МАТУРЛЫККА ОМТЫЛАБЫЗМЫ?
Кеше дигән җан иясенең борынгы чордан бүгенге көнгә килеп җиткәнче акыл, әхлак, мәдәни яктан формулашуы фәндә "эволюция" термины астында йөри. Димәк, үсеш баскычының бер буынын үтмичә, икенчесенә сикереп булмый. Таш гасырыннан акрынлап тимер гасырына күчү ниндидер бер закончалыкка нигезләнгән. Күз алдына китерик кешегә беренче хезмәт коралы, азык табу чыганагы, ерткыч хайваннардан саклану чарасы буларак хезмәт иткән ин примитив кораллар—ташбалта һәм ташчүкечләр булмаса. бүгенге көндә кешелекнең булу-булмавы сорау билгесе астында торыр иде. Әдәбиятта да шул ук үсеш, үзгәреш юлын күрергә мөмкин. Ин элек милли фольклорга ияреп язылган, соңрак гадел хөкемдарга, татар халкының батыр улларына, мәңге яшь мәхәббәт хисенә дан җырлаган әсәрләр иҗат ителү татар әдәбиятының нигезен тәшкил иттеләр. Совет чорында исә әдәбият ябылуда булды: башларын югары күтәрергә бик азлар гына батырчылык итте. Бөек төзелешләр барганда, халыкны коммунистик рухта тәрбияләү бурычы алда торганда кем инде “вак-төяк" милләт мәсьәләләре белән кул пычратсын ди! Хәзер маңкортлашуыбыз шул дәрәҗәгә җитте ки. бүген кайберәүләр үзләрен тагар дип атарга җирәнәләр. Татар теленең, милләтнең төп көчләре авылларда гына калып бара, ә бүгенге авылның үзенең хәле кызганыч, өметсез һәм. алгарак күз ташлап сүз йөрткәндә, киләчәксез (әлбәттә, бара торган юнәлешен бераз үзгәртмәсә) Яшьләр арасында алкогольле эчемлекләр куллану көннән-көн популярлаша һәм мондый җәмгыятьтә башка омтылышлары булган шәхес тәрбияләү үтә дә кыен. Мөгаен, шул сәбәпле соңгы елларда язылган байтак әсәрләрнең каһарманнары—бандит, эчкече, яки бу тормышны бары тик акча артыннан куу өчен генә яратылган дип уйлаучылар. Аларда дөньяга мәхәббәт тә. табигатькә карата сак караш та. җыеп әйткәндә, матурлыкны күрә белү юк. Бәлкем шуңа әсәрләр тозсыз, һәм "тәмсез" килеп чыга торганнардыр. Тик араларында күңелгә ямь бирә торганнары, эчтәлеге ягыннан искиткеч матурлары да бар. Ин элек бүгенге көнгәчә хикәя жанрына тугры калганнарның берсе булган Мәгъсүм Хуҗиннын "Мәхәббәт—һәлакәт9 " җыентыгына кергән "Мәгарә исемле хикәясенә тукталып китик. Бөтен ил трагедиясенә китергән Сталин сәясәте авторның йөрәгенә тирән эз салган булса кирәк, югыйсә әсәр укучыны яшәү мәгънәсе турында кабат-кабат уйлатмас иде. Хикәядә лирик герой “утыз җидедә качып яткан” Югары Губахага “туксан бернсн уртасында" янадан килә. Ул инде картайган, дөньяны бөтенләй башка акыл күзе аша күзәтә. Анын йөзен сакал-мыек баскан Йонлач эт күтәреп йөрүче ул герой әсәрдә акылга саерак булып гәүдазәнә. Ләкин ни өчен М. Хужин язарга зуррак, кызыклырак темалар булганда нәкъ менә шундый—җәмгыять тарафыннан читкә этәрелгән кешене тасвирларга уйлады икән сон? Әдәбият бит инде ул шундый нәрсә без анда үзебезгә үрнәк булган геройларны күрергә тиешбез. Халыкка ан-белем. чисталык, культура, юкка чыга барган гореф-гадәт, йолаларны алып килү дә шул ук әдәбиятка йөкләнгән бит. Ә без “тиле” дип атап йөрткән кешеләрнен хикәя герое булырга хаклары бармы сон? Автор үз героен җәмгыятьтән аерылып яшәүче, башкалар белән аралашмаучы адәми зат итеп сурәтли. Анын яшәеш турында уйланмыйча, бу фани дөньяга ни өчен килгәнлекләрен дә аңламыйча яшәүчеләр турында фикере үтә дә төгәл, фәлсәфи яктан тирән мәгънәле итеп бирелгән "Сезнең тормышыгыз нәгьрәдән гыйбарәт' Акырыш та бакырыштан бүтәнне белмисез! Элгәре авылдан шәһәргә ябырылдыгыз, хәзер шәһәрдән авылга таясыз. Ләкин бер нәрсәне аңламыйсыз борынгыга кайтмыйча—мәгарәгә бөтенләй күчмичә, тормышыгыз барыбер рәтләнмәс' Көзгедән карамасам да, белеп торам— сезнен нәгъразе яшәешегезне күргәч күзләрем ямьсехзәнә минем! Мин—иркенлә! Акырышсыз-бакырышсыз мәгарәмдә!" Хикәядә Миркадәмнсн шахта кассасындагы акчаны урлаган дигән яла белән изоляторга ябылуы турында сөйләнелә Хикәяченең апасы анын язмышын тулырак тасвирлый: "Анын хәленә төшкән кешенен акылын җуймаганы сирәктер. Ә Миркадәм үз акылында" Димәк. Миркадәм бөтенләй үк тиле дә түгел икән бит! Ул бары тик бу җәмгыятьтән зтәрелгән, шуна күрә дә башкаларга карата ышанычы беткән, кешеләрнен “акырышлы- бакырышлы” тормышына гамьсез булган бер адәм Аз мени инде алар безнен арада да Ә бит кимсетелгән геройларны тасвирлаган әсәрләр үзләренә күрә бер матурлык белән аерылып торалар икән! Наис Гамбәрнең “Ма-ту-у-у!!!", Радик Фәизовнын "Телсез”сн һәм Төли"ен генә искә төшерик—менә чын "ма-ту-у-у" кайда була икән ул! Ә бәлки, болар бездән “рухлары белән мен мәртәбә сәламәтрәктер"', р Фәизовнын “Гөли"е үзе бер дөнья анын табигатькә, “җирдә йөргән һәм шуышкан барча җан ияләренә" мәхәббәте, “сөю" дигән хискә азы яшькәчә тугры калуы аны бу рәхимсез, гаделлеге бик зур тирәнлеккә күмеп куелган тормышмын югары ноктасына куя Табигать һәм кеше үзара бик тыгыз бәйләнгән, алар бер-берсен тулыландыра Кытай фәлсәфәсендә аеруча зур урын алып торучы “ян" һәм “инъ" гәгынмагс шулай аңлата. Тик без үзебезне артыгы белән югарырак күтәреп ташладык бугай, ә табигать-анабызнын хәзе коточкыч дәрәҗәгә җитә язды Бер философ “Табигать белән анын законнарына буйсынып идарә итәргә кирәк", дип әйткән алтын сүзләргә нигезләнеп яшәгән булсак икән сон! Ә менә табигатькә үлеп гашыйк булган, анын матурлыгын, гүзәллеген бөтен тәне белән тоя алган һәм шунын өчен дә "акыллы" кешелек дөньясыннан читкә этәрелгән Гөли "акылга сай. бер гинтәк" буларак кабул ителгән "Адәмнәр бит шулай: кемнен дә булса акылы гадәтидән аз гына згә, сәер ОҮш икән, аны җәтрәк тинтәкләр рәтен» чыгарып Кушнр Янәсе, ул безненчә түгел, кешечә түгел. Ә әйтик. Газәндәмгә габигатънен. Тәнренсн үзе тарафымнан бирелгән акыл шундый сәер, үзенчазекле булса? Үзенә күрә ул чын. камил акыл булса? Бу сорауларга кем генә төгәл җавап бирә алыр Кеше үзенчә уйлый, бу дөньяны үзенчә таный, бүтәннәргә үзенчә мөнәсәбәт күрсәтә икән, бу биг әле аны тинтәккә исәпләргә нигез була азмый Хәтта мәктәптә белем алырга теләмәүдә. Борын заманнарда, моннан меңнәрчә еллар з.зек. кешеләр мәктәпнен. уку-язунын ни икәнен белмәгәннәр бит әле Ана карап алар тинтәк булмаганнар Чыңзап та! Төрле уйларга, гөман кылуларга урын бар монда"—дип яза автор Хикәялә Галимен авылларына көтүче булып урнашкан Рәсим исемле егеткә булган мәхәббәте сурәтләнә. Моннан да ихлас, сүрелмәс, гөнаһсыз, эчкерсез, матур сөю була алмыйдыр ул. Һәр көнне Рәсимне көтү кайтканда каршы чыгып алуы, телендә кая гына барса да "Рәсим белән без” булуы, Рәсимгә сырпаланып "гел аның иңбашларына салынып", күзләренә генә карап торуы, “көтүче егетнең дә йөрәге бер дә җавапсыз ук” калмавы Гөлине бөтенләй үзгәртә: "Хәзер инде анын йөзендә алсулык, иреннәрендә бәхетле елмаюы сүнми, чәчләрен гел тарап, матур киенеп йөри башлады Хәтта акылында да. нәни генә булса да. ниндидер үзгәреш булды бугай”. Рәсимнең исә. кайберәүләрнен төрттерүләренә дә карамастан, "авылның кызлар белән йөргән башка егетләре кебек үк. кичләрен Гайфетдин абзыйларның капка төбенә килеп. Гөлине дәштереп. сөйләшеп тә торгалавы, “үзенең кайчак кисәк көлеп җибәрүләре белән Гөли бүтәннәргә шактый гына комачау салса да", аны клубка, кинога алып баруы, кызны кеше алдында "ким-хур" итмәве—аны чын егет итеп күрсәтә. Иә, әйтегез, бу герой бер батырга тиңләшерлек түгелмени? Халык телендә шундый мәкаль яши: "Кеше сүзе—кеше үтерә” Тик Рәсимнең Гөли белән мөнәсәбәтенә карата әйтелгән ахмак сүзләргә игътибар итмәве егетне бүгенге әдәбиятта яшәгән үрнәк геройлар сафына бастыра. Тик менә һаман да "кеше сүзе” шул. ул бернәрсә җиңә алмас кебек тоелган мәхәббәтне җавапсыз калдырып китәргә мәҗбүр була. "И. җаным, ул тинтәкне кем алсын инде Рәсимнең башына таи типкән булса гына инде...”—ди авыл хатыннары. Хикәя ике гашыйк арасындагы мәхәббәтнең җимерелүе белән тәмамлана. Ә Гөлигә килгәндә, кайсыдыр бер имансызы: "Рәсимең үлде синен”. дигәч анын зиратка юл салуы һәм картлык көннәренә кадәр шул юл җылысын суытмавы укучы күңелендә моңсу бер халәт калдыра. Алдарак әйтеп үткән кыска гына "Ма-ту-у-у!!!” исемле хикәядә Наис Гамбәр укучыны берничә минутка гына монарчы таныш булмаган, үзгә, серле матурлык дөньясына алып кереп китә “Тегеләйрәк" булган Хода бәндәсенең “җиһан белән күзгә-күз” очрашып, бу мизгелдә анын "тузанга баткан машиналар, акшары коелып беткән шыксыз йортлар, вак-төяк мәшәкатьләр”гә игътибар итмичә, башкалар өчен “чимал склады" ролен генә үтәгән табигать белән үзләре генә аңлаган телдә аралашуы анын хисләр белән мөлдерәмә тулган йөрәкле гөнаһсыз кеше итеп сурәтли. Автор үз- үзенә биргән сораулары белән укучыны да төрле уйларга этәрә, хикәягә ниндидер тирәнлек төсмере өсти: "Әй. кем идең син матурлыкны дөньядагы барлык адәми затлардан да ныграк тоя алган зәгыйфь акыллы изге жан иясе? Күктәге матурлыкка гына гашыйк-әсир иленме син. әллә күңелендә изрәп яткан изге хисләрең кодрәти сүз булып оешып чыктымы’" Атаклы галим, психолог һәм философ Зигмунд Фрейд кеше эшчәнлегенен зур өлеше ансыз рәвештә, ягъни уйламыйча хәл кылына, дип аңлата. Димәк, бирелгән гомум кысалардан бераз чыгыбрак торган эш-гамәлләрен уйламыйчарак. ягъни Ходай кушканча башкаручы изге, гөнаһсыз жан ияләрен ул хәтле үк читкә этәрергә кирәкмидер. Бу шакшы дөньядан күнел пакьлекләре белән аерылып торучы ул затларнын урыны әдәбияттагы кебек үк түрдәрәктер. Хәзер модага кереп киткән үтереш, көчләү, төрмә темаларын яктыртканчы, чын мәгънәсендә күңелгә рухи ял алып килүче романтик хикәяләр язу күпкә отышлырак булмас иде микән? Тормыш-чынбарлыкны бер валчыгын да коймыйча сурәтлисе түгел бит инде, андый пычраклыкны болай да күреп туйган! Соцреализм дип каныксак та. әдәбият ул заманнарда югары ноктада торды һәм тарихнын билгеле бер чорын сызып ташлый алмаган кебек, әдәбиятның үсеш баскычыннан да бер буынны—соцреализм буыным—алып атып булмый. Хәзерге әдәбият тормыш көзгесе ролен генә үтәмәсен иле Өстәге булган пычракны, тузанны кагып юыныйк та. югарыга, кояшка, матурлыкка омтылыйк инде, җәмәгать!