Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗГЕ ЯШЕН

Көзге яшен—тәүге яшен түгел лә, Алып килми җылы көләч яңгырлар: Өр-яңадан үсәрме соң саф гөлләр, Күңелеңне бер өшеткеч кыраулар? Көзге яшен—көткән яшен түгел лә, Шомландыра, сискәндерә нигәдер. Кышлар килә, тыныч кышлар дигәндә, Тетрәүләргә түзәрме соң йөрәгем? Көзге яшен, нишләтәсең син мине? Яндырасың, көйдерәсең бәгырьне. Күз чагыла көтелмәгән балкыштан, Яшен телә бүген язмыш күгемне. Көзге яшен... соңгы... Соңгы яшем дә... Утлы уклар—дөрләп янган хисләрем. Яшен үтәр, үтми калмас... Ләкин мин— Яшеннәрсез, күкрәүләрсез—нишләрмен?! Нишләрмен?! Синең илдә ЯЛГЫШ кына килдем синең илгә, Кичерә күр әрсезлегем өчен. Мең кат үкенермен киләчәктә Шул мизгелдә көчсезлегем өчен. Рәмзия ГАБДЕ1ХАКО ВА—шигырь һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта, кцмәк китагиарда даими катнаша. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Лсниногарск шәһәрендә яши. Синең илен мина шундый таныш. Бит үзем дэ анда булган идем. Мин ул илнең бөтен матурлыгын. Сихри ямен, тәмен тойган идем... Мин ул илдә янар чәчәк идем. Утлы яшен идем мин анда! Син күрмәдең.-- Ник сон, матур дустым. Шулай соңлап килдең дөньяга?! Язгы хисләр башка кабатланмас. Соңгы таммы сөю—касәмдә. ...Яшьлек ишекләрен шакып йөрим. Мәңге ачылмасын белсәм дә... Бүген Бүген көн бәхет мизгелләрен Бүләк итәр әле күпләргә. Кемдер сине кичә яраткандыр. Кемдер сөяр тагы иртәгә. Күзләреңдә бүген мин чагылам. Утлы сулышыңны мин йотам. Сыенам да кайнар күкрәгеңә. Башкаларның барын онытам. Син дә оныт. Бу бәхетле йөздән Таныш чалымнарны эзләмә. Тәүге тапкыр кояш күргән сыман. Карыйм ич мин синең күзләргә. Мәңге, димим, менә бүген ярат! Кичә югалтканны таптырмыйм. Бүгенгенең якты учагыннан Йөрәгеңә күчкән чаткы мин. Бәлки сүнәр, бәлки әле дөрләр. Ул йөрәктә нинди хәлләрдер. ...Бүгенге көн сагындырып куйса. Киләчәктән миңа хәбәр бир. Хат Хат язалмый азапланам бүген. Хаталанам, бозам... Ак болынга күбәләкләр түгел. Куна бары тузан. Тузан булып куна күңелдәге Ачу, әрнү. үпкә... Сабыр итик, диеп, каләмемне Алып куям читкә. Ачу. нәфрәт—бәхет өчен тозак. Үкенечкә юлдаш. Борчылырсың хат килмәгәч озак. Ләкин рәнҗү булмас. Килер мизгел: аяз күңелемдә Күбәләкләр уйнар: Алар синең арган йөрәгеңә Шатлык булып кунар. Яратам Тәүге кояш нуры тәрәзәңә Кагылганда килеп, Мин уятам сине назлый-назлый. Күзләреңнән үбеп. Хәерле көн, хәерле юл теләп. Атлыйм янәшәңдә. Сакла аны!—диеп ялварамын Тугры фәрештәңә. һәр адымың, һәр сулышың тоеп, Җаның аңлап яшим. Мин барсын да эшлим! Күзләреңнән Тик таммасын яшең. Бу сихер дә, могҗиза да түгел. Юк тылсымы, сере. Барсы гади... Бәлкн. бик катлаулы?!. Мин -яратам сине!