Логотип Казан Утлары
Роман

ҮКСЕЗЛӘР

16 И дарәдә рәис бүлмәсендә ишек бикләп, сабан туе уздыру турында кинәш-табыш корып утыралар икән Вәзыйх бу хәлдән качып йөргән иде. уйламаганда килеп капты Монда кешеләргә бәя бирәләр Һәрвакыт идеологик исәп белән Ксшенсн карашына карап Эшенә, салган хезмәт коченә карап түгел. Вәзыйх менә шуны онәми иде. Теге яки бу кандидатураны тикшергәндә дәшми калып булмый Әгәр кире бәяләсән. бу икенче көнне үк иясенә ишетелә Шул ягы да кыен иде Ул килеп кергәндә, сөлге җыючы итеп кемне куярга дип уйлашалар иде. —Халык арасында авторитетлы кеше булсын,—диде Вил Садрневич. ничек фараз йөртергә жай-нигез биргән кебек. —Кемнең арты чиста. Халыкнын ачуын китермәс?—дип. кемдер рәис сүзен куәтләде —Әнә Надыйров бу таләпләргә туры килә.—диде Зәйнагов. Вәзыйхка карамый гына. Вәзыйх. кинаяле елмаеп, җилкәләрен селкетеп куйды Монын сынау очен генә әйтелгәнен аңлаганлыгын белдерде Зәйнаговнын Вәзыйхка карашы әйбәт түгеллеген беләләр иде. Барысы да Вил Садриевичка күз төшереп алдылар. Ул мона ничек карый? Вил дә Вәзыйхка бик үк дустанә түгел кебек иде. Хәер, аныкын белмәссең. Бүген дустанә кебек булса, иртәгә сина усал, хәтәр карый — Юк. бу эшкә жор телле, кыю-бәтрәк кеше кирәк.—диде Мохетдинов, эшлекле тостә. Законсыз туган улы Илфир кыйнаганнан сон. ул ун кон ойдә ятып, эшкә чыккан иде. Кыйналган эзләр чыраенда һаман бетмәгән — Клуб мөдире Сальмушсв нәкъ шундый.—дип. Шаяз аваз салды һәм рәискә карап торды Сүзенең урынлымы, түгелме икәнен аның чыраеннан шәйләргә күнеккәннәр. Бүтәннәр дә сүз әйтүдән элек сүзне әйткәч, рәиснең чыраена карап алалар иде —Уенчак, көлдерә белә,—дип өстәде кемдер —Шаярта белгән кешене хатын-кыз ярата инде. Салге-мазар хатын-кыз кулында бит Бүтән карулашучы булмады, шунын белән килештеләр Ахыры Ими ы 10-11 елммарл.• —Чабышкыларга кемнәрне менгерәбез?—Мөхетдинов шул сорауны куйды да берничә фамилия атады —Бездән өч чабышкы бара, күршеләрдән тагы берничә. —Рәсим бармый, —диде Зәйнагов, ничектер властьлы тон белән. Кешеләрнең йөзенә гаҗәпләнү чалымнары чыкты. Ничек инде? Рәсим фермада иң авыр эштә риясыз эшли. Бердәнбер эчмәүче, тәртипле егет. Ләкин туры сүзле, кимчелекләрне Зәйнаговнын күзенә терәп әйтә торган койты гадәте бар. — Ничек инде,—дип, Вәзыйх чыдап кала алмады —Чабышкыны ул ел буе үзе карады, тәрбияләде, әзерләде. Нигә кеше өметенә балта чабарга? Бу аны кимсетү булачак... —Син, Надыйров, артыңны кысып кына утырсаң иде,—дип, Зәйнаговнын ачуы кузгала башлады.—Ул гына гаделлек яклы, һе... —Ярар, Зәйнагов, син бөгештермә,—диде Мөхетдинов. ничектер әшнәләрчәрәк төстә. Алар кичен кибетнең арткы бүлегендә еш очрашалар, бергә йөзәр грамм салып чыгалар иде —Рәсим кебек карусыз эшләүчебез бик сирәк. Чабышкы Рәсимнеке... —Анысын синнән сорамыйлар, Мөхетдинов,—дип Зәйнагов тагы үзенекен итте.—Өстеңә күп алма, башыңа көч килер... —Ә син арт тегермәне корып утырма!—Мөхетдинов та шактый үзсүзле кеше —Синнән өстен башлыклар да бар! —Юк, Рәсим барыбер чабышкыга менмәячәк!—Зәйнагов принципка китте. Ни өчен ул егеткә каныга икән, дип гаҗәпләнде Вәзыйх. Сәясәт микән бу. әллә берәр үчлек кенәме? Нигә рәис ләм-мим булып утыра. Бер ым белән бәхәсне хәл итәр иде. Зәйнаговтагы козырьлар анарда юк микәнни? Барысы да рәискә төбәлгәннәр. Әмма Вил Садриевич та парторгтан уза алмый инде. Кинәт Вәзыйхнын хәтеренә килде: Рәсимнең әтисе колхоз төзүдә бик актив һәм усал булган. Әмма сугышта әсирлеккә эләккән. Ул да түгел, илгә кайтмаган, тегеләр ягында калган, ди... Менә хикмәт нәрсәдә икән! Егерменче съезд карарларының халыкны тынычландыру өчен ширма гына булуы турында астан гына хәбәрләр йөри... һәр авылның үз йоласы дигәндәй, биредә сабан туенда чирмә чабу дигән йола бар. Ана башкаларны артта калдырырлык яшь атларны билгелиләр. Бригадачарда андыйлар бик аз. Шуңа күрә идарә атларын бирергә булдылар. Мөхетдинов чирмәчеләрнен исемлеген укыды: Даян, Ирек, Фәүзи һәм башкалар. —Фәүзи колхоз әгъзасы түгел бит?—дип куйды кайсыдыр. —Әйе, ул нефтьтә завсклад. Аңа бензин, запчасть теләнеп барабыз. Ана айгырны бирик. —Ул эчми, ана ярый!—диде Ирек, хуҗаларча пичәт суккан кебек итеп. Һәм рәискә, Зәйнаговка карап алды: пичәтне урынлы суктымы, янәсе. Ирек бик зирәк кеше, ул нәчәлникларнын нәрсә уйлаганын кыяфәтләренә карап белә шикелле. Акыллы этләр дә шулай хуҗаларының кәефләрен йөз сызыкларына карап төсмерлиләр, ди. Бу бик отышлы зиһенлек Без барыбыз да хуҗаларыбызнын йөзләренә карап, нинди кәефтә икәнен белергә һәм шунын буенча хәрәкәт итәргә өйрәнеп яшибез түгелме сон9 —Даянга кызыл туры булыр алайса? —Юк. салып алса, яндыруы бар,—дип, Ирек хуҗаларча кире какмаслык итеп әйтте. —Әйе. бригадтан алып бирербез —Мөхетдинов бу мәсьәләгә нокта куйган кебек әйтте дә икенчесенә күчте Язгы чәчү вакытында яхшы эш күрсәткән алдынгыларны сабан туе җыены алдында, мәйдан уртасында бүләкләү гадәткә кергән иде Халык каршында кечкенә генә бүләк тә зур булып күренә. Кеше өчен зур мәртәбә горурлык. Авылда абруенны күтәрә Мөхетдинов исемлекне УКЫДЫ Варис’ Яшә, Даян. Түрфәндә, Сәрия һәм тагы алты кеше. Күбрәк механизаторлар бүләккә куелган. Бу табигый, чөнки барча эшне алар башкара Шаяз командалыгындагы кешеләр. Шунлыктан иң элек Шаяз үз фикерен әйтте- — Варис чәчү вакытында игътибарсызлыгы аркасында подшипнигын эретте, ярты тәүлек простой торды,—диде —Бүләкләү урынлы булыр микән?—Ул рәискә текәлеп карады, тегенен кашлары канәгатьлек белән язылып киткәнен шәйләде. Шаяз да сизгер эт кебек хужасынын эчендә ни ятканын чамаларга өйрәнеп килә икән Хужа Вариска кырын карыИ иде —Сменшигы эретте подшипникны Чатырадагы текә жирдә.—диде Вәхыйз. дусты Шаязнын акны кара дип маташуына гаҗәпләнеп —Варис ин честный беренче кул механизатор.—диде кайсыдыр —Варисны бүләктән мәхрүм итү халык алдында оят булачак,—дип өстәде Вәзыйх Ләкин кешеләрнен чырайларыннан күрә, анын фикеренә кушылмыйлар Шаяз да йөзен читкә ала Барысы да Вил Садриевичка карыйларда тыналар Рәис исә бер сүз дәшми Монын артында ни ятканын Вәзыйх белә: яз көне мастерскойда Вил Садриевич Вариска хаксызга бәйләнде Тимер кисә торган пычкы полотнасын тиз бетерәсез, әллә урлыйсыз тагы9 ”— диде Варис ягыламы сон инде! Хаксыз сүзгә Варис кабынып китте Авызыннан нинди сүзләр чыкканын да абайламады кебек “Син бит хатынын сүзе белән йөрисен!—диде —Эшеңне идарә аппараты алып бара Райондагы нәчәлникларнын артын ялаган өчен генә сине председатель итеп тоталар!..” Шул хәлдән сон рәис аны кыерсыта башлады — Минемчә. Шаяз фикеренә кушылырга кирәк,—дип. Мөхетдинов нәтижә ясады. Бу инде эшкә хезмәт итү түгел, ә нәчәлникларга хезмәт итү иде. Менә барча жирдә шундый хәл. Башлыкларга хезмәт итү. болай ил ничек алга бара алсын? Эш. хезмәт культы юк. нәчәлниклар культы чәчәк ата. —Түрфәндә ни өчен бүләкләнә? Матур күзләре өченме9—дип кемдер төрттереп әйтеп куйды Барысы да тагы рәискә һәм парторгка карадылар Сүзне Ирек башлады: —Түрфәндәгә бүләк бирү төрле имеш-мимешләр китереп чыгарачак,— диде. Хатынмын йомшак ягына икс төрле аңларлык итеп ишарә ясады Эшендәге җитешсез якларны санады Бүләккә якын да килмәслек итеп тасвирлады Ирекнен кискен чыгыш ясавынын аскы хикмәте бар иде Эш шунда Вилнен хатыны Таһия бик усал нәмәстә. Түрфәндәнс пәри кебек күрә Таһия анардан хәтәр көнләшә Ире белән караватка яткан саен Таһия көнләшеп газаплый, шырпылама. Кайчак Вилне караваттан тибеп тә төшерә иде. Ә Ирек, идарәдә эшли башлагач. Таһиянсн сердәше булып китте кебек. Берәр почмакта чыш-пыш килеп торуларын күрергә була. Вәзыйх Түрфәндәнен эчке тормышын белми, шулай да анын ин алдынгы сыер савучы, авыл советы депутаты, президиумнарда утыртылуын курә Әмма ул хатын артында төрле гайбәт сүзләр йөрүен дә ишетә иде Шул сәбәпле Түрфәндәнс яклап бер сүз дә әйтә алмады —Түрфәндәнс бүләктән мәхрүм итсәк, районда безне дөрес аңламаслар,— диде Мөхетдинов. бүтән сүзгә урын калдырмаслык итеп. Молодец Мөхетдинов. дип уйлады Вәзыйх. бик көчле дәлил тапты бит Бу очракта ул эш интересы өчен хезмәт итә. ә нәчәлникларга түгел. Кич булган иде инде. Вәзыйх идарәдән Мөхетдинов белән бергә чыкты Кибет артындагы бүлмәгә керделәр Вәзыйхнын һәрчак акчасы була. Мөхетдиноннын бервакытта да булмый Хатыны кесәсен чистартып кына тора икән Шуны белеп. Вәзыйх ана йөз илле грамм эчерде, үзе йөз грамм белән канәгатьләнде Шушы яшәтә мине!—диде Мөхетдинов. эчеп куеп Вәзыйх мона гаҗәпләнмәде Мөхетдинов сугыш вакытында колхоз рәисе булган Шул чактагы бер хәлне искә төшерә 'Икмәк суктырабыз, халык ач. көчкә-көчкә аяк өстендә йөри Мен центнер дәүләгкә озаттык Шуннан 15 процентка кадәр аванс бирергә рөхсәт итәләр Исемлек төзибез Ләкин иртән районнан вәкил килеп житкән Тапшырылган ашлык 15 процент юк. закон бозасыз, ди Авансны кисә. Районга кемдер сигнал биргән. Икенче авансны бик яшерен әзерлибез Бары оч кеше белә. Ни хикмәт, төнлә кемдер хәбәр иткән, иртән прокурор үзе килгән. Ишекне бикләп, өстәлгә наганын төя-төя минем җанны кыйный Мин райкомга барам. Анда бергә фин сугышында булган орденлы кеше, ул мине яклый. Куштаннар бит нәчәлниклардан хәтәррәк. Шулай бер аванс бирдек. Икенчесен подпольно әзерлибез. Бары мин, читават кына белә. Ни күрим, иртән район кешесе килеп җиткән Тикшерә. Тырнак астында кер табыла инде Бераздан тагы аванс әзерлим. Бу юлы хатын белән икәү генә беләбез. Иртән уполномоченныйны күргәч, күзләрем шар булды. Хатынга ябыштым, син саескан берәрсенә чиштеңме? Юк, ди, мин өйдән чыкмадым да, ди. Районда ничек белгәннәр? Бу хәлне хәзергәчә аңлый алганым юк Шундый шартларда эчмәс җиреңнән эчәрсең, парин...” Иртән сәгать сигезләрдә идарә яныннан атлы дүрт җайдак кузгалды. Кояшлы көн. Мул, җете нурлар, өй кыекларыннан сузылып үтеп, урам юлына ак ташкын кебек коела. Кай урыннарда калын ак җепселләр булып юлга аркылы ята. Ул тере ак тасманы таптап үткәндә атлар ни өчендер пошкырып алалар. Җайдаклар өченче көн идарәдә тикшерелгән составта түгел. Чынбарлык алдан төзелгән схемаларны җимерә дә ташлый шул. Берни эшли алмыйсын. Сөлге җыючы—халык аны сөрәнче дип атый—Сальмушев түгел, ә Ирек Варраев. Ирек түгәрәк йөзле, ирләргә хас калын кашлы, кин иякле, имән мунлы, таза кеше. Пләмәнной айгырны иярләгән, хуҗадай утыра Ияр мөгезенә һәм өзәнгесенә җиңел озын колга беркеткән Яшь киленнәрдән азынган сөлгеләрне, бүләкләрне шул колгага беркетә баралар... Ирек янында клуб мөдире һәм тагын ике җайдак, алар идарә атларында. Ат сыртына пөхтә киез сатып атланганнар. Иярсез, өзәнгесез. Иярләнгән атка кушаяклап чабу бик унайсыз. Бу җайдаклар тирәсендә өчле тайларга атланган яшь-җилкенчәк тыз-быз килеп чабышып үтә. Алар чирмәгә йомырка җыя. Чирмә болай: бер төркем җайдак йомырканы бер кәрзингә, сумкага җыя Авыл буенча аерым-аерым кешеләрнең капкаларына килеп, сабантуй йомыркасы сорыйлар. Һәр җайдакка хуҗа бер-ике йомыркадан ары бирми. Чөнки бераздан икенче җайдаклар сорап капка кага, һәр җайдак йомырканы чирмә җыючы сумкасына илтеп сала. "Общий котел”га. Чирмә йомыркасы җыеп баручылар авылда өч-дүрт була Алар яхшы атларга атланган булырга тиеш. Менә берничә җайдак ташый торгач, чирмәченен сумкасында йөзләп йомырка җыела. Сумкага бүтән сыймый да, ат өстендә ватмыйча саклап йөрү дә кыенлаша. Хәзер чирмәче үзенә бер җайдакны гына алып, бүтән йомырка ташучылардан качарга, эз яшерергә тиеш. Жыелган йомырка белән качып китеп, ниндидер аулак җирдә йомыркаларны кыздырырга һәм, кызлар сыйлап, күңел ачып утырырга Чирмәченен ымсындыргыч максаты шул. Ләкин йомырка җыючы җайдаклардан ничек ычкынырга?—Менә мәсьәлә кайда. Йомырка җыешучылар чирмәченен шылырга омтылуын беләләр һәм аны сагалап кына йөриләр. Чөнки аларнын үзләре җыйган йомыркалар белән сыйланасылары килә. Чирмәче боларны ниндидер төбәктә, тыкрыкта адаштырып калдырырга, алдарга тиеш. Ә тегеләр адашмаска, алданмаска дип бар көчләрен куялар. Чирмәчене күз уңыннан ычкындырмыйлар. Чирмәнен кызыгы шунда. Чирмәче алдавыч маневрлар ясарга мәҗбүр була. Анын аты бик елгыр, чабышкыга тиң чаба. Артыңнан берәү дә куып җитә алмый. Чирмәчеләр йомырка җыю белән әвәрә килгәндә, сөлге җыючылар авыл кын Кинәтбайлар дигән нефтьчеләр яши торган төбәккә төштеләр. Бер ырыс калка төбендә туктадылар. Алты почмаклы кызыл калай түбәле йорт, абзар-кура бирнә сандыгы кебек таза, пөхтә. —Хуҗалар өйдәме?—дип сөрән салды Ирек, калын тавыш белән. Баскычта, чәчләрен яулык эченә тыга-тыга, бер карчык күренде, анын артында чын ясау киенгән килен чырае балкыды. Сөрәнчеләрнең берсе— клуб мөдире, концертлар оештыручы җор егет такмак әйтеп җибәрде: —Авылыбызның иң чибәр килене, күтәр тәрәз өлгеңне, чыгарып суз сөлгеңне! Кайнанана бал бул, кайнатана шикәр бул. жанашына иркә бул. күршеләргә бикә бул. Әче телгә киртә бул Бусагаңа бәхет инсен. шуна лаек килен син!.. Килен оялчан гына башын игән килеш баскычтан төште, карчык ана нидер әйтеп калды. Килен үкчәле түфли. капроннан, култык астына бүләк кыстырган. Кече капканы шылтыратып ачып чыкты Ул ак йөхте. мөлаем иде. Капка алды яктырып киткәндәй булды. Элеккедән калган, башлары кызыл дебет белән чиккән икс сөлге бирде "Берсе.— диде,—алдан килгән очен, икенчесе ин артка калган атка. Артгагыга бирерсезме сон?“ —Синен сүз безгә закон Рәхмәт, рәхмәт!—диде Ирек, ышанычлы итеп Рәхмәтне егетләр дә кабатлады. Килен канәгать калып, ияк какты да капка артына чумды, җайдаклар атларын бордылар Клуб модире егет шаян-уенчак иде һәрбер киленгә аерым такмак әзерләгән, ахрысы Киленнен холык-фигыленә. нинди булуына карап, такмаклары үзгә чыга. Әмма бер йортта киленне бик өнәмиләр, кагалар икән. Авылда бит һәр кеше уч төбендәге кебек. Гаиләдә дә сер саклый алмыйсын. Шуңа авыл жирендә кешеләр әхлаклырак, намуслырак. Монда ялган озак яши алмый, тиз тотыла Менә усал каинанаты йорт капкасына килделәр Хуҗаларны дәштеләр. Тыштан шактый бай йорт. Әмма эчтә усал кайнана тормышка агу җибәреп, тәмсезләп яши. Моны беләләр Баскычта килен күренде, ә кайнана ишегалдында чебиләр ашата иде. Клуб модире такмак әйгә башлады —Кайнана каен шырпылы, киленгә гел кадала. Үзснен килен булганын, оныткан ул ябәлә. Малае әнисен яклый, и киленкәи. хәл хәтәр Өйне бала белән гутыр. аннан шулай үч кайтар Бигайбә, бигайбә! Бәбәйләрне кой. әйдә! Бала карап җык булсын, тәкәбберлеге сынсын Телендәге шырпылар, авызыннан ги з шылар. Кадерен белә башлар, кайнана онен ташлар. Бигайбә, бшаибә! Бәбәйләрне кой. әйдә!.. Килен түгәрәк битле, моңсу чырайлы, күз тирәләре зәнгәрләнсп тора, урта буйлы иде. Яшел йон күлмәктән, ак шәл боркәнсп сөрәнчеләргә өч метр ситсы китереп бирде. Карашын күтәрмәде. Сөрәнчеләр каударланып, рәхмәтләрен әйттеләр. Шул мәл кайнана танышы ишетелде —Син. уйнаштан туган, нәрсә лыгырдыйсын анда ’—ди-ди. җим болгага торган таягын болгый иде.- Минем шырпыларым сина да җитәр' Матри' Сөрәнчеләр дәррәү көлеп җибәрделәр, кайнана карап торды да үзе дә бер кулы белән биленә таянып, көлә башлады Анын симез, калын җилкәләре ат савырлары кебек селкенә иде Бер тыкрыкта аларга гармунчы җайдак килеп кушылды Хәзер яшь киленле капка гәбенә киләләр дә гармун тартып җибәрәләр Бу сигналга хуҗалар өйалды баскычына чыга. Шаян такмаклар сибелә. Сөлге җыючылар шау-гөр килеп үз вазифаларын дәвам иттерделәр Чирмәчеләр бер-берсеннән узыша-узыша йомырка җыялар Атар берничә төркемгә берләштеләр, һәр төркем авылнын әле “кул тимәгән төбәгенә беренче булып керергә омтыла иде Хәлле төбәк өчен алар арасында сөзешеп алулир дабулгалап куя Төз урамнардан атларны узыштырудан чабыштырып үтәләр. Урам башына кем аты беренче булып барып чыга, бай төбәктә йомырка жыярги шул хокуклы була Бу—телдән әйтелми, үзеннән-үзе анлашыла. Я зылмаган закон. Аны бозу юк. әгәр берәрсе хәрәмләшә башласа, камчы белән сыртына берне сыдыралар И бетте Беркем беркемгә рәнҗеми, хәрәмләштек— тиярен ат! Ләкин андый хәлләр бик сирәк була Даян идарә атына атланып чыкмады Бәладән башаяк, дип уйлады Үз- үзенә ышанып җитмәүдән түгел, бүтәннәрне көнләштерүдән, үч төйнәүләреннән шикләнде. Кешеләр арасында мөнәсәбәтләр гади генәгүгсл Дус күреп йөргән иптәшләрен сина ярдәм итү урынына астан гына ярдан лү ягын карый Туйда аны жан дус дип йөргән ахири ике иптәше явыз максат белән махсус эчергәннәр Кара көнчелектән Икесе дә яшерен генә Фәнүэәнс кулга төшерергә йөреп тә. ниндидер ал ардан тормаган сәбәпләр аркасында, теләкләренә ирешә алмаганнар. Фәнузә, чытлык-җилбәзәк нәрсә, икесенә дә өметләнергә урын бирә торган күз карашы сирпеп йөргәндер. Ә болар безгә булмагач, аңа да булмасын дигән үчле хисләренә худ биргәннәр. Әйе, адәмчекләр, вак җаннар! Кайбер адәм затының эчендә тавык тизәге тулы. Даян хәзер аларнын икесеннән дә сүзсез генә бизде. Тегеләр шуны сизенеп, Даянны һаман үзләренә тарту өчен хәйлә коралар. Бик еш үз кесәләреннән сыйлыйлар. Даянның йомшак ягын беләләр һәм шунын белән сатып алмакчылар. “Кемгә саныйлар алар мине?”—диде Даян үз-үзенә. Анын горурлыгы юкмыни? Ул нык торырга ният итте. Кочагына кертә торган хатыннар янына тартып карадылар. Имеш, фәлән хатын Даянны үзе тели, үзе чакыра. Юк, бәйләнер өчен түгел. Болай яратыр өчен генә, имеш. Менә шундый хәлдә тыелып кара. Ләкин Даяннын горурлыгы күтәрелде, шул тыеп калды. Ул “ахири”ләр белән бернинди сердәш эшләр эшләргә ярамый. Тагы бер-бер бәлагә юлыктыруларын көт тә тор. Куркыныч “ахири”ләр. Фәнүзә качканнан соң, ул рухи торгынлыкта югалып йөрде. Жанына балта ыргытсалар, кеше шулай югалып кала. Нишләргә, кая барып бәрелергә белмәде. Миңгерәүләнеп бетте. Яр кырыена чыгарып ташланган балык хәлендә булды. Шаяргандыр, иртәгә кайтыр дип, Фәнүзәне көтте. Бераз вакыттан сон Фәнүзәнең бер егет белән кайсы яккадыр киткәнлеге ишетелде. Шул хәбәрдән соң гына эшләнгәннең инде кире кайтмаслыгын шәйләде ул. Аңа хәерхаһ булган иптәшләре: —Күзеңне ач, дөнья бу!—дип, иненнән кагып үтәләр иде. һәм Даян күзен ачты. Тормыш ана әле бер, әле икенче яктан зарбы ясап кына тора. Нәрсә сәбәп? Ятимлекме? Кешеләргә анын бер дә начарлык эшләгәне юк. Ул кешеләрне җәлли. Башлыклардан гайре һәркем үзенең тормыш арбасын сеңерләре суырырлык булып сөйрәп бара. Аларга ничек җайсызлык китерәсең? Әмма шартлар мәҗбүр итә. Теләмәсән дә кайберәүләрнен ниятенә каршы киләсен. Авырткан җирләренә басасын. Шартлар шундый итеп китереп кыса, нишләргә дә белмисен. Кешеләрне кем идарә итә? Шартлар. Ә шартларның җебе кем кулында? Шайтан белсен. Шартлар утлы табага бастыра. Ләкин дөньяда ниндидер тигезләнеш бар. Гел начар гына булып тора алмый. Кайчак дөнья сиңа яхшы ягы белән дә борыла. Күрше Нәдер авылына әнисенен туганнарына бура күтәрү өмәсенә баргач, тормыш аңа елмайгандай итте. Өмәдә эшләгәндә Даян Нәкыя исемле кыз белән танышты. Апаларының каршы урамдагы кодачалары икән. Булышырга кергән. Ул бүрәнә ырмауларына сүс-чүбек җәйгәләп маташты. Даян аңа кулдаш булды, сөйләшә-сөйләшә эшләделәр. Бер-берсенен кылларын чамалагач, шаян-шук сүзләр худка китте. Даян шуны тойды. Нәкыяның нурлы йөзеннән, матур, чия иреннәре арасыннан чыккан сүзләр аның күңеленә май булып ята иде. Ничектер күптәнге танышлар шикелле бер-берсенә җайлашкандай булдылар. Икесендә дә баштагы тартынулар бетә төште. Шулай да кызның сөйләвендә киная, серләр күп кебек Әмма үзе тиз аралашучан, уенчак күренә. Фәнүзә дә шулайрак иде бит Андыйлар егетләрдә ымсындыргыч өмет-теләк кузгаталар. Ләкин Нәкыя. "Ярар шунда вакыт уздырырга”, дип әйтерлек тә түгел. Даян өметне еракка төбәүдән курка. Кызны беләсе, сыныйсы килү аны талпындырып тора иде. Өмәнен соны: ашау-эчү табыны. Аларнын урыннары тагы бергә туры килде Берәр рюмка салып алгач, Даян кызның кулын тотты. Ул кул Даян учында кош кебек леперди иде. Кыз кинәт кулын тартып алды. Нәрсәдәндер курыккандай кузгалды һәм ашыгып чыгып китте, һәм шуннан юк булды, бүтән күренмәде. Икенче көнне ул Нәкыяне ападан белеште. Нәкыя Әлмәткә эшенә киткән иде... Даян ул кыз янына барырга һаман җай таба алмады Аларнын сөйләшү-анлашулары бик кызыклы төштә өзелгән иде. Моның дәвамы һичшиксез булырга тиеш иде. Кызда да, Даянда да шундый фикер төйнәлде кебек... Соңгы вакытларда җенси теләк үзен нык сиздерә иде Бер хатын- кызны татыган ир-атта була торган хәл. Әллә шуңа Нәкыя янына 15 тартыламы? Ул да бар, ләкин Нәкыяне ярата башлады шикелле ул Менә шул хисен кыз янына барып сыныйсы килә иде Юк. ул женси теләк дип гөнаһка керергә теләми. Катлауландырасы килми Яратышу, кочышу да шайтани дәртне сүрелдерә. Кыхгарда егетләрдәге хисләр котыруын йөгәнли торган илаһи көч бар Тик ничек тә тизрәк Нәкыяне күрергә кирәк иде Ат менеп сабантуйга чыккач та баш миендә ниндидер өн Нәкыя, дип аваз салган кебек булды. Даяннын уйлары тамырлар буенча елдырым булып йөрде Минут эчендә күнелендә ачык план корылды Чирмә йомыркалары жыярга да. җыешучы җайдакларны бер очта адаштырып калдырырга һәм Нәкыя янына Нәдергә элдерергә Коры кул белән бармый Төркем белән җыйган йомырка йөздән дә ким булмаска тиеш Әйе. йомыркалар жыю күнелле эш. Ләкин йомырка җыешкан җайдаклардан ничек сиздермичә аерылып китәргә0 Менә монысы кыен Аларны нәүмиз итәргә ярамый Ниятләре Даянга мәгълүм Чирмә йомыркалары күпләп тупларга һәм берәр аулак өйдә шулар белән үз кыхларын сыйларга. Кәеф-сафа корып утырырга Даян төркемендә яшь атлы егетләр иде Төбәкләргә беренче булып килеп җитәләр Беренче “пакусны" алалар. Шуна сабантуй бүләге йомырка агарга шактый мул эләгә Даян зур күн сумка белән чыккан иде Сумка төбенә такта куеп анда струк йомычкасы салды. Йомырканы җыю уен булса да. саклавы кыен иле Күпләр йомырканы җыялар ла саклый белмиләр. Ат өстендә чапканда сумкалары шап-шоп ат сыртына бәрелә һәм йомыркалар ватылып әрәм була Чапканда кайбер сансызларның сумкаларыннан сары борчскләр янгыр кебек булып чәчри-чәчри бара Йомырка сарысы бөрчекләре Нигъмәтне шулай әрәм итәргә ярыймы'' Даянга ла башка җайдаклар белән узыштан чабарга туры килә Андый вакытта ул сумканы бер кулында кое читтәрәк тота Ат сыртына бәрдерми. Ә бүтәннәр сумкада йомырка 50-60 чамасы булгач, үзенен кызы киләчәк аулак өйгә туктап йөкне шунда бушагып китә Йомырка җыелгач, икенче егетнен кылы булачак аулак өйгә туктала. Шулай күкәй жыешучыларнын барысына да олеш чыгарылды Хәзер үзенә җыярга кирәк Монын өчен Даян җайдаклар аягы басмаган Аръяк урамын чамалады Чынлап та йомырка тиз җыелды, сумка авырайды. Егетләр Даянны, әйдә Бишмунчага. әйдә Чатрага качабыз дип. каударлана башладылар Даяннын үз исәбе үзендә Ашыкмый, эчтән болардан ничек котылырга дип хәйлә кора Әмма кирәк чакта башнын төтене начар йөри Ул чыдамлык белән адцырмакчы була Чонки егетләр Әлкәй тавында җыела торган Сабан туе мәйданына ашыгалар Халык шунда агыла Ничек шик уятмый гына егетләрдән арынырга0 Һаман яннан китмиләр Әллә хәйләләгәнне сизенәләрме0 Йөзләрендәге нурлар сүрелә башлады. Алар урам уртасыннан атлатып кына янәшә баралар. Алты җайдак Болардан җан-фәрман чабып га котылып булмый Чонки атлары яшь һәм бик елгырлар. Көтмәгәндә бер чатта үзенен чирмәчеләре белән Ирек очрады Егетләрне алга җибәрделәр дә сер сөйләшә башладылар Ирекмен йөри юрган кызы Нәдердә иде Даян шуна исәп тотып, әйдә. Нәдергә ычкыныйк, диде тәгасн генә Ирекнең күңеле күтәрелгәне йозенә чыкты Ул. ат өстендә килеш. Сабан туе бүләкләрен төйнәп. Сапьмушевнын ияре алдына куйды Теа* исә әйберләрне кадерләп тотып алды һәм Сабан туе мәйданына илтә китте. Идарә атларын караучы СитдыИк абзый капкасы төбенә килеп туктадылар “Егетләр,—диде Даян,—мәйданга сонга калмагыз. Барыгыз атларны дворга илтеп куегыз. Мәйданнан соң шушында җыелабыз Чирмә сые белән сыйланырга барыгыз да киләсез! Килештекме* "—Ул сумкасын кулдан ычкындырмыйча, койма аратасына басып, атыннан төште һәм тезгенне илтүче егеткә сузды Ирек тә шулай эшләде Егетләр атларны алып киттеләр Даян шыпырт кына әйтте -Әйдә. Кәрим абзыйнын "Москвич"ыма утырып сызабыз,—диде. Ирек тагы шатланды. Чонки Кәрим—Ирекнен жизнәсе Атаклы бурильшик Машинада әле йөри белми Ирек йөрештерә Ачкычы да анарда иде Ике сумканы бер итеп, арткан Йомыркаларны егетләргә калдырдылар Берничә минуттан кеше йөрми торган тыкрыктан зират үренә чыктылар. Ә үрне менүгә зур насос станциясе тора. Нефтьчеләр яна гына төзеп куйды. Пластка су кудыра башлыйлар, ди. Ә суны Камадан Әлмәт. Нәдер аша китерәләр. Әнә траншеяләр сузылган. Аларга төшереләсе юан торбалар басу кырые буенча тезелеп киткән. Ә мөһиме: насосныйдан зур юлга тикле асфальт җәелгән. Асфальт буенча Нәдергә—егерме минутлык юл... Аларны күргәч. Даян апасының йөзенә бераз аптырау төсмерләре чыкты Ни җомга, ни шимбә дигәндәй. Аларда Сабан туе узган атнада булган иде Әмма кулына бер сумка йомырка тоттыргач, гаҗәпләнүе шатлыкка әйләнгәндәй булды. Кунаклар килде, дип. куанып, тегесен-монысын хәстәрләргә кереште. Ирек бер шешә дә алырга онытмаган икән, шуны өстәлгә куйгач, тагы да ямьле булып китте. Табын верандадагы озын өстәлгә әзерләнде. Өстәл кырыйларында сарыга буялган калын эскәмияләр. Тәрәзә, ишекләрдә кисея пәрдәләр, җиләс һәм чебен ише нәрсәләр булмаганга үзенә бер төрле хозур иде. Ул арада апаның улы Рафис эштән кайтып керде. Нефтьтә оператор булып эшли. Тиз генә өстен алыштырып, кунаклар янына утырды. Ул һәрчак ачык чырайлы, һәркемгә хәерхаһ иде. Табынга зур таба белән майда кыздырылган йомырка килде. Ипи туралды. Беренче рюмкаларны күтәргәч, җанга җинел булып китте. "Әх. дөньясы—төтенли морҗасы, күзгә керә ачысы, дигәндәй",— дип җорланды Ирек. Тагы ниндидер кызыклар әйтеп көлдерде. Анын йөргән кызы янына тизрәк ычкынасы килә иде. Ләкин көндез өйдә юктыр, дигән уй белән тыелып тора. Даян апасын Нәкыяне дәшәргә җибәреп кайтарды Ләкин бушка булды. Нәкыя өйдә юк икән. Ял көне булса да. мондый вакытта кем өйдә ятсын. Рафис, кулына баян алып, тарткалый гына башлаган иде. табигый мөлаемлекләре белән күнелгә ятышлы ике кыз килеп керде. Алар сүзгә оста, шактый чая күренделәр. —Чәегезгә таракан булып төшмибезме. Рафис абый?—диде Зилә дигәне, хәлне чамалап алып. Ирек өлгер, кызларны хуп күрүен белгертергә ашыкты —Юк. кызлар, чәебезгә өрек җимеше булып төшәсез, әйдәгез, әйдәгез,— ди-ди. кузгалып аларны түргә уздырды. —Өрек җимеше салган чәй тәмле була,—диде Даян, шаяртуга кушылып. Утырышкач. Зилә аңлатты: бүген репетиция булмый, драмтүгәрәк җитәкчесе Рухулла абый авырып торам, дип. кайтарып җибәрде... Кызнын түгәрәк битләренә әз генә алсулык йөгерде. Зәңгәр күлмәген төртеп торган түше дулкынланып куйды. Даян шуны аңлады: Рафис драмтүгәрәкнең баянчысы икән. Кызларны сыйларга хуҗа егет кызыл эчемлек чыгарды һәм рюмкаларга бүлде Тагы бер таба кыздырылган йомырка алып кереп, алар алдына куйды Табын тагы да күнелле. тулы булып китте Барысы берьюлы дуслык өчен, дип, тост күтәрделәр. Капкалап алдылар. Рафис янә баянына тотынды. —Әйдә, син пьесада җырлый торганны.—дип. Рафис Зиләгә башын борды. Кыз. елмаеп, ризалыгын белдерде. Хәзер, ди-ди. ридикюленнән бер бит кәгазь алды да. шуны эчтән генә укып торды. Рафис баянда көйне баштан азагына чаклы уйнап чыкты. Ниндидер яна, шактый ягымлы көй икән. Моны да юк түгел. Икенче тапкыр уйнаганда Зилә авыз эченнән генә көйләп барды. Берничә тапкыр шулай көйләгәннән сон гына, тавышын көчәйтеп, җырлап китте: Кыр казлары, кыйгак-кыйгак килеп, Зәңгәр һаваларны кочтылар Чын йөрәктән дигән вәгъдә ләрең Таң җилләре булып очтылар Бер күрешми тору йөзен ачты, Яшерен ният белән тулгансың Сөям диеп антлар иткәндә дә. Син мине сөймәгән бу лгансың Зилә җырлап бетерүгә Ирек белән Даян кул чаптылар. Жыр аларга бик ошады /Кырдан бигрәк, кыз үзе күңелләрен кытыклый иде Даяннын күзе Зиләдә генә Нәкыя ничектер арткы планга чигенгән кебек булды Ирек исә икенче кыз Салисәгә төбәлгән. Ул да бик мөлаем аксыл иөхте, чия иреннәре ничектер үбүне сорап торалар шикелле. Кысыграк күзләрендә аксыл энже бортекләредәи очкыннар бии. Әх, моны бер кысып карарга иде дип уйлый Ирек, эчемлек кайнарлаган дәрт белән. —Димәк, егет вәгъдәсендә тормаган,—диде Ирек, жырнын сүхтәренә ишарәләп. Анын кызлар белән сөйләшәсе килә иде. —Вәгъдәнең бавы юк ди,—дип, Салисә кеткелдәде —Егетләр кызларны алдарга гына торалар,—ди-ди, Зилә дә тыйнак кына көлеп куйды. —Кызлар үзләре дә алданырга гына торалар бит!—дип, Ирек шаян сүзгә куәт биргәндәй итте. —Кызлар вәгъдәләргә ышаналар инде, шунын белән харап булалар,— диде Салисә, җитдиләнеп —Ник дисән. яраталар, Джульетталар Әнә шул Джульетталар барысы да балалы ялгыз аналар хәзер. —Ярату ул егетләрне дә алдый,—диде Даян, башыннан кичкәннәрдән чыгып. Әмма кызлар нигәдер көлеп куйдылар. Әллә Фәнүзәнен кыланмышлары турында ишеткәннәрме? —Юк. күбрәк кызларны алдый — Зиләнен йөзеннән соры шәүлә узгандай булды —Күнме атасыз ятим балалар! Барысы да алдану "җимешләре” Гөнаһ балалары. Анын сүзләре егетләрнең шукланасы килү кәефен сүрелдергәндәй булды Юк, болар гегенди-мондый гына түгел, акыллы, ушлы кыхтар икән, дип уйлады Ирек Анын Салисә белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсе килә башлады. Ьер запас кыз булдыру комачау итми, эчне тишми ул. Даян шулай ук Зиләне бик ошатып утыра Менә шундый реаль уйлый белүче кыз кирәк ана Фәнүзә кебек бәирәмчел чикерткә түгел. Даян кыхтарга шәраб бүлде, үзләренә дә салды. Кызлар очен зчик әле, кызлар бәхетләрен тапсыннар, дип, тост әйтте һәм чәкәштерер очен Зилә кырына килеп утырды Рюмкаларны күтәреп куйдылар. Салисә дә. Зилә дә бер тамчы калдырмадылар. Кара, нинди ушлылар, дип уйлады Даян Кыланчыклар түгел, ялындырмыйлар, үз бәяләрен үзләре белә. Базарларын күтәрергә теләп ясалмаланмыйлар Рафис баянын тартып җибәрде, тагы ниндидер яна кой иле. Зилә белән Салисә баянга кушылдылар. Жырнын коендә һәм сүзләрендә борчулы мон, мәгънә ишетелде Күл буенда йор.'ән чакта таптым Сынып ташкән аккош канатын Ни.-о. ниг» хыянәт белән бетә Чын күңелдән оти-п ярату?! Зиләнен йөзендә һәм тавышында ниндидер эчкә яшерелгән моңсулык бар иде Шул монсулыкнын җетелеге күңел кылына тиеп үтә һәм кызны жәлләү хисе уя та иде Әллә ул фаҗига кичергәнме? Әллә табигатьтән тавышы шулай моңсумы? Даяннын шуларны бик беләсе килә иде Зилә анарда тагы да ныграк кызыксыну тудырды Ул өстәл астыннан гына кызнын кулын тогып атды Кош канатыдай йомшак иде Зилә ана карап кунды, ирен кырыйларында ишарәле елмаю нурланды Ниндидер өмет вәгъдә иткән сыман иде Ләкин Даян ялгышты. Зилә кулын кире атды Даянга таба сузылып пышылдады —Мин андый түгел, гафу!—дип куйды Даян: Сез мине дөрес аңламадыгыз!— диде Юк. мин сезне дөрес анладым,—диде Зилә Даян исә дөрес сүзгә жанап юк дигәнне сиздермәс өчен ни әйтергә белми, ык-мык итеп калды. Ул, Зиләгә таба авыша төшеп, сүзне ялгамакчы булды, ләкин шул мәл ишектә ике егет күренде —Әнә, качкыннар, менә кайда икән алар!—диде матрос тельняшкасы өстеннән кара пиджәк кигән какча йөзле егет. Анын йөзендә катып калган елмаю бар иде. Икенчесе исә табында эчемлек барын күргәч, кулларын уып алды. Матрос очкынлы күзләрен Зиләгә юнәлтте. —Зилә, чык әле, сөйләшәсе бар,—диде, ниндидер бәрхет тембры белән —Тукта, Тимур, утыр әле,—диде Зилә, егет өстеннән власте бар рәвештә —Ирәчтә сабантуе. Чирмәче егетләр качып безгә килгәннәр. Безне чирмә күчтәнәчләре белән сыйлыйлар... Зиләнең сүзләреннән Тимурнын кашлары җыерылып килде. Кулы белән кызны тыңларга теләмәү хәрәкәте ясады Хуҗа Рафис торып басты һәм Тимурнын беләгеннән тотты. Утырыгыз, дип егетләргә баш какты. Тегеләр бер кызларга, бер егетләргә күз сирпеп алдылар, нәрсәнедер чамаладылар һәм кызлар янына урнаштылар Даян эшне сизенеп, Зиләдән тегеләйрәк шуышты. Чөнки Тимур аңа күзләренең агы белән акаеп карап куйгалады. Яна килгәннәр өстәлгә тагы бер шешә куйдылар. Рафис рюмкаларга бүлде, бушаган таба урынына тагы йомырка тәбәсе килде. Табындашлар бер-берсен сыйлаша, кычкырып-кычкырып сөйләшә башладылар. Эчемлек, билгеле, каннарын кыздырган иде. Андый моментта дөнья ямьләнеп китә һәм яныңда утыручылар барысы да фәрештә кебек әйбәт булып күренәләр. Кызлар тагы җыр башладылар. Егетләр күтәреп алды. Жыр беткәч, егетләр тәмәке көйрәтергә һавага чыктылар. Шул форсаттан файдаланып, Ирек Даяннын беләгенә мәгънәле төртте дә капкага таба юнәлде Анын артыннан Даян да талпынган иде, тик Тимур анын кулыннан тотты. Әйдә, умарталыкка барабыз. Нәкыя анда бабасына булышып йөри. диде. Даян ышанмый, әле Тимурга, әле анын иптәшенә күз йөртеп алды Каян белгәннәр алар Нәкыя янына килгәнне, шайтаннар? Әллә мушкага алалармы? Тимурнын иптәш егете бик серле күренә. Кырын кигән кепка козерогы астыннан бер күзен кысып кына карый. Сорасаң да йөзен читкә бора да авыз эченнән нидер мыгырдый Исеме бик сәер—Исмат икән. Әллә шунардан уңайсызланамы? Әллә Хисмәтне бозып шулай әйтәләрме? “Юк,— диде Тимур,— дәреслектән алганнар— “исторический материализм"нан!” Нәкыя турында сорарга Даяннын теле бармый, ә егетләр тәкъдименә каршы килергә дә чарасы юк иде. Эчемлектән каны кызган, тән Нәкыяне тели, ана тартыла. Ул егетләргә иярсә дә иярде, иярмәсә дә иярде. Алар бәрәңге бакчасы аша ындыр арты чирәмлеккә чыктылар Иген кыры шуннан башланып китә иде. "Әнә Сәвәләй тавы буендагы урманны күрәсеңме?—диде Тимур, сул уңайга кулын сузып—Шунда умарталык .."Игеннәр кырыендагы арба юлыннан бара башладылар. Юлның бер ягыннан игеннәрне байтак кына бозып тирән траншея казылган. Ул авыл башыннан Ирәчкә таба сузыла. Кырыйларына шуңа төшереләсе юан торбалар китереп аударганнар. Даян шәйләде: бездәге насос станциясенә суны шушыннан китерәләр икән. Торбаларның биеклеге, ачуым бер килмәгәе, туксан сантиметр бардыр. Себер ягыннан Әлмәттәге "Дружба” нефтьүткәргеченә биеклеге метрдан артык торбалар салынган трасса китерәләр, дип сөйлиләр. Әнә баш чыгарып утырган арыш кыры уртасында ике җирдә факел янып тора. Әйтүләренә караганда, бер факелда тәүлегенә ике миллиард сумлык газ янып әрәм була, ди. Моны Әлмәтгә дә. Мәскәүдә дә беләләр, ләкин газны җыю хәстәрен уйлап та карамыйлар. Атай малы жәл түгел, үзебез тапкан мал түгел. Бу исрафчылык бәласе безгә килмәсә дә бездән сон киләчәк буын башына төшәчәк әле Урман полосасына килеп чыктылар Шундый матур каенлык иде бу Тимур “Уф, арыдым!"—дип, кыр чәчкәләре өстенә күләгәгә сузылып ятты. Исмат та плащын җәеп ауды. Даянның да алҗуы җиткән иде Көн бик эссе, кояш баш очында кызган табадай яндыра. Хуш исле, салкынча үләнгә чөмәште. Башы эчемлек һәм эсселек тәэсиреннән авырайган, уй-фикерләре дә эзлекле йөрми. Бер уй акта килеп җитми, икенче уй әллә каян калкып чыга да тегесе белән бутала. Баш миендә ниндидер кошмар. шунамы колаклар гүли, күз алдында аксыл боҗралар әйләнә. Үлеп эчәсе килә, тамак комдай кипте Исмат әллә каян гына бер шешә чыгарды Тимур аны хуплап мактарга, җилкәсеннән кагарга тотынды Даяннын исә Нәкыя турында белешергә теле бик кычыта, ләкин Исматка карый да тыелып кала Нәрсәдер бар анарда, авызын корт чаккыры' Тимур белән мәгънәле генә карашып алгалыйлар Ин элек Даянга кырлы стаканны тутырып бирделәр Эчәсе килү сусынын басар очен Даян кире какмады. Уйлары атга йөгерә иде эчәм дә Нәкыя турында сүз кузгатам, юри исергәнгә сатышам... Ул кыз хакында ни дә булса әйтми үтмәсләр —Карале. Нәкыя —дип Даян үләннән башын күтәрде һәм Исматнын каты карашына төртелде. Ул стаканын бушатып кына куйган иде. иреннәрен учы белән бик хәтәр сыпырды — Менә сина Нәкыя!—ди-ди. Даянга кукиш күрсәтә —Әллә ямьсез чыраеннан туйдыңмы? Хәзер матурлыйбыз аны'—Һәм Исмат мүкатәп килде дә башы белән Даяннын иягенә бик каты китереп бәрде Исматнын тилереп акайган күзләрен генә шәйләргә өлгерде Даян һәм авызында тоз тәме тойды, һәм кинәт аныннан аерылган кебек булды Бүтән берни белми Ул трактор пускачы чытырдаган тонык тавышка һәм үзе яткан жирнен дерелдәвенә уянып китте Тукта, нәрсә бу? Ниндидер рәшәткә сетка аша яктылык тошә. Әллә апаларынын печәнлегендәме ул? Даян тәмам уянып җитте һәм. бик нык гаҗәпләнеп, үз тирә-ягын капшап та, күз белән дә тикшерергә тотынды Да. ышансам ышан, ышанмасан юк. ул торба эчендә ята түгелме сон? Учлары тимер тутыгына буялып кып-кызыл булып бетте Ничек ул бирегә эләккән? Аи-һай. уф. нәрсә бу тагы? Торбанын ул ята юрган башын тимер тырмалар белән ябып киткәннәр Даян артка башын борды—торба шактый озын икән Теге башыннан яктылык сирпелә иде Әйе. үз хәленме аңларга, башка сыйдырыш кирәк иде. Әмма бу хәл һич тә башына сыймый Миен һаман бер сорау бимазалый ничек мин бирегә зләктем икән? Хәтерне эшләтеп карыйк әле Юк. берни хәтерләми, барысы да юылган. Ә-ә, әйе. без апалардан ниндидер егетләр белән чыгып киттек шикелле Шунда Ирек тә бар иде бугай? Ә-ә. шайтан, бүтән берни искә төшми. Нәрсә булды, нәрсә булды? Мин бит Нәдергә Нәкыяне сагынып килгән идем Анын кочагын татырга дип ярсындым Менә сина мә' Кыз кочагы урынына боздай салкын тимер тозакта ятасын Нишләп мин шулай бәхетсез икән? һаман шул иблис-аракы харап итә Ничә тапкыр авызыма алмам дип ант иттем. Әмма юк. авызга йоз грамм кердеме—бетте, сорап кына тора. Тагы. гагы. ди. Ә бит мин. уйласан. әллә ни күп тә эчмим Ләкин шунысы да кешелектән чыгара Мина караганда берничә мәртәбә күбрәк һәм ешрак эчүчеләр бар Аларга берни булмый. Ә миңа уртача доза да артык күп. Адәм көйләр, язмыш коләр, ди Шунын кебек язмыш мине һаман мыскыл итеп кенә тора. Юк. тобендә мин шәхсән үзем гаепле Минем организм тормыш ярышына сәләтсез. Адәм баласы көнчел, үчле Үчле— көчле, дип юкка әйтмәгәннәр. Миндә үч юк. мин-минлек юк Бәла шунда' Әһә. баш мие бераз хәрәкәт илә башлады. Әйе. әйе. без апалардан егетләр белән бергә чыгып киттек Тимур әйтте — Нәкыя янына барабыз.—диде. Исматнын шул мәллә янак сөякләре тартылып килде, козерош астыннан бер күзен кысып карап алды. Сизендем мин. Исматнын Нәкыягә ниндидер дәхеле барын Әмма шул нәрсә аныма барып җитмәде Сизенү баткагында калды. Акылга ирешкән булса, мин атарга иярүдән тыелыр идем Сизенүем акылга барып җитмәүдән харап булам Димәк. Исмат мине үзенә көндәш санаган Билгеле, үзенең татлы калҗасына үрелгәнне ул бар көче белән гибәреп ташлый. Эт тә кимерә торган сөягенә тия башласан. ырылдап һөҗүмгә ташлана Бу очракта эт белән кешенен аермасы юк Дөнья яралганнан бирле кабатлана торган конфликт... Хәзер мина моннан ничек тә чыгарга кирәк... Даян, чалкан яткан килеш, аяклары белән тимер тырмаларны этәргә тотынды. Әмма тырма кымшанмады да. Чөнки икенче тырма монысына бик авыш итеп сөялгән иде. Юк. бу баштан чыгу мөмкин булмас. Соң нишләргә? Бер генә әмәл, торбанын теге башына таба мүкәләргә кала. Ничә метр булыр? Неужели егерме метр'.’ Даян кузгалды. Учлары белән таянып тез башлары белән үрмәли. Ләкин күп тә үтми учы, тез башлары бик каты ачыта-әрни башлады. Торба игәүдән дә болайрак тишеп чыгарган, канаткан иде Даян плащының жинен тартып учына җайлады, чалбарын сыдырып тез башына таза җирен куйды да тагы үрмәләде. Берничә метрдан тез тишелде, жин дә тузды... Хәл бетте, тутык тузаны тынга каплана һәм ютәлләтә иде... Ул торба башына көч-хәл белән дүрт аяклап барып җитте. Кояш төшкелектән узып бара иде. Торып басмакчы булды, ләкин тез буыны тотмады, җиргә авып төште. Кеше күрә күрмәсен дип куркып, ул арыш эченә үрмәләде. Куе җиренә җитте дә башын арыш камылларына терәп чалкан ятты. Өстә, зәнгәрлектә күзгә күренми торган тургай сайрый, егетнен бәхетсез башына гамьсез монын коя. Юк, дөньяда яшәве алай ук начар түгел икән әле... Имансызлар, ничек итеп аны көлкегә калдырганнар. Торба эченнән төрмәдән кача торган арестант шикелле үрмәләде бит! Б озау җыйганда килеп чыккан күнелсезлекләрдән соң, Зәйнагов үз эшеннән тәмам бизү халәте кичерде. “Ахмак мин, ул эшкә алынасы калмаган. Һаман да шул татарның ярарга тырышу ләббәйкәлеге! Канга сеңгән, нәләт!.. Нишләп мин гел кеше артын сөртеп йөрим? Күпме мөмкин бушка лашман тартырга?—Анын мин-минлеге бунт күтәрә иде —Ник мин генә рәхмәтсез авыр йөкне сөйрим? Яшь үтә, көчем кими барганын сизәм. Сүз җае чыккан саен хатын: син дуракка үгез камыты кигергәннәр дә: Һау-Һау! - чыбыркылап куалар да куалар,"—дип көлә. Әйе, ике йөкне тартып бару бик кыен. Парторг эше катлаулы. Кешеләр шактый гына йөгәнсезләнә башладылар. Егерменче съезд булганчы алай түгел иде. Директорлык эше дә читенләште.Укытучылар коллективы бик чуар. Бердәмлек юк. Бер-берсен батырырга гына торалар. Һәрберсе үзен өстен куярга тырыша. Кәперәя, галим итеп саный. Бер замечание әйтер хәл юк. күтәрелә дә бәрелә. Юк, бу тынгысыз эштән дә ычкынырга кирәк. Әмма горкомда авыл партия оешмаларын курировать итүче бик кырыс кеше. Яшь әле, карьера эшли. Рәхимсез, кискен кылана. Бернинди йомшатуга тайпыла торган түгел. Ырып-ерып башкаларны таптап азга омтыла. Ана каты куллы дигән абруй казанырга кирәк. Юкса, югары үрләтмәячәкләр.. Нүҗәли мин аны үземнең дәлилләремә ышандыра алмам? Алар дустанә сөйләшә башладылар. Агымдагы эшләр турында, партия оешмасындагы хәлләрне шәрехләделәр. Бер укытучы партиядән чыгарылган иде. Эчкән өчен, хатын- кызлар белән чуалган өчен дә түгел Ә идеология мәсьәләсе буенча. Карашлары буенча ул партия сафында булырга тиеш түгел, дип табылган. Парторгка исә ниндидер сәбәпләр, нигезләр табып, аны фиркадән чыгарырга өстән әмер бирелде. Партиядән чыгару, димәк, укытучы эшеннән китәргә тиешлеген искәртү. Сәбәпләр күп табылды, партия оешмасы ул укытучыны фиркадән чыгарырга дип, бертавыштан кул күтәрде. Бездә мондый эш һәрвакыт шулай эшләнә бит инде Чөнки берәрсе кул күтәрмәсә, ул партия гаепли торган кеше яклы була. Андый кеше үзе партиядә торырга лаеклы саналмый. Кемнен бүтәнне яклау бәрабәренә башына тукмак аласы килсен' 1 Шуңа күрә һәрчак бертавыштан Ләкин теге рәнҗетелгән укытучы төрле инстанцияләргә йөрергә тотынды. Мөдир белән Зәйнагов куйган нигезләмәләр. дәлилләр какшаганнар, йомшак булып күренгәннәр. Бәлки өстәгеләр бу эшкә артык демократик якын килгәннәрдер? Демократия өстә күбрәк мәллә? Әллә моны хәл итә торпж урынла нинди кеше утыруына бәйләнгәнме9 Өстән чылтыраталар Үзегез бөккәнсез, үзегез төзәйтегез”, диләр Мөдир шул хакта Зәйнагов белән кинәшеп утыра. —Мин үз бурычымны үтәп чыктым,—дип куйды ул. Теге жавал бирмәде, катын күхтекләре артына яшеренгән сыман, нидер көтеп тора. Анын икәү сөйләшкәндә пауза ясап, әңгәмәдәшеннән сүз көтеп гора торган гадәте бар Дипломатлар шикелле Ә син беркатлы, телен бер чишелгәч, кирәкмәгәне дә авызыннан ычкынганын сизми катасын — Гизәген бизмәнгә сала, дигән сүз бар.—диде мөдир—Әллә син Зәйнагов, шундый кешеме? —Аны партиягә кире кайтарсалар да, барыбер укытучы итеп тотып булмый — Зәйнаговнын эченә пошаман төште Укытучылыкта калдырсалар нишләрсен? Тагы башка бәла генә була инде Ул тумыштан шулай пырдымсыз, авызына ни килсә, шуны әйтеп ташлый Рәзе шундый зат укытучы-педагог була ала? Класста ярамаган сүхтәр ычкындыра Идеологик яктан ялгыш сүзләр дә киткәли: Ник син шул тикле тотанаксыз фикерләр әйтәсең, ярамый бит, дигәч, ул ачыла “Мин. ди. авызымнан ни чыкканын колагым ишеткәч кенә чамалыйм, ләкин инде әйткән сүз—очкан кош— аны тотып алым булмый"—дип уфтана Үзенен педагог булырга ярап бетмәгәнен аңлаган кебек итенә Әмма эчтәге кирелеге һаман үжәтләндерә аны,мин кемнән ким, ди-ди, мин-минлеген үсендерә Шунлыктан, ахрысы, төзәлә алмый? —Кыс син аны,ана күп жәмәгать эшләре йөклә,—диде мөдир, калын иреннәрен богә-богә — Әгәр үтәми икән, үз бурычларын үтәмәве өчен эштән куарсын. —Бу эштә мине өйрәтәсе юк, мин нәкъ шулай эшлим дә Идеологик сәбәп буенча аны педагог итеп тоту, ана балаларны тәрбияләүне ышанып тапшыру һич момкин түгел. Сезнсн тарафтан да басым булса, ул тизрәк китәр иде? —Мин анын белән шундый итеп сөйләшермен, педагоглыктан бөке кебек агылып чыкканын сизми дә калыр,—дип. мөдир ияген өскә каерыбрак горды Үз акылына үзе сокланганда ияген чөя торган гадәте бар иде Зәйнагов эчендә яткан ниятен чыгарырга момент житге дип уйлады Ник дисән, модир үзен һәр эшне бер тотуда эшләп ташлардай халәттә вакытта ана сүз үткәреп була юрган иде -Мине быел парторглыктан бушагырсын тие,—диде, юмакай гавыш белән курка-курка гына. Модир ана сәерсенеп карап торды Эчтән ачуы дулкын булып башына таба менә шикелле иде. Битләрендә соры шәүләләр йөгереште. — Нәрсә тагы мөгез чыгарасын?—диде, тимерләнә башлаган тавыш белән —Карап торам, син, Зәйнагов, куак артына посу ягын гына карыйсын Личный интереслар гына кызыксынлара сине, сигналлар бар Әгәр күп койрык болгый башласаң, партиядә тору-тормавын мәсьәләсен куярбы I Әнә ферма дуңгызларын көтәргә кеше җитешми Көтүче буласын киләме, ә? — Иптәш Актанов. сез мине дөрес аазамадыгыз —Сип арт тайдырмакчы буласын Янәсе, син акыл иясе.без лураклар Әнә дураклар тартсын гормыш арбасын Акыллынын йөге дурак җилкәсендә, ди Акыллы булып дуракллрнын чиләнгәнен карап кинәнәсең киләме? -Мин ничә ел бушка сөйрим ул эшне, иптәш Актанов. бүтәннәр эшлән карасын, дим. Без яшьләрне үстерергә тиештер бит? Мин арылым, тарта алмый башладым? —Сс «нсн оешмада парторг булырлык кеше күренми атегә. Шыбырдамый гына эшлә Юкса, үзен беләсен Иркатәнмә! Хатынын үзенне бик иркәти бугай Хатыннары иркәләгәннәр шулай киреләнүчән була, әмма без җәмәгатьчелек, сине иркәли алмыйбыз —Сез хәлгә керегез, иптәш Актанов' Нинди иркәләү булсын?! Мин арыдым, йөкне тартырга көчем калмады. Хәлем беткәч, нишлим, ә?— Зәйнагов мөдирнең хәстәрчәнлек, өстенлек белән тулган йөзенә карап алды. Мөдир йомшарырга уйламый да, анын ачуы эчтән күтәрелә бара сыман иде. Күзләре дә, иреннәре дә рәхимсезлек белән тартылганнар. Кинәт кызып китеп, ду кубудан үзен эчтән тыеп кына сөйләшә. —Алайса партбилетны—өстәлгә!. Шулай сөйләшәбезме? Кешеләрчә әйткәнне аңламагач, ә? —Врачлардан белешмәләр китерәм,—диде Зәйнагов. Теге кулын гына селтәде. —Врачларга йөрсәм, мине иртәгә үк инвалидлыкка чыгаралар. Зәйнагов, посарга уйлама! Без сине беләбез. Сине хатынын кыса: синен кебек дураклар гына үгез камытын бушка кияләр, дип көне-төне колак итеңне кимерә. Хатыныңа әйт: мине партия бурычын үтәүдән чигендерергә маташма, диген. Партия солдаты уставта язылган кануннарны үтәргә тиеш Әгәр барып җитми икән, без башка каналлар буенча хәрәкәт итәрбез. Малаең Германиядә хезмәт итәме әле? Ул сержант, анын дәрәҗәгә күтәрелүе синен дә эшенә бәйләнгән. Киреләнсәң, аңа да юллар ябылачак. Моны төшендереп торунын кирәге юктыр. —Сон туктале, иптәш Актанов, менә әйтик, ир белән хатын сугыша. Ирем кыйный дип шәһәрдә хатын милициягә бара, ә бездә “иптәшләр суды” председателенә, парторгка килә. Ир белән хатынның бер-берсен түзәлмәвенә мин гаеплеме? Ирем эчә дип хатыннар көн-төн жалоба белән тенкәгә тияләр Мин аларга ничек ярдәм итим? Эчкән кешене ничек бу гадәтеннән тыя алыйм'’ Юк андый көч! —Әйе, син парторг, виноват!—дип тавышын күтәрде мөдир.—Эчкечелек белән көрәш синен беренче бурычың! Юкса, син нигә коммунист, ә? Коммунистлар алалмаган крепостьлар юк! Эчүчелекнең тамырына балта чап! Бетте! — Ире әйтә, ул хатын боз кебек салкын, ничек анын белән торыйм, ди. Ирләргә кайнар кирәк Мин ул ирне ничек боз хатын белән яшәргә күндерим? Ни өчен ул хатын боз соң? Көне буе фермада егерме сыер сава, сыер башагына он сибәргә илле килограммлы капчыкларны җилкәсендә ташый. Әнә барча кайнарлыгы, җылылыгы сыерларга китеп бетә анын, каян килсен ана өстәмә кайнарлык. Мин ана кайнарлыкны каян табып бирим?.. Ә хатын эшкә күп-күмгәк шешкән бит-күзләре белән килә. Мин ана ярдәм итә аламмы? —Ә син нигә партиягә кердең, ә?—ди-ди, кызып китте мөдир.—Нигә партиягә кереп ышыкландың, ә? Сталинградта булдым, чын тәмугтан исән чыктым, дип. гәп сатарга яратасын. Ә ни аркасында исән калганыңны әйтмисең. Партия аркасында исән калгансың син. Комсомол секретаре булмасан. комендант взводына эләкмәгән булыр идең. Таныйсынмы шундый хакыйкатьне? —Таныйм, таныйм,—дип, авыз эченнән ботка пешерде Зәйнагов. —Син партиягә бурычлы! Әнә бурычыңны шыгырдамыйча гына түлә. Кара син аны,үзенең бурычын онытып бара. Зәйнагов ни әйтергә белми төртелеп калды. “Бу имансыз кешегә җавап таба алмассың, сине анлый, хәленә керә торган зат түгел,"—дигән уй башында чагылып китте. Бер дә як-якка борылуны белми, танк кебек туры алга гына бара торган бәндә бу. Танк кебек юлда очраган һәрнәрсәне сытып- таптап үтә. Сөйләшеп торунын бер файдасы юк. — Ничә ел бушка парторг булып мин бурычымны кайтарып бетердем инде. Бүтән эшли алмыйм Менә шул!—дип. Зәйнагов урыныннан кузгалды. -Гомерен белән син партиягә бурычлы, гомерен белән! Гомерлек бурычыңның яртысы ла түләнмәгән! Онытма!..—Мөдирнең тавышы каты һәм җиңүчән тонда иде. Зәйнагов монардан тизерәк котылырга теләгәндәй кулын селтәп, тиз-тиз чыгып китте. Чыккач та, җыелган мин-минлек үте эчен яндырды. Ул үзенең мин- үк сва лэ р 23 минлеген үзе күпертергә тотынды: “Таптылар бер күндәм ишәкне, җигәләр дә җигәләр Барча авыл кешеләре зарлары белән мина килә. Авыл Советы да. колхоз председателе дә ыжлап та карамыйлар. Жыен гаугалы, сканд&хты эшне минем җилкәгә өйгәннәр Теләсән нишлә "Иптәшләр суды" күпме нервыны ашый Кон дә кырыкка ярылырга туры килә Өйгә тәмам хатдән таеп кайтып керәсен Юк болай булмый Таптылар бер дивананы' Күндәм дигәч тә. кешене үтергәнче эшләтергәмени9 Юк тотсыннар менә Мина моннан сон бүтәннәр тосле үшәнрәк булырга кирәк. Нигә мин генә ишәк тосле барча пычракны тазартучы булырга тиеш әле? Эшләгән саен чыбыркылап торсыннар өченме? “Властьлар сүзен үтәп, үзләрен яклый алмаган өчен халык та яратмый мине. Әнә генәк мунчамны яндырдылар. Тагы өемне яндыртасыгыз киләмени?.."—дип куя Мөхетдинов һәм теге-бу зшне иптәшләр судында тикшергәндә арт тайдыру ягын гына карый Юк. мина да акыл җыярга вакыттыр парторглык вазифасын бүтән үз өстемә йөкләмим Җитте! Мине нишләтә алалар Теге вакытлар үтте' Өркетмәсеннәр! Районда чираттагы партактив җыелышы булды. Үзәк комитет пленумы материаллары буенча докладлар тыңладылар. Утырыштан сон горкомнын беренче секретаре Кушаев. ым кагып. Зәйнаговны үз кабинетына дәште Үзе дәртле елмаеп сөйләшә, шук сүхләр дә кыстыра Кыскасы, кәефе әйбәт күренә Андый чакларда аңардан усаллык көтмисен Ул барча йомыш- гозерләрсннс хәл итеп чыгара Әмма Кушаев башлы, үткен һәм хәйләкәр кеше Ул йомшак җәеп катыга утыртырга да куп сорамый. Анын урынында шулай булу зарурындыр, күрәсең. Мин түбән баскычта торып эшләсәм дә. барыбер хәйләләмичә лавировать итмичә эшләп булмый, дип уйлап куйды Зәйнагов. Хәл-әхвәлләрне сөйләшеп алганнан сон. Кушаев тавышын калын тупасландырып —Син нишләп оппозипия игълан итген әле?—дип әйтеп ташлады — Нидән башланды бу хәл. ә?—Анын карашы үтәли тишәрдәй булып Зәйнаговка төбәлде Зәйнаговнын күз кабаклары ачылып, янаклары ялтырап китте Оппозиция дигән сүз анын котын алды Ләкин ул шунда ук һушын җыеп өлгерде — Нинди оппозиция. Алим Бариевич. аңламыйм,—диде, үзенен эреп төшмәгәнен белгертү өчен ияген горур чөя төшеп —Авылда безнен полпредлыктан баш тартасын икән Нәрсә бу. ә 9 Син иң ышанычлы терәк кадрыбыз, безнен ышаныч сиңа берни тормыймыни9 — Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Алим Бариевич. әмма парторг була алмыйм Авыр мина. Әнә врач анализлары да әйбәт күрсәтми. Юк. җитәр, бик күп тарттым бит инде Бүтәннәр җигелеп карасын Күндәм дигәч тә — Зәйганов төсенә кимсенгән-рәнҗетелгәнлек чалымнары чыгарды Анын чыраендагы җыерчык сызыклары тирәнәйде һәм йөзен каралтып җибәрде —Тукга. ни булды, каян бу кәҗәләнү, ә? Минем сүхтәрне тыңларга теләмисен Партиядән зур булып киттеңмени? Кәпрәясен, борын чөясең. димме9 Үзенне зурга куя башладыммы’ Син чыгымчыласак, мин чыгымчыласам, тормыш арбасын Пушкин тартыр дисеңмени? Шаяртма, зинһар! Соңгы вакытта үзеңне әллә кемгә куя башлагансың Сигналлар бар. —Сигналлар? Нинди сигналлар?—дип. Зәйнагов утырган урындыгында кыбырсып куйды Бераз каушап киткән кебек булды Әйе. менә бюрога куеп, бераз сыртыңны касхлап аласы бар икән. Сизеп йөри идем аны! Ассагы»да—киссәгез дә парторг булмыйм.—дип, эчтән ташыган ачуына чыдаша алмыйча кинәт кычкырып куйды Зәйнагов һәм үз тавышыннан үзе шөбһәләнеп. Кушаевка күзләрен чекерәйтте Иреннәре дәһшәт һәм үҗәтлек белән тартылган, борын яфраклары киңәйгән иде Бу парсың!- дип өстәл сугып кычкырды Кушаев. иреннәре калтырый квадрат ияге алга калкып чыкты, сөзеп тора башлады. Ул куллары белән өстәл өстеннән нәрсәдер эзли, әмма табалмый, һаман эзләнә иде— Сталинградта комендант взводында чакта ничә дизертирны аттың, ә? Кушаев Зәйнагановнын куркудан агарып катканын күз кырые белән шәйләп өлгерде. Һәм урыныннан кузгалды —Туктале, без болай сөйләшмик Һәм өстәл артыннан чыкты да, ишеген бикләп килде. Аннары зур сейфын ачып, бер шешә коньяк, ике рюмка, ике фужер, минираль су чыгарды, өстәлгә тезде. Әкрен генә рюмкаларга эчемлек салды, фужерларны тутырды. —Әйдә бераз киеренкелекне йомшартыйк,—диде Кушаев. ригаяле дустанә тавыш белән —Нервылар беткән, хәерсез!—Ул рюмканы тотты, Зәйнагов бераз икеләнебрәк тора иде, рюмканы бармаклары арасына эләктерүдән башка чара юклыгын чамалады. Алар чәкешеп эчеп куйдылар. Кушаев сүзсез генә тагы тутырды, тотты да Зәйнаговка чәкешергә таба сузды. Зәйнагов автомат рәвештә ни тиешле шуны эшләргә мәжбүр булды. —Громоотвод^булып үтте,—ди-ди Кушаев күкрәген учлары белән рәхәт сыпыргалады.—Йә. Сталинградны сөйләп җибәр, ә? —Мин дәшмәскә имза биргән бит. Ат им Бариевич,—диде Зәйнагов, сөйләргә әзер төсле,—Лично берәүне дә.. Сафка тезеп атасын. Шуна кемнен пулясы тигәнне беркем дә белми. Так што.. —Беләм командир куша икән, башкарасын инде! Ярар, теләмәсәң, сөйләмә!—Кушаев рюмкаларны кабат тутырды. Янә сүзсез генә бушатып куйдылар. Беренче Зәйнаговтан сүз көтеп ана текәлеп калды. Зәйнаговнын кан тамырларында ут йөгергән шикелле иде. Кайнар ялкын аякларга төшә, аннан тагы баш шәрәфенә менә. Зиһене ачылып, ачыкланып киткән сыман. Ул артык сүз ычкындыра күрмим тагы дип сагайды. —Мин Сталинградта 1942 нче елнын сентябрендә булдым.—дип, сүзләрен санаган кебек сөйли башлады —Бик кискен, хәтәр чак иде. Немецлар көнетөне бомбага тота. Өстән ут яудыра. Тәмугның нәкъ үзе инде. Без трактор заводы территориясендә. Волганын теге ягыннан төнлә чыгардылар. Шунда ук штаб өчен блиндаж, землянкалар әзерләргә тотындык Ярый, подваллар күп иде. Без бит сапер ротасы исәпләнәбез. Төнлә штаб килде, урнашты. Яңа көчләр, пехота дивизиясе подразделениеләре оборонаны ныгытырга тиеш. Немец Трактор заводы мәйданында бер көнне уноч тапкыр атакага ташланды. Өстән өзмәс ут чәчеп торды Әмма яна. яшь көчләр бирешмәде. Бер подвалны да немец ала алмады. Ләкин төнлә бер миномет взводы командиры лейтенант немецлар ягына сыпырган. Каян белделәр? Немецлар төнлә динам ик куялар, динамик аша бирелергә өндиләр. Теге лейтенантны динамиктан сөйләткәннәр. Ул әйткән: “Совет власте бетә, Мәскәү алынды, башларыгызны саклыйсыгыз килсә, немец ягына чыгыгыз”—дип сөйләгән Һәр көнне листовкалар ташлап торалар. Немец ягына пароль шул листовка, имеш Бер кон чыгыш ясый бу, ике-өч көн. Бу хәл командирның тәмам желегенә төшә^Бик үткен башкисәр өч сержантны немец киемнәре кидереп, разведкага җибәрә. Тегене табып, алып кайтырга. Өч тәүлек үтмәгәндер, хыянәтчене командир каршына китереп бастырдылар. Командир: НУ. Совет власте бетәме?—дип дәшә тегеңә. Хыянәтчедә ниндидер өмет уяна, саламга тотына: —Юк, бетми, иптәш командир, немецлар бетә!—дип әйтә, көчкә иреннәрен кыймылдатып. “В расход!"—дип кулын селти командир. Шуннан без аны текә яр буена алып төштек. Суга якын чокыр кырына бастырдык. Ул шунда телгә килде: — Мин гаепле түгел, мин хәлләр, обстановка корбаны!—дип кычкыра.— Хәлләр ничек кушса, без шулай булабыз. Мин совет кешесе —Анын тавышын залп бүлде. Бер боламык принципсыз адәм заты —Андый моментта принциплы булып буламы?—Кушаев өчен бу бик мөһим кебек иде. ' —Төрле кеше бар. Әнә Карбышев, Космодемьянскаялар Кушаев. рюмкасына карап, уйга чумган иде. —Нәкъ шул минутта немец самолеты килеп бомба ташларга тотынды,— диде Зәйнагов. —Барча тошне куе тотен каплады. Ә төтен таралганда хыянәтче ауган сулы чокорны, яр буендагы кечкенә такта причалны да белерлек түгел иде. Күп тә үтми хыянәтче, дизертирларны азай җәзалау бетте Шул кырык икенче елнын октябрендә штраф ротатар төзелә башлады —Зәйнагов тавышы белән сүзе тәмамлануын белгертте. Ләкин Кушаевнын кызыксынуы бетмәгән икән әле. —Ялкын ургылып торган тәмугта солдатлар ничек чыдый инде? —Тирән траншея казыйлар, баш күренми йорерлек итеп Һаман немецка таба казып баралар Кайчак немец позициясенә барып чыгалар икән Немец кача, билгеле. Немецтан курыкмасан. ул синнән курка. Син курыксан, ул гайрәтләнә. Куркунын арифметикасы фәкать шулай гына. Тормышта да шулай бит, син курыкмасан. синнән шүрлиләр —Соныннан, ай-һаи, кеше үтердем бит дигән уй килеп газапламый идеме? —Башта, авыр булды,—диде Зәйнагов, бер дә әйтәсе килмичә.—Ләкин адәм баласы жан саклау очен теләсә нинди әшәкелеккә дә күнегә икән —Немецларда штрафниклар булдымы соң? —Булгандыр. Андый контингент һәр сугышучы армиядә була Немецта смсртниклар бар иде. Үзем күрдем. Немец чигенгәндә пулемет белән солдат калдыра Һожүмне тоткарлау очен. Болар смсртниклар Алар чигенмиләр, йә һәлак булалар, йә плен төшәләр. —Сталинградта солдат бик күп кырылган, диләр9 —Чамасыз инде.—диде Зәйнагов —Төнлә бер полк кичүдән чыгып алгы сызыкка килә. Траншеялар солдатлар белән тула Яктыргач та самолетлар бомба ташларга тотына Немецка якын траншеяларга гына бомба эләкми Чөнки үз солдатларына төшүдән куркалар. Шуна күрә безнекеләр төнлә траншея казып немец позициясенә бик якын урнашалар иде Шул рәвешле генә исән каласын. Ә болай тонлә килгән полк кичкә ботенләи юк була яза... —Сип ничек исән калдын? —Бер бомбежкада ике ботым да яраланды Бәхеткә, сөяккә барып җитмәгән Шулай да алты аи госпитальдә яттым Чыкканда ботектәй списать иттеләр —Ярый, хуп,—дип Кушаев, сәгатенә карап алды Зәйнагов га сәгатенә күз төшерде. Шактый вакыт узган икән —Димәк. Зәйнагов, эшлибез әле, ә? —Әй, Алим Бариевич, сезнең белән эшләмәс җирдән эшләрсең,—дип, Зәйнагов кыска гына көлгәндәй итте. — Менә рәхмәг. чын коммунист шулай була,—диде нурланып киткән йөзе белән хуплагандай —Монда сөйләшкән монда калсын. Хатынына да ычкындыра күрмә! —Юк. юк! —Хәзер шофер сине Ирәчкә илтеп куяр —Ул телефонга тотынды 18 И дарәнең эчкәреге бүлмәсендә утырыш җыелды. Президиум өстәле артында ревком рәисе Мөхетдинов. ул шакмаклы күлмәк остсннән кара пиджөк кигән, борын яфракларында кутырлар Аннары ветсанитар Мотыйк. алга чыгып торган авызлы, буй-буй җыерчык телгәләгән чырайлы Мөхетдинов утырган җирдән генә тамагын кыргалап алды да, сөйләп китте: —Иптәшләр,—диде,—Райкомга кемдер жалоба язып җибәргән Хикмәт шунда, ветсанитария үзәгеннән нәсел үгезләренә бирер очен биостимулятор дигән дару китерелә. Ул уты з җиде градуслы спиртка төнәтелгән. Бер чиләк суга 50 грамм чамасы салына Жалобачы менә шушы стимуляторны нәсел үгезләренең иснәп гә караганнары юк. дип иза Стимулятор кая китә’ Тикшерүче юк. Ә фермада үрчем аз. сыерлар кысыр кала Бозау салу 2 6 очраклары да бар. Бу кимчелекләрнең сәбәбе нәрсәдә-идарәнен гамендә дә юк. Ә халык телендә исә: ул стимуляторны ферма тирәсендә йөрүче ике аяклы “үгезләр” чөмереп бетерәләр дигән сүзләр йөри. Ветсанитария службасы бу хәлне тикшерүне һәм тиешле чаралар күрүне таләп итә!.. Башветврач Черепанов. . Утырыштагылар бу сәер хәбәрдән тынып калдылар. Аннары тиз генә кабул итеп бетерми иде кебек. Кайсыдыр кыска гына көлеп куйды, кайсы башын як-якка чайкап елмайды. —Жалобаны кем язган?—дип кызыксынды кемдер. —Анысы мөһим түгел,—диде Мөхетдинов, тиз генә анын авызын ябып,— Шушы мәсьәләне яктырту өчен сүз ветсанитарга бирелә... Мөхетдинов гәҗитчә сөйләргә күнегеп беткән: “яктырту өчен” дип кенә җибәрә. Хәер, без барыбыз да гәҗит телен уңайрак күрәбез. Мотыйк үз алдында яткан зур амбар кенәгәсен актара, ул сөйли башлаганчы утырыштагыларнын теле ачылды. . —Нишләп безне үгезләр дип атаган? Шаярырга беренче апрель түгел бит әле? —Кем сон син үгез булмыйча, әллә сыермы? —Үгез дә, сыер да түгел: ә ат. —Син инде хатынын җигә торган ат? —Юк, мин колхоз аты, эш аты Мөхетдинов карандашы белән өстәлдәге буш графинга шыкылдатты. —Иптәшләр, тынычлык,—диде, иңе белән Мотыйкка төртеп, тизрәк башла дигәнне аңлатты. Мотыйк амбар кенәгәсенең бер читен ачып куйды, анда язганнарга күз йөртеп чыкты да, карлыккан махмырлы тавышы белән сөйләп китте: —Партия Үзәк комитеты пленумы терлекчеләр алдында зур бурычлар куйды. Шул бурычларны үтәү җәһәтеннән безнен ферма эшчәннәре дә көчләрен җәлләмиләр. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда терлекләрдән үрчем алу артты. Узган ел йөз сыердан алтмыш бозау алынган булса, быел—җитмеш бер Шулай да кимчелекләр юк түгел, әлбәттә. Мисалга, сыерларның кысыр калуларын әйтергә кирәк. Без бу кимчелекне бетерү өчен чаралар күрәбез. —Кысыр калунын сәбәпләре нәрсәдә?—дип сорады кемдер, Мотыйк сүзен бетергәнен тавышыннан чамалап. —Димәк, каплатылмый калган,—диде Мотыйк, авызын очлайтып. —Ни өчен каплатылмаган? —Үгез актив булмаган,—дип куйды Мотыйк, җитди генә,—Без үгезләрнең каплау эшендә активлыгын арттыру өчен биостимулятор бирәбез. Аерым тәрбиядә тотабыз. Өч нәсел үгезе бар. Алар көтүдә чиратлап йөриләр. Берсе арыгач, икенчесе чыга.. —Ә сыерлар һаман кысыр кала?—дип, берәү нәрсәгәдер ишарә итте Мотыйкнын төге дә селкенмәде. Ул сабыр холыклы иде. Нидер әйтәсе булса, һаман суза. Кемнеңдер нәрсәдер әйтүен көтә шикелле. —Үгез урынына сыерларны ветсанитар үзе капламас бит инде?—дип берсе “кых-кых” көлгән итте. —Көлке түгел,—диде икенче бер утырышчы.—Үгезләрнең каплау дәртен арттырырга кирәк. Үгез бер сыерны да ычкындырмасын!.. —Үгез сыерны көчләргә тиеш что ли?—дип, тагы баягы зат “пырх” итеп көлеп җибәрде. Кемнәрдер аңа кушылып хихылдады. —Әйе, “көчләргә тиеш”,—диде Мотыйк, җитди төс белән.—Шунын өчен стимулятор махсус бирелә. —Көчләгән өчен 117 нче статья—дип теге тагы шуклыгын дәвам итте. — Значится, үгезләрнең “каплау” дәрте җитәрлек булмый, чөнки стимулятор тиешенчә бирелми,—диде бер чәрелдегрәк тавыш, ветсанитарның хәрәмләшүен тотарга теләгәндәй.-Шуңа күрә сыерлар кысыр кала. Гади гамәл —Биостимулятор үгезләргә график буенча бирелә,—дип, Мотыйк амбар кенәгәсен тиз-тиз актарды. Туры җаваптан качасы килгән сыман иде Мөхетдинов тизрәк ана ярдәмгә килде. —Сыерларның кысыр калуы үгездән генә түгелдер,—диде ул. Мотыикка таба башын борып —База тапмый торган хатыннар да була бит. шулаймы9 Шул сүздән утырышта бердәнбер хатын-кыз бухгалтер Сәриягә унайсыз гына күз сирпеп алдылар Аны да бала тапмый имеш, диләр иде Мөхетдинов. сүзенен җайсызрак килеп чыгуын шәйләп, шулай да фикерен азагына хәтле җиткерер очен ипле генә тавыш белән: Ягъни мәсәлән, хикмәт стимуляторда гына түгел",—дип куйды. —Әйе. әйе.—дип күтәреп алды Мотыик. анын чырае җанланып китте. Ул да нигәдер Сәриягә күз атып алды. Сыерларнын үхләрендә дә гаеп бар. дип әйтергә теләгән иде ул. Сәриянен бик ачуланып, йөзен җимереп утыруын күргәч, куркып калды, әйтмәде Амбар кенәгәсен актаргалады —Значится. жалобадагы “стимуляторны үгсхләрнсн иснәп тә караганнары юк’’ дигән сүзләр дөрескә туры килми9—дип. берсе Мотыикны яклау җәһәтеннән әйтеп куйды. —Үзләренә тәтемәгәнгә күрә язганнар,—дип. тавык кытаклаганга охшаган тавыш белән көлде икенчесе Ана кушылучы булмады —Анысы да монысы, ул стимулятор әллә бик сскретныи нәрсәме, ә? Ферма эшчеләре, без аны белгәнебез юк. диләр* Үгсхләргә эчертелгәне дә күзләренә чалынганы булмаган. Секретлы булуы да гаҗәп түгел,—дип сөйләнүче пеләш башын учы белән еш-сш сыпыргалады Әйтерссн лә шуннан фикерләр тырнап чыгара иде —Без басуга ничә олау тирес чыгарганны сер итеп тотарга гиеш идек — Имеш, империалистлар барысын хисаплап торалар дип куркыталар иде,—диде тагы берсе, алда сөйләүченең сүзләрен раслагандай —Әйе, әйе. тач шулай!—дип. тегенеп сүзләрен дөресләде дә. баштагы фикеренә кайтты. Чынлап та бик серле! * Аның сүзләреннән Мотыйкнын җыерчыклы чыраена үзен бик мөһим санау сызыклары чыкты. Мөхетдинов. әйдә җавап әйт дигән мәгънә белән, ана карады. Мотыик амбар кенәгәсен әле болайга. әле кирегә актарды. —Стимулятор, әйе. элек секретның иде,—диде Мотыик —Хәзер секретлыктан чыгардылар,—Ул амбар кенәгәсен өстәлгә утыртып куйды да. битләрен ачкалап. япкалап алды —Менә график буенча үгехләр» ә кайчан күпме стимулятор бирелгән, барысы да документлаштырып барылган Килсеннәр, тикшерсеннәр —Кайчан күпме стимулятор эчкәннәрен үгехләр әйтә алмыйлар шул,— дип тагы кайсыдыр "пырх" итте. — Без, иптәшләр. Мотыйкны яхшы беләбез —Мөхетдинов аны тагы якларга кереште.—Идарә ана ышана, анын чсстныйлыгына ипиебез юк. Шул вакыт Сәриянен чәрелдек тавышы колакларны ярып керде —Мөхетдинов. син аны якларга гына торма әле Шешәдәшем дигәч тә Могынк стимуляторны ирләргә дә бирә, диләр. Вәт шул! Мохетдинов Сәрияы карап, ни әйтергә белми тора Анын белән мөнәсәбәтне бозасы килмәгәне ирен кырыйларындагы елмаю сызыкларыннан беленә иде Шул арада кайсыдыр: —Үгез дозасын кешегәме?—дип. гаҗәпләнү белдерде — Юк. юк. без ул мәсьәләне тикшермибез.— диде Мохетдинов. ныклы тавыш белән - Могыйк. сыерларнын бозау салуы хакында әйтмәдек әле ’ Шуны яктыртырга дип авызны ачкан идем Мотыик. тирән итеп яңакларын кабартып сулыш алды да. сөйләп китте —һәрнәрсәнең сәбәбе бар Әнә Бикәнәй болынын сөрдереп харап иттеләр Сыерларнын бозау салуы шул болын печәне ашамаудан ешайды Печән бик күп дару үләннәренә бай иде. Без аны буаз сыерларга гына тота идек. Налыйрон бик нык тарткалашып кына чишмә болынын сөреп бетерергә бирмәде Шунын печәнен кулланабыз. Ләкин анда дару чәчкәләре азрак шул Гагы икенче сәбәп тә бар Ул кукуруз силосында кислоганын куп булуы. Хәзер һәркем белә, кукуруздан башка сөтне арттырып булмый Менә шундый каршылык белән яшибез. Терлекләрнең үрчемен арттыру өчен ветерокоминтоз чаралар да кулланыла. —Ярар, монысы ачыкланды,—диде Сәрия, бәйләнчек шөпшә кебек тагы безелдәп —Минем сорауга җавап булмады. —Сәрия, син ни телисен сон?—Мөхетдинов ана эчке зәһәр көлемсерәве белән карады. —Биостимуляторны ирләр эчеп бетерәләр дигән сүзләр йөри? —Без ул мәсьәләне тикшермибез шикелле? —Жалобада шул хакта язылган, моны читләтеп үтү ярамый. Халык телендә болай да имеш-мимеш, чыш-пыш күп.—Сәрия бу мәсьәләдә принципка күчеп, җавап таләп итә иде. Мөхетдинов тагы Мотыйкка текәлде, бу бәйләнчектән котылып булмас, ахры, ди иде анын карашы. Сәрия исә сорау белән бу ирләрне китереп кысуына горурлангандай аякларын берсе өстенә икенчесен чалып куеп утыра. Таза балтырлары капрон аша ымсындыргыч матур булып яктырып торалар. Мотыйк тамагын кыргалап торды да: —Әнә ревком сөйләргә рөхсәт итә,—диде, йөзе җыерылып килде, аннары тагы язылды —Кешенең бәласе турында авыз чайкау начар гадәт. Бер кеше икенче кешенең бәласенә сөенә генә. Озын сүзнен кыскасы, бер егет Казакъстанда армия хезмәте үтеп кайткан. Өйләнеп җибәргән. Әмма нечкә җире эшләми генә бит. Үзе дә, кызы да хафага төшкәннәр. Егет врачка барган. Дарулар эчкән. Ләкин һаман “осечка”, ди. Аптырагач, каяндыр, нәрсәдер ишетеп, егет минем янга килде. Ничек анын хәленә кермисен9 Монда куркыныч нәрсә юк. Чөнки биомицин, стрептомицин. тагы күп даруларны кешеләр кулланалар. Терлекләргә шул ук дарулар бирелә. Бары дозалары гына үзгә. Сәрия, гомумән, мине өнәми торган хатын, мина: син подпольный им-томчы дип кычкыра. Кая биредә кагыйдәгә сыймаган эш? Без, медиклар, бу мәсьәләдә бераз гына беләбез. Менә стимуляторны кулланып карагач, егетнен эше җайланган да киткән. Йөзе-битенә кеше төсе кайтты. Кәләшенең дә авызы ерылып кына тора. Чиләбе якларында хезмәт иткән, атом афәтенә эләккән ике-өч егет шундый фаҗига кичерделәр Врач биргән дарулар түгел, стимулятор ярдәм итте —Тагы кемнәргә бирден бу әҗәл даруларын, ә?—Сәрия шаярулы тонга күчеп, йөзенә елмаю чыгарды.—Берничә хатын, ирләренең төнге активлыкларыннан зарланып, врачка барганнар? Бу бит уголовный эш? —Анысы сина интересно, мин шәхси эшкә тыгылмыйм,—диде Мотыйк. ничектер сүнек тавыш белән. Берничә утырышчы Сәриягә каршы төштеләр. —Ветсанитар ничә адәмне бәладән коткарган, ә син уголовный эш, дисен? —Үз вазифасын үти алмау ир-ат өчен зур бәхетсезлек, хатыннар моны аңламыйлар... —Мотыйкнын алай дәваларга правасы юк!—дип, ана каздай ысылдады Сәрия, һаман чигенмичә. Нинди ачуы булгандыр, тәки кадалды бит Ирләр мәсьәләсе Сәрияне бик кызыксындыра иде, моны үзе дә абайлап җиткерми, ахрысы Куерта да куерта, нәрсәгә ирешергә телидер, шайтан белсен. Мотыйкнын тәмам ачуы кайнады. Иреннәре, ияге дерелдәргә тотынды. Ул Мөхетдиновка карады, анардан яклау көтте. Әмма Мөхетдинов кулындагы карандашны бармаклары арасында уйнатып утыра Сәрия белән мөнәсәбәтне бозасы килми. Эт тәреләр, дип уйлады Мотыйк. ата эт ана этне бервакытта да тешләми инде. Ул соңгы зарбыга әзерләнгәндәй башын күтәрде. —Синен булмыш ирең Мөхтәр өч мәртәбә килде, праваң бармы дип тормады,—диде Мотыйк кычкыра биреп,—Нәрсә булды мин әйтәм? Төнлә хатын бит. ди. Шул төнлә тынгы бирмәгәнгә күрә ирен сине ташлап качты да! —Алдыйсын, алкаш тәре!—ди-ди Сәрия урыныннан сикереп торды.- Халуи, түрәнең артын ялаганга күрә генә сине ветсанитар итеп тоталар1 Ыстырам! Мин моны болаи гына калдырмыйм!! Исерек баш!-Ул чәр-чәр яный-яный, пырылдап ишектән чыгып китте Мөхетдинов та телгә килде —Кәмит бетте, иптәшләр!—диде һәм торып басты Кешеләр тәмәкеләрен авызларына элә-элә, ишеккә юнәлделәр. Барысы да чыгып беткәч. Мотыйк Мөхетдиновка таба башын сузды —Бу жен хатыны Черепановка җиткерсә, шәп түгел бит ате,—дип мөгрәде ул. —Ничего, карт сине яклар, бергә эшләгән гөнаһ эшләрегез байтактыр әле Гонаһ эшләр кешеләрне ин нык бәйли торган нәрсә,—дип. Мөхетдинов тегене тынычландырды —Жен хатын нигә мина каныга, ә? —Чөнки ул сине ошата, ә син ана битараф!—дип шаяртты Мөхетдинов. Мохетдиновнын бу сүзләренә каршы Мотыйк мыек астыннан елмайган булды, мәгәр каршы берни дә әйтә алмады ыерларга башак бирергә Сәрдә фураж оны ала Онны ферма мөдире ярдәмчесе анын кебек үк сыер савучы Түрфәндә җибәрә. Таза йомры тәнле, урта буйлы, түгәрәк йөзле бу хатын ир-атнын күзен кыздыра иде Ул узып киткәндә ниндидер күзгә күренмәс ялкыннар чәчеп, күңелләренә коткылы очкын төшерә сыман Сәрдә зур капчыкка он тутырды Капчык авызын ныклап бәйләгәч, кузгатып карады. Авыр, үзе генә алып бара алмас Ул як-ягына башын борып, берәрсе күренмәсме дип өметләнде Ары башта салам ташучы берәүгә дәшеп карады Юк. теге кулын гына селтәде Эчкече Әдәс хатынынын бернинди абруе юк шул. Түрфәндә исә капчыкны үлчәүдән алырга ашыктыра иде. —Син. ни, иренне күтәрә алганны, моны гына —ди-ди, тешен агартырга тотынды. Сәрдә үртәлмәде, ул бар нәрсәгә буйсынган, кыерсытылган, көчсез кыяфәттә иде Шуна ябык чырае да зәңгәрсуланып каралган анын —Синең рәхәт, капчыгыңны илтергә өтәләнеп торалар,—дип төрттереп әйтеп куйды —Әйе, барча эшләремне ир-аттан эшләтәм, хи-хи-хи. Әле өйдә өйалдына яна ишек куйдылар —Теге нефтьче Фәсим, исереп килеп, ишегеңне ватып кергән дип сөйләгәннәрне —Сәрдә сүзен очлаганчы Түрфәндә дәртләп кабынды —Ярар, бар, теленә салынма Бик күп белә башлагансың -Түрфәндә икенче якка борылды Яны белән торганда да битендә ачу шәүләләре биешкәне күренде. — Мин гаеп итеп түгел, кызыгып әйтәм, карасана, бер ни әйтергә ярамый Мөдир ярдәмчесе булдым дигәч тә —Сәрдәнең дә үз сүзен аста калдырасы килми иде. Ул капчыгын авызыннан тотып җилкәсенә салырга тотынды Әмма сала алмый —Булыш әле. кулын корымас,—дип. тавышын күтәрә төште ул. Түрфәндә сүзсез генә борылып, капчык төбеннән эләктереп алып, аны Сәрдә җилкәсенә салышты Сәрдә, талпынып, йөкне иңенә җайлады да. чатан- потан адымнар белән алып китте Көч-хәл белән үзенең сыерлары торган бүлеккә барып җитте. Капчыкны улак башына төшерде Аны кызы көтеп тора иде Ул унбер яшьтә инде Әнисенә барча эшләрдә кулалмаш кебек булыша. Капчык авызын чишеп, чиләккә он тутырдылар Викалы арыш онынын әремдәй исе борыннарны әчеттерде Кы), он гулы чиләтеп күтәрен, сыер араннарына кереп китте Бер башка биш-алты учтан арттырма, дип кисәтте аны әнисе Үзе икенче чиләккә он тутырды да икенче аранга керде Савар алдыннан сыерларга башак бирү бик файдалы Башак ашаганда сыерлар сөтләрен әйбәт төшерәләр Хикмәт шунда, ашау белән мавыгып җиленнәре сөттән бушаганны си зми калалар. Башак ул икенче савым өчен дә кирәк Сыернын соте телендә дисәләр лә. авызына туклыклы азык кермәсә. сөте дә ташка үлчим генә була Сөтнең чыганагы—әйбәт азыкта Сыерлар бераз ашагач 19 икенче тапкыр он сибеп чыктылар. Яхшы ризык сыернын нервыларын тынычландыра. Ашау мал өчен дә мөһим нәрсә шул. Сыерлар, ашауга бирелеп, тәмам тынычлангач, Сәрдә, кечкенә урындыгын алып, саварга утырды. Тез-эз-эз, тез-эз-эз, дигән челтер авазлар янгырады. Нурдай нечкә, ап-ак агынты ак чиләк кырыена бәрелеп шатлык бирә торган авазлар чыгара иде. „Әмма Сәрдәнен ярты дикъкате кызында. Анын ягына карап-карап ала. Йөзендә борчулы-курку. Чөнки арада сөзгәк, ачулы сыерлар бар Чикерткә кебек ябык, юка кызны санлап бетермиләр “Бу кызым булмаса нишләр идем мин?—дип, Сәрдәнен башында уйлары йөгерешә—Ярты эшемне диярлек эшләп бара бит. Басылып эшли. Ә бит анын кебекләр уйнап туймыйлар. Кызнын исә уенга бөтенләй вакыты юк. Ник дисәң, тәпи басканнан бирле ул минем янда кайнаша. Эшем авыр икәнне үскән саен ныграк андый бара ул. Нишләсен, әнисенә булышырга теләү аны һәртөрле уеннардан тыя шул. Бала чактан ук башына кайгы иңгән аның.. Кайчак тәмам хәлдән таям, җеп өзәрлек хәлем калмый. Авызга ризык кабарга кулны күтәреп булмый. Шул кызым чәй куеп эчерә, бәрәнге кыздыра Ярый әле, бу кызымны тапканмын. Ә баштагы икесе ир балалар иде. Алар бик тиз үстеләр дә оядан очып чыгып киттеләр. Берсе армиядә танкист булды. Озак кына хаты килми торды. Яраланган булган икән. Ничек ул алай дип, военкоматтан тикшертә башлагач кына, серне әйттеләр. Теш арагыздан чыкмасын, үзегезне дә, безне дә харап итәсез юкса, дип янадылар. Малай Венгриядәге чуалышлар вакытында каты бәрелештә катнашкан Жәрәхәтләнгән, ди. Дүрт айдан сон гына хат килде. Яраландым, дигән, ләкин зарарлы түгел. Службаны тутыргач та, мине частьта калдыралар. Чөнки мина сержант званиесе бирделәр. Мин яна пополнениене өйрәтергә тиеш, дигән. Менә көт син аны...” Сәрдә сөт тулы чиләген уртадагы юлга куелган флягага илтеп салды. Чиләге тулган саен шул флягага барды Унбиш сыернын сөте фляганы тутырып җиткермәде- Сөт ташучы һәм эшче оператор фляганы икесе ике ягыннан тотып алып китте. Сөт үлчи торган бүлмәгә керделәр. Сәрдә дә иярде. Лаборант кыз үз приборларына проба ала. Сөтнен күләмен, майлылыгын билгели. Һәм амбар кенәгәсенә язып куя. Мотыйк стена кырыендагы эскәмиядә башын аска игән дә тәмәке төтәтә. Эчтәге күңелсез уйларына чумган кыяфәттә. Саргылт кавындай шәрә башын бер учы белән тоткан. Бар эшләрне үз җилкәсендә алып барган төстә утыра. Анын чалымнарында башлык булунын борчулы, әмма рәхәт нәрсә икәнен белү, шунын белән кинәнү сизелә. Тәмәкесен ирененең бер кырыена күчереп, амбар кенәгәсен кулына ала. Рәсми төстә сүз башлый: —Сәүбәнова, планын тулмый бит синең,—ди-ди, чигәсен ышкырга тотына —Ике менгә дә җиткерә алмыйсын, понимаешь? Башкалар өченче меңне куа, ә син? —Син мине су кушарга этәрмә, яме!—диде Сәрдә, үртәлүле тавыш белән. Ул кайбер активист савымчыларның бик яшертен генә сөткә су кушуларын белә. Сәрдәдән бик нык яшерәләр, әмма ул тәне белән дигәндәй сизә иде Шул хәрәмләшүгә барча вөҗүде каршы чыга —Нинди сүз ул, булмаганны, кит, кит,— дип. Мотыйк урыныннан торды, тәмәке төпчеген мич алдына ыргытты. Йөзендә нахак сүз ишеткәндә була торган гаҗәпсенү, гаҗизләнү иде,—Су кушу закон белән тыела, Алла бәндәсе. Ими төбен савып бетермисеңме әллә, диюем — Мөдирнең тавышы шыпыртланды Лаборант кыз юу бүлмәсенә чыкты, савытлары белән шалтырый башлады. —Ими төбендә түгел хикмәт, ә бот төбендә,—дип кабынып китте Сәрдә. - Яшьрәкләрнен бот төбен капшыйсын да, су кушканнарын күрмәмешкә салынып, литрларын арттырып язасын —Сәрдә ни әйткәнен белештерми дә калды. Анын сүзләрендә хаклык күпме булгандыр, әмма телдән ычкынды Хаклыктан ачу күбрәк булгандыр. Чөнки тормыш гаделсезлегеннән иренен эчүеннән Сәрдәнең җанына ачы үг җыелып тора Шуңа Сәрдә кайчак бик әче телле булып китә. и —Гайбәтне теләсә күпме чәйнә,—дип. Мотыйк амбар кенәгәсен өстатгә шап итеп куйды —Су хакында артын белән тын ал! Мин белмим!..—Ул ишекне аягы белән тибеп ачты да. бик ачуы кабарган төстә, бүртенеп чыгып китте. Сәрдә исә үзенен кызып китеп кирәкмәс сүхтәр әйтүенә үкенә башлады Ләкин икенче минутта ана: адәм батасы рядовойдан әз генә күтәрелдеме, дөреслеккә күз йома башлый, дигән уйлар килде. Дөреслекне, хаклыкны бөтенләй күмәсә, ул тагы да югарырак күтәрелә Сәрдә өйгә кайтканда үзенен бәхетсез тормышы турында уйланды. Анын белән бер класста укыган кызлардан, мөгаен, ин унышсызы улдыр. Әлкәш ир белән каберен якын булмасын икән. Әдәснсн эчүгә хирыслыгын сизгәч тә, ташлап китәсе калган Ләкин төзәлер дип көн дә өмет итәсен бит Юк. төзәлми. Ә өмет һаман өзелми. Алдавыч өмет' Әдәс үзе дә упкынга барганын андый Әмма һаман шул упкынга тартыла. Нинди кара көчләр этәрә аны? Кешенең үзенен эчендә кара көч бар. ә эчемлек шул кара көчне кузгатып җибәрә, ахрысы. Чөнки эчмәгәндә Әдәс бик әйбәт Тик әз генә авызына шайтан суы кердеме, бетте, гүзеп булмаслыкка әйләнә Ансына чыдар иден әле. Балалар өлешен эчеп бетерә, балаларны мәхрүм итә. Ин авыры шул. Иртәнге сигезләр тирәсендә идарәгә тын ы-өне беткән Әдәс килеп керде Янчелгән козыреклы сары кепкадан, саргылт төстәге солдат бушлаты кигән, лаштырдык чалбарлы. Чандыр йөзе агарынган, борын яфраклары күксел, иреннәре кипшенеп яргаланган. Ул эчкә, рәис кабинетына узды Вил Садриевич каядыр китәргә дип папкага ниндидер кәгазьләр туплап утыра иде, башын күтәрде. —Вил Садриевич, рскордсмен “Миләш"нен бозавы югалды,—диде Әдәс. өстәлгә якынлашып. Рәис ана сыный карап текәлде, бераз күзәтеп торды Эчкәнмс-юкмы икәнен чамалый иде. Шуны сизеп Әдәс — Юк. мин айнык,—дип, уңайсызланып, ана туры карады —Туктале, ничек итеп бозау югалуы мөмкин? Чынмы бу?—Рәис аптыраган йөз белән тагы Әдәскә төбәлде — Иртәнге алтыда мин дежурга бастым. Кәрнәйне алыштырдым Ул чагында “МиләиГнеи бозавы ү» янында иде. Хәзер карыйм—юк? Белмим, кая киткән? Башка сыйдыра алмыйм Прәме табышмак —Ничек инде, очмагандыр ич ул?—Вил Садриевич Әдәснен сүзләренә бик үк ышанып жигми иде. Тавышында шуна әлләни борчылу сизелмәде -Мин борылган арада Кәрнәи эләктереп китмәдеме икән, дим? Ул бит сату-алусыз яши алмый —Әдәс өстәлнең икенче башындагы урындыкка утырды.—Узган ел биш айлык бозавын суеп сагты Бозау ите бик кыйбат, дефицит, ди. Сатар нәрсәсе булмаганга бу арада теше сызлаган кебек көенеп йори иде Әллә шуның кулы —Ничек ул бозауны йомуы мөмкин? —Капчыкка сала да шоферга бирә. Асфальтта—машина охлексез Әлмәттә Кәрнәйнен спекулянт ахириләре уйма —Бу сүзләрне әйткәндә, бухгалтер Сәрия кә1азьләр готын керде дә тынлап торды Рәис анын сораулы карашын күреп: —Әнә “Миләш "нен бозавы югалган.—дип әйтеп куйды. —Мотыйк кая? Бозау әле учетка алынмаган. Ничек югалуы мөмкин?— Сәриянең аптыраудан күзләре зураеп ачылып торды Күз аклары елтырады —Мотыйк кардыда ящурлы маллар белән,—диде Әдәс, рәистән ниндидер боерык көткән төстә. — Син бозауны ныклап эзләдеңме сон?—Сәрия төпченергә яратучан Илын \\лка җибәрде Саламга күмелеп ятадыр әле' Мүкәләп, вич айкал чыктым. Юк Әнисе төсле маңгаенда агы бар иде. Шул Кәрнәи денсезнен генә эше бу —Әдәс кайгылы, рәнҗетелгән чырай белән карын иде —Милициягә чылтыратырга кирәк,—диде Сәрия, катгый карарга килеп Юк. ашыкма әле,—дип Вил Садриевич. Сәриянен кәгазьләренә үрелде Алармы 1М з генә карап, кул куйды да. кире бирде Анарда бернинди борчылу сизелми. Ул һаман Әдәс сүхтәренә ышанып бетми кебек иде Сәрия аптыраулы йөз белән чыгып китте. Әдәс тагы тәгаенләргә тотынды. —"Миләш" мөгрәгәнгә аранга бардым, курма салдым һаман мөгри.Үзе борчыла. Бозавы югалганга мөгри, тынычсызлана инде —Да, аптыраш,—дип, рәис папкасына кәгазьләрен тутырып урыныннан торды. Ул арада ишектә Мөхединов күренде. Рәис тизрәк ана ябышты Хәлне бер-ике сүз белән анлатгы. Мине ашыгыч горкомга чакыралар, диде. Плашын портфелен эләктерде дә ишек төбендә торган машинасына ашыкты. Мөхетдинов белән Әдәс фермага киттеләр. Менә алар "Миләш’’ янында, аңа карап торалар. Сыер тәмам тулышып, мимылдап тора. Башын корсагына таба бора да ялварулы тавыш белән мөгри. Әнә бозавын эзли, шуна мөгри ул дип аңлата Әдәс —Тукта бозаулаганмы соң бу?—Мөхетдинов сыерның мичкәдәй кабарган бүксәсенә күз төшерә, арты да шактый нык салынган. Шиккә кала Кайчак бозаулаган сыерны бозауламаганнан аерып булмый. Мөхетдинов моны белә — Бозавын үзем күрдем, әнисен имеп тора иде. Башын борганда маңгаендагы агы да чалынып китте. Гажәп матур бозау Булырдайнын кыяфәтеннән билгеле —Әдәс аяк астындагы саламнарны кузгаткалады. —Бозауласа чүбе булырга тиеш,—дип, Мөхетдинов та саламнарны аягы белән актаргалады. —Кәрнәй алып ташлагандыр. Йә сыер үзе ашап бетергәндер. Карап тормасан сыер үзенең чүбен жимли дә куя. —Бозаулаганга охшый да, охшамый да,—диде Мөхетдинов, һаман шикләнеп. —Бозауны аерымачык күрдем, и, валлаһи, ышанмаса ышанмас икән кеше! Мин постта эчмим. Үзен дә беләсең!—Әдәс яхшатланып сөйләнде. Алкаш дип анын бернинди дәрәҗәсе калмаган. Аның чын сүзенә дә ышанмыйлар. Колхоз милкен саклауга тырышлыгын исәпкә дә атмыйлар иде. Әдәснен үзен күрсәтәсе килә. Ул да аңлы колхозчылар кебек жәмгыять өчен булсынга дип эшли.Үзенә тапшырылган эшне намус белән үти. Ә аны чутка да алмыйлар. Аңардан кул селтәгәннәр. Шуна Әдәснен жаны рәнҗи. Менә хәзер үзенең колхоз милке өчен янып йөрүен күрсәтер ул. Кул селтәп караудан туктарлар. Анын куңеле әйбәт бит Байлыкка кызыкмый. Кайберәүләр нәфесләрен узындырып, иптәшләрен таптап үтәләр. Бүтәннәр өлешен умырудан да тартынмыйлар Тышта машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Карасалар.ике милиция кереп килә. Кил ә-килешкә сержант бик эре властьлы рәвештә: — Шушыннанмы бозау урланган?—дип, Мөхетдинов белән Әдәскә төбәлде. Әдәс сискәнеп китте. Кем хәбәр итте икән. Сәриядер мөгаен, дигән уй башында чагылды. Сержант каравылчыны белгәч, эшнен ничек булганын төпченеп сорашты. Ефрейтор-милиция чүгәләде дә, тез өстенә папка җайлап, протокол сызгалый башлады. Мөхетдинов, сүз арасына кысылып, сыернын бозаулаганмы, әллә бозауламаганмы икәнен белергә кирәк, дип аңлатырга тырышты. Ләкин сүзләре бик каушаулы чыкты. Чөнки милиционерлардан коты алынган иде. Сугыш вакытында колхоз рәисе булып эшләгәндә милициягә эләкте ул. Яна ашлыктан колхозчыларга эш көненә йөзәр грамм аванс чыгарган өчен. Каты гына тәпәләделәр дә әйттеләр: "Утыртмаган өчен рәхмәт әйт! Утыртмаган өчен “ һәм Мөхетдинов битеннән каннарын сөртә-сөртә: “Рәхмәт, иптәшләр! Рәхмәт, иптәшләр! Сезнең яхшылыгыгызны гомергә онытмам!”—ди-ди, түбәнчелекле тавыш белән ялварды Аны кайтарып җибәрделәр. Шуннан бирле ул милиционерларның шәүләсеннән дә курка торган булып калды. Сержант исә Мөхетдиновнын сүзләрен колагына да элми, чөнки Әдәс һаман бер үк сүзне сөйли: Сыер янында бозавы бар иде, имеп торганын тәгаен күрдем. Мин лаборатория бүлмәсенә кереп чыккан арада бозау юк булды.. Милиция сержанты яшь, хезмәт карьерасын янарак башлаган. Шуна күрә бик кырыс һәм кискен иде Мөхетдинов тагы үз фикерен әйтергә итеп карады, тагы сүзләре өзек-төтек чыкты. Милиционерларның колагына утәрлск булмады Сержант “Кәрнәинен өен тикшерергә кирәк"—диде.— СИН НҮИ^ӘЙ булырсың,—дип, Мөхетдиновка ияге белән ымлады. Ишек алды чирәмендә ике малай уйный иде Милицияне күргәч, куркып, уеннарыннан шып булдылар. Кәрнәйнен оныклары, дип анлатты Мөхетдинов. —Әбиегез кайда?—Сержантның тавышы ягымлы гына иде — Пекарьняга күмәчкә китте,—диде кара чутыр малай. Ул өлкәнрәк иде —Ә бабагыз? —Ул Әлмәткә әниләргә кигте. —Нәрсә алып китте? —Тавык суеп алып китте,—дип, кара чутыр башын кыегайтып, бер күзен кыскан килеш карады. —Иртән бозау-мазар суймадымы ул? —Бабай бозауны бакча артына арканлаганда, сугымга ярарлык булган дигән иде. Әби аны ачуланды,—дип тәтелдәде кара чутыр Ул курыккан иде. Әчендәген чыгарып салды —Тәк, тәк,—диде сержант, жәнлек эзенә төшә башлаган сунарчы тавышы белән. Ефрейтор лапас, абзарларны карап-тикшереп килде Пүнәтәй белән өйне тикшерегез”,—диде сержант. Сержант, чүгәләп, малайларны сөйләштереп маташты. Ул үзен бу эшнен остасы итеп күрсәтә һәм үзе шуна чиксез соклана кебек иде —Син бик акыллы малай икәнсен. бабай бозауны нишләтте, ә? —Бакча артына арканлап куйды —Малайның жавабы сержанка ошамады Ул тураеп, өйдән чыгучыларга борылды. Әгәр бозау суелган булса, берәр эзе булыр иде, дип сөйләнде Мөхетдинов. Ул ачу белән боегып торган Әдәскә карады: иорисен шунда адәм актыгы, кеше бимазалап, ди иде анын нәфрәтле күзләре Сержант лапас, абзар-кураны тагы бер кат тикшерде Бакча ягына да чыгып әйләнде. Аннары кире фермага килделәр. Сержант үзләре килгән машинамын кабинасына кереп рация аша сөйләште Мөхетдинов милицияләрнең югары техникасына сокланды Колхозга фермага шундый техника булсын иле, дип хыялланып атды Машинадан төшкәч, сержант, Әдәсне читкәрәк алып, тагы сораштыруын дәвам итте. —Кәрнөй әллә кулын тик тотмый торган адәмме? —Әйе, кулы тик тормый анын.—диде Әдәс. тегене үзенчә анлап — Каравылда торганда кирпеч суга. —Ана кирпеч НИШ? —Сата. Карт-корылар ләхетләре өчен йөзәр кирпеч әзерләп куялар Шту| ы бер тәнкә —Хатыннар белән чуалмыймы? —Юк. карчыгы бик усал! Ләкин кешенең эчен белеп булмый инде —Әйе, белеп булмый Кешенең эчендәге уе нинди—эше шундый' - Сержант тагы машинасына кереп китте Әдәс анын сүзләрен анлап бетермәде. Байтак вакыт үтте Өйлә узган иде Асфальт буенда Әлмәт—Азнакай автобусыннан төшкән Кәрнәй күренде Мөхетдинов анын каршына йөгерде Алар фермага килеп җиткәндә сержант та машинадан чыкты Мөхетдинов Кәрнәйгә хәлне аңлаткан. Әдәсне күрүгә Кәрнәй ана ябышты —Син әллә ычкына башладыңмы, гиле баш. шөрепләрен бушаганмы!— ДИП кычкырды Кәрнөй .1ч\ шаш -Бозауламаган бит әле? _Тучны күрдем, әнисен имеп тора иде.—диде Әдәс, күзен дә йоммыйча. Милицияләр янында ул кыюланып киткән сыман иде. Атар кычкырыша- талаша сыер янына килделәр — Гражданин Кәрнәй бу сыерның бозавын кая куйдын'—дип сержант ике каравылчының телләшүен бүлдерде —Сыер бозауламаган, иптәш сержант, ничек мин анын бозавын алыйм ди-ди чәчрәде Кәрнәй Анын күзләре зур булып ачылдылар. Бу каударлану сержантны шиккә гөшерде. Ул Әдәскә төбәлде —Валлаһи менә үз күзем белән күрдем. Бозаунын маңгаенда агы да бар иде,—ди-ди Әдәс янә исбат итәргә тотынды. —Сыер бозауламаган әле, Әдәс! Оялыр иден, ник йөз ертасын? — Колхоз милкен сакларга ник оялыйм, ди. Син оял! Бозау бар иде. Син киткәч, карадым, бозау юк —Син үзен юк. Бозауласа, жилененә сөт төшәр иде,—дип, Кәрнәй сыернын имчәген тартып-тартып алды. Берничә тамчы сөт чыкты. Мөхетдинов тә җиленне капшап маташты. Башын як-якка болгап торды. Ул хәзер сыернын бозауламаганын чамалаган кебек булды. Ләкин милициягә исбат итәргә кыюлыгы җитми. Шаһит итеп суд белән интектерерләр дип, дәшмәүне җайлырак күрде. —Бозауласа, имчәкләр сөт белән тулып юанаялар. Әз генә кыссан, челтерәп сөт чыга башлый,—диде Кәрнәй, үзен эчтән көчкә тыя-тыя. —Кәрнәй, йә, әкият сатма!—дип куйды сержант. —Әллә синең буаз сыер күргәнен юкмы, билләһи. Бозаулаган сыернын эче шулай юан буламы? —Дүрт-биш көн шулай булып тора, аннары гына шинә башлый, диде Әдәс, бик белдекле кыяфәттә. —Алайса,нигә мөгри?—дип сержант Кәрнәйне төп башына утыртмакчы булды —Бозавы югалганга мөгри! —Түгел. Эчендәге бозавы кыймылдый.шуна мөгри ул. Бәхәс, кычкырыш күп булды, һәр ике як үзенекен исбат итә, бирешергә теләми иде. Кичке уңайга районның баш ветеринары Черепанов килде Милиция эшне бик оператив йөртә. Ветврач «Миләш»не карау белән әйтте: —Әле бозауламаган, бәби көтә,— диде.— Әнә нинди татлы уйга чумып бик тәмләп күши. Ике-өч тәүлектән ары сузмас. Бозавы эре. Бозаулаганда ярдәм итәргә кирәк. Мотыйк кайда? —Ул яшүрле маллар янында кардонда,—диде шатлыклы тавыш белән Кәрнәй. —Теләсә кай вакытта мина чылтыратыгыз,—дип. Черепанов Мөхетдиновка төбәлде.—Син телефонны беләсең. Бу бик нәселле мал Черепанов сыер яныннан чыкты. — Бозауламавын раслыйсызмы?—диде сержант, ышанып житмичә.— Бозавын күргәннәр бит? —Кем күргән? — Каравылчы Сәүбанов,—дип сержант Әдәсне эзләде. Әмма ул юк иде. Черепановның йөзеннән эчке уй күләгәсе йөгереп узды. —Әллә ул эчә торган кешеме9 —Үтә чыккан алкаш,—дип тавышын күтәрде Кәрнәй. —Чынлапмы? Алайса аңарда галлюцинация башланган. Алкоголизмның соңгы стадиясе. Сыер янында бозау күрүе гаҗәп түгел. —Значит. сыер бозауламаган?—дип сержант папка өстенә язган кәгазен ветврачка сузды.—Кул куегыз!—Кулына каләм бирде. Ветврач протоколга имза салды. —Сәүбанов милицияне ялган эшкә йөрткән өчен штрафка тартыла,— дип, сержант папканы култыгына кыстырып, машинасына юнәлде. Штраф килгәч. Сәрдә, караватына аркылы ятып, үкереп-үкереп елады. Дөньяга, үзенең нигә шулай бәхетсез булуына чын инәлү белән рәнжеде. Тагы идарәгә барып, йөз суы түкте. Ниһаять, Әдәсне мәҗбүри дәвалану колониясенә Свердлов ягына җибәрү өчен кәгазьләр әзерләделәр. Авылда. "Әдәс бозавы” дигән яна тәгъбир телгә керде. Берәү булмаган, кеше ышанмас нәрсә турында сөйли башласа: Ә-ә. "Әдәс бозавы” дип кул селтәп китәләр. ТТРӘЧ колхозында сөт кимү районда ыгы-зыгы куптарды. Көннәр ^ I ОИК коры тора иде. Башта суык булып үләннәр үсәргә шартлар булмады. Суыктан соң шунда ук коры җилләр басу-кырларга зьшн итте Урманда да сыерларга үлән-ризык житми иде. Сөт кимүнен сәбәбен һәркем белеп тора. Әмма горкомда сәбәпләрне танырга теләмиләр Сөт таләп итәләр Сөт ул—стратегик продукт, аны Политбюро көн дә тикшереп, отчет алып тора. Сөтнен күпме булуын безнен дошманнар- империалистлар җентекләп күзәтеп бара Сөт—СССРнын халыкара абруен билгели. Шуна ул политик мәсьәлә. Сөт, ит җитештерү хакында фәкать шифрлар белән генә сөйләнә. Бик секретлы, дошманнар безнен эчке хәлебезне белә күрмәсеннәр Беренче секретарь Кушаев Иван Мөхәммәтовичны "келәмгә бастырды" —Сөт кимегән, ә син тыныч кына утырасын, ә?—Кушаев читкә башын борган килеш шулай башлады һәм Иванны байтак талкыды —Өстәмә курмылары беткән, җәйләүләрдә үлән начар. Һавалар бик корыга китте,— дип авыз ачты Иван Мөхәммәтович Ләкин теге кулын гына селтәде, ишетәсе дә килмәде —Үлән үсми, сугарулы болыннар юк, нишләргә сон?— Иваннын йөзе чытылды, жылагандагы кебек кара коелды. —Син аларны сөйләп колагымны сасытма, белдеңме? Сөтне арттыру чараларын тап! Нигә син идарә башлыгы булып утырасың, ә9 Мин сине һаман яклый килдем, араладым, ә син?.. Һаман кеше җилкәсендә барырга ярамый бит инде —Кушаев читкә борылды, чыраенда дәһшәт, ачу давылы Иван да ни кылырга белми иде. Баигак читкә карашып утырганнан сон, Иван телгә килде: — Кыштан начар чыккан арышлары бар, әллә шуны чабып ашатсыннармы?—Ул секретарьга өмет белән карады Тегесе исә башын аңа таба бормыйча җилкәсе аша гына: —Үзең хәл ит, ни өчен зарплата алып утырасын сон? Бөтенләй намусларын җуеп бара кайбер салам сыйраклар —Ул арыштан барыбер әллә ни уныш чыкмаячак. —Муеның өстендә башын бар бит, бераз шарикларын хәрәкәтләндер, понимасшь... —Алим Бариевич, сезнең кинәш ничек булыр икән дигән идем? —Теләсә нишлә, икенче атнада сөт арттырылган булсын! Вәт шул! —Алайса, ул бәхетсез арышны чабып сыерларга бирергә кирәк * Ә? —Әйтәм бит, үзен хәл ит! Әгәр сөт артмаса, персональ эшенне бюрога куярга гуры килә. Анда ни буласын үзен беләсең.. —Кушаев сүзләрен һаман авызын кыегайтып җилкә аша ыргыта иде. —Баш агроном Спиридонов ни әИтер икән? —Беләсең бит, ул өйдә юк. Качар өчен арка эзлисен түгелме? Шуны да мөстәкыйль хәл итмәгәч, нигә чалбар киеп йөрергә? —Арышны чабып ашатырга кирәк, бүтән чара күрмим Юк —Иван, секретарь моңа ничек карар икәнен төсмер ләр өчен, аның йөзенә йотылып төбәлде Ләкин Кушаев тагы башын кырыша борды хуплыймы, кире кагамы икәнен сизеп булмады —Димәк, бу чараны хуп күрәсез. Алим Бариевич, ә?—Иван аның йөзен бу якка борганын көтте, ләкин көткәне булмады —Сөт арткан булсын, вәт шул! Ничек арттырасын, анысы синен кайгы' Бетте! л . с —Ярар. Беренче кушкач, эшләми булмый инде Арышны чабып — Мин кушмыйм, нигә минем җилкәгә аударасын* Үз вазифамны үзен үтә! Житәр' — Кушаен сул кулын тибәрү ымы ясап селкеп алды Иван бар өметен өзеп, чыгып китте. Үзенә чыгу белән "Ирәч кә чылтыратты. Гадәттәгечә, рәис —Вил Садриевич өйдә юк иде. Ул. күп вакыт хәлиткеч жанаплылыкны өскә алырга туры килүен әллә чамалап, каядыр югалучан булып китте Монын аскы сәбәбе бар иде ул Социалистик Хезмәт Герое исемен өмет итебрәк йөри Шуна кискен хәлләрне читләтеп үтү ягын карый иде Трубканы Вәтынх алды Иван Мөхәммәтович сөтне арттыруны таләп итте Арышны чабып ашатыгыз",—диде. "Юк,—дип, гадәтенчә каршы п>штс Вәзыйх,—ул арыш кышны начар чыкты, өшегән җирләре бар, ала-коларак. Шулай да анардан 14-15 центнердан ким чыкмас. Чөнки башаклары бер карыш—бик эреләр. Кыш көне фуражга тотарбыз дип планлаштырдык " "Мин аны беләм,— дип ачулана башлады Иван Мөхәммәтович,—иртәгә үк сөтне арттырырга кирәк, төшенәсеңме? Ә нәрсә белән? Фуражын юк, бары шул арышны чабып ашату! Сөтне арттырмасак, икебезнең дә башны кых итәчәкләр Беренчедә “келәмдә” булдым, бик каты кысты . ' —Юк,—дип карулашты Вәзыйх.—Бу—фуражга дигән арыш Без аннан хәзер ике азык берәмлеге алсак, арышны онга әйләндереп башакка сипкәч, мен азык берәмлеге алабыз. Нигә бүгенге өчен иртәгә байлыгын корбан итәргә? —Иртәгә өчен ишәк кайгырган,—дип сүгенде Иван Мөхәммәтович. кырыс рәвештә.—Иртәгә ситуация үзгәрә. Бүгенгесе кыйбат. Сөтне бүген арттыру мәжбүри, ишетәсеңме7 —Булмый, Иван Мөхәммәтович —Ничек сөтне арпырмакчы буласын? —Менә янгырлар яуса, үлән күтәрелер. Сөт үзсннән-үзе арта инде... —Янгыр көтеп ята алмыйбыз, неужели шуны аңламыйсын?! Озын сүзнен кыскасы, хәзер үк арышны чабып ашата башлыйсыз. Хәзер минем язма боерык сезгә барып житәр! Все! Сатулашып торырга без базарда түгел. — Аның трубканы шап итеп куйганы колакка ярып керде Аһ, шайтан, Вил Садриевичнын өйдә булмавын әйтергә онытканмын, дип, телефон янында уйланып утырды Вәзыйх. Юк. мин бу эшне үз өстемә ала алмыйм Председатель кайтсын да үзе хәл итсен Ярар, Иван Мөхәммәтович кичкә тагы чылтыратыр әле Ләкин икенче көнне кич белән Вил кара болыт булып кайтып керде. Авыз ачып беренче сүзе: “Арышны чабып ашатасызмы?" "Юк, сине көтәбез",—дип өлгерде Вәзыйх. Вил күтәрелде дә бәрелде: “Син үз өстенә жаваплылык алырга куркасын. Райондагы начальниклар белән мөнәсәбәтеңне бозасын килми. Аларга ярарга тырышасын да минем өскә авырлык китерәсең". Соңыннан беленгәнчә. Вил Садриевич төзү материаллары юллап Лениногорскидан Әлмәткә килгән Шунда Иван Мөхәммәтовичнын “шестеркалары" аны эләктереп алганнар. Идарә бюросын жыеп, каерысын каезлаганнар икән. Ул барча колхоз байлыгын сыерларга ашатып бетерергә риза кебек иде. Рәтсез хуҗалык шулай чабу кисеп җин ямый һәм шуна күрә һич мантый алмый. Сөт, ит дип жанны ашыйлар инде Көн туды исә сөт. ит. ди-ди колак итен кимерәләр. Нишләргә дә белгән юк. Вәзыйх арышнын чокыр, кырын җирләрдә овсюг баскан урыннарны сайлап чаптырды. Сөт шунда ук бераз артты, табигать үзенен хатасын төзәтергә ашыккандай, өч-дүрт көн үтмәде, янгырын китереп яудыра башлады. Күкрәп килмәде, күкне болыт каплады да тымызык кына вак тамчылар сибәргә тотынды. Тыныч кына үткәреп ява иде. Дүрт тәүлек буе өзмәс сибәләп торды Дымны жирнең үзәгенә хәтле җиткерде. Авыл урамнары, тыкрыклары батмыйча үтә алмаслык булды. Ләкин халыкның күңеле шат. Көтеп алган янгырга авыл кешесеннән дә ныграк шатланучы бармы икән?! Ниһаять, шифалы янгыр туктады. Жирдән пар. аксыл томан күтәрелә. Һәркем шатлыктан мунча яккан Мунча төтеннәре жир пары белән бергә кушылып әчкелтем тәмле ис хасил итә. Ул ис, барча хушбуйлардан тәмлерәк булып, борын очын кытыклый, ниндидер билгесез рәхәтлек һәм дәрт белән жанны тутыра иде А л т караучы Кәлимуллин Әлмәттә ФЗӨдә укучы малаена азык-төлек илтә бара иде. Малайны ташчы һөнәренә өйрәтәләр. Ичмаса колхозда .чиләнмәс, дип сөенә ул. Ташчыларны шәһәрдә калдыралар. Ул асфальтка чыгып машинага утырмады, жәяү генә тәпиләргә булды. Чөнки Нәдердә күрәсе кешесе бар Әсирлектә бергә булганнар иде Еш кына оер-берсенен хәлләрен белешәләр. Әсирләргә караш яхшы якка үзгәрмиме' Кайда ниләр сөйлиләр? Рәсми укахлардан тыш астан тагы бер хәбәр агымы йөри. Ансы колактан-колакка күчеп хәрәкәт итә торган кызыклы һәм тәшвишле хәбәр. Авыздан-авызга күчә-күчә чик-чаманы узганнары да була. Ышанырга да, ышанмаска да белмәссен Нәдердәге иптәше өйдә туры килмәде. Печәнгә киткән Болаи исән-сау икән үзе. Нәдерне чыккач та, әрәмәлек китә. Әрәмәлекне үтүгә Зәй елгасы үзенен көмеш суларын кояш нурында жемел-жемел китереп агып ята. Ләкин су өстендә алсу-шәмәхә тасмалар сузылган. Бу инде суга нефть түгелү галәмәте Әнә яр кырыендагы камышларның су юа торган сабаклары кап-кара дегеткә буялган. Дегет камышларның үсүен әкренәйткән. Элек елларда буй күмәрлек камышлар хәзер әнә тездән генә. Әрәмәдә корыган тал чыбыклары да күзгә ташлана. Зәй ташыганда ул төшләргә нефть күпләп утырган булырга охшый Бу турыда Зәй аша күпер юк. фәкать такта басма гына Басма аша чыккач та. Мукшы авылы Кечкенә генә авыл Зәйнен борылган җирендә утыра Кәлимуллин тегеннән үк күреп килә Мукшы ягы яр буенда берничә милиционер басып тора. Басмадан туры ул шунда китте. Килде, сәлам бирде. Сәламен алмадылар. Милиционерларның йөзе чытык, кара коелган Яр кырыенда пальтодан, күнитектән бер мәет ята икән Аны ике багор белән тартып чыгарганнар Мәетнсн йозе зәнгәр-аксыл. борыны өстендә яра эзе беленә. Кем булыр бу? Тукта, тукта, ниндидер таныш чалым шәпләнә түгелме сон? Әһә. әһә. теге Янчуров ич бу!— Кәлимуллиннын авызыннан шул сүз ычкынды һәм милициянең колагына барып керде Милиционер кинәт җанланып. Кәлимуллинга таба борылды һәм тимер тавыш белән —Син аны каян беләсең?—дип кадалды —һи. Янчуровны белмәскә,—диде Кәлимуллин — Налог агенты иде ич ул. Авылны зар елата иде Ул фашистны безнен балалар да тиз генә онытачак түгел. Кансыз, миһербан белми торган зат. Әнә адәмнәр каргышы төшкән булса кирәк үзенә дә дәжжалнын Шулчак таллар арасыннан плаш. кепка кигән ач янаклы. кылыч борынлы бер кеше килеп чыкты. Кулында майга буялып беткән сүс бау иде —Менә шушынын белән буып ыргытмадылар микән'—дип. ул бауны мәет янына куйды да ярдагы ташларга басып иелде һәм кулларын юды Аннары болар янына килде Бу тикшерүче булмадымы икән? Милиционер Кәлимуллинны ияге белән күрсәтеп —Әнә ул мәетне таныды.—диде Теге шунда ук Кәлимуллинга башын борды Карашы сораулы иде —Сугыштан сонгы елларда халыкны зар елатты ул денссз.—диде Кәлимуллин —Гөн уртасында идарәгә алып кереп бикли иде дә. кыйнарга тотына иде. Уч төбендә кургаш пластинкасы Учы белән сукса янакны каймыктырып чыгара иде,—дип. Кәлимуллин эчендәге ачуын яшереп кала алмады —Әйе. аны Мукшылар “каратель дип йөрткәннәр.—диде кылыч борынлы Аларнын тәмам бәгырьләрен корыткан. Әнә мәетне жыярга авыл буенча әйтеп йөрдек, берсе-бер килмәде Мукшылар үтереп ташламадылар микән, дигән версия бар — Юк. исерек килеш басмадан егылган булырга охшый.—дип сүзгә катышты бер милиционер. —Үч кайтарулары бик мөмкин,—диде кылыч борын —Налог җыйганда Янчуров бик ерткыч булган, күпләрне ваткан, сындырган —Шулай булгач, эткә эт үлеме!—дип сүз кыстырды Кәлимуллин — Юк. суд алай карамый,—дип, кылыч борын милиционерга каралы Кәлимулли н га дикъкатен югалтты.—Җинаятьче табылырга, җәзасын алырга тиеш — БУ этне геге доныпа озаткан кешегә рәхмәт әйтергә генә кирәк, пие Кәлимуллин, юри милиционерларнын ачуын китерү өчен һәм кул селтәп китеп барды. Шунда әрҗәле машина килеп туктады. Өстә сырган фуфайка кигән ике кеше иде. Алар сикереп төштеләр. Милиционерлар хәрәкәткә килде. Тегеләргә команда биргән кебек кычкыралар, эшкә тотынырга кушалар. Сырма кигәннәр Әлмәт төрмәсеннән алып килгән тоткыннар икән Милиционерлар үзләре пычранырга теләмәгәннәр, күрәсен. Әмма зеклар мәетне кузовка менгерә алмаганнар, ахры Бер милиционер белән кылыч борын машина яныннан авылга таба бара башладылар. Ике-өч такта кирәк, дип уйлады Кәлимуллин, арт бортны ачып такталарны авыш итеп куясын да мәетне шунын буенча менгерәсең... Молодец мукшы дусларга, берсе дә эт мәетен җыярга килмәгән. Мукшылар үзара бик бердәм шул. Берсен-берсе сатмыйлар. Сугыш вакытында алардан берәүдә утырмады. Гаиләләре умачтан, катламадан өзелмәде, дип сөйли халык. Б ергә ятып яратышкан вакытта Рәмисә һич тә канәгатьлек ала алмый, шуңа бик нык үпкәли, ачулана: —Синен гел үзенә генә, гел үзенә генә, миңа берни дә юк!—дип еламсырап сөйләнә. Вәзыйх ни эшләргә белми, аптырый: —Синең күңелне күрү өчен мин нишләргә тиеш соң?—дип пышылдый. —Мин каян белим?—дип, Рәмисә бүртенеп ысылдый... —Алайса мин каян белим?—ди Вәзыйх, кәефе кырылып.—Сиңа кирәк, син белергә тиеш!—Ул хатынның иңеннән кулын ала... —Бу партнер сүзе түгел,—дип, Рәмисә үз хакын хакламакчы итә.—Син Вәзыйх, бик эгоист! Һай, катлы-катлы эгоист! Вәзыйх аның бу сүзләренә каршы бер сүз әйтә алмый. Кемдә гаеп, берни аңлар хәл юк. Хатын-кыз гел серләрдән тукылган. Үзем канәгать булгач, мина шул җиткән. Ул исә үз җаен үзе белергә тиеш. Баштарак Рәмисә андый сүзләр әйтми иде. Тик йөзе генә каралып китә. Нишләп йөзенә бер нур чыкмый дигән шик Вәзыйхны чәнчеп үтә иде дә, шунда ук онытыла иде. Аларны кискен хәлләр дулкыны бер-берсенә китереп орындырды. Вәзыйх институттан чыгарылган, ә Рәмисә асраулыктан скандал белән куылган Ул бер төнне Азино поселогындагы котельныига килеп керде Шунда Вәзыйхка тап булды. Озак та үтми бергә яши дә башладылар. Вәзыйх урам себерүче булып йортлар идарәсенә эшкә кергән, барактан аңа кечкенә почмак биргәннәр иде Беренче кич хәтердә. Вәзыйх урын җәя Рәмисә тәрәзәгә караган, чәченә бигудилар төйни. Аркасы аша кинәт әйтеп куйды: —Вәзыйх, мин кыз түгел, алдан белгертәм,—диде —Соңыннан сүз булмасын өчен. Теләмәсән, хәзер чыгып китәм?.. Вәзыйх аптырап калды: ник шулай әйтә, монын ни әһәмияте бар сон? Вәзыйх исен җыйды да кызны кочаклап алды, аны үбәргә, чишендерергә тотынды. Күпмедер бергә яшәгәннән соң, Рәмисә тагы теге мәсьәлә турында сүз кузгатты, Вәзыйхның чын фикерен беләсе килә иде. Вәзыйх та турысын әйтте: “Минем өчен анын бер әһәмияте дә юк",—диде. Рәмисәнен йөзе яктырды, өстеннән ниндидер гөнаһысы төшкән кебек булды. Вәзыйх үзенең тиз кызып китүчән, беркатлы “неудачник" булуын яшермичә әйтте "Сина минем белән авыр булыр",—дип тә өстәде. “Мин барсына да риза”.—диде Рәмисә. ир куенына ныграк сыенып. Анын сүз сөрешендә: хәзергә ярый, алда күз күрер тагы, дигән мәгънә аңлашыла иде. Алар яшьләр, ике жан бер булып үз теләкләренә омтылдылар. Йортлар идарәсендә эшләделәр. Заочно укырга керделәр. Вәзыйх Авыл хуҗалыгы институтында бер елда ике курс имтиханнарын тапшырды. Үртәлүле ачу. кыерсытканнарга нәрсәдер исбатларга тырышу аны эчтән кыздырып, куалап торды шикелле. Рәмисәдә дә андый як көчле иде, ул да калышмады. Укудан, тырышудан башка чаралары юк иде. Бу авылга килеп эшли башлагач та. эшләр шома гына бармады. Төрле чак булды. Рәмисә үзенен холкын күрсәтә башлады. Сабырсыз, юкка-барга бәйләнүчән. Әһәмиятсез пүчтәк нәрсәгә зур әһәмият бирә иде Бик тәкәббер, сүз күтәрми Укытучылар коллективына җайлаша алмый. Һаман гаделлек даулый Шуны аңламый: бүгенге гаделсезлекнен иртәгә гаделлек булып китүе мөмкин. Гаделсезлекне күрми үткәрү дә кайвакыт файдага була лабаса. Рәмисә исә шундук утка ташлана Аннары үкенеп бетә алмый. Сүз дә юк. нервылары какшаган. Мина база табарга кирәк, дип сөйләнә Рәмисә. База тапсам, минем неврохзарым төзәләчәк, ди-ди. мәсьәләне катгый куя. Ә Вәзыйхнын база бе.зән башын бәйлисе килми әлегә. Анын киләчәккә үз планнары бар. Фәнни эш белән шөгыльләнәсе килә. Ел саен мәктәп плантациясендә тәжрибәләр үткәрә Галимнәр белән хат алышып тора. Рәмисә мона теше-тырнагы бе.зән каршы... “Син бит. Рәмисә. мин барсына да риза дигән иден",— дип. Вәзыих үткән белән анын күзенә төртә. Рәмисәнен жавабы әзер “Ул чакта мин ташларсың дип курка идем..." “Хәзер нигә энәләреңне тырпайтасын’ " “Әле дә анлаи җитмәдеңмени, Вәзыих. жираф мәллә? Сине үткәрмәячәкләр Аспирантурага кергәндә үк батырачаклар!” —Каян шулай ышанып әйтәссн. Рәмисә? — Барыш механизмын үзен дә яхшы беләсен бит. әжәткана' Син үҗәтләнәсен, кирелегенә барасың? —Әнә “Семеновод" тәҗрибә станциясенә Богелмәгә чакыралар Дөрес, акчасы аз, квартира вәгъдә итәләр Их. үз куышыбыз булса —Этне сөяк күрсәтеп алдыйлар,—диде Рәмисә зәһәрле тон белән — Күпме алдыйлар, һаман ышанасын? —Ышанмыйча да булмый бит. Рәмисә Ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй. Әнә гибрид карабодай чәчтек мәктәп участогына Гибрид бодай Шундый эш белән мәшәләнү ошый мина Ә болай кон дә кешеләр белән тарткалашу бик биздерде. Төшенәсеңме? Кешеләр хәйләлиләр, алдыйлар Табигать хәйләләми, мәкерсез ул. Һәрчак “честно" Минем дә “честно" эшлисем килә. —Ничек табигать алдамый дисен? Ә корылык’ —Ул алдау түгел, Рәмисә,—дип тезде Вәзыйх. хатынны үз ниятенә аударырга тырышып.—Ул безнен грамотасыэлыгыбыз. Корылыкка бирешми торган сорглар булдырмаганбыз. Беләсен бит. генетиканы ничек каһәрләгән нәрен. Алар бер тын уйланып калдылар —Уйлыйм да, теге баракта яшәгән чакларны сагынам Эшләргә дә. укырга да ничек җитешкәнбез дим'.’—Рәмисә авыр көрсенде.—Син әйтмешли, икебез дә үчле үртәлү белән тулган булганбыз Бүтәннәрдән ким түгел икәнебезне җан көче белән исбатлап йөргәнбез Шул дуамал дәрт исереклеге белән ару-талуны белмәгәнбез Хыялда очканбыз —Ә монда без иркенләдек, тугарылдык.. Безне тормыш ваклыклары күмеп китте... — Шул барак тошкә кереп йөдәтә,—дип. Рәмисә бизен үле уфтанды — Андагы кошмар, ә? Хәтерендәме, безнен коридордагы бер бүлмәдә ирле хатынлы ал кашлар яшәде. Бер үсмер малайлары бар. Әй. хулиган иде Көн дә ни дә булса мөгез чыгара. Аны кыйныйлар Ул бүлмәдән елап чыга да тәрәзә төбенә утырып каргана. Кем аны шулай карганырга өйрәткән'.’ Аны группировкада дип сөйлиләр иде... — Шунда анын башын бетерделәр түгелме соң.’ Каядыр юкка чыкты Әтисе әллә ничә мәртәбә акча алып торды, бирергә уйламады да Бурычы юк кебек яннан узып китә иде Алар бик ярлылар иде,—диде Рәмисә —Уф. адәм бататары ничек газапланып яшиләр, ә? Үзләрен-үзләре газаплыйлар...—Вәзыйхнын тавышында андыйлардан өстен булу, шуна шокерана кылу чалымы сизелде. Сүз бүленде. Рәмисә торды да. ут элдереп, аптечкатан даруын алып эчте. Анын муенында зоб бүлтәймәсе зурая бара иде Шуна «одалы таблеткалар белән мавыга. —Таһия дәҗҗал белән тагы чәкәләштек,—диде Рәмисә, утны сүндереп, урынына ята-ята. Кычкырышкан саен зоб үсә бара. Чын менә. Сынадым. Юк, мин бу мәктәптә бүтән кала алмыйм.. —Беренче күрешкәндә үк бер-берегезгә дошман киселгән идегез,—диде Вәзыйх.—Тәки ипләшә алмадыгыз... Бүген ярый торган көн булгач, Вәзыйх тагы өмет итеп Рәмисәнен ботларын сыйпаштыра башлаган иде, хатын корт чаккандай сикереп торды да: “Кит, кит!”—ди-ди куарга тотынды. Вәзыйхнын кинәт ачуы кайнап чыкты, ләкин сер бирмәде. Чигенде. Мыгырдана-мыгырдана үз урынына диванга барып ятты. Чөй кебек катыланган мускулы аны төне буе газаплады. Рәмисә менә һәрвакыт шулай. Мине газаплаудан рәхәт таба шикелле. Юк. рәхәт тапмыйдыр. Моны ул анлы рәвештә эшләми, ә холык-фигыленнән шулай килеп чыгадыр. Бирегә килеп эшкә керешкән елларда аларны еш кына кунакка чакыралар иде Шаяз белән Лениза бик шәп кунак итәләр. Кунак ашы—кара-каршы, Вәзыйхлар да бәлеш пешереп, тегеләрне дәшәләр. Лениза тиз аралашучан, илгәзәк Рәмисә белән дуслаша алды Бер-берсенә серләре сыя. Ләкин Рәмисәнен әлеге дә баягы сабырсыз булуы аларнын арасын күңелсезләп куя. Бераздан тагы борчаклары пешә башлый... Шулай мәҗлестә таза ашап, сыйланып кайтасын. Әйбәт ашап-эчүдән барча мускулларга көч тула. Дәрт кыза, ташый. Мускул хәтәр кабара. Хатынны яратасы килә. Ләкин яраттырмый, яныннан сөрә. “Рас бала теләмисен икән, бар шу моннан,— ди-ди хурлый —Мин сиңа авыл хатыннары кебек аборт ясатып үземне бетермәм. Ычкын, диләр сина.. ” Вәзыйх кызмача баштан ялына, гозерләнә. Күлмәкләрен тарткалый... Әмма таш та таш. хатын да таш, һич бирелми... Вәзыйх ачудан үртәлә, гаре бәреп чыга. Горурлыгы эчтән аваз сала: нәрсәгә син шул хәчтерүшкә гозерләнәсең әле үзеңне түбәнсетеп? Әллә мин җенси дәртемне җинә алмаммы? Ялынудан да яман нәрсә юк. Анын каршында йөз суы түгү минем өчен гарьлек. Ул шулай әкрен-әкрен җенси теләкләрен авызлыкларга өйрәнде. Жинү авыр бирелсә дә, соныннан тәнгә җиңел була. Шулай итеп, бер-берсенә акрынлап салкынайдылар. Мичкә якмый торсаң, өй дә суына шул... Иртәнге чәйдән соң. Вәзыйх идарәгә килде. Рәмисә исә медпунктка менәм дип калды. Муенындагы зоб авыруы аны нык борчый иде... Идарәдә эшләрне кайсын кая түнтәреп. Вәзыйх тарантас җикте, печәнчеләр янына барырга тиеш иде. Ике ягында да стенадай булып арыш үскән кыр юлына кергәч, дилбегәсен кузла тимеренә чалды, атны үз көенә атлатып кына бара башлады Нинди рәхәт, тымызык көн. Табигатьнең шундый яшь, чәчәк аткан, барча жан ияләрен терелткән, сайраткан чагы. Яңгырдан сон арышлар дугалы ат күмелерлек булып бара. Яшел башакларга ак сызыкчалар—серкәләр кунган. Яшь ана эчендә җан яралгысы шикелле табигать карынында яңа иген бөртеге төенләнә Адәм баласын яшәтә торган могҗиза бөртекнең туу мизгеле бу. Шуңа ниндидер тантаналылык, тургайлар, кошлар сайравыннан туган тымызык моңлылык! Нәрсәдер туу өчен җылы тынлык кирәк. Менә җимшән карынына серкә килеп төште һәм яралу хикмәте башланды. Кешеләрне, дөньяны тота торган хикмәт. Кояш нурларының аксымга әйләнү мизгеле. Ә җанга шундый рәхәт, иркен. Күңелдәге ачы төеннәр эреп юкка чыккан, авыр юшкыннар юылып беткән кебек булды. Кинәт арбага шап итеп нидер килеп төште. Караса, аяклары арасында бер кош канатлары бәргәләнә. Вәзыйх башын өскә каерды, якында гына тилгән кара шәүлә булып тирбәлә иде. Ул арада теге кош та аяк арасыннан очып китте, арышлар арасына кереп югалды. Юл бик зур янгын шикелле булып дөрләп утыручы факел янына килеп чыкты. Факел унике метр озынлыктагы торба очында яна. Тирә-ягында шактый зур буш мәйдан Кыш көне факел астыңда фураж киптерәләр. Жәи яңгырлы булганда—печән. Мондый факеллар төннәрендә аеруча гаҗәеп манзара булып күзгә ташлана. Күктәге йолдызларны каплап, дәһшәтле ялкыннарын бөркеп утыручы ут фонтаннары бу якларда туып-үскән бер шагыирьнен мәгълүм шигырь юлларын хәтергә төшерә: Факе л тотып, гүя. туэечецдар Чыккан сыман филләр ауларга " Вәзыих башта факел утынын эссе сулышы игеннәрне харап итәр дип куркып, асфальт буендагы пожар депосына барды. "Игеннәр өлгергәндә сүндереп торып булмыймы?..” Анардан көлделәр генә: “Шту син. һәр скважина Мәскәүдә исәптә. Политбюро кулында. Бер сәгатькә туктасан. халыкара скандал. Начальниклар урыннарыннан оча Шундый “гонка"9 . Вәзыйхнын хәтеренә газеталардагы шапырыну килде: совет системасы, имеш, үзе тсхнически безне коммунизмга алып чыгачак9 Нинди глобаль ялгышу' Система үзе ничек байлык эшләп чыгарсын9 Юк. система түгел, ә конкрет эш. хезмәт, акыл җигү генә муллык булдыра ала! Ул атын урманга таба илтә торган аермага борды. Күп тә үтми теге район идарәсе агрономы харап иткән җир башына килеп чыкты Жир аза- кола, каи төшләрен чүп каплап яшелләнеп тора, кай төшләренә берни дә чыкмаган, кап-кара. Кимсетелгән жан иясе шикелле, жир нишләттегез мине, имансызлар, дип каргап торган сыман тоелды. Шуна озак чыдый алмыйча. Вәзыих дилбегәне тартты. Хәтеренә кайдадыр укыган фәнни тикшерү мисалы килде: яшь хатын-кыз жиде-сигсз ир белән якынлык кылса, тудыру, бала табу сәләтен югалта икән Табигатьне акылсыз димә, ул да чикләрне белә һәм катгый саклый Бу җирне теге агроном ничә тапкыр боздырып, ничә тапкыр башка орлык чәчтерде. Нәтиҗәдә берсе дә булмады... Урманга кергәч, кырмыска түмгәге янына туктады Арбадан төште. Кесәсеннән ике кульяулык чыгарып, шуларны түмгәккә күмеп куйды Кырмыскалар жиннән кереп, бик әчеттереп тешләделәр Бераздан чыбык белән актарып кулъяулыкларны алды, кырмыскаларын селекте Борынына китерде. Борын эчен гәрчис кебек ярып, кырмыска кислотасы исе керде Күз юешләнде. Рәмисә шушы исне бик ярата, файдасы бар ди. Болынга чыккач, ерактан ук печәнчеләр күренде Чәче ясап, шунын остенө өелгән печән эсксртсн очлап маташалар Бу болын беренче мәртәбә сснокосилка белән чабылды, жыю да махсус агрегат белән башкарылды Варис үзенең "Белорус” тракторына тагылмалар эшләде Сорү җирләрен арттыру компаниясе вакытында бу болынны саклап калу авыр булды Бу эштә ветсанитар Мотыйк күп көч куйды Вәзыйч ана булышты. Эш шунда, бу болынның печәне буаз сыерларга гына тотыла Шушы печән белән туклансалар, бозау сатмыйлар. Моны Баш ветсанитарга барып, исбатлап бирделәр. Черепанов исә үз нәүбәтендә Авыл хуҗалыгы идарәсенә рәсми кәгазь язып бирде Шуннан сон гына бәйләнүдән туктадылар Бу болында дару үләннәре күп үсә Сыерларга файдалы, күрәсең. Кукурузда кислота артык, буаз сыерларга шул ярап бетми. Бозаулары җитлекми туа. Болын печәне авыруны дәвалый Авыл хуждлыгы эшендә шундый нечкә нәрсәләр бик күп Печәнчеләр янында Вәзыйхнын күнслс күтәрелде Эскертне бик матур күтәргәннәр Кызлар, егетләр дәртләнеп эшлиләр Боларнын барсын да Варис оештырган. Ул бик чирак булдыклы кеше. Менә эскерт өстендә печән тигезләүче кызлар түбәнгә шуып төшәләр Һәм егетләр кулына барып керәләр. Егетләрдә шаян, кызларнын матур җирләрен тотмый калмыйлар Кызлар чырыйлап кычкырган булалар Бу инде яратып чырыйлау Егетләр кулыннан ычкынгач, йодрык белән егетләрнең аркаларын төяләр Бу да яратып, сөеп төю. Шау-шу. ыгы-зыгы, эскерт тирәсе шат тавышлар белән яңгырап гора _ . _ Вәзыйч. нпнеи шәп баруына сөенде Рәхмәт әйтеп. Варисмын кулын кысты Бер читгәрәк торган сснокосилка янына барып утырдылар Вәзыйч тегене моны сөйләгәндә, сүз арасында әйтеп куйды -Варис, сина Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән исем бирмәкче булабыз,—диде. Ул Варис шатланачак дип аңа карап торды, ләкин егетнең чырае кинәт каралып китте. —Зинһар, алай эшләмәгез. Вәзыйх,—диде ул, башын читкәрәк борып —Туктале, нигә кирелегенә барасын? Портретыңны, биографияңне район газетына басалар. Бәлки, “Татарстан” да бирер'.’ — Шулай позорит итәргә телисезме? Юк, юк!—Варисның тавышы рәнҗүле-үртәлүле иде. —Халыкка данын тарала, юләр! Йә, мокыт булма?.. —Кешеләр бит алай мактарлык түгел икәнемне беләләр, шуна күрә әллә ни уйлаулары бар? —Әйдә, теләсә нәрсә уйласыннар. Алар белән бүрәнә бүләсең юк?- Вәзыйх һаман кысты. —Әнә Кәрифуллинны “Коммунистик хезмәт ударнигы” иттеләр. Газетада рәсеме чыкты Әмма анардан көләләр. Доносчыны “Коммунистик хезмәт ударнигы " иттеләр, тьфү, диләр. Кулларыннан эш төшеп китә. . —Кәрифуллин белән осечка анысы, әйе. Вил Садриевич дәшми генә уртын чәйни. Районнан тәкъдим иткән булганнар... —Юк, юк, мине рисвай итмәгез, юкса авылдан китүем мөмкин,- Варисның йөзе чытылды, ул чынлап борчыла, ахрысы. —Шундый чаралар кулланырга кирәк бит инде, неужели барышны акламыйсын?—Вәзыйх ихлас өзгәләнүле гаҗизлек белән сөйли иде. Вариска бу тәэсир итми калмады. —Мактаганны ярату һәркемнең йомшак ягы,—диде, күнелендәген ачып салып —Мактап үз ягына аудару, гаделсезлекне күрмәскә күзен томалау Адәм заты йомшак. Шул кармакка эләгә. Бу бит тыелган метод булырга тиеш! —Юк, әллә нинди четерекле икәнсең син, Варис...—Вәзыйх ни әйтергә белми тынып калды. —Мактап минем авызны япмакчы итәләр... —Ярар, синең белән борчак пешмәде,—дип, Вәзыйх канәгатьсез кыяфәт белән торды да аты янына китте. Кайткач, шул мәгълүм булды. Рәмисәне Әлмәткә больницага ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Операция кирәк дигәннәр... Ә Мактама янындагы Газ-бензин заводында авария булган. Янган, пешкән, яраланган кешеләр бар. ди. Санитар самолетлары Әлмәткә төшкәннәр Авариядә зыян күргәннәрне Казанга ташыйлар икән. Шунда Рәмисәне дә алып киткәннәр элхоз чөгендер жирләрен йорт башыннан бүлеп бирде. Менә утау вакыты җитте. Бригадир кешеләрне көн дә чөгендергә куа. Егерме сутый җир каенананың берүзенә авыр иде. Фаяз да, кәтмән тотып, булышырга бара. Менә ул, килеп, үзләренең участогын күздән кичерә. Бүтәннәр бер кат утап чыкканнар инде Чөгендерләре өчәр колаклы, тернәкләнеп киләләр. Ә аларнын җире яшел булып тора, чүп баскан. Быел чөгендерне утар өчен җайлы итеп чәчкәннәр. Утыз сантиметр кинлектә берничә сызык сузыла— шуларда бер җепкә тезгәндәй чөгендер үсентеләре тишелеп чыккан Шуннан сон 20 сантиметр ызан калдырылган. Бу агрегат тәгәрмәчләре өчен Ызанда чүп котырып үскән. Шуларны кәтмән белән кырып барасын. Аннан тезләнеп, чөгендер арасындагы вак чүпләрне йолкыштырасың. Фаяз иң элек яшел үлән баскан ызаннарны кәтмәнләргә тотынды. Участок яктырып киткән кебек була. Әмма вакыт бик озак узып, тенкәне корыта^ Аның вакыт турында онытып тору чарасы бар. Шуны худка җикте. Төнлә йокысызлыктан интеккәндә дә шул хәйләне куллана. Файдасы тия Ул шуннан |ымбарәт: үзенең бала һәм үсмер чакта күргәннәрен хәтере аша уздыра башласа, вакыт хисе онытыла. Ул чактагы кичерешләре үзенә алып кереп китә Бүген дә шулай итте... Әйе, ап-ачык хәзер дә күз алдында: үз әниләре дөнья куйгач, әтисе детдомда үскән яшь ятимә кызга өйләнгән 23 иде. Әтисе Мотәүкә мулла, мәетләрне җыештырып сонгы юлга озата, ясин мьпа. дини йолалар үти "Без Чатрадан бүленеп чыккан хуторда яшәдек. Әтине ат белән килеп авылга алып китәләр. Кайчак ике-өч көннән сон гына кайта Үги ана бик пырдымсыз, таркау, җилбәзәк. Кулыннан бер эш килми. Ни аш пешерә белми, ни энә-җеп тотмый, ямарга иренә. Әмма көмешкә куярга оста. Үзе дә чөмерә, астан гына сата да. Шуна әти юк чакта шалтай-балтай адәмнәр төннәр буе утыралар. Көтмәгәндә, үпкәсенә салкын тиеп, әти дә әни янына китеп барды. Бер кызлары бар иде. үги ана аны Бөгелмәдәге балалар йортына илтеп тапшырды Мине исә хәер соранырга йортә Ачлык. Яз көне Көндез бик нык эретә Төнлә шакыраитып ТУНДЫРЭ- Кар пыяла кыйпылчыклары кебек аяк астында шатыр-шотыр килә ' Үги ана Фаязны тан белән торгызып чыгарып җибәрде Фаяз карыша башлагач, уклау белән сыртына тамызып алды Фаяз үз авылларында йөрергә ояла Күршедәге Отряд дигән кечкенә бистәгә юнәлде Анда гражданнар сугышы вакытында ниндидер атлы гаскәр торган, ди. Капкадан керүгә: “Кайдан, кем малае? "—дип сорыйлар. Әтисен белүчеләр мул гына бирәләр иде Күбрәк бодай көрпәсеннән пешергән кызгылт катлама. Үзе бик тәмле икән ул. Байтак ипи кыерчыклары да тамды Ләкин этләр бик усаллар. Берсе балтырга тешен батырып алды Уйнап йөрүче малайлар этләрдән дә яман. Бүреген алып суга ташладылар Ана үчләнеп-кыҗрап тибә-тибә авылдан кудылар Кайтты. Мич артындагы агач караватта бер ир ята. Үги ана мичкә ягып йөри икән Утын алып керде. Сукыр лампага ут элдерде. Капчыктагы ипи кыерчыкларын өстәлгә бушатты. Теге адәм килеп шуларны ашарга тотынды Күзем күрмәсен дип. Фаяз яна торган мич каршына тезләнде Күзләренә яшь тулды. Ипи каты-котыларын җәлләүдән генә түгел, кешенен гүбән төшүен күрү җанына тиде Бу инде хәерчене талаган шикелле була.. Соныннан үсә гошкәч тә мондый хәлләрне күп күрде Таза кешеләр икс кәстилле сугыш инвалидын төртеп егалар да. акчасын галап алып киталәр Күршедә инвалид әйбәтрәк тормыш итсә, аны властьларга барып чагалар Ул чакга Фая з төне буе йоклый алмады. Беткән баш беткән дигән карарга килде. Тан белән Бөгелмәгә симәнәгә баручы олауларга утырды ла китте Берничә кон вокзалда тулганганнан сон. аны детдомга урнаштырдылар Аннан Стөрлегә җибәрделәр. Укуын ташламады. Ремеслснныида белем алды Эшкә Бөгелмә станциясенә кайтардылар Шундагы педучилищега экстренно имтиханнар биреп йөрде Педагоглык хезмәтенә кереп китте. Кич белән мәктәптә физкультурниклар слетына барырга тиешле ике егет, өч кыз белән занятиеләр уздыра Нормалар буенча күнегүләр өйрәнәләр Әмма яшь-җилкенчәкләр гурында ашан тәгаен берни дә фараз кылып булмый Менә слетка бер көн кала Әлмәткә килеп тулай торакка урнаштылар. Дискотека белән шашынган чор Фаяздан рөхсәт алып, яшьләр шунда ашыкты. Ләкин бию вакытында безнен ике кыз бер егет өчен сугыш чыгармасынмы. Бср-берсенен битләрен тырнал бетергәннәр Нефтяник кызлары, байлар, тәкәбберләр Чырай-битләре кеше күзенә күренерлек түгел Алар тан белән юк булдылар Ә Фаязны, “келәмгә бастырып", нык кына пешерделәр Тормыш гел күнслсезлекләрдән генә тормый Ун михнәткә бер шатлык, дигәндәй. Фаяз унынчы сыйныфта укыганда үзенә гашыйк булып йөргән кызны- Зөмәрәне очратты, һич истә-оста булмаган чакта. Ул да эш белән килгән икән Кызый тагы да тулышып, матурланып киткән Сөйләшүеңдә, хәрәкәтләрендә үз үзенә ыиганучанлык арткан шикелле Алар Зөмәрә фатирына килделәр Пристрой итеп эшләнгән кечкенә бүлмә Суы. газ плитәсе бар Зөмәрә тиз-тиз чәй кайнатып алды. Өстәлгә сөттәй ак батон һәм ысланган колбаса турап куйды. Чәй уртлый-уртлый сөйләшә, аңлашырга тотындылар Башта сүз бер темадан бик тиз икенчесенә күчеп, тирәнгә кермичә, пунктир белән барды Зөмәрә үзенә кыюлык бирергә теләгәндәй, чәчләрен рәI гн-рәг ли урыныннан торды, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде Аксыл түгәрәк йөзе, җәенке гуры борыны, эчке мон белән оретелгән көрән чикләвек күзләре, юка кофтасы аша лепердәп беленгән күкрәкләре анын дулкынлануын күрсәтәләр иде. —Фаяз абый, мине бик кыдырып кияүгә сорыйлар,—диде,—Нишләрп. инде?—Ул. янә урынына утырды да, Фаязга күзен төбәп тынып калды Фаязнын жавабы әзер булса да тиз генә әйтмәде. Кызны рәнжетүдән сагайды. Әмма әйтмичә дә калып булмый иде. —Үзенә ошаса, ычкындырма, Зөмәрә, соңыннан үкенерлек булмасын. —И. Фаяз абый, минем хакта бер дә уйламыйсын икән!—Зөмәрәнен тамагына яшь төене утырды. Ул ачы төенне эчкә йота алмыйча торды Анын керфекләре түбән төшкән, күз чокырлары тирәнәеп киткән шикелле иде. —Уйлый-уйлый тиле күке булып барам,—диде Фаяз, гаҗиз төстә. Зөмәрә авыр сулап куйды, учы белән күкрәген тотты. —Тәвәккәлләргә дә берәр яры ычкынырга,—диде Зөмәрә, нык карарга килгән кебек —Мин Фәнүзәне анладым хәзер. Башта гаепләгән идем. —Ну, алан башсызланырга...—Фаяз башын як-якка чайкап торды. —Шунсыз бу тупиктан чыгып булмый,—диде Зөмәрә, эшлекле рәвештә —Минем белән вакытыңны әрәм итмә, дип һаман әйтәм...—Фаяз сүзен дәвам итә алмыйча чәен эчәргә тотынды. Зөмәрәнен битләре, йөзе сорыланды, ризасыз уй шәүләләре чыраен ямьсезләде. Ул уфылдап сулыш алды һәм ниндидер нәтиҗә чыгаргандай: —Мин—синен өчен уен, син—минем өчен чын!—диде, гаҗиз катгыйлык белән. Фаяз мона җавап итеп тагы башын як-якка чайкап алды. Ул чоңгылга ташлану, намус күтәрә алмаслык эш. дигән уйлары башында йөгереште Намус таптап кем бәхетле була ала икән? Хәер, төрле кеше бар... Зөмәрә нидер исенә төшкәндәй тиз-тиз кузгалды да өстәлне җыештырды һәм Фаяздан сорап тормыйча урын жәяргә кереште. Йөзендәге сорылык бетеп, нурлар белән яктырды. Утны сүндереп, чишенделәр дә. сүзсез генә яттылар. Шунда ук бер-берсенен кочагына сеңделәр. Кызнын тупырдап торган тыгыз күкрәкләреннән әллә нинди сихри көч электр тогы кебек тигез ешлык белән аның тәненә күчә сыман Кайнар аяклары тәнне пешерерлек дәрәҗәдә анын аякларына сарышкан. Чәч бөртекләре муен уемын рәхәт кытыклыйлар. Анын тәненнән исерткеч конфет исе килә иде. Фаяз үзен барлады һәм гаҗәпкә калды: нишләптер анарда җенси теләк уянмый. Ә бит гадәттә хатын-кыз тәненә тигәндә ир-атнын мускуллары катылана. Ә биредә берни юк? Бу акыл эшеме? Акыл идарә итәме?.. Әһә. юк. май түгел икән. Монда чын, саф ярату, иң тирән саф хисләр! Саф ярату, керсез тойгылар Алар җенси хистән өстен, югары! Түбәнлекне белмиләр, уйламыйлар. Алар рәхәтлекнең җиденче кат күгендә... Әгәр җенси теләк кузгалса, ул үзен тыеп кала алыр идеме? Белеп булмый. Шушы тикле саф садәлеккә, тирән ышанычка, гүзәллеккә берәр хилафлык эшли алмас иден. Юк! Менә сафлык, гүзәллек нинди көчкә ия! Анын үз кодрәте җенси хистән көчлерәк! Әгәр шундый хәлдә җенси хис уянып өстенлек итә икән, бу инде чын мәхәббәт бетә дигән сүз! Чын яратуны инстинктка корбан итү дигән сүз! Бераздан Зөмәрә чалкан әйләнеп ятты һәм күкрәкләрен учы белән угалый башлады. —Менә Фаяз абый, оят булса да әйтим,—диде,—имиләрем таш кебек катылана да нишләргә белмим... Син массаж ясап кара әле?.. Фаяз торып утырды һәм кызнын имиләрен учына алды, сыйпарга, угаларга тотынды Күкрәк алмалары тыгыз туп кебек, учтан шуып-шуып китәләр. —Ныграк, ныграк,—дип пышылдады кыз. Байтак уа төшкәч, Зөмәрә татлы мышнап черем итеп китте. Рәхәт икәнег белгертеп татлы ыңгырашып куйгалый иде. Фаяз анын саен тырыша күкрӘ1 алмаларын йомшак кына итеп сыпыра, учында кысып-кысып ала Фая тагы үзенә әһәмият итте: бер дә хайвани тойгы кузгалмый. Әллә акыл артьп уяу булуданмы бу хал? Әллә сагаюдан, куркуданмы? “Гөнаһка керсән икебезне» дә тормыш хәле бозылачак. Зөмәрә мона анлы рәвештә бара, ә минем йорәк җитми. Тормыш мине кыИный-кыйный куркытып бетергән. Нәрсәдәндер мине мәхрүм иткән. " Ниһаять. Зөмәрә уянды һәм Фаязнын муеныннан ике куллап кочып алды. — И, рәхәт черем иттем, оҗмахта булган кебек булдым.— диде — Синен кулларын әллә фәрештә канатларымы' Менә Фаяз абый, мине теләсә нишләт, ә?—Ул бер лә ясалмасыз, ныклы карарга килгән кебек иде. Фаяз анынтел төбен чамаласа да. ни әйтергә белми торды. Аннары — Иә. Зөмәрә, тилермә!—дип ачуланып куйды —Бу синен яхшылыгын түгел, ә шүрләвен,—диде кыз. пышылдап. —Әйе. яхшы буласым килми,—дип Фаяз тынып торды да. әйтте —Сонын уйламавына шаккатам' —Авырга узуымны белү белән күчеп китәм. и-и-и! —Ә мин шунын өчен бәгырь әрнетеп, болай да начар тормышымны тәмугка әйләндеримме' Бу сүзләргә каршы Зөмәрә берни әйтә алмады. Байтак уйланып ятты. Аннары кузгалып куйды да әйтте —Алайса яраткан кешем беренче булсын! — Мәктәп романтикан һаман бетмәгән икән'—диде Фаяз, ачулангандай итеп —Тормыш корасын бар, юләркәем' Ирен кыз түгел дип куып җибәрсә, нишләрсең?! —Андый вакчыл заттан мин үзем китәм!—диде Зөмәрә, батырланып. —Сафлык бит ышаныч билгесе, ничек шуны анламыйсыз. ө?—Фаязнын тавышы ялварулы. үртәлүле иде.—Сафлыгын булмаса. сина ышаныч бетә Кем генә тормышын ышанычсыз кеше белән бәйләр икән? Бу сүзләрдә практик тормыш чынлыгы бар иде. шуна каршы дәлил куеп булмый. Сафлыгы булмау аркасында күпме кызларнын тормышы бозыла. Жәйге төн бер саплам Инде яктыра да башлаган Торып, тиз-тиз киенделәр Зөмәрә куллары белән Фаязнын муенына барып сарылды тагы бер очрашыйк әле?—дип кайнар пышылдады Күзләреннән яшь тама иде Битенә кайнар яшь гиеп. Фая зны әллә нишләтеп җибәрде Кинәт үзенен дә күңеле тулды. Күз яшен күрсәтмәскә итеп, тизрәк кызнын кулларыннан ычкынырга ашыкты. 24 и т тива" комбайны һәрчак мәшәкатьләр тудыра. Бөртекне җиргә коя 1—1 Подшипниклары тиз эри. төзәтеп җиткерер хәл юк. "Сель- хозтехнМка"га барып гозерләнерг ә мәҗбүр буласын Хәерче кебек ялынып, йөз суы түгүләре бик авыр Барча эшенне бүлеп киләсен. склад мөдиренең “Юк!”—дигән сүзенә мангаен белән килеп бәреләсен Әмма тагы бармыйча хәлен юк Запчасть механизаторларны газаплар өчен генә тудырылган нәрсә, ахрысы. Склад мөдире шомарган, оятсы з адәм. Татарны яратмый торган чи татар Бер авы з сү з гатарча сөйләшми. Сине яктырып елмаеп, алма булып тәгәрәп каршы алган була үзе Мәгәр кирәкле запчастъларнын булмавын, кичә генә бегүен төрле документ-накладнойлар белән дәлилләргә керешә Ышанмасан да, сынлаган игәсен. "Сезгә—ялган, мина чын. дип' .—синен карашы чыраенмы асган гына күзәтә монардан берәр нәрсә каерып булмасмы'’ БУ ЮЛЫ Шаяз складка Ленизаны да ияртеп барды Ленизаны буй-сын. тос-бит ягыннан зффектлы диләр Джинсы чалбар, кызыл кофта аны тагы да күзгә керә юрган итә иде Завсклад Шаязны бик яхшы белә иде. әмма бөтенләй танымаганга сатышты Запчастьлар юк. дип. фактура китапларын актара башлаган иде. Лениза тегенең күзенә кечкенә кызыл кенәгәсен китереп тортге Гегс куркыныч елан күргәндәй кинәт башын артка каерды Ясалма е 1маюы сүнде Аннары Әһә әһә. әйе. геге ни бит. пожар очрагы очен дигәне -ди-ди мыгырданды. Ян ишекне ачты, монысын япты. Артта яшерен бүлек бар икән. Хуты да бүтән төштән... Мотоцикл бишегенә байтак дефицит запчастьлар сыйды. Шаязнын шатлыгы җиде кат күктә иде. Ана канатлар чыккан кебек булды. И дөнья шушы тимерләр өчен тилмерәбез бит, дип уйлап куйды ул. Бүген авылга кайтырга сонга калды. Мотоциклны йөге белән гаражга кертеп куйды. Ишек йозагын бикләп маташканда, артына борылып караса, ни күрсен, теге Озын белән Тәбәнәк яннан үтеп баралар. "Син безне яратмыйсың инде!"—диде Озын, чак ишетерлек тавыш белән барган уңайга һәм елт гаражлар арасында юк булдылар Шаязнын барча шатлыклары коелып төште. Авызын корт чаккыры! Бер гаебен булмаган көе үзеңне гаепле тоясын. Бите белән җир себереп җәмәгать байлыгын арттыруым әһәмиятле тугел, ә кеше әләкләү әһәмиятле, ул югарырак бәяләнә! Безнең тормыш ничек мантысын, ничек мул булсын?! Әйе, бу теге "кара базар” әһелләре. Нәрсә булса шухыр-мухыр эшләргә йөриләрме? Ул өйгә керде. Йөзеннән кешелек төсе качкан иде. Лениза моны сиземләде. Артык игътибар итмичә генә: "Ни булды тагы?"—дип кызыксынды. Шаяз кулын селтәде: "Берни дә юк, башны тимер ишеккә бәрдем,—диде. Чишенеп, душка кереп кигге. Тегеләр какшаткан күңелен тынычландыру өчен, бу запчастьләрне күргәч, механизаторларның ничек шатлануларын күз алдына китерде. Завскладнын кинәт юмартлануына гаҗәпләнде. Әллә элегрәк Ленизаны күргәне булдымы икән? Әллә анын кызыл кенәгәсеннән шүрләдеме? Билгеле, кызыл кенәгә тылсымлы инде. “Тагын килегез!"—диде мөдир төчеләнеп, үзе Ленизаны күзләре белән капшый иде. Лениза, молодец. керфеген дә селкетмәде, рәхмәт йөзеннән елмайды да хәтта. Шунын белән мөдирне үчекләде, ахрысы. Соңгы моментта мөдирнең йөзендә бизенү сызыклары шәүләләнде. Лениза үзенең чибәрлеге белән эшләгән җирендә дә ир затын үчекли булыр... Ул, гомумән, калын тиреле кеше, бер дә хисчән түгел. Ирләр аны болай гына ала алмаслар. Кочу, үбүдән эреп төшми, ул аларны сизми дә. Бер караганда, аны хиссез дип белергә мөмкин. Ул битараф кала белә. Кичерешләр, өзгәләнүләр, чәүчәләнүләр ана хас түгел. Теге, элеккеге начальнигы белән булган күнелсезлекләрне дә артык көйми-янмый үткәрде. Ул фаҗига анарда бер эз дә калдырмаган иде шикелле. Һаман абыйсы Тельманны шелтәләде: барсы да "шито-крыто" гына бетә иде, ә ул үзенең властен күрсәтер өчен шау-шу куптарды. Мине генә хур итте. Теге адәмне партиядән чыгарганнар. Барыбер үч кайтарам дип янаган. Мин хәзер үзем өчен, бала өчен, синен өчен куркып яшим... Хатын-кыз сер сандыгы, күпме ирләрнең үзен мыскыл итүләрен сиздерми яши! Душтан сон ару-талу беткәндәй булды. Йокы да килми иде. Лениза да, юынып, төнге ак челтәр ефәкләренә төренеп чыкты. Түгәрәк аксыл битләре аз гына алсуланып киткән. Төз борыны, озын керфекләре аны тагы да тансык иттерә кебек... Башта тормыш хәлләре турында сүз куерды Лениза һәрчак ^Ч?Я31 Ь| шәһәргә күчәргә үгетли торган иде. Бүген бөтенләй киресенчә сайрый Авылда синең янда яшәр идем, көн дә бергә булыр идек,—ди.— Анда мина сельпода берәр эш табылыр иде әле, ә? Ләкин менә әниен, апан янында безгә кыен булмасмы0 Әниеңнең характеры тыныч инде, апан гына бераз чәрексез Шаяз кохоздан ычкынырга жзй чыкканын сагалап йөри иде, Ленизаның сүзләре аны гаҗәпкә калдыра язды Ул хатынына сынап карап торды. Ләкин тыштан берни белер хәл юк... Сөйләшә торгач, монын җеп очы күренде. Лениза бүген ничектер үртәлеп-ачуланып сөйли иде. —Ышанасыңмы, Шаяз, безнен нәчәлник миңа бәйләнә? —Эшеңне ошатмыймы? Ничек? —Эшемне мактый. Үземә бәйләнә, бирелергә кыса?—Ленизанын керфекләре түбәнгә төште. Бу хакта ачылу аңа җиңел түгел иде. Әллә хатыны юкмы?—Шаяз ни әйтергә белмәде. —Бар, бүлмәгә алып керә дә, ишекне бикләп, кулларына ирек бирә, кочаклый, тиешсез җирләргә үрелә... — Менә нахал! Ә син9 —Йөземне учларым белән каплыйм да бөгелеп еларга тотынам Хатын- кызнын елаудан башка нинди кораты бар сон9 —Нигә парткомга әйтмисен, ә? Кызган ташына салкын су сибәрләр? —Бер хатын әләкләп йөргән иде. нәчәлник аны эштән үз теләге белән китәргә мәжбур итте9—Ленизанын тавышында әллә ни хафалану сизелмәде Шаяз аны син үзен чытлыкланасын, ихахай да михахай киләсен. шунын белән ирләрдә омет чаткысы кабызасындыр, дип тиргәп ташларга иткән иде. көчкә тыелды Чөнки һәр хатын-кыз шикелле Лениза үзенен матурлыгы, ирләр каршында уныш казануы белән эчтән генә горурлана иле Бу анын нечкә җире Ана кагылсан. аны үзеннән суындырасын гына Ансыз рәвештә синнән ерагаячак кына —Нишләп сиңа гына ябышалар, белмим9—диде Шаяз. авыз эченнән мыгырданып. —Шаяз. синен дә матур хатын-кызга күзен төшә торгандыр бит?..— Лениза керфекләрен күтәреп ана карады, ирен кырыйларында уенчак нурлар яктырды Шаяз ни әйтергә белмәде, көлеп җибәрде. —Күз төшә инде ул. ләкин кеше хатынына кул сузу җинаять, минемчә!— диде ул җитдиләнеп.—Чыкый-чыкый килеп, син үзен сәбәп буласындыр. Лениза? —Нишләргә сон мина, нишләргә9 —Килеп тотынуга шырыйлап кычкыра башла,—диде Шаяз. аптырагач — Тотуга тавык та шәрран яра? —Мин нәкъ тавык кебек шырыйлап кычкырам Кайчак бу чара ярдәм игә. Кайчак—юк —Лени за кырт туктады, әйтеп бетерергә теләмәдеме, әллә шүрләп калдымы Ленизанын сүзне азагына чаклы җиткерми, серле итеп өзә торган гадәте бар —Лениза, әгәр "шуры-муры"нны белсәм, мин үземә бер-бер хәл эшләрмен, җир упсын!— дип куйды Шаяз. кинәт үзе дә сизмәстән Эчтәге хисләре тышка атылып чыкты, абайламый да калды Анын шулай була, сүзләр авызыннан чыккач кына ни әйткәнен андый ул Шуна күрә һәрчак диярлек дәшми Уйламый әйтелгән сүзләр өчен кызарырга, үкенергә туры килә. Лениза, кинәт талпынып кузгалды да. Шаязнын якасыннан учлап үзенә тартты. —И. юләр малай, ни сөйлисен?!—диде, күзләре зур булып ачылды — Бер-бер хәл. имеш! Акылындамы син? Әллә ычкына башладынмы9 Хатын йори дип... Әллә син теге ни Күземә туры кара әле. йә? — Юк. Лениза, шаярмыйм,—диде, Шаяз. мангаен җыерып Ленизанын күзләренә гуры төбәлде Икесенен күзләре бср-бсрсенә текәлеп керфек тә какмый тордылар. —Сезнен авылнын Әлмәттә яшәүче Әсгатьне сөйләгән иден,— диде Лениза, хәтәр усалланып —Хатыны бүтәннәр белән йөргәнен белгән дә асылынган. Авылыгызда шундый шаукым бармы? Хагын-кызның бот ерыгы өчен нормаль кеше үзенә кул салмас! Психикасы тайпылган булгандыр9 —Әсгать намусын саклап шулай эшләгән,—диде Шаяз. авыз эчендә ботка пешергәндәй. Әнгөмәнен шушы чытырманны сукмакка керүенә үкенә иде кебек —Әллә нинди казылмалар чыгарасын. Шаяз!—дип. Лениза шаккатуын белгертер өчен учы белән ияген уарга тотынды. —Намус ул музейларда да юк Син үткән заманда яшисенме әллә? Күзеңне ач. дөнья бу' —Ярар, нигә шул гнкле пыр-пыр киләсен ате! —Нигә котны ала торган сүзләр сөйлисен, ө? Семья башлыгы сүземе 111 \ I ’ .. Ленизанын бу сүзләренә Шаяз җавап бирмәде Иокы бүлмәсенә кереп, караватка сузылды Иртән горып чәй эчкәндә кичәге тәмсезләнешү беткән иде Лениза иренә хәйләле ниятен анлатгы Шаяз каршы килмәде Лениза Шая зны үзенен эшлеген җиренә алып барды Шаяз тышкы яктан Кавказ кешеләренә охшаган дәһшәтле кыяфәтле иде. Нәчәлникнен йөрәгенә шик салмасмы? Лениза аны кавказчарак киендерде: кепка-аэродром, ак яка. галстук. Ирен өстендә ак сызыклы нечкә мыек. Колакларына алкалар такты... Шаяз үзе дә ул нахал мут начальныкны күрәсе килүен әйтте... Ябык учреждениегә керү ансат түгел икән Шулай да пропуск бюролары аша үттеләр. Менә Ленизанын эш бүлмәсе. Өстәлләр, һәр өстәл янышц сейф. Стеналар ни өчендер тоташ көзгеләр. Шаяз көзгегә карап тора иде, көзге хәрәкәткә килде, ул ишек кебек ачылды һәм аннан начальник килет чыкты Озын буйлы, чибәр-мәһабәт икән. Йөзендә бер дә мутлык сизелм» кебек, ияк кагып кына исәнләште, икенче бүлмәгә—көзге эченә кереп югалды Лениза Шаязнын колагына сузылып пышылдады: әгәр теге бәйләнсә, минем ирем Кавказ кешесе, ул сине суяр да китәр, ДЕП әйтәчәкмен. Өркәк адәм, диләр аны... Бераздан Лениза Шаязны проходнойга чаклы озатып куйды. Кайчан очрашу турында сүз беркеттеләр. Бу юлы Лениза үзе авылга кайтырга тиеш булды. Шаяз ашыга иде, болай да сонга калды. Кешелеккә кигән киемнәрен тиз генә алыштырып чыкты. Тиз-тиз мотоциклын чыгарды һәм авылга элдерде. шләр бер жайга тәгәрәп барганда, үзеңне бушайтасын, масаясы хис кичерәсең. Хәвеф килгән -хәтәр сагалавы уена да килми. Әмма шул үзүзеңнән канәгать булып, масаеп йөргән чакта кинәт аяк астыннан бәла чыга да искәрмәстән сине егып сала. Вил белән Таһиягә кызлары Сәнифәнен арестовать ителүе аяз көнне яшен суккан кебек булды. Сәнифә госстрах агенты булып эшли иде Янгыннан зыян күргәннәргә хезмәт күрсәтә. Чираттагы янгынга акт төзегәндә Сәнифә янган келәтне ' торак йорт” дип яза. Торак янганга страховой акчасы бермә-бер күп түләнә. Рәхмәт йөзеннән хужа Сәнифәгә биш йөз сум ришвәт бирә... Бу хәрәм эш беленә. Кызның мондый эшләре беренче генә түгел икән. Ярым үлем хәленә килгән ата белән ана Сәнифәләрнен 8-Март урамындагы фатирына килеп керделәр. Әмма кайнана алар белән исәнләшмәде дә, эчкәре бүлмәгә бикләнде. Сәнифә белән Таһияне җен урынына күрә иде. Очрашкан саен талашмый калмыйлар. Бу бәла татулаштырырга тиеш иде. Әмма юк! Кайнана чыраенда зәһәрле киная: менә кирәгеңне алдыңмы!—дигән жинү чалымы шикелле төсмер. Вил кирәкле оешмалардан хәлләрне белешеп йөрде, һәр төштә каты рәхимсеэлеккә маңгае белән килеп бәрелгән кебек була иде. Ахырда Кушаев янына керде. "Ишетмәгән идем,— диде Кушаев, йөзенә борчылу ч&чымнары чыгарды. Сәнифә эшенә катнашы булган зур чинлыларга чылтыратты, тәфсилләп сөйләште. Чынлап ярдәм итәсе килгән шикелле иде. Вилгә таба борылды: —Прокурор татарны өнәмәүче манкорт татар,—диде, өмет өзгән сүренке тавыш белән —Рус булса, сүз сыяр иде. Ә татарны беләсең, куркак! Вил башын аска иеп, бөкшәйгән килеш, аякларын көчкә-көчкә өстерәп, ишеккә атлады. Кушаев аны нигәдер тынычландырмады. Үзе дә, бәлки, шүрләгәндер. Суд тикшерүчесе Нуретдинов фамилияле лейтенант икән. Чандыр битле, чытык чырайлы. Кыяфәте: әйтерсен, дөнья язмышын хач итү аның кулында, әйтерсен. аның башында дөнья кайгысы. Эш урыны ничек үзгәртә адәм баласын дигән уй килде Вилгә. Ишектәге кешегә Нуретдинов күтәрелеп карады һәм ияк ымы белән утырырга кушты. "Дело”ны аңа биргәч тә, Мәмәшев фамилиясе аны сискәндергән иде. Менә хәзер ул кешенең үзен күргәч, шунда ук танып алды. Моның элемтәләре күптер, сак сөйләшергә кирәк, дип, эчке аваз аны кисәтте. Кара ничек ялагайланып елмая! Ташлама ясалуга шиксез ышаныч белән утыра! 25 —Мәмәшева эше буенча килгән илем.—дип башлады Вил һәм үзенен район Советы депутаты. "Ирәч" колхозы рәисе икәнен дә әйтте. Нуретдинов өстәл тартмасыннан папка чыгарды да алдына ачып куйды. Бераз укып торды. —Ә-ә, взятка буенча икән,—диде, үз-үзенә әйткәндәй. Тагы кәгазьләр өстеннән күз йөртеп алды. Башын күтәрде —Менә,—дип сүзен дәвам итте — Взяткага каршы статьяларны тагын да кискснәйтү турында яна указ чыкты... — Мәмәшеваны алты организация порукага ала.—дип. Вил тикшерүчене бүлдерде. Санап китте — Кустовой госстрах. райисполком бухгалтериясе, колхоз идарәсе, раионнын депутатлар советы...—Ул кәгазьләрдән күзен алды, тикшерүче аны тыңламый иде Бер бит кәгазьне кулына тоткан килеш — Бу Мәмәшеванын үз кулы белән барча гаепләрен, ришвәтләрен ихлас күнелдән таныган күрсәтмәсе,—диде, ниндидер горурлыклы рәвештә — Моны шаһитләр дә раслады. Үзгәртү мөмкин түгел' —Зампрокурор алай әйтмәгән иде,—диде Вил, артында терәге бар шикелле. —Сүзне теләсә ничек сөйләргә була,—диде Нуретдинов. юка кызыл тышлы китаптан ришвәтчеләргә кулланыла торган маддәләрнен тагын да кискенрәк итеп үзгәртелгән текстын укып күрсәтте. Анда дәүләт милкенә кул сузучы ришвәгчеләрне порукага алу катгый тыела, дип басым ясап әйтелгән иде...—Ул башын икс учына готгы. капылт урыныннан торды Эчтә кузгалган дулкынлануын баса алмый изалана кебек иде. Башын түбән игән килеш, ул идән буйлап атларга тотынды Шкафларга, сейфка орынмаска тырыша иде. Карашы берни күрми, колагы берни ишетми торган кыяфәттә ничектер кечерәеп калган Лейтенантның хәтере аша 1931 нчс елнын ноябрендә булган хәлләр үтә иде.. "Район активисты Вилдан Мәмәшев әтине колхозга керергә кыса Төрлечә рәнҗетә, яный, түбәнсетә. Кәнсәнен салкын чоланына ябып куя Тон авышканда әтинен хәлен белергә әни бара Тан атканда кайталар Зарланышалар, әни лышык-лышык елый. Мәмәшевне каргыйлар: Алланын каһәре төшкән, иблис-мәлгунь! Икенче кичне кинәт шул мәлгунь безгә килеп керде. Әнине, апаны күршедә торып торыгыз дип чыгарды да. ишекне бикләп алды. Мин мич башында авырып ята идем. Әллә шәйләмәде шунда. Сулыш алырга да куркын ятам. Әти дә белгертмәде. Мәмәшев таза, үгез муенлы, озын куллы, кечкенә башлы Юан муен өстендә кечкенә баш шар кебек булып тоела. Ул өстәл каршына килеп басты. Мангай астында тирәнгә урнашкан күзләре ерткыч күзләре шикелле елтырыйлар. Әти сәкегә утырган да өстәлгә таянган, күзләрен мәлгуньгә терәгән, куркудан гипнозланып бүре алдында торган бичара куянны хәтерләтә. — Ну. колхозга гариза яздыңмы?—дип тотынды Мәмәшев. коры гавыш белән. — Юк. Ну мин кермим дип әйтмим Сабыр итәм, дим —Әти ялварган кыяфәттә сүзләрен ягымлы итеп әйтә. Ул уйларга сәләтле кеше Грамотасы да юк түгел. Самарада ншә!әндә кичке рус мәктәбенә йөргән Русчасы Мәмәшевнекеннән әйбәтрәк. —Син акларны көтеп яшисен? Ни исәпләгәнеңне беләм мин! Яшерә алмассын! —Һи-и. аклар ниемә? Менә кызык, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй — Әтинең сүзләре төртмәле иде —Сәнәкчеләрнең активисты булгансың! Анысын да беләбез. Сәнәкчеләр башлыгын әллә ничә сыйлагансың? Йә? —Дөрес түгел!—дип. әти эчтән күтәрелгән ачуын йотып торды —Әнә авылдан сора сәнәкчеләр мине җәзалаганын. Мин, туганнарга каршы бармыйбыз!—дидем, каты гына. Шуннан тегеләр мине чишендерделәр дә яланаяк карга бастырдылар. Ярый әле Ибләмин карт мине аралап таныш куптарды Авылдашлар яклады. Коткардылар. Үпкәм шешеп ике ай яттым Әнә сора! һе! —Алдыйсын, сволочь! Шкураңны сакламакчы буласын!—дип. күкле- яшелле тавыш белән ысылдады Мәмәшев, өстәлгә суга-суга.—Син Алладан куркып колхозга кермисен, шулаймы? Эчеңне белдемме? Совет Алланы бетерде, ничу анардан куркырга! Юк ул, бетте! Әти анын ачудан кыйшайган авызына, акайган күзләренә гажәпсенеп карап торды да әйтте: —Аллаһны декрет белән бетереп булмый, Аллаһ ул һәркемнең жаныңда. Адәм җанындагы нәрсәне алай гына юкка чыгарып булмый... —Ничек Аллаһ һәркемнең җанында булсын, ә? Нәрсә син төлке кебек койрык болгыйсын9 Күрә торып төтен өрәсең? Син миндә дә Алла бар дияргә базасыңмы! Вәт шкурник, ә?—Мәмәшевнен котыруы кинәт бераз сүрелгән кебек булды. Әти исә үз файдасы өчен дә дөреслектән тайпылмый торган бәхетсез кире кеше, тегене үчеклисе итте: —Ә синен җаныңа Алла урынына иблис кереп утырган! —Тукта, сволочь! Хәзер башыңны борып атам!—Мәмәшев ачуына буылып, әтигә кизәнде, ләкин сукмады Өстәлне йодрыгы белән төйде. Ачуын шулай чыгарырга итә иде. —Синен колчакчылар белән элемтәләрең булган. Хәзер дә ул элемтәләр бетмәгән күренә. Ни өчен советларны шул тикле дошман күрәсең, ә?— Мәмәшев әтине үтерердәй булып ике кулын йодрыклаган, ана таба ыргылырга тора. Әти дә тәмам чыгырдан чыгып, үзен бетерә торган сүз әйтеп ташлады: —Бу власть ул иблис власте, аның бөтен эше алдау һәм һәр кешегә яла ягу! Иблис тә...—Әти сүзен әйтеп бетерә алмады, Мәмәшев пружинадан ычкынган кебек атылып әтине түшеннән эләктереп алды, аны күлмәк якасы белән буды. Хәлсезләнгән гәүдәне шап иттереп идәнгә ыргытты. Тагы да ныграк ярсып әтинен башына, эченә, касыгына күн итеге белән типкәләргә тотынды. Гүя ул советларның иблис власте түгеллеген исбат итәргә, төшендерергә тели иде. Бу исә. киресенчә, хаклыкның әти ягында булуын гына искәртә иде. Әти: —Иблис! Иблис!—дип, бер-ике тапкыр кычкырды. Мәмәшев алагаем итеп анын чыраена типте. Әти тынсыз калды. Керендилдәй бөгелеп ятты. Анын җуйды, ахрысы. Итек башы чигәсенә эләккәндер. Баш турыннан кан саркып, ак идән буенча ага иде Ә Мәмәшевнен күзләре тонган, авызыннан бау кебек селәгәе асылынган. Адәм кыяфәте калмаган иде. Шул мәл берәү ишекне ачтырып керде, ул бусаганы үтмәде, башын сузып карады да: “Әллә дөмектердеңме?”—дип пышылдады һәм китәргә ым ясады Алар караклар шикелле бик тиз юк булдылар Нигә кешеләр шулай бер-берсен җәзалыйлар икән9 Ни бәрабәренә? Киләчәк бәхетле тормыш өченме? Ниндидер ахмак идеянең тантанасы өченме? Халык бәхете өчен лозунгысы астында халыкның үзен газаплау, бетерү! Адәм балалары нигә шундый икән? Әни кайтып керде. Лампаны идәнгә утыртты. Әтине карый башлады. Башын күтәрде. Әти анын җуйган, ләкин сулыш ала иде әле. Аны урынга җайлап салдык. Кан саркыган урыннарга әни ак кәгазь ябыштырып чыкты. Иртән әтине арестовать итәргә ике милиционер килде. Анын ансыз ятканын озак кына күзәтеп тордылар да, чыгып киттеләр. Ашарга берни юк иде. Әни сандыгыннан чиккән башлы берничә сөлге, ашъяулык һәм чаршау алды. Шуларны икмәккә алыштырырга миргә чыгарга кушты. /Диарга берни дә калмагач, әни идарәгә менеп колхозга язылды. Шул уңайдан бер пот он бирделәр. Апаны фермага сыер саварга куйдылар. Тамагы шунда үтә иде. Әти һаман мич башында ятты. Әни бригадага капчык ямады. Эшләгән өчен өч йөз грамм он бирәләр иде. Шулай кыш үтте. Жәен әнигә көн-төн эшкә йөрергә туры килде. Мин дә колхозга бәрәңге утыртканда сука атын тотып йөрдем. Аннары әни белән утау утарга бара идем. Утау утаудан яман эш юк икәнен шунда белеп калдым. Әги кыш урталарында дөнья куйды. Аны активист район агенты Мәмәшев кыйнаганын беләләр иде. Ә без нишли алабыз. Мәмәшев каядыр юкка чыкты. Көзен "Әлмәт эше" калыкканда ул юк иде Алдан сизенеп. Урал ягына сызган булырга тиеш. Әнине Әлмәткә шаһит итеп чакыртып йөрделәр Ләкин ни файда. Сөләйдән берничә активист кеше кыйнаучыларны утыртканнар, дип сөйләделәр Ничәдер начальникны атканнар икән, дигән сүзләр йөрде. Ләкин әни берсенә дә ышанмады "Карга карганын күзен чукымый‘.—диде Мин үсә. укый төшкәч, чамаладым, колхозга кермәгән өчен кеше кыйнаучыларнын берсен лә атмаганнар. Чөнки алар кеше кыйнаучы махсус органнар санкциясе белән эшләгәннәр. Үз заданиесен үтәүчеләрне органнар йолып калатар, әлбәттә. Ә бездә кешенен эзен югалту читен түгел. Гаять зур ил. анын нинди генә яшерен почмаклары юк. Анда адәм баласы—бер чүмәлә печәнгә ташланган энә..." —Сез мине тыңламыйсыз, ахрысы.—дигән тавышка лейтенант сискәнеп киткән кебек булды, башын күтәрә төшеп, каршысында утырган Мәмәшевкә карады. — Юк. юк, тыңлыйм, тыңлыйм,—диде ул. кабатланып һәм алдында торган кәгазьләрне тегеләй-болаи таба күчергәләп. кайсын папкага салып мәшәләнде. Лейтенантның нигәдер юашланып калган төсеннән Мәмәшевкә ниндидер кыюлык өстәлде. Ул үзенә дикъкать итмәүгә, санлашмауга өйрәнмәгән. Ул районда билгеле кеше, аны һәр тоштә хөрмәт белән каршылыйлар. Ә бу маңка малай погоннар тактым дигәч тә. әллә кем булган! —Мин сезне ашатыр өчен икмәк үстсрәм. сөт, ит җитештерәм. ә сез. понимаетели, кешеләрчә тыңларга да теләмисез!—дип куйды Мәмәшев, тавышын калынайтып —Ишетәм, кычкырмагыз!—диде Нурстдинов Анын башта күренгән бик һавалы сыман төсе хәзер ничектер юкка чыккан кебек. Ул гади, авылча простой кыяфәтле булып калган иде. —Менә ходатай язуларын карасагыз иде. Мәмәшеваны порукага алалар!. Күпме төштән характеристикалар — Мин сезгә законның шәрехнамәсен укып күрсәттем бит. аңламадыгызмыни? Дәүләт милке хисабына взятка алучыларга бернинди йомшарту каралмаган.. —Характеристикаларга гына күз төшереп алыгыз. Сез нинди шәхес белән эш итүегезне белергә тиештер, минемчә ’ — Мин шпаргалкасыз гына эш йортәм. иптәш Мәмәшев Ходатай язулары, характеристикалар барысы да эмоция нәрсәләре, ягъни чынга туры килми торган нәрсәләр Шунын өчен мин аларны карамыйм Тикшерүдәге шәхескә килгәндә, мин аны бераз чамаладым, аны комарлы нәфсссенә баш була алмау харап иткән. Ул үзе моны чын күнелдән таныды Тагы нинди характеристика кирәк Юк. мин ялган кәгазьләрне эшкә катнаштырмыйм Ялган акчалар белән эш иткән кебек будыр иде бу Юк! —Кешеләрчә генә сөйләшик әле. мин аңлыйм сезне, сез закон сакчысы.- диде Мәмәшев. ниндидер куштанлык төсмерле тавыш белән —Сез дә мине аңларга тиешсез Чыгармаларсыз закон булмый. Хәзер бар төштә жинелчә җинаять кылганнарны порукага алалар Партия, хөкүмәт шул эшкә юл ачты. Ә сез нигә каршы киләсез? Принципиальномы, әллә бүтән эчке берәр сәбәптәнме? — Мин сезгә отчет бирә алмыйм, гафу итегез,—диде Нурстдинов. ничектер элеккеге дәһшәтле төсен чыгара башлап.—Минем өчен закон гына бар. мин шуны дөрес, гадел кулланырга тиеш Мина йокләтелгән бурыч шул... — Порукага сез каршымыни —Әйттем. статьясын укын күрсәттем, взятка алган җинаятьчегә порука КЛ1Ы.1ММИ Ьн —Нигә, алайса, күп кенә оешмаларда порукага алу бар ’ Без дә колхозда эчеп сугышкан бер егетне порукага алдык ’ —Әйе. вак хулиганлык, гаилә хулиганлыгы порукага алына ала. Ә “взятка с конфискацией"га бернинди порука каралмаган Аңлашылмыймыни ’ —Зампрокурор Морозов әйтә, коллектив сүзенә колак салырга кирәк, шундый установка бар, ди. Мин шуна... —Алайса Морозов үзе башкарсын ул эшне. Мин исә законнан уза алмыйм... — Карьерагыз өчен куркасыздыр, аңламыйм,—диде Мәмәшев.—Яшь кешегә карьера һава кебек кирәк. Мин дә яшь чакта шулай идем. Карьера өчен бернәрсәне дә аяп тормадым. Кара фикерле әги белән араны өздем. Әйе. тормыш ул бездән өстен. Аны гына беләбез. —Юк, юк, сез миңа басым ясамагыз. —Ләкин хәзер заманалар үзгәрде бит. Егерменче съезддан сон кешеләргә мөнәсәбәттә бераз йомшаклык керде. Ә сез шуна каршы. Принципиаль каршы алайса. Шулаймы? — Мин каршы түгел, әйтәм бит, мин бары законга гына таянам. Ә законнар әле үзгәрмәгән. Закон бит ул тиз генә үзгәрми. — Кеше хәленә керергә куркасыз! Закон артына посу ин ансаты ул! Кара базардан запчасть сатып алуны закон тыя. Әмма жир сөрергә кирәкме? Кирәк. Комбайн запчасть булмаудан туктап кала. Ә игенне урып-жыярга кирәкме? Кирәк. Кирәккә күрә законны атлап чыгарга мәжбүр буласың. Шулаймы9—Мәмәшевнен житди чырае бу суд тикшерүчесен йомшартырга өметләнгән һәм үз максатына ирешүенә ышана шикелле иде. —Мин уголовный закон турында сүз алып барам, ә сез гади спекуляция хакында әйтәсез. Чагыштырып булмый торган нәрсәләр... —Сез кеше белән хисаплашырга тиеш түгел инде алайса, ә?—дип, Мәмәшев бу адәмне һаман үзенчә кысарга тырышкан кебек иде. Әмма анын дәлилләре законникларга бик беркатлы, йомшак, эмоция дәрәжәсеннән узмаган булып күренә. —Закон катгый, иптәш Мәмәшев,—диде, нервысы кузгала башлаган Нуретдинов. Аның муен тамырларында буй-буй кызыл сызыклар аерымачык беленде —Җинаятьче закон буенча жәзасын алырга тиеш! Фәкать шулай гына! Бернинди чыгарма булуы мөмкин түгел! —Ә бер чыгармасыз законнар бармы сон?—дип. Мәмәшев аның фикерендә төгәлсезлек табарга өметләнде. —Сез мораль якны әйтәсез,—дип, Нуретдинов ничектер йөзенә бу сөйләшүнең мәгънәсез икәнен аңлатырга теләгән төс чыгарды —Закон моральне исәпкә алмый. Бәлки киләчәктә андый нәрсә булыр... —Сез менә шәхсән үзегез, безнен хәлне анлагыз. Мәмәшеваны порукага алырга каршы төшмәгез, зинһар!—Мәмәшевнең кыяфәте, тавышы тикшерүченең күнел кылларына кагылу өчен кызгану уятырлык иде. —Каршы килмим.—диде Нуретдинов, бераз тынычланган сыман итеп — Әйттем бит, взятка алучыга порука каралмаган. —Сез формалист, мин сезнен өстән жалоба бирәм! Менә шул. бигайбә!— Мәмәшевнен тавышы калын һәм янаулы чыкты,—Сез нәчәлствогыз күрсәтмәләрен үтәүче генә, бернинди үз фикерегез юк! —Ярар, шулай булсын,—диде Нуретдинов, басынкы кысык тавыш белән —Мин дә әйтим. Сез утызынчы елны онытмадыгызмы? Татар Шарламасына килеп колхозга кермәүчеләрне кыйнап йөргәнегезне хәтерләгез? Сездә бит начальство заданиесен үтәп шулай гаепсез кешеләрне җәзалагансыз9 Әллә үзегезнен инициатива беләнме'' Исегездәме, безнен өйдә әтине—Нуретдинов Гасыймны кыйнавыгыз? Сез типкәләгәннән сон ул манты и алмады Бераз сырхап ятты да дөнья куйды Фактически сез әтине кыйнап үтердегез. Әйе, әйе! “Срок давности" законына туры китереп, мин сезне хәзер жавапка тарта алам. Сүздән сүз чыга, төртсәң, күз чыга, ди. Менә шулай, иптәш Мәмәшев, эшләр.. —Юк, юк, сез әллә нәрсә сөйлисез,—дип каушады Мәмәшев. чырае кинәт агарды, куллары калтырарга тотынды. Ул тиз-тиз өстәлгә куйган кәгазьләрен жыеп папкага тутырды —Сез әллә ни якмакчы буласыз, юк, юк, мин бернинди Татар Шарламасын белмим... —Иә, хамелеонланмагыз, иптәш Мәмәшев, бик яхшы беләсез. Әнә шул белмим дип әйтүегез үзе үк сез икәнен әйтеп тора. “Әлмәт эше” кузгалгач, сез каядыр качып киткәнсез. Чишмә шәһәренә, диделәр Без төпченеп, дәгъвалап йөрмәдек Әнине сорау алырга йөрттеләр Ул да сезгә гаеп төшәрлек итеп сөйләмәгән. — Юк. юк. мин берни белмим, мин берәүне дә кыйнамадым. Сез ялгышасыз, иптәш Нуретдинов. ай. ялгышасыз!—ди-ди. Мәмәшев урыныннан торды, папкасын култык астына кыстырды Ләкин тиз генә ишеккә юнәлүдән анын аякларын нидер тота иде — Юк. һич ялгышмыйм, иптәш Мәмәшев. сез безнен әтине кыйнап үтерүче, сез!—дип. Нуретдинов кычкырып җибәрде — Юк. юк. сезне кемдер адаштырган, мина каршы котырткан Башка урынла сөйләшербез! Юк!—Мәмәшев Нуретдинов йөзеннән күзен кубарып ала алмый торды Аннары, кулын селтәде дә. ишеккә таба атлады Бүлмәгә кергәндә җинүчән, батыр кыяфәттә җилкәләрен уйнатып килеп кергән иде Хәзер исә ике иңе салынып төшкән, башы иелгән, ике кулы җансыз таяклар шикелле адым уңаена тибрәнгән хәлдә чыгып бара Анын эчендә ачу дөрләп кабынган иде Шунлыктан баскычтан ничек атлап төшкәнен, чыккач кая таба атлаганын да абайламады Ниндидер юл чатында машина кычкыртканга уянып киткән кебек булды һәм башын күтәреп карады. Ана ниндидер шофер кычкыра иде Вил эшнен нәрсәдә икәнен анлап алды да. икенче якка борылып китте Тыныч тыкрык буенча атлады Ул. нигәдер үзе дә сизмәстән, бик тиз атлый иде Шуны искәреп, адымын әкренәйтте Ә уйлары язгы ташу кебек ми тартмасына сыеша алмыйча актарыла. Бу ничек болай килеп чыкты7 Кемдер махсус оештырган лиярссн. Юк. билгеле, беркем дә оештырмаган Тормыш юлллары бергә туры килгән, фәкать шул гына... Кара син. әтине кыйнап үтерден. дип. күзен дә йоммый такылдап тора. Безгә ул чакта чынлап та задание бирделәр, кулаклар белән кәнфитләнсп тормаска, каты булырга куштылар Нуретдинов үзе дә белә: сез. ди. остәгеләрнен боерыгын үтәгәнсез, ди Шулай, билгеле1 Мина приказ бирделәр, мин башкардым Әллә бер мин генә шулаймы7 Безнен ише функционерлар күп ул. бөтен бер армия Аларны гаепли башласак... Юк. хөкүмәт мона бармас Без бит заман таләбен тормышка ашырып йөрдек Кулак холык-фигыльле крестьянны хак юлга кертү өчен көчебезне кызганмадык Кешеләрне җылату. аларнын күз яше белән каргауларын ишетү әллә безгә бик ансат булдымы7 Юк. хөкүмәт үзенен тугрылыклы кадрларын ким-хүр итәргә юл куймас! Судка тартам дигән була, эт борчасы' Гөрком бар бит азе! Син дә. иптәш Нуретдинов. горкомга буйсынасын Әгәр бик “праваларынны качать итә” башласа н. сина да тукмак табылыр. Кирәкмәгән җиргә тыкшынган борынга бик тиз чиртәләр Эшен бетте, кодагый! Вил Яна Әлмәттәге кодагыйларына кайтты Өч бүлмәле престижный квартир Таһия, авылдан килеп, аны шунда көтеп утыра иде Өйдә үлем тынлыгы Таһиянен кыяфәтеннән күренә, икс кодагый ут ягып кычкырышканнар. Таһия теленә эләксән. ул инфарктка җиткерер Кодагыйга: Сәнифәне взятка алырга син җен карчыгы котырткансың, минем кызым андый түгел иде. ди-ди каһәрләгәндер Кодагый үз бүлмәсенә кереп поскан. Болар белән сөйләшергә дә теләми Кухняга кереп утырдылар Вил хәлне анлатгы “Сәнифә беткән'”—диде уфтанып Йөзе гагы да карангыланды Янаклар мәетнеке кебек зәңгәрсуланды „ „ „ Озак кына тынып тордылар Вил башын борды Я змыш' дип куйды, ничектер ачы хакыйкать белән килешкәндәй - Ксшенен холык-фигыле нинди булса, язмышы да шулай була, имеш —Монын белән ни әйтмәкче буласын7—Таһия кесәсеннән көнбагыш алып чыртлата башлады. —Сәнифәнеи туемсыз комсызлыгы бар иде бит7 —Картаясын, ахры, язмышка ышанасын' Комын коела башлаган Язмыш, имеш' Я змыш түгел, политика! —Ә-ә, әйе, политика аркасында мин колхозда битем белән жир себерәм,—диде Вил—Юкса, район шәһәрендә жылы урын биләп, әйбәт фатирда яшәр идем... Ә Сәнифә эшендә политика юк кебек... —Безнең тормышта политикасыз берни дә булмый!—Таһиянең тавышы зәһәр кинаяле иде.—Неужели зиһен чүлмәгең эшләми? —Ярар, фәлсәфә соңыннан,—дип, Вил кулын селтәде.—Хәлне җиңеләйтү турында кайгыртырга кирәк. Кушаев та юк ичмаса. Лечениегә киткән диме шунда? —Митрофанов бар бит? —Ана Мәскәү гәзитендә компромат чыккан ди. Үзенен арты юеш чагында синең гозерең бер колагыннан керде, икенче колагыннан чыкты. —Вилнен чырае өмет киселү төсмерләре белән тулды. —Прокурорга барып карасаң, ә? —Юк, юк,—дип, Вил кулын кирегә тибәрде,—Татарны яратмый торган бик рәхимсез бәндә, ди —Чынында исә тикшерүче Нуретдинов әйткән эшләр калкып чыгар дип анда барырга шүрли иде. Икенче хәлләргә күчеп, тегене-моны сөйләшәләр. Тагын Сәнифә хәленә кайталар. Кайчак сүз көрәштереп, кызып китәләр. Бер-берсен гаепләргә тотыналар. Ачуын китермәскә тырышып, курка-курка гына, Вил хатынын шелтәли. Менә барысы да синең, ир—санитар, хатын комиссар, дип. һәрчак баш булырга, туймас күз, гуж кебек, ирне ат урынына эшләтергә өйрәтүең аркасында. Сәнифә ни өчен ирен Иранга нефть разведкасы белән җибәрергә риза булды? Һаман шул байлык өчен. “Волга" алып кайта, имеш. Ә ул кайтуга Сәнифә өч бүлмәле квартирын келәм һәм хрустальләр белән тутыра. Нәфсе-шайтан җилкәсенә менеп атланган да колагына тукый, ул гына җитми, тагы ал, тагы чумыр, ди. Нәфсе-шайтанны тыя белмиләр. Әнә Сәнифәне ничек упкынга илтеп төшерде. Үзе сизми дә калгандыр әле. Пычагыма кирәкме ул ялтыравык пыялалар? Син дә хрусталь дип авыз суы корытасың. Конфискация булса, әнә бар җыйганнары эт коерыгы астына китә. Аналы-кызлы мал өчен нишләгәнегезне белмәдегез... Таһия чырт-чырт көнбагыш яра, карашы эчкә төбәлгән. Ул борчуга калганда көнбагыш чыртлатырга тотына. Әллә ишетә Вил сүзләрен, әллә ишетми. Эченә чумып утыра. Сәнифәнең бәлагә таруы аңа каты сукты, билгеле. Шуна комиссарлыгы да йомшап калды. Болай сүз кайтармый гына утыруы сәер иде Ачы дөреслекне егарлык ышанычлы дәлилләре юк шул Ул әле һаман исенә килә алмый. Тузгытып ташланган зиһенен җыярга чамасы беткән. Мәгәр бу халәт Таһиягә бер дә охшамаган. Башын эшләтә белми торган хатын булса, тыела алмый балавыз сыгар иде, ә Таһия уйлана. Ниндидер чаралар эзли. Менә ул кинәт учындагы көнбагышын идәнгә бәрде, башын күтәрде. —Беләсеңме,—диде,—теге биргән кешеләр үзләренең показаниеләреннән баш тартсыннар! Алар белән ныклап сөйләшергә кирәк. Билгеле, бу эшне төнлә эшләргә. Иртәгә мин шунда барам. Алар Бигәш башында үз йортлары белән яшиләр —Ул, тынып, иренә карады. Вил, башын ике учына алып, өстәлгә терсәкләре белән таянган, бармакларын тузгак чәчләренә батырган. Кайгыдан бите буйлап тирән җыерчыклар сузылып төшкәннәр. —Нигә эндәшмисен, ә?—дип Таһия кычкырып куйды —Беләм мин синең нутраңны! Сәнифәне кулга алуларын хаклы дип саныйсын! Мине дә. кызыкны да мал комарына бирелгәнгә ничек җәзаларга белми иден! Син—таш йөрәк, Сәнифәне кечкенәдән яратмадың малай булмаган өчен... —Тукта, Таһия, канга тоз салма! Ачуыңны миннән алма! Синең гаебен бар бит инде... —Бар, имеш, нинди ата син! Кем икәнеңне онытып җибәрәсең! Мин тыймасам, эчеп канауда аунап ята торган бәндә иден бит син! Кем сине кешеләр белән эшләргә, тормышка җайлашырга өйрәтте. Оныттыңмы? Кешеләр алдында беркем белән дә кычкырышма, әйтешмә, юкса базар хатыны булып каласың, дип кем сиңа тукып торды, ә? Бер кешегә авыр сүз әйтмә, үзеңнең ярдәмчеләреңнән әйттер, дип сине кем өйрәтте? Кешеләр белән мөнәсәбәттәге тагы шундый ваклыклар. Тормыш—ваклыклар чылбыры ул. Теге елларда ни өчен райком синнән арыну җаен карады, ә? Чөнки син сәяси тотрыксыз, аумакай —Ташла, мин райкомдагыларнын бер-берсен әләкләвенә чыдый алмыйча, ычкынырга йөри идем!—дип мыгырданды Вил. хатынга карамыйча —Үзен теләп түгел, алдашма!—дип бармак янады хатын. —Житге инде, ишеттем, бер ычкынсак, туктый белмисен Елан телен белән... Жанга кагылма! Бигрәк басымчак итәсен! Әйттерерсен АХТӘ ни. Вил. урыныннан авыр гына кузгалды да, бүлмәгә кереп китте Бүген анын жанына Сәнифәдән тыш та каты гына зарбы ясалды Тикшерүче Нуретдинов теге елларда булган хәлләрне казып чыгарды Бу хакта ул беркемгә белгертмәячәк, билгеле. Яшь чакта юләр буласын, азагын уйлап тормыйсын. Ансыз рәвештә әллә нинди гөнаһлар эшләп ташлыйсын Ул чатаклыклар бөтен биографияңә җитәрлек була. Яшь. анга утырып җитмәгән вакытта югарыга омтыласын. Карьера өчен күзен күрмәс, анын эшләмәс була. Башлыклар әнә шунардан файдалана Иҗтимагый эшләрнен ин авырларын, көч куллана торганнарын шундый яшьләргә кушалар Вил— алдынгы комсомол, активист Аны бик тиз комсомол райкомы үзенә эшкә алды. Ул шунда үзен күрсәтә белде Тынгысыз, эшчән иде. Авызда әтисен кулак дип таптылар һәм каядыр сөрделәр. Райком инструкторы килде дә “Әтиен кулак буларак сөрелде, ул совет дошманы. Син анардан баш тарта торгансын бит, ә?”—ди-ди, ана текәлде. “Баш тартам ".—диде Вил боргаланмыйча гына. Аннары бер төркем комсомол райкомы әгъзаларын авылларга җибәрделәр. Авылны колхозлаштыруда алар төп коч иде. Теләсә нинди юл белән тискәре крестьяннарны колхоз итеп оештырырга кирәк Каты куллы булмый мөмкин түгел иде Инструкция беркемне дә аямаска! Аеруча кире беткәннәрне кыйнаудан башка чара калмады Бер кызгач, билгеле, чаманы югалтасын. Бездә үлүчеләр булмады анысы Ә Сатайдә, Карамалыда, Көшердә берничә кеше үтерелгән Без капчыкта ятмый, бу хәлләр Мәскәүгә барып ишетелә. Аннан комиссия килеп төшә Әлмәт эше” дигән нәрсә әнә шулай башлана. Безне төнлә райкомолга җыеп алдылар да кисәттеләр —Шушы минутта ук биргедән эзләрегезне суытыгыз, тизрәк качыгыз штубы берегез дә шаһит булмасын Жир тишегенә керегез!. Вил шул төнне үк Бөгелмәгә шылды Тан агканда ул поездда ггде инде Чишмә станциясендәге ерак туганнарына барып сыенды Кәгазьләре әйбәт иле. Тимер юл почтасында эшләде Газетадан белде: Әлмәт районында колхозлаштыру эшеггдә экзекуция оештыручы башлыкларны үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Мәгәр атмаганнар, дип ишетелде соңыннан. Чөнки 1946 нчы елда Киевта шуларнын берсен күрүчеләр булган Ә Вил сугыш вакытында бронь белән почта цензоры булып эшләде Кулакларны дер селкеткән дәһшәтле Мәмәшевне Әлмәггә онытмаганнар икән Чакырып кайтардылар, райкомда ике ай да эшләргә өлгермәде, партшколага укыркг җибәрделәр Укып кайткач, шул ук райкомда эшли башлады Сиздерделәр, кайсыдыр районга икенче секретарь итәргә уйлыйлар икән. Ул карьера эшләүнсн нечкәлекләрен белә иде Дәлилле һәм кызыл сөйләүне үзенә гадәт итте Райком пленумнарында авызыннан утлар чәчә иде. Нәкъ шушы вакытта тарихи XX съезд булды Сталинның канлы эшләрен ачып салган яшерен документ килеп төште Пленумда шуны укыдылар, тикшерделәр Исемлектә Мәмәшеи тә бар иде Ул чыгышында әллә аңлап, аглә аңламый, гөп идән читкә чыкты Иптәш Сталинны карага буяу ярамый, уя бөек юлбашчы, диде* Сөйләгәннәре Үзәк Комитет карарына каршы килә иде Залдан кычкырдылар Кул чабыгг, сөйләүдән туктаттылар Чыгыш райком өчен хәвефле иде. __ Мәмәшеи -идеологиягә, Сталинга чын күнелдән бирелгән ш Башкача гомер игүен күз алдына да китерми. Бодай ти з генә Сталиннан баш тартырга зирәклеге җитмәде. Кирелеге харап итте, бу кинәт борылышны абайламый калды Давыл кебек чабып, дулап килгән барыш тәгәрмәче аны таптап узды. Мәмәшевне партиядән чыгара яздылар Элеккеге хезмәтләрен исәпкә алып, -строгач” белән калдырдылар. Бер колхозга рәис итеп куйдылар. Колхоз ләмкәсен тарту авыр иде. Эш тигез генә бара алмый. Икенче елны ящур дигән авыру чыгып, ферма малларын кырды. Мәмәшевне тагы бюрода таза гына каезладылар. Вил моңа бик гарьләнде-үртәлде. Ул булсынга дип кон-тон чаба бит! Юк, кул астындагыларга кырыс, рәхимсез булырга кирәк икән. Бюрода ана либераллашкан дип мөһер суктылар. Әйе, болай булмый. Каты кулны тойсыннар. Ул жаваплы ветсанитарны, ферма мөдирен судка тарттырды. Ат белән эшләүчеләр вак-төяк печән, комбикорма урлаштыралар иде. Атларын алып икенчеләргә бирде Яшьләр- комсомоллардан тикшерүчеләр группасы урлаучыларның бик тиз үкчәләренә басты Клубны ачтырмады Киноларны кире борып җибәрде Мона яшьләр бик ачуландылар Чырайлары бүртенде Эчтән генә ачу кайтару җае эзлиләр иде. Яшьлек тәвәккәл. Азагын уйламый ул. Бер караңгы төндә, нефтьче иптәшеннән кунактан кайтып барганда, Вилне яшьләр тотып алдылар да бик каты тукмап ташладылар. Болай гына үтәрлек булмады, больницага салдылар. Таһия шушы хәлне сылтау итеп, районга күчәр өчен райком тупсасын таптады. Бөтен хыяллары шәһәргә күчү иде. Әнә Әлмәтгә нинди йортлар салалар. Ванналы, кайнар сулы. Бөтенләй икенче тормыш. Әмма шәһәргә дигән өметне кистеләр. Беренче әйтте: —Без Мәмәшевне Хезмәт Герое итәргә әзерлибез. Шәһәргә күчсә, герой тәтемәячәк. Үзегезгә карагыз... Мәмәшев, анардан бигрәк Таһия герой исеме алырга "тиреләреннән чыгып” дигәндәй омтылалар иде. Мәмәшевнен хәлен аңлап, аны шушы юаш Ирәч авылына колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Биредә эшли башлаганга биш-алты ел инде. Ул тоне буе керфек какмады. Кызы Сәнифәнең бәлагә таруы йөрәген уеп-уеп ала, аркада калак сөяге астында вак энәләр белән чәнчегән кебек итә. Астан күтәрелеп, тамак төбенә ачы төер җыела. Күпме көчәнсәң дә, аны эчкә йотып булмый Чөй өстенә тукмак белән суккан кебек бу суд тикшерүчесе тагы. Кабер басучы бер жулик шикелле җиргә күмелгән нәрсәләрне чыгарып маташа. Вазифасы буенча Нуретдинов шәхси нәрсәләрен иҗтимагый эшкә катнаштырмаска тиеш. Әгәр бу хакта аның начальнигына әйтсәң, башыннан сыйпамаслар. Урыныннан очарга мөмкин. Аның кебек үткәннәрне онытмаган, күп белүчеләрне өнәмиләр Сәгать дүртме-бишме булгандыр, яктыруга Вил тиз генә чәй эчеп алды да. авылга кайтып китте. Нинди генә бәла-казаларга тарма, эшне эшләргә, алга таба хәрәкәтләнергә кирәк иде... Рәшә төтене сыман җиңел томан төшкән. Соләй очында хуҗалык көтүе басуга таба юнәлгән—сыер мөгрәүләреннән, сарыклар бәэлдәвеннән чамалана Анасыннан аерылган бозау сузып-сузып мөгри. Томан эчендә бер эт ләң-ләң орә. Әтәчләр кычкыруы су астыннан килгән кебек тоныкланып ишетелә. Фермада “Белорус” тракторының пускачын кабызгандагы пытыи-пытый иткән тавыш колакны ярып керә Эх, Сәнифә, иркә бала, ничек шулай ялгыштың сон?! Ник әз генә азагын уйлый белмәден9 Мал комары аңыңны томаладымы? Хәер, мин дә яшь чагында эшнең ни белән бетәсен уйлый белми идем. Бала үз ата-анасы язмышын кабатлый дигәннәре хак микәнни? Хәзер нишләргә инде, кая барырга9 Бер ышанычлы таяныч юк. Суд органнары Сәнифәнең ирен кайтарырга санкция биргәннәр. Китүенә биш ай да юк. менә шундый кабахәт хәл Кияүдән оят, билләһи. Сезнең иркә, һәрнәрсәгә баш булырга яратучы комагай кызыгыз карьерамны харап итте, дияр. Әйтмәсә дә, шулай уйлар Сәнифә—хатын комиссар аңа "Волга” машинасы алмыйча кайтма дип боерык биргән Ә хәлләр әнә кай якка борылды. Моның кәсәфәте мина да китереп суга. Кызы ришвәт алып төрмәдә утырган кешегә кем Хезмәт Герое исеме бирсен'* Колхозын алдынгы булса да. әнә шул тоткарлаячак. Менә оч ел рәттән колхоз әйбәт, тигез бара иде Юк инде, булмагач булмый икән. Ул башына кепка каплаган, плаш кесәсенә ике кулын тыккан килеш бокшәсп-куырылып, әкрен генә атлап бара. Маһмайлар тыкрыгына борылганда: —Вилдан энем, исәнме?—дигән тавыш аны кинәт туктатты. Койма почмагыннан әтисенсн сенлесе Нурһада апа ана таба килә иде Аны Таһия өйгә китерми иде Шуна өйдән читтә очрашалар —Садрый абый кайтты, әтиен кайтты,—дип тавышын күтәреп әйтте апа. Вил бер мәлгә телсез калды Бер бармагы белән иреннәрен япты Шаулама, тыныч кына, дип кисәтте ул апаны —Ник кайткан? Әйбәт җайлаштым дип язган дигән иден бит9—Вилнен пышылдавы ачулы-нервылы иде. —Туганнарны. Вилданны күрәсем килде, ди —Мина анын белән очрашырга ярамаганны беләсен бит. апа? —Нигә, хәзер рөхсәт итәләр түгелме сон? —Тыштан ул!—Вил як-ягына каранды —Теге чагында Вилдан миннән баш тартканга ачуланмыйм, ди Садрый абый. —Һе, шулай диме? Ул мина гомер буе комачау булды! Кара тап булды —Үзен Шарламага бара алыр иден инде, әтисннс күрергә, дим9 —Юк, апа, син дә бу тирәдән эзеңне суыт. —Бетте, алайса, энем, базарчыларга гына утырып килгән идем Ярамагач ярамый инде,—дип. апа ачу белән кулын селтәде дә. борылып, китеп барды Аның аркасы: "Шкурник!” дигәнне анлата иде Ул идарәгә кергәндә Вәзыйх бригадирларга көндәге эш өчен нарядлар биреп тора иде. Сүзләрдән аңлашылганча, ул юкта Вәзыйх эшләрне бик әйбәт алып барган Эшкә чын бирелгән, булсын дип тырыша торган кеше шул. Бригадирлар шыбырдап чыгып беткәч, идарә бушап калды. Эшләр турында сойләшә башладылар — Рәхмәт. Вәзыйх,—диде Вил —Мин юкта эш тезгенен бушатмагансың' Минем эшләр һаман синен җилкәдә — Күбрәк Ирек җилкәсендә, Вил Садриевич'—диде Вәзыйх. рияланмыйча —Ана да рәхмәт. Әллә дим рәислек эшен үз кулыңа аласынмы9 Юк. шаяртмыйм. Йончылганымны үзен күреп торасын ич9—Вилнен ирен кырыйларында эчке хәйлә сызыклары беленде Вәзыйх моны сиземләп алды.—Йөкне тарта алмый башлагач, атларны алмаштыралар. —Атларны биг райком гына алыштыра. —Әһә. син каршы түзел9 — Нәрсә булды. Вил Садриевич. нәрсәгәдер ишарәлисез9— Вәзыйх анын йөзенә текәлде Һәм сизде Вил рияланып магаша иде Янәсе, минем урынга нәфсесен СУЗМЫЙМЫ? Минем күм эшләрне син башкарып барганны бөтен авыл күреп тора9 —Әллә бюрода катырак бәрелделәрме9 Ләмкәне көчлерәккә гапшыр диделәрме9 Һаман шул сөт кимегән өчендер инде Бераз комбикорма тәтетмәделәрме? — Йә. боргатанмыйча гына?—Вилнен мангай җыерчыклары гармун күрегедәй хәрәкәтләнеп өскә шуышты, чәченә барып терәлде Вәзыйх тагы ана карап алды моңа турысын гына чәпәсен рәнҗнячәк—ягъни “Син рәислек пиенә тешен-тырнагын белән ябышасын Герой исемен алу өчен теләсә-нинди эшләр майтарырга риза Кыланчыкланып маташкан буласын' Юк. болай әйтергә һич ярамый __Рәис булыр өчен өстәгеләрдә сәяси ышаныч казанырга кирәк Вил Садриевич Минем ул юк. Үзеннен теләү-теләмәвен чүп ул —Дөрес әйтмисен, сиңа ышаналар, минемчә -Вилнен тавышы монафыйклы иде "Ышанмауларын ул яхшы белә Бу сүзне башлавы да мине нәрсәдәдер сынап карау өчен генә”,—дип уйлады Вәзыйх. Вил Әлмәттән кайткан саен ничектер үзгәреп, икенчеләнеп кайта. Бу халәте төсенә үк чыга. Берничә көннән сон гына ул элеккеге түрә хәленә, уз төсенә кайта. —Алайса нигә минем һәр инициативага киртә куялар?—диде Вәзыйх. —Эштә каршылыксыз булмый инде, беләсен. —Нигә һәрчак мина гына ябырылалар? —Аттан алда тәртә бармый, шуңа! —Мин үземнең “тәртә" икәнемне беләм анысы! —Юк. шикләрең синең артык тәкәбберлектән мөгаен? —Таһия фикерләрен сөйлисен, Вил Садриевич.—Вәзыйх рәискә бер шырпы кадыйсы итте Чөнки Таһия мәктәптә Вәзыйхнын хатыны Рәмисәгә бәйләнә. Хулиган малайларны котыртып, аның дәресләрен өздергән чаклары булды. Нишли аласын? Таһиядән һәм рәистән барысы да шыр җибәреп торалар. Аларнын югарыда химаячылары бар, дип сөйлиләр. Идарәгә кешеләр килеп керде, сүз бүленде. Вил бухгалтерия бүлмәсенә кереп китте. >й ныклап утырды. Игеннәр өлгерә башлады. Ин элек арышка жсыл-саргылт төс керде. Аңа бүтән ашлыклар ялганды. Болай <арашка игеннәр күз тимәсен дип әйтерлек иде. Кышын кар әз . ыл кешесен пошаманга төшергән иде төшерүен. Әмма, рәхмәт тошкере, нәкъ үз вакытында әйбәт кенә ике тапкыр янгыр явып узды. Шул унышны хәл итте Билгеле, чәчкәндә ашлама кертү, мочевина белән тукландыруның роле дә зур бумы. Баштагы явымнан соң бүтән яңгыр булмаган очракта бортек чыгышы 12-15 центнер тирәсеннән артмас иде дип фараз иортте Вәзыйх. Әмма икенче яңгыр да нәкъ кирәк вакытта яуды Хәзер инде уныш йөзгә кызыллык китерерлек булмаска тиеш. Ин җаваплы, авыр чор, игеннәрне югалтусыз җыеп алу вакыты җитте. Амбарга кергән ашлык кына уңыш дип санала. Вәзыйх тарантаска утырып, арыш басуын карап йөрде. Арыш сабагын өзеп алды да башактагы бөртекләрне тешләп-тешләп карады. Әле катыланып җитмәгәннәр. Балавызсыман гына өлгергән. Ул бер башакта ничә бөртек булуын санады. Җитмеш ике бөртек, икенче башакта җитмеш дүрт. Бөртекләр парлы иде. Әһә, бу башакта парсыз бөртекләр—барлыгы җитмеш өч. Юк, уңыш яхшы булырга охшый. (Вәзыйх уныш әйбәт булыр дип шатланырга курка. Сынаганы бар: берәр нәрсәне алдан әйбәт дип шатлансаң, соңыннан нинди дә булса чатаклык килеп чыга). Күрсәтмә әсбапларны бик үк онәмәсәләр дә, Вәзыйх идарә стеналарына берничә плакат язып элде: әгәр арышны биш көнгә сонарып җыйсан, югалту һәр гектарга 1,15 центнер тәшкил итә. Ун көнгә сонарсан—3 центнер Бер башакта бөртекләр 1,35 грамм. Һәр квадрат метрда бер башак калдырсан, 13,5 килограмм ашлык югала. Чиста, чүпсез арышны теземгә салмый, турыдан урып суктыру ягын карарга кирәк. Арыш башагыннан бөртек бик тиз коела... Идарәгә кайтуга аңа телефонограмма китереп тоттырдылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе тыкырдата. Арышны, борчакны теземнәргә салырга... Вәзыйх Ирек белән киңәште, сөйләште. Идарәдә хәзер ул баш иде. Бу яна эштә Ирекнен үзен бик эшлекле, ныклы итеп күрсәтәсе килгәне сизелә иде Вил Садриевичнын бу урында бүтән эшли алмаячагын ерактан чамалаган шикелле Рәис урынына өметләнүчеләрнең анардан башка да булуын бик нык исендә тота. Ул белә: өстә Шаязга да, Вәзыйхка да ышанып җитми карыйлар. Андыйларны, күпме генә булдыклы, эшчән, башлы булмасыннар, рәис итмәячәкләр. Ул хәзерге эшләрен, мөнәсәбәтләрен шул нигезгә кора иде. -Иртәгәдән калмый башларга кирәк!—диде Ирек, бик катгый рәвештә. Юан битле түгәрәк чыраенда кайгыртучан хәстәрлек, барысы да миннән 26 тора дигән кәперенү чалымнары сизелеп тора. Әйе. ул хәзер тиешле- тиешсез әмәлләр белән үзен күрсәтергә, район нәчәлниклары каршында абруй казанырга тырышачак. Карьера эшләргә омтылучыдан да рәхимсез кеше юк. Ирекнен ниятләрен чамалап алгач. Вәзыих комбайннарны карарга дип мастерскойга килде Шаяз белән монарчы серләр килешә торган иде. хәзер ничек булыр? Кешеләр ситуациягә карап, бик тиз үзгәрәләр Такта белән бүленгән бер аулак почмакка кереп утыргач. Вәзыих үзенен планын туп- туры ачып бирде. Теләсә нинди хәйлә белән булса да арышны теземнәргә салмый торырга иде. Берничә коннән турыдан урып суктырсак, югалту бермә- бер ким булыр Әле бер үк эшне икс тапкыр эшләргә туры килә Тезмәгә салганда бер. тезмәләрне жыеп суктырганда—ике Күпме расход, ә? Шаяз зур. кепкасыннан ишелеп чыгып торган чәчле башын ия төште, кояшта янып чуен китеге кебек кара ияген күкрәгенә терәде —Расход белән исәпләшү кая!—дип кулын селтәде —Бер комбайн да уракка төшәрлек түгел әле. Запчастьләр сонарып табылды, күбесе булмады Фрезеровщиклар тырышалар тырышуын. Тиешле марка металл юнәттек. —Теземнәр дип мине кыссалар, ремонтланып җитмәгән комбайннарга сылтый аламмы? Вәзыйхнын бу сүзләреннән сон. Шаяз тагы да ныграк уйга катып торды —Тукмакны минем башка юнәлтмәкче буласынмы'’ Менә дус дип иөрс'— Шаяз кин битен нурландырып елмайды. —Юк. юк. үзара аклашып кына.—дип. Вәзыих та жинслчә генә көлеп куйды.—Уңышның әрәм-шәрәм булмавы өчен син дә җаваплы бит'1 Алар озак сөйләштеләр Төрле вариантлар фараз итеп карадылар Бу эскәнҗәдән ничек ансатрак ычкыну әмәлләрен эзләделәр Узган ел арышны теземнәргә салып харап булганнар иде Юк. быел акыллырак эш итәргә кирәк. Үткәндәге ялгышны кабатласаң, анлы кешеләр каршында бер абруен калмый. Бюрократия киртәләрен ничек тә урап үтәргә иде Ихтимал гамәлләрне күздән кичерә-кичсрә барыбер шул комбаиннарнын төзек булмавына кайтып төштеләр —Ирек сине кимерер инде,—Вәзыйх иптәшенең монсуланып киткән йөзенә карады Сонгы вакытта анын чыраена эчке борчуларына җавап таба алмый интегү күләгәсе ятты кебек Хәер, һәр кешедә бүтәннәргә әйтми торган кичерешләр була Шаяз. ярар инде, дигән кебек кулын селтәп куйды да: . — Нигә шул чүп кенә запчастькә тилмертәләр икән?—дип. кесәсеннән сырлы озынча тимер шпиндель чыгарды, учында селкеп торды.-Төзергә иде бер запчасть заводы Штамповзть итеп ятсын иде —Су буе докладлар сойләп. пленумнар белән шау-шу куптаралар.-диде Вәзыйх өметсез тавыш белән -Нәтиҗә— нуль Игенчелеккә конкрет якын килү юк. Чит илдән алтынга сатып алу мәшәкатьсе грәк Ин хурлыгы шунда: демократик илләр безнең иждивениедә Бсзнсн иген аларга ярамый, клейковинасы аз. Сатып алып туйдыралар Оялмыйлар да' Ил ничек мантысын, юк.. —Ул шайтан боҗрасыннан бер ычкынып булырмы ’ Эх'-Шаяз да өметсез уфылдап, урыныннан кузгалды Алар комбайннар куелган гаражга чыктылар. Ирек белән Үгәгәнов анда иде инде — Иртәгә арышны теземнәргә сала башларга кирәк.—дип. Ирек Шаязнын җилкәсенә учы белән тиеп алды -Ишетәсеңме? Шаяз исә аның сүзләрен калагына элмәгәндәй, комбайннарның төзек түгеллеген кайсына нинди запчасть кирәклеген санарга кереште Әнә двигательдәге башаклар ашалып юкарган, гарту көче житми -Нигә фрезеровшикка әйтмәдең. ә?-Ирекнен Йөзе тартылды. Кашлары сы|ңлцьць1ь|ыл| ан полСобкада ята,—диде Вәзыйх Ачу белән ти з-төз атлап. Ирек шунда юнәлде Болар ана иярделәр. Хисамов мич артында идәндә ауный иде. Уятып карадылар, якын килсән, аягы белән тибә дә җибәрә. Әллә каян Чамай килеп керде. Сумкасыннан детальләр чыгарып өстәлгә тезде. "Нефтяниклар бүтәннәрен эшли алмыйлар, диделәр”,—дип, Чамай Шаязга төбәлде. Шаяз детальләрне жентекли: —Менә монысы пешкән!—дип әйтеп куйды. —Дуңгыздан бер кыл диген,—дип, Чамай кеткелдәп алды. Ирек Шаязның үзенә битараф каравын баядан бирле тоя һәм шуңа эчтән ачуы кайный бара иде. —Иртәгә ура башламасан, эшеңнән алам, Шаяз,—диде Ирек, теш арасыннан сүзләрен кыҗраулы чыгарып.—Үпкәләштән булмасын! —Алай эшләргә хакын юк, Ирек!—Вәзыйх ныклы итеп әнә шулай әйтеп куйды. —Әйтәм ич, двигательләр карап җиткерелмәгән дип...—Шаязның муен тамырлары юанаеп кызардылар—Куразым белән тарттырыйммы? —Ирек, син нәрсә, шишка булдым дигәч тә, ә?—Чамай да кыдрачланды. —Арыш әле өлгереп җитмәгән,— диде Вәзыйх, тыныч кына.—Районга ярар өчен уңышны харап итәргәме? Юк! Әмма Ирек аның сүзләрен ишетмәде дә. Ул Вәзыйхның ниятен белә, аны сындырып булмаячагын да чамалый. Шуна һаман Шаязны кыса. Баш механик комбайннарны эшләтә башласа, Вәзыйх берни кыла алмаячак. Ирек һаман Шаязны шелтәләде, хәтер калырлык сүзләр ычкындырды Чамай чьшамады: —Ник Шаязга каныгасын әле син?—дип әйтеп ташлады. —Катышма, ал каш!—Ирек очлы ияген янга каерып кычкырды. — Нәрсә әйттең?!—Чамай тегенең каршына килеп басты, борын тишекләре зур булып киерелде. Чамайнын келәшчә кебек кулы Ирекнен пиджәк җиңен эләктерде. Ирек кинәт җиңен тартты, ләкин ычкына алмады —Теге вакытта кеше сарыгын суйганыңны оныттыңмыни? Мин йомып калдырдым, әниең аягыма егылып кергәч. Панял?! Ничек итсәләр иттеләр, ике көн вакытны исраф итү бәрабәренә ин кирәкле запчастьларны Лениногорскига барып, механика заводында эшләтеп алдылар. Кайтуга, Вәзыйх белән Шаязны горком бюросына чакырган телефонограмма көтеп тора иде. Ирек кайда сон? Нишләп аны чакырмаганнар'7 Эзләделәр, Ирек бер төштә дә юк. Вил Садриевичнын хәлен белергә шәһәргә киткән. Аңлашыла, ул четерекле хәлләрдән тайпылып калу җаен гына чамалап тора. Сизгер җәнлек кебек, кайда капкын куелган булуын ерактан күрә. Боларны заложник иткәне әллә каян беленә. "Ну, ярар,—диде Вәзыйх, бер дә исе китмичә,—аларга талкырга материал кирәк бит. Талкыр өчен бездән шәбрәкне каян табасың?.." Әмма Шаяз бюродан шүрләп калды, Куркытып үстерерлгән, болаи да карулаша белми торган зат Монда бит төп гаеп Вил Садриевичта,—диде ул —Димәк, аның рәислек эшен алып баручы Ирек җавап тотарга тиеш?.." Вәзыйх аңлатты, хәер, моны Шаяз үзе дә бик яхшы белә иде: Ирек председатель булырга бик нык омтыла, диде. Шунын өчен кискен моментларга катнашудан кача. Кискен ситуацияләргә иптәшләрен куя. —Мин бюрога үзем генә барам, барча жаваплылыкны үз өстемә алырмын. Урынымнан төшерсәләр дә, ваем юк, мин моннан китәсе кеше,—диде Вәзыйх. Вәзыйхның бюрога барып жаваплылыкны үз өстенә алырга ниятләве Шаязның күңеленә май булып ятты. Менә ичмаса дус дип уйлады, иптәшен кыен хәлдән ышыклый. Аның гаебен үз өстенә алырга әзер Димәк, һәр кеше дә үз интересы өчен генә тырышмый икән... ‘Вәзыйх. сиңа кыенга килә бит? —диде ул уңайсызланып. . "Бетте!”—дип. Вәзыйх ияген кыегайтты, ул хакта сөйләшергә теләмичә... Китәргә торганда машинага Үтәгәнов кереп утырды "Надыйров, мин сине якларга барам ,—диде ул. Вәзыйх алгы утыргычтан артына борылып карады "Хатынын сагынгандыр",—дип уйлады елмаеп һәм уйлары бүтән нәрсәләргә күчте. Жебеп төшмәс өчен, пас кайтарырлык фикер тупларга кирәк Куен дәфтәренә байтак дәлилләр әзерләп теркәде ул. Горком бинасына барып керүгә аста вестибюльдә аны Иван Мөхәммәтович табып алды Бер почмакка шыкайдылар. башлыкнын чырае гадәттәгечә мөлаем һәм хәерхаһ иде Ул пышылдап кына әйтте —Ан бул. бюрода мин сина каты бәрелермен, нык кына талкып алырмын. яме 9 Син үпкәләмә, сабыр бул. мондый ритуал зарбыларга күнегергә вакыт инде! Тыныч кына үз ниятемне анлат. Ни сөйләвенне бодай якынча чамалыйм, ярыймы? Каушама!—Шул сүзләрне тиз-тиз тезде дә. Вәзыихтан бер сүз ишетмичә, өске кат баскычыннан йөгереп менеп китте Вазыйх бер дә гаҗәпләнмәде Иван Мөхәммәтович үзенчә әйбәт кеше Шундый талкуга корылган жыелыш-мазар алдыннан искәртүчән Һәркемне дә түгел, билгеле. Бу анын күнеле яхшылыкта булудан, җанындагы яхшылык бәреп чыгудан Нәселдән килгән хәерхаһлыгы ничектер сакланган, ахрысы 'Ләкин тормыш бик кырыс, яхшылык белән генә бармый Начар эшләр кььлырга мәжбүр игә Әйбәт җанлы Иван Мөхәммәтович күне.л тынычлыгын саклар өчендерме, әнә шундый маневрларга бара Бюрога бәйрәмчә киенеп-ясанып килгәннәр Һәрберсенен йөзендә ясалма шатлыклы елмаю Бу һәртөрле җыелышны яратудан гына түгел Кыяфәт, йөз-бит ничек булу исәпкә алына Советны өниме, өнәмиме, шуна карап чамалап торучылар бар. Бюро башта бораулау мастеры Вәлиәхмәтов бригадасына "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемен бирү мәсьәләсен карады. Берәү бригаланын эше турында аңлатма ясады Эш күрсәгкечләре югары иде Рекорд арты рекорд —Бригаланын составы нинди?—дигән сорау бирде ак чәчле кеше. Ул пенсиядәге бурильшик иле шикелле —Бригада составы интернациональ рус. чуаш. татар, удмурт —Дисциплина ничек? Айныткычта булучылар бармы ’ — Бар. сигез кеше,—диде теге анлатма бирүче, шөпшә кебек бәйләндең чисти дигән кыяфәт чыгарып —Ал кашларга "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеме бирикмени?— Шөпшә һаман кадалуын дәвам итте. Бүтәннәр елмаешып, дәшми генә утыралар иде Бераз тын булып торды Аннары генерал погонлы бер таза кеше сөйли башлады. -Азык-төлек академиясе прейскурантышта аракы гади ризык итеп теркәлгән.—диде ул. Берәүләр өчен бу хәбәр бик кызыклы иле Генерал моны күрде, сүзен дәвам итте —Әйе. әйе. аракы алкоголь дип әйтелмәгән Ышанмасагыз. менә карагыз!— Ул калын китап чыгарды, кирәкле битен ачып күршеләренә сузды Кешеләр тиешле битне укыдылар Чынлап та шулай икән, дип баш селкеделәр. Китапны иясенә кайтардылар - Бу гажәп тә түгел.-дип сүзен ялгады генерал —Хәтерләгез, князь Владимир нинди дин кабул итү турында кинәшә Ана ислам дине турында әйтәләр Ислам аракы эчүне тыя икән Юк. ди Владимир, бу дин безгә кулай булмас, чөнки "Русские любят вееелье—пити. не можем без того быти! —Монын белән ни әйтмәкче буласыз’—Бюроны алып баручы икенче секретарь Мнтрофанов. ригая 1е елмая-слмая. 1снералга каралы Генералга каршы әитерсен власте житеп бетми иде шикелле —Борынгыдан аракы рус кешесенең төп ризыгының берсе булган Грузиннарның ризыгы вино булган, шикелле -дип ашатты генерал. Мнтрофанов анын фикерләре белән килешмәвен белгертеп, астан гына чигәсенә бармагын гөртеп торды карт маразматнк ни әйтмәс — Бу бәхәсле мәсьәлә, диде ниндидер гүрә булганрак кеше, генералга каршы төшәргә базмаган госле кыяр-кыймас—Ул хакта тикшерү безмен )1ц түгел Шулай ла кызык, кайсы халык күбрәк айныткыч кунагы була. икән: . , —Татарлар, -диде геге анлатма бирүче —Ни өчен лнгәнлә. сәбәпсез берни дә булмый Сәбәбе шул татар электән эчеп чыныгу алмаган, организмы исерткечкә гиз бирелә Тынлык урнашып торды Имән муенлы таза Митрофанов күзлек өстеннән халыкны күзәтеп алды һәм әйтте: —Бу мәсьәлә өлгереп җитмәгән күренә,—диде, ничектер гаепле тавыш белән —Эш тәртибендә каралыр Икенче мәсьәлә буенча Иван Мөхәммәтовичка сүз бирелә. Иван Мөхәммәтович каушый-каушый сөйләде. Ул ин элек колхоз рәисенең каты авырып китүенә, җитәкчелек яшь тәҗрибәсез белгечләргә калуына диккатьне юнәлтте. Урып-җыю кебек гаять җаваплы эшкә әһәмият бирмәү аркасында өзеклек туды. диде. Нааыйров толковый агроном, әйбэт кенә механик Шамкин, әллә нинди сәбәпләр артына яшеренеп, эштә тоткарлык китереп чыгардылар. Арыш әле бер гектар да теземгә салынмаган Бүтән колхозлар теземгә салуны төгәлләп киләләр.. Нааыйров шул сыналган методны кулланмас өчен комбайннар төзек түгел дигән сылтауга ябыша. Ә механик ана ләббәйкә Тагы бер сәбәп: Надыйровта мин беләмлек үҗәтлеге көчле. Үзенчә генә эшләү нигезендә күп вакыт матавык чыгара. Эшне артка сөйри. Район күрсәткечләрен боза.. Ул, сүзен бетерде дә, халыкны күз кырые белән күзәтте. Шактый битараф утыралар шикелле тоелды. Әмма Митровановның чырае хәерхаһ сыман Шуннан, эченә җылы кергәч, алдындагы кәгазьләрне җыештырып катыргы эченә тутыра. Аның бармаклары дерелди иде. Митрофанов тагы күзлеге өстеннән кешеләргә күз төшерде. Кемдә нинди фикер бар ди иде анын күз карашы. —Мондый очракта “Партбилет на стол!"—дип сөйләшә торганнар иде, дип куйды кемдер, кешеләр артыннан гына. Анын башы да күренмәде. —Иптәш беспартийный,—диде Иван Мөхәммәтович. —Ничек инде, дәүләт эшенә?!. —Югары белемле яшь специалистларны күтәрергә дигән указ бар,— Иван Мөхәммәтовичнын тавышы нык һәм таянычлы иде. —Партийныйларын, булдыклыларын диелгән...—Теге тәмам кылчык булды, үзсүзле адәм, ахрысы. —Партбилет ялкауны булдыклы итә аламы соң?—диде кемдер, сискәндереп. Ана борылып карадылар. Ничек курыкмый көфер сүз сөйли9 Түбәндә торган, югалтыр нәрсәсе юк кешеме, әллә булмаса, орган әһелеме? Алардан шундый провокацияле сүзләр чыга9 “Ни генә булса да реаль фикер йөртә торган кешеләр бар икән әле”,—дип уйлады Вәзыйх. — Нәкъ менә партия хөрәсәнне эшчән итеп тәрбияли,—диде теге бәйләнүчән кылчык. Ләкин бу фикергә каршы төшүче дә табылды. —Ялкауны берни дә эшчән итә алмый!—диде генерал, калын бас белән. Вәзыйхнын куркуы әзәя башлады: болай аек фикер йөртүчеләр булгач, шәт аны да бетереп ташламаслар әле. Хәлен, ниятен аңларлар. —Прения остставить!—Митрофановнын түземе бетте, ул Вәзыйхка ияк какты, сина сүз бирелә... Вәзыйхнын сөйли башлавы өзек-төтегрәк булды, тавышы да калтыраулы иде. Ләкин тиз үк фикерләре кирәкле эзгә төшеп саллы гына тәгәрәргә тотындылар. —Уракка төшми торуның төп сәбәбе,—диде ул—запчастьләр юнәтеп җиткермәүдә. Бер комбайн да кырга чыгарлык булмауда... Аның сүзен Үтәгәнов бүлдерде: —Механик-комбайнчы Яфизов Варис әйтте—диде.—Машиналар төзек, хет бүген чаба башла —Сездән шүрләп кенә шулай әйткән ул!—диде Вәзыйх, тавышына бераз ачу кушып. Кемдер көлеп куйды. Вәзыйх сүзен дәвам итте: —Арышны теземнәргә салу, аннан аны җыеп суктыру үзен һич акламый. Ни өчен’ Чөнки бер эшне ике мәртәбә эшләргә туры килә Теземнәргә салган чакта бер расход чыга, суктырганда шул ук җирне кабат үткәндә— икенче расход. Бу әле бензинны гына чутлаганда.. Шуны исәпкә алмыйлар, арыш башагынын чөме зәгыйфь, бөртекне тотмый. Теземнәргә салганда өч процент коелса, теземнәрне җыеп суктырганда дүрт-биш процент җиргә сибелә. Аннары чүпле, үләнле арыш булса тагы бер хәл. Үләнле арыш киптерүне сорый, чи үлән комбайн барабанына чорнала, тыгыла. Кыскасы, үләнле арышны теземнәргә салу үзен әзрәк аклый шикелле. Ә чиста, бер чүпсез арышны теземгә салу бөртек югалтуга китерә Теземгә салгач, яңгыр явып китсә, ярты уныш бетте дигән сүз. Үзегез беләсез, узган ел теземнәргә салган арышка янгыр яуды. Уныш чыкмады. Быел акыллырак булырга уйлаган идек... Узгандагы хатаны исәпкә алмаганнар хозяиственник була алмый. Андыйларны ахмакка санарга кирәк. —Юк, үзенне ахмак санарга кирәк,—дип кычкырып җибәрде идарәнен Баш агрономы, калун кебек тар, какча чырайлы, яшел күхтекте кеше — Арышны теземнәргә салгач, зернонын сыйфаты яхшыра, оны әйбәт була. Моны, кем әитмешли, мәнди анасы да белә —Сез теоретически сөйлисез,—дип аны бүлдерде Вәзыйх.—Тормыш, эш практикага карап бара Менә академик Терентий Семенович Мальиевнын хаты —Ул куеныннан конверт чыгарды.—Если рожь чистая—без сорняков, то косить на вал ки нс целесообразно... —Мин колхоз агрономына ышанам,—диде кайсыдыр, кыюсыз гына —Нигә базар ясарга—эшеннән алырга—бетте! —Уборканы башкарып чыксын, аннан күз күрер,—диде Митрофанов, тагы кемнәр сөйләргә тели дигәндәй, як-ягына караштыргалап Нәкъ шул чакта тыштан каты чытырдап гөрселдәгән тавыш ишетелде Тәрәзәләр кинәт караңгыланып китте. Сварка уты шикелле тамырдай чатлы-чатлы юан ахак җепселләр кара болытны телгәләп-телгәләп үттеләр. Бүлмәгә янгыр исе тулды. Кешеләр тәрәзәләргә текәлделәр Шарлавык аккан тавыш чыгарып, янгыр коярга тотынды Бер мәл җир белән күкне янгыр стенасы тоташтыргандай булды Митрофанов. үгез гәүдәсен көчкә урындыклар арасыннан чыгарып, тәрәзә каршына килеп басты Каяндыр бинокль алып, тәрәзәдән күренгән иген кырларын күзәтте Урсаланын тау буенда теземнәргә салган арыш басуы шәиләнә Икенче як тәрәзәдән Колшәрип үрендәге теземнәр буй-буй булып сузылганын күрергә мөмкин —Да-а!—ди-ди Мохәммәтов, башын як-якка селкеде —Теземнәрне харап итте! Чиләкләп коя! —Арышның ун, унике проценты эт коерыгы астына китте!—дип үрсәләнде кайсыдыр Вәзыйх. йөзенә эшлекле төс чыгарып, тик кенә утырды Иван Мөхетдинович, балаларча авызын ача төшеп, тәрәзәгә төбәлеп каткан. Кемдер шатлыклы-үртәл үле тавыш белән — Күк политбюросының безгә ачуы ташыган икән, ә?—диде, урамдагы гөрләвекләр! ә ымлап —Зәһәре күбекләнеп-күбекләнеп агыла! Янгыр бер әзәйгөн кебек була, күк күкрәгәч, тагы шәбәеп яварга тотына иде. —Нинди карар чыгарабыз’ Түгәрәкләргә вакыт?—Митрофанов. өстәлгә терсәкләрен җыеп, иптәшләргә карады —Күк политбюросыннан акыллырак карар булмас,—диде генерал, үзенен мичкәдән чыккандай көчле басы белән каргылдап Митрофанов кешеләрнең йөз-кыяфәтләрен күзләп, өйрәнеп торды, аннары әйтте —Надыйров, бар кайт!—диде боерып.—Берсекөнгә турыдан ура башла’ Тагы чатаклык чыгарсаң—матри! Иван Мөхәмматович, сиңа икеле Үз кул астындагыларны тынлата белмисен! Бетте' Ул чум-чум атлап бүлмәдән чыгып китте. Башкалар да кузгалдылар Урындык аяклары идәнне кырганы ишетелеп торды Янгыр тавышы әкренәйгәннән-әкренәя бара иде 27 В әзыйх бюродагы кешеләрнең икмәк мәсьәләсенә никадәр битараф булуларына хурланды. Югыйсә, һәр көнне иртән табында икмәк була Бу ипинсн ничек, нинди шартларда, гаять күп кешеләрнең көче белән җитештерелүе турында уйлап га карамаулары гаҗәпләндерде Менә иртән табынга куярга икмәк булмасын әле. шунда мөгаен борчыла башларлар иде. Битарафлыклары бетәр иде. Юклык уйга төшерә ул, ә хәзер туклык. Шәһәрдә малайлар каткан булка тибеп уйныйлар. Тормыш контрастлар белән тулы. Идеология бәласе бу! Иптәшеңне бетереп ташларга мәҗбүр итә Бюрода активистларның яхшы күнелле булганнары да бар иде. Идеология аларны җирдә мангай тире түгүчене талкырга ирексезләде... Бодай урагы әйбәт кенә барганда, уттай урак өстендә, колхозга партконтроль “тройкасы!” килеп төште. Ни өчендер урып-җыюнын барышы белән түгел, машина-техниканын торышы, запчастьләр белән кызыксындылар. Механизаторлар аптырауга калды. Шаяз да пошаманга төште. Күп нәрсәләрне анардан төпченәләр, бәйләнәләр иде. Әллә Үтәгәнов райондагыларга ярар өчен аякка таяк ялгап сөйләгәнме? Эчә торган кеше яхшатлану өчен әллә ниләр чүпләве мөмкин? Эчүен ни беләндер акларга кирәк бит. Эчкеченең дә үзенә күрә намусы була Төнлә кырда комбайн янында Вәзыйх. Шаяз, Варис сөйләшеп утырдылар. Вәзыйх Үтәгәновнын бюрода әйткән сүзләрен исенә төшерде: "Яфизов Варис комбайннар төзек дип әйтте”,—диде ул. —Юк. мин андый сүз әйтмәдем,—диде Варис, май яккан ипи ашый- ашый —Үтәгәнов сине мушкага алган. —Мөртәт!—дип сүгенде Шаяз. —Әллә монда Үтәгәновнын шестеркасы бармы?—Вәзыйхнын йөзендә шикчеллек төсмерләре чыкты. Шаяз тагы да шөбһәләнеп киткәндәй булды. — Ирек Шаязга баз казый булса кирәк,—диде Варис, һәрнәрсәнең артын уйлаучан булуына тугры калып. —Ул колхоз рәисе булырга ашкына инде. —Шуна алдан исәп тотып очколар әзерлиме? —Ул күрмимени, риясыз хезмәт белән генә кеше үрли алмый, ә әләк очколары җыеп жинә —Вәзыйх моны практикада һәрчак күреп, белеп әйтә иде. Шаяз да шундый ук фикердә икәнен йөзе белән белгертте. —Бер комбайнга яна запчасть куйган идем—диде Шаяз. Йөзендә аптырау катыш кызыксыну иде.—Икенче конне комбайнны эшләтеп карыйм, эшләми. Карасам, янасын алып, кемдер иске ашалганны куйган. Тикшердем, берсе дә белми. Кем кулы уйнагандыр инде? —Мина да вак-төяк диверсия ясап кына торалар,—диде Вәзыйх, иптәшен бик аңлаганлыгын чырае белән әйтеп —Язмыштыр инде Кешеләр сортларга бүленгән. Сортына карап—язмыш... — Инде миңа нишләргә?—диде Шаяз, һаман борчуын жинә алмыйча. —Артык сүз ычкындырма,—диде Варис һәм сөйләшү тәмамланганны белгертеп, урыныннан кузгалды. — Комбайннар төзек булган дип бәйләнсәләр,—диде Вәзыйх,—ватык булуын теләсә кайсы деталь белән исбат итә аласын. Чөнки комбайннар иске... —Бу сүзен хак!—Шаязның күңеле күтәрелгән кебек булды. Ләкин йөзенә тибеп торган моңсулык шәүләсе куерган, күз төпләренә зәңгәрсуланып яткан Эчендә ниндидер сызлавыгы бар сыман, шуны сиздермәскә тырышу аны киеренке тота. Нәрсәдер баш миен бимазалап, бер минут тынгылык бирмәгән шикелле иде. Варис, каравылчы арбасына менеп, тун ябынып ятты Мин монда гына кунам, хатын бераз сагынсын әле дип шаяртты Вәзыйх белән Шаяз мотоциклга утырып, ин элек ындыр табагына, амбар янына кайттылар. Анда икенче смена эшкә тотынган, Аларны жайга салып жибәргәч, авылга элдерделәр. Вазыйхны. коерыгын болгый-болгый, елмайган кыяфәтле Муйнак каршы алды Ул аның башыннан сыйпап торды, ашарына чыгарды. Аннары, юынып, кухняда әзер чәй эчте, апа белән тегене-моны сөйләште һәм урынына кереп ауды. Үзенә гаҗәпсенде, ул Рәмисәне бер дә юксынмый. Нигә икән бу? Бер-беребездән тәмам арыган булганбыз икән. Ир белән хатын бераз бергә яшәгәч, бер-берсеннән туеп китәләр, талчыгалар, ахрысы. Ниндидер нәфестә кирәк була башлый. Соңгы вакытларда Рәмисәнен нервысы еш бозыла торган булып китте Һәркем эгоист булган шикелле, анарда эгоизм бик көчәйде, билгеле, мин дә ярыйсы гына эгоист. Эгоист булмаган кеше женес белән женес көрәшендә жинелә Ә безнен икебеэнен беребез дә бирешмәде. Жинелергә теләмәде Ул. бәлки, үзе жинә аза торган кеше эзләп киткәндер. Рәмисәгә бары өстен ЧЫГУ кирәк, ул жинмичә яши алмый шикелле... Бодайны жысп алу жинел булмады. Комбайннар еш сафтан чыга иде Шулай да механизаторлар тырыш, риясыз хазык Кушканны көтеп тормыйлар Кырда куна-төнә яталар. Вәзыих исәбодайнын клейковиносын билгеләтеп район лабораторияләрендә йөрде Чабу бушка китмәде, клейковина 12,5 процент иде Районда ин зур күрсәткеч Башка колхозларнын 7-8 процензтан артмый Ул Иван Мөхәммәтович белән кинәште Лаборатория белешмәләрен алып. Бөгелмә элеваторына юнәлде Андагы лабораториядә бер-ике танышын очратты "Семеновод” тәжрибә станциясе буенча белешләр иде. Аларны икмәк тапшыру кампаниясе вакытында бирегә эшкә китергәннәр Бигрәк тә ана Уймакчи фамилияле бер чибәр хатын булышты. Уртачадан озынрак буйлы, таза күкрәкле карасу йөзле бу хатын шактый абруйлы иде. Вәзмйх үтә алмастай нәчәлникларга керде Хәрби частьләргә ниятен үткәрә алды. Кореягамы. Вьетнамгамы, ике эшелон бодай ашлыгы жибәрергә боерык алынган чак икән Вәзыйхнын бодаена чат ябыштылар Хәрби ведомоство ике сөйләшми Бодайнын сыйфаты— клсйковинасы 12,5 процент. Көнбатышка жибәрергә ярамый, имеш. Ә Көнчыгыш өчен халыкара стандарт нормаларына как раз гына, ди Уймакчи хәрби ведомстволар белән сөйләште Тулысы белән алырга булдылар. Бодайнын дымлырак булуы хәрбиләрне бераз куркытты Сөйләшә торгач, эшелонга тояр алдыннан җилләтү агрегаты аша үткәреп алырга килештеләр Ниһаять, документ—түгәрәк пичәтле накладнойлар төпләме кулга керде. Бодайны шул махсус квитанция белән генә тапшырырга тиешләр Элеваторнын икенче бер аерым бүлегенә Анда бернинди чират юк. Бу эшләр белән икс атнага якын вакыт узды Вәзыйх Иреккә, бодайны җибәрә башла, дип. телеграмма сукты Үзе Уймакчига "Красная Москва'' хушбуйларын, тартмалы шоколадлар ташыды Ничек бу бурычны кайтарырга белмәде. Хатын аны өенә чакырды, ялгызы яши икән Чибәрлегенең сере —караимка булуында, имеш Караимнар Кырым кешеләре, төрки халык, ләкин мөселманнар түгел Вәзыйх барырга курыкты, чөнки Рәмнсә бергә яткан саен "Балына төшеп житә алмыйсын”,—дип аны шелтәли, ачулана иде Шунардан хатын-кыз янына барырга курка башлады ул Уймакчины исә. очрашырбыз әле. мин сезгә эшкә күчәргә исәплим дип өметләндерде Бодай төягән биш машина килде Вәзыйх шуларны тапшырды Хәрби ведомстводан колхозга байтак суммада акча күчертте Бер машинага утырып өйгә кайтырга чыкты Бу көннәрдә шул тикле ватылырга туры килде, менә хәзер угыру белән барча киеренкелекләре бетте, бөтен пружиналары бушады Аны йокы баса иде Башын туры тота алмый, азга бөгелә да төшә, богезә дә төшә Шулай өзек-озек черем иткәләп кайта торгач, төнтек шофер телгә КИЛ^Шаяз абый үлде бит әле'—дип куйды Вәзыйхнын башына китереп суктылармыни йокысы юылып төшкәндәй булды Күзләре зур булып ачылып шоферга төбәлеп катты Барча кыяфәте сорау иде Колакларында шаулау сизде. Шофер Вәзыйхнын карашына чыдый азмады, тагы авызын ачты: г п —Әлмәтгә ү 1 гаражында асылынган.-диде Бу сүзләр Вәтыйхка су төбеннән килгәндәй тоелды -Ни булган, ни булган?—дип. Вәзыйх шофернын жиненө кагылганын сизмәде Шофер белмим дигәнне ашатып җилкәләрен җыерып азды Вәтыйх тагы күпме генә нидер белергә итсә дә шофер жилкә жыеру белән җавап кайтара иде Бу нинди әкәмәт9 Ничек шулай булуы момкин? Сау-сәламәт, аек акыллы кеше? Күңел һич тә ышанмый, юк! Нинди фаҗига уйналган монда9 Моны акыл кабул итми Шуны чырае белән белгертеп, Вәзыйх шоферга төбәлә. Ул башын гына селки. "Мина башка берни дә билгеле түгел”,—ди Да-а, гаҗәп, ниндидер гаделсезлек булган булырга тиеш. Ул тиз җәрәхәтләнә торган, кыюсыз, нечкә күнелле, намуслы кеше иде. Нәрсә өчендер аны бик нык рәнҗеткәннәр, бәгыренә кагылганнар?.. Ь1шанган кешесенә тугрылык саклый белә, арага җил керерлек тә сәбәп калдырмый. Шуна күрә һәр хыянәтне бик авыр кичерә һәм өметен өзә иде. Әллә ана берәр иптәше хыянәт иттеме икән? Аз сүзле, гайбәт яратмый. Ана бары эш булсын. Кулы эшкә тотынуга чырае яктырып китәр иде. Эш кайберәүләр өчен читен нәрсә, ә ул: мина эштән рәхәт нәрсә юк дип әйтә иде. Эшләми торсам, минем эчем поша, дип, тизрәк кулына бер эш ала. Эштә нервылары тынычлана, кайгылары онытылып тора иде... Шаязлар гомер буе кагылып-сугылып яшәгәннәр. Бала чактан ук эш тә эш булган. Шул өзлексез эш белән генә җан асрап килгәннәр. Бездә властьлар табанын яламаган, аларга соклану белдермәгән кешеләр ышанычсыз булып йөри. Шаязны күпме генә түбәнәйтмәделәр! Вәзыйх белән бәлагә тарыган чаклары да булды. Вәзыйх гаепне үз өстенә алучан иде Ярый, шуна зиһене җиткән. Хәзер күнелдә нинди зур җәрәхәт калган булыр иде... Һәр кешенең критически сызыгы була. Менә шул хәтәр сызыкка этәргәннәр аны... Кайчак аулакта салып утырганда, ачылып: —Минем бер көн дә рәхәт яшәгәнем булмады,—дип әйтеп ташлый иде Ленизага өйләнгәч, рәхәт көннәрен булгандыр бит9—дип ана ышанмый идем. Шаяз стаканына төбәлеп озак кына дәшми тора, аннары калын иреннәре арасыннан: —Өйләнүне син сорама, мин әйтмим,—дигән сүзләр чыга иде. Ул изге эштә дә берәр чатаклык булган, ахрысы? Үз хакы өчен тора алмаган юашларны тормыш тәгәрмәче таптый шул... Ындыр табагына кайтып, эшләр турында белешкәч, түгәрәк пичәтле накладной-квитаннияләрен икмәк озатучы амбарчыга тапшырды. Шофер путевкасына кушып бирергә дип аңлатты. Шаяз турында беләсе килүе аны идарәгә ашыктырды. Кибет янында битен сакал-мыек баскан, йөзе чытык Үтәгәнов очрады. Вәзыйх башлап “Шаяз?" дип авыз ачуга теге йөзен читкә борды. —Дурак!—диде зәһәрле итеп.—Хатын курва булган өчен үз-үзенә расчет бир, имеш!—Ул маңгай кырыена бармагын терәп, боргалап алды. Янәсе, баш миендә бөтенесе дә тулы булмаган. Дур-рак!—дип кабатлады ул, як- ягына карангалап. Тыкрыктан чыгып килүчене күрде дә шуна таба элдерде. Ул баш төзәтергә җай эзләп йөри икән... Вәзыйх туры бухгалтериягә узды. Портфеленнән квитанцияләрне, корешокларны чыгары һәм Сәриягә төбәлеп торды да әйтте: —Ни булды монда?—диде.—Чыңмы? —И-и-и, хәлләр баш китәрлек,—диде Сәрия, пышылдап, кырын күзе белән хисапчы кызга ишарәләде. Кыз китәргә җыена иде. Менә ул ишеккә таба шак-шок атлады. — Контроль бик каты казынды,—дип сөйләнде Сәрия, кәгазьләрен актарудан туктамыйча —Шаязга кадалдылар Тырнак астыннан кер эхтәделәр Эзләгәч, ни булса да табыла инде ул. Мастерскойга пристрой итеп ясаган чиннектә әллә кайчангы саву аппараты ята иде Чехословакиядән кайтарылган. Бездә аны көйли алмадылар. Патроннары сыер имиләренә зур, ярамыйлар. Шул аппаратларга янгыр үткән, тутыгып, күгәрә башлаганнар. Менә төймәдән дөя ясарга шул җитә калды. Шаяз баш механик итеп билгеләнгәндә инвентаризациягә кул куеп алган. Мин белмим дип тайпыла алмыйсын Күперттеләр, махсус утырышта тикшерделәр Ирек Шаязга бик нык ябырылды. Әллә кайчангы гөнаһларын казып чыгарды. Шаяз яклаучысыз, гаҗиз зат Үзен яклый алмады Мөхетдинов, гаделчән булса да, куркудан телен тешләде. Шаязга зур суммада түләргә ясадылар. Колхоз моны списать итә ала, дип сүз кыстырдым. Акаеп карадылар, риза булмадылар. Зәйнагов тагы утка май өстәгәндәй итте. Шаязнын йөрәгенә кадады: —Әтиен дә ышанычсыз булды, син дә ышаныч казана белмисен!— диде Шаяз шул сүзләрне күтәрә алмагандыр дип уйлыйм Сәрия дә, Вәзыих та. кабер янына килеп туктагандай, сүзсез калдылар Байтак кына үзалдына уйланып торганнан сон. Вәзыих Сәриянен мөлаем озынчарак йөзенә, баш артына матур итеп төйнәп куйган чәченә карашын шудырып узды да —Шул гынамы?—дип, тагы нәрсәдер беләсе килеп сорады. Сәриянен кыяфәтендә сөйләргә теле кычытып тору сизелде —Вил Садриевич больницада чакта Таһия белән Ирек арасында нәрсәдер булган,—диде —Яшь хатын бит. Моны Вил Садриевичка җиткергәннәр. Шуннан Ирек килгәч, кабул итмәгән. Таһияны куып чыгарган Әмма ир белән хатын килешкәннәр. Ирек дошман булып калган Рәис булырга күтәчләнеп йөрүе җилгә очкан —Шуның үчен Шаяздан алган инде алайса?—диде Вәзыйх. бу сөйләшүгә нәтиҗә чыгарган кебек. Тагы тынып калдылар Аннары Вәзыйх бая Үтәгәнов әйткән сүзләрне Сәриягә тиште Сәрия бик кискен рәвештә кулын селтәде —Мондый очракта һәрвакыт шундый сүз тараталар Билгеле нәрсә Шаязнын тәнендә бик каты кыйналган әзләр бар, диләр. Муен тамырына арттан тимер белән сукканнар.. Бәлки әле асын кую да шулар эшедер, кем белсен... Вәзыих баш какты. Бүлмәгә хисапчы кыз килеп керде һәм Вәзыйх, кешеләр белән очрашмаска теләп, башын аска иде дә. ишеккә таба атлады Ул берни күрми, ишетми иде Кемнәрдер анын белән исәнләшеп уздылар Аптырап карадылар Ә ул Шаязнын әнисе янына ничек барырга, нинди юату сүзләре әйтергә дип баш вата. Чи жәрәхәгләренә кагылырмын, тагы да авыр итәрмен дип курка иде Ул, ишек кагып, алгы бүлмәгә килеп керде Тынлык. Коридордан урта бүлмә ишегенә килде. Дәште Ишек ачылды, Сабира апа басып тора Танырлык түгел, болай да юка гәүдәсе тәмам бөрешеп беткән Элекке шома битләре буйлап тирән сызыклар ермачлап төшкән. Кабаклары шешенеп, күзләре сукыр кеше кебек кыек карыйлар. Ул ни әйтергә белми, бушлыкка текәлгәндәй карап тора Вәзыйх ишек ачыклыгына атлады. Сабира апага кул сузмакчы итте Шул мәл өй түрендә идәндә уйнап утырган бала Вазыйхны күреп, ишеккә таба аглады Әти! Әти!"—дип кычкырып җибәрде Вәзыйх әллә нишләп китге, күзләре юешләнүен сизде. Аннары бала нәрсәгәдер бәрелгәндәй туктап калды, нәрсәдер аңлап, уенчыкларына борылды. Вәзыих иреннәрен тешләде, эче үкси иде Анын тавышына ян бүлмәдән чәче-башы тузган, төсе беткән Лениза килеп чыкты Вәзыйхка караңгы караш ташлады да өстәл артына утырды, башын учларына кыегы Ул йокыдагы кеше кыяфәтендә, әсәрле шикелле иде. "Уф. уф.—ди-ди үрсәләнә.—күз алдым сары, нигә алан икән?"—ди. Ана җавап бирүче булмады. —Әнә шок хәленнән чыга алмый,—диде Сабира апа. телгә килеп.— Шуна елый алмый Еласа, хәле җиңеләер иде Үзенен инде күз яше беткән, тәмам миңгерәүләнеп калган шикелле —Сабира апа, Лениза, кайгыгызны уртаклашам!—диде Вәзыйх. ниндидер гаепле тавыш белән -Шаязнын шулай булуы мина да каты сукты Нишләмәк кирәк ’ —Ул аланын ни дә булса әйтүен көтте Ләкин ана белән килен ана әһәмият итү дәрәҗәсендә түгел, тәмам акылдан язган кешеләр кыяфәтендә иделәр Вәзыйх бу авырлыкка чыдый алмыйча тизрәк чыгу ягына атлады Һәр үлем серле табышмак инде. Соңгы минутларда кеше ни уйлаган, ни кичергән, берничек гә белә алмыйсын. Дөньядан тәмам бизеп, рәнҗеп киткәнме? Әллә газаплардан котылам дип юанганмы? Язмыш кырыс, язмыш үги ана, үксез балаларын бер дә аяп тормый. Бодай уңышы әйбәт чыкты. Заданиегә тапшырудан байтак акча керде Колхозчыларга биш йөз грамм исәбеннән аванс бирергә рөхсәт иттеләр Дүртәр, бишәр центнер алучылар булды. Кешеләрнең тамагы тук булачак дип, күңел канәгатьлек кичерә. Ләкин кукурузны җыеп өлгерә алмадылар. Көтмәгәндә кырау төшеп көйдерде Шулай да бүтән үләннәр белән катнаштырып силоска салдылар Вәзыйхнын Шаяз турында Ирек белән аңлашасы килә иде. Ләкин Ирек һәрчак читкә тайпылды. Ул хәзер басынкы-сүлпәнләнеп китте. Вәзыйхка ярарга тырыша, һәр эшне анын белән генә кинәшеп эшләгән итә. Әллә астан гына берәр этлек әзерлиме? Белмәссең, ана хәзер үзен күрсәтү өчен башлыклар дикъкатен җәлеп итәрлек эш майтару кирәк. Карьерага омтыла торган кеше берни белән санлашмый. Анын принцибы билгеле: максат чараны аклый. Лениза һаман кайнанасы янында яши иде әле. Вәзыйх өч-дүрт көнгә бер аларга сугыла. Лениза белән сөйләшеп утыра. Малай белән уйнап ала. Малай аны ятсынмый иде инде. “Кайчан мина кырдан куян күчтәнәче алып кайтасың?”—дип сорый. Каяндыр ул авыл балаларының шулай сөйләшкәнен ишеткән, ахрысы. Лениза инде шок халәтеннән чыккан. Ачык, реаль фикер йөртеп сөйләшә. Вәзыйх өчен Шаязнын үлеме һаман сере табышмак иде әле. Лениза әнгәмә вакытында тирәнгә керми. Шәрехләүләрдән кача кебек. Вәзыйх төпченергә уңайсызланса да сорады —Әллә арагызда бер-бер нәрсә булдымы?—диде, төбәлмичә күз кырые белән генә чыраен күзәтте. Хатын елт-елт итеп торган энәләрне тиз-тиз йөртеп оекбаш бәйли. Ул, күзен эшеннән кубармыйча гына: —Юк, каян алып әйтәсең?—диде һәм үзе бик тыныч калды. —Ничектер бик серле,—дип, Вәзыйх уңайсызланды.—Мондый адымга барыр өчен бик көчле сәбәп кирәк? —һәрбер үлем серле инде,—диде Лениза.—Ниндидер шайка кыйнап үтергән аны “Кара базар” бандитлары түгелме икән.. Тикшерү эше кузгалды... Шаязга шундый ахмаклык эшләр өчен бернинди сәбәп тапмыйм Ленизаның бу сүзләренә каршы Вәзыйх берни дә әйтә алмады. Ул Үтәгәнов гайбәтенә тамчы да ышанмады. Әйе, ир белән хатын мөнәсәбәтен аңлап, аңлатып булырлык түгел! Бервакыт өстәл башында утырганда Вәзыйх Ленизаның кулын тотып алды һәм ике учында озак кына иркәләп торды. Ак кул кош баласы кебек җылы. Анардан тәнгә ниндидер рәхәтлек тарала. Лениза кулын кире тартмый. Ул да рәхәтлек кичерә мәллә? Вәзыйх үзенең күптән хатын-кыз күрмәгәнен исенә төшерде. Алардан чыгып, өйгә кайтканда да шул фикер анын ныграк биләде Нәрсәдән булыр бу? Ленизаның кулын тартып алмавы ничектер уңайсыз уйлар кузгатты.. Хатын-кыз мәче кебек, кем башыннан сыйпаса, шуныкы булырга тора, дигән сүзләр хәтеренә килде. Ә үзе Ленизага теге вакытта гашыйк була язуын ояла-ояла уйлап куйды Хәзер менә Лениза белән шаярырга үзең каршы түгел кебек? Әйе, яшәү барча нәрсәләрдән өстен чыга. Корган, үлгән сабакларны һәр елны күперенке яшеллек каплап китә Нинди генә катастрофалар булмасын, соңра үзенен хокукын урнаштыра... Х астанахәдә Вил Садриевичнын хәле тагы да начарланды. Казаннан санитар самолеты килде. Аны спецклиникага китереп салдылар. Биредә тагы әллә кайда яшеренеп яткан чирләре калкып чыга башлады Баш миендә үзгәрешләр булуын төрле приборлар белән озак тикшергәннән соң белделәр. Ләкин үзенә әйтмәделәр Вил анынын ничектер авышуын сизгән кебек була. Әмма озын уйларга көче җитми. Бер саплам гына уйлый ары бара алмый, сүнә. Шуна үзен дивана адәм сыман чис итә. Бар нәрсәләргә ул битараф, ана берни дә кирәкми Берни белән дә кызыксынмый Хәтта хатыны, балалары да хәтеренә килеп карамый Врачлар аны бик нык дәвалыйлар. Кичтән беләгендәге кан тамырына шприц белән сыек дару җибәрәләр Ярты төн узгач, башы ачыла, яктырып китә. Зиһенен басып торган болытлар тарала. Уйларына якты юл ачыла. Уйлары берсеннән-берсе уздырырга иткәндәй чабыша башлыйлар Шул мал анын баш очында аксыл Шәүлә пәйда була, нидер кыштыр-кыштыр итә. аннары су астыннан килгән тавыш белән эндәшә: —Әйдә. тор. сөйләшәсе бар'-ди. —Мин сине белмим, кем син? Ник борчыйсын’ —Мин синен корбанын Мине бик яхшы беләсен. Әйе. сине намусын борчымаганга күрә, аңлашып алырга кирәк. Әйдә подвалга, очная ставкага'’ Ишетәсеңме? —Мин берни белмим, нинди корбан? Ул вакытта рәттән арестовать иттеләр... —Әйдә, куп урыныңнан!—дип. Шәүлә Вилне кулыннан тотып күтәреп торгыза һәм җитәкләп подвалга алып төшә Анда яп-якты. процедура бүлмәләре төбендә йомшак терәкле канәфиләр Вилне якты җиргә утырта да Шәүлә үзе караңгырак почмакка поса Ул озын буйлы, шыр сояк гәүдале Күзләре утлы күмер кебек яналар —Син нинди зат, җенме, шайтанмы?—Вилнсн куркудан иреннәре калтырый, тешләре тешкә шык-шык итеп тора —Мин теге вакытта син саткан адәм. әйе. әйе Йәле хәтеренә төшер Йәле? Син авыл советы секретаре, мин клуб мөдире Менә Кызыл Армия көненә концерт әзерлим Син шигырь, җыр текстларын тикшерден Шунда мина: “Син антисоветчыл программа әзерләгәнсең, сволочь",—дип җикерендек Икенче конне төнлә мине алып киттеләр Син мине ник саттым, ә?! Җавап бир! — Юк. туктале,— диде Вил. көчкә зиһенен туплап —Әгәр сине күрсәтмәсәм. минем үземне алалар иде Ну. син бит программамны мине дә арестовать итәрлек итеп төзегән иден. Үзен гаепле' — Ник сигнал бирдсн’ Син “уялык" күрсә 1м,к.ән үзк.*м Гп и.ф иле —Юк. икебезне дә алырлар иде “Уяулык" күрсәтүчеләр күп иде Тәк что мин гаепле түгел.-ди-ди. аңлатырга тотынды Вил Власть бит ул зу-ур машина. Без һәрберсбез шул машинаны хәрәкәткә китерүче винтиклар Син дә. мин дә ниндидер функция үгибез. Син үз функцияңне власть- машина таләп иткәнчә үтәмәгәнсең Шуннан мина әйттеләр машина эшләргә комачау итүче винтикны читкә алып ташларга, диделәр Мин шул боерыкны гына үтәдем Машина, үзенә комачау итүчене юлдан алмаса. эшли алмый, сүнә. Бу хакыйкатьне таныйсынмы * Шәүлә: —Таныйм.—дип ысылдады —Ләкин барысын технически схемага күчереп, үземне бик ансат аклыйсын. Теге вакытта Нюренберг мәхкәмәсендә фашист башкисәрләре дә шулай акла ямадылармыни ” Бөтен гаепне, ул кушгы ул боерык бирде, дип. Гитлерга гына сылтап калдырырга тырышмадылармыни?! Юк инде, алай асат кына катыла алмассыз! Үз башыгыз үз намусыгыз кайда иде сон сезнен?! Башкалар турында Уйладыгызмы сез?! Без дә биг тере кешеләр идек, һәркемнсн йөрәге, җаны, өмете бар иде. Һәрберсбсзнен адәмчә якты дөньяда яшисебез килә иде' Вил: . _ —Әллә минем сүзем хак түгелме’ Тере кешеләрне технически винтик иттеләр Шәүлә: _ —Алайса, бер гаебен лә юкмыни’ Мине синен күрсәтүләрен буенча утыртмалылармыни ?! | КУПСӘТҮЛӘР язылган кәгазьне мина бирделәр Мин укып та тормадым, кул куйдым. Барысы алдан хәл ителгән иде. Мин сине белгәнгә күрә миннән кул куйдырдылар. Мин булмасам, бүтән кул куяр иде Хикмәт миндә түгел, власть машинасында... Шәүлә: —Ягъни беркем дә гаепле түгел, ә? Власть системасы гына гаепле? Вил: —Әнә бер гаепсез миллионлаган кеше һәлак ителгән, ә берәр түрәбашлык, нәчәльник суд каршына бастырылдымы? Юк! Нишләп мин генә гаепле булыйм? Әнә канечкеч Берия дә үзен гаепле санамаган, барсын да Сталин кушканга эшләдем, дигән.. Шәүлә: —Гаҗәп, нинди тормыш соң бу? Кешеләрне җәзалыйлар, үтерәләр, ә гаепле юк! Әллә бу чын түгел, “теге" дөньядамы, ә? Вил: —Мин дә гаҗәпсенәм, мин бульниска түгел, оҗмахка эләктем, ахрысы, дим. Ниләр генә ашатмыйлар: кызыл икра, кара икра, банан... Янымда хур кызлары кебек гүзәл туташлар бөтерелә. Кай төше оҗмахтан ким? Син ничек эләктең бу оҗмахка? Шәүлә: —Хәзер утыртучылар белән утыручылар очраша торган заман килде. Тәмугта булдым. Миңа да оҗмах хәрам булмас?! Вил: —Да, замана механизмы әз генә үзгәрде. Тышкы яктан. Әмма винтиклар барыбер калачак. Аларнын урыннары гына алмашачак! Шәүлә: —Мине утырткан өчен намусын уянып җаныңны борчымыймы? Вил: -Юк! Юк! Шәүлә: —Шулай да гаебең бар бит, бар ! Вил: —Бер гаебемне сизмим! Шәүлә: —Шайтан белсен, әллә нинди дәҗҗал бул! “Если бога нет, то все дозволено!”—дигән күк. Алланы танымау нәтиҗәсеме бу? Ну кешеләрнең каннарында намус бардыр бит әле? Үз гаебеңне танырлык синдә әз генә дә намус кыйпылчыгы калмадымыни соң? Вил: —Чын коммунистта принцип намустан өстен булырга тиеш! Принцип буенча мин гаепле түгел. Чөнки мин системага тугрылыклы калдым... —У-у, дәҗҗал, дәҗҗал!—ди-ди уфтанды, бәргәләнде Шәүлә. Баскычтан Вилне эзләп шәфкать туташы төшеп килә икән. Шәүлә шул минутта юкка чыкты. И 4.7 рәчнен Нәдер авылына таба сузылган басуы уртасында нефтьчеләр көчле насос станцияләре алып куйдылар Кама елгасыннан башланган су торбалары шуңа килеп тоташты. Пластларга су кудыру башланды Нефть бирә торган скважиналарның дебеты артты. Иң элек авылның түбән төбәгендәге кое бозылганы беленде. Аны Кәлимулла коесы дип йөртәләр. Ат караучы Кәлимуллинның бабасы үзләре турына—урамга казыган. Иң тәмле сулы дип карчык-корчык чәйгә суны шуннан гына ала иде Бер көнне чәйне уртлап карасалар, шыр тоз, авызга алышлы түгел. Ни хикмәт? Суны сыерга эчертеп карыйлар. Эчә, ләкин соңыннан авырын Сарык та авызын тигереп ала да пырх-пырх килә. Ә бит сыер да. сарык та тозлы су өчен үлеп торалар югыйсә Кәҗәне сыныйлар: кәҗә суны эчми, иснәп карый да башын тизрәк күтәрә Юкка булмаска тиеш, кәҗә иң хәйләкәр, ушлы мал. Кәлимуллин кәҗәсен авыл буенча чишмә- кое суларын тикшерергә йөртә башлыйлар. Кәжәне муенчаклап алып барып булмый Кәлимуллин ат жигсп. аны яшик арбага сала.' башын гына чыгарып торыбшага гөрә. Урам уртасыннан баралар Берничә малай көлешә-колешә кәжәне үртиләр Кәлимуллин дилбегә очын селти, малайларга ачулана Тегеләр урам чатында басып калалар Кәжәле арба авылнын уйсу җирендәге оиләре янына бара. Шәп сулы чишмә янына килеп туктыйлар Юан торбадан су ургылып ага. Ләкин су алырга килүче юк. КӘЛИМУЛЛИН арбадан төшә, зур тирән чүмеч белән чишмә суын чумырып ала да кәжәсе алдына куя Ул кәжәне кичәдән бирле коры печәндә тамчы су бирмичә тотты. Сусаган булырга тиеш. Әмма кәжә суны исни дә. бу нинди нәжес дигән сыман, башын алга-артка селкеп тора. Суны эчәргә яравын-ярамавын әнә шулай кәжә төгәл әйтеп бирә. Бүтән тикшереп гору кирәкми. Арба тирәсенә су алырга килгән хатын-кыз. ир-ат жыела. Инде нишләргә'’ Сусыз бер көн дә яшәп булмый бит Нефтьчеләрне тиргиләр, каргыйлар —Җир өстендәге икмәгебезне алалар, инде жир астындагы суларыбыздан мәхрүм изәләр Нинди тәртип бу?—ди-ди. чәрелдәде бер телчән хатын. —Казанга язарга кирәк имза җыеп,— диде икенчесе —Казанга язудан ни мәгънә? Барысына да Үзәк хужа. Казан үзе Үзәк каршында дер калтырап тора.—дип, бер ир- ат сүзгә куәт бирде — Иң элек Лениногорскига барырга кирәк. Безнсн басуларда "Лениногорскнефть" бораулаучылары эшли —Ә насос станциясе кемнеке? —Шул 'Лениногорскнефть' неке Башлыклары шунда булырга тиеш — Юк, алар нефть чыгаруны әзәйтә яки туктата алмый.—диде бер бслгәнрәк ушлысы — Ул бер система Системага Мәскәү генә хужа Биредәгсләр барысы да пешкалар гына. —Алайса нишләргә сон инде?—дип, теге чәрелдек хатын тагы аваз салды —Ятарга да үләргәмени? Сигездә укучы кызым кайта да. бездә изү юк, ди. Бәхәсләшә. Үстергән икмәгебезне, малыбышы алалар, инде менә суыбызны да агуладылар. Кемнәр? Шул башлыклар. Болар сон изү галәмәте түгелмени? —Тирәнгә кермә. Гөлфирә, чыга да алмассын.—диде бер ар-ат—Барысы да алар кулында бит Без бернишли алмыйбыз Каргалар кебек каркылдый гына алабыз. —Анда Үзәктә үзләре коммунизмда яшиләр, кызыл икраны кашыклап ашыйлар,—диде Кәлиму.тлин. тәмәке төпчеген ачу белән жиргә ыргытып — Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай Тигезлек юк ул. буласы да юк — Ул арбага менеп утырды да дилгегәне кулына алды —Әйдә, кәжә—лаборатория, Мокәш чишмәсенә барып карыйк Ул чишмә ярты чакрым чамасы арырак иде Җыйнаулашып шунда бардылар Чишмә биек кенә тау аегыннан саркып ята иде Шулай да чумырып алырлык суы бар Чүмечне жайлап алып кәжә авызына китерделәр, кәжә йотлыгып эчә башлады Барысынын да йөзенә шатлану нурлары тибеп чыкты. Кәлимуллин кәжәсенен уйганлыгы белән горурланган тостә —Әнә күрәсезмс, кәжә утлы ул. ак-караны, тәмле-тәмсе »не бездән шәбрәк аера,—дип куйды Хатыннар чиләкләренә су тутырырга керештеләр Су бик сай иде. чиләк белән чумырып булмый Кайсыдыр көрәк алып килде, чокыр ясадылар Су шул чокырга жыела тора, чиләкләрне батырып ала торалар Кәлимуллин. арбага менеп утырды да. атына чөшерде. Идарә турыннан узып барганда аны ветсанитар Мотыйк туктатты ’ Надыйров жәиләүдәге Гөлле чишмәсен тикшереп кайтырга кушты ".—диде Арба үрәчәсенә тотынып, кәҗәгә карап торды Кәжә үз эшендә, әкрен генә янакларын кыймылдатып күшәп ята —Шушымыни’’—днле. аптыраулы-гажәпләнүле кыяфәттә.-бөтен бер лабораторияне алмаштыра, ә"’ Менә сина мәзәк кәжә' — Без сугыш вакытында союзниклар латереннән унлап кеше качтык та үзебез генә кончьнышка таба хәрәкәт иттек.- дип сөйләп китте Кәлимуллин Көне буе барганнан сон. бер кечкенә поселокка килеп чыктык. Карасак, пекарня. Бер кеше юк. Качып беткәннәр. Ә складында ак он Мичләренә ягып җибәрдек, суы краннан килә. Менә тотынды безнекеләр пешеренергә-төшеренергә. Чын осталар табылды. Бер бүлмәдә суны тикшерә торган лабораториясе дә бар икән. Андагы приборлар... һәр көнне күәскә салыр алдыннан суны җылыталар һәм нечкә приборларда тикшерәләр икән Ну шунда без атна буе байларча яшәп алдык, он беткәнче... —Кая безгә андый лабораторияләр! Элементарныйлары да юк. Иген чәчелә торган туфракның нинди булуын юньләп билгели белмиләр . Мотыйк арбага менеп утырды. Кәлимуллин атнын дилбегәсен тартты, кузгалып киттеләр. —Зато авызыннан чыккан һәр сүзеңне исәпләп баралар... —Әйтмә дә. Теге елларда күпме кешене кыек бер сүз өчен утырттылар —Карале, уйласаң, гаҗәп бит, безнең нинди көчле ил, көчле хөкүмәт, ә хак сүздән курка, ә?—Кәлимуллин Мотыйкка таба башын борып карап куйды Әллә анардан бераз шикләнде дә инде. Белмәссең. Әмма эчүдән җыерчыклар ермачлап бетергән йөзе Мотыйкка бераз ышаныч уята. —Ни өчен дөрес, практик сүздән курка торганнардыр, мин анламыйм,- диде Мотыйк. Тавышы ихлас шикелле иде. —Аңлашылмаган нәрсәләр, сораулар күп, әмма берсенә дә жавап табып булмый —Адәм баласы гомер буе сорауларга җавап эзли. Әмма бер сорауга да рәтле җавап таба алмыйча дөньядан китеп тә бара. —Тормыш шулай корылган, ахрысы, мать якасына!—дип, Кәлимуллин атын куарга тотынды. Юл түбән таба иде. Юыртып төшеп киттеләр. Б олытлы дымык көн иде. Идарәгә күпертмә коңгырт чәчле, мөлаем тулы йөзле, кыю кыяфәтле бер хатын килеп керде. Биек үкчәле кара “лодочкалары” белән дагалы ат кебек шак-шок атлый иде Мангай астыннан тонык күксел күзләре менә мин кем дигәндәй карыйлар. Хатын Үтәгәновны сорый. Сәрия чут салып утырган җиреннән башын күтәрә “Фатирындадыр”.—ди сүрән генә. “Юк, бикле”,—диде күпертмә чәч.. —Әле бая гына кибеттән чыгып барганы күзгә чалынган иде,—диле Сәрия, чут төймәләрен чат-чот китереп. Хатын нидер төшенгән шикелле кинәт борылды да, терсәкләрен як-якка тырпайта-тырпайта атлап, идарәдән чыгып китте... Хатын Үтәгәнов фатирына кайта. Ишектә бик. Бакчадагы ак мунчага килә. Үтәгәновнын нинди адәм булуы аңа мәгълүм. Әллә берәрсе моннан язып та җибәргән.белмәссең. Көнчелек, үчлелек йөртә адәм баласын Килсә, мунчанын оялды ишеге ачык, эчке ишек эчтән бикле. “Әбрар, ач, сине горком чакыра, машина белән килдем, ач!”—дип дәшә хатын. Әмма Әбрар тавыш бирми. Тынлык. Шулай да эчтә ниндидер ыгы-зыгы кузгалганы хатынның колагына керә. “Ач, кем белән син анда, чукынмыш?!”—дип кычкыра хатын... Эчтә исә Үтәгәнов бер яшь укытучы хатын-кыз белән гыйш-гашрәт кылып ята иде. “Беттек, минем хатын!"— дип. Үтәгәнов анын колагына кайнар сулышын өрде. Хатын ләүкәдән сикереп торды. Йөзе кәгазь кебек агарган, нишләргә белми. Тәмам югалып калды Каушама, киен!”—диде анын колагына Үтәгәнов. Ул инде үзен кулга алып өлгергән иде. Үз хатыны котырынып, тышкы яктан ишеккә тибәргә тотынды. Укытучы хатын тәбегә эләккән тычкан кебек әерле-бирле бәрелә, сугыла. Киемнәрен эзли. Капронын ак мәрмәр ботларына кигерде, шыртлакаларына эләктерде. Ләкин зинарын таба алмый гына Харап булдым, хәзер авылга фаш ителермен. Моннан китәргә туры килер. Үтәгәновнын тасма теленә алданып Сволочь, хатыны киләсен белгәндер. Нигә мине бу капкынга алып килде Үтәгәновнын да башында уйлар кайнаша, әллә моннан хәбәр салдылармы, язып җибәрделәрме? Шуна охшый. Юкса хатын килергә тиеш түгел иде. Өченче көн генә телефоннан сөйләштек. Юк, кемдер хатынга язып салган мөгаен. Әләк! Ансыз буламыни? Кем? Әллә имансыз Зәйнаговмы? Ул мине күпсенә, эшкә аяк чалып ятасын, ди. Ахмак! Мин ин кирәкле эшне эшлим. Хатыннар белән аралашам икән, аларга тәэсир итү очсн эшлим мин моны. Партия эшен эшлим. Дураклар. хәлнен тышкы ягын гына күрәләр Хатын зинарын таба алмый, йолкына, ачулана. Зинары Үтәгәновнын пиджак кесәсендә икән ләбаса. Туфли кияргә ярамый, ридикюльгә саллылар. Аяк тавышы булмасын. Ул киенеп беткәч. Үтәгәнов исереккә салышып, үз хатынын шелтәләргә тотынды "Сыйлаганнар иде, исерелгән, шуна иокланылган Хәзер, хәзер, нигә разбой саласын? Әллә дөнья жимерел1әнме? Хәзер, хәзер"... Үзе укытучы хатыннын колагына ысылдады: —Хәзер мин бер хәйлә эшлим, шул моментта син жил кебек чыгып шыл! Бик тиз бул, аягын жиргә тимәсен. Арткы капкадан ычкын. Ишекне ачканда артка пос... Әбрар кулына плаш атды. Һаман исерек булып келәне ычкындыра алмый мыгырданды. Хатынын шелтәләде. Ә теге тагы да ярсып ишеккә тибә иде. Әбрар келәне ычкындырды, ачылган ишек белән бергә тышка атылды һәм плащны хатыннын башына бөркеде Кулларын биленә китереп кысып тотты. Башына капчык кигергән кебек килеп чыкты Хатын бер мәл югалып калды, аннары кинәт исенә килеп, башын як-якка бутый, буылып кычкыра... Шул арада яшь мәгъшуканы ай күрде—кояш атды Минут эчендә исе дә калмады. Үтәгәнов хатыны башыннан бөркәнчекне алмый, озаграк тотмакчы, тегенен ераграк олагуын көтә Менә ул хатынынын кулларын ычкындырды, исереклеген тагы арттыра төшеп кыланды. Лаякыл исерек булып сөйләнде Хатын куллары белән чәбәләнеп башыннан бөркәнчекне йолкып ыргытты һәм стенага тотынып, көчкә басып торган иренен йөзенә лач иттереп төкерә, сүгенә башлады. Хатын кулларын хәгәр бутый, иренә кизәнә дә ки генә, ире анын кулларын эләктереп ала да җибәрми тора. Йөзе чөгендердәй кызарган, бүртенгән, Үтәгәновны үтереп ташлар дәрәжәдә иде: —Сволочь! Сволочь!—дип җикерә ул —Кая теге кәнтәен, кая теге мәткән? Жир бит, мин моны парткомга язып бирәм —Ул мунча эченә кереп, дәлилләр, шаһитлар эзләргә кереште Анда тәрәзә буенда такта сәке, башында тәбәнәк өстәл. Өстәлдә мич бәрәңгесе һәм ипи телемнәре — Күтләк тәре, кая качырдын мәткәнне! Мин моны болай гына калдырмыйм. Карасана, үз хатынына камчык кигереп кәнтәен качыра! Уф. УФ! . , — Мин шаярттым бит, исерек баштан, дурак!—дип исерек мыгырданды Үтәгәнов.—Нинди кәнтәй, берни дә юк. Әнә кара, тап! Дура син, шаярганны анламыйсын! —Дәшмә, җир бит! Синен бу беренче генә түгел' Ну. парткомга куйдырып, каерыңны каезлатам мин синен! — Мин шаяртып кына синен башына плаш капладым Сине сагынганнан шулай кочаклап алдым. Ә син әллә нинди кәнтәй таптырасын. Дура! Кичә артык сыйлап ташладылар, юньсезләр! Шулай диде дә бусаганы атлап эчкә керде һәм эзләнеп, иснәнеп торган хатынын биленнән каты итеп кочып алды, үзенә кысты Хатын кулларын худка җибәрде. Әбрарны унлы- суллы яңаклый башлады. Ир мона рәхәтләнеп тора кебек иде Әбрар сынаган чарасын эшкә җикте, бер кулын хатыннын ботлары арасына чумдырды һәм дөрес тә: хатын кинәт исен җуйгандай торды, жегәрен югалткандай булды Башын артка ташлап, күзләре йомылды. Куллары як-якка китте Бар авырлыгы белән Әбрар кулларына салынып төште Тыпырчынуы кинәт бетте Үзенен законлы хатыны бит Үз кынрын-ихгыярын дип әйтә иде ул Менә хәзер ихтыярга көч бирергә кирәк Әбрар хатынын ипләп кенә топы ла сәкегә сузып салды. Хатын күтләрен йомган, хәлсез калгандай озын-озын сулыш ала иде. Туфлиләре шап-шоп килеп идәнгә төштеләр Хатын һаман күзләрен ача алмый Өйрәнелгән хәрәкәтләр аны бик тиз чишендерде. , __ Унбиш кон Әбрарга хатыны янында булырга туры килмәде. Хагын ирен бик тансыклаган икән, тәмам ачыккан Ир белән хатын бер-берсенә дошман булсалар да. мондый хәлдән сон кайчак дуслашып китәләр. Дуслашмасалар да талашмыйлар. Чөнки хисләр дөньясында булалар. Хисләр тән канәгатьләнүе көткән, таләп иткән. Адәм баласының фажигасе шунда. Тән таләбенә хисаплап, тәбегә эләктерәләр аны Хатыннын арткы уйлары эшли: "Әгәр ире бая мунчада хатын-кыз белән яткан булса, мине болай татлы итеп ярата алмас, көче җитмәс иде. Юк. ханы-кыз булмаганга охшый". Әбрар исә: "Теге хатынны да хурлыктан коткардым, үземне дә бәладән араладым Үз хатынымны да кулга алдым, хәйләләдем, шик-шөбһәләрен бетердем. Хатын моны соңыннан тәмам исенә килгәч, чыгарачак әле. Ансын кире кагу ансат булачак. Әмма хәзергесе наять чыкты. Ну үземдә чослык бар икән, шайтан алгыры!” Алар мунчадан чыктылар, янәшә атлап баралар Дошманлыклары беткән шикелле. Чөнки алар хисләр дөньясында, тән-җан рәхәтлегендә иделәр. Горурлык, мин-минлекләр, каршы торучы ан арткы планга күчкән, томан эчендә калган. 31 Ө ч тәүлек буе Вәзыйх белән Варис киндер ура торган комбайн артыннан йөрделәр. Комбайн күрше районда иде. Ярый әле, нефтьчеләр булышты. "Урал” машинасы белән платформа бирделәр. Ниһаять, менә комбайнны киндер җире башына платформадан төшерделәр. Кич булып килә иде. Варис машинага утырып, каравылчы алырга чапты Вәзыйх яшел тузан очырып утырган басуга күз кырыен төшереп, берничә киндер башын алып уды. Учында җилгәреп, капкалап карады. Орлыклар бик тәмле, сөтле иде. Уйлары алга омтылды. Бәрәнге эшен шушы атнада бетерергә тиешләр. Вәзыйх быел кызык итте: бәрәнге алуны халыкка тапшырды. Ун капчык колхозга, бер капчык—бәрәнге алучыга. Өч йөз стандарт капчык сатып алынган. Колхозчылар бөтен семьялары белән бәрәңгегә ябышып яталар. Кушучы-куучы юк. Айлар буена сузыла торган эш бер атнада бетәчәк. Чөгендер алганда да шул чараны кулланачак ул. Бәрәңгене хәл итүгә бер худтан чөгендергә тотынырга... Варис бик тиз килеп җитте. Картны комбайн төбенә бастырдылар да. авылга элдерделәр. Идарәгә кермәделәр, чөнки эш тагулары мөмкин иде. Машинаны сельпо дворына керттеләр дә. арткы ишектән генә кибеткә сугылдылар Кесәләренә берәр шешә төшеп утырды, ^ггәй арыган-беткән чакта фәкать шешә генә ярдәм итә иде. Рәис больницада, парторгка кереп булмый, хатыны бик усал. “Әйдә, Үтәгәновка",—диде Варис. Килделәр, ләкин өйдә карчык- корчыклар. Борылып бакча түрендәге ак мунчага шым гына килделәр. Керүгә, ут яндырдылар. Карасалар, Үтәгәнов сәкедә йоклап ята. Тавышка уянды, сәкедән шуып төште. Шатлыгыннан боларны кочып-кочып алды. Махмырлан башы чатнаган вакыт икән. Кечкенә өстәл өстендә ике шешә күргәч, кулларын уа-уа тыпырдарга тотынды. Ана стакан тутырып салдылар. Ул бер тын белән эчеп тә куйды. Сәке кырыена утырды. Күзләренә, йөзләренә жан кергәндәй булды. —Шушы тәре мине яшәтә,—диде ул, авызына папирос кабып. —Яшәтә-яшәтә үтерә ул,—дип Варис стаканын авызына каплады. —Яшәү аша үлем килә, әйе,—диде Вәзыйх үз өлешенә иренен генә тидереп, стаканын кире кушы.—Хак булса, сугыш вакытында Гитлер юкка гына әйтмәгән икән: Россияне яулап алсам, халыкны бушлай аракыга тиендерәчәкмен, дип. Аракынын иблислек көчен белгән ул. Фашизмны жиндек, ә иблис суы—аракыны җинеп кара син! Һи! —Кешегә төшә торган авырлык, киеренкелек артты. Шуңа допинг кабул итәргә туры килә шул, каһәр,—диде Варис. —Адәм баласы йомшак, шул аракыга баш була алмый,—ди-ди, Үтәгәнов тез башына учы белән суккалап торды —Аракы җинә, иблис тәре! Прәме аптырагански... —Свердловскида дәвалыйлар икән,—дип куйды Вәзыйх. Арт санына- _7_ 5 савырга капсул тегәләр, ди. Үзеннән подпись алалар, чөнки әз генә эчсә, аттыр-вәләй теге дөньяга — Шундый куркыныч дәваны нигә чыгаралар икән, әкәмәт?— Үтәгәновнын йөзенә чын кайгы сорылыгы чыкты.—Адәм азагын уйлап тормый шул. —Шартлар рәхимсез. Варис дөрес әйтә, һәр төштә әлеге дә баягы киеренкелек,—диде Вәзыйх —Шартлар дигәннән,—диде Үтәгәнов, стаканын кулына атып, аны эчәргә бер дә ашыкмыйча Чөнки рәхәт-ләззәтен озаккарак сузасы килә кебек иде.—Шартларны аны нәчәлникләр тудыра. Әнә Кушаев урынына килгән Беренче секретарь Хохлов ничек куыра Прәме шабаш' Припискада гаепләп дүрт колхоз рәисен хокемгә тарттырган Әйе Припискатар турында Үзәк комитетнын карары бик катгый Әз генә дөрес язмадынмы—тоталар да судка. . Кстати. Надыйров. сине эзләп, прокуратурадан чылтыраттылар Ник икәнен әйтмәделәр —Нәрсәгә кирәк булдым икән тагы’'—Вәзыйх нидер чамаларга теләп. Үтәгәновка төбәлде Бу икссүзле адәм, берәр нәрсә болгатуы бик мөмкин Аны бирегә болгатыр өчен җибәргәннәр дә —Хохлов тынгысыз кеше икән,—дип сөйләнде Үтәгәнов Колхоз басуларын карап йөргән Бишмунчадан кайтканда сезнен киндер басуын заметкага алган. Кызыксынып караса, киндер җыеп атынды дип сводка бирелгән икән. Шул нәрсәне куертатар шикелле... —Кем биргән7 Нәрсәдер бутыйлар —Вәзыйх шөбһәләнеп, урыныннан торды Шунда ук: ярар, юк нәрсәдер, дип үзен тынычландырды —Авыл хуҗалыгы идарәсеннән бик тыкырдатканнар иде шикелле. — Варис хәтерләргә тырышып мангаен җыергалады —Обкомнан план дип кысканнардыр —Обком райкомны, райком Авыл хуҗалыгы идарәсен, ә Авыл хуҗалыгы идарәсе колхозны кыса Ничә звенолы бер чылбыр,—дип Вәзыйх кулындагы стаканын өстәлгә куйды да сәке кырыена утырды — Гормыш чылбыры —Без шул чылбырга уралган инде.—диде Варис, төшенке тавыш белән Һәм стаканын бушатып, китәргә кузгалды Бер шешә яна гына башланган көе өстәлдә тора иде. —Бу сина күчтәнәч,—диде Вәзыйх, шешәгә ымлап —Без киттек. — Борыным кычытканые аны, рәхмәт, егетләр,—дип. Үтәгәнов шатлыгыннан көлеп калды. Ә өйдә бушлык иде. Рәмисәдән бер хәбәр юк Кайда икәнен дә белгертми Шулчаклы мине дошман күргән икән Казанга урнашкандыр, бәлки? Гаҗәп инде, ничә ел тормыш, ятак бүлешкән кешенсн сине нәфрәти күрәлмәве уйландыра Мин шул тикле начар кеше микәнни? Үзенә бит читтән карап булмый Үзенне ярыйсы гына, хаклы кеше хисаплап йөрисен Кимчелекләреңне танырга теләмисен Керфекләренә йокы асылынып, ача алмас хәлгә килгән мизгелдә. Үтәгәнов сөйләгән сүзләр хәтеренә төште Ышанырга да ышанмаска да белмәде Кушаевнын пенсиягә чыгарылуына Вәзыйх бик кайгырды кайгыруын Шулай да колхоздан "Семеновол" совхозына күчү уе белән йөргәнгә бик үк мәлҗеп калмады "Семеновол та фәнни эшләр белән шөгыльләнергә мөмкин Ул үзенен киләчәк перспективасын шунын белән бәйләргә исәпли иле Ул төнәде инде, колхозда ничек кенә җан биреп эшлөсән лә бәяләнми Бар көчен көнлек мәшәкатькә тотылып бетә Шәхсән үзен өчен бернинди нәтиҗәсе булмый Гомерне бушка исраф итәсе килми ИДСЦсрем иткән икән, ишекне бик каты дөбердәтүгә уянып китте Теге якта яткан хуҗа ана "Кем бар. нигә шул тикле ишекне ватасыз’"—ди-ди сукранып, бикне ычкындырды Күнитекләр белән дөп-дөп баскан таныш Вазыйхны сагайтты һәм ул тиз генә торып, утны яндырды Ишектә ике милиционер күренде Берсе ал га рак узды да —Гражданин Надыйров. менә сине арестоватъ итү турында ордер'—диде каты тавыш белән, ана кәгазь сузды. Вәзыйх чалбарын киеп маташа иде. Каушый калды. Каешын аелына туры китерә алмый азапланды. Хуҗа ала ишектән: —Нәрсә бу, Вәзыйх, әллә бер-бер хәл булдымы?—дип дәшә иде.—Ходаем, бар икән күрәселәр? Әтисен харап иткәннәр иде, әллә улының да башына җитәләр инде? Вәзыйх чалбарын, пиджәген киеп бетергәч кенә, ордерны алып укыды Аннары ишеккә таба: —Апа, мина кирәкле әйберләрне вещмешокка төйнә әле!—дип үтенде. Апа, и Ходаем, и Ходаем, ди-ди укына-укына, әйберләр караштыра. Әмма тәмам каушаган, берни таба алмый Вәзыйх шкафтан вещмешок чыгарып ана ыргытты. Апа һаман: и Ходаем, и Ходаем, Рәмисә дә юк ичмаса, ди- ди, әрле-бирле сугылды. Вәзыйх кырыну приборын, сабын эләктереп теге яктагы апа янына чыкты. Әйберләрен капчыкка салышты Апаның колагына пышылдап кына: “Иртәгә иртүк Варис Әлмәткә барсын, Авыл хуҗалыгы идарәсендә тиешле кешеләрне күрсен”,—диде. —Нигә, Ирек барсын, колхозга ул баш түгелме сон?—диде апа, Вәзыйхка карап. Милиционерлар озак маташканны түзмиләр, ашыктыралар. Тизрәк, тизрәк!—дип куалыйлар иде. Вәзыйх: —Мин Иреккә ышанмыйм,—диде, әйберләрен эзләгән булып. Ул юри вакытны суза. Чөнки бу һич истә-оста булмаган хәлне аны белән кабул итеп җиткерә алмый иде. Ике чигәсенә кечкенә чүкеч белән дөп-дөп сугалар шикелле. Йөрәк кызу-кызу тибә. Аның типкән авазы колакка ишетелеп тора. Кан кайнарланып баш миенә куыла. Аякларга салкын йөгерә. Нәрсә булды, әллә берәрсе чактымы? Киткәндә Вил Садриевич берәр нәрсәне бутадымы? Минем өскә аударып калдырдымы? Анардан барсын да көтәргә була. Машинада барганда уйлар тагы да күбәйде. Баштан сикереп чыгардай булалар иде. Ул бар хәлләрне дә кире чигерә-чигерә хәтер иләгеннән уздыра. Киндер җыеп алынды дип сводка бирдек микәнни? Бәлки, бәлки. Сводкага алдан язып тутыру гадәти хәл. Чөнки ул эш бүген бетмәсә, иртәгә хәл ителә. Берничә көн алдан җыелды дип языла икән, монда хәрәмләшү юк. Киндер шушы көннәрдә җыелачак. Тик әнә янгыр ява башлаган икән, хәерсез! Ул гынамы? Районнан план өчен дип сораганда Вил Садриевич ярты ел алдан: үтәлде,—дип сводка бирә иде. Вәзыйх пионерларча кайнарланып каршы төшә иде Син мәктәптә өйрәтелгән рәсми гадәтенчә булырга тырышасын, дип әйтә иде Вил Садриевич. Тормыш ул китапта язганча гына бармый, егет. Герой исеме бирү турында сүзләр куергач, Вил Садриевич район җитәкчеләренен йомышчы малаена әйләнде. Башлыкларга нәрсә кирәк, барысын да монардан суыралар Ит. май. балны әйткән дә юк. Сыер асраучылары печәнне машинасы белән алып китәләр Отчетта рәис бу чыгымнарны ниндидер графаларга бүлә- бүлә тезә һәм шул рәвешле йома белә иде. Тик башлыкларның сүзен-теләген үтәүнең әжере дә булып куя. Колхозларга техника, запчастъ бүлгәндә исемлектә “Ирәч" колхозы иң беренче тора. Шулчак Вил Садриевич Вәзыйхнын иненә төртә-төртә шелтәли: Син барыш механизмын аңламыйсын, дөнья күрмәгәнсең, аягына сыер басмаган әле синең. Һәр нәрсә ике яклы була, яхшылык та. начарлык та. Мин эшне печеп эшләргә яратам. Әйтәм—үлсәм үләм, әмма үтим. Шуна мине бәялиләр Ләкин кызы Сәнифәне ришвәтчелектә гаепләп суд хөкем иткәндә дус-әшнә район башлыклары берсе дә ярдәм кулы сузмаган. Вил Садриевичтан борылганнар Анардан качып йөриләр икән. Шул хәлдән Садриевич бик бетеренде Егылуы да шуңардан булды. Ул: ник янмый шунда, дип. битараф иөри башлады. Берәр кирәкле эш хакында әйтә башласаң, кул гына селти иде. .Карангылы-яктылы эңгер-меңгердә хуҗа апа идарәгә менде. Варис та яна гына килгән, наряд бирергә әзерләнә нае. Ләкин шыбырдап янгыр , к< I л ява, Варис нишләргә белми йөренә иде. Апа, идарәдә кеше булмаса да, бик шыпырт кына Вәзыйх белән булган хәлне сөйләп бирде Вариснын күзләре маңгаена менде, кашлары маңгай чәченә барып тоташты Күз аклары шар‘1үклар ке^ ек гәгУР^штеләр Учы белән чәчләрен тиз-тиз сыпырыштыра иде. Үтәгәнов кичә сөйләгәнне аны,—диде сүзләрен теш арасыннан чыгара- чыгара,—дошман, шунда конкрет берни дә әйтмәде бит! Дошман!" —Вәзыйх Иреккә ышанмыйм, дип әйтте, нигә икән?—диде апа. Варис —Беләм. беләм.—дип. Ирекне бер айлык курска җибәрүләрен белдерде. Ул апага кайтырга кушты, бухгалтер Сәрияне алып килергә әйтте Неужели приписка өчен арестовать итәрләр икән9 Андый эш гамәлдә һаман ел саен булып тора иде Быел гына Үзәк комитет акылга килгәнме9 Өстәп язу бик хәтәр хәрәмләшү Әитик, саннар буенча караганда бездә җитешлек, байлык Гамәлдә исә берни дә юк. кибет киштәләре буп-буш. Авылда укытучылар өй борынча кереп күкәй, бозау җыеп йөриләр. Революция елларындагы продотрядлар кебек. Билгеле, бу өзеклеккә партия кайчан да булса нокта куярга тиеш иде. Сәрия килде Аның бүлмәсенә кереп утырдылар Варис хәлне нык кына куертып аңлатып бирде Чөнки үзе дә куркып калган иде Приписка белән барча колхоз җитәкчеләре шөгыльләнә —Моннан ай ярым элек Авыл хуҗалыгы идарәсеннән барлык культуралар җыеп алыңды дип сводка бирегез, диделәр. Катгый таләп иттеләр —Сәрия кипшенгән иреннәрен ялый-ялый ашыга башлады —Мин андый сводка бирә алмыйм, дидем. Баш тарттым Бераздан Иван Мөхәммәтович Вил Садриевичны идарәгә чакыртып китерде дә, алар икесе сөйләштеләр Трубканы куйгач. Вил Садриевич шул сводканы эшләргә кушты Мин эшләп бирдем. Ләкин ул. мин больничныйда. дип. документка имза салмады Идарәдән чыгып китте. Ул арада Надыйров кайтып керде Рәиснең авырганын белә иде. Вил Садриевич пичәтне аңа биргән иде Надыйров бераз уйланып торды да имза салды. Документ районга китте —Әх-һе-һе,—дип уфтанды Варис. Сәрияне тыңлагач,—эшләр начар' Надыйровны стрелочник иткәннәр, ахрысы! Хәзер үзеңнең дөя түгел икәнеңне берничек тә исбатлый алмыйсын инде Әх. егетләр'—Йөзе тәмам сүнеп, ул уйга калды. Сәрия үзенә куркыныч янавын шәйләп, лышык- лышык елый башлады. ..Варис кешелеккә киенгән көрән күн кепка, модадагы аксыл-соры кытай плащы, аягында кара лаклы туфлиләр. Кояшта каралган киңчә чыраенда эчке борчылу һәм бимазалы уй сизелеп тора. Сәриянсн моңарчы ваемсыз тоелган озынча аксыл йөзенә үпкәләү һәм киеренкелек чыккан Алар Авыл хуҗалыгы идарәсенә эш башланган вакытта килеп җиттеләр Варис машинаны зур тизлек белән йөртә иле. Бинага кереп, икенче катка күтәрелделәр. Иван Мөхәммәтовичнын кабинеты бикле, приемныенда да кеше юк. Коридорга чыктылар Теге баштан кемдер Яфизов Варис!"— дип эндәште Бу Иван Мөхәммәтовичнын ничәнчедер урынбасары Сәмарханов иде Анын “Ирәч"тө булгалаганы бар. Варисны белә Ул үз бүлмәсенә алып керде, боларга стена буендагы урындыкларга утырырга ымлады, үзе өстәл артына урнашты Шунда төсенә рәсми салкынлык, өстенлек, югарыдан карау чыкты Өстәл өстендәге ертылмый торган календарьны актарды да башын күтәрде —Яфизов. сиңа ашыгып торасы юк,—диде хәсрәтчән гавыш белән — Ситуацияне беләсең. Ирек Варраев курска китте Син вакытлыча “Ирәч" колхозы рәисе итеп билгеләнәсең Менә приказ. —Ул бер кәгазь бите сузды Ә Варис ни әйтергә белми аптырап тора Бу хәлне ул бердә көтмәгән, ахрысы. Ләкин һәрчак тынлаучанлыгы. карыша белмәве кыфәтеннән беленә иде —Анысын эшләрбез.—диде ул. кәгазьне үрелеп алып —Ләкин без Надыйров эше буенча килгән идек, иптәш Сәмәрханов Урынбасарның ирен кырыенда ниндидер канәгатьлек сызыгы яктырды, ул үз фамилиясен бик ярага сыман иде —Надыйров безнең карамакта түгел,—дип, ул өстәлендәге папканы читкә этеп куйды, гүя Надыйровны шулай читкә этеп аннан арынырга тели иде— Нишләп гаепле кешене яклап йөрисез? —Монда ул гына гаепле түгел,—диде Сәрия, ничектер ачулы-янаулы итеп.—Беренче чиратта Иван Мөхәммәтович һәм Сәмәрханов гаепле. Сез бит боерык бирүчеләр, без боерыкны үтәүчеләр генә... —Мин боерык бирмәдем,—дип Сәмәрханов, сезнен белән эш бетте, дигән кыяфәткә керде. Өстәл тартмасын ачып нәрсәдер эзләгән булып, актарына башлады. —Иван Мөхәммәтович кайда? Сез Надыйровны стрелочник иткәнсеэ!- Сәриянен тавышы елаулы, күкле-яшелле чыкты. —Рәис авырып ята, больничныйда,—дип мөгрәде Сәмәрханов, боларга аркасы белән борылды, сейфын ачарга маташты. Анын Надыйров эшенә катнашы барлыгы сизелә иде Чөнки томанлы сөйләшә, боларны өркетергә тели. Варис анын үзен алардан читләштергән кыяфәтенә карап торды да, өметен өзеп, ишеккә таба борылды. Машина янында инде нишләргә, дип, аптырап тордылар. Иван Мөхәммәтовичны күрмичә кайтырга аяк тартмый иде. Авыру кешене бимазалау начар икәнен аңлаган хәлдә, ни булса ул дип, йөз ертырга тәвәккәлләделәр. Ишекне асраулары ачты. Болар тавышына эчке бүлмәдән: —Нәрсә бар?—ди-ди, халатына көчкә сыйган биек күкрәкле, мимылдап торган савырлы хатын чыкты. Бу хуҗабикә иде, Варис Иван Мөхәммәтовичны сорады. Сәрия Варис артындарак лышык-лышык борынын тартып елый башлады. —Авыллардан бер тынгылык юк, билләһи!—дип кычкырып ачуланырга тотынды хатын,—Өйгә басалар да керәләр. Әдәп дигәнне һич белмиләр..— Аның авыл марҗасы икәне сөйләнүеннән, төсеннән беленеп тора иле. Перспективалы татарга чыгып, тирестән көрәк булган...—Ваня!—диде ул, ачулы-кыжраулы тавыш белән башын борып —Нигә өйгә китерәсең? Күпме тукырга мөмкин? Мине үтерәсең бит инде?! Бу гололобыйга чыгып бер бәхетем булмады! Уф-уф! Башым!.. Буй-буй яшел пижамнан Иван Мөхәммәтович күренде. Бер авыру кыяфәте юк үзендә. Әмма чырае ачу белән тартылган, иреннәре хәтәр кысылган иде. Варис хәлне аңлатты. Сәрия елый-елый бу эшне тәфсилләп сөйләп бирде Сводкага киндер җыеп алынды дип язарга сез куштыгыз. Мондый нәрсә элек гадәти эш иде. Рәис авыру булганга, Надыйров кул куйды. Ул гына гаепле түгел бит?! — Мин приписка белән шөгыльләнергә кушмадым,—диде Иван Мөхәммәтович, ике катлы ияген күкрәгенә терәп. Ул күзлек артыннан ачулы бәбәкләрен төбәгән иде —Юк. сез приказ бирдегез, без шуны үтәдек!—Сәрия бик каты чигенмәс рәвештә әйтә иде —Нәчәлник рәзве үз гаебен таный! Юк! Кул астындагыларга аудара! —Шул инде, ни булса да стрелочник гаепле!—Варис ипле тавыш белән шулай диде. Иван Мөхәммәтовичнын тузынып китүеннән шүрли иде. —Барыгыз! Иван больничныйдан чыккач ачыклар!—диде маржа, кулы белән куу хәрәкәте ясап. —Киндер жыеп алынды дип язарга мин боерык бирмәдем,—дип, Иван Мөхәммәтович кире тибәрү хәрәкәте белән кулын селтәп куйды һәм бүлмәсенә таба борылды. Сәрия белән Варис ачудан шартларга җитеп ярсыганнар иде. Икенче секретарь Митрофанов янына керделәр. Ул исә эшне белә икән. Сәрия елыйелыи аңлатты. Иван Мөхәммәтович үзе приказ бирде Хәзер исә. юк, кушмадым, дип. танымый. Хәтерләмим, үзегез приписка ясагансыздыр, ди. внә приписка өчен агроном Надыйровны арестовать иттеләр. План өчен йөз процентлы сводка таләп иткән Иван Мөхәммәтович, ә хәзер үзе чигенчәли Үзе кушкан бит —Варис белән Сәрия секретарьга зур өмет баглап төбәлделәр — Кушкан дигән хәл жавапка тартылмый торган нәрсә,—диде Митрофанов, калын иреннәрен әкрен генә кыймылдатып Бу хакта сөйләшәсе килми иде.—Кем башкарган, шул жавап тота —Эшче нәчәлникны тыңларга бурычлыдыр бит9 —Уйлап эшләргә тиеш. Үз башы белән Приписка белән каты көрәш бара. Партия пленумы бу мәсьәләне катгый куйды. Надыйров шул политик компания дулкынына эләккән —Митрофановн ы н кашлары җыерылды, йөзе чытылды. —Нигә Иван Мөхәммәтович үз гаебен эшчеләргә сылтый9—диде Варис, тыела алмыйча,—Бу честно түгел! — Бу политик мәсьәлә.—дип. иренеп кенә сүзен дәвам итте Митрофанов —Монда алиби юк Пригжсканы кемдер яклый икән, димәк, ул партиягә каршы Яфизов, син әйбәт парин. ләкин адымынны уйлап атла. Әйе. Бу мәсьәләгә ачыклык кертелер Барыгыз, эшегездә булыгыз...— Ул. кабул итү тәмам икәнне белгертеп, торып басты Варис. Сәрия, нәүмизләнгән кыяфәттә, ишеккә борылдылар ...Бу хәлләрне ишеткәч, Лениза үзенен элемтәләрен хәрәкәткә китерде Белгечләр белән кинәште Кинәш бирәләр, конкрет ярдәм итмиләр иде Иван Мохәммәговичнын үз күрсәтмәсеннән баш тартуы һәм шунын нәтиҗәсендә Надыировнын арестовать ителүе җен ачуын кузгатты Ин элек яшертен генә кызлар аша Иван Мөхәммәтович боерыгының күчермәсен алуга иреште Аннары прокурор ярдәмчесе элекке танышы, миһербанлы Сачков янына барды һәм теге күчермәне анын алдына куйды Сачков ул “дело" белән таныш икән Боерык нөсхәсен укыгач “Бу—эшне үзгәртә,— диде ышанычлы итеп —Без бит аларга буйсынабыз,—дип сөйләп китте - Шуна. гаебе булса да. үз нәчәлнигыбызны арестовать итә алмыйбыз Мин бу эшне судка хәтле җиткермәскә тырышырмын Колхоздан, авыл советыннан, горкомнын авыл хуҗалыгы секторыннан характеристика китерерсез Обязательно' Беренче бик каты куыра Нишлисен, политик дулкын' Надыйров дулкын узганчарак сабыр итәр Озакламас, икенче бер дулкын кузгалып, монысын томанда калдырыр азе Дулкыннан дулкынга яшибез, шайтан алгыры! Әмма очрашу авыр булды Вәзыйх бик бетерешкән иде Ул танып булмаслык үзгәргән. Тошенкелеккә бирелгән, ахрысы Лениза аны өметләндерергә тырышты Сине “козел отпушении" иткәннәр, диде Бер шанс бар. ул Иван Мохетдиновичнын намуслылыгы Ул гаепнең яртысын үз өстенә алса иде? —Ул чагында постын югалтачак,—диде Вәзыйх. өметсез тавыш белән —Шулай да намусына килсә? —Намусны эшкә катнаштырмаячаклар? — Мин аның үзе белән шәхсән соиләшәм але? _Мине бит гәбендә дөреслек, гаделлек яклы булган өчен утырттылар Сводка ул сылтау гына!—Вәзыйхнын кипкән иреннәре бик әкрен кыймылдыйлар иде Лениза мона каршы бер сүз әйтә алмады Чөнки Вәзыйх сүзләрендә хаклык бар иде. Киткәндә Лениза “Кычкырып торган гаделсезлек бу килеш калмас, өметеңне өзмә але",—диде. Ул бу турыда "Комсомольская иранда га язды Корреспондент килеп “дело" белән кызыксынды Колхозның кыр эшләре тәмамланды Көз үзенен холык-фигылсн күрсәтә башлады Башта вак пыскак яңгырларын койды Аннан яңгыр артыннан кар бөртекләре дә күренде Октябрь бәйрәме алдыннан кинәт салкынайтып, туңдырып җибәрде Шул көннәрнен берсендә яшел фуражкалы чик сакчы лары ике солдат авылга машина белән цинк табут кайтардылар Бу ИлФир мәете иде Табугнын өстен ачышлы түгел. Герметизациядән гән Чырае турында плексиглас куелган Ул тонык Илфнрне тәгасн генә таный алмадылар. Шулай да: “Ул, ул!” диештеләр. Анын башы бер якка кыйшайган иде. Әллә муены белән тоташмаган инде?Тукта, башы муеныннан аерым шикелле9 Солдатлардан нәрсәдер белмәкче иттеләр Әмма икесе дә “Белмибез”,—дип, башларын як-якка чайкыйлар. Ә белгәнлекләре йөз сызыкларыннан сизелеп тора иде. Бары Кытай чигеннән кайтуларын әйттеләр Мондагылар, шуңардан чыгып, Илфирнең башын кискәннәр, дигән фикергә килделәр. Бу айдагы газеталарда да шундый хәбәрләр басылган иде. Берәү үлә, икенче берәү көн күрә, дигәннәр. Мөхетдинов өчен чыннан шулай булды. Ул җанын гомер буе басып торган авыр таштан котылуына кайгырырга да шатланырга да белмәде. Шул гөнаһ ана күпме газаплар китерде бит. Кешеләр алдында оят кичерешләре күнелен бозды, тормышын агулады. Күпләр гөнаһ кылалар да бөтенләй оныталар Бушатылган шешәне ташлап киткән кебек. Мин алай була алмадым. Эчтән генә беркемгә сиздерми сызып яшәдем Менә ул газап бетте! Әй, тормыш! Әгәр хәлле, байлыклы кеше булсам, Илфирне үземә алып тәрбия итә алмас идеммени? Мөхетдинов атна буе эчте. Кайгыруданмы, әллә кичерешләрдән арынгангамы күзләре эчкә баткан, чырае монсу иде. Бәйрәм белән бәйләнгән тагын бер хәбәр. Зөмәрә Бөгелмә кешесенә кияүгә чыккан. Хәрби кеше, лейтенант, ди, бәйрәмгә туры китереп туй иткәннәр дә Германиягә китеп барганнар. Лейтенант шунда хезмәт итә икән... Ярый, үз ишен тапкан, бәхетле була күрсеннәр дип, Фаяз Зөмәрәгә эчтән генә уңышлар, һәртөрле якты көннәр теләде. Әмма йөрәге, сулкылдап- сулкылдап, җанын савып йөрде. Ул кыз күнелдә тирән эз уеп калдырган Бу хистән тиз генә арынып булмаслыгын тойды ул. Шул кышны Рабига дөнья куйды. Кайнана үз авылларына кайтып китте. Фаяз ялгыз гына яши башлады Гаилә корырга курка иде. Үзенең бәхетле була алмавын сизә ул. Шул сизем тәвәккәл адым ясарга комачау итеп тора. Күпмедер вакыт узгач, икенче көздәме. Зөмәрә белән Фаяз тагын очраштылар. Бөгелмәдә, универмаг ишек төбендә күзгә-күз килделәр. Һич көтмәгәнлектән, Фаяз аны башта танымады. Зөмәрә исә, аның сәламен дә алмыйча, чәр-чәр килергә тотынды. Бу ни хәл бу? Фаяз атлә нинди зәһәр сүзләр ишетә: —Син миңе яратмагансың, алдалап кына йөргәнсең! Син мине күпме газапладың! Йөрәгемә күпме кан саудырдың! Син җәзалаучы, син кеше түгел! Я тебя ненавижу!—Зөмәрәнең сүзе бүленде, тамагына төер утырды кебек. Зәһәрлектән йөзе зәңгәрләнә башлаган иде. Ул исенә килеп, йөзен ридикюле белән каплады да жил-жил атлап китеп барды. Фаяз берни кылырга, кайтарып сынар сүз әйтергә дә өлгерми калды. Әллә төш күрәмме. дигән уй башында чагылды. Ул яшен суккан багана кебек карага коелып басып торуында булды. Баскан җиреннән озак кына аякларын кубара алмаган шикелле иде. Бу хәл Фаязны бик нык тетрәндерде. Әллә нинди шөбһәләргә батырды. Төрле-төрле уйлардан иреннәре сарыгып, зиһенендә бер уй тәгаенләнде: Зөмәрә дә бәхетен таба алмаган икән. Бәхетле кеше авызыннан мондый ачы каргыш чыгуы мөмкин түгел. Әмма, әмма. . шулай да әле һаман мине ярата бугай ул... Әйе, язмыш үги ана кебек рәхимсез, беркемне дә жәлләп тормый. Кешеләрне бөгә, сындыра, үзләре теләмәгән эшләр эшләргә мәҗбүр итә. Ә язмыштан узып, аны үзенчә борырга тырышу, күп очракта тормышыңны катлауландырырга, көтелмәгән тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән шул. Адәм сөйли—язмыш көлә, дип, юкка гына әйтмәгән борынгылар. * 1997-2003.