Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЙЛАНА ТАБИГАТЬ...

Чыгыр

 («Якты юраулар» этнографик циклына)

Гаҗәпләнмәс әле беркем, Кем сөйли дип кем турында: Вөҗдан белән сөйләшәмен. Җавап бирәм ыруыма. ...Аратаңда алашаң юк. Ашлыгың юк ындырыңда... Көчкә тотынып торасың Буыннарың чылбырында! Нәселемнең ир затларын Сугыш йотты бит барын да... Тегермән тартмый—канатсыз, Орлык такыр амбарыңда! (Эленеп тора сыңар канат Буыннарым чылбырында!..) Сарыга сарылган җиңги,— Җырлыйм дисә, моңы беткән. Кунасында камыр җәйми,— Җилпучында оны беткән... Җете төсләрен җил алган, Уңасылар уңып беткән... Кузгалмый да тәрәш-каба. Эрлим дисә—йоны беткән. Урак—кыршау, гармун—иске. Күрүгенең тыны беткән! Оябызга ниләр булды. Тузгыттымы шайтан-мәләк? Әнкәй, сине оныткандыр Аралыкта сырлы бәләк?.. Әнкәй, синең уйларыңны Аңласа, бары ул аңлар- Безнең гомерне шаулатып Агы беткән ак самавар!? Матча өрлеге искергән: “Он тарталар" кырмыскалар... Карт тулылым тәсбих тарта: "Гомерең калган бер мыскалга..." Бер Ходайдан игелек сорап. Сузылган кул-тармаклары: "Оҗмахыңнан урын алсын Бу нигезнең әрвахлары!..” ...Онытылган иске кое, Чиләге юк чыгырында... Әллә мин дә соңгы боҗра Буыннарым чылбырында?! II Булмый болай!.. Ничек итеп Уятырга бу Нигезне?.. Ауганнарын торгызабыз. Җыелышып сиплибезме? Әйтерсең лә нидер көтә,— Ишегалды тора тып-тын... Януларын төштә күрә Ягылмаган иске утын... Мин дә менә ниләр көтәм, Уй-киңәшчем юктыр бүтән?.. Ни әйтсен сон "балта ашап" Гомер иткән Иске бүкән?!. Тормышны тергезим дисәң. Карама гомер үткәнгә. Иң беренче, җиңең сызган, Балтаңны чап. дим, бүкәнгә! Морҗабыздан чыксын төтен. Ут кабызыйм учагыма. Шулчак, узган безнең гомер Кайтсын кабат бу чагыма!.. ...Кайный казан. Кайта гомер. Төшә күмер учагыма! Җанланамсың. Иске Нигез, Килче, алыйм кочагыма! Тәрәзәмне ачып куям,— Җилләтәм мин сине. Дөньям!.. Ә Табигать яши... Туган төбәк, көзге урман, сезне Соңлап булсын, сагынып кайттым мин!.. Туйралыгың кайда, ләбентеләр1 , Алтын кишәнкеләр? Тапмыйм мин. Ул Пүчинкә өсте—күксел рәшә. Тәрбелиең нигә боеккан?.. Таулар сабыр, утырып чүгә таулар. Сагыш тама такта кыектан!.. Ә Табигать—яши... Тау битендә йомран яшәп ята, Бәбиләре әле сукырлар... Оясыннан ак дөньяга чыккач, Табигатькә рәхмәт укырлар!.. Балачакның учак урыннары— Кемнәр өчен— Иске чокырлар!. Торналарның бер авазы өчен Җаны белән түләр бу кырлар!.. Басу-кырлар—гамәл дәфтәредәй,— Ни чәчкәнен чыга тишелеп! Яши-яши нәфесе арта гына,— Картаямы шулай Кешелек?! Бәхеткә дә батып үлә мокыт. Дулкын булып килсә ишелеп! Яңа токым шаулап үсә монда. Яшәргәннәр күрше-күләннәр!.. Дәвам итә нәсел: орлыкларын Көздән чәчеп кала үләннәр!.. ...Чалбарыңнан тез башларың чыккан,— И. балачак, ниләр чәчәсең?.. Картлыкнымы? Күптән ашадың шул Яшьлегеңнең соңгы көлчәсен... л әбентел әр-куакның яшь үсентеләре Инде хәзер Кайтып алтын чакка. Минутыңда еллар кичәсең!.. Ә Табигать нихәл? Ә Табигать... яши! Нишләсен!? Уйлана табигать... Уйлана Табигать узган Җәй хакында. И җәйге тупыллар шаулавы якында! Төнге урманда таланган кыз сыман. Чал чәчле ападай, сеңелдәй үз сыман— Ялангач Көз тора тәрәзәм артында. И җәйге тупыллар шаулавы якында!.. Көз берни сорамый, күкләргә ул баккан. Әремнәр шаулатып җил исә төньяктан... Сагынулар күңелдән мөлдерәп түгелде. Иң соңгы яфрактай, җилкетеп күңелне. Ут-песнәк сикерә куакта!.. Әремнәр шаулатып җил нсә төньяктан... Кыштырдый көзге җил саргайган кыякта. Көз берни сорамый, уйларга чумган ул. Агыла офыкка болытлар олавы... Шыгырдый тәгәрмәч, бу Көзнең елавы. Коз китәр төялеп үзе дә еракка!.. Кыштырдый соры җил саргайган кыякта. Көз берни сорамый, сораудан узган ул: "Бәгыренә боз каткан и күксел тугайның!” Бу узган Җәемне мин Сиңа охшатам, Бер янын, бер көеп күңелемне бушатам: "Син килеп чыгарсын, мөгаен... Снн килеп чыгарсың шикелле... бер чаттан Әлегә боз каткан... бәгыренә... тугайның!.. Көзге җыр Син бнт күзалмам инде лә, снн бит күз алмам инде!.. ...Тоткарлыйсы нде Көзне. Көз шул кузгалган инде!.. Аерып та булмас безне: Булмас инде һичбер чаклар безнең ул чаклар сыман!.. Кызыл-комач бу яфраклар көзге учаклар сыман ла. көзге учаклар сыман!.. Бәгыремне бер сүз өзде: “Синсез түзалмам инде лә, синсез түзалмам инде!..” Сине миннән көзләр алыр. ятлар кочаклар сыман, аһ, ятлар кочаклар сыман!.. Шул сүзләрем очты кебек кыр казы канатында шул. кыр казы канатында... Көзләр куенына сеңеп, мин сннс яраттым ла!.. Коз каршында бер ялгызым дөрлим учаклар сыман ла. дөрлим учаклар сыман!.. Сезнең якларга очалмыйм... инде ул яклар... томан... Тере Поэма ...Бер поэмам Синдә яши минем. Шул поэмам ия тылсымга... Табындым мин тере Поэмага. Шул поэмам Синдә булсынга!.. Югары ул гади мәхәббәттән, һәм. соңлаган гыйшык-гашрәдән... Төче мактаулардан. татлы сүздән. Юхалыктан. юк-бар нәрсәдән!.. Мин кәгазьгә төшерә алмыйм утны,— Талантыңнан кабыныр ялкыны... Соңлап килгән илһам. соңгы күкрәү. Соңгы Поэмадай балкыдың! — Чәч дулкының ташлап иңнәреңә. Узып киттең... йөрәк аркылы!.. ...Төнлегемдә йолдыз сакта хәзер. Баш очымда... тып-тын фәрештәм... Бер Поэмам Синдә кала минем... Яшәп йөри... Синең рәвештә! V Сонет Л...ГӘ Шаһит булып торсын Төнге Сирень, Төнге вокзаллар да түгел, Диңгез ярларын да көтми күңел, Җанны баскан йөкне бушатыйк та. Бер яшьлектә кебек, бер картлыкта Йөрәгеңдә очрашыйк без Синең, Шаһит булып торсын Төнге Сирень!.. Күңелнең бер аулак почмагында. Сыенып, хатирәләр кочагына. Кайтыйк әле Язның шул чагына. Утырыйк бер. Үкенеч калмасын... Яшәрсеннәр, яңарсыннар еллар. Бу мизгелне, шатлыгыннан елап һәм. алкышлап. Сирень шауласын!..