Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМ ИДЕ

Еллар үткән, чәчләребезгә чорлар тегермәненен куныгы булып көмеш бәс сарган, маңгайларыбызда вакыт тәгәрмәче эзләре тирәнәйгән саен хәтер дигәнен саега бара Әмма балачакта һәм яшьлек елларында булып узган вакыйгалар кеше күнелендә мәңгегә сүнми, сүрелми икән. Киресенчә, еллар узган саен алар бөтен ваклыклары, нечкәлекләре белән кабат янару. адәм баласын инде бик еракта, күзгә күренсә дә мәңге барып җитмәслек офыкларда калган саф яшьлек еллары өермәсенә алып китү хасиятенә дә ия. Сәер хәл бит! Без бүген иртән ни ашаганыбызны, ни сөйләгәнебезне оныткан хәлдә дә моннан кырык-илле еллар элек булган вакыйгаларны бөтен нечкәлекләре белән хәтерлибез, төнлә уятып сорасалар да сөйләп бирә алабыз Менә шуңа күрә белемне балага сабый чагында, хәтер дигәнен алмаздай саф яшьлек елларында биреп калырга кирәктер дә. Яшьлектә алган сабаклар онытылмый. Алар мәңгегә синен белән. Бу җәһәттән караганда, укытучылар бигрәк тә бәхетле халык. Чөнки аларнын якты сурәте, алар биргән белем орлыклары дистәләрчә, йөзләрчә егет-кызларның хәтер сандыгында саклана. Беренче укытучысын хөрмәт белән искә алмаган кемсәне минем очратканым юк. Кырым татар халкының күренекле вәкиле, филология фәннәре кандидаты Кәрим Жаманаклы минем өчен нәкъ әнә шундый шәхесләрдән. Дөрес, ул вакытта мин анын зур шагыйрь икәнен дә. бөтен төрки дөньяны колачлаган фольклор галиме икәнен дә белми идем әле. Безнен. ягъни Алабуга дәүләт педагогия институтының беренче курс студентлары, әле яңа гына фән һәм чын әдәбият дөньясына борын төртергә азапланучы сары томшыклы “чебешләр" өчен, ул “Әдәбият белеменә кереш" дигән гаять катлаулы фәннән лекцияләр укучы, өлкән курсташларыбыздан ишеткәнчә, “гаять тә усал һәм таләпчән" укытучы иде Бу инде үзе генә дә. ул чакларда аңлавыбызча, безнең өчен буй җитмәс шәхес иде Үткән гасырнын алтмышынчы елларында Алабута дәүләт педагогия институтында студентларны дер калтыратып торучы ике укытучы булганлыгын бүген дә күпләр яхшы хәтерли торгандыр. Аларнын берсе ниндидер язмышлар белән Татарстанның ул чактагы караңгы бер почмагына урнашкан пединститутка килеп эләккән Австрия галиме, яшьләргә матанализ һәм югары математика серләрен төшендерүче Люстиг булса (аны укытучылар да. студентлар да шулай Люстиг дип кенә йөри иде) . икенчесе—рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасы мөдире Кәрим Рәшилович Рәшидов иде. Һәрбер югары уку йортында студентлар арасында алар үзләре генә белгән әйтемнәр, канатлы гыйбарәләр була. Алабугада да бар иде алар. “Физматта Люстигтан. филфакта Рәшидовтан имтихан бирә алсаң, үзеннс институтны уңышлы тәмамладым, дия аласын" дигәне шуларнын берсе. Язмышыма рәхмәтлемен. миңа әдәбият белеме нигезләрен әнә шундый күпкырлы һәм тирән белемле, студентларга үтә таләпчән булса да миһербанлы остаздан өйрәнергә туры килде. Институт программаларында язылмаган “кешелеклелек" дигән дәрестән дә тәүге сабакны ул бирде бугай. Беренче курста укып йөрибез. Инде кышкы сессия тәмамланып килә Зачетлар тапшырылган, алда соңгы имтихан—әдәбият белеме. Алда—“филфак Люстигы" Рәшидов белән очрашу Мәктәптән сон туп-туры институтка килеп кергән без генә түгел, хәтта педучилише бетереп, армия хезмәтен тутырып кайткан егет- кыхтарның да кикриге шиңде Көне-төне китапханә залларында утыру, күмәкләшеп бер-беребезне сынап карау дисеңме, лекцияләрне үтә бер үҗәтлек белән язып баручы кызлардан конспект теләнү дисенме, берсе дә калмагандыр. Ә күңелләр инде каникулда. Билетлар алынган. Имтиханны тапшырабыз да. автовокзалга Менә имтихан башланып китте. Октябрь инкыйлабына кадәр кызлар өчен епархиаль училище урнашкан борынгы таш бина коридорлары тынып катды Юк кына сүздән дә. бармак күрсәтсәң дә көләргә әзер кызларыбыз ла сүзсез. Әнтерсен. Татар язучшарыннан бер төркем (сулдан уңга алгы рәттә) Ә Исхак, Р. Ишморат. Г Ь.шшрчч С Ә<)1шюва. А Шаман. X Туфан, Л Җаманаклы икенче раттэ И Туктар. X Ярча. М Бвдойяе. М Гайнунин. 4 Әхмәт, Г Идеие ашап туймаганны ялап туеп була, лыбыр-лыбыр килеп билет кабатлыйлар Көн якты чакта тизрәк Чаллыга барып эләгергә өметләнгән, аллан ук автобуска билет алып куйган бел фәкыйрьләрегез—Мөслим сгегләрс-кычлары имтиханга беренче булып керергә тәвәккәлләдек. Чал чәчле, уртачарак буйлы таза, тыгыз гәүдәле күзләрен бераз кыса төшеп, һәркемгә сынагандай төбәлеп караучы, кырыс холыклы Кәрим Рәшидович та ул хәтле бәйләнчек .шәм булып күренмәде Елмаеп каршы алды, алдындагы билетларга күрсәтеп “Рәхим итегез'" дип әйтте дә бугай әле Нинди сораулар эләккәнен тәгасн гына хәтерләмим, әмма укыган, таныш сораулар иде Булдыра алган хәтлсссн урысча, булдыра алмаганын татарча лупалап, татар вә рус әдәбиятыннан мисаллар китерә-китерә ерып чыктым бит тәки Кәрим Рәшидович "Булды, җитте!" дигән кебек итеп кенә ым какты да зачеткама сузылды Эчемдә бер кыл өзелеп киткәндәй булды Әллә дөрес сөйләмәдем микән, нигә туктата микән бу " Юкса, әле әйтер мисалларым җитәрлек, йомгак ясап та куярлык рәтем бар иде Укытучым исә минем хәлемне әллә аңлады, әллә акламады, зачеткамны сузды ла “Чыгарга мөмкин",—дип куйды Коелыклар төштем, хәтта зачет кенәгәсенә дә күз салмыйча коридорга атладым Иптәшләрем уратып алды, кулымнан зачеткамны йолыктылар Кемдер гаҗәпләнү катыш сөенү белән “Бишле1" дип кычкырып җибәрде "Кемгә, минамы'" Бу сүзләр инде минем ихтыярымнан башка чыкты Түбәм күккә тиярлек хәлдә идем. Ләкин иптәшләрдән башка гына китеп булмый Алдан сөйләшеп куелган. Ни булса да бергә булырга' Көтәбез Ин соңыннан каяндыр Башкортстнн якларыннан килгән Рәйсә исемле кынабыз килеп чыкты Чыкты да яшһләрснә буылды: — Белә идем мин. белә идем Аңлата гына алмадым. Урысчам чамалы бит -Нишләп татарча гына сөйләмәдең соң?—диде кемдер —Татарчам да шул хәтле генә.—диде Рөйсәбеэ бертуктаусыз аккан яшьләрен тыя алмыйча —Мин бит чуваш мәктәбеңдә укыдым Татар әдәбиятыннан ничек итеп кенә мисаллар китерә алыйм?! "Белмим" дидем инде —Сон нишләп чуваш мәктәбендә укыганыңны әйтмәден'1 Райсәбез иннәрен генә җыерды дл тагын такмакларга тотынды -Болай булгач стипендиясез калдым инде, укып булмый иңде Тизрәк Чаллыга китү, кон яктысында Мөслимгә таба кайтучы машина эзләү кирәклеге дә онытылды Рәйсә өчен талпынып карарга, ничек тә Кәрим Рәшидович белән сөйләшергә иде бит Имтихан беткәннән сон Кәрим Рәшидович янына Мөслим яшьләре делегация булып кердек. Сүзне мина башларга туры килде: —Кәрим абый, Рәйсә безнең барыбыздан да яхшырак белә ул, айлата гына алмаган. Чуваш мәктәбендә укыган кыз ул.. —Имтиханны кем ала, синме, минме'’—диде ул ризасыз тавыш белән. Моны ул татарча әйтте Лекцияләрдә һәм имтихан барышында гел урысча гына сөйләшеп утырган абыебыздан туган телебездә сүз ишеткәч жанга тагын жылы йөгерде Өмет угы кабынды. —Кәрим абый, зинһар, Рәйсәнен үзеннән сорап карагыз инде Укытучыбыз миңа каш астыннан гына карап алды да Рәйсәгә борылып чуваш телендә нәрсәдер әйтте. Рәйсәбезнен йөзе кинәт яктырып китте, кулларын болгый-болгый сөйләргә тотынды. Теле телгә йокмый. Кәрим Рәшидович безгә чыгып китәргә кирәклеген анлатып кул селекте дә. Рәйсә алдына имтихан билетларын таратып салды Шул! Күп тә үтми бәхет кошы тоткандай балкып, кулындагы дүрт бармагын тырпайтып килеп чыкты Рәйсәбез. —Ниләр сорады, ниләр сөйләдең? —Чуваш шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләтте, имтихан сорауларын юньләп тыңламады да... Соңрак без Кәрим Рәшидовичнын барлык төрки телләрдә иркен аңлашканын, үзбәк, азәрбайжан. казакъ, кыргыз һәм башка телләрдә чыгучы журналларга мәкаләләр язуын, бу халыкларның фольклоры буенча тикшеренүләр алып баруын белдек. Аңа булган ихтирамыбыз тагын да артты Сүз уңаеннан, Кәрим Жаманаклы дигән шагыйрь икәнен, Кырым татары икәнен дә без сонрак. институттагы башка укытучылардан гына ишетеп белдек. Артык тыйнаклыгы белән аерылып торган остазыбыз үзе безгә бу хакта ләм-мим сүз әйтмәгән иде Кем белә, ул елларда Совет илендә Кырым татарларына карата алып барылган пычрак һәм аяусыз сәясәт тә, башка халыклар алдында ягылган нахак яла да үзенекен иткәндер. Чөнки ил статистикасында инде Кырым татары дигән милләт бетерелгән, анын кайда һәм ничек көн күрүеннән бихәбәр идек бит. 1944 елда Кырым татар автономияле республикасы халкының—татарларның ике сәгать эчендә хәрби эшелоннарга төялеп. Урта Азиянең ач далаларына, Ерак Себертә һәм Мари урманнарына илтеп олактырылуын, юлда барганда меңнәрчә-меңнәрчә картларнын, балаларның, хатын- кызларның ачлыктан, авырулардан юкка чыгарылуын да ул чакта без белми идек әле. Рус дәүләтенең татарларга карата йөзләрчә еллар буе алып барган яшерен һәм мәкерле сәясәтенең ачы җимешләре әнә шулай газаплы сугыш елларында калкып чыга. Сугыш барысын да оныттырыр, янәсе. Әйтерсең, кайчандыр Кырым ярымутравында татарларның олы һәм бөек дәүләте булмаган, әйтерсең, Русия һәм Ауропа тарихында, илләр арасындагы чорына хас үтә чуалчык һәм четерекле мөнәсәбәтләрдә ул гасырлар буе уз эзен калдырып килмәгән. Хәтта “Кырым татар теле” дигән төшенчә юк ителгән иде инде. Әле дә хәтеремдә, 1960 елда апам янына Ташкентка кунакка баргач, шәһәрнен үзәк урамнарының берсендә биниһая зур китап кибетенә тап булдым. Гаҗәпләнүемә каршы, анда рус, үзбәк, казакъ, таҗик һәм башка телләрдәге китаплар белән бергә татар китаплары сатыла торган бик зур бүлек тә бар иде. Актарынырга тотындым Күбесе инде мина таныш китаплар, таныш авторлар Һәм кинәт кенә бөтенләй таныш булмаган исемнәргә юлыктым. Аптырадым. Ничек инде болай, татар әдәбиятында мин белмәгән язучылар да бар микәнни?! Ачып карыйм. Арткы битләрендә, без өйрәнгән, күнегелгән урында “на татарском языке" дип язылган. Ә теле башкачарак. без күнеккән “ә, ө, ү, ң, һ, ж” хәрефләре дә юк. Барысы да урыс хәрефләре, шулар белән тырышып-тырышып татарча язарга маташкандай. Кибеткә яладан, иркенрәк вакытта килергә ният итеп, артык актарынып тормыйча, тышына "Татар халык масаллары” дип язылган китапны гына сатып алдым Ташкентта. Үзбәкстан дәүләт нәшриятында 1960 елда басылган бу китап Кырым татарларынын әкиятләр җыентыгы булып чыкты. Һәм төзүчеләренең берсе таган бер елдан мине әдәбият белеме серләренә өйрәтергә тиешле Кәрим ага Жаманаклы иде. Кызганыч, кырык елдан артык гомерен, фәнни-педагогик эшчәнлеген, шулардай егерме елдан артыгын Казан татар халкына, яшьләргә белем бирүгә, әдәби эстетик фикерне үстерүгә багышлаган күренекле галимгә багышланган хезмәтләр бездә юк. Бары тик әдәбият галиме, асыл мөхәрриребез Рәис Даутов белән китап белгече Нәзаһәт Нуруллина тарафыннан төзелеп. 1986 елла Татарстан Китап нәшриятында басылып чыккан "Совет Татарстаны язучылары" дигән күләмле хезмәттә генә анын хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Әмма анда ла анын ни библиографиясе, ни анын хакында язылган хезмәтләр исемлеге бирелмәгән. Ләкин, шулай булуга карамастан, бу мәгълүмат Кәрим ага Жаманаклынын тормыш юлын һәм нжади-фәнни эшчәнлеген берникадәр күләмдә күз алдына китерергә мөмкннтек бирә Шунлыктан аны тулаем китерү урынлы булыр дип фараз итәм Кәрим Җаманаклы (1905—1965) "Шагыйрь, әдәбият белгече һәм фольклор галиме Кәрим "Җаманаклы (Кәрим Рәшид улы Рәшидов) 1905 елнын 21 январенда «лекке Таврия губернасынын Кизләү өязе (хәзерге Кырым өлкәсенең Гвпатория районы) Җаманак авылында и« гемче гаиләсендә дөньяга килә Рсволюггнягл кадәр дүрт сыйныфлы авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. аннары. Кырымда совет власте урнашкач Симферополь ггедаг ог ия техникумында һәм 1929-1934 елларда Снмферопать пелат отмя институтында укый Инстшугнын тарих-филолопгя факультетым уңышлы тәмамлатаннатг сон. аны шунда аспирантурага калдыралар 1937 елда ул Кырым татар әдәбияты классигы Хөсәен Шамил Туктаргазыйга багышланган хезмәте нигезендә Казан дәүләт университетында диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала 1935 1941 елларда Кәрим Җаманаклы әдәбият-тнкшеренү институтында әдәбият һәм фольклор секторы мөдире булып эшли, югары уку йортында укыта Лнын бу еллар арасында басылып чыккан гыйльми хезмәтләреннән Әдәбият һәм әдәбиятны ойронү терминнары’". “Шагыйрь Гомәр Ипчи"'. "Әйтешләр һәм бию җырлары . " Хикәятләр"" исемле китапларын һәм аерым ягучыларның ижатларына караган күләмле мәкаләләрен күрсәтеп үтәргә мөмкин Шагыйрь буларак. Кәрим Жаманаклынын исеме көндәлек матбугатта (Кырымда татар телендә чыккан "Яна дөнья". "Яшь куәт" газеталарында. “Иләри" ("Элгәре") исемле журналда) 1924 елдан күренә башлый. 1927 елда әлипнен Бакчасарай шәһәрендә Азатлык җырлары" исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга Аннан “Балаларга Ленин хакында" (1939), “Ана җырлары” (1940) дип агилгин шигырь китаплары дөнья күрә Бөек Ватан сугышы баиглану белән Карнм Җаманаклы фронтка китә һәм 1941 1942 елларда фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәт ләрендә катнаша, фрон г газеталарында патриотик рухта) ы шигырьләрен, очерклирын бастыра 1944 елда СССР Югары белем министрлыгы Кәрим Җаманаклыиы ( әмәрканл педагогия институтына рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты итеп зшка җибәрә 1945 елда Кәрим Җаманаклы Татарстанга күчеп килә һем г омеренең соңгы көннәренә колер (ул 1965 елнын I августында вафат булды) Алабуга дәүләт педагогия ннегитутынын рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли Бу чорда әдип, педагоглык хезмәтеннән гыш. актив рәвештә гыйльми һәм әдәби иҗат эшен до дәвам иттерә: "Совет әдәбияты" (хәзерге “Казан утлары") журналында даими я гьшга. г ерой шагыйрь Муса Җәлил ижатын өйрәнеп, анын турында монография бастыра. “Лирик шигырьләр" исемле китабын дөньяга чыгара Анын шулай ук Г Тукай. I ИбраҺиМОВ иҗат зарына багышланган кү ләмле хешәгдәре бар 1978 елда Ташкентта әдипмен сайланма шигъри әсәрләре тупланган "Дусларыма" лнгән яна җыентыгы басылып чыкты Кәрим Җаманаклы 1934 елдан СССР Ягучылар союзы члены идс" Әле хәзер дә Татарстанда һәм Башкортсанда. күрше республикалар һәм өлкәләрне» тагар мәктәпләрендә әләбнят фәненнән белемне Кәрим Адманаклыдан алган йөзләрчә