Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

65— ТАЛАК (ТАЛАК) СҮРӘСЕ (Талак сүрәсе 12 аятьтән тора. Мәдинәдә иңгән.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Әй. пәйгамбәр, хатыннарыгызны аерасы булсагыз, гыйддәт вакытын төгәл тотып, санап аерыгыз Раббыгыздан (җәзасыннан) куркыгыз. Ачыктан-ачык әшәкелек кылмасалар. аларны өегездән куып чыгармагыз, үзләре дә чыгып китмәсен Менә Аллаһ куйган чикләүләр. Аллаһнын чикләрен ботган (хәттин ашкан) кеше, һичшиксез, үзенә зарар китерәчәк. Белмәссең, моннан сон Аллаһ ярдәме илә халнен үзгәреп куюы да бар бит але (ир кешенең кире уйлавы бар). (•Гыйддәт вакыты—хатынның өн тапкыр күрем күреп, пакьлөнү вакыты була Аерыласы хатын, ире аңа якынлык кылмыйча, өч тапкыр пакьлөнергә тиеш Балага узганмы, узмаганмы икәне беленсен өчен Балага узган хатынны аерырга ярамый Талак кылучы ир кинәт кенә аерган хатынына тартыла башласа яңадан ку шылып тора башлар өчен талакны өч тапкыр әйтмәскә тиеш. Ягъни, ир кеше аерам, талак итәм. сүзләрен ашыгып әйтмәскә, ул сүзләр белән сак кыланырга тиеш» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 2. Гыйддәт вакыты узганнан соң. хатыныгыз белән яхшы торырга ният итсәгез, никахыгызга кайтарыгыз яки аны кануни нигездә аерыгыз Бу эштә гадел булган ике кешене шаһит итеп алыгыз Алар шәһитлекләрен Аллаһ куйган чикләрдән чыкмыйча башкарырга тиеш. Бу-Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанганнар өчен куелган тәртип Аллаһның җәзасыннан курыккан кешегә Аллаһ (кыенлыклардан) чыгу кдлын күрсәтер (3) Һәм аңа көтелмәгән җирдән ризык бирер Аллаһка ышанган кешегә бер Аллаһ җитәр. Шик юк ки. Аллаһ Үз әмерен җиренә җиткерми калмый. Аллаһ бөтен нәрсә өчен чик һәм үлчәү куйды 4. Аерасы хатыныгызның (картлык яки авыруы сәбәпле) айлыклары бөтенләй туктаган булса, яшьбулып та айлыгы булмаган хатыннарыгызны аерганда (балага узмадымы икән дигән) шиккә калсагыз, гыйддәтлөре өч ай булыр. Йөккә узган булсалар, бала туганга чаклы аерылмаслар Аллаһтан (җәзасыннан) курыккан кешегә Аллаһ кулайлыклар бирер (5) Менә болар Аллаһнын сезгә иңдергән боерыклары булыр. Аллаһтан (җәзасыннан) курыкканнарның хаталарын Аллаһ каплар вә ана әҗерен бирер (6) Көчегездән килгәнчә аларга (аерган хатыннарыгызга) яши торган йортыгыздагы бер бүлмәне бирегез, аларны җәберләмәгез, рәнҗешләр китермәгез. Әгәр алар йөкле икән, бала тапканчыга чаклы аларны тәрбия кылыгыз. Сезнең балагызны имезгәне өчен аларга хакын бирегез, мәсьәләләрне үзара килешеп хәл итегез. Әгәр аңлаша алмасагыз. баланы башка бер хатын имезсен (7) Мөмкинлекләре мул булган кеше (аерылган хатынына) күбрәк бирсен. Кысан хәлле булган ир дә Аллаһка биргән кадәрлесеннән алеш чыгарсын. Мөмкинлектән артыгын бирергә Аллаһ берәүне дә мәҗбүр итмәс Аллаһ бер кыенлыктан сон җиңеллек тә бирер 8. Раббынын һәм пәйгамбәрләрнең әмереннән ераклашып азган-тузган ничәмә-ничә кавемнәр булды. Без аларнын халыкларын читен газапка тарттык вә аларны моңарчы күрелмәгән җәзага дучар иттек. (9) Шулай итеп, алар кылган азгынлыкларына күрә әҗерен дә татыдылар. Аларнын ахыры да тәмам һапакөг булды (10) Аллаһ аларга дәһшәтле газап әзерләде Әй. иман китергән зиһен ияләре! Аллаһнын җәзасыннан куркыгыз Аллаһ сезгә хакыйкатән. кисәтүче (Коръән. Пәйгамбәр) иңдерде. (11) Иман китереп, игелек кылганнарны караңгылыктан яктылыкка чыгармак өчен. Аллаһ сезгә ап-ачык аятьләрне укып бирсен дип. пәйгамбәрен күндерде Аллаһка иман китереп, игелекле эш кылганнарны. Аллаһ арыклаЖурнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде рыннан чишмәләр агып ятучы, эчендә мәңге калачак җәннәткә урнаштырыр. Аллаһ андый кешеләргә иң яхшы ризыклар гына бирер 12. Аллаһ-җиде кат Күкне вә шулай ук Җирне яралткан Раббы (Аыаһның) фәрманнары шулар арасыннан иңеп тора. Шулай итеп. Аллаһның бөтен нәрсәгә кодрәте җиткәнлеген вә һәр нәрсәне гыйлеме белән урап алганын беләсез. 66— ТӘХРИМ (ХАРАМ) СҮРӘСЕ (Тәхрим сүрәсе 12 аятьтән тора Мәдинәдә иңгән Төхрим—тыю, рөхсәт итмәү, харам кылу мәгънәләрендәге сүз.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим 1. Әй. Пәйгамбәр, хатыннарыңның күңеле булсын дипме, Аллаһ сиңа халап кылган нәрсәне син ни өчен үзеңә харам иттең? Аллаһ-ярлыкаучы, чиксез мәрхәмәтле кичерүче. 2. (Аерым бер шартларда) Аллаһ ант сүзен кире алырга рөхсәт итте Сезнең ярдәмчегез Аллаһ Ул-барысын да белүче, хикмәт иясе. 3. Бервакыт Пәйгамбәр хатыннарының берсенә серен сөйләде. Ләкин хатыны бу серне башка көндәшләренә җиткерде. Аллаһ (хатынының сер тотмавы турында) Пәйгамбәргә хәбәр итте. Моны белгәч. Пәйгамбәр (сөйләгән сүзенең) бер өлешеннән танды, икенчесен раслады. Хатыны: -Бу турыда сиңа кем җиткерде?-дип сорады Пәйгамбәр: -Бөтен нәрсәне белеп торучы, һәр нәрсәдән хәбәрдар Аллаһ хәбәр итте.-диде. 4. Икегез дә тәүбә итсәгез, яхшы булыр иде. Сезнең икегезнең дә күңеле адашкан Сез Пәйгамбәргә каршы гамәл кылсагыз, белеп торыгыз ки. аның дусты вә ярдәмчесе-Аллаһ һәм Җәбраил белән иң яхшы мөселманнар. Шулар өстенә фәрештәләр дә аны яклаячак. (5) Әгәр ул сезне аерып җибәрсә Ваббы аңа сездән дә яхшырак, үзләрен Аллаһка багышлаган, иман китергән, тугрылык белән итагать итүче тәүбәгә килгән, гыйбадәт кылучы, ураза тотучы, тол яки саф кызларны хатын итәр. 6. Әй. иманлы бәндәләр, утын урынына кешеләр һәм ташлар ягылган җәһәннәмнән үзегезне һәм гаиләгезне саклагыз (Җинаятьчеләрне) кызгана белми торган, көчле һәм Аллаһның әмеренә каршы килми торган, бары тик Аллаһ боерганны гына үги торган (зобаншшр) фәрештәләр шул җәһәннәмнең сагында тора 7. Әй. кяферләр, бүген (Кыямәттә) ярлыкау сорамагыз. Сез бары тик кылмышларыгызга күрә җәзаланачаксыз. 8. Әй. иманлы кешеләр, ихлас тәүбә итеп. Аллаһка кайтыгыз. Ихтимал, сезнең хаталарыгызны Аллаһ кичерер Пәйгамбәрне вә аның белән бергә иман китергәннәрне кыен хәлгә куймый торган Көнне (Кыямәттә) Аллаһ сезне, арыкларыннан чишмәләр агып ята торган җәннәтләргә урнаштырыр Аларның алдыннан, ун якларыннан (игелекләренең) нуры яктыртып барыр, алар: —Йа. Раббыбыз, нурыбызны тагын да камилләштер, безне ярлыка, зинһар!—дип әйтерләр — Йа. Аллаһ! Синең кодрәтен чиксез. 9. Әй, Пәйгамбәр, кяферләргә вә монафикъларга каршы Җиһад ит. аларга каты куллы бул Аларның барасы җире-жәһәннәм. Ул бик тә хәтәр урын 10. Аллаһ Нухның һәм Лутнын хатыннары белән булган хәлне инкарьчыларга гыйбрәт мисалы итеп китерде Аларның икесе дә Аллаһның тугры бәндәләренең никахында иде Алар хыянәт итте. Ирләре аларны Аллаһның җәзасыннан коткарып кала алмады. Аларга —Әйдәгез, утка керүчеләр белән бергә сез дә җәһәннәмгә керегез,—диелде. 11. Иман китергәннәргә дә Аллаһ Фиргавен хатынын үрнәк итеп китерде. Аның хатыны әйтте: —Йа. Раббым. мина үз хозурыңда җәннәттә бер йорт салып бир. мине Фиргавеннан һәм аның нәҗесеннән коткар вә мине залимнәр арасыннан йолып ал.-диде. 12. Кызлык мөһерен саклаган Гыймран кызы Мәрьямне дә Аллаһ үрнәк итеп күрсәтте Без аңа рухыбызны өрдек, ул Раббынын сүзләрен вә китапларын раслады Ул чын күңеленнән итагать итүче булды 67—МӨЛЕК (ПАДИШАЛЫК) СҮРӘСЕ (Мөлек сүрәсе 30 аятьтән тора Мәккәдә иңгән. Мөлек. малик—падиша. дигән суз.) Би см ил л әһ и р-ра х мән и р-рах и м I. Бетен хөкемдарлыкны хозурында тотучы Аллаһ олугларның бөегедер вә Аллаһның көче бетен нәрсәгә җитә (2) Аллаһ кемнең игелек кылачагын сынап карар өчен, үлемне, яшәеш тормышны бар итте Аллаһ—жиңү белмәс кодрәт иясе чиксез мәрхәмәтле ярлыкаучы (3) Аллаһ бер-беренә ярашкан җиле кат Күкне бар итте Галәмнәр Раббысынын бар итү гамәлендә сез һичбер кимчелек күрмәссез. Күтәрелеп бер багыгыз сез Күкка анда һичбер җитешсез урын күрмәссез. (4) Аннан сон тагын кат-кат карагыз, багышыгыз (Кук төзе\ешендв бозыклык таСхымыйча) гаҗиз булып, бичара халдә кире кайтыр. (5) Хактыр ки. сезгә иң якын Күкне кандилләр (йолдызлар) белән бизәдек Аларны (йолдыгшрны) шайтаннарга ата торган итеп ясадык һәм шайтаннарга ялкынлы ут газабын хәзерләдек (6) Раббыны инкарь иткән бәндәләр өчен җәһәннәм газабы бар Ул бик тә хәтәр урын (7) Аларны (кяферюрне) утка атканда җәһәннәмнең (кяферлөргә) булган ачуыннан кайный-кайный (8) шартлар дәрәҗәгә җитеп үкергәне ишетелеп торыр. Гөнаһлылар төркеме утка атыла барган саен, ут сакчылары (зобаншшр) аларга: -(Шушындый газап булачак дип) алдан кисәтүче бер генә пәйгамбәр дә сезгә килмәдемени соң?—дип сорарлар (9) Алар шулай җавап бирер: —Дөресен генә әйткәндә шушы газапның киләчәге турында кисәтүче бер Пәйгамбәр килгән иде, ләкин без аның кисәтүләренә ышанмадык, аларны ялганга чыгардык. Аллаһ берни дә иңдермәде. Сез саташкан бәндаләр.-дидек.-{10) Их. аның сүзләренә колак салган булса идек, акылыбыз белән уйлап караган булса идек, утта янучылар арасында булмас та идек II. Шулай итеп, алар гөнаһларын таныдылар. Алар Аллаһның ярлыкавыннан ерак булырлар! Алар инде ялкынлы җәһәннәмнең әһелләре 12. Үзен күрмәенчәдә Аллаһка иман китергәннәргә Аллаһның җәзасыннан курыкканнарга хакыйкый ярлыкау һәм дә бөек әҗер хәзерләнгән. (13) Сүзегезне яшерсәгез да яшермә- сәгез дә белеп торыгыз ки. Аллаһ-күнелегездәгеләрнең барысын да белеп торучы (14) Юктан бар итүче белмәсме'1 Ул иң яшерен гамәлләрне дә белеп тора вә һәрнәрсәдән хәбәрдар. (15) Җир йөзен сезнен карамакка биргән-Аллаһ. Шулай булгач. Җирнең күкрәгенә басып йөрегез вә Аллаһ биргән нигьматләрне ашагыз. Ахырда кайтыш барыбер Аллаһ хозурына булыр. 16. Күхтәгеләр (Аллаһ. фәрешташр) сезне (гөнаһкяршрны) Җиргә йоттырмас, дип ышанасызмы? Ул чакта Җир калтырана башлар, тетрәр һәм сезне Җирубар (17) Күктән (Аыаһ гөна/ыы) баш ы гы зга давыллы таш яңгыры яудырмас, дип уйлыйсызмы? Кисәгүләребезнең ни икәнен сез озакламый белерсез. (18) Хактыр ки. алардан элек яшәгәннәр дә моны (Коръәнне) ялганга чыгарды Ләкин минем аларга китергән җәзам нинди дәһшәтле булды (19) Күктә баш очларында канат кага-кага оча торган кашларны алар күрмимени сон'7 Аларны миһербанлы Аллаһтан башка беркем дә һавада тота алмый Шик юктыр ки, Аллаһ барысын да белеп тора (20) Аллаһтан котылырга сезгә ярдәм итүче гаскәр кемнәрдән тора? (Аллаһның җәзасыннан бары тик Аллаһ үзе генә коткара ала.) Кяферләр алар-юл табалмаслык булып адашкан халык (21) Аллаһ сезгә ризык бирүне туктатса, сезгә кем ризык бирер'7 Хәер, алар азгынлык һәвәслеге белән (Хактан) тәкәббер рәвештә ераклашты (22) Хәзер инде уйлап багыгы з, йөоеаска килеп, кара көеп йөрүче бәндә тугры юлга күнәрме әллә тугры юлдан төп-төз атлап баручымы (Сәгадәткә барып ирешәчәк р (23) (Рәсулем) әйт: -Ул сезне юктан бар итүче, сезгә колаклар, күзләр, бәгырь бирүче.-диген. Бик аз шөкер итәсез. (24) Тагын әйт син: —Җир йөзенә сезне Аллаһ яралтты һәм сез (җавап бирер өчен) Аллаһ хозурына барачаксыз.—диген (25) (Кяферләр мыскыллы киная белән)-. -Сөйләгән нәрегез хак булса, вәгъдә иткәннәрегез (Кыямәт көне, газаплар) кайчан килер?— диярләр. (26) Әйт син аларга: -Бу турыдагы мәгълүмат бары тик Аллаһ хозурында гына. Мин бары тик Аллаһ газабының. һичшиксез, киләчәге турында сезне кисәтүче гена-диген. 27. Әмма аны (газапны) якында күргәч, кяферләрнең йөзләре каралыр һәм аларга: -Мена бу сез бик тиз күрергә теләгән нәрсә шушы булыр.-дип әйтерләр (28) Әйт син: -Әгәр Аллаһ мине, минем белән булган якыннарымны һәлак итсә яки рәхмәте илә исән калдырса, хәтәр газаптан кяферләрне кем когкарыр?-дип сора. (29) Әйт син: —Аллаһның рәхмәте киң вә Ул - ярлыкаучы. Без Аллаһка иман китердек, тәвәккәл итеп. Ана сыендык.-диген Кемнен ялгыш юлда адашып йөргәнен озакламый күрерсез (30) Әйт син -Мина жавап бирегез сез. әгәр су-елгалар, чишмәләр качса, бәреп чыккан чишмәләрне сезгә кем кире кайтарыр? (Әлбәттә. Аллаһ кына бу эшне башкара ала )