Күз тутырып карадыммы?
Күз тутырып карадыммы? Сагынышып киек казлар килә иде. Санадыммы? Саубуллашып, эреп-елап бозлар китте. Акладыммы? Күз тутырып карадыммы? Тулган Аем, сабыркаем, мин сердәшкә Ярадыммы? Мәңге онытмастай итеп туган жиргә Карадыммы? Күз тутырып карадыммы? Эткәй, әнкәй, якыннарым-бәгырьләрне ( акладыммы? Күңелемә үкенечләр, әрнү тояи Калмадыммы? Күз тутырып каралыммы? Мәхәббәтем, мин тынгысыз ярсу жаннан Армадыңмы? Илһам алып, авырлыкны сиңа гына Салмадыммы? Күз тутырып карадыммы? ...Киек казлар кебек еллар очып бара. Санадыңмы? Саубуллашмый гына жырлар китеп бара. Аңладыңмы? Күз тутырып карадыңмы? Шәүкәт ГАЛИЕВ (1928) Тащнгамнын х&шк шагыйре. күпсанлы китаплар (балллар очен ишгыпьллр. трика, сатира юмор всөрлоре). шул нсәптан 5 томлык "Сайланма осәрюр" (2003) авторы. Г Тукай псеменлаге лаү.ют премиясе лауреаты Камнла яши Тумый калган туганнарым Туганнарым— Сугышларда һәлак булганнарым, Туганнарым Туганнардан тумый калганнарым. Сез дә сугыш корбаннары... Җандаш—кандаш—кардәш буласылар— Тумаганнарым Кояш күрмәгәннәрем. Җирдә тәпи йөрмәгәннәрем. Бер тапкыр да еламаганнарым, Көлмәгәннәрем... Үткән сугышлар һаман да үтерә: Җетерәк — Бүгенгене, киләчәкне бетерә; Килер буыннарга үлем өрә... Туганнарым— тумаганнарым. Юралган яралмаганнарым. Исемсез калганнарым. Без яшибез сезнең өчен дә. Тынмаган сугышлы дөнья эчендә... Сез белмәдегез үлемнең ут икәнен, Үлемсезлекнең, сезнең кебек үк. Юк икәнен, юк икәнен... Соңгы тынлык Чәчәкләрдә чыклар җемелди. Бал кортлары кунып гөҗелди. Мөлдерәмә кояш бакчада— Алмаларга рәхәт, баксана! Умартадай гөҗләү тавышы Ачык тәрәзәгә авышты: Әнкәй кубыз тарта тын гына. Тыңлап торам аны шым гына. Көйләп кенә әткәй кушыла... Бик тә рәхәт миңа шушында! Күкләр нинди биек, мин аста. Күзем йомып карыйм кояшка. Кояш миңа шулай якынмы— Кабынгандай булды ялкыны! Уттан качып, саклап йөземне Җиргә карап ачтым күземне... ...Балачакның соңгы көне бу— Кояш, мине бүген иркәлә: Бәхетеңнән ятим итмә лә,— Сугыш башланасы иртәгә... Бәргәләнә бәгырь АВЫЛЫМНЫҢ дүрт зираты мәгълүм. Бишенчесе Ватан сугышы. Күпме шәһитләрнен—авылымның Киселгәндер анда сулышы. Урамнарны урап үткән чакта Алар өчен дә мин карадым. Кайтам, кайтам, дигән йөрәкләре Чит туфракка һаман кагадыр. Күңелләрем минем шул елларда, һәркайсыгыз якын, таныш сез. Җырларыгыз сезнең белән китте. Тальяннар да инде тавышсыз. Гомер буе бәргәләнә бәгырь Шушы бәхилләшү көеннән, Буш урамнар буйлап сезне эзлим, һәр ел саен кайтып июньдә... Мәхшәр Миналанган җир шикелле шәһәрләр дә: Кайда шартлар?.. Кайчан шартлар?.. Шундый шартлар... Илләр тетри, әйтерсең лә каһәрләнгән: Анда—сугыш. Монда суеш. Соңгы сулыш... Ахыр чиктер: адәми зат зәһәрләнгән: Ник шашына? Үз башына? Җир башына?!. Китә берәү... Яшәмәгән эшләгән ул, Артыгын да тырышкан. Ашамаган, ач карынга Китеп бара тормыштан. Якыннары озатырлар. Салкыннары килмәсләр. Вакытлы китте, димәсләр. Вакытсыз да димәсләр. Елларын санап әйтерләр: “Яшисен яшәгән" дип. Күпсенгән сыман өстәрләр: “Ашыйсын ашаган” дип. Э бит күргән ул дөньяда Ачысын, төчесен лә. Белгән ачлык-мохтаҗлыкның Олысын, кечесен дә. “Мәңге онытмабыз", диде Ак сакаллы чордашы. Кемгә үткәнне күмү бу. Кемгә- яңа чор башы. Озатырга күнеккәннәр— Янмаслар да көймәсләр. Вакытлы китте, димәсләр. Вакытсыз да димәсләр... Хәсән Туфанның зинданнан качуы “Агыла да болыт агыла”— Хыял оча Казан ягына. Тибеп уза тимер бикләрне, Йозак тышаулаган чикләрне! Агыла да шигырь, агыла... Йөрәк оча Лулу ягына. Ак болытлар анын канаты, Офык нурлы әнә, таң атты... Ак болыттай хыял агыла: Туфан инде Идел ярында! Язмыш-яшен сукты тагын даЙөрәккәем, түзче, ярылма... “Агыла да болыт, агыла”, Туктап үкси үткән чагында, Шагыйрен ул һаман сагына... ...Туфан җаны Лулу янында. Сере безнең җаннарда Тальян моңы талларда, Ялгыз кала таңнарда. Сагышларын аңларга Сере безнең җаннарда. Ашыгып агар сулар— Язларда ташыр шулар, Язларда ташып шулар, Сагынып ямансулар... Гомер ага салларда, Өлгер генә санарга. Картаялар таллар да, Онытыла тальян да... Сандугач килеп кунар, Сандугач сузган моңнар Тибрәтер яшь талларны, Гел юксыныр тальянны.. Мәхәббәт, Ялгызым болында... Чәчәкләр кулымда— Өзелгән, моңайган... “Мәхәббәт, син кайда?” Җил исте уңайга: ...Ул Айда, ул Айда... син кайда? Әкият шул анда... Керәмен урманга. Кошлардан сорарга: “Мәхәббәт ул кайда?” Әйттеләр: син сайра, Син сайра—син сайла! Чибәр кыз урамда, “Бабай” дип узганда— “Мәхәббәт", димәдем, Сүз тапмый йөдәдем... “Мин монда!!—дип дәште Яшьтәшем—йөрәгем! Кояш юлы Уян иртән, сөен кояшка, Мөмкин түгел моны тоймаска: Нинди сафлык, нинди яңалык— Җир уяна кабат яңарып. Син үзең дә яңа бит инде— Нурларында юдың битеңне. Күңелеңдә якты канатлар— Кояш юлын снн дә кабатла. Борчуларны селкеп ташладың, Бүген яңа гомер башла даң. Икеләнмә зурдан кубам, дип, Син үзең дә нурдан туган бит. Ходай ачкан бәхет капусын, Җаннарыңда иман балкысын. Күңелеңдә якты канатлар— Кояш юлын снн дә кабатла! Июнь, 2004