Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙДА БЕЗНЕҢ КЫЙБЛА?

ЕВРОИСЛАМ МАНИФЕСТЫ “Зан итү. ягъни дәлилсез уйлау, яки нәфес теләгәнчә хөкем итү— дөреслекиен һичбер өлешенә ирештермәс ” 110:36].' Минем әби динле кеше иде Көн саен биш вакыт намазын калдырмады, ураза тотты, дуңгыз ите ашамады. Кечкенә чагымда кичләрен мина әкият урынына пәйгамбәрләр тарихын укый иде Казан университетының физика факультеты студенты булгач, мин кайчак аңа Коръәннсн кайбер катлаулы сүрәләренә төшенергә ярдәм итә идем Коръәннен рус теленә И.Ю.Крачковскии тәржемә иткән вариантын алып, үзем өчен ят темаларны әбиемә булдыра алганча татарча аңлатырга тырыша идем. Безнен буынны диннән мәжбүри аердылар. Физика факультетында акыллы яшьләр укый, алар квант механикасы, синхрофазотроннар. атом таркату дөньясында яши иде Без Лобачевский геометриясен аңларга тырыша идек. Аның буенча, ике параллель сызык йолдызларнын һәм планеталарның гравитация кырлары ергалап бетергән очсыз-кырыйсыз галәмнең кайсыдыр бер ноктасында кисешергә тиешләр Япь-яшь Роальа Сәгышев. безгә килеп, атом-төш синтезы турында лекцияләр укый иде Физика фәне материянең ин катлаулы законнарын аңлата ала сыман тоела иде. Аллаһ Тәгалә исә дәлилләрнең мантыйкый чылбырында артык буын итеп кабул ителә, аны шул һич югы кеше тарафыннан танылып житмәгән билгесезлеккә кайтарып калдырырга гына була иле Альберт Эйнштейн—менә кем иде безнең Алла' Бервакыт мәшһүр физиклардан берсенең диндар, ягъни үтә динле кеше булганлыгын белеп мин бик каты гажәпләнгән идем. Атом һәм водород бомбалары ясау белән Коръән яки Тәүрат уку арасында һичнинди бәйләнеш күренми иде "Дәхи Раббыннан яшерен булмас җирдә вә күкләрдә тузан бөртеге хәтле нәрсә, ул нәрсә—кирәк тузан бөртегеннән зур булсын, кирәк— кечкенә булсын, барчасы өммул-китапта язылмыш" [10:61]. Атомнын чиксез таркалышын, берни белән дә чикләнмәгән Галәмне күзаллау, башы да. ахыры да булмаган вакытны аңлау бик кыен. Мондый төшенчәләрне без йә кире кагарга, йәисә аксиома итеп кабул итәргә тиеш Аларны акылга муафыйк рәвештә аңлатып бирү мөмкин түгел, чөнки безнен тормыш тәҗрибәсе мона каршы ' Коръән текстлары Казый Камил Имаметдин УЛЫ Бикчөнтөев әзерләгән "Коръән тәфсире "инан алынды. Коръән тәфсире - Казан РИЦ-Дом псчапГ, 2001 -1152 бит Квадрат җәяләр эчендә башта сүрә, аннан сон аять саны бирелә. Рафаэль ХӘКИМ (1947) -сәясәтче, федерализм, этник монәсәбәтләр турындагы хезмәтләр авторы Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Казанда яши ' 117 кала һәм әлеге күзаллаулар белән ярашмый. Бирелә интуиция, ягъни тоемлау да ярдәмгә килә алмый Чиксехтеккә бары тик ышанып кына була Атомны тәшкил итүче кисәкчекләрне хәтта электрон микроскоп аркылы да күреп булмый, алар махсус приборда уз эхтәрсн калдырып кына беленатәр Кисәкчекләр бильярд шары кебек тотып, үлчәп карап була торган объектив жиссм түгел, алар— ■‘нәрсәнеңдер прибор белән үзара тәэсир итешүе нәтижәсе Өстәвенә, без бу “нәрсәнедер жисем дип тә. дулкын дип тә атый атмыйбыз, чөнки ул бер ук вакытта жиссм дә. дулкын да Безнен дөньяда үзара сыешмаган нәрсатәрнен башка дөньяда сыешуы мөмкин булып чыга Әмма кисәкчекләрне ниндидер фантазия, интеллектуаль акылы төзелмәсе, прибордагы ниндидер эзләр дип кенә раслау да дуамаллык булыр иде Атом бомбасы шартлагач, атеге кисәкчекләрнен коточкыч чынбарлык икәнен барыбыз да аңлыйбыз Гомумән әйткәндә, безнен тормышта бик күп нәрсә— кешенен “объективлык" белән үзара йогынтысы нәтижәсе Кеше тарих барышына катнашып, бу мәгънәдә тарихны үзе ясый да. Хакыйкать—катып калган абсолют нәрсә түгел, ул безнен үзебезгә бәйле Фәрит Исак дөрес кисәтә “Ләкин минем мәсьәлә исламнан безнен күпме һәм нәрсә алуыбызга бәйләнмәгән Хикмәт башкада без ана үзебез ни дә булса кертәбезме’ Һәм без керткән өлеш исламнын йөзен ничек үзгәртә ала’’ Без һәм ислам—чынлап та берберсеннән бөтенләй аерым нәрсәләрме9 Ислам бездән башка, үзе генә яшиме9 Иман заты үзенә безнен тәҗрибәдән дә берәр нәрсә ала алмыймыни?"' Меңләгән еллар буе иулаизм (яһүдиләр дине), христианлык, ислам һәм буддизм ан-белем таратып гуманлык һәм мәрхәмәт хисләре тәрбияләгәннәр Шуна да карамастан, цивилизацияле кешеләр, ихтимал. Ходай исеме беләкдер, тыныч халык өстснә атом бомбасы ташладылар Аннан сон, тагын да ашкыныбрак водород бомбасы, химик һәм бактереологик корал эшләүгә тотындылар Нәрсә бу9 Шайтан мәкереме9 Әйс. болай да аңлатып була, ләкин бу артык гади аңлатма түгелме сон 9 Ни очен Ходай шулкадәр афәтле сугышларга. Жирне тәмугка әйләндерерлек корал уйлап табуга юл куйган9 Ул бит барысын да күрә, ул һәммә нәрсәдән хәбәрдар, аның кодрәте кин һәм ул ии мәрхәмәтле “Әтр яхшылык тан сат бер шяг.тык нреикл. ул иитлык Аяла һулян, лшркяшляи бер кяй1ы ирешсә. бу кяягы үгимен шаямниияцу* ДО79/. Советлар иле—атеистлар иле иле Социализм үзе үк демократиянең һәм базар икътисадының көнбатыш моделенә каршылыкны гәүдәләндерә иде Яхшымы начармы, әмма без нәкъ менә шул рухи тирәлектә яшәдек Инсус Христос (Гайсә пәйгамбәр) һәм Аллаһ Тәгалә, пәйгамбәрләр урынын Ленин алган иде Без Ленин әсәрләренең 55 томлык тулы җыентыгын, акын “васыятьләрен" бер адым да читкә тайпылмыйча, җентекләп өйрәндек Алармы мәгънәсенә алләни төшенмичә ятлау иң төп идсологик коралга әйләнде Ленин цитаталарыннан бер генә хәрефкә тайпылган кеше—еретик мөртәт булып санала иде Дөньяны революцион үзгәрешләр белән тетрәндергән, фашизмны жингән. космосны үзләштерүне башлаган ил. хәрәкәтчәнлеген югалтып, “өченче лонья" исемлегендә булып чыкты Катып калган фикер һәм авторитетларны Аллалаштыру нәтиҗәсе булган фантвемагория иде бу Көнбатыш бу вәзгыятьтән сабак аллы—колонияләренә бәйсезлек бирде, кайбер социалистик идеяләрне үзләштереп, мәгариф системасын үзгәртте коммунистик куркынычка каршы берләште Акылга сыймаслык икътисади үсеш, технология, уйлап табулар, ачышлар, тормыш дәрәҗәсен күтәрү Көнбатышны бөтен дөнья өчен үрнәк зптс “Алляһ бер1>үне \як кылан яляипырея. яны гуры кыш кертүне, әлбәттә. булмас" /40.М/. Әбием, үләр алдыннан, үзенен Коръәнен нәкъ менә мина васыять иткән Ул моны бодай аңлаткан "Ул китап ярата, димәк, киштәсендә Коръәнгә дә урын табылачак" Менә Коръән укыр вакыт та җитте... Исламда яши торган руханилар бар. бу—аларнын әлеге дөньядагы вазифасы, эше. хезмәте Дин—аларнын икмәге Коръәннең, Соннәтнен, хәдисләрнең, шәригатьнең бар нечкәлекләрен аклаучы галимнәр бар. Аларнын тәкьдире- мәсьәләне төрле яктан: анын бар тарихын һәм күпсанлы фикерләрне исәпкә алып шәрехләү, әйтик, ашаритларнын язмышнын алдан билгеләнү идеясе турында дәлилләренә, аларнын бар нечкәлекләренә кадәр төшенү, мөтәзилитләрнен сайлап алу тәгълиматын белү. Әмма тормышларын исламга багышламаган, шуна да карамастан хакыйкатьне үзләренчә эзли торган кешеләр дә бар. Алар Аллаһ Тәгаләгә үз юллары белән баралар Бервакыт Насретдин мулла әйткән —Мин караңгыда курәм —Яхшы. Әмма, мулла, нигә алайса син төнлә шәм яндырып йөрисен сон? —Башкалар мина абынмасын дип. “Бәгъзе кешеләр иман китереп изге гамәлләр кылдылар, һичкемгә көче җитмәгән йөкне йөкләмибез, мәгәр көче җиткәнне генә” [7:42]. Ни өчен ислам дөнья буйлап тиз тарала? Ни өчен Көнчыгыш Көнбатыштан өметсез рәвештә артта калган? Шәригатьнең минем яшәешкә ни мөнәсәбәте бар9 11 сентябрьдән. Америкадагы шартлаулардан сон дөньяга ни булыр? Бу сорауларга тәгаен генә жавап табу жинел түгел Минем фикерем—дин белгече яки рухани фәтвасы түгел Европа белеме алган һәм үз республикасының киләчәген кайгырткан дөньяви кешенен үз фикерләре белән уртаклашуы Барыбызга һәм дә һәрберебезгә кагыла торган мәсьәләләрне кемнеңдер аңлатып биргәнен бер читтә басып көтеп тору мөмкин түгел. Минем борынгы бабаларым X гасырда үз теләкләре белән ислам динен кабул иткәннәр , аннан сон аны башка халыкларга булдыра алганча таратканнар. XIX— XX гасырларда татарның дин белгечләре исламны үзгәртү юлына басканнар һәм бу юлда күпкә ирешкәннәр Безнең тарихыбыз бай. ләкин киләчәктә безне нәрсә көтә соң? Мин. бнлгесезлекне танып-белер өчен, һич югы, башкалар мина бәрелмәсен өчен, шәм яндырып йөрим Дин белгече яки имам булмагач, ни эшкә дип кулына каләм алдын, диюләре мөмкин. Синең мона хакын бармы сон? Әмма ислам—ул минем дә асылым, әгәр дә мин аны аңларга телим икән, димәк, минем өчен Коръәннән башка чыганак юк. Ни өчен мин кемнеңдер аңлатмасын тыңларга тиеш'.’ Ни өчен Коръәнне үземә укымаска? Әллә кемнен дә булса хакыйкатьне үз кулында тоту хокукы бармы0 Юк Коръәнне аңлар өчен гарәп теленең үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен белергә кирәк, диләр Мөгаен, шулайдыр Ләкин хикмәт шунда ки, бүген Коръәнне оригиналда уку—үзе үк аңлатма бирү дигән сүз, чөнки дәвер дә, кешеләр дә, тел дә, сүзләрнең һәм төшенчәләрнең мәгънәсе дә үзгәреш кичерде Сүзләрнең дә үз гомере бар. Коръән сүрәләрен ятлау—котылу чарасы түгел Коръән үз тавышы белән сөйләп бирә алмый, аны аңлатучылар кирәк, ә аңлатучылар исә—кешеләр. Һәр кеше, үзенен тормыш тәжрибәсеннән, мәдәни дәрәҗәсеннән чыгып, үзе укыган сүзгә, анын мәгънәсенә үз күзаллавын сала. Мөселманнар төрле дәүләтләрдә, төрле шартларда яшиләр. Согуд Гарәбстаны, Иран. Судан илләре бар, алар тарихи шәригатьне саклыйлар. Төркия. Мисыр кебек илләр бар, аларда законнар дөньяви, әмма җәмгыять—мөселман җәмгыяте Россия һәм Европа бар. Анда мөселманнар христианлык тирәлегендә, азчылыкта яшиләр. Бу тирәлек алар өчен чит түгел, әмма башка тирәлек. Хәлифәтләр заманы узган. Сәид Котб фикеренчә "Исламны канун итеп танымаган Америкада яки Россиядә иҗтимагый яки икътисадый җәмгыятькә җайлашу өчен ислам кагыйдәләрен булдырырга тырышу шактый мәзәк хәл. Бу бит ислам хакимиятенең өстенлеге танылмаган теләсә ниди илгә кагыла! Дөньяны ислам хакимиятен танымый торган хәлгә буйсындырып үстерергә тырышу һавада орлык үстерергә маташуга тин, бу— буш гамәл, ул ислам җитдилегенә тормый" Бу татарларны ислам доньясыннан чыгарып ташлауны аңлатмыймы соң? Ислам гомумкешелек кыйммәтләреннән өстен һәм алардан читтә тора дигән сүзме? Европаның елдан-ел арта барган мөселманнарына ни кала? Алар бит үзләрен мөселман дип саный. Дөнья үзе халыкара хокук булдырган, мәдәниятле бердәм бергәлек булып бара.Ул өммәткә әйләнеп, чиста мөселман өммәте булмаса да, бердәм өммәт, һич югы ' Юсуф аль Карлавп Современнмй нджтихад от беспорядка к порядку Казань Иман.2001 - С.81. сугыш һәм тынычлык, кеше хокукларын һәм дәүләтләр мәнфәгатен яклау мәсьәләләре буенча бердәм өммәт була бара Мондый бергәлек Ходай ихтыярына каршы килә алмый. Әйтелгән:"Әгәр Аллаһ кешеләрне якламаса. атбәттә. жирдәге кешеләр һәммәсе һәлак булыр иделәр Ләкин Аллаһ—барча галәмнәр мәхлугына рәхмәт иясе (2:251) Халыкара оешмалар һәм үзара килешүләр рәвешендәге чикләмәләр дөнья өммәтен барлыкка китерә дә инде Өченче меңъеллык кеше һәм жәмгыять каршына бөтенләй яна таләпләр куя Шәхес һәм аерым халыкларнын роле чагыштыргысыз артты Алар үзкыйммәткә әверелделәр һәм мөселман берлеге эчендә эреп югала алмыйлар Дөнья инглиз телендә сөйләшүне кулайрак күрә, балаларыбыз инде Интернеттан чыкмый утыралар Без уз тормышыбызны дистәләгән каналлы телевидениедән, хлектрон почтадан, кәрәзле телефоннардан, дөньянын теләсә нинди ноктасына алып бара ала торган самолетлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз Гарәп теле һәм мәдәнияте элеккеге әһәмиятен һәм күнелгә ятышлыгын югалтты, алар кешегә бернинди дә өстенлек бирмиләр Безнен кыйбла кайда сон хәзер’’ “Пәйгамбәрләрне һәр иманада үз кавемнәреннән җибәрдек шәригать хөкемнәрен үз телләрендә бәян итсеннәр өчен"/14:4/. Ислам—борынгы һәм мәнгелек дин Әйтелгән "Ин мөэминнәр, әйтегез:“Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм Ибраһим. Исмәгыйл. Исхак. Ягъкуб пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхигә. аларнын балаларына иңдерелгән вәхиләргә ышандык, пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына бертигез ышанабыз, һәм Аллаһуга итагать итеп, мөселман булабыз ".—дип " |2 135- 137). Ходай Тәгалә халыкларга дини кануннарны аларга аңлаешлы телләрдә җиткерү өчен дистәләгән пәйгамбәрләр җибәргән Гарәпләр кайчандыр беркатлы рәвештә, изге югтап гарәп телендә иңдерелгән, ә Жәбраил (архангел Гаириил) аны пәйгамбәрләрнең һәрберсенен ана теленә гәржемә иткән дип уйлаганнар. Чынлыкта исә. Коръән Пәйгамбәргә "иңдерелгән" |2:285;3 7:5:83). "вәхи кылынган” |4:163). Пәйгамбәр әйткән •Үзлегемнән Коръәнне алыштырмак яки хөкемнәрен үзгәртмәк мина һич тә мөмкин түгел. чөнки ул А.ллаһ сүзе, мин үзем дә Аллаһ мина вәхн кылган хөкемнәргә генә иярәмен" 110 15| Ходай сүзе барлыкка китерелмәгән, анын тарафыннан әйтелмәгән, әмма анын асылы Пәйгамбәр аша җиткерелгән Обү Хәнифә '-Аллаһ сөйли, әмма без сөйләгән кебек түгел. Без төрле авазлар чыгарып сөйләшәбез Аллаһ Тәгалә сөйләменен башы ла. ахыры да юк. ул туктап та тормый, чөнки ул хәрефләр дә. авазлар да түгел",—дип язган ' “Анын белән имин булган Җ.тбранл ф.»рештә инде. Ул Җ.йтраи.г Корь.шнс синен күнеленә иңдерде, кешеләрне Ал.таЬ газабы белән куркыту чы булмаклышң өчен" [26:19.1-1941. Аллаһ Тәгалә безнең телдәгене түгел, йорәктәгенс тынлый Теләсә нинди теллә сүзләр мәгънәсе анын нинди шартларда яшәвенә бәйле "Сүзнең мәгънәсе—анын телдә кулланылышы”— дип язган Людвиг Витгенштейн Әйтик, мин "Мелодия нолнустдушу" дигән җөмләне рус теленнән тагар теленә тәрҗемә итәм. ди Аның төзелеше дә. сүзләре дә гади Татарча белгән теләсә кем аны шактый тәнгәл тәрҗемә итәчәк "Моң күнелне дулкынландыра Инде киресенчә, татарчадан русчага тәрҗемә итәргә кзгрәк. дзгп уйлыйк Менә биредә иңде кыенлыклар килеп чыга, чөнки "мон" сүзенен мәгънәсе тирән һәм күптөрле сагыш, аңлатып булмый торган хис. күнел халәте Әлеге сүлдә татарның драматик ә кайчак фаҗигале тарихы да. барлык этник кичерешләре дә чагыла Һәм бары тик ахыр чиктә генә "мон" сүзе "мелодия", ягъни кой мәгънәсен аңлатырга мөмкин "Мслодичная мелодия" дин тәрҗемә итеп булмый, бу хәтта "душевная мелодия" дә түгел Бу татар җанына кагылучы, үзәген өзүче кой Гомумән, бу гыйбарәне башка телдә айлап һәм дңла\ кыен чөнки һәрбер халыкның үл гарихы бар Нәтиҗәдә, кире тәрҗемә очрагында баштагы гыйбарәдәге “мелодиясүзенә урын калмый “Глубокне душевные чуветва волнуют сердис" дип тәрҗемә тәкъдим иткән очракта да. мине “моң" сүзен жинелчә тәрҗемә итүемне тәнкыйтьләүчеләр ' Звание о Аогг нии1мш»н,йзиег из лиаиий Кмга. 2002 С 17 табылачак, һәм алар хаклы булачак. Телдә шушы халыкка гына хас мәдәни стереотиплар яши Аңыбызда ни булса, әйләнә-тирәдә шуны күрәбез. Без ишеткән сүзләр безнең бүгенге күзаллауларны сурәтли. Мәгьнә_уЛ кулланылыш, шуна күрә сүзләрнең мәгънәсен кайвакыт үзләре яшәгән шартларда гына айлап була Гарәп өчен дөя—яшәеш, матурлык, муллык, байлык символы. Ул хатын-кызны ана дөягә тинли ала һәм бу һич тә хурлау түгел Ә без дөянен мәгънәсенә төшенә алмаячакбыз, чөнки безнен өчен дөя—зоопарк хайваны Коръәндәге: “Әллә кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар—яратылганнар?" /88:17/—дигәнне укыганда, без бу жөмләнен мәгънәсенә тиз генә төшенә алмыйбыз. Төньяк киплекләрдә яшәүче кеше өчен дөя—бары тик экзотик хайван гына. Безгә Коръәндәге, гарәпләр тормышының мөһим нигезен тәшкил иткән: “Инҗир җимеше илә ант итәм. вә зәйтүн агачы белән" [95:11,—дигән юлларны да аңлавы читен Ни өчен шушы агачлар белән ант итәргә кирәк0 Аңлашылмый. Сүзләрнең мәгънәләре бары тик аларны кулланганда гына ачыла. Телдә һәрбер сүзнең мәгънәсе бар. ләкин анын мәгънәсенә ул сүз кулланылган тирәлектә генә төшенергә мөмкин " Берәр нинди телне күз алдына китерү—ул билгеле бер тормыш рәвешен күзаллау дигән сүз",—дип яза Людвиг Витгенштейн 1 Ислам турында хәзерге заман мәкаләләренең берсендә болай диелә: “Кеше Аллаһ Тәгаләгә йөрәге белән якыная Акыл—йөрәкнен ярдәмчесе" ' “Йөрәк” (кальб) сүзенен хәзерге замандагы мәгънәсеннән чыгып карасак, бу чыннан да шулай, ләкин Мөхәммәт Пәйгамбәр заманында гарәпләрдә йөрәк—акыл савыты булып саналган. Димәк, Аллаһка йөрәк белән омтылу. Коръән буенча, аны акыл белән аңлау дигән сүз. Әйтелгән: "Әллә алар җир өстендә йөрмиләрме, йөрсәләр һәлак булган шәһәрләрне күреп гыйбрәт алырлар иде, һәм күңелләре йомшарып Аллаһунын газабын аңлар иделәр, һәм колаклары да хак сүзләрне ишетә, йөрәкләре дә аялый юрган булыр иде, бит маңгай күзенең сукыр булуы Аллаһуны танып мөселман булудан мәхрүм итмәс, мәгәр йөрәк сукыр булса—ул мәхрүм итәр" [22:46] Биредә “йөрәк аңлый" дип әйтелә, игътибар итегез: без гадәтләнгәнчә йөрәк "тоя” түгел— йөрәк “аңлый" Бүген исә безнең өчен йөрәк—акыл савыты түгел, хисләр савыты Шуна күрә, без Коръәндә: “Аллаһу Тәгалә, бер кешене һидәяткә—диндә туры юлга салырга теләсә, ислам дине өчен анын күкрәген ачып куяр, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ул кешенең күкрәген тар, күңелен хактан шикләнүче кылыр, шуннан сон бу кеше, күкрәге тар булу сәбәпле, хаклыктан тыгызланып— Аллаһ хөкемнәрен яратмыйча, гүя күккә чыгардай булыр” [6:125] дигәнне укыганда, без сүзнең кешенен йөрәге түгел, акылы турында барганын аңларга тиеш. Гомумән. Коръәндә 133 тапкыр искә алына торган йөрәк турында аерым бер фән барлыкка килгән Анын зур тарихы һәм күпсанлы юнәлешләре бар Кешеләрнең һәрбер бергәлеге төрле заманнарда бу сүзгә үз мәгънәсен, кайвакыт капма-каршы мәгънә салган. Димәк, гарәп телен белү Коръән сүрәләрен шәрехләүләрнең барысынын да бер мәгънәдә булуларын нигезли алмый. “Күчеп йөрүче бәдәви гарәпләре әйттеләр: “Иман китердек",—дип, сип әйт: “Сез иман китермәдегез, ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып, көн күрү өчен тьшпан гына Ислам динен кабул иттек",—дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк"[49:14]. Коръән үзе иңдерелгән культураның һәм халыкларның эзен саклый Изге китапта мондый сюжет бар Кунакларның сүзен ишетеп, Ибраһимның хатыны Сара, кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә йөзенә сугып әйтте "Мин бала тапмый торган карчыкмын, миндә кайдан бала булсын",—дип " [51:29]. Европа традицияләрендә тәрбияләнгән кешеләр моны сузгә-сүз аңлый—хатын-кыз үзе үк үз битенә суга. Чынлыкта исә, бу хәрәкәт гажәпләнүне аңлата һәм ул Көнчыгыш хатын-кызларына хас. Коръәннең теле сүзгә-сүз укыганда кайбер урыннарда аңлашылмый. Әйтелгән: “Кеше ашыгучан булып халык ителде! Ии. мөшрикләр газабыбызны сезгә бик тиз күрсәтербез, "газаб булса тизрәк булсын".-дип мине газабка ашыктырмагыз” [21 37] Бу бары тик образ гына. Кыямәт көнен тасвирлау да шундый, анда мондый сүзләр ' Витгенштейн Л. Философскме работы 4.1 -М ГНОЗИС. 1991 -С. 86. ‘ 2001^С: 7И15* 1 ®СроучСИИе ,* слама “ 15 к" Абу Ханчфа Нугмаи ибн Сабнт. Трактаты - М бар “Кайчан күк ярылса Вә йолдызлар чәчелсә "Аңлашыла ки. йолдызлар чәчелә һәм күкләр ярыла алмый, ләкин шулай хиссиятле сурәтләнгән күренеш кешене ныграк ышандыра. Жәннәт тә әнә шулай образлы итеп тасвирлана Хатын-кызнын Адәмнең кабыргасыннан яратылуы турындагы легенда, ул сөйләнгән телнен культурасын начар белү аркасында куп гасырлар яшәп килә Фридрих Макс Мюллер бу турыда болай язган Адәмиен Хаувага: "Син мин яратылган кебек үк яратылган” дип әйтүе мөмкин, ә борынгы яһүл телендә ул үзенен фикерен “Синен сояген—минем сөягем кебек, синен тәнен минем тәнем белән бер" (“Ты кость от кости моей. и плоть от плоти моей") дип белдергән Бу гыйбарә берничә буын гына кабатлана, тиздән аннан сүзгә сүз. кешене ялган мәгънәгә кертүче һәм, болай дияргә мөмкин булса—матди аңлатма килеп чыккан, һәм инде алга таба кешеләр, беренче хатын-кызнын беренче ир-ат сөягеннән яки кабыргасыннан ясалуына ышана башлыйлар Сәбәбе дә гали күрәсең. Адәм кабыргадан башка яшәүне теләсә нинди бүтән сөякне югалтуга караганда жинелрәк кичергәндер Шушы аңлашылмаучылык, бер мәлне барлыкка килеп, бөтен сәерлегенә карамастан, сакланып калган” 1 Телдәге шушы клише—ялгашлыкның тотрыклы күзаллауга әйләнеп китүенә бик гыйбрәтле мисал Әкиятләштсрелгән сюжетларны сүзгә-сүз кабул итәргә ярамый, алар тел сурәтләмәсенең бары тик кайбер злементлары гына Гасыр зар буе яшәү дәверендә исламда бик күп риваятьләр барлыкка килгән, алар. Корзингә турыдан-туры карамасалар да. кешеләр анына шактый нык кереп калганнар Безнең тормыш урта гасырлар яшәешеннән тамырлан аерылып тора Бүген коллык та. баскынчылык та юк. кешеләр кабиләләр тәшкил итми милләт булып яши. Яһүдләр дә, христианнар да үзгәрде Өстәвенә. Россиядә төрле халыклар яши. биредә икътисад та. климат та башка “Ул—Аллаһ җирне вә күкләрне хязиык илә яралы, вә Уя кичне - төнне көндезгә кертеп көнне озынайтты, кә көтеше төнгә кертеп төнне озынайтты, я.» кояш-айлан кешеләрне фанзалаптыр зы. кояш, ай һ.зч башкалары билгеле көнгә чаклы үз урыннарынза йөрүчеләрлер~ [39:51. Корзиншен кайбер күрсәтмәләре бик катгый язылган аларны кайбер үзенчәлекле шартларда кулланып булмый Әйтелгән “Һәм сәхәр лә ашагы < зчегез. хәгга тан яктысы беленгәнче, аннары уразаны ютын, тәмам итегез кояш баеганчы'" /2 1Н7] Поляр түгәрәк янында яшәсәң уразаны ничек тотарга ’ Анда кояш чыкмый лабаса Коръәннең хәрефен генә түгел, рухын да яхшы аңлаган Муса Бигиен, азеге вәзгыятькә үз аңлатмасын тәкъдим иткән Ул башка бер аятьне тикшергән “Ураза саналмыш көннәр, язъни ураза ас 29 көннән һәм 30 көннән китәдер" /2 1X41 Ул биредә көнне төннән аерып булмый торган географик киңлекләрдә яшәүче ләр өчен күрсәтмә күреп алган "Озын көннәрдә Руз.»" дигән китабында \з болай дип яза: И ис Коръәнмен ап-ачык күрсәтмәсе буенча, мондый төбәкләрдә ураза бервакытта да мәжбүри түгел Чөнки урала билгеле бер сандагы көннәргә генә билгеләнгән, ягъни мәсәлән, кон белән тон үзләренен озынлыклары буенча бер-берсенә чагыштырмалы булган төбәкләрдә генә Ә ел бары тик көннән яки бары тик төннән генә торган полюсларда яки Поляр түгәрәк янында, кон дә. тон дә аталарга айларга сузылган салкын өлкәләрдә яшәүче кешеләр, көннәрнең вакыт ягыннан чикләнгәнлеге сәбәпле, ураза тота алмыйлар Бу географик өлкәнен үзенчәлекләреннән килеп чыга" Петербургның ак төннәрен күрмәгән гарәп бу мантыйкны акламый ла. кабул да итми әлбәттә. Полякларда көнчыгыш та. көнбатыш та. зенит та юк. анда кояш чыкмый да. батмый да. Коръәндә көннен төнгә алмашынуы бер дә үзгәрми торган, үзеннән-үзс аңлашылучы тотрыклы күренеш, ниндидер могҗиза һәм Ходайның барлыгын раслаучы күренеш шикелле бирелгән Ходай Тәгалә Поляр түгәрәк артында яшәүче кешеләр турында белмәгән дип уйлау да дөрес булмас идс Ләкин Агзаһ Коръәнне экваторга якын яшәгән гарәпләргә иңдергән, башкача бирелсә, алар мона инанмаслар иле “Нарча х.злне ачык бәян игүче Корыш илә ант нтеп әйгәчеи! Ьез бу Корышне гярзб телендә кыллый шаять, ни кешеләр, атап мчан китерәсез! Тәхкыйк ул Коръән Лэүхүлмәхфузда китаплар анасында сабнттер. сакланадыр. Безнен хозурыбызда ул гаять бөектер һәм гадел хөкем итүчедер~ [43:2-4]. "Коръәндә һәм хәдисләрдә-дип яза Рукайя Максуд—кеше хокуклары турында күпсанлы хикмәтле фикерләр бар" 1 һәм ул аларнын тулы исемлеген китерә: яшәүгә, тигезлеккә, фикер ирегенә, сәяси иреккә хокук һәм башка хокуклар. Болар барысы да заманча төсмергә ия. Чыннан да. әдәбиятта еш кына мәгълүм хәдистән өземтә китерәләр Хокуклар ни рәвешле бозыла? Хокуклар гөнаһлар ачыктан-ачык кылынганда һәм гөнаһ ияләрен ялгышлыктан тыеп торучы булмаганда бозыла" Бу сүзләр без бүген дә куллана торганнарына охшаган, әмма мәгънә башка: йөрәкне әгъза мәгънәсендә дә. жан мәгънәсендә дә бер үк "йөрәк" дигән суз белән атаган шикелле. "Йөрәк" сүзе кайда да бертөрле языла, ләкин мәгънәсе кулланылган контекстта гына аңлашыла Борынгы заманнарда хокуклар ирекле кешеләр өчен генә каралган, колларны кешегә санамаганнар, алар милек булганнар. Мөхәммәт Пәйгамбәр колларны азат итәргә өндәгән һәм үзе моңа үрнәк күрсәткән, ләкин ул коллык институтын бөтенләй сызып та ташламаган Шәригать коллыкны, аерым алганда әсирлек нәтижәсендәге коллыкны, хәзергәчә таный Хәнифи мәзһәб әсиргә үлем жәзасы бирүне яки аны колга әйләндерүне күздә тота, ул хәтта, башка мәзһәбләрдән аермалы буларак, колны сатып алу мөмкинлеген тикшерми дә. Шуңа күрә, кеше хокуклары турындагы хәдисләрне бүгенге вәзгыятькә күчерергә ярамый. Кеше хокукларын заманча шәрехләү АКШ Конституциясенә беренче ун төзәтмә керткән вакыттан башлана, ләкин биредә дә әлеге төшенчәнең эволюциясенә игътибар итәргә кирәк. Бу төзәтмәләрнең мәгънәсе федерациянең штат гражданнары мәнфәгатьләренә кул сузуыннан саклаудан гыйбарәт Бары тик Икенче бөтендөнья сугышыннан сон гына кеше хокуклары шәхси хокуклар буларак аңлатыла башлый, һәм. әкренләп, аларнын бүгенге мәгънәсе ныгытыла Бу урында нокта куярга да мөмкин булыр иде. ләкин кеше хокуклары темасын тикшергәндә Россия үзенчәлекләрен күрсәтмәсәк, фикер төгәлләнми калачак. "Милләтчеләр" дип аталучылар кеше хокукларының төп өлеше итеп этник мәнфәгатьләрне яклауны санап, алар турында кайгырткан мәлдә. Россиянең урыс телле халкы кеше хокукларын гражданлык хокуклары дип аңлый Шул рәвешле. Пәйгамбәр әйткән кеше хокуклары һәм безнен жәмгыятьтәге кеше хокуклары—икесе ике төрле күренеш Бу очракларның һәммәсе өчен аерым терминнар куллану дөресрәк булыр иде. ләкин андый терминнар әлегә эшләнмәгән Коръәннең асылына шул чордагы яшәеш шартларын һәм шул чор культурасы вәкилләренең менталитетын яхшы белгән хәлдә генә төшенергә мөмкин Аны. Пәйгамбәр XXI гасырда яшәгәндәй, сүзгә-суз укырга, безнен җәмгыятькә VII гасырда килеп чыккан терминнарны көчләп тагарга ярамый. Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә ул Коръәндә газаб белән куркытуны күп кабатладык, кешеләр газабтая куркып гөнаһтан саклансыннар өчен яки әүвәлге кавемнәрнен хәлләрен бәян итүче көчле вәгазь булсын өчен”[20:113]. Тел үз заманынын һәм үзен кулланган халыкның тирәлеге контекстында гына яши. Коръән гарәпләргә "ап-ачык гарәп телендә" билгеле бер вакыйгалар турыңда иңдерелгән. Аларны дингә ышандыру шулай жинелрәк булган. Мәсәлән. Изге китапта әйтелгән: "Әбү Ләһәбнен ике кулы корысын һәм һәлак булсын' " [1111] Сүз Мөхәммәт Пәйгамбәрнең ана зарар тидерергә тырышкан абзасы турында бара. Бу очракта аньпе мәсьәлә һәм аның чишелешен табу ихтыяжы булган Бүген исә әлеге аять Пәйгамбәр тормышының бер күренешен искә төшерү булып кына тора, ул хәзерге заманда кулланыла алмый, өстәвенә. Әбү Ләһәбнен кулларына барыбер зыян килмәгән. Теге яки бу хәрби экспедицияләргә кагылышлы рәвештә иңдерелгән сүрәләр бар "Тәүбә" сүрәсенең 25 нче аятендә әйтелгән "Аллаһ. сезгә күп урында вә хөнәен көнендә ярдәм бирде, ул хөнәен көнендә сезне үзегезнең күплегегез гажәбләндерде. ягъни без мөшрикләргә караганда бик күлбез, җиңелмәбез,—дидегез, хәлбуки күплегегез сезгә һич файда бирмәде, кин хир сезгә тар булды, соңра артка таба качтыгыз . Бу аятьтә күпсанлы тарихи вакыигаларнын берсе турында әйтелгән Коръәндә гарәп кабиләләренең яшәешенә кагылышлы сюжетлар күп “Әгәр без Коръәнне тарәб теленнән башча теллә кылсак нле, әлбәттә, әйтерләр иде:"Ни булыр иде 6у Коръәннең аятъләре бет антын торган гар-әб телендә бтян ителгән булса, пәйгамбәр ^зе гарәб. китабы башка теллә, дип, янә иикурләрсн арттырыр иделәр~141:44]. Коръәннең кочс аиын төгәллегендә, ул корәешләрне һәм башка кабилатәрнс хак юлга бастыру мөмкинлеге биргән, ләкин шул ук вакытта шушы төгәллек үзе үк безнен заман өчен кыенлыклар тудыра Сорау туа Коръәндә нәрсә билгеле бер вәзгыять өчен әйтелә, ә нәрсә мәңгелек өчен иңдерелеп универсаль үзенчатеккә ия9 Бар нәрсәне дә бүгенге көнгә күчерергә ярамый лабаса. VII гасыр гарәпләренең тормышы безнен өчен үрнәк була алмый Бу. әлбәттә, бик әһәмиятле һәм гыйбрәтле тарих, ләкин барыбер тарих кына Мин Татарстанда яшим һәм минем урта гасыр гарәбенә охшыйсым килми, мин—татар һәм татар булып каласым килә Минем өчен үз халкымның тарихы мөһимрәк, татарларның Евразия язмышына йогынтысы гарәгпәрнен Көнчыгыш тарихына йогынтысыннан һич тә ким түгел Минем өчен шулай ук урыслар тарихын һәм халкымның төп өлеше яшәгән Россиянен тулаем тарихын белү дә бик мөһим. “Ул пәйгамбәрләрне мотҗизалар вә китап белән җибәрдек. И-и, Мөхәммәд т-м, Бет сина Коръән иңдердек, кешеләр өче и хаслап иңдерелгән шәригать хөкемнәрен өйрәтмәклетен өчен, шаять ишетеп, фикерләп карарлар вә андап кабул ипрләр!”! 16:441. Мәккә чорында Коръән аятьләре барлык кешегә дә юнатгелә Әйтелгән "И-и кешеләр. Без ссзләрнс ир нә хатын итен холык кылдык, нә сездән гармокътр, вә кабиләләр кылдык, бер-берегезне аерып ганымашытыгыз өчен" /49 131 Анда ир- ат һәм хатын-кыз хокуклары арасыны аерма юк. кешеләрне ислам юлына кертүдә көч куллану тыела, башка дин кешеләренә карата түземле мөнәсәбәт ачык чагыла Мәдинә чорында исә аятьләр күбрәк VII гасыр гарәпләренә юналтслә һәм мәҗүсиләргә карата мондый күрсәтмәләр бирелә Каферләр сезгә каршы сугыш башласалар, кайда очратса/ыз шунда үтерегез һәм .ыар сеше чыгарган кебн..парны өйләреннән чыгарыгыз" /2 1911 Хатын-кызларны ир-атлар белән хокук ягыннан тигезсез итүче аятьләр барлыкка килә Әйтелгән 'Атлаһ мәхлукләрне кайберләрең кайберләреннән артык кылу белән, ирләр акыиа. куәттә хатыннардан өстен бу иы һәм малларын ха тын нарта ннфак к ип белән лә ирләрнсн дәрәҗәсе өстендер" 14 34/ Яки “Аллаһ балалары!ыт хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз калтаңда, ир балага хатыннарга биргәннең икс өлеше бирелер" /4 1Ц Әлбәттә, моны аңлатучылар табыла һәм моны гадел принцип дип атыйлар, чөнки тормышта ирләр җилкәсенә зуррак җаваплылык салына, ләкин тигезсезлек барыбер тигезсезлек инде ул. Мәккә һәм Мәдинә чорлары аятьләре арасында каршылыклар ачык күренә һәм аларны бер-берсенә яраштыру мөмкин түге I алар бср-бсрсен инкарь итә Шуңа күрә, мөселман хокукы белгечләре Мәккә чоры аятьләрен. < гегрәк иңдерелү сәбәпле, гамәлдән чыккан дип саныйлар Ләкин вә хи ителү вакыты—бер аятьләрне тәэсир көче буенча икенчеләреннән өстенрәк дип санау билгесе түгел Әгәр дә алар чынбарлык 1.1 гамәлдән чыгарылган булса, имеш гамәлдән чыгарылгандип аталучы әлеге аятьләрне Пәйгамбәр ү зе Коръән текстына кертмәс иде Мәгълүм ки. Коръәнне укытучы дүрт төп белгеч Абдулла бин Масуд. Сәлим Мәүлә Абн Худхәйфә. Муаэ бии Жабал һәм Гобәйя ибн Кааб турыдан туры анын кү зәтчелегендә хәзерләнә Аның бу мәсьәләдә ни дәрәҗәдә вакчыл булганлыгын бары тик бор генә сүэнсн әйтелеше турындагы вакыйга ачык күрсәтеп тора. Гомәр бервакыт Мөхәммәт Пәйгамбәргә Абдулла бер фигыльне дөрес әйтми дип зарланган Шуннан сон Мөхәммәт, аларнын икесен дә тынлап, аназнын дөрес әйтелешен рас лый Пәйгамбәр исән чакта \к Коръәнне яттан белүчеләр күп булган Бервакыт Пәйгамбәргә Әбү Мусанын үз йортында кешеләрне Коръән укырга өйрәтүе хакында хәбәр иткәннәр Пәйгамбәр үтен шул йортын Мусаны тынлап бута торган бер бүлмәсенә яшерен рәвештә алып керүләрен үтенгән һәм \г Коръән укуларын тыңлаганнан сон. канәгать калган Мөхәммәт Пәйгамбәр Коръән текстының тогат сакланышын игътибар белән күзәтеп торган. Әйткәнемчә, әгәр дә ул кайбер аятьләрне гамәлдән чыккан дип санаса, аларны Коръән текстына кертмәс иде Инде Пәйгамбәр үзе аятьләрне гамәлдән чыгару вазифасын үз өстенә алмаган икән, ни өчен ниндидер башка берәүнең моңа хакы булырга тиеш? “Тиздән укырбыз сина Коръән аятьләрен һәм син онытмассың. Мәгәр, Аллаһ теләгәнне генә онтырсын, әлбәттә. Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә, һәм эшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер ”[87:6- 7]. Бүген дә Мәккә чоры аятьләрен безнсн заман өчен әһәмияте аз дип шул ук рәвешле гамәлдән чыгару ысулын кулланырга мөмкин Габдуллахи Әхмәт Ән-Наим болай дип яза ‘Коръәнне аңлатуга эволюцион караш—Коръәннең элегрәк гамәлдән чыгарылган текстларын хәзер кулланырга мөмкин булырлык итеп һәм. шуна ярашлы рәвештә, шәригатьтә элегрәк кулланылган текстларны хәзер гамәлдән чыгару мөмкин булырлык итеп кире якка юнәлдерелгән нәсех (яки гамәлдән чыгару процессы) кенә ул".1 Чыңлыкта исә. аятьләрнең һәр төренең (Мәккә чоры. Мәдинә чоры аятьләре) үз кулланылыш даирәсе һәм үз өммәте булган: принципларның берләре барлык халыклар өчен һәм мәңгегә иңдерелгән, ә икенчеләре—күбрәк урта гасырлар башында яшәгән гарәпләр өчен иңдерелгән. Коръәндә бер генә нәрсә дә гамалдән чыгарылмаган һәм чыгарылмый да. әмма алар юнәлдерелгән бергәлекләр төрле Мәдинә җәмгыяте беренче ислам дәүләте буларак барлыкка килгән. Яңа туган бала шикелле, ул зурлар ризыгын ашый алмый, ана сөте имә; тәүге мөселманнар да шулай ук: мәңгелек нәрсәне кабул итә алыр өчен үсәргә тиеш булганнар. Алардан шуннан да артыгракны таләп итеп булмаган Мәдинә чоры аятьләре үз заманы өчен хакыйкать булганнар, алар ислам барлыкка килгән җәмгыятьнең теленә, уй- фикерләренә. хиссиятенә тыгыз бәйләнгәннәр, алар үзләренен тарихи чорына тулысынча тәңгәл киләләр. Һәм зур үскән бала сабый телен онытырга тиеш булган кебек, ислам да. ныгып. Мәккә теленә күчәргә тиеш булган. Вакыты җиткәч. “Китаплар анасыннан" алынган һәм бөтен кешелеккә җибәрелгән Мәккә чоры аятьләре үз көченә керә. “Аллаһ теләгән нәрсәсен бетерер һәм теләгән нәрсәсен бар кылыр, вә китаплар анасы Ләүхулмәхфуз—Аллаһу хозурындадыр''[ 13:39]. “Китаплар анасын" аңлату, хакыйкатьне конкрет халыкларга һәммәсенең ана телендә җиткерү өчен пәйгамбәрләр җибәрелгән Мөхәммәт Пәйгамбәр әйткән:“Безгә, пәйгамбәрләргә, кешеләр белән алар безне аңларлык дәрәҗәдә сөйләшергә кушылды" Коръәнне гамәлдәге менталитетка һәм гореф-гадәтләргә яраштырып аңлатырга кирәк була Аятыәрнен берләрен икенчеләре белән гамалдән чыгарылган дип санау—Аллаһ Тәгаләнен ихтыярын түбәнсетү яки аның вәхиләрен ялгыш дип санау Әйтелгән. ~Әгәр кайбер аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртсәк яки оныттырсак, ул аятьләргә охшашчы аятьләрне яки яхшыракны бирербез" [2:1061 Беренче карашка сүз Коръәннең кайбер аятьләрен гамәлдән чыгару мөмкинлеге турыңда бара шикелле тоела. Ләкин алдаш аятьләргә карасак (102-105). фикер тулысынча ачыла Анда сүз христианнар, яһүдләр. күп Аллаларга табынучылар турында бара, аларга да "кзгтаб җибәрелгән" Аннан сон килгән 106 нчы аятьтә инде сүз “аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртү" турында бара Димәк, “гамәлдән чыгару" принцибы Коръәнгә түгел, китабка карый Аллаһ Тәгалә Жиргә күп пәйгамбәрләр җибәргән, ләкин алар Алла сүзен тулысынча җиткерә алмаганнар Аларның дәлилләрендә ялгышлыклар һәм ачыкланып җитмәгән урыннар барлыкка килгән. Әйтелгән "Синнән элек тә пәйгамбәр вә рәсүл җибәрмәдек, мәгәр җибәргән рәсүл вә пәйгамбәр бер нәрсәне сөеп теләсә, шайтан аның теләгән нәрсәсенә вәсвәсәсен салыр иле. шайтан сачтан нәрсәне Аллаһ бетерер, вә ачарга биргән аятьләрен мәхкәм таза кылыр иде. бит Аллаһ белеп һәм хикмәт белән эш кылучы" [22:52]. “Китаплар анасы" буенча. Коръәнгә элеккеге язмаларның хаталарын бетерү вазифасы иөкләтелгән. әмма анын үзендә бернәрсә дә гамәлдән чыгарылмый, чөнки ул Ходайдан иңдерелгән вәхи •’ • • Мөмкин булган бердәнбер компромисс “гамәлдән чыгару” төшенчәсен "кичектерү" мәгънәсендә аңлату булыр иде Монысы да мәзһәбларганигез салучыларны аклар өчен генә кирәк ә бәлки, кемне да булса аклауның хаҗэте юктыр ■ Нәсех ысулы урынына ижтиһал кулланылырга тиеш, ул Мәдинә җәмгыятенә юнәлдерелгән аерым принциплардан әкренләп барлык кешелек өчен җибәрелгән нормаларга күчәргә мөмкинлек бирә Кайчандыр кешелек бердәм Ибраһим өммәтен тәшкил иткән Аннан сон ул бүленгән Төрле диннәр һәм берләшмәләр барлыкка килгән, алар бер-берсе белән дошманлашканнар да. хезмәттәшлек тә иткәннәр, кайвакыт берлекләр дә төзегәннәр Империяләр барлыкка килгән һәм таркалган Вакытлар узу белән өммәт төшенчәсе үзе дә үзгәргән Бүген бөтен кешелек бердәм бергәлек булып тора Ижтиһал, ислам нормаларын Коръән рухыннан чыгып заманча шәрехләүне тәкъдим итеп, җәмгыятьнең эволюциясен исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән. жиһал, кяферләргә каршы сугыш буларак, урта гасырларда аңлаешлы мәгънәгә ия булган, чөнки ул чор өчен көч сәясәте—гадәти күренеш Ләкин Икенче бөтендөнья сугышыннан сон. сугыш алып бару ысуллары һәм кешелек яшәешенә янаган куркыныч үзара чагыштырырлык дәрәҗәгә җиткәч, шартнамә мөнәсәбәтләре һәм халыкара хокук элеккеге көч куллану принцибыннан өстенрәк булып чыктылар Пәйгамбәр көч кулланыла торган кече жиһадны. исламны Коръән ярдәмендә таратуны күздә тоткан боек жиһалтан аерып караган Әйтелгән Ипле син ичамсьп динсезләргә итагать итмә, .тарт иярмә һәм изарга хезмәт итмә, бәлки ялган иман, ялган дингә вә имансызлыкка. дннсезлекка каршы Коръән белән көрәшү юлын ач. зур көрәшү белән көрәш!" 125:52/ Кече жиһад мөселманнарга башка дәүләтләр тарафыннан куркыныч янаган вакытта, урта гасырлар чорына хас рәвештә, ислам тарафыннан яна биләмәләр яулап алынганда кирәк булган Бүген сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрснсн регламенты башкача билгеләнә Шуна күрә, жиһадны бүген турыдан-туры мәгънәсендә, ягъни "тырышлык", матди дөньяга каршы, рухи башлангыч өчен “көрәш", уз-үзенә ышанмаучылык белән көрәш" дип акларга кирәк Бу мәгънә Аллаһ тарафыннан барлык заманнар өчен бирелгән Кече жиһал. әгәр дә ул гадел булса, үз-үэенне яклау максатында, басып алучылар һәм тираннарга каршы көрәшү өчен игълан ителә, бу Коръән текстына гына түгел, халыкара хокук кысаларына да туры килә. Аягмәрнс шәрехләгәндәге мондый аерымлыклар бүгенге көндә бигрәк тә мөһим Ваһһабичылык башка диннәр, хәтта исламдагы башка агымнарга да каршы көрәшкә юнәлдерелә Исламнын сафлыгына" өндәп, чынлыкта ул ханбали мәзһәбнен ахыр чиктәге чагылышына—рациональлекне тулысынча инкарь итүгә ияреп бара Имеш. Коръәнне анлау мөмкин түгел, ана бары тик ышанырга гына кирәк Моиын белән ул бернинди лә яма күренешләрне танымый торган традициячелекне ямый "Нәнпшбмр килгәнче ЯӨИҺЯДЯШ кешемр бер генә герле ите. ягыш бар да мншрнк иделәр. Мехәммәд г-м килгәч, берсе мөэмин. берсе метрик—икегә бүленделәр" /10:191. Ике бөтсндонья сугышыннан сон кешелек өченчесе барлыкка килүгә каршы механи гмнар булдырды Бүген мөселман өммәте эчендә ижмогъ (консснсус) турында сүз куергунын мәпшәсс юк. Барлык мөселман илләре Мисыр өммәте. Иордания өммәте һәм башкалар кебек мөстәкыйль халыклар булып яшиләр Кешелек- бердәм бергәлек һәм куркынычсы глыкны. тынычлыкны, тотрыклыкны барыннан да югары бәяли Ижлиһллнын тагын бер үрнәге Әйтелгән Агляһ аларнын күнегтәрендәте яхшы ниятләрен белде, .парта кунсл тынычлыгын бнрде һәм тиздән Мәккә рсәне кисап игм.* а.тарга шеш тугы. һчнманнар сүзенә карап ф»кыйрк.1әрне яныннан ку ма! Огәр ку сан. зялимнәдләи будырсын~ 16:521- Хакыйкатькә берәү дә дәгъва кыза алмый, хакыйкатькә бары тик Аллаһ Тәгаләнең генә хокукы бар “Әйт "Хак юпгя фәкать Аллаһу Тәгалә үзе генә купдерә'" 110:351 Без үз фикерләребезне бары тик әйтә генә алабыз. Ихтимал минем фикерләр исламны мөстәкыйль рәвештә анларга тырышучылар, үз юлын эзләүчеләр арасында иң™риш табар—без бит бер буын, бер дин һәм бер заман—Россия өчен югалган гасыр кешеләре ' Ссйд Мухаммад Накыб адь Лтпя Наелгнж и мггафншю и< чама ил тжениею*ипщмх Минем өчен тәржемәнең яки аерым аятьләрне шәрехләүнең нечкәлегенә төшенү. Аллаһ Тәгалә сыйфатларының санын, теге яки бу гарәп терминнарының дөрес әйтелешен белүне ачыклау зарурлыгы юк—бу эшләр барысы да дин белгечләре Һәм имамнар карамагында калсын. Минем мәхәлләм дә, мәчетем дә юк. мин вәгазьче дә түгелмен Мина үз тарафдарларымның санын арттыру кирәкми, мине сәдака да кызыксындырмый Мина исламнын теләсә нинди телдә дә бер төрле шәрехләнә торган төп приниипларын белергә кирәк: ир-ат һәм хатын-кыз—тигезме, түгелме; бүгенге көндә имамнарның вазифалары нинди, кешелек оммәтме. яки бергәлек мөселманнар арасында һәм саф ислам илләрендә генә була аламы? Һәм. мөгаен, ин мөһиме: ислам минем халкыма алдынгы милләт булырга ничек ярдәм итә ала7 Чөнки бүген халыкны ниндидер мөселман резервациясендәге экзотик этнос сыйфатында саклап калу бурычы тормый, максат башка—конкурентлыкка сәләтле булу Ислам прогресс юлын күрсәтергә тиеш. Минем өчен ислам һәм прогресс сүзләре—синонимнар. Әмма моңа җавап итеп мин укыйм: "Аларнын ин куркынычлары—прогресс тарафдарлары 1 Татар яшьләре замана университетларына омтыла, кайберләре, чит телләрдән инглиз теленә өстенлек биреп. Европа уку йортларына юналә. Инглиз теле эшкуарлыкта, сәясәттә, фәндә ярдәм итә. инглиз теле аша без ин яна идеяләрне, заманча технологияләрне, соңгы ачышларны белә алабыз. Шәһәр (авыл) татарлары арасында балалары гарәп телен белергә теләүчеләр 13% (25%). төрек телен—10% (19%). Көнчыгыш Европа телләрен—74% (33%). Татар яшьләре арасында Көнчыгыш Европа телләрен өйрәнергә теләүчеләр саны ата-аналары арасындагыдан күбрәк Тенденция шундый:гарәп теле ритуаль яки саф һөнәри тел булып кала, ә чит телләр арасында "кин массалар" теле булып инглиз теле санала башлады. Бу—заман таләбе, чөнки гарәп теле безнен җәмгыятькә артта калганлык төсмере кертә, ә Көнчыгыш Европа телләре исә безгә алгы сызыкка чыгарга мөмкинлек бирә. Әгәр дә без Европадан өйрәнмәсәк. “КамАЗ" "Вольво"га һәм “Мерседес"ка оттырачак, Казан вертолетлары “Еврокоптер''ныкыннан начаррак булачак, безнен пассажир самолетлары "Боинг"ка конкуренция ясый алмаячаклар Имамнар реегтубликанын икътисады һәм культурасын үстерүгә катнашырга тиешләр! Алар биш вакыт намаз турында гына искә төшерергә түгел, безнен тормышны яхшырта торган икътисадый һәм социаль проектлар тәкъдим итәргә, мөселман дөньясындагы базарларны яулап алуга ярдәм итәргә тиешләр Россия ислам университеты, дин белгечлегеннән тыш. үз алдына яна икътисадын теорияләргә өйрәтүне ин мөһим бурыч итеп куярга. Татарстанның югары технологияле төбәк буларак үсешендә үз юлларын табарга тиеш. Әбү Хәнифә әйткән “Үз белемегезне гамәлдә кулланыгыз, чөнки гамәлсез белем—җансыз гәүдә". Муса Бигиев “Ходай рәхмәтенең абсолютлыгы" (“Рәхмәт Илаһия Борһанлары") теориясенең нигезләрен чыгара башлагач, дуслары аңа бераз гына дипломат булырга, имамнарнын ачуын китермәскә кинәш итәләр. “Син бернинди файдасыз проблеманы вакытсыз һәм урынсыз күтәрдең һәм давыл кузгаттың''.—диләр ана. Муса Бигиев исә “Мин. әлбәттә, дусларыма үгет-нәсихәтләре өчен рәхмәтлемен Ләкин үземнен фәнни эзләнүләремдә мин, имеш-мимешләрдән куркып, яки үземнен ашар икмәгем хакына үз абруемны корбан итә алмыйм Әгәр дә берәр хакыйкать бөтен дәлилләре белән минем йөрәктә тамыр җәя икән, кешеләр кабул итә алмас дип. мин аны яшереп кала алмыйм”.—дип җавап биргән. Кешегә хөкем кылмагыз һәм хурламагыз! “И-и, мөшрикләр, кояш чыга торган якка һәм кояш бата торган якка юнәлеп табынуларыгыз Аллаһу хозурында изгелек түгел. Ләкин берәү Аллаһуга. ахирәт көненә, фәрештәләргә, китапларга һәм пәйгамбәрләргә иман китереп, үзенә кадерле малыннан мохтаҗ булган якын кардәшләренә, ятимнәргә, мескеннәргә, мөсафирләргә, мохтаҗлыктан ярдәм сораучыларга һәм колларны азат итү юлына садакалар бирсә, шулай ук зәкәт, гошер салакаларын бирсә, намазларын вакытында үтәсә, янә Аллаһуга биргән гаһеден, кешеләргә биргән вәгъдәсен үтәсә, янә ярлы вакытта нинди дә булса бәла-каза ирешкәндә, ачлык яки сугыш килгәндә сабыр итсә, Аллаһуга чыдамлылык күрсәтсә, әнә шул эшләр изгелекләр” [2:177]. Мәккәдә чагында Мөхәммәт Пәйгамбәр Кәгъбәгә карап дога кылган. Мәдинәгә Юсуф аль-Кардави Современный иджтихад С 67 качканнан сон. ул догаларны Иерусалим ягына борылып укыган Мона яһүдләр бик шатланганнар. Ләкин унжидс айдан сон ул яналан Кәгъбә тарафына борылган Күпләр анын болай икеләнүен өнәмәгән чөселманнарнын кыйбласы кайда сон’ Шул вакытта яна аять барлыкка килгән. иКояш чыгыш тарафы ла, кояш батыш тарафы ла ,А.тлаһу Тәгаләнекедер. /Шаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер” [2:142}. Дога кылганда кая таба юнәлеп басуны билгеләү Ходай ихтыярында Мөселманнар шуннан бирле Кәгъбәгә карап дога кылалар Ихтимал, бу мөселманнарны яһүдләрдән һәм христианнардан аеру өчен иңдерелгәндер, әйтелгән бит "Һәр милләтнең уз кыйбласы бар. һәрберсе уз кыйбласына юнәлер” /2 1461 Ходай Тәгалә һәрбер халыкка үз кыйбласын билгеләгән, ләкин ул үзе үк аларны берләштерәчәк һәм ходай рәхмәте барысына да җитәчәк Татар телендә кыйбла төшенчәсе дога кылу ягы гына түгел, анын мәгънәсе тирәнрәк Тормыш принципларын нинди? Синен өчен нәрсә изге? Иманын бармы? Кыйбла сүзенен асылы менә шунда. Һәр телдә сүхпәрнен үз мәгънәләре бар. атарда милли тарих туплана. Вакытлар уза һәм дөнья бик тиз үзгәрә Вакыйгаларнын хәзерге өермәсендә күпләр үз кыйбласын югалтты Алар Мәккәнен кайда икәнен оныттылар Дөресен генә әйткәндә, бүген Мәккә безнен өчен Кәгъбә ташы урнашкан җирлән гайре нәрсәне аңлата? Тарихи вакыйгаларнымы9 Өметләрнеме ’ Яки аңлатып булмый торган тагын берәр нәрсәме9 Чын кыйбла билгеле бер урыны булмаган Ходайга мөрәҗәгать итү дигәнне аңтата Ходай Мәккәдә дә. Иерусалимда да түгел, анын тирәлектә дә. вакытта да үлчәмнәре юк. Ул—бөтен җирлә һәм бар нәрсәдән хәбәрдар “Әгәр Аллаһ теләгән булса иде, әлбәттә, барчагызны бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ теләгән кешеләрен адаштыра вә теләгән кеше.ырен туры юлга сала, кылтан зшләретезлән, әлбәттә сора.тырсыз, сак/анын эш кылыгыз!" /16:93/ Социологик тикшеренүләр буенча, татар яшьләренен 80** тан артыгы үзен мөселман дип саный, ләкин аларнын бары тик 1%ы атнага бер. 4% ы айга бер тапкыр мәчеткә йөри Татарстанда ачыктан-ачык атеистлар 1%тан азрак, ләкин барлык дини йолаларны үтәүчеләр дә аз Дин нигезләре (ислам һәм православие) буенча дәресләргә дә бик аз кеше (1-3 %) йөри 1 Олеге яна күренешләрне постсовст феноменына, атеистик пропаганда тәэсиренә сылтап куярга мөмкин булыр иде Тик бу исламнын бөтен планетага хас шушы гомуми проблемаларын аңзатып бирерме сон? Аңлата алмас, мөгаен Чөнки донья һәм аның белән бергә кешеләрнең ихтыяҗы һәм яшәү рәвеше үзгәрде. Иҗтимагый кыйммәтләр һәм мәсләкләр үзгәрде. Без барыбыз да үзгәрдек Татарлар мөселманның күзгә күренеп торучы тышкы билгеләрен хәзер злеккечә югары бәяләми. Ислам культураның бер өлешенә әверелгәндер, мөгаен Әлбәттә, ураза тотмаган, бггш вакыт намаз укымаган кешеләрне динсез дзгп атал буладыр Әмма ул кешеләр үзләре өчен бу мәсьәләне башкача хат итәләр Атарнын кыйблалары бар Ихтимал, алар Коръәнне һәм ислам традицияләрен начар беләләрдер Бәлки дин алар өчен этник яктан үзбилгеләнү факторы гынадыр Бәлки Ләкин аларнын җавап биргәндә сайлау мөмкинлеге булган һәм алар исламны сайлап алганнар Әбү Хәнифе әйткән "Без аларны сүзләренә, нәрсәне таный, нәрсәне кире кагуларын күрсәтеп торучы фактларга, дини нормаларга һәм йолаларга карап кына динлеләр яки кяферлар дип кабул итәргә тиеш түгел Әгәр дә без мәчетләргә йөри торган, безнен кыйблам карап, безнен кебек дога кыла торган кешеләрне очратсак, алар турында башка берни белмәсәк тә. без аларны диндар кешеләр дип санарбы г Шугы күр.» без. күз алдындагы фактларга карап кынл кешеләрне диндар дип кабул игәргә тиеш дип саныйбы > Гәрчә Аллаһ өчен .елар бәлки кяфергәрлер дә Башкалармы без. анарда динлелек билгеләре күрмәү сәбәпле, кяферлар дип санарбыз. Ә Аллаһ Тәгалә өчен бәлки алар динле кешеләрдер Моннан да яхшырак әйтеп бу лмыйдыр, мөгаен Ходай өчен ми мөһимрәк—дини йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәвеңме яки Чуен на Р.Н ................*"' " "' Г-—• Т - * эчке иманынмы'’ Тышкы билгеләрме яки инануның үз формуласын эзләүме? Әлеге сорау риторик булып тоела, әмма ни өчен ислам турында күбрәк йолаларга карап фикер йөртәләр һәм ни өчен исламның асылы кайчак йолаларга гына кайтарып калдырыла? Йолалар мөһим социаль вазифа үтәгәннәр, аеруча урта гасырлар Гарәбстаны шартларында. Алар ярымкыргый кабиләләрне цивилизацияле тормышка күнектергәннәр Гарәпләрне мәҗүсилектән чыгарыр өчен кагыйдәләр һәм нормалар кирәк булган, чөнки, мәсәлән, алар кыз бала тууны хурлыкка санап, аларны тереләй жиргә күмә торган булганнар "Дәхи Аллаһунын кызлары бар, дип, ифтира кылалар, мондый кимчелектән Аллаһуны пакь дип белегез! Алар фикеренчә: үзләре сөйгән ир балалар аларга була да. әмма алар сөймәгән кыз балалар Аллаһуга була, имеш Әгәр ул мөшрикләрнен берсенә "кыз балан туган”, дип. сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кауменнән качадыр, уйлап торадыр, бу кызны хурланып кына асрыйммы икән9 Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабахәт эштер!” [16:57| Бүген бик күп нәрсә эчке культура элементына әверелде һәм кешеләр җәмгыять күзәтчелегенә мохтаҗ түгелләр. Кеше сурәте ясауны тыю ислам үсешенен билгеле бер чорына бәйле, ул вакытта бапбалларга. потларга каршы көрәшергә кирәк булган. Ләкин бүген без кыргыйлар түгел, Әфганстан талиблары кебек. Будда сынын туптан атып ваттыру зарурлыгы юк. Кыргыйлык һәм ислам үзара сыеша алмый. Бүген рәсем сәнгате, сынлы сәнгать образлары—югары мәдәнилек, кеше рухында югары нормалар ныгуы һәм намуслылык билгесе Ислам намуслылыкка өндәмимени?! Кешеләр һәм хайваннар рәсемнәрен ясауны Аллаһ Тәгалә ижатына тиңләштерү дип атап, аны тыю архаизм булып күренә. Инде чыннан да мондый дәлилдән чыгып фикер йөртсәк, хайваннарның һәм үсемлекләрнең яңа төрләрен, клонлаштыруны, генетиканы, һәм. гомумән, фәнне дә, теләсә нинди иҗатны да Аллаһ Тәгаләгә тиңләшергә тырышу дип санарга кирәк. Бу исә чып-чын мәгънәсезлек Ислам кешеләрне кыргыйлыктан чыгарыр өчен иңдерелгән Тәкъвалык кешеләрнең цивилизацияле, культуралы, белемле булуыннан гыйбарәт Йолалар кешеләрне даими рәвештә төп кануннарга кайтаралар, аларны хакыйкать эзләүгә юнәлтәләр. Аларның вазыйфасы шул. Ә хакыйкать үзе прогресстан, ягъни фәннәр, технологияләр, техника үсешеннән, белемне күтәрүдән, гадел җәмгыять һәм уңышлы икътисад булдырудан, әхлакый югарылыктан гыйбарәт Тыюларның һәм йолаларның кайберләре XXI гасырда уз мәгънәләрен югалттылар Мөселман күрсәтмәләре буенча терлекне кулдан сую тикмәгә генә түгел, кешеләр сыйфатлы ит ашасыннар өчен уйлап табылган Бу Ходайга түгел, үзенә кирәк Кеше әлеге йола ярдәмендә Аллага хезмәт итми, үзенә игелек эшли Әгәр дә безнен заманда терлек конвейер ярдәмендә сыйфатлы итеп суела икән, кеше дә оттырмый, димәк. Аллаһ Тәгалә дә канәгать ката Коръән йолатарнын физик формасына карап түгел, рухи мәгънәсе аркасында кыйммәткә ия Әйтелгән "Чалган дөяләрегезнен итләре вә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвачык вә изге гамәлләр ирешер ” [22:37] Дини йолалар кеше тормышын катлауландыру өчен түгел, җиңеләйтер өчен бирелгән, ләбаса. Ислам—кысан аяк киеме түгел Ул—кешеләрнең сәләтләрен ачып бирү ысулы Коръән буенча. Пәйгамбәр "аларда булган авырлыкны вә диннәрендәге каты хөкемнәрне ат ардан бетерер” [7:157] өчен җибәрелгән Бүген нидер тыюдан бигрәк, унай ниятләр мөһимрәк. Кеше күп очракта куркудан да яки бүләк өчен лә түгел, ә рухи нияттән чыгып, яшәүнен ин яхшы рәвешен сайларга тырыша Мин. цивилизацияле дөнья кешесе, Әфганстан кабиләләре дәрәҗәсенә төшеп, аларга тигезләшә алмыйм бит инде. Бәлки анда йолалар фән һәм белемгә карата мөһимрәктер Татарлар кыз балаларын җиргә күммиләр, таш сыннарга, ошатмаган очракта да. туптан атмыйлар Талиблар—кыргый, һәм шуна күрә тәкъва түгел. Артта калганлык һәм тәкъвалык үзара сыеша алмый, алар капма-каршы нәрсәләр. Урта гасыр шәригате буенча яшәүче Судан халкы минем белемле, мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр системасы үсешендә үз традицияләрен булдырган халкымнан тәкъварак дигән фикер белән килешү мөмкин түгел Ислам кешеләрне кыргыйлыктан чыгарып, аларны үстерү, гаделлек юлына бастыру максатында барлыкка килгән. Тәкъвалыкка беренче алым—белем алу. ә догалар һәм йолалар белемнен әһәмиятен аңларга ярдәм генә итәләр. Котылу чарасы йолаларда түгел, прогресста. Муса Бигисв Инсаннарның гакыйда Илаһияларына бер назар" дигән хезмәтендә болай дип язган: "Дин мәсьәләсендә рәсмилек юк Дин ниндидер формаль тышчага төренсә, кешелек яшәеше өчен мәгънәсен югалта Кешене явызлыктан һәм бозыклыктан читләштерүче, аны игелекле эшләргә этәрүче—шәригать олылаган дин шул була. Шәригать күзлегеннән чыгып карасан. кеше яшәеше өчен әһәмияте булган дин яхшы Әгәр дә диннсн кеше тормышына йогынтысы юк икән, андый дин. андый шәригать файдасыз” Хакыйкать ул—йолаларны үтәп, хижабка төренеп, сакал үстереп жәннәггә үзенә урын тәэмин итү түгел. Ул матди дөньямын каршылыгын жинүдә, жәмгыятьне рациональ коруда, кешеләрнен тормышын яхшыртуда, гомумкешелек акылынын бер өлешенә әвере лүче унай тәжрибә туплаудан гыйбарәт Матди дөньяга каршы, дөньяны рухилаштыру өчен көрәш кешене коткару предметын билгели дә инде Әгәр дә бу эштә йолаларнын файдасы бар икән, алар булсыннар, әмма жәмгыятьнен культура дәрәжәсс югары һәм кешеләр фән һәм белемнен Ходай Тәгаләгә якынаюда әһәмиятен аңлыйлар икән—йолаларнын мәгънәсе икенче планга күчә, алар кешенен шәхси эше. өстенлекләрне шәхсән билгеләү мәсьәләсенә кайтып кала Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында йолаларны үтәү катлаулы икән, бу очракта аларнын максатка ярашлыгына һәм игелекле гамәлләргә юнәлеш тоту мәгъкуль. Пәйгамбәр әйткән “ Чыңлап ки. дин ул— жинеллек, диндә чама белми тырышкан кеше оттырачак Тураегыз, һәм якын килегез, һәм шатланыгыз”,—дигән Ходай кеше үти алмый торганны таләп итми. Ул рәхимле һәм кешегә үтәргә кыен булган нәрсәләр йөкләми Мөмкинлекләр чигеннән чыгып нәрсәдер йөкләү- тиранлык Коръәндә язылганнар барысы да кешенен көченнән килерлек жинсл % һәм файдалы нәрсәләр Пәйгамбәр әйткән "Жинеләйтегез. катлауландырмагыз, куандырыгыз, күнсл кайтармагыз" Аллаһ Тәгаләгә безмен сукырларча табынуыбыз һәм йалаларны чамадан тыш тырышып үтәвебез кирәк түгел Пәйгамбәр әйткән: "Аллаһу динлелекме күрсәтүдә чамадан тыш табынуны һәм ахыр чиккә житүнс яратмый" У л монахларча яшәүне хупламаган, йолаларны үтәүдә адәм баласы булдыра алганнан артыгын таләп итмәгән, гыйбадәт кылу бәрабәренә дөнья рәхәтлекләреннән баш тартучыларны өнәмәгән "Мәгарәләр, тау башлары һәм чүлләр шикелле ерак һәм кешесез җирләрдә яшәмәгез. Андый җирләрдә яшәү кабердә ялу белән бер -дигән ул Синен шәхсән котылуын ул—жәмгыятьне хәрби, сәяси, экологнк. рухи һәлакәттән коткару дигән сүз Мөхәммәт Пәйгамбәр йолаларга зур игътибар биргән, ләкин шул ук вакытта шактый сизгер лә булган Ул: "Кирәкле белем алуга киткән бер сәгать Апдһ өчен дога кылып үткәргән бер көнгә караганда яраклырак ".-дигән Ә бит дога кылу исламмын беренчел кигезларенен берсе бу лып санала Димәк, чын мөселман өчен белемнән дә өстен нәрсә юк Өстәвенә. Коръәнне белү генә түгел, гочхчәи. төрле фәннәрне белү күздә тотыла Пәйгамбәр әйткән Бишектән алып кабергә кадәр гыйлем эстәгез Кытайга кадәр барып бу лса да белем алыгыз Б\ дөньяда рәхәт күрсрегә теләгән кеше сәүдә итсен, теге дөньяда рәхәт күрергә теләгән кеше сабырлык һәм тәкъвалык эзләсен, ә ике дөнья рәхәтен күрергә теләгән кеше-аны бе лем алуда һәм гыйлемдә эзләсен” Суны баскан килеш эчәргәме яки утырган килеш эчү дөресрәкме дип бәхәсләшүгә бик күп вакыт сарыф итәргә, бу турыда диссертацияләр китаплар язарга, конференцияләр үткәрергә мөмкин Нәтиҗәдә кайсы икнын хаклы икәнен дә исбат игәргә була, ләкин монын исламга нинди мөнәсәбәте бар сон Пәйгамбәр чыннан ла су эчкән, бары шул гына. Хикмәт Пәйгамбәрнең киенү рәвешендә, йолаларны нинди вакытта һәм ничек үтәгәнен тә түгел Хикмәт анын боларны ни өчен эшләгенлегендә Иалалар зәкәл мИМС ХОКУКЫ һәм шәригатьнең башка нормалары җәмгыять тизрәк алга китсен өчен КИРӘК булган. Ин мөһиме шушы Хикмәт мирасмын күпме өлеше ир балага, куиме өлеше кы I балага тиешлегендә түгел. •> мирасны тапшырумын тотрыклы һәм пите.т булырга шешлегендә Үткән заманда гадел булган нәрсә бүген дә һәр очракта >ч у фаАлдгына .ъми-гмриг кдро «*чгн Юпф хп> Юр.ыям баска Исламе хаким гадел була алмый Безнең заманда кыз балаларны ир балалардан ким күрер өчен сәбәпләр юк, алга киткән жәмгыятьтә хезмәтне женес билгеләренә карап бүлмиләр Исламда нормалар үзгәрә, ә төп максат—гаделлек сакланып кала. Бөек дин белгече Әбу Хәмит әл-Гаэали болай дигән:“ Бер сәгать гаделлек йөз ел дога кылуга тин" 1 Коръән “үзегезгә каршы юнәлгән булса да" гаделлекне сакларга өнди. Зәкәт— үз табышыңның бер өлешен җәмгыятькә бирү белән түгел, ярлыларнын кимүенә, бурычларның түләнүенә, жәмгыятьтә тулаем муллык артуга, байлыкка мөкиббәнлекнең, нәфеснең, саранлыкның, акча җыючылыкның кимүенә ярдәм итү белән Ходайга яраклы гамәл. Болар барысы да җәмгыятьне гаделрәк, димәк, яшәүгә сәләтлерәк итә. Зәкәтне колларны азат итүгә тоту нәрсәне аңлата? Моның бернинди дә мәгънәсе юк, чөнки хәзер коллар юк Ләкин исламның төп мәгънәсе үзгәрми—җәмгыятьне тотрыклырак, кешеләр тормышын мулрак итү. Пәйгамбәр: "Һәр игелекле гамәл— сәдака ул”,—дигән. Менә кайда исламның асылы! Зәкәт—игелекле гамәл, ә теләсә нинди игелекле гамәл—ислам ул. Тәкъвалыкның мәгънәсе хәер бирүдә түгел, ә ярлылыкны бетерүдә Ярлылыкка каршы көрәшүнең башка ысуллары юк икән, димәк, бу очракта хәер бирергә генә кала. Әгәр дә байлыгын башка кешеләрне дә баета икән, бу—игелекле эш, анын максаты зәкәт бирү максаты белән бер үк! Игелекле эш—сәдакага тин. Кеше игелек кылган саен Аллаһ Тәгаләне искә төшерә. “Сезне ахирәт өчен кирәк гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз. Хәтта үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле, алдануыгызны дәвам иттердегез. Юк, алданмагыз, әле дөньяга ышанып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алланганыгызны! [102:1-8]. Ислам өйрәткәнчә, байлык үзмаксат була алмый Пәйгамбәр әйткән 'Әгәр дә кешенең алтын сибелгән бер үзәне булса, ул анын икәү булуын теләячәк, икәү булса—өченчесен Аны ахыр чиктә бер уч туфрак кына тынычландырачак”, "Якыннары ач калган вакытта туйганчы ашый алган кеше динле түгел" Жәмгыять мәнфәгатьләре белән яшәү—хакыйкать юлы Ходай борычлар җыелу, чамадан тыш шәхси байлык һәм ярлылар арту аркасында җимерелүне булдырмый торган икьтисадый система төзергә өндәгән Шуңа күрә ул рибачылыкны кире каккан "Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба. ришвәт алулары һәм кеше малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм яһүдләрнен кафер булганнарына рәнжеткүче газабны әзерләдек" [4:161]. ~ Атгын бозау "га табыну теләсә нинди рәвештә—мал-мөлкәт, күчемле яки күчемсез милек җыюмы; банкларда акчаны хәрәкәтсез яткыра торган счетлар ачумы, тормышында артык муллык булдырумы—барысы да мәҗүсилек “Безнең хәзерге тормышка һәм үзебезнен таш балбалларга (йортлар), тимер потларга (машиналар), кәгазь аллачыкларга (дипломнар, сертификатлар) киткән вакыт, мәхәббәт һәм энергия күләменә карагач,—дип яза Фәрит Исак,—мин җәберлек караңгылыгыннан Муса тарафыннан ирек яктысына чыгарылган израильлеләрнен акылсызлыгына гаҗәпләнмим. Алар белән безнең арада аерымлык шунда гына ки, “Атгын бозау” культына нигез салган Самири беръялгызы һәм беркатлы эш итсә, капитализм һәм табыш җыю идолларын бүген бөтен бер сыйныфлар ясый, анарның бар тормышы теге яки бу рәвештә табыш алу тирәсендә бөтерелә" ' Капиталистлар гына түгел, хәтта руханилар да кайвакыт матди якны рухи яктан ныграк кайгырта Анар ярны түгел. Анарны дәрвишләр дип атап булмый. Нәфесне, матди дөньяны жинү. ана рухият өстәү байлыктан шәхси тормышын өчен түгел, кешеләргә хезмәт итүдә файдалануны күздә тота. Дини тәгълимат китапларын укыганда, өстенә хәзерге заманга берничек тә бәйле булмаган терминнар, чамадан узган схоластика ишелеп төшә Мәхмүт Топташнын “Аллага ышану һәм аның алты нигезе” дигән китабында фәрештәләргә ышануга, аларнын көчләренә, үзенчәлекләренә, бурычларына анализ ясала, фәрсштатәр төркемнәргә бүленә.4 Дин галимнәре компьютерлар һәм телефоннар кулланмый. 1 Суфии Собрание притч и афоризмов - М,. 2002 -С 45 1 Закят - Казань. 2001 С 67 ' ФаридИсак. Быть мусульманнном С 184 * Махмуд Тонган/ Вера в Аллаха н шесть ее осмов -Стамбул, 2000 - С 69 81 бервакытта да самолетларда очмый икән дигән тәэсир кала Алар бу әйберләрнен кем тарафыннан ясалуы һәм бу өлкәдә ислам иллэренен Европа илләре белән конкурентлыкка ничек чыга алулары турында уйланмыйлар Аларнын һәммә сорауга да жаваплары бер—дота укырга кирәк. Самолетлар дога уку аркасында оча диярсең.' Фикъһа аэродинамиканы алыштыра алмый лабаса Бер хәлне ту рында тау-тау китаплар ягалар, ә хәзерге университетларнын нинди булырга тиешлеге, мөселманнарга алга китәр очен нинди фәнни юназешләрне үстерергә кирәклеге турында ләм-мим Дин белгечләре чалбар балагынын озынлыгы темасын җентекләп тикшер.» азалар, ә таманча технологияләр турында бер сут лә әйтмиләр Катлаулы сорауларның барысына да җаваплары бер "Ислам—уи-фикерне дөресләүче иман, йөрәкне пакъландыручы гыйбадәт, җанны сафландыручы әхлак, гаделлекне раслаучы законнар чыгару, тормышны бизәүче традицияләр һәм культура .Азайса ни өчен дөньяда ин артта калган илләр—чын мөселман илләре'7 Самолетларны кем ясарга тиеш? Христианнармы'7 Ислам күп гасырлар буе бик зур территориядә хакимлек иткән, әмма хәлифәләр эчке низаглар аркасында җимерелгәннәр Шу на да карамастан, дин белгечләре монын сәбәпләрен хәзергәчә тыштан эзлиләр башка илләрдәге дошман көчләрне— сионистларны, бөтендөнья христианлыгын һәм капитализмны гаеплиләр Әлеге күренеш хәтта гаҗәп кенә дә түгел Бу—исламныи кешеләргә ни өчен җибәрелгәнен аңламау, исламны» гамәли ягын белмәү Аллаһ Даутка баплык һәм пәйгамбәрлек бирле һәм ана үзе геләгон нәрсәләрне өйрәтте" 12:2511. ягъни Ул ана файдалы белем биргән. Әгәр дөньяви законнар тормышны яхшырак, гаделрәк итәләр, икътисадны көчәйтәләр, ярлылыкны киметәләр икән, димәк, азар Ходайга яраклы Мәгариф системасын үзгәрткән күренекле татар реформаторы Габдулла Буби болай дип язган: "Безнең бурыч бер үк вакытта ике юлдан, рухи һәм матди юнәлешләрдә бару, дини нәрсәләрне лә, доньяви нәрсәләрне лә берьюлы азга ггәрү- Дөньяви нәрсәләр исламга чит түгел Һәм дә Пәйгамбәр тормышына бәйле һәрнәрсәне дә дини дип санарга ярамый Ул. мәсәлән Тсшзәрсгсзнс чистартыгыз".—дигән. Бүген теләсә кайсы габиб кына түгел, хәпа реклама да шул кинәшне тукый. Балалар, сөйләшергә өйрәнгәнче, тешләрен чистарта башлыйлар Пәйгамбәр бик күп гамәли кннәшләр биргән һәм аларнын күбесе мөселман бузу- булмауга карамастан, хәзерге заман кешесе өчен нормага әйләнгән. Мона охшашлы нормаларда, әйтик, чалбар балагы озынлыгында, суны басып яки утырып эчүдә сакал үстерүдә яки үстермәүдә, хижаб киюдә һәм башкаларда бернинди дини төсмер дә юк. болар саф дөньяви нормалар. Ислам, культура буларак, дини н.трсатәрнс дә. доньяви нәрсәләрне дә үз эченә ала Ислам дөньявилыкка каршы тормый. аны кысрыкламый, ана каршы көрәшми, ислам иман һәм белем мәңгелек һәм мизгел, дини институтлар һәм дәүләт, аерым кеше һәм җәмгыять, рухи һәм матди нәрсәләр арасында гармония тудыра. Хәзерге заман цивилизациясе кешеләрдә ашауда һәм спирт 1Ы эчемлекләр эчүдә чама хисе тәрбияли, сыйфатлы ит ашарга һәм гигиена ка1ыйдәзәрен үтәргә кинаш итә. Болар мөселманнарга гына хас билгеләр түгел, алар мөселман өммәте кысаларыннан чыгып, инде күптән гомумкешелск нормаларына әйләнделәр Культуралы теләсә кем аларны үтәп килә Йолалар динле кешене дин тотмаучыдан аеручы билге була алмыйлар Әгәр дә кеше "Аллаһ Тәгаләдән башка тәнрс юк Мөхәммәт Аллаһнын пәйгамбәре** дип әйткән булса, уз динле кеше ә йола һәм гореф-гадәтләр анын дингә ышануын билгеләмиләр, ә бары тик ныгыталар гына