Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ ФАСЫЛЛАРЫ КАЙНАМАКТА

“Коммунизмга дип барган шәпкә”, Өзелсен дә китсен әле лепкә! Корыч фундамент дип лаф орулар Уратылган булган черек жепкә! Кара халык эшкә карышмады. Үстерде ул бодай, арыш, тары. Шнгарьләреи чөеп җилгә очты Россиянең күпме алтыннары! Тирән тамырларда сут калырмы, Илнең амбарында кот калырмы? Багып бара торган албастыны Иганәләр генә коткарырмы? Белем кыяларын кимерсәк тә, “Тимер диварлар"ны җимерсәк тә. Шовинизм дигән кара чуан Гел кычытып тора бу терсәктә... “Үткәннәр”не тоташ сагыну бар, “Яңа чор" дип дөрләп кабыну бар. Халыкларны кая таба илтер Демократик битлек ябынулар?— Космосларга, әйе. менгән чакта, Завод-фабрикларны бүлгән чакта? Рашат НИЗАМИ (1950)—шагыйрь, прозаик, публицист: "Йолдыз яңгыры". “Кызыл җәй". Ут һвч Җыр" һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши. Тетри дәүләт—эзсез, бер хәбәрсез Бер кешесе хәтта үлгән чакта... Кече парламентлар хокук сорый. Башларына суксаң—йокымсырый. Берни аңламыйча яшәп ята Йә Машенька шунда, йә Шәмсурый. Горләп кенә бара днсәң эшләр. Буып ала яңа үзгәрешләр: Камчаткадан алып Кавказгача— Забастовка, утлы түнтәрешләр. Киллерларга ирек биргән чакта, "Держава!" дип күкрәк төйгән чакта. Халыкларга татлы Азатлыкны Тамчы-тамчы итеп бүлгән чакта, Россияне Әйе, аңлау мөмкин Фәкать кан һәм күз яшьләре аша... Дөнья урамында уйлану Бар сәгатьләр дөрес йөри бугай. Камиллеккә дөнья ирешкән. Берәүне дә рәнҗетмичә генә Агып ята елга-ннешләр. Дөнья урамына чыктым әле Язарыма азык табарга. Үлчәүләр дә кайчак дөрес үлчи— Кибетләрдә булсын, базарда. Дивардагы авыр маятниклар Уңга-сулга дөрес чайкала. Чал болытлар күпме капламасын. Күктә кояш барыбер сау кала. Миллионнар бәхет эзләп, әнә Таптый илнең такыр идәнен. Менделеев таблицасыдай Шаулап тора тормыш дигәнең. Трамвайлар юлдан дөрес бара Шыгырдатып тимер рельсны. Ә син, кешем, әйтеп бирче менә: Кылган эшең—бар да дөресме? Шахта арты шахта авыл төшә. Шәһәрләрне ташкын су баса. Нишләр идек, илнең лабазында МЧСлар әгәр булмаса! Тагын кайда, нинди шартлау булган? Бюрократлар, зинһар, азмагыз: Фәлән кадәр зыян килде, диеп Суга сәнәк белән язмагыз... Төрмә диварлары чалыш әнә. Чалыш язмыш белән тутыргач. Терәү арты терәү салыйк әйдә, Инде килеп эшкә тотынгач. Илдә бәя күтәрелгән саен Дөреслекнең төшә бәясе. Нинди генә микроүлчәү белән Үлчәргә сон яшәү мәгънәсен? Бар да дөрес бара бугай бездә: Ак-карадан төсләр кабына. Тик нигә соң дөнья урамында Хакыйкатьләр ешрак абына? Күңел яшьлеге Р.гә Мин дөньядан качып китмәк идем, Ә ул—качын бара үземнән... Тәлгәш-тәлгәш энҗе миләш булып Күз яшьләре ага күземнән. Нигә, әнкәй, сагышлы җан итеп Яраткансың мине дөньяга? Еллар аша карыйм: Синең ак яллыгың “Матурлык!" дип һаман чаң кага! Кабереңдә—миләш... Миләш ачы. Ачыттыра кайчак күңелне. Без яшәгән саен яшәрәбез, Әллә картаябыз түгелме? Кеше булып яшәү җиңел түгел. Мең кат үләм, мең кат тереләм: Яки чәчәк булам буразнада, Кирәк икән—гади бер үлән. Кырларымны бик еш сагынамын, Сагына булыр мине дә күкчәчәк. Үләм икән, минем белән бергә Ярты дөнья җирдә үләчәк... Шундый яратабыз сине, тормыш. Килми синнән, килми китәсе. Бар бит әле бәхет капкасыннан Шаулап-гөрләп бергә үтәсе. Сыналу Хәтеремдә: Көзге бозлар көзге кебек... Кырпак карлар бәгыремне өзде кебек. Чәчрәп кердем шул бозларның уртасына. Таза дисең, әмма ләкин ул да—сына! Көзге бозлар, ни әйтсәң дә, чыртлап тора. Ничә адым атлавыңны чутлап тора. Аяк асты чатыр-чотыр чәрдәкләнә— Яшькелт сулар алда әнә көтеп тора. Язгы сулар хәтеремә төшә минем. Туган ягым—карлы-бозлы Мишә минем. Ургып-ургып ташу төшә басулардан. Калын бозлар сәфәр көтеп тәмам арган. Бала чакның саф акылы хәтерле шул, Язгы бозлар, ни әйтсәң дә. мәкерле шул: Ул. пышылдап, кинәт кенә ярыладыр. Чоңгыл булып чабуына сарыладыр. Тормышның да фасыллары кайнамакта. Тайгак бозлар безне һаман сынамакта. Әй. син, язмыш, дөрес итеп атлар өчен Без бәндәңә мәдәт бирче—шундай чакта! Араннарда күрдем моңсу атны, Шомырт кара ялы—катлы-катлы. Нинди сагыш урап алган аны, Керфек йомар микән таңга чаклы? Моңсу кызны күрдем тын бакчада, Атлап йөрешләре бигрәк садә! Дидем: шөкеранә, югалмас бу Хәсрәт чоңгылына эләксә дә. Бакчы моңсу сулар агышына: Тәңкә-тәңкә төсләр алышына. Күпме тылсым сыйган балыкларның Суны чупылдаткан тавышына. Кояш нурлары, әй. бәйрәм итә Җиһан өстәлендә корып табын. Күктә таган атына алсу кояш. Күргәнем юк аның моңсу чагын. Син һәм мин Калдырдым да трамвайлар шавын. Ялгызлыкка бүген ашыгам. Кочак җәеп әнә тын бакчадан Көз йөгереп чыга каршыма. Учларыма сары яфрак ята. Тоям күктә серле моң барын. Аһ. алтын көз! Якын сердәш сыман Син җилкәмә салдың кулларың. Әй. сөйгән яр! Син дә мине шулай Каршылаган идең бүлмәңдә. Яфрак төсле учларыңны кыстым Бусагаңнан атлап кергәндә. Катлаулы соң сөю баскычлары: Анда—шатлык, сагыш, гарасат. Якты көз бит, беләм. Синең сыман Дәшми генә китеп барачак... Яшьлекнең бер көне Күзләреңдә таң сурәте. Анда вакыт кабатлана. Ул керфекләр!.. Әйтерсең лә Карлыгачлар канат кага. Күзләреңдә көн яктысы, Анда нурлар тулышкандыр. Сине матур итәр өчен Бар табигать тырышкандыр. Күзләреңдә кояш байый, Нәрсә булды сиңа кинәт? Ачы сөю тәлгәшләрен Татыгансың бүген, димәк...