Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ БОРЫНГЫ ШИГЫРЬ НИНДИ БУЛГАН?

Марсель Бакиров—шигырь белгече профессор Хатип Госманның шәкерте, гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм аның иң борынгы формалары, жанрлары, алымнары турында җитди монографияләр тудырган галим. Шуның белән бергә, ул. беренчсләрдән булып, борынгы шигъриятебезнең тарихи поэтикасын, милли образлар системасын һәм сәнгатьчә сурәтләү эволюциясен дә өйрәнде. Өстәвенә, төрки-татар шигыренең ритмик-интонацион төзелеше, сан-иҗек (силлабика) һәм төрки гаруз системаслары. фольклор шигыре һәм аның төрләре хакында да хезмәтләр язды. Шигырь һәм борынгы поэзия белгеченең укучыларыбыэга. әдәбиятчылар һәм язучылар игътибарына тәкъдим ителә торган бу яңа тикшеренүе иң элгәрге һәм архаик сүз сәнгатенең моңарчы аз билгеле булган төрләрен, шәкелләрен өйрәнүгә һәм ачыклауга багышланган Һәр фән өлкәсендә диярлек мөһим күзәтүләргә нигезләнгән, әмма күренешнең асылын тулысынча ачып бетерә алмаган карашлар була Әгәр мондый карашлар күренекле галимнәр тарафыннан үткәрелсә һәм күпмедер дәрәҗәдә фактик материал белән дә ныгытылса, алар бердәнбер дөрес һәм күренешне тулысынча иңли торган концепция төсен ала. Мин шигырь теориясендә ныклап урнашкан, әмма яна. өстәмә фактик материалларга таянып үзем ясаган нәтиҗәләр таләп иткәнчә, төзәтмә кертүне, тулыландыруны сораган шундый ике карашка тукталасым килә. Сүз ин архаик шигырь төзелешенең табигате, шул исәптән борынгы төрки шигырь корылышының нинди формалардан үсеп китүе турындагы карашлар турында бара. Аларнын беренчесе—XX йөзнең егерменче елларында төрки шигырь төзелешенең башлангыч һәм милли ритмик үзенчәлекләре турында кызыклы күзәтүләр белән чыккан поляк тюркологы Г Ковальскийныкы. Үзенә кадәрге ориенталист Б Фабонын күзәтүләрен1 дәвам итеп һәм үстереп, ул “ике юллык—төрки поэзиянең ин борынгы формасы булган" дип белдерде һәм лирик шигърияткә хас дүртьюллыклар һәм эпик шигырьгә (“эпик шигырь" дигәндә вакыйгалеккә. хикәяләүгә нигезләнгән эпос-дастан тексты күздә тотыла) хас күпъюллык тезмәләр шул "ике юллык тәнгәллек"тән үсеш алганнар дигән караш үткәрде 3 Шигырь белгече В. М Жирмунский үзенен тикшеренүләрендә Ковальскийнын “ике юллы строфа" төрен эпик шигырь төзелешенең дә сыйфаты һәм формасы итеп каравы белән килешмәвен әйтте һәм мондый нәтиҗәгә килде: “Изначальной структурной формои древнетюркского народного эпического стиха является не двучленная строфа, а то. что было мной названо эпической тирадой (или строфемой). т. е. цепочка стихов нсопределенной длины. объединенная параллелизмом. (отсюда не обязательно двучленным. часто многочленным". "Такие цепочки стихов соответствуют вообщс поступательному движению эпического рассказа у многих народов" "Тирада" безнең әдәбият белемендә һәм фольклористикада кулланыла торган "сарын" дигән төшенчәгә туры килә һәм шигъри эпос-дастаннардагы бер-беренә сарылып-үрелеп килүче тезмәләрдән төзелгән күпъюллык строфаны белдерә • Хәзерге вакытта шигырь белгечләре, кайбер искәрмәләр ясау исәбенә, бу карашларның икесен дә таныйлар, ачыклап әйткәндә, ике юллык тезмә лирик жыр-шигырьнен ин элгәрге төзелеш төре булган дип. эпос-дастаннарның строфа корылышы исә ритмик- синтиксик тәңгәллеккә нигезләнүче күпьюллык архаик формалан үсеп чыккан дип исәплиләр Без поэзиянең борынгы төрләрен өйрәнү барышында Г Ковальский белән В.Жирмунский ачыклаган шигырь формаларыннан да архаиграк, хәтта күпмедер дәрәҗәдә аларнын һәр икесе өчен дә өлге, иң беренче җирлек (архетип) хезмәтен үтәгән өченче форма да булган дигән фикергә килдек. Бу ин архаик шигырь төзелешенең нигезендә төрле борынгы язма ядкарьләрдә, шулай ук берничә буын сәяхәтче-этнографларның хезмәтләрендә теркәлгән берьюллык шигырь формасы ята. Ачыклап әйткәндә, җыр-шигырьнен башлангыч төре бер генә тотрыклы гыйбарәдән тора торган, әмма, һичшиксез, кат-кат такмаклар яки көйләп башкаруга исәп ителгән берьюллык поэтик-эмоциональ сөйләм рәвешендә була, һәм нәкъ менә бер үк тәртиптә кабатлануы аркасында мондый микротекст, ритмик куәт алып, үзенә бертөрле шигъри-музыкаль ижат башлангычының формалашуына китерә Без бер үк гыйбарәне кабатлау юлы белән җыр-шигырь иҗат итү алымы һәр борынгы халыкның башлангыч чор поэзиясенә хас уртак праканун булган дип исәплибез. Моннан тыш. әлеге ин архаик шигьри-музыкаль канун стадиаль яктан ярым кыргыйлык яки ыруглык чорында яшәгән һәм мәдәни үсеш ягыннан артта калган кабиләләрдә дә киң кулланылган. Узган гасырларда Европа сәяхәтчеләре һәм этнографлары тарафыннан Африкада, Төньяк Америкада, Океания утрауларында яшәүче төрле кабиләләр арасында язып алынган аерым иҗат үрнәкләре, безненчә. әнә шул турыда сөйли Бауман исемле европа сәяхәтчесе, мәсәлән. Африканың көньягында яшәүче бубе исемле кабиләне өйрәнгәндә шундый бер хәлгә тап була: диңгез төбеннән энҗе-кабырчыклар эзләү белән шөгыльләнүче әлеге кабиләнең бер әгъзасы, яр буенда ял итеп утырганда, кинәт “Акула бубенын кулын тешли” дип җырлап җибәрә Һәм, тукталмыйча, әлеге сүзләрне кызганыч тавыш белән ярым көйләп, ярым такмаклап үз телендә кабатлый башлый. Чумып диңгез төбеннән энҗе эзләүче бубе негрлары өчен акула, әлбәттә, хәтәр һәм фаҗигале хәлләр белән бәйле балык була. Шуңа күрә дә экспромт рәвештә туган һәм бер көйгә яңгырый башлаган әлеге җырны башкалар да күтәреп алалар, һәм шунда ук ул аларнын уртак халәтен чагылдыручы күмәк җырга әверелеп китә: Акула бубенын кулын тешли. Акула бубенын кулын тешли Акула бубенын кулын тешли*. Көйләп һәм кат-кат кабатлап башкарылучы бер юлдан торган җыр-шигырь үрнәкләре көньяк Африкада яшәүче бушмен кабиләләреннән аеруча күп язып алынган. Алар арасында ырым яки ярым дога рәвешендәгеләре дә, теге яки бу йолага бәйләп, яисә сунар вакытында башкарылганнары да. шулай ук гамәли- практик ихтыяҗ белән турыдан-туры бәйләнмәгәннәре дә бар. Мәсәлән, кояш чакырганда бушменнар тарафыннан күмәкләп башкарылган шигъри текст мондый Тһе хип ир (һеге. ир гһеге5 Кояш биектә, биектә Ә монысы—бушмен сугышчыларының үз җәясенә атап һәм. әлбәттә, кабатлыйкабатлый көйләп башкарган җыры: Әй син. каты агач, каты агач. Әй син, каты агач, каты агач'’. Бразилиянең тропик урманнарында яшәүче ботокуд исемле кабилә әгъзаларыннан язып алынган поэтик текст та бер юлдан, ягъни праканун таләбенә туры китереп чыгарылган бер юллык "строфа"дан тора. Ботокудлылар аны. дошманнарын җиңгәч, үзләренең хәрби башлыкларына атап җырлый торган булганнар һәм шатлыкларын да шул бер гыйбарәне кат-кат тәкърарлау аша белдергәннәр: Наш начальник не знает страха' Безнең башлыгыбыз курку белми Ин кызыгы шул партөрки бабаларыбыз иҗатына бәйләнешле борынгы материаллар арасында да бер гыйбарәдән-кабатланучы бер үк юлдан торган архаик шигърипоэтик текст үрнәге сакланып калган икән Борынгы кытай чыганакларында теркәлгән бер язмада мондый мәгълүмат бирелә: “По преданию. у Юсуна было две дочери Обе сестры были очень красивы Жили они в девятиярусной яшмовой башнс Однажды небесный правитель послал к ним ласточку. Ласточка пролстела над ними, кружилась и кричала “и-и-и". Сестры поймали понравнвшуюся им птичку и посадили в нефритовыи ларец. Через некоторые время они открыли ларец, заглянули. а ласточки и след простыл. Она улетела на север и больше не возвращалась. А в ларчике остались два яичка. Сестры занрустили и стали петь: Ласточка, ласточка. улетела! Ласточка, ласточка. улетела! По преданию. это была самая ранняя северная песня"*. Шушы ук ярым легендар фактны чагылдыручы икенче бер язмада да сонгы җөмлә “Эта песня положила начало северным мелодиям”4 дип тәмамлана. Безнең эрага кадәр II йөздә Кытайның төньягында һәм көнбатышында яшәүче һуннар арасында булган һәм аларнын күп җырларын, көйләрен язып алып кайткан атаклы сәяхәтче Чжан Цянь мәгълүматларына караганда, шулай ук кытайларның һун җырларын “төньяк җырлары" дип атап йөртүләрен исәпкә алганда"’, югарыдагы текстлардагы “северная песня". “северные мелодии" дигән гыйбарәләрнең һәм бер юллы җырның пратөрки бабаларыбызга караганлыгы, безнеңчә, шиксез. Янә шуны өстәргә кирәк: буй җиткән чибәр кызларны күккә—Тәңрегә багышлап манарада асрау традициясен без сонрак чор һуннарында, дөресрәге, уйгурларның борынгы бабалары булган гаопойлар риваятендә дә очратабыз" Аерым сәяхәтчеләрнең һәм этнографларның язмаларында берьюллык жыршигырьнең ритмик һәм музыкаль үзенчәлекләрен аңларга омтылу очраклары да юк түгел. XIX йөзнең икенче яртысында ике ел ярым Яна Гвинея утравында яшәгән рус этнографы Миклуха Маклай, мәсәлән, җирле папуас җырларының гап-гади төзелешенә, кып-кыска текстка корылуларына һәм еш кына барабан тактына кушылып башкарыла торган үтә садә көйләренә игътибар итеп, мондый нәтиҗә ясаган: “Эти песни. которые поются соло или хором. состоят только из немногих слов. иногда даже одного слова. которое все время повторяется. причем мелодия мало варьирует"1 ’ Бу кызыклы күзәтү музыка белгечләренең түбәндәге нәтиҗәсе белән туры килә: "Принцип остинантской повторности (итальянча остинато—үжәтле рәвештә бертуктаусыз кабатлау) исторически был наиболее ранним способом организации музыкальной мысли"13. Архаик культуралардагы бу үзенчәлек, минем фикеремчә, тормыш күренешләренең һәм вакыйгаларның туктаусыз кабатланып, әйләнеп торучы цикл рәвешендә күзаллануы белән дә бәйләнгән булырга тиеш. XX йөзнең 70 елларында Миклуха Маклай эзләре буйлап сәяхәттә булып кайткан фольклорчы Б. Путилов та папуаслар фольклорында сакланган кадими җыр-шигырь үрнәкләре белән кызыксына һәм. үзенә кадәрге атаклы тикшеренүченең күзәтүләрен дәвам итеп һәм яңа мәгълүматлар белән тулыландырып, болай яза: Одностиховые песни вовсе не редкость в новогвинейском фольклоре Тексты папуаских песен предельно элементарны: одна много раз повторяюшаяся фраза. Однообразный мотив выполняет функцию законченной мелодической формы. Это—так называемые однострочныс мотивы"14 (аерып язу безнеке — М. Б ). Сонгы өзектәге "одностиховые песни". “однострочные мелодии" дигән гыйбарәләр яки төшенчәләр, безнеңчә, ин архаик жыр-шигырьнен табигатенә аеруча туры килеп тора. Чөнки аларнын текстлары да. шулай ук башкарыла торган көйләре дә нәкъ менә кат-кат әйләнеп кайтуга, сүзмә-сүз яки аз гына үзгәртеп кабатлауга нигезләнүче бер юллы гыйбарәдән һәм бер юллы музыкаль фразадан төзелгән. Гвинея папуасларының крахмал ярмасы ясаганда башкарган хезмәт җыры мона мисал була ала: Вош. Ьот тагаге Магаге, 1ато1е, Мага. тагаге. Вот. Ьот тагаге. Магаге. тагаге Вот. Ьот тагаге15 Саго, саго ясы(һар. Ясыйлар кешеләр. Ясый, ясыйлар. Саго, саго ясыйлар Ясыйлар, ясыйлар. Саго, саго ясыйлар Шигырь теориясеннән чыгып әлеге күзәтүләрне үстерү юнәлешендә тагын шуларны әйтергә мөмкин: сүз бара торган шигъри-музыкаль праформада берьюл- лыклар һәм строфа, һәм рифма Вазыйфаларын да үз өсләренә алганнар. Ник дигәндә, нәкъ менә кабатлану аркасында берьюллык "строфа үзенең киресенә—антистрофага әверелгән, шул ук юл белән ишәйгән тезмәләр исә охшаш яңгырашлы, ләкин һәркайсы аерымланып торучы “бер юллы строфа”лар исәбенә барлыкка килгән. Янә бер әһәмиятле өстәмә: кабатлану исәбенә вертикаль юнәлештә ишәюче поэтик берьюллык эченә горизонталь юнәлештә үсү мөмкинлеге дә салынган булган. Бу очракта без жыр-шигырь юлынын эмбриональ цезура ярдәмеңдә ике-өч өлешкә бүленүен яки иҗекләрнең якынча булса да тәртипкә салынуын күздә тотабыз. Австралия аборигеннарының җенси магиягә, ягъни ирлек куәте байлык, муллык китерә дип ышануга нигезләнгән эротик җыры, мәсәлән, кабатлау һәм антитеза алымы ярдәмендә өч буынга бүленә. Ачыклап әйткәндә, ир-атлар тарафыннан тирәсенә куаклар үскән чокырны әйләнә-әйләнә һәм сөңгеләр (сөңге—ирлек куәте символы) белән чәнчә-чәнчә төн буена башкарылган берьюллык жырнын тексты түбәндәгечә: РиШ шга, риШ шга, шайка16 (Бу) чокыр түгел, чокыр түгел, (бу) уц/ка/ Ә болары—борынгы төркиләрнең магик рухлы иҗатына һәм кабер ташъязма поэзиясенә караган шигъри текстлар. Аларның беренчесе, VII йөз ядкаре дип исәпләнгәне, Алма-Ата өлкәсенең Илий районы төбәгендәге каберлектән табылган бронза йөзеккә рун хәрефләре белән язылган. Збк, $а$17 . Чүк, куркак! Төрки сугышчы йөзегенә уелган әлеге беръюллыкнын тылсым көченә ия дип каралганлыгы, тәэсир итеп, дошман якны буйсындырырга тиешле ырым рәвешендә кулланылганлыгы, безнеңчә, шиксез. Нибары ике сүздән генә торган гыйбарәнең ритмы да бик үзенчәлекле: һәр сүз бер үк зурлыкта-озынлыкта килә һәм бер үк аваздан башланып китә. Димәк, әлеге шигъри-магик гыйбарә кайтулы тәңгәл бәйләнешкә һәм төрки поэзиядә акрынлап үсеш алган аллитерация (аллитерация— бер үк авазларның кабатлануы) алымына корылган. Бер үк юл эчендә бер-берсен кабатлаучы һәм куәтләп килүче ике буын хасил булуын әнә шуның белән аңлатырга кирәк. Хакасия җирендә борынгы Енисей кыргызлары (дәүләтләренең яшәгән дәвере— У11-Х1П йөзләр) калдырган шигъри сөйләмле кабер ташъязма үрнәгендә дә аллитерация алымы ярылып ята. Ритмик буыннар үзара тигез булмаганлыктан, әлеге берьюллыкның иреклелеккә тартым ритмы һәр ике буын башында бер үк авазларның һәм һәр буын ахырында бер үк сүзләрнең кабатлануы исәбенә барлыкка килә. Эрдем болсар будуныг—эрк будуныг18 . Шанлы булган халык—батыр халык. Енисей кыргызларының Алтын күл төбәгендә куелган кабер ташы язмасында да (VIII йөз) аллитерация алымына корылган калыплашкан юл бар, ягъни ушбу текстта да төрле зурлыктагы ике ритмик буынны сүз башындагы бер үк авазлар бергә бәйли. А1ип 5ида ,|и$ кеЩа, I апву!, 1ов(8)и1 Алтын Суна кош-корты, I ишәй, үрче14 Түбәндәге мисал исә—күп төрки халыкларда уртак ышанулар җирлегенә барлыкка килгән борынгы йола иҗатыннан. Аерым алганда, әлеге магик шигъри юлны борынгылар язын жирләр кардан ачыла башлаган чорда, шул исәптән “Нәүрүз” бәйрәмендә ягылган учак аша кат-кат сикергән вакытта кабатлый торган булганнар. Алас. Алас, I ар балээден I калае30 . Атае. Алас, I һәр бәладән I калдыр Варианты: Алас, Алас, I кули балодан 1 халяс31 Алас, Алас, I бар бәладән I коткар. Монда инде сүзмә-сүз кабатлау һәм аллитерация алымнары гына кулланылып калыкмаган, ә рифмалар да барлыкка килгән һәм ритмик-интонацион тәңгәллек, кайтулы бәйләнеш исәбенә шигырь юлы ике, хәтта өч буынга яки мәгънәви кисәкләргә (синтагмаларга) бүленгән. Белүебезчә, борынгыдан килүче һәм шулар өлгесендә ясалып торучы беръюллык мәкальләр дә еш кына шушы ук алымнарга нигезләнгән була. Ахыр килеп, хәтта ике юллы мәкальләр дә күбрәк бер юл эчендә тернәкләнгән мәгънәви-семантик яки ритмик-интонацион тәңгәлләрдән һәм антиподлардан үсеп чыга. Бу, димәк, халык поэзиясенең “күзәнәкләре” һәм афористик иҗат төре булган мәкальләр формалашуда беръюллык проформа шулай ук зур роль уйнаган дигән сүз. Моны XI йөздә яшәгән атаклы тюрколог Мәхмүд Кашгарыйның “Диване лөгатет төрк” сүзлегенә теркәлгән борынгы мәкаль үрнәкләреннән дә сиземләргә була. Беръюллыклар: Кош кылыч 1 кынка сытмас. Куш кылыч I кынга сыймас Коркмыш кишигә I кой башы I кош көрүнир Сув бермәскә (бирмәгәнгә) I сет бер. Алымчы арыслдан, I биримче сычган. Алачагы бар—арслан, 1 бирәчәге бар—тычкан. Ике юллыклар: Бирин-бирнн I миң болур, Тама-тама I көл болур Алыплар бирлә I урушма, Бетләр (бәкләр) бирлә I турушма (тартышма)" Берьюллыкнын һәм горизонталь, һәм вертикаль юнәлештә үсүенә юл ачкан һәм тотрыклы формула-калыплар эшләнүгә этәргеч биргән ин төп ысулларның янә берсе, ин характерлысы өчлек алымы булган. Бу алымның нигезендә бер үк юл эчендә бер үк сүзнен яки кып-кыска гыйбарәнең өч мәртәбә кабатлану күренеше ята. Әмма соңгы кабатлануында әлеге сүз, азмы-күпме үзгәреп яки өстәмә сүз белән бәйләнештә килеп, ритмик оппозиция дә тудыра Өч тапкыр кабатлау, гомумән, борынгы сүз сәнгатенең аерылгысыз бер сыйфаты булып тора. Бигрәк тә ул магиягә һәм мифологиягә бәйләнешле күп текстларда тәртипләнеп, утырып җиткән һәм хәтта иң борынгы рефрен формалары барлыкка китергән. Грузин фольклорында, мәсәлән, борынгы җырларның тотрыклы кушымта-рефрены рәвешендә сакланып калган шундый беръюллыклар бар. Мәгънәләре хәзерге вакытта онытылган ул сүзләрдә Алгы Азия мифологиясендәге аерым аллаларның исемнәре яңгырашы калгандыр дип уйлыйлар. а) Г1ав-нана, иав-нана, нана-иав б) Вардо-нана, вардо-нана. нана-вардо в) Дели-дела, дели-дела, дала-дели.3! Мисаллардан күренүенчә, соңгы буында кабатланучы сүзләрнең инверсиясе, урыннарының алмашынып килүе ритмга тәмамлану төсмере бирә Ин мөһиме, шушылай тәртипләнү аркасында ритмның эмоциональ-эстетик тәэсирлелеге дә бермә-бер арта, һәм менә ни өчен бу алым бүгенге поэзиядә дә яратып кулланыла. Ә сине, ә сине, ә сине, туган як. Бар микән сагынмый торган чак34 Не надо. не надо, не надо, друзья. Гренада, Гренада, Гренада моя35 . Борынгыларның мондый өчле кабатлауда магик көч күрүләренең бер мөһим сәбәбе дә, безненчә, менә шунда, эмоциональ тәэсир көченең буыннан-буынга арта баруында Нәкъ менә гади кабатлау булмаганга күрә дә, ул, буын саен яна эстетик информация алып килеп, соңгысында иң югары ноктасына җитә. Димәк, архаик форманың, берьюллык эчендәге өчлекнең даими рефреннар тудыруда да роле зур булган икән. Ләкин әлеге форманың шигьри-ритмик вазыйфасы монын белән генә дә чикләнмәгән. Ул, безнең күзәтүләребезгә караганда, шигырь үлчәмнәренең һәм ритмик принципларның башлангыч өлгесе дә булган. Чөнки шул бер юлда, горизонталь өчлек эчендә, вертикаль юнәлештә үсеп китәчәк ритм дулкыны да тернәкләнгән һәм гәүдәләнгән. Аерым алганда, ритмик буыннарның һәм цезураларның беренче яралгылары да, ижекләрнең-сүзләрнен кайсы сыйфаты белән ритм тудыруда катнашуы да башлап шунын эчендә ачылган һәм ритмик сурәтләре эшләнгән. Без монын шулай булганлыгына борынгы җырлар һәм утырып җиткән сонрак чор эпослары мисалында да ышана алабыз. Менә карачайларда һәм азәрбайҗаннарда сакланган магик характердагы борынгы хезмәт җырларыннан һәм казакъ эпосларыннан өзекләр. Аскар, Аскар, Аскар тау, Аскар таудын со бүркт Тогай. тогай, тогай су, Тогай кондым өкжбен Долай, долай, дол гыбыт, Сары майдан тол гыбыт* Булгыр, Булгыр, Булгыр тау, Булдырып турган кургыр тау. Алан да алан, алан журт. Ах ала ордам комган журт-’ 7 Дугум, дутум, нәнәм дутум, Сәни саган, дутум. дутум8 . Югарыдагы мисаллардан өчлекнең 7-7 һәм 8-8 иҗекле силлабик үлчәмнәргә юл яруын һәм ритмга ачкыч ролен үтәвен күрү кыен түгел (текстларның калган өлешләрендә дә шул ук үлчәмнәр, нигездә, саклана). Билгеле, борынгы текстлар арасында ин беренче юлдагы өчлекнең озынлыгы (ягъни иҗекләр саны) белән аннан соңгы юлларның озынлыгы туры килмәгәннәре дә байтак. Алары инде башка характердагы ритмнар һәм башка үлчәмнәр өчен өлге булганнар. Горизонталь яссылыктагы (аерым юлдагы) ритмның вертикаль юнәлешкә дә, ягъни башка юлларга да күчүе һәм дәвам итүе шигъри сөйләм эволюциясендә яна һәм хәлиткеч баскыч булган, чөнки башлангыч үлчәм өлгеләренең ишәюе һәм строфа калыпларына үсеп әверелүе шушы баскычта башланган. Шигырь—бердәй бердәмлекләрнең чиратлашуын гына түгел, ә капма-каршы башлангычларның, төрле антиподларның кабатлануын һәм үзара чәкешүен дә ярата торган сүз сәнгате. Архаик берьюллыклар һәм шуларга тәңгәл рәвештә туган күпыоллык шигъри текстлар арасында без шуларның да борынгы үрнәкләрен күрәбез. Мисырлыларның безнен эрага кадәр 800 нче елда папируска теркәлгән мифологик гимнында, мәсәлән, Кояш алласының (Ра) дошманнарыннан өстен чыгуы болай тасвирлана: Силен Ра, слабы враги' Высок Ра. низки враги! Жив Ра. мертвы враги! Велик Ра. малы враги' Сыт Ра, голоден враги! Напоен ра, жаждут враги! Вознесся Ра, пали враги' Благ Ра, мерзки враги! Силен Ра, слабы враги! Есть Ра, нет тебя, Апонм Түбәндәге шигъри текст исә—шумерлар поэзиясеннән. Хикмәтле сүз, афоризм башлангычына охшаган бу текстта шактый кырыс һәм реаль оппозицион образгыйбарәләр аша ярлы кешенең мөшкел хәле сурәтләнә. Бедняку лучше умереть, чем жить Если у него есть хлеб, то нет соли. Если есть соль, то нет хлеба, Если есть мясо, то нет ягненка, Если есть ягненок, то нет мяса10 Ерак заманнардан ук килүче оппозиция алымына татарлардан да бер мисал . китерик. Дүртөйле районының Шәехзадә Бабич туган Әсән авылында (Башкортстан) үзебез табып алып кайткан шәкерт дәфтәрендә шактый гына ырым текстлары бар. Борынгы магик фикерләү белән үрелгән бер бозым ырымы баштан алып ахырга кадәр ике кешенен арасын бозуга юнәлдерелгән капма-каршы янәшәлекләрдән тора. Аю берлән бүре сәүешкәндә, (Бу фәләннәр) шунда (ягъни шул чакта) сәүешсен Эт берлән мачы тату булганда. (Бу фәләннәр) шунда тату буясын. Адәм берлән шайтан сәүешкәндә. (Бу фәләннәр) шунда сәүешсен Елан берлән бака тату булганда. (Бу фәләннәр) шунда тату булсын. Урман иясе берлән Шүрәле сәүешкәндә. (Бу фәләннәр) шунда сәүешсен. Мачы белән сычкан тату булганда. (Бу фәләннәр) шунда тату булсын”. Мондый үрнәкләрнен чишмә башы, безненчә. беренче башлап борынгы фикерләү составында барлыкка килгән парлы оппозиция алымына, ягъни бинар (латинча втаги$—икеле) системага корылган фикер сөрешенә барып тоташа. Тикшерүчеләр ачыклавынча, борынгылар мифларын һәм йолаларын да. табигатьтәге һәм тормыштагы төрле нәрсәләрне, күренешләрне дә бер-беренә капма-каршы торучы парларга берләштереп күзаллаганнар, ягъни тирә-яктагы бөтен нәрсәне "без"неке яки “апар“ныкына, "читләр"некенә. “ир-ат"ныкы яки “хатын-кызлар"ныкына. гадәт игә яки изгегә, яхшыга яки начарга һәм башка төрле антиподларга бүлеп аңлаганнар’-' Хәтта бүленмәс бер бөтенне дә икегә аерганнар һәм. киресенчә, үзара берләшми торган нәрсәләрдән дә пар ясаганнар. Мәсәлән, бүре белән төркиләр үзара кардәш дип уйлау, кояш белән айны ир белән хатын итеп күз алдына китерү, елан токымын изгеләштерелгән бер башлы ләү-сазаганга һәм куп башлы дошман аждаһага аеру, бер-берләреннән кыз-кәләш алучы ике кабиләне бер дуаль (латинча ёио—икеле) парга берләштерү һ. б. Әмма матди һәм рухи дөньяны парлы оппозицияләрдә кабул итү логикасы акрынлап чынбарлыкка чыннан да хас булган бинар полюсларны, ягъни капмакаршы ике башлангычтан торучы күп санлы парлы объект-күренешләрне ачарга һәм ныграк танып белергә дә нык ярдәм иткән. Һәм нәкъ менә шунын җирлегендә телебездә төрле антонимнар (капма-каршы мәгънәле сүзләр) һәм объект-күренешләрне яки сыйфатларны парлы-парлы итеп төркемләү барлыкка килгән: ун—сул. кук—жир. яшәү—үлем, кыш—җәй. изге—явыз һ. б. Табигый инде, халык иҗатында, эпик һәм лирик шигърияттә дә парлы оппозицияләрнең күп төрле үрнәкләре формалашкан. Шулай ук һәр культуралы халыкның язма классик поэзиясендә дә фольклордан килүче капма-каршы башлангычлар һәм шагыйрьләр үзләре ачкан яки башлап кулланышка керткән төрле оппозицияләр кулланылган. Һәм басым ясап әйтергә кирәк: мондый парлы антиподлар бүгенге поэзиянең дә егәрлеген, форма-стиль төрлелеген билгеләүче бер сыйфат булып кала һәм аерым шагыйрьләр тарафыннан шуңа нигезләнгән беръюллык шигырьләр дә. шулай ук ике. өч. дүрт юллы строфалар да иҗат ителә. Менә рус һәм татар шагыйрьләре Валерий Брюсов. Василий Субботин һәм Равил Фәйзуллиннан берьюллык парчалар О. закрой свои бледные ноги. Окоп копаю, может быть—могилу Көнемнен таҗы—Син китергән төн. Тынычлык ул—ин бөек илаһи музыка. Шәфәкъләр алсу-алсу, дөньялар ямансу54 . Әлеге мисаллар уңае белән шуны әйтергә кирәк: төрле халыкларның хәзерге заман поэзиясендә дә берьюллыкларнын яшәве һәм үзенә бер строфа төре ( “моностих”) тәшкил итүе шигырь теориясендә кануни күренеш буларак таныла Көйләп яки ярым такмаклап кат-кат кабатлауга исәп ителмәгәнлектән. бүгенге берьюллык- ларда мәгънәви һәм ритмик гармония, билгеле, аеруча нык сизелеп торырга тиеш Шулай булмаган тәкъдирдә алар шигырь буларак кабул ителмиләр Гаҗәеп көчле яңгырашлы, көтелмәгән башлангычларны үзара чәкештерүе һәм диалектик бер бөтен тәшкил итүе белән күңелне әсәрләндерүче ике һәм дүртьюллыкларга да мисаллар китерик. Сергей Есениннан: Если крикнет рать святая “Кинь ты Русь, живи в раю!” Я скажу: “Не наао рая. Дайте рояину мою". Сердие остыло. и вьшвели очи Синее счастье! Лунные ночи! Габдулла Тукайдан: Бар күңелләрдән жылы. йомшак синең кабрен ташы. Шунда тамсын күз яшенең ин ачы һәм татлысы! Дәрдмәндтән: Атам-аяам йорты өчен Булса мен жзным фнда. Туып-үскән жирем өчен Сон тамчы каным фида Сагыйть Рәмиевтән: Мине утка салган ул—син, Мине суга салган да—син, Утта янсам, суга батсам. Тартып алган Аллам да—син. Рәдиф Гаташтан: Бергә мендек Бу—Күк. Илаһ дөньясы1 Мин янган таш, син—йолдызшаһ буласы Илтер сине яшьлегең чын тәчтеңә, Мин—картаеп, бу күктән куыласы. Зөлфәттән: Илне дөрләтерлек ялкын ята Жил иркендә калган гомердә Илдә көчек булсаң да бик ярый. Тик ил өчен кирәк өрергә! Мин былбылдан сезне чакгырырмын. Тыңлатырмын елан сайравын. Без алда кабатланучы берьюллык сөйләм лирик иҗатның гына түгел, ә эпик поэзиянең дә ин борынгы шигъри формасы булган дигән фикер әйттек. Болай дигәндә, без халык иҗатындагы вакыйгалеккә нигезләнгән эпик шигырьнең яки эпос-дастан жанрының тернәкләнү чоры турында сүз алып барабыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, халык эпосы яралганда жанрнын урта гасырлардагы классик төренә (мәсәлән, угызларның “Коркыт дәдәм китабы”, кыргызларның “Манас”, үзбәкләрнең “Алпамыш", каракалпакларның “Кырык кыз”, татарларның “Идегәй” кебек дастаннарына) хас күпьюллык строфа төре (тирада, сарын) әле формалашмаган була. Шуна күрә дә безнең көннәргә килеп җиткән борынгы эпик жыр-шигырьләр арасында мондый ирекле һәм күптезмәле строфаларга корылмаган архаик текстлар очравы бер дә гаҗәп түгел. Менә XX йөз башында Г. Ландман исемле европа галиме яна Гвинеядә яшәүче киваи кабиләсеннән язып алган һәм соңыннан Б. Путилов игътибар иткән мифологик эчтәлекле эпик жыр яки эпос яралгысы. Ул нибары 16 юлдан тора һәм, җирле мифологик сюжетта тасвирланганча, папуаслар арасында ин беренче булып әҗәлне татыган культура герое Сидонын җир өстендәге тормышы (тулырак итеп әйткәндә, булачак хатыны Сагару белән ничек танышулары, катлаулы никах мөнәсәбәтләре һәм анын өчен көндәше Меури белән көрәшеп һәлак булуы) турында сүз бара. Ахыр килеп, Сагарунын ире җеназасы өстендә йола сыктавы башкаруы, теге дөнья белән тоташтыручы елга буенда хушлашып, мәңгелеккә аннан аерылуы бәян ителә. Героик эпос жанрына хас булган каһарманнарча никахлашу, кәләш өчен батырларча алышу һәм корәшеп корбан булу мотивларына нигезләнгән әлеге текстта вакыйгалар агышы жәенке һәм эзлекле сюжетка салып тасвирланмый, ә эчтәлекнең аерым өлешләрен өзек-өзек итеп гәүдәләндерүче һәм кайчакта кинаяле яки “ачкыч” сүзләр ярдәмендә генә хикәяләүче мөстәкыйль шигъри юллар аша бирелә. (Кат-кат тәржемә итү аркасында мәгънә төсмерләре бозылмасын өчен, эпоснын текстын чыганактагыча русча тәржемәдә калдырабыз.) 1. Я иду на хорошие танцы в Яса. 2. Он тронул юбку девушки в Яса. 3. О куруа, лестница Сидо, она возврашается назад в Уцо. 4. Сагару приходит рассерженная. располагается в Яса. 5. В Яса Сагару. хорошая женшнна. нлезает на вершину набеа 6. Сидо подходит к набеа и думает: “С какой стороны мне рубит его" 7. Сидо выкликает западный ветер: “Приди свалить набеа" 8 Ветер сваливает набеа и мою жену 9. Сидо посылает птичку Сараре к Сагару 10. Сагару отсылает птичку гимае: “Возврашаейся на то место, откуда ты пришла" 11. Сидо бьется с лесным человеком Меури каменной дубинкой, но не убивает его. 12. "Мой дорогой супруг, все время он со мной, он преследовал меня все время. теперь он мертв" 13. Маленький попугай, положи мертвого в каноэ. 14. Сагару кладет Сидо в каноэ Сибири, везет его на другую сторону 15. Слабый юго-восточный ветер несет Сидо. 16. Сидо кричит у водной ямы возле Боигуй . Героик характердагы эпос яралтысынын әнә шулай аз санлы юлларга гына нигезләнүенең сәбәбе, барыннан да элек, архаик традиция һәм күнегелгән иң элгәрге эпик канун белән бәйле. Ачыклап әйткәндә, эпос үзәгендәге мифик геройлар һәм анын нигезенә салынган мифологик сюжет кабилә әгъзаларына, аны башкаручыларга, һичшиксез, таныш булган һәм асылда шулар контекстында аңлап кабул ителгән. Әмма бу очракта безнең өчен иң кызыклысы—эпоснын нәкъ менә нигездә берәр юлдан торучы һәм миф контекстында тулы мәгънә алучы микротекстларга бүленүе, димәк, иң архаик җыр-шигырь төзелешенә, дөресрәге—иң элгәрге строфа төренә нигезләнүе. Ландман язып алган әлеге эпик әсәрнең һәр юлы, башлап җырлаучы (соло) һәм бии-бии түгәрәк әйләнүче кабилә әгъзалары (хор) тарафыннан күп мәртәбәләр кабатлана-кабатлана, бер үк көйгә җырлап башкарылган Шул рәвешле бер юл башкарылып туктагач, икенчесенә күчелгән, аннары—өченчесенә һәм калганнарына. Димәк, мифологик эчтәлекле сюжетны өзек-өзек микротекстлар—кат-кат тәкрарлауга исәп ителгән мөстәкыйль берьюллыклар аша чагылдыру эпик поэзиянең иң борынгы героик төренә—архаик-мифологик эпос башлангычына да хас булган. Һәм бу табигый дә. Эпос белгече С. Ю Неклюдов бик хаклы язганча, “Наиболее древние формы эпического повествования, как правило, отличались сравнитсльно небольшим обьемом и соответственно с небольшим событийно-временным охватом”3 ’. Классик эпоста кулланылучы күп юллы тирада-сарын формасына килгәндә исә, бу шәкел, безнең карашыбызча, шигырь төзелеше һәм строфика эволюциясенең, шулай ук эпос үсешенең икенче, хронологик яктан соңрак баскычында барлыкка килгән булырга тиеш Алда искәртеп үткәнчә, шигырь төзелешенең вертикаль юнәлештәге эволюциясе бер үк юлны сүзмә-сүз кабатлаудан акрынлап шул ук тезмә өлгесендә башка тәңгәл юллар тудыруга күчү рәвешендә, ягъни бер үк типтагы, ләкин һәркайсы яна, өстәмә мәгънә алып килүче тезмәләрне ишәйтү юнәлешендә барган. Хотя ты уходил, да придешь ты! Хотя ты спал, да просиешься ты! Хотя ты умер, да оживешь ты! Встань! Посмотри, что сделал тебе твой сын! Проснись! Услышь. что сделал тебе Гор! Он поразил для тебя поразившего тебя. Он убил для тебя убившего тебя, Он связал для тебя связавшего тебя. Исиди тебя омывает, Нефтида тебя очишает1* Образлы-синтаксик тәнгатлекнең бик борынгы классик үрнәге булган бу шигъри текст—“үлүче-терелүче" жир асты алласы Осириска (Осирис—Иосыфнын ерак прототибы) багышланган мифологик эпостан бер өзек. Мисыр пирамидасының эчке стенасына язылган әлеге текст баштан алып ахырга кадәр төрле төзелешле һәм төрле эчтәлекле жөмләләрнең яки гыйбарәләрнең кат-кат кабатлануына нигезләнә. Ләкин һәр төр гыйбарәнең (юлның) тәңгәл ишләрендә жөмлә төзелеше һәм сүз тәртибе үзгәрмичә сакланганлыктан һәм текстта гыйбарәләр төзелеше төрләнеп, алышынып торганлыктан, төрле ритмик вариантлар чиратлашуына корылган гажәеп үзенчәлекле образлы-синтаксик тәңгәллек барлыкка килә. Аерым алганда, эпос өзеге тәңгәл жөмләләрнең яки юлларның төренә, составына бәйле рәвештә дүрт ритмик төркемгә бүленеп тора. Шушындый ук характердагы мисаллар шумерларның, һинд-ираннарнын. алтай телләре семьялыгына керүче халыкларның борынгы эпик поэзиясендә дә шактый күп очрый. Бу инде, димәк, беренче булып В. М. Жирмунский тарафыннан ачыкланган эпоска хас күп буынлы, яки күп юллы параллелизм күренеше'4 , безнең карашыбызча, алда без тикшергән архетип берьюллыктан үсеп чыккан дигән сүз. Ягъни башка юлларны беренче яки үзеннән алдагы юлга тәңгәл итеп китерү һәм бер-беренә сара-сара ишәйтү җирлегендә барлыкка килгән дигән сүз. Табигый ки, төрки телләргә хас сүз тәртибе буенча, ерак бабаларыбызнын синтаксик тәңгәллеккә корылган борынгы эпик һәм лиро-эпик текстларында фигыль-хәбәрләр күпчелек очракта жөмлә яки шигырь юллары ахырына туры килә. Бу алым хәтта, өлешчә булса да, кече күләмле аерым жанрларга да үтеп кергән. Менә Алтай төбәгендәге бер тауның кыя ташына рун хәрефләре (төркиләрнең борынгы алфавиты) белән язылган келәү-алгыш үрнәге. Анда беренче юл төзелешен кабатлаучы күпьюллыкларда кабилә тавының иясеннән тормышны җитеш һәм мул итеп коруда ярдәм итүе сорала. Сүз унаенда синтаксик тәңгәллек җирлегендә формалашкан тагын бер кызыклы үзенчәлеккә тукталып китү сорала. Бу очракта без синтаксик яктан үзара тәңгәл юллар эчендә бер-берләренә саннары буенча да тәңгәл килүче сүз-буыннар барлыкка килүен күздә тотабыз. Мәкальләрдә бу күренеш ике яки күп дигәндә өч-дүрт юл эчендә генә гәүдәләнсә, алтай, хакас, тува һәм өлешчә казакъ, кыргыз кебек төрки халыкларның борынгы эпосларында—күп юлларны үзенә буйсындыручы кин таралган система. Ижекләр санын түгел, ә сүзләр санын саклауга нигезләнгән бу борынгы ритмик форма думбра чиртеп, яки сазда, лутняда уйнап шигырь әйтүче чичәнжыраулар өчен бик кулай алым булган һәм йөзләрчә юлларны импровизация юлы белән ижат итәргә, туктаусыз башкарырга мөмкинлек биргән. Шуның белән бергә әлеге алым, текстның эчтәлегенә, образ-күренешнең хәрәкәтенә карап, юллардагы сүз-буыннар санының вакыт-вакыт икенче саннар белән алмашынуына, үзенчәлекле аралаш форма тууына да юл куйган. Менә казакъ жыраулары иҗатыннан бер мисал (жәя эчендә юллардагы сүзләр саны күрсәтелә): А&т юИ, шя яО, Ап (=ап) 1Э81Ш1 ш4 яФ $!Я(=4ок) шая> Ьаг я>1, 016 (=ала) киздрб §а< Я>Һ Ваз аһр ке.|, а1 ке). Барын җитеш, тук кыл, Жәнлекле ягымлы имин кыл. Зур дуслыкны бар кыл, Өмет-теләкләрне көткәнчә кыл, Куәтле ке.|, бөек кер0 . (“Ке)”—муллык мәгънәсендә). Агасы бардын, жаксы болса жагасы бар, (6) Жаман болса, инеше жабар жаласы бар, (6) 1Н1С1 бардын, жаксы болса тынысы бар. (6) Жаман болса, агасына берер жумысы бар, (6) Баласы бардын, жаксы болса панасы бар, (6) Жаман болса, Кудайдын перген пелесн бар*1 Күренүенчә, текстта сүзләр саны бар (6) эпос-дастаныннан алынган түбәндәге өз ләрдә килгән, һәм бу катнаш “үлчәм" икенчесенә күчәргә мөмкинлек биргән. Алтайга Манас жеткенде, (3) Айдыны көпке кеткенде, (3) Кынры менеп чынданып, (3) Кыргыз бүткен җыйналып, (3) Улың жыйын топ булду, (4) Укса камбас кеп булду, (4) Кеп Манаска токтолду (3) юлда да бертигез. Кыргызларның “Манас" екләрдә исә сүзләр саны төрле вариация- тудырырга, шул юл белән бер ритмнан Яки: Бәри кәлкил. (2) Башым бакты! (2) Евим тахты! (2) Хан бабамын кө)күси! (3) Гадын анамын севкиси! (3) Атам, анам вершуи, (3) Көз ачыбан көрдүзүм, (3) Көңүл вериб көрдү!үм. (3) Көнүл вериб севдцүм, (3) Дирсә хан!*-’ (2) Кытайларның безнен эрага кадәр тотем хайваннарына багышлап ижат ителгән “Сынар мөгез” дигән түбәндәге келәү алгышы да бер типтагы җөмләләрне кабатлауга корылган. Әмма бу юлы билгеле бер аралыкта кабатланучы риторик эндәшләр һәм бераз гына үзгәреп, билгеле бер тәртиптә килүче рефрен тезмәләр өч юллы строфалар тууына китергәннәр. Единорог! Своим копытом Ты наших сыновей сохрани! О ты, Единорог! Единорог! Своим челом Семью ты нашу сохрани! О ты, Единорог! Единорог! Своим рогом Ты наш род сохрани! О ты, Единорог!45 Америка индеецлары науаларның җирле аллалар анасына—Тетео-иннанга багышланган түбәндәге гимнында да билгеле бер тәртиптәге кабатлаулар өчәр юллы строфалар барлыкка китергән. Текстларның эчке төзелешендә һәм эчтәлегендә күпмедер аермалар булуга карамастан, "Сынар мөгез” келәвендәге һәм әлеге гимндагы һәр ике төр строфа да асылда архаик характерда, ягъни бер һәм ике юлчыктан үсеп чыккан тәңгәлләр, бер типтагы кабатлаулар җимеше булып торалар. Ах, желтый цветок раскрыл лепестки, То наша мать, лицо спрятав под маской. Из Тамоанчана в край наш пришла Ах, белый цветок раскрыл лепестки То наша мать, лицо спрятав под маской. Из Тамоанчана в край наш пришла44 Аерым халыклар иҗатында катлаулы бәйләнешкә корылган өчьюллык строфа калыплары акрынлап активлашып, нормалашып киткәннәр һәм классик поэзиягә дә үтеп кергәннәр. Моның төрле характердагы күпсанлы үрнәкләрен без кытайларның ин борынгы лирика энциклопедиясе-тупланмасы саналган "Шицзин"да да, шулай ук японнарның язма шигъриятендә дә очратабыз. Катаута (5-7-7 иҗекле үлчәм) һәм хокку (5-7-5 иҗекле үлчәм) дип атала торган япон шигъри шәкел- формалары, мәсәлән, әнә шундыйлардан Янә килеп, борынгы традициягә нигезләнүче өчьюллык строфа төрләре теге яки бу дәрәҗәдә төрки халыкларда. шул исәптән татар сүз сәнгатендә дә урын алган. Түбәндәге мәкальләр һәм һәр юлы ике мисрагтан, ягъни ике ярты юллыктан торучы мөнәҗәтләр моңа ышандыргыч дәлил була ала. Эт өреп картая. Кызыл төлке—жир күрке. Егет йөреп картая. Матур егет—ил күрке. Кыз көлеп картая Матур кызлар—өй күрке Алла сине бар итте, үзенә һәм яр итте. Рәсүлләргә таж итте, йә Мөхәммәд Мостафа! Саллалаһе галәйкә, йә Мөхәммәд Мостафа! (“Йә Мөхәммәд Мостафа") Исрафил сурын өргән, йә Хәбибем, тор, дигәй. Лә Иляһи. тормаймын өммәтләрем тормыйча. Гөнаһлы өммәтләрем "ярлыкагыл” димичә (“Исрафил сурын өргәй”). Өчьюллыкка корылган шигырь текстларын язма поэзиябездән дә күпләп китереп булыр иде. Шагыйрьләрдән Равил Фәйзуллин, Ренат Харис. Шамиль Анак халык иҗаты традицияләрен дәвам итеп һәм үстереп, әлеге тип строфаның төрле вариантларын тудырдылар, шул исәптән ак шигырь шәкелендәге рифмасыз үрнәкләрен дә иҗат иттеләр. Шул ук вакытта әлеге шагыйрьләр иҗатында беренче башлап эпосдастан шигырендә, йола фольклорында һәм магик поэзиядә (ырымнарда) формалашкан катнаш үлчәмле шигырь үрнәкләре дә барлыкка килде. Берьюллыкны кат-кат сүзмә-сүз кабатлау алымыннан кабатланмый торган текстлар ижат итүгә күчүнең ин архаик бер ысулы ике юллык строфа төрен үзләштерү белән бәйләнгән Монысы инде, алда әйтелгәнчә, строфаларга бүленешне яратучы лирик поэзиядә, шулай ук ин кечкенә һәм афористик жанр үрнәге булган мәкальләрдә тернәкләнгән Берьюллыктан ике юлга күчү төрлечә гамәлгә ашырылган. Мәсәлән, шуның бер ысулы ике ритмик буынлы яки ике ярым (ярты) юллы (гарәп-фарсы термины белән әйткәндә, ике мисраглы) тезмәне цезура үтә торган жирлән ике юлга бүлүгә корылса, икенчесе—кабатлана торган юлга катализатор вазыйфасын, ягъни төрләндерү-үзгәртү ролен үтәүче өстәмә сүзләр кертеп жибәрү рәвешендә булган. Бу исә сүзмә-сүз кабатлаудан качарга, яна төр кабатлаулар һәм яна мәгьнәви-ритмик вариацияләр тудырырга мөмкинлек биргән. Шул юл белән әлеге алым бер үк төрле кабатлау инерциясен жинәргә һәм ритмик тәңгәллеккә, мәгънә үзгәрешенә корылган ике юллыклар ижат итәргә юл ачкан. Мисал өчен дүрт мен ел чамасы элек шумерлар ижат иткән иң борынгы мәхәббәт лирикасы үрнәгенә морәжәгать итик. Жирле ышану һәм йола буенча шумер патшасы ел уңдырышлы килсен өчен ел да бер кызга өйләнергә тиеш булган. Әлеге жыр-гимн менә шул “изге никах” вакытында башкарылган. Супруг, дорогой моему сердцу, Велика твоя красота. сладостная, точно мед. Лев. дорогой, моему сердцу, Велика твоя красота, сладостная, точно мед'7 . Ә монысы—Тын океандагы Мариан утрауларында ыруглык тормышы белән яшәүче кабиләдән язып алынган җыр. Аны хатын-кызлар күмәк рәвештә яр буенда башкарганнар. Кабат-кабат җырлаганда тексттагы сан күрсәткече генә ("алты”, "җиде" һ. б.) үзгәреп, алышынып торган. Эзылог о но лото дилдину. Оалог о но лого дилдину" Диңгездә алты мәртәбә чумыла, Диңгездә алты мәртәбә өскә чыгыла Борынгы уйгурлар иҗатыннан да бер-ике мисал китерик. Тан алласына багышланган гимн, мәсәлән, мондый юл белән башлана һәм икенче юлда баштагы гыйбарәгә бер сүз өстәлә: Тан 1спп ке1й, Тан 1епп Ы кеШ. Тан 1епп кеШ, Тан 1епп оп кеШ". Шигъри сөйләмгә корылган юрау китабының (VIII йөз) түбәндәге юлларында төрләндерүче, өстәмә информация алып килүче сүзләр саны инде күбрәк. Шул ук вакытта, беренче юлдагы кебек үк, әлеге алмаш, катализатор сүзләр эчке, горизонталь аллитерация таләбен дә саклаганнар (чагыштырыгыз: б-б. к-к). Виг Ьи1и1 ргийи 1>ш1ип ихө )а§с!и, Соры болыт гизде, халык өстенә яуды, Оага Ьи1и( ргиби дапшк йгә завйи'0 . Кара болыт гизде, бөтен җир өстенә яуды. Тагын бер жнтди искәрмә: тикшереп үтелгән мисалларда алда сүз барган парлы оппозиция, контрастлык алымы да якыннан торып катнашкан. Ачыклап әйткәндә, әлеге алым аерым объект-күренешләрне яки гамәлләрне капма-каршы кую рәвешендә дә, шулай ук тәңгәл образларны яңа сыйфатлар өстәп баету, градацияләп үстерү төсендә дә гәүдәләнгән. Мондый шәкелләрне үзләштерүгә, һичшиксез, мәкальләрнең хөкем-фикерләү төзелеше дә ярдәм иткән, һәм хикмәтле сүз сәнгате белән шигърият асылда үзара “кан алмашып", бер-берсенең казанышларыннан файдаланып үскәннәр. Нәтиҗәдә, кабатлаулардан башланган һәм яңа үзенчәлекләр белән баеган ике юллыкларның бик күп төрләре барлыкка килгән Хәзерге поэзиядә актив кулланыла торган дүртьюллыкларның “кендеге" дә, мина калса, ике юллыкларга гына түгел, ә шуларга җирлек булган берьюллыкларга да барып тоташа. Дүртьюллыклар тууның бер борынгы чыганагы яки ысулы—берьюллык өлгесендә тәңгәл юллар санын ишәйтү. Монын бик күптәнге яки архаизм рәвешендә дәвам иткән үрнәкләрен төрле халыкларда очратырга була. Менә Шу-Син исемле шумер патшасының әнисе Абисимтига багышланган гимннан бер строфа. Она дала жизнь тому. кто чист Это мать дала жизнь тому, что чист Абисимга дала жизнь тому, кто чист Царниа дала жизнь тому. кто чист5 Ә монысы—безнең эрага кадәр ике меңенче еллар уртасында Һинд-иран (ария) кабиләләре арасында иҗат ителә башлаган “Ригведа” җыентыгындагы гимннан Аны патшаны беренче башлап тәхеткә утыртканда башкара торган булганнар. йһгиуа ёуаиг ёһтиуа рПһт бһгиуазаһ рагуа1а ипё бһгиуат У1$удт 1с1ат яйас! с!гиуо гфа УКЙГП а^т Твердо небо. тверда земля. Тверды горы эти. Тверд весь этот мир. Тверд этот царь племен Әлеге дүртьюллыкларның икесендә дә кабатланучы тезмәләр үсә баручы градация барлыкка китергәннәр, ягъни һәр юл үзеннән алдагы юлдан, борынгылар карашынча. куәтлерәк информация алып килүгә исәп ителгән һәм ин югары нокта йомгаклап куючы соңгы юлга туры килгән. Шушы ук архаик алымга корылган дүртьюллыкларны без төрки халыклар иҗатында да очратабыз. Түбәндәге караим җыры шуның бер дәлиле була ала. Лапа-лап кар йава. Эрби баба кой сойа. Хазар оглу ат чаба, Байларымыз той чала (үткәрә)” Ләкин дүрт юлда да бер типтагы җөмләләр яки гыйбарәләр кабатлануы бер тонлы ритмик инерция дә тудырган. Шушы инерцияне текстнын соңгы юлында туктату, дүрт юллык строфага тәмамланган төсмер бирү өчен, акрынлап яна ритмик алым (катализатор) үзләштерелгән. Бу очракта без соңгы юлның капыл гына башка ритмга күчүен һәм башка типтагы гыйбарә белән дүртьюллыкны очлап, тәмамлап куюын күздә тотабыз. Менә борынгы төрки поэзиядән Мәхмүд Кашгари җыентыгында (XI йөз) теркәлгән характерлы мисаллар. Этил СУЫ ака торур. ^Р314 алпы «куштылар. Кайа тәпи кака торур. ^ыкыр көзнн бакыштылар. Балык талим бака торур. Камуг толмун токуштылар, Көлүн такы күшәрүр Кылыч кынка күчүн сыгдьГ Безнен күзәтүләребезгә караганда, нәкъ шушы шигъри ритм-үлчәм (4+4=9) күп төрки халыкларда, атап әйткәндә, уйгыр, алтай, әзербайжан, гагауз, төрек поэзияләрендә борынгыдан ук килүче бер традиция буларак сакланган, дәвам иткән. Бер үк вакытта бу ритм-строфа калыбы татар мөнәжәтләренен дә яраткан бер үлчәменә әверелгән (Тик әлеге үлчәмдәге текстларны озын үлчәмгә әверелдереп, бәет рәвешендә ике юл итеп язу гадәткә кергән Без исә, борынгы ритм-метр калыбы башкаларга да аңлашылсын, күренеп торсын өчен, мисалларыбызны дүрт юл итеп бирәбез.) Ата дисәм, авырый башым. Ана дисәм, түглә яшем. Чит илләрдә ялгыш башым. Аерылдым туганнардан Йортың вәйран кала дими. Хәләл әнкән кала дими. Авыр кайгы салам дими, Бу ни гажәп үлемдер (буР. Әгәр югарыда анализланган мисалларда һәр дүрт тезмә яки баштагы өч юл бер ук типтагы, ягъни үзара тиңдәш жөмләләрдән торсалар, ике юллыклардан үсеп чыккан дүртьюллыкларда инде бик еш бер-берсенә тәңгәл яки капма-каршы торучы мәгьнәвисемантик парлар барлыкка килә. Асылда тәүге ике юлы табигатьне тасвирлауга, соңгы ике юлы исә авторның яки лирик геройның хис-тойгыларын сурәтләүгә нигезләнгән образлы-психологик параллелизм алымы да парлы тәңгәллек яки парлы оппозиция мирасы булып тора. Мондый дүртьюллыклар арасында шулай ук табигать образлары белән психологик кичерешләр гажәеп дәрәжәдә керешкән, бербөтен булып үрелгән төрләре дә юк түгел. Ике юллыклар җирлегендә туган һәм ике башлангыч тәңгәллегенә корылган мондый дүртьюллыкларның иң борынгы классик үрнәкләре кытай поэзиясендә аеруча еш очрый. Безнен эрага кадәр ХН-У йөзләрдә үк иҗат ителгән поэтик әсәрләр тупланмасы “Шицзин”ны тәржемә итүче А. Штукин “каждому синологу известен параллелизм как изошреный и любимейший художственный прием в Китае” дип юкка гына язмаган4*. Менә шул җыентыктан аерым мисаллар: Ветер с дождем холодны, словно лед. Где-то петух нспрсрывно поет Только, я вижу. супруг мой со мной— Разве тревога в душс не замрет1 Вышла на небе луна и ярка, и светла Эта красавица так хороша и мила! Горечь тоски моей ты бы утешить могла; Сердце устало от думы, и скорбь тяжела. Нет, я не орел и не коршун Крыльями Взмахнул бы я, к небу направив полет! Нет, я не осетр и не мал ая стерлядь. Сокрылся бы я в бездну глубокую вод!57 Тарихи-чыгыштырма мәктәбе вәкиле, күп халыкларның фольклор һәм әдәбияты белгече профессор А. Н Веселовский образлы-психологик параллелизм күренешенең ин борынгы җирлеген табигать белән кешене тиңләштерүгә һәм шул мифологик фикерләү нигезендә ике буынлы тәңгәллек барлыкка килүгә бәйләп аңлата. Мифологик ышану юкка чыкканнан соң исә кешегә һәм анын рухи халәтенә, эш-гамәленә тиңләштерелгән табигать образлары чагыштыруларга һәм символларга әверелгәннәр, төрле троплар (троп—кинаяле, күчерелмә мәгънәле гыйбарә яки сурәтләү чарасы) тудыруда катнашканнар. Һәм табигый ки, образлы-психологик тәңгәллек бер һәм ике юллыклар эчендә дә, шулай ук өч һәм дүрт юллыкларда да гәүдәләнә алган, һәм хәзер дә бу шулай. Инде хәзер, беръюллыктан башланган сыйфат һәм сан үзгәрешләренең төрле типтагы ике юллыклар һәм дүртьюллыклар тууына китерүен күзәтеп чыкканнан сон. шәкел-строфика өлкәсендәге кайбер соңрак казанышларга да игътибар итү урышы булыр лип уйлыйм Әмма, сүзне озынга сузмас өчен, бу юлы гомумгөрки һам татар шигъриятендәге аерым бер юнәлештәге мисаллар белән чикләнү ла җитәчәк. Шундый мисалларнын ин характерлысы-беренче башлап казакъ шагыйре Абай Куканбаев (1845-1904) иҗатында кулланылган -'алты аяк" дип йөртелүче строфа. Мәгкзүм булуынча, Абай-казакъ язма поэзиясенә нигез сштган һам традицион төрки строфалар төзелешенә үзенчәлекле реформа ясаган сүз остасы Сүз бара торган “алты аяк”, ягъни алты тезмәле, янәшә һәм юл аша рифмалы строфа калыбында иҗат ителгән "Бойы булган” шигыре мона мисал була ала Бойы булган. Сөз! жылман, Юпкһ көрсем, мен сонан; ВеШ бастым, Кат састым, Тура каштым жалма-жан55 Абайның шактый шигырьләренә өлге булган әлеге строфа төре бик кызыктыргыч һәм йогынты ясаучан, таралучан булып чыга. Анын үрнәкләренең соңыннан казакъ шагыйрьләре Бейимбет Майлин, Сәкен Сейфуллин, Бсркияз Кулеев, кыргыз шагыйре Аалы Токомбаев, каракалпак шагыйре Хожамет Ахметов, кумык шагыйрәсе Шейит-ханым Алишева, караим шагыйре Ш. Фирковичнын иҗатында да урын алуы шуны раслап тора. Менә Фирковичнын “Сугу егс1а” дигән шигыреннән бер строфа. Випс1а )а§1аг, Апс1а 1г1аг, Кугпу егйа Ьега(11аг, Апа а)Пу, А1а киЯу. Кууйап зигасНаг” Күренүенчә, әлеге текстта рифмалар юл башларына да күчкән. Борынгы хазар, бөжәнәк һәм кыпчак кабиләләре катнашмасыннан торган караимнарның (XIV— XV йөзләрдә аларнын күпчелек өлеше Кырымнан Литва, Польша һәм Көнбатыш Украина җирләренә күчереп утыртылалар) төрки төбәкләрдән шактый читтә яшәгәнлеген исәпкә алганда, 1935 елда латин шрифты белән Вильнюста басылган бу шигырьнең кайсы әдәбият йогынтысында Абай традициясендә иҗат ителгәнлеген билгеләү кыен. Әлеге традиция тәэсиреннән Көнчыгыш мәдәнияте белән тыгыз бәйләнештә торган татар классик язма поэзиясе дә читтә калмаган. Дәрдмәнднен халкыбызның киләчәк язмышы турында борчылып иҗат иткән атаклы “Кораб” шигыре—шунын бер саллы үрнәге. Чыкты җилләр. Купты дулкын— Ил корабын җил сөрә! Кайсы юлар, Нинди упкын Тарта безне жан сорап?! Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, алты юллы строфаның, "алты аяк”нын килеп чыгышы да, минем инануымча, берьюллыклардан башлангыч алучы ике юллыкларга барып тоташа. Моңа ышану өчен Мәхмүд Кашгари сүзлегендәге аерым мисалларга игътибар итү дә җитә. КөпЛ ҺуиЬ I яапу яигуЬ I аеги асуЬ яа^игаг, Его сгоревшнм сердцем. высохшей кровью. 5угвиг8а1уг I и2Йс1әп I ах$!2 )й21 Ьигяигаг открыв рот. он скорбит Страсти иссушают, лицо глуппа сморшивастся. Өпййп пә1әк I )а1уаппас1уп I яас яа«а Ьәгбш 1ауаг. Почему ты прежде не проснл пощааы? То1иш1ик Ьо1иЬ яа!упс1уп I яагип әтШ )әг хиуаг. СКОЛЬКО раз ты отдавал добро! Вооружнвшись. ты укрепился. Теперь твоя кровь оросит землю 61 . Шигъри ритм тойгысы булган кеше килешер, югарыдагы текстларның төзелешенә “алты аяк” калыбына үсеп әверелү мөмкинлеге салынган. Әмма монын өчен шагыйрь ритмик буыннарны (аларнын бүленеш чикләре текстта цезура сызыклары белән күрсәтелде) мөстәкыйль юлларга әверелдерә һәм үзара рифмалаштыру югарылыгына күтәрелергә тиеш Абай һәм анын яңалыгын беренче булып эләктереп алган яки дәвам иткән башка шагыйрьләр нәкъ шулай эшләгәннәр дә инде. Татар классикларыннан Һади Такташ та—шушындый күренеш белән аваздаш казанышка ирешеп, татар шигыренә үзенчәлекле реформа ясаган шагыйрь. Анын интонацион-сөйләм шигыренә юл ярган әсәрләренең нигезендә халык җырларыннан килә торган 10-9 иҗекле үлчәм ята. Ритмик буыннарны горизонталь сызыклар һәм күпме иҗектән торуларын саннар белдән күрсәткәндә, ә цезураларны “+” белән билгеләгәндә, әлеге үлчәмнең һәм шуңа нигезләнгән строфа калыбының схемасы түбәндәгечә: _4_ 4+2+4=10 > ике тапкыр 4+2+3=9 ) Такташ бу ритмик төзелешнең традицион табигатен үзгәртте: буыннарны “башка чыгарып”, мөстәкыйль юлларга, цезураларны (буын араларындагы ярым тынышларны) исә тулы паузаларга әверелдерде. Нәтижәдә, теләсә кайсы ритмик буынны аерып чыгарырга, шигырь юллары санын төрлечә үзгәртергә мөмкинлек бирә торган хәрәкәтчән ритмлы шигырь төзелеше туды. Бер үк вакытта шагыйрь, төп үлчәм кысасын саклаган хәлдә, аерым ритмик буыннарны төшереп калдыру, йә булмаса яна буын өстәү һәм яна ритмик юл кертеп җибәрү алымнарын да кулланды. Салкын карга басып Алсу килә. Үзе көлә. Үзе сөйкемле. Үзе усал, Үзе болай бер дә Усал түгел кебек шикелле. Ай да ялгыз, Бсзнен Зөбәйдә дә Ул тын гына Айга карап килеп утырды, (9) Һаман көлеп йөргән зур күзләрен (1 Канлы яшьләр белән тутырды62. (9) } } 1 (9) (10) (9) (10) Белүебезчә, дөнья халыклары сүз сәнгатендә һәм татар поэзиясендә ирекле шигырьдә бар. Йола поэзиясеннән һәм шаман дога-чакыруларыннан ук башлангыч ала торган һәм шактый төрләргә-төсмерләргә тармакланган бу шигырь төзелеше хәзерге вакытта шактый актив. Ләкин темабыздан читкә чыкканлыктан, бу очракта ирекле шигырьгә бәйләнешле нибары бер үзенчәлекне генә сиздереп үтәсе килә. Силлабик, силлабо-тоник, гаруз шигырь төзелешләрендә ин кечкенә ритмик берәмлек иҗек булса һәм ритмның нинди булуы ижекнен табигате (басымлы һәм басымсыз, озын һәм кыска, ачык һәм ябык булып килүе) яки саны белән билгеләнсә, монда, әлеге шигырьдә, андый берәмлек—шигырь юлы (гыйбарә-синтагма яки җөмлә). Бу үзенчәлек үзе үк берьюллыкка иҗекләре төрле сыйфатлы тезмәләр ялгануга юл куя. Ләкин ирекле шигырьдә сүзләр тәртибе һәм җөмлә төзелеше дә төрле булганлыктан, әлеге төр шигырь тууын, һичшиксез, синтаксик тәңгәллеккә һәм сүз-стопаларнын билгеле бер санда килүләренә корылган шигырь төрләреннән сонрак дәвергә бәйләп карарга кирәктер Инде кабат шигырь һәм строфа төзелешенең башлангычы булган берьюллыкка әйләнеп кайтыйк Берьюллык һәм, гомумән, берлек борынгыларның дөньяга карашына һәм мифологик күзаллауларына да гаҗәеп дәрәҗәдә туры килеп торучы үлчәм- бизмән булган Ыруглык дәверендә яшәгән кешеләр бер санын һәр нәрсәнең башы, нигезе итеп санаганнар Безнең эрага кадәр өч меңенче елларда Мисырда кояш алласы Ра, мәсәлән, бөтен нәрсәне яратучы, барлыкка китерүче итеп каралган һәм хәтта кайбер мифларда үзен-үзе яраткан итеп күз алдына китерелгән. Бу хакта ана багышланган бер гимнда болай диелә: Хвала тебе, Великий, родивший богов. Создавший один себя самого. Сотворивший обе земли, Создавший себя силой плоти своей, Сделал он тело свое сам: Нет отца, зачавшсго образ его, Нет матери, родивший его, Нет места, из которого он вышел“ Борынгы культураларда һәм мифологик системаларда шулай ук, хаостан космос тудыручы женессез алла образларыннан тыш, бар дөньяны һәм тереклекне яратучы итеп фараз ителгән “дөнья анасы” образы да бар. Ассириялеләрнең Аруру, эламлыларнын Кирририша, кытайларның Нюй-ва, бурятларның Төөдәй (яки икенче версия буенча—Эхе-бурхан), чувашларның Ама исемле алиһә-аналары, мәсәлән, шундыйлардан. Моннан тыш, аерым диннәрдә һәм архаик мифологиядә дөньядагы ин беренче әдәми зат яки аерым халыкларның нәсел башлыгы, беренче бабасы да ялгыз кеше итеп күз алдына китерелгән Христиан һәм Ислам диннәре буенча, дөньядагы иң беренче кеше—Адәм, Хаува (Ева) исә икенче итеп анын сул кабыргасыннан яратылган. Якут мифологик эпосында беренче кеше итеп тасвирланган Эр Согатах Эллэй—ялгыз ир, әтисе дә, әнисе дә юк; бурят эпос-улигерындагы Аламжи Мэрген “үзе үзеннән яралган” һәм беренче булып торак төзегән, терлекчелеккә өйрәнгән культура каһарманы. Кыскасы, борынгы культуралар мисалыннан аңлашылганча, бер саны тәүге чорда, тәртип саны булудан бигрәк, бербөтенне, бердәмлекне белдерүче күрсәткеч булган һәм, “алла”, “космос” төшенчәләре кебек үк, бар нәрсәләрнең башлангычы итеп кабул ителгән64 Димәк, бер бөтенне тәшкил иткән бер санынын поэзия яралганда җыр-шигырьнендә “нигез ташы”, беренче кирпече булганлыгы һәм архаик күренеш буларак сакланып калуы, хәтта яна шартларда ярашып дәвам итүе бик табигый. (Хәзерге вакытта бер юллык кушымта өлеше күп мәртәбәләр кабатланып башкарыла торган җырлар иҗат ителүен исегезгә төшерегез: “Подари мне любовь, подари мне любовь ”, яки: “Голубая луна, голубая луна...” һ. б.) Атаклы инглиз шагыйре, Нобель премиясе лауреаты Томас Стериз Элиот болай дигән: "Рискну утверждать, что поэзия начинаетея с дикаря, бьющего в барабан в джунглях и в дальнейшем она сохраняет эту основу—ударность и ритм; метафорически можно сказать, что поэт старше, чем другие люди”65. Ә джунглида яңгыраган барабан тавышы нигезендә кат-кат кабатланучы ритм ятканлыгы һәм сүз сәнгатенең башлангыч дәверендә, шулай ук архаик поэзиядә шул ритмның кабатланучы берьюллык шигырь белән бергә үрелеп гәүдәләнгәнлеге безгә инде билгеле.