Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Хуҗи Мәхмүтов Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Шаһнәхмәт улы 1933 елда Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында крестьян гаиләсендә туа. Өлгергәнлек аттестаты алгач, ике ел авыл мәктәбендә укыта. Казан университетында татар филологиясе бүлегендә укыганда республика матбугатында аның беренче шигырьләре, рецензияләре басыла башлый “Җыр һаман яңгырый” (“Совет әдәбияты". 1956). "Моабит шигырьләренең вариантлары". “Фәтхи Бурнаш" ("Татарстан яшьләре". 1957) кебек мәкаләләре яшь авторның каләме өметле булуын күрсәтә. Сонрак ул проф. Хатип Госман җитәкчелегендә “Фәтхи Бурнаш поэзиясе" дигән темага диплом эше яклый. Студент чагында ук Хуҗиәхмәт өч ел рәттән Тел. әдәбият һәм тарих институты оештырган фольклор экспедицияләрендә катнаша, ике елдан артык университетның тел һәм әдәбият кафедрасында өлкән лаборант булып эшли. Бу абруйлы уку йортын кызыл диплом белән тәмамлагач. Буа шәһәренә китеп, анда чыга торган "Яңа юл" (хәзер: “Байрак") газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1966 елдан бирле X. Мәхмүтов Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих (хәзер сәнгать) институтының халык иҗаты бүлегендә эшли. Биредә ул аспиранттан алып баш гыйльми хезмәткәргә кадәр үсү юлы үтте, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклады. Аның даими шөгыльләнә торган өлкәсе—фольклорның афористик жанрлары, ягъни ул чын мәгънәсендә халык иҗатының энҗе-мәрҗәннәре белән эш итә. “Кечкенә дә төш кенә". "Афористические жанры татарского фольклора", “Язылмаган кануннар" кебек монографияләреннән ачык күренгәнчә, галим бу төр әсәрләрнең тирән хикмәтен, нәзберек шигъриятен нечкә тоемлап яза. X. Мәхмүтов егермедән артык китап. 600 ләп мәкаләләр авторы. Ул хөкүмәтебез тарафыннан Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән билгеләп үтелгән 12 томлык “Татар халык иҗаты" җыелмасын матбугатка әзерләүгә зур өлеш кертте: бу фундаменталь басманың редколлегия әгъзасы, биш томның фәнни мөхәррире булды, ә “Табышмаклар". "Мәзәкләр”. “Мәкальләр һәм әйтемнәр" томнарын турыдан-туры үзе төзеде, аларга тирән эчтәлекле кереш мәкаләләр һәм фәнни искәрмәләр язды Үзенең "Мәңгелек ядкяр”, “Борынгылар әйткән сүзләр" дигән китапларында X. Мәхмүтов VIII—XVII йөзләрнең төрки язма һәйкәлләрендә сакланып калган афористик гыйбарәләрне барлап, бүгенге татар мәкальләре белән чагыштырып чыкты, алар арасындагы традицион бәйләнешләрне ачыклады. Үзенең мондый тикшеренүләре белән ул алты томлык “Татар әдәбияты тарихы"ның беренче томында һәм вузлар өчен чыгарылган "Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары" исемле дәреслекхрестоматиядә дә катнашты. X Мәхмүтовның каләменә гыйльми дә. үтемле һәм кызыклы да итеп язу сыйфаты хас Аның “Ел тәүлеге—12 ай”. “Канатлы сүз—хикмәтле сүз" кебек китапларындагы