Дискуссия: "Безнең заман герое"
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА урнал редакциясе безгә хәзерге заманда, менә бүгенге көндә әдәби әсәр герое булган яисә булырдай кешеләр хакында сүз башларга тәкъдим итә ж _М_ жЧыннан да. безнең заман геройлары алар кемнәр, алар нинди? Башта ук шунысын кисәтик, галәмәт тә кыен сорау бу. Сүз кешелек дөньясының ин югары, ин кыйммәтле рухи һәм мәдәни казанышы булган әдәбият, әдәби әсәрләр һәм алар битләренә күтәреп куярга лаеклы табылган затлар турында бара бит. Укучыларның миллионлаган армиясе үрнәк алырга, үз тормышларында, яшәү гамәлләрендә өлге итеп куярлык шәхесләр турында. Чыннан да. әдип халкы үзенең ин яратканы яисә күрәлмаганы, күңелен дулкынландырганы, әсәр кадәр әсәр язарга этәргеч биргәне итеп безнен арабыздан кемнәрне сайларга тиеш әле° Авырлыгы тонналап исәпләнә торган сораулар бу. Заманыбызның нинди икәнен барыбыз да бик беләбез, күреп Яше белән өлкән әдипләр хәтерли булыр, совет хакимияте вакытында бу сорауларга жавап бирүе жинел генә иде Дөресе, ошбу җаваплар каядыр шунда өстә, югарыда, коммунизм идеологлары тарафыннан тәгаенләп куела һәм түбәнгә, әдипләр өстәленә төшерелә генә иде. Әгәренки әдәби әсәр күтәреп килсәң, редакцияләрдәге мөхәррирләр һәм әдәби хезмәткәрләр сиңа бу хакта вәгазь укып алырга бер дә иренми иде. "Җанашым, әсәрен әлегә барып чыкмаган. Без совет укучыларына лаеклы типларны күрсәтергә тиеш. Бар яктан килгән, уңган-булган. гомуми эштә сонгы чиккә кадәр фидакарь, актив, эшчән, намуслы, җиң сызганып коммунизм төзегән типларны”.—дип. Ә беләсезме, мин үзем, шәхсән, моны бернинди гаепкә санамыйм Бу социалистик реализм ысулы иде һәм ул чакта барча әдипләр дә шушы ысул белән иҗат иттеләр дияргә мөмкин Үзләренең әсәрләрендә нәкъ менә тормышта актив, хезмәт соючән. җәмгыять мәнфәгатьләрен үзенекеннән өстен куя алган кешеләрне сурәтләделәр. шуларга табындылар. Әмма, уйламагыз, аларнын геройлары арасында унай гына түгел, киреләре дә бар иде. Үз мәнфәгатен өстен куйган, астыртын, шәхси байлыкка омтылган, холкы белән дә әшәке булган типлар. Ләкин алар, кагыйдә буларак, хикәяләү барышында үзгәрергә, үзләренең кимчелекләрен, хаталануларын белеп алырга, алардан ваз кичәргә һәм җиң сызганып гомуми эшкә бирелергә тиешләр иде Нәрсә, әллә начар идеме бу0 ' Шушы мәсләкне тоткан көйгә ижат итеп, безнен татар әдәбиятында да зур әдипләр, чын сүз осталары үсеп чыкты һәм алар халык яратып укыган, ихлас күңелдән кабул иткән әсәрләр дә яздылар. Әдәбиятыбызның алтын фондына кереп калган һәм әле дә яратып укыла торган әсәрләрне Алып карасаң, бәлки бу хәзерге заманда бераз сәеррәк тә ишетелер: ләкин ул вакытта аның тормышта, безнең арабызда нәкъ менә шундый таләпләргә жавап торабыз. бирердәй кешеләре дә җитәрлек иде бит. Гомуми эшкә, гомуми хәрәкәткә ихластан бирелгән, җәмгыятьтә югары урыннар биләүләренә дә карамастан һәм мөмкинлекләре булса да, бернинди шәхси байлыкка, муллыкка омтылмаган, хәрәм үзләштерүләргә бармаган, намусы белән чип-чиста, гадел һәм тыйнак затлар. Чын мәгънәсендәге Кешеләр! Мин үзебезнең Дусым авылында "колхоз эшенә соңга казам бугай!" дип. кулына сәнәген тотып югары очка йөгереп менгән кешеләрне хәтерлим Социализмны аны коммунистлар гына түгел, ботен совет халкы төзеде Хәзерге көндә кайбер әдипләрнең "социализм халыкка көчләп тагылган иде!” дип пыскып торуы дөреслеккә хилаф салу гына ул. Монда шунысын да искә алыйк әле, гадәттә, безнен тирә-яктагы кешеләргә, таныш-белешләргә караш, аларга биргән бәябез бик субъектив була. Без, дөресен генә әйткәндә, тирә-юньдәгеләрдән күбрәк гаеп эзләргә, аларнын тискәре якларын гына алга чыгарып куярга күнеккән Әгәренки арабыздагы кемнән дә булса: “Сезнең таныш-белешләр. дуслар, туганнар арасында әдәби әсәр герое булырдай, аны үрнәк алырга өлге итеп куярдайлары бармы?” дип сорасаң, ул ни әйтергә белми аптырап калыр иде. Кайберәүләренең: "каян килсен безгә андый кешеләр9 ” дип куюлары да бар. Әмма уйлырак, гакыл иясе кеше булса: “ник булмасын, бар андыйлар!” дип хәл итәр иде Үткән гасырнын җитмешенче елларында мин Арча район газетасы редакциясендә, мөхәррир урынбасары Равил Сабирович Вәлиев белән бер бүлмәдә утырып эшләдем. Партия мәктәбен бетергән, коммунизм идеяләренә чын күнелдән бирелгән кеше иде ул. Бирегә килгәнче партия һәм совет органнарында эшләп зур тәҗрибә туплаган, тормыштан бик тә мәгълүматлы, нык принциплы, дөньяны танып белүе бик колачлы кеше. Сүз унаенда әйтим, мин ул сөйләгәннәрдән, анын фаразларыннан чыгып бик күп публицистик әйберләр яздым. Без анын белән еш кына, бик кызу бәхәсләргә кереп китә идек. Башлыча, гел бер темага. Мин безнен илдә, безнен җәмгыятьтә бернинди сүз иреге, демократия булмавын бәян итәм. Равил Сабирович шунда ук гөлт итеп кабына, безнең илдә тулысынча сүз иреге, чиксез демократия хөкем сөрә дип исбатларга керешә Чит илләрдәге капиталистик демократияне череккә, икейөзлегә чыгара. Безнен бәхәсләр берни белән дә төгәлләнми, һәркем үз фикерендә кала. Равил Сабирович әдәбият һәм сәнгать тормышыннан да бик хәбәрдар торды. Бервакыт без анын белән үз алдыбызга сорау куйдык, безнен тирә-юньдә, Арча бистәсендә без белгән, шул замандагы әдәби әсәр герое итеп алырдай кешеләр бармы? Һәрьяктан килгән, укучыга үрнәк итеп куярлык, чын мәгънәсендә әйбәт шәхесләр Мәсьәләгә бик җитди карадык, кандидатларны бик сайлап кына алдык. Һәм ни диярсез! Андый кешеләрне байтак таптык. Кайчандыр КПСС райкомының беренче секретаре, ә аннары педагогия училищесы директоры булган Мөнәвир Гәрәевич Ибраһимов, шулай ук райком секретарьлары Әсгать ага Йосыпов, Гани Нуриевич Нуриев, үзебезнең иңде мәрхүм редактор Шакир ага Гафаров. Күрәмсез, коммунистлар партиясенең район дәрәҗәсендәге җитәкче органнарында журналистлар һәм халык та ихтирам иткән шәхесләр дә булган икән. Аннан килеп, Арча автотранспорт предприятиесе шоферы Салихҗан Галимжанов, укьпучы Фатыйма апа Нуретдинова. пенсиядәге Һашим ага Нуриев, безнен ул чактагы редактор Тәлгать Нурзадович Мостафин. Тәлгать Нурзадович үзенен барлыгы белән шул кадәр эшчән, тыйнак һәм намуслы бер зат ки. шул унайдан бер вакыйганы хәтергә төшерим әле Бервакыт редакциядә үзара гына бәхәс чыкты: безнен илдә якын арада коммунистик җәмгыять төзеп буламы? Күтшәр мона зур шик белдерде. Сәбәп итеп кешеләрнең, бөтен халыкның рухи яктан әзер түгеллеген китерделәр. Бездә кеше рухынын әлегә гомумән түбән булуын, коммунистик җәмгыять вәкиле таләпләренә рухы белән бөтенләй дә жлвап бирмәвен. Искәртим, бу чакта редакциядә Мостафин үзе юк иде Шунда мин тордым да әйттем: —Ни эшләп төзеп булмасын икән коммунизмны? Менә җәмгыятьнең һәр әгъзасы безнен Тәлгать Нурзадович кебек булсын иде. Иртәгә ук илдә коммунизм гөрләп торачак!—дидем һәм шунда барысы да минем фикергә кушылдылар. Аннан килеп, Равил Сабирович үзе дә, мәрхүм, менә дигән әдәби әсәр герое булырдай шәхес иде Урта мәктәптән ары югары белеме булмаса да. үзлегеннән укып гаять кин һәм тирәнтен гыйлем туплаган. Ни турында сорасан да, аннан жавап алырга була. Эшкә һич иренми, бу мөхәррир урынбасары өчен вак эш дип тә тормый Гаять тапкыр, шаян сүз остасы! Хәтта төскә-биткә дә чибәр, ярау, күркәм, кыскасы, дөнья бәһасе кеше иде. Әдәби әсәр битенә әлләни үзгәртмичә дә, күчереп кенә куярга лаеклы герой. Әлбәттә, уйлый күрмәгез, менә мондый уңай шәхесләр янәшәсендә ул заманда да бөтенләй икенче типлар, яман кире, сәер, аңлап булмаслык геройлар да тулып ята иде. Үзләренең начар холыклары белән күзгә бәрелеп торган бәндәләр Аларны атап тору кирәкмәстер Менә болар үткән заманның әдәби әсәр герое булырлык типлары. Әдәбиятта тулысы белән социалистик реализм хөкем сөргән заманнар. Һәм ул вакытларда әдипләр иҗат иткән очерк, хикәя, повесть, роман һәм хәтта шигъри әсәрләр үзәгендә дә әнә шундый шәхесләр торды Хәзерге заманда “без ул вакытта тегеләй яздык, болай яздык, тел яшереп советларга каршы булдык” дип сөйләнүләр—юк сүзләр. Барыбыз да бер кысада идек. Мин үзем, шәхсән, социалистик реализм тарафдары булсам да, танырга мәжбүрмен: бу ысулның житди кимчелекләре бар. Әдәби әсәрләр ижат иткәндә бу ысул, котылгысыз рәвештә, схемага, ясалмалылыкка китерә. Унай геройны әдип никадәр тормышчан, тулы канлы итеп бирергә уйласа да, анын кайбер кыңгыр якларына күз йомарга, кайчак хәтта рухи фаҗигасен да читләтеп үтәргә мәжбүр була. Әгәр инде кире геройны сурәтли икән, ана да симпатия белән карарга, әсәр ахырында аны, һичишкчез, акылына китерергә, дөрес юлга чыгарып бастырырга тиеш була. Бу бит инде әдипкә тормыш хакыйкатеннән читкә борылырга туры килә дигән сүз. Һәм ул заманның әдәбият чиновниклары тарафыннан шулай таләп тә ителә иде! Ә. Еники, С. Батгал, А. Гыйләжев, А. Расих кебек һәм тагын бүтән әдипләрнең тормыш хакыйкатенә ахырынача туры калырга ниятләп язылган әсәрләренең ул вакытларда нинди кискен гаепләүләргә дучар булганын барыбыз да хәтерли Социалистик реализмны гына өлге итеп кую кайчак көлкеле, буталчык хәлләргә дә китерде. Хәтерлисездер, русларның бөек язучысы А. Чеховнын “Крыжовник" дигән кыска гына хикәясе бар Фабула болай: бер алпавыт адәм үз бакчасында крыжовник үстерә. Бу эшкә ихлас күңеленнән бирелеп, бик һәйбәт итеп. Шуның белән үзенә кунакка килгән туганын сыйлый. Моның белән бик горурлана, мактана. “Үзем үстергән җимеш, үзем үстергән, үз бакчамда!" дип кабатлый, хозурлана Безгә бу хәлне мәктәптә, социалистик реализм сагында уяу торучы укытучылар болай дип аңлаттылар: әдип монда шәхси милекчелекне күрәлмый, аннан ачы итеп көлә, дип. Ай-Һай, алай булды микән? Китереп тагылган ярлык кына түгел микән бу? Әдип кемнең дә булса үз куллары белән куак утыртып, җимеш үстереп алуыннан, шунын өчен куануыннан, горурлануыннан нәрсәгә дип көләр икән? Теләсә нинди җәмгыятьтә дә бер дә гаепкә алырдай гамәл түгел бит инде бу. Юктыр, бөек язучы монда абыйсыннан көлмәгәндер, ә бәлки аны яклагандыр. Укытучыларның хакыйкатьне бозып күрсәтүе булгандыр бу. Һәм дә... шушындый житди кимчелекләре булуга да карамастан, мин үзем, шәхсән, һаман да социалистик реализм тарафдары булып калам. Татарның гади генә бер язучысы, әдәбият солдаты буларак. Хәзер, Ходайга шөкер, сүз иреге, хөррият Теләсә нинди ысул белән ижат итәргә мөмкинчелек туды. Моңа каршы икән бу агай, дип уйламагыз тагын. Сүз иреге—барча иҗатчылар өчен гаять зур бәхет! Ләкин мин. башка ысуллар белән беррәтгән. хәзер дә социалистик реализм яшәргә хаклы дип саныйм. Әдәбият тормыш ваклыкларына гына кереп батмаска, аның әшәкелекләрен, имансызлыкларын тасвирлау белән генә мавыкмаска, ә укучыны яктылыкка, яхшылыкка өндәргә тиеш, укучыда югары гражданлык хисләре тәрбияләргә тиеш! Хәтта әдәбият һәм сәнгатьнең төп мәсләге шул дип исәплим мин. Кем белә, бәлки ялгышамдыр. Бүтән фикерләр дә әйтелер. Шунын өчен игълан ителгән бәхәс тә бит инде. Сорауларга җавап эзләгәндә тагын шунысын искәртик: моннан егерме еллар элек, совет чорында, җәмгыятьнең составы шактый ярлы, бертөрле иде Эшче, колхозчы, интеллигенция, хезмәткәрләр. Тормыш та бер калыпта, бер юнәлештә, максат та бер һәм ачык—бергәләп коммунизм төзибез. Әлбәттә, бу максат әдипләр алдында да тора. Алар ижат иткән, алар тудырган типлар да бертөрлерәк, алар да бер якка атлый Һәм. . менә! Дөбердәп күкләр күкрәп, яшеннәр яшьнәп тә тормады, ниндидер тын, астыртын зилзилә булды. Җәмгыятьнең билен буып, аякларын тышаулап торган богаулар шартлап өзелде. Без мәңгелек дип иман китергән җәмгыять пирамидасы гөрселдәп ишелеп тә төште һәм китте шуннан хәлләр! Таркатулар, буталулар, төрләнүләр Ни булса ул булды, әмма халыкларга ин кирәклесе-ирек килде. Сүз уңаенда, әдип халкына сүз иреге генә түгел, ә бөтен ил халкына хәрәкәт, шөгыль, вөҗдан иреге Уйлап кына карагыз, адәмнәргә шәхси милек туплау, шәхси баю рөхсәт ителде. Полный ходка. бернинди чикләүләрне белмичә! Әле моннан күп булса унбиш ел элек бу гамәл өчен хөкем итәләр иде Бу юлны тоткан байтаклар хәтта бик һәйбәтләп өтермәнгә кереп утырдылар Бервакыт мин үзем, район газетасы редакциясендә эшләгәндә, бер мәкаләдә “сәүдәгәр ’ сүзен яздым Хәзер әйтергә көлке, шул сүз өчен үземне райкомга чакыртып алдылар, тиргәделәр, кисәттеләр. ШУЛ бәхетсез сүз, минем исемне ияртеп, Казан каласына барып җитте. Ышанмыйча тормагыз, булган хәл бу! Хәзер куллануга кергән “Яна гасырда—яңа адымнар!" дигән гыйбарә бик дөрес ул һәм жәмгыятьнен халәтенә дә туры килә. Соңгы елларда безнең җәмгыять гаять зур үзгәрешләр кичерде, бөтенләй дә икенчегә әйләнде. Кешеләр үзләре теләгәнчә, сәләт һәм мөмкинлекләреннән чыгып кәсепләнергә керештеләр Алыпсатарларның бөтен бер армиясе, сыйныфы үсеп чыкты. Араларында, безнен Арча бистәсе чикләрендә генә дә, чын мәгънәсендә баеп киткәннәре, әллә ничә кибет ачып, зур йортлар салдырганнары бар Хәтта җәмәгатьчелек биналары төзеткәннәре' Элеккеге хезмәткәр, интеллигент вәкилләре арасыннан сәүдә эшенә бирелгәннәре җитәрлек. Файдасын табалар, күрәсең. Үземнән байтак яшь элеккеге бер хезмәттәшем сәүдәгә бирелде, шәхси кибет тота. Бервакыт мин аннан уены-чыны белән “син— капиталистмы хәзер?" дип сорадым. "Әйе, мин—капиталист!" дип җавап бирде ул, бернинди уенсыз, горурлык белән әйлте. Кайбер сәүдәгәрләр, районнан читтә яшәгәннәре дә, авылларда мәчетләр, җәмәгать биналары салуда, чишмәләрне төзекләндерүдә ярдәм итәләр. Сорау туа: мондый югары гражданлык хисенә ия сәүдәгәрләр арасында әдәби әсәр герое булырлык типлар юк микән? Ә ни эшләп табылмасын ди! Авыл зур үзгәрешләр кичерә. Хәзер колхозлар, күмәк хуҗалыклар бетүгә йөз тота дисән дә ялгыш булмас Әмма ләкин куркасы юк. Авыл халкы, асылда, күмәкләп эшләүдән баш тартмый Күмәк хуҗалыклар күмәк җәмгыятьләргә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә әйләнә Кайберләре кодрәтле фирмалар, компанияләр ярдәме белән Әйтик, минем туган авылым Дусымда да күмәк хуҗалык түгел инде. Жаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Жире болай да бик аз бу хуҗалыкның соңгы елларда хәле мөшкелләнгән иде һәм “Татнефтепродукт" холдинг-компаниясс аны үз канаты астына алды. Хәлләр шунда ук яхшы якка үзгәрде, авылдашлар хәзер эш хакын даими, вакытында ала, авылда зур төзелешләр бара. Хәзер авыл җирендә моңарчы без матбугаттан укып, чит илләрдә барлыгын гына белгән яна төр хезмәт ияләре—фермерлар үсеп чыкты. Тәвәккәллек итеп үз башларына җир кисеп алучылар, анда иген үстерүчеләр, димәк, җир биләүчеләр. Мина таныш журналистларның сөйләүләренә караганда, кайберләренен эшләре унышлы бара, алар арасында кызыклы, үзенчәлекле фикер иясе, көчле шәхесләр бар. Минемчә, авыл, нәкъ электәге кебек, әдәби геройлар бирергә җирлек булып кала. Авыл халкы арасында да әдәби әсәрләр герое дәрәҗәсенә күтәреп куярлык шәхесләр җитәрлек. Шул ук фермерларга әлеге әдипләрнең генә түгел, журналистлар каләме дә кагылмаган дияргә була. Алар каләм осталары игътибарыннан читтә әле. Жәмгыятебездә без электә юньләп белмәгән тагын бер, юка гына булса да яна катлам—дин әһелләре, дингә хезмәт итүчеләр катламы барлыкка килде. Мин үзем динле адәм түгелмен, әмма танырга мәжбүрмен: аларнын гамәлләре, вәгазьләре, гомумән дин, халыкка зур йогынты ясый. Чөнки алар изгелеккә, һәрьяктан тыйнаклыкка, яхшыга өнди Төбендә бит алар да халыкка хезмәт итәләр. Араларында бик кызыклылары, хәтта әле кайчан гына жин сызганып коммунизм идеяларына хезмәт иткәннәре дә бар. һәм аларны да, кайберәүләр эшләгәнчә, кискен гаеп итү, уптым илаһи тиргәү кирәкмәс. Киресенчә, аларны өйрәнү, белү зарур. Кеше рухы, кеше психологиясе нинди үзгәрешләр кичерә, нинди текә борылышлар ясый ала? Чынлап та, әдәбиятта бик кызыклы, яна тема булыр иде бу. Әлбәттә, халык арасында хөррияттән, бирелгән ирекләрдән явыз максатларда файдаланучылар, төрле җинаятьчеләр дә җитәрлек. Язмышы шундый булудан яисә үз гаебе белән дә җәмгыятьтә тоткан урынын югалткан, түбәнгә тәгәрәгән, тормышнын ин төбенә төшеп җиткән адәмнәр дә бар. Никадәр әйтәсе килмәсә дә, болар да җәмгыятебез әгъзалары һәм тормыш барышына йогынты ясыйлар. Мин үзем, әдип буларак, җинаятьче катламны әдәби әсәрләр битләренә күтәреп куюны якламас идем Ләкин бит күп кенә әдипләр үзгә фикердә тора. Җинаятьчел типларны үзәккә куеп алар әсәрләр ижат итә. Һәм уңышлы гына әсәрләр туа. Димәк ки, алар да хаклыдыр. Җыеп кына әйткәндә, хәзерге көн каләм иясенең мөмкинлекләре гаять иркен. Совет чоры белән чагыштырмас дәрәҗәдә. Күңеленә хуш килгән теләсә кайсы шәхесләр, вакыйгаларга таянып әдәби әсәр ижат итәргә була. Тик ул шәхесләр һәм аларнын кылган гамәлләре китап укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек кенә булсын. Әмма илдә үзгәртеп корулар башлангач, зур итеп сүз иреге бирелгәч, безнең әдип халкы шактый ук аптырап, хәтта югалып калды Энекәем, хәзер ничек язарга да, халык арасыннан нинди типларны сайлап алырга? Кыен мәсьәлә бу. Әле генә барысы да ап-ачык иде. ничек язасын әйтеп торалар, ә геройларны инде бармак белән төртеп диярлек күрсәтәләр иде. Һәм без. әдипләр, шуңа күнегеп тә беткән идек. Чынлап та, күрсәтеп торганда эшләве җиңел бит ул. Ә монда, барысы да үз башына, үзбуйлы хәл итәргә. Алай да әдип халкы җаен тапты. Күпчелек каләм ияләре, хәгга ки барысы да диярлек, үткән заманны тасвирлый башлады, гүяки, әле генә җимерелеп төшкән җәмгыятьтә яшәвен дәвам итте. Ул дәвернең, чыннан да. югары күтәреп күрсәтергә лаеклы, кызыклы типларыннан, гади хезмәт кешеләреннән геройлар туды, коммунистларның икейөзлеләре хаклы рәвештә тиргәлде. Бу уңайдан Фоат Садриевнын соңгы елларда ижат ителгән һәм укучылар тарафыннан хаклы рәвештә югары бәя алган әсәрләрен күрсәтү генә дә җитә Шушы юнәлештә бик күп роман, повесть, хикәя, поэмалар иҗат ителде. Жыеп кына әйткәндә, үткәндәге җәмгыять тормышына тулы һәм хәзер инде объектив анализ ясалды. Бер усал тәнкыйтьче хәтта "бездә бүгенге көн татар әдәбияты юк. ул үткәннәрне хәтерләүдән генә тора” дигән фикерне әйтте. Ә. беләсезме, монда бер дә гаепкә алырдай нәрсә юк. Әдәбият ул, хәтта бөтендөнья күләм әдәбият, гомумән, башлыча үткәннәрне хәтерләүгә, аларны анализлауга, бәя бирүгә нигезләнгән. Искә төшерик Л. Толстойнын "Сугыш һәм солых”ын, бүтән дөнья даһиларының мәшһүр әсәрләрен. Адәм баласы бүгенгене анлап. белеп, ана бәя биреп тә бетерә алмый бит. Бигрәк тә җәмгыять зур тетрәнүләр, үзгәрешләр кичергән бер дәвердә. Үткәннәргә нигезләнеп ижат итү барча дәверләр әдәбиятына хас һәм табигый күренеш булды һәм шулай булып калыр да. Тик бу безнең татар әдипләре заманадан тәмам артта калды, дигән сүз түгел әле. Татар әдәбиятында да нәкъ бүгенге көнне яктырткан, бүгенге геройларны кычкыртып тотып алган әсәрләр пәйда булды. Сез Т Галиуллин, Ф Латыйфи. Р. Мөхәммәдиев. К Кәримов. 3. Хөснияр, Г Гомәров. Н. Гыйматдинова. Л Шагыйрьҗан. М Мали- кова. Г. Галиева әсәрләрен генә алыгыз. Хөррияттән файдаланып әллә никадәр фантастик һәм хыялый, хәтта ниндидер серле, укыганда куркыта торган әсәрләр дә туды. Г. Гыйльмановнын "Албастылар"ы үзе генә дә ни тора! Аллага шөкер, бу яктан да кысыр түгел безнен әдәбият, бүгенге көн геройлары туып кына торалар. Һәм яхшылары, һәм яманнары. Унай яки кире дигән сүзем. Әлбәттә, һәм аны ник яшереп торырга: яна язылган барча әсәрләрне укып бару һәм аларга бәя бирү—мөмкин эш түгел Алай да һәркем үзе яратып укыганнардан чыгып фикер йөртә ала. Мин үзем, укучы буларак, озак еллар буена Флүс Латыйфи иҗатын дикъкать белән күзәтеп киләм. ул язганнарны яратып укыйм Ин әүвәле, ерак үткәнне хәтерләү булса да. "Хыянәт” романы үзенең аз һәм төгәл сүзле, вакыйгаларның мавыктыргыч һәм табигый булуы, гомумән, яңалыгы белән җәлеп иткән иде. Геройларының намуслы, әйткән сүзләренә тугрылыклы, ихлас күнелле булулары белән дә Аннан сон килгән "Ишелеп төшкән бәхет '. "Бәйсез этләрне атарга!" романнары Дөрес, бу әсәрләрнең дә геройлары, башлыча, үткән заманда яшәгәннәр Ләкин аларнын гамәлләре һәм рухлары бүгенге көнгә килеп тоташа, алар бүгенге көн кешеләре, шулай кабул ителәләр Алар һаман да. башлыча, үз мәсләкләренә тугрылыклы, намуслары чиста.көчлс шәхесләр. Язучы үзе килешерме юкмы, белмим, әмма мин Ф. Латыйфи геройларын социалистик реализм геройлары дип саныйм Һәм тагын Ринат Якушев белән хезмәттәшлектә ижат ителгән "Тамга". “Соңгы кисәтү". "Игезәкләр" дигән фантастик повестьлар Безнең татар әдәбиятында әле моңарчы күрелмәгән, гаҗәеп кызыклы әсәрләр! Аларда да ерак үткәннәр бүгенгегә китереп бәйләнә, хәзерге заманда яшәп торган адәмнәрнең үткәндә яшәп алган икенче тормышлары, хәтта кылган гамәлләре, кайчандыр ясалган бик үкенечле хаталары тасвирлана Шайтан алгыры, туктагыз әле! Бик кызыклы икән бит әле Үлдем дә беттем түгел икән, безнең бу дөньяда икенче гомеребез дә булуы мөмкин икән. Ошбу дөньяларда әле тагын, бәлки тагын да яшәп алуыбыз. Бу яклары белән дә кызыклы бу повестьлар. Менә соңгы елларда күләмле проза әсәрләре ижат итәргә кереп киткән һәм җилле генә укышларга да ирешкән Камил Кәримовның "Ак бүрек" повесте. Монда инде нәкъ бүгенге көн адәмнәре, мошенник, карак, алдакчы, тормышның төбенә төшеп киткәннәр, закон сагында була торып намуслы кешеләргә ышанмаучылар, заманга яраклашып үз намусына хилаф кылучылар тулып ята. мыжлап тора Ни хәл итик бүгенге көн. бүгенге жәмгыять! Тик, әсәрдәге төрле халык арасында нәкъ тормыштагы кебек, рухы белән нык булган, чын мәгънәсендә кеше булган шәхесләр дә җитәрлек Житмәсә, алар әсәрнең төп геройлары—Ансар белән Венера Ансар, садә күңелле, изгелеккә омтылган яшь кенә егет, тирә-юньдәгеләрнен әшәкелеге, мәкере, хәзерге тормышнын имансыз булуы аркасында зур зыяннар күрә. Җиттем дигәндә җимерелеп төшә, сөйгән ярыннан колак кага язып кала. Әмма намусына тап төшерми, заманга яраклашмый, мәсләгенә туры кала һәм.. Ахырында барыбер жинеп чыга, дөреслекнең өстә калуына ирешә Ансар—Венераны гына түгел, китап укучыны да гашыйк итә торган егет Ансар—әле һаман да социалистик реализм герое! Нәбирә Гыйматдинованын "Аргы очта, бирге очта. ' повестеның төп геройлары да әле яшь кенә булсалар да, укучыны сискәндереп җибәрерлек адәмнәр. Алардагы үзара күрәлмауга, хөсет һәм мәкергә исен китәрлек. Шайтан алгыры, нәкъ менә безнен татар кешесенә хас сыйфатлар' Борынгыдан ук килгән, халыкка күп зыяннарын китереп салган, ә бәлки дәүләтчелегебезне югалтуга да сәбәпче булган сыйфатлар. Юк. “жәнҗәл аларны үзе эзләп тапты. Бу дүртәүнең бәхетеннән күптән көнләшә иде ул. ” дип, язучы бик дөрес әйтми. Җәнҗалны алар үзләре, әле ялгышып та түгел, ә анлы рәвештә, белә торып чыгаралар. Аларнын үзара дуслыклары ул бернинди дуслык булмаган, бәлки астыртын дошманлык, көнчелек булган Бик көчле, хәтәр дошманлык Ул әсәр башында ук гөрләп калкып чыга, безнең геройларга гомергә җитәрлек үкенечләр, тирәнтен рухи яра, бетмәс-уөкәнмәс кайгы-хәсрәт бүләк итә. Нәбирә ханымның бу әсәренә карата укучылар тарафыннан тәнкыйть сүзләре дә булды. Ясалма хәлләр бу, болай язмаска кирәк иде, дигән юнәлештә. Минемчә, ясалмалылык, чыннан да, бераз булса да, язарга кирәк иде Ник, белеп торыйк үзебезнең кем икәнлегебезне! Сүз унаенда әйтик: бу геройлар, алып карасак, әлләни гайре табигый да түгелләр. Арабызда мондый әшәке бәндәләр элек тә бар иде, хәзер дә бик җитәрлек. Алланын биргәненә шөкер. Әдәбиятка, күрәсен, язасы килгән әсәрләреннән тулгак тотып килеп кергән Гөлчәчәк ханым Галиева тагын менә “Өзелгән өмет” повестен язып бирде. Ай-яй! Бу әсәрнен геройлары “Тулгак”ныкыннан да җиллерәк, реалистик һәм тормышчан типлар Тормышчан дип шуңа басым ясыйм, повестьта тасвирланган күренешләр дөньяда ифрат кин таралган. Җанашларым, сез яшәгән шәһәрләрдә генә түгел, ә бистәләрдә, хәтта инде кечкенә генә авылларда да мондый хәлләр, ир белән хатынның бер-бсрсенә тугрылыклы булмавы, сөяркәләр белән бәйләнеш тотулар бик тә җитәрлек. Алай гына да түгел, бу хәл дөньякүләм киң таралган, дөньякүләм әдәбиятта да мона киң урын бирелә. Тик менә совет хакимияте елларында безнен өчен тыелган, һәрхәлдә, тиргәлү китерә торган тема иде бу. Гөлчәчәк ханым җәмгыятебездәге бу гөнаһлы гамәлиен югары даирәләр арасында иң кин таралганын тотып алган. Әсәр геройлары Касыйм ага белән Галия һәм Ахияры да бил бөгеп эшләгән гади кешеләр түгел, корсак киереп йөргән түрәләр. Тик алар барыбер—тормыштагы адәмнәр, бөтен яхшы-яман яклары белән яктыртылган, арабызда бүген йөргән кешеләр. Ни хәл итәсең, дөнья шундый инде ул. Һәркем шәхси бәхеткә, мөмкин кадәр күбрәк ләззәт, канәгатьләнү алуга, кәеф-сафага омтыла. Берни белән дә, беркемнең мәнфәгатьләре белән дә хисаплашып тормастан. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә һәм бәхәс соравына җавап итеп әйткәндә, безнен татар әдәбиятында бүгенге көн геройлары бар, аларнын кылган гамәлләре, холыклары һәм көрәшләре дә шактый тулы ачыла Әдәбият тулы канлы тормыш белән яши, дип әйтергә нигез бар. Бу—минем шәхси фикер Бәхәс барышында тагын әллә никадәр кызыклы фикерләр әйтелер әле. "Безнен иҗатчыларга заман героен ачуда нәрсәләр җитеп бетми?” Бу сорауга, гомумән, җавап бар микән9 Иҗатчыга “алай язма, болай яз!” дип вәгазь укып тору кирәкле әйбер микән? Әмма, алай да уртага бүгенге көн геройларын куеп язылган әсәрләрдә шундый берьяклылык шәйләнә—ул адәмнәрнен җәмгыятьтә тоткан урыннары, иҗтимагый тормышка мөнәсәбәтләре, шул юнәлештә гамәлләре дә күренми Алар әсәр битләрендә, башлыча, үзләренең кара гамәлләрен ачып салу өчен генә яшиләр кебек Моны өстә санап үтелгән һәр әсәрдә күрергә була. Әдәбиятка яна геройлар, яна типлар кирәк! Югары гражданлык хисенә ия булган, укучыны җәлеп итәрлек, ана тормышында үрнәк булырлык геройлар.