Логотип Казан Утлары
Роман

КАРГА КОРОЛЕ

рокурор сүрән яктыртылган бүлмәгә килеп керде, лампалар балкыган коридордан сон күзе тышта калгандай иде, ул хәтта стена янындагы курпачта хәл жыеп яткан кешене абайламады. Күзләр бераз ияләшә төшкәч, сәламләү өчен якынлаша башлауга, тегесе, авыр гәүдәсен жинел генә ыргытып күтәрелде һәм каршы атлады. Йөзендә алтын тешле елмаю чагылды. Карден, Хуго Босс, Бернард ле Рой, Ги ля Рош, Карвеннарын бер якта торсын,—дип эчтән генә көлемсерәде Сенатор. Аксайда моданы менә кем кертә икән. Аксай номенклатурасының ник алтын тешле булуы аңлашылды. Алар бүлмә уртасында очраштылар һәм кул кысыштылар. —Дастарханга рәхим итегез,—дип, хуҗа кыска бармаклы кулы белән табынга ишарәләде. Шул арада Сухроб тирә-ягына күз ташлап өлгерде. Бүлмә шәрекъчә бизәлгән, ник бер өстәл яисә урындык булсын, монда, гомумән, мебель юк, тирә-якта келәмнәр, курпачлар, мендәрләр патшалыгы. Розарийга караган зур тәрәзәләр шар ачык, күрәсен, хан кондиционер яратмыйдыр, ләкин залда салкынча иде, көндез, мөгаен, борынгы гадәт буенча, идәнгә ботлы су тутырылган ләгәннәр куеп торганнардыр —Алла хакы өчен, көттергәнем өчен гафу итегез,—диде Акмал-әкә стена яныннан элеккеге урынын алып.—Эш муеннан, барысын кайгыртырга кирәк Нишлисен, үзгәртеп кору заманасы. Яна хакимият тә безгә байракларның юкка гына бирелмәгәнлеген акласын, дип тырышабыз инде —Һәм ул башы белән кунак утырган яктагы стенага ымлап куйды. Сенатор ирексездән борылып карады, җете кызыл төстәге келәм асылган стена янында бихисап байраклар тезелгән иде, уканы жәлләмичә алтын җепләр белән чигелгән бәрхет комачларны идәндәге сапларыннан гына санап булыр иде, ләкин санамыйча да аларнын күплеге хәйран калдыра, беренче тәэсир шундый иде. “Әйе, очрашу урынын шәп сайлаган бу,—дип уйлап куйды прокурор.—Авторитеты белән авызны томаларга телиме? Шайтан белсен...” —Сезнең килүегез турында әле генә әйттеләр, иртәдән бирле обкомда Наманганга барырга туры килде, әле генә кайттым. Үпкәләмәгез, һәркемнең Дәвамы. Башы I санда. үз начальствосы. Аларга миндә ҮК кешесе бар дип әйтә алмыйм ич инде, казынуларын яратмыйм, кем ул, нишләп йөри, нишләп без ул хакта белмибез. дип төпченә башларлар —' Күз буучы” жанын борауларга теләгәндәй итеп прокурорга карап алды, сүзләренең кунакка ничек тәэсир итәсен бик беләсе килә иде анын. Сенатор ваемсыз тыныч кыяфәтен саклап кала алды, чөнки ханның өстенлекне үз ягына аударырга җыенуын, сүзләр белән бик оста капшап маташуын сизенгән иде инде. Акмал-әкәгә. шиксез, бу визит артында кемнәр торуын чамалау мөһим. Әле кибеп тә җитмәгән чәчләре, бераз шешенкерәк төс алган йөзе директорның ял итеп ятуы, күптән түгел генә бассейнда коенып чыгуы турында сөйли иде. Ләкин, ни генә булмасын, прокурор ана ышанган кыяфәт чыгарды. —Аллыйм, Акмал-әкә, аңлыйм, ин башта эш, шунсыз булмый. Хәер, мин сезгә шәхси йомыш беләнрәк килгән идем. Ә болай үпкә-сапкам юк, вакытны бик матур уздырдым, рәхмәт яусын. Сездәгедәй шаккаткыч бассейн белән сауна Ташкентта да сирәктер. —Тырышабыз инде. Аксайда безгә һәр кунак кадерле, нишләп, Сухробжан, элегрәк килеп чыкмадыгыз?—диде “Күз буучы”. Сорау төбендә икенче мәгънә дә ачык тәгаенләнә иде. Сенатор сүз башында ук йорт хуҗасын төпкә утыртырга җыена иде, шуңа күрә, боргаланмый гына җавап бирде: —Элек килә алмый идем. Вазифам кушмый иде. Сез бит барысын да болай куанып каршы алмый идегез. Хәзер менә миңа да Аксайга килеп күренер вакыт җиткәндер дип белдем. Ничек яшәвегезне күрәсем килеп китте, сезнен хакта күп ишеткән бар... Анын җавабы “Күз буучьГны уйга калдырды булса кирәк, ул әйтергә сүз таба алмыйчарак торды. Прокурор Аксайда мода урнаштыручы ханның тагын бер йомшак ягын сизеп алды. Жавапны шактый озак көтәргә туры килде —Кунакларга без һәрвакыт шат, үзегез дә ышанырсыз, диде, ниһаять, хан.—Яна заман, яна кешеләр Кызганыч, сезне элегрәк белмәгәнмен. Дөрес, мәкаләләрегезне газеттан укыганым бар. Алар монда да шау-шу кубардылар. Сезнен өчен сөенеп туя алмадым, бездә дә хокук гыйлеме сүрелмәгән икән дип горурландым да әле. Барысы да Мәскәүдән генә килергә тиеш түгелдер бит. Мин һәрчак сезнен кебек кешеләр өчен тау булып күтәрелдем, булышып яшәдем. Монда булмавыгыз сезнең гаеп түгел, сәләтле кешене алып килә белмәүчеләр гаебе, юкса андыйлар бездә һәрчак ярдәм һәм аңлау таба иде Борын төбендәгене генә күрә белүчеләр Аксай республика өчен үзенен мәгънәсен-кирәклеген югалтты дип, нык ялгышалар. андыйлар еракка карый алмый. Сезнен килүегезгә мин чынлап та шатмын, Сухроб. Һәм. аек баштан сөйләшүнең куркыныч төс ала башлавын чамалап булса кирәк, ул учын учка сукты, шул ук минутта бүлмәгә Мәүлидә һәм тагы бер чибәр кыз килеп керделәр. Алар тиз генә чәйнек-чынаякларны җыештырдылар, шакмаклы ашъяулык өстенә тагы берне, кардай ап-агын җәйделәр һәм дастарханга төрле кабымлык, салат, җиләк-җимеш тезә башладылар. Ин соныннан подноска ике шешә затлы коньяк һәм рюмкалар куеп телсез карт килеп керде. Шәригать кануннары кызларга хәмергә кагылырга кушмый "Ханнын инсафлылык күрсәтергә азаплануы инде монысы,—дип эчтән генә көлемсерәде анын гадәтләрен яхшы ук белгән Сенатор—Коръәнне йөз тапкыр гына бозмагандыр инде, юкса”. Күрәсең, тамаша анын өчен уйнала иде, әйдә, янәсе, шәһәр корты, Акмал ханнан өйрән чын халык йолаларына. Берләшмә директоры коньякны үзе бүлде, мөлдерәмә тулы рюмканы кунакка таба этәреп әйтте: —Ни генә булмасын, сез минем кунагым, йортыма юл табуыгыз әйбәт булган. Илгә болгавыр заманнар килгәндә танышуыбыз да аерым мәгънәгә ия. Үзгәртеп кору дошманнарының чамадан тыш күп икәнен яхшы беләсездер. Бу чорны да узарбыз, иншалла, партиянен куәте-көче җитәр! Танышу өчен, хәбәрдарлык һәм демократия чорында яңа хәл-гамәлләрдә эшләп килүче партия өчен! “Сөйләшүне бигрәк тә кәттә башлады бу. Алда тагын ниләр генә ишетмәбез!”—дип уйлап алды кунак, ләкин тостны елмаеп кабул итте. Ул эчеп куюга хуҗа лимон салынган тәлинкәне ана таба этәрә төште. —Авыз итегез, үзебезнеке, лимонариебез бар. Елта ярты миллион сум табыш алабыз. Ташкентка, теге Фәхретдинов атлы галимгә өйрәнергә кешеләр җибәргән идек. Хәзер үзебез түләүле курслар булдырдык, лимон үсентеләре сатабыз. Акча булдыклы кешеләрнең аяк астында, бары көнче- хөсетлеләр генә чит кеше кесәсендәгене санарга ярата. “Бу сүзләр нидән әле?—дип уйланды прокурор.—Әллә мине лимонарийдагы урлау-үзләштерүләрне тикшерергә килгән дип уйлыймы икән?” Акчаны йөзәр мең сумнар белән генә исәпләүче кеше буларак, лимонарии аны тамчы да кызыксындырмый иде, шулай да лимонны тәмләп капты. Ул бар ташкентлылар кебек үк Италия, Марокко, Греция, Грузия лимоннарына шаккатмый иде, ә бәлки йомшак кабыклы, аеруча баллы җирле лимоннарны үз күрә төшә. Ташкент хатыннары аннан әллә нинди тәмле кайнатмалар ясарга остарып беттеләр инде. Прокурор тәлинкәсенә иң элек ни салырга икәнен чамалап бай дастарханга күз төшерергә дә өлгермәде, “Күз буучы” ана ат колбасасы—казы тәкъдим итте: —Күптән түгел генә яшь җылкы суйдык. Билләһи дим, ирләрнен дәртдәрманын унлата арттыручы мондый казыны Аксайдан башка җирдә мәңге таба алмассыз.—Һәм кычкырып көлеп җибәрде. Бу сүзләрнең бер генә тапкыр әйтелмәгәнлеге дә анлашылып тора иде. Җылкы рәтен Аксай ханы теләсә кемнән дә яхшырак белә, казы-казылык ясау өчен яшь атларны ул махсус технология буенча симертә иде. Прокурор ана рәхмәт әйтеп, тәлинкәсенә берничә кисәк салды, ә тегесе бәллүр рюмкаларны тагы мөлдерәмә тутырып та өлгерде, күрәсең, кунакны тизрәк җылытасы килә иде. —Дулкын Назарович ничек яшәп ята?—дип сорады ул кинәт кенә, яна тост алдыннан үзе өчен кайбер нәрсәләрне ачыкларга теләгәндәй. —Бишенче катта мин сирәк булам, анда зур кешеләр, зур мәшәкатьләр Эш буенча очраштыргалыйбыз, ул, Аллага шөкер, исән-сау. көче ташып тора. Безгә, яшьләргә, кемнән үрнәк алырга дигәндә, ярый әле, андый кешеләр бар,—дип читләтебрәк җавап бирде Сенатор, үзенең элемтәсен афишалап торасы килми иде. —Тыйнакланмагыз инде, Сухроб Әхмәдович, без бит бишенче катта күпләрнен ишеген аяк тибеп кенә ачканыгызны, бүген ин перспективалы хезмәткәр икәнегезне дә чамалап торабыз. Шунысы яхшы мин-минлеккә бирелмәгәнсез, иске кадрлар турында да җылы сөйлисез, хәзерге яшьләргә үткәннәрне сүгәргә дә көләргә генә булсын. Без дә бит тик кенә утырмаган, байракларны юкка бирмиләр... Тагы менә нәрсә Сухробҗан. дөньяны өч кит өстендә тора диләр, тамырдан килешмим, дөнья дуслыктан тора, ирләрнең ныклы дуслыгыннан... —Ирләрнен һәркайчан “Мин—сина, син—мина” дип яшәвеннән,—дип төрттереп алды мәҗлестәш, әмма “Күз буучы” астыртын мәгънәне аңламады, күтәреп үк алды: —Ай, шәп әйттең, дөрес әйттең. Шуңа күрә, дуслар өчен тотыйк әле. Кайчандыр Дулкын Назаровичны күтәрергә без дә ярдәм иткән идек, менә шулай ярдәмләшү җирне-тормышны тота да инде ул... “Көндез аның белән сойләшеп өлгерде микәнни?”—дип борчылып куйды прокурор, ләкин тынычланды, чөнки "Күз буучьГның, гадәтенчә, зурдан кубып, купшы сөйләшергә яратуын аңлап алган иде инде Дуслар өчен эчтеләр, үзара ярдәмләшү очен дә җибәрделәр. Акмал ханның тостларда узыш башлавының сәбәбен ул чамалаган иде инде. Кайнар кабымлыклар кертелде, тагы тандыр-кебаб, нарын, нечкә итеп түгәрәкләп киселгән, бавыр кушып пешерелгән, өстенә ит һәм казылык, пычак йөзе калынлыгында гына туралган суган салынган, кара борыч сибелгән токмач Биш минут та үтмәде. Мәүлидә манты салынган кечкенә табак алып керде. Урыс пилмәне белән грузинча хинкалига охшаган бу нигъмәт сарык итенә курдүк мае кушып, суганлап, борычлап парда пешерелә. Мондый кабымлык белән исерүе шактый авыр нәрсә. Ике Гертруда иясе сүз арасында кебек кенә әле бу. әле теге кеше турында сораштырды, әле берсе, әле икенчесе өчен тост әйтте. Шулай итеп, прокурорны элеккеге берәр “дусты"—аның хисабына яшәгән адәм җибәрмәде микән дип тә белергә маташты. Ул бит юләр түгел, баш очында болытлар куерганын белә, дөрес, соңгы төгәллекләр җитенкерәми, чөнки Ташкент белән элемтәсе начарланды. "Күз буучы" көтә иде. менә-менә бу исем- фамилия артыннан... көтелмәгән кунак әйтеп ташлар кебек: "Ә мин, Акмал - әкә. сезгә аның үтенече буенча килдем дә инде!” Ләкин фамилияләрне колодадагы кирәкле кәртләрне сакланып-сайланып чыгарган кебек кенә әйтсә дә. теләгенә ирешә алмады, алар барысы да галстуксыз, әллә нинди сәер пиджак кигән бу кешедән, стенага аткан борчак шикелле, чәчрәп кенә төшә бардылар. Ул инде яхшы аңлый иде—моннан берни дә ала алмассын. ә ул болай өйрәнмәгән, шуңадырмы, акрынлап ачуы кабара башлады. Ә кем һәм ни өчен җибәргәнен турыдан-туры сорарга ана мин- минлеге кушмый иде. яхшы, кунакчыл хуҗа буларак вакыйгаларны ашыктырырга да ярамый. Дәрәҗәле кунакка килгәндә, ул сүзгә кирәгенчә генә кушыла белде, теге яки бу дәрәҗәле кеше өчен эчте, үзе эченнән генә Акмал хан тезгән фамилияләрнең һаман югарыга үрләгәнен дә абайлап барды. Менә-менә Беренченең дә исеме аталыр дип көтте, чөнки алар Рәшидов белән дус булган кебек, анын белән дә әшнәләшкәннәр, ханны моннан ике ел элек нәкъ менә ул коткарып калган иде. Ләкин Арипов ашыкмады, башка кәртләрне чыгара торды. Прокурор "Күз буучы"нынкүпләргә биргән кыскача бәяләмәсенә шаккатты: төгәл, үткен иде алар һәм бу кешеләр аның алдында яна яклары белән ачылып киттеләр. Бер-ике фраза белән ул Сенаторны аяктан ега язды, ә бит алар ана мәңге сатылмас, акчага кызыкмас, шунын остенә, гадел, туры сүзле булып тоелалар иде. баксаң, алар күптән инде "Күз буучы" белән "дуслык"та икән. Чыннан да. "Дустын кем икәнен әйт. үзеңнең кем икәненне белермен..."—дип юкка әйтмиләр икән шул! Сүздә өстенлеккә ирешмәгән йорт хуҗасының кәефе күзгә күренеп төште, күп эчә башлады, визитның максатын ачарга да ярый иде кебек инде, тик һаман уңайлы форсат чыкмады, ә директорның гасабилануы унайлы фал иде Ул вак-төяк сорарга килмәде. Шуның өстенә, Акмал хан табигате белән "ябалак", төннәр буе эчеп чыга, димәк, ашыгырга ярамый. Икенче шешәдә калган коньякны бүлгәндә Акмал хан вакыйгаларны үзенә зыян ясап ашыктыруын аңлады, Ташкент кунагы эчә белә, ашауда да хәтәр, аның үзенен бүген ашыйсы килми, эчке усаллык та җанын буып тора һәм исерә баруын сизенде, инициативаны ычкындырды. Югыйсә, ул күп эчсә дә исерми торган иде. Әле чыңлап сөйләшү булмады, бераз җылындылар. көчләр нисбәтен чамаларга тырыштылар. Димәк, ял итеп алырга, чыгып һава сулап керергә, фикерләрне тупларга кирәк булыр. Ләкин беренче раундта ул җиңелде. Шуңамы, ул кинәт кенә күнеле күтәрелеп, әйтеп куйды: —Әйдәгез. Сухробжан, төнге паркта йөреп керик, ял да итәрбез, теләсәкайсы ботаника бакчасы кызыгырлык сирәк агачларны, куакларны күрсәтим әле. Мина экзотик агачлар, куаклар, чәчәк орлыклары бүләк итүчеләр күп. Бәлки сез дә күңелемә юл табарсыз. Гагра. Цхалтубо. Форос, Ялта кебек җирләрдә ял иткәнегез бар Ял иткән арада кызлар табын әзерләр, пылаучылар казанга дөге салыр. Ни генә ашамасак та, ни генә капмасак та, үзбәк өстәленең ханы—барыбер пылау. Аксайда аны әзерли беләләр. Гәрчә ташкентлылар ин яхшысы үзләрендә генә дип уйлый булыр —Юк. юк, башыма да кереп карамады. Бигрәк тә сезнен тандыр-кебаб белән джиззалы кабартманы авыз иткәннән сон. Кызларыгыз кебек чибәрләрне атаклы “Бахор” бию ансамблендә дә таба алмассың,—дип ачыктан- ачык төчеләнде Сенатор. Турыдан-туры мактау йорт хужасына унай тәэсир итте Аның күңеле шуңа өйрәнгән, һәркемнән ул шуны көтә иде. —Рәхмәт, бәя бирә белдең. Зәвыклы кеше икәнен күренеп тора. Юкса, кайчак бер авыл мокыты килә дә һәрнәрсәгә борын жыерып йөри, монысы ошамый, тегесе ошамый. Әйдә, Сухроб, кадерлем, артыш куаклыгында сулап килик әле, ул гомерне озайта диләр, әгәр без аны коньяк белән кыскартканбыз икән, кирәк кадәр итеп кире кайтарыйк. Әгәр дә эчмәсәк, тартмасак, изге артышлар һәм атлар янында утырып, гомерне никадәр озайтыр идек, ә? Кунак Аксай ханынын яраткан айгыры Саман янында ат сараенда төннәр уздыруын да белә иде. Кемдер аны өч кит турындагы теориядән тыш, атлар белән аралашкан, җылкы ите ашаган кешенен озын гомерле булуы турындагы матур әкияткә ышандырган, чабышкыларны үлеп яратуы, жылкы көтүен һаман үстерүе дә шуннан, күрәсен. Аксайда атлар кешеләрдән яхшырак яши, ул аларга игътибарлы гына түгел, чын мәхәббәт тота иде. Парк үтә яхшы уйланылган, табигать үзенчәлеген оста файдаланучы архитектор кулы сизелә, моның өстенә, яктылык уены жәлеп итә, күрәсен, театрдан ут осталарын чакырганнардыр, гади электрикларның башына да килмәстәй кыландыруларны каян табар идең. Хан Акмалны көткәндә балкыган яктылык, фонарьлар уены эшнен башы гына булган икән! Йорт хужасы төнге бакчаның теләсә кемнен һушын җибәрерлек эффект ясаганын үтә яхшы белә иде. Тәбәнәк, көчле прожекторлар җирдән үк кеше кочагы җитмәс имәннәрне, төз Япон фейхоа агачларын кочаклап алаларда карангылы- йолдызлы күккә чөяләр. Әле геометрик төгәллек белән яктыртылган юл борылышлары, әле куе агачлыктан ут кояшы янып торуы—барысы, барысы да бакчаны тылсымлы итәләр, парк яңа утлары белән уйный башлый, болар- нын берсен дә көндез күрә алмыйсын. Кинәт ялгыз бер агач зур планлы экранга эләккәндәй кабынып китә дә игътибарны шашындыра, йә яшел абрис кәүсәсенең, ботакларының камиллеге-матурлыгы күзгә ташлана, төнлә яфракларның лепелдәве-пышылдавы да бөтенләй янача ишетелә икән. Без бит ландшафтлы архитектураны белмибез, бездә паркларга адәм рәтле игътибар юк, ә Акмал хан бакча-паркы кебек могҗизаны ябык дәүләт дачаларында яисә хөкүмәт йортларында гына табарга мөмкиндер. Хәтта кайлар- дадыр булган, ниләрдер күргән Сухроб та чын ихластан әйтеп куйганын сизми дә калды: —Фантастика! —Без сезгә Ташкент түгел, сезнең бетле дәүләт дачагыз,—диде борын төбеннән генә “Күз буучы” бик тә канәгать тавыш белән, кунакка зур тәэсир ясый алуы анын үзенә бик ошый иде. Сенатор бу паркта ханның туган көнендә, йөзләрчә дәрәҗәле кунаклар алдында нинди иллюминацияләр, фейерверклар, салютлар оештырылуын, төсле петардлар шартлавын, сигнал ракеталарының күккә ыргылуын күз алдына китерде. Хан туган көнен, унайлырак булгангамы, яисә башка минминлектән чыгыпмы, беренче майда билгеләп үтә, шулай итеп, кыштан соңгы бәйрәми демонстрацияне дә ул үз хөрмәтенә оештырылган дип чын күнелдән кабул итә иде. Ә бу чакларда шау чәчәктә утыручы гүзәл паркның матурлыгын сөйләп-анлатып бетерерлек булмый. "Анын карнаваллары угте инде, замана башка”,—дип уйлап алды прокурор төнге миләүшә чәчәкләренә иелгән “Күз буучьГга карап. Акмал ханнын туган көнендә бер генә тапкыр да була алмавы жәл иде. Юк. күңелендә Ариповка карата җылы хисләр уянмаган, анын бары тик шундый бай, колачлы, фантазиягә мул бәйрәмне күрәсе килеп киткән иде. —Телисезме, мин сезгә парктагы иң яраткан урынымны күрсәтәм,— дип, кинәт кенә сорап куйды Акмал. Төнге миләүшәләр исе шундый да көчле аңкый, гүя ул кабара, калка, дулкынландыра, хет исер-егыл, Сухробның бу гүзәл почмактан китәсе килми, ләкин кызыксыну өстенлек алды, бакча хужасынын тагы нинди яраткан урыны бар икән Һәм ул, миләүшә исенә манылган тынлыкны бозудан курыккандай, акрын гына әйтте: — Бик рәхәтләнеп. Акмал-әкә. бик рәхәтләнеп. . Азар юлдан сулга борылдылар, зәңгәр чыршылар утыртылган почмакны урап үттеләр. Яктылыкка чумган чыршылар көмешләнеп балкый, алар хәтга җирнеке булып тоелмыйлар, әйтерсең лә, Марстан төшкәннәр дә ботакларын селкетеп шыбырдыйлар, инәләренең бер-берсенә ышкынып шышылдавы да ниндидер йомшак-жинел металл тавышын хәтерләтә иде. Хуҗа үз паркын үтә яхшы белә икән, кактус плантациясе яныннан да уздылар. Көндез монда ханны көтеп ул берүзе йөрегән иде инде. Ләкин төнлә бу урынны танырлык түгел, карангыда зур ачык-кызыл чәчәкләр аткан кактуслар бөтенләй башкача күренә икән. Аның кактуслар янында тукталасы килгән иде, ләкин хуҗа аларга күз дә салмады, тагы уң якка, кипарислар аллеясенә каерды. Шунда гына прокурор салкын дымлылык һәм агымсу исен тоеп алды. “Нинди дә булса мәрмәр бакалар утыртылган төсле фонтандыр' ,—дип уйлады ул һәм бик нык ялгышты. Хәер, су һәм бака "савытлары" бар иде. Өчесе дә җидешәр метрлы, бер-берсеннән юка стеналар белән бүленгән “бака оялары”, чыннан да, аквариум тәэсире калдыралар, алар эчтән, яннан, өстән яктыртылганнар. Аквариумның өч бүлеге дә, бигрәк тә, аларнын төпләре яхшы глазурьланган кызгылт керамик плитә белән балкый, стеналары, бассейндагы кебек, зәңгәрсуга төрелгән иде. һәр өч диләнкәдә лилияләр, лотослар чәчәк атып утыра, мондый могҗизаны Сенаторның беренче күрүе иде әле. Ак йомшак лилияләр, сары, алсу, шәмәхә төсле лотослар—мондый камиллек-бөеклектән күзеңне дә алырлык түгел иде. Төптә кешеләрдән курыккан йокылы алтын карплар селкенә башлады, алар ялкау гына үз галәмнәрендә йөзәләр, лилия һәм лотосларның сабакларына тиеп-тиеп үтәләр, чәчәкләр чайкалып куя, алар тирәсендә вак дулкынчыклар хасил була. Артта чыкырдаучы компрессорлар бака оясына даими рәвештә кислород биреп торалар һәм төптән күтәрелүче вак күбекләр табигатьнең хәйрани бер тере почмагын хасил итә, анын кеше кулы белән ясалганына ышанырлык түгел. Хлорофиллга туйган каты лилия яфраклары кувшинкаларнын ипле-затлы төсен киметә, әмма алар икебанадагы кебек композицияне тулыландыралар гына, монда өстәсе дә, көчәйтәсе дә юк. Ләкин табигать биредә дә кешедән көлү җаен тапкан. Лилиянең бер яфрагында бака күренде, ул, умарта корты кебек, чәчәктән нектар эчте, аннан соң аптырашта калып төнге кунакларга карап торды да, суга чумды, шунын белән кызыл йөзгечле, алтын сыртлы зур гына сазанны куркытып куйды. Табигать шулай инде, кеше кулы ясаганын тиз генә үзенеке итә: чикерткәләр чурлый, су куышлыгы өстендә утка җыелган черки өере кайный, болары аквариумны “йорты” иткән бакалар өчен тере азык иде. Бу күренешләр шулкадәр тылсымлый иде ки, прокурор үзенең кайда икәнен, ник килгәнен, кая килгәнен дә оныта башлады. “Бу ниндидер гипноз”,—дип уйлады ул һәм фотоаппаратсыз килүенә бик нык үкенде, гаҗәеп кадр булыр иде. —Менә шушы, җирдәгечә булмаган чәчәкләр җанымны айкый —Ханнын колак төбендә яңгыраган каты тавышы аны реаль тормышка кайтарды.— Кызганыч, монда әз булырга туры килә, паркта ин яраткан урыным шушы инде. Прокурор аквариумга каршы йомшак мүккә төренгән эскәмия күрде, саф һавада утыру комачауламас, әле анын һаман төнге лотосларның чәчәк атуын күрәсе килә иде. ләкин йорт хуҗасы аны кулыннан тотты: — Вакыг. дөге салырга кушып киткән идек, пылау көттергәнне яратмый. Пешекчене дә үпкәләтү килешмәс, тырышкан бит. Җәйге кухнядан ике гап!шр фонарь белән сигнал бирде инде,—диде Акмал әкә һәм алар ашыкмый гына байраклар белән тулы бүлмәгә таба кузгалдылар. Янартылган дастарханга утыруга, тагы Сабир-баба күренде, шул ук подноста ике “Двин” коньягы утыра иде. Йөреп керү икесен дә айныткан, бигрәк тә. директор шәпләнгән, анын кәефе күтәрелгән, ачуы чыгып беткән иде. —Төше бакчада ял итәргә теләвегез әйбәт булды әле, хәзер сез мина. Сухробжан, ничектер якынайдыгыз, анлашыла башладыгыз. Әйдәгез, сезнен килүегез, эшләрегез ун булсын дип эчик. Уңышлар өчен!—диде “Күз буучы”, үгезне мөгезеннән алып, монын белән ул кунакны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды, шәрекъчә утырулар вакыты узган, сынау-сыналу да үтеп киткән иде. Прокурор йотып куйды, ул да, йорт хуҗасы кебек, эшкә тотынырга вакыт дип уйлый. Төн узып бара, “Күз буучы” үзен тыныч тота иде, ләкин шулчак Мәүлидәгә булышып йөргән чибәр кыз бер табак пылау китерде, ризык өстенә Дашнабад анары төшләре сибелгән иде. Чыгып барганда, ул прокурорга шундый шаярып-уйнап карап куйды ки, көтелмәгәнлектән битенә кызыллык йөгерде, хәтта әңгәмәне башларга әзерләгән сүзләрен дә онытып җибәрде. Пылау коткарды, икесе дә аңа жин сызганып тотынганнар иде^инде. Йорт хуҗасының да тамак ягы шәптән, куй ите һәм сарыклар турында сөйли-сөйли ул тәмле-сусыл калҗаларны сузды. “Мәсәлән,—диде ул,—ин мөхтәрәм кунакларны мин сарыкның уң як түшкәсе белән сыйлыйм — Кунакның гаҗәпкә калуын күргәч, тагы аңлатты:—Сарык гел сул ягына ята, шуңа күрә ун як кояш нурларын күбрәк җыя, сеңдерә, анын ите дә йомшаграк, тәмлерәк, организм өчен файдалырак була. Ун як беркайчан да авырлыктан басылмый, бездә Гиссар тәкәләренең авырлыгы алтмыш- сиксән килограмм тарта”. Боларны белү яисә уйлап табу өчен нинди тәмле тамак, ашау колы булырга кирәк! Кайбер кешеләр айлар буе туңдырылган ит тә авыз итә алмый бит, дип шаккатты кунак, ләкин пылаудагы итнең шулкадәрле дә йомшак, татлы, тәмле икәнен сизмичә кала алмады. Акмал ханның ачышын Шубаринга сөйләргә кирәк булыр, аның дусты Икрам да тәмле тамак, бу яңалыкны бәяләми калмас, зур бүләккә хисаплар. Шулай җылы гына сөйләшә-сөйләшә алар бер табак пылауны юк иттеләр, шуны гына көтеп торгандай, комган һәм бакыр ләгәннәр күтәргән ике кыз килеп керде, ирләр җылы су белән кулларын юдылар. Мәүлидә суны хуҗага, иптәш кызы прокурорга салып торды, нәрсәгәдер өметләндергәндәй һаман шаярып елмайды, сөлге биргәндә юри икәнен сиздерерлек итеп ике тапкыр кулына да кагылып алды. “Хан нинди план кора, нишләп шулай юмарт кылана?”—дигән дулкынландыргыч уй узды анын башыннан, ләкин бу фикер шундук югалды. ҮК кешесе алда торган эшен искә төшерде һәм маңгаенда матур минле, зифа буйлы, озын чалбар кигән кыз анын башыннан чыгып та очты. Сүзгә керешер атдыннан кунак директорга тартып алырга тәкъдим итте, үзе кабызып та җибәрде, сигарет белән утырганда, ул үзенен планын Арипов өчен артык оятсыз тоелмас дип уйлый иде. —Кадерле Акмал-әкә, сезнен дустыгыз саналмасам да, ике сәбәп аркасында Аксайга килдем,—дип кыю гына башлап җибәрде кунак.—Беренчесе. ҮКда аерым бүлекне җитәкләүче буларак, мин иске дусларыгызнын сездән йөз чөергәннәрен, язмыш кочагына ташлаганнарын күреп торам. Алардагы бу үзгәрешнең төп сәбәпләрен белмим, бәлки болгавыр заманда үзен өчен куркудыр, күпләр хәзер исен-ушын җыя алмый, бәлки башка сылтаулары да бардыр, әмма алар элеккеге кебек сезнең тормышта актив катнашмыйлар, мин моны күреп-белеп әйтәм. Икенче сәбәп, турысын әйтәм, сезнең баш очыгызда кара болытлар куера, депутат кагылгысызлыгын алу өчен документлар әзер, килүемнең төп сәбәбе дә шул. — Мин боларны беләм. кадерле Сухроб,—дип бүлдерде аны кинәт кенә Арипов,—Әйдәгез тагы берәрне күтәрик, алда җитди сөйләшү, анысы да минем язмышым хакында, минем дастархан янында... Барып җиттем — “Күз буучы” югалып калды, әллә ничек авыр-сангырау итеп әйтте. Күрәсең, беләм дисә дә, яңалык аның өчен көтелмәгән булды. Икесе дә пылаудан сон исерткеч кулланырга ярамавын, күбрәк яшел чәй эчәргә кирәклеген беләләр иде, әмма гадәт-йоланы, традиция- ритуалларны искә төшереп тормадылар—эчәр өчен сәбәп артык җитди иде. Эчәргә тәкъдим ясап, сүзне бүлеп Акмал хан тайм-аут алды кебек, чөнки ул үткен акылга ия түгел, шунлыктан ана фикер туплау өчен һәрвакыт күпмедер вакыт кирәк була. Әгәр анын урынында Шубарин, Миршаб яисә яндырылып та янып юкка чыкмаган Дулкын Назарович утырса, алар яшен тизлеге белән жавап табарлар иде. Коньяк бүлә-бүлә, ул астан гына кунакка күз төшергәләде, гүя ул ана ышанып бетми иде, шулай да кирәкле фикер жебен тапты булса кирәк, сак кына сорап куйды: —Әгәр шундый дәрәжәле урында утырган кеше буларак, югарыдагыларнын мәрхәмәтеннән мәхрүм ителгән Аксайга килергә батырчылык иткәнсез икән, уйлавымча, сез үзегез сурәтләгән карангы кыен хәлдән чыгу юлын да беләсез булыр?—Бу озын, борылмалы, әйләнгеч сорауда янау да, шантаж да яшерелгән иде. Хан элеккечә, бер үк вакытта һәм мактаулы, һәм мәкерле эслүбтә сөйли иде. Кунак дастархан аша үрелеп, юка итеп туралган лимонлы тәлинкәне үзенә таба тартты, юкса хужа күнелсез хәбәрдән сон кунакчыллыгын оныта язган иде. Прокурор юри вакытны сузарга тырышты, директорны төп яна- лыкка әзерли торды, чөнки алда буласы сөйләшүнең унай нәтижәсе анын ничек кабул ителүенә бәйләнгән иде. Жавап җиңелләрдән түгел, чама хисен югалтырга ярамый, Акмал хан "минем дастархан янында минем язмыш турында" дип юкка гына әйтмәде. Аксак Тимер заманында начар хәбәр китергән кешеләрне жәзалап үтерә торган булганнар Үзен шул нәселдән санаган Арипов борынгы йоланы яхшы белүен сиздерде түгелме соң?! Бүген прокурор нәкъ менә шундый чапкын хәлендә ич. —Кызганычка каршы, чыгар юл күренми кебек,—дип сак кына башлады ул.—Сезнен эшне аеруча мөһим эшләр белән шөгыльләнүче тикшерүче карый. Ана КГБдан булышалар, алар информациянең читкә китүеннән саклана белә, хәтта мин булып мин дә әйткәнемнән артыгын белмим. Бәлки кемнәрнең кулга алынуын ишеткәнсездер инде, аларның сезне һәм дустыгыз Рәшидовны нинди буяуларда сурәтләгәне безгә караңгы. Дустыгызга хәзер суык та, эссе дә түгел, ул теге дөньяда, яткан жире мамык, гүре якты булсын. Хәзер бар уклар сезгә төбәлгән, чөнки үз-үзенә харакири ясап. Кара Түбә ханы теге дөньяга китеп барды, ә Әнвәр Абидович гаепләреп таныды, эшләгәннәренә үкенеч белдереп, үзен исән калдыруларын ялварды, менә ул сезне дә аямый, сазга тарта, сез анын белән көндәшләр идегез ич... —Сволочь!— дип ачу белән әйтеп куйды “Күз буучы” —Берчак ана камчы белән тамызган идем инде, хәзер менә үкенәм, үтергәнче ярасы калган икән!—Ханнын тавышы шартлау булып янгырады, бөтен кич буена беренче тапкыр аннан нидер бәреп чыкты, әмма шундук тынып, бөрешеп калды. Ефәк халат астындагы түгәрәк-тыгыз җилкәләре салынып төште, кырдырыл- ган башы аска иелде, бар кыяфәте язмышка буйсынуын күрсәтә иде кебек һәм прокурор төп сүзне әйтер вакыт җитте дип уйлады. —Бер юл бар анысы, сонга калганчы сезгә моннан китәргә кирәк. —Кая?—Аксай хужасынын буйсынучан тавышы прокурорның игътибарын йомшартып җибәрде. —Вариантлар җитәрлек, теләсә кайсын сайларга була,—кунак җанланып китте,—Сезнең өчен иң кулае үзбәкләр тупланып яшәгән районнар, алар Көньяк Казакъстанда, Чимкент, Жамбул, хәтта Алма-Ата өлкәләрендә, Таҗикстан тупрагында, моңа хәтта Дүшәмбе дә керә, андый урыннар Кыргызстанда да җитәрлек, бигрәк тә Ош өлкәсендә, Төрекмәнстанда да үзбәкләр яши, алар Хорезм һәм Чаржау тирәсендә күп. Анда тамырларыгыздан аерылмассыз, тел үзбәкчә, аларнын холык-табигате таныш, яшәү рәвешләре дә безнеңчә, алар арасында, шул мохиттә сезнен барлыкны да сизмәячәкләр. 1агы бер вариант бар. Әфганстанда сугыш дәвам итә. ә Термез фронтка якын шәһәр, мин сезне Аму-Дәрья аша җибәрә алам, контрабандистлар бу юлны яхшы белә. Анда ике миллион үзбәк бер тирәгә җыелып яши, моннан сезгә теләсә кайсы мөселман иленә юл ачыла, сөнниләр яшәгән илләргә китәргә мөмкин, Төркиягә мәсәлән, яисә Кувейтка, бәлки Согуд Гарәбста- нына, ә анда изге Мәккә. Ләкин бу юл, алдан әйтеп куйыйм, сезгә кыйбатка төшәчәк. —Юк, Әфганстан вариантын сызып ташлыйбыз, минем үз җиремдә үләсем килә, анда сагыштан-саргаюдан харап булачакмын. Башка берәр җирдә пенсиягә кадәр завхоз яисә төнге каравылчы булып эшли аламмы?—дип Сенаторның сиргерлеген йомшартты ул. —Мин монысын да уйлаган идем.—Кунак Акмал хан кармагына капканын сизми дә калды —Мин сезгә шәрекъ кешеләренә хас фамилия белән паспорт кына түгел, пенсия кенәгәсе дә әзерли алам, барысы да закон кушканча булыр, моңа гына көчебез җитә. Хезмәт ияләренең күбесенә хас зур булмаган, тыйнак пенсия рәтләрбез. Алдан ук яхшы бакчалы күркәмрәк берәр йорт та карап куярбыз, шулай итеп, үзгәртеп кору, хәбәрдарлыкның узуын тыныч кына көтәрсез. Илдә тәртип үзгәргәч, бу турыда күпләр хыяллана. дошманнарыгызга үч итеп, исән-сау һәм зыян-зәүрәт күрмичә генә кайтып та төшәрсез. —Начар фикер түгел бу, әйе, начар түгел, һәрхәлдә ышандыра,—диде “Күз буучы” җилкәләрен киңәйтеп-җәеп һәм күнеле күтәрелеп —Әйдәгез, Сухробҗан, йотып куйыйк әле, юкса сезнең сүзләрдән мин айнып ук киттем. Эчеп куйдылар. Прокурор озак һәм тырышып капкалады, нидер хакында баш ватучы йорт хуҗасына уйланырга мөмкинлек бирергә кирәк иде. Дөрес, ул әле җәелеп сөйләшергә җыенмый иде бугай, әмма сораулары ышандырырлык иде. —Ә нишләп сез, Сухробҗан, үз эшендә күтәрелеп баручы функпионер, яңа вакыт агышына эләккән кеше, янача фикерләү иясе мине коткарырга уйлыйсыз, юридик тел белән әйткәндә, мине жаваплылыктан, кылганнарым очен җавап бирүдән йолып калырга җыенасыз? Ни пычагыма сезгә бу куркыныч эш? Читтә качып йөргәндә мин сезгә булыша алмыйм ич. Башкалар миннән йөз чөергәндә, язмышнын кара кочагына ташлаганда, нигә кирәк минем турыда кайгырту? Хәтта кайчандыр мине коткарган һәм мин күтәрелергә ярдәм иткән Беренче дә, мине беткән кешегә санап, ярдәм кулы сузмый. Сезнен алга куйган планнарыгыз нинди, сезнен артта кемнәр тора? Ялгышмасам, бүгенге иң көчлеләр дә сезнен өчен авторитет түгел, алар кызыктырмый бугай, сезнен максат-мәсләгегездә аларга урын юк. Тагы үзеннән-үзе сорау туа: ни сәбәптән мине сайладыгыз, иске кәрт колодасыннан бит мин, әле аның да төсе кара—пики төсе. “Менә сина авыр зиһенле кеше,—дип уйлап куйды прокурор —Сораулары турыдан-туры маңгайга, аларга шулай ук туры җавап бирергә кирәк. Юкса ышанмаячак, ниндидер капкын куя дип уйлаячак" Сухроб сигарет кабызды, монысы җавап уйлау өчен күпмедер вакыт кирәклектән иде һәм ашыкмый гына, ләкин ныклы рәвештә иске, күптән башында йөргән фикерен дәвам иткәндәй, сөйли башлады. —Сез хаклы, күзәтүчәнлегегез шаккаттыра, бүген кәнәфидә утыручылардан сез атап киткән беркемне дә мин санга суга алмыйм. Турыдан ярып, ачыктан-ачык сөйләшү киткән икән, шунысын да әйтәм, мин алар рәтенә үзем ихтирам иткән Дулкын Назаровичны куймыйм, әмма минем планнарымда ана да урын юк, югыйсә монда килүемне башта аның белән килештерермен. киңәшер идем Барысы да кичәге көн, узган заман кешеләре, ул чорга кайту юк. Алар тормышта көрәшнең ни икәнен дә белмәде, көндәшләре юк иде, барысын да алтын тәлинкәгә салып китереп бирделәр. Кемгәдер туганнары, кемгәдер якташлары ярдәм итте, кемдер нәселе белән көчле иде, кайсыберләрен югары постка сезнен кебекләр утыртты Чөнки аларга да югарыда үз кемсәләре кирәк иде. дөресрәк әйтсәк, “курчаклары” Бүген 2. .к. У.. № 2 алар шулкадәрле югалып калдылар, бөтен илдә андый каушап калган башка катлау "юк Бөтен уйлары ничек тә исән-сау калу, өстенлекләрен югалтмау. Үзгәртеп кору өчен уи-фикер, зиһен-фәһем. белем һәм теләк кирәк, ә алар өстән төшкән фәрманны үтәп ятырга гына күнеккән, яңача яшәгәндә исә әзер рецептлар булмый. Күренеп тора бит. иске канун-догмалар үлеп бара. Сүз тынлаучанлык та чын яхшылык түгел, инициатива, фикер йөртү, күнелендәгесен халык алдында ачыктан-ачык әйтә белү—менә бүгенге көн өчен ин кирәк нәрсәләр. Шундый хәлдә алар сезнең турында уйлыймыни, Акмал әкә, һәркем үзенекен каера, соңгысын тартып ала. Кемгә машина, кемгә йорт, дача—үзе өчен, балалары өчен. Төп шөгыльләре шул. Арипов яисә Ватан кайгысымыни? Мин мондый бәндәләргә таяна аламмы? Кунак, сигарет көлен җилпеп төшереп, кырын гына йорт хуҗасына карап алды, анын хискә бирелеп сөйләве ханга ничегрәк тәэсир итте микән дип уйлады ул, тегесенең йөзе ком дәрвишенеке кебек берни анлатмый иде, әмма анык игътибар белән тыңлавы сизелеп тора, йомылган күз кабаклары йокы турында сөйләми, ә бәлки киресенчә—ул битараф түгел, бары вакытыннан алда бу сөйләшүгә үзенен реакциясен белдерүдән курка. —Хәзер сезнең хакта. Нишләп мин сезне сайладым сон әле, нишләп ярдәм кулы сузарга булдым? Инглизләрдә бер әйтем-мактау бар "Селф мейд мен”, ягъни үз-үзен ясаган кеше. Нәкъ сезнең хакта әйтелгән кебек, ләкин никадәр матур яңгырамасын, ул сезне тулысыңча характерлап бетерә алмый. Сез үзегезне үзегез ясап кына калмадыгыз, җәмгыятьтә дә шулкадәрле югары күтәрдегез, моннан да югары күтәрелеп тә булмый торгандыр. Шунын өстенә, башкаларга күтәрелергә ярдәм иттегез, аларны үзегезгә ошаганча тудырдыгыз. Сезнен Шәрәф Рәшидовка булган тәэсирегезне дә беләбез, хәзер аның урынында утыручыны да сез күтәрдегез, сонгы ун елда бездә сезнең катнаштан башка гына югары үрләүче булды микән? Юктыр! Профессиональ сәясәтче булмасагыз да. сез чын сәясәтче, республика сезнең кул астында иде. Бүгенге тотрыксыз заманда сезне судка бирү, зур хата, төзәтеп булмаслык ялгыш. Әле бер генә нәрсәдә дә тулы ачыклык юк. Бәлки барысы да үз урынына кайтыр, дөнья куласа. бер әйләнә дә бер баса, шулчакта көчле кеше кирәк булыр, “каты кул”га өмет белән карарлар. Аны каян алырга? Тагы дефицит туа, бүген дә әнә инициативалы, намуслы, үзбашка эшли торган кешеләр җитми бит Без бүген телгә алган кемсәләр исә теләсә кайсы властька, идеягә хезмәт итәргә әзер, бары өстенлекләре булсын да тормышлары җайлы-унайлы барсын Бу бәндәләргә социализм ни, капитализм ни. фашизм ни, алар сезне саткан кебек, теләсә кемне теләсә кайсы минутта сатачаклар. Мин сәясәттә, хуҗалык алып баруда, милли мәсьәләдә барлык идеяләрегезне белмим, әмма сез үзегезнекен эшләдегез, уйлавымча, үзгәртергә дә җыенмыйсыз, мина бу ошый, чөнки буыны сыек, мәсләксез кешеләр куркыныч алар. Сез илдәге чын вәзгыятьне беләсез, халыкның җанын аңлыйсыз, гореф-гадәт, йолаларны хөрмәт итәсез, гади кешеләрнең омтылышларын яклыйсыз. Сезнен һәм сәяси, һәм финанс ягыннан да көчегез җитәрлек.— Салпы ягына салам кыстырып, прокурор кармакны сиздерми—сак кына салырга тырышты. Акмал хан күзләрен яртылаш йомып тыңлый бирде, аз гына, сизелерсизелмәс кенә дерелдәгән кулларында бертуктаусыз тәсбих уйнады, әмма иреннәре арасыннан ни хуплау, ни каршы төшү җәһәтеннән ник бер сүз чыксын. Анын сүзсез калуын үзенчә, үз файдасына аңлаган прокурор исә тезде дә тезде: —Сезне коткарып мин анык бер максат куймыйм. Дөрес, минем сездән сорыйсы әйберем дә бар, ләкин ул хакта соңрак әйтермен. Ь1шанам, сездәй кешегә, хәтта гаепләр тапкан очракта да, ярдәм итәргә тиешләр, ялгышулар, властьтан файдаланулар артында зур максатлар да торырга мөмкин бит. Хәзер сезнен сораунын ин авыр һәм соңгы, җаваплы өлеше: минем артта кемнәр тора һәм мин үзем нинди максатларны күздә тотып килдем? Ни генә әйтсәм дә ышандыра алмам, бәлки минем сүзләр сезгә ялган булып та тоелыр. Мине шөһрәт сөюче бер адәм дип уйлыйсыз икән, уйлый бирегез. Ләкин мин инде үзем уйлаганнарга таба хәлиткеч адым ясадым һәм менә алдыгызда утырам. Сез, Акмал әкә, яхшы беләсез, илдә тотрыклы, ышанычлы хакимият юк, дөрес, ул үзен бар итеп, булдыклы итеп күрсәтергә тырыша, кыяфәт саклый белә. Ләкин тотрыксызлык тиз генә бетмәс әле, анык- ачык фикерле, максатлы инсаннар әлегә күренми. Шулай булгач, мине беркем исеменнән дә килмәгән, артында беркем дә юк дип саный аласыз. Мин бүген сезгә үземне үзем тәкъдим итәргә килдем. Көтелмәгән бу сүзләрдән Акмал хан тәсбихын төшереп җибәрде һәм исереклектәнме яисә эчке бер тетрәнүдәнме томаланган күзләрен ана текәп усал итеп сорады: —Башкаларны кимсетеп, үзегезне шулай югары күтәрергә кем соң сез? Сенатор сүзләренең ханга ничек тәэсир итәсен, анын мөнәсәбәте ничек буласын да чамалый иде инде, ханның ярсуын басар өчен капта калган соңгы сигаретны алды, кабызып акрын гына төтенне эчкә алды һәм дәвам итте: —Кем соң мин?—диде ул акрын гына.—Мин бүгенге хәлләрне яхшы белгән һәм югалып калмаган, алга таба вәзгыятькә йогынты ясау мөмкинлекләре булган бер кешемен. Элегрәк ул йогынтыны сез ясый идегез. Төгәлрәк итеп әйткәндә, минем сезне алыштырасым килә, табигать бушлыкны яратмый ул, сәясәттә дә шулай, сезнең урынга барыбер кем дә булса килергә тиеш. Моңа минем көчем дә, сәләтем дә җитә, дип уйлыйм. Сезгә дә варисыгызны йөзгә-йөз күрергә кирәктер бит. Дусларыгыз, хакимият башында утырсалар да, дилбегәне үз кулларында тота алмадылар, ике дә уйламый сезне корбан тәкәсе итәргә әзерләр. Инде килеп, ярдәмгә беренчеләрдән булып мин ташланганмын икән, миңа фатиха бирү, варисыгыз санау мантыйкка сыя түгелме? Аксай Крезы башта тыныч кына, ирен чите белән генә елмаеп куйган иде, әмма тора бара ул аяз көнне күк күкрәгәндәй тыелгысыз шаркылдауга әйләнде Анын сүзләреннән кызык табып чынлап көлү идеме бу, әллә алар- ны уенга борып җибәрергә тырышуы идеме, йә булмаса, аптырашта калдырыр өчен махсус әзерләнгән бер кылану идеме, кунак анлый алмады. Инде барысы да әйтелгән, күнелдәгеләр тышка чыккан, артык сәерсенмичә һәм кызыксынуыңны сиздермичә тыныч кына көтәргә кала. Мөмкин булган бердәнбер юл шул иде. Туйганчы көлгәннән соң, хуҗа күзенә чыккан яшьләрен сөртте һәм елмаеп ихлас күңелдән әйтте: —Бер иске вакыйга искә төште әле, бу хакта моннан егерме еллар элек газетларда язып чыкканнар иде. Хәтерлисез микән, Конгода хакимият башында Чомбе утырган заманда “Известия” газетынын андагы үз хәбәрчесе Николай Хохловны кулга алдылар. Төрмәдә камерадашы белән сәясәт турында сөйләшеп утыра икән бу. Тегесе аңа үзе әгъза булып торган партиянең максатлары, бурычлары, программасы турында хәтәр-хәтәр сүзләр сөйли икән. Алар шулхәтле матур, ышандыргыч һәм күңелгә ятышлы була, журналист ачылып китеп, үкенечкә каршы, мондый да шәп партиянен кайда икәнлеген, күпме әгъзасы барлыгын да белмәвен әйтеп бирергә мәжбүр була. Юкса, үзе ничә еллар буе Браззавильдә яшәгән кеше бит. Камерадашы бер дә аптырап калмый, төрмәгә ябылган журналистның белмәве бер кәррә дә гаҗәпләндерми, “Белмәвегез табигый хәл”, дип кенә куя. Тәмам аптырашта калган Хохлов сорарга мәҗбүр була, “Берәр яшерен партиямени ул”, ди. "Юк. ди,—төрмәдәше,—ул партияне мин үзем төзедем, аның бердәнбер әгъзасы да мин үзем, хәтта генсекретарь вазифасын да үзем башкарам", ди. Сезнең амбицияләр дә шул кешенекенә охшаш түгелме, иптәш Әкрәмхуҗаев? —Әйе, чыннан да кызыклы вакыйга. Безнең илдә дә шундыйрак хәл бугай. Демократия, сүз иреге, төрле идеяләргә битараф тыныч карау сез әйткән генсекныкы шикелле бер кешелек партияләрне барлыкка китерде. Тик, шулай да, калганында мин сезнең белән килешмәс идем Мин, мәсәлән, төрмәдә түгел. Рәшидовтан калган ат сарайларын чистарту барган бу көннәр- 2* дә күпләр алай дия алмый, чөнки үхпәренен дә куллары терсәктән нәжескә баткан Никадәр танышларыгыз, элемтәләрегез, акчаларыгыз булып та, хәтта сезнен иректә калу ихтималы юк дәрәжәсендә. Бусы мәгълүм нәрсә. Башкаларга ни сан? Крезнын йөзе агарып китте, ул нидер әйтергә, аны бүлдерергә дә теләде кебек, ләкин нәрсәдер аны телен тешләргә мәжбүр итте булса кирәк. Чөнки сенатор нәкъ үз вакытында һәм шактый ук каты итеп бәрдерде Аксай ханы, бәлки, “ашыккан—ашка пешкән” дигәнне дә истә тоткандыр. —Инде килеп. Конгодагыга охшатып әйтсәк, партия әгъзалары һәм программа турында бер-ике кәлимә. Кабатлап әйтәм, фикердәшләр туплау, стратегияне ачыклау вакыты җитмәде әле. Барысы да вакыт сынавын узарга тиеш. Әгәр сират күперен кичә алсалар, менә шунда кемгә таянырга кирәклеген чамалармын да. Минем бүгенге эшем рентгенологныкы кебек, кемне телим—барысын да үтәли күрә алам. Программа белән дә ашыгырга ярамый, илнен кая борылачагы ачык түгел. Прокурор сөйләшүнең үзе өчен уңай якка авыша баруын байтактан сизгән иде инде, моны ханнын югалып калуы да раслады, шуңа күрә үз- үзенә нык ышанган тавыш белән дәвам итте: —Алдагы хәлләр, кадерле хан, стратегияне һәм тактиканы да ачыкларга ярдәм итәр, кешеләрне дә урынына куяр. Сез хөкүмәтне һәм партия аппаратын үзегез теләгәнчә, үзегезгә охшаганча төзегән идегез, хәтта бүген сезне саткан кешеләргә ставка ясадыгыз. Хәер, алларына зур максатлар куйсалар, сезне сатуларын да аклар идем әле. ә болар югалып калганнан, куркаклыктан, үзләре бер тиенгә дә ярамаганлыктан саттылар. Аңлыйсыздыр шәт, ничә еллар буе сез күтәреп йөрткән кешеләр чын мәгънәсендә мескен мәхлук булып чыктылар, Ватан турында уйлау кая, үз-үзләрен дә саклый алмыйлар. Гомерләре буе рәсми курс белән сезнен теләкләр арасында бәргәләнеп йөрделәр, ә хәзер бу ярга да, теге ярга да сыена алмыйлар, монда да, анда да куркыныч, беркайда да гарантия юк. ә алар үзләренә эләгәчәк калжага катгый гарантия булганда гына яши алалар. Өстенлекләр өчен көрәшергә, һичъюгы аларны сакларга икәнен оныталар, моңа өйрәтелмәгәннәр, алар кояшлы көндә һәм җил аркан килгәндә генә йөзә белә, ә бүген тормыш дингезендә давыл... —Монысында сез хаклы, Сухробҗан, ставканы дөрес куймаганбыз, кирәкмәс нәсел чыгарганбыз,—дип тыныч кына әйтте “Күз буучы”. —Нәкъ шулай, бик үткен әйттегез, кирәкмәс нәсел. Аларны халык та яратмый, хакимияткә дә туры килмиләр, шуңа ярсыналар, үзгәртеп коруга каршы төшәләр, яналык юлында бүрәнә булып, юк... тимер-бетон тау булып яталар. —Үзгәртеп кору юлында?—дип көлемсерәде Акмал хан. —Нигә, шулай түгелмени? Бары шушы юлда республиканың чын мөстәкыйльлегенә. бәйсезлегенә ирешергә була, ирек-хөрлек буш сүз түгел. Барлык революцион үзгәрешләр этаплап бара, Октябрь инкыйлабына кадәр февраль түнтәрелеше булган. Башта үзгәртеп кору трамваенда күпмедер юл үтик әле, аннан сон күз күрер. Үзбәкстан мөстәкыйль була калса, уйлавымча, без илнен яшерен хуҗалары түгел, сез, кадерлем, шундыйлар рәтенә керәсез, ачыктан-ачык чын хуҗалары булырбыз. Суверенитет күп нәрсә бирә, Мәскәү кубызына биемичә, үз дигәнеңне тормышка ашыру да ул. Мондый юлны үзгәртеп кору гына бирә ала, аны алыштырыр нәрсә юк, Акмал әкә, ул безнен максатлар белән туры килә. Политика нечкә, нәзберек эш, дөресен әйтсәм, мин бу эштә әлегә зур белгеч түгел, ләкин мин үземә башлы киңәшчеләр табачакмын, консультантларым да булыр, берәү, минемчә, бар инде—Сенатор сиздереп-сендереп йорт хуҗасына карап куйды һәм сойләшүнең шундый борылыш ясавына анын канәгать икәнен аңлады.—Хәзер, Акмал әкә, никадәр неформаль берләшмә яралды, кайчагында программаларында революцион орлыклар да күрәм. аларнын иң яхшыларын үземә җыя барам, алга таба исә ин амбициоз идеологларны мангайга-маңгай бәрелештерәчәкмен, ызгышканда кемнең кем икәнен яхшы таныйсын, алар чыгарган яшеннән сигаретка ут кабызу кыен түгел. Бәхәсләрдә өстен чыккан идеяләрне туплап эшкә җигәчәкмен. Шулай булгач, мин бер конкрет программа турында сөйли аламмы? Сезнең теге Конго генсекына кайтсак, шуны әйтим, иң әүвәл лидер кирәк, партия һәм программа табылыр. —Ышандырып бетерә алмадыгыз, ләкин фикерләрегездә таза орлык бар. Эх, һичьюгы ике-өч ел сезгә легаль рәвештә киңәшләр бирә алган булсам, без туган ягыбызны тамырдан үзгәрткән булыр идек,—Хан сигарет алырга пачкага үрелде, капның буш икәнен күреп:—Мин хәзер алып керәм,—диде дә бүлмәдән чыгып китте. Ул ун минутлар чамасы югалып торды һәм нәкъ менә Сенатор яраткан ике кап "Кент" сигареты белән әйләнеп керде, кирәкмәс нәрсәдәй дастар- ханга ташлады. Сигарет кабызганчы Аксай Крезы болай дип куйды: —Сез мине бүген уттан алып ялкынга ташлыйсыз, шайтан алгыры, белсәгез иде, туган ягыбыздагы вакыйгаларга актив йогынты ясый алмавым шулкадәр үкендерә, кызганыч, бик кызганыч! Үзгәртеп коруны бүген сезнең күзләрегез белән күрдем, максатларыбызга ирешер өчен нинди көчле этәргеч булыр иде ул. Әйдәгез, янача фикер йөртү өчен эчеп куйыйк, безнең хисләнергә яратучан генсек мөнбәргә басып шулай дияргә ярата ич. Алар эчеп җибәрделәр, хуҗа тагы кунакчыл кешегә әйләнде, тагы капкаларга чакырды, әле тегесен, әле монысын аның алдына этеп куйды. “Димәк, мин үзсүзле хан йөрәгенә юл таптым”,—дип уйлады прокурор куанып, ләкин “Күз буучы” яна сорау ташлады: —Тик шулай да, Сухробҗан, минем тормышымны саклап калырга тырышып, сез үзегезне куркыныч астына куясыз, мин һәрнәрсәгә түләргә өйрәнгән, шул бәяне беләсем килә. Идея—идея инде ул, ә акча—һәрвакыт акча булып кала. Әйткәнегезчә, сез мине алыштырасыз, шул рольдә буласыз ди, моның өчен кесәгездә нидер булырга тиеш, акчасыз политика мәет кебек ул, бигрәк тә безнең шәрекътә. Коры идеягә бездә балык чиртми, тәҗрибәмә ышаныгыз,—диде Аксай Крезы һәм кычкырып көлеп җибәрде, чөнки ул хан тәхетенә дәгъва кылучының йомшак ягын сизеп алган иде инде —Үзегез беләсез, сәясәткә акча табыла ул,—дип, ерактан суктырды ҮК кешесе. Аңа әле финанс ярдәме сорарга да кирәк булачак, әмма бу мескен рәвештә килеп чыгарга тиеш түгел, аласын икән, зур сумма алырга.—Кешенең табигате шундый инде, ул акчасыз тора алмый,—дип дәвам итте Сенатор.—Яшел байрак идеясе һавада, күктә очып йөри инде һәм ул бик күпләрнен күнеленә якын, бу эшкә акча жәлләмәячәкләр, безнең якларда, нык кына киметеп әйткәндә дә, ике миллиард законсыз кергән акча бар Фәкыйрьрәк безнең яклар өчен искиткеч зур сумма. Әйткән идем бугай инде, без бәндәгез бүген рентгенолог ролендә, миңа йөзләрчә кешеләрне үтәли яктыртырга туры килде, ул мәгълүматлар компьютерга салынган. Аларнын күбесе алегә иректә, үзләренә компромат җыелганы башларына да килми, чөнки алар аптырамый торган үшән затлардан, бәлки көчләренә артык нык ышаналардыр. Ләкин, койрыкларына күптән утырдылар инде. Миллионнарга ия бу кемсәләрнең һәркайсыннан шул мәгълүматларны алыштыру яисә юкка чыгару хакына мин зур суммалар сорый алыр идем. Ләкин бу мине алар белән бәйләячәк, шунын өстенә, кайберләрең чын күңелдән җәллим дә әле Әгәр максатлар өчен принципларны читкә куеп торырга кирәк икән, монысын да эшләячәкмен, акча да табачакмын Тагы бер сорау туарга мөмкин, ни өчен алар акчаларыннан жинел генә аерылачак? Монысы мәкерлерәк вариант, бәлки ул мине начар яктан күрсәтәдер дә, әмма мин, булачак төп киңәшчемә анысын да әйтергә тиешмен. Инглизләрдә: “Политикада бар гаматләр дә яхшы”, дигән сүз бар. План мондый: КПСС Үзәк Комитеты бланкысында яшерен документ, табигый ки, ялган документ әзерләячәкмен, анда томанлы рәвештә генә акча реформасы көтелүен, иске акчаларны яңага алыштыруның бик каты кыса ларда, декларация төзеп, катгый рәвештә эш урыннарында гына барачагы искәртеләчәк. Кешене шөбһәләндерү, күңеленә шом салу авырмыни. Шул документны һәркайсына аерым-аерым шәхсән күрсәтсәм, бу кеше моның өчен “яхшылыгыңны мәнге онытмам” ди-ди, акчалары белән шатлана- шатлана уртаклашачак. —Сухроб, син—чын иблис! Мондый фикер башыма да килмәс иде, син чыннан да, политик, шәрыкь сәясәтчесе. Дөресен генә әйт әле, нишләп операцияне миннән башламадың, кабачак идем бит! Сорау шулхәтле урынлы янгырады, күнеле күтәрелгән Сенатор дәвам ите: —Беренчедән, акчадамыни хикмәт, аңлыйсыздыр, кирәксә, мин аны таба алам. Нишләп мин сезне алдарга тиеш ди әле, без бергә буласы, алда сезнен финанс ярдәмегез дә, башкасы да кирәк булачак... Шунын өстенә, сез реформаның котылгысыз икәнен аңлыйсыз, инфляция адымнарын да сизәсез. —Акылга сыя бу! Тик, шулай да, Аксайда ничә сум эләктерергә уйлаган иден? Ике Гертруда иясенең акча турында шулай турыдан-туры соравы прокурорны беркадәр читенсендерде, хәтта саграк булырга кирәклеген кабат исенә төшерде, ләкин ул моны ханнын комсызлыгыннан дип уйлады. Анын үтә саранлыгы хакында риваятьләр йөри. Ачыктан-ачык сөйләшүләр вакытында “Күз буучы” кызып китеп, яхшылыклары турында сөйләгәндәй, алтын тешләрен ялтыратып: “Әйе. мин комсыз, бик комсыз кеше, минем өчен түләп бетермәү—акча табу белән бер ул”,—дип, көлә-көлә мактана икән. —Сүз башында, бер үтенечем булачак дибрәк әйткән идем, минем планнарымда ул акчадан кыйммәтрәк йөри. —Акчадан да кыйммәт ни булыр икән, бөтен нәрсәне акчага сатып алып була,—диде хан, күрәсен, коньяк башына бәргәндер, алар Сабир-баба алып килгән яна шешәләрне дә очлап бетереп киләләр иде инде. —Юк, андый нәрсәне димме, бернинди акчага да сатып алып булмый. Бу мәсьәләдә сездән башка ярдәм итәрдәй кеше юк. Мин сезнең картотека һәм досьеларыгызны күздә тотам, аларда мине кызыксындырган кешеләр турында үтә мөһим мәгълүмат тупланган. Аларны сез берәмтекләп, егерме ел буе жыигансыз икән, дип тә сөйлиләр. Мин аларнын КГБ кулына эләгүен теләмим, алар сездә андый документлар барын беләләр. Кәгазьләр сезгә булышмас, бары хәлегезне генә мөшкелләндерер, аларны тоту бүген аеруча хәтәр. Әгәр вакыт булса, мин монда өр-яңа компьютерлар алып килер идем, белгечләр ике-өч айда, иң күп дигәндә дә, ярты елда бар мәгълүматларны компьютер хәгеренә салыр иде. Сезнең данлыклы җир асты мәгарәләрендәге бүлмәләрдә, мәгълүматларга күз салу хокукына ия күп санлы штат тоту кирәге дә калмас иде. Хәтта, берничә копия алып, аларны яшерен урында сакларга була, кирәксә аларны юкка чыгару секундлык эш, клавишага гына басасы. —Әйе, компьютерның мөмкинлекләрен мин вакытында бәяли алмадым, тормыш, конкүреш, информатика—барысы да бик тиз үзгәрә, күп нәрсәгә җитешеп булмый, ләкин, искечә уйлавым белән дә яшерен архивымнын зурлыгын, җайсызлыгын анлый идем, куркынычлыгы да бар, шуна да ин кызыклы материаллардан фотокүчермәләр ясаттым. Минем бар материалларны юкка чыгару очен кимендә ике атна вакыт, авыр физик эштән тайчанмаган биш кеше кирәк булыр иде. —Үзегезнең яраткан “эшегез” турында сөйли башлагач, мине күптән борчыган мәсьәлә буенча сорау бирергә мөмкинме? —Рәхим ит! —Рәшидов сезнең досьегызның һаман үсүеннән шикләнми идеме? —Юк. мине кызыксындыручы ин бай материалны нәкъ менә аннан алдым да инде. Икәүдән икәү калып сөйләшеп утырганда гына да түгел. Бервакыт Аксайга аннан пичәтләнгән бер контейнер кәгазь килеп төште. Шурик мина ышана иде, кем белә, бәлки ул досьеларны минеке дип түгел, үзенеке дип санагандыр. —Нинди Шурик?—дип сорады югалып калган Сенатор, ул “Күз буучы” исерде һәм тузга язмаганны сөйли башлады дип уйлый иде —Шурикмы? Ишеткәнегез юк идемени, мин аңа шундый кушамат тактым ич, күптән инде, үзе югында мин аны гел шулай дип кенә йөртә идем. Кунак жинел сулап куйды, юкса исерек кеше белән төнне юкка уздырдым дип курка башлаган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, сүз ул теләгәнчә бара иде. —Жыелган мәгълүматлар белән уртаклашуның акчадан да кадерлерәк икәнен аңладыгызмы инде хәзер?—дип сорады ул, тавышына ялагайлану кертеп, һәм дәвам итте:—Ләкин финанслата ныгытылмаган мәгълүмат та барысын да эшли алмый. Ә алырга теләгән акча, иң беренче нәүбәттә, сезне легаль тормышка кайтару өчен файдаланылачак. Илдәге хәлләр, хакимият, анын максатлары искечәгә таба үзгәрсә, сезнен өчен барысы да үз урынына кайтачак, ләкин шулай булсын өчен кешеләр, акча, мәшәкатьле озак эш һәм, табигый ки, унышка ирешә белү дә зарур. —Дөрес, унышка ирешә белү, аерым хәлләрдән, вәзгыятьтәге уңайлы вакыйгалардан файдалану политикада соңгы чаралардан түгел. Димәк, кадерле прокурор, минем досьены, аның белән бергә акчаларымны да кулга төшерергә ниятлисез?—дип сорады Акмал хан артык шат тавыш белән һәм нигәдер урыныннан күтәрелде. “Менә төп максатка барып житгем,—дип уйлады Сенатор,—Хәзер инде шушы кәгазьләр бәрабәренә гомерен сатып алганда комсызлыгы, үз-үзенә артык ышануы гына комачауламасын. КГБ ОБХСС түгел, анда сатулашмыйлар, досьедагы һәр яшерен сүзгә бәйнә-бәйнә аңлатма бирдерерләр, гөнаһларын өчен хөкем каршына басарга туры килер, андагыларны миллионнарың белән кызыктырып булмый. Акча куәтенә артык ышануы бу юлы һәлакәткә илтәчәк. Моңа охшаш кешеләрнең иң йомшак урыны— аларның катгыян инануынча: барысы да сатыла, барысы да сатып алына, хикмәт бәядә генә”. Бу фикер аның үзенә дә кызык тоелып китте, бу аның үзенә күрә бер ачышы иде, өйгә кайткач моны көндәлеккә төртеп куярга кирәк дип уйлады ул. Хан каядыр аның артында йөренә иде, озын йонлы әфган келәме анын аяк адымнарын йота, ләкин ул чамадан тыш майлы ризык ашауданмы, күп итеп эчү һәм тартуданмы авыр сулый иде. Прокурор эченнән генә күнме акча бирү турында баш вата дигән фикергә килде һәм көрән-зәнгәр “Кент” сигарет кабына үрелде. Һәм шунда көтелмәгән хәл булды. Байраклар куелган стена буенда йөрүче авыр гәүдәле Акмал хан кинәт, яшен тизлегендә дастарханга таба ыргылды, йомшак мендәргә янтайган прокурорны сикереп чыкты, тупас итеп сүгенде һәм анын сигаретка үрелгән кулына китереп типте. Сигарет кабы катапультадан очыртылган кебек тәрәзә пыяласына барып бәрелде. Сухроб берни аңларга өлгермәде, хан аны типкәли дә башлады: —Жүләрләрне эзлисенме, пычрак мент? Ташкентта кемнәр белән көнетөне әже-гөже килеп, яна прокурорның әшнәсе булып яхшатланып йөргәнеңне, әллә белмиләр дисенме? Республикадагы иң хөрмәтле кешеләрне төрмәгә утыртуда синең кулың уйнамадымыни?! Менә хәзер берни яшерми сөйләрсең, кем белән минем бөтен барлыгымны: акчаларымны, яшерен досьеларымны кулга төшерү планын төзедегез? Кем булышты0 Кемнең башына килде! Ислам, яшел байрак, ирекле Үзбәкстан өчен акча кебек сафсатаны кемнәр уйлап тапты? Мәскәүләрме, тикшерүчеләрме, прокуратурадагы дусларынмы, әллә кэгебэләрме0 .. Ә мин, жүләр, чүт кенә капмадым бит Ничек шәп бит, ә—барысын компьютерга тутыралар имеш! Копиясен КГБга, прокуратурагамы? Менә хәзер кирәкле кеше килер, синең кебек адәм актыкларыннан сорау ала. сөйләттерә белә ул. Авызыңны йомсаң—моннан исән чыга алмассың! Синдәй хаинга үлемнең дә хәтәрен табарбыз. Тандыр-кабаб белән бассейн ошаган идеме? Менә шунда рәхәтләнеп үләрсең: йә зәңгәрсу залда юкка чыгарырбыз, яисә таңдыр-кабабта тереләй кыздырырбыз. Аннан сон пычрак эзен дә калмасын өчен дуңгызларга ыргытырбыз. Үлемен алдыннан мине тында, акыллы баш. Син закон прокуратура, суд, юстиция, МВД, КГБ кулында дип уйлыйсын инде, әйеме—чүп сүз бу. эт өрүе, илдә кем хуҗа икәнен аңламаган миңгерәүләр өчен ул. Хуҗа бер генә, ул—баш та, түш тә, закон да, анын исеме—партия! Белеп тор, селәгәй, мин Үзәк Комитет әгъзасы, Югары Совет депутаты, мин хаталанырга да мөмкин, җинаятьләр дә кылырмын, ләкин минем кебекләрне хөкем итмиләр. Ин зур җәза—эштән алалар, пенсиягә җибәрәләр, анысы да персональ привелигияләр белән, сезнен бу төшегезгә дә керми. Син башта, җүләрбаш, кызыксыныр идең, Мәскәүдән кемнәр Аксайда булган, анда, башкалада мин кемнәр белән булган, Шәрәф Рәшидович белән кем дачасында кунак булганбыз. Алар бит исерек баштан бездә ни генә кыланмыйлар иде, миндә барысы да теркәлгән. Миндә бухгалтер җаны, исәбен дә хисабын да яратам. Шулай булгач, җанкисәккәем, әлеге кешеләр белән мин бер обоймада, бер арбага җигелгән, кем мине утыртырга рөхсәт бирер? Ә син миңа үз илемдә иммигрант булырга тәкъдим ясыйсын. Барып чыкмас! Әле партия дилбегәсе минем дуслар кулында чакта, син дә, кулдашларын да, КГБ да мине ала алмый, тешегез үтмәячәк, моны мыегына чорнап куй. Ә хәзер курыктыммы мин синнән, юкмы, анысын үз тирендә татырсың, хәтта ҮКның бүлек мөдире булсан да...—һәм ул кычкырып тавыш бирде:—Ибраһим! Ибраһим!! Прокурор коридордан йөгереп килүченең итек шыгырдавын ишетте. “Күрәсен, иртәнге чәйдәшләрнең берседер”,—дип уйлады һәм ялгышмады, бүлмәгә, кулындагы тимерләрен шылтыратып, аны ошбу бүлмәгә озаткан бәндә килеп керде, көн ахырында, ниһаять, аның да исеме мәгълүм булдыИбраһим атлы икән. Ул аның янына йөгереп килде дә дагаланган итеге белән янтыгына китереп типте, прокурор куырылып катты, кабырганы сындырды бугай дип уйлап куярга гына өлгерде, шулчак арка сөягенә типтеләр, авырту үткен пычак белән яргандай булды, Ибраһим тагы берне өстәде һәм Сенатор кыргыйларча кычкырып җибәрде. —Кычкыр, кычкыр, монда сине КГБ да, МВД да ишетмәячәк,—диде шатлыклы усаллык белән “Күз буучы” һәм көлеп җибәрде, ана алтын тешле иярчене кушылды. Ибраһим анын сул кулын кинәт кенә үзенә таба тартты, шунда гына кунак чыңгылдаган теге тимернен богау икәнен күреп алды. Әлеге адәм, анын сул кулына богауны кигертеп, йозагын бикләмәкче иде, әмма сәгать беләзеге ирек бирмәде. Ибраһим аны ычкындырырга азапланып карады, тик барып чыкмады. Чөнки “Ролекс” яшерен җайланмасы булган ике каптыргычлы иде. Хуҗа анын озак маташуын ошатмыйча, ярдәмгә ташланды, ләкин саллы алтын беләзеккә кагылуга, аптырап һәм күпмедер куркынып сораганын сизми дә калды: —Сухробжан, бу сәгатьне каян алдыгыз?—Сорау шундый хис һәм курку белән бирелгән иде ки, Ибраһим, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкканны сизенеп, ирексездән читкәрәк китте. Сенатор хужанын югалып калуын сизде, исән калу өчен бердәнбер өмет туганын анлап алды, чөнки, кызып китсә, ханнан әллә ниләр көтәргә була, шуңа тыныч кына җавап бирде: —Япон бүләк итте. Нинди Япон, чын японмы, Кояш чыгу иленнәнме?—дип сорады тирле мангаен сөртеп Акмал хан. —Артур Александрович дигән кеше бар, ул Әнвәр Абидовичның якын дусты. Шәрәф Рәшидовичны да яхшы белә иде. Япон—анын Мәскәүдәге кушаматы. 1 Артур Александрович сезнен танышмыни?—бу сорауны Акмал хан бөтенләй миңгерәүләнеп бирле һәм башы белән изәп Ибраһимны чакырды, богауны салдырырга кушты и —Әйе, без анын белән якын дуслар, ул мина күп яктан бурычлы,—дип тыныч кына җавап бирде кыйналган кунак һәм берни дә булмаган кебек икенче кап сигаретка сузылды. 3 "Күз буучы” ярарга тырышкан хезмәтчедәй ана чакма сузды, үзе дә тартып җибәрде. —Әллә ничек килеп чыкты бит әле бу, мин бит сине сарык тиресе ябынган бүре дип уйлаган идем —Акмал ханнын һаман икеләнүе бүртенгән йөзендә сизелә иде әле, башында исә бер генә уй-шик бәргәләнә: нишләргә, нишләргә?—Прокурор моны һич көчәнми генә укый алды, кинәт Акмал ханның йөзе яктырып китте һәм ул хезмәтчесенә карап әйтте: —Ибраһим, тиз генә Артур белән тоташтыр, хәзер төн уртасы, гаилә кешесе бит, өйдәдер, әйт. сезне Әкрәмхуҗаев сорый диген. "Ниһаять, мине ничек тикшерергә кирәклеген аңлады”,— дип уйлады прокурор һәм зур канәгатьлек белән сигаретын суырды, дагалы итек типкән янтыгы авырта иде. Ибраһим тәрәзә төбеннән телефон аппаратын алды һәм аны прокурор алдына куеп чыгып та китте. “Өйдә булса гына ярар иде”,—дип, дога укыгандай күңеленнән бер үк сүзләрне тәкрарлады кунак. Акмал ханның котырынкы холкы аның алга таба ни кылачагын күз алдына китерергә дә ирек бирми иде. Ул тыныч кына тарта бирде, килеп чыккан алама хәлне төзәтер өчен ханга фантазия җитми, ә кунакка төрле юк-бар хакында акыллы сүз алышу өчен нервы киеренкелеге комачау итә иде. Алар шулай җиде-сигез минут утырганнардыр, шуннан артык түгел, ләкин алар прокурорга сәгатьләрдән дә артык тоелдылар. Ниһаять, ишек ачылып китте, тупсада икенче алтынтеш күренде, иртәнге мәҗлестәш, кунакка йомшак кына эндәшеп, болай диде: —Сухроб әкә, трубканы алыгыз, зинһар, элемтәдә Ташкент. Ничек кенә тыныч булып күренергә теләмәсен, прокурор трубкага артык каударланып ташланды, анын бу борсалануы хуҗалар күзеннән ычкынмый калмады, әлбәттә. —Исәнмесез, Сухроб Әхмәдович,—трубкада Шубариннын һәрвакытта тыча көр тавышы яңгырады.—Сезне һәрчак, хәтта төнлә ишетүемә дә шатмын, ләкин, дөресен әйткәндә, сезне шулай еракка барып чыгарсыз дип башыма да китергәнем юк иде. Минем дусларымда вакытны күңелле уздырасыздыр, дип ышанам —Япон ана гына хас манерада сөйләшә иде: сүзләре кыска- төгәл, һәркайсына яшерен мәгънә салынган, ул прокурорның бәлагә юлыкканын, телефонны тыңлап торуларын да аңлаганын шулай сиздерде. —Әйе, төн әкияттәгечә, сезне дә үзем белән бу сәяхәткә кодаламавыма үкенәм, тылсымлы, шаккаткыч парк, бассейн, сауна, хуҗа да ханнарча каршы алды. —Кызыклырак булсын өчен берәрсен тереләй утта кыздырмыймы? Бу анын рухына туры килә,—диде Артур Александрович, барысын шаяруга аудару өчен үзе көлеп тә җибәрде. —Мин монда үзем генә, алда әле төн, күңел ачу программасы миңа билгесез, мин Аксайда беренче тапкыр, бәлки андые да көтеләдер. —Аңладым, яхшылап ял итүеңне, хушлануыңны телим, ә хәзер, трубканы Гречкога бирсәнче. —Исәнме Артур, гафу ит, төн уртасында күтәрдем, монда синең исәнлеккә дә эчтек,— диде “Күз буучы” Сенатордан күзен алмыйча —Миңа күктән көтмәгәндә кунак килеп төште, синсез генә булу бик жәл. Безнен арада бераз гына тавыш чыкты, син гафу ит инде, ул синең дустын икән —Әйе, ул минем дустым, кадерле Акмал, аның тормышының бәясе юк, игътибарлырак бул, шунысын да онытма, дүшәмбе ул эштә вакытында булырга тиеш! Ул сиңа кайда эшләгәнен әйттеме?—Шубарин шулай итеп, гәрчә прокурорның Аксайга ни өчен килгәнен белмәсә дә, аңа тагын бер коткаргыч бау ыргытты. —Әйтте, әйтте, борчылма, ялт итеп үзем илтеп куям. Артур, соңгы вакытта аз очрашабыз, дусларыңны белеп бетермим —Йорт хуҗасы ризасызлыгын белдереп тә өлгермәде, сөйләшү өзелде. Шубариннын сөйләшүне үзе өзүен Сенатор яхшы анлады, чөнки телефоннан озын-озак сөйләшүләр төнге телефонисткаларның кирәкмәс кызыксынуын уята иде. —Әйе. ялгышлык чыкты,—диде ихластан "Күз буучы’ .—Сез, Сухробжан мине, зинһар, гафу итегез, күрәсең, картайганмындыр ахрысы, дусларны дошманнан аера алмый башлаганмын, элек андый хаталар ясамый, кешеләрне китап урынына укый идем. Ләкин сез дә анлагыз, вакыйга бит галиләрдән түгел, сүз йә үлем, йә яшәү турында барды, сайлар өчен вариантлар да юк диярлек иде. —Исмәт!—дип кычкырды ул кинәт кенә. Богау тотып кергәннең тостәше пәйда булды—Ибраһим керсен һәм кадерле кунак алдында гафу үтенсен, ул анын белән үзен итагатьле тота алмады. Исмәт дигәне әйтте: —Акмал әкә. ул Сухробжаннын Артур белән зур дуслыгын белүгә үк, куркуыннан кая керер урын тапмый Кунакнын күзенә күренмәс өчен өенә китте, мин аны тыя алмадым, болай да нишләргә белми ул —Ярый, иртән гафу үтенергә килсен,—диде борын астыннан гына хуҗа — Ә хәзер фәрман бир, саунаны җылытсыннар, пешекчеләр егермеләп бытбылдык кыздырсын, бавырдан шашлык ясасыннар Өстәлне һавага, тышка куегыз, кунак күнелсез минутлар турында искә төшермәсен, Сухробжан белән без бассейнда коенабыз. Су кешене чистарта, көр күңелле итә, суда үпкәләүләр тиз уза, үземнән беләм. Барысын да аңладыңмы? —Әйе, хуҗа,—диде Исмәт хәрбиләрчә һәм коридорда итекләрен шыгырдата башлады. —Торыгыз, Сухроб, бу унышсыз-җайсыз урыннан китик, бүлмәгезгә кереп халат алыгыз, төннен калган өлешен күңеллерәк уздырырбыз. Сез дә минем кебек төн кешесе, ябалак икән, ә бәлки без икебез дә тан алды сәгатьләрен яратабыздыр, мин сезне коену залында көтәм. Йөзү залына килеп кергәндә, "Күз буучы” анда, үкчәләренә житкән ачыккызыл төстәге капюшонны балахонда йөренеп тора иде. Кунакны күрүгә, ул халатын келәм-юлга ташлады һәм бассейнга чумды. Сенатор да анын аерым чакыруын көтеп тормады, су аны кичәгедән дә ныграк тарта иде. Берничә сәгать кенә элек бассейнда куркуын хәтерләп, прокурор тандырны да искә төшерде, аны бит тере килеш кыздырмакчылар иде, шикләнүләрем дөрес булган икән дип, уйлап куйды ул. “Күз буучы” ана гүзәл су коену залында матур үләчәксең диде, шулай булгач, электр тогы беләндер. Ләкин хәзер ул куркуны белми иде, юк, юк!—Акмал хан анын белән бергә коенганга түгел, аны Артур Александровичның яклавы бу хистән арындыра иде, ни генә димә, Шубарин канаты астында курыкмасан да була. Сенатор алтынсу төстәге йомшак халатын ашыкмый гына салып атты да Ибраһим типкәннән калган канлы эзгә күз төшерде һәм Акмал хан шикелле үк тавышлар чыгарып, суга чумды. Бассейнның икенче ягына җиткәч кенә калкып чыкты, “Күз буучьГнын су коену оештыруына бик тә мәмнүн калды, чонки салкынча су тынычландырды, хәтта сул янтыктагы авырту да кимегән кебек булды, кызыл байраклы бүлмәдәге хәлләр дә онытыла төште. Акмал хан, суны эре-эре генә куллары белән ишеп, аның янына йөзеп килде, кунакнын тынычланганын күреп әйтә салды: —Сухробжан, ярый әле кулыгызда теге сәгать булды, ул сине коткарып калды, дөресен әйткәндә, мин рәнҗүдән һәм кайгыдан башымны югалткан идем. Мине ташлаганнарын, сатканнарын беләм, Ташкент белән элемтәне өзделәр. Шурик вакытындагы кебек бар нәрсәне белеп торсаммы, мин синен Артур белән дус икәнеңне генә барыбер чамалар идем. Ә ул егет кеше, андый колачлы кешеләр сирәк, менә кемгә бирергә кирәк ул экономика министры портфелен, хәтта ислам республикасы булса да. Шубарин халыкны ничек ашатырга, киендерергә икәнен барысыннан да яхшырак белә, аннан идеяләр фонтан кебек атып тора. Аксайда мин анын күп проектларын тормышка ашырдым һәм сезнен янәшәдә шундый кинәшче булуга бик шатмын. Анын имансыз Тилләхужаевка бирелгәнпеген, тугрылыгын гына күз алдына китерегез, шуна гына анын гаиләсенә бәйләнүне туктаттылар да. Мин барысын да белеп торам ич, тагы теге төнге сакчыны искә төшерегез, ниндидер мистика бу. —Ариф тавышйомгыч куеп ата, биш зарядлы “Франчи”енда төнлә күрү приборы бар, ул кыштырдауга, шыпырт кына сөйләшүгә карап та ата, аны тренировкада күргәнем бар—фантастика! —Әйе, Артурның барысы да беренче класслы: бухгалтерлары да, плановиклары да, осталары да, хәтта кеше үтерүчеләре дә, ә тән сакчылары, мин аның Костасын үз ягыма аудармак булган идем, барып чыкмады,— диде “Күз буучы”,—Аның бүләк бирүе генә дә ни тора, балаларча шатланасын, менә аның бүләге сезнең гомерне саклап калды, мин дә гөнаһлы булмадым. “Ролекс”ны ул миңа моннан биш ел элек бүләк иткән иде, очраклы рәвештә генә Мәскәүдә очрашкан идек. Шәрәф Рәшидович белән СССР Югары Советы сессиясендә идек, Артурнын яраткан ресторанында, “Советская” гостиницасы ресторанында әбәтләп алдык, ул аны искечә “Яр” дип атый. Өстәл янында бүләген биргәндә ул болай дигән иде: “Акмал әкә, менә сезгә атаклы Швейцария фирмасы сәгате, алар минем өчен шәхси заказ буенча махсус ясала, ак алтын телле, ак алтын циферблатлы мондый сәгатьләр санаулы, әгәр кемнеңдер кулында күрәсез икән, онытмагыз—алар безнен кешеләр, алар да сезне аңлар һәм ярдәм итәр.” —Сезнең кулда “Ролекс” булмавы кызганыч, уртак телне тизрәк тапкан булыр идек,—кунак көлеп җибәрде. —Әйе, мин аны сирәк тагам, безнен караңгы якларда артык күзгә ташлана, ул сәгать мина бер генә кирәк булыр иде,—диде “Күз буучы” —Бер тапкыр, әмма минем өчен ул гомер өзелүгә торды,—дип куйды рәнҗүле тавыш белән кунак. —Әйдә искә төшермик, кадерле Сухробҗан, барысы да әйбәт бетте, мин гаебемне юармын. Ышана күр, мин бит жәза бирүче генә түгел. . Сауна ишегендә таныш мунчачы күренде: —Сухроб әкә, йөз дә ун градуска җитте инде, саунага керергә ярый.. —Сауна шәп нәрсә, тиз айныта,—дип көлде йорт хуҗасы һәм алар икесе ике тарафка, ике басмага таба йөзеп киттеләр. Прокурор үзен ток бәргән дип санаганына таба йөзә иде. Саунада тирләп утырганда, Акмал хан үзен борчыган уйларына кайтты: —Әйе, мине тиз оныта башладылар, тиз генә сызып ташламакчылар. Шурикның юклыгына өч кенә ел, ул бетүгә, барысы да чәчелеп китте, таралды, ниндидер нәсел-нәсәпсез яна кешеләр күренә башлады. Русча әйтсәк: с глаз долой, из сердца вон. Артур да мине ташлады, хәер, аның эшләре ничек баруын мин үзем белергә тиеш идем, сезгә килеп чыгар идем Шубаринга мин сирәк мөрәҗәгать иттем, бары Шурик соравы буенча гына, әле анда да эшләр читтә булса. Японның Мәскәүдә элемтәләре бик зур, аны кайда да беләләр. Сезнең инглиз истребителе "харриер" кебек вертикаль күтәрелүегезне мин күз уныннан ычкындырдым, күрәсең, чыннан да картайганмындыр, вакытны аңламыйм. Белсәгез иде, иң авыры вәзгыятне кулында тота алмау икән, нәрсәнедер аңлап бетермисен. Әгәр дә мин үзсүзле, кире булмасам, замананы аңласам, ике ел элек үк инде архивымны компьютер хәтеренә кертеп куйган булыр идем. Мина Мәскәүдән бер ышанычлы кешем ике шәп "спец” җибәргән иде, ул мине күп еллар инде видеофиль.мнар белән тәэмин итеп тора, алар “ИБМ" компьютерында син әйткән эшне башкармакчы булдылар Мина ул вакытта натурада, кәгазьләрдә ышанычлырак, ботенрәк тоелды. Менә бүген генә аңладым: тормышымда ин кыйммәтле нәрсәне—бөтен байлыгымның асылын тәшкил иткән архивымны бер чемоданга сыйдырып алып китәрлек итәсе булган бит. Ул чемодан белән мин элеккечә көчле, үз тормышымны саклап калырдай гайрәтле булыр идем, чөнки ул досьелар үземдә булыр иде. Кайбер информация кеше гомереннән дә кыйммәтрәк була. Кайчакта кеше үтерү өчен мин акча түләп тормыйм, ике-өч кәгазь салынган канцелярия папкасы гына бирәм, акчага риза булмаска да мөмкиннәр, ә кирәкле хәбәрләр, документлар акчадан кыйммәтрәк йөри. Алар күп тапкыр ышанычлырак, нәтиҗәлерәк. Менә нәрсә ул, Сухробҗан, син кызыккан һәм кулына төшерергә теләгән архив. —Беләм, кадерле директор, шуна да хәтәр адымга барам. Мин хәтта ул кәгазьләрнең яртысы кирәк тә булмас дип уйлыйм, яна заман иске кешеләрне себереп түгә, алар артыннан төрле кланнарны мәңгегә сөрә. Ышаныгыз, ике-өч елдан номенклатура мәгънәсе дә югалыр, бүген күп нәрсә аларга бәйле бит, үзгәртеп коруны да алар тоткарлый, юлны бикли, ә сезнен досьеда күбесе номенклатура кешеләренә җыелган документлар. Чамалыйм мин, партиягә кысрыкланырга, кайбер хокукларыннан ваз кичәргә туры килер, әле партиясез министрлар заманында да яшәрбез. Шунысын да онытмыйк, кайчакта бер досье йөз-мең досьены алыштырырга мөмкин. Әнә шул бер досье политик бәхәсләрне чишәргә юл ачарга да мөмкин бит. Нинди генә хокукый дәүләткә омтылмыйк, нинди генә тәрәккый пәрвәр кешеләр һәм демократлар булмыйк, безнең якларда теләсә кайсы режимда, нинди байрак күтәрсәк тә, шәрекьчәлек сакланачак, мин политиканы һәм вазифалар бүлешүне күздә тотам, менә шунда сезнен досьелар кирәк булачак та инде. Мин моны төгәл белеп әйтәм. —Әйе, сез дөрес нәтиҗәгә килгәнсез, түрәлек кәнәфиләре һәм акчаны бер генә демократия дә юкка чыгарачак түгел, чөнки алар һәрвакыт кешеләрне тартып торачаклар,—дип, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое яңа политикның дан-шөһрәт сөючелеген үзенчә яклаган булды. Сауна һәм бассейнда аларга артык рәхәтләнергә ирек бирмәделәр, Исмәт килеп, бакчада өстәл әзерләнгән әйтте, кыздырылган бытбылдыкларны да ун минуттан бирәчәкләр икән. Алар тагын бер кат бассейнда коенып алдылар да халат кигән килеш кенә айванга юнәлделәр. Анда аларны сый-нигъмәтле дастархан көтә иде инде. Бассейнда һәм саунада Сенатор үзенә яна көч, күңел көрлеге иңүен сизде, бу, күрәсен, кызыл байраклы бүлмәдә булган тетрәнүдән сон эмоциональ янарыш иде, ул хәзер таңгача мәҗлесләп утырырга риза, гайрәтггә һәм тормыш сөючәнлектә бер дә Акмал ханнан ким буласы килми. Ләкин йомшак курпачларга утыруга, яндагы мендәргә таянуга, анлап алды: ул эт булып арыган иде, аны өстәлдәге бай тәгам дә, Мәүлидәнең дус кызының елмаюлары да шатландырмый башлады. Менә тагы Сабир-баба күренде, кулында икенче поднос иде, коньяк шешәсе дә бер генә—карасу-шоколад төсендәге “Ахтамар”. Ханның “Двин” запасы калмаган микәнни дип, машиналь рәвештә генә уйлап алды ул, ләкин директор, аның уен сизгәндәй әйтте: —"Двин” йомшаграк, анын белән мәҗлесне башларга яхшы, ә йокы баса башласа, "Ахтамар" шәбрәк тә, ышанычлырак та, үзегез дә сизәрсез. Эчеп куйдылар. Коньяк, чыннан да, күңел көрлеге кертте, кәефне күгәреп җибәрде, кунак моңа сөенде, әлбәттә, ләкин көенечкә охшаш бер корт та бәгырен тырный иде, инде якшәмбе иртәсе дә җитте, ә эш турында һаман ләм-мим. Ләкин сүз һаман читкә китте, Шубарин белән сөйләшкәннән сон йорт хуҗасы архив һәм акча турындагы сүзне үзе башлар дип көткән иде прокурор, ә ул һаман атлар, хатыннар, Шурик турында сүз куерта бирде. Сенатор үзен кызыксындырган нәрсә турында сүз кузгатырга уйлап кына куйган иде, хан көтмәгәндә әйтеп ташлады: —Күрәм, сез ардыгыз, төнге мәҗлесләргә дә күнекмәгәнсез, ләкин политика белән шөгыльләнергә уйласагыз, өйрәнергә туры килер, кирәк булачак ул. Мәсәлән, мин үземә кирәкле ин мөһим имзаны тан атканда гына суырып алам, көндезен исә мин аны мәнге ала алмаган булыр идем. Визитыгызның сәбәбенә килгәндә, күзләреннән күрәм, сезне эшнең ахыры кызыксындыра, ярый, мин булышырмын. Артур Александровичның нәрсә майтарырга җыенганыгызны алдан белмәве кызганыч, әлбәттә. Анын артында һәрчак бик зур кешеләр тора, аларны санламау—гөнаһ булыр. Әнә, тан атты инде, барыгыз, ял итегез, Зөлфия сезне озатыр, сәгать көндезге өчтә әбәд ашарбыз, шул вакытка мин сезне кызыксындырган нәрсәләрне әзерләп куярмын һәм кеше күзенә күрсәтмичә генә озату турында уйлармын Артур сезне эшкә сонга калмасын дип борчыла. Ул үзегезне нинди хәтәргә этәргәнегезне анлады, хәзер минем белән элемтәдә булу шактый куркыныч. “Зөлфия!”— дип караңгыга карап кычкырды ул, артыш куаклары артыннан елмаеп Мәүлидәнең дус кызы килеп чыкты —Бар кунакны озат, юкса, бакчада адашмаса да, коридорларда буталып йөриячәк ул. Карават янына минераль су һәм суык чәй куярга онытма, мондый мәжлестән сон тамак кибә ул. Зөлфия ханны сүзсез генә тынлады да кунакка күзләре белән ымлап үз артыннан барырга кушты. Әзме-күпме читкәрәк китүгә, Сенатор анын кулыннан тотты: — Кич буе баш ваттым, сина исем уйладым, син Зөлфия икән—матур исем, бу исем сина бик килешә, Зөлфия,—дип пышылдады ул, әз генә көйләп. Кыз ана борылды, шаярып җавап бирде: —Ник интектегез, Сухроб әкә, сорасагыз, сезгә исемемне алдап әйтмәс идем. Ул ана тагы берәр иркә сүз әйтмәкче иде, ләкин өй янында алтын тешле Исмәт көткәнен күреп Зөлфия кинәт кенә җитдиләнде, кызу-кызу атлап алгарак китте, алар арасында дистанция зурайды. Бүлмәгә кергәч, ул кызны кочакламакчы булган иде, ләкин Зөлфия атлас күлмәген кыштырдатып тиз генә анын кулыннан ычкынды да елмаеп әйтте: —Минераль су белән яхна-чәй турында ни әйтерсез, сезнең тамак кибәчәк ич? —О, бу минем бер төндә икенче үлүем булачак, Ибраһим мине тере килеш кыздырырга җыенган иде, чәйсез, минераль сусыз үлүен үлмәм, мине башка нәрсә—сине уйлап саргаю газаплаячак,—дип шаяртты ул. Бер мизгелдә коридорга карап алып, кыз кинәт кенә пышылдады: —Әзрәк көтегез, хәзер Акмал әкә белән Исмәт китәчәкләр, мин аларнын сөйләшүләрен ишеттем, шуннан соң мин үзем карармын... Зөлфия анын яныннан киткәндә таң атып беткән иде инде. Ул көндезге сәгать икедә генә уянды һәм бассейнга китте. Өй эчендә үле тынлык иде, бары тик бакчада гына кошлар сайрый, әйтерсең, алар Аксай ханының бакчасын мактап җырлыйлар иде. Сауна ишеге төбенә кадәр ачык, ләкин мунчачы үзе юк иде, димәк, бүген парланып чыгу булмаячак. Бер генә мизгелдә хан тагы бер юньсезлек уйламый микән дигән фикер дә уянып алды. Ләкин Шубарин белән сөйләшүне искә төшерү тынычландырды, чөнки аны яклаучылар бар. Инде аны “Күз буучы” ислам байраклы яна дәүләт төзү, яисә каты куллы Сталинча-Бреҗневча дәүләтне торгызу хакына күпме акча атар икән дигән уй борчый башлады. Акмал хан андый дәүләттә тагын турылыклы ленинчы үрнәге саналыр иде. Ул бассейнда шактый озак юанды, инде кызыл кирпеч стенадагы сәгать өчне сукты, нәкъ шулвакыт яшел капка янында кара “Волга” сигналы ишетелде, хан Акмалнын музыкаль итальян клаксоны тавышын әллә кайдан ишетеп танырга була иде. "Кайтып җитте”,—дип уйлады Сенатор, ләкин бассейннан чыкмады, хуҗа аны дулкынлана дип уйламасын. Таныш итекләрнең шыгырдавын ишетеп, прокурор борылып карамыйча булдыра алмады, ләкин бассейнга таба директор түгел, Исмәт килә иде. —Әссаләмегаләйкем, Сухроб әкә,—дип кунакны коры гына сәламләде ул —Ничек ял иттегез, кәефегез ничек? ’ —Рәхмәт, бары да әйбәт, яхшы ял иттем. Акмал хан кайда? Ул минем белән сәгать өчтә әбәтләп алырбыз дигән иде, ә өйдә сездән башка беркем —Әйе, бөтенесе шулай, әбәт инде әзер, ләкин Акмал хан анын икенче җирдә буласын әйтергә оныткан, анда сезне көтәләр, мин сезне алырга килдем. Прокурорга бассейннан чыгып, ашыгып киенергә туры килде. Зур йортның коридорларыннан барганда ул як-ягына каранды, аның Зөлфияне күрәсе, бер уңайдан саубуллашасы килеп китте, бәлки, ханнын планнары нилектән үзгәргәнен аннан белеп булыр иде. Алма бакчасын чыгуга “Волга” еракта күгелҗемләнеп торучы тауларга таба борылды Шлагбаумны үттеләр, кичә моңдагы сакчы вертолетны күрүгә, каравыл өенә ташланган иде, күрәсең, ул йә Ибраһимга яисә Исмәткә шү-ннан шылтыраткандыр. Бүген дежурда изелгән кыргыз эшләпәсе кигән юан кеше иде. Ярты сәгатьтән тагы бер постны уздылар, тау юлы аулак, каршыга ник бер машина очрасын. Нык саклана торган тыюлык кебек икән",—дип уйлап алды прокурор һәм як-ягына карана башлады. Таунын сөзәк янтыгына күп еллар чалгы күрмәгән үлән үскән, кечкенә елгачыклар, текә ярдан аска ыргылган шарлавыклар суга-дымга туендырып торгангамы, үлән тыгыз һәм куе иде. Чикләвек бакчалары, кыргый алмагачлар, алар арасындагы арча куаклары шау чәчәктә утыручы алъп болыннарына ук төшеп җиткәннәр, монда бер генә дә кәгазь, целлофон, пыяла кисәге күрмәссең, бу урынга хапыкны кертмиләр, монда ышанычлы умартачыларга, егерьләргә, ау белгечләренә генә килү тыелмый. Акмал хан территорияне үз ирке белән тыюлык дип игълан итте, һәркайда кисәтү такталары куелды, алардагы ат башы чаклы хәрефләр зур штрафлар хакында кычкырып торалар иде, кайбер урыннарда биләмәләрне чәнечкеле тимерчыбык белән дә бүлеп алганнар. Тынлык, иплелек һәм кешесезлек бу урыннарга кыргый җәнлекләрне тарткан, кошлар күпләп очып килгән һәм таулар ханнын сунарчылык биләмәләре булып киткән. Монда куянга, төлкегә, боланга, кабанга, җәйранга, кыр кәҗәләренә, бүрегә, хәтта аюга да ау оештырырга була иде. Тау елгаларында форель уйный, күлләрне ондатралар, кондызлар үз иткән Ун ел элек Себердән кеш, сусар, тиен алып кайтканнар, алары да кеше саклавы астында яхшы ук үрчеп киткән. Юл таудагы аучылар йортына илтә, Сенатор аңлаганча, алар нәкъ менә шунда баралар да, әмма юл ул ачыктан-ачык беленми диярлек. Кайчагында туп-туры гына барган асфальт юкка чыга да алда “Тупик” билгесе күренә, аннан сон ике чакрымлап юлсыз сукмактай тоелган җирләрдән барасын, бераздан тагы яхшы түшәлгән трасса. Аның барлыгын санаулы кешеләр генә беләдер. “Күз буучы” монда да осталык, хәйләкәрлек күрсәткән. Бер якта шлагбаумнар, тыючы тамгалар, шулар артында ук яшерен сукмаклар һәм юллар Күрәсең, мондагы яшерен-ябылган тормыш турында беркем дә белергә тиеш түгел. Ана кунакка иң югарыдан кемнәр генә килми, ә “халык хезмәтчеләре”нен күңел ачуы гади халык күзеннән ерак булуы хәерле. Таштан салынган галәмәт зур йортны шартлы рәвештә генә аучылар өе дип атарга момкиндер дә. Аучы йорты диюгә, күз алдына, гадәттә, уңайлыклардан мәхрүм, бары тик җил-яңгырдан сакларлык түбәсе булган гап-гади алачык килеп баса. Хәер, аучылык үзе дә шундыйрак инде ул. Кеше табигать белән аралаша, алачык исә андый максат өчен иң кулай нәрсә, һәм мондый бәхет бик азларнын гына өлешенә тия дә. Ләкин күккә ыргылган чирәп түбә өстеннән сурайган алагаем зур ике морҗа, йортның ике ягында да камин-мичле заллар барлыгын тәгаенларга мөмкинлек бирә иде. Ике каминлы йорт хуҗанын дөньяга бөтенләй башка күзләр белән каравы турында сөйли. Монда, күрәсең, кәрт уйнаучылар өчен дә, телевизор карарга, яисә музыка тыңларга теләүчеләр өчен дә махсус заллар бардыр. Шулайдыр, дип уйлап куйды прокурор. Монда үзләрен дөнья кендеге санаучылардан кемнәр генә булмаган да, кемнәр генә ял итмәгәндер! __ Чем кара җөйләре белән игътибарны җәлеп итеп торучы кызыл кирпеч бинага якынрак килгәч, прокурор монда сауна белән бассейн да булырга тиешлеген, иортнын бер архитектор кул астында эшләнгәнлеген дә чамалады. Ау йортының проектын берәр ялтыравык, затлы журналдагы рәсемнән, сызымнардан, бәлки берәр атаклы төзелеш фирмасы яисә архитектура мастерское каталогыннан алганнардыр, дип фикер йөртте ул. Сонгы елларда мондыйлар дөньяны басып китте. Хәтта кием-салым, аппаратура каталоглары санап бетергесез. “Идән асты” миллионерларына бик шома кешеләр тарафыннан шул катологлар буенча хезмәт күрсәтелә, Акмал хан да, әлбәттә, шулар санына керә иде. Аксайга видеофильмнар ташучы коммивояжерлар, директор үтенсә-сораса, катологларны үзләре үк алып килә алалар. Әгәр шәрекъчә веранда, чуарлап-матурлап эшләнгән озын ишекләре булмаса, болары Урта Азия архитектурасыннан, Акмал хан йортын Швейцариядәге Альп тауларында, яисә Франция белән Испания чигендәге Пиренейда, Балкаңдагы Черногория, Косово, ә бәлки Грециядәге Салониктагы шундый биналар белән бик җиңел бутап булыр иде. Таулар бар җирдә дә бер төслерәк, ал ардагы үзенчәлекләрне бары бик тәҗрибәле, күзәтүчән кешеләр генә аерымлый ала, анын өчен тирә-юньне андый белергә дә кирәк бит әле. "Беретта’', "Франчи” кебек иң яңа карабин ияләренең ни өчен ауга нәкъ монда килергә яратуларын да абайлады прокурор. Башка җирләрдә мондагыдай мөмкинлекләр һәм саңгырау-телсез Сабир-бабаны табу авырдыр шул. Биек таш койма белән тотылган ихатага керделәр. Аның борынгылыгы шунда ук күзгә ташланды. Аны өстендә тигез-шома булып үсеп утырган вак асылынкы-үрмәле үсентеләр раслый, алар язларын бар дөньяны яшеллеккә төреп балкый башлыйлар. Менә шушылай тигез һәм шома хәлгә килсен өчен аларга дистә еллар кирәк. Ихтимал, бу бина башкасы, искерәге урынында утырадыр. Урынының җайлылыгы, табигатьнең гаҗәеп матурлыгы хуҗаны инде таләпләренә җавап бирми башлаган йортны сүтеп, утызынчы еллар стилендәге шушы псевдомодерн йортны салырга мәҗбүр иткәндер. Каты, яшел бәрхет белән төрелгән бу коймалар, йортның архитектурасы Акмал ханның таулардагы утарына бу якларга хас булмаган төсмер бирәләр иде. Кояшта янган калай түбәле җәйге кухняда учак утлары дөрли, учакка авыр, җылыны күп бирүчән карагай агачы ягалар икән, кухня тирәсендә пешекчеләр тыз-быз килә. Алар арасында Сабир-бабанын ябык-нык гәүдәсе күренеп китте, ул элеккечә үк ап-актан киенгән. Якынрак килгәч, йортның шәп проект белән төзелгәне күзгә ташланды, бу якта мондыйларны төземиләр, өй өчен, гадәттә, тигез мәйдан эзлиләр. Алар кергән яктан ук парад ишеккә туры килделәр, ләкин бу икенче кат иде, бина ике төрле биеклеккә салынган булып, аның беренче катына эләгү өчен икенче ягына чыгарга кирәк икән. Аннан югары катка яхшылап шомартылган имәннән эшләнгән бораусыман киң баскыч илтә. Алар машинадан чыгып, “Волга” яр астындагы гаражга юнәлүгә, ишектә “Адидас” спорт костюмы, йомшак кроссовка кигән “Күз буучы” үзе күренде. Әле генә йөреп кайткан булса кирәк. Монда, кая гына барсан да, чишмәләр, шарлавыклар, кечкенә елгачыклар, ямь-яшел болыннар . Бу хакта аңа юлда Исмәт сөйләгән иде инде, ә ул бу урыннарны биш бармагы кебек белә. —Тоткарланасыз, тоткарланасыз, кадерле Сухробҗан,—дип каршы алды хуҗа һәм сәгатенә күз төшерде, шунда Сенатор Акмал ханның биш ел элек “Советская” кунакханәсе ресторанында Шубариннан алган “Ролекс” алтын сәгатен күрде. Аның карашын сизгән “Күз буучы” дәвам итте:—Әйе, әйе, шул сәгать, мактанырга булдым әле.—Һәм күрешергә сул кулын сузды, сәгать өр-яна иде, чыннан да, ул аны бик сирәк тагып йөридер —Әйдәгез өйгә, мин әле генә йөреп кайттым, ин ерактагы Очан-суга кадәр барып җиттем, ачыктым, сез дә өстәл янына утырмагансыздыр әле, кичәгедән башыгыз да авыртадыр, төзәтергә кирәк. Акмал хан бүген ягымлы, елмаючан иде, аннан кунакчылык хәтта бөркелеп тора. Шулай да Сенаторның миендә бер сорау бәргәләнде: өч-дүрт сәгатьтән юлга кузгалырга кирәк, нишләп мине бу кадәр еракка, тауларга алып килергә уйлаган икән, самолеты юк бит. Нигә инде артыгы, мин бит анын модерн стилендәге аучылар йортын күрергә килмәдем, кабан, болан ише киек җанвар йөргән урман-болыннары да кирәкми. Кара агач белән тышланган киң өйалдыннан коридорга үттеләр, коридорда беренче катка төшү өчен бронза белән чолганган, исерекләр аска тәгәрәмәс өчен түгәрәк тоткычлар куелган имән баскыч бар иде. Акмал хан киң ишекне ачып җибәрде һәм каминлы залга килеп керделәр. Зал бик тә киң, ана Порт Сәеттә кулдан эшләнгән ике ашханә гарнитуры да бик иркен генә кереп утырган иде. Әмма җирле партия түрәләре аеруча яраткан унике персонлык авыр, шыксыз мебель бу кин-иркен залга килешеп тә тора икән әле. Бәлки, бу ерак түр стенада нәкъ мебель төсендәге ачык-алтын тонлы зур гобелен эленеп торудан шулай тоелгандыр. Гобелен ау йорты өчен махсус эшләнгән диярсең, ауга чыккан патша, ау этләре, яраннары, вельможалар, матур хатыннар, кавалерлар Ул, чыннан да, матур иде, туйганчы карыйсын, аннан гына күзен каминга төшә, анысы тыштан китек-чатык ташлардан эшләнгән, авыр тимер рәшәткә артында кызуга чыдам кирпечтән ясалган кызыл эче күренеп тора. Ике метр озынлыктагы каминның өстендә үтә зур поши мөгезе, бусы, ихтимал, берәр аучынын бүләгедер, чөнки бу якларда пошилар юк. Мондый зурлыктагы мөгезләр Халыкара аучылар союзы тарафыннан теркәлә, ияләренә исә аларнын дөнья стандартында булуын раслаучы сертификат бирелә. Җирле номенклатураның гобеленга исе китә иде, хан кунакның мөгез белән әсәрләнгәнен сизенде, горурлыгын яшермичә әйтә салды: —Чын мәгънәсендә чемпион мөгез! Минем аңа документым да бар, сертификат дип атала, немецчә язылган. Мондый экземплярларны аукционда меңнәрчә доллар тора дип сөйлиләр, аны мина бер зур кеше бүләк итте, бу йортка алар килешеп торачак, диде. Сенатор аны хәзер йортын, ике катны күрсәтә башлар, мылтыклар коллекциясе белән мактаныр дип уйлаган иде, алай булмады, ул аны кинәт кенә өстәл янына чакырды, анда ике кыз мәш килә иде инде. Сенатор үзенчә хан каядыр ашыга, бәлки минем белән Ташкенткадыр дип гөман кылды. Ләкин “Күз буучы’- да кунакның уйларын сизенә иде, прокурорда ышанмау хисе уятканчы, башта ук ачылырга булды. Чөнки анын ышанмавы, икеләнүе бүген кирәк түгел иде инде. Бер уйлаганда, сәнәктән көрәк булган бу кемсә, политикада беренче зур адымнар ясаган кеше кай ягы беләндер анын үзенә охшаган иде. бары укыганрак, белемлерәк, монын каптыруы да катырак, стратегиясендә дә логика бар, яна заманга да ул барысыннан ла алда яраклашкан. —Сез төшке ашны аучы йортына күчергәнгә, бәлки, гаҗәпләнгәнсездер, әмма хәл үзгәрә төште, сезне кисәтеп тә куя алмадым, уятырга да өлгермәдем. Хикмәт шунда, кичкә миңа Дулкын Назарович килә... Ах, күзгә карап астан пычак белән кисмәкчеме?! Прокурорның башыннан яшен тизлеге белән шундый уй йөгереп узды. Мине фаш итеп эштән кудырмакчымы, әллә, киресенчә, мине һәмишә күз унында тотар өчен Дулкын Назаровичны такмакчымы? Прокурор өчен ике вариант та кабул итәрлек түгел иде, ул беркемнең дә күзәтүе астында булырга теләми, вакытыннан элек беркем белән дә планнарын уртаклашасы юк! Тынычлыгын җуймаска тырышып, ул алма чистарткан булды, сорау да биреп тормады, көндезге дүртне суккан камин сәгатеннән күзен ала алмады диярлек. Тынлык озаккарак сузылды, хуҗа аның сүзләре нинди тәэсир ясар икән дип көткән иде, ләкин барып чыкмады, телиме-юкмы, сүзне дәвам итәргә калды: —Ул Наманганга, иртәгә билгеләнгән ниндидер киңәшмәгә килә, анынчы минем белән очрашып алырга тели. Ул сезнен монда булуыгыз турында белмиме?—дип сорады аптырашта калган хан. —Юк, белергә тиеш түгел, мин сезгә әйттем ич инде, бу минем шәхси инициативам,—диде Сенатор каты гына һәм үзен вокзалда кемдер күреп калгандыр дип пошынып куйды. —Борчылмагыз, сезнен эшләрне тәртипкә салдым мин, барысы да әзер,— дип ашыгып сөйләп китте хан, кунакның ризасызлыгын сизенеп —Китү мәсьәләсен хәл иттек, Исмәт Наманганда ике урынлык купега утырачак, ә сез поездга беренче тукталышта керәсез, анда ул кузгалганнан сон сәгать тә егерме җиде минуттан килеп җитәчәк. Станциягә сезне минем кешеләр илтеп куяр. Исмәтне нигә борчырга инде?—дип бүлде хуҗаны кунак.—Билетын бирсен дә, шул-шул станциядә хатыны белән туганым утырачаклар, дисен. яисә ушшк төртсен' юлда алар™ чәй эчер - — Мин алай эшли алмыйм. Артур да сезнең өчен бик борчыла, вагонга минем кешеләр утыртыр, купеда Исмәт каршылар. Кайтып җитеп, ишегегездән кереп киткәч кенә Исмәт Артурга шылтыратачак, кайтып җиткәнегезне әйтәчәк. Минем бурыч шунда гына төгәлләнә, безнең кагыйдә шундый. Сезгә дә миннән килгән кешеләрне шулай озатырга туры киләчәк. Бу сүзләрне, зинһар, онытма. Яныгызда нинди документлар, никадәр сумма булачагын белмисез бит әле. Әйе, Исмәт Коста белән Ашотка охшамаган, ләкин ул үз эшен биш бармагы кебек белә, ышанычлы сак астында булырсыз. —Рәхмәт, мин моны башыма да китермәгән идем. —Ә хәзер әйдә бераз йотып куйыйк, әйбәтләп капкалыйк, аннан сон яраткан шарлавыгымны күрсәтермен, эшләр хакында шунда сөйләшербез, тагы кайчан күрешәсебезне бер Алла белә. Хәзер Ташкентка сирәгрәк барыла...—Хан Акмал бәллүр савытларга коньяк коя башлады. Эчтеләр, капкалап алдылар, ләкин сүз ябышмый, кичәге йөгереклек юк иде. Хәтта коньяк та ярдәм итмәде. Дулкын Назарович нигә киләсе итте икән, әллә иске дусты өстендә болытлар куерганны әйтергә телиме?— Сенаторның миендә мен төрле сорау бәргәләнде Хан аның визиты турында Дулкын Назаровичка әйтмәсме, әйтә калса, ул карт интриган кармагына үзе үк эләгәчәк ич?! Бәлки аны Акмал хан үзе чакыргандыр? Прокурор Әкрәмхуҗаев сөйләшмичә, киңәшмичә нәрсәдер болгатып йөри, Аксайдан ярдәм аласы килә дисә? Шулай эшләсә, ул үзенә карата кызыксыну уята алыр, игътибарның үзәгенә кайтыр иде. Хәер, болар ана нәрсәгә?! Мин ана элеккеге түрәләрнең барысының кичәге көн икәнен төшендерә алдым кебек. Ул хуҗаны тынласа да тыңлады, тынламаса да тыңлады, күзләре сунар күренешләре төшерелгән инглиз тәлинкәсендә, чәнечкесе ризыкта ялкау гына казына, башында исә борчулы уйлар. Аның башыннан һич кенә дә Дулкын Назарович чыкмый, чөнки анын яшерен генә Аксайга килергә теләвендә нидер бар иде, ханга ул мондыйрак сорау бирде: —Кунак без кичә мәҗлес корган йортка киләме? —Юк, ул үзен монда, шушы йортта каршыларга кушты. Шәрәф Рәшидович белән бергә килгәннәре бар иде. Монда, хәтта очраклы рәвештә дә, өстенә беркем дә килеп керә алмый. Ул да, сезнен кебек, визиты турында беркемгә дә әйтмәскә кушты. —Мине аста, иске йортта калдыру яхшырак булмас иде микән, дөресен генә әйткәндә, минем аны бер дә күрәсем килеп тормый,—диде прокурор. Ул һаман нинди дә булса мәкер юкмы, дип шикләнә иде. —Борчылмагыз, анын белән очрашырга туры килмәс, анын да сезне бу өстәл янында бик күрәсе килеп тормыйдыр Көтмәгәндә өстенә килеп керсәгез, билләһи, дим, ин ким дигәндә дә, инфаркт алачак. Ул сезнен ҮКда нинди бүлек җитәкләгәнне белә бит. Мин дә аның белән сөйләшүдән нәрсәдер көтмим, бары бер кызыксынуымны җиңә алмыйм, ул сезнен кебек минем өстә болытлар куерганын әйтерме, юкмы? Бәлки зарланырга, бәлки иске гадәте буенча—акча сорарга киләдер? Анын нинди мәсьәлә белән килгәнен мин сезгә хәбәр итәрмен, сынап карыйм әле, ә болай... Хәзер мин бар ометемне сезгә багладым. Ашны монда ник күчердемме? Анлату җиңел. Сез сораган нәрсәләр барысы да шушындагы тау куышларында. Дулкын Назарович килү хәбәрен дә монда җиткерделәр. Әгәр фотокопияләр алып, сезнен белән поселоктан читтәге йортка кайтып, шуның өстенә яңа кунакны каршылап йөрсәм, берсенә дә юньләп өлгермәс идем. Шунлыктан, барысы да аучылар йортында хәл ителәчәк. Күптәннән инде монда кунак кабул иткәнем юк иде, үземнең дә йортны да күрәсем килеп китте Ике сәгатьтән юлга чыгабыз, машинада телефон бар, берәр посттан кунак турында хәбәр итәрләр, ул горизонтта күренүгә, мин төшеп калырмын, ә сезне станциягә алып китәрләр. Сенаторның ышанып җитмәвен, һаман шикләнүен күреп хан кайбер нәрсәләрне үзгәртергә булды. 3. -К. у.* м 2 —Мин сезнен шикләрегезне анлыйм, Сухробжан, сезнен урыныгызда булсам, Дулкын Назаровичнын килүе мине дә сагайтыр иде, ләкин хәлне үзгәртеп булмый, ашавыгыз ашау, утыруыгыз утыру булсын өчен, мин вәгъдә иткәннең барысын да кулыгызга тапшырам, бәлки ышанычыгыз артыр — “Күз буучы" берничә минутка залдан чыгып китте. Ул бүлмәгә Сабир-баба белән әйләнеп керде, кулында ышкылып беткән күн чемодан, акка киенгән карт исә аггаше-кейс һәм ниндидер тартма тоткан иде. Ябышкак тасма белән аркылы-торкылы чорналган тартма күрер күзгә әлләни авыр тоелмый иде. Кейс белән тартманы өстәл янына куеп, Сабир-баба тавышсыз гына каминлы залдан чыгып та китте Аксай Крезы авыр чемоданны өстәлгә ташлады, кунакны янына чакырып, кечкенә йозакларны ача башлады. —Менә изге эшләргә тотыласы акча, өстебездә ислам байрагы күтәрелсен,—диде хан һәм чемоданны ачып җибәрде, аның эче тулы йөз сумлык акчалар иде. "Ничә миллион микән, аста унлыклар гына түгелме, ханнан барысын да көтәргә була”, дип эчтән генә уйланды Сенатор, ә үзе хәйләкәр генә сорап куйды: —Мин сезгә расписка бирергә тиешме? Аның бу соравы башында кайнаган сорауларга җавап эзләүдән генә әйтелде дә, мәсәлән, ул төгәл сумманы шул “расписка”дан белә алыр иде, бүләк иткән атнын тешенә карамыйлар. —Әйе, гадәттә, мин расписка алам, ләкин сездән алмам, ышануымны шулай күрсәтергә телим. Кылган гамәлем алдагы мөнәсәбәтләребезнен нигезе булсын. "Дипломат”та досьеларның фотокопияләре, ин өстә Беренчегә кагылышлы документлар, кирәге чыгар аны мин өзгәләп ташларга рөхсәт итәм Кичә мин гаебемне юарга вәгъдә иткән идем, менә бу бүләк сезне бер генә шатландырмас дип ышанам. Бик хикмәтле нәрсә, кирәге чыгар, аны видеофильмнар ташучы кеше алып килгән иде. Япон приборы ул, кечкенә дә, төш кенә дигәндәй, илле метр ераклыктагы сөйләшүләрне тынларга мөмкинлек бирә. Җитмәсә, теләсә нинди стена аша, һәм теләсә кайсы телефонга ялгана ала. Мондыйлар КГБда да юк бугай. “Дипломат”ик каналлар буенча алып киленгән әйбер, шикләнмә, артыннан койрык юк. Шәп уенчык, әмма ул миңа кирәк түгел инде. Өченче каттагы кабинетыгыздан Беренченең кем белән ни хакта сөйләшеп ятуын рәхәтләнеп тыңлый аласыз. Теләсә кайсы яшерен киңәшмәдә сезнен колак булыр. Техника— үтә куркыныч корал, кызганыч, элегрәк болар юк иде. Акмал хан әллә ничек дулкынланып китте, хәтта курткасын салып атты. —Жәл, Шурик үлгәнче танышмаганбыз, өч-дүрт ел элегрәк белгән булсам, ставканы сезгә куйган булыр идем, тәхеткә утыртыр идем, барысы да кулымнан килә иде, бу аяныч хәлдә дә калмас идек. Андропов заманында батырчылык итмәсәк тә, ул үлгәч куллар чишелгән иде бит, бу фиргавеннәрне Үзбәкстаннан куып чыгара ала идек. Бер без генә гөнаһка батмаган. Кавказ белән чагыштырганда, без бала-чага гына. —Әйе, сез хаклы, Акмал әкә. Черненко вакытында да бер ел әрәм китте, көчләрне тупласак Мәскәү тикшерүчеләреннән җилләр исәчәк иде. Костанын патроны, ягъни хуҗасы безнең якларны ярата, Шәрәф Рәшидович белән дә дус булган, ул беркайчан да моннан Ленчик белән бәйле начар хәбәрләр чыгуын теләмәгән, шул ук ният анын кияве генерал Чурбановка, кызы Галяга да кагыла. —Куркаклар, надан тәреләр, вакытны кулдан ычкындырдылар, хәзер үзләре ут эчендә, ул уттан беркемгә дә котылу юк. Җир йоткырлары, аларны онытып торыйк. Сухробҗан, тост әйткәнче, сезгә тагы бер бүләк ясыйсым килә. Анысы сезнең хактагы досье. Төп нөсхәсе. Без аны күптән түгел генә, сез Югары судта күренгәч кенә ачкан идек әле. Җыелган белән мактанып утыра торган чак түгел, бу минем сезгә ышанычым, сезгә таянуым, якын итүем Башкаларның досьеларын укыгач, миндә нинди кызыклы материаллар җыелганын күрерсез. Кайберсендә мин мәгълүматның кемнән алынуын да теркәп бардым, ул агентураның да кирәк булуы бар.— Акмал хан тагы өстәл яныннан торып чыгып китте. Ул озак кына югалып торды, Сенатор үзе турындагы досьены хан ана ин соңгы минутта гына бирер дип уйлый иде, “Күз буучы”, чыннан да, кунакның ышанычын казанырга тели иде кебек. . Х у ж а юка гына папка тотып әйләнеп керде. Прокурор ханнын кичәге: "Кайбер үтерүләргә мин акча белән түләмим, документлар тутырылган папка гына бирәм” дигән сүзләрен тагын бер кат исенә төшерде Ул бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады түгел, ә менә бүген Акмал хан бухгалтерлар эш итә торган егерме тиенлек гап-гади “Скоросшиватель”не Япон аппараты салынган тартма өстенә битараф бер кыяфәт белән куйганда, тетрәнеп китте. Бу инде мәкере буенча да иң сирәк очрый торган гамәл иде. Менә хәзер генә ул акча белән эшләп булмаганны ничек итеп башкача хәл итү мөмкинлеген төшенде кебек. Әйе, үзеңнеке белән чагыштырганда, хәтта ике гомер бәясе бер юка папкага да тормый икән. Үзе дә иксез-чиксез мәгълүмат туплаган Сенаторның әле беркайчан да мондый алымга барганы юк иде. Хан кеше кулы белән мичтән кайнар күмер алдыра белә, менә сиңа тормыш тәжрибәсе! Шунда ул ОБХСС капитаны Кодрәтовны исенә тошерде, ул да Сәлим белән аның өчен мичтән утлы күмер алган, ягъни Костаны коткару операциясенең иң куркыныч өлешен башкарган иде бит. —Тормыш һәм карьерагызны куркыныч астына куеп, үз теләгегезгә ирешкәнегез өчен күтәреп куйыйк! Уңышлар сезгә!—диде Акмал хан һәм кунак зур канәгатьлек белән бокалын күтәрде. Искиткеч тәмле итеп әзерләнгән һәм ике чибәр кыз тарафыннан өстәлгә матур итеп бирелгән төшке аш вакытында прокурор, никадәр генә теләмәсен, тартма өстеңдә яткан папкага карамаска тырышты. Бик каты түземлелек сораган шушы тырышлык бөтен сый-нигьмәтнен тәмен бозды, тик шулай да ул “Күз буучы” оештырган сынауны тиешенчә узды—кызыл фломастер белән дүрт урынлы сан сугылган папкага күз дә ташламады. Ашау-эчү тәмамланып килгәндә ул тагы, ирексездән, стенадагы сәгатькә карап алды, хужа ике сәгатьтән китәбез дигән иде, димәк, бер сәгать вакыт калган. Көн тыгызланганнан тыгызлана бара иде. Алда тагын юл, тагын поезд, каршыга Дулкын Назаровичның килеп чыгу ихтималы Кунакның сәгатькә күз төшерүен Акмал хан да күрде: —Әле безнең карамакта бер сәгать вакыт бар,—диде ул.—Барысы да график буенча. Үзем яраткан шарлавыкны күрсәтергә вәгъдә биргән идем, шунда барып килербез —Ул алдындагы бәллүр кыңгырауны шылтыратып куйды, күп тә үтми залга Сабир-баба килеп керде. —Без йөреп кайтабыз, мин Сухробҗанга йорт тирәләрен күрсәтәм, мәскәүлеләр мондагы матурлыкны Швейцариянекеннән ким түгел дип мактыйлар. Кунакның әйберләрен Жәлил машинасына ташып куй, Аксайга кадәр мин аның белән барам, минем “Волга” арттан иярер, Дулкын Назаровичның якынлашуы турында хәбәр булуга, мин аңа күчеп утырырмын. Яна кунак белән өч сәгатьтән әйләнеп кайтырмын. Хәер, ул хакта телефоннан шылтыратып әйтермен, барысын да элеккечә эшләргә тырыш. Дулкын чәүчәләк кеше, шуның өстенә, тәкәбберлеге дә җитәрлек. Ул сөяркәсе—Нәкыяме, Наҗияме әле—шуның белән килә, исемен кызлардан төгәл сорап куй. Алар белә, бүлмәгә ак розалар куярга онытмагыз, Нәкыяме, Наҗияме алар өчен үлеп китә. Шаукымлы хатын, теге вакытта паркта лилия белән лотослар арасында шәрәтән коенмакчы. Дулкын да туктата алмады, үзе һаман такылдый: “Иә, кем матуррак, минме, лилияме, имеш”,—Хан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Бер ел элек булган вакыйга хәтеренә нык сеңгән иде, күрәсең. Акка киенгән карт баш иеп тыңлады һәм, бер сүз дә әйтмичә, бүлмәдән чыкты Аның нишләп гел сүзсез булуын прокурор тәки сорый алмады, әмма бу картка йортта зур җаваплылык йөкләнгәнлеген бүген генә аңлады Ишегалдына коридор уртасындагы баскычтан беренче кат аша чыктылар, кунакның, нигәдер, аны күрәсе килгән иде. Баскыч бильярд залына алып төшә икән. Инде зур банкет залын, йокы бүлмәләрен күрмәсә дә, алар з* турында “Күз буучы” әйтеп китте, прокурор өйнең тулы картинасын күз алдына китерә алды, ян яклардан да ишекләр булуын чамалады. Аксай ханы биналарда әллә ничә яшерен керү-чыгу юллары ясап бетергән, монысы югарыдан килгән кадерле кунакларын һәрвакытта да контрольдә тотар өчендер, күрәсен. Эчке ишегалды алгы яктагысына караганда күпкә зур иде, ул ерактагы сөзәк үзәнгә барып тоташа һәм ике гектар чамасы жир били, аны да әлеге дә баягы таш койма чолгап алган. Лилияләр үскән парктагы кебек көязлек юк, әмма монда да һәркайда кайгыртучан кеше кулы сизелә, ләкин, ни хикмәт, ул табигатьне үзгәртмәгән, киресенчә, аны матурлый төшкән иде. Акмал ханга юк-бар кешеләр эшләми шул. Алар янәшә баралар һәм пышылдабрак сөйләшәләр иде, ә икенче кат тәрәзәсеннән алар артыннан ак киемле сүзсез кара карт озак кына карап торды. Ул күктән жәйге көндә кар булып төшкән, хуҗасының тормышын болгап-болгатып ташлаган кешене хәтеренә сеңдереп калырга тели иде кебек. Картны акчалы чемодан да борчый иде. Аксайдан бик күпләр акча белән китте, ләкин әле беркемнең дә бу кадәр сумма алганы юк иде. Әле кичә генә, Акмал хан сигаретка чыкканда ана һәм Ибраһимга ташлаган бер-ике сүз бу кешенен гомере сукыр бер тиенгә тормый дигәнне аңлата иде. Ә бүген хан ана хәтта досьесын да кертеп бирде. Дөрес, анда хәйран калырлык берни дә юк. Монысы да кешене ачык күрсәтә торган фал. Хан берни дә таба алмагач: “Эзен шәп себерә, моны ялан кул белән алып булмый”,—дип, тирән мәгънә белән әйтеп куйган иде. Ул аның белән дусларча, хәтта Шәрәф Рәшидович заманындагыча аралаша башлады. Галстуксыз бу кеше белән әле тагын очрашулар булачагын карт күңеле белән сизә, шуңа ул аны хәтеренә салып кую өстенә аңтарга да тырыша иде Көнкүрештәге күп кенә гадәтләр тәҗрибәле кешегә күп нәрсә турында сөйли бит. Мәсәлән, төшке аш вакытында ул аны камин өстендәге поши мөгезләре арасына махсус уелган кечкенә тәрәзәчектән күзәтеп торды. Хан досьены махсус рәвештә анын кулы җитәр арага куйды, ә тегесе үзен кабат тикшерүләрен аңладымы, документларга күз дә салмады. Бу анын ихтыяр көче, үз-үзен тота алучанлыгы, культурасы, акылы турында сөйли иде. Хан чемодан капкачын ачкач, ул акчага ничек битараф карады—ничә сум икәнен дә сорап тормады бит Күпләр мондый вакытта комсызлыктан башларын югалталар, акча белән сынау Аксайда кешене тануның ин-иң оста оештырылган формаларыңнан берсе булып, күпләрнең чын йөзе ачылмый калмый иде Ә бу галстуксыз үзен бик тә, бик тә тәрбияле, итагатьле тотты. —Без, күрәсен, тиз генә күрешә алмабыздыр, телефоннарга мин ышанмыйм. аларнын күбесе, органнар кушуы яисә прокурор санкциясе буенча гына түгел, болай да тыңлана, бигрәк тә синен кебек югары урындагы кешенеке. Сезгә дәүләт серләре дә кагыла бит,—диде Акмал хан.—Шуна күрә, хәзер сорап калыгыз, сезне нәрсә кызыксындыра. Юкса, безнен шәрекъ тотанаклыгы, тыйнаклыгы кайчак эшкә зыян да китерә. Без күп нәрсәне килешеп куярга, эчендәгеләрне бер-беребезгә әйтергә тиешбез. Мин дә сездән берничә нәрсә турында сорамакчы булам. Әгәр мина сезнең өчен берәр ашыгыч хәбәр җибәрәсе булса, махсус кешедән файдаланырмын, сезнең хәзер анда, ҮК ишек алдында, зарланып килүчеләр буа буарлык, мина шулай диделәр, шуна күрә минем “атчабар” башкалар күзенә бик үк ташланмас, ул кеше Аксайныкы булыр, шуңа моннан киткәнче, миндә күргәннәрнең барысын да хәтерегездә янартып алыгыз, Акмал ханда теләсә кем, урамнан килеп кергәннәр эшләми. Кирәк булса, мин сезнен ҮКдагы эш көннәрегезне файдаланырмын, шуңа күрә, киткәндә коридорга күз салырга онытмагыз, бәлки анда миннән булачак юлчы торыр. Бары хәзер генә Сенатор “Күз буучы” сүзләрендә бернинди этлек юклыгын анлады һәм Дулкын Назарович килү аркасында үзен дулкынландырган, борчыган мәсьәләләр хакында җәелеп сөйләшеп булмаганлыкка үкенеп куйды. —Аппаратурагыз өчен бик зур рәхмәт, ләкин мин, иренгә карап кеше ни сөйләгәнне анлый белүче “белгеч”егезне дә алыр идем, анын турында Шубарин миңа шаклар катып сөйләгән иде. Ниндирәк кеше ул? Гаиләсе белән башкалага күчерсәк, начар булмастыр, кирәк булса, ана Ташкентта аерым йорт та алып була. Аның минем кул астында һәрчак булуы кулай. Кеше, дөресен генә әйткәндә, теләсә кайсы техниканы орып бирә ул. —Ана йорт хәтле йорт ук кирәк булмас, дип уйлыйм, квартира җитәрдер. Чөнки ул буйдак егет, ана әле егерме сигез яшь кенә. Шунын да биш елын төрмәдә уздырган, үзенең бик тә сирәк һөнәренә шунда өйрәнгән дә. Месхет төрекләре нәселеннән килгән бу егет минем кулга уйламаганда-көтмәгәндә. дигәндәй, килеп эләкте һәм мин аны төрмәдән коткарып калдым. Ул, чыннан да, искитмәле кеше, бер-ике тапкыр сынап карадым мин аны. Утырам кемдер белән сөйләшеп, алдымда магнитофон, ә Айдын бинокль алып утыз метрлар читтәге агачка менеп утыра, анын муенында да магнитофон, монысы контроль тикшерү өчен. Соңыннан ике язманы чагыштырып карыйбыз, төгәллек хәйран калырлык, әле шул ягы да бар, ул үзбәкчә дә, русча да бик яхшы сөйләшә, гүя икесе дә үз ана теле. Сөйләшкәндә, үзен беләсең, без юк-кж та бер телдән икенчесенә сикерергә яратабыз, партия хезмәткәрләре, шәһәр интеллигенциясе бигрәк тә шулай кыланырга тырыша. Янәсе, культуралык билгесе... —Рәхмәт, Акмал әкә, алайса аны алдым дип исәпләгез, яшәр урын тапкач та аны алырга кеше җибәрермен. Анынчы сез сөйләшеп куегыз, аңлатыгыз, алда торган эш җитди, хәтта дәүләт югарылыгында, дип тә әйтә аласыз. Эш хакы профессорлар көнләшерлек. Минем таләпләр дә Артур Александровичныкыннан ким булмас. Ләкин бу әле беренче үтенеч кенә. Кайчакларда сезнең кеше гомерен кыскарта белүче табибыгыздан да файдаланырга туры килмәгәе. Шубарин бервакыт ниндидер сигарет турында искә алган иде, аны тарткан кеше икенче көнне үк дөнья белән саубуллаша икән, һәм иң мөһиме—бернинди экспертиза нидән үлгәнен ачыклый алмый, имеш. Алайболай ул агуны әзерләүче дә сезнең табиб түгелдер бит?! —Юк, минеке түгел, Артурнын сораганы булмады, мин белер идем. Ә сигаретка килгәндә, ана бернәрсә салмыйлар. Фирменный сигаретлар бик нәзберек, затлы итеп, пөхтә эшләнә, хәер, кешене шул ягы белән җәлеп итә дә инде ул. Моны болай эшлиләр, сигаретны агу сеңсен өчен бер тәүлек чамасы махсус савытта тоталар, әлеге агу тәмәкенең тәмен дә, исен дә үзгәртми. Андый савыт миндә дә бар. Сезгә дә берне табарбыз. Кешене теге дөньяга җибәрү алымнары бик күп ул, күпмедер вакыт узуга инфаркт, йә булмаса яман шеш китереп чыгара торганнары да бар. Ләкин алдан белгеч белән киңәшләшергә кирәк, мин шулай итәм дә. Теге дөньяга ничә кешене җибәргәненең төгәл санын үзе дә белмидер инде ул, сезнен белән хезмәттәшлеккә каршы килмәс. Ләкин ул Аксайда түгел, монда ул җәйләрен төрле үлән-сәлән җыярга гына килә, яшәве сезнен борын төбендә генә— Ташкентта. Аның координатларын Айдынга биреп җибәрермен. Сезнен эшкә шулай колач белән, җитди итеп алынуыгызга мин бик шат. Алар түшәлгән тау сукмагыннан атлый-атлый аучы йортыннан шактый ерагаерга өлгергәннәр иде инде, ләкин сүзләре бетәрлек түгел иде әле. Инде шарлавык тавышы да ишетелә башлады, алар ана колак салмады, чөнки уйлары башкада иде Кунак үзе өчен табышмак булган ханның ачылып сөйләвеннән файдаланып калырга ашыкты. —Гәрчә расписка алырга теләмәсәгез дә, акча мәсьәләсенә кайтмый булдыра алмыйм,—дип Сенатор һаман үзенекен сукалады,—Ялгышмасам, анда алты миллион чамасы, артык түгел —Әйе, өстенә баса яздыгыз, барлыгы биш. —Бишме, алтымы, әлләни аерма юк, тегесе дә, бусы да зур сумма түгел Үзегез беләсез, җитди эшне башлар һәм дәвам иттерер өчен, нульләре тагын да күбрәк булган акча берәмлекләре кирәк. Мин сезнен сәмәнне беренче взнос дип саныйм, өметле, әмма хәтәр эшкә аванс булсын,—диде Сенатор һәм ханның ярсып китүен, рәхмәт тә әйтә белмисең, дип сүгенүен, битәр- ләвен көткән иде, әмма ялгышкан булып чыкты. —Әйе. бәлки, биргән хәтлесен аванс дип түгел, бәлки бер пособие дип кенә карарга кирәктер Сез башлаган эшкә зур акчалар кирәген анлыйм мин Кичә әйттем бугай инде, яшьләр, студентлар хәрәкәтен оештыру өчен генә дә күпме кирәк буласы, политика белән беркем дә бушка шөгыльләнми. Барысы да акча сорый. Һәм сез аны алдым, дип исәпләгез. Ләкин мин сезгә архивны һәм бар акчаларымны кичекмәстән, берьюлы бирсәм, үземнең кирәгем каламы9—Хан кунакка текәлеп карап куйды, ләкин карашында ана гына хас усаллык та, мәкер дә тоемланмый, күрәсең, ул ихластан сөйли иде.—Шуны'ук күздә тотып, мин документларны да тулаем бирмәдем, сездә—якын арада кирәк булырдайлары гына. Чемодандагы акча бер елга житәргә тиеш. Әгәр эшегез максатчан, нәтижәле булса—финанс өчен борчылмагыз Акчаны күп җыйдым мин, аларны сезнеке шикелле үк анык бер максатка тотарга тели идем, монда безнең арада фикер каршылыгы юк. —Ә минем эшнен нәтиҗәлеме, түгелме икәнен каян белерсез? Аны чамалау авыр, сәясәт кыска арага узышу түгел. Әгәр сезгә качып китәргә туры килсә, яисә, гафу итегез, сезне кулга алсалар?.. —Менә монысы өчен инде сезнен башыгыз авыртмасын, мин, һичшиксез, барысын да белеп торачакмын, ә инде үлә калсам, ышанычлыларым белеп торыр, алар күп, һәм сиңа ярдәмгә килү юлын табарлар. Алга таба да шулай булыр. Эшегезне дә игътибар белән күзәтеп барырлар, мин бит еллар буе тик утырмадым, нәрсәдер бар, нәрсәдер оештырылган. Әгәр барысын да тәфсилләп, киштәгә чыгарып салмаганмын икән, үпкәләмәгез, сез бит, күктән төшкәндәй, юктан бар булдыгыз, минем планнарымда сез бөтенләй юк идегез, ә хәзер төп рольне үтисез һәм бу, онытмагыз, бер тәүлек эчендә... Стратегияне үзгәртеп кору шактый вакыт сорый, сез киткәч мин шул эшкә чумачакмын. Бәлки. Дулкын Назарович белән очрашуда кайбер нәрсәләрне ачыклар. —Әгәр дә сезгә ул-бу булса, мина нишләргә соң?—дип ачыктан-ачык сөйләшүгә күчте прокурор. —Урынлы сорау, шуна күрә үпкәләмим. Әгәр ашыгыч ярдәм кирәк булса, Сабир-бабаны табарсыз — Кунакның йөзендә аптырау галәмәтләре күреп, ул тагы кабатлады.—Әйе, әйе, Сабир-бабаны. аны минем рухи остазым, дип санагыз. Корыч ихтыярлы кеше, дансөяр түгел, ятлар игътибарын җәлеп итмәс өчен инде унбиш ел шулай хезмәтче сурәтендә йөри. Аз сөйләшә, күпне ишетә торган кеше. Ул-бу була калса, аңа мөрәҗәгать итәрсез, ул минем дусларымны, фикердәшләремне, кыскасы, озак еллар буе мин туплаган кешеләрнең барысын да белә. Ә алар күп. Бүген чемоданга акча тутырганда ук ул инде сезнең Ташкентта аеруча ышанычлыбыз булачагыгызны аңлагандыр.—Хан кинәт кенә тукталып калды һәм колакларга янәшәдәге шарлавык тавышы килеп керде.—Минем Мәскәүдәге дусларым бу шарламаны Очучы Су дип йөртә, суына гына кара, тирә-юньгә шампан шәрабе атыламыни, күбекләнә, шаулый, очкынлана. Данлы, затлы эчемлек шулай күбекләнеп чыга ул. Артур бик ярата аны —Акмал хан кемнедер көткән кебек як-ягына каранып алды һәм тәкъдим ясады:—Әйдәгез, Сухробҗан, ташка утырып торыйк әле, су шавында берни дә ишетелмәс, минем сезгә әйтәсе сүзләрем бар әле. Шарламаның якынлыгы, очкын тау елгасының көче сизелә иде инде, алар утырган валуннар кояш җылысын җыеп тота алмый, хәтта алар— ничектер сал кынча дымсу булып тоелдылар. —Дулкын Назаровичның визиты арага керде,—дип сүзен дәвам итте директор —Без бүген генә чып-чын уртак тел таптык, туйганчы сойләшергә дә өлгермәдек. Күрше республикаларга иммиграциягә китәргә тәкъдим итүегез өчен рәхмәт. Чын күңелдән әйтәм, мондый вариантны мин үзем дә уйлаган идем инде һәм кичә-бүген генә түгел, шактый элек, күптән инде... Минем резерв йортым да, ялган паспортым да, хәтта, янәсе, балаларым юклыктан аерылган ялган хатыным да бар. Ул йортка минем төстәшем кергәләп йөри, әлбәттә, бүләкләр белән, шулай булгач, мин ул якларда беркемнең дә игътибарын җәлеп итмәячәкмен, берсе өчен дә бу көтелмәгән хәл булмаячак. Миндәге акылны, фикер йөртү сәләтен шахмат уены өчен яралган дип саныйлар, болары көтелмәгән һәр нәрсәгә алдан ук төрле юллар уйлап куюдан, күп вариантлы фикер йөртүдән киләдер Алай дисән, мин шахматчы түгел, нард һәм кәрт уеныннан башканы белмим, хәтта бильярд уйнаганым да юк, ләкин шулай да әле биш ел элек үк, томансыз-болытсыз заманнарда ук, үземә чигенер урын әзерләп куйдым. Кичә, сез ял итәргә киткәч, мин бассейнга кайттым, сауна ягарга куштым, массажист чакырдым һәм сезнең тәкъдим турында уйланып яттым—качаргамы миңа, юкмы? Өстемдә болытлар куерганын сизенәм, куркыныч турында хәбәрләр мина ни дисәң дә килеп тора, сезгә ышанмаска нигезем юк, күрәсен, мин үзем дә ут белән уйныйм. Ә шулай да бүген менә монда, шарлама янында, сезнен белән хушлашканда, мин качмаска дигән катгый уйга килдем. Акылсызлык дисезме? Бәлки Ләкин тормыш тәҗрибәм буенча беләм, минем дәрәҗәдәге кешеләр, аларны ничек теләсәгез, шулай дип атагыз, хөкемгә тартылмый. Минем кебекләрне утыртмыйлар. Бу партиягә күләгә төшерү булыр иде. Сез бәлки бу фикерне тагы бер дәлил белән ныгытуны таләп итәрсез. Бик рәхәтләнеп. Шурик шәһәр уртасында үзе төзеткән Ленин музее каршындагы каберендә тыныч ятканда, Шәрекътә Ильич эшен дәвам иттерүче һәм аның тугрылыклы шәкерте саналганда, аның исеме белән аталган шәһәрләр, мәйданнар, урамнар булганда, берәү дә мина бармак белән дә кагыла алмас. Кичәге тугры ленинчыны, Политбюро әъзасы диярлек кешене, орденнар алган кешене партия тарихыннан чыгарып ташламаслар, андый мәгънәсез- лекнең булганы юк иде әле. Бәлки бер егерме-утыз елдан, Сталинның кылганнарын тикшергән кебек анын исеменә дә кагылырлар, кадерен белмәгән буыннар анын гәүдәсен күчереп күмү, анын исемен йөрткән шәһәр, мәйдан, урам исемнәрен үзгәртү буенча ямьсезлек башлар, бу бездә була торган хәл, әмма бүген һәркайда анын шәкертләре, яраннары, дуслары утырганда, андыйга беркем дә бармас. Мина кагылсалар. Шурикны казып чыгарырга кала, мин берүзем җавап бирергә җыенмыйм, ярый, Шурикны калдырып торыйк, ана хәзер барыбер, үлгәннәр оят һәм яманлыкны белми диләр, бугай; минем белән бергә бу йортның тынлыгын һәм мондагы табигатьне яратканнарда хөкем каршына басачак бит —Акмал хан, башы белән ишарәләп особнякка таба күрсәтте.— Алар барысы да менә монда!—“Күз буучы” үзенең калынча-кабарынкы кулын каты итеп кысты.—Сез, кадерле прокурор, ҮК аппаратында яна кеше, партиянең реаль көчен белмисез, алар мине рәнҗетергә юл куярга тиеш түгелләр, юкса аларга да исән-саулык тәтемәс, без барыбыз да бер казаннан ашадык. Менә шушы нәрсә мине күчеп китүдән тыеп тора, мин яшь кеше түгел инде, ниндидер томаннарга яшеренгән ак хыялларга исәп тота алмыйм Аннан сон... Сез менә уйлап карадыгызмы, минем качып китүем күпләр өчен күктән төшкән бәхет булыр иде, бөтен бәлане миңа тагарлар да, аннан инде мәнге котыла алмассың. Минем башкалар өчен җавап бирәсем килми. Һәм сонгысы. Бәлки мине кулга да алырлар, мин үземне моңа да әзерләдем, нинди козырьларым барын да беләм Ни булса да булсын, җиде бәлагә бер җавап. Аксайдан башка беркайда да мин үзем булып кала алмыйм, монда гына үземне башкалар өчен Алла һәм патша саныйм. Ә бүген, сезнен белән дуслыкны истә тотып, юкка чыгасым килми, әгәр мине батыра башласалар, Артур белән төрмәдән коткаруны оештырырсыз, менә шунда бер хатыныма китәрмен, ул мине, үз Одиссеен, биш ел көтә инде, ләкин эшләр шуңа кадәр барып җитәр дип уйламыйм. Үзем турында шуларны әйтергә булдым —Акмал хан аягына басты, сәгатенә карады, тыныч кына тәкъдим игге; —Әйдәгез, ипләп кенә кайтыйк, вакыт кыса, юлда мин сезгә тагы берничә сүз әйтермен, ләкин монысы шәхсән миңа кагылмый, ә безнең уртак эш турында. Һәм алар кире борылдылар, икесендә дә табигать гүзәллеге белән хозурлану, шарламага сокланып тору кайгысы калмаган иде инде. "Күз буучьГның Аксайда калырга теләге прокурорның планнарын бутап ташлады. Аны ахырга кадәр тыңламаска кирәк булгандыр. Японнарның ташлардан торган бакчасын хәтерләткән һәм шарлама янында бик тә матур-кызык тезелгән зур ташларны әйләнеп узып, алар артык ерак та булмаган һәм күңелле калкып торган аучылар йортына илтүче сукмакка борылдылар. —Сез политикада беренче адымнарыгызны атлыйсыз әле, ә вакыт ашыктыра, куа, шуна минем сезгә берничә тәгаен акыл бирәсем килә. Беренче карашка алар сезнен максат өчен бик кирәкле дә күренмәсләр, ләкин топтән уйласан. анализ ясасан, сезнен идея өчен эшлиләр. Без бүген берничә тапкыр Шурикны искә алдык, мин сезгә ант итеп әйтәм, әгәр дә ул исән булса, республика СССР прокуратурасының тикшерү органнары микроскобы астында калмый иде. Гаеплеме без, гаепсезме—анысы башка мәсьәлә. Бәхәссез, минем өчен дәүләтнең, республиканың күтәрелү еллары, бүген пародокс булып яңгыраса да, Рәшидов һәм аның дусты Брежнев идарә иткән чорга туры килә. Андый уңышларны, тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүен, торак төзелешен республика озак еллар белмәячәк әле. Ул идарә иткән чорда административ-партия аппараты гына барлыкка килмәде, ә үз зыялыларыбыз үсеп чыкты, шушы ике катлау, ике даирә милли аң күтәрелүгә ярдәм итүче төп чыганаклар. Аппарат та, интеллигенция дә үз сүзләрен әйтәчәк әле. Иске уңышлар фонында Шурикнын уңышсызлыклары, ялгышлары тиз онытылыр, күргәнемчә, ил кризисларга кереп бара, алар шулкадәр күп. санап торасы да килми, хәбәрдарлык, демократия дигән нәрсәләр дисциплинаны, тәртипне какшаталар гына. Алар бернинди системага сыймый. —Сез нәрсә тәкъдим итәсез? Дустыгыз һәм яклаучыгыз булган кешегә мәдхия язып бастырыргамы?—дип көлемсерәде Сенатор. Акмал хан иронияне колак яныннан гына уздырып җибәрде һәм тыныч кына дәвам итте: —Әйе, бүген анын турында бер генә газет, яисә журнал да пасквильдән башка әйбер бастырмаячак. Ләкин сез башыгызны эшләтегез, уйлагыз, Сталинга нинди генә пычрак өймәделәр, ә аның исемен халык барыбер ярата, кадерли, саклый. —Чөнки ул исем мифлар, легендалар белән төренгән, халык кайда дөреслек яисә ялган ятканын белми. —Дөрес,—дип шатланды “Күз буучы”.—Сез шундук дөрес диагноз куйдыгыз, безгә дә нишләп оттырышсыз шундый алымны кулланмаска?- Әнгәмәдәшенен аптырап калуын күреп, дәвам итте:—Шәрәф Рәшидович турында да мифлар, легендалар кирәк, бу турыда буш вакытыгызда уйлап карагыз әле. Башлап җибәрү очен ике-өч идея да әйтә алам. Мәсәлән, ул үлмәгән. Әфганстанда, Иран яисә Согуд Гарәпстанында әйбәт кенә яшәп ята дип “әкият” чыгарып булмыймыни?! Термез янындагы чик буен үтеп чыгу аңа кыен эш идемени? Сез кичә миңа да шундый вариант әйткән идегез бит. Икенче версия фаҗигалерәк яңгырарга мөмкин. Ул инфаркттан үлмәгән, аны үтергәннәр, дип язып чыксан ни була. Ике чабата—бер кием. Әмма 'үтергәннәр" дисән, күз алдына фаҗига килеп баса. Димәк, аны харап иткәннәр Харап ителгәннәрне халык кызгана белә. Анын ялгышларын кире кагып булмас, атар күренеп тора. Өстәп язганмы? Язган. Ул Мәскәүгә хисап биргәндә өстәп язуларның республикага бер миллиард сум акча китергәнен белә идеме? Әйе, белә иде. Нишләп урлаган, нишләп бөтенсоюз казаныннан казна урлауга юл куйган? Чөнки, ул мамык өчен республикага коточкыч аз түлиләр дип саный иде. Халык аңламас дип беләсеңме'' Аңлар, аңлар—мамык кырларында кол хезмәте өчен хәзергечә түләү мыскыл итү ул Бәлки. Мәскәүдә, башка җирләрдә аңлап бетермәсләр, монда аңласыннар, егерме миллион төп халык аңласын, калганнарга төкерергә. Ә дехкан үз сүзен әйтер әле, моны хәтерләгез, хәтта мин дә аларны коч-хәл белән генә тотып торам, бүгенге дилбегатәр бушатылган заманда барысынын да асты өскә киләчәк әле. Шулай итеп, республика мәнфәгатьләре хакына, анын тормыш хәлен яхшырту хакына урлаган дигән фикер халыкка сеңәчәк, бу исә бик күп казна каракларын, шул исәптән, мине дә коткарып калачак. Кире каккысыз дәлилләр бит! Нишләп урладын, дип сорыйлар, ди. Ватан өчен, мамык басуларында изелгән егерме миллионлы халкым өчен, дисен. Ул миллионнар белән ватан һәм милләт өчен нәрсә эшләдең, диләр. Монысына да жавап бар. Күпләп яхшы мәктәпләр, хастаханәләр салырга иде исәп, өлгермәдек— барысын Мәскәү тартып алды, дисең. Шулай итеп, без жәһаләт корбаннары булып чыгабыз. Ә андыйларны, әйткәнемчә, кызганалар, аңларга тырышалар, гафу итәләр. Вакыйгаларны тиешле яктылыкта бирә белергә генә кирәк. Менә шушыларны аз-азлап кына халыкка сеңдерә барырга, республикада һәм аннан тышта да таратырга кирәк. —Әйе, мин бу хакта башыма да китереп карамаган идем,—дип ихлас күңелдән әйтте Сенатор. Юлның калган өлешен дәшми генә уздылар, һәр икесенә уйланырга сәбәпләр җитәрлек иде. Бильярд залыннан мәрмәр баскычтан күтәрелделәр, алар кайтуга каминлы залда табын яңартканнар иде. Акмал хан юл аягына эчеп аз ы р га тәкъдим итте. Кечкенә тартманы, чемоданны, досьеларны алып киткәннәр иде инде. Прокурор ишегалдына күз төшерде, анда бер үк номерлы ике кара "Волга”, берсенен багажнигына акчалы чемодан салганнар, тынлый торган аппаратураны арткы утыргычка куйганнар, ни дисәң дә, ул ватылучан нәрсә. Китеп барырга барысы да әзер иде. Акмал хан бәйләнергә сәбәп эзләгәндәй табынга күз йөгертеп чыкты, гүя ана нидер җитми иде һәм кинәт кенә сорап куйды: —Сез якын көннәрдә Артурны күрәчәксез, минем ана да бүләк җибәрәсем килә. Мин инде аның белән тиз генә күрешә алмам, ә бүләкне ятлар аша җибәрәсе килми. Ул әйберне ят күзләр күрмәү хәерлерәк, юкса аннан файда булмас. —Мин аның белән сишәмбе көнне очрашырга тиеш, рәхәтләнеп тапшырырмын. Бүләк тапшыру, ниндидер йомыш әйтүгә караганда мен мәртәбә күнеллерәк,—дип көлеп куйды Сенатор. —Юк, ана йомышым юк, хәер, бүләк соңында нидер сорау йоласы барбарын. «Күз буучы» өстәлдән бәллүр кыңгырау шылтыратуга залга Сабир-баба килеп керде, кулында ак тастымал белән капланган саллы гына кәрзин иде. Ул аны чынаяк-савытлардан читкәрәк илтеп куйды —Теге миңа ярап бетмәгән әйберне алып керче, зинһар, миңа калса, ул Шубаринга ярарга тиеш. Ана бүләк итәрбез дә. Картлач тавыш-тынсыз гына чыгып та китте. Ул күздән югалгач, Акмал хан кәрзингә күрсәтте: —Бусы сезгә, юлга Бәлки поездда яхшы компания туры килер, кирәге чыгар. Киткәндә оныта күрмәгез. Сабир-баба бик тиз әйләнеп керде һәм хуҗага, гадәттә, свитер, пуловер, жилет кебек йон әйберләр сатыла торган, ачык төстәге пакет сузды Прокурор дөрес чамалаган икән, Акмал хан пакеттан перламутр сәдәфле, караңгы-көрән төстәге яхшы материалдан тегелгән, ярыйсы ук ыспай, әмма иске модалы жилет тартып чыгарды. Муен уемы артык тар булганлыктан галстукны тырпайтып, ямьсезләп торачагы да ачык күренә иде Шунын өстенә, ике бортлы, җитмәсә, артык озын иде. Инглиз жилеты булса да, Японны артык сөендермәстер, чөнки ул киенү тәмен белә торган кеше. —Йә, бүләк ничегрәк? Мондый яна модалы кием Ташкентта беркемдә юктыр әле, Артур дустымны шатландыра алырмынмы?—диде елмаеп Акмал хан. —Әлбәттә тапшырырмын,—дип, итагать саклабрак жавап бирде Сенатор, анын бер дә Аксай хуҗасының кәефен бозасы килми иде. Йорт хужасы прокурорның бүләкне бәяли алмавын төшенде һәм жилетны, уалучан әйбер тоткандай, сакланып кына пакетка сала-сала әйтте —Бу бит кевлардан тегелгән әйбер, үзе бер әкият. Артур тәвәккәл-кыю кеше, язмыш белән шаярырга ярата. Мондый жилет шәрекъта алтын бәясенә йөри. Дөресрәге, ана бәя куеп та булмый. Сез, гадәттә, арттан атканнарын. пычакны качак сөяге астына батырганнарын беләсез. Монын белән Япон икенче тапкыр атканны көтеп тормый инде, хәтта тән сакчысы булмаса да "Пуля үткәрми торган жилет!”—Прокурор моны хәзер генә аңлап атды һәм читенсенгәндәй елмаеп куйды. —Американыкы, анда һәр полицейскийда бар ул. аларда кеше тормышы кадерле бит Мина дип алып кайтканнар иде дә, кечерәк булып чыкты, күкрәк турысы кыса, сезгә дә нәкыс булыр,—диде ул, чөнки кунакның күгләре яна башлаганны ачык күргән иде —Артурга таман гына булачак, без аны әллә Айдынга бирербезме дип тә уйлаган идек, ул да гәүдәгә безнең дустыбыз белән бер чамадарак. —Сез, чыннан да, Крез кебек юмарт, үземнән һәм Артур Александрович исеменнән рәхмәт укыйм. Бер-берсенә уныш теләп тост күтәрергә, юньләп капкаларга өлгермәделәр. каминдагы сәгать сукты, бер сәгать вакыт узып та киткән иде инде Директорнын алтын “Ролекс”ына карап алуы китәргә вакыт җиткәнне дә аңлатты, чөнки бу якларда хуҗа кеше бервакытта да табын яныннан беренче булып кузгалмый. Бу якларда кунак барысыннан да өстен, монда кеше кадерли беләләр. Прокурор табын яныннан күтәрелде һәм соңгы мизгелдә үзенең яхшылап, уйлап төзелгән, кызыл чирәп түбәле бу җайлы-рәхәт особняктан китәсе килмәвен анлап алды. Пыскак янгырлы көзге көннәрдә ул үзен ягылган камин алдында утыра дип күз алдына китерде, өстендә сырылган җылы халат, кулында бер бокал виски имеш. Янәсе, ул йортта берүзе генә, дуслар, хатын-кыхлар да юң, бары Сабир-баба кебек тавышсыз-тынсыз, сабыртыныч, барысын да карашыңнан андый торган хезмәтчеләр генә... Ул кинәт кенә уььлап куйды: әгәр планнарым тормышка ашып, Ак йортның бишенче катындагы кабинетка менеп утырсам, өстендә нинди төстәге әләм җилфердәүгә карамастан, особнякны үземә калдырам, ауга киләчәкмен, эчке ишегалдында, тарлавыкка кадәр сузылган ачык мәйданда баллар оештырачакмын әле. Аның уйларын сизгән диярсең, Акмал хан сорап куйды: —Нәрсә, бу йорттан китәсең килмиме әллә? —Китәсем килми, монда һәрнәрсә матур, гүзәл! Сулыш алулары иркенәя ..—дип җавап бирде прокурор, тавышында көтмәгәндә дулкынлану һәм сагыш сизелде. —Әйе. мин дә бу диварларның тылсымын тоям, йортның сезгә дә сөенечле минутлар китерүенә шатмын,— диде Акмал хан һәм, аягындагы "Адидас” ны алыштырып та тормыйча, ашыгып чыга башлады, күрәсең, вакыт нык кыса иде инде. Юлга ризык салынган, коньяклы вә шампанлы кәрзинне эләктереп, Сенатор да ана иярде. Акмал хан, өйрәнелгән гадәте буенча, шофер белән янәшә, алга утырды, прокурор артка, аппаратура салынган тартмачык янына чүмәште, тагын досье кул сузымында гына иде. Төшеп калмасын дипме, папканы капны бәйләгән бау арасына кыстырып ук куйганнар, ләкин прокурор инде болай да бу документларны бер генә минутка да исеннән чыгармый иде, кая инде ул югалту! Кунак кереп утыруга Сабир-баба ишекне япты, "Волга” үкереп алга ыргылды, шофер да вакыт тарлыгын яхшы белә иде, күрәсең —Наманганга командировкага килергә җай чыкса, баш тартмагыз, мин сезне яшереп кенә Аксайга алып килү җаен табармын, бәлки танытмыйча гына үзем дә килеп чыгармын, уртак эшебезгә жанлы әңгәмә, шәхси элемтә бервакытта да комачау итмәс, сезнең идеология бүлеге көнләшерлек әллә ниләр уйлап чыгырырбыз әле,—дип. Акмал хан шарлавык янында башланган сүзне дәвам итте —Мамык буенча гына да берсеннән-берсе хәтәр дистәләп проблема күтәрергә була. Дефолиант куллану аркасында җирнен һәлак булуы дисенме, торак-йорт темасы дисеңме Кая карама мамык, хәтта дехканнар улларына йорт салырга җир таба алмый газаплана бит. Иорт кынамы соң, кайбер җирләрдә зират өчен җир бирми аптыраталар. Азык-төлек проблемасы да шуннан килеп чыга. Еллар буе безне илнен “мамык бәйселеге”н хәл итсәгез, яшелчәгә, җиләк-жимешкә, ит-сөткә күмәрбез, дип ышандырып килделәр. Республика үз алдына куелган бурычны үгәде, илне генә түгел СЭВ илләрен дә мамык белән тутырды, монын өчен ни апдык...—ачлы-туклы яшәү һәм эшсезлек, бу бит оҗмах жирләре кебек бай якларда. Менә шулай итеп “байлыкка күмделәр” безне. Әле хәзер дә башкалар җилкәсендә яшибез, читтән килгән ит, бәрәңге ашыйбыз, дип такылдаучы акыллыбашлар табыла тора. Ялгышлыкларны, килгән бәлане оста файдаланып, халыкны үз артыннан теләсә кая алып барырга була. Дәүләт машинасы авыр, борылуны белми, анын акрынлыгын да истә тотарга кирәк, Сухробжан... —Акмал әкә, сез әлбәттә, ярылып яткан чынбарлык, бәхәссез хакыйкать турында сөйлисез, ләкин без партия җыелышы президиумында утырмыйбыз, чын күңелдән әйтегез әле—нишләп хәбәрдарлык белән үзгәртеп кору башлангач кына күзегез ачылды? Нигә элегрәк дәшмәдегез? Сез бит дәүләт тарафыннан иркәләнгән кеше, депутат, орденнарыгыз чутсыз, Социалистик Хезмәт Герое. Сез трибунадан гына түгел, патшаларча оештырылган ау- сунар вакытында, яисә Мәскәү янындагы дәүләт дачаларының аулак почмакларында мәскәүле “олуг” дусларыгызга үзбәк халкының бәлаләре, газаплары хакында әйтә ала идегез, сезне тыңлаган булырлар иде. Мамык чәчү мәйданнарын, зиратларга да урын калмаслык итеп, сезнең дустыгыз Шурик кинәйтгермәдемени? Халык иң тыгыз урнашкан республикага тоташ мамык игүнен ни белән янаганын ул аңламый идеме? Мамык өчен халык, балалар сәламәтлеге белән түләвебезне, балаларның бишектән төшүгә мамык кырына чыгуын белми идеме? Мәктәп балалары, студентларның вакытны дәрескә караганда, күбрәк басуда уздыруын белмәдеме? Леонид Ильичнын безнен якларны яратуыннан яисә аның Шәрәф Рәшидович белән дус булуыннан халык ни отты? “Күз буучы”, башын утыргыч өстенә ташлап, чын күңелдән шаркылдап көлеп җибәрде, юк, бу кыланып көлү түгел иде, ә чын-чынлап кабынып көлү иде. —Ах, нинди хисле, үтергеч сораулар бирдегез, Сухробжан, кызганыч, магнитофон булмады, соныннан үзегезне тынлап карар идегез. Нәфрәт утларында яндыгыз, гаепләүче роле килешеп тора икән. Сез нәрсә, чынлап та политика халыкка хезмәт итә, аның мәнфәгатьләрен кайгырта дип саныйсызмы? Политик карьерагыз башында ук шуны онытмагыз, кадерлем, массалар аерым бер политиканы тормышка ашыру өчен генә кирәк, бүген халыкка минем сорауларны, мин әйткән тәртиптә бирергә, мин әйткән җавапларны алырлык итеп бирергә кирәк. Шәхсән мина һәм минем дустым Шәрәф Рәшидовичка төбәлгән мондый кызыксынуны халык арасында гудырырга ярамый. Киләчәктә һәм Шурикнын, һәм минем ялгышларны кабатламас өчен сезнен ул сорауларны бирергә хакыгыз бар, аңа җавап итеп, совет чиновниклары искәрткәнчә, искәрмәләр белән мин болай әйтер идем: хәгга тоташ хәбәрдарлык чорында да болар матбугат өчен түгел, бары сезне агарту өчен генә. Шулвакыт машинада телефон шылтырады, “Күз буучы” трубканы үзе алды, тавыш-тын чыгармый тыңлады да ахырдан гына әйтте: —Ибраһим, барысы да уйланганча бара, мин сезне Кызылташ янында каршылыйм, Жәлилнен “Волга”сына игътибар бирмә, аны туктатмагыз, ул поездга ашыга. Бетте, очрашканга кадәр. Акмал хан кунакка борылды, тавышына үкенеч билгеләре чыкты: — Кызганыч, биш минуттан Кызылташ янында булабыз, мин анда төшәм, ә сезгә, сорауларыгызга җавап табу өчен, тагы Аксайга килергә туры килер, шунда Шурик турыңда да күбрәк сөйләрмен, аны чынлап белүчеләр аз, хәтта язучы буларак га китапларында ул ин кадерле, эчке уйлары турында язмады, ниндидер йомыграк кеше иде ул. Машина туктады, ишектән чыкканчы Арипов арткы тәрәзәгә күз төшереп алды, ерактагы таудан икенче “Волга” төшеп килә иде инде. Гади-гадәти булмаган, тыгыз тәэссоратлы тәүлекләрне бергә үткәргән хуҗа белән саубул лашыр өчен Сухроб та салоннан чыкты. Һәр минуты күңелгә уелып калырлык хәтәрлекләр белән тулы бу көннәр тулы бер романга яисә киносюжетка нигез була алыр иде Йола кушканча, алар саубуллашып кочаклаштылар һәм сонгы минутларда гына Сенатор анлап алды: Акмал хан муенында элмәк кысылып килгәнен сизенә һәм Кызылташ янында икәүдән-икәү калгач, вөждан газабы дигәнне төшендә дә күрмәгән Аксай Крезы прокурорга үзенен ана ышануын, өметләр баглавын аңлатырга тели иде. Тик шулай да анын сонгы сүзе барыбер акча булды: —Акчаны жәлләмәгез, акча бар. Ун мең алмасалар, иллене бир, анысына икеләнеп торсалар—йөзне төрт! Уңышлар телим! Акмал хан машина ишеген үзе ачты һәм кисәтеп куйды: —Каршыга килүче ике ак “Волга” күрсәгез, иелегез, сез бит Дулкынның нинди хәйләкәр кеше икәнен беләсез, мин сезнең визитыгызның сер булып калуын телим. Бер кара “Волга” Кызылташ янына килеп җиткәндә шундый ук номерлы икенчесе кузгалып китте, һәм үзенең серләре, яшеренлеге, гадәти булмаган мөнәсәбәтләре белән Кыек көзгеләр иле артта калды. Прокурор шоферның үзен күзәтүен белә иде, шуңа күрә йөзенә битараф кыяфәт чыгарып утыргычка авышты һәм күхләрен йомды, бөтен кыланышы белән арыганлыгын, бернәрсәгә исе китмәгәнлеген күрсәтәсе килә иде. Ә башында туктаусыз теге кәгазьләр турындагы уйлар әйләнде дә әйләнде. Әнә ул кул сузымында гына, ләкин түземсезлек күрсәтергә ярамый. Үзендә гөнаһлар юк дип санаган, үрнәк тормыш алып барган кеше үзе хакындагы ниндидер кәгазьләргә игътибар итеп тормаска тиеш. Ул шулай эшләде дә. Икенче көнне исә Жәлил Акмал ханга нәкъ шулай җиткерде дә. Авыр көн мәшәкатьләреннән арыну, ашказанын җылытып торучы коньяк аны йокыга этәрә, әмма баш миендә кайнаган уйлар черем итәргә дә ирек бирми Папканы алып карау өчен нинди сылтау, сәбәп табарга соң?! Тынычланыр иде, ичмасам. Акмал хан анын турында ниләр белә, кем кемгә бурычлы һәм бәйле булып калган икән? —Кунаклар күренде,—дип битараф кына кисәтте Җәлил. Прокурор күзләрен ачты һәм каршыга зур тизлектә килүче ике ак “Волга”ны күреп алды. Сенатор алар үзләре акрын баралар дип уйлады, шуңа Жәлилгә дәште: —Зинһар, тизлегеңне арттыр әле, юлы җайлы, урын җитәрлек, безне туктатмасыннар тагы. Шофер газны арттырды, спидометр угы “120" саннары янында тирбәлә башлады, хан кешеләре әмер-приказларны үти беләләр шул. Алдагы машиналарга ике йөз метрлар калгач, Сухроб иелә төште, шул ук минутта куәтле двигательләр куелган, салондагы кешеләре күренмәсен өчен кара тәрәзә куелган ак “Волга"лар выжт итеп, сызгырып узып та киттеләр. Жәлил һәм беренче машинадагы Ибраһим бер-берсен сәламләп клаксонга бастылар. югары, кискен ике тавыш бергә кушылып ерактагы тауларда кайтаваз булып яңгырады. —Узып киттек.—диде шофер, чөнки кара “Волга” иңкүлеккә чумган, ә кунаклар тау артына кереп югалган иде инде.—Ибраһим шашкан кебек чаба, кая ашыга инде9—дип әйтеп куйды Жәлил. Ибраһим исемен искә алуга ук Сенаторның ун янбашы авыртып куйгандай булды, куллары ирексездән авырткан җиргә үрелде. “Кабахәт, җае гына чыксын, төрмәдә черетәм мин сине”,—дип усал уйланып куйды бер генә рәнҗетүне дә гафу итә белми торган прокурор. Гафу үтенергә дә килә белмәде, ә хан шуны оештыра алмады, ул аны муенына элмәк тагып, арканда сөйрәп алып килергә тиеш иде, кәефе төшкән, нишләргә белми, имеш. Ул алтынтештән ничекләр үч аласын күз алдына китереп ләззәтләнде, хәтта үзе турындагы кәгазьләрне дә онытып җибәрде. Алар Аксай биләмәләренең чигенә җиткәннәр икән, машина шлагбаум янында туктап калды Постта изелгән кыргыз эшләпәсе кигән, анын вертолетта килүен хәбәр иткән сакчы иде, ул машинага туктарга кушмады кушуын, юлны буй-буй сызыклы тимер торба бглэн дә япмады, әмма Жәлил машинадан чыкты һәм борылып әйтте: —Мин бер секундка гына, журналда билгеләнеп чыгам, бездә шундый тәртип. Кайчан киттең, кайчан кайттың, билгеләп баралар ... Сенаторның кулы үзеннән-үзе папкага үрелде, хәтта ачарга да өлгерде, әмма иң соңгы мизгелдә тыелып кала алды, урынына куйды, ләкин беренче сикертмәдә үк төшеп китәрлек итеп куйды. Ул моны эшләп кенә өлгерде, шофер кабина ишеген ачты. Кузгалып киттеләр. Сухроб берни дә булмагандай башын утыргыч аркасына терәде һәм күзләрен йомды, гүя аның бернигә дә исе китми. Көтмәгәндә генә үзен күн итек белән типкәләгән Ибраһимга булган ачуы Акмал ханга күчте. Бер сәбәпсезгә, тиктомалдан ачуы кабара торган прокурор багажниктагы биш миллион акчаны да, республиканың ин югары идарәче даирәләренә компромат тупланган атташе-кейсны да, тыңлый торган аппаратураны да онытты, хәтта ханның, гәрчә, тереләй утта кыздырырга мөмкинлеге булып та тормышын саклап калуы, гомеренә кагылмавы хәтереннән очып чыгып китте, юкса, ул боларнын уен-муен гына түгеллеген, кем белән эш иткәнлеген яхшы белә иде бит. "Һы, вәгазь остасы, мулла табылган, республикадагы хәлне тотрыксызландыру, дип акыл саткан була,—дип тагы да кыза төште ул.—Юкса, без белми идек. Мамык халыкның үзәгенә үткән анысы, бер үзбәкнекенә генә дә түгел, көз җитсә, шәһәр халкы да кырдан кайтып керми. Мамык җыю майлы ботка ашау түгел шул. Августтан декабрьгә кадәр каторга хезмәте бит, мамыктан башка бернәрсә дә күзгә күренми. План! Теләсә нинди бәягә план!” Гомумән, бу илдә риза булмаганнар, кимсетелгәннәр, изелгәннәр азмыни? Кая төртмә, бәла килә дә чыга. Соңгы утыз елда, Хрущев идарәсе чорларыннан гына да егерме биш миллион кеше төрмәләр аша узган, тагын шул кадәресе тегендә-монда акча төртеп, йә булмаса, хокук саклау органнарының көчсезлегеннән, тешсезлегеннән, наданлыгыннан файдаланып котылып калгандыр. Илдә Аллага да, муллага да, патшага да, еллар буе вәгъдә ителгән якты киләчәккә дә ышанмый торган җинаятьчел катлау яши. Аларнын үз этикасы, үз әхлак законнары, үз теле, үз культурасы. Менә шушы катлау кешеләре теләсә кайсы хакимиятне бәреп төшерергә сигнал гына көтә, чөнки алар явызлык кына күрә, үзләренең уңышсызлык сәбәпләрен дә шул хакимияттән таба. Мәйданга ни сәбәпле чыксалар да, янган шырпыны, Акмал хан, менә кая төртергә кирәк, анда күптән бензин сибелгән. Органнарда эшләүче буларак, ул бу явызлыкка каршы көрәшерлек көчләр югын да белә, профессионаллар бармак белән генә санарлык, партап- парат монда да үз кешеләрен тутырды, ул номенклатураның бәясе бер тиенгә тормый, болар бит башка урыннан эшен алып бара алмавы өчен куылган өер, мондый ышанычсыз коммунистларга соңгы эш урыны—хокук органнары һәм күпне күргән-кичергән, ил белән бергә үзе дә җимерелгән культура-мәдәният өлкәсе генә калды. Ибраһимга булган үпкәсеннән прокурор үзеннән-үзе Аксайга баруын анализлауга күчте. Монда плюслар да. минуслар да күзгә күренеп тора. Әлбәттә, ул буш кул белән китмәде, теләгәнен алды, ләкин җанына канәгатьлек килмәде. Бердән, бу сәяхәт Шубаринга билгеле булды, телисеңме, юкмы, аңа бу турыда нидер сөйләргә, күпмедер ачылырга туры киләчәк. Артур Александровичны алдый алмассың һәм бу кирәкми дә. Үзеңә шундый дошман табарсын, тормышыңнан колак кагарсың, ул синең "эшләр”ен турында Акмал ханга караганда күпкә яхшы белә, сина карата тиешле кәгазьләре булмаса да, аяк эзеңә басып килә. Ә Дулкын Назаровичнын көтелмәгән визиты?—Ник килгән ул, анын планнарын иснәнеп белгәнме, аны акча чыганагыннан аерып ташларга телиме? Акмал хан аның белән ныклы элемтәгә кермәсме, ни дисәң дә, Дулкын күптәнге аппарат төлкесе Менә кемнән яшерен серләреңне күмеп тотарга кирәк. Димәк, ул әле берни дә кырмады, ә төрле яктан Япон, Дулкын Назарович, хәтта Акмал хан да аңа “кулларын салдылар”, ханны гына кара: "эштән читтә каласы килми”, эмиграциягә китәргә дә каршы, ана эчке һәм тышкы мөһажир булу ошамый. Прокурорның планнарында ботарнын берсе дә юк иде. Аксай Крезы карталарны бигрәк тә бутап ташлады Бер уйлаганда, барысы да дөрес исәпләнгән иде-аның акчасын, архивын ала да үзен чит якларга, Пенелопасы көтеп яткан жирләргә олактыра Юк бит, төрле дәлилләр таба, тәҗрибәсе, мәкере җитәрлек булган шушы кеше дә хөкем каршына басачагына ышанмый Ниндидер күз буу бу, билләһи! Прокурор монда нык ялгышты шул, ханнын үзе кебек шапырына да белергә иде бит. Юкса, ул Акмал ханның төп калканы булган Шурикны вафатыннан сон барлык дәрәҗәләреннән һәм хөкүмәт бүләкләреннән мәхрүм итүгә документлар әзерләнүен белә. Аннан сон инде анын исемендәге урамнар, мәйданнар, шәһәрләрнең икенче исемгә күчүен көтәргә генә кала Болар барысы да анын тарафдарлары, элеккеге яраннары тарафыннан җиңел генә эшләнә. Дөресрәге, үз жаныкны саклау хакына теләсә кайсы гамәлгә баручылар тарафыннан. Димәк, озакламый мәрхүм Шурикка мәһабәт Ленин музее янында да урын калмаячак, жәсәден күчереп башка җиргә күмәчәкләр. Бу турыда ул төгәл белми һәм артык әһәмият тә бирми иде, күрәсен. Рәшидов үле килеш тә күпләрнең язмышын үз кулында тота. Андый мәсьәләләр турында Мәскәү эмиссарлары Беренче белән күзгәкүз генә сөйләшәләр, хәзергә барысы да яшерен. Акмал хан әйтмешли, бу тема хәзергә матбугат өчен түгел. Менә хәзер ул—прокурор—тынлый торган аппарат белән барысын да белә алыр. Шурикның хәле мөшкеллеген ишеткәч, “Күз буучы" да үзенен иректә калу мөмкинлегенең тарайганнан-тарая баруы турында уйламый калмас, эмиграциягә җиңелрәк риза булыр. Иректәге хан исә ана комачаулык тудырачак, нинди комачаулык кына әле! Ул бар чакта теләсә кайчан аркана пычак көт, ул бервакытта да ярдәмче, киңәшче, сәяси амбицияләрдән азат финанс магнаты роленә риза булмаячак, ул үз вакытын көтә, беренче уңайлы очракта ук прокурорны кирәкмәс йөк урынына бер якка очыртачак яисә теге ят табакеркадан сигарет суыртачак. Аксайда очрашуны җентекләбрәк карасан, хан ана түгел, ә ханга анын кирәклеген чамаларга була иде, бүген анын иректә калуы прокурорның эшчәнлегеннән, тырышлыгыннан, көч куюыннан килә бит, акчаны да ул аңа өстенә күтәрелгән йодрыкны читкә этәрү өчен бирде, нәрсәгә аңа синен идеяләр, планнарын, перспективаларың. Ханга котылып калу кирәк. Әгәр ялган паспортка риза булса, Ариповны коткарып калу да ярый һәм аны шушы адымга төрлечә этәрергә кирәк. Беренченең кабинетында Шурикнын үлеменнән соңгы язмышына кагылышлы беренче яшерен язманы ук Аксайга җибәрәсе булыр, мин кагылгысыз дип, хыялга бирелеп ятмасын. Акмал ханнын эшләрен анын рухи остазы, акка киенеп йөрүче, сөйләшми торган хезмәтчесе Сабир-баба никадәр белә икән? Хан аңа үзенең миллионнарча-миллионнарча сумлык байлыкларын ышанып күрсәтте микән? Бусы сорауларның да соравы! Барысын җентекләп анализларга кирәк, кечкенә генә ялгыш һәм йөзләрчә миллион сумнар сере хан белән китәчәк, ул Пенелопасының адресын беркемгә дә калдырмаячак. Гомумән, барысын да уйларга кирәк, ләкин уйлап бетеререлек кенә түгел, кайда гына орынма, һәрнәрсәнең икенче катламы бар, һәр җөмләдә яшерен мәгънә ята. Шәрекъ—читләтеп әйтү, аллегория, әйтеп бетермәү, символлар ул, барысын да исәпкә аласы, чөнки ялгышның бәһасе—синен тормышын. Аксайдагы ике көнлек визиты турындагы уйларга баткан Сухроб күпмедер вакытка Сабир-баба тарафыннан аппаратуралы тартмага беркетелгән папка турында онытып җибәргән иде. Ләкин озакламый ул үзен искә төшерде, бер текә борылышта утыргычтан төшеп китте һәм идәндәге резина келәмчеккә мәтәлде, аннан очып чыккан бер сары кәгазь бите Жәлил алдына барып төште. Жәлил аны кунакка сузды, менә шунда прокурор, ниһаять, үзе теләгәнчә папканы ачып карый алды. Биографиясе ифрат төгәл бирелгән иде, аны студент елларыннан ук яхшы белгән кеше язгандыр, дусларын атаган, хатыны ягыннан туганнарын да искә алган. Шәрекътә күп нәрсә кан-кардәшләр, үз нәселен кешеләре белән эшләнә Миршаб белән бергә хезмәт итүе дә калмаган, Хашимовнын прокурор тормышын ин яхшы белүче икәне дә күрсәтелгән. Калганнары анын “Шәхси эш” папкасыннан күчерелгән, ул вакытта прокурор Югары судта эшли иде, тагы ниндидер детальләр, штрихлар, характеристикалар бар, аларны яшерен дип тә әйтеп булмас, шул ук вакытта теләсә кемгә күрсәтер өчен дә түгел. Бусы шикләндерә иде һәм ул Сәлимне кисәтергә булды: шәхси эшләрдәге информация читкә китә, шулай икән, Аксайда эшләүче кешенең эзенә төшәргә, җае чыкса, стенага терәргә һәм ике яклы агент ясарга кирәк булыр. Кызык бит—кем анын белән кызыксына икән? Машинкада басылган юллар, ә алар “Аерым игътибар сорый” грифында бирелгән иде, прокурорны утка салгандай итте. Үзенең уй-прогнозларында ничек дөрес булган ул! Әйе, иртәгә кинәт-капылт үзгәрешләр булса, властька пантөркиләр, панисламчылар яисә дини фанатиклар килсә, яисә яшел байрак астында мөселман республикасы калкып чыкса, аны беренче фонарь баганасына асып куячаклар иде. Юк, алай жинел үләргә дә ирек бирмәсләр, кайчандыр бөек шагыйрь Хәмзәне үтергән кебек, таш белән атып-бәреп теге дөньяга озатырлар иде. Сенатор өч битле текстны игътибар белән укып чыкты һәм аерым бер төркем адәмнәр аны үлемгә хөкем итәргә әзер икәнен анлады. Шулай булгач, ул Аксайга юкка һәм юктан гына килмәгән, мөнәсәбәтләрне юкка ачыкламаган, Акмал ханга үз кеше икәнен юкка расламаган. Әгәр югарыда эшли, кемнәргәдер ошамый торган карарларга килә икән—бу бит зур эшләр хакына кылынган гамәл Яшел байрак хәрәкәтен рухи җитәкләүчеләр аның белән горурланырга тиешләрдер, ул да алар арасында, анын бишенче катка менеп утырырлык мөмкинлекләре җитәрлек. Аның турында ниләр генә әйтелмәгән иде монда! Имеш, ул яшерен рәвештә КГБ полковнигы званиесен йөртә, имеш, ул “десантник-руслар” белән бергә милләтнең бар каймагын утыртып бетергән. Рәшидов вакытында үзен властька якын китермәүчеләрдән явызларча үч ала, дип тә язганнар Бернинди исбатлауларга корылмаган усал демагогия иде бу. Ләкин алар арасында тынны кысылып куярга мәжбүр иткән берничә генә юл да күзгә чалынып үтте. Документны төзүче, дәлилләре булмаса да, шактый тирәнгә каерган иде. Янәсе, Әкрәмхуҗаев яклаган докторлык хезмәте һәм матбугатта ул чыгарган кызыклы мәкаләләр анын авторлыгы турында сөйләми, чөнки аны белгән кешеләрне бу шикләндергән, аптырашка калдырган. Партиянең югары эшелоны өчен докторлык диссертациясе “әвәләүчеләр” дә ул хезмәтнең авторын күрсәтә алмаганнар, кире какканнар, хәтта хезмәтне язган кешенең кем булырга мөмкинлеген дә әйтә алмаганнар. Республикадагы хокукый проблемаларны шулай тирәннән һәм белеп кем яктырта алыр микән дә, квалификацияле рәвештә бәяләр микән, дигән сорау һавада эленеп калган иде. Сонгы язмада анын ОБХСС капитаны Кодрәтовны төрмәдән коткаруы турында әйтелгән иде. Капитан бик билгеле кешенең кияве булып, Әкрәмхуҗаевның гуманлык акты атаклы гаиләгә шактый кыйбатка төшкән, имеш Ләкин бу “кыйбатлык” саннар белән күрсәтелмәгән иде. Ләкин галстуксыз джентельменны сумма дигән нәрсә бөтенләй борчымый, ул капитанның больницадан прокурор Азлархановны үтергән Коста Джиоевны урлап чыгуы турында берәр мәгълүмат юкмы, дип борчыла иде. Хатын-кыз итәге тирәсендә чуалырга яратучы фырт Кодрәтов прокурорга әйтеп бетергесез хезмәт кылган иде бит. Сенаторның сөенеченә, андый язу юк иде. Андый мәгълүмат булса, алар аны политик аренадан гына түгел, ияләнгән эш урыныннан да тавыш-тынсыз гына китәргә мәжбүр итәрләр иде. Монда, кәрт шулерлары әйтмешли, капларлык кәрт юк, ә туймас корсаклы капитанны бераз “туна- вы”н беләләр икән, куркыр нәрсә юк, Шәрекътә кайсы гына түрә ришвәт алмый икән! Прокурор искитмәгән кыяфәт белән папканы янына ташлады, йөз чалымнарында бу документларга битарафлык чагылырга тиеш иде Юкса, укый башлар алдыннан ничек кенә шүрләгән иде әле. Бармаксыз калкып чыгар. Кошей кушаматлы Ростов карагы да төптә ятмас, прокуратура ишегатдында үтерелгәннәрнең дә анын өстендә икәнен чамалаганнардыр, дип курыккан иде Әйе, анын хакындагы мәгълүматлар күпкә тулырак булырга мөмкин иде бит! Кәрт уеннарын кая куясың9 Фантастик отышлар һәм оттырышларны! Прокурорның икейөзле тормышы машинкада басылган йөзләрчә битне тутырырга җитәрлек иде. Шубарин белән ике елдан артык якын дус булуы турында да бер сүз юк, ә анын белән алар шактый “эш” майтарып өлгерделәр. Бер уйлаганда, алар анын турында берни дә белми һәм бу шатланырлык фал иде. Ул бит гомере буе диярлек күләгәдә яшәде, үзенә карата берәүдә дә кызыксыну тудыра азмады, күрәсен, мондый позициянең дә үз плюслары бар икән. Жан киеренкелеге сүрелде, ул иркенәеп калды, юкса бу папка аңа тыныч суларга ирек бирми башлаган иде инде. Хандагы мәкернең ни дәрәҗәдә икәнен белгән Сенатор аның ни-нәрсә кылырга мөмкинлеген ачык чамалый иде. Менә хәзер бөтенесе дә үз урынына утырды. Аксай Крезы аның кулында һәм ул ана үзенә этлек эшләргә ирек бирмәс. Шунда кылт итеп Сабир- баба юлга дип биргән кәрзин исенә төште, күңеленә канәгатьлек дулкыны йөгерде, визитнын уңышлы тәмамлануын “юарга” кирәк иде. Сенатор көтмәгәндә генә үзен шулкадәрле яхшы хис итә башлады, хәтта авыз эченнән ниндидер көй көйләргә тотынды, ә бит студент елларыннан сон җырлаганы юк иде диярлек. Кунактагы бу үзгәрешне Жәлил дә күрми кала алмады һәм ул астыртын гына аны өске көзгедән күзәтә башлады. Прокурор кинәт кенә папканы алды һәм аны вак кисәкләргә ерткалап, ачык ишектән җил уңаена тузгытып җибәрде, әле күпмедер элек кенә аны борчыган нәрсәләр тузанлы канауга барып төштеләр, юл кырыендагы куакларга кундылар. Шоссе тимер юл янәшәсенә килеп чыккан иде инде. Кирәкле станциягә ярты сәгать чамасы барасы калган. Прокурорның кәефе элеккечә күтәренке иде, ул поезднын Ташкентка иртә таңда килүенә үкенеп тә куйды, вагоннан төш идең дә берәр җирдә уңышлы эшне билгеләп үт иден. Ләкин аны ҮКда эш көтә, дүшәмбе көнне ике киңәшмә, берсе КГБда, икенчесе прокуратурада. Кичен сылу Нәргиз янында Сәлим һәм Артур Александрович белән очрашып утырсаң да ярап куяр иде. Бәлки аларга бүләк бирергә дә кирәктер—һәркайсына кесә чыгымнарына иллешәр мен ташласан да була, чемоданда биш миллион ята ич. Ләкин илле мең аларны артык шатландырмас шул. Ә анын аларны бик сөендерәсе килә иде. Менә шунда ул Шубаринны аңлады да: ул бүләкләрне сирәк бирә, ләкин алар бик кыйммәтле, кадерле була, шуңамы бүләкне кабул итүчеләр шатлык давылы кичерәләр, бу турыда бик озак онытмыйлар. Аксайдан ул беркемгә бүләк алмады, кевлар жилет аныкы түгел, Акмал ханныкы иде. Кешеләрне шатландыру өчен юмарт булу гына җитми, нечкә зәвыклы булу да кирәк. Бу исә үзе бер сәнгать. Таныш-белешләре арасында андый кеше берәү генә Ул да булса—Шубарин. Узган кышны ул анын “Жигули”енә дип. "Пирелли” дип аталучы шиплы шиннар бүләк итте, өстәвенә табигый сарык ионыннан ап-ак чехоллар! Бу инде игътибар билгесе генә түгел, синен тормышын, сәламәтлеген турында кайгырту дигән сүз дә. _ Аның фикерләре Аксай сәяхәтен анализлауга әйләнделәр дә кайттылар, әйләнделәр дә кайттылар. Күнеленә якын нәрсәләр турында, һич югы, акча хакында төпләп уйлый алмады. Әле тауларга визитка кадәр үк Сенатор аз белемле, надан бу кеше ничек итеп озак еллар буе нечкә тоемлы Рәшидов кебек инсанга тәэсир итте икән, ана ничек йогынты ясады икән дип баш ваткан иде Ул җавапны Аксаида табармын дип уйлаган иде, ләкин бу теләк булып кына калды, анлауга таба бер адым да ясый алмады. Хәзер дә, күрәсен берни дә аңламас, серне Шурик үзе белән кабергә алып киткән инде Шәрәф Рәшидович белән бергә-бер очрашсан, берничә мәртәбә очрашсан, бу йозак-сорауга ачкыч табып булыр иде, бер караганда әлеге дуслык-бергәлек башка сыймый ич. Хәер, политикада нинди генә берлекоергәлекләр булмас! Кайчан да булса киләчәк буыннар туган якнын Рәшидов идарәсе чорындагы егерме еллык тарихын яхшылап өйрәнгәндә Аксайнын соры кардиналын да онытмаска тиешләр, элеккеге трактор бригадасы хисапчысы шактый зур эшләр майтаруга сәбәп булган бит. Кыек көзгеләр иленнән сәяхәттән кайтып килгәндә, ханга кушамат бирергә кирәк булса, гәрчә Арипов төрле эффектлар ясарга яратса да, ул аны “Күз буучы" дип атамас иде инде. Акмал хан, ни дисәң дә фигура, аны анлату өчен икенче кеше фамилиясен—икенче бер монарх, хәтта тулаем держава язмышында куркыныч һәм зур роль уйнаган Распутин фамилиясен атарга кирәктер. Алар арасында барыбер охшашлык, күпмедер туры килү, тәңгәллек бар иде. Акмал ханга бары тик яңа сыйфатлама гына өстәргә кирәктер: ул—Шәрекънеке, шәрекъ Распутины. Еракта тимер юл станциясе манзарасы гәүдәләнә башлауга Сенатор Акмал ханның үзенең дусты Шәрәф Рәшидович турында белгәннәрен иркенләбрәк сөйләрмен дигәнен исенә төшерде. Ул аны хәзер дә, үлеменнән соң да, һаман мыскыллаган шикеллерәк иттереп, Шурик дип кенә атый иде әле. Бәлки, кайчан да булса бу дуслыкның сере ачылыр, менә шунда гына ул кышлакта яшәп яткан, рәсми постка ия булмаган кешенең егерме миллион халыклы республикада гаҗәеп зур тәэсир көчен аңлар. Моны белү, шуңа жавап табу аның хакимият өчен аяусыз көрәшендә юл күрсәтүче йолдыз— ориентир булып торыр иде. Бер-берсенә бөтенләй охшамаган бу ике кешене бәйләп тоткан яшерен серне аңларга теләп ул шул кадәрле тирән уйларга баткан иде, хәтта юлдагы бернәрсәне дә күрмичә-сизмичә барды, бары Жәлилнен тавышы гына аны чынбарлыкка кире кайтарды: —Домулла, борчыганым өчен гафу итегез, поезд станциядә өч кенә минут торачак,— диде шофер ашыккан шикеллерәк иттереп. Ул башында бәргәләнгән табышмаклы уйлардан теләр-теләмәс кенә аерылды һәм керфекләрен күтәреп тирә-якка күз салды. Ул утырган "Волга” провинциаль шәһәр вокзалының буш перронында тора иде инде. Аксайга, шәрекъ Распутины янына хәтәр сәяхәт шунын белән тәмамланды. Өченче кисәк ТРОЯ АТЫ Т өн уртасындагы сөйләшүдән соң Шубарин, гәрчә урынына барып ятса да, яңадан йоклап китә алмады. Телефонның төнлә шылтыравына күнегеп беткән хатыны хәтта шөбһәләнеп сорап куярга мәжбүр булды: —Берәр нәрсә булганмы әллә? Ул хатынының йокыдан җылынган битенә иреннәре белән кагылды, юрганын ипләбрәк япты һәм тынычландырырлык итеп әйтте: —Йокла, сөйкемлем. Гадәти шылтырату. Сухроб сиңа сәлам юллый, бу минутларда ул Акмал хан биләмәләрендә күңел ачып йөри. Ул тагы ярты сәгать күзе ачык килеш ятып торды һәм йокының инде тәмам качуына ышанды. Хатынын борчымас өчен, акрын гына торды, гәүдәсенә килешеп торган куе кызыл төстәге, алтын җепләр белән чигеп ниндидер Британия спорт клубы гербы төшерелгән велюр халатын киде дә беренче катка төшеп китте, ванна бүлмәсенә терәп зур булмаган бассейн салынган иде. Бу йортны ул Шәрәф Рәшидович вакытында моннан унбиш еллап элек тозеткән иде, борынгы, инде күптән оешып бер гаилә булып яшәүче үзбәк мәхәлләсендәге зур участокны да ул Беренче ярдәмендә алган иде. Иорт тозер очен иске җәйге кинотеатрны сүтәргә туры килде килүен, хәер, ул бина сугыштан соң ук төзелгән иде. Ул, әлбәттә, төзелеш өчен урынны. 4. .к. у.. N интекми-борчылмый гына икенче бер районнан да таба ала иде. Ләкин Бохарадагы әти-әниләре кебек үк үзбәк мәхәлләсендә яшәүне өстенрәк күрде, үзе дә шунда тәрбия алган кеше буларак, мәхәлләнең өстенлекле якларын яхшы белә иде. Мәхәлләдәге күрше туганыннан артык, анда кеше- нен әхлакый нормаларга нигезләнгән тәртибен бәяли беләләр. Мәхәлләдә яшәгәндә син йорт хуҗасы гына түгел, бәлки гасырлардан килүче традицияйола кушканча яшәүче күмәклекнең бер әгъзасына да әвереләсең. Монда сине беркемнән рәнҗеттермәсләр, лаеклы адәм булсаң бигрәк тә. Мәхәллә кагыйдә-тәртипләрен, гадәтләрен Шубарин белеп кенә калмыйча, аларны җаны белән кабул иткән иде инде. Мәхәлләдә хакимияттән йорт салырга рөхсәт алу гына җитми, хакимият бер нәрсә, ә күрше-күлән бөтенләй башка. Шу на күрә, кинотеатрны сүткән чакта ук ул Бохарадан мөхтәрәм өч аксакалны чакырып китерде. Болар аның туган мәхәлләсендәге ин хөрмәтле кешеләр иде, алар анын әтисен, бабасын беләләр, гасыр башыннан бирле яшәгән туган-тумачасын хәтерлиләр; шул ук мәхәлләдә анын әнисе, сеңлесе, туганнарының туганнары яшәп ята. Шушы күпне күргән, күпне белгән картлар мәхаллә чәйханәсендә даими утыра торган булып киттеләр, чөнки мәхәллә җәмгыятенең күп мәсьәләләре, нигездә, шушында хәл ителә. Бохаралылар чәйханәнең мөхтәрәм кунакларына әверелделәр, ә инде өченче кичне Артур Александровичның үзен дә мәхәллә җыенына чакырдылар. Өстәлдә бохарача әзерләгән пылау иде. Шунда ул ташкентлыларны чәйханәгә Герат осталары тукыган чын әфган каләме бүләк итеп кенә түгел, үзбәк телен менә дигән итеп белүе белән дә шаккатырды. Бу алар өчен теләсә кайсы бүләктән дә кадерлерәк, мәхәллә кассасына бирелгән зур взнос та алай зур хөрмәт тудырмас иде Мәхәллә халкы алар янына тагы бер җитди һәм үзбашка яшәүче кеше урнашканына ышанды. Ничек ышанмыйсын ди, икенче көнне үк кинотеатр урынын чистартканда Артур Александрович әзер проект һәм ике яшь архитектор белән килде. Проект күптән бар иде инде, ул анын өчен байтактан бирле ярашлы җир эзләде, ләкин беркайда да борын төртә алмады, чөнки йә урыны ошамады, йә бакча мәйданы җитми иде Ә бакчасыз йортны ул күз алдына да китерә алмый. Шул ук көнне әлегә дувал белән әйләндереп алынмаган буш җиргә өч бакчачыны эшкә алдылар, аларны да аңа мәхәллә комитеты тәкъдим итте, болар очесе дә бүгенгә кадәр аның ишегалдында эшләп яталар. Бакча йортнын, ихатаның ин матур җиренә, Шубариннын горурлыгына әйләнде. Анын янында особняк та бик күзгә ташланмый иде. Тыштан артык бизәлмәсә, чуарланмаса да, эчтән бар яктан җайлы вә уңайлы булды. Ул мәхәлләдәге башкалар кебек үк “тәрәзәләре ишегалдына” караган йортта яши, кемгәдер особнягын күрсәтү өчен түгел, ә үз тормышы, үз рәхәте өчен! Шәрекътә кешеләр үзләрен җәмгыятьтә башкачарак раслыйлар, тирә-юньдәгеләр белән гармониядә яшәп кенә үзләренә хөрмәт тудырып булганын, үзләренә һәм “ояларьГна куркынычка урын калдырмаганнарын аңлыйлар. Бу хикмәтләргә Шубаринны әле үзе дә мәхәлләдә яшәгән әтисе өйрәткән иде. Шул көзне ул йортына күченде дә, ялтырап торган ак калай түбәне йомшак яшел төскә буяп күршеләрен тагы бер шаккаттырды, чөнки яшел түбәле особняк яшел бакчада гына түгел, мәхәлләнең башка йортлары арасында да эреп юкка чыккандай булды. “Бу йорт үзенең хуҗасына охшаган , диде бер бакчачы,—ул күренеп тора, әмма күзгә ташланмый, күзеңне ертып керми”. Гүя бүгенге йокысызлыкны алдан сизенгәндәй, ул кичә бассейнга су тутырып калдырган иде, халатын салып атты да суга чумды, рәхәтләнеп йөзәргә кереште. Өйдә кунган чакларында ул гел шулай эшли. Дөрес, бүген берничә сәгатькә иртәрәк булды булуын. Ул бассейнга юри җылы су җибәреп тормады, йөзеп туйгач, кайнар душ алырга кирәк булыр, кайнар һәм салкын суны шулай алмаштырып файдалану сәламәтлеккә аеруча файдалы. Ул берничә еллар шулай эшли һәм авыруны белми диярлек. Авырып яту анын өчен үзенә рөхсәт итә алмаган бердәнбер "зиннәт”, сырхап ятарга вакыт юк, чөнки анын көннәренең ничек үтәсе берничә атна алдан ук уйлап куелган була иде. Андый кешеләрне Көнбатышта “үләргә дә вакыты юк", диләр. Шубарин да шулар токымыннан иде. Бассейннан Артур Александрович кухняга күчте, анысы да беренче катта иде. Зур чәшкә кофе әзерләп, икенче катка, тәрәзәләре бакчага карап торган кабинетка күтәрелде. Көзләрен иртәнге сәгатьләрдә ул тәрәзәдән карап торырга ярата, мондый вакытта яңа көн жәйдәгечә ачык һәм якты булып түгел, ә томаннар аша ничектер өстерәлеп һәм ашыкмый гына атлап туа. Мондый мизгелләрдә хәтта шәһәрдә дә ниндидер тантаналы тынлык урнаша, барысы да яшеллеккә күмелгән, әйтерсең лә, йөзем куаклары белән йөзләрен эсседән каплагандай тоелучы алар мәхәлләсендә бигрәк тә шулай иде. Кинәт кенә аның бакчага күз саласы килеп китте һәм ул бүлмәдәге кнопкага басты, аллеяларда, тәрәзә төбендәге яшел болынчыкларда ут кабынды. Күз алдында гаҗәеп күренеш ачылды, кешеләр кулы белән тудырылган сихри бакча иде бу! Бакчага инде унбиш еллап булыр, агачлар өчен, бигрәк тә сирәк реликт һәм җимеш агачлары өчен бу үсү-ныгу, чәчәк ату чоры. Әгәр кемдер аннан үз җанын-күнелең өчен ни белән шөгыльләнергә теләр идең дисә, җавап бер генә—бакча булыр иде Щуна да ул бакчачыларга аерым хөрмәт белән карый, аларның бәясен белә, мәхәлләдә аралашкан кешеләренең дә күбесе бакчачылардан булып, алары да аны аңлыйлар, чөнки бакча белән кызыксынуын, хәтта мәхәббәтен сизәләр иде. Ул Шредер ботаника бакчасыннан белгечләр чакырды, алар бакчачыларга агачларга бәйле әллә нинди серләрне ачтылар, куаклар, чәчәкләр турында белем бирделәр, тегеләр үзләре дә хәйран калды; әлбәттә, ни талантлы булса да, үзешчәнлек бер нәрсә, ә галим белгеч—бөтенләй икенче. Шубарин шундый кешеләрне таба һәм очраштыра белүдә маһир иде. Бакча белән бакчачылар да үсте. Ничек кенә арыган, гасабиланган булмасын, өйгә кайткач ана бакча аллеяларында ун минут йөреп алу җитә—җан киеренкелеген, тән аруын кул белән алып ташлагандай була иде. Биек дувал белән әйләндереп алынган бакчадагы һава дәвалы, шифалы үзенчәлекләргә ия дип саный ул һәм беркем дә аны бу фикереннән кайтара алмас иде. Ләкин бакчасы никадәр сөйкемле һәм кадерле булмасын, ул анда сәгатьләр буе гүзәллеккә сокланып йөри алмый, андый көннәр бик сирәк эләгә Ул теләр-теләмәс кенә утны сүндерде, эш өстәле янындагы торшерны кабызды һәм ирексездән үзалдына елмаеп куйды, башына мин автоматик режимда яшим бугай, дигән уй кергән иде. Анын эш кабинеты кин һәм иркен, ул ниндидер карар кабул иткәнче, фикер туплап ишекле-түрле йөренергә ярата, урын җитәрлек. Кайчагында монда елына өч-дүрт мәртәбә ашыгыч киңәшмәләр дә булып ала, гадәттә биш-алты кеше җыела, ләкин берәү дә тарлык-кысанлык сизми иде. Менә хәзер дә кофе чәшкәсен тотып, соңгы вакытта аеруча кызыксына башлаган картиналар эленгән стена буенда йөри, ләкин бүген ул аларны күрми, чөнки җавап табылмаган бер мәсьәлә башын бораулый: Сухроб нишләп Аксайга барып чыккан? Акмал хан өстендә кара болытлар куерганын әз-мәз фикер йөртүче дә абайлый бит инде. Бу сорау беренче карашка тоелганча, артык гадиләрдән түгел иде. Анын рәсми рәвештә баруы турында сүз дә булырга мөмкин түгел, заманалар башка, субординация буенча да бу мөмкин түгел, әгәр дә инде хезмәте буенча барган булса, аны Наманган өлкә комитеты кешеләре озатып йөрер иде һәм бернинди куркыныч, хәтәрлек булмас иде. Аксайда Сенаторның муенында элмәк тартылганын ачык сизде ул, хәер, прокурор үзе дә моны яшермәде. Берничә ел аралашу дәверендә алар бер-берсен ярты сүздән аңлый башлаганнар иде инде Акмал хан да яшереп тормады, бераз тавышланганнарын әйтте. Ханның характерын искә алсан, “бераз тавышландык" дигәне прокурорның әле үтерелмә- гәнлеген аңлата иде. Прокурорга бу сәяхәт нигә кирәк булган, нишләп башын элмәккә тыккан һәм, дөресен әйткәндә, могҗиза белән генә исән калган? Әгәр прокуратурада, КГБда яисә ҮКда аның хан янына барганын белсәләр, анын карьерасына тәре сугарга була, бүген андый нәрсә белән шаярмыйлар. Тагы бер сорау—нишләп ул, хет рәсми визит булсын, хет 4* яшерен булсын, сәяхәтен аннан яшергән? Ханнын еш кына Беренче үтенече белән ана мөрәжәгать иткәнен яхшы белә бит ул. Визит нигә яшерен, анын астында ни ята? Шубарин буш чәшкәне тәбәнәк өстәлгә куйды, үзе картиналар янында атлавын дәвам итте, ләкин аларга күз атмады һәм кинәт кенә күз аллары яктырып киткән кебек булды, тотты да Сәлим Хәсәновичнын телефон номерын җыйды. Югары судта эшләүче буларак, ул да көтелмәгән телефон шылтыратуларга ияләнгәндер, әмма бу минутларда Шубаринда әдәп кайгысы юк иде. —Тындыйм сезне.—диде Хашимовнын йокы әсәре дә сизелмәгән тавышы. —Сәлам. Артур. бу мин. хәерле иртә дип тә әйтергә авырсынам. Алла хакы өчен, вакытсыз шылтыратуым өчен гафу ит. ләкин мин икенче көн инде безнен дустыбызны эзләп таба алмыйм, ә ул миңа муеннан кирәк —"Лидо" белән берәр нәрсә булдымы?—дип куркынып сорады Миршаб —Юк ла. "Лидо"да барысы да шәп. чәчәк ата. уңышлы эшли. Ул мина башка мәсьәлә буенча кирәк, белмисеңме, ял көннәрен ул кайда уздыра? —Юк. ул мина шәһәр читенә яисә башка якка чыгу турында әйтмәде, без анын белән җомга көнне төштән сон күрешкән идек, күрәсең, шәһәрдә ял итәдер. Хәер, ул мина да кирәк, ләкин минем эш көтәр, табылсын гына —Әлбәттә, табылыр,—диде аптырамый гына Япон һәм трубканы куйды. Якын дусты һәм тарафдарының да Сенаторның Аксайга баруын белмәвенә ул шикләнмәде. Акмал хан янына шулай ашыгып чыгып китүнең артында ни ята? Төнге шылтыратуның да аның теләгеннән башка эшләнгәнен Шубарин төшенми калмады, әлбәттә. Сухроб ике яклы уен алып бармыймы? Ләкин нигә9 Аларны хәзер шулкадәр күп нәрсә үзара бәйләгән ки. аннан яшереп эш итүнең мәгънәсе юк. Табышмак булды бу төнге шылтырату. Артур Александрович Сальваторе Рознын зур полотносы янына туктады, бу картина анын коллекциясендә ин кыйммәтлесе иде. тик шулай да ул ана бер караш та ташламады, ә бит ул әлеге әсәрне ярата, анын белән горурлана иде. Бүгенге вәзгыять, ин беренче чиратта. Сенаторга игътибарлырак, таләпчән караш булдыруны сорый иде. бәлки биографиясендә, аның сәхнә арты гамәлләренә җавап бардыр? Рәшидов үлгән елда кылган гамәле ана карата бар шикләнүләрне алып ата. Шубарин картеле мәнфәгатьләре орбитасына эләккән барлык кешеләрне тикшергән кебек, аны да энә күзеннән үткәрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Чөнки прокурорда анын бөтен империясенә компромат бар иде. һәм әгәр ул җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә Андропов чорында, барып ирешсә, анын империясенең көле күккә очкан булыр иде. Барысы да шулай, ләкин фактлардан, кичәгесеннән дә, бүгенгесеннән дә китеп булмый, әгәр үткәннәренә ышандырырлык аңлатулар бар икән, димәк, бүгенгеләренә дә табарга кирәк. Алар, әлбәттә, табылыр, ул бу турыда бөтенләй шикләнми, ләкин аның Сенатор тормышында казынасы да килми иде. чөнки күпмедер дәрәҗәдә ул аны үзе барлыкка китерде бит. Теләсә дә. теләмәсә дә, хәзер анын артыннан караштырырга, күзәтергә туры киләчәк һәм бу эшне кемгәдер йөкләп тә булмый. Артык шикләнү зур гауга белән тәмамланырга мөмкин. Сенатор соңгы елларда кинәт, күзгә күренеп үсте, власть ана файдага булды, ул төрле яклап ачылды, бу күпләрне, хәтта вакыт-вакыт анын үзен дә гаҗәпләндерә иде. Тумыштан килгән йөгерек акылы белән ул бер күз ташлауда ук республикада нинди көчләрнен ничек урнашуын сизә. Шубарин зур гына дәрәҗәле кешеләрнең, уңайлы хәл туганда, киләчәктә аңа таяначакларын белә иде. хәтта анын иске дусты, "үгга янып тере чыккан" сәясәтче Дулкын Назарович та Әкрәмхуҗаев язмышында шундый борылыш булуын кире какмый. Анын өчен гүя күк капусы ачылган иде. Әйе. Сенаторның кинәт кенә күтәрелеп китүе күпләрне шаккатырды, әмма район прокурорының карьерада мондый “очыш"ка ирешүенен асыл сәбәпләре ана билгеле. Шубарин аның хокук темасына язылган барлык мәкаләләрен кемгә караганда да зуррак диккать белән укып чыкты. Аларда кыюлык та, теоретик эшләнмәләрдә тирәнлек тә, яңача фикер йөртү дә, үз сүзеңнең дөреслегенә ышану да, эмоциональлек һәм дәрт тә җитәрлек иде. Монысын кире кагып булмый. Кем әйтмешли, сабынлап юып биргәндәй чиста хезмәт, аткан саен унлыкка тидерү, авырткан проблемаларның үзәгенә кадалу. Публикацияләр генәмени—Шубарин прокурорның докторлык диссертациясен дә кулга төшереп укып чыкты—барысы да дөрес, бер сүз әйтмәслек, югары профессиональ эш! Ләкин, нишләптер, мәкаләләр сериясе шикләнү уятты, элеккеге район прокурорының докторлык диссертациясенә дә ул, нишләптер, чын күңелдән шатлана алмады? Юкса, ул анын кыйммәтен андый, авторның гражданлык кыюлыгын да бәяли иде. Чөнки Сенаторның эшләре белән кызыксынып йөргәндә, алар белән танышканда, ул боларның барысын да теге яки бу формада кемнәндер ишеткән кебек тоя иде, ул аның исемен дә төгәл-тәгаен белә—Әмирхан Даутович. Әйе, әйе!—үтерелгән прокурор Азларханов. Ләкин Сенаторның беркайчан да, аңа төнге озын-озак мөсәхәбәләр вакытында да, хокук өлкәсендә фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнәм, дигәне булмады. Әгәр, чыннан да, эшли икән, яшереп тору нигә кирәк булгандыр. Ул каршы төшәргә теләмәс, киресенчә хуплар гына иде. Шикләнүләргә урын калгач, ул белешеп карады—кайчандыр ике прокурорның юллары кисешмәгәнме? Җавап бер генә булды—бервакытта да. Хәер, белемле, киң эрудицияле прокурор Азлархановны гап-гади район прокуроры, җитмәсә, төнге талаулардан да чирканмаучы Сенатор белән ни бәйләсен, ди. —Әмирхан Даутович ...—Шубариннын иреннәреннән шушы исем ычкынды һәм ул ыңгырашып куйды. Аны хәзергә кадәр бер сорау газаплый иде— үлгәндә Азларханов үзен үлемгә Шубарин хөкем иткәнен белде микән? Әле дә бүгенгедәй хәтерли, тәкъдирендә фәлакәт булып язылган көнне ул Шәрәф Рәшидовичнын үле гәүдәсе яткан Нукустан Ташкент аэропортына кайтып кына төшкән иде, кайгылы кара хәбәр шунда килеп тә иреште, Коста Азлархановны атып үтергән. Бераз аңына килгәч, вәзгыятьне үзгәртер көче булмаса да, гүя аны тупикка кертеп куйдылар, кеше ышанмас хәлгә тап булганын, Коста Джиоевнын котылгысыз рәвештә атарга мәҗбүр булганын аңлап алды. Костаны яхшы белә ул, үзен коткарыр өчен генә беркайчан да андый адымга бармас, тән сакчысы аның прокурорга мөнәсәбәтен белә. Коста элеккеге өлкә прокуроры белән күләгәле икътисадның зур эшкуары арасында үзара сәер симпатия барлыгын аңлый иде. Аларнын икесенә дә үз даирәләрендә легаль рәвештә талантларын үстерергә юл куймадылар Костаны, Шубариннын үзе кебек үк, алдау мөмкин түгел, ул аларны күптән белә, читтән күзәтергә мөмкинлеге дә, вакыты да булды. Димәк, вакыйгалар агышы тәкъдирдә фәлакәт булып язылган, кара язмышка китергән. Соңыннан Сенаторның сөйләвенчә, әгәр прокурор Костаны җибәрсә, ул, ишектән керүче полковник Чураевны атып үтереп, ишек алдындагы ак “Жигули”да китеп барган булыр иде. Прокурор үлеп, ярты ел узуга, Шубарин Лас-Вегаска бертуган сынчыларны—Григоряннарны чакыртты, алар Азлархановның хатыны Лариса Павловнага кабер ташы-һәйкәл ясаганнар иде инде. Бертуганнарны алып килүне йөкләгәч, тән сакчысы Аш от монын ни өчен кирәклеген шундук анлап алды һәм ана хас турылык белән сорап куйды: —Сез ул сатлыкка һәйкәл ясатырга телисезме? Шубарин анын усал сүзләрен тыныч кына тыңлады һәм әйтте: —Дорес аңлагансың, мин чыннан да һәйкәлгә заказ бирәм, андый кешенен кабере исемсез булып, өстендә чүп үләннәр үсәргә тиеш түгел. Бу минем йөрәгемә тия. Дәүләт аны яшәгән чагында ук онытты, үлгәч аны кем искә алыр? Без анын белән фикердәшләр идек, хәтта бу сүзләр сәер яңгыраса да. Мин аның кешелек сыйфатларына баш ия идем, шул тугрылыгы, намусы аны һәлакәткә илтте, кабергә тыкты. Әгәр дә ул бер кабих җан булса, озак һәм бай яшәр иде. Ихтирамга лаек, сокланырлык кеше иде ул. Шулай түгелме ’—Әйткәннәренең Ашотнын авыр аңында нидер кузгатканын күреп, ул болай тәмамлады —Ә хәзер кушкан жиргә бар һәм башка мәнсез сүзләр сөйләмә, үпкәләвем бар, мин ана яратып каравымны беркемнән дә яшерми идем. Ул прокурор үлеменен бер еллыгын исенә төшерде, ул көнне алар Фәйзиев белән Ташкентта, Госпланга киләсе ел өчен заявка биреп йөриләр иде Ел азагында кемнәрдер алып бетерә алмаган фондларны һәрвакыт кулга төшерергә була. Шубаринда бу яктан аучы сизгерлеге бар Әлеге тактиканы да ул үзенчә исәпләп чыгарды, аңа, яңа елга бер атна калгач, берәр нәрсә бүлеп бир—тартып алачак. Кыскасы, ул көнне эшләре муеннан иде. Госпланнан чыгуга, Артур Александрович бер генә минутка Алай базары янында туктарга кушты. Базардагы чәчәк сатучылардан ул чиләге белән бер кочак ак розалар күтәреп чыкты. —Әче таннан гүзәл букет, димәк, чынлап гашыйк булгансың ахры,— дип шаяртты Фәйзиев, шефының сәер гамәленә аптырап —Хәзер инде бәллүр ваза алырга да керәсе булыр. Сүзгә оста компаньон туктый алмый иде. Ләкин Япон шаяртуны күгәреп алмады, ә иске шәһәргә, эшли торган мәчеткә юл тотарга кушты, һәм шулай итеп, коллегасын тагын бер кат гажәпләндерде. Мәчет янына килеп җитүгә, Шубарин Икрам Мәхмүдовичның башыннан кулдан эшләнгән кыйммәтле Наманган түбәтәен салдырып алды һәм биш минут көтәргә кушты. Түбәтәй пижон урынбасарның ак “Мерседес”ы, башка нәрсәләре кебек үк затлы һәм кыйммәтле иде. Мәскәүгә очканчы эшләре шактый күп иде әле. Жомга көн, мәчеткә картлар елга булып агыла, капка төбенә хәерчеләр җыелган. Артур Александрович дувал ягына күз салды һәм андагы җиде саилчене күреп, юлы уңганга сөенеп елмайды. Мөселман инануынча, хәерне нәкъ менә җиде хәерчегә, җиде карт кешегә бирергә кирәк. Һәркайсына берәр кызыл унлык төртеп, аларны гаҗәпләнүдән телсез калдыргач, Шубарин саф үзбәк телендә алардан дусты Әмирхан рухына дога кылуларын үтенде. Аннан соң ул тиз-тиз атлап мәчеткә керде, эчке ишегалдында картлар намазга әзерләнә, тут агачы күләгәсендә җиде карт тора, ә җиде намаз карты хавызда комганнарына су тутыра. Ул инде башка якка карап та тормады, тиз-тиз генә барысына да унлыклар биреп чыкты һәм тагын чиста үзбәк телендә үтерелгән дусты Әмирхан рухына дога кылуларын сорады. Биш минуттан ул берни дә аңламаган Фәйзиев янында машинада утыра иде инде Башындагы түбәтәен дә ана кайтармыйча үзе әйтеп куйды: —Ә хәзер Чиготай зиратына. Иске шәһәрдәге зират янында аңарга ияреп шофер да чыгарга теләгән иде, ләкин шеф аны бик мәгънәле итеп туктатты: —Утыр, безнең икебезгә бер түбәтәй, ә мазарстанга яланбаш керү гөнаһ Компаньон “Мерседес”та калды, чәчәкләрнең кемгә икәнен ул һаман да белми, шулай да берәр хатын-кызгадыр дип гөман кыла иде. Чиготай зираты кечерәк калкулыкта урнашкан һәм шәһәр йортлары килеп терәлгәнче бик күп еллар элек үк мазарстан булып торган. Жир тетрәгәннән сон нык үскән Ташкент аны күптән кочагына алган иде инде Ул хәзер торак йортларның үзәгендә үк калган һәм күп катлы йортлар әйләнәсендә ничектер чит-ят булып тоела иде. Көз ахыры булуга карамастан, жәйгечә якты, кояшлы көн тора иде һәм Артур Атександрович машинадан чыгуга, кесәсеннән кара күзлеген алды, чөнки аңа кояшка каршы таучыкка менәсе булачак. Мазарстанның балчык дувалы янында хәерчеләр күп түгел, нибары биш-алты кеше, Шубарин аларга да хәер өләшеп чыкты. Бер үткен күзле малай, күрәсең, ул монда вак-төяк йомыш үтәп акча эшлидер, Артур Александровичның затлы кыяфәтенә су чиләге бик үк туры килмәгәнлеген абайлап алдымы, чиләкне күгәреп барырга алынды. Прокурор белән очрашу хакында уйланып барган Шубарин чәчәкләр тулган чиләкне ана сузды, малай шундук йөзенә зиратта булырга тиешле кайгылы, мескен кыяфәт чыгарды һәм аның артыннан иярде Ул белми түгел, белә бит, күрмәде түгел, күрде бит: әлеге аксыл тройка костюм кигән кеше хәерчеләргә мул гына сәдака бирде. Ана да төшәчәк! Һәр башкала зираты кебек үк, Чиготай бик зур мәйданны били иде, илле ел вакыт эчендә ул сагышлы зур паркка әйләнгән, аның үз аллеялары, урамнары, тыкрыклары, аркылы юллары, тупиклары бар. Шәрекътә, башка җирләрдәге кебек үк, кабер өстенә агач, куак, чәчәк утырталар. Соңгы бер-ике елда Чиготай ябылган санала һәм күмәргә рөхсәтне шәһәр башкарма комитеты гына бирә иде, шуңа карамастан, республика прокуратурасы үзенең элеккеге хезмәткәре өчен ике квадрат метр җиргә ордер ала алды һәм бу кабер мазарстанның эчендә, мул сулы арык янында, дувал буенда урнашкан иде Артур Александрович әле ай ярым элек кенә бертуган Григо- ряннарнын эшен кабул итәргә килгән, шуңа күрә юлны яхшы хәтерли иде. Русларның якшәмбесе, яһудиләрнен шимбәсе булган кебек, җомга— мөселманнар көне Шуңамы, зиратта кеше күп иде, хәер, башка көннәрдә дә халык аз булмый. Соңгы борылышка атлауга биек гранит стела күренде. Шубарин малайдан чиләкне алмакчы гына булган иде, күзе кабер янында торучы озын гәүдәле, милиция формасындагы таза кешегә төште. Ул адымын акрынайтты—шиксез, теге инсан да ул барасы кабер янында тора иде. Формалы кеше кызыксыну уятса да, аның беркем белән дә очрашасы, беркем белән дә сөйләшәсе килми иде. Шуңа күрә прокурор белән бер рәттәге икенче кабергә—танылган яшь балеринага куелган ак мәрмәр сынлы-һәйкәлле кабергә таба борылды. Бертуган Григоряннар мәрмәр сынны бик ошатканнар, аны югары профессиональ скульптор ясаган дигәннәр иде. Соңыннан кабер янына килүчеләрдән һәйкәлнең авторы автокатастрофада үлгән балеринаның ире икәнлеген белделәр. Бу кабер янында һәрвакыт кешеләр күп була, Шубарин шикләнми шул якка атлады Һәйкәл итәгеннән корыган-кипкән чәчәкләрне алып маташканда, милиция формасындагы кешенең җинаятьләрне ачу бүлеге башлагы полковник Чураев икәнен танып алды. Полковник кулына фуражкасын тоткан килеш кабер каршында тора, әмма йөзенә чыккан сагыш та анын нык гаҗәпләнүен яшерә алмый иде. Гаҗәпләнерлек тә. Кабер өстендә буй-буй кызыл юллар сузылган куе яшел төстәге гранит һәйкәл, аста да шундый ук гранит плита. Плитаның ун ягында бик тә матурлап эшләнгән һәм гранит эченә кисеп кертелгән бронза монограммада өч хәреф балкый— А. Д. А. Прокурорны якыннан аралашкан кешеләр әлеге хәрефләрнең анын имзасы, култамгасы икәнен яхшы беләләр иде. Стелада әле прокурорның рәсеме астына болай дип язып куелган: Азларханов Әмирхан Даут улы 1932-1983 ПРОКУРОР Ә прокурор сүзе өстендә инде бронза белән түгел, ә гранитка чокып “чын—хак” дип тә өстәп язылган иде. Һәм менә шушы бер “чын—хак” дигән сүз күнегелгән гадәти язуга бөтенләй икенче мәгънә, янгыраш кертә иде. Күрәсең, аны соңыннан гына, кемнеңдер таләбе буенча эшләгәннәрдер, яисә сынчының җан сискәнүе- этәрүе сәбәп булгандыр. Ләкин, иң беренче чиратта, нәкъ менә шул сүз күзгә ташлана иде. Көн-төн чабып йөргән, кабер өстендәге калкулыкта язулы фанер тактадан гайрене күрмәм дип килгән полковникка гаҗәпләнер урын булгандыр Полковник почетлы каравылда торгандай үрә баскан, күрәсен ул теге көздәге каһәрле көндә ике минутка гына соңга калганын исенә төшерәдер. Бер генә минутка соңга калмаса да, прокурор исән калачак иде бит. Ул Коста атканнан соң гына килеп керде һәм иптәше алдында үзен гаепле саный иде. Мундирлы кеше кинәт кенә плитә өстенә иелде, кызыл канәфер чәчәкләрен төзәтеп куйды, тәртипкә кертелгән кабергә янәдән бер караш ташлап кайту ягына борылды. Кабер яныннан күпмедер китүгә, аның җилкәләре асылынып төште, жинел адымнары авырайды, кыска чәчле ак башы аска иелде Фуражкасын култык астында тотып, ул ерагая барды, үтерүче һәм рецидивистларның ин усал дошманы булган полковник күз яшьләреннән оялмыйча елый иде. Артур Александрович, ул сагышлы паркның төп урамына борылганчы, аның артыннан әле озак кына карап торды. Алар икесе дә бер кешене уйлап хәсрәтләнәләр иде. —Әмирхан Даутович...—дип әйтеп куйды ул тагын.—Белсәң иде, сезнең уй-фикерләрегез ни сәбәпле Сенаторныкы белән туры килгәннәр дә, нәкъ менә ул аларны матбугатта халыкка чыгарды һәм нинди данга иреште, тирә-юньдә башка юристлар азмыни? Кинәт кенә аны бер ачыш кисеп үтте: болар барысы да аның тирәсендә әйләнә, хәтта рух-жан ягыннан бер-берсеннән бик нык аерылып торган бу ике кешенен бәйләнешендә дә үзенен катнашы булуын тоя башлады кебек. Бу интуитив ачышта нидер бар, ләкин аяк астында ныклы жир, барып тотынырдай урын юк. таянырга яисә этелеп китәргә дә берни күренми Ләкин ул үзен белә, һәр шигенә җавап табарга тырышачак—нишләсен, табигате шундый. Аның фикерләре тагы Сенаторга әйләнеп кайтты, ул, мөгаен, дүшәмбе көнне кайтып җитәр һәм аның белән очрашырга ашыгыр, чөнки яшеренеп кенә Аксайга, Акмал хан янына баруы сер булып калмады бит. Аксайнын хәтергә ышкылып китүе, моннан берничә ел элек таныш булмаган район прокурорыннан документлар тутырылган дипломатны алгач, шатлыктан, алдын-артын уйламыйча, аны үзенә якын җибәрүнең хата булганлыгын чамалый башлады. Хата шунда иде, ул үз кагыйдәләренә тугры калмады—ныклап төпченеп, тикшереп тормады. Тикшерүнең бик гади юлы бар иде—моның өчен бары тик Акмал ханга үз кешенне җибәрергә һәм ярдәм сорарга гына кирәк иде бит. Ул чакта аларнын мәнфәгатьләренең дә үзара чапырылшкан чоры иде. Ә Аксай Крезынын кемгә генә компроматы юк, Сухробка да булгандыр ул. Шулай иткән булса, хәзер ул анын Аксайга яшерен визитының максатын да анлар иде. Ләкин терсәк якын да, тешләп кенә булмый дигәндәй, инде үткәнне кире кайтырып булмый. Бүген исә “маршал Гречко”га борын тыгу мәгънәсез, аларнын анда ни турында килешкәннәрен кем белә Шәрекъ—нечкә эш. бу юлны да кире кагарга туры килә. Акмал ханның яшерен документларына анын үзенә дә ике тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килгән иде, ике тапкырында да Аксайга үзе барды, чөнки серле-гөнаһлы кешеләр шундый биектә, Арипов аларны бернинди арадашчыга да ышанып тапшырмаячак иде. Әле теге тыныч заманнарда Акмал ханда ике көн кунак булуы искә төште Кич белән аудан кайткач, атылган киектән кичке аш әзерләгәннәрен көтеп, фәлсәфи темаларга әңгәмә кора-кора йомшак курпачларга таянып ял итәләр иде Иннәренә кин, җылы чапан салып, әз-әзләп кенә кыйммәтле француз коньягы “Камю”ны йота-йота, күбрәк ул сөйли, Акмал хан кунакны игътибар белән тынлый иде. Шунда йорт хуҗасы аны кинәт кенә бүлдерде: —Әгәр календарьда җитмешенче еллар ахыры булмаса,—дип, эчпошыргыч бер төрле тавыш белән башлап китте ике Гертруда иясе.—Әгәр мин сине күтз еллар белмәгән булсам, мин сине Англия шпионы дип уйлар идем — Японнын беркайчан да борчылу билгеләре сиздермәгән йөзендә аптырау галәмәте күреп, Акмал хан көлеп җибәрде —Син үпкәләмә, мин синен шпион түгеллегеңне беләм, син—безнеке, төп Бохараныкы. Ләкин нишләп башыма шундый уй килде соң әле? Аңлатам. Сөйләүләренә караганда, Жунаид-хан белән ингә-ин сугышкан минем әти янында бер инглиз дә оулган. ул да синен кебек безнен телне, гадәтләрне белгән, хәтта Коръәннән яттан өзекләр китергән һәм безнен надан муллаларны шунын белән өендергән. шаккатгырган. Синен дә Коръәнне белгәнеңә шаккатмыйм. Хәзер син минем белән саф үзбәк телендә сөйләшеп утырасын, Шәрекъ философлары турында сүз катасың, ә аларны безнен интеллигенциядән күбесе белми. Ә большевикларның бар аңлашылмаган яисә авыр аңлашыла торган нәрсәне империализм һәм шпионнар тыкшынуына сылтау гадәте бар. Шулай булгач, син—шпион!—Ул тагы кычкырып көлеп җибәрде. Бусы Аксайга икенче тапкыр килгәч булды. Беренче тапкыр килгәндә аудан йөреп кайткач әйтелгән “шпион” сүзен йомшарту өчен булса кирәк, Акмал хан аңа үзенең шулхәтле ышануын, яратуын әйтте, хәтта ислам байрагы астында Үзбәкстан мөселман дәүләтенә әйләнсә дә, теләсә кайсы хөкүмәттә иң мөһимнәрдән саналган икътисад яисә финанс министры портфелен уйлап та тормыйча сиңа гына тапшырыр идем, диде. Сиксәненче елларда әле аерымлану, мөстәкыйльлек турында күпләрнең уенда да булмаганга күрә, Шубарин ислам дәүләтенә дә, яшел байракка да, ана портфель бирәчәк хөкүмәткә дә игътибар итеп тормады, премьер роленә Акмал хан үзен тәгаенли икән, “шпион” дип әйтүен йомшартырга тели бу дип кенә уйлаган иде. Баксаң, Акмал хан шул вакытта ук еракка караган, акылында-уенда аерым бер программа тоткан, ә бит бик күпләр бүген генә, хәбәрдарлык һәм үзгәртеп кору чорында гына, милли мөстәкыйльлек хакындагы уйлар калкып чыкты, исламның яшел байрагы астына җыелу башланды дип уйлыйлар. Менә шул чорларда ук Артур Александрович агропромышленность берләшмәсе директорының нинди куркыныч, үтергеч көчкә ия корал белән эш иткәнен чын мәгънәсендә тойган иде. Әйтик, кайбер кемсәләр турында төрле-төрле материаллар тупланган канцелярия папкалары, Акмал хан кулыннан ычкынып башкалар кулына килеп керсә, бигрәк тә зур куркыныч көчкә әйләнәчәк иде. Бу уйлар аны утка салды. Әгәр кемдер Аксайга килеп, анын шундый кәгазьләрен алса? Шушы минутларга кадәр ул бу хакта башына да китереп карамаган иде. Теге чакта кирәк документны караганнан сон ул китәргә теләгән иде, ләкин Акмал хан сорагач, кунып калды. Ханнын кунакларга тартылуы бер чир сыман иде, чөнки ул ялгызлыкны яратмый, күтәрә алмый, ә өстәл янында үзгәрә, чын тормыш белән яши башлый, мәжлесләп утырганда гына башкаларны тыңлый ала. Артур Александрович анын әлеге сәер гадәтен күптән аңлап алды. Ләкин ул Ариповнын күңелен күрү өчен калмады, ана кәгазьләрне үзе белән алып китәргә кирәк иде, чөнки әлеге папка анын турында, ана тутырылган иде. Ул көнне табын янында, ул исәпләгәнчә, алар икәү генә булмадылар. Көтмәгәндә Аксайга Мәскәүдән бер журналист хатын килеп төште, аңа агропромышленность берләшмәсе турында чираттагы панигирик язарга кирәк икән. Бу Японның карталарын бутап ташлады ташлавын, ләкин артык борчылыр сәбәп тә юк иде. Алма бакчасындагы кунак йортында мәжлес башланырга ун минут кала Акмал хан анын бүлмәсенә килеп керде һәм журналисткага бирәсе бүләген күрсәтте. Бик матур эшләнгән, корым-кара төстәге замша белән тышланган тартмачыкта ни ятканын чамалаган иде инде ул, һәм ялгышмады да—ачып җибәрүгә зур бриллиант кашлы йөзек күзләрне чагылдырырлык уйнак нурларын сипте. —Үзәк матбугатта чыкса да, бер мәкалә өчен артык кыйбат түгелме?— дип сорады ул аннан. —Фотография белән,—дип аны төзәтте Акмал хан һәм көлеп җибәрде — Хатын-кыз буларак та ярыйсы бит, Мәскәүдән, язучы... Артур Александрович ефәк бауга эленгән бәя кәгазен карады һәм сызгырып куйды. —Монысын, минемчә, өзеп алырга кирәк,—диде ул —Мондый бәя кемне дә куркытырга мөмкин. —Үзеннән үзе аңлашыла,—диде хан эшлекле кыяфәттә.—Бу нәрсә кирәк урынга язып куела, бәя кәгазе "дело”га тегелә, минем исәп-хисап яратканны беләсең. Барысы да Ленинча: "Социализм—ин беренче чиратта хисап ул!” —Әйе, Ленин васыятьләренә турылыклы син,—диде кунак, икесе дә күңелле генә көлеп җибәрделәр, кичә бик матур башланып китте 58. РАУЛЬ МИРХЭЙПнрпд Язучы хатын яшь түгел иде инде, ләкин Мәскәү дамаларына хас булганча эшлекле, булдыклы булып күренергә, булмаган энергиясен ташып торган итеп күрсәтергә маташты, ул мондагы зәңгәр күзле ир кешегә ниндирәк роль бирелгәнен дә сизенмәде, ә бит үз-үзен тоту манералары, киенә белүе ягыннан ул бер дә провинция кешесе түгел иде. Аны Акмал ханның итагатьле сүз әйтәм дип бик нык дулкынлануы да бутый, әле бит хан, ярдәм сорагандай, үзбәкчәгә күчә дә зәнгәр күзгә мөрәҗәгать итә. Анысы үзбәкчә берничә реплика әйтә дә русчага тәрҗемә ясый, шул ук вакытта игътибарлы булырга, матур сүзләр әйтергә дә онытмый, ләкин әлеге элегант тәрҗемәче, ул аны гарәп Лоуренсы дип атады, атаклы директорның дәрт-дәрманын сүндерергә тырышуын да чамалый. Чөнки тегесенең йөзендә мәрхәмәт билгеләреннән тыш анын белән хатын-кыз буларак чын-чынлап кызыксынуы да ярылып ята иде. Хатын-кыз бу мәсьәләдә беркайчан да ялгышмый Вакыт-вакыт ул бу үзен бик матур тоткан гарәп Лоуренсының баш иеп чыгып китүен дә тели, ярты төн узды бит инде, ләкин салкын зәңгәр күз үзен иртәнгә кадәрле мәҗлесләп утырырга җыенган кебек тотты Менә шунда язучы ялган энергиясен сипми башлады, үз яшенә хас булмаган уенчаклыгын да онытты, юлда арыганлыгын әйтте, аннан сәгать поясы турында нидер мыгырданды, адаптация-акклиматизация турында нидер өстәде һәм ял итәргә китте. Зәңгәр күз белән тартышу ана кая инде! Соңлап булса да, шуны аңлады. Аның артыннан ишек ябылуга, Акмал хан үз-үзен белештермәстән әйтеп салды: —Нинди хатын! Нинди генә кешеләр белән аралашмый!! Кайсы гына ишекләрне аягы белән генә тибеп ачмый!!! Артур Александрович башта аны суытмакчы булды, исәбе бер-ике фраза белән аны гөнаһлы җиргә бастыру иде, әлеге сүзләр авызыннан ычкына да башлады, әмма кәефен бозарга теләмәде, шул фикерендә калсын дип уйлады һәм шуңа аны сүзеннән бүлмәде: —Әйе, ул бүләккә лаек, хәтта бәя язылган кәгазе белән. Шундук ике Гертруда иясе аның исәнлегенә тост тәкъдим итте. Эчеп куйдылар, менә шунда Япон төшенде дә инде. Акмал хан Мәскәүдәге югары кабинетлар ишеген тибеп кенә ачучы әлеге хатын белән очрашудан эйфория кичергән минутларда аңа үз проблемаларын хәл итеп калырга кирәк иде. —Акмач. син мина Шубаринга төзелгән кәгазьләрне бүләк ит әле... Иорт хуҗасы бер минутка аптырап калды, ләкин соныннан көлеп җибәрде. —Артур, ышанам, син шаярасың, сиңа нәрсәгә ул, әнә дошманнарыңныкы белән кызыксын. —Юк. Акмал, бүген мин үзем теләгәнне алырга телим. Сөйләшү куркыныч төс ала башлады, бу якларда Япон белән беркемнен дә дошман буласы килми, моны Акмал хан да яхшы белә, Шубариннын мөмкинлекләре чиксез, шунамы ул вакыт сузу, фикер туплау өчен коньяк бүлә башлады. —Әгәр андыйлары юк, мин дуслар өстеннән компромат җыймыйм дисәм? Шунда кунак көлеп җибәрде, җитди дәлилләрсез Акмал ханнын документларны бирмәячәген ул яхшы аңлаган иде, шуңа төп козырьны сайлады; Акмал, безнен синең белән мөгамәләләр шундый, мин сине авыр хәлгә куя алмыйм, ләкин кемгәдер мишеньдә буласым килми. Әгәр сиңа ышанам икән, бу бит теләсә кемгә ышанам дигән сүз түгел, кемдер минем кәгазьләргә дә күз салырга мөмкин бит. —Саллы булды бу,—дип бүлдерде аны Акмал тыныч кына, ул акыллы Японның үзенә чигенү өчен юл калдырганын сизеп алды. —Әгәр мин кәгазьләрне бүген алмасам, бер атнадан мина үз кешеңне җиоәр, мин сиңа тиешлесен җибәрермен. Әлбәттә, копиясен, ә төп нөсхәсе Лас-Вегаста калыр, син дә миңа ышанасын бит? —Әйе, Артур, ышанам, башлы кеше син, сине юкка гына “Англия шпионы дип атамаганмын икән теге вакытта, хәтерлисеңме?—дип кычкы рып көлеп җибәрде Аксай Крезы, үзе шундук уч төпләренә сугып алды, ишектә Ибраһим күренде. —Бар әле, Артурнын кәгазьләрен алып кил, ул безнекеләрнен профессиональ эшләүләренә ышансын, җитмәгән урыннарына үзем өстәп язам Ди -~ *зе көлүен дәвам иттерде. Арадагы кискенлек шунын белән бетте, Акмал хан шактый оста дипломат та иде шул. Шубаринга катын канцелярия папкасын биргәндә Арипов болай диде —Ярый, минем өстән компромат җыю мәшәкатьләреннән коткарыйм әле. Аны хәтта мина да бер атна эчендә генә җыеп булмый, тәҗрибәмә ышан, моны алырга кеше җибәрмәм. Без бит бер-беребез турында күп беләбез.— Акмал хан өстәл аша кулын сузды һәм икесе дә иркен сулап куйдылар, чөнки нинди куркыныч дошманлыктан котылганнарын аңладылар... Артур Александрович кабат тәрәзә янына килде, таң атып килә иде инде, кинәт кенә аның бакчада йөрисе килеп китте, иртәләрен йөрү сирәк эләгә, тиз генә спорт костюмын киде дә түбәнгә төшеп китте. Бакча өстен дымлы томан элпәсе каплап алган, ул күренми дә диярлек, бәлки ул яктылык җитмәүдән шулай тоеладыр, чөнки люминесцент лампаларның көче кимүгә бара иде, ләкин ул “тургай” буларак вакыт күчешен тиз тойды, бу вакытта төн табигатьне кочагында соңгы тапкыр тота, болар өстенә ул үз бакчасының томанын да яхшы белә. Ике сәгатьтән юкка чыгасы дымлы һавадан ул бөрешеп куйды, ләкин соңыннан таң алды һавасының чисталыгы белән ләззәтләнү өчен, вак керамик плиталар салынган аллея буйлап йөгереп алды. Инженерлык белеменә ия кеше буларак, ул эчке ишегалдына асфальт та, бетон да кертмәде. Алдан уйлап әзерләнмәгән килеш йөгереп алу, озаклап бассейнда йөзү кебек үк, бакча хуҗасына ныклык, кәеф көрлеге өстәде һәм ул гимнастика залларында сәгатьләр буе ятучы Коста белән Ашоттан хәтта көнләшеп куйды, ә андый заллар кооперация игълан ителгән Ташкентта бихисап иде. Бакчага ул тән күнегүләре ясарга яисә йөгерергә дип төшмәде, анын яраткан агачлары яныннан әйләнеп узасы, чәчәкләр кисеп аласы, артыш куаклары янында утырасы килгән иде. Артыш куакларын ана Акмал бүләк иткән иде, алар гомерне озайта дигән иде. Гомерне озайтамы-юкмы, әмма артыш бар зарарлы бөҗәкне үз тирәсеннән куа икән, моны ана ботаника бакчасы галимнәре дә расладылар. Ләкин... кабинетында атлап йөргәндә картиналарны күрмәгән кебек, ул аллеяда йөргәндә яраткан агачларын, куакларын, чәчәкләрен дә күрмәде, ҮК кешесе турында уйлар аны кабат биләп алды. Арендага ресторан алу идеясе башка югары түрәләрдән алдарак кооперация мөмкинлекләрен чамалап алган Сенаторныкы иде. Артур Александрович та күп кенә идән асты предприятиеләрен яктыга чыгарган иде Бәлки ул идея шуннан тугандыр да. Кооперативлар турында указ чыгасын Шубарин Мәскәүдәге дуслары аша ярты ел элек үк белгән иде инде һәм ул законны җентекләп анализлады. Баштарак ул күләгәдәге икътисад акчаларын юу максатын гына куйган иде. Үзе өчен күзгә кырып салырдай акча гына саналган налогларга декларация тутырды һәм кулында законлы акчалар пәйда булды. Бервакыт шәһәр читендәге бер чәйханәдә әбәтләп утырганда Сенатор әйтә садды: —Артур, нишләп син үз эшчәнлегеңне үзгәртмисең, аны күп тармаклы итмисен?—Мәҗлестәшенең кызыксынуын күреп дәвам итте —Мин сина Ташкентта бай, зиннәтле ресторан ачарга тәкъдим итәм. Капитал салунын ин отышлы юлы булачак ул. —Әйтеп тә карадың, Сухроб. миннән нинди ресторатор чыксын инде°!— дип Шубарин сүзне көлкегә бормакчы иде, әмма табындашы сүзендә нык торды: _ _ —Ә нигә? Мин бит сиңа ресторанны үзең җитәклә димим. Синең ЛасВегастагы ярдәмчең Икрам Мәхмүдович бар, ну, теге ак "Мерседес"та йөри торган егетне әйтәм. Ул бит тумыштан кулинар, тәмле тамак, андыйларны эзләп тә таба алмассың. Ресторан эше, минемчә, аның стихиясе, хәер, анын хатын-кызга ябышкак булуы аркасында ул бу эштә беренче кеше була алмас, җитәкче буларак тартмас та. вәләкин яхшы компаньон булыр Мин бай интерьерлы, яхшылап өйрәтелгән, энә-жептән киенгән хезмәт күрсәтүчеләр булган беренче класслы ресторанны күздә тотам. Аңлашыла ки. ул кыйммәтле ресторан булырга тиеш. — Интерьер белән униформадан тыш синең тәгаен-төгәл башка тәкъдимнәрен бармы?—дип сорады мәҗлестәш, әлеге тәкъдимнең җитдилегенә һаман төшенеп җитә алмыйча. —Әлбәттә! Синең каныннын яртысы саннардан тора, син тумышың белән банкир, эшкуар, бары тик кирәк урында яисә вакытында гына тумагансың. Ә бәлки сонга калып тугансыңдыр,—дип шаяртты ҮК кешесе һәм. анын җавабын да көтмичә, сүзен дәвам итте —Бу идея минем башыма юкка гына килмәде, чөнки бу эшкә Сәлим белән без синең белән тигез пайда катнашырга телибез. Безнен акчалар да хәрәкәткә килсен. Мин эшнен практик ягын да уйлап куйдым инде җиде ел мин прокурор булып эшләгән районны игътибар белән карап чык. телесә кайсы бинаны—ресторанмы, кафемы, ашханәме—сайла, алары ошамый икән, башкасына күз төшер, үзен исәпләгәнчә, өч-дүрт айда үзгәртеп корып, менә дигән ресторанга әйләндерерлек кенә булсын. Без ана Лас-Вегастага кебек “Лидо" исеме кушарбыз. Ул сүздә ниндидер яңгыравыклы тәм. шарм бар—“Ли-до"! Алга таба эшкә Сәлим белән мин кереп китәм. Мин район властьларын бинаны арендага бирергә мәҗбүр итәрмен, бу нәрсә хөкүмәт карарларында да бар. Бинаны үзгәртеп кору өчен ташламалы кредитлар мәсьәләсе дә минем өстә. Әле бит мебель, савыт-саба, суыткычлар, бар сәүдә җиһазлары өчен дә кредитлар кирәк булачак, шунсыз беренче класслы ресторан юк. Бинаны тиз. сыйфатлы итеп үзгәртеп кора алган подрядчиклар табам, ә менә проект өчен акча жәлләмәскә кирәк, кесәдән чыгарып түләргә дә талантлы архитекторларны чакырырга кирәк, андыйлар Ташкентта күп, безнен университетта архитектура факультеты бар бит. —Архитекторлар табылыр,—дип бүлде ул аны. чөнки мәҗлестәшенең идеясенә бәя биреп өлгергән иде инде. —Ләкин монын белән генә безнең өлеш бетми әле. Район прокуроры булып эшләгәндә обшепит белән якыннан торып шөгыльләнергә туры килде, бу эшнен нечкәлекләрен беләм, ә алар, барыннан да элек азык- төлеккә. спиртлы эчемлекләргә фондлар алуга кайтып кала. Монысын да үз өстебезгә алабыз. Ин мөһиме—без Сәлим белән “Лидо"ны каплыйбыз, беркем дә зур салымнар түләмәс. Ну ничек, без компаньон була алабызмы? —Тулысынча,—дип күңелле генә җаваплады Шубарин, район прокурорында мондый да каптыру-йоту сәләте барлыгын көтмәгән иде ул. Шубарин бер минутка Сенатор турындагы уйларыннан арынып торды һәм иртәнге томанның эреп югалганын күрде, биек дувал артында утлар сүнде, инде бакчанын ерактагы аллеяләре дә ачык күренә, әле моэзиннен намазга чакырып азан әйткәне ишетелмәсә дә. койма артында хәрәкәт башланганы сизелә иде. Шәрекъ кешеләре шулай иртә торучан ул. Мәхәлләдә тавышлар ишәйгәннән-ишәя. әнә шәһәр яны кышлакларыннан сөт сатарга килгән хатын-кызларның бидоннары чынлый, чәйханә һәм базарга кабартма алып китүчеләрнең велосипед моторчыклары чырылдый. начар майланган капкалар шыгырдый, көн үз көченә керә бара. Иртәнге аштан сон үзенен кабинетында чираттагы кәгазьләрне карап утырганда беренче тапкыр телефон шылтырады. “Лидо"дан Нәргиз икән. —Артур Александрович, безгә ике-өч машина шампан алып килмәсәләр, берсекөнгә миндә берни калмый. —Ак аракы, коньяк эчсеннәр,—дип шаяртмакчы булды ул. — Грузиядән туристлар агыла. Хаҗга киләләрмени. Турлары бер атналык. Һәр группа өстәлне бер атнага, нәкъ җиде көнгә ала. Алардан сон килүчеләре Тбилисидән үк тагын берәр атнага заказ бирәләр. Барысы да шампан ярата, шулай булгач, коткарыгыз. “Лидо"нын маркасы өчен кызарырлык булмасын Яхшы, Нәргиз, шампан булыр, хәл итәрбез, Ташкентта безнен “Лидо" ны яратканнар икән, исәнлекләренә эчсеннәр. Моннан ике ел элек, ул Парижда чакта, Сухроб Ак йортка үрмәләгән, шзын дусты Миршаб Югары судта дәрәҗәле кәнәфигә менеп утырган. Ул Франциядән кайткач Хашимов аларны сөяркәсе Нәргиз йортына чакырган, һәм алар шушы вакыйгаларны билгеләп үткәннәр иде. Иортнын хужасы да, ул оештырган табын да Японга үтә яхшы тәэсир калдырды. Элек данлыклы бию ансамблендә эшләгән әлеге ханымда такт та, зәвык та җитәрлек иде. холкы яхшы, дөньяны аркылыга-буйга гизгән кеше. “Лидо” ны оештыру эшләре кызып киткәч, инде администраторлар сайлый башлагач, Артур Атександрович аны искә төшерде. Һәм ул ялгышмады, Нәргиз эшлекле иде, барысын да тиз эләктерә торган булып чыкты, аны гомер буе ресторанда эшләгән дип уйларлык иде. Нәргиз официантларны үзе сайлап алды, болар элеккеге фольклор ансамбленең биючеләре иде, ә ирләрне Фәйзиев җыйды, чөнки ул Ташкенттагы адәм рәтле кафе-рестораннарны биш бармагы кебек белә һәм кемнең кем булуында ялгышмый. Нәргиз белән Икрам Мәхмүдович бер-берсен тулыландырып торалар, мондый җитәкчелекне тирә-юньдә табып та булмас. Ниһаять, ак “Мерседес" хуҗасы үзенә ошаган урынны тапты, монда ул кемнеңдер өйрәтүеннән башка да йөзәчәк иде, чөнки “Лидо”да анын бар йомшак яклары—өстәлне сый-нигъмәт белән тутырып, мәҗлесләп утырулардан алып һәр гүзәл кызга, хатынга гашыйк була белүе дә ресторан файдасына гына иде. Артур Александрович, кулына каләмен алып, тагы бер мәртәбә игътибар белән көндәлек эшләрен карап чыкты һәм шампан мәсьәләсен Госснабтагы утырышка кадәр үк, иртән иртүк җайга салырга икәнен аңлады. “Лидо”га шампан җибәреп торучы кеше пунктуаль-төгәл түгел, үз кесәсенә шактый тамып торуга да карамастан, берничә мәртәбә авыр хәлдә калдырды инде, бу аны шикләндерә төште һәм ул анын начальствосына ультиматум куярга булды: йә сез безгә икенче кешене куясыз, йә без килешүне өзәбез. Мондый килешүне өзү үкенечле булыр иде, чөнки ул һәр шешә шампанга “баш на баш” кыйммәтрәк торучы бер шешә “Столичная” биреп бара. Мондый килешүгә теләсә кайдан компаньон табып булыр иде. Ләкин ул үзенә товар бирүчеләрне алыштырырга яратмый, конкуренция—куркыныч нәрсә. Тагын бер уңай як та бар иде: ул шампан ала торган складлар Сенаторның элеккеге биләмәләрендә. Бар нәрсәне исәпләргә яратучы Япон алыш-бирештә нишләп шундый юмартлык күрсәтте сон әле? Алкоголизмга каршы көрәш башланып, аракы заводларын җимерергә, башкача җиһазландырырга керешкән көннәрдә ул бик зур туйга эләкте һәм шунда аракы-ликер берләшмәсе директоры белән йөзгә-йөз очрашты Нишләп кара болыттан да каралыбрак йөрисез диюгә, тегесе Шубаринга үзенең проблемалары турында тезеп китте. Әлбәттә, хәсрәтләнерсең, файдалы эш хуҗасы, һәркемгә кирәкле кеше, димәк, хөрмәтле түрә көннәрдән бер көнне аракы урынына компот чыгарып ятсын әле Компот чыгару предприятиесен рәткә китерәсе бар, ә аның монтажниклары да, слесарьлары да юк, эш бар, анысы—“демонтировка”. Моның өстенә, план төшергәннәр, алдагы кварталда зур гына күләмдә металлом, сүтелгән заводның тимерләрен тапшырасы. Хәсрәтләнерсең! Компот чыгару өчен алма хөрмә, слива кирәк, алар җыелмаган, әле бит алып кайтасы, урнаштырасы ин хәтәре—саклыйсы бар, чөнки җиләк-җимешнең тиз бозылуын кем дә белә. Аракы икенче эш! Черми, аны саклап торасы юк, кирәкле чималы да аяк астында аунап ята, рентабельлеге турында сөйләп тә торасы юк бәясе югары. Шубариннын беренче уе металлом тапшыруда бәлагә эләккән бу кешене коткару иде, план үтәмәгән өчен баштан сыйпамыйлар. "Вторчермет” белән эшлекле, тыгыз элемтәләре күптәннән бар. Металлом тапшыру буенча алардан кәгазь алу авыр түгел, ләкин кинәт кенә анда эшкуар азарты кабынды һәм ул аракы заводының җиһазларын кулына төшерергә булды, соңыннан күз күрер. Директор әнә барысын да узган ел гына 62. РАУЛЬ МИРХӘЙПаи» янарттык дип тора! Менә шунда ул оста тылсымчыдай танышының йөзеннән кайгысын сыпырып кына төшерде, чөнки җиһазларыңны үзем сүтәм, металл тапшыру кәгазен алып килеп бирәм диде. Директор шатлыгыннан: —Артур. моның өчен миннән күпме тиеш?—дип ычкындырды. Шубарин да бер мизгелгә аптырап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды һәм елмаеп әйтте: — Һы, туган көнгә бер яшик компот куярсын инде —Һәм алар икесе лә канәгатьләнеп бер-берсенен кулларын кыстылар. Лас-Вегастагы гигант рудокомбинатнын промышленность мәйданнарында аракы заводы ясау зур мәшәкать түгел иде. “Актив күмергә якынрак булсын”,—дип шаярткан иде шулчак Коста. Аракы заводларын ябып бетергәннән соң, бу эшнең осталары урамда калган иде. Шубарин андыйлар- ны күрше республикадан табып кайтты, чөнки Чимкент аракысы һәм сырасы бөтен Урта Азиягә танылган иде. Шулай итеп, эчми һәм күп сөйләшми торган, өчесе дә Берг фамилиясе йөртүче өч немец элеккесеннән дә яхшырак сыйфатлы аракы куа башладылар Сенаторның беренче класслы ресторан турында идеясен тиз генә йотып җибәргәндә ул боларны да күздә тоткан иде Шунлыктан ул күз дә йоммый аракыны шампанга “баш на баш” алыштыра. Лас-Вегас куәтләре бу чыгымны гына рәхәтләнеп күгәрә ала. Самолет Ташкентка өч сәгатькә соңга кала иде һәм Үзбәкстанга көтмәгәндә генә зур урынга җибәрелгән Хөршид Азизович Камалов, тәрәзә почмагына елышып, газета кисемтеләре тутырылган калын папкасын тартып чыгарды, ул аны ике көн генә элек СССР прокуратурасыннан алган иде Анын вакыйгалар һәм проблемаларның үзәгенә керәсе килә, ни генә димә, Үзбәкстан—аның туган җире Кырык алты яшьтә кем дә үз тормышын кинәт кенә үзгәртми, Хөршид Камалов та үзгәрешләр булыр дип уйламый иде. барысы да. көтмәгәдә, ике атна эчендә хәл ителде дә куйды, юкса әле ун кон элек кенә Вашингтонда яши һәм эшли иде. Яна урынга билгеләүне ул төрлечә аналихлап карады, әлбәттә, анын элек угрозыскта эшләве, кандидатлык диссертациясе, КГБ уку йортларында укытуы, Ташкентта һәм Мәскәүдә прокурор булып торуы—берсе дә аңа ниндидер өстенлек бирми иде, ә ана илдәге ин катлаулы республиканың прокуратурасын җитәкләргә тәкъдим ясадылар. Төбәкнең элекке җитәкчелеге баштанаяк диярлек җинаять жаваплылыгына тартылган. Ләкин Кремльдәге әнгәмә вакытында барысы да ачыкланды, аннан яшереп тормадылар, хәлләрне ачыктан-ачык әйттеләр, беренче кулга алулардан соң, урындагы тузлар берләшеп, крайны тәртип-җайга салуга бик нык каршылык күрсәтә башлаганнар. Менә шуна мафиягә каршы көрәшү өчен органнарда эшләү тәҗрибәсе булу өстенә, шунда туып-үскән, тобәкнен гореф-гадәтләрен яхшы белгән һәм җирле халыкка таянырдай кеше кирәк икән. Вакытның соң булуына карамастан, аны каршы алдылар. Кара “Волга” самолет трапы янына ук килеп туктады, аннан озын буйлы, мәгърур кыяфәтле ир кеше чыкты. Күрәсен, кыяфәтен тәфсилләп сурәтләгәннәрдер, чөнки Камаловны күрүгә ул, аны туган җиренә кайтуы белән котлады, үзе белән таныштырды: —ҮКнын административ органнар бүлеге мөдире Сухроб Әхмәдович Әкрәмхужаев Хөршид Камалов җанланып китте, сорап куйды: —Әллә мәкаләләре “Правда Востока”, “Совет Үзбәкстан ы ”нда басылган Әкрәмхужаевмы9 “Хокукый дәүләт булырбызмы?”. “Фемида үлчәве” кебек язмаларыгыз республикада зур яңгыраш тапкан кешеме? —Рәхмәт. Минем эшләрем белән таныш булуыгызга мин бик шат, закон пәм хокукка карата минем фикерләрем сезгә билгеле, димәк,—дип кин елмаеп жавап бирде каршылаучы һәм кунакчыл хуҗа шикелле машинага утырырга чакырды —Баштарак ҮК кунакханәсендә яшәрсез, ул Анхор буенда гына Яшеллеккә күмелгән, яхшы, төзек район. Илнен барлык якларыннан килгән тикшеренүчеләр бөтенесе шунда тора, сезгә алар белән тыгыз элемтәдә эшлисе булыр. Квартира эзли башладылар инде, якын арада берәрсен тәкъдим дә итәрләр, ләкин киңәшем бар, сез бөтенләйгә дип кайткансыз икән, ашыкмагыз, сайлагыз. Начар яктыртылган урамнар буйлап кунакханәгә килеп җиткәндә ул утларга чумган иде инде, гүя бәрхет—кара азиат төнен эретеп ташлаган, монда караңгы тәрәзә юк та иде бугай. Кунакның йөзендә гаҗәпләнү күреп озата килүче әйтте: —Эш күп, бик күп, көн дәвамында эшләп бетерерлек кенә түгел, шуңа төнлә дә эшлиләр, кайберәүләр таңга кадәр утыра, сезне дә шул ритмдагы эш көтә. Камаловны номер ишеге янына кадәр озаткач, ул саубуллашты: —Бүген сезне арытып тормыйм инде. Кичке ашны оештырырлар, килгәнегезне беләләр. Ә иртәгә прокуратурада очрашырбыз. Мин сезне коллектив белән таныштырырмын һәм вазифаларыгызны үтәүгә керешерсез, эш муеннан.—Сенатор үзе хакында яхшы тәэсир калдырып хушлашты да китеп барды. Беренче эш көне шундый да тыгыз иде ки, гәрчә моның туган-тумачага илтифатсызлык дип саналачагын яхшы анласа да, хатынынын әти-әнисенә, үзенең туганнарына шылтыратырга җай таба алмады. Телефон көне буе, туктаусыз шылтырап торды, бөтенләй көтелмәгән сораулар бирделәр, кеше ышанмаслык әллә нинди эшләргә катнашуны сорадылар, үтенделәр, күбрәк таләп иттеләр, ул инде тәҗрибәсе булуына карамастан, шаккатты, вакыт- вакыт аңа һәркайдагыча бер тиенгә ярамаслык юлларны төзәтүдән башлап. Урта Азия тимер юлы тупикларыңдагы вагоннарны бушатуга кадәр барысы белән дә прокуратура шөгыльләнергә тиеш сыман тоела башлады. Кичен кунакханәгә кайткач, ул, беренче эше итеп, үзенен яңа эшкә билгеләнүе, тиздән гаиләсенең торырга Ташкентка кайтачагы турында туганнарына хәбәр итәргә җыенган гына иде, ишекне дә ябып өлгермәде, телефон шылтырады. Башта ул мина түгелдер, ялгышалардыр дип уйлаган иде, әмма анын бүлмәдә икәнлеген белгәндәй телефон өзлексез шылтырады Камалов трубканы алырга мәҗбүр булды. —Ярый әле өйдә туры китердем, юкса туганнарыгыз, дусларыгыз эләктерсә, ничек җай табарга белмәс идем,—диде трубкадан әле көндез генә аерылышкан Сухроб Әхмәдәвич тавышы. —Миннән ни ярдәм кирәк иде?—диде Камалов, алдан ук анын кунакка чакыруыннан качарга теләп, ләкин ул ялгышкан булып чыкты. —Иртәгә төштән сон без Беренче белән очрашырга тиеш идек, ләкин аны Мәскәүгә чакыралар. Ул анда өч көн булачак һәм аннан сон хөкүмәт делегациясе составында бер атнага Һиндстанга очачак. Егерме минут элек кенә ул мине чакырып алды һәм Мәскәүгә киткәнче сезнең белән танышырга һәм сөйләшергә теләвен әйтте. Бүгенге хәлдә, илнең бөтен игътибары Үзбәкстанга төбәлгәндә, прокуратурага ифрат зур җаваплылык йөкләнә, сезнең Мәскәүдән аерым вәкаләтләр белән килгәнегезне чамалый, күрәсен, ана Кремльдән шылтыратканнардыр инде. Шуңа ул сезне кичке ашка чакырды, ул кунакханә белән рәттән генә тора, анын көненең һәр сәгате минутлап бүленгән, сезнең белән очрашу өчен башкача мөмкинлек күренми. — Кичке ашта сез буласызмы?—дип тиз генә сорады прокурор, очрашуның берничә вариантын уйлап. —Юк, мин андый зурлауга лаек булмадым әле, аның сезнең белән күзгәкүз сөйләшәсе килә, табигый, мин рәхәтләнеп сезнең компаниягә кергән булыр идем. Ярты сәгатьтән сезне алырга керерләр, мин сезгә хәерле кич телим. „ . Чакыруны кире кагу, җитмәсә, ул эшлекле сөйләшү бит әле, мәгънәсезлек булыр иде һәм ул ризалашты Трубканы куюга, тыныч кына уйлап куйды: менә шушы минуттан ул зур уенга керә һәм анын кагыйдәләрен тәгаен 64 РАУЛЬ МНРХЭПпарп. чамаларга, өйрәнергә кирәк булачак! Кырык минуттан ул Рәшидовнын дәвамчысы булган кешенең кунак бүлмәсендә утыра иде инде. Бер атм элек кенә Мәскәүдә республика прокуратурасын җитәкләргә тәкъдим иткәндә, озак кына әңгәмәдән соң, аны байтак еллар белгән кабинет хуҗасы хушлашканда әйткән иде: —Алла Хакы өчен, гафу итегез, кич буе мине бер дилемма борчый: әйтергәме, юкмы? Хезмәтем буенча, законнан чыкмыйм дисәм, мин моны әйтергә тиеш тә түгелмендер. Минем урындагы кешегә алдан ук ниндидер нәтижә-иомгак чыгарып кую ялгышлык икәнен дә беләм, ләкин биографиягезне әйбәт белүче кеше буларак, кая барганыгызны анлап, дәшми дә кала алмыйм, бәлки бу берәр ситуациядә сезнең тормышыгыз бәясенә торыр Шушы көннәрдә мин үтә яшерен информация алдым, анда коррупциядә, өстәп язуларда, дәүләт властен үз мәнфәгатьләренә файдалануда Рәшидов дәвамчысының да кулы уйный дигәне дә бар. Анын дуслары һәм ул үзе сезнен һәр адымыгызны энә күзеннән үткәрәчәк, сезгә “туры” юл күрсәтергә тырышачак. Менә шуны әйтәсем килгән иде, сезгә чын күңелемнән уңышлар телим! Һәм менә ул хәзер шул кеше алдында утыра. Тыштан караганда ул бик тә игелекле, ипле кыяфәтле иде, гүя киң күнелле профессор яисә мулла, манералары йомшак, күпмедер астыртын, тавышы тыныч һәм күнелгә ятышлы. Шәрекътә кыяфәт һәм сүзләр алдаучан. беренчесендә дә, икенчесендә дә ялгышырга ярамый. Йорт хуҗасынын ягымлылыгыннан эреп китмәс өчен ул гел шуны исенә төшереп торды Сонрак. сорау ату вакытында Акмал хан белән танышкач, Беренчедән алган тәэсиренең дөрес булганлыгына үзе дә шаккатыр әле ул. Һәркемгә кушамат тагарга яраткан Арипов Шәрәф Рәшидовнын дәвамчысын Фәрештә дип атаган булган икән. Аксай ханының күзе үткен шул! Алга таба Камаловка мондый сөйләшүләргә өйрәнергә, үзенә хас эслүбманера булдырырга туры киләчәк әле, чөнки Шәрекътә күп нәрсә ачыктаначык әйтелми, кайчагында иң мөһиме юллар арасына яшерелгән була. Ә хәзергә төп максат игътибарлы, җыенкы булу, мөмкин кадәр үзеңне жинел генә “укырга" ирек куймау. Шәрекътә еш кына “Кеше ачык китап ул”,- диләр Теләсә кем өчен ачык китап булырга ярамый. Табын янына утырганчы, йорт хуҗасы аннан гаиләсе, балалары, Ташкенттагы туганнары турында сорашты, кайда яшәячәген белеште. Квартир мәсьәләсе хәл ителмәгәнен ишеткәч, иртәгә үк Эшләр идарәсе башлыгына әйтермен, ҮКнын торак фондыннан, ә ул янәшә генә, махсус зонада, ордер бирергә кушармын, диде. Соңрак, анын бу игелеге сәбәпләрен анализлап, ул бернәрсәне аңлады: мондагы һәр адымы контрольгә алыначак, кайчан киткән, кайчан кайткан, янына кемнәр кергән—барысы да билгеле булачак. Бу бит сакчылар куелган махсус территория. Юк, фәрештәдәй йөзле, профессорга охшаган бу кеше гади-садә түгел, махсус вәкаләтләр белән килгән яна прокурорны контрольдә тотарга кирәклеген ул яхшы андый. Кунак бүлмәсендәге әңгәмәдән соң залга күчтеләр, Мәскәүдә яшәп, ул күптәннән болай күпләп, тәмләп, озаклап ашауны оныткан иде инде, мона да күнегергә кирәк булачак. Табынга алар икәү генә утырмады, кичке ашка өйдәгеләрнен барысы да җыелды, ләкин сүз җебе барыбер хуҗа кулында иде. Мәскәү турында да, Ташкент хакында да сөйләштеләр, озакламый ул барачак Һиндстан да игътибардан читтә калмады. Сонрак, сөйләшүне хәтереннән тагын бер кат үткәргәндә ул тотынырлык бер генә нәрсә дә таба алмады һәм үзен ипләп кенә капшап караганнарын аңлады. Нинди кеше бу Асылында ни бар? Өстәл янында үзен ничек тота9 Прокурорны оер генә нәрсә тынычландырды: күңелгә ятышсызрак узган бу кичтә ул бу кеше турында юньләп берни белә алмаган кебек үк, үзе турында да ачык фикергә килерлек берни дә калдырмады. Әгәр спорттагыча бәяләсәң, ничья килеп чыга. Сон гына кунакханәгә кайткач, ул яп-якты булып янучы тәрәзәләргә күз сала-сала күпмедер вакыт ишегалдында йөреп алды, шул чакта кинәт кенә анын баш миен бер уй кисеп үтте: Хәзер менә шушы якты тәрәзәләр артыңда кемдер эшләп утыра, бәлки ул Рәшидовның дәвамчысы булган кешенең серен беләдер инде һәм ул сернен бәясе—аның гомере икәнен дә аңлый торгандыр, ләкин ул барыбер туктап калмаячак, чонки ул эзтабар—гаделлек сакчысы. Ул да алар белән бер сафта. Алар өчен бер генә Алла бар, ул—Закон”. Гомерендә беренче тапкыр шундый югары рангтагы кеше белән очрашкан Хөршид Камалов менә хәзер генә, берүзе калгач кына, власть гипнозының ни икәнен аңлады, моннан ике көн элек кенә СССР прокуратурасында ясалган кисәтү, нишләптер, исенә төшмәде. Хата һәм иллюзияләр монда миналанган кырдагы кебек сагалап кына тора, моны бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый. Хаталар булырга тиеш түгел. Камалов өчен барысы да бер-берсенә охшаган, эш белән күмелгән көннәр башланды, Сухроб Әхмәдович хаклы булып чыкты, кунакханә тәрәзәсендә ут таң атканчыга кадәр сүнми иде Берәр айдан квартира тәкъдим иттеләр, ул аны ике атна буе барып карый алмады. Гаиләсенең күченеп килүе дә май бәйрәмнәренә кадәр сузылды. Әгәр туганнары якыннан булышмаса, анын нормаль тормышы кайчан башланачагы да билгесез иде Шәрекътә туганнарга таянып яшиләр, монда үзеннекеләрне ярдәмнән ташламыйлар. Беренче көннән үк ул шундый тәгәрмәчкә эләкте ки, тын алырга да вакыт җитми иде. Күп еллар буе кемнеңдер каты кулы прокуратураны тәртип салудан тотып-тыеп килгәнгәме, ул чын тәҗрибәгә ия түгел иде, реаль чынбарлыкка таянып эш итә белми, ә хәзер буа ерылгач, ул төрле якка ташланды һәм, беренче кат күргәндәй, тирә-юньне чолгап алган җинаятьчелеккә хәйран калды, үзе үк алып барган хисапсыз эшләреннән тончыга башлады. Хөршид Азизович прокуратура турында баштарак менә шундый уйларга килде. Эшендә ул тагы бер үзенчәлеккә игътибар итте: бар буталчык, кайнар эшләр анын кул астына эләгә, тагы, күп кенә эшләргә ул “раслыйм” дигән имза салырга тиеш булса да, аларны укып чыгарга да вакыт табу мөмкинлеге юк иде. Кулга алу өчен бирелгән санкцияләрдә нигәдер гел дә анын исеме тора иде. Прокуратураның һәр ялгышына, һәр хатасына халыкның игътибары икеләтә арткан бу көннәрдә ниндидер документтагы бер “култамгасьГнын бик-бик кыйммәткә төшүе дә мөмкин. Ләкин кул куюлардан да читкә китә алмыйсын, имзадан башка ул документлар сукыр бер тиенгә дә тормый Бүгенге эшләр ерак үткәннәргә барып тоташа иде, ул аларга берничек тәэсир итә алмый, бер генә мөмкинлек кала, суд бу эшләрне кабат тикшерергә кире кайтарганда гына нәрсәдер эшләп буласы. Ә соңгы айда Югары судтан “кабат карарга” тамгасы белән кире кайткан эшләр агымын туктатырлык түгел, ул уылдык чәчәргә ашкынган балык өерен хәтерләтеп, прокуратурага килеп тыгылды. Суднын кайбер нәтиҗәләре Камаловка беренче караштан ук нигезсез кебек тә тоела башлады. Югары суд соңгы карар кабул итүдән кача, “эшләр"не футбол тубы урынына һаман бер капкага—республика прокуратурасына юнәлтә торды. Кайчагында ана кемдер аны вак процедур мәсьәләләрдә һәм иске эшләрдә батырырга, шулай итеп, кабинеттан борынын да күрсәтмәслек хәлгә җиткерергә тели, дәрәҗәле кешеләрнең җинаятьләрен яна катламда кузгатып маташырга вакыты да теләге дә калмасын өчен тырыша кебек тоела башлый иде. Берәр эш белән артыграк кызыксынучанлык күрсәтүгә, әфсен укып өргәндәгедәй, анын белән ул материал арасында кәгазь тавы барлыкка килә, прокуратура бинасында көненә ундүрт сәгатьтән дә ким эшләмәвенә, һәркөн кунакханәгә берничә папка кыстырып кайтуына карамастан, ул шул кәгазь өеменә кереп баткан нан-бата иде. Шундый эшләрнен берсе Аксай ханыныкы иде Аны бу эштән өч тапкыр “рәсми” аерырга маташып карадылар Аның республикага булган тәэсире хакында легендалар Үзбәкстанда гына түгел, Мәскәүдә дә йөри, Камаловнын бу фамилияне беренче ишетүе түгел, хәтта туганнары да аннан Акмал ханның хәлен сораша иде. Әллә бу юлы да кармактан ычкынырмы? Менә шушы эштән аны бик оста гына читләштермәкче булдылар. 5. .к, У.» 2 Камалов моны да аңлый. Күрәсен, Акмал ханны кузгату кырмыска оясын туздыру белән бердер, күпләр моннан үзләрен шактый ждйсыз хис итәчәк. Ул беркөнне хәтта Сухроб Әхмәдович белән дә киңәшеп карады: Рәшидовнын Аксайдагы дусты-теләктәше белән ныклабрак шөгыльләнергә вакыт түгелме' 1 Элегрәк бик күпләрнең югары күтәрелүе аннан торган бит. Әкрәмхужаев “ә” дә димәде, “җә” дә димәде, бары арыган кыяфәт белән кая китсен ул ниндидер агропромышленностъ берләшмәсе директоры, чиратта өлкә һәм ҮК секретарьләре тора бит, диде. Бу сүзләре белән ул гүя төрттереп куйды: син әле ситуацияне өйрәнмәгән, җинаятьләрнең үсеш баскычын абайламыйсың. Гомумән алганда, Камалов аяклары тышауланган, күзе бәйләнгән ат хәлендә калган иде. Ул кая кушсалар, шунда гына бара ала. Ул, әлбәттә, үзенә стратегик мәсьәләләр белән шөгыльләнүче кыяфәте чыгарды, ә аны читкә тибәргән мәсьәләләр, әйтерсең, аның өчен вак, кызык түгел. Акмал хан материалларын ин мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче алып бара, прокурор аны Мәскәүдә эшләгән елларыннан ук белә иде. Ә эшне республика КГБсы башлап жибәргән һәм ул мәскәүлеләр белән бергә алып барыла. Бер көнне иртән кулга алу буенча берничә санкциягә кул куйгач, ул Арипов эшен тикшерүчегә телефоннан шылтыратты да Дзержинскийга куелган тәэсирләндергеч һәйкәл янындагы бинага китте. Җәяүләп кенә өченче катка менеп барганда кемдер шатланып кычкырып җибәрде: —Хөршид Азизович! Камалов борылып карады һәм аксыл костюм кигән таза гына кешене күреп алды. —Танымадыгызмыни?—диде ул ана кулын сузып. —Ничек танымыйм ди—Бәхтияр Саматов. Хәер, сезне тану җиңел түгел, ун ел узды бит инде, ныгыгансыз, остаргансыз, шомаргансыздыр инде, зур начальник булгансыз, сез бит элек укытучыларны тупикка кертергә ярата идегез.—Һәм алар икесе дә көлеп җибәрделәр, кочаклаштылар. —Бер мин генә түгел, сезнең бик күп шәкертләрегез монда, төп эштә утыралар. Минем кабинет аста, керегез, сезгә теләсә кайчан булышырга әзербез, мин рәис урынбасарларының берсе булам. Арипов эшен тикшерүче янында ул нәкъ бер сәгать булды, аннан сон икенче катка, үзен көткән бүлмәгә төште. Генерал Бәхтияр Саматов белән төшкә кадәр сөйләшеп утырдылар, ләкин ни ул, ни генерал Мәскәүдә узган еллар турында искә төшермәде. Ә төшерердәй нәрсәләр күп иде. мәскәүле буларак, Камалов, һәрвакыт якташларын канат астына ала белә, кирәксә булыша, ярдәм итә иде. Прокурор баштан ук эшлекле сөйләшүгә күчте: —Минем модель буенча прокуратурада җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча махсус бүлек булдырыла, мин кешеләр белән ярдәм итүегезне сорар идем. Техник хезмәткәрләр дә артык түгел, машинисткалар да кирәк. Документлар, архивлар канцеляриясендә мин тулысынча ышанган кешеләр генә эшләргә тиеш. —Мин нәкъ менә кадрлар буенча җаваплы кеше,—дип җавап бирде генерал.—Бу мәсьәләне хәл ителгән дип санагыз. —Шәрекътә остазга каршы төшмиләр, әйеме?—дип шаяртты кунак. —Сез бик тиз өйрәнәсез, домулла, сездә дә шәрекъ каны уйный башлаган,—дип, елмаеп җавап бирде кабинет хуҗасы һәм дәвам итте:—Бүген оезнен дә күп нәрсәләргә күз ачылды, күпчелек профессионаллар илдә дәүләт куркынычсызлыгына янаучы реаль көчләр барын андый, җайлы ситуация туса, алар хәлне тотрыксызландыру өчен барысын да эшләячәк, җинаятьчел дөньяга таяначаклары да көн кебек ачык Шуна күрә без дә республикадагы җинаятьчел хәлнен ниндилеген белеп торырга тиешбез. ^-1 3п Р поли™к мо™вка корылган авыр җинаятьләр бар, ә политиканнар тайя,аП^аи6СЛӘН эле.Мтэгә кеРҮдән чирканмыйлар, алар уртак телне тиз табалар икән, димәк, безгә лә берләшебрәк эш итәргә кирәк. агы ер үтенеч, Бәхтияр Саматович, ул көчсезлектән түгел, ә вакытны жәлләүдән. Мин һәрвакыт информациянең читкә агуын тоям. МВД хезмәткәрләре оелән яисә партия органнары белән киңәшмәләрдән соң да шул ук хәл, ничә башлангычым шуның аркасында юкка чыкты. Бу күренеш оелән көрәшүдә күпмедер тәҗрибәм бар-барын, теләсә кайсы операция алдыннан сатлыкларны каптырырлык капкын куя беләм, барыбер эзләренә төшәчәкмен. Тик шулай да, белсәгез иде, информацион ярыклар шулкадәр комачаулый, кулны тота һәм киң масштабта операцияләр алып барырга ирек бирми. Информация белән танышу мөмкинлеге булган кешеләрнең исемлеген төзеп, сызгалап куйдым инде мин. Аларның күбесе югарыдагы кешеләр, гадәти үлчәүләр белән килгәндә, Цезарь хатыны кебек, аларга шик төшмәскә тиеш, кайберләре, минемчә, җинаятьчел дөньянын элитасы белән бәйләнештә, болар: эшкуарлар, цеховиклар, яшерен икътисад миллионерлары... Уголовниклар күптән инде үз теләкләре белән аларга хезмәткә күчте. Лотка буенча килсәк, дәүләт куркынычсызлыгы максатларын күздә тотып, югары урындагы кешеләрнең әлеге элемтәләре турындагы информация сездә булырга тиеш, анда минем күгәрченкәйләрем юкмы9 —Сез хаклы, бездә андый информация булырга тиеш ул, ләкин сез моңа кадәр Рәшидовнын нинди чикләнмәгән власть белән файдаланганын күз алдына да китерә алмыйсыз. Үз вакытында минем өлкән коллегаларым аны МВДнын югары чиннары арасында җинаятьчеләр белән элемтәләр барлыгы турында кисәтмәгәннәр дип беләсеңме, кисәткәннәр һәм катгый усал күрсәтмә алганнар—милициягә кагылмагыз, үз эшегез белән шөгыльләнегез! Озак еллар буе милицияне аның дусты һәм ышанычлы кешесе җитәкләгән бит. Соңрак ул дәүләт иминлеге комитетына да үз кешесен утыртты, без дә партия органнарына буйсынабыз, ул күрсәткән якка гына карарга мәҗбүр идек. Шунлыктан безнең уртак нәтиҗә ясаган, гомумиләш- терелгән материалыбыз юк, хәлбуки, бу тема буенча сигналлар була торды, ләкин, кызганычка каршы, аларга юл бирелмәде. Ул өстәл артыннан чыкты һәм элеккеге остазының уй-фикерләрен сизенгәндәй, бөтенләй көтелмәгән сүзләр әйтте: —Акмал ханнын архивын кулга төшерә алсак, безнең картотекадан да баерак нәрсә булмас иде! Камаловнын башында кинәт кенә яңа план туды, бу хакта ул бер сәгать элек кенә, өченче катта тикшерүчеләр янында утырганда әле уйлап та карамаган иде. —Мин әле генә Аксай ханының эше белән җентекләп танышып чыктым һәм бернәрсәне андый алмыйм: нишләп ул һаман иректә? Аны жаваплылык- ка тарту өчен материаллар хәттин ашкан, кулга алырга шушы минутта ук санкция бирә алам. Әгәр вакытны югалтсак, анын досьесы һәм акчалары җинаятьчел дөнья табышына әйләнмәгәе, аның байлыгы турында алар бездән ким белми. Шулай була калса, хәтта берләшеп тә, без ситуацияне үз кулыбызга ала алмаячакбыз. Генерал, әйтәсе сүзләренең һәркайсын бизмәнгә салып үлчәргә җыенгандай, озак кына тәрәзә янында йөренеп алды. —Бу безне дә бик борчый, ана юл салырга тырышучылар хакында сигналлар җитәрлек. Байлыгы кайнар башлар кулына төшсә, бәла туасын көт тә тор. Әле ул байлыгын төяп юкка чыгарга да мөмкин бит. Ул иблистән дә хәйләкәррәк, шома кеше, һәркайда әшнәләре бар. Термез ягына күпер салырга маташуы, Әфганстанга юл эзләве турында да озын колаклар җиткерде. Хәзер анда сугыш бара, чыгып таярга берәр ярык тапмаслар дисеңме. Ләкин без аны депутат кагылгысызлыгыннан мәхрүм итүне берничек тә тизләтә алмыйбыз, Ташкентта да, Мәскәүдә югары түрәләр арасында да дуслары бар, яклаучылары күп. Прокуратураны әйдәкләп булмый, без аңа указ түгел... Әгәр без вакыйгаларны ашыктыра башласак, аны хәтта сезнең исемлектәге кешеләрдән берәрсенең кисәтеп куюы ихтимал. —Беләсезме,—прокурор үз планын ачып салырга булды —Бәлки миңа чамалап карарга кирәктер, җаваплылыкны үз өстемә алырга? Мин бит яңа кеше, вәкаләтләрем шактый, шундук артка типмәсләр. Тәҗрибәсезлегемә 5* РАУЛЪ МИРХӘЙЛДРП» сылтармын, ҮК рөхсәтеннән тыш өлкә комитеты секретарен кулга алмадым бит. ә гап-гади хуҗалыкчыны, диярмен.—Һәм алар, бер-берсенә хәйләкәр карап, елмаеп куйдылар, чөнки икесенең дә уйлары бертөрле иде. —Ни әитим,—диде кабинет хуҗасы,—без сезнең рангтагы кешегә каршы төшә алмыйбыз, ҮК ны искә алмасаң, бу тулысынча прокуратура компетенциясендә Хәтта сезнен үтенеч буенча Акмал ханны кулга алуда катнашырга әзербез. Анын белән КГБ тикшерүчеләренең күптән шөгыльләнгәнен беләләр. Бөтен ваклыкларын искә алып операцияне әзерләү өчен ничә көн кирәк? "Маршал Гречко”нын кораллы кешеләре бар һәм Аксай җир асты коммуникацияләре белән телгәләнеп беткән. Аны бары тере килеш кенә кулга алырга кирәк, юкса беребезнең дә башы муенында калмаячак, чөнки безне халыкның сөекле депутатын үтерүдә гаепләячәкләр. —Миңа ике көн кирәк,—диде Камалов.—Кырык сигез сәгатьтә без операциянең бар детальләрен эшләрбез, Ариповны тавышсыз гына һәм табигый ки, тере килеш кулга алырга тырышырбыз, ләкин бүген кич ярдәмгә бирергә уйлаган кешеләрең белән мин очрашырга тиешмен, аларны операция планына кертеп җибәрергә кирәк. —Килештек. Бүген көн азагында ул кешеләр прокуратурада булыр, ә ике тәүлектән сон сезне операция планы белән көтәм — Шулай сүз куешкач, алар саубуллаштылар. Берничә көннән прокурор Наманганга очып килде, бу рәсми командировка иде. "Зур ау” дип аталган операциянең дүрт варианты эшләнде. Һәр вариантта төп роль Камалов өстендә, чөнки ул “Маршал Гречко”ны үзе кулга алырга тели иде Арадашчы да табылды, обкомда эшләүче бу хезмәткәрнең Арипов тәлинкәсеннән ашаучы икәне билгеле иде инде. Аны серне ачмыйча гына кисәтеп куйдылар: республика прокуроры ашыгыч һәм яшерен рәвештә Акмал хан белән арадашчы йортында яисә Наманганнын Аксай кешеләре тәкъдим иткән теләсә кайсы җирендә очрашырга тели, диделәр. Югары дәрәҗәле арадашчы яшерен очрашуны гадәти хәл санап, бер дә аптырамыйча гына кабул итте, Мәскәү куйган яңа кешенең бу җирләрнең чын хуҗасы Акмал хан белән очрашуын, килешеп сөйләшүен ул табигый хәл исәпли иде булса кирәк. Чиновник шул көнне үк җавап та алып кайтты. Акмал хан очрашырга риза, ләкин үз биләмәләрендә, Аксайда гына... Хәер, монысына, ханлыктан читтә очрашырга ризалашасына исәп тотмаганнар да иде. Әмма үз биләмәсендә булачак очрашуга да Акмал хан үз кагыйдәләрен куйган булып чыкты арадашчыдан башка прокурор янында бүтән беркем дә булырга тиеш түгел, килү бары тик анын машинасында, бернинди эскортфәлән кирәкми. Шартлар кабул ителде һәм иртәгә төн уртасыннан сон арадашчы йорты янына Акмал хан машинасы киләчәк, ә алар өлкә прокуроры янында кунакта булганнан соң туры шунда, машина янына чыгачак, дип килештеләр. Ташкенттан килгән дәрәҗәле кунакны дастархансыз гына озатып булмый ич. Барысы да иске, торгынлык заманының күңелле йолаларын истә тотып башкарылачак иде. Черки дә борынын тыга алмас! Өлкә прокуроры йортында ни хакында сүз барганын хан һәр ярты сәгать саен белеп торачак иде. Монысын да онытмадылар. Аксайда яшерен очрашу өч бинада: хуҗа резиденциясендә, кунак йортында яисә таудагы аучылар йортында булырга мөмкин иде. Очрашунын дәрәжәсен искә алсаң ин кулай урын таулардагы йорт иде, әлбәттә, ләкин бу л.^ЦаНТ батып ® еТ мә5' чөнки аңла бару өчен вакыт күп кирәк. Димәк, ике ' а ^ а ’ _нтыйк буенча’ з-™3 бакчасындагы кунак йорты очрашу өчен ЛТнИ!!'чөнки сөйләшү яшерен һәм шунлыктан Камалов үзе үк резиденциядә очрашуга каршы килергә тиеш була. каралганча, Акмал ханны кунак йортында йоогаын^ *Т™БаР“кСЬ1Н “ СОНГЫ кадәр исәпкә алдылар. КаЙбер хәлләр дә алаР файдасына эшли иде. Йорт шяшм.^а&пиСКИТ аР ЯГЪШа авь,шкан' злек әфган сугышында катнашкан кеше дә бар икән. Бу егет сауна белән бассейнга җаваплы булып, эшен шулкадәр яхшы башкара икән, Акмал хан аны бик югары бәяли һәм Аксайдан читкә чыкканда һәрвакыт шәхси сагына ала, ди. Ләкин төп таяныч элеккеге десантник түгел иде. Алма бакчасы белән янәшә зур булмаган консерв заводы төзелеп ята, анда күтәрү краны^килгәнен генә көтәләр, якында гына төзүчеләрнең вагоннары урнашкан. Йөз тонналы кранны һәм аның юлларын гадәттә егерме слесарь монтажлый. Камалов бу бригадага үз кешеләрен билгеләтте, башнянын кәүсәсенә исә корал тутырдылар, анда хәтта пулеметка кадәр бар иде. Кунак йортына һөҗүм була калса, аның юлын кисү шуларга йөкләнде. Оперативниклар башняга корал тутырганда, аны "Троя аты” дип шаярттылар. Сугыш припаслары, бронежилетлар, башка кирәк-яраклар, җиңел дюраль баскычлар...—барысы да яшен тизлегендә узарга тиеш операция өчен кирәкле иде. Көннен икенче яртысында “Ураган" хәрби ”тягач”лары сөйрәгән ике куәтле трейлердан, өч авыр автокраннан, автоном эшләүче электр станциясеннән, техник ярдәм һәм көнкүреш машиналарыннан торган кәрван артык игътибар җәлеп итми генә Аксай җиренә килеп керде. Төнгә кадәр "төзүчеләр” йөк бушаттылар, урнаштылар Камалов өлкә прокуроры өеннән чыкканда, ул “монтажчылар”нын тулы әзерлектә икәнен белә иде. Җенле Акмал хан казыткан җир асты юлларын да онытмадылар, “әфган” ярдәмендә аларнын икесен—елга ярына һәм тауларга чыга торганын табарга мөмкинлек туган иде, аларны да күзәтү астына алдылар. Караңгы төшкәч, төзү техникасы һәм җиһазлары рәвешенә кертеп яшерелгән алты бронетранспортерны төягән ике трейлер да Аксай ягына чыгып китте. Бронежилет кигән десантниклар барысы да әфган сугышын узган тәҗрибәле сугышчылар иде. Камалов аларны Аксайга килеп җитәр алдыннан узып китте. Хәрбиләр билгеләнгән һәр плацдармга вакытында барып җитәчәкләр иде. Арадашчының туктаусыз сөйләнеп баруы аңа хәрби вертолетларның тавышын ишетергә мөмкинлек бирмәде, алар да Аксайдан ерак булмаган позициядә урнашырга тиешләр. Һавага җибәрелгән өч кызыл ракета десантниклар өчен тревога дигәнне аңлата, алар шунда ук "монтаж - никлар"га ярдәмгә ташланачак. Икенче бер геликоптер аерым сигнал— ике яшел ракета очыртканны көтә, операция уңышлы чыкса, ул Акмал ханны тиз генә Аксайдан алып та китәчәк иде. Арадашчы ике тапкыр Исмәт дип эндәшкән алтын тешле шофер юл буе сүзсез барды, сорауларга кыска-кыска җавап бирде, гомумән, ул сөйләшүдә катнашырга теләми, ә прокурор акрынлап, сакланып кына аны да әңгәмәгә тартырга һәм, шулай итеп, аудиенциянең кайда булачагын ачыкларга тели иде. Унбиш-егерме минут кына алдан белү дә операциянең уңышында хәлиткеч роль уйнаячак, чөнки төп вариантны эшкә җигәргә мөмкинлек туа, резерв көчләрне кая куясы ачыклана. Наманган юлында чакта ук очрашуның кунак йортында булачагы аныкланса, Камалов бу турыда хәбәр итәргә өлгерә иде әле. Чөнки Аксайга керү-чыгуда тәртип каты, машина йөртүчеләр аны махсус журналда билгеләп баралар. Бу Акмал хан утырган машинага гына кагылмый. Шулай булгач, Исмәт. теләсә кайсы очракта да шлагбаум янында туктарга, каравыл йортына кереп чыгарга тиеш. Исмәт каравыл йортына йөгерүгә Камалов машинадан чыга, менә шушы гап- гади хәрәкәт очрашуның кунак йортында буласын аңлатачак иде Теләгенә берничек тә ирешә алмаячагын аңлагач, ул ачыктан-ачык ялганларга кереште, обком түрәсенә карап яшерен үкенече барлыгын әйтеп ташлады: _ „ , —Акмал әкәнен гаҗәеп саунасы белән бассейны бар икән, диләр, рәхәтләнеп бер тирләп утырырга, чумып чыгарга иде. Ташкентта андый мөмкинлек бик юк, шуның өстенә вакыт җиткерә алмыйм —Мин дә сезнең фикерне хуплыйм, шуның өстенә, ул сезне, алдан сөйләшенгәнчә, кунак йортында кабул итәчәк, сауна белән бассейн да шунда Хуҗага әйтербез, кире какмас, дип уйлыйм. Ул үзе дә төнлә су коенырга ярата, бигрәк тә гүзәл затлар белән...—Обком кешесе чын күңелдән күкләрне күкрәтеп көлеп җибәрде Шунда көтмәгәндә генә Исмәт сүзгә кушылды: РЛУЛЬ мирхәПдагой —Сорап торасы да юк, мин Аксайдан киткәндә, "әфган” бассейндагы СУНЫ алыштыра иде инде, саунага ул чех сырасы да кертеп куйды —Менә рәхмәт! Шәп бит ә!—диде сөенеп прокурор һәм шоферның җилкәсенә сугып алды —Яхшы хәбәрең өчен миннән сина тиеш Машина каравыл йорты янына килеп туктаган иде инде. Шоферга ияреп Камалов та машинадан чыкты. Шлагбаум янында аларны көтүче кеше, Камаловны күрүгә, сөйләшү аппаратына ярымпышылдап бер генә сүз әйтте: “Кунак йорты”. Дәрәҗәле кунакны хөрмәт йөзеннән Акмал хан капка янына ук чыгып үзе каршы алды. Ни дисән дә, Камалов республика прокуроры, ул Ташкентка дусты Шурикнын мирасын барларга-ачыкларга килгән кеше. Ул килер алдыннан гына алар Сабир-баба белән озак кына киңәшкәннәр һәм Камаловны Ташкентка Мәскәүдәге дусларыннан берәрсе юллагандыр дигән фикергә килгәннәр иде Йа Алла, ниһаять, “Ак башкала’’дан да ярдәм кулы суздылар. Мәскәүдәге дуслары гади кешеләр түгел, аларга аны суд хөкеменә тапшырудан ни мәгънә Акмал әкә республика прокуроры белән очрашуны бик дулкынланып көтте Камаловнын кечкенә генә хезмәтен дә алар миллион сумга бәяләделәр һәм "юмарт бүләк” салынган дипломатны алдан ук әзерләп куйдылар. Кунак йортында хезмәтчеләр күренми, пыяла галереягә кергәндә генә каршыларына чәчен кырдырган, шәрекъчә асылынкы мыеклы, сөйкемле— матур егет очрады. Ерактан ук аларны күрүгә, дәрәҗәле кешеләргә күз сирпергә дә читенсенеп, ул стенага сеңде һәм ун кулын йөрәк турысына куйды Бу хәрәкәт Камалов игътибарыннан читтә калмады. Аз генәтырпай- ган бармаклар борчылыр урын юк, мин беренче адымны ясарга әзер дигәнне аңлата иде Димәк, чиктән тыш шикләнүчән Акмал ханның уяулыгын баштан ук томалый алганнар дигән сүз иде бу. Галерея буйлап барганда арадашчыны капка төбендә үк ап-ак киемле ниндидер арык карт тоткарлап калды һәм алар каршыдагы зур булмаган бинага кереп киттеләр, күрәсең, обком кешесе күзгә-күз сөйләшү тәмамлангач, табын янында гына аларга кушылыр. Акмал хан дәрәҗәле кунакны кайчандыр Сенаторны сыйлаган кызыл байраклы залга алып керде. Монда да тактик алым кулланылды, Мәскәүдә яшәгән Камаловнын агропромышленность берләшмәсенең уңышлары турында ишетүе икеле, үзәк матбугатта басылып чыккан мактаулы мәкаләләрне укымаска да мөмкин, монда исә бар уңышларны җыеп, туплап була. Залга кергән һәркемне алтын белән чигелгән саллы-авыр байраклар хәйран калдыра иде Акмал хан моны яхшы белә. Прокурор да шаккатты һәм байраклар сөяп куелган стена буйлап китте. Очрашуның башы Акмал ханны сөендерде, чөнки прокуратура кешесенең гаҗәпләнүен сизеп алган иде. Ә предприятие уңышларын Акмал хан барысын да үзенеке дип саный иде. —Рәхим итегез!—Хуҗа ым белән кунакны тыйнак кына итеп җиләкҗимеш тезелгән, ике кешегә чәй эчү савытлары куелган дастархан янына чакырды Йорттагы тынлык әңгәмә корып җибәрергә чакырып тора кебек. Синең белән чәйләп утырырга вакыт юк, хризантемаларын шинде инде ,—дип. эчтән генә көлемсерәде прокурор Камалов һәм Акмал хан ишеккә арты белән утырырлык итеп, стена янындагы курпачка сөялде, коридор бушап калуга, ягъни бер ун-унбиш минуттан “әфган” килеп керергә тиеш иде. Аны баштан ук Акмал ханның күрмәве хәерле. Йорт хужасы чәй салып, һәрвакыттагыча үз-үзенә нык ышанган хәлдә сүз башлады, Мәскәү с °Рашты - Ул чәчләре агара башлаган бу прокурорның дусларыннан икәнлеген - “ ак башкала”дагы якыннары ярдәм кулы сузамы ныкларга тырыша иде Акмал хан мәҗлес дипломатиясендә йкнч^с™а^^К ^ ШаУЛаНМЫ’ аЛЛӘ аР™к Дулкынланудан. ашыгуданмы, ^ ясады' ике Гертруда иясенен яшерен Ш АНЬШ ИГЬ™баРЫН ЧИТКӘ ЮНӘЛТу ОЧеН Ж2ЙЛЫ кешелап ^п™ КСНӘ сү,нс Маж>Ү® Арипов таяна алырдай кешеләр ягына борды. Акмал ханнын йөзе шунда ук яктырып китте. Акмал хаьгнын җаны ахыргача тынычланып беткәч, Мәскәү прокуроры алдагы күңелсезлекләрдән коткаручы икән дигән фикер тугач кына, бүлмәгә йомшак кроссовкалары белән бер тавыш та чыгармый “әфган” килеп керде. —Гафу итегез.—диде ул йорт хуҗасының артына баскан хәлдә кунакка карап—Исмәт сезне сауна ярата, диде. Ачыклыйсым килә, сезгә нинди температура кирәк? Башка вакыт булса мөһим әңгәмәне бүлгән егеткә Акмал хан бер генә кычкырыр иде, ләкин хәзер борылып карады һәм яраткан хезмәтчесен хуплагандай елмаеп кына куйды. Ә егет кинәт кенә ана таба иелде һәм иягенә кыска-тиз итеп сугып куйды. Камалов күз йомарга да өлгермәде, "әфган'’ һушын югалткан Акмал ханнын авызына алдан ук әзерләп куелган чүпрәкне тыгып ята иде. Прокурор сикереп торды, кулына пистолетын тотып, ишеккә ташланды, коридорда беркем юк иде. Алар икәүләп таза- юан Аксай Крезын кызыл байраклы залдан өстерәп алып чыгып киттеләр. Берничә адым атлауга, “әфган” келәм түшәлгән коридордагы икенче бер ишекне ачып җибәрде, бүлмәнең тәрәзәләре бакчага чыга икән. Бүлмәдәге тәрәзәләр каерып ачылган, ә аста аларны алыптай дүрт “монтажник” көтә иде инде. Алар авызына чүпрәк тыгылган кешене җинел генә эләктереп алдылар да бакча буйлап төзүчеләрнең вагоннарына таба чаптылар. Анда тиздән вертолет төшәргә тиеш иде. Камалов “әфган”нын аркасына җинелчә генә төртеп куйды: —Син дә, егет, вертолетка йөгер, сина Аксайда калырга ярамый, ә анда берәр нәрсә уйлашырбыз, синең катнашуыңны болай беркем дә күрмәде.— һәм кырган башлы, җинел сөякле егет десантниклар артыннан чабып китте. Яктыртылган аллеядан бакча эченә борылган “әфган” кинәт кенә кычкырып куйды да егылды. Аның артыннан йөгерүче Камалов, табигый ки, үз артыннан очып килгән пычакны да, ниндидер ак киемле күләгәнен караңгылыкка кереп югалганын да күрә алмаган иде. Прокурор егет өстенә иелде, пычак егетнең йөрәген тишеп чыккан, аның очы күкрәгеннән чыгып тора иде. Пычакны атучы, һичшиксез, бу эшнең остасы булырга тиеш. Азма бакчасы коймасы яныннан кыска көпшәле автоматлар тоткан десантниклар йөгерә, һавада вертолет тавышы, йокыдагы Аксайга бәреп кергән броне- транспортерлар гөрелди. Камалов “әфган”ны каяндыр табылган носилкага салды һәм бер десантчы белән аны кранга таба алып китте. Калганнары егеткә пычак аткан кешене эзләп киттеләр. Ләкин буш йортта, иң почмактагы бер бүлмәсендә намаз укып утыручы ак киемле арык карттан, обком таныклыгы күрсәткән куркынган адәмнән гайре бер кеше дә юк иде. Ак киемлегә кемнәрнеңдер “әфган”ны явызларча үтерүләре турында әйткәч, тегесе кулларын намаз укырга әзерләгәндәй итте дә җавап бирде: —Ул минем туганымның улы иде, эшкә алырга мин тәкъдим иткән идем,—диде. Карттан башка берни турында да сорамадылар. Сабир-баба бик яраткан туганының ханны сатуын гафу итә алмады. Операция башланып егерме минут узуга, бортында Акмал хан да булган вертолет күккә ыргылды. Ул күздән югалуга, алма бакчасыннан ерак булмаган тауда өч шартлау тавышы ишетелде, прокурор Камаловка тагын берничә сәгатькә Аксайда тоткарланырга туры килде. Хәер, ул моның ни икәнен ачык аңлаган иде инде, Акмал ханнын генерал Саматов кулга төшерергә теләгән данлыклы досьеларын шартлаттылар Салкын канлы Сабир-бабага яраткан пләмәше- нен үлеме дә төп архивларны юкка чыгаруда комачауламады, бу хакта алар Арипов белән күптән сөйләшеп-килешеп куйганнар иде. Вертолет күккә күтәрелүгә яңгыраган шартлау тавышлары белән рухи остаз Акмал ханга архивларын юкка чыкты, үзеңне яклау өчен теләсә нинди тактиканы сайлый аласын дигәнен белдерә, партия һәм хуҗалык элитасының бар серләре хәзер синен хәтерендә генә. Ташкентка кайткач, Камалов бары ярты сәгатькә генә өенә кереп чыкты киемнәрен алыштырды һәм партия Үзәк Комитетына китте. Башта ул икенче катка. Сенатор янына күтәрелде, ләкин туры китерә алмады, 72. РАУЛЬ МИРХӘЙПЯРп» секретарь кыз анын Беренче янында икәнлеген генә әйтте. “Яхшы булды әле бу, ике тапкыр доклад ясап торасы юк”,—дип уйлады ул һәм жәяүләп кенә бишенче катка күтәрелде. Кабул итү бүлмәсендә күренүгә үк ярдәмче Беренчегә хәбәр салырга кереп тә китте, озакламый аны кин һәм иркен кабинетка чакырдылар. Сенатор чыннан да анда иде. алдындагы ике калын папкага карасан, шактый утырганын чамалап була иде. Беренче өстәл артыннан чыкты һәм елмаеп каршы атлады, прокурор аларнын икесенен дә әле Аксай ханын кулга алу хакында белмәүләрен аклап алды. Традицион сәламләүләрдән соң Беренче ана игътибар белән күз төшерде һәм хәленә кергәндәй итеп әйтеп куйды: —Кыяфәтегез бик үк шәптән түгел, төне буе бандитлар аулап йөргән кешегә охшап калгансыз. Мина әле генә әйттеләр, сездә оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлеге бар икән, алар йөрсен, ә сез көрәш стратегиясен эшләгез, тактика булдырыгыз, гомуми җитәкчелекне алып барыгыз. Өстәлгә таба атлаган җиреннән Камалов кинәт кенә туктап калды һәм Беренченең күзенә туп-туры карап әйтте: —Ә сез күрәзәче икәнсез, чыннан да, мин бүген төне буе ауда булдым, ләкин бандит дигәнебез берәү генә иде, әмма шунысы бар, ул үзе генә дә йөзләрчә җинаятьчегә тора. —Ау унышлы булдымы сон?—дип, кызыксынып сорады Беренче,- Мәскәүдән аерым вәкаләтләр биреп җибәрелгән кеше ауларлык төп бандит кем була инде? —Мин Акмал Ариповны, Шәрәф Рәшидовичның элеккеге ышанычлы кешесен кулга алдым. —Хезмәт Героен, Югары Совет депутатын, Үзәк Комитет әгъзасын, Дәүләт премиясе лауреатын, күренекле җитәкче-хуҗаны кулга алдым димәкче буласызмы?—дип сорады Беренче гаять тә битараф һәм тыныч тавыш белән, анын ни уйлаганын, кай якка борганын аңларлык түгел иде. —Мин яна кеше бит, гап-гади хуҗалыкчыда шундый мактаулы исемнәр барлыгын каян белим Ләкин ана бар бүләкләреннән, титулларыннан, мактаулы исемнәреннән колак кагарга туры килмәгәе... Кабинет хуҗасының керфеге дә селкенмәде, ачыктан-ачык битараф кыяфәт белән аны бүлдерде: — Кулга алгансыз икән, яхшы булган, сез яхшырак беләсез, без хокук саклау органнары эшенә таяк тыгарга теләмибез, шулай бит, Сухроб Әхмәдович? Сенатор үзен ничек тотарга белмичә, аягүрә басты һәм Беренчегә мөрәҗәгать итте: —Сез рөхсәт итсәгез мин прокурорны үзем белән алып китәм, кулга алу материалларын карап чыккач сезгә җиткерермен. Азар тәрәзәләреннән Гагарин исемендәге сквернын матур бер почмагы күренеп торган кабинеттан чыгып киттеләр. Табигый калкулыкта беренчекосмонавтка куелган мәһабәт һәйкәл, көмеш тамчылар сибеп утыручы фонтаннар урамга кабатланмас ямь өсти иде. Янәшәдә генә Шәрәф Рәшидович йөрергә яраткан “Пахтакор” стадионы җәелеп ята. Бишенче каттан жәяүләп кенә төштеләр. Келәм җәелгән мәрмәр басмалардан сүзсез генә атлаганда, икесе арасында ниндидер күзгә күренмәс киеренкелек пәйда булганын прокурор аркасы белән диярлек сизде. Мантыйкбуенча уйласан, Әкрәмхуҗаев шатланырга тиеш иде кебек, әмма анын йөзендә соенүнен әсәре дә юк иде. Киресенчә, көенүгә охшаш нәрсә чалымлана. хәтта Беренче дә “завотдел”нын үз-үзен тотышыннан кебек Камалов боларны сизмәдетүгел, сизде, анын ! л?се дә читгә калмады. Әнә республика хуҗасы үзен ганмнянчмй ханнын кУ1Га алынуы никадәр куркыныч тудыр , м белә, үзен яклап калмаган өчен Арипов бар карталарны өстәлгә чыгарып салса, нишләрсең . Ул барысын да үз артыннан ияртергә сәләтле. Акмал хан аларны да батыра ала. Арипов үлеп калган булса Ак йорт хуҗасына яхшырак булыр иде, ә Сухроб Әхмәдович нигә борчыла, нигә йөзе караңгы соң әле? Кабинетка барып җиткәнче Камалов шуларны уйлап өлгерде. Кабинетка кереп тә җитмәделәр, аның хуҗасы папкаларны өстәлгә ыргытты һәм ризасызлыгын яшереп тә тормыйча әйтеп салды: —Хөршид Азизович, сез нишләп болай эшлисез? Камалов, аның тавышындагы усаллыкны сизмәгәндәй, ашыкмыйча гына урындыкка утырды һәм тыныч тавыш белән сорады. —Мин сезне аңламыйм, сез нәрсә турында әйтәсез? —Республикада иң абруйлы, мөхтәрәм бер затны кулга алу турында әйтәм Аны җинаять җаваплылыгына тарту безнең эш түгел, бишенче катгагыларның да кулы җитми ана. Арипов белән Мәскәү үзе шөгыльләнә.—Һәм ул күп мәгънәле итеп имән бармагын өскә күтәрде, ләкин бу ишарә шактый көлке килеп чыкты. —Ә сезнең хокук турында мәкаләләрегез, хөрмәтле фәннәр докторы, законнарның идеологиядән өстенлеге, телефон хокукы һәм башка номенклатур шырдый-бырдый турында сез язмадыгызмы? Сез бит шул тәҗрибәне тар-мар итеп чыккан кеше!—Камалов кабинет хуҗасын юри кыздырырга тырышты, аның республикадагы бу популяр юристны анлап бетерәсе килә иде. —Ах! Ташлагыз әле,—диде тегесе гасабиланып.—Теория бер нәрсә, практикада бөтенләй башкача. Сезгә аңлатып торыргамы, генерал погоннарына ирешү җиңел булмагандыр —Әйе, җинел генә түгел...—дип уйланып җавап бирде Камалов һәм шуның белән әңгәмәдәшен ялгыш юлга кертеп җибәрде —Хәер...—дип дәвам итте ул, шактый озак сүзсез торганнан соң.—Миңа калса, Беренче минем ул гамәлемне хуплады, ул, күрәсең, Ариповның иректә калуы нинди зыян саласын чамалыйдыр. Шуның өстенә, хәтерлисезме, ул, Үзәк Комитет хокук саклау органнары эшенә катнашмый, диде. Ә сез нигә борчыласыз әле? Бу бит сезнең белән безнен компетенциядә, мин сезгә шундый документлар күрсәтермен, минем үзешчәнлеккә карата бар шикләрегез, борчуларыгыз югалыр —Эш өчен җанын да жәлләмәүче беркатлы кеше шикелле сөйләнеп, Камалов ачыктан-ачык ялганлый иде. Шеф озаклап һәм ачылып көлде, ул, чыннан да, Камалов әйткәннәргә ышанган иде. —Әйе, мин сезне мондый наив кеше дип уйламаган идем, хәер, Мәскәү бер нәрсә. Шәрекъ—бөтенләй икенче. Беренче сез кылган гамәлдән разый дип, соклана дип уйлыйсызмы? Шуңа ышандыгызмы? —Әлбәттә, ул бит җитди бер нәрсә дә әйтмәде, хәтерлисездер, “кулга алгансыз икән, алгансыз", диде. Ниндидер совхоз директорының эшләренә тыкшынып йөрмәс инде,—дип, һаман үзенекен сукалады прокурор —Ә хәзер Арипов кайда?—дип, каударланып сорады Әкрәмхужаев, күрәсең, анда ситуацияне кинәт кенә үзгәртерлек ниндидер план туып өлгергән иде. Камалов, сәгатенә карап, әйтте: —Хәзер ул, минемчә, Мәскәүгә җитеп килә, ә ике сәгатьтән КГБның тикшерү изоляторында булыр... Менә шунда Сенатор сынатты, йөзе күзгә күренеп агарынды, бер мизгел эчендә түрәлек мин-минлеге югалды, күрәсен. аяклары тотмый башлагандыр, ул кәнәфигә сеңде һәм арыган кыяфәттә сүзен тәмамлады: —Сезнен белән безгә күнелсез булмас, хет Беренчегә аның белән сөйләшү мөмкинлеген бирәсе иде Хәер, бәлки сез хаклыдыр, хәзер нәрсәгә кирәк ул очрашу —Ниһаять, ул үзен кулга алды, өстәл артыннан торып, ихлас күренергә тырышып сөйли башлады —Гафу итегез! Бездә II РАУЛЬ мирхааюи» андый капылт гамәлләр сирәк була, хисләремне тыеп кала алмадым. Тотанаксызлыгым өчен гафу итегез. Чын күнелдән котлыйм, тормышыгызны куркыныч астына куйганыгызны яхшы анлыйм, жаваплылыгы гына да ни тора.—һәм ул сөйләшүне тәмамланган санап, Камаловка кулын сузды. Ак иоргга Акмал ханны кулга алуын белдергәннән сон үткән бер сәгать эчендә Камалов әйтерсен лә янадан туды, башында кайнаган уйлар өермәсе бер эзгә төшә башлады сыман. Әнә шулар киләчәктә анын Сенаторга мөнәсәбәтләрендә төп урынны тотачак иде. Прокурорны Беренченең Ариповны кулга алу турындагы хәбәрне кабул итүе аптырашта калдырды Тыштан битарафлык күрсәтеп ул нинди тактика кора9 Бәлки хәзер, Арипов Мәскәүгә якынлашып килә дигәнне ишеткәч, республика хужа- сынын реакциясе үзгәргәндер? Уйландырган икенче нәрсә дә бар иде Ариповны кулга алуга ҮКнын административ бүлек мөдире нигә шулай бик тискәре мөнәсәбәт белдерде? Иректәге Акмал ханнын куркыныч кеше икәнен белмимени ул? Аны кулга алуны нигә ул йөрәге белән авыр кабул итте9 Анын нервлануы һәм агарып китүе астында ни ята? Тоткынны Мәскәүгә жибәрдек дигәч, ник шулай кәефсезләнде ул? Беренченең Арипов белән очрашуы ни бирер дә, ни китерер иде? Бу сорауларның берсенә дә ул адәм рәтле жавап тапмады—берсе дә ул биләгән түрә урынына, юридик яктан дөньяны күзаллауга, ул бастырган мәкаләләргә туры килми иде. Прокурор тагы анын мәкаләләрен искә төшерде, алар шәп иде, аларнын кайберләрен ул ике-өч мәртәбә укыды, алар оригиналь, фикерләре кыю, яна. юридик яктан тел-теш тидерерлек түгел иде. һәм кинәт: “Теория- бер нәрсә, практика—икенче", бу сүзләр язмалар авторы авызыннан ишетелдеме сон? Кайчандыр бәгыреннән өзелеп төшкән фикерләре шартлауга, янартау атылуга тин иде бит! Андый әйберләрне тун йөрәкле кеше яза алмый, анын өчен якты акылга ия булу кирәк, шуның өстенә, аналитик фикерләү сәләте булу мәҗбүри. Бергә эшләү дәверендә ул ҮКнын бүлек мөдире авызыннан теге язмаларда очраган бер генә жөмлә дә ишетмәде. Гүя Әкрәмхужаевны алыштырып куйганнар иде Шундый көтелмәгән әверелеш нәрсә аңлата9 Тагы... “Генерал погонын алу жинел булмагандыр.. дигән сүзләре колакны ярып үтте. Элек мондый сүзләр өчен янакка менеп төшәрләр яисә дуэльгә чакырырлар иде. Анын черек фәлсәфәсе закон һәм хокукны яклап чыккан автор фикерләре белән туры килми дә килми бит. Мескен, хәсис кеше андый юридик проблемаларны күтәреп чыкмас, монын өчен жан һәм акыл яктылыгы кирәк. Кайдан сон бу кешедәге шәхси икейөзлелек? Бәс шулай икән, анын мөдир булып утыруы Акмал ханнын иректә калуы кебек үк куркыныч. Жаны ике яклы пычакны хәтерләткән бу адәм үз урынында түгел, мәгълүматлар анын кабинетыннан саркылып чыкмый микән?—Башына килгән шушы уй- фикер аны тетрәндереп җибәрде. Гоголь урамындагы прокуратурага кайткач, ул оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгын кичекмәстән чакырып кертте, алар анын белән Аксайдан бергә кайтканнар иле. Намангандагы өч көнлек операция Камаловка КГБ генералы Саматов “кодалаган” үз кешеләрне эштә күрергә мөмкинлек бирде һәм ул алардан разый калды, сынау өчен башка нәрсә кирәкми, Аксай эш һәм тикшерү урыны булды. Бүлек башлыгы кабинетка керүгә. Камалов сәркәтип кызга үзен телефоннан беркем белән дә тоташтырмаска кушты, хәтта Үзәк Комитеттан шылтыратсалар да. Арипов кулга алынгач, андый шылтыратулар булырга мөмкин иде. Коллегасы белән сөйләшү кадерлерәк, кирәгрәк, мөһимрәк һәм ул Ак йорттан качып торырга карар кылды. —Йә, безнең операциягә ничек карыйлар анда?—дип сорады полковник, ул бу акциянен югарыдагылар белән сөйләшми-килешми эшләнгәнен белә һәм прокурор Камалов өчен борчыла иде. Генерал аны прокуратурада яңа эшкә кодалаганда, Камаловның ниҢцирәк кеше икәнен сөйләгән иде инде, менә хәзер ул аны эштә дә күрде. —Килешергә мәҗбүр булдылар,—дип елмаеп куйды прокурор —Бер яхшысыз яман булмас, дип әйтәләр түгелме. Анда очрашу көтелмәгән, уйламаган фикергә китерде, шуны аңлатып карыйм әле. Дөресен әйтим, яналык йомшак нервылылар өчен түгел. Башта кечкенә генә кереш сүз. Мин КГБда моннан бер атна элек булган идем. Арипов эше материаллары белән танышу өчен генә түгел, ә иң беренче, сездән ышанычлы кешеләр алу өчен дә барган идем. Инде мине борчыган тагын бер мәсьәлә бар: бездәге информация читкә саркып чыга. Акмал ханны кулга алу үтә яшерен сер итеп сакланды, шуңа гына уңышлы узды да. Ләкин бу операция: уйлавымча, кемнеңдер кайбер планнарын да бозды. Берәүнең, ишеткәч йөзенә шулкадәрле дә аптырау-борчылу чыкты, ул хәзер, мөгаен, үзенен тотанаксызлыгына бик тә үкенәдер. —Сез бит Ариповны кулга алу турында ҮК коридорында теләсә кемгә сөйләп йөрмәгәнсездер,— дип бүлдерде аны полковник —Әгәр дә сез Беренчене күз алдында тотасыз икән, ул башкача булдыра да алмаган булыр иде,—дип дәвам итте ул, күрәсен, Камалов мондагы катлаулы чапырылышларны белми дип уйлады булса кирәк —Алар Акмал хан белән күптәнге әшнәләр һәм Беренче аны бер генә тапкыр коткарып калмады инде. —Бар хикмәт тә шунда шул,—диде Камалов йомшак кына —Беренче бу хәбәрне битараф кабул итте. Хәзер әңгәмәдәше аптырап калды. —Бишенче катта, сез доклад белән кергәндә, тагы кем булырга мөмкин соң? Камалов коллегасын газапларга теләмәде: —Сухроб Әкрәмхуҗаев. —Ә ана ник борчылырга, ди? Ул шатланырга гына тиеш,—дип тагы аптырашта калды полковник. —Мин дә шулай уйлый идем дә бит. Ну, яңалык ничегрәк? —Чыннан да, йомшак нервылылар өчен түгел. —Сизеп торам, безгә аның тормышын микроскоп астына алырга кирәк булыр, информация югалтунын берәр каналы анда түгел микән... —Бер атнада ике законсыз акция күбрәк булмасмы?—дип, шаярып сорады полковник. Ләкин прокурор аның бу сүзенә игътибар итмәде, бары сүзен генә дәвам итә бирде: —Ситуация ачылып беткәнче, аны кызыксындырган нәрсәләргә анализ ясарга кирәк һәм, мөмкин булганча, якындагы планнар белән аны таныштырмаска. Һәм соңгысы, аны халык арасында иң популяр юрист итеп таныткан атаклы мәкаләләр авторы булуында да шигем бар. Сез ипләп кенә анын докторлык диссертациясен табыгыз әле, докторлыкны яклауның ничек барганын белешегез, кайда яклаган, оппонентлары кем булган, материалны кайсы китапханәләрдә җыйган, анда, мәсәлән, бик сирәк китаплардан цитаталар китерелә, мина калса, аларны анын кулында тотып караганы да юктыр. Тагы шунысы... Аның докторлык диссертациясенә коллегаларының реакциясе нинди булган, ҮК аппаратына ничек эләккән, белүемчә, ул бит партия эшендә бер көн дә эшләмәгән кеше, юкса аппаратта юристлар буа буарлык, бу эшкә аны кем “кодалаган?” Болары рәсми яктан. Башка теләсә кайсы мәдәни үзәктәге кебек, Ташкентта да фәнни эш язып бирүче кешеләр җитәрлек, алар югарыдагы түрәләргә заказ буенча, мәгълүм бер бәягә, кандидатлык, докторлык эшләре әвәләп бирәләр Бу каналларны тикшереп карарга кирәк, бәлки җеп шуннан сузыладыр. Мәкаләләре басылып чыккан Сухроб Әхмәдович белән фәнни 76_ РАУЛЬ МИРХӘЙЛаРп. темаларга бер сүз дә әйтә алмаган Сухроб Әхмәдович арасында аерма жир белән күк арасыдай ерак. Гомумән, идән асты үзәкләре турында әйтәм. алар белемсез кешеләргә фәнни хезмәтләрне коймак урынына пешереп кенә торалар. Бүген аларга үрелергә вакытыбыз юк-югын, ләкин бу да оешкан җинаятьчелекнең бер төре, хокукый нигилизмның үтә куркыныч формасы, цинизмга барып җиткән интеллектуаль юньсезлек. Анда катнашучы һәр ике як та җәмгыятьне таркаталар, аның әхлакый шәкелләренә зыян ясыйлар. Вәгъдә бирәм, әгәр мин монда эшләп калсам, мондый кабахәт һөнәрне юкка чыгарачакмын, закон нигезендә йөзләрчә кандидатлык, докторлык диссертацияләрен гамәлдән чыгартам, кабат бу эшкә тотынмаслык итәм әле. Шул ук көнне, эштән кайтырга җыенганда гына кабинетында шәһәрара телефон телгә килде, СССР прокуратурасыннан шылтыраталар иде —Мәскәүнен астын өскә китердегез тәки. Менә әле генә инде икенче кинәшмәдән кайтып кердем. Сезне якладык, хәер, безнең иң мөһим эшләр буенча тикшерүче дә сынатмады, кире каккысыз шәп дәлилләр җыйган, Ариповнын Мәскәүдәге саклаучы фәрештәләрен дә белә икән. Ә сездә ничек анда? —Бездә, уйлавымча, бәхәсләр алда булачак әле, хәзергә һушын җыя алмый. Минем телефонны тик тотмыйлар, һәркайдан Ариповны кулга алу турында сорыйлар. Күпләр ышанмый, бу мөмкин түгел диләр, ничек инде Хезмәт Герое. СССР Югары Советы депутатын кулга алып була, диләр, һәм башкалар, һәм башкалар... — Кыенга килә башласа, „безгә хәбәр салыгыз, якларбыз, рәнҗетә алмаслар Мин сезгә әйткән кешене онытмагыз,—һәм сөйләшү шунда ук өзелде дә. —Минем телефонны тынлыйлар микәнни?—дип уйлап куйды сәер өзелүнен сәбәпләрен аңламаган прокурор. Акмал ханны кулга алунын бөтен нечкәлекләрен ишеткәч, ә аларны ана прокурор Камалов сөйләп бирде. Сенатор Шубарин белән элемтәгә керде. —Артур, берәр җирдә әбәтләп алсак яхшы булыр иде, син каршы түгелме? Шубарин күзгә-күз сөйләшү булырга тиешлеген бик тиз аңлап алды һәм үз тәкъдимен кертте: —“Лидо"да өстәлгә заказ биримме? —Мин анда сирәгрәк булырга тырышам, Нәргиз янына инспекцион визитлар гына ясыйм. Әйдә, ин яхшысы, Чимкент ягына китәбез, анда күнелгә хуш килерлек берәр чәйханә табылыр әле Минем янга ярты сәгатьтән кил. гадәттәге кебек, арткы ишектән чыгармын... —Берәр нәрсә булдымы әллә?—дип сорады Шубарин, Сенатор арткы капкадан килеп чыгуга, Әкрәмхуҗаевны анын мондый мескен, югалган, аптыраган хәлдә күргәне юк иде әле, һәрвакыт үз властен тоючы, түрәләрчә мин-минлекле Сухробмы бу? —Минем сине юк-бар өчен чакырганым бармы?—дип, сорауга сорау белән җавап бирде Сенатор һәм Японның машинасына кереп чумды. Артур Атександрович София проспектына чыкты, моннан Чимкент трактына кул сузарлык ара. Сенатор хаклы, дендропарктан башлап Черняево исемле иске рус поселогына кадәр арада чәйханә өстендә чәйханә. Алар, уңайлыкта бер-берсе белән ярышкандай, барысы нинди дә оулса су буена утырырга тырышкан, берсе тирәклектә булса, икенчесе таллы яр буенда, өченчесе арык яисә хавыз тирәсен сайлаган. Юл буендагы бистәләрдә ит лареклары, анда шашлыкка сарык ите, бавыр һәм думба (күрдүк мае) алырга була. Теләсә кайсы чәйханәдә ун-унбиш минутта шашлык та әзерләп бирәләр. Көтелмәгән фикерләрдән Шубариннын никтер бик тә шашлык ашыйсы килеп китте һәм ул, дустынын кәефе юклыкка да игътибар итмичә, шаяртып куйды: — Мин сине, Сухроб, бавыр шашлыгы белән сыйлыйм әле, бөтен кайгы-хәсрәтләрең онытылыр. Нигә бу хәтле борыныңны салындырдың? Берәрсен үтердеңме әллә? Хәтта алай булса да, чыгу юлы бар бит—акча бир, куркыт, болгат, сонгы чиктә үз урыныңа төрмәгә берәрсен тык, хәтта үз теләге белән төрмәгә кереп утыручыны да табып була, Әфган- станда сугыш башланганнан бирле елның теләсә кайсы фасылында чик аша чыгып качарга да була, резервта андый юл да бар, бары акчаң гына булсын Акмал хан биргән биш миллионны туздырып бетермәгәнсендер бит әле? Андый акчалар белән Көнбатышта да югалмассың, безнен сумны “неконвертируемая валюта” дип атыйлар икән, ышанма, күпләргә безнен агач акчалар да кирәк. Сенатор кинәт көлеп куйды, йөзендәге борчылу югалды, җанланып китте һәм Шубариннын җилкәсенә сугып куеп, җанланып әйтте: —Хәйран калырлык кеше син, Артур. Синен янында ун минут кына булдым, бернәрсә турында да сөйләмәдем, ә җандагы авырлык эреде дә бетте. Синең белән ин четерекле ситуациядән дә чыгып булганына ышана башлыйсын. Көчен-куәтен бөркелеп тора, синнән көч алам мин. Юл читендәге ларекта марля белән капланган сарык түшкәсе күреп, Шубарин машинасын туктатты. —Мин хәзер. Менә бу түшкәдә бик тә шәп бавыр булырга тиеш. Андыйны танырга мине тәмле тамак Икрам Мәхмүдович өйрәткән иде, берәрсе бездән өлгеррәк булып, инде бавыр очмаган булса. Ул кулына төргәк тотып бик тиз борылып та килде, инде шашлык кыздыра торган чәйханә табасы гына калды. Ун чакрымлап юл үттеләрме, юкмы, Казакьстан белән Үзбәкстан чигендәге бер авылда күңелгә хуш килерлек чәйханә дә күренде. Ул бу яктагы авыллардан берние белән аерылып тормый иде кебек, ләкин күзләре шунда тукталды. Шуның өстенә, монда атаклы Чимкент аракысы белән шундый ук данлыклы Чимкент сырасы да саталар икән. Карап торырга бик елгыр адәмгә охшаган шашлыкчы Шубариннан төргәкне алгач, ун кулын йөрәк турына куеп әйтте: —Утырыгыз, ял итә торыгыз, хәзер чәй китерерләр, шашлык унбиш минуттан әзер булыр.—Юл кырыендагы ирләрне ул күптән күреп алган һәм аларнын зур нәчәлниклар икәнен да чамалаган иде инде. Шәрекътә бу мәсьәләдә сирәк ялгышалар. Кул юып, иркенрәк, җайлырак айван сайлап маташкан арада мангалдан авыз суларын китереп кыздырган шашлык исе дә чыга башлыды, шашлыкчы чыннан да өлгер, эшен әйбәт белүче җитез кеше икән Шашлыкка өстәп, ваклап туралган, шәраб соусында мәмрәгән, Корея борычы кушылган суган китерделәр, моңа аччик-чучук салаты да өстәлде, аны китергәндә елгыр егет күз кысып, шыпырт кына пышылдады: —Мондый тәмле шашлык янына, бәлки, бик шәп аракы да куярга ярыйдыр? Кунаклар илтифатлы итеп баш тартты. Һәр икесенең күңел төбендә кымырҗып торса да, эш турында сөйләшмәделәр. Чәйгә күчкәч, Артур Александрович телгә килде: —Тамак ялгадык, хушландык, хәзер инде эшкә күчсәк тә була,—диде. Сүзләренең Шубаринга ничек тәэсир итүен күрәсе киленме, табындашы искитмәгән кыяфәт белән турыдан-туры ярды да салды: —Акмал ханны кулга алганнар. Анысы исә күзләрен кыса төшеп Сенаторга карап алды һәм көлемсерәп куйды иң белми калдыңмы> бәлки ҮКда да белмәгәннәрдер, рөхсәт тә сорап тормаганнардыр—Мондый мәсьәләнең кайда һәм кем тарафыннан хәл ителгәнен яхшы белгән Шубарин ышанмый иде шикелле. — Күз алдыңа гына китер, әйе, мин белми дә калдым, хәтта ҮК белән киңәшмәгәннәр, ул гына да түгел, Мәскәү рөхсәтеннән башка. Менә шулай, дустым, шундый юлбасарлар заманасы килде. Моны законның идеологиядән, ягъни партиядән дә өстен булырга тиешлеге белән анлаталар. —Карасана, хәбәрдарлык белән демократия бездә дә бик алга киткән икән бит,—дип сызгырып куйды Япон —Кем инде ул андый кыю кеше1 Мондый башбаштаклыктан соң урыныңда аны озак тотарлармы? —Ниндидер Хөршид Азизович Камалов,—диде Сенатор, аны үчекләгәндәй иттереп. —Нишләп ниндидер, дисен? Камалов—республика прокуроры, син хәзер Ак йорт биеклегеннән беркемне дә санга сукмыйсың, ә юкка.. Шәрекътә теләсә кайсы чинның, ә мондый чинның бигрәк тә, көче бар анын —Шубарин әңгәмәдәшен жинелчә шелтәләгәндәй итеп әйтте. Бу сүзләрдән Сенаторда өмет уянгандай булды, йөзенә сөенү галәмәте чыкты. —Бәлки синең ана ачкычларын да бардыр... —Юк!—дип, шундук өзде Япон, ләкин Сенаторның йөзендә эчке куркыну күреп, дәвам итте —Ләкин, кадерле Сухроб, кирәк булса, аңа ачкыч табып булмый дигән сүз түгел. Үз гомеремдә акчага битараф булган бер генә прокурорны күрергә туры килде. —Кызык, анысы кем инде? Аның турында бервакытта да сөйләгәнен булмады,—Юридик фәннәр докторы тагы җанланып китте. —Себер татары Әмирхан Даутович Азларханов, мин аны бик нык хөрмәт итә идем. —Сине сатуына да карамастанмы?—дип сорады, соң чиккә җитеп аптыраган Сенатор. —Юк, ул мине сатмады, ләкин бусы инде икенче мәсьәлә. Әйдә үзебезнең проблемага кайтыйк әле, прокурор Камаловны җайлау юллары эзләргә кирәкме һәм кирәк булса, ни өчен? —Эзләргә кирәк булыр. Мин инде гафу ителмәслек бер хата ясадым. Акмал ханны кулга алуларын ишеткәч, үземне тыя алмадым, хисләрем битемә бәреп чыкты. Ул моннан үзенчә нәтиҗә ясамый калмас. Бәлки республика прокуроры минем яшәү рәвешемне микроскоп астына алыр, прокуратура серләрен мина ачмаска тырышыр. Ә минем вәзгыятьне даими рәвештә үз кулымда тотасым килә, максатымны беләсен, Аксайга барып кайткач, мин сина барысын да ачыктан-ачык сөйләдем. Шулай бит? —Әйе, җитди хата җибәргәнсең. Мин анын кысымы астына эләгергә теләмәс идем, ул прокуратурада мафия белән корәш бүлеге оештырган, бүлек җитәкчелегенә КГБ кешеләрен җыйган. Ин кирәкле җирләрдә кэгэбэшниклар үгыра,—Шубаринда кинәт кенә бер идея туды ахрысы, ул тиз генә сорап куйды:—Акмал ханны кайда тоталар, кайсы төрмәдә9 Әңгәмәдәшенең уйларын аңлап алган Сенатор авыр сулады: —Акмал ханга хәзер безнең теш үтми, әллә нинди акчаларга да ана әйбер тапшырып булмый инде. —Әйе, каты тотынган Камалов! —“Минем кебекләрне кулга алмыйлар. Мин суд эскәмиясенә утырмыйм", имеш Карт идиот, мин бит ана югалып торырга куштым, хет безнен илдә, хет чит илдә. “Төркиядә мин сагынудан саргаеп үләчәкмен .—диде Әкрәмхуҗаев, Акмал хан булып кыланып,—Менә хәзер совет төрмәсендә йөзгә кадәр яшәрсен инде!—Сенатор кинәт кенә кабынып китте, бераздан ярсуын тыя алды һәм инде тыныч тавыш белән сорады:— Менә хәзер минем кайгы-хәсрәтләремне аңладыңмы? Акмал ханны кулга алу күпләрдә курку, шикләнү уятачак, республикада нинди паника күтәрелгәнен чамалыйм, югарыдагы һәр түрә тирәсендә аның кулы уйнады. Аның белгәннәре чәчелсәме... —Синең турында да, минем хакта да... шул кәһәр суккан Аксайга барырга шайтан котырттымы, миллионнары чәнчелеп киткере!—Сенатор тагы кызып китте, ләкин Шубариннын кискен карашы астында юашланып калды, Япон чәүчәләкләрне, ваклануны яратмый. —Вакытыннан атда төшенкелеккә бирелмә. Акмал хан Мәскәүдә син күз алдына да китерә алмаслык зур кешеләр белән бәйләнгән, аларга аны суд хөкеменә бирү кирәк түгел. Бәлки Мәскәүгә алып китүләре яхшырактыр да әле, башыннан сыйпап торучыларга якынрак булыр, ә монда аны үтереп ташлаулары да бар. Рәшидовнын урынына менгән кешене дә ул куйган иде бит. Болгавыр заман, үлчәүнең кай ягы тартыр бит әле. Бәхәсләшә алам, анын эшен, ким дигәндә дә, биш елга сузачаклар, ә алга таба мәсәлдәгечә: йә ишәк үлә, йә арба ватыла. Аның тормышы теленә бәйләнгән, моны гына ул аклый да анлый инде.—Бераз гына тын торды һәм соравы белән мөсәхә- бәнең юнәлешен үзгәртте:—Рас мине чакыргансың икән, димәк, синең планың да бардыр —Әйе, план бар анысы. Миңа калса, сиңа озакка сузмый гына Мәскәүгә очарга, андагы элемтәләреңне кузгатырга, үз кешеләреңне аякка бастырырга, Камаловның кем икәнен ачыкларга кирәк Анын артында кемнәр тора? Көчле һәм йомшак яклары нидә? Бары Камаловка ачкыч табып кына, аны үзебезгә ияләндереп кенә без Акмал ханны тикшерү эшләре ничек барганын белә алырбыз, монын белән күпләр кызыксына. Дөресен әйткәндә, Артур, без Сәлим белән сине күптән политикага да, җинаять эшләренә дә катнаштырмабыз, дигән идек. Син чиста финансист һәм бизнесмен, шулай булып кал да, калганын без үзебез эшләрбез, ләкин Мәскәүдә безнен керер-чыгар юлларыбыз юк, безгә ярдәм ит. Ә алга таба Камалов белән без үзебез шөгыльләнербез. Сәлим белән мин үзем. —Ышанычың өчен рәхмәт, минем тынычлыкны кайгыртуыгыз да ошый, ләкин бу планга кайбер өстәмәләрем бар. Камаловнын Ташкенттагы бар тормышын энә күзеннән үткәрергә кирәк, моның өчен теләсә нинди юлга барырга да ярый Прокуратурада, милициядә кешеләребезне активлаштыр, эшендә дә, өендә дә сөйләшүләрен тыңлауны оештыр. Кирәк икән, янына Айдынны куй, ул иренгә карап, кеше сүзен укый ала, Акмал ханнан алган аппаратураны эшкә жик—ни сөйли, ни уйлый, сез барысын да белергә тиеш. Безнен дуслар өчен иң куркыныч кеше шул. Вакыйгаларның сәер чуалуы булдымы, Чимкент трактында төшке аш тәмамланып килгән минутларда, Камалов кабинетыннан мафия белән көрәш бүлеге начальнигы Уткур Рәшидович чыгып бара, аңа да Сенаторның тормышын энә күзеннән үткәрү бурычы куелган иде.