүзен җил ияртеп китәр. Хәзер туп-туры безгә кер! Ипие түти малайны ай да кояш тик каршылады. —Мин сине көтәм, мин сине көтәм. Сатый да кайтып житми... Түргә уз, чәй эч! Эчәсеңме? Ипие түтинең мәтрүшкәле, җиләк яфраклы, кырлыганлы чәен бал белән эчмиләрме соң!? Борыны җебегәнче эчте Асаф. Ипие түти аның янчыгына өч күкәй тыкты: берсе кызыл, берсе зәп-зәнгәр, берсе сары күкәйләр. —Нигә өчәү, Ипие түти?—дип сорады Асаф читенсенеп. —Былтыр Олы көндә син Акъюлда булмадыңмы? Булмадың. Кызылы шуңа. Быелгысына зәңгәре. Киләсе елга син олы буласың инде. Олы балалар күкәй җыярга чыкмый. Шуның өчен аларга тагын берәү тиеш... Көлә Ипие түти, малайның башыннан сыйпый, Асафка рәхәт булып китте. Каян Пырпылый дәдәй очраган да, каян бу дөньяда Ипие түти бар... Ул җиңеләеп очып өенә кайтып керде... Олы көн! Өлкәннәр урамда бер-берсе белән кочаклашалар, бәйрәм сүзләрен кабатлап үбешәләр. Бөтен кеше иң ару киемнәрен кигән. Чабаталар өр-яңа, сирәк-мирәк кенә яшьрәк киленнәрдә елтырап торган кунычлы галушлар да күренә. Ике председатель—Жәпим белән Озын Микайла кунычларын сыдырып хром итекләр кигән. Быел солдатка караласы егетләр арасында да ката кигәннәр бар. Керәшеннәрдә «ботинка» дигән сүз юк икән... Асаф аны шул Олы көнне белде. Никрутлар Кирушлар турындагы калкулыкта акчалы уйныйлар. Акча нурларга күмелеп зыңгылдап бөтерелә-бөтерелә күккә менеп китә дә күзләрне кызыктырып җиргә килеп төшә. Җыелганнар шунда ябырылалар: «күн», «иләк!»- дигән тавышлар дөньяны яңгырата. Сатый Асафны шунда эзләп тапты. —Нигә мине көтмәдең?—диде ул үпкәләп. —Өйгә кайтасы бар иде лә! —Эх,—дип үкенде Сатый.—Теге акчаларның бер-икесенә тамга салган булсак, хәзер белеп ала идек каракны! —Нинди тамга? —Игәү белән сыртына бер-икене сызасың да эшең бетте кодагый. Акча дигәч Асафның исенә Миңнеш килеп төште. Ул да күкәй җыярга чыккандыр, ятим бала дип аңа бүләкне мулрак та биргәннәрдер әле... Сатый кесәсеннән ике-өч бакыр чыгарып акчалы уйный калды, Асаф аңа сиздермичә читкәрәк китте дә, ипләп кенә Миңнешләр ягына, Эзи очына таба китте. Олы көн... Аның дини бәйрәм икәне турында берәрсе ныклап уйлады микән ул чакта? Акъюл авылында Олы көн—Язгы балалар бәйрәме! Барыюгы, ярлысы-ябагасы балаларын чуктай итеп киендергән, иске ыштаннар юылган, күлмәкләр үтүкләнгән, әти-абыйлардан калган пинҗәкләрнен җиңен кыскартып үсмерләргә кигерткәннәр. Ирләр дәү чүпрәк туп тәгәрәтеп күкәйле уйныйлар. Һәркем үз паен— күкәйне бер сызыкка тезеп утырта да, ир-атлар чиратлап тупны тәгәрәтәләр. Ега алсаң—күкәй синеке. Катнашучылар алмашынып тора, бу юлы син беренче булып туп тәгәрәтсәң, икенче тритгә син актыккы, монда үпкәләш юк. Күкәйле уйнаучылар янына карчык-корчык, карт-коры җыелган. Итәге җиргә тиеп торган биш итәкле алача күлмәкләренең билен киндер ыштан бөрмәсенә тыгып җибәргән симез артлы, былкын имиле җиңгәчәйләр дә күкәйле уйнаучы ир-атлар арасына чаяланып барып керәләр, инде иртәдән бирле бал мичкәләре янында айкалган ирләрнең күхтәре аларган, алар тупны әллә кайларга кыекка җибәрсәләр, җиңгәчәйләрнең күзе үткен, алар бер юлы дүрт-биш күкәйне тәгәрәтеп салалар. Катырак куллар бәргәндә күкәйләр ватылып та китә. Ватык күкәйне шунда ук шул тирәдә уралган бала- чагага бирәләр. Балалар да чират тора, талаш-ызгыш юк, бөтен җирдә тәртип, бөтен җирдә бер-берсенә тирән хөрмәт. Асафка да бер ватык күкәй эләкте, ул аны әрчеп шундук ашады. Мондый да тәмле күкәйне ашаганы бар идеме икән малайның9 Ул монда озак юанмады, һәрбер йорт турында җыелган кыз-кыркыннарны күзәтеп Эзи очына таба атлады. Олырак кызлар чәчүргечләре, тасмалары, чиккән кулъяулыклары белән мактаналар. Иреннәре өстенә куе булып төк чыккан егетләрнең берсе ике рәтле гармунны тарта, бүтәннәр иреннәрен көйдереп тәмәке пыскыта-пыскыта кызларны күзәтәләр. Кемдә нинди кулъяулык бар да, кемнең күлмәге нинди9 Бәләкәй- рәк кызлар ат ябагасын җыеп ясаган шактый каты, нык тупны чөя-чөя сагалы уйныйлар. Иң бәләкәй кызларга да эш җитәрлек, алар сызыклы уйный. Тешсез әбиләр лач та лоч сагыз чәйниләр, урамнан үтеп торган яшьләрнең, яңа өйләнгәннәрнең гайбәтен саталар. Картлар көрәк сакалларын тарап, язгы чикмәннәрен җилбәгәй җибәреп, дәү-дәү кара челемнәрен пыскытып Акъюл урамын зәһәр «түтәлтрест» дип аталган бакча тәмәкесе исенә күмеп утыралар. Бөтен кеше урамда, бөтен күзләрдә рәхәт елмаю, туганлык, Акъюл кешеләре олысы, кечесе бүген бертуган булып беткән, урам бүген урам түгел—ул өй, өйнең дәвамы ишегалдың! Шул тантаналарның уртасыннан күңеле нур белән тулып бәхетле Асаф төшеп бара... Инде шактый китте, байтак төркемнәрне карап узды. Миннеш бер җирдә дә күренмәде... Инде күперне узды, күпер төбендәге чәчәүник яныннан ул тиз-тиз үтеп китәргә тырышты, почта ишеге дә бикле иде, анын янында да карчык- корчык кына утыра икән, алар кулларын каш өсләренә терәп ят малайны танырга теләп, бик җентекләп карап калдылар. Инде Миннешләр өенә җитәргә дә өч өй генә калды, авыл очында урам буш, ике ап-ак бәрәнен иярткән арык сарык кына юл читендә чирәм кыркып йөри. Калын саламы череп-каралып ишелергә торган өч тәрәзәле өй алдында бүрәнәдә утырган япа-ялгыз Миңнешне күргәч аның йөрәге сулкылдап куйды. —Нишләп монда утырасың?—дип сорады ул олыларча. —Нишлим соң? —Ник уенга менмисең? Кирушлар турында уен! Бөтен авыл җыелган. Чирлисенме әллә? —Чирләмим... —Нәнән кайда? —Нәнә Озын Микалайны эзләп китте, председательне. —Нишләп? —Нәнә бүген иртүк Бәчели дәдәйләргә өч тәнкә акча илтергә киткән. Бурычы булганмы шунда... Без йоклап калганбыз. Кайтса, күргән, кемдер кереп безнең киемнәрне урлап чыккан. — Киемнәрне? —Миңа яна күлмәк теккән иде нәнә... Син биргән яулык та шунда иде... Асафның йөрәге жу итеп китте... Тик алданрак жу иткән икән малайның йөрәге, Миннешнен сүзе бетмәгән икән әле. —Безнен авыллар урламаган аны,—ди нәнә — Безнен авылда бурлык юк, ишекне дә бикләп йөрмиләр бездә, амбар-келәтләр дә ачык... Кенәген күрше авылда чегәннәрне күргәннәр, я шулар килеп чәлдереп киткәннәр инде аны, я бәйрәмгә төшкән хәерчеләр арасыннан берәрсе шаярган. Асаф Миннешнен ике сүзен генә аңлады: «Акъюлда бурлар юк», «Безнең авыллар урламаган аны»... Ул Миннеш янына бүрәнәгә утырды. —Күкәй җыярга чыктыңмы соң? —Юк. Нәнә чыгармады. Ул бик курыкты... —Миннеш!—диде кинәт Асаф.—Әйдә безгә! —Нигә? —Безнен әни дә күкәй манды. Төш тә пешерде, сез аны шишара дисез. Чәкчәк тә катырды. Менәсеңме? —Нәнә кайтсын инде. —Аннары менерсенме? —Менермен. Алар тынычланып, килешенеп сызыклы уйнарга керештеләр. Миңнеш- нен сагасы да бар икән: сага чөйделәр, ул арада Пикла түти дә кайтты. Иң 8. .к. У-. М 2 әүвәл ул Асафка манган күкәй чыгарып бирде, ике битеннән үбеп алды Озын Микайла нәрсә дигән, бурны табарбыз дигәнме—балалар аны белмәделәр Алар җитәкләшеп диярлек мәктәп ягына таба юл тоттылар. Урам гөрли, урамда тантана, бөтен тәрәзәләргә тал бөресе—бәрмәнчекле ботаклар эленгән. Күпер төбендәге кашлакта сап-сары кимәшә башлары сибелеп утыра. Капка алларына йомшак бәбкәләре белән ана казларны чыгарганнар, гаярь, кин күкрәкле ата казлар Асафка башларын чөеп кенә карап алалар да бәбкәләре тирәсенә сакка басалар. Монда күкәйле уйныйлар, гармун тавышлары ишле булып, аннан да-моннан да яңгырый, бөтен кешеләр бүген бертуган булып беткән. Алай да малайның күнел төбендә бүген ачы су тора: кемдер кергән дә ятим хатын Пикланы талап, Миннешне матур күлмәксез калдырып чыгып киткән... Һәм «Акъюдда бурлык юк», «Безнең авыллар урламаган аны». Аның Сатыйны күрәсе, бөтенесен сөйләп бирәсе килде. Ләкин дөресен әйтергә көче җитмәслеген сизенде: әти-әнисе ни дияр? Парпылый дәдәй? Ягымлы Ипие түти? Миннеш ни уйлар? Бүләк яулыкнын урланган акчага икәнлеген белсә ул бик нык рәнжер, бик нык!.. Асаф алып чыгып биргән чәкчәк кисәген Миннеш бик яратып ашады һәм бик җитди кыяфәт белән: —Үскәч без өйләнешәбезме?—дип сорады. Асаф мондый сорауны көтмәгән иде, аптырап калды. —Яулыкны кайтарып биргәч нәнә сөенде, сөенеп бетергәч болай диде: «Бел, татарлар керәшен кызы алмый»,—диде. Син мине алырсыңмы? Бүген Миңнешнен күңелен кайтарырга ярамый иде, малай ирләрчә ныклык белән: —Мин сиңа гына әйләнәм дә!—дип әйтеп салды. Нинди матур көннәр! Хыялга манылган балачак көннәре! Бер гөнаһсыз аңлашулар! Асаф бик яшьли аулак өйләргә йөри башлады. Аулак өйләрдә уйнаганда, бигрәк тә «Авыллы уеннарында» ул оялдына гел Миннешне чакырып чыгара торган иде. Оялдына чыгасың да бер-береңә кагылырга куркып караңгыда янәшә басып торасын. . Хәер, чираты җиткәндә, Миңнеш тә гел Асафны чакырып чыгара торган иде.. Күңелле көннәр! Ник сез болай тиз үтеп китәсез икән?.. Авыл гөр килде: сайлау якынлаша, сайлау!..Асафның әтисе агитатор, авыл унар-унар өй итеп бүленгән, хәзер һәркөн дәрестән соң Сәхип абый шушы ун өенә йөреп чыга, сайлауның ни икәнен сөйли, тәртибе белән таныштыра, депутатларның рәсемнәрен һәр өйгә таратып чыкты. Акъюл авылыннан Отто Юлиевич Шмидт белән Михайлов дигән кандидатлар тавышка куела икән. Мәктәпнең иң зур классын аерып куеп аны бүлемнәргә бүлделәр, сайлаучылар кереп-чыгып йөри алсын өчен өстәмә ишек тиштеләр Сәхип абый көне-төне шуны тукыды: бер ишектән килеп керәсе дә бюллетеньнәр алып аерым кабинага үтеп тавыш бирәсе, аннан сайлауга килүчеләргә комачауламас өчен икенче ишектән чыгып китәсе... Яхшы атлар җигелгән кош кебек очып торучы кашавайларга утырып, ниһаять, авылга депутатлыкка кандидат Михайлов килеп төште. Агитаторлар көне-төне йокламадылар, авылны бизәделәр, чиркәү-клубка лозунглар язып элделәр, бөтен урам чатларында кызыл әләмнәр җилферди. Тантаналы җыелыш президиумында әллә нинди дәһшәтле кешеләр арасында Михайлов утыра. Куе яшел гимнастерка кигән, билен, иңен аркылы-торкылы сары каеш чорнаган, ә түшендә, түшендә... Кызыл Йолдыз ордены Менә кеше дисәң дә кеше! Сатый белән Асаф малайлар төркемендә—сәхнә алдына ук килеп бөялгәннәр, салкын клуб җылынып киткән: җылы, җылы гына түгел, эссе, чөнки агитаторлар клубка олыларны гына түгел, бала-чаганы да җыеп китергәннәр. Алар да күрсен Совет демократиясен! Башта мәктәп директоры Вәлиев сүз алып сөйләде. Аннан берәм-берәм башкалар: колхоз председателе Җәпим дәдәй, аннан соң Озын Микайла, авыл активистларыннан Учып, кибетче Ләврәнти, Гәрәч Бәчелие, Чыпчык Марина тагын бер-ике кешене чыгардылар. Җыелышны алып баручы «Дуңгыз көтүчесе, колхозның алдынгы терлекчесе Прохор Маловка сүз бирелә»,— дигәч рәтләр гөжләп куйды... Кышын-җәен башыннан малахае, иңеннән шомарып беткән, төсен аермаслык кыптыр туны төшмәгән бу үтә юаш, басынкы кешенең сәхнәгә менеп түгел, кеше арасында да кыеп сүз әйткәне юк икән. Прыкул тирә- якның иң намуслы, иң кече күңелле, карышусыз эшләп йөрүчесе булса да Ходай тел бирмәгән иде бичарага. Халыкның аерым игътибар белән йомылып калуын сәхнәдәгеләр дә чамаладылар. Районнан килгән вәкил Михайловның колагына нидер пышылдады, кандидат каешларын рәтләп, чак кына янтая тошеп атаклы терлекченең речен тыңларга әзерләнде. Чыкты Прыкул, куе зәңгәр ыштан кигән, туры якалы күлмәге дә бөрчекле-бөрчекле, малахаен гына калдырмаган, ике кулы белән шуны бөтерә. Шактый басып торды Прыкул, депутатлыкка кандидат көтә, районның кәттә җитәкчеләре «Әйдә, әйдә!» дип көч биреп торалар, Жәпим белән Озын Микайла арттагы рәтләр дә ишетерлек итеп алдынгы терлекчене кыстыйлар, тик аңардан сөт тә, йон да юк. Сәхнәне каймалаган пәрдәләр артыннан кул сузыла һәм янып-пешкән көтүче күз алдыннан юк була. Тагын кемдер сөйли, күрше авылдан килгән кунаклар кандидатны яклап речьләр белән чыгыш ясыйлар. Алып баручы тагын «Прохор Маловка сүз бирә». Прыкул чыга, утырма якасын чишеп җибәргән, малахае тирләгән уч төбендә әвәләнеп юешләнеп беткән, зал көтә, залда шылт иткән тавыш юк. Прыкул бу юлы алгарак чыга, тамагын кырып, авызын йодырыгы белән томалап тавышы барлыгы-юклыгын тикшереп карый. Тавышы бар, сүзе чыкмый. Тагын сәхнә артына тартып кертәләр бичараны, анда нинди хәлләр булгандыр, нинди өйрәтмәләр яңгырагандыр, тарих анысын хәтерләми, мәгәр өченче тапкыр этеп чыгаргач Прыкул судан ярга ташланган кебек авызын ачып торды-торды да нәзек тавыш белән чиркәүне яңгыратып —Яшәсен иптәш Микайлов!—дип әйтә алды. Депутатлыкка кандидат торып аңа кулын бирде, Жәпим белән Озын Микайла икесе ике яктан аның арык җилкәсен төйделәр. Зал котырынып бик озак кул чапкач кына»Хезмәт ияләренең иң алдынгы вәкиленнән сон сөйләп тору кирәк микән?»—дип сүзне Михайловка бирделәр Депутатлыкка кандидатлар бөтен җирдә дә бер төсле, бер үк сүзләрне сөйләгәнгә күрә без монда Михайловның тантаналы чыгышын китереп тормыйбыз, чөнки безне алда тагын бер гадәттән тыш вакыйга көтә. Бу вакыйга чак кына укытучы-агитаторның, Сәхип Зәкиевнең башына җитмәде... Сайлау участогы гөр килде, сайлау участогы кайнады. Акъюл кешеләре сүз тынлаучан, алар таңнан килеп бәхетле тормышларына рәхмәт әйтеп тавыш бирерләр. Иртән үк килеп бетегез, диде колхоз рәисе Жәпим. аннары һәр ун өй, бергә җыелып әбәд ашый. Колхозчыларны сыйлар өчен колхоз ике печкән үгез суйды, итне кичтән үк тараттылар. Прыкул таңнан дуңгызлар янына төшеп китсә дә, онытылып китеп шактый юанды, малларының астын тазартты, ризык бүлеп чыкты, арада бер-ике чирле дуңгыз да бар иде, аларны аерып ашатты. Эше беткәч кенә сайлауга барасы исенә төшеп, тирләп-кабаланып мәктәпкә барып керде, аны дүрт күз белән көтеп торалар иде. Сәхип Зәкиев агитатор буларак аны сайлау кабинасына хәтле озата барды. Уку-язуы чамалы булган Прыкул чүпрәк ишекле кабинага кереп кулындагы кәгазьләргә аптырап карап торды да, шул чак аның исенә «бер ишектән керәсендә, икенче ишектән чыгасың» дигән катгый сүзләр килеп төште. Ул шушы чүпрәк эленгән ишектән керде.. Каян чыгарга кушылды соң аңа? Алдынгы терлекче ни каранса да икенче ишекне тапмады Кабина мич кырындагы, соңгы кабина булып, мич белән стена арасында шактый тар аралык калган иде. «Әһә»—дип уйлады «зирәк сайлаучы», табылды,—чыгар җире монда икән моның! Һәм алагаем дәү, калын кыптыр туны белән кысыла-кысыла Прыкул аралыкка кереп китте. Бераз барды да туктады, тын алды. Мич төне буе ягылган, кирпечләр кызулыктан сикереп төшәрдәй булып кызганнар, стена да кызган, Прыкул тагын әзрәк алга күчте, анын бөтен тәненнән шыбырдап тир ага башлады, күз аллары караңгыланды. Эндәшергә дә курка, эндәшмәсә дә чыдар әмәле калмаган. Уттай мич белән жып-жылы стена арасына кысылып шактый торды бичара, тунын салырга уйлады, тырышып-тыры- шып карады, тунны чишеп тә, салып та булмый икән. Биш минут үгге, ун минут, чыкмый гына бит кабинадан сайлаучы Прохор Малов! Ә сайлау яшерен, һәркем үзенен гражданлык бурычын аулакта башкарырга тиеш. Сәхип Зәкиев сайлау комиссиясе председателе. Ул ферма мөдире, партоешма секретаре Жаграп янына барды Икәүләшеп кабина ишегенә эленгән чүпрәк янына барып басып Прыкулны көттеләр, тавыш- кара ишетелмәде. Кайдадыр, эчтә саңгырау гына нидер кыштырдый иде... Бик керәсе, ярамый! Районнан килгән вәкил бөркет күзләре белән залны карап-тикшереп тора. Прыкул чыкса, сайлаучылар йөз процент тавыш бирде дигән сүз, районга шатлыклы рапорт очачак! Мич арасыннан ыңгырашу авазлары килә башлагач кына Сәхип Зәкиев белән Жаграп мичнең икенче ягына чыгып, арага кысылган, хәлсезләнеп һушын җуйган сайлаучыны күреп алдылар... Нишләргә? Ни кылырга? Прыкулнын югары күтәрелгән кулында аның хокуклары беркетелгән ике бюллетень! Кабинадагы урнага аларны ул үз куллары белән салырга тиеш. Аларга кагылырга беркемнең дә хакы юк. «Алгарак тартыл, артка чиген» дип шыпырт кына өйрәтеп карыйлар, юк, Прыкул нык кысылган, алга да бара алмый, чигенергә дә җай калмаган. Тыны-өне юк, ыңгыраша гына, бюллетень тоткан кул гына анын исәнлеген белдереп һаман кыймыл-кыймыл килә. Районнан килгән вәкил Жаграп белән Сәхип Зәкиевне бер читкә чакырып алып: «Бу сезгә болай гына узмас... Күрәчәгегез алда әле! Мич арасына сайлаучыны юри керткәнсез!» дип янап, райкомга шалтыратырга телефонга китте. Телефонны сайлау участогына күчермәгән өчен Озын Микайлага эләккән иде эләгүен. Районнан: «Сайлаучы янына кермәскә... Бюллетеньнәргә кагылмаска... Мичне сүтәргә!» дигән фәрман килде. Дөньяны тузан белән тутырып, кулларны пешереп, бияләйләрне яндырып мәктәп мичен сүгеп кенә хәлдән тайган, һушын югалткан сайлаучыны кысылган җиреннән тартып чыгардылар. Хәле бөртек тә калмаса да алдынгы колхозчы, анлы терлекче Прыкул Малов берсе ак, икенчесе зәңгәр кәгазьләрне кулыннан ычкындырмаган, явыз язмыш иркенә бирмәгән иде. Жаграп белән Сәхип Прыкулны култыгыннан тотып тордылар, һәм ул калтыранган, хәлсез кулы белән урнага, ниһаять, илгә—бәхетле Советлар иленә демократик юл белән сайлауны тәэмин иткән бюллетеньне урнаштырды. Прыкул эләккән ун йорт кешеләре Күчтәләрнең шактый зур өенә җыелып, түземсезлек белән соңгы сайлаучының ашка килеп җитүен көтеп утырдылар. Күчтә хатыны Жәблинжә генә «токмачымның рәте калмый инде!» дип эчтән сыкранса да, бер кем тавышын күтәрмәде, ә Прыкулга ашнын ин куесы, итнен иң дәү симез калҗасы эләкте. Ике көннән тимеркүк юртакны карага буялган өр яна кашавайга җигеп Эзидән тикшерүчеләр килеп төште. Алар башта Сәхип Зәкиевне чакыртып кыска гына сөйләшеп алдылар. Аннан сайлау комиссиясе вәкилләре белән берәм-берәм дә, күмәкләп тә очраштылар. «Гаять зур политик актны тормышка ашырганда, мич арасында кысылып калган Прохор Малов аркасында Акъюл авылында сайлау кампаниясе чак кына өзелмичә калган! Мич арасына кереп китәргә Сәхип Зәкиев әзерләмәгәнме аны? Шул юл белән Зәкиев сайлау кампаниясен өзәргә теләгәнме?» иде вәкилләрнең сораулары, эчке борчылулары. Сәхип Зәкиев өч көн ашамады-эчмәде, ябыкты. йокысыз калды. Соңыннан тикшерүчеләр киткәч кенә беленде, акъюл- лылар бер авыздан:»Юк, укытучының гаебе-мазары юк, терлекче Прыкул үзе кыешрак адәм, акылы керделе-чыктылы, каушап китә торган гадәте дә барлыгын иптәш Михайловны каршылаганда бөтен авыл күрде, бу юлы да шулай саташып куйгандыр», дип аңлатма биргәннәр. Тикшерүчеләр артыннан кар-бураны басылгач, күңелле кичке чәй янында, сап-салкын карлыган вареньесы белән сәйлүн чәен эчеп утырганда, Сәхип Зәкиевнен авызы йомылмады. Ул кат-кат: —Гаҗәп мәрхәмәтле халык икән бу керәшеннәр!—дип соклануын белдерде—Алдан килешенеп тә йөрмәгәннәр, ә һәммәсе бер сүздә булганнар. Кысып та караганнар тегеләрне, берәүдә яла ягарга ризалашмаган... Куркып та тормаганнар диген! Шушы керәшен авылында нинди якты кешеләр бар икән! —Гаебен юклыгын барысы да беләләр ич!?—дип хатыны тантананың сәбәбен үзенчә ачарга маташты. —Юк!—дип аңа каршы төште Сәхип —Алар гел шулай бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы, кече күңелле халык икән. Белдем, авыл кешеләре арасыннан кулакларны табып, һич кичекмичә Себергә сөрергә районнан фәрман килгәч тә алар берәүне дә йолкып алырга ирек бирмәгәннәр! Җыелыш җыеп хәллерәк кешеләрне өйләреннән мунчага күчергәннәр дә, аларны аяп калганнар. Ә районга: «Кирәкле кешеләргә тиешле дәрәжәдә жәза бирдек»- дип хәбәр иткәннәр. Районнан прокурор үзе килеп киткән, мәгәр алар сүзләреннән кайтмаганнар. Чәй эчү тагын да күңеллеләнде. Сәхип үзенең җиденче чынаякны эчеп утыруын да онытып җибәрде. Асафка карлыган вареньесын бармак калынлыгы ягып бирделәр, ул да дүртенче телемен бөкләп бетереп килә иде. —Мин аларны фәкать Олы көндә генә туганлашалар дип белгән идем,— диде әнисе сигезенче чынаякны ясый-ясый. —Урыс патшасының аларны озак еллар эзәрлекләве, кара урман уртасына кереп качсалар да килеп табып, аларга тынгылык бирмәве, көчләп чукындыруы, чукынмаганнарына көн күрсәтмәве аларны шулай бердәм булырга өйрәткәндер бәлки?—дип дәвам итте Сәхип Зәкиев.—Көчсез халык газаплардан соң таркала, бирешә, ә нык халык җәбер-җәфалардан сон да рухи— эчке көчкә ия булып кала... Бу әңгәмәдән сон Асаф байтак нәрсәләрне аңлап калды. Мона кадәр Туганай авылындагы яшьтәшләреннән, усалрак малайлардан отып кайтып «керәшен-керәшен керкәле, баш түбәсе серкәле!»—дип үртәшеп куйгаласа да бүген авыл халкы турында бүтәнчәрәк уйлады: «Алар анын әтисен саклап калганнар!» Бу бик мөһим иде. Дөрес, Туганай авылы малайлары «керәшен» дип Асафка кушамат тактылар һәм бу җырны анын үзенә багышлап такмаклаганнар иде.Житез малай ике авылда да чәкәләшергә ярата торган иде. Дуслары да җитәрлек иде Асафның. Акьюлда Сатыйдан тыш үзләреннән бер класс түбән укучы Гәрәч Бәчелие белән аерата нык дуслашты Асаф. Бу юаш, төптән таза-юан чыккан, җиз чәчле, олырак авыхлы малай. Олы суга төшә торган күпергә якын гына, бакча артындагы мунчада яши иде. Җиде баласы, карт әтисе белән гәрәчнекеләрнен дә өен алганнар. Районнан килеп аларны колхозга кермәгәннәре өчен үз йортларыннан мунчаларына күчергәннәр иде Бәчели белән Асаф тиз дуслаштылар. Акъюлга килгәч туган энесе Азат калкынып, аякка йөри башлагач бу дуслык тагын да артып китте, үз өе тулы бала-чага булса да Бәчелинең бәләкәй балаларга мәхәббәте чамасыз-чиксез иде. Энекәшләре генә түгел, якын-тирәдән биш-алты малай ана көннәр буе тагылып йөриләр, ул аларга сыбызгы ясап бирә, суга чумганда батмасыннар дип яр башыннан сагалап тора, кышын табанчалары астына калай кага, бозда шуарга сөңге хәстәрли. Язын бәрәнге утыртканда, көзен казып алганда Асафлар ызанына ин әүвәл ул килеп җитә. Асафның энесе Азатны ул аерата яратты... Бер тапкыр аларнын өй эчен тетрәндергеч бер вакыйга булып алды. Мөнәвәрә апа Бәчелинең мич арасына кереп песи табагында калган ашны ашап бетергәнен күреп алды. Башта каушап, читенсенеп малайга бер сүз дә әйтмәде, көндезге аш вакыты җиткәч ишегалдында Азатны уйнатып йөргән малайны өстәл янына чакырды. Бәчели бик озак үгетләгәч кенә өстәл янына килеп утырды һәм шунда, аш янында Мөнәвәрә апа ипләп кенә сораштыра башлады. Ничек яшиләр, ни ашыйлар, ипи салалармы? Оннары калганмы?.. Бәчели башта ык-мык килеп, өч сорауга бер җавап кына биреп утырса да Мөнәвәрә апа гәрәчнекеләрнең тормышы үтә кыен хәлдә, өзелер бер җиргә җиткәнен анлады... Ипи салмыйлар икән, сыерлары быел кысыр калган, налугка акча җиткерә алмагач кышлау бозауларын базарга алып чыгып сатканнар, бер әтисе эшләгән була, ләкин анын эшенә киртәләр тупас рәвештә җимерә алмаслык итеп корылган икән. Былтыр лесничествода печән чабып байтак акча эшләсә дә, быел районнан «аерымнарга эш бирмәскә», дигән боерык килеп, әтисе эшсез дә калган икән... Шул көннән Асафның әнисе—Мөнәвәрә апа тәрәчнекеләрне үз итте. Асафтан калган вак-төяк кием-салымның күбесе Бәчелинең энекәшләренә күчте. Сәхип абый базарга, ярминкәгә барса, болай, мәктәп йомышлары белән Эзигә кагылса да, үзләренеке янына тәрәчнекеләргә дә күчтәнәчләр кайтты. Бәчелинең нәнәсе күз яшьләрен түгә-түгә Мөнәвәрә апага рәхмәт укыды: —Шул тиклем күчтәнәч алып кайтмаса инде, шоннык... Рәхмәт инде сезгә, гомерегез якты булсын, бала-чагаларыгызның рәхәтен күрегез... Марпа түти дә бурычлы булып калмады, Асафларның өйләрен җыештыргалап чыгарды, йонын егерләде, җеп катты, вак-төяк бүтән йомышларын үтәде. Шулай кул алмаш бер-берсенә булышып яшәделәр. Бала-чаганын татулыгы, дуслыгы ата-аналарга да күчә икәнлегенә тагын бер мисал булды. Халык бердәм, тату булып, тормышның кыенлыкларын бергә-бергә үткәреп җибәрсә дә, авыл халкының көчсез, аптырашта калган очраклары да була икән. Асафнын тузган бишмәтен, иске колакчын бүреген киеп бик дәртләнеп укый башлагач Гәрәч Бәчелие, кышның иң салкын көннәренең берсендә, декабрь урталарында үлеп китте. Бәчели, кичә-бүген тап-таза йөргән бала, мәктәптән кайткач «башым авырта» дип сәкегә ятып тора да, кичкә таба тәне кызышып саташа башлый, төне буе ыңгырашып чыга, иртәнгә таба, тыгызланып күккә сарган йолдызлар агарып сүнгәндә җан бирә... Моны ишеткәч Мөнәвәрә апа бик нык елады. Асафнын өр яңа чиста күлмәк-ыштаннарын алып тәрәчнекеләргә китте. Ишле балалар табутка куелган Бәчелигә карап куркып, почмакка сеңгәннәр, тар, тәбәнәк мунчада кеше күплектән тын алырлык та һава калмаган иде. Ул Бәчелинең туганнарын җыеп үхаәренә алып кайтып китте, балаларга солы коймагы пешереп ашатты, исле сабын белән бит-кулларын юдыртты, һәрберсенә бүләк- күчтәнәчләр өләшеп чыкты. Бәчелинең табутын мәктәп аты Аманат атлы алаша җигелгән чанага салып зират тавына алып киттеләр. Сатый белән Асаф та чана артыннан иярделәр. Үлем белән беренче тапкыр очрашулары түгел иде аларнын. Беренче класста укыганда Пидыр эч авыртуыннан егылып, Эзи больницасында җан биргән иде. Пидырны озатырга да, күмәргә дә бармадылар алар. Пидырнын үлеме түгел, үз хәлләре гажәп иде... Бар иде Пидыр, хәзер аны «юк»диләр... Ничек алай? Нигә алай? Сөйкемле генә, бераз сакаурак, сипкелле малай иде Пидыр! Сул ягында, яңагыннан түбәнрәк бик яшь чакта кичергән олы авырудан калган яра эзләре дә бар иде Юк кына мәзәктән дә чәчелеп көлә торган шат күңелле иптәш иде!..Менә хәзер юк! Сатый белән Асаф Пидырнын үлеме хакында бер сүз дә алышмадылар, ул хакта бөтенләй сөйләшмәделәр, мәгәр аларнын күбрәк шымып йөрүләре, карашларының сүрәнлеге бу гаделсезлекне кабул итә алмауларынын билгесе иде... Гәрәч Бәчелие үлеме, инде исәя башлаган, дөнья төтененең исе борынын туктаусыз кытыклаган Асафка ифрат дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Әнисенең Бәчелине жәлләп, аның мич арасында мәче табагыннан калган ашларны җыештырып йөрүен искә алып елавы да анда үткән, кыска гына тормышындагы хатирәләрне исенә төшереп куйды. Бервакыт Бәчели иненә Азатны утыртып, урам чирәмендә әрле-бирле йөгереп йөри иде. Азат, куанычыннан нишләргә белми, аяклары белән Бәчелинең күкрәген төя, туктаусыз көлә, рәхәтләнә иде... Юлда нәни генә таш очрап Бәчели абынып егылган. Азатны кулыннан ычкындырмаган, ипләп кенә икәүләшеп барып төшкәннәр. Чирәмдә таш берәү генә булмаган икән, икенчесе Азатның маңгаен тишеп, сызып кына кан чыккан. Асаф, аларнын тавышын ишетеп, якын барса, Бәчели яргаланып беткән аякларын бөкләп чирәмдә утыра, анын янына Азат сыенган, аның җылагы беткән, әмма Бәчели үксеп-илереп һаман елый иде. Ул шул тиклем курыккан, йөзе агарган, күз яшьләре олы авызына кадәр агып төшкән иде... Асаф шунда, кызып китеп, Бәчелинең яңагына бер-ике тапкыр чапылдатып суккан иде. Бәчели каршы килми, кая ул, «тагын сук, ичмасам мина җиңелрәк булыр», дигән сыман Асафка таба тартылган иде. Нигә сукты шул чагында Асаф? Бәчелинең ни гаебе бар иде? Ярата иде бит ул Азатны, чиксез ярата иде. Гаебе бар дип уйлап күңеленнән үксеп елый иде. Малайның әз генә тишелгән маңгаена, (сыдырылып кына киткән икән!) бака яфрагы өзеп ул кан саркуын туктаткан иде бит! Ул барып җиткәндә Азат еламый да иде бит! Бәчелине кызганып, ана сырылып утыра иде ул. Елаучы Бәчели иде!Кайгыручы ул иде! Нигә кыйнады аны Асаф!? Нигә сукты!? Ул декабрь җиленнән ышыкланып муенын бишмәт якасы белән капларга тырыша, шарфын тартып-тартып куя, шарф аны тыңламый, бара-бара тагын бүселеп чыга, җил малайның куенына үтеп керә, арттан бишмәт итәген күтәрә... Алар барып җиткәндә каберне казып куйганнар иде инде. Шунда ук имән агачыннан юнылган, тасланган авыр хач та тора. Хачка «Раб божий Урамов Василий Герасимович» дип язылган. . Нигә «Раб божий?» Бәчели кол идемени? Асаф як-ягына каранды һәм керәшен зиратындагы бүтән хачларга да шуна охшашлы сүзләр язылуын күрде. Башта ул моны анламады, шыпырт кына әтисеннән сорады: «Алла колы!» дип язылган икән хачларга, әтисе аңлатып бирде. Асаф Ипие түтиләрнең тәре почмагында утырган монлы күзле Алла бабайны күз алдына китерде. Шул кешенең колы булып чыга инде Гәрәч Бәчелие... Нигә «кол» икәнен генә анламады ул... Дөя сырты, дөя сырты булып яткан кар таучыклары арасындагы кызыл сандык кебек яңа кабергә карагач ул имәнеп китте. Хәзер шунда, җир куенына Бәчелинең табутын төшерәләр. Бәчели шушы салкында, балчык арасында калачак. Кечкенәрәк табутның сап-сары нарат такталардан ясалган булуын да, табут өстенә кемнеңдер кап-карадан тәре сызып куюын да ул хәзер генә күреп алды бугай. Бераздан баш-башыннан бистәрләр белән тотып табутны кабергә төшерделәр... Һәм такта өстенә дөбердәп-шаулап туң балчык ява башлады. Алла колы Бәчелинең баш очына имән хачны утыртып калдырдылар... Табут анда калгач чана киңәйде, юл тау түбән, дәү тире бияләйләре арасына дилбегә кыстырган Парпылый дәдәй янына Сатый белән Асаф менеп кунакладылар. Асафның әтисе дә шунда сыйды. Юл таудан түбән төшсә дә чана әкерен генә шуа, зират юлы карлы, җәяүле буран кузгалып, бая ясаган юлларны томалап бетереп килә. —Аманат Җәкәүләрнең атымы бу, тәтә?—дип сорады Сатый. Парпылый дәдәй, дилбегәне чанадагы саламга ташлап тәмәкесен төрде, чакма чагып ут кабызды, җил тау битенә ачы тәмәке исе таратты. —Шуларныкы,—диде байтак баргач Парпылый дәдәй.—Әле менә Бәчелине уйлап кайтам... Үлде, котылды. —Нигә алай дисең, Парпылый дәдәй?—дип сорады Сәхип. —Дөресен әйтәм. Менә, пример: анын тәтәсен алыйк. Гәрәчне әйтәм, аның кебек уңган кеше авылда бар идеме икән?!Безнең Акьюлда ындырнын бер өлешенә киндер чәчмәгән кеше юк. Бәрәңге дә киндер Корсакны бәрәңге белән алдасак, өс-башка шул киндер җитеп бара. Киндер мае да тамак туклыгы. Гәрәч жир тырмап яшәде, сыер сатып алды, йортын бөтәйт- АЯЗ гыйлажю» те. Бала баскач алты почмаклы йорт салып керде. Жиде баласын ничек бер өйгә сыйдырсын9 Хәлдән таеп өй салып кына кергән иде, «такта түбәле, атты почмаклы йорт хуҗасы» дип мунчага күчерделәр аны Дүрт почмаклы ару гына өйгә сыймаган семья мунчага сыйды. Балалар идәндә тәгәри, өсбашлары юк, нигә чирләмәсен Бәчели? Үлмәде ул, котылды! Ни рәхәт күрер иде дип беләсен? Күрдеңме, Тәрәчләр ирле-хатынлы еламады да. «Кодай бирде, кодай алды», диләр алар. Җидедән берәү киткән икән, алтысы калган әле. Сигез җаннын тамагын туйдыр, киемен юнәт... «Әллә Себертә чыгып китәсе калганмы?»—дип уйлый Тәрәч. Менә син учитель, гәҗитләр укыйсын нигә илдә хәерчеләр күбәя? Нигә арта алар? Ә-ә, белмисеңме? Мин дә белмим... —Балалар алдында алай сөйләшмә инде, Парпылый дәдәй,—диде Сәхип. —Балалар булмаса мин моны сөйләшеп тә тормас идем. Синең белән миңа дөнья хәлләре нигә инде? Балалар күреп-ишетеп үссен... Зиратка да юри алып бардым мин аларны. Дөньяны белим дисәң зиратын да күреп яшәргә кирәк. Олыларга сөйләп ни файда? Шытырдап каткан инеш бозын кичеп тыкрыкка кергәч алар чанадан сибелеп калдылар, юл үргә менә башлады. Асаф белән Сатый янадан чанага утырып та тормадылар, өйләренә таралдылар. Көн кичкә авышты, тиз-тиз караңгыланды, Асаф дәресләрен әзерләргә утырды, аннан-моннан гына китапларын караштырып, өйгә эшләрен тәмамлагач, катлы-катлы боз каткан тәрәзәгә карап утырды. Салкын кабер, каткан кызыл балчык, сагызланып торган сары табут такталары күз алдына килде. Ул Бәчелине жәлләп шыпырт кына елап җибәрде. Төне буе саташып ятты, иртән тәне кызышты, әнисе мәтрүшкәле чәй эчертеп аны калын юрганга төреп яткырды. «Суык тигән» дип аны өч көн рәттән мәктәпкә җибәрмәделәр. Өченче көнне анын янына классташлары Сатый белән Миннеш кереп чыктылар. Мөнәвәрә апа аларны кура җиләге вареньесы һәм шишара белән сыйлады. Бәйрәмнәр ни өчен кирәк? Моны өзеп кенә әйтеп булмыйдыр. . Акъюл авылында Октябрь бәйрәмен дә. Беренче майны да ел саен диярлек билгеләп үтәләр. Май бәйрәме Олы көн тирәсенә туры килгәнгә аны тыйнаграк кына бәйрәм итсәләр, Октябрь бәйрәмен олылап үткәрәләр. Якын-тирәдәге керәшен авыллары үзләренә бер Төп бәйрәмне—престоль- ный дип сайлап беркеткәннәр кебек хис кала торган иде. Сарсазлар Птрауны олылый, бүтән авылларда йә Элҗен, йә Көҗмә-Демиәнне бәйрәм итәләр, ә Олы кон, Пыкрау бөтен авыллар өчен дә зур бәйрәм. Һәр бәйрәмнең үз төсе, үз жолалары, үз тәртибе булган кебек совет бәйрәмнәрен дә үз кагыйдәләренә яраштырдылар Акъюл кешеләре. Чиркәү алдындагы мәйданга дүрт озын багана утыртып, багана башларын кайчы ясап такталар каккаладылар. Шул аркадан ерак та түгел, мәйдан башында агачтан трибуна ясадылар, аны акка-зәнгәргә әйбәтләп буядылар. Май бәйрәмендә арка очына Кызыл әләм эләләр, баганаларны иртә чыккан урман чәчкәләре белән бизиләр. Октябрь бәйрәмендә иртәнге чәйдән сон, авылнын ике очыннан демонстрация кузгалып китә: яше-карты, олысы- кечесе бәйрәмгә чыкмый калмый. Трибуна алдына җыелып басалар, трибунага авыл-колхоз активлары, укытучылар чыгып тезелә. Бәйрәм саен җитәкчеләрдән берәү ялкынлы сүзләр сөйләп бәйрәм белән котлый. Акъюллылар игътибар белән тыңлыйлар, гөрелдәтеп кул чабалар да айбагыр чиртә-чиртә өйләргә таралалар. Бу бәйрәмдә кунакка йөрүләр юк. Кичен тагын клуб- чиркәүгә җыелалар, ике сәгатьлек доклад тыңлаганнан сон, сәхнәгә уен- көлке менә. Концерт бик озак, ярты төнгә кадәр дәвам итә.. Акъюл авылынын ел дәвамында сагынып көтеп алган бәйрәме Троыйсын! Аны керәшенчәләп «Яфрак бәйрәме» дип тә атап йөртәләр... Әгәр Олы көн Акъюл кешеләре өчен яз, балачак һәм балалар бәйрәме икән, Троыйсын яшьлек тантанасы, мәхәббәт бәйрәме дә. «Яфрак бәйрәме» диюләре белән дә хаклылар. Троыйсын урман-болыннар яшәргәч, басуларда арыш уҗымы күпереп калкынгач, шомырт чәчәк атканда май азагына туры килә. Бу инде бернинди тантаналар белән чагыштыргысыз гүзәл бәйрәм! Туганлык, кардәшлек, юмартлык, игелек бәйрәме!.. Әгәр шундый мәгънәле, акыллы бәйрәмнәр булмаса Акъюл халкы шушы кадәр юмарт күңелле, сабыйларча беркатлы һәм гадел булыр идемени? Кемнәрдер дини бәйрәм итеп исәпләп аны үткәртмәскә тырышып караганнар, бәйрәм алдыннан бик акыллы, күп-күп калын китаплар укып акылларын ныгыткан, тешләрен үткерләгән, бәхәсләрдә җинеп чыга алмаганда әңгәмәдәшен: «Ну. Син... чамалап!» дип сүз белән, шуннан ике бармагын ике бармагы өстенә аркылы куеп рәшәткә ясап туктатырга гадәтләнгән шома кешеләр килгән. Алар кичке бәйрәм буласы урынга мөгәҗи амбары шыгына кызыл эскәтер җәелгән өстәл чыгарып куйганнар. Өстәл тирәсенә акыллы кешеләр тезелгән, сөйләүченең сүзләре үтемлерәк һәм дәһшәтлерәк булсын өчен өстәл янына биек кафедра чыгарып бастырганнар Ләкин бәйрәмне беркем дә тыя да, туктата да алмаган Тыярлар нае—авылдагы һәр йортка, һәр ишегалдына якындагы утыз-кырык авылдан кунак килеп тулган, иң ярлы, иң фәкыйрь саналган Кытлык Пумаларда да (бала баскан) унбиш-егерме кунак утырган. Әле Троыйсын урыс атнасы көнне, якшәмбедә генә булачак, ә татар атнасы—җомга көнне Акъюл авылына бөтен яклардан яу төшә башлый. Моңарчы тын гына яткан урмансыз Сарман, Зәй яклары гына түгел урман юллары да уяна, аты барлар атка төялешеп, ат җикмәгәннәр җәяүләп, төркем-төркем, берәм-берәм, өер-өер Акъюл ягына карап юл тоталар. О- о, ул кабык арбаларга ике яклап төялеп, аякларын салындырып тирә-юньне моңга, сөенечле хәбәрләргә күмеп Яфрак бәйрәменә килүчеләрне хәзер күрергә иде! Кайлардан гына килмиләр иде Акъюл авылына! Ерак Сәрәпә- ледән. Якты Күлдән, Ләке, Сармашбаштан, Мәлемнән һәм Кабаннан һ.б... Ерак шәһәрләрдән дә сирәк-мирәк кунаклар кайта иде. Ул чагында әле авыллардан шәһәргә күчеп киткәннәр әз, әмма булганнарынын кайберләре кайта. Керәшен генә түгел. Яфрак бәйрәменә урысы, татары өерелеп килә. Туганнарын юк икән—туганлашырсың! Белешен юк икән—белешерсең! Акъюлда капкалар кин итеп ачылган! Ат тугарырга ишегалларында урын бар икән, теләсә кемгә барып кер, атыңны тугар, кунакларын шыбырдап коелсын, ишле булсыннар алар, сансыз-исәпсез булсыннар, монда һәркемгә урын җитәрлек. Хуҗалар сине сөеп, сөенеп каршы алачак. Татармы син, урысмы—әйдә кил генә. Троыйсын Акъюлда яз тантанасы! Яфрак бәйрәме— мәхәббәт бәйрәме! Кем булсан да син монда өлешсез кала торган түгел. Акъюл кешеләренә бәйрәм—мәшәкать, чагыштырып булмый торган рәхәт мәшәкать, бөек мәхәббәт. Алар бөтен авыл берләшеп, бер сүздә булып тирә-юнь авыллардан җыелган атлы-атсыз кунакларга капкаларын, түрләрен генә түгел, күңелләрен дә ачып җибәрәләр... Тукта, кер, утыр, кунак бул. Казанда бер туктаусыз тозлы иттән пешергән мул аш кайный, кемдә калҗа, кемдә тозлы каз-үрдәк түшкәсе. Сирәк-сирәк кенә булса да тәкәләр дә суела, алары да уртак табынга чыга... Мич ягылган, анда чуен-чуен кабыклы, әрчелгән бәрәнге утыра, кәбестә штие пешә. Борчак боткасы да, талкан да. эремчек пирогы да, дурычмак та, көрнек тә—кабартма белән коймак та кунак сые. Пешкән күкәйләр бәләкәй чүмәлә булып агач табакларда көлешеп яталар. Күпереп пешкән арыш ипиен киндер, мәк маена мана-мана пешкән күкәйне әрчеп, йолдызлар кебек ялтырап яткан эре-эре тоз бөртекләрен сибеп кинән... Хуҗаларның маңгаеннан тир ага. кат-кат ягылган мич өйне кыздырган, кече якта бертуктаусыз самовар кайнап утыра, берне эчеп бетерәләр дә, икенчене куялар, хуҗа кызларына ияреп кунак кызлары су юлына төшәләр, нәзкәй билләр сыгылып-сыгылып кала. Олы су йомгакланып, дулкынланып, җырлый-җырлый ага. Чүке, Чуал болыннарыннан. Олы су буеннан чәчәкләрдән үрелгән тәкыялар ага, көннәр ага, еллар ага... Бүген бәйрәм, бүген мәхәббәт бәйрәме, авыл арасында булып алган вак-төяк талашлар, үпкәләр, кинәләр онытылган, ин саран кешеләр дә бүген юмарт Аксак Ибаннын ике кулы, бер аягы бар, ул да сынар балагын җилфердәтеп йоргган-йортка чаба... Йөзәрләгән, меңәрләгән халык җыелган Акъюлда Яфрак бәйрәмендә берчакта бер исерекнең булганы юк, күңелләр аек. тәннәр саф. арадашлык эчкерсез. Әйе, бал коялар, күмешкә кайнаталар, ләкин Троыйсында ишле табыннарга да эчемлек куелмый, бу аек бәйрәме! Менләгән кешене чын күңелдән җыйган Акъюл халкы бәйрәмне эчемлек сөреме белән пычратмый, эч әнә, чәйне теләгәнчә эч, чишмә суы, әйрән әзерләнгән, чүлмәк-чүлмәк чөгендер суы кар базы авызында сине көтеп утыра Катык бар, эремчек бар, мул булмаса да акмай бар, кунаклар ризыкның дәрәҗәсен беләләр: акмай белән балны чәй калакларының очына гына эләктереп кабалар, күз күргәч шул җиткән, карынны ярмаланып торган бәрәңге белән дә туйдырырга була. Ә Акъюл бәрәңгесе! Андый бәрәңге хәзер төшкә дә керми. Үзе эре, кабыгы чубыркапанып, шадраланып тора, күзәнәге сай, каерып ачуга һәр төптән бер итәк бәрәңге тәгәрәп чыга. Үзе ак, үзе ярмаланып таралып тора, ашта озаграк кайнатсаң тәмам эреп бетә. Симез калҗа янына турап, өстенә өре сибеп җибәрсәң, әллә ит ашыйсын, әллә бәрәнге шул кадәр дә тәмле.. Мөгаен, бөек Тукаебыз ашап мактаган бәрәнге дә шуна охшаган булгандыр... Әле татар атнасы гына Әле бәйрәмгә тагын ике көн бар, ә кунаклар инде шактый күренә. Ин әүвәл кунакка йөрергә яраткан ялгыз-йолгыз, тәрбиячесез калган ятим-ялпы карчык-корчык килә башлый. Алар җомга көн мунча кереп, кергән бер йортта кайнар көлчә белән чәй эчеп, белешләрен йөреп чыгалар. Акъюл авылының яңалыклары белән танышалар. О-о, Акъюлда яңалыксыз бәйрәц буламы сон?.. Быел гына җиде кыз кияүгә чыккан... Кызганыч, берсе озак та тормыйча әйләнеп кайткан, кыз анасы дулап барган, анын алдына уртасы тишек коймак куеп сыйлаганнар. Акъюлда әхлак мәсьәләсе бик каты куелган, кызлар саф, егетләр сабыр, җимешен ашыйсын килә икән агачын үз бакчаңа күчереп утырт, үзеңнеке ит. Кемнәр яна йорт җиткереп кергән, кемнәр бәйрәмгә яңа капка торгызган, Югары очнын Сырпиун килене игез бәбәй тапкан. Баланың анасы авыл советына төшеп: «Улымның берсенә Микайла, икенчесенә Миша исеме языгыз», дигән. Килен-җиңгәчәйгә: «алар икесе дә бер исем!» дип әйтеп караганнар, юк кына бит, тәки бер улын Микайла, икенчесен Миша дип яздырып кайткан... Бу да яңалык!Кемнең сарыгы өч бәрән китергән, кемнең сыеры кысыр калган, кемнең ата казын күрше авыллар урлап киткәннәр дә, хуҗалары танымасын өчен муенын зәңгәр буяуга манганнар... Колхоз хәлләре дә телгә алына, Кирушлар турындагы подвалда бәрәңге быел тоташ чергән икән. Пешереп дуңгызга ашатып караганнар, кабып та карамыйлар икән хайваннар Язгы ташу Учыпларның су ярына бураган мунча бурасын агызып, Илайлар ындырына китереп чәчкән, Илайныкылар суык суда бата-бата бүрәнәне җыйганнар. Аталарының үпкәсенә суык тиеп, хәзер дә корык-корык ютәлләп йөри, ди... Инде атна алды... Бу көндә кардәш-ыру килә башлый, агыла гына. Тугантумачалар елашып күрешәләр, бер минуттан күздән яшь кибә, күз чокырларына сөенеч килеп тула, сүз китә, хәбәрләр алмашына. Кардәш-ыру атна алдыннан килеп бетә, чөнки иртәгә килеп туласы кунакларны каршылаганда Акъюл халкына, хуҗаларга булышырга кирәк. Суын ташыйсы бар, казан астына ягарга чыбык-чабыгын әзерлисе бар, онны иләп, камыр куясы, пирог пешерәсе, дурычмакка бәрәнге әрчисе, мал-туарга үлән-мазар хәстәрлисе бар. Көтү чыкса да ул иртә кайта, кичке уенга көтүчеләр дә катнашырга тиеш. Менләгән кеше читтән килгәндә көтүчеләр дә мәхрүм калырга тиеш түгел. Көтү иртә кайтты. Көтүчеләр дә тантаналарда катнашты. Үткән гомере турында шулай уйланды Асаф. Аның яшьлек дусты СатыйЖәгүр шушы мөхиттә тәрбияләнде һәм халкына, авылына, диненә, туганнарына, дусларына тугрылыгын саклап кала алды. Дустының әтисенә, нигезенә хөрмәт, ихтирам күрсәткән бу бөек затны нинди гамәлләр белән олылап була икән? дигән сорау анын баш миендә айкалды. Акъюл халкы хуҗасыз калган авылдашының йортын да ел дәвамында бакый дөньяга киткәннәрнең рухы рәнҗемәслек итеп карарга ниятләгән икән! Билгеле бер яшькә җиткәч аның улы да яшьлегенә борылып кайтыр. Яшьлегенә борылып кайту—ана күңел тынычлыгы өчен кирәк. Ә нәрсә хәтерләр ул? Кешелекне нинди юллар үтеп, нинди вакыйгалар белән аралашып анлый алыр? Очрашкач, дус-ишләре сорагач ул да тост әйтә торган иде: гел бер үк тост: «Мин олыгайгач минем янымда әтиемнең дуслары кебек дуслар утырсын иде»,—дип әйтә иде. Бу тостны ул да белә, бәлки утырдашлары да берничә мәртәбә ишеткәннәрдер, әмма беркем дә аны кабатлауны искә алганы булмады, җыелганнар һәммәсе дулкынланып, әллә чынлап, әллә юри генә хисләнеп «Менә молодец!» «менә әйбәт!» дип тулы чәркәләрен туклыклы ризыклардан кабарынган кызыл иреннәренә якын китерәләр иде,—Кем булыр аның улы?—Нишләр?—Үз улларына ни сөйли алыр? Һәркем сират күперен үзе кичәргә тиеш. Ә ул үз баласын кочагына алып сират күперенең зур бер өлешен уздырды инде. Ул шунда гына улының бәхетсез икәнен һәм ул бәхетсезлекне ата кеше үзе китерүен аңлады. Бәхет китерәм дип бәхетсезлек китергән икән!.. Асаф Сәхипович күп тантаналарда катнашкан кеше, ул анын тышкы һәм эчке механизмнарын яхшы үзләштергән, ничек башланасын, ничек тәмамланасын яхшы белә. Моңарчы шундый тантаналардагы үзенә күрсәтелгән хөрмәтне ул үзенең дәрәҗәсе, яулап алган казанышлары өчен дип ышанып килсә, бүген мактау сүзләренең бары тик аның биләгән урынына, креслосына гына юнәлдерелгән икәнен анлады. «Гөлсинә янына кагылыргамы, юкмы?» дигән сорау газаплаган мие кинәт ачылып китте. Ул үзенең гади кеше булуын сизде, һәм шушы мөнәсәбәт аның икеләнүләренә ахыргы чикне куйды: кагылып чыгачак! 7 март, 1988 ел. Переделкино