Логотип Казан Утлары
Роман

КЫЛДАН НӘЗЕК, КЫЛЫЧТАН ҮТКЕН

Аязның соңгы ноктасын үзе куеп матбугатка тапшырырга өлгерә алмаган /юманы 1988 елдан бирле аның эш өстәлендә ята бирде Шул еллардан бирле байтак кына күләмле әсәрләр тәмамлады ул. Мәсәлән. Якуб Зәнкиемнең “Иртеш таңнары "романын әдәби яктан эшкәртергә, үзенең "Йәгез, бер дога'' романын Кыздан нәзек, кылычтан үткен " романыннан соң яза башлап та. соңгы нокталарын куярга өлгергән. Ә бу әсәренә тагын да күбрәк материаллар ту планын дәвам иткән 1994 елның август аенда аны инсульт "дусты" килеп кочаклап алды Аннан соң да әле ул байтак кына күләмле әсәрләр язды, әмма ләкин романга тотына алмады Мин аңа Ник язмыйсың инде бу романыңны? " дип сорау да биреп караганым булды Ул аны 1997 елда Зәйдә яшәгәндә яңадан эшләргә керешеп тә карады, ләкин гел ук тәмамларга насыйп булмагандыр шул "Карчык, мин бу әсәрне бик тирән мәгънәле әсәр булыр дип өметләнәм, савыгып җитү белән язып бетерермен ",—диде Соңгы айларда Аязның бу романын кулыма алып елый-елый укып утырдым да "Никадәрле гыйбрәтле вакыйгалар, мәгънәле фикер ләре бар ич бу әсәрнең ".—дип. "Казан утлары журналына тәкъдим итәргә булдым Аның өстәлендә язылып ятучы әсәрләрен тикшереп укып йөри торган гадәтем булмаганга, һаман язу өстәлендә ятканга күрә аңа вакытында минем дә кул тимәгәндер шул! Журнал укучылар күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА 13 июль. 2003 сл К еше гомерендә еш кабатлана торган очраклы хәлләрнең, гомер азагына килеп житкәндә. акыл белән жентекләп тәфсилләгәндә бер дә очраклы булып чыкмаганына ышана гына барасын. Алар кешенең табигатенә, холкына, омтылышларына турыдан-туры бәйләнгән булалар икән Асаф Сәхиповичны истә-оста югында Югарыга чакырып алдылар да N районына командировкага барып кайтырга тәкъдим иттеләр. Башкарырга тиешле эше бик гади һәм җинел булса да. Асаф Сәхиповичның йөрәге дерт итеп куйды. N районы хезмәт ияләренә байрак тапшыруны ялга барып кайту дип кенә атасан дап ярый. Барасын, күз өстендә каш буласын, халыкны тантана үзәгеннән торып күзәтәсен. Соңгы вакытта саулыкка туймый башлаган, алтмышка якынаеп килә торган министрның беразга гына өеннән югалып торуы зыянга түгел иде. Ни әйтсән дә гаилә синнән, син гаиләдән ялыга башлыйсың Йорәгенен дерт итеп алуынын җитди сәбәбе болар түгел иде, әлбәттә N районы белән чиктәш авылда анын яшьлек мәхәббәте, озак еллар сөйгән, гомере буе табынган Гөлсинәсе яши иде. Алар бик күп вакытлардан бирле бер-берсен сагынышып яшәсәләр дә, сонгы өч-дүрт елда күрешкәннәре юк. Ул якларга барып чыгарга туры килмәде диярлек, атап Голсинә янына барып керә алмыйсын. Башкалада, ишле халык арасында халык күзенә кадалып йормәсән дә, авыл жирендә министр кадәр министрнын һәр адымы, һәр төчкергәне мәгълүм, ниятләп берәр яры юлга чыксан үзеңнән күп алда хәбәрен барып җитә... Дөрес, N районы үзәгеннән Голсинә яшәгән авылга йөз чакрымнар барасы була, әмма хәзерге заманда йоз чакрым арамыни?. Выжлап барып җитәсең. Гөлсинә яшәгән авыл әллә кайчан тарала башлаган иде. хәзер юньле-башлы кешесе дә калмагандыр, машинаны ындыр артына ук килеп җиткән урманда калдырасын да, миләш, балан куаклары белән чуарланган үзән буйлап туп-туры авылга барып керәсең... Гөлсинә шул авылда фельдшер булып эшли, авыл читендәге өйдә яши. Ялгыз бер әбидә фатирда тора Әби исән микән инде? Элекке килүендә дә бик сыкранып, зарлана-зарлана гына урыныннан кузгала иде... Алай да сак булу зыян итмәс. Асаф Сәхипович белән Гөлсинә арасын авылда да, районнарда да белгән кешеләр бар, яшьрәк чакта, әле министр кәнәфиен биләгәнче, ул Гөлсинәне урман аланнарында: ышыкта үтә торган яшерен мәҗлесләргә дә алып баргалый торган иде. Дөрес, утырдашларының күбесе хәзер Татарстанда юк. калганнары да, сонгы еллардагы җилләр тигәч, теләр-теләмәс булса да урыннарын алыштырдылар.. Гөлсинә сылу, чибәр, ирләрне котырта торган матурлык белән өретелгән зат иде. Ул чагында Асаф Сәхипович мактанырга ярата иде әле. Хатыны—Суфия ханым, Асаф Сәхиповичнын N районына барасын белгәч, әдәп өчен генә. «Бәлки берочтан әтиләргә дә кереп чыгарсын?»— дип сорады. Асаф Сәхиповичнын әтисе, ялгыз Сәхип карт, N районыннан ерак түгел авылда яши иде. Байтактан күренгәне юк, хат та язмый. Зәкиевләрнең үзләренен дә кайтканы юк иде Асаф хатынына карап алды да. шулай ук әдәп өчен генә: «Вакыт сыйдырса карарбыз »,—дип кенә куйды. Алар бу хакта сүзне озайтып тормадылар. Суфия ханым иренең әткәсе Сәхип картны килен булып төшкәннән бирле яратмый, аны санга сукмый, иренен шундый гади нәселдән булуы белән хурлана иде. Министр булып расланганнан бирле Асаф та туган йорты белән араны өзде диярлек, хат язмый, посылка салмый, кайтырга да ашыкмый... Район үзәгендә тантана артык шау-шулы булмаса да, күңелле генә узды, район җитәкчеләре Асаф Сәхиповичка рәхмәт укыдылар, аны «шушы төбәкнең патриоты» дип атадылар. Әле район җитәкчеләренең карамагыннан ычкынып бетмәгән, карурман уртасында, күл янына салынган йортка дәштеләр, ләкин Асаф Сәхипович кырт кисте. Шунда, ашханәгә кереп кенә, аннан-моннан капкаладылар. Асаф Сәхипович Гөлсинә янына ашыга иде, тынычлыгы югалган, ашау дәрте дә кимегән иде. Шулай да, район җитәкчесе, шоферга күз кысып, анын кулына олы гына төргәк тапшырып өлгерде. Торгәкне күрсә дә күрде Асаф Сәхипович. күрмәсә дә күрде. Шофер тәҗрибәле, күпне күргән Тәлгать торгәкне урнаштырганда анда өч шешә эчемлек, башка вак-төякләр барлыгын абайлап, тамагын кырып куйды. Мондый бүләкләрдән Тәлгатьнең дә өлешсез калганы юк иде әле моңарчы. Район үзәгеннән кичкә кырын чыктылар. Кыстасалар да кунарга калмады. Беренчедән. Гөлсинә янына кереп өлгерергә, анын янынан да ярты төндә юлга чыгарга һәм иртәнге сигездә Асаф Сәхипович пристаньда катерда булырга тиеш Мәскәү кунагын базыкка алып чыгу ана һәм тагын берничә иптәшкә йөкләнгән иде. Дөрес. Мәскәү кунагы Асафлар министрлыгына килмәгән, әмма аның атаклы балыкчы булуы остенә, аш-су тирәсендә осталыгын да күздә тотып, җитәкчеләр кунак кабул итүдә аның да булуын мәслихәт тапканнар иде. Ул бу бурычны сөенеп кабул итте Юлга чыкканда анын икеләнүләре бетмәгән иде әле. әмма Мда булган тантаналар, анын исеменә яуган тоташ рәхмәтләр Асаф Сәхиповичны яшәртеп җибәрделәр, ул Гөлсинәсенә бармыйча кайта алмаслыгын сизенде. Инде төнне юлда үткәрә икән, түзәр, ул машинада рәхәтләнеп йокларга гадәтләнгән һәм Тәлгатькә үзеннән дә ныграк ышана. Тачгать Татарстан юлларын һәм хуҗасының гадәтләрен биш бармагы кебек белә, ял иттереп ачып барачак та, иртәнге алтыларда ачып та кайтачак... Кунак иртәнге поезд белән килеп төшсә Асаф Сәхипович аны каршыларга да, бачыкка ачып барырга да өлгерәчәк. Кайчан тагын җае чыга да, кайчан Гөлсинәне күрә ала әле ул?.. N районыннан чыгам дигәндә генә юл икегә аерыла, сулдагысы Гөлсинәләр ягына китә, ундагысы—Казанга. Юл чатына җитәрәк Тәлгать машинаны акрынайтты һәм каршыдагы көзгедән хуҗасының йөзен күзәтә башлады. Асаф Сәхипович кулын авыр гына күтәреп: —Сулга,—диде. Тәлгать машинаны тизләтеп сулга борды һәм Асаф Сәхипович җинел сулап куйды. Аз гына булса да ул тормыш ыгы-зыгысыннан онытылып торачак, ял итәчәк. Тантана тавышы колагыннан чыга төшкәч, азрак тынычлангач, ул аз гына черем итеп алды. Гомере буе сагаеп өйрәнгән кеше бер секунд эчендә йокыга да китә ала. ул үзен шулай өйрәткән, тоннен теләсә кайсы вакытында телефон тавышына уяна һәм көч җыйган була... Бу юлы озаграк йокланган ахрысы, ул уянганда машина агачлар арасына кереп туктаган, тирә-як тып-тын, машинаның ачык ишегеннән салкынча, рәхәт һава агыла иде. Ул тиз-тиз машинадан чыкты һәм мотор тирәсендә кайнашкан Тәлгатькә карады. —Әллә машина белән генә илтимме?—дип сорады Тәлгать. —Юк,—диде —Моннан ерак түгел ич,—диде Асаф урман авызы яктылыгын чамалап. —Төенчекне аласызмы? —Юк... Ә анда нәрсә бар? —Ин кирәге бар шикелле. Асаф Сәхипович иртәнге хәлләрне чамалап башын какты һәм китәргә җыенды. —Плащ алыгыз,—диде Тәлгать. Ул күккә карады: караңгылык өстәп урман өстендәге күктә болытлар куера башлаган иде. Ул плащын иңенә салып, буш кулы белән генә, сукмактан чыклы үләннәргә чыкмаска тырышып, авыл ягына карап китте. «Озак торырсызмы?»—дип сорарга теләде зирәк Тәлгать, сорамады, хуҗасы кызыксынганны яратмый иде. Өйдәме Гөлсинә, сау-сәламәтме, Асаф Сәхиповичны кабул итәргә ризамы, әзерме? Юлаучы бөтенләй алар турында уйламады. Ул Гөлсинәнең үзенеке, бары тик үзенеке генә икәнлегенә шул кадәр ышанган иде ки, ул сукмак уртасыннан барганда яшь хатыннын кайнар кочагы, эре башлы тыгыз күкрәкләре, йомшак куллары хакында гына уйлады... Ул авылга барып кергәндә караңгы шактый куерган, баш очындагы сәрәпәләнеп торган болытлар шактый тыгызланганнар иде. Җил юк, ник бер яфрак селкенсен. Ә баш очына күтәрелеп карасаң, болытларның хәрәкәтен, ишелеп-ишелеп акканын күрәсең. Асаф Сәхиповичнын күкрәгенә күптән татылмаган шикләнү, шом керә башлады. Кереп тормыйча гына борылып китәргәме әллә, дип уйлады. Ләкин зарыгу аны тагын алга атлатты. Бер минуттан ул Гөлсинә яши торган йортка барып җитте. Тагын да өшәнгән, тагын да мескенләнгән йортнын урам якка караган тәрәзәләренең икесендә ут бар иде. Тыгыз томаланган пәрдәдә кемнеңдер шәүләсе дә уйнап алды. Ишек бикле түгел иде. Ул тимер тоткага ябышып чак кына тукталып торды, күнеленен түрендә икеләнүле катыш борчылу, борчылуга өстәп шик килде, гомерен ана багышлаган, яшьлеген, сафлыгын аңа биргән хатыннын ике елдан сон, инде онытылып барырга вакыт җиткәндә ишеген кагып, хатирәләрне янартып ни алып килә ул?.. Ничек каршылар аны Гөлсинә?.. Кызганычка каршы. Гөлсинә өйдә булмады, ул әлерәк кенә мунчага киткән икән. Әбкәсе—Мәрфуга карчык, танырга теләп Асафннын йөзенә якынаеп кына күзләрен тырыштырып карап таныгач, таныганын сиздермәде, сажынча, әдәп белән генә: —Уз, кунак. Көтәсеңме, китәсеңме?—дип сорады. Мондый турылыкны әллә кайчан оныткан министр бераз дәшмичә утырды да: —Көтим инде,—дип сүз кузгатты. Карчык ир-атсыз йортның ятимлеген, кызганычлыгын, мунчалары юклыгын, авылда кеше катмавын. Гөлсинәне район үзәгенә чакыруларын беркемгә дә карамыйча гына, берәүгә дә адресламыйча гына тешсез уртларын чапылдата-чапылдата сөйләп бирде. «Район үзәгенә чакырдылар», дигәч, ак төшкән сул күзен дә тутырып кунакка карады, тел төбендә нидер ятканлыгын сиздерде. Өстәлдән ерак та түгел урындыктагы электр самоварына су тутырып куйган иде, кунакның тиз генә чыгып китәргә җыенмавын чамалап, ул электр җәпләкәсен куш тишеккә тыкты. Ул Асаф Сәхиповичны күргәч үк таныды, сөенмәде, эченнән генә: «тагын каян килеп чыкты инде карачкы!» дип уйлады. Асаф Сәхиповичнын күңелендә ниндидер җылылык уянса да карчык ачылып китмәде... Көтеп утыра торгач аның килеп кергәндәге кыюлыгы кимеде, карчыкның сүзсез генә табын хәстәрләп йөрүе, самоварның гөрелдәп кайнап чыгуы, анын инде шактыйдан бирле утыруын күрсәтә иде. Гөлсинә соң гына кайтты, Асаф Сәхиповичны күргәч гаҗәпләнмәде, куе сызылган кашлары гына чак кына өскә күтәрелеп куйды, ул кунак белән ике куллап күреште, кече якка кереп әбкәсе белән пышылдашып нидер сөйләшеп алды, моннан ары Мәрфуга карчык бу якка чыкмады. Көттереп кенә, кече якта чәчен аралап тараган, өйчә җыйнак кына зәнгәрсу күлмәк кигән Гөлсинә килеп чыкты, бу як хуш ис белән тулды. Гөлсинәнең янаклары алсуланып яна, иреннәре тулышып ниндидер бик мөһим хәбәр китергән шикелле, бер-берсенә аерылмаска ябышканнар иде. Гөлсинә каш астыннан бер-ике тапкыр карап алды да сүзсез генә чәй ясарга тотынды. —Нихәлләр сон, Гөлсинә?.. —Күргәнегезчә. Үзен ни хәлләрдә, Асаф? —Картаябыз. Менә алтмышка барып җитәргә исәп. —Күптән күренгәнен юк. —Эш күплектән гаҗизмен... Ул, хатынына рапорт биргән сыман, кыска-кыска гына җансыз җөмләләр белән эш күплегеннән, заманның катлаулы булуыннан зарланып алды. Сүз ялганмады диярлек, Гөлсинә элекке кебек күтәрелеп кабынмады, чәйне суыта- суыта, теләр-теләмәс кенә эчтеләр. Чәй урынын аннан-моннан җыештырып, табынны шакмаклы ашъялкыч белән япканнан соң. Гөлсинә инөстенә яулыгын салды. Асаф Сәхиповичка да кузгалырга бик вакыт иде. Чыктылар. Болытлар тагын да аска салынганнар ахрысы, төн кап-караңгы иде. Алар, калтырап торган баскычтан төшмичә, ишек борысының ике ягына икесе сөялделәр. —Синең бездә икәнлегенне кергәнче үк белдем,—диде Гөлсинә. —Ничек белден? —Әнә тегендә, ындыр башында машина күзе яктырып алды. Асаф Сәхипович башта Тәлгатьне ачуланырга уйлаган иде, эченнән генә сокланды «Тон караңгы, сукмак чалыш-молыш», килеп җитеп дөрес эшләгән дип шоферның зирәклегенә сокланды... Ул сул кулы белән Гөлсинәне кочакларга теләде, тик хатын беркем дә үпкәләмәслек итеп кенә, анын кулын җайлап кына кире этәрде. — Кирәкми. Асаф! —Мин сине сагындым, Гөлсинә. —Болар бит сүзләр... Сүзләр генә! Җаваплы урында утырган кешеләр, җитәкчеләр сүзләрнең кадерен югалталар, алар сүзнен чынлыгын да. анын эченә ниләр сыйганны да белмиләр... «Сагындым» дигән сүзнең ни аңлатканын беләсеңмени инде син? —Ә син? —Мин белү генә түгел, елдан-ел ачыграк, татлырак итеп тоям. —Ничек?! «Тынлап тормасыннар», дигән кебек Голсинә караңгы ишеккә карап алды, Асафны култыклап баскычтан тоште. «Кая алып бара икән инде мине?» дип уйлады кунак өметләнеп. Урамга чыккач Гөлсинә нәкъ баягы кебек итеп, Асафны бер якка бастырып, үзе икенче якка сөялеп калды. —Хатын-кызнын өметләнә торган чагы чикле Мин сине гомерем буе яраттым, беләсең. Тугры булдым, ни көтсәң шуны алдын. Бер чакта да син минеке булырсың, кавышырбыз дип уйламадым, икеләнмәдем, газапланып яшәмәдем. Менә хәзер иллегә җитеп килгәндә, мин яшьлегемне сагынам!.. Нинди бәхетле булганмын мин! Азга да куана белгәнмен, бер күрешү бәхете еллар дәвамында мине канатландырып яшәткән.. Тик яшьлек тә, мин сөйгән кеше дә инде артта, еракта казган Килгәнсең—исем китмәде, күрештек—шаккатмадым, китәсең—җанымның бер тамыры да борчылмый... Димәк, гомер үткән инде. Киләчәк белән яшәп булмый, ул юк дәрәҗәсендә, ә үткәннәр мәңгегә хәтердә калыр... Син хәзер яңа кеше, Асаф, ят кеше. —Килдем ич, күрәсең, үзгәрмәгәнмен. —Сина да бу чор җитәр, син дә үткәннәр белән яши башларсың. Әле син хәзер тәхеттә, тәхеттән тирә-як та, үткәннәр дә күренмидер дип беләм. —Синең хөкем чыгаруыңмы бу миңа? —Юк,—дип көлемсерәде Голсинә —Бу минем үткәннәрем белән хушлашуым. Кызганыч, аларны берәүгә дә сөйләп калдырып булмый. Синең белән дә уртаклашып булмый аларны. —Нигә? —Син минем мәхәббәтемнең бәясен белмәдең, белә дә алмадың... Сагынуларым сагышлы түгел иде минем, ялгызлыгымда да бәхетле идем, андый җаннар да була икән! Ләкин хәзер үтенеп сорыйм: килмә минем янга янадан!. Әңгәмәнең сәер булуы өстенә уен түгеллеген дә аңлады Асаф Сәхипович, һәм нәрсә әйтергә белмичә аптырап сүздән туктады, әгәр тон чак кына яктырак булса Голсинә анын кызарганын күрер иде. Гөлсинә бу очрашуга әзер түгел иде. Ул күптәннән Асафны көтми башлаган иде, сирәк-сирәк кенә Асаф Зәкиевнен, министрнын катылыгы, танымаслык үзгәрүе турында хәбәрләр анын сак колагына да килеп ирешкәли иде. Кемнәрдер Казанга бара, нидер ишетә, шул кемнәрдер белән район үзәгендә күрешкәндә, күңелсез хәбәрләр аңа да килеп ирешкәли иде... Гөлсинә белән басып торып сөйләшмәгәннәренә бик күптән икән инде Асафнын. очрашуга ул аны комсызланып караватка өнди торган иде, аңа күп сөйләшеп торырга җай да калдырмый иде Бүген ул капка баганасына сөялеп шактый басып торды, бер якка да килешә алмадылар: Гөлсинә бүген сынмады, каушамады, үгет-нәсихәтләргә бирешмәде... Тәлгать бик сирәк кенә кече фонарьларын сирпетеп билге биреп куя иде, шундый мизгелнең берсендә Асаф машинаның кайда туктаганын чамалап алды, мунчадан кайтуын көтеп тә шактый вакыт үткән иде, хәзер Гөлсинәнең хөкемен тынлый-тынлый да күп кенә басып торылды. Басып торып өйрәнмәгән Асаф Сәхипович тез тирәләре авыртканын сизенеп күнеле белән кабалана башлады. Кайтып җитәргә кирәк ич ана! Иртәгә аңа аерата мөһим, аерата катлаулы эш йөкләнгән! Болаи гына, коры сүз белән генә ташлап китәргә дә унайсыз: инде Гөлсинә белән дә арасы тәмам өзелә икән, кем белән кала бу дөньяда Асаф?! Гөлсинә исенә төшкән минутларда анын күнеленә күптән онытылган җылылык инә иде ич!.. Шулай да китәргә бик вакыт иде, дегет кебек куерган тома караңгылыктан бер уч нур сузылып чыкты да ялт кына сүнде. Бу Тәлгать билге бирә, ашыктыра!. Кайтып җитәргә кирәклеген ул да чамалый!.. Бәлки ул бүген Гөлсинә янына тәнен сагынып түгел, болай гына, нидер сизенеп килгәндер?.. Машинаның арткы утыргычына кереп таралып утыргач та ул тиз генә исен җыеп сүз әйтә алмады, бераз ял иткәч иелеп чалбар балакларын капшап карады, шуннан соң гына: —Киттек!—дип эндәште. Юлны зарыккан машина Тәлгатьнең тәкатьсез боерыгына буйсынып алга ыргылды, фаралардан кабаланып чыккан ут көлтәләре юлны, юлнын ике ягына салынган кап-кара агачларны яктырталар, тар, урман юлын капшап табып янадан-яна сурәтләр шәиләтеп алга агыла торалар. Урман чыккач та сулда кечкенә генә авыл булырга тиеш. Асаф тырышыптырышып караса да авыл утларын эзләп таба атмады. Сәгатенә карарга теләгән иде, карамады, барыбер хәзер һәммәсе дә Тәлгать кулында. Асаф белде ни вакытның күпме икәнен, белмәде ни—бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Ул машинада йөреп гадәтләнгән формасына кайтты, сул кулын утыргыч өстенә сузды да, эшләпәсен янына куеп беләгенә ятты, йокымсырады. Йокы белән өн арасында ул Гөлсинә турында уйлады. Нишләргә? Ничек анын язмышын үзгәртергә мөмкин? Япа-ялгызы, гомере бушка үткән, ә ул ник бер сүз белән аны гаепләсен дә, күз карашы белән әрләсен... Нинди ипле анын фикерләре, сүзләре йомшак, кулларыннан бигрәк сүзләре иркәлиләр... Әгәр аны Казанга чакырып алсан? Бер, яисә ике елда квартир мәсьәләсен дә хәл итәргә булыр иде. Ялгыз хатынга күпме кирәк' Бер бүлмә бик җиткән... Һәм ул кемнәр аша, кемнәр ярдәмендә, ничек итеп бер бүлмәле квартир алу турында уйлый башлады Моннан ике-оч ел элек кенә булса. Ул чагында бер түгел, өч бүлмәлесен алу да җиңел иде, ә хәзер. Шәфыйковны урыныннан алдылар. Никитинны утыртып ук куйдылар Нинди ышанычлы, туры егетләр иде! Ярты сүз җитә иде аларга, ярты сүз! «Асаф Сәхипович!» дип килеп җитәләр иде. «Асаф Сәхипович та Асаф Сәхипович!». Нигә Гөлсинә турында бүтәнчәрәк, менә бүгенге кебек итеп уйламаган ул моңарчы?! Ялгыз хатынны тинтерәтеп, интектереп, гомере буена ялгызлыкта тотты... Әнкәсе белән икесенә бер бүлмәле квартир да бик җиткән иде ләбаса... Дөресен әйткәндә, Гөлсинә анын ин сонгы, иң актыккы мәхәббәте ләбаса! Дөрес, яшьрәк илгәзәк хатыннар Асаф Сәхиповичны игътибарсыз калдырмыйлар, сүз белән дә, күз белән дә ана ярарга тырышалар, аулак мизгелләрдә елышалар да. Ләкин Асаф Сәхипович җүләр түгел, хатын-кызларнын ана түгел, дәрәҗәсенә тартылганын ул бик яхшы аңлый. Министр кирәк аларга, министр сөяркәсе булу кирәк, ахирәтләре алдында «менә мин анын белән!..» дип булганыбулмаганын болгатып мактанырга кирәк... Ә Гөлсинә... Тулып-тулышып, тәмле исләре белән җанны котыртып әнә генә басып тора, янәшәдә, капка баганасында... Ул уянып китте. Машина туктаган, ишек ачык һәм Тәлгать каядыр киткән иде. Ул ашыгып кына машинадан чыкты, күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгылыкта юлдан алгарак киткән Тәлгатьне шәйләде. —Ни булды?—дип сорады ул кырыс кына һәм үз кырыслыгыннан үзе читенсенеп китте, Гөлсинә турында уйлап килә-килә күңеле нечкәргән иде Асаф Сәхиповичнын. —Чама белән күпергә җитәргә тиеш идек, Асаф Сәхипович,—диде борчылулы тавыш белән Тәлгать.—Юк та юк... Әллә борылышны үтеп киткәнбез инде. —Синен ялгышканын юк иде,—диде ул мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып. —Ашыкканда адашырсың да!—дип куйды Тәлгать һаман як-ягына каранып. Иренеп кенә кайдадыр еракта күк гөрселдәде, офыкны иңләп, болытларны дәһшәтле төсләргә манып яшен уйнады. Асаф Сәхипович борчылуын, күкрәгенә тула башлаган салкынны Тәлгатькә сиздермәскә тырышты, хәзер аны талкымаска гына кирәк, егет сыналган, тәҗрибәле, бер-бер әмәлен табар — Бераз барып карыйк әле,—диде Тәлгать ишекне нык кына ябып. Асаф Сәхипович күнегелгән позасын алса да йокымсырый алмады, ул нидер табарга өметләнгән кебек, күзләрен салкын тәрәзәгә терәп бара башлады. Янгыр тамчылары тәрәзәгә сыланып аны тәмам сукырайттылар. Ничек күрә аттандыр, бераздан Тәлгать кычкырып җибәрде: —Дөрес барабыз икән. Асаф Сәхипович! Әнә, әнә! Берни күрмәсә дә Асаф Тәлгать ишарәләгән сул якка йотылып карады. —Машинатар бәрелешеп монда биш кеше һатак булган иде, әнә, шуларга куелган ташны үттек... Кемнеңдер вакытсыз әжәле дә кайчагында ярдәмгә килә бит дигән сәер уй Асафнын башына килде. Ул: —Кайтып җитәбезме? Өлгерәбезме?—дип сорады. —Аптекадагы кебек булыр, Асаф Сәхипович.—диде Тәлгать күңеллеләнеп. Ул да якшәмбе көнне, хуҗасын тиешле урыннарга илтеп кайтканнан сон. хатыны белән баҗасына кунакка кайтырга планлаштырып, сөйләшеп, килешеп килгән иде. Сонга калу аның өчен дә файдага түгел түгелен, ләкин нишләмәк кирәк, «убыр упкан табылмас—пәри суккан сау булмас»,—дигәннәр ич өлкәннәр. Нәрсә упканны һич аңларлык түгел иде бу очракта. Баҗасы өч тапкыр чакырып, Асаф Сәхипович аркасында өчесендә дә бара алмадылар. —Тиздән асфальтка чыгабыз,—диде ул, машинасы гадәттән тыш сикереп куеп, Асаф Сәхипович башы белән түбәгә бәрелеп куйганнан соң... Асаф Сәхипович бер халәттән икенче халәткә җинел күчәргә гадәтләнгән иде. Җитәкче эштә озак эшләгән кешеләр шуна гадәтләнәләр, характерлары тормыш законнарына яраклаша. Әгәр Асаф Сәхипович үзен өлкә комитетына, Министрлар Советына яки Верховный Советка чакырып күпме шелтә ишеткәнен санаса... Дөрес, макталган чаклары да була, мәгәр, җитәкче кешегә шелтә күбрәк эләгә. Бигрәк тә сонгы айларда... Аннан югарырак җитәкчеләр дә яна заман таләпләренә яраклашырга өлгерә алмыйлар, гомер буе килгән законнарны бозу, бигрәк тә алыштырып яңаларын эхләп табу кыен, җитәкчеләр эш күрсәтер өчен үзләренә буйсынганнарны җәфалап тәм табалар. Алар эзләнә, эзләнгән саен түбәнге баскычтагыларга кыенгарак килә. Җитәкчеләр юл күрсәтергә тиеш, ә алар үзләре дә ул юлны белмиләр... Әнә Тәлгать белә! Мәетләр өстенә куелган таш та аның өчен маяк! Янгыр сизелерлек көчәйде, тәгәрмәчләр астыннан су чәчрәп-чәчрәп чыкты, еракта яшен уйнады. «Августта да яшен яшьни!» дип уйлады Асаф һәм үзенә ике елдан алтмыш туласын уйлады... Фикере тагын Гөлсинәгә әйләнеп кайтты... Ява икән, шәп Машина эзләрен юып бетерер, аның бу төндә бу районга кергәнен дә, Гөлсинә янына кагылуын да беркем белергә тиеш түгел. Серне янгыр ярдәмендә күмеп тә калдырырга теләде Асаф. Яхшылыкка булдымы анын Гөлсинәне күреп чыгуы, ямангамы?.. Илле сигез яшьтә үзен кылган гамәлләрнең мәгънәсенә тиз генә дөрес бәя бирү кыен, күпмедер вакыт узарга тиеш, шул арада гына, алдагы көннәрне кушып кына адымнарның турылыгын яки ялгышлыгын дөрес бәяләп була... Ашыкмаска кирәк... Шулай да, нидер эшләргә, Гөлсинәгә ярдәм итәргә иде... Ничек итеп? Ул тагын йокымсырады Йокымсырады һәм дерт итеп уянып китте, машина каядыр стенага бәрелгән кебек кинәт туктады. Асаф берни аңламыйча башта як-ягына һәм алга карады. Тәлгать тә алга карап, ниндидер сәер позада, ике кулы белән чытырдап ябышып, алга иелә төшеп текәлгән иде. Мотор тавышсыз диярлек эшли, димәк, машина төзек... Асаф Сәхипович шунда гына үзләренен күпергә килеп кергәнен һәм күпер өстендә фаралар яктысында дүрт кешенен шәүләсен күреп алды. Шәүләләр ут яктысыннан сакланып куллары белән күзләрен каплаганнарда ипләп кенә, бер сафка тезелеп машинага таба киләләр. Тәлгать күзе белән нидер эзләгән төсле каранып Асаф Сәхиповичка дәште: —Исерекләр ахрысы... Күпер... Бу күпер таныш Асаф Сәхиповичка... Совмин председателенең урынбасары Котин белән бергәләп ачканнар иде бу күперне. Моннан олы юлга ерак та түгел инде. —Нишлибез, Асаф Сәхипович? —Тыңлап карыйк, нигә туктатканнар алар безне. —Әллә борылабызмы?.. —Кая борыласын ди монда? Дамба читендә бетон баганалар... —Әллә араларына бәреп керикме?.. Яхшылыкка килмиләр болар!.. Яңгыр сүрелә тошкән, алай да аның сыек пәрдәсе якынлашып килгән гәүдәләрне озынайтып күрсәтә, егетләр шуны аңлаган кебек, тәэсир кочен арттырырга, машинадагыларны куркытырга теләп кулларын як-якка чайкыйлар, чайкалалар һәм каршыга дүрт җил тегермәне килгән кебек бер манзара хасил итәләр иде. Тәлгать кулына монтировка тотты һәм борылмыйча гына: —Исерекләр болар... Әллә чыгып урабызмы? Мин өчесен алам,—диде. Асаф Сәхиповичның мие яңгырап китте, уйлар язгы боз кебек бер-берсен кысрыклап тоташ чылбыр булып актылар. Юлда скандал? Дөрес. Тәлгать кинәт һөҗүм иткәндә оч егетне дә юлдан алып ыргытачак, бокс буенча беренче разряд. Асаф Сәхипович та ахыр чиктә бер егет белән бер вакытка кадәр алыша алачак, искәрмәстән һөҗүм иткәндә... Егетләрне алып ыргыталар да машинага юл ачалар. Ыргыта алмасалар, егетләрнең берсе машина астына килеп керсә? Шау-шуы бөтен дөньяга таралачак. Асаф Сәхиповичка болай да чокыр казучылар күп. Нишләп бу юлга килеп кергән ул? Ин хәтәре әнә шул инде! Нишләп моннан кайта ул? Уравычтан юл туры, дип шаяртыр иде, уравычы ике йөз чакрым... Озак уйлап торырга да, икеләнергә дә ара юк иде, ул машина ишеген ачты да йомшак, ләкин шактый кырыс кына дәште: —Нигә юлны бүләсез, егетләр?! Егетләрнең берсе (хәзер аларнын чыннан да унсигез-егерме яшьлек егетләр икәне) ап-ачык күренә иде, алгарак чыкты, машинаның ачык ишегенә иелде. Асаф Сәхиповичның борынына сасы перегар исе килеп бөркелде. — Бүләбез икән, кирәк,—диде ул оятсызларча хихылдап. —Әй, начальник,—диде икенче егет анын янына килеп басып. Егетләрнең икесе чайкала-чайкала машина алдына килеп басты. Берсе капот өстенә менеп утырырга теләде, таеп китеп егылды, икенчесе кул биреп ана торырга булышты, әмма алар урыннарыннан китмәделәр. — Нәрсә кирәк сезгә? — Безгәме?—Икенче кул хәрәкәте белән машина ишегенә иелгән егетне читкәрәк тибәрде һәм якынрак килде.—Сез безне Сәлмән авылына илтеп куясыз! Егетләрнең соравын ишеткәч Асаф әз генә тынычланган кебек булды, вакытны сузып җавап әзерләр өчен: —Нинди Сәлмән ул тагын?—дип сорады. — Моннан утыз-кырык чакрымда.—диде Тәлгать, тимерне кулыннан ычкындырып, тирләгән учын чүпрәккә сортә-сөртә. —Кая. кырык булсын? Күп булса—утыз биш!—диде егет — Булмый, егетләр, без болай да соңга калабыз. —Бу без монда соңга калабыз! Минем чибәрем яши анда. Менә егетләрне күрсәтергә алып барам —Бүтән вакытта барырсыз, егетләр, тоткарламагыз безне. Егет тавышына сүрән катылык керде, ул, машинага керергә омтылып, Асафның ишеккә куйган кулын читкә кагып җибәрде. — Бүген! Һәм хәзер үк! Син, начальник, бәхәсләшеп торма! Барыбер илтәсең. Без шулай әйттек и все! Сәлмән авылында чибәрем барлыгын менә болар күрергә тиеш... —Егетләр,—дип сүз катты Тәлгать үз урыныннан —Шау-шу кубарып торунын файдасы юк. Без командировкадан кайтып китәбез.. Ул арада капотка менәргә маташкан егет пычрак кулларын юл читеннән умырып алган үләнгә сөртә-сөртә килеп җитте дә, егетләрнең икесен ике якка аерып Асафның алдына ауды Асаф җирәнеп артка чигенгән арада эчкә кереп тә утырды Анын бөтен җиреннән, чыланган курткасыннан. 7. .К. У.» >» 1 чалбарларыннан пычрак су ага башлады, су тиз арада Асаф янына барып та җитте. Ул таган да эчкәрәк тартылды һәм егетләрнең икенчесе дә машина эченә төшеп сенде. .Алдагы егет иптәшләренең берәм-берәм кереп утыруларын күреп монда таба килә башлады, шул минутта Тәлгать газ бирде, машинада икәү, тегеләр хәзер чәчелеп калачак, бераз киткәч боларын да дөмбәсләп төшереп калдырып булыр, ике кеше дүртәү түгел инде. Ул арада машинада утырганнарның берсе елтыр пычагын чыгарды һәм Асафның корсагына китереп терәде. —Тукта, Тәлгать, ашыкма.—диде Асаф саңгырау гына. Эш уеннан узган, хәзер сабырлыкны жыеп, бөтен акылны җыеп, эчә- эчә күпчеп беткән егетләр белән арадашлык табасы калган иде. —Нәрсәдән бәхәсләштегез сон сез?—дип сорады Асаф —Анысы синен эш түгел. —Син безне илтеп ташла инде! —Андагы юлларны беләм,—диде Тәлгать.—Лай да пычрак, илтеп кайтырга ике сәгать вакыт кирәк булачак. —Шым бул, шеф!—диде егетләрнең берсе, тимер йодырыгы белән машинаның өстен төеп —Шым булмасаң, күрерсең күрмәгәнеңне. Тәлгатьнең егетлегенә көч килде, ул хуҗасына ярым борылып: —Төрмә сагынганнар алар, баланда сагынганнар!—дип кычкырды. Бәхәсләшеп ни файда, Асаф Сәхипович машинаның икенче як ишеген ачып җиргә басты һәм үз янәшәсенә кереп сеңгән пычрак киемле егетне чакырды: —Чык әле монда! Егетне бераз читкәрәк алып китте һәм: —Менә нәрсә, егет, күрәм, сезгә җитеп бетмәгән. Болай итик, мин сезгә хәзер ике ярты бирәм, ә сез безне үткәреп җибәрәсез. Ахыры сезнең өчен күңелле булмас, тоткарламагыз!.. Егетнең авызы ерылды: —Яртыларыңны алабыз, безнен авыл җирендә хәзер аны таба алмассың, мәгәр үткәреп җибәрмибез. Бәхәсләшеп торганчы кузгалсак, ярты юлны үтә идек инде. Асаф үзенең хата җибәргәнен аңлады, аракы турында сүз кузгатырга кирәкми иде. егетләрнең эчемлек сүзен ишеткәч ашказаннары котырынып өстәмә сорый башлады. Шешәләрнең икесен түгел, өчесен дә чыгарырга туры килде. Асаф шунда күпер астында көтеп калды, Тәлгать эченнән генә каргана-каргана, көч-хәл белән машинасын борып егетләрне төяп утыртып алар кушкан якка китте. Егетләр машинага кереп тулдылар да шаркылдап көлә-көлә бер-берсенен җилкәсен тимер йодрыклары белән төйделәр. Асаф сөзәк җирдән тая-тая аска төште, күпер астына керде Монда коры, әмма үтәли җил йөри иде. Асафның мондый хәлдә калганы бик күптәннән юк иде, ул үзен дөньяның кендеге үк дип санамаса да, «тигез җирдә бер түмгәк, тибеп аудара алмассың» дигән ышаныч белән яши иде... Әле ничә сәгать элек кенә ул Казаннан килгән рәсми вәкил, министр, тантана үзәгендә күкрәк киереп басып тора иде. Әйтерсең лә, алдынгылыкка чыккан район хезмәтчәннәренә ин зур өлешне ул үзе керткән!.. Дөрес, байрак алырга җыелган халык элекке еллардагы кебек тоташ алкышларга күмеп ташламады, арада күпләрнең кул чапмауларын, президиумда утырганнар белән күзләре очрашса, тубән карауларын, кемнеңдер һич читенсенмичә залдан чыгып ук китүләрен күрде, ләкин мондый вак-төякләр генә Асафнын кәефен кыра алмадылар. Ул дөньяны учында тота торган төркем вәкиле, район хуҗалары анын һәр сүзен йотып, сеңдереп кенә баралар, һәр күз карашыннан вәкилгә лаек тирән мәгънә, анын үзен тотышыннан күркәмлек сыйфатлары эзлиләр иде. Нинди көнгә төште? . Хатын-кыз аркасында гынамы бу? Гөлсинә хакына эшләндеме бу тоташ ялгышлар?.. Хатын-кыз теләсә Казанда да таба ала иде ич Асаф Сәхипович! Нигә ашкынды ул? Нигә бүген, илле сигез яше тулып ашканда Гөлсинәне күрергә теләде. Анын тәнен зарыкты дисән. андый уй Асафның уенда да булмады. Хатынның каен себеркесе исе китеп тә бетмәгән кайнар кулларына кагылгач кына беразга нәфесе уянды да. тынды Ни эзләде ул күптәннән күрешмәгән, хат алышмаган, бер-берсенә ят булып барган хатыннан? Нинди уй китерде аны монда бүген?! Гөлсинәгә булган игьтибарсызлыгымы? Кеше алтмышка җиткәндә үткәннәргә ешрак кайта, кылган яхшылыклары турында түгел, кылган гөнаһлары, ялгышлары турында уйлый дип ишеткәне бар иде. Якын дусты, алтмыш бергә чыккач та бер көндә йөрәге ярылып үлгән Локман Шакиров, алтмыш тулгач: «Алтмышка җиткән кеше бүтән измерениеләрдә яши башлый, аны анлау читен, анлату тагын да авыррак», дип көлгән иде. Нинди измерениедә булды икән Локман? Әллә әнә шул. алтмышка якынаю авырлыгы китердеме аны Гөлсинә янына? Жанына җылылык эзләп килдеме?.. Гөлсинә дә аны күргәч сәерсенеп. югалып һәм юашланып калды түгелме? . Димәк, ул да анын юклыгына ризалашкан, аның юклыгына күнегә башлаган булган да Асаф хәбәр итмичә- нитмичә карурманнан чыккан качкын кебек анын төнге ишеген каккач сискәнеп китте Ул Асафның үтә куркак икәнен белә иде. Асаф анын белән очрашкан чакларда гел бер сүзне кабатлый иде: «Сакла син мине. Гөлсинә, әгәр син безнен дуслыкның дәвамлы булуын теләсән, сакла!» Саклады Гөлсинә, гайбәтен таратмады, чакырган җиренә кушканнан элек килеп аны көтте... Беркемгә күз салмады, беркемгә! Хатынына ышанмый иде Асаф Сәхипович. Гөлсинәсенә ышана иде.. Үзенен ник килгәнен ачыклап бетермәгән Асаф Гөлсинәнең ни уйлап калганын белми дә белми иде.. Менә ул да хәзер йокыга китә алмыйча кинәт ябырылган борчулар арасында тырпылдап, жаны белән тәне талашканын тынлап ятадыр.. «Ни тартып кайтарды аны бүген шушы якларга? Куркак, куркак. . Иртәгә иртүк ул Казанда булырга тиеш иде. анын бик җаваплы, авыр бурычны төгәл башкарасы бар иде. Шуны ап-ачык аңлаган хәлдә ул тәвәккәлләп шушы юлга төште... Бәхетсез юлга!»—дип эчтән сүгенде Асаф Сәхипович. «Бәрәкәтсез юлга!» Үзен-үзе тынычландырырга да тырышып карады ул. Мәскәү кунагын кабул итү эше анын белән берничә мәртәбәләр сыналган дуслары катнашында башкарылачак бит. Ничек алар аны бу очракта йолып кала атмаслар икән? .. Яңгыр йомшады, әмма жил көчәйде, ул күпер баганалары арасыннан сызгырып керде дә Асафны төрле яктан тентеп-капшап сызгырды, анын тәнендәге сош ы җылыны умырып алып чыгып китте. Кайчандыр көймәләр йоргән инеш, хәзер юаш кына сызык булып, тонык ялтырап һаман ага, яңгыр да аңа коч ости алмаган, әллә югары якта яңгырлар бөтенләй юкмы?. Ул машинасын талап алган егетләр турында да, Тәлгатьнең ризасызлыгы хакында да уйламады, анын күз алдында корсагына терәлгән үткер, озын пычак булды. Әгәр ана кадаган булсалар9 Яраласалар? Яки үтерсәләр? Тәлгать ни дип аңлатыр иде икән? Гомумән, Тәлгать белән бик яхшылап сөйләшәсе булыр Хәзер егетләргә Асафның кемлеген ычкындырмаса яратырсың. Егетләр машина номерына күз төшермәсләр, күзләре бик тонган. юлда эчеп барсалар Тәлгатькә дә әлләни сүз куша алмаганнардыр. Ана бүген ипләп кенә, тавышсыз-тынсыз гына бу районнан чыгып ычкынырга кирәк иде Тәлгать шактый озак торып, машинасын пычракка манчып, әмма зарсыз- сүзсез әйләнеп кайтты. Машинаны бу хәлдә асфальтка азып чыгарлык түгел иде. мыштым елгадан кара су ташып машинаны ныклап юдылар —Миңа шалтыраттылармы?—диде ул керә-керешкә. Хатын аңа җентекләп карады, ждвап бирергә ашыкмады, плащын салдырып алып чойгә элде. Эшләпәсенә кунган пычракларны күреп башын чайкады. — Шалтыраттылар. Үзе ике тапкыр сорады. Асаф Сәхиповичнын тәне эсселе-суыклы булып китте —Үзе-е? Хәзер ахыры хәерле булсын дип теләргә генә кала. Хатыны һаман аңа төпченеп карап тора иде. — Нигә азай озакладыгыз? Әти янына кереп чыктыңмы әллә? —Анда да кагылдым.—диде Асаф таркау гына. —Ни хәлдә соң? -Ни хәлдә дип... Чирләштерә икән. Районнан врач чакырттым, тоткарландым. Кайтышлый янгырга эләктек, машина батып, аны трактор белән тартып чыгарып. Асаф Сәхипович җавапларны хатынына бирсә дә асылда күңеле аша хужалар белән сөйләшә, алар алдында аклана иде. Жавап бик җитди, топле һәм ялгышсыз булырга тиеш. Әти—козырь! Хуҗа кеше ата-анасына үтә игътибарлы булган, семьячыл кеше, мәсьәлә шактый катлаулы булса да бу очракта Асаф Сәхиповичны кичерер, ана кинә сакламас... Димәк, агасы янына кагылган, аны чирләп ятканда ташлап китә алмаган, шулай, шулай.. Ул тиз генә дуигга юынып чыкты да. көзге каршысына басып кырынырга кереште. —Тагын берәү шалтыратты... —Кем ул? —Авылдашын. Жәгүр дидеме... —Нинди Жәгүр? Хатыннын сүзе ана бер дә ошамады. «Үзе» эзләде дигәнгә караганда да бу сүз аны тирәнрәк борчыды, чөнки хәзер туган яктан килгән һәр кеше анын оста корылган планнарын сүтеп ташлау ихтималы бар иде. Кырынып бетергәч, исе китмәгән кыяфәт белән генә: —Кайда тукталган ул? —Гостиницада бугай.. Әллә түгелме? Кирәк дип санамагач мин төпченеп тормадым. Жәгүр икәнен дә, авылдашы икәнен дә ул үзе әйтте. Бу зур бәла, җайсызлык иде... Асаф Сәхипович «авылда булдым-, дип торганда гына Жәгүр килеп керсә?! Дорес. ул бәлки авылдан күптән чыккандыр Алай да. авыл белән арасы бөтенләйгә өзелгән дип санаганга, Асаф Сәхипович ул яктан беркемне көтми, күрергә, күрешергә теләми иде... Нигә төпченә бүген Суфия? Нигә: "Жәгүрне оныттыңмыни?” дип сорый. Онытмады Жәгүрне Асаф Сәхипович. күптән онытылган дип уйланган кешеләр, әле шушы соңгы ике елда гына яңадан күңелгә кайтып, үзләре белән ниндидер канәгатьсезлек, борчылу алып килделәр. Жәгүр шуларнын берсе иде... Үз улы Эдуардка карый да яшьлеге исенә төшә. Яшьлегенә ияреп бик күп кирәксез вакыйгалар: авыл, сугыш еллары, сугыштан сонгы авыр вакытлар. Зәйдә яшәгән чаклар искә төшә. Нигә ул күнелсез. кадерсез чаклар күнелдә саклана икән? Кемгә кирәк? Сонгы ике елда Асафнын хәтере саега башлады. Кешенең ми күзәнәкләре санаулы гына икәнен, шул күзәнәкләргә бик күп чүп-чар кунып мәнгелеккә катып калганнын анлый Асаф, шуңа күрә эченнән генә зарланып ала: «Теге юк-барлар күзәнәкләрдән ычкынып, ачылып калсалар, күп нәрсәләрдән бушаныр идем», дип куя.. Гөлсинә, анын фатир хуҗасы Мәрфуга апа тынган, ипләнгән җанын бер актарып ташласалар «Жәгүр» исеме ана өстәмә гамь китерде. Хафа уты камап алды Асафны. Төп борчылу Жәгүрнен авылыннан килүендә генә түгел, эш шунда иде ки. Акъюл авылында Асафнын әтисе яши иде. Моннан биш ел элек күкрәк бакасыннан әнкәсе вафат булгач Асаф авылга кайтып әнкәсен җирләде дә әтисен үз янына чакырды Күңеленнән генә «килмәсә ярар иде!» дигән кебегрәк итеп чакырды. Аралары өзелгәнгә байтак иде инде.Сәхип абый, әле үз көчендә йореп торган кеше, улының күзенә карамаска тырышып кына: —Ярар. улым, рәхмәт. Карт агачны күчереп утыртыр өчен әлләничаклы тамырын кузгатырга кирәк. Аннан сон тернәкләнеп китәме, янарамы ул. белүе кыен. Әз-мәз яшәп карыйм әле. Инде һич торырлык хәлем калмаса карап карармын.— диде. Анын килергә исәбе юклыгын белгәч Асаф ныграк кыстап та каралы. Карт, йомшак кына рәхмәт әйтеп, карышты, авылда калды... Хат язышмыйлар, авылда туган-тумача юк. агай-энеләре дә ялгыз калган картка игътибарны киметтеләр. -Әти янында булдым, кагылып чыктым, хасталанып тора»,—диде Асаф Суфияга . Асаф очны-очка ялгарга тырышып караса да ялганмады, нидер чуалды, буталды, һәм чуалчык мизгелдә арага Жәгүр килеп керсә. Ни калган инде ана? Өй телефонын каян алган диген? Хәер. Сәхип карт биргәндер. Жәгүр- нен Казанга барасын ишеткәч «белеш хәлләрен, нишләп яталар икән?» дигәндер... Алай да сак булырга кирәк, өйдән чыгып китәргә ярамый. Суфияга туры килеп сирәк тешләре арасыннан кирәкмәгәнне ычкындырмасын. Асаф кабинетына кереп китап караштырган булды, телевизор тоташтырды. уйлары әйләнеп-тулганып әзгә генә китеп тордылар да тагын Гөлсинәгә, авылларга, юлларга. Жәгүргә әйләнеп кайттылар. Ул биш бүлмәнен бишесе дә яңгырарлык итеп төчкереп җибәрде. Бер төчкерде, ике. төчкерүе хәтәр анын. тыймыйча төчкереп жибәрсә түшәмгә эленгән люстралар зынлап куя. Кухня ягында нидер әвәләп маташкан Суфия ишекне ачып карады —Салкын тидергәнсең син. Асаф,—диде. Асаф эндәшмәде. Хатыны ишектән югалгач, шкафын ачып аннан кыйммәтле француз коньягы тартып чыгарды һәм бәллүр чәркәнен күзеннән тутырып эчеп җибәрде. Эчте, тагын Жәгүр искә төште. . Асаф әле беркем дә түгел иде. өйләнмәгән, яна-яна тәпи басарга маташкан чагы. Яна Бистәдә Вилдан абзыйларда фатирда яшәп ята. акчасын ким түлисе дип мехкомбинатнын сасысын исни. Ашказаны авырып Жәгүр Казанга килеп төште дә. Асафны эзләп тапты. Асаф үзенен фатирының хөртилегеннән дә. ат җигеп ашханәдә вак-төяк йомыш үтәүче Вилданның хәчтерүш кеше булуыннан да. эш урынынын да телгә алып мактанырлыгы юклыгыннан да үтә гарьләнеп Жәгүрне чыраен сытып кына каршылады. Үткән-сүткәнгә аракы куярга ашыкмаган кеше, ичмасам бу ягы шәп булсын дип аракы алып кайтып Жәгүрне түренә утыртты. Асаф ашаганда үтә комагай, бер тотынса ике куллап, ун бармагын ялый-ялый ашый торган иде. Утыралар икәү, өстәлгә шешә кунды, күз туярлык кына ризык килде. Асаф чәркәләргә аракы тутырды да: «Исән булыйк!* дип эчеп куйды. Ә Жәгүр утыра чәркәгә күз дә салмыйча, ипләп кенә хәл белешә, тормыш хәлләрен сораша, заманына күрә шактый саллы сораулар да ычкындыра. Кыстый Асаф. «Әйдә эчеп җибәр!» дип уйнаклаган була. Ә Жәгүр ашыкмый, ипләп кенә, түрә булып түрдә утыра, өч-дүрт тапкыр кыстагач кына. «Ярый инде, аш булсын, рәхмәт!» дип чәркәне алды да кабаланмыйча уртлап куйды. Үзен шундый ипле, олысымак тота керәшен баласы Жәгүр. Асафтан калды. Ризыкны да олылап, хөрмәт белән вак кына каба, ашыкмыйча гына чәйни, ара-тирә хуҗага да рәхмәт әйтергә онытмый Каян килгән ана шундый итагать? Карангы авылдан чыккан мокыт ләбаса ул! Очлы-кырлы гына җидене тәмамлап колхозда шомарып кына аз-маз кеше арасына кергән адәм. Яшьлек дусты турында сызланып уйланды Асаф, ул арада Суфия пәрәмәч пешереп өлгертте. Асафны ашарга чакырды. Суфиясының чакыруыннан канәгатьлек алып, анын янына юнәлүдән элек ул шкафны тагын ачты, рәттән бер-бер артлы ике чәркә коньяк эчте, коньяк кан юллары буйлап китте, хәтерне сүндереп, зиһенне җиңеләйтеп йөри башлады. Ул ашаганда тагын оч-дүрт тапкыр нык кына төчкереп җибәрде Суфия белән алар мондый вакытта да бик аз сөйләшәләр, аш янында гому мән тып-тын утыралар, иренә ни кирәген Суфия сорамаса да белә, ашау чиратын бозмый. Асаф аштан сон рәхмәт әйтеп тормый, кабинетына уза. шунда өстенә дөя ионыннан тукылган плед ябынып, йомшак диванда чак кына черем итеп ала. Ятыр алдыннан телефонны диванга якынрак китереп куя. уянгач та әүвәл шунда сүз сала: «Шалтырап, ишетмичә йоклап калмадыммы?* Министрларга ял көннәрендә дә телефоннан тынычлык кж. Бүген телефон үч иткәндәй тып-тын утырды, Жәгүр кичке караңгы тошә башлаганда, Асаф Сәхипович тәмам гаҗиз булганда гына шалтыраттьг жәгүр, гадәтенчә, хәл-әхвәл сорашты, «өйдәгеләр ничек?» дип куйды. Соңыннан гына. Асаф Сәхиповичнын коры тавышыннан уйларын сизгән кебек. «Мин монда гостиницага урнаштым. Әллә килеп чыгасынмы? Сиңа әйтә торган сүзләр бар иде»,—диде. —Телефонннан гына булмыймы? Жәгүр тиз генә жавап бирмәде, трубкада нидер озак кына кыштырдады. —Юк Син килеп чык әле. Теге чакта. Яна Бистәдә сыйлаган идең, хәзер минем чират, яртым да бар. Бер сөйләшеп утырыйк әле. Асаф «нинди сәбәп табып баш тартыйм икән9 «—дип газапланып уйлап торган арада трубка тагын җанланды: —Безгә әбәзәтелне күрешергә кирәк,—диде Жәгүр —Өйгә килеп чык.—дип ычкындырды Асаф Сәхипович. —Юк. өйгә бармыйм. Үзен монда кил, гостиницага... «Министрга теләсә кем янына, гостиница кебек җирләргә барып йөрергә ярамаганын белмисеңме әллә?»—дип чак ычкындырмады Асаф. Ул арада Жәгүр тагын да кискенрәк тавыш белән: —Асаф Сәхипович, уйнар өчен чакырмыйм ләбаса... Бер күрешик, гәпләшик. Бәлки берәр хакыйкатькә барып чыгарбыз... «Әһә, бәла-каза килгән икән егеткә, күптән шуны әйтсәң сон!» дип уйлады Асаф. —Болай итик алайса. Син хәзер тимер юл вокзалына тош. Яна бинада билет кассалары янында мине көт. Озакламый мин дә барып җитәрмен. Тәлгатьне бимазалап тормады Асаф. Электричкага утырып йөрергә ярамаса да (ыбыр-чыбыр халык дәрәҗәне төшерә), Жәгүр дә булгач, болай, кеше рәтеннән генә барырга булды. Анын җыенганын, плащын иңенә салганын күреп Суфия килеп чыкты. —Чирле килеш кая җыенасың син? Мин сиңа компресс куярга әзерләнеп йөрим,—диде. —Жәгүр шалтырата. Аннан болай гына котылып булмас. Дачага алып барыйм да шунда куныйк инде без. Тәжел генә эш чыкса Тәлгатьне табып җибәрерсең. Инде ашыгыч эш булмаса ул мине алырга кич кенә килер, үзе белә. Киенеп беткәч кенә, сонгы сәгатьләрдә шактый яраланган күнсленә шик килде, ул Гөлсинә янына барып кайту белән Жәгүрнен килүендә ниндидер бер ялгау күрде. Онытылып беткән кеше тик торганда «бик күрәсе килә!» дип шалтырата икән, юкка түгел. Эзләүчесе Жәгүр генә булса да, эзәрлекләнүчесе Асаф Сәхипович Зәкиев ич аның, министр! Ул башта Жәгүрне танымады. Картайган, таушалган, элек тә озын муены аркан юанлыгы гына калган, кап-кара яргаланган куллары гел тамырлардан гына тора дип уйларсың. Муены, яңаклары чуен кебек кап-кара булса да, өр-яна күлмәгенең кин камыт булып торган якасыннан ап-ак сөйкемсез муены күренеп-күренеп китә. Кулы буш иде. Җыерчыклар эченә вакытсыз чумган кап-кара күзләре генә элеккедәй елтырап, ягымлы карыйлар. Кайтарылыбрак торган яргаланган иреннәренә китмәскә елмаю кунган. Ул корычтай ике кулы белән Асафның итләч бармакларын эләктереп алмаса, валлаһи, кырыеннан үтеп китәсе икән. Вагонда кеше әлләни булмаса да алар өч кешелек урынга кысылышып утырдылар, өченче кеше яман таза иде, Асаф Сәхипович та җайлашкач Жәгүргә урын калмады да диярлек. Ул ярым утырып, ярым асылынып, ягымлы күзләре белән яшьтәшенә, авылдашына йотылып карап барды. Сүзләр өзек-өзек иде. Асаф сорады, Жәгүр һәр сүзенә сөенеч өстәп, нигәдер куанып җавап биреп барды. —Бабай булдыңмы инде? —һи, әллә кайчан! Внучканы кияүгә биреп йөри идем дә... —Үзең ни хәлдә? —Әйбәт, әйбәт! Тик менә... —Тынычлыкмы? —Тәртип, тәртип! Тәртип тә... Бу сүзләр тоташтыра торган әңгәмә түгел иде. Бер-ике чакрымга Асаф бер сорау биреп куя да, Жәгүрнен ымын, ишарәләрен күрми дә калып тәрәзәгә, тәрәзә артындагы мең тапкыр күренеп калган манзарага карый. Жәгүрнен «Идем дә... «, «тик менә», «тәртип тә» дигән тәмамланып бетмәгән сүзләренә ул бөтенләй дикъкать итмәде Поезд гадәттәгедән озаграк барды, Юдинога җитәрәк борылышта озак кына туктап торды, аз санлы пассажирлар иренеп кенә төштеләр, тимер юл аша Идел ягына чыга алмыйча байтак кына көтеп тордылар. Алар Асаф Сәхиповичнын дачасына күз бәйләнгәндә генә барып элгәштеләр. Кеше аз, күрше-күләндә жан әсәре күренми, гадәттә йөгереп килеп житә торган Валентин да юк, хужанын юклыгын белдереп ачыккан этләре генә һау- һаулап алалар. —Караңгы димәсәң, бакчаны караштыра тор. Мин капкалап алырга берәр нәрсә әзерләрмен. Жәгүр бик теләп риза булды. Бераздан анын бакча буйлап сокланып йөргәне һәм шаккатып тел шартлатканы ишетелә башлады. Чәй кайнап чыгар-чыкмаста Асаф кунакны табынга чакырды, консервалар ачты. —Ай-Һай шәп икән бакчаң, Асаф! Бу кадәр шонныкны үзегез карап бетерәсезме дигәндәй?.. —Төрле чак була. Асаф табын өстенә күз йөгертеп чыкты да саран елмаеп: —Бакчада эчемлек юк икән,—дип куйды. — Нинди эчемлек? Кирәкми! Очрашуны бозмыйк әле. . Сүз дә Жәгүрнен соңгы ишарәсе дә һавада эленеп калды, куллар ризыкка үрелде, Асаф «кабаланып ашама, ашыкма», дип үз-үзенә беркетсә дә анын көчле, юан бармаклары арасында тавык сөякләре шыгыр-шыгыр чәрдәкләнделәр. —Кармак таяклары күрдем, әллә балыкка йөрисен инде? —Мин шул балык тотканда гына ял итсәм итәм дә! Форсат чыкканнан файдаланып Асаф үзенең бер дә вакыты юклыгын, көне-төне эштә булуын, ял көннәрендә дә телефонның өзмәс шалтыратылып торуын, Казан белән районнар арасында бер янса, Мәскәү белән Казан арасында икенче януын, эшенен зурлыгын, җаваплылыгын шактый озын итеп сөйләп, аңлатып бирде. Үзенен урынбасарларыннан зарланды, кемнәрнедер исемнәрен атап «эшлексезләр, бушбугазлар, заманны алламыйлар»,— дип зарланды. «Тинтәк имгәкләрне үзебез үстердек, бездән сон килә торган буын чистый ялкау булып чыкты,»—диде Жәгүр аны кызганып, анын саулыгы өчен борчылып. Быел Болгарияга ялга да бара алмавына исе китеп, «әй-һәй-һәй күрә синең башлар!» дип һаман ана теләктәшлек күрсәтүен сиздереп башын кагып утырды —Ә без. . Безнең андый зар-мон юк! Ял дип... авыл эше үзе ял инде ул, авыл жире үзе дача... Анын күтәренке сүзләре, бер сәгать тә ял күрмәгән куллары, бирчәеп буртайган бармаклары, суырылып кергән корсагы, аркан юанлыгы гына калган муены белән килешеп үк бетмәсә дә Асаф аны-моны әйтеп, жөпләп яки кире кагып тормады, күз ачып-йомганчы салкын тавыкны бөкләп тә куйды Жәгүр һаман шул икән әле, меже-меже утырды, кашык очына гына эләктереп консервадагы балыкны капты, мактады, тәмләп чәйнәде, онытылып беткәч кенә тагын ризыкка үрелде Чәй эчтеләр, шунысы гажәп, озак очрашмый торган кешеләр, гадәттә, бер-берсеннән элеккеге таныш сыйфатларны эзлиләр, хәзерендә үхтәренен кем булуларын сөйләп бирәләр дә, якынаерга тырышалар, ә болар, икесе тин сөйләшкән саен бер-берсеннән ерагаерга тырышалар иде. Дөрес. Жәгүр бер тиенгә кирәге булмаган сүзләрне өзеп, әңгәмәне бер юлга алып керергә тырышып карый: үзенен тик кенә йөрмәгәнен, авылда да кырык эш кыры лып ятканын, курмы әзерләнмәгән, утын китертелмәгән, ихаталары каралмаган дип нык кына зарланып аласы да килә. Ләкин бу тап-таза. күз кабаклары май басып салынган, корсагы түгәрәкләнеп килә торган, ятсынылган. сәер кешенен бер җай белән генә олысымак кыланып фикерне гел кирәкмәс якка алып керүен сизенеп, сүздә читенсенеп утырды Бер генә ягы да үзгәрмәгән иде яшьтәшенен—һаман да тамакка таза икән. Һаман да ризыкны авылча ике куллап ала да ботарларга керешә икән. Шуны сизенепме Асаф кулын чиста ап-ак тастымалга сөртте дә. иренен учы белән сыпырып алды. Бусы да яшьлектән килгән гадәте. Бүтәнчә танырлык та түгел иде Асаф. —Балыкка да йөрим диген... Ишек катына чүгәләп тәмәке тартырга керешкән Жәгүр шулай дип куйды. —Йөргәлим, вакыт җиткереп кенә булмый. —Ә менә минем шушы яшемә җитеп көймәгә утырганым да юк. —Теләсәң, мин сине иртәгә балыкка атып керәм. Жәгүр тәмәкесен сул учына кысып яшьтәше янына килеп җитте һәм ун кулы белән иненә берне кундырды. —Чынмы?! Сак кына кагылса да сизде, Асафнын иңбашлары салынмаган, тыгызлап тутырылган кебек нык, көчле иде Шулай итеп Асаф яшьлек дустына Иделне дә күрсәтеп мактанырга җай чыгуга куанып ризалаштылар. Сабан туе җилләре исә башлагач чабышкы атларның талаклары тавышланып, уртларга тотына. Диндар картлар намаз вакыты җиткәнен уч төпләре кычытудан сизәләр. Базыкка барырга ниятләп яткан ирләр дә шулай, алар керфекләре йомылып, буыннары таралып та өлгерми, дерт итеп уяналар, чап-чап басып идәндә йөриләр, бертуктаусыз тәрәзәгә һәм сәгатькә карыйлар, салкын суны чүмеч белән шопырдатып эчәләр. Мондый чакта министрын да, Акъюл авылынын буасыннан елга бер мәртәбә кәрәкә белән ташбаш тоткан Жәгүрен дә бер Ә-ә, сугыш беткән елда, дәдәләре белән барып Ирнә елгасыннан җәтмә белән балык сөзгәннәр иде, беләк буе кызылканатларны каптырганнар иде. Жәгүр бу кадерле истәлеген сөйләргә дип авызын ачкан иде. Асафнын дөнья янгыратып, тәрәзә пыялаларын кыймылдатып гырлап җибәрүен ишетеп иренен тешләде. . Иртән ут кебек чәйне кабалана-кабалана эчтеләр. Тәҗрибәле балыкчы Асафта Жәгүргә чалбар да, өс киемнәре дә табылды. Тик нигәдер чалбарлар билдә бик киң, пиджаклар мул иде. Жәгүр алар арасына кереп кенә чумды. Билен яхшы каеш белән буып җибәргәч ул көлеп куйды... Агачларның тут йөгергән, саргая башлаган яфракларына эленгән, йортлар арасында ак җилкәннәр булып киерелеп йөзгән аксыл томан толымнары яр буена килеп җиткәч тагын да куергандай булды. Биткә дым сарылды, кулдагы кармак сапларына чык кунды. —Томан!—диде сокланып һәм исе китеп Жәгүр —Ай-Һай куе томан. —Кояш күтәрелә башласа тарала ул,—диде Асаф Сәхипович яшьлек дусты алдында кыюлыгын күрсәтергә теләгәндәй, үзе шикләнеп кенә култык буйлап арлы-бирле йөреп килде. Иделнен атаклы балыкчысы Федор Степановичның үзенә охшаган дәү, көчле көймәсе дә монда. Тыйнак, басынкы Зиннур әкәнен көймәсе дә вак камышлар арасына кереп поскан. Әйберләрне ашыкмыйча гына урнаштырдылар, кузгалдылар. Кулына корал кергән солдатка бүтән торле җан инә дигәндәй, машина руленә, моторлы көймә койрыгына утырган ир-атта да шундый ук үзгәреш сизелә. Асаф Сәхипович моторга көчле газ биреп, ян-якларда су чәчрәтеп, артта су кайнатып көймәне алга өндәде Барасы юл таныш, йөз мәртәбә анда барылган да, йөз тапкыр борылып кайтылган, күз йомып та барып таба ала Асаф Сәхипович Моркваш күлен Көн ачык чакта ул Олы күл янындагы утрауны бизәп торган ике талга турылар иде, әле тан яралмаган булса аръяктагы VIларга карап юлны габар иде. бүген дә каушарлык-куркырлык түгел, көймә койрыгы ышанычлы кулларда. Кеимә эскәмиясенә утырган Жәгүр томанны кулы белән сөзеп карый, юеш учын теленә тидереп карый, борылып Асафка нидер кычкыра, тик анын тавышы Асафка килеп кенә җигми. Томан һаман куерды, алар өсте алынган сөт эченнән бара башладылар. Хәзер шушы утраулар тезмәсен үтатәр дә шактый кин жәелгән көзге өстенә керәләр, аннан сон ике утрау арасыннан туры чыгарга тырышырга кирәк. Унга борылсаң да су астыннан төпләр чыгып тора, сулда да камышлар, төпләр җитәрлек.. Мотор тыныч кына гүли, дулкыннар кош канаты булып артта сызылып калалар... Кинәт ун яктан ниндидер кара күләгә ишелеп килгән сыман булды, әллә камышлар арасына килеп керделәрме9 Ул көймәне сулгарак аерды һәм озак та үтмәде моторы агач төбенә килеп менде, шпонка өзелде. Асаф күнегелгән гадәт белән тиз генә моторны туктатты. Дөнья тыл-тын булып калды. —Ни булды? —Болай гына... Син ишкәккә утыр да ишә тор, мин шпонканы алыштырып алыйм,—диде Асаф,—Шушы юнәлештә бара торыйк, туры тот. Жәгүр ишкәкләрне куркып кына эләктереп алды да ишәргә тырышып карады, көймә әле чайкалды, әле тукталды, әле бер урында әйләнгәләде. Асаф эшен тиз генә бетереп моторны кабызды да уң кулын каш өстенә куеп, көймәне бик акрын гына алып бара башлады. Унда да. сулда да сай иде. —Ишкәкнең берсен алып төпнен тирәнлеген үлчәштер әле. Жәгүр.— диде ул туктар-туктамас. —Сай! Монда да сай. —Сул якны кара! —Монда тагын да сайрак. Стена булып тагын кара күләгә ишелеп килде һәм алар куе камышлык арасына барып керделәр. Жәй урталарында чак күренеп торган камышлар, августта су төшә башлауга озынаеп, шәбәеп калалар, керсән чыга алмаслык урманга әйләнәләр. Мотор белән барырлык түгел иде Асаф ишкәккә үзе угырды һәм әле бер якка, әле икенче якка. алга, артка тартылып карады, су саи. бер якта да үтеп китәрлек ачыклык юк иде. Жәгүр хуҗанын хәле мөшкел икәнен күреп, әдәп саклап, сүз катмады, жайсыз сүз ычкындырып Асафнын мыегын тагын да ныграк чуалтудан курыкты Икесе дә дәшмәделәр не карарга барганы бар икән дә, татарлардан жырчы Ибраһимовны ярата икән... Бу инде зур казаныш иде! —Нишләп барсын ул? —Сез очрашмыйсызмыни?—диде каны кайнарлана башлаган Асаф Сәхипович. —Әллә кайчаннан. Ул мин аңа өйләнер дип уйлаган. Әнисе шулай дигәнме, әллә минем әниме, белмәссең хатын-кызны.. Кияүгә чыгудан бүтәнне уйламыйлар да... —Ә син үзеңнең утыздан узганлыгыңны чамалыйсыңмы? —Кон дә әйтеп торасыз ич... —Өйләнергә уйламыйсынмы? Эдуард ягымлы елмаеп, гөнаһсыз зәп-зәңгәр күзләре белән әткәсенә туп-туры карады. —Өйләнмим мин. —Беркайчан дамы? —Беркайчан да... Нигә өйләнеп торырга? Хатын-кызлар җитәрлек. Бу дөньяда кеше саны болай да җитәрлек. Хәтта бераз артык та. Халык саны ишәйгән илләр өстендә бер-ике атом бомбасы шартлатканда да зарар булмас иде. —Ни сөйлисең син?! —Белеп, уйлап сөйлим. Үзең раслаганча, миңа утыздан арткан инде, тормыш тәҗрибәм җитәрлек. Әйт әнигә, мина янадан кызлар эзләмәсен. Көлке, честное слово! Өйләнгән кешеләргә карыйм да, не завидую! Кабалага кергән коллар! Шәхес буларак күмелгәннәр, беткәннәр. . Ялгызлыкка ни җитә? Мин үземчә яшәргә телим. Гаилә—коллык... Асаф Сәхипович шып туктады, сүз озайтунын мәгънәсе юк иде. Хәзер ни әйтсәң дә улын алдында җүләр булып кына калачаксың... Шулай да түзмәде Асаф, чыдары бетеп, ярсып: —Чыгып кит! Югал күз алдымнан!—дип кычкырды. Эдуард каршы әйтмәде, исе китмичә генә ишекне япты, озак та үтмәде, аргы зур бүлмәдән музыка тавышы яңгырый башлады, тавыш коридорны гына түгел, Асафның кабинетын да күмеп китте. Телефон шалтырады, ул калтыранган куллары белән трубканы алды. Аргы башта дәшмәделәр, кемнеңдер борынын тарта-тарта җылаганы гына ишетелә иде. . Кичкә кырын врач килде, Асаф Сәхиповичны көндәгегә караганда да, озаклап, төпченеп тынлады. башын чайкап куйды. —Мина эшкә чыгарга кирәк,—диде Асаф Сәхипович. —Ярамый, кадерлебез, иртәрәк... Бүген йөрәк тә бераз атлыгып тибә. Димәк, тагын бер атна... Суфия ханымның яшь чагындагы сылулыгын, аш-суга уңганлыгын, алдан күрүчәнлеген белдереп китү белән бергә, аның аерата сизгерлеген дә истә тотарга кирәк... Ул бу яктан әнисенә—1Фазыйла карчыкка охшаган диләр... Фазыйла карчык дүрт мәхәлләле авылның имамы Шиһабетдин хәзрәт кызы булып үсә. утызынчы ел башында Шиһабетдинне хатыны, бала-чагасы белән Себергә сөрәләр, мал-туарын, йорт-җирен тараталар. Фазыйла әлерәк кенә япь-яшь милиционер Кәримҗан белән танышкан була, шул милиционер аны саклап алып ката. Фазыйла Минзәләгә туганнарына утырмага китә дә, шуннан соң авылына кайтмый. Кәримҗан Фазыйл ага өйләнә дә күрше районнарның берсенә барып урнаша. Ничек яшәргә, кемнәр белән аралашырга, кемнәрдән сагаерга, кемнәрнең җанына ничек итеп үтеп керергә кирәклеген аңа зирәк Фазыйла өйрәтә. Имзасын чатлы-ботлы гына куя алган, ертык шинель, ямаулы туннан ары кием-салым кимәгән, гомергә ачлы- туклы яшәгән ярлы батасы Кәрнмжанны Фазыйла көнгә чыгара. Укыта, карый, өс-башын рәтли, партиягә керергә кинәш бирә һәм алар ипләп кенә яшәп тә китәләр. «Ярлы баласы» булу, бик яшьли милициягә кереп совет властена «тырышып хезмәт күрсәтү», нәкъ Фазыйла әйткәнчә, гомерлегенә ярап куя Кәримжанга. Аны күтәргәннән күтәрәләр, ул Фазыйла өйрәтүе буенча «ялкынлы сүзләр» сөйләргә остара. Митингларда, җыелышларда атылып чыга, бер чакта да тик утырмый. Почта атларын каршыларга һәм галарга чыккан бандитларның берсен тотып та биргәч Кәримжаннын абруе бермә-бер үсә. Аны ел саен кыска курсларга укырга җибәрәләр, партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Тора-бара ул партия хезмәткәре булып китә, утыз җиденче елларда анын ярлы баласы булуы, бик күптәннән совет хөкүмәтенә тугры хезмәт итүе һәм тагын кайбер хезмәтләре ана якты юл ача Бераз вакыт ул НКВД начальнигы булып эшли, аннан тагын партия эшенә күчә, Казанда эшләп ала һәм сыналган иптәшне сугыш алдыннан райком секретаре итеп җибәрәләр.. Фазыйла иренә тугры була. Ул бер-бер артлы алты бала алып кайта, вак- төяк эшләрдән баш тартып, хуҗалыкны, йортны һәм балаларны «кардәш апа»ларына тапшыра. Ул бистә бикәсе булып түр башында утыра. Райком секретаре хатынына эшләмәү килешмәгәнен дә ул яхшы аңлый һәм «чирлим» дигән хәбәр тарата. Кем райком секретаре хатынына каршы сүз әйтә ала? Район врачлары гына түгел, Казан белгечләре дә аннан «йөз төрле хаста» табалар һәм шуннан бирле Фазыйла йортта да, бүтән җирдә дә бер кон дә эшләми Ул бөркет күзләре белән ирен, балаларын, улларын һәм кызларын күзәтеп тора. Кешедән сер алырга, гайбәтләрнең тамырына төшәргә ул шул кадәр остара ки. үзләре эшләгән районны гына түгел, Казан хәлләрен дә төбенә-тамырына хәтле белеп тора Һәр елны Казанга, обком больницасына барып ай, ай ярым дәвамыңда дәвалана. Больницаның—сер җыя торган банк икәнен ул бик яшьли белеп ала. Еллар үтә, балалар бер-бер артлы югары уку йортларына укырга керәләр. Алар белән район үзәгеннән генә торып күзәтү алып бару кыенлаша төшә. Фазыйла ирен Казанга, йә һич булмаса гел Казанга терәлеп торган районнарның берәрсенә эшкә күчү ягын кайгыртуны тыкырдата. Кәримҗан хатынының акыллы терәге икәненә инанган кеше буларак бу фикернең дә хаклы булуына шикләнмичә хәстәрен күрә башлый. Һәм алар теләгәнчә мәсьәлә хәл ителә дә Кәримҗан Казан тирәсендәге районнарның берсендә райком секретаре булып эшләп ала. Суфия—төпчек кызлары югары уку йортына кергәндә алар инде Казаннын үзенә үк килеп төпләнәләр... Уллары урнашып олы кызлар кияүгә чыгып беткәч эш төпчек кыз Суфияга терәлеп кала. Төпчек кызны шәп кешегә бирергә тели Фазыйла! Шәп тә булсын, басынкы да. үзеннән алты яшькә кече Кәримҗан дөнья куйса, Фазыйланы карап, аны сыендырырлык та булсын. Баш балаларына бай урыннан, абруйлы кешеләр арасыннан туганлашу эзләсә, Суфияга ул кияүне түбән катлау арасыннан эзли... Асаф Зәкиевнен комсомол өлкә комитетына килеп эшли башлаган елы гына иде әле. Шәһәр комсомол комитеты хезмәткәрләре яшелчә базасына кәбестә бушатырга барган җирдән кайтканда Фазыйлалар яшәгән урам аша кайттылар. Шунда, һич көтмәгәндә, Суфия уенын-чынын бергә кушып: «Бик туңдык, әллә безгә кереп чәй эчеп алабызмы?»—дигән тәкъдим кертте. Өч егет, ике кыз бу тәкъдимне «ур-ра!» кычкырып каршыладылар, кабул иттеләр Һәм бер кергәч җәелеп кенә чәй дә эчтеләр, Фазыйла апаларының бөркет күзе астында кайнар аш та ашадылар. Фазыйла өч егетнен өчесен дә бөртекләп, тикшереп карады һәм иптәшләре таралгач Суфияга болай диде: —Син бу Асаф дигән егетне күптәннән беләсеңме?—Анасынын юкка гына сорамавын чамалаган кыз кызарынып: —һәй. авыл мокыты ич ул! Җитмәсә миннән дүрт яшькә кечерәк тә әле. —Әткәннен миннән алты яшькә кечерәк икәнен онытма!. Менә сина шул: ипләп кенә ул малайны кулга ияләштер. Аннан күз күрер. _ Бер ел дигәндә Асаф Суфияга өйләнеп, атаклы Кәримҗанның кияве булып бабай йортында яши башлады. Кәримҗан Сәфәргалимовнын өлкә комитетында эшләгән бик абруйлы чагы, баш балалар кайсы кайда, төшемле, матур урыннарга урнашканнар, аралашкан, нөрешкән кешеләре дә менә дигән, сирәк кенә булса да мәҗлестә Үзе белән очрашкалыйлар. Асаф Сәхипович шомарды, кашык-чәнечке тотарга өйрәнде, Кәримҗан ярдәме белән елдан-ел позициясен ныгытып, өскә үрли барды. Бәйрәмнәрнең берсендә, аерата тантаналысында, Суфия белән Асаф җизнәләре аркасында бик сирәк кешеләр генә эләгә торган, мөһим бер мәҗлескә эләктеләр Мәҗлескә Үзе дә килгән иде. Шунда Үзе Асафка карап-карап торганнан сон йорт хуҗасыннан «бу кем?» дип сорады. Ана «бүлектә инструктор булып эшли» диделәр. Үзенен кашы җыерылды. «Нигә инструктор гына0 Куегыз Курамшиннын урынбасары итеп!» диде. «Анын болай да урынбасарлары биш» диделәр ана. «Яңа штат табыгыз, мин инструктор белән бер мәҗлестә утыра алмыйм ич!» диде катгый итеп Үзе... Асаф Зәкиев министр урынбасары булды. Башта ул бик аптырап калды. Үзенә тапшырылган өлкәдә ул бөтенләй әзерлексез, белемсез, шыр надан иде. Аптырагач бабасы янына кинәшкә керде. Инде кайчандыр «ярлы баласы» булып власть даулаган Кәримҗан матур гына түгәрәк корсак үстергән, иң яхшы тегүчеләр теккән киемнәре белән атаклы булган, әллә кемнәргә әллә нинди яхшылыклар эшли ала торган, депутат кына түгел, Верховный Совет президиумы члены да иде. Ул топчек киявенә кыска гына инструктаж бирде. —Үз тирәндәге һәр кешенең йомшак ягын табарга тырыш. Һәр кешедә дә йомшак як була. Берәү мал ярата—андыйга бер төрле мөнәсәбәт уйлап тап. Берәү шыпырт кына эчә—ана да ачкыч яратырга кирәк! Кемдер хатын- кызга хирыс, аны да истә тот! Саран бар, мокыт бар, надан да янәшәңдә яши. ул да синең кебек үк чиннарны эләктергән Ялагай бар, әләкче, шымчы, астыртын хат язучы, интриган, кимсетелгән, фахиш—һәммәсенең иң нәзек җирен—йомшак ягын эләктереп ал! Бер үк вакытта апарнын да синен сереңне алырга, йомшак ягыңны тотарга тырышканын онытма! Үзеннен йомшак ягыңны күрсәтмә! Берчакта да беркемгә дә сереңне ачма! Кеше серенә хуҗа булсаң—син җиңүче! Ике кеше янында бервакытта да ачылма, икәүдән-икәү калганда гына сөйләш, анда да авызыңны үлчәп ач! Гомере буе бер сүз әйтмичә яшәгән кешеләр дә балда-майда... Бабасы әйткәннәрне арттырып үтәде Асаф Аралашкан кешеләрен чикләде, олыларнын, көчлеләрнен серен чәчмәде, җайлы кешеләр аша югарыдагы- ларга яхшы сүзләр генә ишеттерде. Үзе кирәкле булырдай кешеләрнең туган көннәрен, хатыннарының, базаларының исемен ятлап алды. Судан коры чыгарга өйрәнде. Ахыр чиктә суга кермичә дә кала башлады. Андый кешеләр хакында «Сабан туенда көрәшкә кермәсә дә гомергә батыр исеме алып яшәде», дип сөйлиләр... Кирәкмәгән кешеләр белән очрашканда аларны күрмәскә өйрәнде. Туп- туры карап торса да анын күз карашы бөтенләй читкә таралган була иде. Җыелышларда, мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә, пленумнарда, талашканда, фикерләр чәкәләшкәндә һавада ун тавыш йөзеп йөрсә дә. ул бары тик бер тавышны—иң кирәклесен генә ишетергә өйрәнде. Һәм көннәрдән бер көнне министрны ипләп-сыйпап пенсиягә озаткач аны Үзе чакырып алды һәм: —Сине министр итеп куябыз,—диде Үзенә карышып кара син, рәхмәт әйтеп башыңны и дә тын Үзенен хатыны—Казаннын Беренче дамасы, министр дәрәҗәсе алган Асаф белән очрашкач, мәҗлестән кайткач: «Шул мокытны тәки күтәрдең»,— дип әрләп алды. —Кыяфәтен кара син аның. Буе нәкъ минем буй! Ияртеп йөргәндә күңелле. Җыен кәтәнәләрне ияртеп йөри алмыйм ич инде мин.—диде Үзе Колен алды, әмма анын сүзендә мәгънә бар иде: горес-мәрс ирләрне туплап, кочле төркем булып көтмәгәндә районга, хуҗалыкларга, райкомнарга барып керергә ярата иде ул. Асаф Зәкиевнен шулай югары күтәрелүендә буй да аерым урын тотты, мәгәр бу житди эш бабасы Кәримҗаннан, бик якын туганнарының булышлыгыннан башка эшләнә алмас иде, алар да ярдәм итте. Суфиянын зирәклеге дә тиешле ролен уйнады. Суфия берничә мәртәбә бик яшертен генә йөри торган мунчада Үзенең хатыны белән бергә кон үткәргән иде. Югары дәрәжәдәге кешеләрнең хатыны керә торган бу мунчада Суфия искиткеч тәкъдим кертте Өч-дүрт хатын җыелалар да парда, саунада, бассейнда тәннәрен эретәләр дә, бөтен тәннәрен бал белән күмеп озак кына мәмрәп яталар. Суфия тәкъдиме белән эшләнгән бу эш Үзенең хатынына—Казаннын Беренче дамасына ифрат ошаган иде. Суфия үзе дә күркәм эштә. Хезмәт сараенда чит ил туристларын әзерләү бүлегендә эшли, ләкин ул асылда министр Асаф Зәкиевнен хатыны иде Гадәттә, җаваплы эштә эшләүче хезмәткәрләрнең хатыннары үзләреннән чак кына өлкәнрәк була, чөнки, гадәттә, ирләрне алар үзләре сайлап ала. Җаваплы эштә утырган кешенен хатыны башка хатыннардан бүтәнчәрәк яши. Ул берчакта да иренә кайда булдың, ник шулай тоткарландың, дип әйтә алмый. Ире кунарга кайтмаса да аның әрләргә хакы юк. Чөнки аның ире—ил тоткасы. Ул теләсә кайчан, теләгән вакытында кайтып керә, чыгып китә, чөнки ул—җаваплы дәүләт эшлеклесе. Аның мен төрле көтелмәгән бурычлары бар, Мәскәүдән, бүтән шәһәрләрдән килгән югары затларны каршы ала. аларнын кәефен күрә, озатып кала. Кунакларда әрсез, Казаннан буш кул белән китәргә теләмиләр, затлы тун да кирәк аларга, әйбәт бүрек тә булсын, хатыннарын да бүләк-күчтәнәч белән сөендерергә яраталар «шар, ашарга-эчәргә дә каршы түгел. Казан хуҗалары нишләсен, алар алдында ярарга тырышалар, мәҗбүрләр! Авыр, мәшәкатьле хезмәттән сон, кунаклар белән танга кадәр сыйланып утырып, хәлдән тайган иренне әрләп каршылап кара син! Ярамый! Анын авыр язмышын түземле рәвештә бүлешергә генә кала. Бер вакыт җитте, Суфия ханым да олыгая башлады, муенына хыянәтче җыерчыклар алкаланды, куллар, бармаклар ябыкты, тәненен төрле урыннарына чуар-чуар пигментлар чәчелде. Чәч сирәкләнде, корсак ямьсезләнеп салынып төште. Асаф Сәхипович гайрәтле ир иде, хәзер дә үз көчендә калды. Суфия ханым Асафынын кайда йөргәнен, хатын-кызлардан кемнәр белән очрашканын белә иде. Үзе теләмәсә дә министр белән булырга теләгән, анын белән якынлашырга омтылган хатыннар буа буарлык иде. «Министр!» дигән сүз үзе генә дә хатыннарның итәген очыртып йөрткәнен сизгер һәм зирәк Суфия бик шәп белә иде. Суфиянын элгәре шпионнары да бар иде, ул Асафның шоферларын бер җайга гына сатып алды. Шоферлар—министрның күләгәләре, алар күләгәдән аермалы буларак көндез генә түгел, кара төннәрдә дә арттан калмыйлар. Әүхәди атлы аумакай гына ир иде башта Асафнын шоферы. Шунын аша Суфия ханым Гөлсинә хакында да белде, белгәнен чыгармады, түзде. Асафка кемдер кирәген, күнел юаткычы зарурлыгын чамалады. «Бер Гөлсинә генә хәвефле түгел!» Гөлсинәнең авылда яшәве дә аны тынычландырды. Әүхәдинең ваклап-ваклап хатынына сатканын Асаф шактый озак белмичәрәк йөрде, сизенүгә бер көн тотмады—эшеннән куды. —Күземә күренмә!—диде Асаф Сәхипович зәһәр яман тавыш белән. Әүхәдинең квартира чираты җитеп килә иде, өстәлгә капланып җылады: —Суфия апа бит. Бәгыремә төште, Асаф Сәхипович!—дип хуҗасына да серне ачты. Ак димәде Асаф Сәхипович, кара димәде, ишекне генә күрсәтте. Тәлгать авыр характерлы егет иде, үзе дә уенчак хатыннарны чит күрми торган шофер, Асаф Сәхиповичны яратты, сүзе аз булганы өчен дә яратты, шоферына ирек биргәне өчен дә якын күрде. Суфия инде байтактан Тәлгать белән юньләп сөйләшми, сорашканы да юк, әмма бүген түзмәде, гаражга шалтыратты —Тәлгать, минем янга кереп чыгыгыз,—диде. Тәлгать юк-бар сәбәпләр табып бармаска тырышса да Суфия ханым тешләгән җиреннән өзә торган иде. Тәлгать килеп керүгә үк ул аны борып алды: —Әйтегез әле, Тәлгать... Соңгы командировкада Асаф Сәхипович белән ни булды? —Ни булсын?.. Искитәрлек берни дә булмады. Юк. мин синен ялганларга оста икәнлегеңне дә, Асаф Сәхиповичны аяп калырга яратканыңны да, хәтта сезнен кайбер серләрегезнең уртак икәнен дә беләм. Минем болай гына калдырмасымны да аклыйсын. Арага читләр керткәнче, мин бүтәннәрдән сорап бөтенесен дә белгәнче, үзен һәммәсен дә сөйләп бир. — Бардык,—диде Тәлгать.—Кайтышлый Акъюл авылына кагылып чыктык. Кайтканда яңгыр яуды, батып яттык. —Шул гынамы? — Шул гына,—диде Тәлгать кинәт моңсуланган гөнаһсыз күзләрен тутырып карап. Әгәр берәр нәрсә яшергән булсан. яхшылык көтмә, республикадан кудырырмын,—дип озатты аны Суфия ханым. Тәлгать урамга чыккач тирән итеп көрсенде дә, бишенче кат тәрәзәләренә күтәрелеп карады. Тәрәзәләрнең берсенә капланып, анын өстенә кунардай булып Суфия ханым күзәтә иде. Асаф Сәхипович белән утыз елга якын торган хатын ирендәге үзгәрешләрне күрми түгел иде, ул анын чирләп ятуынын сәбәбе дә көтелмәгән хәсрәттән генә дип саный иде. Тик сәбәбен генә ачыклый алмады. Әлегә Суфия ханым үзенен бар танышларын, элемтәләрен эшкә җиксә дә. эзләнүе белән ирен җайсыз хәлдә калдыруыннан курка иде. Ирен унайсыз хәлдә калдырмыйча гына барын да ачыкларга кирәк. Бары тик шул гына. Тәлгатьнең хуҗасын сатмаслыгын да белә иде ул, әгәр бүген Тәлгать Асаф өстеннән яман сүз әйтсә, ул аны шул минутта ук иренә җиткереп эшеннән кудыртыр иде. Ләкин, кызганычка каршы. Суфия ханымның шулай кыланасын Тәлгать тә бик яхшы анлый иде. Ул да беренче ел гына аралашмый иде шул югары баскыч араталарында!.. Йорәге кысып-кысып ала да. авырту сул беләккә күчә, кабырга астында ниндидер борчулы тоер хасил була, арка сөяге тирәләре чымыр-чымыр килә. Телефон шалтырады исә Асаф Сәхипович кабаланып барып җитә, йөрәк кагышы ешая, маңгаена тир бөртекләре бәреп чыга. Гөлсинәме? Нишләп йөри ул Казанда? Нигә кайтып китми?.. Асаф Сәхипович үзенен чирләп ятуына рәхмәт тә укыды: нигәдер Гөлсинә белән күрешәсе килми иде аның, очрашудан курка иде, шикләнә иде. Хәтта үзенең Гөлсинә янына кагылып чыгуына да үкенә башлады. Хатын-кызга мохтаҗлыгы бар идеме, нигә аяк калдырып, бәла-казаларга очрап барып керергә иде'* Хәзер тып- тын гына, эш, гаилә, картлык хакында уйлап ятыр иде шунда. Бер яктан авылга кайтырга кирәк... Икенче яктан Гөлсинәнең хәлен дә караштырырга кирәк. «Хатын-кызга мохтаҗлык» дигәннән. Гөлсинә Асаф Сәхипович өчен гади бер сөяркә генә идемени?.. Әгәр шулай булса, нигә Гөлсинә кияүгә чыкмады, тәкъдимнәрне кире какты, сирәк-мирәк очрашуларга да искиткеч канәгать булып, шул сирәк-мирәк эләккән очрашу бәхете очен дә Асафка ихлас рәхмәт укып, аңа тугрылык саклады. Хатынына ышанмады Асаф, мәгәр Гөлсинәнен хыянәтсез мәхәббәтенә ышанды. Бәхетле булган ич ул Гөлсинә белән! Бик күп ирләр шундый тугрылыкны, ихлас, эчкерсез мәхәббәтне татымыйча донья куялар. Гомумән, җитәкче сфераларга үрләргә теләгән натуралар тормыш, мәхәббәт нечкәлекләрен аңламыйча яшиләр. Тормыш мәшәкатьләре, власть очен корәш, властьны яулап алгач аны саклап калырга тырышулар кешенең максатын чикли, анын табигатенә катылык, шәфкатьсезлек сыйфатларын сеңдереп ныгыта. Яшертен уйлар белән яшәргә мәҗбүр итә. Август үтеп китте, сентябрьгә керделәр. Көннәр кене-сәгате белән үзгәрә торды Асаф Сәхипович эшкә чыкты. Министрлыкның отчетын өлкә комитеты бюросына әзерләргә туры килде. Тагын бер атна узды. Жомга көнне, эш сәгате бетәр алдыннан секретарь кыз: —Асаф Сәхипович, сезне Совет районы милициясеннән сорыйлар, диде. —Тыңлыйм,—диде Асаф Сәхипович тыныч булырга тырышып. —Хәерле көн, Асаф Сәхипович. Сафиуллин әле бу. Совет районыннан. —Ә. исәнмесез. Рәфгать Камалиевич. —Монда бер күңелсезлек килеп чыкты бит әле... —Туктагыз, мин хәзер барып житәм... Асаф Сәхипович Сафиуллин янына кош булып очып барып җитте Ул кергәндә полковник янында яшьрәк кенә, озынча буйлы, йончыган кыяфәтле бер лейтенант утыра иде. Асаф Сәхипович кергәч ул ялт кына урыныннан торды, ләкин чыгып китмәде. Сафиуллин өстәлдә таралып яткан документларны сул кулы белән каплагандай итте... —Тыңлыйм, иптәш полковник. —Эш болайрак әле, Асаф Сәхипович. «Нигә чыгып китми инде бу какча лейтенант?!»—Моннан дүрт кон элек сезнен танышыгыз Гөлсинә Мостафина апасы Гасимә Яруллина квартирасыннан чыгып китә. Һәм Мостафинанын бүгенгә кадәр кайтып күренгәне юк. Анын кайдалыгын беркем дә белми... Бусы бөтенләй көтелмәгән яктан искән әшәке җил иде. —Нигә мине чакырырга булдыгыз алайса? Сафиуллин ирен чите белән көлемсерәде дә какча лейтенант белән таныштырды. —Лейтенант Петров. Ул шушы эш белән мәшгуль. —Асаф Сәхипович. сез безне гафу итегез,—диде Петров.—Мин эшегезгә дә кереп чыга ала идем, киңәштек тә, сезнең белән монда очрашуны кулайрак таптык. —Аңлыйм,—диде Асаф Сәхипович, гәрчә берни дә анламаса да. Сүзне полковник түгел, Петровның алып кизүе аңа аңлашылмады да, ошамады да... —Мостафина чыгып киткәндә «хәзер кайтам», дип әйтеп калдырган. Үзе белән акча алмаган, документларының һәммәсе апасында, осте дә юка гына: күлмәкчән, беләгендә юка гына жакет булган.—Петров полковник алдында яткан кәгазьләрне үзенә табарак тартып, өстәлгә якынрак килеп утырды. — Мин ни әйтергә тиешмен?—диде Асаф Сәхипович көтелмәгән жилнен жимергеч давылга әйләнә баруын чамалап.—Нигә мине чакырдыгыз? Бу сорауга Сафиуллин жавап бирде. —Кәгазьләр арасында Мостафинанын куен дәфтәре дә табылды. Ул бик кыска-кыска гына кайбер фикерләрен беркетеп калдырган. Арада сезнен исем дә килеп чыккалады. Асаф Сәхипович. Ашыкмагыз, без сезгә гаеп ташларга җыенмыйбыз Ялгыз хатыннарның күркәм ирләргә мәхәббәте булуы бик ихтимал. Безне бер нәрсә кызыксындыра: соңгы мәртәбә Гөлсинә Мостафина белән кайда очраштыгыз? Ниләр сөйләштегез? Ул үзенең алдагы планнары хакында аны-моны әйтмәдеме? Казан шәһәрендә апасыннан тыш анын якыннары бармы?.. Петров хәзер кәгазьләрне Асаф Сәхипович утырган яккарак эшереп җибәрде. Асаф ирексездән Гөлсинәнең паспортын кулына алды, «улмы?» дигәндәй ачып карады. Ул! Ике төрле фотосы бар, соңгысы—ун ел үткәннән сон ябыштырылганында ул элеккегә караганда да яшьрәк күренә әле. Чибәр! Томырылып ана текәлеп карап тора. Ул паспортны ябып, әмма кулыннан ычкындырмыйча гына уйланып торды. Монда инде Суфия гына түгел Алар һичшиксез Тәлгатьне дә чакырачаклар, Асаф командировкада узган маршрутны жентекләп өйрәнәчәкләр, арага теге төнге хулиганнар да килеп керәчәк.. Аларга бүләк ителгән эчемлекләрдә телгә керәчәк... Монда стенага терәгәч, яканнан алгач гадел дөреслектән башка котылмак юк! Ул түкми-чәчми бөтенесен дә сөйләп бирде. «Хатын-кыз итеп түгел, иске дус итеп, күңел белән сагынып кына кердем», диде. Казанга кайткач та берничә тапкыр шалтыратуын, күңеленең кая барып бәрелергә белмичә тинтерәвең, газапларын әйткәләде, «очрашыйк, сиңа бер сүзем бар!» диде.. Тик, чирләп ята идем, очраша алмадык, диде. Тәлгатьне җибәреп кайтаруын да әйтте. Полковникның сул кул ягында торган зәп-зәнгәр телефон шалтырады. —Тыңлыйм,—диде полковник.—Менә хәзер минем янда утыра ул, иптәш генерал. «Димәк, бу эш белән генерал да кызыксына!» дип уйлап өлгерде Асаф Сәхипович. —Юк, иптәш генерал... Сафиуллин «юк», «әйе», «шулай булса кирәк», дигән кыска-кыска җаваплар биреп утырса да Асаф Сәхипович эшнең шактый тирәнгә китүен, чуалчыклануын анлады. Ул чын күңеленнән рәнҗеде, Гөлсинәгә үпкәләде. «Нигә кеше төсле генә тәмамламадың безнен танышлыкны?» дип эченнән генә кабатлады. —Асаф Сәхипович,—диде Петров.—Алайса сез шоферыгыз Мирза- нуровны чакырып торуның хаҗәте юк дип исәплисезме? —Мин сезгә бар булганны энәсеннән җебенә хәтле сөйләдем. —Гөлсинә Мостафина кайда булыр? Кая китәр?—дип гөман кыласыз?.. —Белмим. —Хәтерләгез әле, ул төнге очрашуда, сонгы күрешүегезне әйтәм: «көтелмәгән. гайре табигый хәлләргә ишарә ясамадымы? Акылы, зиһене сәламәт идеме'> ..» Асаф Сәхиповичнын сонгы көннәрдә чирдән сары йөгергән кин маңгаена тирән сырлар ятты. —Мондыйрак бер уе булды булуын,—диде ул авырлык белән генә сүзләрен тезеп.—«Туйдым дөньядан! Әллә шәһәрләрнең берәрсенә барып, трамвай астына ташланасы инде! Гәүдән изелеп бетсен, беркем сине танымасын, белмәсен!», дигән иде. Сафиуллин белән Петров бер-берсенә караштылар. —Сез монда сөйләгәннәрнең һәммәсен дә бик җентекләп, көнен-сәгатен күрсәтеп минем исемгә язып бирегез инде,—диде полковник. Петров анын каршысына ак кәгазь җәеп салды, ручка чыгарды. Асаф Сәхипович укый-яза торган күзлеген алмаган иде, өстәлгә иелеп, шактый саллы тукмак борынын кәгазь өстендә йөртә-йөртә шактый интегеп язып бетерде. —Әгәр дә Гөлсинә Мостафина хакында бер-бер хәбәр ишетсәгез, зинһар, шушы телефон белән шалтыратыгыз,—диде Петров.—Мин булмасам, Галләмов булыр. Без ул эшне бергә алып барабыз. Петров Асаф язганны да, бүтән кәгазьләрне дә барлап, хушлашып чыгып киткәч, полковник белән Асаф беравык сойләшмичә утырдылар. —Асаф Сәхипович,—диде Сафиуллин —Сез бала-чага түгел, монда сезнең гаебегез бардыр дип уйламыйм.. Әхлак, мораль ягын үз күңелегез белән хәл итәрсез Әмма мәсьәлә бик җитди. Бу араларда югалган кешеләр ишәеп китте Әллә бер-бер җинаятьче группа пәйда булды инде?! Аңлагыз, сезне, дәрәҗәгезне аяп, без бел тәннәребезне читкә чыгарырга тырышмабыз. Сез дә үз ягыгыздан хәрәкәт итегез:берәр нәрсәне сез ачыклый ашмассызмы? Асаф ашыгып-ашыгып эзләшергә вәгъдә биреп милициядән чыгып китте. Ишек катында утырган дежурный ул үтеп киткәндә аягүрә басып честь биреп калды. Мондый хәлдә авылга кайтып китү турында уйларга да ярамый иде. Әллә нинди хәлләрнең килеп чыгуы бар. Асаф Сәхипович югарыдан тәкъдим ителгән кыска командировкадан да баш тартып, сәламәтлеге какшауга зарланып. ойдә калды. Урынбасарлары берәм-берәм уйлап, ялгыз башка фараз кылып, икешәрдән очрашканда шыпырт кына сөйләшкәләделәр: —Хуҗанын ни... кәефе юграк.. —Үзгәрә кеше! Тимер багана иде бит! —Алтмышка җиткәч юкка гына пенсиягә чыгармыйлар инде. —Картая кеше! Бер-берсенә ышанырга тырышкан урынбасарлар болай дип тә өстәделәр: «Политбюро членнары һәм министрлар бер чакта да картаймыйлар!» Асаф Сәхипович көннән-көн биреште. Төннәрен шабыр тиргә батып уянды, тош күреп саташып кычкырып Суфияны тәшвишкә тошерде. Врачлар Зәкиевләр квартирасына ешладылар, бу хәлгә Эдуард та игътибар итте. —Нәрсә,—диде ул бер иртәне әнисенә,—безнен картка пенсиягә китәргә вакытмы? —Авызыннан җил алсын! Суфия фикеренчә Асаф Сәхипович әле министр булып һич югы җитмешкә кадәр утырырга тиеш иде. Ул ашыгыч чаралар күрергә кереште: шәһәрнен атаклы медицина әһелләре карады Асаф Сәхиповичны. консилиум үткәрделәр, больницага кереп ятырга киңәш иттеләр. Кырым-Кавказ якларын урап, һава үзгәртүнең дә файдасы турында искә төшерделәр. Әмма Асаф Сәхипович беркая чыкмады диярлек, дачасына бармады, балыкка чыкмады, ни кызыктырсалар да гөмбә җыярга яратуын да онытты. Ул һәр минут, һәр секунд куркып-шүрләп милициядән хәбәр көтте. Әгәр Гөлсинәнең сүзләре чынга чыгып үзен-үзе харап итеп ташласа?. «Уголовный гаебен булмаса да. асылда рухи яктан син гаепле булып чыгасын?!» дип өзеп әйтте ич теге чакта полковник Сафиуллин. Илле сигез яшеңә җиткәндә, ботен шәһәр генә түгел, республика сине белгәндә, югары сфералар сиңа тәмам ышанганда, эше гөрләп үк бармаса да бүтән республикалар белән чагыштырганда ким-хур булмаганда, ел йомгакларын ясаганда ике ел рәттән аңа орден эләккәндә генә, яманатың кеше арасына чыкса... Ул урынбасарларын, бүлек мөдирләрен ешрак җыйды, эшкә иртәрәк килде, соңрак кайтып китте, таләпчәнлеген көчәйтте, инструкторлар, аларнын ярдәмчеләре, гади хезмәткәрләр командировкалардан кайтып кермәде. Асаф Сәхипович уйламаган районнарга шалтыратты, җирле җитәкчеләрне пошаманга салды, каты куллы, усал теллегә әйләнде. Бер көнне Петров шалтыратты. —Асаф Сәхипович. мин әле бу. Петров. Сез беләсездер дә инде... — Нәрсә белим? Каян?! «Министр булгач та минем шәхси шпионнарым бар дип уйлый ахрысы бу лейтенант!» —Табылды Мостафина. —Ничек? Кайда? — Исән-сау. ләкин зиһене югалган, хәтере калмаган... Аны Зеленодольск янында, көймә астыннан балыкчылар табып китергән... Хәзер психболь- ницага салдык... —Рәхмәт. Ни өчен рәхмәт әйтте ул ана? Асаф Сәхипович шушы сүзе өчен соныннан байтак кыйналды... Ләкин бүтәнчә ни әйтсен?.. «Тәгаен Гөлсинә Моста- финамы?» дип кенә сорый алды. —Апасын чакыртып күрештердек. Районнан фатир апасын да алып килдек... Икесе дә таныдылар. Апасы: «Шул явыз гына харап итте аны, шул гына!» дип кочаклый-кочаклый җылады. Фатирчы апа да исемен атамыйча гына кемнедер каргады... Ләкин. Гөлсинә Мостафина бу сүзләргә дә бернинди реакция ясамады... Сонгы сүзләрендә кемне күз алдында тотканын Петров яшереп тә тормады «Лейтенант... Министрны тешләргә җай чыкканда кинәнеп кала!» дип анын хакында усал гына уйлап алды Асаф һәм аның фамилиясен күңелендә беркетеп калдырды. Сөенечләрнең бер-бер артлы килгән чагы була. Сөенечләр бер-берсенә ялганалар да күнелдә олы бер сөенеч туа, анын бәрәкәте шактый озакка бара, күңелгә бетмәс җылылык өстәп, кеше гомерен бизәп тора... Бер-бер арглы килгән хәсрәтләр бергә ялганмыйлар, алар күнелдә аерым-аерым яшиләр, зуррак хәсрәт кечеләрен йота бара, кече кайгылар белән баеган олы кайгы берзаман күңелне кимереп торучы кара көчкә әйләнә. Сөенеч тора-бара исемен югалта, күңелдә исемсез сөенеч кенә тора, анын барлыгын беләсең, нидән, каян килеп күңеленә кунуын уйламыйсында, рәхәт, күңелле яшисен, бары тик шул гына. Ә кара кайгы күнелгә исеме белән ертып килеп керә, кайгынын адресы, каян тууы, дәвамы—һәммәсе ап-ачык булып күңелдә саклана. Әтисснен вафаты, анын үз үлеме турында улына хәбәр итмәскә кушуы, үлем хакында Асаф Сәхиповичның шактый соңарып, гафу ителмәслек дәрәжәдә сонга калып ишетелүе зур хәсрәт иде. Әйе, авылдашлар алдында оят, намуссызлык. Исән чагында үз атаңны җирләргә дә кайтма инде! Битне кызартырлык вакыйга! Ләкин, бу хәбәрне ничә кеше белә дә, күпме халык моны ишеткән9 . Әйе, «әти янына кереп чыктым, хәлен белештем», дип ялганлавы да тормышны чуалта, телдән ычкынган һәр ялган язмышны катлауландыра Ләкин, монда да түзәр чама бар икән әле.. Суфия бер тузыныр, ике үпкәләр дә тынар. Министр хатыннары ирләрен саклый белә, кеше арасына чыкканда Суфия Асафны ашарга бирмәс, ыжгырып яклап чыгар. Өлкә комитеты секретаре хатынынын ире өстеннән шикаять белән килеп йөргәне юк, министр хатыннары да телләрен тыя беләләр... Хатыннары язучыларны, бухгалтерларны һәм домуправларны гына ашый! Яшьли сөйгән дустын, коннәрдән бер конне, көннен иң күнелсезендә «дөнья куям!» дип үз ихтыяры белән кайлардадыр саташып йөри икән, бу инде уен түгел. Монарчы булган хәсрәтләре вак-төяк булды да калды Асафның. Кайгынын шул хасияте бар, ул кешенең йөзенә чыга, холкын үзгәртә, кайгы кичерүче кеше анын жан үзгәрешләрен ботен кеше белә, тик аяп, әдәп саклап кына белмәмешкә салышып йөри дип уйлый. Кайгы—хыянәтче ул, кешенең рухын изә, түбәнәйтә, кайгылы кеше саклыгын югалта. Нык булырга тырышып карый Асаф, барып чыкмый, анын атлавы, аяк адымнары гына түгел, тавышы да үзгәрде. Моны Суфия. Эдуардлар гына түгел, хезмәттәшләре, югары урыннарда угыручылар, Тәлгать, көндез ашарга кергән ашханәдәге аш ташучы кызларга кадәр белделәр. Алар Асаф Сәхиповичка хәзер икенче күз белән кызыксынып һәм кызганып карыйлар иде. Бу кайгы китә торган кайгы түгел иде. бу кайгы бүтән хәсрәтләрдән өстен чыгып, Асафнын күңелен тулысынча биләп алды, хәзер ул гомере буе шушы кайгыга уралып яшәячәк Ни эшләргә тиеш хәзер ул?.. Гөлсинәне күреп сөйләшер өчен больницага барырга тиешме? Барса?.. Бармаса?.. Врачлар Гөлсинәнең үткәне белән, аның тормыш юлындагы вакыйгалар, вакыйгаларның сәбәпчеләре—якын кешеләре белән кызыксынмый калмаганнардыр9 ! Дөрес, үзе берни дә хәтерләми диделәр. Ә апасы? Фатир хуҗасы? Асаф Зәкиевнен исеме Гөлсинә язмышында калкып чыкканмы? Ни дәрәжәдә калкып чыккан ’. Врачлар, шәфкать туташлары аны эт итеп сүгәләр булыр, сүгәләр дә каргыйлардыр.. Әмма Асаф Сәхиповичның үз кичерешләре аларнын сүгү-каргауларыннан мен тапкыр артыграк икәнне беләме икән алар? Ул эштән хәзер бер ялгызы, жәяү генә кайтырга тырыша. Жомга көннәрендә ана мәчеттән намаздан кайтып килүче сөйкемле, пөхтә татар картлары очрый. Ул аларны туктап көтеп ала. үтеп киткәч тә озак кына карап тора. Ул үзе Ибраһимнарда утырган картларны эзли. Ләкин Казан зур шул, картлар ишле, каян килеп тегеләре очрасыннар Асаф Сәхиповичка!.. Шулай да бер көн ул аларны очратты Биш-алты кеше ипләп кенә анын каршысына киләләр, бүтәннәр таныш түгел, мәгәр картларнын икесе анын танышлары. Ибраһимнардагы утырдашлары иде. Ул алар каршысына килеп басты, бабайлар да тукталдылар. Алар өсләренә юка бишмәтләр, плащлар кигәннәр, башларында һәммәсенең дә түгәрәк бүрекләр, аякларында читек- кәвешләр иде Кулларын артка куеп ярым алка ясап тукталдылар да Асаф Сәхиповичка сәлам бирделәр. Таныдылармы, юкмы? Танымадылар ахрысы Ул «Тәбәрәк» сүрәсен тәэсирле итеп укыган картка карады һәм һич көтмәгәндә: —Сез мина кирәк идегез,—диде. —Тыңлыйм сезне, туган—диде карт бераз читкәрәк китеп, анын юлдашлары күндәм генә көтеп, тукталып калдылар. Аларнын төркем һәм бердәм булып, ниндидер беркем дә белмәгән дөнья серләренә хуҗа булган шикелле басып торуларыннан көнләште Асаф. Кайгылары булса да болар анын кебек яна-көя торганнардан түгел, аларнын өметләре, яклаучылары, ышанычлары- тәңреләре бар! Шулай уйлады министр Асаф Сәхипович һәм бабайлардан нык көнләште... —Минем әтием вафат! —Сезгә хәсрәт килдеме? —Кайчан9 Хәзерме? —Түгел... Күптән инде. Май азагында. Карт ирен читләрен кыймылдатып кына дога укып алды, ияген сыпырып куйды. Асафны баштан аяккача карап алды. —Коръән укытырга уйлыйсызмы? Бик күркәм эш. үлгәннәрнең җаны өчен, тереләрнең күңеле ак булсын өчен укырга кирәк аны... —Тик менә ничек?! Өйдә хатыным һәм улымның белүен теләмәс идем мин. —Алай икән,—дип куйды карт һәм бераз уйланып торгач ихлас тавыш белән әйтте: —Ә сез иртәгә татар зираты капкасы төбенә килегез,—диде.—Без өйлә намазыннан сон шунда барырга тиешле. Мәет куясыбыз бар. —Сәгать ничәгә? —Сәгать өчтә анда булыгыз. Асаф Сәхипович вәгъдә биреп, килешенеп өенә кайтып китте. Юл буена аны бер уй борчыды, чыннан да теге дөнья дигәннәре булып, хәзер аның әтисе ләхетендә рәнҗеп ятса? Керәшен зиратында куйганнары өчен дә рәнҗесә? Улының сонгы бер уч туфракны салырга кайтмавына да рәнҗесә!!. Бәлки анын соңгы сүзләре булгандыр? Нигә чакырып кайтармаган инде шунда?! Нигә Жәгүр аның сүзен сүз итеп Асафка хәбәр итмәгән!? Ул әткәсенә рәнҗеп. Жәгүр яшьтәшенә ачуланып, өенә кермичә озак кына йортлары тирәсендә әйләнде. Эштән кайтып килүче Ибраһимны күрде, ана кушсаң картлар белән очрашуны ул җиренә җиткереп һәм беркем дә белмәслек итеп оештыра алыр иде. Әмма Асаф икеләнеп торганнан сон. Ибраһимның да белми калуын мәслихәт күрде. Икенче көнне ул зиратка бармады. Шикләндеме, курыктымы, әйтеп булмый, мәгәр барыр сәгать җиткәч хәле китеп, арып, кулларын күн креслоның сыртына җәеп салып, күзләрен йомып, сөремле мунчадан чыккан шикелле җебеп-йомшап озак кына кабинетында утырды, беркемне кабул итмәде, телефоннарга «юк!» дип әйтергә боерды. Бу Асаф Сәхиповичнын бишенче квартирасы. Ул хезмәтендә шушы биек баскычка үрмәләп менеп җиткәнче биш урын алыштырды, бишенче квартирасына—соңгысына күчте. «Моннан туп-туры инде зират дигән әүлияләр шәһәренә!» дип шаяртты ул квартирага күчкән көнне. Һәм шушы, ин сонгы квартирада кем беренче булып котлар икән дип көтеп торды Анын дәрәҗәсендәге кешеләр, күршеләр. каршылар, янәшәдәгеләр. өстәгеләр, астагылар—һәммәсе үз мазаларына чумдылар. Беркем Асаф Сәхиповичнын ишеген какмады, беркем кереп: «Нихәлләрегез бар?» дип кызыксынмады. Үткән-сүткәннәр, ашыкканда баш кагып исәнләштеләр, ияк кагып кына котладылар да һәркем үз өненә кереп бикләнде. Туган-тумачалар өй котларга иртәгә чакырулы, бүген үз иткән. күз күргән кешеләр килеп китәргә тиеш иделәр. Инде өмет өзелде дигәндә, эч пошудан бер-ике чәркә коньяк эчеп суынган эчне жылыткач ишектә звонок яңгырады. Урыныннан ашыгып кубарга яратмаган Асаф Сәхилович бу юлы шактый ашыгып ишекне үзе ачты һәм аптырап туктап калды. Әле бик түбәндә, бүлектә гади инструктор булып эшләгәндә ул Гафур Бикчурин дигән егет белән танышкан иде. Икесе дә янарак кына тормыш корып, өйләнешеп, туйларда йөрешеп, шактый якынаеп киткәннәр иде Шуннан Асаф тиз арада диярлек өскә үрли башлады, Гафур һаман шул элек эшләгән урынында калды, үрләргә тырышмады да шикелле, начальствога яраклашырга маташмады, телле-тешле булды, яхшы эшләгән кешене алып та ата алмадылар, күтәрелергә дә ирек бирмәделәр. Дәрәҗәләр аерылган саен аралар ераклашты. Гафур әллә кайда түбәндә калды. Урын, квартира алышынган саен анын танышлары, аралашкан кешеләре, йөргән юлы, больницасы, ательесы, ял йортлары, кунакханәләрдәге бүлмәләре тулысынча алышынып беттеләр. Үсеп, ныгып, властьны үз кулына ныграк ала барган клан, аның чордашлары бер иярткәч беркемне дә үзләреннән калдырмадылар. Асаф Сәхиповичны шактый якын күреп йөргән, ара-тирә биллиард уйнаганда партнер саналган бер иптәш көлемсерәп: —Ин соңгы дигән квартираларга урнашабыз—һәммәсе искиткеч! Тик монда авыл тирәсеннән килгән Гыйбадларны, вак-төяк таныш-белешне генә түгел, әти-әнине дә кертергә һәм күрсәтергә ярамый. Безнен квартираларны күргәч һуштан язарлар,—диде. Асаф Сәхиповичның күнеленә дә шундыйрак уй килгән иде. Әле Казан шәһәренең иске урамнарында—Яңа Бистәдә, Бишбалтада, элекке Сорочий базары тарафларында, бүтән төбәкләрдә никадәрле кеше юеш подвалларда бакалар, күселәр һәм кумаклар белән өйдәш булып яшәгәндә, Ватан сугышы инвалидлары юньле бер бүлмә артыннан йөри- йөри хәлдән таеп тәгәрәп үлгәндә, торыр урын юклыктан яшьләр өйләнә алмаганда, өйләнешкәннәр тавыш-гауга чыгарып аерылганда оч җанга биек- биек биш бүлмә, ике туалеты, бәләкәй малайлар футбол уйнарлык кухнясы булган квартирага кереп утыру, лотереяда оҗмахка билет оту белән бер иде... Партнерның ярым уйнап әйткән сүзе дә, Асаф Сәхиповичның икеле- микеле уе да фатирга ныклап кереп утыргач онытылды, алар һәммәсе дә бергә төйнәлгәннәр һәм мондый фатирлар хаклы рәвештә аларга гына тиеш дип ышаналар, бүгәнчә уйлый да алмыйлар иде Бүтәннәрнеке кебек үк Асаф Сәхиповичның ишеге дә ата-анасына, туганнарына, чакырылмаган бөтен кешегә һәрвакыт ябык иде. Аскы катта, иркен һәм җитез лифт тирәсендә сак өзелми, кизү милиционерлар начальствога ярарга тырышалар, аларга: «Беркемне кертмәскә!» дип боерылган иде. Андый-мондый кеше килеп чыкса: «Фәлән-фәләновичмы? Ул өйдә юк!» дип күзгә карап саескан очыралар иде. Жәгүр моны белә идеме, Сәхип абзый улының җирдән, халыктан аерылып, оҗмахның бишенче катына менеп угыруын анлаткан идеме ана. Жәгүр җаен табып кунакханәгә урнашкан, шуннан шалтыраткан булып чыкты... Дачада, чәй янында, Асаф сүз югында сүз булсын өчен генә, аннан- моннан сүз чүпләп буш җөмләләр укмаштырып утырганда: —Авылда кемнәр белән аралашасын? Кемнәр белән йөрешәсең?—дип сораган иде. — Ничек кемнәр белән? Туганнар белән аралашасын инде, җанга якын дуслар да бар. Дорес, авыл бик таланды, халык калмады диярлек. Яшьләр юк. Ләкин бергә яшәгән яшьтәшләр, чордашлар әз-мәз бар әле. Атарны ничек ташлыйсын’ Менә яшьлек дуслары, дип язалар Нигә бер дә «картлык дуслары» хакында әйтмиләр. Картайгач дуслар сирәгәя, бер үк вакытта кадерләре дә арта, Асаф яшьтәш. Ә син кемнәр белән аралашасын ’ Әлбәттә, ул кемнәр белән аралашуы турында Жәгүр алдында җәелеп тормады... Яшьлек дусларыннан берсе Гафур Бикчурин хәтеренә килеп төште... Асаф Сәхипович жанын авырттырып Гөлсинә турында уйлый иде. Гафур белән икәү командировкага барганда Гөлсинә белән танышканнар иде алар. Бөгелмә аэропортыннан алар барасы районга төгәл илле биш чакрым икән, әле асфальт юллар юк диярлек, юллар чокырлы-чакырлы, автобус иске, калтырап, зәһәр төчкерә-төчкерә сөйрәлә, бара-бара да туктап хәл җыя Гафур белән Асафтан алдарак ике яшь кыз күнелле сөйләшеп, сирәк-мирәк егетләргә борылып карап баралар иде. Егетләргә аларны да үз янәшәләренә алырга туры килде. Күз карашлары гына кызларны канәгатьләндермәде, алар сүз каттылар. Егетләр елмаеп җавап бирделәр. Алар ике пар бер үк урынга баралар икән. Кызларның Нәфисә исемлесе кунакка медицина училищесында бергә укучы Казан кызы Гөлсинәне алып кайта икән, ә егетләр комсомол эше белән командировкага баралар. «Безнең авылгамы?» диде Нәфисә. «Сезнен авылга!» «Казаннанмы9 » «Шуннан инде, шуннан!» Кызларнын берсе, кыюрагы Гафур янына килеп утырды. Асаф анын урынына Гөлсинә янына күчте. Кызлар янәшәдә утырганда шактый чаяланганнар иде. берәм-берәм калгач, сүзсез калдылар, ярдәм сорагандай бер- берсенә карап, тыйнак кына елмаеп, шул елмаюлары аша нидер анлашып шактый бардылар. Менә автобус төчкереп тагын туктады, шофер: «Чишмә бар монда! Су эчәсе килгәннәр төшә!» дип белдерү игълан итте. Халык бүселеп чыга башлады. Гөлсинә белән Асаф, Гафур белән Нәфисә җитәкләшеп чишмә янына барып та җиттеләр... Көн яп-якты, кояшлы, чишмә суы көмеш, халык арасында кыенсынып барган егетләр кызлар белән танышып, кыска гына арада исемнәрен белешеп, адресларын алышып. Казанга кайткач һичшиксез күрешергә вәгъдәләр беркетеп өлгерделәр. Гафур озак вакыт автобусның үшән булуына, юлларнын начарлыгына, чишмә буеның матурлыгына рәхмәт укыды, алар бер елдан өйләнештеләр дә тату гына гомер итә башладылар.. Гөлсинә. Гөлсинә... Зәнгәр күзләрен каймалаган озын керфекләрен бер тибрәтеп җибәрсә теләсә нинди егетне дә шып туктата ала торган кодрәтле чибәрлек иясе Гөлсинә Асаф кыз белән нык ук мавыкты, моңарчы егет кулы тотып карамаган сылу Гөлсинә ана шашып гашыйк булды. Күркәм егет иде Асаф! Чын күңелен ачмаска өйрәнеп килгән, кешеләргә, бигрәк тә хатын- кызларга каты күнелле Асафны яшь кыз бөтен барлыгы, кырыслыгы, корылыгы, хаталары белән үзенеке итте. Гафурлардан күрмәкче алар да өйләнергә тиешләр, быел көзгә туй! Шәфкать туташы дигән диплом белән Гөлсинә өйләнешүләре турындагы таныклыкка да ия булачак Анын Асафы бар, сөйгәне! Кадерлесе, бердәнбере!..Моңарчы кызлар игътибарын, яшьлек мавыгуларын татыган, тормыш мәктәбенең ачысын-төчесен татып өлгергән Асаф кыз күңелендә нинди урын алуын аңлап та, бәяләп тә өлгермәде. Тормышта бик сирәк очрый торган, бары тик бөек җаннарга гына хас кайнар мәхәббәт очраган иде анын юлында. Хатын-кызларнын бик күбесенә эләкмәгән саф, кайнар йөрәк тибә иде Гөлсинә исемле татар кызының күкрәгендә. . Ин беренче мәхәббәте керәшен кызы Миннешне, поляк кызы ятимә Лида Вжеснев- скаяны Гөлсинә янәшәсенә куеп карый да чагыштыра Асаф. Юк, моңарчы анын юлында Гөлсинә кебек риясыз, саф күнелле, юмарт тере җанлы кыз очрамаган икән әле... «Нәфисә шәп, мәгәр синен Гөлсинән Нәфисәдән дә шәбрәк!» дия иде анын сөенечен уртаклашып Гафур Бикчурин... Һәм алар кәбестә чистартып яшелчә базасыннан бергәләп кайтып баралар иде. Чәй эчәргә Суфияларга барып керделәр.. Яшьләр чәй эчеп, аны- моны капкалап утырганда Фазыйла карчык Асаф дигән егетне бер кабуда йотты... Аның бер минут тормыйча, шушы сәгатьтә Гафур Бикчуринны күрәсе килде. Кайда эшли икән? һаман шул урынбасар булып калганмы? Югары күтәрсәләр ишетелер иде, күчәр башлары орынмый калмас иде, шунда утырадыр, бахыр. Квартирасын да яхшырта алмагандыр. Өч баласы, хатыны Нәфисә белән Восстание урамында, эшчеләр арасында яшәп ятадыр бичара... Восстание урамын каһәрләнгән «Тасма» берләшмәсе көне-төне агулап утыра. Берләшмә елдан-ел киңәя, Казан халкына агу тарата торган корпуслары арта тора. Җил искәндә Мәскәү, Ленин районнары өстенә газ, агу, зарарлы матдәләр ява. Силикат заводыннан бөркелеп чыккан сасы ис белән «Тасма» берләшмәсе тараткан агу форточка-төннекләр аша квартираларга керә, духовкада пешкән ризыкларга кадәр үтеп, аларнын тәмен үзгәртә. Киров районында әфлисун төсле куе төтен чәчеп утырган заводларның агуы да жил белән монда килеп житә, бугазларны буа, күкрәкне кыса. Врачлар Мәскәү, Ленин районнарында яшәүчеләр арасында рак авыруларының бермә-бер артык булуын язып та чыкканнар иде шикелле. Асаф Сәхиповичнын танышлары арасыннан инде берәү дә ул зарарлы урамнарда яшәми, алар берәм-берәм ару якка, Чехов базары тирәләренә, Совет районына күчеп беттеләр. Ульянов урамы тирәсендә югары катлау вәкилләре очен зиннәтле йортлар салынды. Ул Йортлар кеше күзенә кереп, күңелләрне тырнап тормасыннар өчен шырдый-бырдый халыкка, урта кул җитәкчеләргә багышлап Вишневский урамының ике ягына, шырпы тартмаларын әле яткызып, әле торгызып бер-берсенә охшаган котсыз игезәк йортларны тезеп утырттылар... Адреслар бюросыннан Гафур Бикчуриннын кайда яшәвен ачыклап, троллейбуска кереп утыргач, юлда Асаф Сәхипович әнә шулай уйлады... Гафур белән алар яшьтәшләр... Бер чорда, бер кояш астында, бер үк рәхәтлекне, кимчелекне тоеп яшәделәр. Бер үк законнарга буйсындылар. Бер ил, бер шәһәр, бер милләт кешеләре Ә чагыштырып, уйлап карасаң тормышлары нинди төрле-төрле аларнын! Тик күпчелек кешеләр язмышка ансат буйсыналар, үз тормышларының көйсезлегеннән зарланырга яратсалар да югарылар белән чагыштырып карамыйлар. Югарыдагылар шулай яшәргә тиеш дигән колларча фикер йортү күпчелеккә бик борынгыдан килгән. Берәүләрнең зиннәтле пулатларда, дәүләт исәбенә салынган иркен, бай дачаларда яшәп ятуына нәфрәт белдереп аваз салган кешеләрнең очраганы бармы?.. Күрәләр, шыпырт кына эчтән сүгенәләр, йодрык җиңдә, ә йомгак ясап, хөкем итәргә көч җитми, рух түбән.. Ленин районының җиргә сенгән, көне-төне машина шавы астында утырган ялгыз йортларына карап Асаф Сәхипович бүген нигәдер шулай уйлады...