Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

МӘДӘНИЯТКА мәдхия 18 декабрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Мәдәният министрлыгының төзелүенә 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды Татарстан соңгы елларда Россия мәдәни тормышы үзәкләренең берсенә әверелә бара Республикада мәдәни эшчәнлекне тәэмин итүче дәүләт институтлары системасын саклап калу, шулай ук аларны үстерү базасын булдыру мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтенең бик әһәмиятле максаты булып тора, дип күрсәтеп узды Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов Бүген республиканың мәдәни тормышын традицион фестиваль һәм конкурслардан башка күз алдына китереп булмый Егерме елдан артык инде Ф И Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале уздырыла Россиядә бердәнбер шундый фестиваль бу Р Нуриев исемендәге балет фестивален. "Европа-Азия" Халыкара хәзерге заман камера музыкасы фестивален. "Нәүрүз" Халыкара төрки халыклар фестивален. "Хор ансамбльләре”н уздыру, "Пианофорум”ны. И Шакиров исемендәге Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсын, С Сәйдәшев исемендәге яшь башкаручылар төбәк конкурсын һәм башка чараларны уздыру традициягә әверелде Кичәдә катнашкан Татарстан Премьер- министры Рөстәм Миннеханов атказанган мәдәният эшлеклеләренә, артистларга, тармакмын күп кенә хезмәткәрләренә ТР Президентының Рәхмәт хатларын, мактаулы исем бирелү турындагы документларны тапшырды Тантаналы кичәдә Татарстан Премьер- министры урынбасары Зилә Вәлиева. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миннуллин һәм башкалар катнашты ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР Яна ел алдыннан гына Татарстан Президенты М Шәймиев "Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Репсубликасынын 2003 елгы Дәүләт премияләрен бирү турында" Указга кул куйды. Бу премияләр ел саен гуманитар, табигать һәм техник фәннәрне үстерү, принципиаль яңа технологияләрне эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән, фән һәм техника казанышларын файдаланып, югары нәтиҗәләргә ирешкән галимнәргә бирелә 2003 елда Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 8 хезмәт лаек дип табылды Гуманитар фәннәр өлкәсендә исә әлеге премиягә "Татарлар" монографиясе өчен Татарстан Фәннәр академиясенен Ш. Мәр- жани исемендәге Тарих институты галимнәре Рәүфә Уразманова. Дамир Исхаков. Розалина Мусина. Светлана Суслова. Наил Халиков. Татар фольклорын җыю. саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәгенен фәнни хезмәткәре Рәмзия Мөхәммәдова. "Татарстан: тел симметриясе һәм асимметриясе" дигән монографиясе өчен В Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты галимәсе Луиза Бәйрәмова лаек булды. ЯНӘ ЛАТИН ИМЛЯСЫ ТУРЫНДА 24 декабрьдә ТР Дәүләт Советының Фән. мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясенен Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 һәм 8 мад- дәләренә аңлатма бирү турындагы запросы уңаеннан ТР Конституция суды карары игълан ителде. Мөрәҗәгать итүнен сәбәбе—ТР Конституциясе маддәләрендә латин графикасы нигезендә татар әлифбасын билгеләү өчен хокукый нигезнең, һәм әлеге мәсьәләнен республика карамагында гына булу- булмавында билгесезлек РФ Конституциясе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм жирле үзидарә органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм вакытлы басмаларда, мәдәният өлкәсендә. РФ дәүләт теле белән беррәггән. алфавитларын республикаларның үз дәүләт телләрендә билгеләргә хокукы бар Мөрәҗәгать итүчеләр фикеренчә. әлеге законнар нигезендә республикалар үз дәүләт теленең график нигезен мөстәкыйль рәвештә билгеләүгә хокуклы. ТР Констигуция суды бу җәһәттән карар кабул итте. Анда, аерым алганда, дәүләт теле буларак, татар теле әлифбасының график нигезен билгеләү, шул исәптән, татар теле әлифбасын латин графикасы нигезендә торгызу Татарстан Республикасы карамагына керә, диелә Бу хокук. Россия Федерациясе республикаларының үз дәүләт телләрен билгеләүгә конституцион хокукының состав өлеше буларак. Татарстан Республикасының ләүләги- хокукый статусының мөһим элементы булып тора, һәм ул федераль конституцион хокук нигезендә ТР һәм РФнен үзара килешенүе белән генә юкка чыгарылырга мөмкин ТЕАТРДА ӨЙ ТУЕ Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Уфада булды Башкортстан башкаласында Башкортстан Дәүләт Җыены һәм Татарстан Дәүләт Советы арасында алга таба хезмәттәшлек итү турындагы беркетмәгә кул куелды. Татарстан парламенты Русия субъектларынын законнар чыгару органнары белән хезмәттәшлек турында 25 килешүгә кул куйды Очрашуда Ф Мөхәммәтшин искәртеп узганча. ТР Дәүләт Советы белән Башкорт- стан Дәүләт Жыены арасында 1997 елда төзелгән килешү—нн нәтижалесе Шул ук көнне Башкортстан башкаласы үзәгендә "Нур" татар дәүләт театрынын зур залын ачу булды Коллективны котлап, Башкортстан Президенты М Рәхимов. Уфа хакимияте башлыгы П Качкаев. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Э Хәмитов һ б. чыгыш ясады Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Президенты М Шәймиевнен котлау хатын укып үтте —Бу—театр коллективы өчен генә түгел, ә Башкортстанда яшәүче барлык татарлар өчен дә көтеп алынган вакыйга,— дип дәвам итте сүзен Ф Мөхәммәтшин —Икс тугандаш халыкнын бөек дуслыгын бернинди сәяси давыллар һәм сынауларда какшата алмады, һәм Уфа үзәгендә татар театрынын яна бинасын ачу бу дуслыкнын ныгыячагы турында сөйли Татарстан парламенты татар театры коллективына “Газель" микроавтобусы бүләк итте. Әлеге тантанада, Татарстан парламентчыларыннан тыш, ТР мәдәният министры И Тарханов. Камал театры директоры Ш Закиров һәм баш режиссер Ф Бикчәнтәев җитәкчелегендә Академия театры артистлары да катнашты РЕДКОЛЛЕГИЯ УТЫРЫШЫ 30 декабрьдә “Казан утлары” журналының киңәйтелгән редколлегия утырышы үткәрелде Анда редколлегия әгъзалары һәм журнал хезмәткәрләре катнашты. Журналнын 2003 елдагы эшчәнлеге турында баш мөхәррир Равил Фәйзуллин кыскача хисап тотты. Утырышта узган елда журналда басылган төп әсәрләр, әдәби хәрәкәттә аларнын урыны, үзенчәлекләре, гомумән, әдәбиятының үсеш тенденцияләре турында сүз барды. Чыгыш ясаучылар—драматург Туфан Миннуллин, шагыйрь Гәрәй Рәхим, язучы Зиннур Хөснияр, галимнәр—Миркасыйм Госманов, Фоат Галимуллин. Хатыип Миннегулов, сәнгать белгече Розалина Шаһиева һ. б. журнал эшчәнлеген яхшырту турында фикерләре белән уртаклаштылар, эшлекле тәкъдимнәр әйттеләр Чыгыш ясаучылар журналнын узган елдагы эшен, нигездә, унай бәяләделәр, тиражның чагыштырмача канәгатьләнерлек булуын билгеләп үттеләр Редколлегия әгъзалары “Казан угларьГнын 2004 елга билгеләнгән перспектив планы белән дә таныштылар һәм аны хупладылар. ДУСЛАРЫБЫЗ БӘЙРӘМЕНДӘ Чуашстан Республикасы башкаласы Чабаксарда чуаш язучылар оешмасы төзелүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналар булды Биредә Мәскәүдән. Казан. Түбән Новгород. Ульяновскидан һәм башка төбәкләрдән кунаклар килде Татарстан делегациясендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. шагыйрь Ренат Харис бар иде Чуаш язучылары форумы эшендә республиканың Президенты Н В Федоров катнашты һәм чыгыш ясады Ижади оешманын җитәкчесе Валерий Тургай оешманын 80 еллык эшчәнлеге турында сөйләде. Ул чуаш әдәбияты үсешенә татар коллегаларының уңай йогынтысын билгеләп үтте. Татарстан делегациясе Президент М Ш. Шәймиевнен чуаш язучыларына котлавын һәм Казан Кремле сурәте төшерелгән келәм тапшырды, чуаш коллегаларын 2004 елның язында Татарстанда булачак чуаш әдәбияты көннәреңдә катнашырга чакырды Кунаклар әдәбият музеенда. Яна Чабаксар шәһәренең истәлекле урыннарында, Шорше- ле авылында, космонавт А. Николаев музеенда булдылар СӘЛИМҖАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ АЙ Татарстан Президенты М Шәймиевнен быел чыгарган Указында болай диелә: Россиянен халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесс, Россия Федера- циясенен К. Станиславский, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, күренекле театр эшлеклесе, режиссер һәм педагог, профессор Марсель Хәким улы Сәлимжановнын истәлеген мәңгеләштерү максатында, анын җәмгыять һәм дәүләт алдындагы хезмәтләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге тәкъдимнәрен, ижат зыялылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре мөрәҗәгатьләрен хуплап, карар бирәм Актерлар йортына Марсель Хәким улы Сәлимжанов исемен бирергә һәм киләчәктә аны “Марсель Сәлимжанов исемендәге Актерлар йорты" дип атарга ГАДЕЛ КУТУЙ ОНЫТЫЛМЫЙ К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һөм комедия театрында язучы Гадел Кутуйнын 100 еллыгына багышланган кичә үтте Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин ачып җибәрде, язучынын тормыш юлы белән таныштырды "Япь-яшь килеш безнен арадан китсә дә, анын ижат яктылыгы озак елларга бара",— диде ул. Аннары Г Кутуйнын улы шагыйрь Рөстәм Кутуй сүз алды Кичәгә әдипнең туган ягы— Пенза өлкәсе, Новокузнецк районы Татар Кынадысы авылыннан да кунаклар килде Казан Яшь тамашачы театры артистлары язучынын әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр укыдылар. Татарстанның атказанган артистлары Рафаэль Сәхабиев, Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисткасы Флюра Сөләйманова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесс Мәсгут Имашев, Россиянен Һәм Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов. Рамил Миндияр кебек талантлы сәхнә осталары, Харис Нигьмәтжанов җитәкчелегендәге уен кораллары оркестры катнашуы кичәне тагын да күркәмләндереп җибәрде Байбулат Батуллиннын “Рөстәм маҗаралары" повестеннан өзек укуын тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды Залда язучының кызы Гөлшат һәм фронтта Г Кутуйны күреп белгән, бүгенге көндә исән- сау Шакир Абилов та бар илс Кичәне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырды Гадел Кутуй юбилее анын туган ягы— Пенза өлкәсенең Татар Кынадысы һәм Бистә авылында да билгеләп үтелде Юбилей мөнәсәбәте белән бу якларга Казаннан бер төркем әдәбият-сәнгать вәкилләре килде Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин җитәкләгән делегация составында язучылардан—Жәүдәт Дәрзаман, Флера Тарханова, Рәдиф Сәгъди, галимә Розалина Нуруллина, артистлар— Рамил Миндияр, Гөлшат Имамиева һ б бар иде. Атар авыл халкы һәм мәктәп укучылары белән очраштылар Бу очрашуларны оештыруда Кузнецк районы хакимияте башлыгы урынбасары Фәридә Курмаеванын хезмәте зур булды. ЯШЬ ПИАНИСТЛАР БӘЙГЕСЕ Казанда яшь пианистларның Н Жиһанов исемендәге II республика конкурсы үтте Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, мәдәни һәм сәнгати уку йортлары буенча республика методик кабинеты, Н Җиһановнын мемориаль музей-фатиры, Н. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештырды Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама. Бөгелмә, Алабуга һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән яшь башкаручылар Н Жиһанов музеенда булып, композиторнын тормышы һәм ижаты турында бәян итүче кызыклы материаллар белән танышты. Кайберләрснә хәтта композиторнын роялендә анын әсәрен башкару бәхете дә елмайды. Конкурсның лауреатлары һәм дипломатлары катнашындагы йомгаклау концерты С Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының камера залында булды ШАГЫЙРӘ ИСТӘЛЕГЕНӘ Әлмәттә район һәм шәһәр хакимияте, “Татнефть" ачык акционерлар җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, Әлмәт дәүләт нефть институты химаясендә Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышлап "Исәнме, тормыш!” дип исемләнгән ачык студентлар фестивале узды. Фестиваль С. Сөләйманова һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланып китте Аннары ай дәвамында жюри конкурска килгән эшләрне (гыйльми хезмәтләр, әдәби, музыкаль, сынлы сәнгать әсәрләре, фотосурәтләр) карады Ниһаять, ел ахырында нефть институтының актлар залында йомгаклау кичәсе булды, 6 номинация буенча призлы урыннар билгеләнеп. 50 ләп студентка Мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды. Әлеге кичәдә Казаннан Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин җитәкчелегендәге бер төркем язучылар, сәнгать әһелләре дә катнашты Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Шаһинур Мостафин, шагыйрьләр Әхмәт Рәшит, Шәмсия Жиһангирова, шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиев, прозаик Камил Кәримов, Татарстанның халык артистлары Рафаэль Сәхабиев һәм Рамил Курамшин бар иде Әлеге фестивальне үткәрүгә Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры, профессор Александр Емекеев, проректор, социология фәннәре докторы, профессор Рәсимә Рәхимова. институтның мәдәният һәм ял итү үзәге директоры Людмила Волдавина зур өлеш кертте. ЗУР ХЕЗМӘТЕН БӘЯЛӘП “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Бөтендөнья татар конгрессы”. Халыкара иҗтимагый берләшмәләре берлеге башкарма комитеты уздырган ел йомгакларына багышланган кичәдә Россиядә һәм чит илдә яшәүче татар оешмалары вәкилләре катнашты Шул тантанада милләттәшебез, Казакъстан Табигый Фәннәр академиясе академигы, атказанган сәнгать эшлеклесе, “Почет билгесе" ордены кавалеры, Франция сәнгать академиясенең көмеш медале иясе, СССРның Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Вәлиәхмәт улы Муллашевка милли сәнгатебезне үстерүдәге хезмәтләре өчен Татарстаннын халык рәссамы исеме бирелде Бүләкне ТР Президенты Минтимер Шәймиев тапшырды Ел ахырында Казан милли мәдәният үзәгендә күренекле рәссамның зур күргәзмәсе булып узды КҮРГӘЗМӘ ЗАЛЛАРЫНДА Үткән айда Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Милли музее баш рәссамы Фаил Зыязовнын һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Канәфи Нә- фыйковнын хезмәтләре куелган күргәзмәләр булып үтте Фант Зыязов күркәм пейзажлар һәм натюрмортлар иҗат изү белән угыз елдан артык мәшгуль. Музей экспонатлары белән эшләү дә анын иҗатында урын алган көнкүреш, милли кием, бизәнү әйберләре аша ул борынгы тормышны, бабаларыбызнын гореф- гадәтләрен тасвирлый Канәфи Нәфыйков иҗатында исә тарихи темаларны чагылдырган сюжетлар өстенлек Сынлы сәнгать әсәрләрен ижат игүдән тыш, авторлар музей һәм театр өлкәсендә рәссам сыйфатында да зур хезмәт куялар. Фаил Зыязов республика музейларын сәнгатьчә бизәү буенча эшли, экспозицияләр һәм күргәзмәләр оешты руда катнаша Канәфи Нәфыйков респуб- лнканын байтак театрлары спектакльләренә декорацияләр ясавы белән дә мәгылүм рәссам ГАЛИМ ЮБИЛЕЕ Йөз еллыгы унаеннан. 17 декабрьдә күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллинга (1903-1985) туган җирендә— Апае районынын Кызыл Тау авылында сынчы Фәһим Фәсхетдннов тарафыннан эшләнгән бюст куелды. Исеме исә урта мәктәпкә бирелде. Мондагы бер бүлмәдә музей да булдырылды Казандагы “Апае" якташлык җәмгыяте җитәкчесе журналист Х&лим Гайнуллин тырышлыгы белән оештырылган әлеге тантана Апае районы халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ НИЧӘҮ? Сонгы халык санын алу нәтиҗәсенә караганда, Россиядә 4 мен 149 кырым татары яши. Әйтергә кирәк, элекке жанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бу сан күпкә кимегән. чөнки кырым татарлары соңгы елларда үз тарихи ватаннары—Кырымга күченеп кайтты Кырымда хәзер 270 мен кырым татары яши. ягъни ул Кырымдагы барлык халыкнын 12 проценты дигән сүз. Төрле сәбәпләр аркасында 150 мен кырым татары хәзергәчә Урта Азиядә яшәп кала бирә Ләкин аларнын күпчелегенең Кырымга кайту теләге зур, әлбәттә Бу теләкнен тормышка ашырылуы әлеге дә баягы икътисадка бәйле. Торкиядә бүгенге көндә 5 миллионга якын кырым татары яши Румыниядә—70, Болгариядә—20, ә АКШта 7 мен кырым татары бар ФИЛАРМОНИЯДӘ ЯҢА ҖИТӘКЧЕ Мәдәният министры Илдус Тарханов карары белән Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Әсгат Зөфәр улы Сафин үз вазифаларыннан азат ителде Анын урынына Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры урынбасары булып эшләгән Кадим Назир улы Нуруллин билгеләнде. Ә Сафин филармониянең концерт залын җитәкләячәк. КОЯШ ТИМБИКОВА 2004 елның беренче көннәрендә танылган язучы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистлар берлегенең Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты Кояш Закир кызы Тимбикова 66 яшендә вафат булды. Кояш Тимбикова Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында туып үсә һәм шунда урта белем ала. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң бөтен гомерен журналистикага, әдәбиятка багышлый Ул озак еллар—егерме ел дәвамында "Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”) журналында эшләде. Кояш Тимбикованың беренче язмалары матбугатта 1959 елда ук күренә башлый. Аннары бер-бер артлы хикәя, повесть җыентыклары дөнья күрә Археологлар тормышына багышланган "Тәңкәле тау", КамАЗ төзүчеләр тормышыннан "Агым уртасында” җыентыклары укучылар күңелен яулап алды. Кояш Тимбикованың журналист тормышы да бик актив иде Ул—илебезнең күп төбәкләренә барып җитә алган журналист Кояш Тимбикова—"КамАЗ төзелеше ударнигы" Аны БАМны төзүчеләр дә яхшы белә иде. Әсәрләре рус, башкорт телләрендә дә дөнья күрде. 1979-93 елларда Кояш ханым безнең журналда эшләде, бүлек редакторы һәм жаваплы секретарь вазифаларын башкарды, татар әдәбиятында очерк һәм публицистика жанрларын үстерүдә зур өлеш кертте. Төп әдәби әсәрләре дә иң әүвәл безнең журналда дөнья күрде. Ул туры сүзле, егет характерлы, әйткән сүзен төгәл үти торган, шул ук вакытта нечкә күнелле, шәфкатьле кеше иде Аның якты исеме безнең күңелләрдә озак сакланыр. «Казан утлары» хезмәткәрләре