Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘМЕ, КҮРӘБЕЗМЕ?

Татар килә! I Әйе. ат өстендә татар гына үзен шулай горур, жинел. кылтыкланып тота белә. Татар Л. гына атны бар хәзинәләрдән дә өстен күрә Фәкать татар гына башын аямыйча яуга баса” Бу юлларны без Марат Әмирханның 2003 ел башында “Казан утларьГнын өч санында басылган "Тояк эзе” исемле романыннан укыдык. Ымсындыргыч һәм өметләндергеч ике сүз: татар килә! Хәере белән килә генә күрсен иде дәүләтле, ирекле, милләт җанлы, хөр фикерле чын татар Кайтсын иде ерак тарихлардан! Яшәешебезгә дә һәм әдәбиятыбызга да. Татар килә! Тик нинди ул. без зарыгып көткән кыяфәттәме9 Марат Әмирхан бик өметле ике сүзе белән безнең бар игътибарны җәлеп итә дә. романның баш каһарманы Кәшшафка ияртеп, тарих галимнәренең иҗади эзләнүләр, үзара интригалар, аяк чалулар, эреле-ваклы бәхәсләр, хыянәт һәм алдашулар, күп очракта мәгънәсез булган сүз көрәштерүләр тулы көндәлек ыгы-зыгысына алып кереп китә. Интригалар дигәннән. “Звезда Поволжья” гәзитеннән күпме укыдык без мондый холыклар (һәм холыксызлар!) бәрелешен! Дөрес, андагылар тәҗрибәле әдип каләме аша үткәрелмәгән, кием-бизәкләргө төренмәгән, шуңа күрә романдагыдан шөкәтсезрәкләр иде Ләкин "Тояк эзен”дәге әдәби сурәтләү чаралары да андагы байтак каһарманнарны әлеге гәзит битләрендәге конкрет шәхесләрдән аерып бетерә алмый. Алайса, "татар килә!” дип шатланып. "Звезда Поволжья" каһарманнарының әдәбияттагы гәүдәләнешләрен генә көтеп алганбыз булып чыгамыни? Нәрсә соң бу. заман әдәбиятының тормышка якынаюы шушылай пародия төсен алды мәллә? Хәер, башкача ничек булсын, без бит үз заманында татар әдәбиятының зур казанышы саналган, дәүләт бүләкләре алган "Язгы җилләр". “Намус”. "Гади кешеләр". "Саф күңел". “Сүнмәс утлар" кебек әсәрләрнең каһарманнарын, чын тормыштан алынмыйча, социаль заказ буенча уйлап чыгарылуда, әдипләребезне исә чынбарлыктан аерылуда, бик зур "гөнаһлы" социалистик реализмда гаепләдек, шулай гаепли-гаепли каләм ияләрен үз иҗат биеклекләреннән кара җир “чынбарлыгына" тартып төшердек Әдәби әсәр каһарманнарын тормыштагыларга якынайту бик кирәк тә кебек—чөнки безнең, әдәбияттан укып, үз-үзебезне таныйсыбыз бар иде. Таныдык та. "көзгегә" баккан килеш исебез китеп торабыз менә. Чынлап та безме соң бу? Бнгрәкләр дә пычранганбыз, гөнаһка батканбыз, миһербансызланганбыз. йөзебезне үк югалта барабыз икән бит. Инде тәүбә итү. мәңгелек тәмуг газабыннан котылу әмәле дә юк икән безгә—барысына кул селтәп, элек ничек яшәгән булсак, калган гомеребезне дә шулай дәвам иттерергә генә дучарбыз. Әдәбият белән реаль тормыш үзара ярышып, бер-берсеннән өйрәнеп казна караклары, мафия, азгынлык корольләре һәм королевалары, алар янында ялманып йөрүче мескеннәр үрчегә Инде менә яшьләр дә шундый каралыкны язып әдәбиятка килә. Әле генә Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Рәмзия Габделхакованың 27 июньдә "Ватаным Татарстан"да дөнья күргән хикәясе "Соңгы һөҗүм” дип атала. Әсәр каһарманы, заманында фашистларга каршы кыю сугышкан Гафур карт гомер азагында үзенең хәләлдән-хөләл пенсия акчасын ай саен эшлексез имгәкләр төркеменә биреп барырга мәҗбүр ителә. Чөнки бүген дәүләт тә. законнар да кыерсытылучы гади кешеләрне чынлап якларлык хәлдә түгел, алар барысы да көчлеләр һәм акчалылар ягында. Рәмзия Габделхакова хикәясенең азагы да фаҗигале: Гафур карт имгәкләрне өенә бикләп ут төртә дә. үзе йөрәген тотып җиргә ава. Әйе, соңгы һөҗүм аның файдасына түгел: ул—коточкыч гаҗизлектән, бер чарасызлыктан үлеп котылучы гына. Яшь мәлгуньнәр төркеме уттан исән чыгачак, хәтта бер сабак та алмаячак, аларга беркем җәза бирмәячәк Чынбарлыгыбыз шундый. "Хосусыйлаштыру нәтиҗәләре кабат каралмаячак"—Путиннын чираттагы сайлау уңаеннан иң төп вәгъдәсе әнә шундый булырга охшап тора Чөнки аның сайлану-сайланмавы Гафур картларга түгел, хосусыйлаштыру чорында Дискуссиядә катнашучы авторларның фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә момкин кулларына хәрам мал эләктереп калучыларга бәйле. Хәрәмлеген үзләре дә таныйлар, югыйсә, эшнең кабат каралуыннан өркеп тормаслар, карала калса, илдә коточкыч гражданнар сугыша башланачак, дип кисәтмәсләр иде. Ә җәзасыз калган һәр гөнаһ яна гөнаһлыларны тудыра. Тиңсез көрәштә Гафурны һәлак иткән мәлгуньнәрне без әдипләрнең "заманча" яңа әсәрләрендә, һичшиксез, кабат очратачакбыз әле. Әнә. нәфис зат каләм ияләре дә үзара узыштан дөньябыз пычраклыгын яза. Сәмигә Сәүбанованын "Кызтәкә"се ( Иде.7 журналы. N2. 2000 ел). Дилә Булгакованың “Үрмәкүч"е ("Сөембикә " журналы. N11. 1998 ел}— "әстәгъфирулла” дип кенә укырлык әсәрләр. Бозыклык "анатомиясе"н шушының кадәр җентекләп тасвирларга кирәк бит! Тәҗрибәле әдибәбез Мәдинә Маликова да "Шәфкать"ләрдән "Алтын ятьмә"ләргә. "Өермә"ләргә кереп китте Узган гасыр азагындагы яңарыш елларында нәкъ үзебез кебек вак интригалар белән яшәүчеләрне, уй-хыяллары көнкүреш ыгы-зыгысыннан, парлашу-аерылышу кичерешләреннән уза алмаган, аның каруы, "уйлап чыгарылмаган" әдәби геройларны иң элек без чит ил телесериалларында күрдек Изаура исемле кол хатын нинди якын тоелды безнең рухыбызга' Менә ул инде "Намус"та Гомәр Бәширов “уйлап чыгарган" Нәфисә түгел! Кол өчен дәүләтле булу да, милләтең дә. тел дә мөһим түгел хуҗасының дәүләтен—үз дәүләте, аның малын—үз малы, аның телен—үз теле дип юана ул. артыгын уйламас, баш ватмас өчен, табигый ихтыяҗлар белән яши бирә. Укучыларның һәм тамашачыларның шундый әсәрләргә ябырылуы әдипләребезне аптырашта калдырды, беркадәр рәнҗетте дә бугай, мәгез. алайса, кинәнегез, дигәндәй, кемдер уйлану-эзләнүләрдән соң, кемдер шактый җиңеллек белән “шул" темаларга кереп китте. Бу хәл прозада да, шигырьдә дә сизелә, соңгысында ул гамәлгә ашмаган якты хыяллар өчен сызлану, сагыштан моңлану белән үрелеп бара. Миңа калса, проза “бозыклык реализмьГна бигрәк тә каты биреште “Казан утлары"ның 6 нчы санында басылган Әсгать Сәләх повестен ("Каеннар юлы”) һәм Тәлгат Галиуллин романын (“Төнге юллар") укыган кеше әдәбиятта мондый "янарыш"ның вакытлы гына булмыйча, әле бөтен киңлекне иңләп дәвам иттерелүен ачык күзаллый. Бүгенге әдәби геройлардан без хәзер “үзебезне" җиңел танысак та. алар торган саен кызыксызрак була баралар. Тормышта да, телеэкранда да, инде хәзер әдәбиятта да иге- чиге булмаган күңелсез хәлләр Китапларның, әдәби журналларның азрак укылуында да күп сәбәпләрнең берсе шушыдыр, мөгаен. "Кол колны ярата алмый, чөнки үзе белән бергә бил бөгүчегә карап социалистик кол үзен күрә. Ничек яратып булсын шундый ялагай, куркак, хөсетле бәндәне1"—дип язган иде Миргазиян Юныс үзенен "Соңгы сулыш" әсәрендә ( Казан утлары ", N8-9.1997ел). Ә без әдәбияттан үзебез кебек “бил бөгүчене" генә күрәбезме9 Андагы геройлар “куркак, ялагай, хөсетле" генәме? Аларны "күргәч" укучы имәнеп кнтәрдәйләре дә күбәеп бармыймы? Чынлап та, ничек яратып булсын аларны? Көчле, максатлы, бүгенге идеал дигәне дә йә бүтәннәрне изә-сыта үз байлыгын арттырырга, хатын-кызларны яулап алырга гына сәләтле, йә мәкергә остарак Мисаллары, әнә. Тәлгат Галиуллиннын соңгы елларда иң әйбәт укылган “Тәүбә". “Элмәк" романнарында. Андыйларга милләтең ни дә. дәүләтең ни' Депутат булып алганнары да үз төркеме мәнфәгатенә генә эшләячәк. Нәкъ тормыштагыча! Т ик менә әдипләр хыялының шушыларны сурәтләү белән генә туктап калуы урынлымы икән? Алайса, күп сорауларыбызга җавапны кайдан эзләргә, тормышта кемне маяк итәргә9 Әдипләр хыялын нәрсә чикли бүген9 Моңа кадәрге хыялларның челпәрәмә килүеме, әллә тормышның аяусыз чынлыгымы? Әйе. бер сәбәбе шушыдыр. Җәмгыятебез—тирән торгынлыкта. Бүген гүя әдипләр—җәмгыятьтән, җәмгыять—үзенең әйдәүче көчләреннән яңа фикер, алга бер ыргылыш көтә, тик берсе дә беренче булып кузгалырга теләми. Көтеп тору, билгесезлек никадәр озакка сузылса, шулкадәр начар—"тымызык күлдә корт үрчи". Өметләрне җилкендергән милли кузгалыш чоры да әдәбиятта заман геройларын, халык каһарманнарын тудырырга өлгермәгән килеш пыскып сүнде. Югыйсә, әдәби геройга әверелерлек шәхесләребез мәйданга килгән иде. Алар азмы-күпме шигырьләрдә һәм публицистикада (әйтик, шагыйрь Рәфикъ Юнысның "Татарстан референдумы" китабы) гына чагылып калды, ә проза— әдәбиятның авыр артиллериясе—фикер җыйган арада татар милли хәрәкәтенең, "хөр мәмләкәт" идеясенең судларда хөкем ителү көннәре килеп җитте. Үз дәүләтчелегебез өчен, ирек, демократия өчен уңышлы гына кебек башланган көрәшнең казанында кайнаучы, Татарстанның бәйсез үз Конституциясен кабул итүдә, дәүләтнең үз символларын, үз Президентын булдыруда катнашып куанучы депутат-әдипләребез дә без көткән, безне алга чакыра торган әдәби геройлар тудырырга өлгермәде. Киләчәкнең ачык булмавы, туннель азагында бер яктылык күренмәү язарга уйлаганнарның да илһамын алды байтак әдипләр, бүгенге вәзгыятьтә геройларының бәхетле киләчәген, көрәштә җиңеп чыгуын "күрмичә", әсәрне аларның үлеме белән төгәллиләр Илһам килерлек хәлмени Татарстаныбыз үзенең бер ел яулаган, бөтен җәмгыятебездә рухи күтәрелеш кузгаткан шартлы гына мөстәкыйльлегеннән дә берничә ел буе тырышып чигенә инде. ' Ирекле" таралуны милләт жанлы язучы-депутатларыбыз да кузгатмады, күрәсең, парламентта калып, мөстәкыйльлекне әйбәтрәк сакларга уйлаганнардыр Язучы Фәүзия Бәйрәмова. ике тапкыр омтылып та Татарстан Дәүләт Советына сайланмый калгач, халыкка беркадәр дәгьвә-үпкә белдереп язган иде Депутатлыкка үткәрмичә, язмышымы, бер Ходаебызмы аны "йөз югалту"дан саклап калган икән Чөнки мең газаплар белән үзе тудырышкан ирек, дәүләтчелек яралгысын үзе үк ашау ана бигрәк тә кыен булыр иде. Бер үзе көрәшеп тә ни кыра ала! Ирешелгәннәрдән чигенмәгән булсак, мөстәкыйльлек юлына басарга яңа җай чыккач, эшләп китү өчен әзер базабыз булачак иде. Кем ихтыяры беләндер. без аннан да колак кактык. Тагын бер тапкыр өр-яңадан башлау өчен көч хәзергедән дә күбрәк кирәк булачак Үзәк тә "хаталарын" кабатламаска, сәясәт йөгәнен азга гына да йомшартмаска тырышачак. Дөрес. Татарстан бүген алар өчен проблема түгел инде, аны “хәл иттеләр", ә менә татар халкы белән ни эшләргә? Бүген чигенгән лидерлар урынына иртәгә ныграгын, изге юлдан тайпылмый торганын тудырырга сәләтле икән ич бу халык! Димәк, иң элек халыкның рухын сындырырга кирәк Беренче чиратта—рухсыз әдәбият, бозыклык телевидениесе белән! Карагыз. "Татарстан—яңа гасыр" исемле бөтенебез өметләнеп көткән "милли татар телевидениесе”ннән ни килеп чыкты? Романтиканы, бөркетләрнең табигый төстә кыяларга омтылышын да әдәбиятыбызга теләп-чакырып кайтара алмыйбыз. Эзләнүчән "Идел" журналы матур эш башлап карады: каләм ияләренә алдан хәбәр итеп, романтик сан чыгарды Тик андагы бөтен романтика Илдар Юзеевның бер драмасына, Габдрахман Әпсәләмовнын бер романына яки Мирсәй Әмирнең бер “Агыйдел"енә торырлык микән? Шуңа күрә бүгенге укучы “Элмәк"ләрне. “Үрмәкүч"ләрне. безне алга дәшеп, киләчәгебезгә юл күрсәтеп тора торган халык каһарманнары урынына, ниндидер албасты, убыр, сихерче, күрәзәче кебекләрне укып канәгатьләнергә мәҗбүр Тик азарга ияреп ерак китәрбез микән соң? Саташып кына бетмәбезме? Кайбер каләм ияләре, дәүләтчелегебез өчен көрәш башындагылардан ниндидер "феномен"нар ясап, калын-калын ялтыравыклы китаплар да чыгардылар, шулай ышаныч казандылар, әмма аларны әдәбиятта безнең заман герое дәрәҗәсенә күтәрә алмадылар. Халыкның бүгенге рухи тормышын, дәүләтчелек өчен, үз хокукларын киңәйтү өчен авыр көрәшен, ул көрәштә җиңелүен һәм киләчәктә, һичшиксез, җиңәчәген, иреккә омтылышын киң планда, күңел төшенкелегенә бирелмичә яктырткан әсәрләрне көтүебез шулкадәр көчле, әдипләребезнең һәр иҗат җимешен "шушы түгелме?" дип укырга керешәбез. Флүс Латыйфиның "Ишелеп төшкән бәхет" романын "Казан утларьГнда кулга алып, беренче битләрен укый башлагач та шулай кыбырсып куйган идек. Чөнки элегрәк дөнья күргән "Хыянәт"еннән соң. халык гаме белән гамьләнө, бүгенгенең тамырларын тирәннән эзли, офыкның арьягына да караш ташлый ала торган әдип дип. аңа өметебез арткан иде. Ә яңа романында ул татарның тамырларын тарих тирәнлегеннән генә түгел, дөнья киңлекләреннән эзләп яктыртырга һәм шул тамырларны бүгенгегә китереп ялгарга батырчылык иткән кебек Ходаем ла, милли мохитебезнең мәйданы әнә нинди зур икән, моңа кадәр күреп кенә җиткерә алмаганбыз. Анда әдипләребез дә "кермәгән" иде шул, яна заманда аны Тәүфикъ Әйди белән Флүс Латыйфи гына башлады Тамырлар киңлеген белү бик мөһим безгә: монда, кече татар илендә, бәләкәй Татарстаныбызда мөстәкыйль дәүләт кору өчен җитди эш башласак, рухи таяныч һәм теләктәшлекне әнә шул мәйданнардан эзли алабыз, дигән сүз. Романны уку барышында хыялларыбыз белән дөнья киңлекләренә чыгып керәбез дә. әсәрнең баш каһарманы Сирингә ияреп, ул хезмәт иткән хәрби частька, солдат казармаларына килеп төртеләбез. Менә ул—безнең "ишелеп төшкән бәхет"! Ни хәл итәсең, әдип үз хыялы белән дөнья киңзекләрен колачларга, борынгы тамырларыбыз буйлап тарих тирәнлекләренә җитәргә, үз иҗатында дала иркенлекләренә омтылса да, ахыр чиктә җәмгыятьнең үзе яхшы белгән тирәнлеген, таныш мохитен сурәтләү белән чикләнергә мәҗбүр. Әйе, Гаяз Исхакый романнарына тиң эпик әсәрләр язу. гомуммилләт гамьнәрен аның дәрәҗәсендә күтәрү өчен, аныкы кадәр талантын булу өстенә. дөньяны аның кадәр күреп белү дә зарур, аралашу даирәсе дә киң булырга тиеш икән. Ә безнең бүгенге татар әдибе нинди киңлекләр күреп үсте, кайсы ил университетларында белем җыйды? Инде төрки кардәшләребез белән дә рухи багланышларыбыз юк диярлек. Бер-ике шагынрь-язучыбыз Төркиягә барып кайтса, алардан үзебез үк күпсенәбез. Читлектәй кысан бүлмәсенең сыңар тәрәзәсеннән нәрсә генә күрә безнең әдип? Яшьлегендә дә бар исендә калганы—солдат хезмәте белән чикләнә түгелме ’ Чөнки чит илләрдә, бәрәңге-фәлән үстерү тәҗрибәсен өйрәнү сылтавы белән, хакимнәребез генә йөреп торды. Аннары анда күреп кайткан рухи хөрлекне үзләре тудырган кысан мохит, караңгы чырайлы дөнья, гаҗизлек, моң-зарлы халык белән чагыштыралар да. килеп чыккан аерма өчен, каләм ияләрен гаепли башлыйлар. Янәсе, безнең әдипләрдән булмады инде: халыкны да тәрбияли белмәделәр, дөньяны да пакьламадылар. берсе дә беркайчан "Война и мир" ише әсәр язып, милләтне Җир шарына таныта алмалы, шуна күрә “анда" безне белүче лә юк. Чөнки һәркайсынын үзен бу роман-эпопеялагы Наполеон яки Кутузов итеп күрәсе килә Ә чынлыкта бармы сон безнен реаль Кутузовыбыз? Кем ул? Алар булмаганга күрә дә Сириннәребез өстеннән тәкәббер лейтенант Майорчуклар гына командалык итә. буын-буын яшьләребезне әнә шулар әхлакый зәгыйфьли, кеп-кечкенә район хөкемдары милләт байрагын күтәргән фидакарьне юк гаебе өчен дә тотып яба ала ич. Әнә 1937 ел азагында Татарстанның кеше ату һәм төрмәгә утырту планын ничек үтәве турындагы рәсми мәгълүматны да (лимиттагы 2350 урынына 2196 "гына" кеше атарга өлгергәннәр) Үзәккә Дәүләт иминлеге кече лейтенанты Горский язып җибәргән Халык язмышын менә кемнәр хәл итә! Шушындый мохиттә туып үскән әдипләрнең иҗатына тәэсир итмичә, әсәрләрендә чагылмыйча кала аламы бу хәл? Ә бит. ишелепләр генә төшмәгән булса, бәхет дигәнебез Сирин Сабировка үзеннән-үзе килергә тора иде. ■'Татарстанның ин ерак төбәге саналган Зәй буендагы авылдан Казан университетына укырга кергән беренче егет" иде бит ул. Лев Толстой укыган университетка! Монда ул пар канатын—бәхет гөле Асияне тапты Әмма укып бетерергә ирек бирмәделәр, мәкер корбаны ясап, икенче курстан ук солдат хезмәтенә озаттылар. Аның да иң хәтәр ноктасына! Тик бернинди дә очраклылык, әдип уйлап чыгарган гайре табигыйлык юк монда Бәхете ишелеп төшәчәге Сириннең язмышына ук салынган ич. Армиядән нурланыш зәхмәте эләктермичә, сау-сәламәт килеш кайткан булса да. йә эчүгә сабышып, йә әҗерсез авыр хезмәттә интегеп, гомерен вакытсыз очларга мөмкин иде ул. Миллионнар шушындый тормыш юлын кичә. Беркайчан кеше кадере булмаган, шәхесне, хәтта бөтен-бөтен милләтләрне михнәт казанында кайнатып кына "кеше итеп" яшәтә белгән, бүтән тәрбия чарасы да булмаган бу мәңгелек сугыш илендә тууың белән генә дә авыр киләчәгең билгеле инде синен. Хәтта нсем-атын. әлеге романдагыча, "профессор" булса да. Монда бәхетле булып кыланырга гына мөмкин һәм шулай кылану- чыларыбыз бар да. "Нинди бәхетлеләр сез. чөнки никадәр начар яшәгәнегезне белмисез", дигән иде чит дөньяның бер сәясәтчесе безнен хакта. Белә башладык менә, алда язганымча, моңа әдипләребез хәйран булышты инде Әмма монда туктап калырга кирәкмидер, беркадәр алгарак, ераккарак та карарга вакыттыр. Сиринне университеттан солдат хезмәтенә озаттыручы да әлләкем түгел, аның кебек үк студент Дамир Гыймаев. Асияне, сөйгәненнән аерып, үзенеке итәсе килә Дамнрнын Анын әтисе—“смеш” майоры Гыймаев кайчандыр Кытай иленең Чәнчүн шәһәрендә татар милләтчеләрен аулый торган төркемгә командалык итә. Герман җирендә фашистларны җинеп. инде илгә кайтабыз дип йөргән татар сугышчыларыннан туплыйлар бу төркемне Ана Сириннең әтисе Хафиз да кертелгән була. Ау вакытында "милләтчеләр атасы" Гаяз Мсхакыйны кулга төшерә аямасалар да, “Идел-Урал" оешмасы сәркатибе Әмирҗан Акчуринны эләктерәләр. Әмирҗанның улы Илдар. "АКШларында тикшеренүләр һәм эзләнүләр" дигән күргәзмә белән Казанга килгәч, биредәге фәнни-тикшеренү институтларының берсендә эшләүче Сирин Сабиров белән таныша. "Тиешле" оешмаларда эшли торган Дамир Гыймаев аларнын һәр хәрәкәтен күзәтеп йөри Бу хәтәр “уен"да катнашучыларны татарның бүгенге милли-азатлык хәрәкәтенә китереп ялгау әдипнең зур отышы, әдәбиятыбызның без зарыгып көткән уңышы булыр иде дә бит. юк шул. ялганмый, чөнки буыннар өзелгән Дамир Гыймаев “нәселе" генә нык тора, "шөҗәрә"се. төрле-төрле төсләргә кереп, гел тармаклана. Ирек дип. милләт дип авызыңны гына ач. әллә нинди сәбәпләр тапкан булып, хәзер җәзага тарттырырга мөмкиннәр. Дөреслек түгел, хөкем үзе алар ягында. Сириннәрнең фаҗигале тәкъдирен дә шулар билгели. Ә тулаем милләт фаҗигасенә, ихтимал, моннан дүрт-биш гасыр элек юл салынгандыр. Әнә шул чорда ул дәүләтсез калган. Без ул вакыйгаларның бер өлешен Флүс Латыйфинмн "Хыянәт" әсәреннән укыган идек. Дәвамы исә “Бәйсез этләрне атарга" исемле роман-нәсерендә сурәтләнде. Бу әсәр дөньяга чыгып бер елдан артык кына вакыт узуга. Татарстан Конститугциясенең бәйсезлек турындагы маддөлөре Россия суды тарафыннан хөкем ителеп "атылды". Әсәрдәге тиз ышанучан. мәкер белми торган малай кебек, безнең җитәкчеләр дө. “атарга" җинел булсын, дигәндәй, яна туган мөстәкыйльлегебезне үз куллары белән бәйләп Мәскәү кулына бирделәр Нәкъ шушылай килеп чыгасын "Бәйсез этләрне атарга" авторы шактый алдан сизгән, күрәсең. Менә ул—әдип пәйгамбәрлеге! Нигәдер, күнелсез фаразларыбыз ешрак аклана безнең. "Ишелеп төшкән бәхет" каһарманы Сирин Сабиров романда никадәр реаль сурәтләнмәсен. татар укучысы күңеленә күпме генә якын булмасын, милләт башында торырлык кыю көрәшче түгел әле. Хәтта андый көрәшчене тудырып үстерерлек киләчәге дә юк анын. Әсәрдә без Сириннәребезиен ничек итеп буыннан-буынга рухи имгәтелүен генә ачык күрәбез. Ләкин, ничек кенә булмасын. Сирин ахырдан үзенә үги ана булган ватанны ташлап китәр көч таба. Ул заманнарда монын өчен чиктән тыш зур кыюлык, ихтыяр көче кирәк иде. Мондый нәтиҗәне, бәлки, әдип үзе дә көтмәгәндер, тормыш чынлыгы роман каһарман нары язмышын автор бөтенләй теләмәгән якка боргандыр Безнең бөтен тормышыбыз диярлек үзебез көткәнчә, өметләнгәнчә, хыялланганча бармый ич әле Көчсезлегебездөн генә дә түгел бугай бу. тагын нидер җитми кебек безгә. Нинди көчле һәм тугры Тукаебыз да "Өзелгән өмид"ләрне язып, җаны сыкрап китеп барган Бүгенгенең әхлакый имгәтелмәгән әдәби героен, күтәренке рухлы әсәрен, бәлки, яшьрәк әдипләр, әйтик, матур хикәяләре белән өмет уяткан Зиннур Хөснияр язып яткандыр? Менә бит. "Терсәк сугышы" романының беренче юлларында сурәтләнгән күренеш борынгы бабаларыбызнын киң дала тормышын күз алдына китергәндәй була. Әнә әрем арасыннан пырхылдап очкан ике нәни кош. күз күреме биеклегендә әйләнделөр-тулгандылар да, “кинәт югарыга, аккош каурые сыман ак болытларга таба күтәрелә башладылар. Алар иксез-чиксез күк белән хозурланып туя алмыйлар иде". Ләкин кошчыкларның хозурлануы озакка бармый, каяндыр килеп чыккан иләмсез дәү кош тегеләрнең берсен авызына кабып, икенчесен тырнагына эләктереп, кыя башыннан егылып төшкән таш кебек, җиргә якынлашты Төшеп җитәм дигәндә генә кош балаларын мәхбүслектән ычкындырып, иреккә җибәрде, тегеләре исә. чырык-чырык елашып, болын өстеннән әйләнделәр дә, янә тузанлы әрем арасына кереп югалдылар" Ходаем, монысы тагын—безнең күңелсез бүгенгебез ич. Хыялдагы зәңгәр иреккә омтылганда гына янадан тузанлы әрем арасына тартып төшерелгән кошчыкларны һәм “бөркеткә дә. тилгәнгә дә охшамаган кыяфәтсез коиГны да таныйбыз, шул әрем арасының тын бугыч кысынкылыгына кабат кайтасыбыз килмичә җаныбыз бәргәләнгән көнебез бит безнең. Чын әдип боларны күрмичә һәм язмыйча кала аламы соң! Бу роман “Казан утлары" аша укучыга килеп җиткәндә Татар иленең. Төп Кануныбыздагыча, “Россия Федерациясе составында" үз “әремлегенә" кайтуына нибары ике ай калган иде. Ә без милләтнең хәзергесе хакында зур итеп язучы юк. дигән булабыз. Бәлки, "зур" итеп язарлык гамәлебез генә юктыр әлегө? Кошларны күзәтеп, тузанлы юлдан җәяү генә авылына кайтып килүче Мөхәммәт—инде шактый танылган, эшләре чит ил күргәзмәләренә куела башлаган рәссам—иртәгә Сабан туена бармыйча, әти-әнисе өчен сарык көтүе чиратына чыгачак. Зиннур Хөсниярның Мөхәммәте тормышны тирәнрәк аңлавы белән Флүс Латыйфинын роман башындагы Сириненнән күпкә тәҗрибәлерәк инде Белеме дә зуррак, аралашкан даирәсе дә киңрәк, тарихи һәм фәлсәфи мәгълүматка да баерак. Талантлары бер чамадыр, мөгаен. Урман кызы Гөлчәчәккә булган мәхәббәте Мөхәммәтне зур рәссам, ихтыярлы күренгән егет итеп үстерә, димәк, сөю-сөелү ягыннан да бәхетлерәк ул. Әмма тормыш дилбегәсе аның кулында түгел. Шунлыктан, күпләгән Мөхәммәтләрнең мәхәббәтен ваклау һәм ихтыярын сындыру яман чирле җәмгыять өчен берни тормый Монда Сабан туйлары (яки республикаларның бүтән рәсми бәйрәмнәре) аерым, үз көтүе белән Мөхәммәт—аерым Милләт кичерә торган уңышсызлыкларнын төп сәбәбе дә шушы ике төркемнең берегә алмавында түгел микән? Бер як та бер-берсенә якынаймый, бер- берсен кичерә белми Алар тартышкан арада, тагын да явызраклар, милләт хакын түгел, шәхси мәнфәгатен кайгыртучы алйотлар эләктерә бара дилбегәне Теге икелекне мәңге килештермәү, гел чәкәләштереп тору өчен дә шушылар тырыша. Җитәкчеләр белән милләт җанлыларнмң, зыялыларның бер генә мәсьәләдә дә уртак фикергә килмәве, гел капма-каршы юнәлештә торуы мөһим аларга. Кызганыч, араларында язучылар, зур исемле әдәбият белгечләре дә бар. Әнә Мөхәммәтнең яшьтие Сәмигулла, “мәктәптә укыганда бик тә надан, җылак малай", Казаннан чираттагы "Нива" машинасын алып кайтышлый, рәссамны соры тузан болыты эчендә калдырып, авылларына узып китте (монда автор бер нәрсәне алдан күрә белмәгән: Сәмигуллалар чит ил "арбасына күчеп бетә инде). Тагын бер яшьтие һәм балачак дусты Барый, әтисеннән колхоз кабул итеп, авыл кадәр авылны тау башына күчерергә йөри. Бабасы шул авылны тау өстеннән үзәнгә төшереп утырткан булган. Хакимнәр халык өстендәге сынау һәм уеннарнын да янгыравыклысын. кин колачлысын ярата шул. Менә кемнәрнеңдер ихтыяры белән татарның мөстәкыйль дәүләтен кору уены уйнап алдык. Барый үзенең "зур" ниятен Ницше карашлары белән аңлатса да, студент чагында фәлсәфә фәненнән шактый мәгълүмат җыйган, дөнья белән кем идарә итә дигән сорауга җавап эзләп, масоннар белән дә нык кызыксынган, үзе әйткәнчә, әдипләр белән дә аралашкан, татарның чын тарихын яхшы белгән Мөхәммәт аны барыбер аңлый алмый. Димәк, монда да бер-берсен аңламый торган ике төркем Әлегә боларнын берсе дә әйдәүче көч була алмый. Ә аңлыйсы бик килә Мөхәммәтнең. Күп нәрсәләрнең серенә төшенми торып, “алдынгы сыер савучыларнын портретларын яки натюрмортлар ясаудан ары китә алмаячакмын"—дип фикер йөртә ул. Тик яшәгән саен җавапсыз сорауларыбыз күбәя генә бара. Бәлки күп уйланудан киләдер бу Монысы инде ә дип-шагыйрьләребез казанышы да. Башларыбызга уй салып киләләр, димәк. Киләчәкнең тарихчылары кайта-кайта өйрәнерләр әле бу катлаулы чорны. "Гасыр капкасы ябылыр алдыннан безнен татар милләтен салып бәйләгән "капчыкның авызын ачып алдылар Бераз һава керде Иркен сулыш алып җибәрдек. Ул янә ныклап, каты итеп бәйләп куелды. Сулап калган һавабыз тагын күпмегә җитәр?!"—роман каһарманының һәм анын авторының уртак фикередер бу Сулап калган һавабызның бик озакка бармаячагын күпләр чамалыйлар, чөнки татарның "тынын" кысу гомер-гомергә ике яктан—Мәскәүдән һәм үзебезнекеләрдән—килә. Шуңа күрә, вак эшләргә, үзара ызгышларга түгел, мәгънәле гамәлләргә генә сарыф итәсе иде аз гына бирелгән ул "иркен сульшГны. Романдагы Барыйның авылны урыннан-урынга күчереп уйнавы бик гыйбрәтле бит. югыйсә "Файдасы турында кем уйлап торган инде анын. брат Самый главный хәрәкәт булсын. Селкенергә кирәк халыкка"—ди Барый. Шунда ук Нгшше фикере: “Кем муеннан эшкә чумган, анын нәрсә эшләгәнен уйлап торырга вакыты юк". Ә Ницшене Гитлер да үз иткән, диләр. Романдагы Мөхәммәтне, аның күп гамәлләрен, бүтәннәр белән мөгамәләсен аңлавы җиңел түгел. Әсәр, гомумән, әзерлекле укучыга исәпләп язылган кебек. Яшьлегендә бер зур максаты була Мөхәммәтнең: Гөлчәчәк урманын, кызы-ние белән, шәһәргә алып китәргә тели ул. Рәсемгә төшереп. Урманчы кызы Гөлчәчәк шәһәрдә урмансыз сулмасын өчен. Кызга шундый вәгъдә дә биргән иде. Ләкин рәсемне төгәлләгәндә Мөхәммәт үзе терсәк сугышларында шактый ук төрткәләнгән, интригаларга кереп вакланган, мәхәббәттә дә суындырылган була инде. Максатка омтылу ихтыяры кайда ул, хәтта "киребеткән" кушаматы да тәңгәл килми инде аңа. Чөнки Сиринә Самуиловна да. дусты Барый да Мөхәммәтне әкрен-әкрен генә бөгеп, үзләре теләгәннең барысын эшләтеп киләләр Аларда «ер бердәмлеге, өер көче. Шуның белән җиңәләр дә. Өергә каршы торырлык милли бердәмлек, милләтне бер максатка туплый алырлык каһарман җитми бүген Зиннур Хөсниярның Мөхәммәте дә. Флүс Латыйфиның Сирине кебек, милләт узаманы, әдәбиятта безнең заман герое булып җитә алмадылар. Аның каруы, романнарны укып, без андый геройларның нилектән арабызда юклыгына ап-ачык, ышандырырлык җавап таптык. Бөгәләр дип бөгелгәнбез, таркаталар дип таркалганбыз, һәм геройларыбыз юк дип тә артыгы белән ышанганбыз менә. Шуна күрә дә "тапмыйбыз" аларны. “Эзләдем, бәгърем, сине" спектакленә шагыйрә һәм публицист Асия Юнысова язган бәяләмәдә игътибарга лаек шундый фикер бар: яратыгыз, мәхәббәт булмаса, уйлап чыгарыгыз, ди ул шушы асәрдәгедәй яшьләргә Чынлап та, очсыз-кырынсыз гаҗизлектән интеккәнче, күңелендә уйлап кына чыгарылган, мәхәббәт, иман, идеал булу да әйбәтрәктер, бәлки. Тик менә андый идеалны әдип күңеленә кем һәм кайчан иңдерер'? Җәмгыятьтән могҗизалы гамәл көтү урынсыз, чөнки без нинди булсак, ул—шундый. Берөзлексез үзебезнең авыр язмышыбызда казыну, чиребезне ачык күрсәтеп тә. ана дәва эзләмәү безгә рух көче өстәми, әдәбият исә гасырдан-гасырга сүнгән йолдызлар, канатсыз акчарлаклар, өзелгән өметләр, бәхетсез егет һәм бичара кызлар, “атылган кош. адаштырган эттәй, үткәннәргә мәэюс карый" торган мескеннәр хакында кинәнеп, тәм табып яза. милләткә инкыйраз юрый. Әмма бу язулардан һәм безнең шуларны укуыбыздан бер файдалы нәтиҗә күренергә вакыттыр инде. Тормыш артыннан гына барырга түгел, кемдер ал тарак карарга, ә бүгенге әдәбият иртәгәге геройларын үзе үк тәрбияләшергә дә тиештер, ләбаса. Әдәбиятны фән буларак өйрәнә торган, бик аз санда булмаган галимнәребез, академиклар бу хакта ни уйлый, дөресрәге, уйлана микән? Әллә алар һаман да бүгенгене "борынгыга әверелгәч" кенә өйрәнергә исәплиләрме? Татар килә! Марат Әмирхан анын килүен ераккарак, үзенең Кәшшафларыннан арырак карап күргәндер, мөгаен Ерактанрак карый белмәгәнебезгә күрә генә әлегәчә аның килүен яки киләчәген абайламый торганбыздыр? Бәлки анын ат өстендә, сугышчы киемендә булуы да мөһим түгелдер бүген, чөнки үзгә чорда яшибез. Нәкъ шушылай, ерактанрак күрүче әдәбиятыбызга чынбарлыктагыдан алдарак та килеп керер ул—без көткән милли каһарман, заман герое. Кемгә ничектер, мин үзем аны Минтимер Шәймиев белән Фәрит Мөхәммәтшинга да. Туфан Миңнуллин белән Фәндәс Сафиуллинта да бераз охшаган итеп күз алдына кнтерәм. димәк, реаль тормыштан аерылган булмаячак ул. Тәкәббер хан кирәкми, үз милләтенә ачык йөзле булсын, халык белән киңәшеп эш итсен, берүк. Килсен татар!