КҮҢЕЛ ДИГӘН ДӨНЬЯДА...
Дөнья Бәхет белән бәхетсезлек—янәшә. Асылъярны эчкечегә ярәшә. Зыялы ир, Җаһил хатын—бер оя. Каршылыкка корылгандыр бу дөнья? Күнел дигән Дөньяда да Ак-кара. Дәфтәреңне Фәрештә дә, Иблис тә актара. Сөембикә манарасы Манаралар түгел, Күңелләр дә Айсыз калган чакта боегып, Син яктыртып тордың күңелләрне Тарихлардан килгән нур булып. Бүген, шөкер, Аең балкып тора... Җанны тартып торган манара. Син—безнең җан, Авышсак та ялгыш, Хакыбыз юк безнең аварга. Илсөяр И КСАНОВА—шагыйрә; “Ышанасы килә”, “Кышкы канәферләр’, “Син- язган язмышым” исемле китаплар авторы. Казанда яши. Алдану Гыйнвар. ПЛЮС биш, плюс өч... Бөрегә тулышкан агачлар. Күкләрдән Ак хыял шикелле Ишетелә,— Ишелә юеш кар. Бик тиздән ак чәчәк күлмәген Кияргә җыена алмагач. Алдагы зәмһәрир суыклар Калдырыр бөтенләй ялангач. Гыйнвар. Агачлар бөредә. Саташып ымсыну бу бары. Хәтердә яңарды милләтнең Яз, диеп алданган еллары. * Нинди елак кыш булды бу? Кайда суык-зәмһәрир, Адаштыргач бураннары?.. И, Табигать, Бир әмер! Туктат, туктат бу елакны. Кемгә җиңел, и җаным? Кыш лабаса... Мин түгел бит. ...Хәтта мин дә еламыйм. Үзгәреш Тигез иде дөнья кар астында— Ап-ак иде күз күреме ара. Язгы ташкын килде бөтерелеп, Ташкын сулар актарылып ага. Калкып чыга өскә, чыга бары— Кипкән яфрак, үлән, чүбе-чары... Ап-ак иде дөнья кар астында. Чуарланды... Эреп бетте кары. Мәхәббәттә гөнаһ юк, дип Үзеңне аклап була. Бәлки гөнаһсыз кабынган Хисеңне яклап була. Әрнүдән торган җаныңны Беркемгә ачып булмый. Кешедән качып буладыр, Үзеңнән качып булмый. Яшерен йөрәк Йөрәгеңне яшергәнсең Ахры хәтта үзеннән. Күпме генә яшерсәң дә Күреп алдым күзеңнән. Күреп алдым, куркып калдым— Нечкә икән йөрәген- Шаяртканда, мин бит синдә Йөрәк барын белмәдем. Үртәдем... үзем үртәлеп Бик текә йөргәненә. Гафу, кагылсам уйламый Яшерен йөрәгеңә. Аерма Ул—кош, Син—кош. Тиң дип әйтеп кара, Тиң тоелса әгәр Аккош белән карга... Тормыш Кемгәдер—уй, Кемгә—уен. Уеннан—уймак, Ачы коймак. Тол хатын “Без дә гөлләр кебек идек Гөл булып яшәр идек. Кадерлем дип, бәгърем дип, Җаным дип дәшәр идек... Без дә гөлләр кебек идек, Каерылды канатлар. Тагын күпме ялгыз җаннар Бу сүзләрне кабатлар... Без дә гөлләр кебек идек...”— Үрсәләнә ялгыз хатын Ялгыз хатын, тол хатын. Усал телле, парлы ярлар Хаклап тормый тол хакын. Нахак сүзем рәнҗетер, дип Уйламый шул ялгыш та, Гаебе дә, гайбәте дә Тол хатынга ябыша. Аһ, болай да баскан иңне Язмышның көянтәсе! ...Чәйни тәмләп ир хатыны һәм... бишнең сөяркәсе. Ир исеме мир каршында Төшерми шул күләгә. Аңа төшәр күләгә дә Тол хатынга эләгә. “Без дә гөлләр кебек идек...”— Өзгәләнә тол хатын. Сагышыннан сулган гөлнең Кем бәяләр саф хакын?! Миңа шундый сөю бирде Күкләр! Сөю бирде. Сине алды Күкләр. Мине синсез иткән Күкләремә Зурдыр, дисәң, күңелемдә үпкәм. Ялгышырсың. Дөрес, әрнүем зур. Тик юк йөрәгемдә рәнҗеш, үпкә. Кемнәрнеңдер беркемен дә алмый: һәм... Сөю дә бирми. Бирми Күкләр... Бәргәләнү Күкрәгеңә авыр башым куйсам. Куркам, Башларымны җуярмын. Күкрәгеңдә башларымны җуйсам, Оятларын кая куярмын! Аһ, авыр шул башым, Авырлыкны Бер ялгызым ипчек күтәрим?! Минем авыр башны авырсынмый Күтәрергә ачык күкрәгең. Ачык, Ләкин ачык кына итеп Язылмый ла икән бу язмыш. Син теләсәң ничек укы аны. Дөрес диеп укы, һәм ялгыш... Ялгышлардан курка-курка күпме Ялгышынган. Бәгырь кыелган. Алыр—күкрәгеңә башым куйсам: Башларыңны куркам җуюдан