Логотип Казан Утлары
Повесть

МИЛӘШ ЕЛЫ

1957 елнын көзе коры һәм салкын килде. Ноябрь башына кадәр жиргә кар төшмәде. Октябрь бәйрәменә көннәр тагын да кырысланды Аудитория тәрәзәсенә тиям-тиям дип торган карагайлар иртә яздан йомшак энәләргә яшел болыт булып төренәләр дә козләрен үт кабынган кебек куе сары төс белән балкыйлар Айсылу карагайларны бик ярата, алар ана сердәшләре булып тоела, менә өченче ел инде, шушы тәрәзәдән аларга караса, чуалган фикерләре ачыла, борчулары басыла. — Ничә яшь инде сезгә, карагайларым * Бу бинада епархиаль училище кызлары укыганда да шулай тәрәзәдән карый идегезме? Әллә буегыз җитми идеме? Без киткәч, башкалар тагын шулай тобәлеп. сезнен матурлыкка хәйран калырлар. Без китәрбез, сез калырсыз Айсылу монлана Жәй белән аерылышу ана һәрчак монсу. Нигә алай икән? Югыйсә, ул жәй кызы түгел, көз кызы Унберенче ноябрьдә егерме ике яшь тула. Әле моңа кадәр үзенең яше турында артыгын уйланмый иде Әнисеннән хат алгач кызга уй керде Фәния Чиләбегә абыйлары янына киткән иде. шунда Расихка кияүгә чыккан”. — Д1П.Ж юллармы укыгач, сәерсенеп кигге Ничек инде кияүгә чыккан? Ул бит әле миннән өч яшькә кече” "Фәния, уг яктың бит йөрәккә, чукынчык' "—дип, туганнан туган сенлесен үзалдына орышып алды Фәниннен коләч йөзе, кара елтыр күзләре, янып торган иреннәре күз алдына килде Анын бәхетле булуына Айсылу шикләнми Расих басынкы, акыллы егет, Фәниннен беренче мәхәббәте Айсылу да күңеленнән генә таныш егетләрне барлап, үзенә ти и кеше эзләде Юк, берәүне дә өзелеп сөйми Беркеме дә юк Сөйгәне жанын суытып ташлап китте. Кызнын карашы бер ноктага төбәлде Ул хәзер карагайларны да, аудитория тулы студентларны да күрми, лскторнын танышын да ишетми Р«>.ы ХӘБИБУЛЛИНА РСФСРнын чогярнф о г ш чиш ы /н-.шен ж\рна.т I клчы щшн;» "Яшмегсм сер.щт*'~ дигән повесте бе.мн таныш (~һ‘ 3' “ V- / 2003 ел/ Мтк.щыда ншч *** Ул аны район бакчасында очратты Иртәнге сәгатьтә дусты Зөлфирә килеп житге. —Малай, су керергә төшәбезме? —Минем кер юасым бар бит. —Әйдә, күл буена, икәүләп юарбыз. Ык буенын яшел болынында рәттән өч күл көзге кебек ялтырап ята. Аргысы Мунчала күле, анда юкә кабыгы батыралар. Кызлар уртадагы күл буенда туктадылар. Чишенеп, күлмәкләрен төреп куйгач. Зөлфирә күл читенә утырып, суда аякларын чәпелдәтә башлады. Бихисап вак бакалар камыш арасына сикерделәр. —Әлекәем, Айсылу, сунын жылылыгын күрсән! Казанга салып җылытканнар диярсен! —Суны болгатма, юньсез! Тазларына жылы күл суы алып, яшел үләнгә утырып, кер юа башладылар —Минем сиңа әйтәсе яңалыкларым бар, апаем!—диде Зөлфирә. —Нинди яңалык ул? —Студентлар кайткан, бүген бакчада танцы була. —Син безгә киләсеңме? Килсәң, әнкәйдән сорарга җайлы була. —Ярый, килермен. Жәйге көн озын бит. Айсылу кичне дулкынланып көтте, бүген нидер булыр кебек тоелды. Ниһаять, чыгарылыш кичәсенә дип тектергән, кызыл җирлеккә сары өрәңге яфрагы төшкән күлмәген киеп Зөлфирә килде. Ул Айсылуның әнисен юмалады: —Бану апа. без Айсылу белән танцыга барыйк әле?!—диде. —Ул нинди көн саен танцы инде? Үзегез институтка керергә телибез дисез, үзегезнең әле кулыгызга китап алып әзерләнгәнегез күренми! —И. Бану апа. әле яңа гына сынаулардан котылдык бит. әзрәк ял итик инде! —Әнкәй, бүген генә чыгабыз да, иртәгә иртүк укырга тотынабыз! —Ярар инде, чыгарсын, түлке озак йөрмә, ишетсен колагың! Айсылуның бүген кич матур итеп киенәсе килде, тик анын ике ситсы күлмәгеннән башка киеме юк. Ул пышылдап кына әнисеннән сорады: —Әнкәй, апаның ефәк күлмәген бүген генә киеп торыйм әле0 Әнисе эндәшмәде Чирәм җирләргә киткән олы кызы нишләптер сандыгында сары ефәк күлмәген калдырган. "Үскәч сенелкәш кияр”.— диде микән? Айсылу буйга житге. өстен-башын карарга иде дә. каян алсын, ничек акча җиткерсен, бер пенсиягә биш тамак Минлебану егерме елга якын укытса да, Калморзадан кайткач, мәктәптә аңа дәресләр табылмады, өйдә эшсез утыра. —Ярар, бүген киярсең,—дип кызына сандыктан күлмәкне алып биргәч. Айсылу сөенеченнән нишләргә белмәде. Мич алдында үтүккә күмер салды, чыра кабызып җибәрде. Күмерләр кызаргач, бармагын төкерекләп тидереп карады, үтүк "чыж" итеп алды. Өстәлгә җәймә җәеп, сары ефәк күлмәкнен бихисап бөрмәле гармун итәген үтүкләде. Тырышудан йөзе пешеп, кечкенә борыны тирләп чыкты. Чаршау артына кереп, күлмәген алыштырып чыккач. Зөлфирә аны күреп “аһ” итте: —Малакаем. сиңа тап-таман бит бу күлмәк! Күлмәкнен таман икәнен Айсылу күптән белә. Әнисе өйдә юкта ул аны әллә ничә тапкыр киеп карады инде. Сыек сары ефәк елкылдап, болын өсте кебек дулкынланып тора. Җиң очларын сәдәфләп. нечкә билен пута белән кысып куйды Тасма белән өскә күтәреп бәйләнгән чәчләрен иңнәренә төшергәч, иртә яздан чыга торган сары күбәләккә ошап китте —Нәкъ курчак булдың инде!—диде Зөлфирә —Үзен чандыр булсаң да күкрәкләрен нинди зур,—дип, дустыннан бераз көнләшеп тә куйды Алар бакчага килгәндә танцылар башланмаган иде әле. Уртадагы мәйдан яшьләр белән шыгрым тулган Сәгать ун дигәндә, керәшен егете Нестор вальс уйнап җибәрүгә, таныш булмаган егет Айсылу каршысына килеп тә басты: —Сезне чакырырга мөмкинме? Кыз оялып кына егетнең йөзенә карады һәм шунда йөрәге табан астына төшеп китте Аиын каршында озын буйлы, калын кокгырт чәчле, зур күзле, калынча иренле егет басып тора Айсылу кулын егетнен иненә сатды. Егет, анын биленнән эләктереп, түгәрәк уртасына алып чыкты. Айсылу ефәк күлмәк киюенә бик шатланды Таныш булмаган матур егетнен биюгә чакыруын күлмәк матурлыгыннан күрде —Сез Каенлыкүл кызымы? —Әйе. —Ничәнче класста укыйсын? Егет кызнын бик яшь икәнен чамалап. “син”гә күчте —Мәктәпне быел тәмамладым. —Шулаймыни9 Котлыйм! Хәзер кая барырга исәплисен9 —Пединститутын әдәбият бүлегенә —Әйбәт, без коллегалар булабыз икән! Мин университетның филфагында укыйм. Егет кызны җинсл йөртә. Биюдән генә түгел. Айсылуның бит очлары оялудан яна Таниы беткәч, егет аны урынына озатып куйды, тик үзе китмәде. Алар янына. Зөлфирәне култыклап, ургача буйлы, кара бөдрә чәчле, кәкре борынлы, чырае белән грузинга охшаган егет килеп басты —Исәнме. Марс!—дип ул Айсылу янындагы егеткә кулын сузды “Марс исемле икән, исеме дә матур!"—дип уйлап куйды Айсылу —Исәнме, Госман! Кайчан кайттын?—диде Марс —Кичә генә. Авылда быел озак торып булмас инде, хәрби лагерьга барасы бар, каникуллар кыскара Егетләр сөйләшкән арада Зөлфирә. Айсылунын кабыргасына төртеп, баш бармагын тырпайтып күрсәтте Марс бер минутка да Айсылу яныннан китмәде —Син мина исеменне әйтмәден бит әле' —Сорамадым биг —Сорамасам да беләм—син Алтынчәч' Зәнгәр күзле, алтын чәчле кыз —Минем күзем зәңгәр түгел! Ә исемем—Айсылу - Кыз көлеп җибәрде —Айсылу!. Ниһаять. Нестор белдерү ясагандай итте —Соңгы вальс' Сонгы биюдә Марс анын нечкә бармакларын кысып —Озатырга рохсәт итәсснме?—диде. Айсылу ризалашып башын какты Капкалары янына җиткәч. Марснын кызны җибәрәсе килмәде —Әйдә авыл башыннан урап киләбез! —Озак тормасак кына Айсылунын да егетне калдырып керен китәсе килми иде Авыл башы менә генә—алты-җиде ой аркылы Алар болынга килеп чыктылар Егет Ык ярының дымлы җиленә сылтап пиджагын кызнын иненә салды —Зәңгәр дип ялгышкач, күзләрен нинди сон синен. Айсылу'1 —Әйтмим! —Болай булгач иртәгә иртүк килеп карыйм' —Ой, килә күрмә, әнкәй ачуланыр! Мин иртүк торып укый башларга сүз бирдем' —Әзерләнер! ә вакыт җитәрлек Син кая барасынны әйтмәден бит але —Апабугага — Ни өчен Казанга түгел9 —Алабуга якынрак бит. -Юк, акыллым, анда барма, Казанга кил, университетка, икәү бергә укырбыз. Алар сөйләшеп вакытның үткәнен сизми калдылар. Каршындагы таулар өстеннән яшелләнеп таң сызылгач кына Айсылу һушына килеп сикереп торды: —Ой, кайтырга кирәк, соңга калдым! —Тагын аз гына торыйк инде! — Юк, юк, болай да бик озак тордым, әнкәй ачуланыр! Кайтканда Айсылу тиз-тиз атлады. Анын әле болай озак йөргәне юк иде. —Айсылу, иртәгә чыгасыңмы? —Белмим, рөхсәт итсәләр чыгармын. Хуш! Егет анын кулын учына кыскан иде, тик Айсылу әкрен генә тартып алды да биксез капканы ачып кереп китте. Өйалдыңда ак күлмәктән әнисе басып тора. —Нишләп бу кадәр сонга калдын? Кайларда йөрден, Ходаем?—дип пышылдап кына орышты аны әнисе. Моңарчы беркайчан да болай соңга калып кайтмагач, Айсылу ни дип тә әйтә алмады. Мыштым гына чоланга кереп чишенде дә урынына барып ятты. Кызның күңеле шатлыктан мөлдерәмә тулып ташырга тора. Сөенеченнән анын хәтта елыйсы килә. Өзелеп көткән мәхәббәтен табуына ул шикләнми Ул нинди сөйкемле! Ул да ошатты! Иртәгә алар тагын күрешерләр Иртән ул әнисе чолан ишеген ачуга уянып китте. Тиз генә торып ишек алдындагы рәшәткәгә эленгән юынгычта юынып сөртенгәч, тирә-якка күз салды. —Илаһым, нинди матур иртә! Биек чаганнар, тәлгәшләре карала башлаган шомырт куагы, бакча капкасы янындагы ямь-яшел кычыткан, алмагачлар арасында чыр-чу чыпчыклар, капка баганасы өстендә утырган ала мәче—барысы да, кояш нурларында коенып, яшәү бәхетенең чиксез шатлыгын кичерә. Айсылу кулларын өскә сузып, аяк очларында күккә үрелде. Кайнар кояш нурлары анын йөзен, муенын, беләкләрен кытыклады. —Нинди матур бу дөнья!—дип уйлады Айсылу —Бу дөнья минем өчен! Мин синен газиз балаң, дөньям, бердәнберен! Минем бәхетем мәңгелек булсын! Анын керфек очларыннан саф тамчылар тәгәрәп төште Айсылу бер басасы урынга биш басты. Өйдәге эшләрен тиз арада эшләп бетерде: өстәлне җыештырды, идән юды, ике көянтә су алып кайтты Куллары эштә, уе гел Марс турында булды: "Мине көн яктысында күрсә нишләр микән? Күнеле кире кайтмас микән?” Сынауларга әзерләнәм дип. китаплар алып, шомырт астындагы агач караватка чыгыл утырды. Ун параграф укып бетерергә планлаштырып, китап битен алдан ук бөкләп куйган иде, шапылдап капка ачылды. Зөлфирә килгәнне күреп, ана кычкырды: —Мин бакчада. Зөлфирә бакчага керә килешкә үк сөйләнә торды: —Ай-Һай, бүген көн кызу, көчкә килеп җиттем. Их, сезнең өйне безнен очка күчерергә иде! —Сезгә Ык ерак бит. —Әйе шул, киресенчә, безнекен сезнең очка күчерергә кирәк икән. —Әтиеңә әйт, безнен очка яна өй салсын. Леспромхоз директорына чутмыни ул! —И малай, киләсе елга монда булмабыз инде, китәбез бит. —Китәр өчен укырга кирәк. Ничә тема кабатладың? —Кабатлаган ди! Малакаем, бүген йокыдан көчкә тордым. Кичә Госман белән төне буе утырдык. —Әниен ачуландымы? —Юк, ул минем кайчан кайтканны да белмәде, тәрәзәдән кердем. Сез озак йөрдегезме9 —Мин дә тан атканда гына кайттым. —Ну? Үбештегезме? —Юләр! —Без үбештек! Айсылу ана гажәпләнеп карады —Шакмакландырма күзеңне! Миннән сорап тормады ул. кочаклады да үпте! —Кит инде! Беренче күргән кеше белән үбешмәсән! —И. Айсылукаем. ул шундый кыю. шундый әрсез, мина ул гомер буе таныш кебек! —Артык кычкырып сөйләшмә әле. әнкәй шушы тирәдә генә йөри Әйдә укы. Зөлфирә китабын ачып та карамады Карала башлаган шомырт тәлгәшен үрелеп озде дә. чәйни башлады. Өлгермәгән шомырт авызын бөрештерде, тамак төбенә тыгылды. Чыраен сытып, якында торган чиләктән чүмеч белән алып су эчте. Сунын файдасы тимәгәч, түтәлдән суган кыяклары озеп. авыз тутырып чәйнәде Суган ачысыннан яшь чыкса да рәхәт булып китте Бакчада әрле-бирле йөреп туйгач. Айсылу янына килде —Әйтим микән, юк микән9 Әйтсәм ачуланырсын инде Айсылу китаптан башын калкытып. Зөлфирәгә карады —Берәр начарлык эшләдеңме? —Юк ла. —Алай булгач әйт инде. —Ачуланмыйсынмы? —Юк, ачуланмыйм. —Мин Госманны су керергә чакырдым. Марска да әйтергә куштым —И. чукынмыш, харап иткәнссн икән! —Ачуланмыйм дидең бит! —Менә хәзер нишләргә инде? Мин яртысын гына укыдым, аннан соң әнкәй ни дияр? —Кеше барда сүз әйтеп тормас әле. кайткач кына ачуланыр —Мин оялам —Нәрсәсеннән ояласын? Мона кадәр малайлар белән су кермәгән диярсең! —Малайлар бит ул. болары егетләр! — Болар да шундый ук инде, бездән ике-өч яшькә генә зур —Минем бит купальнигым үзем теккән генә —Булса ни! Бик матур әле. кибетнекеннән ким түгел' —Сәгать ничәдә киләләр? —Унбергә —Хәзер ничә микән? —Бар. карап чык. Айсылу өйгә йөгереп кереп ктте Сәгать унберенче егерме минут иде Әнисе керосинкага тирән табага каплап тозлы каз ите белән бәрәнгс кыздырырга куйды —Озакламый ашарга пешәр, ял итәрсез Айсылуга уңайсыз булып китте Ял итәрлек арымады шул әле ул Урам ягында ир-ат тавышы ишетелүгә Айсылунын йөрәге әллә нишләп китте Капкадан таза гәүдәле, ялан башлы, кыска җикте теннискалар кигән икс егет килеп кергәч. Мннлебану аптырап калды Майлы кулларын тизрәк алъяпкыч астына яшерде. —Исәнмесез, апа! —Исәнмесез?! Сез кем малайлары сон?—дип сорады Мннлебану -Мин Исхаков Гомәр улы,—диде Госман —Ә мин Зиннуров Вәлинеке. Кызларны су коенырга чакырып килдек. —Алай икән,—диде Минлебану.—Кызларның сынауга әзерләнәселәре бар бит. анарга укырга керергә кирәк. —Без озак тормыйбыз, тиз кайтабыз.—диде Госман. —Ярар инде, барыгыз,— диде әнисе теләр-теләмәс кенә. Минлебанунын кире уйлавыннан курыккан кебек, яшьләр ашыга-ашыга чыгып киттеләр. Әнисе янында Айсылу Марска таба борылмады да. күтәрелеп тә карый алмаган иде Урамга чыккач кына анын йөзенә күз салды. Көн яктысында егет тагын да матуррак күренде, кин маңгаена конгырт-кара чәчләре таралып төшкән, кашлары карлыгач канаты кебек кыйгач. Ул да Айсылуга текәлеп карый. Гүя. төнге бакчада күргән серле чибәрне кояш яктысындагы кыз белән чагыштыра... Кыз бүген ак якалы, ак бөрчекле зәңгәр күлмәктән. Йөзе алсу атлас кебек чиста, чигәләрендә алкаланып торган алтынсу бөдрә чәчләренен очы кояшта унып аксылланган. Тигез ак тешләрен күрсәтеп елмайганда иреннәре жәя кебек тартылып, йөзенә анлата алмаслык сөйкемлелек өсти. Госманнын Зөлфирәне биленнән кочып алуын күргәч. Айсылу үзе дә сизмәстән. Марстан кисәк читкә тайпылды. Марс моны күреп елмайды, кызнын куркаклыгы ана ошады бугай. Ык буенда кеше күп иде. Бигрәк тә бала-чага мәж килә. Елга өстеннән күбекләр ага. ара-тирә күбек арасында каз мамыклары күренә. Аръяктагы зәңгәр таулар өстендә рәшә уйный—кайнар һава дулкынланып тора. Яр буендагы шадра комлыкка бассаң табан асты пешә. Госман сикергәләп гимнастика ясап алды. Анын беләкләрендә, иңсәләрендә мускуллары йомрыланып, уйнап тора Аяклары кавалеристларныкы кебек—кәкрерәк. Тәне кояш күрмәгән. Марс буйга Госманнан калкурак булса да гәүдәсе аныкы кебек түгел, спорт белән шөгыльләнми, күрәсең, мускуллары уйнап тормый. Алар, кин колачлап. Ык уртасына йөзеп киттеләр дә. бераздан борылып, кызларны чакырдылар. Зөлфирә чишенеп өлгергән: су коена торган киемнәре шәмәхә, тәне ак шалкан кебек. Аны кояш ашамый, никадәр тырышса да. нинди майлар сөртсә дә. тәне каралмый. Айсылу, дустынын артына яшеренеп, күлмәген сала иде. "Оялчан бу кыз. әле аны беркем дә үпмәгәндер, пожалуй,—дип уйлады Марс. Айсылуның төз аякларын, нечкә билен, тулы күкрәкләрен күргәч: "Матур бу кыз. килмәгән җире юк".- дип, кабат сокланып алды. Госман кочаклап суга батыра башлагач. Зөлфирә ике ярны яңгыратып чырылдады да. Госманны үзе белән су төбенә сөйрәде Марс болай эшләргә батырчылык итмәде. —Әйдә без аръякка чыгабыз, анда ком чистарак, кеше дә юк.—диде ул. Алар янәшә йөзделәр. Судан чыгып, кайнар комга сузылып яткач, бераз сүзсез тынлык урнашты. Марс кыздан күзен алмый, Айсылу аның текәлгән карашыннан унайсызланып. ике алма кебек күкрәген ком белән күмде. —Айсылу, нигә ояласын? Син үзеңнең нинди сылу икәнеңне беләсеңме? Кемгә булырсын икән син? Кемне бәхетле итәрсең микән9 Айсылуга мондый сүзләрне әле беркемнең дә әйткәне юк иде. Ана бик тә рәхәт. — Карагыз әле боларны. безне ташлап качканнар!—Госман Зөлфирәне җитәкләп судан чыкты. —Уф. үләм. хәлем бетте! Бу шайтан суга чумдыра да чумдыра.—дип. Зөлфирә Айсылу янына ятты. —Әйдәгез, су коеныйк та кайтыйк.—диде Айсылу, бераз кызынып алгач. — Ник ашыгасын, әле күп вакыт узмады бит,—диде Зөлфирә. Анын бер дә кайтасы килми иде. Кабат суга кергәч. Госман Зөлфирәнең кояшта кызарган аркасын зур учлары белән сыйпап юа башлады: —Дуңгыз баласы кебек пычрангансың бит. матурым. Зөлфирә аркасы әчетсә дә түзде —Синен дә аркана ком ябышкан!—Марс та Айсылуның аркасын юмакчы булган иде—кыз суга чумды, ул калкып чыккач. Марс аны күтәреп алды да, иелеп күзләренә карады —Синен күзләр төнбоек яфрагы төсле икән! —Кайчак юкә яфрагы, кайчак каенныкы төсле!—диде Айсылу көлеп Анын егетләр белән беренче мәртәбә үбешүе иде Хәзер ул үзен бөтенләй башка кеше итеп сизде, гүя иреннәре аларны бер-берсенә мәңгегә беркетте гомерлеккә ярәшелгән ярлар итте. "Ул минеке!"—дип уйлады Айсылу. —Синен мина кадәр егетен бар идеме9 Кыз унайсыхтанып китте —Үзебезнен класс малайлары озаталар иде. тик мин беркемне дә яратмадым. “Ә синен кызларын бар идеме?"—дип сорамады Айсылу Марстан Ничә ел Казанда укыган егетнен кызы булмый димени "Ләкин ул хәзер мине генә ярата!"—дип уйлады, чиксез бәхетле кыз. Айсылу Марс турында әнисенә сөйләргә булды. —Беләм, Вәли малае, анын әтисен халык дошманы дип атканнар бугай Айсылуга бу хәбәр тамчы да тәэсир итмәде, бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Әллә кайчан, хан заманында булган эштә анын ни катнашы бар? Марснын бер гаебе дә юк' Хәрби лагерьга китәр алдыннан Марс Айсылуны үзләренә кунакка чакырды: — Минем әни белән танышасын киләме9 Уфадан апа белән жизни дә кайтты, мин сине кунакка чакырам —Ой, белмим шул, оялам мин —Син бер дә борчылма, без озак утырмабыз. Айсылу ак борчекле күлмәген юып үтүкләде, чәчен янгыр суы белән юган иде—алтын бөдрә чәчләре дулкыннар булып кабарды Бусагаларын атлап кергәч, исәнләшү минутлары зур сынау кебек булды Марснын әнисе: —Әйдә, Айсылу, түрдән уз, кыенсынма, син бит безгә чит кеше түгел, мин әти-әниен белән якыннан таныш,— диде егетнен әнисе Марснын апасы Уфада судья булып эшли икән, жизнәсе—инженер Алар Айсылуга нык ошадылар: бик гадиләр, ачык йөзделәр. Кечкенә тәлинкәләр тезелгән өстәлгә зур тәлинкәгә өеп вак-вак өчпочмаклар чыгарып куйдылар. Айсылу оялып кына берсен ашады, ул бик тәмле иде, икенчесен алырга кыюлыгы җитмәде Чәен эчеп бетергәч, Марска ым какты, тегесе анлап алды —Әни, без китәбез инде, Айсылуны әниләре көтә —Ярар, алай булгач барыгыз инде! Бездән әниеннәргә сәлам әйт, Айсылу' — Рәхмәт. Исән булыгыз,—дип, Айсылу Марска ияреп чыгып китте “Нигә чакырды икән ул мине?"—дип баш ватты Айсылу Бәхетле жәй кыска булды Унынчы июльдә Марс Казан янындагы хәрби лагерьга китте —Август аенда очрашырбыз. Син Казанга имтиханнар тапшырырга килгәч, эзләп табармын. Мине көтәрсеңме?? —Көтәрмен. Марс киткәч бер жирдә дә ямь калмады Айсылу әниләренә Казанга барасын китәр алдыннан гына әйтте —Кызым, Казан бик ерак, без сина ярдәм итә алмабыз, нигә Алабугага бармыйсын? — Минем университетка керәсем килә. —Ярар инде алайса, теләсән нишлә,—диде әнисе, кызынын яна уйларын хупламыйча Утыз беренче июльдә, иртәгә сочинение язасы дигән көнне, Айсылу янына, Гоголь урамындагы тулай торакка, Марс килде. Алар тан атканчы күрше иортнын баскыч төбендә утырдылар. Кызнын күнеле тыныч түгел, иртәгә булачак имтиханнан курка, Марстан да аерыласы килми. — Борчылма, Айсылу, мин август азагында кайтам, сентябрьдә очрашырбыз. Имтиханнарга яхшылап әзерлән. Айсылу тынычлана алмады. Күнеленен бер почмагында жанын борчып, сөйгәне белән янадан кавыша алуына шик туды, соңгы тапкыр очрашадыр кебек тоелды. Марс аны озатып китеп баргач, ул үзен—мәңгегә аерылган кебек хис итте. Иң беренче булып кайгылы хәбәр белән Зөлфирә килде: —Малакаем, немец телен бирә алмадым! Әллә нинди авыр билет эләкте, гел укымаган нәрсә керде. Җитмәсә файдаланырга сүзлек тә бирмәделәр Документларын алып, Зөлфирә берничә техникумга да барып карады, бер жиргә дә керә алмагач, ахыр чиктә Каенлыкүлгә кайтып китте Атар белән бергә Казанга килгән байтак классташлары үтә алмады. Айсылу, имтиханнарны биреп, конкурс нәтижәләрен көтте. Эленгән исемлектә аның фамилиясе юк иде Тормышта очраган беренче җиңелү Айсылуга бик авыр булды. Ул фанер чемоданын тотып, мәрхәмәтсез Казан белән хушлашты—кайтып китте Ай буе беркая чыкмады. Әти-әнисеннән, укытучыларыннан, бөтен кешедән оялып утырды. Мактаулы кыз өметләрен акламады, диде ул үзе турында. Ул бигрәк тә Марстан оялды. Иртәрәк кайткач, Зөлфирә мәктәпкә пионер вожатые булып урнашып өлгергән. Айсылуга эшне бик кыенлык белән генә таптылар. Ул метеостанциягә синоптик-күзәтүченен өйрәнчеге булып керде. Сентябрь үтте, октябрь дә үтте, Айсылуга Марстан бер хәбәр дә килмәде. Кыз өчен барлык көннәрнең дә кояшы сүнгәндәй тоелды. Октябрь азагында, төнге сменадан кайткач, Айсылу көзге каршысына килеп басты. Көзгедән аңа кара сырма кигән, сары шакмаклы шәл бәйләгән кыз карап тора Нигә мине яратсын ул! Яратыр җирем бармыни минем? Казанда матур киенгән шәһәр кызлары барында ник мине искә алсын ул?' Үзәге өзгәләнде, кимсенде Айсылу. Беркөнне әнисе дә кибеттән борчылып кайтты. Ипи кибетендә Марснын әнисе ана: —Нигә кызыннын өстен-башын карамыйсын? Җиткән кыз бит инде ул,—дигән. Мине шушы сырмадан күргәндер инде, дип уйлады Айсылу. Айсылу юанычын эшендә тапты. Кабинетта эленеп торган барометр, күзәтү мәйданчыгындагы приборларга бик тиз төшенде. Анын кулына бер китап тоттырдылар, шуны укып, атмосферадагы барлык үзгәрешләрне күзәтергә өйрәнде. Станция начальнигы Минкин һәм анын хатыны Рая искиткеч яхшы кешеләр булып чыктылар. Айсылу Рая апасы белән бик тиз дуслашты. Кечкенә буйлы, бүлтәеп торган зур күзле, симез борынлы бу яһүдә хатын бик тә ачык, бик тә гади һәм киң күңелле иде. —Айсылу, детка, приходи к нам чай пить,—дип, ничә карасан чакыра Алты почмаклы йортның бер башында алар яши, икенче башында метеостанция конторасы урнашкан. Рая апасы бик тәмле итеп, куе сөт салып чәй ясый, үзе пешергән ак күмәчне эре-эре телемнәргә кисеп куя. Метеостанциядә эшнен бер авырлыгы да юк: тәүлек буе—сәгать саен күзәтү алып барасың, приборлар күрсәтүен журналга язасын да, берничә мәртәбә телефоннан почтага сводка бирәсең. Ул телеграмма код белән Куйбышев шәһәренә китә, чөнки Татарстан метеостанцияләренең үзәге шунда. Калган вакытта Айсылу китап укый. Геройларның бәхетсез мәхәббәтләре турында укыганда күз яшьләрен түкте, чөнки үзенен язмышы нәкъ аларныкына ошаган иде . Тугыз ай эчендә Айсылу әдәбият буенча филология факультетының берничә курс программасын тәшкил иткән әдәбиятны үхләштергәнен үзе дә сизми калды Айсылу төнге дежурда булганда анын янына Зөлфирә килгәли. Жавапсыз мәхәббәт эчендә янган ахирәтен кызганып. Зөлфирә үзенен Госманы турында сөйләргә дә читенсенә. чөнки анын егете Марс кебек вәгъдәсез булып чыкмады, сирәк булса да хат яза Ул январь аенда студентларның кышкы каникулга кайтуларын түземсезлек белән көтте. Очрашу кичәсенә Айсылу бик тырышып әзерләнде Инде үзенен хәләл хезмәт акчасына сатып алган зәнгәр блузкасы өстеннән куе зәнгәр жакетын киде, чәчен чәчәкле кыстыргыч белән өскә күтәртеп куйды Бу юлы ана көзгедән укытучы апага ошаган кыз елмая иде Марс очрашуга килмәде Айсылу оялып кына булса да башка егетләрдән сораштырып карады, юк. ул күренмәде, кайтмагандыр, диделәр. Зөлфирә Госман белән очрашкач та Марс турында белешмәкче иде Госман нәрсәдер әйтергә теләгән иде кебек, тик янадан кире уйлады бугай Айсылуны югары класс укучылары биюгә чакырып йөдәттеләр Озынрак буйлысы белән танцыга да чыкты Егет үзен кыю гына тота. Айсылуга “сез” дип дәшә, оста гына бии. сүзгә дә кесәгә керә торганнардан түгел. Айсылу бу малайны белә иде —Мәктәпнсн отличнигы бит әле син. үткән ел алдынгыларны фотога төшергәндә бар иден бугай. — Мин сезнсн янга басарга тырышкан идем, булмады Айсылу көлеп җибәрде. Кемгәдер кадерле икән бит әле ул! Шушы малайга булса да ошый икән! Айсылу ана хәтта озатырга да рөхсәт итте Малайнын күп укыганы сизелеп тора, жаен чыгарып, күнелле генә темаларга кереп китә. Рифгать Айсылу янына метеостанциягә килеп йөри башлады. Аралары бары бер генә яшь булса да. Айсылу үзен аннан ун яшькә өлкән итеп сизә, малайга ул егет итеп түгел, энекәшенә караган кебек карыИ Айсылу ана хәтта үзенен мәхәббәте турында да сөйләп өлгерде Каникуллар бетеп студентлар киткәнче Рифгать кон саен клубка барып, кино алдыннан Марсны эзләп йорде. Айсылуның яшерен үтенечен үтәргә ул биш куллап риза иде. — Марс күренмәде. Айсылу, ул кайтмаган Ә үзе килгән саен Айсылуга ныграк гашыйк була барды Кыз сиздеме икән, юкмы —Син монда бик еш килмә инде. Рифгать. Минкин абыйлар әллә нәрсә уйлар. —Ни уйласыннар? Гашыйк булган диярләр' Һәм хаклы булырлар'— Күптән әйтәсе килгән сүзен үзе дә сизмәстән ычкындырып, егет Айсылу ни әйтер микән дип көтте —Алай димә. Рифгать, шаярма! Син бит минем кемне яратканны беләсең' —Белем. Но —Юк. юк. безнен арада бер нәрсә дә юк. без синен белән дуслар гына' Егет пошаманга төшеп, бик озак эндәшмәде —Ярар, мин дус кына булырга да риза, син мине кума гына, килергә рөхсәт ит. Билгессзлсктән. өметсез көтүдән гажиз булгач. Айсылу, күзен номын утка кергәндәй, киенде дә. Марсның әнисе янына китте, ул белми калмас! Айсылуның яна пәлтәсен дә күрсәтәсе килгән иде. теләгәнчә булды Наилә ул чишенгәндә гел ишек катында торды. —Пәлтөн бик матур булган, котлы булсын, куанып кияргә язсын' — Рәхмәт! Кыз ләлтә эченнән әле яңа күлмәген дә кигән иде. чишенгәч бүлмә яктырып киткән кебек булды алма чәчәге төшкән зәнгәр күлмәк жәйне хәтерләтә иде 92 Алар икәүләп чәй эчтеләр. Бу юлы Айсылу уңайсызланмады, баштагы каушавы тиз үтте, ул үзен кечкенә кыз итеп түгел, тормыш тәҗрибәсе туплаган олы кеше итеп тойды. —Кайтмады шул. Марс улым кайтмады, үзем дә ни уйларга белмим. Хәбәре дә юк. нишләп йөри торгандыр?—дип калды Наилә. Айсылуга барыбер җинел булып китте, нигә алайдыр—үзе дә аңламады. Марс кабул итү комиссиясе бүлмәсенә кереп, беренче курска кабул ителгән студентларның исемлеген карады. Аңда Айсылуның фамилиясен күрмәгәч: — Начар, бик начар,—диде.—Эх, кызый, булдыра алмагансың икән.. Ул үзен дә бераз гаепле сизде: көн саен килеп, кызга әзерләнергә комачаулады бит. иртәгә имтихан дигән көнне дә тан атканчы кертмәде, тулай торак янында утырдылар. Марс борчылды. Айсылу аңа бар ягы белән дә ошый иде: матурлыгы, нәфислеге, сафлыгы белән дә. Ул Айсылуны сагынды. Чәчәк такыя кигән, яшел күзле, зәңгәр күлмәкле кызнын: “Мин сине мәңге, мәнге яратырмын!"— дигән сүзләре еш исенә төште. Тик Марс хат язарга яратмый. Ул Айсылуга хатны иртәгә язам, иртәгә дия-дия. һаман чигерә килде. Ноябрь урталарында, университетның Марс яшәгән Гвардейская урамындагы тулай торагында, кичә булды. Радиола колакларны тондырып фокстрот уйный башлагач. Марс залдагы кызларны күзәтте. Якында гына басып торган ике кызнын озынрагын Марс танцыга чакырды. —Сез бездә танцыда беренче тапкырмы, күргәнем юк иде?—дип сорады Марс. —Әйе,—диде кыз, Марсның күзләренә әрсез карап,—сез биредә яшисезме? Марснын университетта укуын, шушы тулай торакта яшәвен белгәч, әлеге кыз кызыксынуын яшерә алмады, кыюлана төште: —Мин дә университетта укыйм, тик читтән торып. Мәктәптә рус теле укытам.—диде. Нажия Казаннан ерак түгел бер район үзәгендә яши икән. Озын буйлы, табигый кара бөдрә чәчле, зур кара күзле, кыйгач кара кашлы, кылыч борынлы бу янып торган брюнетка төрек кызларына ошаган, өстендәге кызыл күлмәге тәненә сыланып, нечкә билен, калку күкрәкләрен күрсәтеп, өздереп тора. Ул Марска бик якын килеп биеде, әйләнгән чакта күкрәге белән Марсның күкрәгенә тиеп-тиеп китеп, егетнең канын кыздырды Наҗия чая. әрсез иде. Сүзгә юмарт—чишмә кебек челтерәп кенә тора. Зур күзләрен уйнатып, карашы белән бик күп нәрсә вәгъдә итә иде. Марс аны озата барды. Шул кичтән соң Наҗия Марс янына тулай торакка килеп йөри башлады. Марс, аны күргән саен, дәрт хисенең колына әверелә барды. Наҗиянен калын иреннәре: “Мин сина оҗмах бүләк итә алам!"—дип пышылдыйлар кебек. Ул Марсны су сипсәң чыжлар дәрәҗәгә җиткәнче котырта да. соңыннан читкә кага, күсе белән уйнаган мәче кебек, егетнең түземлеген сыный. Һәм ниһаять, түземлеге беткән егет, зөфаф кичәсендә сусавын басты, тик ул кич ана бәхет бүләк итмәде. Наҗия күзләрен йомар-йоммас ята, сиздерми генә Марсны күзәтә, ни әйтер микән, нинди сораулар бирер икән дип көтә. —Ник мина ирдә булганыңны әйтмәдең? —Минем кияүгә чыкканым юк. —Кем очлады сон сине? Мина кадәр кемнеке будцың? Наҗия кызыл иреннәрен турсайтты: —Нигә кирәк ул сина? —Кирәк! Мин белергә телим! И. бәгърем, ярар инде, үпкәләмә, гафу ит! Үпкән-кочкан—җилгә очкан! Хәзер мин сине генә яратам, беркайчан да, беркемгә дә алыштырмам! Ул Марска елышты, анын күкрәгеннән алып, аякларына кадәр үбеп төште, иркәләде. “Бу нәрсә бик тәжрибәле икән, монын сөяркәсе бер генә булмагандыр, кем олтырагы икән бу? Юк, әллә кем калдыгы белән торырга ярамый, араны өзәргә кирәк!"—дип уйлады Марс. Иртән ул уянуга Наҗия инде торып киенгән, чәй кайнаткан, алсу тан кебек балкып, гүя берни булмагандай, елмаеп тора: —Хәерле иртә, җаным! Көннәр үтә торды. Марснын ачуы кими барды Нажиянен татлы теле ташларны эретерлек иде. Университетта эшләрен тәмамлап, читтән торып укучы Нажия кайтып китте. Китәр алдыннан, егетнен ризалыгына ирешердәй итеп үгетләп өлгерде: —Марсик. бәгърем, сессиян беткәч, каникулга безгә кайгырсын яме' Чынлап та гыйнвар азакларында Марс хатыны янына китте Яманаты чыккан кызларынын. ниһаять, башлы-күзле булуына Нажиянен әти-әнисе сөенгәннәр иде Студент кияүне кая утыртырга, ничек сыйларга белмәделәр, кем әйтмешли, өрмәгән урынга гына утыртмадылар Хатынынын ныклы гына семьядан булуы Марска да ошады, ни житте кешеләр түгел, сүзе үтә торган, мал таба торган кеше икән Нажиянен әтисе— районда зур г ына җитәкчеләрнең берсе Яшь кияү белән кәләш хөрмәтенә туй булмаса да, зур мәжлес җыйдылар Өстәл мулдан иде. еый-хөрмәтнен дә эчемлекнең дә исәбе юк Тик ул мәжлес күнелсез тәмамланды Ашап-эчкәч, ял итеп, биеп алырга дип тәнәфес ясадылар Һава сулап керергә чыккан Марс ишек алдында кәләшен бер ир кочагында күреп, тораташтай катып калды. Хурлыгыннан үлә язып, янадан табынга утырмады да. Юмаларга дип килгән Нажиянен яңагына чалтыратты хәтта Нажиянен әти-әнисе нишләргә белми аптырадылар. Кияүне тынычландырырга тырышып, юатырга керештеләр —Кияү, үпкәләмә, ул кеше безгә туган тиешле бит, Наҗияне туганы итеп кенә кочаклагандыр Монын белән яшәсәм, тәки адәм мәсхәрәсе итәр, кем очраса шунын күнелен күрен йөрер, дип уйлады Марс. Һәм, яшь бикәче белән хушлашып га тормыйча, Казанга китеп барды Айсылу август аенда Алабуга педагогия институтына укырга керде Бу шатлык калган борчуларны оныттырып торды Ниһаять. Айсылу Марс торган биеклеккә менә алды, ул хәзер беркемнән дә ким түгел! Әниләрен шатландырырга Айсылу очын дигәндәй кайтты Метеостанциядән азат итүләрен сорап, аннан комсомолдан учеттан төшәргә алар Рифгать белән бергә бардылар Рифгать мәктәпне тәмамлап. Казан төзүчеләр институтына кереп кайткан Алар икесе дә бик бәхетлеләр иде, бер-берсен чын күңелдән котладылар —Айсылу, син мине малай-шалайга санама, мин үсеп кайтырмын, сине куып җитәрмен!—дип шаяртты Рифгать. Укырга китәргә бер атна кала, Айсылу әнисенең апаларына кунакка китте, ул кече туганы Фәнияне бик сагынган иде Фәнияләр урман эчендәге кечкенә бер авылда яши Аларнын бәрәнгс бакчалары артында гына җиләклек. Капкаларыннан чыгын, утыз-кырык адым барсан, тирән яр. гекә ярны казып ясалган баскычтан аска тошсән. агач улактан челтерәп чишмә ага Чишмә янында чикләвек куаклары, икенче як яр өстендә биек биек юкәләр үсә Чиләкне улак башына куеп, куакларны караштырсак эре-эре кишәнкеле чикләвекләр табарсың Табигатьнең ин матур почмагыдыр син. Ташьслга! Алар икесе көянтәләп чишмәдән мунчага су ташыдылар да, серләшергә урманга шылдылар: —Әнкәй, без чикләвеккә киттек, син без кайтуга коймак пешер!-диде Фәния. Алар чишмә тавыннан менеп, куе чикләвек куаклары арасына керделәр. Күпләр чикләвек агачларын сыгып, җыйганнан сон качып калганнарын гына эзләп таптылар, өлгереп, кишәнкесеннән сикереп торган чикләвекне ашый-ашый бер-берсенә серләрен сөйләделәр. —Расих армиягә китте,—диде Фәния. —Сагынасынмы? —Әллә тагы.. —Яратасынмы соң син аны? —Белмим Айсылу сенлесенен бу сүзеннән көлеп җибәрде. —Ничек белмисең? Сез аның белән әллә кайчаннан бирле йөрисез бит инде! —Ә сез Марс белән татулаштыгызмы? —Юк, Фәниякәем, очрашмадык та. дуслашмадык та. —Башка егетең бармы? — Юк! Мин инде башка беркемне дә ярата алмам! Эх, менә хәзер шушында Марс килеп чыкса дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмас иде! Агач ботакларының шатырдавын ишетеп, кызлар сөйләшүдән кинәт туктап калдылар. Куаклар арасыннан ак тенниска, кара чалбар кигән бер егет килеп чыкты. —Исәнмесез, кызлар! Айсылу үз күзләренә үзе ышанмады: бу мөмкин хәл түгел! Шушы минутта гына өзелеп күрергә теләгән кешесе—менә ул каршысында басып тора! Марс кызларга якынлашты. Айсылу агач төбендә утырган җиреннән әкрен генә торды, итәгендәге чикләвекләре үлән өстенә коелды. — Исәнме, Айсылу! Ул, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, Марска карап торды, ләкин бер сүз дә эндәшмәде, ана таба бер адым да атламады. Фәния аптырашта калган дустына ярдәм итәргә тырышты: —Әйдәгез кайтыйк, әнкәй көтәдер! Алар куе булып үскән сәрдә арасыннан, дымлы сукмак буйлап, сөйләшми генә чишмәгә төштеләр, улак астында бит-кулларын юдылар, учлап салкын су эчтеләр. Капка төбенә җиткәч Марс: —Айсылу, шушында утырып сөйләшик әле,—диде. Бер ел сагынып, тилмереп көткән булса да, очрашкач, Айсылу күңелендә бушлык сизде. Мәхәббәт ялкыны түгел, хыянәт салкынын тойды. Бер ел буе җыелып килгән газабы зур булып кабарып, ачуга әйләнде. —Кичә мин сезгә барган идем, әниең сине кунакка китте диде, шуна бүген монда килдем. Институтка керүен белән котлыйм! — Рәхмәт. Айсылу Марснын текәлеп йөзенә карады: анын янында утырган егет ниндидер чит кеше кебек тоелды, йөзендә ят чалым, күзләре кыйналган этнеке кебек. Алар икесе дә бүгенге очрашуларын болай итеп күз алдына китермәгәннәр иде. —Син мине гафу итмисенме? Айсылу эндәшмәде. Бәхетенә, Фәния чыгып чәй эчәргә чакырды. Айсылу апасының йомырка туглап пешергән төче коймагын бик яратса да, бу юлы тамагыннан үтмәде. Фәниянен Марсны күргәне юк иде, ул аны Айсылу сөйләве буенча гына белә. Егете чыннан да матур икән, дип уйлады Фәния. Айсылунын коры торуын аңламады, үзе муенына сарылыр идем диде, ә хәзер нишләп сөйләшми микән, дип аптырады. Яшьләрне татулаштырасы килде. —Айсылу, минем белән кайтасынмы9 Кыз икеләнде. Үпкәләве көчле булса да, ят булып күренсә дә, Марс ана бик якын иде әле —Әйдә, кайтсан минем атка утыр,—дип, Марс коймага сөялгән велосипедын алды. Юлнын йомшак тузанын туздырып, велосипед калкулыктан тәгәри Айсылунын зәнгәр чәчәкле ак күлмәк итәге жилкән кебек өрелеп бара Велосипед рамына утырган Айсылунын жилдән сибелеп, таралып торган чәче, кайчак Марсның йозен иркәләп, кытыклап ала. Анын бу ефәк дулкыннарга йөзе белән чумасы, хуш исен капланып иснисе килә. Кыз тагын да матурланган, тулылана төшкән Авылга кергәч тә Айсылу велосипедтан төште, Марс та анын белән янәшә җәяүләп кайтты. Марс кая гына чакырса да Айсылунын барасы килмәде —Айсылу, нишләп син бу кадәр үзгәрдсн9 —Мин түгел, син үзгәргәнсең! Син минем Марс түгел. Байтак кына уйланып барганнан сон Марс авыр сулап куйды —Синен күңелен сизгәндер, мин бит өйләндем,—диде Айсылу бу кадәрлессн көтмәгән иде Йөрәге шашып тибәргә тотынды, куллары суынып оеды, жаны чыккан кебек булды. Ул кулларын кысты, бармакларын уды Шулай да иреннәрен көчкә ачып —Котлыйм,—дип әйтә алды —Юк, мин хәзер анын белән тормыйм, без инде күптән аерылыштык. —Миңа барыбер,—диде Айсылу китә-китә —Айсылу, мин сине яратам, гафу ит мине!—дип калды Марс Айсылу чоландагы урынына чишенмичә кереп ауды. Мона кадәр пыскып янган өмете бүген бөтенләй өзелде Мин аны сагынып, аны гына уйлап йөргәндә ул башка кыз куенында булган, мине онытып, башканы иркәләгән' Минеке булырсыңмы, дигән иде Үзе кемгәдер ир булган!.. Айсылу хәтта Марсның башка кызны үбүен, кочуын күз алдына китереп карады. “Эх, шушы минутта юкка чыгарга иле!—дип уйлады кыз,—Миннән дә бәхетсез кеше юктыр" Айсылу яңадан Марс янына чыкмады Ул аны гафу итә алмады Укырга китәсе көннәре санаулы булгач, Айсылу әнисе ннындарак торырга тырышты. —Нигә син юкка чыктың, Айсылу, гел күренмисен9 Кайчаннан бирле килгәнең юк!—дип, дустын битәрли-битәрли Зөлфирә килеп керде —Эш күп бит, менә юрган сырабыз. —Әллә миңа әйтмичә генә кияүгә чыгарга җыенасынмы9 —Кияү ди сиңа! Алабугада тулай торакта юрган әзерләп куймаганнардыр1 — И. малакаем, син киткәч мин нәрсә эшләрмен инде' —Нигә, син институтка китмисеңмени* — Мин читтән торып укырга булдым инде, әнкәй авырый бит, аны ничек ташлап китим9 —Әйе шул Ярар, кайгырма. Алабуга ерак түгел, мин кайткалап йөрермен Айсылулар группасындагы студентлар Микзалә, Актаныш. Сарман. Мөслим. Бондюг. Красный Бор кебек Кама аръягы районнарыннан килгән егетләр-кызлар иде Күбесенеңәтиләре сугышта уягм Ятам жххпе ачлык» үткән балачакларыннан чыгып, рәхәт тормышны яуларга өметләнгән авыл балалары ни кушсалар шуны эшләргә әзер торалар иде Аларны сентябрь башыннан ук колхозга эшкә җибәрделәр Чырай сытучы булмады Барысы да сөенешеп машинага менеп утырдылар да. Алабуга районынын бер керәшен авылына киттеләр Сентябрь ае димәссең! Көннәр кояшлы, кызу. Студентлар ындыр табагында ашлык чистарта. Алар кояшта кызардылар, пештеләр, ашлык тузанына батып каралдылар, көлгәндә тешләре генә ак булып ялтырап китә. Аудиториядә өстәл арасында бу кадәр дуслаша алмаган булырлар иде әле. монда бик тиз зур гаиләгә әйләнделәр. Беркөнне аларны эскерт өяргә чыгардылар. Егетләр берничә ат белән салам тарттыра, икенчеләр астан ыргыта, остараклар өстә алып тора—эскерт ясый. Ял итәргә утыргач, бер атны тугарып, басу буйлап йөреп карадылар Егетләрдән соң кызларга чират җиткән иде. китте көлеш, китте чыр-чу!. Айсылуны гомер эчендә беренче мәртәбә атка атландырганнар иде, бераз гына барды да: —Ой. төшерегез, зинһар төшерегез!—дип ялына башлады. Озын буйлы, кара чәчле, кара кашлы, кин маңгайлы бер егет ныклы куллары белән Айсылуны биленнән күтәреп, җиргә бастырды. —Бәрәч. Айсылу, синең сәпсим дә авырлыгын юк икән бит. парень. фәрештә кебек әллә ашамыйсыңмы син? Ындыр табагында үлчәнгән идеңме? Ничә кило тартасын? —Кырык сигез. —И. парень. хатынлыкка үземә чыгарсын, сина расход күп китмәс! Иптәшләре кычкырып көлештеләр. —Юк. син лутчы Әлфияне ал. Авылда яшәр өчен Айсылудан әллә ни файда юк. ә Әлфияне җигәргә була!—диде Дусил. Әлфия группада иң гәүдәле, калынча кыз. ләкин тазалыгы үзенә бик килешә, гел сөйкемле күренә. Әлфия зур йодрыгы белән Дусилнен аркасына төртеп, эскерт өстеннән тәгәрәтеп төшерде. Дусил аның аягыннан сөйрәде. Болардан күрмәкче башка егетләр кызларны кочаклап, эскерттән тәгәрәшә башлаганнар иде. старосталары килеп җитте: —Өч тиенлек куян—биш тиенлек зыян! Эшләгән эшегезне юкка чыгарасыз бит. диваналар! Өс-башларын кагынып, чәчләргә, муенга тулган кылчыкларны чүпләп, яңадан эшкә тотындылар. Карангы төшкәнче эшләделәр, эскертне куеп бетермичә кайтасылары килмәде. Колхозда эшләүнең шунысы рәхәт: кайтуга ашарга әзер була. Айсылу фатирга Бондюг кызы Әлфия белән Салагыш кызы Әминә янына урнашты. Әлфия дә Айсылу кебек укытучы кызы. Алабуга педучилищесын тәмамлаган. Ул группадагы ин матур кызларның берсе: сөт кебек ак йөзендә вак кына сипкелләр, зур зәңгәр күзле, матур туры борынлы, кин ак маңгайлы, нечкә генә туры кашлы Иреннәре бантик кебек булса да. һәрвакыт каты кысылган, чөнки Әлфия һәрчак диярлек җитди кыяфәттә. Әле күптән түгел генә танышсалар да, Айсылу Әлфиянең холкына төшенде: ул бик җитди, гел зурларча фикер йөртә, акыллы һәм тәвәккәл. Әминә холкы белән Айсылуга охшаганрак—йомшак күңелле, хыял дөньясына чумып яши. кайчак юк кына нәрсәгә дә исе китә. Аның әтисе сугышта үлгән, әнисе ике баланы бик авырлык белән үстергән. Ул тәбәнәгрәк буйлы, таза тыгыз тәнле, ләкин ятимлектә, ачлыкта үткән балачагының авырлыгын һаман сизеп яши: кызның аяклары кичкә гөбе булып шешеп чыга Аның үткәннәрне бик исенә аласы килми: —Без күргәнне эт тә күрмәс Кар эреп беткәч тә саз ерып басудан черек бәрәңге җыеп йөргәндә аякларга салкын тидердем. Анын коңгырт күзләре һәрчак уйчан, дуслары белән утырганда да фикерләре белән әллә кайларда була. Ул беркемгә дә күрсәтмичә, шигырьләр яза. Кызлар фатирдан уңдылар: хуҗаларының килене Люба кладовщик булып эшли, студентлар өчен складтан итнең иң шәп җирләрен генә алып кайта да. күп итеп пешерә. Башта Әминә дунгыз итен ашый алмыйча ач калгалалы. ипи белән чәй генә эчте. Әлфия белән Айсылу ачуланып та, үгетләп тә карадылар, атеистик темага әнгәмә дә кордылар Шуннан сон, Әминә иткә кагылмаса ла аш ашый башлады. Почмактагы иконага карамас өчен, ашаганда ана арты белән утыра иде. Әлфия белән Айсылу: —Христос синен жилкә чокырына гына карап тора,—дип шаярттылар —Көлегез инде, көлегез. Мин бит курыкканнан түгел, просто тәрене күрәсем килми. Дунгыз итен дә ашаганым юк. күнекмәгән Кызлар эштән арып кайтсалар да. ашап алгач хат бик тиз керә Алар һәр көн диярлек авыл клубына чыгалар. Кичәләргә күрше авылда эшләүче физмат егетләре дә килгәли Бер кичне клубтан кайтканда аларны чегәнгә ошаган егет озата килде Өстендә кара пәлтә, аягында зур күнитек. башына кимәгән, бөдрә чәче бүрек кебек кабарып тора, эскерт өйгәндәге Фазылны танырлык түгел Капка төбенә җиткәч егетнең кем артыннан кайтканын абайламадылар, хушлаштылар да ул сүз әйтергә өлгергәнче, өйгә шылдылар Берсенен дә анын янында каласы килмәде Егет бераз басып торды да китеп барды —Кызлар, теге егет кайсыгызга күз салды икән?—диде Әминә. — Нигә “кайсыгызга” дисен, “кайсыбызга" диген. —Мин беләм бит ул егетне, безнең күрше авылдан. Фазыл ул —Бигрәк тә чегәнгә ошаган инде, чегән арбасыннан төшеп калган,— диярссн! —Бик матур җырлый ул. —Ну борыны мул инде! Ходай материалны жәлләмәгән—калын итеп чәпәгән дә, остеннән баскалап, кинәйтеп куйган. Харап иткән1 Хуҗалар уянудан куркып, кызлар авызларын тотып хихылдадылар. Фазыл һәр кич килә башлады Клубнын бер почмагына кереп утыра да утлы күзләре белән биюче кызларны күзәтә, үзе беркайчан да биеми Кемгә гашыйк булганы икенче көнне генә ачыкланды Ул озатканда Айсылу ягыннан кайтты, килеп җиткәч —Айсылу, беразга гына кал әле,—дип кызнын кулыннан тотты Кызлар кереп киткәч: —Чәчеңне кисеп әрәм иткәнсен, исәр! Теге көрән тасма белән өскә күтәреп куйганда сиңа бик килешә иде —Син мине каян килеп беләсен сон? —Алабугада сынау бирә башлаганнан бирле —Ә минем сине күргәнем юк. —Синдәй матур кызлар ерактан ук күренеп тора шул. карамыйм дисәң дә карыйсы килә Егет якынрак елышкан иде, Айсылу күчеп утырды — Курыкма, мин сине ашамыйм.—диде Фазыл көлеп,—ә менә урлап алып китәргә могу! Ул Айсылунын кулына орынды. —Мондый авыр эш өчен яралмаган шул бу куллар! Син авыл кызына ботенләй охшамагансың —Кемгә охшаганмын сон мин?! Фазыл пәлтә кесәсеннән нәрсәдер алды да. Айсылуга сузды — Менә кемгә ошагансың. Бу калын гына открытка иде Айсылу аны күзләренә якын китерде, тик караңгыда бер нәрсә дә күр.» алмады —Иртә1ә иртән карарсың Мин аны институтның китап киоскасыннан аллым Синең карточкаң кебек итеп кесәмдә йөрттем Сина охшаган ул охшавын, тик син аннан матуррак. Айсылу аяк очларына гына басып керде дә. мыштым гына йокларга ятты Открытканы мендәр астына куйды Иртән урын җыештырганда открытка идәнгә төште. Айсылу аны кулына алгач җентекләп карады Озын көрән күлмәк, ак алъяпкыч, ак чепчик кигән, кулына вак кына чәшкеләр тезелгән поднос тоткан матур кыз иде ул рәсемдә. Әминә күреп алды да: —Карале, гел сиңа охшаган бит бу кыз, билләһи! Әлфия дә анын фикере белән килеште: —Охшаган шул, маңгайлары, борыннары гел синеке инде. Открытканың артында: Жан Лиотар: “Шоколадница”, 1745, (Фр.) дип язылган. Айсылу үзенә охшаган кызның моннан ике йөз ел элек яшәгәне турында уйлап сәерсенде. Француз рәссамы кемгә карап ясады икән бу портретны'’ Берәр аристократларның хезмәтче кызы иде микән? Киеме матур булса да үзе бик гади. Чәче Айсылуныкыннан караңгырак, куллары авыр эш күрмәгән, бик нәфис. Кем иден икән син, матур кыз? Күп очракта рәссамнар үзләренең натуршицаларына гашыйк булалар, Жан Лиотар да бу кызны, мөгаен, сөйгәндер Айсылуга нишләптер ямансу булып китте Киндергә буяу белән ясалган портрет һаман да исән, ә бу кыз да, анын сурәтен ясаган рәссам да инде күптән юк. . Айсылу Фазылның ияләшүеннән курыкты, өметсез яратуның әчесен татыган кыз башка берәүнең шундый кайгыга төшүен теләмәде. Ул берничә кич чыкмады. Бер кичне кызлар клубка чыкмыйча, киемнәрен юып—үтүкләп йөргәндә, тәрәз артында кемдер бик матур итеп җырлады: Башымдагы эшләпәмне Элеп куйдым киртәгә. Кичә дә кич килми калдың. Нурия. Килми катма иртәгә! —Вот это да! Гел романнардагыча бит әле бу! Кызганыч, балкон гына юк, балкон астына басып җырласа шәбрәк булыр иде,—дип көлмәкче иде Әлфия. Әминә якташын кызганды: —Бар инде, чык, интектермә мескенне! —Ошатмасаң ышандырып йөрмә!—диде Әлфия дә. Айсылу иненә шәл генә ябынды да капка төбенә чыкты Хәтере калган балага охшап баганага сөялеп торган Фазыл янына килде. —Син йөрмә инде, Фазыл, минем егетем бар. Фазыл эндәшми торганнан сон: —Синдәй чибәр кыз ялгыз булмас,—диде. Фазыл ике-өч көн генә килми торды да, тагын йөри башлады. Бер яңгырлы кичтә, шабыр суга батып, саз ярып тагын Айсылу артыннан кайтты. —Ачуланма инде, Айсылу, мин сине күрмәй түзәлмәем бит! —Синең йөрүендә ни файда? Көн саен ун километрдан килеп ник интегеп йөрисең? —Мин файда өчен йөрмәем, сине бер күрсәм шул җитә. Сентябрь азагына көннәр салкынайды. Өй почмагында торган кисмәктәге сунын өстендә юка гына булып боз катты. Капка янындагы миләшнен яфраклары кызара башлады, кыраудан сон миләш тәлгәшләре үтә күренмәле булып, авызларга су китереп кызыктырып торалар Үткән-барган саен кызлар миләшне өзәләр дә. йөзләрен чытып ашыйлар. Миләшнең әчкелтем тәме авызда бик озак саклана... быел миләш елы... Соңгы көнне кызлар басудан чиләкләп эре-эре бәрәңгеләр алып кайттылар. —Никадәр булдыра аласыз, шулкадәр алыгыз,—дигән иде колхоз рәисе, чөнки алар студентларга эш өчен бер тиен дә түли алмады. Анын каравы, ай буе тамаклары тук булды, стипендияләре бераз янга калды. Студентлар клубка сонгы тапкыр җыелдылар. Көтмәгәндә колхоз рәисе килеп керле Ул идән уртасынарак басып, яшьләргә карап елмайды —Кадерле яшьләр! Сезгә колхоз идарәсе исеменнән, бөтен колхозчылар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә! Бик яхшы эшләдегез, тырыш балалар икәнсез! Дөресен әйтергә кирәк, башта болар юньләп эшләрләр микән дип шикләнгән идем. Молодпы, сынатмадыгыз' Ул бер кәгазь алып укый башлады "Игеннәрне урып-жыю вакытында тырыш хезмәтләре өчен Киров исемендәге колхоз идарәсе Алабуга педагогия институтынын 13 группа студентларын мактау кәгазе белән бүләкли." Мактау грамотасын староста чыгып алды Студентлар төялгән йок машинасы жыр белән кузгалып китте, яшьләр авыл урамын жырлап бер әйләнделәр. Капка төпләренә чыккан картлар да. яшьләр дә кул болгап озатып калдылар. Жыр, ераклашканнан-ераклаша барып, бөтенләй ишетелми башлагач, авылда сәер тынлык урнашты Көләч йөзле егетләр-кызлар киткәч, авылнын нуры сүнгән кебек булды Айсылу дәртләнеп, яратып укыды. Хәер, уку дәрте группада чиргә әверелде: егерме биш студентның барысынын да исәбе дүрткә-бишкә генә уку, чөнки өчле алсан, стипендия бирмәячәкләр, ансыз егерме бишнен берсе дә укый алмаячак. Беренче сессияне Әлфия дә, Әминә дә, Айсылу да бИШЛегӨ генә тапшырдылар, имтиханнар кыен булмады Кымар. колхоздагыча, тулай торакка да бергә урнаштылар. Икенче курс башында, һич көтмәгәндә. Алабугага Марс килеп төште. Айсылу анын белән очрашу турында уйламый да. өметләнми дә иде инде. Марс белән арасы өзелгәч, башта Айсылуга дөнья беткән сыман булды, башы кайгылы уйлардан арынмады Ләкин гөрләп торган студент тормышы мавыктырып, ул кайгыларны әкренләп куып таратты Марс белән янадан очрашканда Айсылунын ачуы басылган, үпкаләве кимегән иде Алар тыныч кына сөйләштеләр, аралары якынайган кебек булды, тик барыбер яраланган мәхәббәт хисе кабат элеккеге кебек Айсылуны яндырмады, көйдермәде. Марснын диплом алу елы иде Киләчәк тормышын янача кору турында уйлап үзенчә планнар кора, Айсылу белән бергә булса, барысы да яхшы булырына ышана иде ул. Ләкин бу соңгы очрашуда егетнең күңеле кителде Айсылу үзгәргән, элеккеге кыз түгел, артык исе китмәгәч Марска ниндидер шик төште, башка егете бардыр дип уйлады. Кышкы каникулда Алабуга институты үзешчәннәре Казанга йомгаклау концертына бардылар. Айсылу да вокаль ансамбль составында иде Моны ишетеп, “Казан” кунакханәсенә Марс килде — Вакытын булса, мин СИ на Казанның музейларын күрсәтермен,—диде Марс. Айсылунын Казанны юньләп күргәне юк. Теге елны сынаулар биреп, вакыты да булмагагг иде Алар тарих музеенда булдылар. Кремль буенча озак кына йөрделәр, аннан сон “Блинная" дигән кафега кереп коймак белән чөй эчеп чыктылар. Концерт көнне Опера һәм балет гсатрынын сәхнәсендә йөзләгән кешене җыелма хорга тезделәр Айсылуларның ансамблен уртага башлап җырлаучылар итеп бастырдылар. Художник Сперанскии ясаган матур табигать күренешләре фонында бу хор гаҗәеп би зәк булгандыр җырчылар театрның бай костюмнарына төренгән иделәр Менә чор каршысына дирижер чыгып басты. Алабуга кысыры җырны башладылар, ә кушымтада йогләгән тавыш килеп кушылды Айсылу зур сәнгатькә якынлашуы белән үзен бәхетле хис итте, анын өчен шушы матур бинамын эчештә йөрү дә бәхетнең үзе кебек иде Марс Айсылуны озатырга дип килде Ул Айсылуга Куприннын "Гранатның браслет" дигән повестен бүләк итте —Айсылу, мин сине шушы китаптагы герой кебек ярагам' Әйт әле. син мине гафу иттеңме? Марс Айсылуга сөйгәне түгел, туганы сыман тоела башлады •элеккеге кебек дөньясын онытып яратмаса да. егет анын күңеленә барыбер якын иде. —Әйе... —Хат язарсыңмы? —Язармын. Вагонга кереп утыргач. Айсылу тәрәзәдән карады. Марс ана нәрсәдер кычкырды, тик ул ишетмәде, поезд тизлеген кызулатты, вокзал артта калды Ансамбль кызлары Аисылунын егете белән кызыксындылар: —Кайда укый? —Университетта. Быел тәмамлый. —Ничек кешенен бәхетенә шундый егетләр очрый микән?! Беэнен Алабугада мильтоннан башка кияүгә чыгарлык кеше дә юк!—диде берсе —Нигә алай дисен, безнең институтта егетләр беткәнмени? —Бетмәгән, тик юньлеләренен инде иясе бар —Авыз ачып йөрмә, “сайлаган сазга, очраган тазга", ди. күп сайланма! Менә күрерсен әле. син санга сукмаган егетләрнең күбесе мәктәп директорлары, райком секретарьлары булырлар. Ирләр укытучы булып озак йөрми, алар сразы начальник булалар Айсылуга бер хат килде. Конверт калын гына, адресы таныш булмаган кул белән язылган. Конвертны ачкач, аннан бер фото килеп чыкты. Кара бөдрә чәчле, зур күзле, кыйгач кара кашлы, кылыч борынлы бу матур кыз Айсылуга таныш түгел иде Ул башта аптырап калды, хатны укый башлагач кына анын кем икәнен анлады. Фотода Наҗия иде: “Син минем иремне тартып алдын!— дигән —Безнен семьяны җимергән өчен, мин ректорыгызга язып, үзеңне институттан кудыртам", дип язылган иде анда. Карточкасының артына берни дә язылмаган, язусыз да аңлашыла: “Синен миннән артык җирен юктыр әле. әнә мин нинди матур!"—дип кычкырып тора. Айсылу нык кимсенде. Мәхәббәтенә хыянәт итеп, аны Наҗиягә алыштырып. Марс бер мыскыл итте, хәзер, әнә. элеккеге хатыны янап ята. куркытмакчы була. Гомергә тыныч, басынкы Айсылуның котырып ачуы чыкты, аны мәсхәрә итәргә тырышкан хатыннан да, Марстан да үч аласы килде. " Мин синен иренне тартып алмадым, син үзен минем сөйгәнемне тартып алган иден. ник сон аны ычкындырдың? Миндә эшегез булмасын, үз арагызны үзегез карагыз Марсның да. синен дә исемегезне дә ишетәсем килми! Аннан башка да мина монда егетләр мореГ—дип жавап язды Айсылу. Икенче курсны тәмамлагач, студентларны төрле пионер лагерьларына практикага тараттылар. Айсылу үз районнарына җибәрүләрен сорап гариза биргән иде. рөхсәт иттеләр. "Урман иле" дип аталган бу лагерьдан да матуррак урын юктыр' Юан нарат бүрәнәләрдән салынган биналар куе нарат урманы эчендә. Урман аланнарында каен җиләге, җир җиләге, хәтта нарат җиләге дә очрый. Айсылуга бала чагында лагерь дигән бәхет эләкмәде, каты сугыш елларында алар күп нәрсәдән мәхрүм калдылар. Кыз әле бүгенгедәй хәтерли: бала чагында тормышка ашмаган хыялы калды—анын пионер булып кызыл галстук тагып йөрисе килде. Галстук булмагач үзеңне пионер дип санап буламыни?! Анын иң кызыкканы галстук иде. Ул әллә нинди корбаннарга да риза: "алмалар-хөрмәләр бирикме, әллә галстукмы?" дисәләр, “галстук” дияр иде. ә бит ул вакытта алма-хөрмә күз күрмәгән, колак ишетмәгән ризык. Менә хәзер Айсылу муенына бала чактагыча, кызыл галстук бәйләп йөри, тик ул күнел ярасын барыбер басмый. Айсылу балалар белән кызык уеннар оештырды, ярышлар үткәрде, урманга табигать белән танышу өчен экскурсияләргә алып чыкты. Вожатыйлар лагерь яныннан гына аккан Ык буенда комда кызынып, су коенып, урман һавасы сулап гомергә күрмәгән рәхәтне татыдылар Шунын өстенә лагерь пешекчеләре бик оста булып чыкты Грунья исемле керәшен апа кон саен бик тәмле итеп аш. гуляшлар, камыр ризыклары пешерә, мактаган саен ныграк тырыша. Айсылу бар дөньясын онытып эшли, аны балалар бик яраттылар, һич артыннан калырга теләмиләр, сорау артыннан сорау яудыралар, жавап бирергә өлгер генә! Лагерь ябылырга бер атна кала, көтмәгәндә. Марс килеп төште Баштанаяк ор яңадан киенгән егет көн буе чабып арыган Айсылу каршысына килеп басты! Кыз уз киемнәреннән оялып куйды: ул бүген, пешекчеләргә ярдәм итеп, кухняда эшләде, шуна күрә өстендә искерәк свитер һәм чалбар, башына ак яулык бәйләгән иде —Әле нишләп йөрисен? —Нәрсә, әллә минем килүем ошамыймы’ Күрәсен дә килмиме? Мондый дорфа тонга Айсылунын исе китте, ул бит бөтенләй башка сүзләр омет иткән иде —Син мине оныттың, хатларга жавап та язмадын. ә бит син 'башка беркемне дә ярата алмам”, дигән идсн —Онытмадым — Ник сон хат язудан туктадын? Айсылу Марснын сүзләрендә үпкә генә түгел, кимсетү ишетте Егет үзен ничектер һавалы тота, шуна күрә Айсылу аңа Нажияггсн хаты турында сөйләп тормады. —Мин Уфага китәм. Кызның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды, шатлыклары болай да бик аз булган мәхәббәтенең тамырына чапкандай тоелды, хат язмавына үкенде -Мине дә үзен белән Уфага алып кит! Марснын йөзе кырысланды —Мин синен турыда әллә ниләр ишеттем —Сөйлә! Марсның үзен хөкемдарларча тотуына кызнын һушы китте, йомшый тошкәгг күнсле катты, ачуы килеп сикереп торды —Алай икән, син мине хокем итәргә килгәнссн икән! Кемнсн кем алдында акланырга тиеш икәнен оныткансын. ахры! Менә нәрсә, жан кисәгем, юлыңа ак жәймә!!! Хуш' Мине яңадан борчыма! Моңа кадәргеләре дә җитәрлек булды! Кыз тиз-тиз атлап балалар янына кереп китте Марс, китәргә дә китмәскә дә белмичә, аптырап торды Очрашу анынча барып чыхм I ш Чйсы г> гагын ана баш бирмәде. Айсылу, шау-гөр килгән балалар янына кергәч, үзен ниндидер куркынычтан котылган кебек сизде. Айсылу Марс әйткән сүзләрне берәм-берәм исенә төшерде Әллә кемнәр белән йоргәнсен. ди. Кемнәр белән Йөрдем сон'’ Танцылардан озатып куючылар күп булды, тик мина берсе дә ошамады, берсен дә яратмадым Фазыл йөри инде, ике ел буе тышы бирми Быел Фазыл Алабуга бакчаларыннан кочак-кочак сирень ташыды Кама ярларыннан чыгып. Тойма белән кушылгач, айлы бер кичтә Айсылуны коймәдә Йортте. Ул ишкәк ишә ишә җырлап җибәрде Кан ,ни, ким яз. Чачакка күмелеп Син да кил. Сарвиназ Шаниыкш кон кебек Су өстендә Фазылның танышы бигрәк тә матур яңгырады Айсылунын бирелеп тыңлавын күреп. Фазыл җырлап бетергәч ишкәкләрен көймә төбенә куйды да, кыз утырган эскәмиягә килеп кудырып янын иненәсалды Айсылу карышмады Болай итеп мине гагын кем яратыр’ уТКа кер!—дисәм, уйлап та тормас, минем өчен утка керер, дип юанды кыз. _ _ Уйларын сизгән кебек. Фазыл кочаклады да иреннәреннән үбеп алды Ләкин бу үбү Айсылуны тетрәтмәде, кайнар ут булып тамырларыннан йөгермәде, ул үзен-үзе онытып, үбүгә җавап бирмәде. Ияләнсәм, бәлки мин дә аны ярата башлармын, ди Айсылу. Анын Фазылны яраткан чаклары да була. Ул аны сәхнәдә вакытта ошата: Фазыл очкынлы күзләре белән залдан Айсылуны эзләп таба да. аннан күзен алмыйча, бөтен барлыгы белән җыр аша мәхәббәте турында сөйли, йомшак тенор тавышы залга тарала. ..Кара карлыгач микән, сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе... Икенче курсны тәмамлар алдыннан Фазыл бик сәер елмаеп: —Айсылу, әйдә бергәләп Казанга китәек!—диде. -Нигә? —Син театр студиясенә, мин консерваториягә керермен. "Театр" дигәч. Айсылуның күңеле талпынып куйды. Анын дөньяда ин яраткан, ин мавыктырган нәрсәсе—театр. Фазыл физмат кумиры булса. Айсылу филфак "примадоннасы"—аны "безнең актриса" дип йөртәләр. Айсылу башын чайкады. Юк. бу мөмкин түгел! Анын өендә бер пенсиягә биш кеше яши. ике курс бетергәннән сон институт ташлап булмый —Исәр син. Айсылу, исәр! Шундый талантыңны күмеп калдырасынмы9 ' Мәхәббәт булмагач, яратып булмаганын Айсылу аңлады, артык ияләшмәсен дип. Фазылны һаман этәрә торды. Бер кич. кызлар йокларга яткач. Фазыл бүлмә ишеген шакыды, аннан соң әкрен генә: "Айсылу. Айсылу!" дип. чакырды. Йокламасалар да кызлар "мес" булдылар. Фазьш. кыюлана төшеп, кычкырыбрак эндәште. Бик озак ялынгач, кызлар аны жәлли башлады. —Бар инде. Айсылу, чык, интектермә! Айсылуга бик уңайсыз, хәзер дүртенче каттагы бүлмәләрдә кызлар йокламый. Фазылны кызганалардыр. Айсылуга ачулары киләдер Шул минутта Фазыл, буш коридорны шаңгырдатып, бар көченә кычкырып җырлап җибәрде: Җыйган чәчәкләрем шиңде, ник килмәдең. Зөлфия9 Син сөймэсәң мин дә сөймәм, үкенерсең, Зөлфия. Зөлфия. Зөлфия, күңелем сине сөя. Монысы инде артык! Айсылу сикереп торды да. халатын эләктерәэләктерә. коридорга чыкты. Бер бүлмәнең ишеге ачылып ябылды. —Фазыл, нигә болай кыланасын9 ! Ник төн уртасында кеше уятып йөрисең? Иртәгә ни диярләр? —Эх, Айсылу, нишләем соң. сине күрәсем килә бит! —Мине син көндез дә күрә аласың бит. —Харап иттең син мине, Айсылу! Синнән башка яшәй алмаем мин! Ул Аисылунын кулын учына алды, бармакларын иркәләп сыпырды Аннан аз гына аракы исе килә иде. Айсылу кулын тартып алмады. Ул Фазылны кызгана, яшьтәш булсалар да Фазылны энесе кебек күрә. Аның әнисез ятим үскәнен белгәч, бигрәк тә нык жәлләде, бала чактан назга сусап яшәгәнгә Фазыл аны үзенчә сөядер дип уйлады. Айсылу янына килгәндә анын күзендә курку катыш ялвару күренә, ул югалып кала, кечкенә ятим малайга әйләнә. Бу юлы да нәрсә дип тә әйтә алмагач: —И. Фазыл, эзәрлекләмә мине! Әгәр институтны тәмамлаганчы кияүгә чыкмасам. укыл бетергәч тә синеке булырмын,—дип. үзе дә уйламый, егеткә вәгъдә бирде. Фазылның минем арттан йөрүен Марс кемнән ишетте икән,—дип. аптырады Айсылу. Ни булса да булган инде, кызнын әлегә беркеме дә юк, ул—ялгыз... Өченче курс башында, колхоздан кайткач, Айсылу авырып больницага эләкте Ангина белән еш авырый башлагач доктор ана операция ясатырга кушты: —Ангина бик начар авыру, ул йөрәккә дә. боергә дә бәрә. Теләсәгез операциягә Казанга жибәрәм Айсылу риза булды Казаннын Волков урамындагы клиникасында тамак төбендәге бизне очы кызарып торган электр энәсе белән яндырдылар Операциядән сон больницага салмадылар, тамак төбегезне чәй содасы белән чайкап торыгыз дип, шул килеш чыгарып җибәрделәр. .Авызын ачарга да куркып, классташы Ил гизә яшәгән эшчеләр тулай торагына кайтып ятты Авыртуга көчкә түзеп, утызлап карават торган зур бүлмәдә берүзе ята. кызлар барысы да эштә. Кинәт бик тантаналы тавыш белән радиодан белдерү янгырады “Говорит Москва! Работает все радиостанции Советского Союза! Персдасм сообшсние ТАСС! Сегодня, четвертого октября тысяча девятьсот пятьдесят седьмого года в Совстском Союзе вывсден на орбиту первый искусственный спутник Зсмли' ” Бу якалыкка Айсылу тан калды, хәтта тамак төбе авыртуын да онытты Жирнен ясалма иярченен очырганнар' Фантастика! Фән һәм техника ничек үскән! Нинди талантлы кешеләр бар бу дөньяда' Безне тормышта күз алдына да китерә алмаслык үзгәрешләр көтәдер, дип уйлады кыз Бу датаны мин гомергә дә онытмам инде. Спутник мина операция ясаган көнне очты Карагайларга карап. Айсылу ике-оч ел эчендә булган вакыйгаларын искә төшерде Җирдә яшәүче гап-гади кыз баланын гомерендә, ниһаять, үсеш- үзгәрешләр булырмы инде?!. Әнисеннән хат алгач, Айсылунын сагынуы көчәйде, өйләренә кайтып, барысын да күрәсе, рәхәтләнеп алар янында бср-икс көн торасы килде Октябрь бәйрәменә оч кон ял туры килә иде Кайтасы килүнең бик житди сәбәпләре дә бар Беренчедән, Айсылу авылга язган хатында "Операция вакытында авыздан төтеннәр чыкты,—дип. юкка әниләрен борчыганга үкенде, кайтып аларны тынычландырасы килде. Икенчедән, жәйге стипендия акчасына алган яна киемнәрен күрсәтеп, әниләрен сөендерәсе килде Гомумән, кайтасы килү йөрәген ашкындыра Иске автобус Затонга барып җиткәндә Кама буенда байтак кешенен басып торганын күрделәр Камада көзге боз ага. яр буенда ике кеше зур гына көймәне караштыра. —Ну, кто самый храбрый?! Садитесь с богом!—диде көймәче Беренче рейска эләкмәүдән куркып. Айсылу ашыгып көймәгә кереп утырды Көймәчеләр алты-җиде кеше алып, теге якка ишә башладылар Суыктан куерган карангы-яшел елгада эре-эре бозлар ага. инде бозлар көймәгә килеп бәрелде дигәндә генә, көймә башында утырган кеше ишкәген бозга тери дә. бөтен көченә этә, боз юлын үзгәртеп, киткәч, көймәдәгсләр бар да җиңел сулап куя. “Беттек!"—дигән минутлары әллә ничә булды. Ботерелеп-ургылып аккан төпсез суга карасан җаннар өши Айсылу үкенә башлады "Юләр, ник Әлфиянен сүзен тыңламадым микән?! Бөтенләй савыкмаган килеш нигә дип юлга чыктым! И. Ходаем, исән-имин генә чыгып җитә алсак иде'" Көймәдән төшкәндә юлчыларның аяклары камыр кебек, тез буыннары калтырый иде Кон уртасы жилтс, җил купты, ябалак-ябалак кар явып үтте, машиналар һаман күренмәде Кон караңгылана башлагач кына бер йок машинасына менеп утырдылар Кузовтагы йомшак саламга утыргач кына Айсылу үзенең никадәр арыганын сизде. Көне буе салкын җилдә басып торганга аяклары сызлый башлады Кыз тезләрен пәлтә итәге белән каплап куйгач тәненә җылы керде. Машина катканак юлдан сикергәлән бара, гик мона берсенең дә исе китми, ничек барса да барсын, кайтарып кына җиткерсен! Юлчылар авыл саен төшеп кала барды Саклаубашка җиткәч, шофер бер капка төбендә туктады да —Мин дальшс бармыйм,—диде Каенлыкүлгә тагын егерме биш чакрым калды Каенлыкүлгә алар очәү кайталар: Айсылу. Җәүдәт исемле урта яшьләрдәге кеше һәм с алдат Якташлар карангы урамда басып калдылар. —Ярар, балалар, бер дә борчылмагыз, хәзер Югары Табынга төшәбез, анда минем сенлекәш яши, шуларга кереп кунарбыз. Иртәгә тагын юне чыгар әле. Шундый өлкән кеше белән юлдаш булуына Айсылу бик сөенде. —Айсылу, бирегез сумкагызны мин тотыйм!—диде солдат. Жәүдәт аны мактады: —Вәт маладис, солдат, шулай кирәк! Синен беләктә көч җитәрлек! —Житә-ә-! Кирәк булса үзен дә күтәреп кайта алам! Алар көлешеп алдылар. Авылны үткәндә тәрәзәләрдән төшкән яктылыкта баруы күңеллерәк булган икән, басуга чыккач, дом карангы булды: күктә кара, басулар да кара, җитмәсә тирә-якта үлем тынлыгы, эт өргән тавыш та ишетелми. Кирза итеге белән лап-лоп басып, озын атлап алдан Жәүдәт бара, Айсылу анын адымына иярә алмый Биек үкчәле бутый эчендә биек үкчәле туфли, анын белән һич озын атлап булмый. Айсылу әллә ничә адымга артка кала, аралары һаман ераклаша, тик кыз борчылмый, чөнки солдат әкрен атлап аны саклап бара. Жәүдәт борылып карый да туктап аларны көтеп ала. —Биек үкчә юл йөрү өчен түгел инде ул. Вәт чабата белән җинел ул йөрергә! Юеш булмаса, чабатадан да яхшы аяк киеме юк! Аякны да тирләтми, үзе җинел, үзе йомшак, чабасын гына! —Әллә чабатаны сагынасынмы, Жәүдәт абый?—диде Айсылу, үртәргә теләп. —Юк, чабатаны сагыналармы соң! Ул хәерче заманнар берүк кире кайта күрмәсен! Биш-алты чакрым гына дигәч, Айсылу борчылмаган иде. тик бу чакрымнар бик тә озын, бик тә авыр булып чыкты. Кыз шабыр тиргә батты. Бияләй эчендә куллары тирләп чыкты. Арыганын сиздермәскә тырышса да адымнары әкренәйде. Ниһаять, авылга кереп, бер капка төбендә туктадылар. —Менә шушында тора минем сенлем,—диде Жәүдәт. Ишекне шакуга: “Керегез!”—дигән, хатын-кыз тавышы ишетелде. Караңгы төннән килеп кергәч, юлчыларның күзе чагылды. Өйдә бик якты. Тигез усак бүрәнәләрдән салынган йортнын стеналары ап-ак, гәрәбә төсендәге идәнгә чүпрәктән сугылган буй-буй паласлар җәелгән, түрдәге никель карават биек итеп җыештырылган, карават өстенә ак казлар кебек зур-зур мендәрләр кунаклаган. Олы як белән кече якны бүлеп, агартылган мич тора Мич кырында тагын бер бәләкәй генә агач карават Кече яктан яшь кенә хатын чыкты. —Бәрәч, абый, каян килеп чыктыгыз? Исән генә кайттыгызмы?!—дип. кул биреп күреште. Абыйсы артында торган кызны күреп: —Айсылу түгелме соң бу? Бәй, исәнме, Айсылу?!. Айсылу кулын сузган иде, Сәвия аны кочаклап ук алды. —Карале, нинди күңелле очрашу насыйп иткән Ходай! Сине күрмәгәнгә биш былтыр бит инде! Нишләп болай төнгә катып йөрисез? — Машина Саклаубашка кадәр генә булды. Мин Чаллыдан кайтам, Айсылу Алабугадан, солдат, әнә, гупчым ил читеннән үк кайтып килә. Сез Айсылу белән танышлармыни?—дип җавап катыш сораулы җөмлә белән Жәүдәт сүзгә кушылды. —Без бик якын танышлар, мәктәптә бергә укыдык, параллель классларда. —Сәвия классларында ин матур, иң яхшы укучы иде,—диде Айсылу. —Шулай булгандыр да. түлкс синең кебек институтларга керә атмадым инде. Ике куянның койрыгын тотып булмый шул, сенлем,—диде абыйсы,— йә укыйсың, йә кияүгә чыгасың. Әйе, бөтен кеше дә институтта укыса, колхоз сыерларын кем савар?— дип килеште Сәвия,—сез ял итегез, мин хәзер аш өлгертәм. Сәвия кече якка кереп киткәч, Айсылу мич янындагы бала караваты янына килде. Ак мендәрдә җәйрәп йоклап яткан кызчыкны күрде. Тупырдап торган бәләкәч, алсу бармаклары кыймылдап куйгач, уятудан куркып читкәрәк китеп басты. Ул Сәвия янына кече якка керле. Сәвия жиннәрен сызганып токмач жәя иде. —Сәвия, кияүгә кайчан чыктын? —И-и-и, дускаем, мин укып бетергәнче Мисхәт көчкә түзде Мәктәпне дә тәмамладым, кияүгә дә чыктым Кызыма хәзер ике яшь —Ирен кайда эшли? —Колхозда шофер —Тату яшисезме? —Тьфү-тьфү, күз тимәсен! Мисхәт эчми дә, тартмый да Эштән курыкмый, колхозда да, өйдә дә батырып эшли Үзем сыер савам Сәвиянең яңаклары алсу, кара күзләре коләч, ак маңгай остеннән күз юлы ачып үрелгән чәчен баш очына урап куйган Өстенә кигән күлмәге чәчәкле алъяпкычы үзенә килешеп тора, аягында ап-ак йон оекбаш, башына ак яулык чөйгән Айсылу Сәвиянең тормышына кызыгып куйды Сәвиянең күңеле тынычтыр Яхшы кешегә кияүы чыккан, баласы үсеп килә Аны бернәрсә дә борчымыйдыр Ә ул әле үзен нинди язмыш көткәнен белми Ирләр дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырдылар, Сәвия белән Айсылу икәүләп савыт-саба юдылар, ирләрдән качып кына бср-бсрссннән яңалыклар сораштылар —Айсылу, синең Алабугада сгудент егетләрен бардыр инде? —Егетләр бар инде ул. тик йөргән кешем юк —Синең ише чибәр кызга тынгы бирмиләрдер әле —Безне яратканнарны үзебез яратмыйбыз, без яратканнар үзебезне яратмый. Шундыйдыр инде ул мәхәббәт —Нигә алай дисен? —Мин хәзер мәхәббәткә ышанмыйм да инде, Сәвия —Минем кебек юләр чакта гына жинелдер инде ул. акыл утырткач кияүгә чыгулары кыенрак диләр Озатканда Сәвия Айсылуны кочаклап алды, икесенең дә күңелләре йомшап, күзләре яшьләнде —Мисхәт МТСка баручы машина белән сөйләшеп куйган, хәзер килә,- —Сәвия, тигез яшәгез! —Рәхмәг! Сина да бәхетләр телим. Айсылу' Үткәндә-сүткәндә безгә кер хәзер инде кайда торганымны беләсең Жәүдәг белән солдат Айсылуны кыстый-кыстый кабинага утырттылар, үзләре кузовка менеп, салам остенә ипләнделәр Каенлы күлгә житеп. МТС янына туктагач, юлчылар үз юлына китәргә тиеш иле. Солдат Айсылудан аерыла алмады -Сез кайсы урамда торасыз’ —Нигә? Бакча урамында, базар очында —Мин килсәм, ачуланмассыңмы. Айсылу" Кыз ниһаять, солдатка беренче мәртәбә егетләргә караган кебек к\ з төшереп щщы болай. ярыйсы г ына, ошн буйлы, пот ла чибар Ләкин ул Айсылуга малай-шалай кебек кенә тоелды. Егерме ике яшьлек кызга унтугыз яшьлек егет тин була аламыни ” —Белмим, үскәнем, мин кайчан китәсемме лә әйтә алмыйм, машина булса, бәлки иртәгә үк китәргә туры килер —Алай булгач. Алабугадагы адресыңны бирә азмыйсынмы —Хат язар илем, беләсеңме, армиядә бик сагындыра, хат килсә, шундый уйлап-уйлап торды ла. кичә солдатның ана булышканы исенә тешен, адресын язып бирде Хат язуы кыен зш түгез. «чап бирермен, дип уйлады Жәүдәт белән солдатның әле тагын кырыкмаса-кырык чара табып, авылларына кайтып җитәсе бар. Өйләре якынайган саен Айсылунын аяклары тизрәк атлый. Үз урамнарына кергәч хәтта йөгерәсе килә башлады Әнә Хәнифә апалар, аннан Гәрәев абыйлар, аннан без —Исәнме, әнкәй! — Исәнме, кызым! Кайттыңмыни?! Октябрь бәйрәме белән котлап открыткаң килмәгәч, тәки кайтырсың дип көткән идем Ничек болай иртән иртүк кайтып җитә алдын? —Без Югары Табында кундык, кичә машина булмады. Миңлебану, самавырга күмер өстәде дә, торбасын мич авызына борып куйды Коры агач алып чыра телде, мичкә ут кабызып җибәрде. —Әтисе, син ит алып кереп тура, бәлеш салыйк. Айсылу пәлтәсен чөйгә элде. Әни кеше кызыннан күзен алмады: —Пәлтән дә. күлмәгең дә бик матур булган, җылы тәнендә тузсын, өстеннән өстәлсен! Кызым, сәламәтлеген ничек, хатынны алгач, сине кызганып үлә яздым. —Үтте инде, хәзер хәлем әйбәт —Әтиең миннән дә ныграк борчылды синең өчен, кайтып яхшы иткәнсең. Ичмасам күреп, тынычланып калабыз. Айсылу әнисен бик яратса да, аның өчен әтисе идеал, ул аны чын коммунист—ленинчы булганы өчен ихтирам итә. Әтисе Хафиз беренче империалистик сугыштан алып, гражданнар сугышы беткәнче бөтен яшьлеген окопларда, сугыш кырларында үткәреп, биш ел буе үлем эчендә йөргән. Егерме беренче елның август аенда авылына кайткач та шатлык түгел, коточкыч ачлык һәм үлем каршы алган. Фронттан кайту белән аны Америкадан җибәрелгән азыклардан оештырылган туклану үзәгенә контролер итеп куялар. Монда балаларга кукуруз боткасы пешерәләр, хуш исле какао ясыйлар. Хафиз азыкнын читкә китмәвен, балалар авызына керүен күз угында тота. Ул авыл буенча йөреп, балалар санын ала, ятимнәрне барлый, аларны туклану үзәгенә беркетә. Ул коткарган балаларның килеп, әтисенә рәхмәт әйткәнен Айсылу хәтерли әле: "Хафиз абый, сиңа гомер буе рәхмәт әйтеп яшәдек, син коткармаган булсаң, әллә кайчан ачтан үлгән булыр идек Без, әти-әнисез ятим балалар, бер кисәк икмәккә тилмереп йөргәндә, Хафиз абый, син безне урамнан үзен белән ияртеп алып киттең, ашатгын кирәкле документларны җыеп, Минзәлә балалар йортына җибәрдең. Менә без синен алда баш ияргә, рәхмәтебезне әйтергә килдек!..” Айсылу әтисен тагын бер нәрсә өчен аеруча ихтирам итә: әтисе белән әнисе гомер буе тату яшәделәр, алар гаиләсендә тавыш-гауга булмады. Хафиз өчен гаилә изге! Аларның татулыгына, бер-берсен олылап яшәүләренә кешеләр соклана. Бер-берсеннән башка тора алмасалар да, ярату, мәхәббәт дигән нәрсәне алар тышка чыгармыйлар, сиздермиләр, балаларын да ничектер корырак тәрбиялиләр Алар Айсылуны да үбеп-кочып үстермәделәр Кечкенә чакта йоклаганда гына, әтисенең килеп юрганын төзәтеп, аркасыннан сөеп киткәнен сизә иде ул. Айсылунын әтисе белән әнисеннән ничек өйләнешкәннәрен бик беләсе килеп, шул турыда сорашканы бар —Әнкәй, сез әткәй белән кайда танышкан идегез? Ничек өйләнештегез? —Безнен заманда танышып өйләнүчеләр сирәк булгандыр, кияүг ә димләп бирәләр иде бит. Мин әтиеңне никах вакытында гына күрдем. —Ничек инде бер белмәгән кешегә бардын?! Белмәгән дип, димче аша танышкан идем инде, кем икәнен белдем. Ничек курыкмыйча күрмәгән кешегә чыктың? Әгәр ул начар кеше булып чыкса нишләр идең? Әле ярый әткәйгә туры килгәнсең! Димчеләр дә юләр түгел инде, тора салып начар кешегә димләмиләр. —Сине кем димләде сон? —Безнен авылга Маһира исемле укытучы килгән иде, без анын белән танышып, дуслашып киттек. Мин дә заманасы өчен ярыйсы гына белемле, абыстайга йөреп укырга-язарга өйрәнгән идем. Шул Маһира апа бер тапкыр сүз башлады, минем бик акыллы бер энем бар. Сугышта йөреп, өйләнә алмаган, ана утыз яшь, бик белемле Сине шуна димләсәм каршы килмәссеңме, диде Мин шунда әллә нишләдем, үземнен дә укыган кешегә чыгасым килә инде, дигән булдым, әйтерсен үзем бик белемле кеше' Миңлебану үз-үзеннән көлеп куйды —Шуннан сон Маһира апа минем турыда әтиеңә кайтып сөйләгән Озак та тормый әтисн яучы җибәрде, аннан сон никах укыттылар Әтиен безгә беренче тапкыр килгәч, мин чаршау артында тордым, күрәсем килсә дә карамадым, карасан мәхәббәт сүнә икән, диләр иде Сеңлем Фатыйма чаршау артына кереп юатты, түтәй, киявен бик сөйкемле, курыкма, диде. Туй көне һич көтмәгәндә бер егет дуслары белән килеп тавыш чыгарды ярты янак Хафизга Дәүләтша абзыйнын чибәр кызын җибәрмибез, исән чакта кайтып китсен, агу үтерәбез, дип кычкырган. Югыйсә ул егетнен минем белән бер нәрсә турында да сөйләшкәне юк иде Икәү генә калгач, әтиен елады Син мине яратмасан да мин үпкәләмим, син бит фәрештә, диде. Чыннан да. Айсылуның әтисенен ун янагы эчкә бөрешеп кергән Сугышта снаряд кыйпылчыгы тиеп, янак сөяген, теш казналарын җимергән Анын бу турыда Айсылуга сөйләгәне бар иде Мичтән бәлеш чыгаруга мунча да өлгергән иде Айсылу сенелләрс белән чыр-чу килеп мунча керде Кы парны ләүкәгә яткырып, кычкырта-кычкырта себерке белән чапты, күбекләндереп чәчләрен юды Апаларына иркәләнеп, Зөһрә белән Венера юри черелдәделәр Аларны юындырып чыгаргач, Айсылу ашыкмыйча гына, тәмен белеп үзе мунча керде Ул шәһәр мунчасына күнегә алмый, җирәнә, кешеләрнен исен сөйми, үзенә текәлгән карашлардан читенсенә. Менә ичмасам авыл мунчасы мунча ул! Ап-ак итеп юылган идәнендә аяк таймый. ишек ачып керүгә кайнар суда пешкән мәтрүшкәле себерке исе җанны зретә Мунчадан сон әнисе Айсылуга карлыган каты белән чәй эчерде Иртән калын ястыкта рәхәтләнеп йоклап ятканда Айсылуның сеңелләре ике ягыннан юрган астына кереп, апаларына сыенып яттылар Айсылу аларнын икесен дә кочаклап алды, аннан сон кабыргаларын санап кытыклый башлады Кызлар, чыр-чу килеп, юрган астында тәгәрәделәр Айсылу институтка киткәндә, Зөһрә белән Венера әле мәктәпкә укырга кереп кенә калганнар иде, хәзер өченче класста укыйлар, буйга да тартылганнар Өйдә эшләр беткәч. Айсылу Зөлфирәләргә җыена башлады —Апа, кая барасын? Китмә инде!—дип сеңелләре ялына башлады —Озак тормыйм, хәзер кайтам,—дип тынычландырды аларны Айсылу Тышта салкын, җиргә юка гына булып кар яуган Зөлфирә дустының пәлтәсе белән шарфын ишек янына кадакланган болан мөгезенә элеп куйды. Пәлтән дә, күлмәген дә котлы булсын, малай, үзенә бик килешә Өстеңдә тузсын, шуларны киеп кияү куенына кер' —Рәхмәт, Зөлфирә Зөлфирәләрнең йорты зур. иркен Гүрдә зур агач тәпәндә эре челтәрле яфраклы, үрмә гөл утыра Зөлфирәнең әнисе ул гөлне аю табаны дип атый Янгыр явасы булса анын яфрак очыннан су гама Түбәсе түшәмгә тигән шул гөл артына кереп утырсан. үзеңне джунглида дип хис итәсен —Айсылу, кайчан кайттын? —Кичә иртән. — И. шул гомердән бирле нишләп килми тордың/! —Әнкәнләрдән, сенелләремнән аерылып булмады Мәктәптә ниләр бар° —Элек ничек, хәзер дә шулай. Ике смена укытабыз. Иртән китәм. төнлә кайтам, класстан тыш нинди эшләр бар—һәммәсен мина өяләр: дояркалар семинарына котлаулар әзерлим, демонстрациягә транспарантлар ясатам, түгәрәкләр оештырам, сборлар, ярышлар оештырам, һәм башкалар!.. Ярар ла. чукынып китсен эше. үзен турында сөйлә әле! Марс белән арагыз ничек’ —Берничек тә түгел, Уфага киткәч, бер хат салган иде. Хат дисәм дөрес булмас, конверт эченә “Кызыл таң” газетасын салган. Анын бик зур бер хикәясе басылган иде. Шул газетада әдәби хезмәткәр булып эшли икән "Менә күр, мин нинди кеше!”—дип мактанасы килгәндер инде. Мин хәзер анын турында уйламыйм, ничә ел гомерем шунын өчен газапланып үткәнгә үкенәм. —Чистый юньсез булып чыкты бу Марс! Мин аны болай булыр дип уйламаган идем! Синен кебекне ул үлгәндә дә, ике кулына шәм яндырып эзләсә дә таба алмый! Зөлфирәнең чын күңелдән өзгәләнеп әйткән сүзләре Айсылуның кәефен күтәрде. —Госманнан хат киләме'* —Хаты килә, тик язарга мачтыр түгел, хатлары коры. Минем янда үзе бик юхалана, үзе "яратам” дип кенә тора, хатында мәхәббәт турында ник бер сүз булсын! —Ул бит инде яшь малай түгел, мәхәббәте йөрәгендә булгач, чәчәклечуклы хатлары нигә кирәк? Өйләнешү турында язмыймы сон? —Ләм-мим. Мин курка башладым инде. Ул Куйбышевта, мин монда. Берәр марҗа башын әйләндерсә нишләрсең? Зөлфирә матурлана төшкән: чәчен кыска итеп кистергән, яшүсмер чактагы тулылыгы кимеп, йөзе озынчаланган, күзләре зураеп, сөрмәләнеп калган. Матур ак кулына маникюр ясаган. —Бүген клубта бәйрәм кичәсе. Рәхәтләнеп ял итәргә ярый әле бәйрәмнәр бар. Син кайчан китәсен? —Иртәгә —Шулай ук тизмени? Нигә тагын берәр көн тормыйсын? —Болай да дүрт көн була инде, ике көн юлга китә. —Син булмагач, мина бик кыен, дуслашыр кеше юк. Әй, әйтергә онытып торам икән, исендәме, безнен класста Хәкимова Илсөяр укыган иде'* Шунын абыйсы Илһам безгә хирург булып кайтты. Айсылуның бу исемне ишеткәне бар иде инде. Әнисе бик мактап телгә алган иде Кабат ишеткәч әллә нишләп китте. Белгәнен сиздерәсе килмичә: —Шулаймыни?—диде —И кызыкны белсәң! Безнең авыл кыхтары аны кулга төшерер өчен әлләни кыланалар, больница кызлары юк сәбәпне бар итеп, атна саен вечер оештырып чакыралар, ди. Илһам белән корреспондент Әпүш дус, шул сөйләде. Айсылуның йөрәген нидер чеметеп алгандай булды, әллә больница кызларыннан көнләште инде? —Нишләп шул кадәр исләре киткән, районда башка егетләр беткәнмени9 — Што син. Яшь хирург менә дигән кандидат инде! Газета саен мактап язалар. Кияүгә чыгарга тилмереп йөрүчеләр азмыни?! Бу сөйләшүдән соң Айсылуның Илһамны күрү теләге тагын да артты Кызлар клубның ишеген ачып керүгә, түрдәге өстәл артында шахмат уйнап утыручы егетләр аларга күтәрелеп каралылар Айсылуның ин беренче күргән кешесе күк костюм кигән, аксыл чәчле бик интеллигент кыяфәтле егет иде. Анын янында утырган Әпүшне таныгач, Айсылу теге егетнен Илһам икәнен шундук анлады. Илһам шахмат фигурасын тоткан килеш Әпүштән —Бу нинди кыз?—дип сорады. —Яшел пәлтәлесен әйтәсеңме? —Шуны инде, шуны! Ул Айсылу, студентка. Быел жәй пионер лагерена практикага кайтты Ну, парень, шәп тә кыз инде! Телисенме, таныштырам1 ' Ихтимал, сина повсзет, мин ул бәхеткә ирешә алмадым Чишенеп Урындыкларга тезелешеп утырган яшьләр музыка уйнавын котә. Менә киномеханик, будкасынын тәрәзәсен ачып, радиоланы кушып җибәрде Музыка уйный, ләкин бер парнын да беренче булып чыгарга кыюлыгы җитми тора. Айсылуның залнын икенче башында утырган Илһамга карап: "чакырсын иде, мине танцыга чакырсын иде!"—дип теләве булды. Илһам урыныннан торып, залны кисеп үтеп, Айсылу каршысына килеп басты —Сезне чакырырга момкинме? Айсылу елмаеп урыныннан торды, кулын Илһамга сузды, икенчесен егетнен инснә салды. Ул, теләге кабул булганга сөенеп, үзен бик бәхетле сизде. Илһамга күтәрелеп карагач, аларнын күпәре очрашты Илһамнын зур яшькелт-зәңгәр күзләре аның йозенә төбәлгән. карашы бик җитди, ниндидер сорауга җавап котәдер сыман —Сез Айсылу бит, шулаймы? —Әйе, ә сез Илһам —Менә, кечкенәдән таныш булунын әйбәт яклары бар Мин сине яхшы хәтерлим, Айсылу. —Ничек исендә калды икән?! Син бит бер дә мина илтифат итмәгән кебек идең. —Киресенчә, нык истә калган. Син ул вакытта ук бик сөйкемле кыз идсн. Илһам үзен кыю тотса да. Айсылу анын дулкынланганын сизде танцыга чакыр! анда куллары хәтта дерелдәп китте, салкынча учлары бераз тирләп чыкты, ул кесәсеннән кулъяулык алып, маңгаен сөртте Егетнен бу халәте Айсылуга ошады—димәк, Илһам аны хөрмәт итә. аннан бераз уңайсызлана, хәтта ошар! а тырышуы да сизелә. Шуна күрә Айсылу үзен бик тыныч тотты Егетнен кин маңгаена төшеп бераз дулкынланып торган чәчләре, грекларныкына охшаган озынча борыны, матур уелган калын ирене, спорт фасоны белән тегелгән күк костюмы—һәммәсе Айсылуга бик матур, бик якын тоелды. Пинжәгсннән сизслср-сизелмәс кенә килгән йод һәм эфир исе кызны бигрәк тә дулкынландырды, егеткә ниндидер сафлык өстәгән кебек булды Кызлар белән күп чуалса да, Илһамнын монарчы бу кадәр үк югалып калганы булмады Бүген ул каушавын яшерә алмады. Айсылу анын бөтен йөрәген, күңелен биләп алды, бу хис шундый көчле, егет үзен исереп киткәндәй тойды. Һәр яна музыка уйнаган саен, аяклары ихтыярсыз аны Айсылу янына илттеләр Илһам бер күрүдән гашыйк булды! Ул үзенен хисләренә ышанды: бу кыз анын көткән яры' Алар бүген үк ашашырга I иеш Ләкин егетнен бүгенге теләгенә каршы төштеләр Ак халат өстеннән сырма кигән хирургия санитаркасы халык арасыннан Илһамны ззләп тапты —Илһам Салахович. сезгә хәзер үк килеп җитәргә куштылар! —Ни булган? — Милиция начальнигы үзенә үзе аткан. —Исәнме?! —Юк. шундук үлгән -Ярар, мин хәзер барып җитәрмен Хәвефле урынга чыгып Йөгергәнче Айсылу белән саубуллашырлык кына мөмкинлек бар иде әле —Уңайсыз хәлдә калдым, мина китәргә кирәк, ләкин әйтәсе сү земне әйтми китә алмыйм Ачуланма, Айсылу, син мина бик ошыйсын' Ошач тына дип тә әйтеп булмый! Әгәр безгә татын берничә мәртәбә генә очрашырга мөмкинлек булса Айсылу мондый ук сүзләр көтмәгән иде Ул аптырабрак калды Ни әйтсен? Беренче танышкан көнне үк вәгъдәләр бирсенме? —Сина китәргә кирәк Ярар, Илһам, мин сина бер генә нәрсә вәгъдә итә алам: хат язсан, җавап бирермен! —Рәхмәт, мина хәзер анысы да бик кадерле. Илһам ашыгып китеп барды. Айсылу Илһамның аяк тавышлары тынганчы өнсез торды. Ул үзенен тормышында зур үзгәреш буласын аңлады. Йокларга яткач, шушы өч көн эчендә булган вакыйгаларны күздән кичерде Менә ни өчен бозлы елгалар кичеп, көзге юллардан җәяүләп кайтканмын икән?! Илһам тартып кайтарган! Бу минем язмышымдыр Ашыга-ашыга милиция начальнигы йортына барганда, Илһам эченнән генә сүгенеп барды: "Тапкан атылыр көн, дурак! Иртәгәгә кадәр генә көткән булса, бәлки атылмаган да булыр иде!..” Илһам килеп кергәндә, тар гына ишек алдында берничә кеше бар иде Җирдә яткан гәүдә янында ике кеше басып тора: озын гәүдәлесенең баш врач Смирнов, анын янындагы тәбәнәк юан гәүдәлесе райком секретаре Исмәгыйлев иде. Илһамны күргәч Исмәгыйлев җикеренергә тотынды: —Кайда йөрисең, молокосос?! Ник чакыргач та килмәдең? Монда синнән важныйрак кешеләр дә момент җыелды. Илһамның ачуы бугазына тыгылды. Мона кадәр әле беркемнең дә аны болай мәсхәрәләгәне юк иде. —Үлгән кешегә врач нигә кирәк, милиция чакырыгыз! —Молчать!—дип акырды Исмәгыйлев. Смирнов, яшь врач әллә ниләр әйтеп җибәрмәсен тагын дип, сүзне икенчегә борырга ашыкты: —Үзенә үзе атуы билгеле инде, шулай булгач мәетне монда яткырмыйк, өенә кертеп салырга кирәк. Шул сүзләрдән соң гына Илһамга бу ишек алдында нинди фаҗига булганы барып житте. Ул баскычта әниләренә сыенып өч баланын елап торганын күрде. Аларны кызганудан йөрәге кысылып, авыртып куйды. Ярты сәгать элек кенә бу йортта тыныч тормыш булган, балалар җылы, якты өйдә үз эшләре белән шөгыльләнгән. Пистолет шартлавы аларны мәңгегә ятим иткән. Ни сәбәпле? Ни өчен? Милииия начальнигының гәүдәсен өенә кертеп салгач: —Кирәк булсам чакыртырсыз,—дип кайтып китте. Илһам бик озак йоклый алмый ятты. Бүген кич булган хәлләрне берәмберәм исенә төшерде. Айсылунын нәфис гәүдәсен, сөйкемле йөзен күз алдына китерде... Бала чагы һәм яшүсмер еллары үткән бу районга яңадан килеп чыгармын дип беркайчан да уйламаган иде Илһам. Ул шушында урта мәктәпне тәмамлаган елны әтиләрен башка районга күчерделәр. Илһам алга таба да укырга керергә җыена иде. Әтисе ана хәрби училищега керергә кинәш бирде. —Улым, хәрби училищега керсәң, укуы җинел булыр. Анда киендерәләр дә, ашаталар да, бар да бушлай. Укып чыксаң, тормышын да жинелрәк була, офицерларның зарплатасы зур. Институтка барсаң, мин сине укыта алмыйм, мөмкинлегебез юк. Бу сүзләрдә хаклык бар иде: алты баланың әле берсе генә үз көнен үзе күрә, Дилфар апасы медицина институтында укый, калганнары мәктәптә. Бер зарплатага ике баланы институтта укыту мөмкин түгел. Акылы белән анласа да, Илһамның гомер буе шинель киеп, хәрби кысада иреген югалтып, хезмәт итеп яшисе килмәде. Әтисенең сүзен тыңламыйча, Казанга, апасы укыган институтка китте. Конкурс зур булса да, имтиханнарны уңышлы тапшырып, керә алды. Әтисе ачуланмады, тик катгый рәвештә: —Минем сүземне тыңламадың, улым, үпкәләмә, ләкин мин сина бер тиен акча да җибәрә алмыйм. Гаилә авызыннан соңгы сыныкны тартып алып булмый Кергәнсен икән. укы. тик үзен жаен тап! Илһам монын шулай буласын анлады. чөнки ул әтисенен үз сүзендә торасын белә! Ул тырышып укыды, сәләтле егет тора-бара югары стипендия алды. Студентлар арасында дәрәжәсе дә зур булды, аны курсларынын комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар Бөтенләй үк ярдәмсез дә калмады. Казанга якын районда яшәгән апасы йә бәрәнге. йә ит җибәреп торды. Райкомда эшләгән жизнәсе. Казанга килгәч, акча да биргатәде Илһаммын бөтен теләге хирург булу иде. шунын өчен югары курсларда шәһәр больницасына төнге дежурлыкка йөри башлады. Тәҗрибәле врачлар белән бергә операцияләрдә катнашты, алар күзәтүе астында катлаулы булмаган нарын үзе ясады Илһамга тормышта гел яхшы кешеләр очрап торды. Фатир хужасы тетя Соня шундыйларнын берсе иде. Илһам Суконныйда—ярлылар бистәсендә яшәде. Тетя Соня ашханәдә эшли, итләре юнылган сөякләрне күгәреп кайта да. зур кәстрүлдә кәбестә ашы пешерә. Сөякле илтән пешкән аш бик тәмле була. Кин күнслле тетя Соня тирән чәркәгә аш сала да Илһамны чакыра. —Илюша. иди кушать! Бу рус хатыны һәрчак шат күнелле, тормыш авыр дип. борынын салындырып утырмый, шаяртырга ярата. Үз улынын ашыга-ашыга кәбестә шулпасы чөмергәнен карап тора да: —Кушай, сынок, кушай!—ди. Аннан сон көлеп:—ну и здоров ты жрать! И учился бы так!— дип, өстәп куя Апасы күчтәнәч жибәрсә, Илһам да хуҗаларына өлеш чыгара. Ярым тук. ярым ач еллар үтеп китте. Илһам институтны кызыл дипломга тәмамлады. Дәртләнеп эшкә китәргә торганда күнелсезлек килеп чыкты аны бер врачы да булмаган яна участок больницасына билгеләделәр. Егетнен мондый авыл больницасында берүзе генә эшлисе килми, зуррак коллективта эшләү турында хыяллана иде. Операция ясарга бүлмәсе дә булмаган авыл больницасында нәрсәгә өйрәнәсен-> Анда белгәненне дә онытып бетерерсең.. Август уртасына эшкә чыгарга тиеш булса да Илһам бармады Ул сәламәтлек министрлыгына китге Аны министр урынбасары кабул итте — Мине нинди дә булса район больницасына җибәрүегезне сорыйм,— диде Илһам —Молодой человек, а кто будет работать там. куда вас направили?? Если все будут отказываться. что же получится? Не волнуйтесь. отработаетс свои три года. а потом делайте. что хотите Мы не можем менять решение комиссии.—дип. берәгәйле жавап бирде урынбасар Илһам урынбасар кабинетыннан борчылып чыкты, тик барыбер анда китмим, судка бирмәсләр әле. эшне үзем дә табармын, дип. үз-үзен үҗәтләнеп юатты ул. Коридорга чыккач, ана озын буйлы, сөйкемле генә бер кеше очрады һәм таныш сыман тоелды —Сез Хәкимов гүгелме?—дип сорады ул. —Әйе. мин —Илһам аны таныды. Бу Каенлыкүл больницасынын баш врачы, хирург Смирнов идс —Әле монда нишләп йөрисен? Илһам үзе белән булган хәлне сөйләп бирде — Мин хәзер министр янына керәм Безнен больницага хирург кирәк, министр белән сөйләшәм, снн көтеп тор. Смирнов яхшы хәбәр белән чыкты Шулай итеп. Илһам үзе үскән авылга кайтып төште. Монда килмәгән булсам. Айсылуны очратмаган булыр идем, ди ул Ярый әле министрлыкта Смирнов очрады Гормыш катлаулы, берәүләргә шатлык килә, икенчеләргә кайгы Илһам милиция начальнигынын балаларын күз алдына китерде Ничек ш\л яшь кенә хатынын оч баласы белән ятим калдырырга уйлаган, ничек кызганмаган? Эчкән иде микән? Хатыны белән араларында берәр нәрсә булды микән?.. Үлгән кешегә бернинди ярдәм итү мөмкин түгеллеген белсә дә Илһам өч балалы хатын алдында үзен гаепле итеп тойды, чөнки ул бүген бик бәхетле иде. Алабугага авылдан китүе жинелрәк. Кичтән әнисе бензовоз шоферына барып белешеп кайтты да. иртән Айсылуны озата чыкты. Айсылу эче тулы шатлыкны әнисенә чишми булдыра алмады: —Әнкәй, мин кичә теге яшь врач белән таныштым, хат алышырга сүз бирештек. Аның исәбе бик җитди. Әнкәсе бер сүз дәшмәсә дә, эченнән шатланды гына. Машина кузгалып киткәч, әнисе кул болгап калды. Кыз әнисе күздән югалганчы кабина тәрәзәсеннән карап барды. Мамык шәл, йомшак кара жакет кигән, ак йон бияләйле кулын болгап калган әнисе бик озак күз алдында торды. И әнкәем! Күпме шулай озатып калдын син мине! Нинди бәхетле идем мин ул чакларда! Син изге җан булгансыңдыр—мина теләгән теләкләрен кабул килде, рәхмәт, газиз әнкәем! Мин дә үз балаларыма синен кебек изге ана була алсам иде. Ходаем! Ике-өч көннән Айсылуга әлләни булды: ул Илһамның йөзен онытты. Никадәр тырышса да, ирене өстендәге җәрәхәттән башка бүтән җирен һич күз алдына китерә алмады. Ул Илһамны югалткан кебек тойды, тизрәк нәрсә булса да эшлисе килде. Әллә өйгә кайтып килергәме, дип тә уйлады. Күрәсе килә, ичмасам йөзе күз алдымда торсын иде!.. Көн буе баш катырып йөргәч, кичкә таба нәрсә эшләргә кирәген уйлап тапты. Киенде дә почтага китте. Анда ана: —Бүген сөйләшә алмыйсыз, вызовны иртәгә кичке алтыга гына биреп була,—диделәр. Икенче көнне кичке алтыны түземсезлек белән көтеп алды. Авылы белән элемтәгә кергәнне көтеп тирләде, пеште, йөрәге чабыш атыныкы кебек типте. —Каенлыкүл!—дигән чакыруга, атылып-бәрелеп кабинага керде. "Айсылу, синме бу?"—дигән шундый сөйкемте тавышны ишеткәч үк, Илһамның йөзе Айсылуның күз алдына килеп басты. —Мин бу, мин! —Бер нәрсә дә булмадымы? Хәлен ничек? —Яхшы, бик яхшы. Синең тавышыңны ишетәсем килгәнгә генә чакырдым. —Минем дә синен тавышыңны бик ишетәсем килә иде! —Синен сүзләрең турында уйлап йөрим. —Айсылу, мин дә гел синен турыда гына уйлыйм! —Хат яздыңмы сон әле? —Яздым, озакламый барып җитәр. —Озак, монда хат озак йөри, ун көн. Син минем янга үзен килә алмыйсынмы? Илһам аз гына эндәшми торды. —Мин эштә бит, Айсылу. Эш ташлап китү өчен җитди сәбәп кирәк. —Юк, мин болай гына әйтәм, килеп йөрмә. Озакламый тагын каникуллар җитә, үзем кайтырмын. —Каникулга ерак шул әле. —Синең хәлләр ничек сон? —Минем хәл һәрвакыттагыча: өй—больница, больница—өй, эш күп монда, тере тәнне ярабыз, тегәбез, ямыйбыз. Синен эшләр ничек? Бераздан ике арада: "Ваше время истекает, заканчивайте!”—дигән калай тавыш ишетелде. Салкын һавага чыккач, караңгы күктә җемелдәгән йолдызлар да. томанлы кыршау эчендәге тулган ай да кызның шатлыгын аңлыйлар, ана җемелдиләр, ана яктырталардыр, аяк астындагы шыгырдавык карнын бриллиант тәнкәләре анын өчен генә жәймә булып чәчелгәндер кебек тоелды Телефоннан сөйләшкәннән сон бер атна үткәч. Нәжибә бүлмәгә тыны бетеп йөгереп керде: —Айсылу, бие! —Кая. хат бармы әллә?! —Бие. бие. аннан сорарсын! Айсылу биегән атлы итте һәм түземсезләнеп — Бир инде тизрәк!—диде. Адресы тигез, матур итеп язылган хат Илһамнан иде —Тагын бие!—дип. Нәжибә янә әмер бирде. —Әллә тагын бар9 —Бар шул. апаем, бие' Яки көзгегә карап өч тапкыр "Их. мин матурда сон! Их. мин чибәр дә сон!"—диген! Айсылу көлеп жибәрде. Кызларның көзгегә карап андый тәжрибә ясаганнары бар көзге алдында, үзенә теге сүзләрне әйтә алмыйча, дивана кебек көләсен дә көләссн. —Ярар инде, интектермә, бир хатны! Шунын өчен бүген кичкә тәмле әйбер пешерермен! —Чынлапмы9 Ни пешсрәссн? —Нәрсә ашыйсын килә сон? —Кыстыбый! —Ярар, он җитәрлек булса пешерермен —Житәр. җитәр, җитмәсә үзем табып бирермен! Мә хатынны' Айсылу хатны алды да үзенен караватына барып утырды Хатларнын икесе дә Илһамнан иде. Ул кайсын укырга да белмәде, ниһаять, хатларнын числосын карап, алдан язганын ачты Айсылу, дөньясын онытып. Илһамнын хатын укый: "Исәнме. Айсылу! Мина карата мөнәсәбәтеңнең яхшы икәнен күнелем белән атасам да. йөрәгем тыныч түгел. Безнең танышу бик ашыгыч булды, ул арада гына ничек бер беренне аңлыйсын да. ничек итеп дуслык ныгып өлгерсен?! Сине югалтудан куркып, күңелемә шик килә, гафу ит' Мин сине үсмер чагыннан ук беләм. Сетем янына безгә килгән вакытта син мина ничектер кырын караган кебек тоела илен Без ул чакта үсмерләр генә булсак та. матурлыкны аера белә идек инде Сине табигать нәфис итеп яраткан Синен кебек кызны әле минем очратканым юк дисәм, баналь сүз булыр, ләкин ул дорес. Минем яшьтәге кеше инде тормыш турында уйлый, андый фикер тел синен янга илтә Ах. шайтан алгыры, тагын чакырып килгәннәр, хатны больницадан кайткач язып бетерермен, хуш' Гафу иг. кичә язып бетерә алмадым, бик сон каззтырга туры килде Бүген дәвам итәм " Айсылу хатларны кабат-кабат укыды Бүлмәдәге кыхлар хатнын кемнән килгәнен белергә геләсәләр дә. сорамадылар Хатларны укыгач, кызнын җаны бераз тынычланды Илһамнын аны яратуына, максатынын җитдилегенә ышанды, шуна күрә, дуслары белән сөенечен уртаклашасы килеп, серен үзе ачарга булды — Кызлар, бәйрәмгә кайткач мин бер хирург егет белән таныштым, бу хатлар аныкы -Хирург9 Ни исемле?—дип сорады Нәҗибә Кызлар. Айсылу янына җыелып, ике караватка тезелешеп утырдылар — Илһам исемле. Быел көз безнен районга эшкә килгән Әлфия тумбочка өстендәге хатларга карап — Мин Марстан килгән дип уйлаган идем.—диде Каенлыкүл телефонисткалары—"сер тотмас үрдәкләр" икән. Айсылу белән Илһамнын телефоннан сөйләшкәннәрен тынлап торып, түкми-чәчми, яшьләр арасында артыгы белән тараттылар. Хәтта. “Илһам Айсылуга өйләнә икән".—дигән сүз дә чыкты. Бу хәбәрне күрше кызлары Уфадагы Марска да язып салды. Декабрь башларында Айсылуга Уфадан телеграмма килеп төште: “За все прошлое прошаю. если желаешь. вернисьГ— диелгән иде анда. Марсның телеграммасын укыгач. Айсылуның ачуы чыкты Нинди гаебен кичермәкче икән? Фазыл белән танышуынмы?! Кисәк кенә исенә төшергән, әллә Илһам белән танышканын ишетте микән?.. Айсылуга моңсу булып китте. Ничә еллар Марс белән бергә булу турында хыялланып яшәгән иде. менә хәзер ул мөмкинлек тугач, анын никтер, шатланасы килми. Ул үзен мәхәббәтенең кабере янында утырган кебек хис итте. Телеграммага җавап килмәгәч. Марс Айсылуны телефонга чакырды. Кыз почтага сонгы сүзен әйтергә дип китте. "Миңа яңадан телеграмма да салма, хат та язма, сөйләшергә дә чакырма!"—диде Айсылу. "Кияүгә чыгасынмы?" “Сорап килсә чыгам."—Айсылу шат тавыш белән кычкырып көлде. "Нигә көләсең?" "Кәефем әйбәт." “Ә безнен мәхәббәт нишли?” "Безнен мәхәббәтне син үзен тирән итеп күмден. Өфе каласында матур башкорт кызлары күптер әле. бер дә аптырамыйсындыр!" "Миңа синнән башка кыз кирәкми." “Сина минем дә кирәгем булмады! Ярар, иске җырларны җырламыйк инде...” Айсылу телефон трубкасын элеп куйды. Аның күнелендә әрнү дә. борчылу да. үпкә дә калмады. Үзен бер сөеп, бер ташлап, бәгырен корыткан беренче мәхәббәтен ул гафу итте, чөнки ул Илһамга карата булган мәхәббәтеннән үзен бик бәхетле сизә, ә бәхетле кеше кин күңелле була . Беренче җавап хаты алгач. Илһамнын түземлеге бетте, Айсылуны күрәсе килеп тилереп йөрде дә, баш врач Смирнов янына керде. —Аркадий Александрович! Миңа өч көнгә ял бирегез әле, Алабугага барып кайтам. Смирнов больницада хатын-кызларның Илһам турында чыш-пыш килеп сөйләшкәннәрен хатыны аша ишеткән иде инде, эшнең нәрсәдә икәнен аңлады. —Ярар, барырсыз, ләкин озак тормагыз, отчет вакыты җитте Больницада сезне өйләнергә җыенасыз икән дип сөйлиләр. Гафу итегез, бәлки бу минем эш түгелдер, ләкин өлкән коллегагыз һәм шефыгыз буларак, сезгә кинәш бирәсем килә. Сез бер студенткага өйләнергә телисез икән Ялгышмыйсызмы? Аны бит әле ничә ел укытасыгыз була, аннан сон профессияләрегез дә туры килми. По-моему. сезгә бик пар кыз үзебезнең арада да бар. Зәйтүнә Сөләймановна бик унган кыз, ул үзе дә сезне ошата бугай.. Тормышына тыкшынып йөрүләренә ачуы килсә дә. Илһам тыныч кына җавап бирде: —Минем өчен кайгыртуыгызга рәхмәт, ләкин кем кирәген мин үзем генә хәл итим инде. Алабугада гостиницага кереп, администратордан Илһам бүлмә яулап алды: —Кеше өйләнергә килгән, понимаешь. сез бөтен шартын тудырырга тиеш! Телефоннан сөйләшкәч. Айсылу дүртенче катка йөгереп менде: —Кызлар. Илһам килгән, ул гостиницадан шалтыратты! Бу хәбәр аяз көнне күк күкрәгән кебек булды, кызларның төрлесе төрлечә юрады: —Юньлегә килмәгән инде ул. —Юкны сөйләмә әле! —Өстенә нәрсә киеп барасын0 Егет белән очрашырга баручыны бүлмәләре белән киендереп озатырга өйрәнгән кызлар. Айсылунын ни киясен, ничек бизәнәсен тикшереп, шаулаша башладылар. —Лиданын крепдешин итәген сора! —Ин килешкәне үзеңнен йон күлмәген, шуны ки! —Ирененә иннек сөрт1 —Сөртмә, Илһамнын күлмәген буярсын! Айсылу үзенен күлмәген киде, мине ул шушы күлмәгемнән күреп яратты,—диде Институтның авыр ишеген ачып чыгуга, салкын һава куырып алды Декабрьнең чатнама суыгы кешеләрне өйләренә куып керткән, автобус тукталышында бары бер генә кеше бөрешеп басып тора Салкыннан тәрәзәләре бозланып каткан автобус "эһ” дигәнче ике тукталышны үтеп, гостиница янына килеп житге Ике катлы агач бинанын баскычыннан менгәндә, Айсылуны курку биләде: монда үзен ни көткәнен түгел, кешеләр арасында Илһамны танымыйча хур булырмын дигәнен уйлады ул. Бит аны бары тик бер генә мәргәбә күрде, анысы да кич белән Коридорга кергәч, ишек катындагы агач кәнәфигә сыенды Карангырак коридор буйлап түр якка бер кеше китеп бара Менә ул ишек ябылуга борылып, Айсылуга таба килә башлады Карангы булса да. Айсылу аны танып алды. Илһам Айсылу янына ашыга-ашыга килде дә, кулларыннан тотып, дигәндәй, кәнәфидән торырга булышты —Исәнме, Айсылу! — Исәнме, Илһам! Бер кешелек кенә кечкенә номер иде Алда бер карават, уртада өстәл, ике урындык, почмакта кисм шкафы тора. Илһам Айсылуга чишенергә булышты, киемнәрен шкафка элеп куйды Икесе өстәлнен ике ягында торып калдылар Күзләр бер-берсенә төбәлде Илһамнын өстендә беренче очрашкандагы костюмы, вак шакмаклы фланель күлмәге Айсылуга әйтәсе сүзләрен күңеленнән ничәмә-ничә кат кабатлаган булса да, дулкынлануыннан иреннәре кипшеде. Илһам ике кулы белән урындык аркасын кысып тотты ла, ни булса шул булды дигәндәй, тәвәккәлләде — Ну вот, дочь моя, ты звала и я приехал. Согласна ли стать женой уездного костоправа? Айсылу Илһамнын ничек борчылганын тойды, аның дулкынланудан тагын да магурланган йөзенә карап елмайды да —Согласна,—диде. Илһам Айсылу янына килеп, аны кочаклап, кайнар иреннәреннән үпте Айсылу Илһамнын әз генә йод һәм эфир исе килгән иненә башын куйды Бу күкрәк аны гомер буе тормышның авырлыкларыннан саклаячагына, бер күрүдән кабынган мәхәббәтләренең мәңгелек булачагына ышанды Ул күтәрелеп Илһамнын йөзенә карады сгетнен күгтәре сөю ялкыныннан балкып тора. Илһам бармагы белән Айсылунын тигез ак маңгаеннан, кечкенә төз борыныннан, иреннәреннән матур иягенә кадәр йомшак сызык сызган кебек төште дә, кул сырты белән ияген ипләп кенә күтәреп кызнын күзләренә карады —Айсылу, син миме яратасынмы? Кыз көлеп ж.ибәрде — Нигә келәсен? —“Согласна!" дигәч инде, ник кабат сорыйсын’’ — Шатлыктан! Мин сине бер күрүдән үк яраттым' Алар кычкырып көлделәр —Чыннан да, беркем дә кем өчен туып-үсәсен алдан белми. Үзенә насыйп ярны бар кеше дә таба алмыйдыр. —Безнен бәхет бар икән—табыштык бит Синен әниен минем өчен нинди матур кыз үстергән. Илһам, Айсылуның яңакларын куллары белән сыйпап, тагын үбеп алды Айсылу Илһамнын кулларын үз куллары белән каплады, үзен иркәләгән йомшак кулны учына алды: —Синен кулларын шундый йомшак! Минеке дә хәтта болай ук түгел! —Гиппократ: “Хирургның йөрәге арысланныкы кебек, күзе—бөркетнеке, кулы кызларныкы кебек булырга тиеш”,—дигән. Йомшак кулнын сере бер генә: көн саен йод һәм спирт белән югач иске тире кубып тора, яңасы чыга тора. —Йөрәгеңнең арысланныкы кебек икәненә ышандым инде: гомер эчендә бер мәртәбә күргән кызга өйләнергә дип курыкмыйча килгәнсең! — Мин сине гомер буе беләм! Син үзен дә бик батыр кыз—бер мәртәбә күргән кешегә кияүгә чыгарга риза булдың. Чынлап та син минеке микән'” Төш кенә күрмимме? Тагын бер кат әйт әле, Айсылу, син чынлап та мине яратасынмы? Без бергәме? Айсылу анын күкрәгенә сыенды да, дулкынланып: — Каеннарга кадәр бергә!.. Илһам аны аңлады. Ул каеннар әле бик еракта булсалар да, кайчандыр бер аерылырга туры киләчәге йөрәген өшетеп алды. Ул кызны ныгытып кочты, Айсылусыз бер генә көн дә яши алмаячагын тойды. Алар бер-берсеннән күзләрен алмыйча утырдылар. —Илһам, без бит синен әти-әниең белән сөйләшмәдек. — Вакыт бик тыгыз булды, Айсылу, өйләнешкәч хәбәр итәрбез әле. —Үпкәләмәсләрме сон?! —Үпкәләмәсләр. Алар мина ышаналар. Чынлап та. Илһам бу көннәрдә әти-әнисе турында бөтенләй оныткан иде. чөнки бу арада Айсылудан башка кеше турында уйлый алмады. Алты бала үстерүнең әти-әнисенә нинди авыр булганын уйлап. Илһам картларын сагынып куйды. Ул әнисен аеруча нык сагына. Әнисе исенә төшкәч, бала чагындагы бер дулкынландыргыч вакыйганы өр-янадан кичергән кебек хис итте. Кырык дүртенче елнын июнь аенда Илһамнын әнисе төпчек улын тапты. Каты сугышлар барган вакыт, халык ачлыктан иза чигә. Әнисен больницага алып киткән көннең икенчесендә Илһам иртүк торып, ике кармак алып Ык буена китте. Көн бик җылы, тыныч, хсипнен әсәре дә юк. Кешеләр йөрми торган урынгарак барып, кармакларын салды Озак көтәргә туры килмәде, бер кармакның калкавычы суга чумды. Кояшта кызылканатның көмеш тәңкәләре ялтырап китте. Хәтсез зур кызылканатны Илһам чокырга салып, өстен үги ана яфрагы белән каплап куйды. Көне туры килгәнгәме, әнисенең бәхетенәме, балык гел эләгеп кенә торды Күбесе кызылканат. Балыкларын бауга тезеп, кармакларын җыеп, малай йөгерә-йөгерә өйләренә кайтып китте. Балыкны чистарткач, кыздырырга май эзләсә дә, таба алмады. Күрше хатыны иртән сыерларын савып, сөтне чоланга куйган иде, Илһам сөтнен өстен чүмеч белән жыеп алды да табага салды Балык кызгач, кетәктән алып кереп табага ике йомырка сытты. — Гайшәбикә апа, улыгыз сезгә күчтәнәч китергән.—Акушерка таба белән балык кертеп куйгач, Гайшәбикә торып тәрәзәгә килде. Анда унике яшьлек улының елмаеп басып торганын күреп елап җибәрде. —Рәхмәт, улкаем! Үзең ашадыңмы сон? Ашамаган булса да, Илһам әнисенә карап: —Ашадым!—диде. —Улым, китми тор. хәзер,—дип, әнисе тумбочкадан малайга берничә коймак альт бирде. Әнисенең сөенеченнән елавын Илһам беркайчан да онытмый Бер тапкыр, прокурор әтисенен өйлә юклыгыннан файдаланып. Илһам анын пистолетын яшергән җирдән эзләп тапты Илһамнын бик күптәннән чын мылтыктан атып карыйсы килә иде. Сугыш әле яна гына туктаган чак, малайларның бар уйнаганнары—сугыш. Илһам, кулына чын корал эләккәч, әллә нишләп китте, ниндидер батырлык эшлисе, дошманнан үч аласы килде. Ул бүлмә уртасына басып, пистолетны кая төбәргә белми торды да. өстәл янында укып утырган сенлесе Илсөяргә карап: — Руки вверх! Стрелять буду!—дип кычкырды Илсөяр куркуыннан чырылдап елап җибәрде, анын елавыннан үзе дә куркып. Илһам пистолетын икенче якка борып, курокка басты. Каты шартлау белән бергә көзге пыяласы, чәлпәрәмә килеп, вак кыйпылчыкларга әйләнеп коелып төште. Пистолетны корылмаган дип уйлаган малайнын коты очты, коралны ыргытып, өйдән чыгып чапты Урам аркылы күршеләргә кергән Гайшәбикә. кызынын елавын ишеткәч, нәрсәдер булганын анлап. куркудан хәле бетеп, өйләренә чыкты —Ни булды, балам, ник елыйсын? —Абый мине атып үтерә язды! Көзгене ватты' Гайшәбикә. ватылган көзгене күргәч, нинди фаҗига була язганын белде, аякларының хәле бетеп, урындыкка барып утырды. —И, Ходаем, баламны саклаганын өчен мен-мен рәхмәт' Күнелләрем сизгән икән! Ничә әйттем, коралыңны өйдә тотма дип' Пистолетны ыргытып, өйдән чыгып качкач. Илһам кая барырга нишләргә белмәде, әнисе күрмәгәндә печәнлеккә менеп качты Икенче көнне әтисе пистолетын милипия бүлегенә илтеп тапшырды Ире эшкә киткәч. Гайшәбикә улын эзләп тапты Илһам җәй буе печәнлектә йоклаганга, әнисе анын кайда икәнен белә иде. Ул Илһамны әллә ни ачуланмады. — И. улым. Ходай саклаган инде, сенленнс үтергән булсан бу дөньяда ничек яшәр иден?!—диде. Айсылу бүлмәләренә кайтып кергәндә, вакыт сон булса да. кызлар йокламаганнар иде Ул чишенеп, киемнәрен шкафка элде, озын халатын киеп, караватына утырды. Кызлар яткан урыннарыннан торып Айсылуны чолгап алдылар. — Кызлар, ул өйләнергә дип килгән! Әминә елап мендәренә капланды. Айсылу аптырап ана карады —Нигә елыйсын?! —Айсылу, кияүгә чыкма! Мин сине жәллим' —Карагыз әле бу тилене! Син жәлли дип Айсылу кияүгә чыкмасынмы ’ диде Әлфия. —Без өйләнешәбез инде. Бүген авылга шалтыратам, әти-әни дә белеп торсын Кы шар тынып калды. Әлфия дустынын күзенә карап —Ә Фа 1ыд нишләр'*—диде — Ни эшләсә дә эшләр, Илһамга ризалык бирдем инде, кызлар, чәерле булсын. Әнисе белән сөйләшеп кайткач. Айсылу Илһамны институтка чакырды —Илһам, группадашлар синең белән таныштыруны сорыйлар Бүген анда бәйрәм була, барабызмы'* Илһам кичәләр! ә йөрүне артык яратмаса да. каләшенсн үтенечен кире кагуны яхшысынмады Анын. билгеле. Айсылу белән икәүдән икәү генә каласы килә иде. Залга үткәндә ачармы Әлфия белән Роберт каршы алды —И чһам, таныш бул минем ин якын дустым Әлфин.-диде Айсылу — Ь.,м анын жан сакчысы!—дип. Роберт Илһамнын кулын кысты Бу ике пар янына җыелып, бар да яшь кияү белән танышты. Комсорг—озын буйлы, кара тутлы Илдус шаярып: —Сез безнең группаның өченче кияве Кызларыбыз матур булгач, институт бетергәннәрен котмиләр. берәм-берәм чүплиләр!.. Шул вакытта нәрсәдер булды, Айсылу аңлап өлгергәнче, дуслары Илһам белән икесен чорнап, боҗра эченә алдылар. Боҗра артында, кулына кыска пычак тотып, Фазыл тора. Анын чегәннеке төсле кара чәчләре таралып төшкән, күзләре шашкан кешенеке сыман, йөзе агарынган. Илдус анын пычаклы кулын эләктереп алды да артка каерды һәм баскычтан алып төшеп китте. Айсылу пычак тоткан Фазылдан курыкмады, ә Илһамнан уңайсызланды. Һәм бу минутта кыз Фазылны үлеп кызганды: нинди хәлгә төшкән, мескен Берничә минуттан Айсылулар янына Роберт килде. —Сезгә китсәгез яхшырак булыр, Айсылу, анда физмат егетләре нәрсәдер эшләргә җыена,— диде ул, алдан ук кисәтергә теләп Айсылу белән Илһамны арткы ишектән автобуска кадәр озатып куйдылар. Айсылу, Илһам үпкәләмәде микән дип, ничек сүз башларга белмәде. —Илһам, мин теге егетне яратмадым, ул үзе мина гашыйк иде, институтка кергәннән бирле минем арттан йөрде Илһам болай тыныч күренә. —Мин анлыйм, анын да яратырга хакы бар. Яраткан булсаң, син дә аны сайлаган булыр иден Айсылу тулай торакка соңгы автобус белән кайтты. Бар җирдә тынлык урнашкан иде. Ул. кызларны уятмаска тырышып, мыштым гына кереп урынына ятты. Шул вакытта, кайсыдыр пырхылдап көлеп җибәрде. Кыхтар йокламаганнар иде. —Без инде сине кайтмассың дигән идек. Тумбочкаң өстендә хат бар. Ул халатын киеп, хатны укырга коридорга чыкмакчы булган иде, кайсыдыр: —Ут яндыр, барыбер беркем дә йокламый,—диде Хат Зөлфирәдән иде. Әлфия Айсылу янына килде. —Фазылның кыланышына Илһам нәрсә диде? —Бер нәрсә дә әйтмәде, егет кешенең гашыйк булуы гаеп түгел, диде. —Ярый инде алай булгач, без әле борчылып тора идек. Айсылу, син ничек укырсын микән, заочныйга күчәсеңме? —Быел укып бетерәм әле, аннан күз күрер. Айсылу дустының хатын укый башлады. Зөлфирәнең тормышында да үзгәреш булырга тора икән. "Айсылу! Синен кинәшен бик урынлы булып чыкты, мин Куйбышевка Госман янына барып кайттым. Госман мин килгәч шатлыгыннан нишләргә белмәде! Өч көн буе мине кунак итте, алып бармаган җире калмады Илһам белән синең турыда сөйләгән идем: “Наконец. Айсылу үзенә тин егетне очраткан”, диде. Ул Илһамны бик ихтирам итә. алар мәктәптә бергә укыганнар икән. Госманның исәбе өйләнүдә, мине Яна елга чакыра, барам инде, ул чагында вакыт та иркенрәк була, мәктәптә кышкы каникуллар башлана. Госманнын Казанга күчәсе килә, белмим, җибәрерләрме, юкмы " Сонгы коннәрдә гел дулкынландыргыч хисләр кичергәнгә, Айсылу тиз генә йоклап китә алмый ятты, мендәрен әйләндереп, салкынча ягына кайнар яңакларын куеп тынычлангач кына йокыга талды. ЗАГС бүлегенә алар җәяүләп кенә атладылар. Роберт юл буе көлдереп барды. —Илһам, ныклап уйлап бетердеңме, иреген кадерлерәк булса, әле сон түгел?! —Юләр! Уйнап сөйләшсәң дә уйлап сөйләш!—дип, Әлфия егетен орышты. —Айсылу мина дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк!—диде Илһам, бөтенесе дә ышанырлык итеп. ЗАГСтагы кыз аларны елмаеп каршылады. Паспортларын алып, документларны тутыра башлады Роберт бер минут та тик тормады, һаман шаяртты, бүлмәдә гел көлү тавышы яңгырап торды Бу көнне Айсылу белән Илһамнан башка берәү дә өйләнешергә дип килмәгән иде бугай Айсылунын паспорты буенча язып бетергәч, кыз Илһамныкын алды Айсылу кызнын паспортка карап сәерсенгәнен күрде дә. эче "жу!“ итте нәрсәгә исе китте икән бу кызнын? Ходаем, әллә Илһам өйләнгән булды микән дип курыкты Кыз янә елмаеп Илһамга карады. —Сез Кама тамагы районынын Балчыклы авылында тугансыз икән, мин дә Балчыклы кызы бит! Илһамнын моңа исе китте: —Авылдашлар икәнбез. Сезнен исемегез ничек? —Рәйсә. —Мин Балчыклыда туганмын гына, анда үсмәгәч туганнардан башка кешеләрне белмим Айсылунын күнеленнән авыр йөк төшкән кебек булды. Илһамнын авылдашы очрау бик изге фал сыман тоелды Бу бүлмәдә чәчәк тоткан туганнар да юк. тантаналы Мендельсон маршы да янгырамады Өстәл артына басып, бик гади генә итеп, якыннарын котлаган кебек. Илһамнын авылдашы аларны тәбрикләп кулларын кысты Чәчәкләр урынына Роберт бәйләм-бәйләм шаян сүзләр яудырды —Карале, Әлфия, әллә без дә сразы язылышып кайтабызмы? Кыз бәясе бик арзан икән бит! Илһам Айсылу очсн унбиш тәнкә генә түләде Минем, кәнишне. унбиш тәңкәм юк. Илһам биреп торыр әле Алар барысы да рәхәтләнеп көлделәр Туй мәжлесе бик кечкенә, ләкин искиткеч күңелле булды. Алар дүртәүләп ресторанга кереп утырдылар, залны шаулатып күнел ачтылар Кырык кеше җыелган диярсең! Бертуктаусыз көлүдән яңаклары авырта башлады Рестораннан чыккач. Әлфия белән Роберт аларны гостиницага кадәр озаттылар. — Бәхетле булуыгызга шикләнмим,—диде Роберт.—сез шундый пар килгән!—Ул Әлфиягә карап —Шулай да, Әлфия, өйләнүне озакка сузып булмас, Илһамнар кытыкны китерде — Без дә сезгә свидетсль булып барабыз,—диде Айсылу Бу кичне Айсылу Илһамнын законлы хатыны булып анын бүлмәсендә калды "Без өйләнгәч, тон кыскара."—дигән сүз дорес икән Өйләнешкән көннен икенчесендә, иртән иргүк Илһамнын китәсе турында уйлап, икесенең дә үзәкләре өзелде, бер минутка да аерыласылары килмәде Ләкин китәргә кирәк—Илһам Смирновка вакы гында кайтып житәм. дип сүз биргән иде. Шәмәхә болытлар астыннан томанга чорналып кызыл кояш күтәрелә башлады Салкыннан тыннар куырыла Автобусның ишеген ачып, юлчыларны утырта башлагач. Айсылу Илһамнын күкрәгенә сыенды, сиздермәскә тырышса да. ихтыярсыз елап җибәрде. Илһам аны үпте лә —ХУШ. Айсылу, исән бул! Без барыбер бергә! Мин сине өзелеп соям' Мин сине котәм'—диде Мин дә синеке генә! Автобус кузгалып киткәч, Айсылу тагын елады, күз яшьләре битен туңдырды Салкын булса да. Айсылу баскан урынында бик озак торды, сөйгәнен алып киткән автобус инде күптән күздән югалган иде Аерылу авырлыгыннан еласа да. күкеле бәхеттән мөлдерәмә тулы, бу хис шундый көчле, ул күкрәккә сыймас кебек. Айсылу бүлмәләренә кайтып кергәндә, кызлар лекциягә жыеналар иде. Әлфия дусты янына килеп утырды да аркасыннан кочаклады. —Хәлен ничек, Айсылу җаным? —Дөньяда ике бәхетле булса, анын берсе мин!—диде дә тагын елап җибәрде. Әлфия дустынын елавына гаҗәпләнде. —Алай булгач ник елыйсын, Айсылу? —Илһамны сагындым —Киткәненә ярты сәгать тә үтмәгән бит әле!—Әлфия көлеп җибәргәч, Айсылу да яшь аша дустына елмайды. Анын бәгырен искиткеч олы бәхет тә, аерылышу сагышы да телгәли иде. Ә бу вакытта, кар каплаган нарат урманнары аша ашыккан автобуста, салкыннан бөрешкән юлчылар арасында, Илһам, пәлтә якасына ышыкланып, Айсылуны күз алдына китерә дә Мәҗнүн кебек елмаеп утыра иде. Ул салкынны да, автобусның сикәлтәләрдә бәргәләнгәнен дә сизми, язмышның бәхетне гомер азагына кадәрле җитәрлек итеп биргәненә ышана Тәрәзә артындагы тоташ аклык ана ак бәхетләр вәгъдә итә сыман. Бары тик, кошлар карын койган миләшләрнең кызыл тәлгәшләре генә, әлеге ак муллыкны сискәндереп куйгандай итә иде.