Коръән татар телендә
68—КАЛӘМ ( КАЛӘМ) СҮРӘСЕ (Каюм сүрәсе 52 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Нун сүрәсе, дип тә йөртәләр.) Бием илләһ и р-рах мән и р-рахим. 1. Нун. Изге каләм белән язылган изге сүзләрне әйтеп, ант итәмен ки: (2) (Ий. Мөхәммәд) Раббыңнын рәхмәте илә син һич тә тиле түгелсең. (3) Шик юктыр ки. синең өчен бетмәс-төкәнмәс әҗерләр бар. (4) һәм син. әлбәттә, югары-саф әхлакка ия кеше (5, 6) Кайсыларыгызның тилергән икәнлеге озакламый күренер, алар да күрер. (7) Хактыр ки. Раббың тугры юлдан язган кешене бик яхшы белеп тора, тугры юлга барганнарны да белә. (8) Шулай булгач. (Хакыйкатьне) ялганга чыгарганнарга буйсынма. (9) Алар синең күндәм булуыңны теләр, үзләре дә сиңа күндәм мөгамәләдә кебек булыр (Алар синең җайлаганыңны-майлаганыңны тели, үзләре дә сине җайлап-майлап. р диннәренә кертергә маташыр.) (10) һәр ант итүчегә дә ышанма. (11) Ялачыга, гайбәтчегә, тырнак астыннан кер эзләүчегә ышанма. (12) Игелеккә комачаулаганга, муеныннан гөнаһка батканга ышанма. (13) ГЪхимсез. нәселсез әтрәк- әләмгә ышанма. (14) Хәтта аның байлыгы һәм нәселе үрчемле булса да. аңа буйсынма. (15) Андый кешегә аятьләребезне укыганда, уя: -Әби-баба әкиятләре бу,—дип торыр. 16. Озакламый Без аның борынын кисәчәкбез (кикриген шиңдерербез). («Чыннан да. Бөдер сугышында Вәлид исемле кяфернең борынын кылыч белән кисеп төшерәләр». Хәсән Чантай тәфсиреннән ) 17. Бервакыт Без бакча тотучыларны (Мәккә кяферләренә) бала китереп сынаганыбыз кебек, боларны да бала китереп сынадык. Ничек итеп алар (бакча ияюре): иртәнге якта (һичкем күрмәгәндә) җимешләрне җыеп алырбыз, дип сүзләштеләр. (18) Ләкин алар: Аллаһ боерса, иншалла. мохтаҗларга да бирербез, димәделәр. (19) Тик алар йокыда чагында Раббы тарафыннан җибәрелгән дәһшәтле ут өермәсе бакчаны камап алды. (20) Бакча кап-кара кал булып калды. (21) Икенче көнне иртән кардәшләр берберсенә: (22) -Мул уңыш җыеп аласыгыз килсә, бакчага иртүк торып барыйк.-диделәр һәм (23) үзара сөйләшәсөйләшә бакчага киттеләр. (24)—Бакчабызга бүген бер генә хәерче дә керергә өлгермәсен. (25) (Юксылларга ярдәм итәрлек) көчләре булса да. аларны ярдәмнәреннән мәхрүм итәргә ниятләделәр. (26) Бакчага килеп баксалар, шаккаттылар (бакчаларын танымадылар): —Ихтимал, без ялгыш юлдан киткәнбездер.—диделәр. (Ялгыш түгеллеген аңлагач, алар): (27) -Юк. юк! Без дә мәхрүм калдык.-диделәр. (28) Араларыннан акыллырагы әйтте: -Мин сезгә. Аллаһ теләсә, иншалла, дип әйтергә кушмадыммы?-диде.-Аллаһка тәсбих әйтик, димәдемме? (29)-Әлхәмдүлилләһ. без үз башыбызга үзебез язык алдык.-диделәр. 30. Аннан соң алар гаепне берберсенә аударырга тотындылар. (31) Ниһаять, әйттеләр: -Кайгы төште башыбызга, чыннан да. без хәттин ашкан азгыннар икәнбез,- диделәр. (32)-Балки. Аллаһ монысы урынына тагын да яхшырак уңыш бирер! Чөнки без тәүбә иттек. Раббыга юнәлдек. 33. Менә бусы дөнья газабы булды сезгә. Ахирәт газабы исә. һичшиксез, моннан да хәтәррәк булыр. Их. әгәр дә алар бу турыда белсә иде! (34) Хактыр ки. саф мөселманнар өчен Раббы катында нигъмәтләре чиксез мул булган җәннәтләр бар. (35) Аллаһка итагатьтә булганнар белән гөнаһкярларны тигез күрербезме'.’ (36) Сезгә ни булды? Ни дәрәҗәдә фикер йөртәсез? (37) Әлләсезгә кагылышлы берәр китап бармы кулыгызда. (гөнаһ кылырга) сез шул китаптан өйрәнәсезме? (38) Сез теләгән һәрнәрсә, һичшиксез. булачак, дип язылганмы анда? (39) Кыямәт көненә чаклы ни теләсәк, шуны кылырга хакыбыз бар. дигән килешүегез бармы Аллаһ белән9 (40) Син (Мөхвммәд) алардан сора: —Шундый килешү бар. дип кайсысы раслый ала икән? (41) Әллә аларнын кодрәтле башка дуслары бармы? Алар хаклы булса. (Аллаһтан да) кодрәтле шул дусларын монда китерсеннәр. (42) Ул Көн килеп җиткәч, балтырлар ачылыр (яшерен эшләрнең, гөнаһларның өстеннән пәрдә алыныр) һай сәҗдә итәргә чакыру булыр, ләкин алар (кяферләр) сәҗдәгә бөгелә алмас. 43. Хурлыктан карашлары аска төбәлгән хәлдә калырлар. Гәрчә, алар сау-сапамәт булган хәлдә дә сәҗдәгә чакырылган иде. ләкин алар сәҗдәгә иелергә теләмәгән иде. (Хәзер, теләсәләр дә. иелә алмыйлар.) 44. (Ий. Мөхәммәд) син бу сүзне (Коръәнне) ялганга чыгарган кяферләрне Минем өлешкә калдыр. Без искәрмәгән яктан, әкрен-әкрен генә аларны газапка тарта барырбыз. (45) Без аларга (бирәсе җәзабызны) азакка кичердек Хакыйкать шулдыр ки. Мин корган тәдбирләр какшамас. (Җәза барыбер бирелер) (46) Син алардан түләү хакы сорыйсыңмы, юкса? Шуның аркасында алар бурычка батканмы? (47) Яшерен серләрне белү гыйлеме алар кулындамы, юкса? Ул гыйлем китабын алар язамы9 (48) Син Раббыңның хөкемен түземлек белән көт. Балык карынындагы (Юныс) кебек булма. Исеңдәме, ничек итеп ул (тынчулыктан, тарлыктан зарланып) Аллаһка ялварган иде. (49) Әгәр дә аңа Раббысыннан ярдәм килеп ирешмәгән булса, ул. һичшиксез, бичара хәлдә, хур ителеп, ярга чыгарып ташланган булыр иде. (50) Ләкин соңыннан Раббы аны сайлап алды вә изгеләр сафына куйды. 51. Ул инкарьчылар. Коръән укыган вакытыңда карашлары белән булса да. сине ялгыштырырга тырышыр. (Эшләре барып чыкмагач). -Көн кебек ачыктыр ки. ул тилергән—дип әйтерләр. 52. Коръән бары тик галәмнәргә хәбәр бирүче вәгазьләрдән тора. 69—ХАККА (КОТЫЛГЫСЫЗЛЫК) СҮРӘСЕ (Хакка сүрәсе 52 аятьтән тора Мәккәдә иңгән Кыямәт көненә Хакка дип тә әйтәләр. Ягъни. Кыямәт хакыйкать буларак, хак-чынбарлык буларак, котылгысыз киләчәк. Хаклыкның, дөреслекнең тантана итә торган котылгысыз көне-Кыямәт булачак.) Би см илләһи р-рах мән и р-рахи м. I. Котылгысыз рәвештә тормышка ашачак Хакыйкать көне! (2) Нинди була ул Хаклык тантана итә торган котылгысыз көн? (3) Бу турыда сиңа кем. ни-нәрсә хәбәр итте? (Аллаһтан башка һичкем хәбәр итә алмас.) 4. Сәмуд белән Гад халыклары Кыямәтне (Хакыйкать көнен) инкарь итте (5) Сәмуд халкы гадәттән тыш каты гөрелте (зилзилә) белән һәлак ителде. (6) Гад халкы исә котчыккыч үкерә торган, хәтәр давылда һәлак булды. (7) Аллаһ аны (каты давылны) жиде төн. сигез көн буена туктатмады. (Әгәр син анда булса идең) ул халыкның бер мизгел эчендә эче куыш агачлар кебек, кырылып ауганын күрер идең. (8) Ичмасам, исән калган бер кеше күрерсеңме? 9. Фиргавен дә. аннан алдагылар да. асты өскә килгән калаларның халыклары да шушы хатаны кабатладылар (ягъни. Аллаһны. Коръәнне, пәйгамбәрләрне санга сукмадылар. шуның аркасында гөнаһка баттылар) (10) Шулай итеп, алар Раббының пәйгамбәрләренә каршы баш күгәрде. Шуна күрә. Аллаһ та аларны дәһшәтле җәзага тартты. 11. Хактыр ки. дөньяны су баскач. Без сезне (борынгы бабаларыгызны) көймәгә утыртып, коткардык. (12) Бу эшне Без киләчәк буыннарга кисәтү һәм сабак булсын, калаклары ишетеп, хатирә итеп сакласын, дип башкардык. 13. Сур быргысына беренче тапкыр өрелгәч (бөтен кешеләр дә үлеп бетәр, галәм харап булыр). (14) Җир үзе дә. таулары да урыннарыннан күчеп, берберләренә бәрелеп, тузан хәленә килер (15) Менә шул көн Кыямәт булыр. (16) Күк урталай ярылыр. Ул көнне Күкнең терәге булмас (гравитацион көчләр юкка чыгар). (17) Фәрештәләр аның (Күкнең) әйләнә-тирәсендә булыр Ул көнне Аллаһнын Гарешен (тәхетен) сигез фәрештә күгәрер. (18) Ул көнне сез (хисап, җавап өчен) Аллаһнын хозурына китерелерсез. Ул көнне һичбер сер яшеренеп калмас. (19) Китабы ун кулына бирелгән (мөэмин) кеше әйтер: —Алыгыз минем китапны, алыгыз да укып багыгыз. (20) Мин. чыннан да. (Кыямәт көнендә) хисап тотачагымны белеп яшәдем дөньяда.—дияр. (21) Бу кеше Сәгадәткә ирешер. (22) Югары җәннәткә керер. (23) Җимешләре үрелеп алырлык якында гына булыр. (24) Аларга: —(Дөньяда) яшәгәндә кылган игелекләрегезгә күрә, рәхәтләнеп ашагыэ-эчегез!— дип әйтелер. 25. Китабы сул кулына бирелгән (кяфер) кеше дә әйтер: -Аһ. китабым миңа бирелмәгән булса, яхшырак булыр иде. (26) Аһ. бу хисапларны тотмаса идем. (27) (Дөньядагы үлемем) соңгысы булып (яңадан терелмәгән булсам). (28) Байлыгым мина бер файда да бирмәде. (29) (Бөтен) патшалыгым (хакимиятем) кулдан китте,—дип үкенеп үкерер. (30) (Аллаһ боерыгы яңгырар): —Тотыгыз да аны богаулагыз! (31) Аннан соң аны дөрләп янган ялкынлы утка атыгыз! (32) Аннан соң аны җитмеш аршын озынлыгындагы чылбыр белән урагыз. (33) Чөнки ул бөек Аллаһка ышанмады. (34) Мохтаҗларга ризык бирмәде (һәм бирдермөде). (35) Шуна күрә, бүген монда (Кыямәттә) аны кызганучы бер генә дусты да юк (36) Гослин дигән эчемлектән башка эчәренәсуда булмас (37) Гөнаһкярлардан башкасы ул гослинне эчмәс. («Гослин» исемле бу эчемлек турында X. Чантай китабында болай язылган: «Җәһәннәмдә кайналучыларның канлы эреннәре. Бәгъзеюре аны «юынтык, шакшы су», дип тә шәрехли. Әлбәттә, монда күчермә мәгънәдәге бер символика бардыр» ) 38. Күзегез белән күргәннәрегез (Күкләр. Җир. дәрьялар) белән. (39) күзегез белән күрмәгән (фәрештәләр, рухлар, матдә кисәкчекләре) белән ант итеп әйтәмен ки: (40) һич шик-шөбһә булмасын. Ул (Коръән) иң мәртәбәле илчем (Җәбраил)нен җиткергән сүзедер. (41) Ул (җенле) шагыйрь язган китап сүзе түгел. Сез әле һаман да ышанмыйсыз! (42) Ул бер күрәзәче сүзе дә түгел. Сез әле һаман да ышанмыйсыз! (43) Ул (Коръән) галәмнәрнең Раббысы тарафыннан иңдерелде! (44) Әгәр дә (Пәйгамбәр Без әйтмәгән сүзне) Безгә каршы үзлегеннән уйлап чыгарган булса иде. (45) әлбәттә Без аны уң кулсыз калдырган булыр идек. (46) Аннан соң Без аның йөрәк тамырын буар илек (47) Сезнең берегез дә Мине бу эштән тыя алмаган булыр иде. (48) Шик юк ки. Ул (Коръән) гөнаһлардан курыкканнар өчен катгый вәгазьдер. (49) Белеп торыгыз ки. сезнең арада (Коръәнне) ялганга санаучылар да бар. (50) Хактыр ки (5,) ШИК ЮК ки - (Ко^Хакыйкатьнең үзедер. (52) Шулай булгач, бөек Раббыбызның исемен тагын да югары күгәрер өчен гыйбадәт кылыгыз. Ана тәсбих әйтегез!