Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЗЫЛ МАТӘМ

Милли мәдәни үзәк соңгы елларда сәнгать күргәзматәренен ин күләмле һәм самими театрына әверелде монда нинди генә юнәлештәге Казан һәм жемһүриятебездә иҗат иткән шәхесләрнең күргәзмәсе булмады да һәм нинди генә яңалыклар—авангард, модерн, әле дә урынлы рәвештә яшәп килүче реализм җимешләре тәкъдим ителмәде! Инде 90 еллар гайрәте башкалабызнын күп кенә мәдәни учакларында сүнә барган бер вакытта— биредә Алабуга рәссамы Рабис Сәлаховнын төрки татар риваятьләренә багышланган гаҗәеп сәнгать күргәзмәсе ачылды Башкортстаннын Бүздәк районында туган һәм Уфада сәнгать белеме алган рәссам иҗат энергиясен Шишкин ватаны. Цветаева. Надежда Дуровалар яшәгән Алабуга шәһәрендә тернәкләнеп киткән кеше күнеленә кулай архитектурасын мәдехләүгә һәм шул ук вакытта шәһәр ихтыяҗына яраклы—балчыктан яндырып бизәкле савыт-саба—керамика эшләүгә юнәлткән иде Аның ижатынын ике юналешенә дә бу чорда гасыр башында оешкан һәм дөньяны пластик яктан “каты итеп", читләтеп күрүгә корылган “Бубновый валет" дигән рус сәнгатькярләренсн тел үэәнчәлекләре тәэсир иттеләр. Ләкин Алабуганын тәбәнәк кызгылт йортлы провинциаль урамнарын, кайчандыр базаркәннәр яшәгән алсу ташкорчаларын. тимер йозаклы, ажур торбалы кибетләрен, февраль, мартларын у.л барыбер керамикага охшатып, балчыктан әвәләгән уенчык сыман итеп сурәтләде Рабис бу чорда—дуслары белән борынгы купсалар шәһәренең карлигы подвалларында керосин лампасы яндырып музей сыман тамашалар корып, фикердәшләре һәм оппонентлары белән эчтән сүз көрәштереп, яңа татар сәнгатенен чалымнарын эзләде Анын бүгенге нәкыше—яшәгән җирендәге үзле балчыгынын йомшаклыгын, җир тәмен, моңын, алтын-су төсен саклаган кебек. Ләкин инде теге архитектур формалар, ясссылыклар, кагы сызымнар, исемсез кызыл, сары таплар язылып, эреп киткән сыман Житен тукымалардагы Алып сыман зур гәүдәле каһарманнарны, әйтерсең, каллиграфия сызымнары, әллә нинди дөньяда булмаган орнамент өстәп, татар халкынын иң гүзәл, ин моңлы эпик образлары итеп китереп бастыра “Таһир—Зөһрә”. “Түләк белән Су-сылу”, “Сак—Сок”. “Аллүки". “Шүрәле". “Су Анасы' һәм башкалар Миллилек билгеләре ярылып яткан динамикалы бу сурәтләрдә, орнамент белән беррәгтән, тагын бер образ—аллы-гөлле кисм, корал һәм башка җисемнәр өстендә ярылып яткан, нота бит гел әре кебек музыка—моң балкышы төсмерләнә Һәм менә кызык яңалык: Казанда эстетлык, купшылык һәм сатым галереяләрендә үтәр өчен ясалган чәчәк, натюрморт, пейзажлар өстендә тапталудан бераз югала башланган зур тарихи башлангыч Рабис Салахов ижагынла дәвам итә Форсаттан чыгып, анын "атлы яугирләрен". Япанча. халык дастанының геройлары—Чура батыр, Идегәйләрне әйтеп китәргә кирәк. Әйе, нәкъ “Идегәй” дастанында сурәтләнгәнчә: Кузагачтан биекмен. Болытка җитми тынмасмын. Башымнан давыл өрсә дә, Мин аңардан сынмасмын! Гөрелдәсәм, сугыр яшенмен. Көлсәм мин бер чуакмын; Киреләнсәм, йокың бозармын. Көрәшсәм, сине егармын... Каргышым кара таштан үтәдер. Аһым җирне-күкне тотадыр Ләкин Рабиснын иҗаты—тигез генә, дулкын-дулкын гына, Әдрән диңгезе кебек чайкалып кына бармый. Анда бүре токымы гайрәте кабына, ул бер ягы белән Иделгә тоташкан хәлдә, рухы белән Урал тауларына да авышкан. Һәм, гомумән, анын шагыйрь чичәннәр, су каһарманнары, канатлы елан— сазаганнар тулган дөньясы—Илаһи төрки дөнья! Монда шәхес галәм белән тоташкан, бер төрки гыйбарәдә сөйләнгәнчә, “каһарман көлгәндә, таулар көлә”; ул дәшмәгәндә, күкләр куырыла. Мондый пантеизмны һәм төркилекне без аның күп картиналарында күрәбез. Анын дөньясы ап-ачык, матур, кин; анда һәр күңелгә, һәр милләткә азык һәм наз бар! Сәлаховның иҗатында милли романтизм киеренкелеге, әллә нинди бетмәс-төкәнмәс канатлану хөкем сөрә: болар—балалык хыяллары темасында, авыл тормышының сихри гүзәллеге—печән чабулар, гашыйк булулар, халкыбызга хас булган дала монын. тормыш хикмәтен һәм ышанычын сакланган карт-коры образларында! Бу әсәрләр арасында “Сөембикә алмасы” дигән бер табышмак бар. . Хан-бикәнен образы һич трафарет булмаган, юнан, Рим мифларының тылсымын саклаган кебек... “Сөембикә алмасы”—гүзәллек символы Венера башка Аллаларга ызгыш өчен томырган алмадан аермалы буларак—иң илаһи, ин зирәк, ин мәрхәмәтле шәхесләр һәм буыннар өчен затлы мирас. Ана. тәгаен, рәссам Рабис Сәлахов та лаектыр... Күнеле—мәнге жилкенүле гүзәллек һәм гаделлек җайдагы булган өчен.