КАРГА КОРОЛЕ
Рауль Мирхәйдәров исеме татар укучысына инде шактый таныш Аның Иртәикән сагыш " һәм "һәрнәрсәгә акчалата " романнары "Казан утлары битләрендә динья күрүгә >к әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну тудырган иде Бу саннан басыш башлаган роман,әдипнең Кара даирәнекеләр" исемле күләмле тетралогиясенә керә Ул әсәрләр рус телендә инде 19 тапкыр нәшер ителгән һәм гомуми тиражы миллионнар белән исәпләнә Американың "Филадельфия Инкуайср газетасы Рауль Мирхәйдаровны мафияне тикшерүче рагуранын бүлек начальнигы сөйләшкәннән үзе кулга төшерергә теләгән кейснын икенче калагы сейфларның берсендә бикләнеп калачагын да атап алды. Полковник Чураев бу кейсны үзе белән ала алмый, чөнки министрлыкта Азларханов документларын юкка чыгарырга теләүчеләр аз түгел. Бервакыт өлкә прокуроры МВД югары чиннарының мафия белән элемтәләре турында кисәтте инде, бүгенге безнен очрашу турында җитәкчеләрен белмәскә тиеш, диде. Алга таба планнар корунын мәгьнәсезлеген аңлаган Сухроб колонна яныннан тайпылып, аска ашыкты, Чураев янына атлаганда, ике адым житмирәк туктап калды: аның күзенә ташланмау хәерлерәк булыр. Полковник “дипломат”ны прокуратураның тикшерү бүлеге начальнигына сузды: —Үзегездәге сейфка бикләгез, анарчы башка берәр бүлектәге хезмәттәшегез каршында шнурлагыз, пичәтләгез, андагы кәгазьләр бик күпләрнең тормыш бәясенә тора, зур кешеләрнең . Иртән үз кулыгыз белән республика прокурорына тапшырырсыз, бүген ул килмәс, Үзәк Комитетта ашыгыч кинәшмә. Чамалавымча, кара төнгәчә сузылачак әле ул... Сухроб элегрәк республика прокуратурасының тикшерү бүлегендә аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булып эшләп алган иде. бүлекнең начальнигын да яхшы белә, анын белән аралары әйбәт, нәкъ менә ул аңа район прокуроры булып күтәрелергә ярдәм иткән иде. Кәефе төшкән Әкрәмхуҗаев күпмедер вакыт колонна янында басып торды әле, нәкъ менә шушы урыннан ул республика прокуратурасын тетрәткән фаҗигане җентекләп күзәтә алды. Күзләре күрде, колаклары ишетте: МВД врачы прокурор ярдәмчесеннән травматология институтында Костага рентген үткәрүләрен үтенде, үзләрендә ул аппарат инде өченче ай эшләми икән. Аста ике җыештыручы хатын идәндәге канны сөртәләр, вахта милиционеры башын иеп утыра, иртәгә ана яна эш эзләргә кирәк булачак, ә бит пенсиягә өч кенә ел калган иде. Алда аның сонгы дежур сәгатьләре, дөресен әйткәндә, бу бинада төн чыгу аны шактый шикләндерә иде, күз алдында кеше үтерсеннәр әле. Сенаторның да кәефе һич тә вахта милиционерыныкыннан яхшырак түгел иде. Ул машинасын кабызды да әкрен генә бөтен Ташкентта мәшһүр Алай базары ягына юл тотты, миендә уйлар өермәсе купты: эшкә барырга кирәкме, юкмы? Шулвакыт бушап калган урамда каршысына килүче ТНС 85-04 номерлы ак “Жигули” күренде. Әкрәмхуҗаев полковник Чураевнын ГАИ постларына биргән фәрманын яхшы хәтерли иде әле. Угрозыск начальнигы машинасын күргәч Костанын "дуслары” берәр ишек алдында качып яткан булганнардыр, хәзер менә үзләренең группа әгъзасы язмышын белергә телиләрдер. Сенатор үзе дә сизми калды, куллары пультка үрелде, машина фаралары куркыныч барлыгын белдереп күз кысып алды. Шоферлар, гадәттә, берберләрен ГАИ засадасы турында шулай кисәтәләр. Рульдә зур кара күзлекләре ярты йөзен каплаган япь-яшь егет утыра иде. Машиналар тигезләшүгә, ак “Жигули” клаксоны “рәхмәт!" дигәндәй тавыш бирде, монын өстенә яшь егет ачык тәрәзәдән бала башыдай йодрыгын күрсәтеп узды. Ак "Жигули” тизлеген бер генә мизгелгә дә киметмичә узып та китте, район прокуроры арткы утыргычка сеңгән тагын ике кешене күреп калды. Алар, табигый ки, аның машина номерларын күрделәр, бер-ике сәгать үтүгә, шиксез, кемнеке икәнен дә беләчәкләр һәм сөенергәме моңа, әллә көенергәме, дип аптырап калачаклар. Әкрәмхуҗаев нәрсәнедер хәл иткәндәй йодрыкларын төйнәде, эшкә бармаска булды һәм иске мединститут ягына юл алды. Травматология институты яныннан узганда, ул иске санитар машинадан врач белән озата килүче хезмәткәрнең Коста яткан носилканы ипләп кенә чыгаруларын һәм бинага алып китүләрен күреп калды. Эш коне бетеп килә, ашыгыч рәвештә рентген рәсеме кирәк, моны врачка ярдәмгә килгән шофер да аңлый иде. Алар шулай өчәүләп казармага охшаган бинаның баскычлары буйлап йөгереп диярлек менеп киттеләр. _ Прокурор Әкрәмхуҗаев дистә еллар буе ачык-жимерек тәрәзә-ишекләре белән куркытып торган һәм дәүләтнең дингә карашын ачык күрсәткән ташландык поляк костелына барып җитүгә, кинәт кенә уйлап куйды: “Ну, ярар, зур түрәләрнең яшерен серләре тутырылган “дипломат” мина эләкмәсен ди, тик, әгәр дә тырышсам, коч куйсам, Костаны кулга төшерә алам ич, II? 6 !'рь|чль| булып калмас, анын хужаларынын за тормышта кирәк хипнрлк1тта'ӘМ ул машинасын кырт кына кирегә борды—анарда сунарчы ү™УШ1Ь|; холкындагы авантюристлык көтелмәгән куәт белән калкып ' ул бу тәвәк*әллекнен башсызлык түгел икәнен яхшы аклый. ЯЗМЬ С! ШЫ КҮ П яктан тормышта һәрчак булып торган тәртипсез бутал чыкларга бәйле һәм бу эштә дә нәкъ шулай булачагына ; камил иде. 1 анын иманы Керергә ярамый дигән язулы тактаны күрсә дә. прокурор институт ихатасына килеп керде, хәер, ул тормышта моннан усалрак "ярамый"лар оелән дә чутлашып тормый иде ' Жигули"ен розарии янында калдырып, ул оинага арт ишектән керде, шул арада рентген бүлегенең кайдалыгын сорашып белергә дә өлгерде. Озак эзләп йөрисе дә юк икән, рентген рәсемнәрен беренче катта ясыйлар иде. Төрмә хезмәткәрен ерактан күрде, ул. берүзе генә як-ягына каранып, коридорда тора, ә ябылып бетмәгән ишектән кемнәрнеңдер бәхәсләшеп ятулары ишетелә иде. Сакчының игътибарын жәлеп итмичә генә ишек янында һич югы бер минут туктап алырга, эчтә ни-нәрсә хакында сүз барганына колак салырга кирәк иде. Шуны эшли алса, җинаять эшләрендә бер пот тоз ашаган прокурор хәлне аңлаячак һәм үзе корган планга туры килү-килмәвен чамалый атачак иде. Сенатор сакчы янына килде дә кесәсеннән сигарет чыгарды. —Туганкай, шырпың юкмы? Тегесе төрле вак-төяктән кабарып торган чалбар кесәсендә шактый озак кармаланып шырпы эзләде. Ул кабызган беренче шырпыны Сухроб-Сенатор ялгышкан шикелле сиздермәстән сүндерде, бары икенче шырпыдан гына кабызып алды. Кыйммәтле, затлы сигаретнын хуш исенә кызыккан төрч|ә хезмәтчесе үзе дә тартырга сорады һәм прокурор юмарт байларча кыланып, ана тулы пачкасын сузды Шул арада ул таныш булмаган тавышларны ишетеп тә өлгерде. Кемдер ризасызлыгын яшереп тә тормыйча, кычкырып аңлата иде — Минем хәлемә дә керегез. Безнен дә ял көне бар Рентгенолог китте инде, установка токтан өзелгән. Ин яхшысы, авыруны изоляторда калдырыгыз, иртән клизма ясарбыз да сәгать уннарга рентген рәсеме әзер булыр —Аңлагыз, без аны төнгә калдыра алмыйбыз, ул җинаятьче, ул сак астында булырга тиеш.—дип үзенекен тәкрарлады МВД медсанчастеннән килгән табиб. Җавапка көлеп кенә куйдылар: —Сәер кеше икәнсез, иптәшкәем, умыртка баганасы сынган кеше кая качсын, ди?! Җитмәсә, икенче каттан Ул хәтле курыксагыз, сакчысы да калсын. Изоляторда урыннар икәү. Мин каршы түгел. Кичке ашны да оештырырбыз... Барысы да аңлашылды, алга таба тынлап торунын кирәге калмаган иде инде, изоляторның кайдалыгын белешер өчен Әкрәмхуҗаев шыпырт кына икенче кат баскычына таба юнәлде. Шул арада врачнын сакчыга дәшкәнен дә ишетеп өлгерде: —Сабиров. сиңа монда кунарга туры киләчәк Икенче катта авыр яралылар бүлеге булганлыктанмы, коридорда кешекара юк иде Бары гик "Изолятор" дип язылган палата белән янәшәдәге туалеттан кулына чиләк тоткан җыештыручы хатын чыгып килә иде. Прокурорга барысы да аңлашылды. Уйлаганнарын тормышка ашыру өчен Оер генә деталь җитми иде инде. Һәм ул анысын да хәл нггс —Зинһар, әйтегез әле. бу катта телефон кайда?—дип сорады ул җыештыручы хатыннан рәсми тавыш белән Нәчәлник кыяфәтле ирләрдән гомер буе куркып яшәгән карчык ти з-гиз генә аңлата башлады. —Туп-туры барыгыз да. алтынчы палатадан сулга борылыгыз, андагы почмакта остәл булыр, шәфкать туташыныкы Сенатор күп сүзле хатынга баш иеп рәхмәтен белдерде һәм кинәт, шәфкать туташынын да кирәк булачагын исенә төшереп, сорады —Анын исеме ничек, ул кайчан алышынырга тиеш-7—диде 26. РАУЛЬ МИРХӘЙДЭГОВ —Әле генә килде,—дип тезә башлады сүзчән хатын Күрәсең, ана эре кыяфәтле бу адәмгә нәрсәдер аңлата алу рәхәтлек бирә иде —Иртәнгә кадәр торачак ул. Хәлимә Насыйровна дип йөртәбез без аны. Үзе бик усал нәрсә, тавыш чыгарырга дисәң, аңа куш инде, авырулар янына халатсыз беркемне дә кертми. Ин яхшысы, яңадан аска төшегез дә вестибюльдәге Нюра әбидән халат сорагыз. —Рәхмәт, рәхмәт,—дип кабатлады шатлыгы тышына чыккан прокурор.— Киңәшегезне тотмый булмас. Ни дисән дә, больница тәртибен бозарга ярамас шул,—дип сөйләнә-сөйләнә аскы катка төшеп тә китте. Вестибюльдә авыр яралылар бүлегендә кизү торучы шәфкать туташының телефон номерын табу авыр булмады, бәхеткә дигәндәй, холлда да кеше- фәлән юк иде. Ул автомат телефоннан шул номерны җыйды һәм берничә гудоктан сон трубкада кырыс хатын-кыз тавышы ишетелде. —Әйе, тыңлыйм сезне... —Хәлимә Насыйровнамы?—диде Сенатор коры тавыш белән. Телефоннан “Әйе ” дигәнне ишетүгә үк трубканы элеп тә куйды. Барысы да ул теләгәнчә бара иде. Күп вакыт эчке сиземләүгә, интуициягә буйсынып эш иткән прокурор бу юлы да оттырмаячагын сизенеп, канәгатьләнү хисләре кичерде. Кесәсеннән тагын акча алды һәм прокуратурадагы ярдәмчесенең номерын жыйды: —Сәлим, мин хәзер килеп җитәм, кичкә эшләрең булса, калдырып торырга туры килер, ашыгыч эш килеп чыкты, дусларны да кисәтеп куй, кирәк булулары бар. Ул сәгатенә күз төшерде һәм авыр мәсьәләне хәл иткән кешедәй җиңел сулап куйды, башыннан исә кискен уй йөгереп узды: шушы минуттан катлаулы операция башлана, чигенергә урын да. вакыт та юк. Болай да шәһәрдә кызу йөрергә яраткан прокурор, алда торган эшләр азартына бирелеп, янгынга чапкандай очты, аны туктатырга хокуклары булмаган ГАИ хезмәткәрләренә һәм постта торучы милиционерларга баш чайкап кына калырга туры килде. Үз районында ана хәтта “честь” биреп калдылар, машинасына "яшел урам” ачтылар. Кайчандыр университетта бергә укыган сабакташы, хәзер ярдәмчесе булып эшләүче Сәлим ишек төбенә чыгып каршы алды. Телефоннан боерык биргәндәй әйтелгән кыска-кыска җөмләләрдән үк ул шефының ниндидер зур эш майтарырга җыенганын аңлаган иде инде, чөнки байтак еллар бергә әвәрә килгән әшнәләр, кәрт уенындагы шулерлар кебек, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде. Әнә шул сыйфатлары аркасындамы, әллә максатлары бер үк төрле булуданмы, сонгы елларда зур түрәләрнең яраткан шөгыленә әйләнгән кәрт уенында да алар маһирларча эш итәләр, үзләренә икърар итмәсәләр дә, шактый оста шулерга әйләнгәннәр иде инде. Мәктәп елларыннан ук алар гел бергә булдылар, хәтта кемдер аларга “сиам игезәкләре" дигән кушамат та таккан иде. Танылганрак. күренеклерәк нәселдән булган Сухроб бу бергәлекнең башында тора иде кебек. Ләкин бу читтән караганда гына. Чынлыкта. Хашимов дустыннан бер яктан да калышмый, хәтта тактика мәсьәләләрендә күпкә өстенрәк тә иде әле, шунлыктан, иң куркыныч операцияләрне оештыру аның өстенә төшә иде. Юкка гына кушаматы да Миршаб түгелдер. Миршаб1—ягъни, төн патшасы. Гомумән, алар бер-берсенә иш килгән сирәк кешеләрдән иде! Кабул итү бүлмәсенә кергәч, болай да тавыш йоткыч ковролан. белән тышланган тышкы һәм эчке ишекләрне тыгызлап ябып куйдылар. Йөзенә күз салуга ук, Сәлим Хәсәнович шефының ниндидер гадәти булмаган нәрсә маташтырырга йөрүен сизеп алды, шунамы, сүз башына хәйран калмады да. —Беләсеңме. Сәлим, без бүген синең белән закон бозарга тиеш булабыз —Прокурор тавышында шундый да тантаналы янгыраш ишетелде ки, ярдәмчесе теләмәстән елмаеп куйды һәм төрттермичә түзә алмады: —Ялгышмасам, без монын белән күптән шөгыльләнәбез инде... Кабинет хуҗасы көтмәгәнчә җитди җавап кайтарды: —Монарчы башкарган нәрсәләр чүп кенә, вак-төяк, мескен омтылыш- лар Андый кыланышлар өчен жавап тотуы да оят. билләһи Минем уйлаганым сәясәткә, хакимият өчен көрәшкә кагыла, ул безне яна тормыш даирәләренә, бөтенләй башка үрләргә, омтылышларга, башка кабинетларга алып чыгарга тиеш.—Прокурор, беренче тапкыр күргәндәй, тнрә-якка чирканулы караш ташлап алды Аның артыннан ярдәмчесе дә кабинетны күзе белән сөреп чыкты, әмма кимсетә торган мескенлек күрмәде. Бу бүлмәне бизәү өчен заманында аз акча түкмәгәннәр иде. Әмма бүлмә хуҗасына каршы төшүне кирәк тапмады, чөнки дусты дәртләнеп, ялкынланып тагын сөйли башлаган иде инде. —Кырыктан уздык, дөньяда урыныбызны табар вакыт җитте. Кайчанга кадәр сәләтсез бәндәләргә самавырчы малай булып йөрербез9 Аларнын бөтен өстенлекләре югарылашлар белән әшнәлектә, акча капчыклары белән туганлыкта гына бит Бүген безгә дә язмыш шундый мөмкинлек бирә Бугазларыннан алачакбыз әле, безгә дә саекмас табын янында урын табарлар, кысрыкланырга мәҗбүр булачаклар. Ул кинәт туктап калды, сигарет кабызды һәм. түшәмгә төтен балдаклары жибәрә-җибәрә. гадәти рәвештә сөйләп китте: —Син хаклы ансы, икәүләшеп без шактый законсыз гамәлләр кылдык бугай. Руслар “Семь бед—один отвег" диләрме әле Мин аны никадәр гонаһ кылсан да, җавапны бер тапкыр бирәсе, дип аңлыйм Бәлки ялгышамдыр Шунысында иманым камил, яна гөнаһыбыз искеләрен каплап китәр Бу хакта да уйладым мин. Заманалар үзгәрде, болгавыр көннәр килде Атдын- артын уйламыйча эш итеп булмый. Безнен яклар өчен берни лә жәлләмәгән Леонид Ильич вафат Шул кайгыны күтәрә алмаган дусты Шәрәф Рәши- дович дөнья куйды. Кремльнең яна сәясәте, анын яна хуҗасы Андропов мин белгән кешеләрнең барысын да өркетеп тора. Шуна күрә, кадерле Сәлим, мин ва-банк уйнарга карар бирдем дә. Шушы минуттан эшкә тотындык дип исәплә. Ә исәп зурдан булачак! Прокурор кискен хәрәкәтләр белән урыныннан торды, урам якка караган зур тәрәзәләрдәге калын пәрдәләрне ябып куйды, ут кабызып җибәрде —Хәзер операциянең беренче этабын башлыйбыз, ул минемчә, катлаулы түгел, ә соңрак, “Время” программасы узгач, анын топ олеше турында да әйтермен,—диде ул тавышына тәвәккәллек чыгарып —Син мина ышанмыйсынмы9—дип. аптырап сорады Миршаб — Ышанасынмы, ышанмыйсынмы Андый сүзләрне оныт Икебезгә бер бау сабынлап куелган инде Мин синең операцияне кире кагуыннан куркам, бәлки, сине тынлап йомшап, жебеп калырмын да. аннан сон гомерем буе кулыма эләккән алтын балыкны ычкындырдым, дип газапланып яшәрмен Өч сәгатьтән Костаны кулга тошерсәк. аннан сон чигенергә урын калмый — Нинди Костаны тагын?—дип сорады берни аңламаган ярдәмче — Менә дигән егет, кулымны кисәргә бирәм. безнен дус башкисәрләр арасында андыйлар юк. Карале, теге чибәркәен. Нәргизен оендә аш-мәжлсс әзерләтеп куй Ана яхшы җир кишәрлеге белән ой сатып алганыңны ишеткән идем Костаны шунда алып килерләр Мин ул мәхәлләне беләм. әйбәт кешеләр яши. участковый да минем танышым —Сухроб. үтенеп сорыйм, аны безнен эшләр белән бутама, ә кунакка дигәндә, рәхим ит. үз өемдә генә түгел. Нәргиз йортында да сине күрергә без һәрвакыт шат —Коега анда бер кон. күп дигәндә дә. кон торыр Курыкма, ул иортсыз- җирсез бер бәндә түгел, бары бәлагә тарыган кеше Шефының тавышыннан Сәлим инде мәсьәләнең хәл ителгәнлеген, үзенә исә килешергә генә калганлыгын аклап алды Прокурор гасабиланып сәгатенә карап алды, аннан сон өстәт артыннан чыгып, ярдәмчесе белән янәшә утырды, күпмедер уйланып торганнан сон кызу гына сөйләп китте: — Игътибар белән тыңла. Хәзер минем янга ОБХССтан теге ичмәткәрне чакыр, ул күптән инде, пычрагын юар очен. мина да. сиңа да юллар эзли ' М и р ш а б (үзбәкчә)-Шәреккта төнге каравыл башлыгы 28_ РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ Мин аны үз өстемә алам, файдасы икеләтә булыр. Коста операциясен ул башкара, безгә милиция киемендәге кешене эзләп йөрүнен кирәге калмый. Шуның өстенә, ул гомере буе бабасы белән безнен капкында утырачак, шыбырдаса, больницадан кемне урлаганын исенә төшерербез, бу яңалык сыек буынлылар өчен түгел. Тагын ике кесә карагын тап. милиция капитанына ассистентлыкка алардан да кулай кеше булмас. Артистларча кылана белүче салкын канлы тагын кемне табасың. Костаны носилкага салу алар өчен чүп кенә Әле әйтмәдем бугай, анын умыртка баганасы зыянланган булырга тиеш, ипләбрәк кылансыннар. Вәт шул! Эшне башкарып, капкадан чыгуга, дүрт яклары кыйбла! Тагын шунысы, ул “капшаучылар"га ике ак халат тап. носилка изоляторда бар. Болар өчен сиңа сәгать ярым вакыт бирәм. Костаны больницадан артык сон алырга ярамый, шик тудырачак. —Кеше урлау, икенче кием киеп шамакайлану Әллә нинди сәер детектив бу,—дип шаяртырга тырышты Хашимов караңгы йөз белән һәм ишеккә таба атлады, әмма каршы төшмәде. —Нинди генә детектив әле, кадерле Сәлим, ике серияле, әле тагы йозак ватып урлашу да булачак,—прокурорның бу сүзләрен ярдәмчесе тамбурга чыккач ишетте Шефнын кәефе шәп иде, бу аның классташына ышаныч өстәде. Ярдәмчесе кабинеттан чыгуга. Сенатор ике тумбалы өстәл тартмасыннан коньяк алып, юан төпле бокалга койды, тәмләп йотып куйгач, янә шул ук хәрәкәтләрне кабатлады. Үз-үзенә икърар итәргә теләмәсә дә, прокурор борчыла, артык нык борчыла иде, куллары дерелди, юка бәллүрдән ясалган баккара-бокал чак кына кулыннан төшеп китмәде. Шешәне урынына куйгач, ул ОБХСС капитаны Кодрәтов эше теркәлгән папканы алды. Мона кадәр бу кәгазьләрне ул юньләп укымаган да. өйрәнмәгән дә иде. чөнки эшне ябачагын алдан ук сизенде, бик югарыда утыручылар күптән инде киная белән шуны аңлатырга тырышалар, аларча эшләмәсән, яшим димә, теләсә нинди мәкер, шантаж белән каныңа тоз салачаклар. ОБХСС кешеләре белән үтә сак булырга кирәк, андагы халык иләнгән- игәүләнгән, һәркайсынын жил-янгырдан саклаучы йонлач кулы бар, ул эшкә күзләрен матур булган өчен генә алмыйлар. ‘‘Эш”не өйрәнгән саен ачуы кабарды, иреннәре арасыннан "подлец, сволочь, акыртып талаучы" сүзләре ычкынды. —Юк, мондый кешеләргә органнарда урын булмаска тиеш!—дип, прокурор тагы өстәл эчендәге коньякка үрелде, капитанның оятсызлыгы аны чыгырыннан чыгарган иде. Анын боерыгы буенча караклар иерархиясендә, блатной дөньяда иң югары баскычта саналучы кесә каракларын эзләү белән мәшгуль Миршаб бу минутларда котырынып утыручы шефын күрә һәм ишетә алса, рәхәтләнеп көләр иде, әлбәттә. Ярдәмчегә бирелгән вакыт бетеп килә иде инде, шулвакыт ишекне сак кына кактылар һәм бусагада фырт киенгән капитан пәйда булды. Күрәсең, ул үзен гаепле санаган, вөҗдан газабы кичергән адәмнәрдән түгелдер, прокурор моны капитанның йөзенә чыккан ясалма кайгылы кыяфәтенә һәм бөгелеп пышылдавына да карамастан, бик тиз аңлап алды. —Чакырган идегезме? Мин капитан Кодрәтов булам. "Иртә азынган яшьләрдән икән... Ну, яңа буын үсә, йә, Алла!”—Прокурорның башына килгән беренче уй шул булды. — Ничек син шундый кабахәт тормышка барып життен?—дип кычкырды кабинет хуҗасы ихлас күңелдән яман ачу белән һәм капитан эше теркәлгән папканы өстәлгә шулкадәр каты итеп бәрде ки, эчендәге кәгазьләр, гаризалар. шикаятьләр, актлар, экспертиза нәтижәләре очып чыкты, берсе исә Кодрәтовнен аяклары янына ук килеп төште. Хискә бирелүчән кеше буларак, бәлки, артыгын да җибәргәндер, ләкин бу мизгелләрдә артистлык табигате өскә чыккан прокурор, чыннан да, бу шома егетне ни өчен чакырганын да онытып жибәрә язган иде. Милиция органнарында әле бер ел да эшләмәгән обэхэсэсникнын нәфесе, ертлачлыгы, чыннан да, шаккатарлык иде. Кодрәтов кәгазьне—азык-төлек кибете сатучылары күмәкләшеп язып җибәргән шикаятьне иелеп алды да күз кырые белән генә булса да карап алды. Ниләр яздылар икән? Хәер, ниләр язылганын чамалый ул. күпме сумма алганын да белә. Иң борчыганы: яшь кибетчеләрне үзе белән йокларга мәҗбүр иткәнен яздылар микән'’ Ботенесе дә шулар аркасында бит Гастрономны кысуы да шуннан Бүлек саен берсеннән-берсе яшь. берсеннән-берсе чибәр кызлар. Органнарда эшләвенең беренче көнендә үк капитан ачыш ясады: билдән түбән өлешкә сыеграк мут хатыннарны һәм җилбәзәк кызларны сәүдә ноктасына эшкә алган директорлар чистый юләрләр икән Кибетләрендәге күнелсезлекләрнен менә яртысы шулардан килә бит. Әмма никадәр тырышмасын, үзе белән булган мәгъшукаларыннан берсенен дә йөзен күз алдына китерә алмады. Хәтта ин чибәрен дә... Алар тоташ бер масса кебек иде. Ул калтыранган куллары белән үз өстеннән язылган шикаятьне прокурорга сузды һәм карашын читкә алды, чөнки Әкрәмхужаевнын усал карашыннан бернинди дә яхшылык көтәрлек түгел иле. —Йә. җавап бир. авыр тормышын турында сөйләп җибәр, ачка тилмерүче балаларын, кечкенә хезмәт хакын турында да онытма Мин диктофонны кабыздым... Прокурорның гагы “син нәрсә, бәдбәхет, хәсис, сәүдәне шулхәтле кыскансың. эш кешеләре ничек яшәсен, алар бер синен өчен генә урлашырга тиешмени, гомумән, кем сон син. манка. районда берүзен барысын кочагына алырга, әле бит синнән югары начальство бар. үз урынынны бел", диясе дә килә иде. Ләкин ул моны әйтмәде, шома капитан әлеге сүзләрне “урланган байлыгын белән бүлеш", дип аңлар иде. Юк. болай булмый, аның белән нечкәрәк сөйләшергә кирәк Сенатор анын ничә сум урлаганын исәпләп караган иде инде һәм кармакка капкан капитанның үзенә күпме чыгарырга тиешлеген дә белә Хәзергә законнын бер хәрефеннән дә чыгарга ярамый, хакимият йөзен сакларга кирәк иде. Юкса, ым гына как—акча үзе йөзеп киләчәк, хәтта кыл кыймылдатмасан да. Ришвәт алу—нечкә нәрсә, прокурор аны җинаятьләр кодексы һәм хокук белеменә караганда да яхшырак белә иде. Кабинет хуҗасы диктофонны капитанга таба шудыртты һәм. шуны гына көтеп торгандай, фырт егет телгә килде —Бу эш башка кабатланмас, мин яшь әле. төзәлермен —Нәкъ менә төзәтү өчен документлар әзерлим,—дип. борын җыерып елмайгандай итте прокурор —Синен уеннарына ничә ел бирәчәкләрен беләсеңме? —Биш ел, диделәр. —Адвокатларын начар синен. капитан, биш ел ришвәт очен генә әле ул. Ә "Универсам” складларын сәбәпсез ябып-пичәтләп күпме зыян китергәнеңне беләсеңме? Аннан сине ике кон буе эзләгәннәр, без синен кайда типтереп ятканыңны ла беләбез. Кибеттә суыткычлар сүндерелгән, күпме товар бозылган, аларнын бәясе үзе генә дә илле мен тарта Тагын шундый оч “батырлыгын" бар. җәмгысе йөз меңгә тарта, ә син беләсеңме ул йөз меңнән ни аңкыганын? Бу сугу шулхәтле үтемле, осталарча булды ки. капитан хәтта үзен коткарырга тиешле йонлач кулларнын көченә ышанмый башлады, хәер. ана. судан коры чыгарсын, дип әйтүче дә булмаган иде, ниндидер ишарә, ым. хуплап күз кысу гына — Коткарыгыз, үлгәнче онытмам, мәнге бурычлы булырмын.—дип ялынды бер мизгелдә тәкәбберлеген югалткан Кодрәтов —Беләсеңме, сәүдәдә сине кем дип атыйлар? Чума! Синдә иләр халыкка үләт атып килә,—прокурор тагы кызып китте һәм шунда гына капитанны ни очен чакыртканы исенә төште. Дулкынланудан ул кинәт кенә урыныннан торды һәм ярсуын басарга теләп, кабинет буйлап арлы-бирле йөреп килде Тактиканы үзгәртергә кирәк иде Кодрәтов ялына-ялына үзе үк ана булышты —Үтермәгез, зинһар, колыгыз булырмын —Син эшне ябу җиңел дип уйлыйсынмы, ни өчен мин сине коткару очен үземне авыр хәлгә куярга тиеш, ди әле?' Кем сон але син мина9 Туганыммы, кодаммы? Болай да эшләрем муеннан. Берсеннән-берсе хәтәр. Минем бүген дә бер эш бар. Аны миннән сине яклауны сораган берәү үтенгән иде. хәзер белмим дә инде, сине коткарыргамы, әллә шофернымы7 —Нинди шоферны?—дип, өмет белән сорады капитан —Күп белсәң, тиз картаерсың,—дип кисте прокурор кабинет буйлап йөри- йөри —Атай дисәң, чөйне чөй белән чыгаралар, ди, бәлки синен йонлач куллы абзаларыннын ике үтенечен дә башкарып чыгып булыр, ике язмыш та синен кулда, үз бәхетеңне үзен кой. Тәвәккәлләргә ризамы? —Әйттем бит инде, хурлыктан һәм төрмәдән генә коткарыгыз, колыгыз булачакмын,—диде капитан күпмедер канатланып, чөнки ул алда ниндидер өмет туып килүен сизгән иде иңде. —Тулаем алганда, артык четерекле эш түгел, тик шулай да тәвәккәллек кирәк,—диде Әкрәмхужаев тыныч кына урынына утырып —Мин моны икенче берәүдән сорармын дигән идем дә, ә нигә сиңа тапшырмаска, ди Бер ук вакытта үз сүзеңә хуҗамы, юкмы икәнеңне дә тикшерербез. Прокурор сәгатенә карап алды һәм елмаеп әйтте: —Куркып калмасаң, синен дә, теге шоферның да күнелсезлекләре юкка чыгар. Ике сәгатьтән... —Мин нишләргә тиеш?—дип, түземсезләнеп сорады Кодрәтов. —Хәйран калырлык берни дә... Әмма башта мин сине ни эшләргә тиешлеген белән таныштырырга тиеш, гомуми билгеләрдә генә, әлбәттә. Онытма, мин сине көчләргә теләмим... Тыңла! Кыскасы, бик зур бер кешегә килгән кунак бүген төштән соң хуҗа машинасында авариягә эләккән. Машина да, үзе дә нык кына зыян күрә. Хәзер ул больницада ята, иртәгәсен органнар аның эшен кузгатырга тиеш. Син тагын ике егет белән хастаханәнең икенче катына күтәрелергә, дежур торучы Хәлимә Насыйровнадан изоляторның кайдалыгын сорап, теге кешене носилкага салырга һәм машинага алып төшәргә тиеш. Бурычың шуннан гыйбарәт. Алып чыгып икенче урамга җитүгә үк син иректә. Машина хуҗасы, әйткәнемчә, бик зур кеше. Операция уңышлы үтсә, ул “Минем “Волга’’мны урлап киткәннәр” диячәк һәм шуның белән барысы ла вәссәлам. Йә, алынасыңмы? Ничек уйлысың? —Әгәр шаяртмыйсыз икән, мин риза! Бу бит бик вак эш... —Әйе, син капкан “эш” белән чагыштырганда, әлбәттә, көнбагыш чиртү белән бер. Безнекеләр эшли башлады инде, изоляторда төрмә больницасыннан Сабиров фамилияле сакчы утыра, сез килергә ярты сәгать кала, начальство Насыйровнага шылтыратып, аны өенә кайтарып җибәрәчәк. Шылтыратучы кеше каравыл хезмәте майоры Сәетов булачак, онытма! Һәм соңгысы, әгәр шәфкать туташы сораса, начальство алырга кушты, диген, майорны белүеңне дә, сакчы итеп Сабировны куюларын да сиздер. Ә көтелмәгән хәл килеп чыга калса, җаеңа карарсың. Икенче каттан җиргә сикерү сезнен кебек бөркетләргә чүп кенә дип уйлыйм. Бу проблема түгел Килештекме?! Капитан, бу фартка һаман әле ышанасы килмичә, дәртсез генә кулын сузды. —Ә хәзер болай эшләрсең... Моннан ике өй аша гына чәйханә бар, чәй эчеп кил, ял ит, мөмкинлекләреңне барла, беркая да телефоннан шылтыратма. больницага бер сәгатьтән китәбез. Кодрәтов кабинеттан чыгып китүгә үк Сухроб чәйханәгә шылтыратты. —Әхмәт-әкә, әле генә чәйханәгә миннән бер яшь чибәр капитан китте, син күзәт әле: чәйханәдән чыгып югалып тормасмы, берәр җиргә телефоннан шылтыратмасмы? —Яхшы,—дип кыска гына җавап бирде чәйханәче. Прокурор белән аларнын серләре күптән килешкән иде инде. Сәлим Хәсәнович ярты сәгатькә соңга калды. — Нәрсә, безнең районда кесә капшаучылар калмаганмы әллә7—дип каршылады аны прокурор. —Күз алдына китер, нәкъ шулай. Аларнын бүген ниндидер җыеннары, корылтайлары, ди. Башкаланы бүлешәләр, соңгы елларда аларда яна автори- тетлар барлыкка килгән, аларга урын җитми башлаган Менә шулар кулында хәзер 1ашкент картасы, алар аны үзләренчә үзгәртә, картлар урын бирә, яшьләр оскә менә. —Хакимият кая карый ' Гомумән, шәһәр белән кем идарә итә°—дип ычкынып кигте Сенатор,—Димәк, җинаятьчеләр дөньясы аерым, ә хокук саклау органнары аерым Шулаймы?—дип куйды ул Ярдәмчесе, шефының бүгенге артык фәлсәфи корылган уйларына тагын бер кат гаҗәпләнеп җавап бирде —Нәкъ өстенә бастыгыз, аларнын үз кайгысы, безнен үз кайгыбыз Алар без белгәнне белә, бәлки яхшырак та беләдер әле. Без дә кемнен кем икәнен беләбез Тигезлек күренеп тора, сарыклар да исән, бүреләр дә тук. Кесә каракларына килгәндә, мин аларнын икесен җыеннан чакыртып алдым, азар машинада көтә, хәйран егетләр, барысын да ярты сүздән аңлыйлар. Бездә шундый хезмәткәрләр булсын иде ул —Рәнҗетәсен. туган, безнен системада алардан да шомарак карчыгалар бар. кесәңне генә чистартып катмаслар, дәүләтеңне теләнчелеккә төшерерләр Кызганыч. Кодрәтов эше белән танышмый катдын. менә ул сәүдәне чистарткан да чистарткан, ичмасам Бу кесә капшаучыларның гошснә дә керми, бер елда йөз мен. — Биреләм. биреләм!—дип. кулларын өскә күтәрде ярдәмчесе,—Димәк, син аны яхшы кыскансың, күрдем мин аны. чәйханәдә утыра иде. —Кая барсын ул. Сина гына әйтәм. мондый оятсызны күргән юк иде әле. Костаны коткару белән генә аны кулдан ычкындырырга ярамас, костырам әле мин аны. үз рангы буенча алмый Димәк, без ана сукыр бер тиенгә дә тормыйбыз. Хатынының атасын дөньянын кендеге дип саный Котик әле. мин бабайга да барып җитәрмен.—дип тәмамлады ул сүзен янау белән Шунда телефон шылтырады. Сәлим Хәсәнович та ишетсен өчен прокурор трубканы колагыннан читгәрәк тотты. —Капитан әле генә чыгып китте. Бик бетәшеп килгән иде. ләкин бик тиз рәткә керде Аның янына беркем дә килмәде, чәйханәдән чыгып йөрмәде, телефоннан файдаланмады. — Рәхмәт. Әхмәт-әкә. профиларча эшлисен' Сине аракыга төнге тарифны арттырган дип сөйлиләр, клиентларыңны югалтып бетермәссеңме'’ —Югалтмам, төнлә аракы эчәргә яратасын икән, акча янчыгыңны ач. яхшы сервис бөтен дөньяда кыйбат тора —Икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Прокурор сейфтан пистолет алып кесәсенә яшерде У зган ел Цхалтубода ял иткәндә сатып алган бу коралнын да кирәге чыкты Ялгышмаса. милиция органнары аны инде ун еллап эзлиләр иде бугай —Ниһаять, барыбыз да җыелдык, операциянең беренче өлешенә керешәбез,—диде ул. —Пушка? Нәрсәгә ул?—дип сорады шаккаткан ярдәмчесе — Кадсрлем. безне бүген Наргиздә сый-нигъмәт кенә көтми, алдыбызда зур эшләр. Бу кара елтыр нәрсә булганда мин үземне иркенрәк хис итәм Кичке аш белән ничегрәк анда, киләсе зур кунакка сюрприз ясыйсым килә Бәхәсләшә алам, яхшы коньяк яисә берәр бокал шампанский турында башына да китерә алмый әле ул. Ә кыздырылган кош ите. пылау турында әйтеп торасы да юк. аларны яна йорт хуҗасы менә дигән итеп әзерли, диләр. —Анда барысы да тәртиптә, шул мәжлссне оештырып йөреп сонга калдым. базарга керергә гуры килде. "Интурист" подвалларын карап чыктым, деликатеслар эләктерергә иде исәп Сез яраткан миногалар, ысланган елан балыклар Югары кунак мондый каршылауны ошатыр, үз бәясен бирер, дим Сүз уңаенда әйтим, анда барысы да Рәшндовнын үлеме турында беләләр! -Хы' Подвалда утыр да барысын да белмә, имеш Алар югарылар иснәнгәнче үк ис сизгәннәрдер инде, ә бәлки, үлгәнчегә кадәр -дип. борынын ышкыды прокурор. Шул чакта сакланып кына ишек шакыганнары ишетелде Бусагада, керимме, юкмы дигәндәй, капитан Кодрәтов тора иде “Чыннан да селәгәй икән әле. җитмәсә, бөрешке. кем мондыйларга шундый эш урыннарын бирә: тормыш тәҗрибәсе дә, органнарда эшләү зирәклеге дә юк ич моның”.—дип уйлап куйды Сәлим Хәсәнович, башкаланың мәгълүм кешеләреннән берсенең киявен күзләре белән ашап. —Приемныйда көт!—дип кенә кулын селкеде прокурор һәм капитан ишекне япты. Ярдәмчесенең уйларын китаптан укыгандай, прокурор бер генә җөмлә ташлады: —Кияве бабасына охшаган, һәркем үзенә кирәк агачны кисә.—Икесе дә ирексездән көлеп җибәрделәр. —Китәр алдыннан бер-ике сүз. Сәлим, син капитан белән кесә капшаучыларны алып, “рафик”ка утырасың һәм минем арттан барасың. Травматологиягә барып җиткәнче туктарсыз, мин сигнал бирермен. Больница янына мин үзем генә барам, автоматтан икенче катка шылтыратам. Сакчы киткәч кенә, бер ярты сәгатьтән ишегалдына керерсез, машинаны подъезд алдына куярсыз. Менә шулар. Капитан белән сөйләшенгән, ул бар детальләрне белә, кесә капшаучылар да үз эшләрен беләдер, диик. Әйдә, юл алдыннан утырып алыйк, Алла сакласын. Хастаханә янына килеп туктауга, Сухроб урамдагы телефон-автоматтан шылтыратты: —Авыр яралылар бүлегеме?—Таныш тавышны ишетүгә кабат сорады:— Хәлимә Насыйровнамы? —Сезне шәһәр төрмәсе каравыл хезмәте башлыгы майор Сәетов борчый. Сезнен каттагы изоляторда яралы җинаятьче ята. Безнең врач аны начальство белән килештермичә генә сездә калдырган, ә бу уставны тупас бозу... —Кая китсен ул,—дип бүлдерде аны шәфкать туташы,—Анын бит умыртка баганасы сынган, мин әле генә изоляторда булдым, сакчыга да, авыруга да ашарларына бирдем. —Рәхмәт! Качуын качмас, әмма безгә инструкция закон, без аны үтәргә тиеш. Без хәзер транспорт белән кешеләр җибәрәбез, сезгә бер җитез капитан килер, авыруны аңа тапшырыгыз, иртәгә рентгенга алып килербез, шулай итсәк, барысы да тәртиптә һәм ышанычлырак булыр... —Әгәр сездә шундый усал кагыйдәләр икән, килегез, алыгыз. —Әйе, оныта язганмын. Анда авыру янында безнең сакчы Сабиров булырга тиеш Мыеклы, тулы гәүдәле егет. Аның хатыны шылтыраткан иде, егетнен сменасы сәгать биштә тәмамланды, әгәр ул анда икән, кайтып китсен, ана көтмәгәндә генә Башкортстаннан кунаклар килгән. —Ярый, ярый, мин аңа әйтермен,—дип, трубканы куйдылар. Сенатор кулъяулыгы белән дымланган кулларын сөртте һәм тыныч кына машинасына китте, анын авызы кипте, үтереп эчәсе килә башлаган иде. Хастаханәдән читкәрәк китеп, ул иске медицина институты янында борылды һәм яна урынга туктады. Моннан травматология институтына керү юлы ап-ачык күренә иде. Ул машинасын очраклы рәвештә генә булса да кемнеңдер күрүен теләми, иртәгә шундый шау-шу кубачак—куркыныч җинаятьчене урлап алып китү коточкыч ЧП—һәр нәни генә деталь зур, мөһим нәрсәгә әйләнәчәк әле. Прокурор үзен кая куярга белмичә, сәгатенә күз төшереп алды, юкса, Сабиров чыгарга тиеш иде инде. “Начальствосына шылтыратмагандыр ич?” дигән уй йөгереп узды. Мондый вариантны ул бөтенләй күздә тотмаган иде. Әгәр эшләр шуна китсә, качып китәргә генә кала, ләкин шул мизгелдә ишектә сакчы күренде Сабиров капка янында бераз тукталып торды, узып баручы берәүдән сигарет сорап алды һәм кинәт кенә урыныннан кубып, якынлашып килүче трамвайга таба чапты. Прокурор иркен сулап җибәрде, кесәсеннән кулъяулык тартып чыгарды, дымланган куллары сизелерлек дерелдиләр иде. Машинаның утын яндырып, Сәлим белән алдан килешеп куйганча, ике тапкыр күз “кысып’ алды. Энгельс урамының каршы ягындагы “рафик” акрын гына травматология институты капкасына юл тотты. Хастаханәнең ишегалды яхшы яктыртылганлыктан, прокурор алгы утыргычтан сикереп төшкән капитанны да, ак халатлар кигән кесә каракларын да аерымачык күрде. Менә алар өчәүләп мәрмәр баскыч буйлап өскә күтәрелделәр Капи- аңлатаиде* ИрКен' егетләР чә тота. “эшкә баручы” капшаучыларга нәрсәдер Кинәт кенә Сенатор анын турында ачу белән уйлап куйды ' Бүкән дә— бүкән, бу да—бүкән. Үзен нинди эшкә җибәрүләрен белми микәнни9 ! ” Шулай да, эчтән генә ул Кодрәтовка уныш теләп калды Ак халатлылар ачык ишекнең кара уемында югалуга, прокурор сәгатенә карады, операция, корылган план буенча, ун минуттан да артыкка сузылырга тиеш түгел. Бил каешыннан пистолетын алды, пиджак кесәсенә салды һәм, машинадан чыгып, “Жигули" тирәсендә гасабиланып атлый башлады. Ул вакытны саный, ә секундлар бик акрын узган кебек тоела иде Фарахла- вынча, ун минутлап вакыт узгач, больницага борылды, нык яктыртылган баскыч буйлап Коста салынган носилканы алып тошеп киләләр иде инде Кесә капшаучылар, физик эшкә өйрәнмәгәнгә күрә, бөгелеп төшкәннәр, шуңамы капитан алдагысына булышып бара, текә баскычта ин зур авырлык аңа төшә иде. Шулвакыт аларга ярдәмгә Сәлим белән шофер килеп җиттеләр, берничә минуттан носилка өстендәге “багажы-ние" белән машина корсагына кереп югалды һәм “рафик” Коста кунак булып яткан җирдән алга ыргытты —Әлхәмделилләһи! Уныш мина үз аягы белән килә,—дип куйды прокурор һәм пистолетын кабат иске урынына яшерде дә машинасына чумды "Рафик"ның поляк костелы яныннан борылып килүен көтеп, ул магнитофонны кабызды, тәмләп кенә тартып җибәрде, эшнен унышлы чыгуыннан башы әйләнеп киткәндәй булды. Эх, хәзер берәр бокал шампан аударасы иде! Үзен куркынычның күзенә карый алучы, тәвәккәл, кыю. батыр иорәкле кеше итеп тою ана рәхәтлек китерсә дә, куллары һаман дерелди иде әле, ләкин бу икенче төрле дерелдәү иде инде. II и капны уздыруга, Сухроб анын артыннан китте, алдан сөйләшенгәнчә, икенче урамга чыгуга, ягъни “Үзбәкстан” кунакханәсе янында, Сәлим кесә каракларын төшереп калдырырга тиеш иде Хәер, бу урын үзе дә капшаучыларның яраткан ноктасы иде. Отель алдындагы мәйданда “РАФ” бер минутка гына туктап алды һәм бик тә ыспай киенгән карак малайлар күз ачып йомганчы бәйрәм рухында тирбәлгән халык өерендә юкка чыкты. Алга таба ул “рафик"ны күздән ычкындырмады, чибәр Нәргиз яшәгән мәхәллә начар яктыртыла, прокурор аларны исәпсез-сансыз тупиклар, чатлар, агач диңгезе каплаган урамнарда югалтудан курка иде “Әллә Сәлим белмичәрәк Нәргиз әзерләгән мәҗлескә капитанны да Чакырганмы?”—дип, кыбырсып уйлап куярга өлгермәде, пикап кинәт кенә туктады һәм ОБХССчы җиңел хәрәкәт белән юл читенә сикерде Аны күрмәмешкә салынып үтү мөмкин түгел иде. прокурор тормозга басты, алгы ишекнең тәрәзәсен төшереп әйтте: —Ну, нәрсә дим, капитан Аңладым, сүзендә тора беләсең икән, сезнен белән эш итәргә була. Мин сезгә булышырга тырышырмын, әмма, үзегез әйтмешли, минем үгенеч белән сезнеке, гомумән, янәшә куярлык түгел Капитан, ун кулын йөрәгенә куеп, шатланып башын иде —Рәхмәт, Сухроб-әкә, рәхмәт! Мин яхшы анлыйм, мәнгс сезгә бурыч- лымын... Ерактагы “рафик" сулга борыла иде, Сухроб аны күздән югалтудан куркып. машинасын кинәт кенә урыныннан кузгатты Капитан машина төтененә һәм Тудьир” исемле инглиз шиннары чыгарган тузанга күмелеп калды “Сәгатьләп түгел, минутлап акыл керә бара моңа",—дип күңелле уйлап куйды Сенатор капитан турында. Зур төргәк акчасыз котыла алмасын капитан аңлаган иде булса кирәк, прокурор моны анын күтләреннән күрде Эшчеләр шәһәрчеге урамнарында тагы бер ун минутлап әйләнеп йөргәннән соң “рафик” прокурор ярдәмчесенең сөяркәсе яши торган мәхәлләгә килеп керде кирпеч койма янына туктады Койма традицион үзбәк д> валына караганда күбрәк төрмәнекенә охшатып эшләнгән иде Өстендә чәнечкеле тимерчыбык кына юк. әмма ләкин дивар өстендәге бетонга тырпаен торучы пыяла ватыклары катыштырылганлыгына прокурорның иманы камил иде Костаны өйгә алып керми торып, Сухроб машинасыннан чыкмады, “рафик" күршедәге тыкрыкка борылгач кына ишек алдына керде, ул кергәч тә ярдәмчесе яхшы майланган тимер ишекләрне ябып бикләп куйды. "Мондый койма артында озак качып ятарга була икән дип. никтер уйлап куйды Сенатор, шулвакыт верандадан Нәргизнен тавышы ишетелде. Прокурор үзенен ярдәмчесен көтеп алды һәм алар балкып торган верандага икәүләп күтәрелделәр. Сый-нигъмәт тулы өстәл әзер иде инде. —Ну. исәнме, гүзәл Нәргиз, менә сина өй туена килдем әле,—дип, кунак аны кочаклап үпте. Нәргиз кин танылган фольклор ансамбленең элеккеге биючесе иде. —Үз йортымда сезне сәламли алуга мин бик бәхетлемен. Сухроб-әкә, хәзер инде Сәлим белән сезне ешрак күрергә өмет итәм,—шул сүзләрне әйтүгә, ул, гафу үтенеп, кухня ягына ашыкты һәм ярты сәгатьтән дастарханга чакырасын кисәтте, дөресрәге, вәгъдә бирде. —Ә безнен өстәл янына утырганчы нәкъ ярты сәгатьлек эшебез бар әле,— диде Сухроб һәм ярдәмчесенә эндәште:—Сәлим, операция башыннан бирле мине тамак кибү газаплый, дустым бул, салып бир әле. Сәлим Хәсәнович өстәлдәге боз тутырылган чиләктән бер шампан шешәсе тартып алды, аны житез генә, тавышсыз гына ачты да ике тирән бокалны тутырып салды. —Рәхмәт, кадерлем. син минем уйларымны укыйсың, минем нәкъ шампан эчәсем килгән иде Әйдә операциянең икенче өлеше өчен эчәбез!—диде шеф. —Уныш өчен!—Миршаб анын сүзен куәтләде һәм алар бер күтәрүдә бокалларны әйләндереп салдылар. —Хәзер мин Коста белән танышам, ә син безнен дусларга шылтырат, өчәүләп килсеннәр. Сергей. Погос һәм Бармаксыз, исеме ничек әле? —Артем,—дип исенә төшерде ярдәмчесе. —Әйе. әйе Артем инструментын да алсын, Гоголь урамындагы сейф гап-гади... —Син республика прокуратурасын басмакчымы?—дип ычкындырды шаккаткан Сәлим. —Әйе, прокуратураны. Борчылыр сәбәпләр күрмим, гадәти объект. Банкта сейф ачу куркынычрак, анда басучыларны тотарга әзерләнеп торалар. Ә прокуратурага бәреп керү тарихта беренче ул. Мин анда бүген күрдем инде, сакта жебегәннәр утыра, пенсионерлар... —Гогольдәге сейфта сезнең өчен нинди кыйммәтле нәрсә ятканын башыма да китерә алмыйм. Әгәр ниндидер мәгълүмат кирәк икән, аны сатып алып та була, кешеләре бар, беренче тапкырмыни инде. —Син һәрвакыттагыча хаклы, кадерле Миршаб, әмма безнен арадашчылар эзләп йөрергә дә, сатып алырга да вакыт тар, сейфтагы документлар иртән республика прокуроры өстәлендә ятачаклар. —Хәзер инде берни дә анламый башладым. Ул документлар кайдан калкып чыккан һәм алар ничек тикшерү бүлеге начальнигы өстәл өстенә салынганнар?—диде аптыраган ярдәмче. —Башыңны катырма—барыбер аңламассың. Мин сина кичке аш вакытында барысын да аңлатырмын Ләкин ышан, безгә бик-бик сирәк очрый торган мөмкинлек эләкте, шуны ычкындырмаска кирәк, уйнарга икән—ва- банк уйнарга! Ә хәзер бар, дусларга шылтырат, сәгать ярымнан килеп җитсеннәр, мәҗлескә өлгерәчәкләр, алар шундый сый-нигьмәтне үзләре өчен әзерләнгән дип уйлаячак, монысы да әйбәт. Ә хәзер мине Коста янына озат. Сәлим Нәргизнен зур йортындагы бар почмакларны биш бармагыдай белә иде, көтелмәгән кунак утырган йокы бүлмәсен күрсәтте дә Бармаксызга шылтыратырга дип. телефон янына китте, әлеге компания шефнын чакыруын көтеп күптәннән анын квартирында ята иде инде. Алда бик үк гади булмаган сөйләшү торасын аңлаган Сенатор бер мизгелгә ишек янында туктап алды. Коста кебек һәр төенне чабып кына өзә торган кеше белән бәйләнүнең файдалы яклары белән бергә, башка сыймаслык нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген дә күз алдына китерде, аның артында торучыларны искә алды. Ул Костаны больницадан урлап алып китүнең нинди зур башсызлык икәнен төгәл тоемлый иде. Әле бит республика прокуратурасына бәреп керәсе дә бар. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында "дипломат хуждлары ул үткәргән операциядән риза булмыйлар икән, башынны биреп кенә жавап бирә алачаксың. Әмма, әмма Эш уңышлы барса. Дулкынланудан Сенаторның йөрәге дөп-дөп тибә башлады һәм ул имән ишекне ничарадан бичара ачты Биек түшәмле, тәрәзәсез йокы бүлмәсендә менә дигән әфган келәменен йомшак сыртын сыпыргалап дивар янындагы тәбәнәк тахтада Коста ята иде Яхшылап майланган бакыр күгәнле ишек тавышсыз ачылганга, Коста анын керүен ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты, һәрхәлдә ул башын борып карамады, келәмне сыйпавын дәвам итте, әмма ул ачык ишектән җил өргәнен дә сизде, йомшак паласта йотылган аяк тавышларын да ишетте, ул гомумән, гажәеп ишетү сатәтенә ия иде. —Хәерле кич,—дип сәламләде беренче "йөреш”нен анын файдасына булмаганын аңлаган прокурор Коста ялкау гына башын борды, әмма күзәтүчән кеше анын чәнечкеле карашы белән керүчене каптырып алуын сизенер иде. —Хәерле, хәерле,—дип жавап бирде Коста. анда дулкынлану да, кызыксыну да сизелми иде һәм ул кинәт кенә ыңгырашып куйды. —Ни булды?—прокурор булышырга теләп анын янына атылды, әмма Коста тынычланды, үзенен минутлык йомшаклыгына читенсенгәндәй итте һәм яткан мендәрен төзәтүен үтенде. Сенаторның иелүе булды, ишектән атлап керүгә үк анын пистолеты барлыгын сизенгән Костанын сул кулы өскә ыргылды, көчле бармаклар бугаз яныннан күлмәк якасын умырып алды, уң кулы прокурорның бил артындагы пистолетын тартып чыгарды һәм күкрәгенә терәде Имгәнгән кешедән мондый да җитезлек, елгырлык көтмәгән прокурор куркудан телсез калды —Син нәрсә, акылсыз баш?—дип гырылдады ул.—Мин бит сине төрмәдән коткардым, сина "вышка” иде Хәзер үк җибәр!—Күкрәгендәге пистолетның салкыны бөтен гәүдәсенә күчте, җитмәсә, ул анын ялгыш атылып китүеннән курка иде. —Селкенмә!—диде Коста акрын гына —Син бүген минем бер кешене атып үтерүемне күрден инде, икенчесе син булырсын. Бер прокурор үләме, икеме, хәзер барыбер. Хөкем бер. Костанын барысын да үтәли күрүенә шаккатып, ул бөтенләй каушап калды, башында уйлар чәбәләнде: каян барысын да белә икән бу9 —Мин сине прокуратурада күрдем, колонна артында качып тора иден,— диде Коста —Ә хәзер "дипломат нын кайда икәнлеген әйт9 '—һәм прокурор тәненә пистолет көпшәсенең батып керүен сизде, бу адәм аны ике дә уйламыйча атып үтерәчәк, ул анын, чыннан да. кеше үтергәнен күрде бит инде —Исен киткән “дипломат”ка, рәхмәт укы, без сине төрмәдән йолып алдык,—Сенатор чын күнеддән ачуланды. —Сез генә ул эш бетүгә кыякларга торасыз, бездә алай түгел, безгә ышаныч, репутация яшәүдән дә кадерлерәк. Әйт. кайда “дипломат ’ —Анын кайдалыгын белүеңнән ни файда?—дип ачуын гашыггы прокурор Коста анын якасыннан шундый итеп селкеде ки. өзелеп чыккан тоимәләр идәнгә тәгәрәде, күлмәге аркасыннан икегә аерылып чыкты —"Дипломат” кайда? —Прокуратурада —Әкрәмхуҗаев гырлап тахтага ауды —Хәзер үк әйт. телефон китерсеннәр, юкса, мин сине агып угерәм Коста пистолетны анын чигәсенә терәде Ни гаҗәп, чигәдәге пистолет куркудан ихтыяр көчен югалткан прокурорны тынычландырып җибәргән кебек булды. —Мине үтерсәң дә, телефон пәйда булмас, мәхагпә шәһәр читендә, йорт яна гына төзелгән, бер ай элек кенә яши башладылар, телефон станциясен тиз генә төземәячәкләр әле -Ул алдамый иде Миршад Бармаксыл а шылтыратырга чәйханәгә китте. Кварталдагы бердәнбер телефон-автомат анда гына Бу Яңалык Коста өчен шулкадәр котмәгәнчә ингыралы. ул хәтта югалып калды, анын запаста бер уен кәрте бар иде, анысын да бик тиз капладылар з* түгелме? Ул кулын якасыннан алып, пистолетны Сенаторга кайтарды. — Ну, агай-эне. псих икәнсең син,—диде прокурор тыныч кына, күлмәген күкрәк турыннан төзәткәләп. Бу вакыйга аның кәефен бозмады, киресенчә, “дипломат”нын мөһимлеге турындагы фикерен ныгыта төште, ул бик җитди кешеләр белән эш алып барачагын да аңлады. —Әйдәгез танышыйк,—диде ул тахта янына килеп, әмма Коста кулын биреп тормады. —Сухроб Әхмәт улы Әкрәмхуҗаев, прокурор... —Мине Коста дип йөриләр,—дип җавап бирде яралы.—Минем хакта ишеткәнегез бардыр дип беләм. Хәйләкәр прокурор төртмәле сорауны колак яныннан уздырып җибәрде, чөнки Костаны үзенә файдалы сөйләшүгә тарта алуын сизенгән иде инде. Ләкин тахтадагы кеше вариантларны аннан да җитезрәк исәпләп өлгергән иде инде, ул Әкрәмхуҗаевнын маңгаена бәреп дигәндәй, тагы сорау бирде: —Нишләп сез мине гадел җәзадан коткарырга уйладыгыз әле, мин бит сезнең күз алдында коллегагыз Азлархановны үтергән кеше Аны сезнең дөньяда белмәгәннәр сирәк. Сенатор туры сорауга туры җавап бирергә кирәклеген, мондый типлар белән уинасан. ачыктан-ачык уйнарга кирәклеген белә иде. Һич югында, баштарак булса да. анын уяулыгын киметергә кирәк иде. —Хәзер кемгә төртсәң, шул канәгать түгел. Мин дә шулай. Еллар чаба, мин инде малай түгел, ә мин һаман район прокуроры. Үсү перспективасы күренми. Республикадагы кадрлар политикасын беләсездер. “Верховный” адәм рәтле һәр урынны үз кулында тоггы. Аптырамагыз, әйе, тотты. Сезнең өчен генә бер серне ачам, ул инде юк. өченче көн Нукуста инспекция эшләре белән йөргәндә кинәт үлеп киткән. —Ялгышасыз, прокурор, мина болар сер түгел. Ул гынамы, кичә кайбер кешеләр белән мин инде анда булдым, хушлашып биек маңгаен үбәргә өлгердем Сүзегезне бүлгәнгә гафу итегез, дәвам итәргә була... Коста әйткәннәр ышанычны көчәйтә генә төште, ул үзенең дөрес юлда икәнен аңлап алды һәм берни дә булмагандай, тыныч кына сүзен дәвам итте: —Мин, әлбәттә, "Верховный”га юллар эзләмәдем түгел, әмма, нигәдер, ул мине якын китермәде. Менә бүген уйламаганда-көтмәгәндә прокуратурага барып чыгарга туры килде, андагы хәлләрне күргәч, уйлап куйдым: әгәр “дипломат” белән сезне үземнеке итә алсам, минем язмыш кинәттән үзгәреп китәчәк. —Сезнең “дипломат”ны урларга мөмкинлегегез бармы?—дип кинәт сорап куйды Коста. — Юк Эшли алганымны эшләдем инде мин,—дип мәрхәмәтсез җавап бирде прокурор Анын вакытыннан элек Костага үз уй-планнарын чишәсе килми иде. —Кызганыч. “Дипломат” сезнен кулда булса, тормышыгыз, һичшиксез, үзгәрер иде. үзегез омтылган урынны алыр идегез. “Мин монысын синнән башка да беләм”,—дип, эчтән генә уйлап көлемсерәде прокурор. —Тик шулай да... Бу вакыйгага кушылып, сез язмышыгызны бик нык бутап ташладыгыз. Мине рәхмәтле кеше түгел дип санамагыз, чын күнелдән әйтәм, минем тормышым әлләни зур бәягә ия түгел, бүген “дипломат”ны кулдан ычкындыргач бигрәк тә. Бары “дипломат”ны кире кайтара алсам, яисә аларны юкка чыгарсам гына минем яшәвемнең мәгънәсе һәм кыйммәте булачак,—диде Коста. — Шул., прокуратураны шартлатсаң гына инде,—дип шаяртып алды әңгәмәдәше, әмма Коста аны чын-чынлап кабул итте. —Ә нәрсә, шәп идея,—диде ул. Күзләрендә өмет уты кабынды.—Бүлмәнең төгәл урынын гына белергә кирәк. Безнең Ташкентта ярты тонналап шартлаткыч бар, геологлардан сатып алган идек, ул эш буенча һөнәр иясен дә таба алабыз. мин "лип лпмэт'- 6 ЫГЫ? ДаН чь1гарьт атыгыз,-диде Сенатор -Берснчслан. бинасыТпть, I КаИСЫ катга иканен Ъспт " икенчелән, прокураттра канатына ™ РТ? НЫ альш тора’ сезнен шартлаткычыгыз аның бер канатына да житми, һәм онытмагыз-безнен карамакта бер генә төн нетеп аа™^1.пр0курорньш куркуданмы, әллә башка сәбәптәнме. нәрсәнедер әйтеп бетермәвен сизенгән иде инде, турыдан-туры янауга күчте сезгә әйтгем инде, больницадан без бәндәгезне урлап чыгып пэ катлауландырдыгыз, “Дипломат”!» Рәшидов урынына чамалаучыларның документлары, . Хәзер инде уйлагыз: аларнын дустымы, әллә дошманы буласыгыз киләме? Анда байтак эшкуарларга—республ икадагы миллионерларга да, җинаятьчелек доньясы белән идарә итүче олы агайларга да компромат тупланган —Коста сөйләүдән туктап пауза ясады, уенда барын да әйтергәме, юкмы дигән нәрсә иде, шулай да томанлы гына итеп булса да сиздереп куярга булды —Алар җинаятьчелек дөньясы белән генә идарә итмиләр.. Саксызлык аркасында менә нәрсәгә эләктегез сез, прокурор —Нишләргә сон мина?—Прокурор югалып ук калды Сезгә бер генә юл бар: мин сезгә телефон номеры, хәлта ике телефон номеры бирәм, шуларнын теләсә кайсысын җыеп, минем исемнән Артур Александрович белән очрашуны таләп итегез. Ә хәзер ин мөһиме прокуратурадагы кейснын кайдалыгын, кемнәрнең белүе мөмкинлеген ачыклагыз. Аларнын адресларын, телефон номерларын билгеләгез. Үзегез әйттегез, безнен карамакта бер генә төн. . Артур Александровичның шундый кешеләре бар, алар ул адреслар буенча безнен кәгазьләрнең кайдалыгын беләчәкләр һәм урлаячаклар. Ни каршылыклар булса да. Хәзер тормышыгызның шушы кейс белән бәйләнгәнлеген анлагансыгыздыр инде’ —Әйе, әйе,—дип баш какты Сенатор, ул эчтән генә үз вариантларын уйлаштыра башлаган иде инде. —Каләм белән кәгазь бирегез!—дип таләпчән эндәште Коега һәм прокурор аңа үзенең блокноты белән “паркер” маркалы каләмен сузганын сизми дә калды. Шул чакта сак кына ишек кактылар. —Керегез,—диде ул борылмый гына, чөнки шакучының Миршаб икәнен белә иде. Каралтылган пыяласын ялтыратып зур ишек киерелеп ачылды һәм ярдәмчесе кабымлыклар, эчемлекләр белән тутырылган арба-өстәлне эчкә тәгәрәтеп кертте. “Сәлим һәрнәрсәне вакытында эшли, рәхмәт тошкере”,—дип уйлап куйды прокурор үзенең классташы турында һәм арбаны тахтага таба этте —Оһо!—дип. сокланып аваз салды Коста —Минога! Еланбалык1 Мондый тәгамнарны күрсә, валлаһи, хәтта Икрам Мәхмүдовичнын авызына сулар җыелыр иде. —Кайсы Икрам Мәхмүдович?—дип, аны сүзендә тотарга чамалап, сорады прокурор —Аның белән танышырга мөмкинлегегез булыр эте. Андый тәмле гамак- гурман бөтен Үзбәкстанда берәү генәдер дә, “Әйе, моны коры кул белән генә алып булмый”,—дип уйлап куйды Сенатор һәм сораштыруын дәвам итте —Коста, дөресен әйтегез әле, бүген төнгә каршы шампан белән сыйларлар дип башыгызга да китереп карамагансыздыр бит. җитмәсә, мондагы шәраб заводларының болганчык суы белән түгел, ә чын Абрау-Дюрсо белән. —Миңдә шампан һәм минога кайгысы түгел иде. Әлбәттә, уйламадым Әйе, нәрсәдер буласын көттем мин. Артем Александрович бәладә ташлап калдырмый, андый кеше түгел. Палатага капитан белән ак халатлы егетләр килеп кергәч тә, моны бары тик ул оештырган булырга тиешлеген анлап алдым Теге егетләргә бер күз төшерүгә үк аларнын кем икәнен, ни белән шөгыльләнүләрен сизендем ич. Җитмәсә, берсе мина ым кагып өлгерде, андый ым-шымнар белән мәгълүм бер даирәдә генә аңлашалар, ул хәтта сезгә дә билгеле түгел, андый серне ачучыларны үлем көтә Иртәгә сезнен арттан ук мине алырга икенче кешеләр килүен белсәм дә шаккатмам. Сез Японнан алда өлгергәнсез, ә бу булмастай нәрсә кебек —Сез Артур Александровичны әйтәсезме? —Әйе. мин анын кешеләре турында әйтәм. бәладә ялгыз каддырмая- чакларьш беләм мин. менә бу минутларда алар "дипломат" белән мине эзләп шәһәрне айкыйлардыр... —Яхшы, әйдәгез танышлык хөрмәтенә, алдагы эшләр уңышлы булсынга эчеп куйыйк!—дип тәкъдим ясады Сенатор һәм алар өчәүләп бокалларын күтәрделәр. Прокурор тахтада. Коста янында яткан блокнотны кулына алды һәм язуга күз төшерде, телефон номерлары Ташкентнын икесе ике читендәге районга караган иде. —Сезне ташлап китәргә туры килә, ачуланмагыз, безнең карамакта бер генә төн. иртән документлар республика прокуроры өстәлендә булырга тиеш. Мин моны үзем ишетеп калдым. Хәзер кайнар аш китерерләр, ашагыз-эчегез. күнел ачыгыз, магнитофон да китерерләр, ә без эш белән шөгыльләник. Уңыш теләгез. —Юлыгыз ун булсын!—диде Коста һәм йодрыкларын төйнәп, кулын өскә күтәрде. Алар тавышсыз гына бүлмәдән чыгып киттеләр. Йокы бүлмәсендә бер сүз дә дәшмәгән һәм ни булганын аңлап җиткермәгән Сәлим ярымкарангы коридорга чыккач Сенаторга иелеп пышылдады: —Әйдә, күрше бүлмәгә керик, күлмәгеңне алыштыр, яна галстук та кирәк булыр.—диде, әмма үзе югында ниләр булганын сораштырып тормады. Сенатор яна күлмәгенә галстук тагып азапланганда Миршаб шикләнгән, икеләнгән сыманрак итеп сорады: —Әллә туктыйкмы сон. бик куркыныч уенга керәбез түгелме, һавадагы торнага карап кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйк, диюем... —Һәрвакыттагыча син хаклы, кадерле Сәлим. Эше дә куркыныч, башны югалту ихтималы да бар. Ләкин мин инде үземне атылган ук кебек хис итәм. барып кадалмыйча туктый да. кире чигенә дә алмыйм. Сина бер генә тәкъдимем бар—кал монда. —Ничек калыйм, беләсен бит инде, без энә белән җеп кебек.—Сәлим Хәсәнович бүтән сүз әйтеп тормады. Сенаторның җилкәсеннән кочаклады һәм барысы да аңлашылды. — Рәхмәт,—диде прокурор көзгегә карап һәм алар икесе дә елмаеп куйдылар, ләкин бу елмаюда ниндидер моңсулык, сагыш бар иде. Алар Нәргизнен сенлесе табын әзерләп йөргән якка, верандага чыктылар. Озакламый Сәлим, гафу үтенеп, хуҗабикәгә булышырга китеп барды. Вакыт ашыктыра иде инде. Берәр сәгатьтән дуслары белән Бармаксыз килеп керәчәк. Сый-нигьмәтләрдән сыгылган дастархан янында бик күп нәрсәне уртага салып сөйләшергә, киңәшергә кирәк иде әле. Берүзе калгач. Сухроб ак "Жигули" хуҗаларын кисәткәненә нык үкенә башлады. Шул гамәле белән ул үзенен кемлеген танытты, тамгалыга әйләнде, хәзер аны. бәлки, иске шәһәрдә Костаның дуслары көтәдер. Япон кушаматлы Артур Александрович кешеләре эзлидер. Бу кушаматны ул бер генә тапкыр ишетмәгән иде инде. Хәзер Костадан ычкынырга маташса да. барып чыкмаячак, җавап бирү тулысынча үз өстендә. Жавап бирүе дә кайда бит әле. ул сина халык суды түгел! Анда алдый да. ялагайлана да. боргалана да алмыйсын, ялган шаһитларда, судьяда, адвокатта юк. Кемгәдер телефоннан да шылтырата алмыйсын. Җавапны үзен бирәсен һәм башын белән түлисен. Менә шул инде ул белер-белмәстән, уйламастан, ашыгып, каударланып машина фараларыннан күз кысу! Шулай булгач, үзеңне стенага китереп терәден инде, кадерле Сухроб. дип фикер йөртте ул. Хәзер прокуратурага бәреп керүдән дә котылып булмый. Хәер, бер юл бар бугай, бу куркыныч адымны Артур Александровичның үзенә калдырсаң?! Әмма болай булганда, синен үзенә нинди өлеш тия сон? Әлбәттә, алар акча кызганмаслар. Костаны коткарган өчен дә, биргән мәгълүмат өчен дә мулдан түләрләр. Аларга бит кейсның кайсы бүлмәдә булуын белү генә кирәк. Исәплә, кесәнә. шиксез, йөз мен кереп кенә утырачак. Ләкин аны акча кызыктырмый иде. әлеге сумманың яртысын шушы атнада КАР Г А ук аңа ОБХСС капитаны Кодрәтов алып киләчәк, ялына К0Р 0Л1 -ялына бирәчәк. АНДЫЙ чыганаклар теләсә каян бәреп тора, буа бөяргә була. Кирәк чакта күз йомсын өчен прокурор белән бүлешергә атлыгып торучылар җитәрлек, теләген генә булсын. Юк шул. бәхет акчада гына түгел, дөнья малы—дуңгыз каны, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Халык ялгышмый ул. Әйе. алардан зуррак урынга күтәрелергә ярдәм итүләрен дә сорарга була, ләкин ул биектән, югарыдан булмас Сухробнын маңгаена салкын тир бәреп чыкты Уйларынын очына чыгарлык түгел иде. Ничек кенә борып караса да. хыялында йөрткән нәрсәләр күренми иде. Аһ. менә кулда "дипломат" булса, мин-минлекләре азган, тавышларын бөердән генә чыгарып сөйләшүче түрә абзыйларын анын алдында ничек бөтерелерләр! Алар да бит Анхор ярындагы ап-ак кар кебек бинанын бишенче катындагы кабинет турында хыялланалардыр . Бер син генә түгел!. Кулына эләгә калса, ул кадәр компромат белән ниләр кыла алачагын Сенатор бик яхшы белә, бу хакта бер кәррә дә шикләнми иде Коега белән сөйләшкәннән сон тагы капыян бер вариант туды: "дипломат’ ны Артур Александровичка тапшырырга, шулай итеп, зур гына пай-мая белән көчле корпорация әгъзасы булып китәргә мөмкин Анын кешеләре Рәшидов урынына утырырга йөри. Бу очракта да андый пайга ия булган кеше ярык тагарак янында калмас Теләсә кайсы структурада автомат рәвештә ана да урын табылыр. Прокурор моны да анлый иде. Әмма "дипломат"та сакланучы мәгълүматлар боларнын барысыннан да кыйммәтрәк түгелмени ’! Алар бүгенгечә хакимият алышынырга торганда да. башка чорда да. кыскасы, теләсә кайсы вәзгыятьтә кыйммәтләрен югалтмыйлар, хәтта дистәләрчә еллар узганнан соң да Шулай булгач, сергә ия кеше—зур урынга ия дигән сүз. чонки синең кулда кешеләр язмышы, син тормыш агышы белән идарә итәсен Сенаторның шикләнүе, шөбһәләнүе, икеләнүе сон чиккә җитте Әмма ул уйлар газаплы да. татлы да иде. Ахырдан уйлары тө!әл бер фикер тирәсендә бөтерелә башлады: теләсә нинди юл белән кейснын бердәнбер хуҗасы булып калырга кирәк, юкса гомер буе “рядовой" булып калачаксың, хәтта бик көчле идән асты оешмасында әгъза исәпләнсәк дә. Ләкин моны ничек тормышка ашырырга? Шушы якты һәм ымсындыргыч хыялга ничек ирешергә соң? Икс кулы белән башын тотып, ул кәефсез генә бер ноктага карап утыра бирде, гаҗәеп бай табын да, бүлмәдә дулкынланып тибрәлүче хуш исләр дә аны кызыктырмый иде шикелле Әгәр шушы позада фоторәсемгә төшсә, анын астына: "Бу нәрсәне аңлата?" дип ягып куйсалар, мона җавапны айһай таба алучы булыр иде микән?! Газаплы авыр сораулар миен бораулады, комеш куна башлаган башы аска иелде Ана бер нәрсә ачык иде—ничек тә булса Японның ярдәменнән башка гына "диггломат'ны кулга төшерергә, ә аннан сон күз күрер Кинәт кенә анын миеннән "Нәрсә мин үтерелмәгән аю тиресен бүлеп ятам әле", дигән уй йогереп узды, шул уй белән бергә шикләре дә эреп тарала башлады Хискә бирелүчән кеше буларак, ул бик ти» кабынып киткән шикелле, тиз арада монсу. кайгылы халәткә дә бата ала торган иде Нәргизнен сенлесс Мәмләкәт чытык йөзле Сүхроб-әкәнен кинәт кенә башын күтәреп шаян елмаюына хәйран калды. Ә прокурор уртак яшерен эгиләрс булган кеше шикелле күз кысып, гаҗәпләнү хисен таган да арттыра төште —Әйдә, апан югында берәр чәркә шампан җибәрәбез, кара аны. үзе монда чыкса, сина рөхсәт итмәячәк —Әйдәгез,—дип. жинел генә ризалашты Мәмләкәт, ана Сухроо-әкә ошый иде Ничек ошамасын ди. хәтта, апасына бакчалы, бассейнлы, сауналы йорт алып биргән Сәлим Хәсәнович кебек бай һәм дәрәҗәле кешедә шушы кешегә сүзсез буйсына ич. Мәмләкәт бокалларны чиләк янындагы комеш подноска куеп кына өлгерде, верандага Сәлим белән Нәргиз килеп тә керделәр Апасы тәртип ярата анын. өстәл бизәү, савыт-сабаны эзлекле бер тәртиптә урнаштыру кебек эшләр анын ин яраткан шөгыле иде Анын бу гадәтен бигрәк тә Салим-әкә ярага, чынлап бәяли белә һәм шунын өчен хормәт итә иде булса кирәк. Хужабикә зур табак белән кабымлыклар куйды: куй бавыры һәм май белән тутырылган бытбылдык түшкәләре авыз суын китерерлек итеп кыздырылган иде. —Уф!—дип ычкындырды прокурор, борынына бу тәмле азыкнын баш әйләндергеч хуш исләре килеп керде, алар кан тамырлары буйлап тәнгә таралды, күзләре көмеш приборларны һәм озын-матур бокалларны иркәләде. —Ну. Нәргиз, син тылсымчы, билләһи!—диде ул чын күңелдән һәм анын хөрмәтенә тост күтәрергә тәкъдим итте. Әле ун минут элек кенә шефын тирән уйларда калдырган Миршаб анын кинәт үзгәрешенә сөенде, димәк, ниндидер рәтле уйга килгән яисә операцияне үтәмәскә карар кылган һәм ул хужабикә өчен шатланып бокал күтәрде. Әле ул шефнын Нәргизгә өй сатып алганына нинди күзлектән караганын белми иде. ни генә димә. Нәргиз анын сөяркәсе генә ич, шулай булгач, аны борчучы бер проблема җилкәдән төшәчәк. Бытбылдыкка җитешкәнче прокурор сорарга тиешле тапты: —Кунакны онытмадыкмы? Әгәр Нәргизнен бу чын сәнгать әсәрен татып карамаса, күп нәрсә югалтачак бит. —Кунак барыннан да кадерлерәк, моңаеп утырмасын өчен ана магнитофон да керттек әле,—дип, хуҗабикә өчен җавап бирде Миршаб. Ике дистәгә якын бытбылдык эреп беткәндәй бик тиз юкка чыкты. Эченә бавыр тутырып, зәйтүн маенда кыздырылгангамы, кош түшкәләре йомшак булулары өстенә, әллә ничек нәфис иделәр, бу инде сина шашлык таягына тезеп учакта кыздырылган ит түгел. Хатыннар тагын кайнар кабымлыклар алырга киткәч, ә болары —бәрән кабыргалары белән катнаштырылган сумса һәм симез кучкар мае өстәлгән сый-нигъмәт иде, ирләр бер минутка өстәл янында үзләре генә калдылар. Хатын-кызлар юктан файдаланып, ике рюмка әрмән коньягы эчеп куйгач, прокурор ярдәмчесен операциянең икенче өлеше белән таныштырырга кереште. —Минем сина ни өчен башта ук бөтен план хакында сөйләмәвемнең сәбәбен хәзер аңлагансыңдыр, дип беләм,—диде ул эшнең нечкәлекләре белән таныштыргач.—Уен эш түгел.—Һәм ярдәмчесенең агарып киткәнен күргәч, кистереп өстәде.— Ләкин чигенергә сон инде. “дипломат”нын бәясе артык кыйммәт, безнен куркаклыкны, ярты юлда туктап калуны гафу итмәячәкләр. —Анлыйм шикелле,—диде Миршаб —Әгәр безне прокуратурада сакчылар атып үтермәсә, моны, мөгаен, без төрмәдән коткарган Коста үзе үк эшләячәк. —Әйе. Артка юл юк,—диде Сенатор тыныч кына. Анын бүгенге халәте сәер иде, фәлсәфи тирәнлекләргә төшеп фикер йөртүе, уйчанлыгы гаҗәпләндерә иде. Өстәлгә кайнар сумса китерделәр, яшь сарык итенең хуш исе башка бар исләрне күмеп китте кебек. Прокурор күз кырые белән генә сәгатенә карап алды. Бармаксыз кушаматлы Артем дусларын ияртеп үзбәк сыенын йөзек кашы булган пылауга килеп җитәргә тиешләр иде. Нәргизнен пылавы да тегенди-мондый түгел, һәрвакыт кызыл дивзир дип аталган Наманган дөгесеннән булыр, ана итне Миршаб бары каракучкарныкын гына ала, ул ит аеруча туклыклы була, менә шуңа күрә дә шәрекъ дастарханында сыйланучы ирләр, эчемлекне башка җирләрдәге кебек үк мулдан куллансалар да, бер дә исермиләр. Хужабикә, кунакның сәгатькә карап алуын күрүгә, моны үзенчә фараз- лады һәм әйтеп куйды: —Мин дөге салдым инде, ун-унбиш минуттан пылау китерәм. Әйдәгез әле, җитешегез, беркем дә уылдыкка да, казылыкка да кагылмаган, ә мин булсынга дип тырышкан идем... —Рәхмәт, барысы да бик тәмле,—диде кунак елмаеп.—Пылау да артмас, хәзер безнен янга таныш-белешләр килә, алардан уылдык та калмас. Кытайның сян-гу гөмбәләре дә очар, дерелдекле телләрне дә йотып кына җибәрерләр, күнеленне төшермә! Сәлимнең Бармаксыз вә анын дусларын да чакыруын сөяркәсеннән яшереп торуын белеп, ул көлеп җибәрде. —Нигә башта ук әйтмәдегез,—дип Нәргиз кулларын жәеп җибәрде,— Дусларыгыз өчен приборлар куярга кирәк, үпкәләүләре бар —Һәм ул өстәл артыннан очып кына чыкты, ана ярдәмгә Мәмләкәт йөгерде —Нәргиз белән ундын син, ана бүләккә йорт бирүенне дә дөрес саныйм, ул андый бәягә тора. Давай, анын өчен эчәбез, бу өйдә, күрәсен, безнен жаннар бер генә ял итмәс әле,—диде прокурор хисләнеп һәм шунын белән дустын тәмам тынычландырды Хәзер Миршаб анын артыннан утка да, суга да керергә әзер иде. Нәргиз киләчәк кунакларга приборлар куюга, тимер капкадагы кыңгырау шылтырады—Бармаксыз нәкъ билгеләнгән вакытка—минутка минут килеп җитте һәм Сенатор эчтән генә анын төгәллеген билгеләп куйды. Төгәллек, пөхтәлек, барысын да алдан исәпләп кую кебек сыйфатларны прокурор кыюлыктан, батырлыктан, хәтта, кирәк булса, үзенне корбан итүдән дә өстен саный иде. чөнки тәҗрибәсе буенча белә: җинаятьчеләрнең туксан проценты нәкъ менә шушы сыйфатлары булмаганга органнар кулына эләгә дә. Шуна күрә ул төгәл кешеләргә аеруча ышана иде. Кунакларны каршыларга прокурор үзе дә чыкты, чөнки куркынычлы заданиегә барыр алдыннан берберенә ышану, танышу кирәклеген яхшы белә иде. Кунакларны өстәл янына да үзе алып килде. Өстәл ялт иткән. Әле генә монда кемдер тәгам җыеп утырган диярлек түгел. Сухроб тагы бер мәртәбә йорт хужасынын сәләтенә сокланып куйды Җинаятьчелек дөньясын китаплар һәм кинофильмнар буенча гына белүчеләр шунысын да искәрсен: соңгы биш ел эчендә генә дә аларнын бу өлкәдәге "белемнәре” нык искерде, ярамас хәлгә килде. Розарий янында каршы алынган оч яшь ирне, тышкы кыяфәтләренә карап, йә, кем сон инде җинаятьче дияр, болар сөйкемле, ягымлы, беренче карашка, яхшы тәрбия алган кешеләр, менә дигән итеп киенгәннәр, үз-үзләрен тоту манеразары да зыялы, хәтта аристократларча дияргә була иде Нәргиз белән Мәмләкәт аларны шулай кабул иттеләр дә. хәер, азар прокуратура әһелләренең эшен дә юньләп белмиләр иде, шәрекъта ирләр хатын-кызга үз эшләре хакында чишелеп сөйләмиләр, сөяркә күкрәгенә ятып, авыр тормыштан зарланып егьлап яту гадәте юк. Хәтта азарны якыннан белгәннәр дә ялгышыр иде. Әйтик, мәсәлән. Сергейны проект институты архитекторы, коммунист, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, филателист, гаиләсен кайгыртучы ата дияр иде. Анын икенче, серле тормышта да яшәвен кем белсен? Әле бер сәгать элек кенә ул Бармаксызнын фәрманы буенча “Зеравшан" рестораны яныннан “Жигули” урлап китте, хәтта таныш кешесенеке икәнен белсә дә, тайчанып тормады. Шул машинада алар Нәргиз өенә килделәр дә инде. Икенчесе, Погос атлысы. озын буйлы, чибәр, бераз калкыбрак торган үгез күзлесе—хатын-кызлар андыйлар өчен үлә инде—шулай ук партия әгъзасы, авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли, бүлек белән җитәкчелек итә. тутырылган анкеталары буенча да менә дигән кеше Хәзер Европа буенча круизга документлар тутырып йөри, ә анда, кордон артына, бик тә ышанычлыларны гына җибәрәләр. Төнге операция өчен Артем вәгъдә иткән акча ана шул круиз өчен кирәк иде. Нинди операция ул. анда нишләргә— таларгамы, үтерергәме, урларгамы, берәүдән бирәчәген суырып алыргамы, зур түрәнен баласын урларгамы'' Монысы анын башына да кереп карамады Бармаксы знын юкка чакырмаганын белә, чүп-чар белән маташмаячагын да сизә ул. Бармаксыз кушаматлы Артем гына партиядә түгел, югары белеме дә юк. шуңа карамастан, икс тапкыр утырып чыгу мәктәбе узды, ә хезмәт урыны— “Сыра-Су” системасында эретеп ябыштыручы. Эшендә артык күзгә ташланмый, шулай да анын белән күрешергә трест мөдире иң беренче йөгереп үзе килә, кечерәк рангтагы нәчадьникларны әйтәсе дә юк Анын алтын куллы икәнен белүчеләр якты акылга ия икәнен дә онытмыйлар Ул ремонтлап булмый торган импорт автоматларны, суыткычларны, агымга корылган линияләрне, суытма ясау установкаларны шундук рәткә кертә, аякка бастыра, шушы осталыгы, таланты өчен аны яратып Ювелир дип кенә йөриләр, тик шулай да, дөньяга Бармаксыз кушаматы белән билгеле. Әлеге кушаматны ул Карагандадан, беренче утыруыннан котьшып чыкканда ияртеп кайтты, анда бер бәрелештә үткен хәнжәрне йөзеннән тотып каерганда җуелган бармак истәлеге дә ул кушамат. Жәйге сезонда Ташкентның иң күп кеше йөрүче урыннарында: аэропортларда, автовокзалларда, тимер юлда эшләп утыручы иллеләп газлы су автоматы аныкы икән, дип тә сөйлиләр. Уен бизнесында пай алу өчен хәзер Бармаксыз акча туплый, ә уен автоматлары белән бөтен башкала тулган. Шушындый тормыш алып барган Артем Парсегян ярдәмчел кешеләргә таяна белде, бигрәк тә хокук сагында торучыларга, шуна да ул прокурор Әкрәмхужаев белән дуслыгын саклый, хуҗасыдай санаган кешесе янына беренче чакыруга ук йөгереп килә иде. Төнге кунакларны хуҗабикә белән таныштырганнан сон, Сухроб киң күнелле хуҗаларча аларны дастархан янына чакырды. Өстәл янына утырганчы Бармаксыз табынны буеннан-буена үлчәгәндәй карап чыкты һәм. гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, әйтеп салды: —Мин нидән башларга да белмим, монда чын мәгънәсендә “могҗизалар кыры" икән, хәтта мин үлеп яраткан яшь бамбук салаты да бар... —Анысы да проблема түгел, кадерле Артем, подвалда синең өчен махсус әзерләнгән күчтәнәч тә күрдем мин Анда яшь бамбук үсентеләре дә булмас дип кем әйтә ала. —дип бүлдерде Парсегянны прокурор ярдәмчесе. —Хикмәт подвалдамыни, Сәлим, анда барысы да бардыр, бары тик булдыклы хуҗабикә генә җитми.—дип җаваплады Бармаксыз һәм шушы сүзләре белән Нәргизне тулысынча үз ягына аударды. Кунаклар утырышуга, табын шунда ук җанланып китте, күңелле генә әнгәмә башланды, бәйрәмчә төс алды Мәмләкәт тагы да чибәрләнеп, җанланып китте бугай. Сухроб күрмәде түгел, күрде кыз чибәр Погоснын карашларыннан читенсенә. бәлки моңа кадәр шулай ачыктан-ачык ана беркемнең дә караганы булмагандыр. Әмма прокурор инженернын кәефен бозмады, һәрнәрсә үз вакыты белән дип уйлап куйды ул. Погоснын карашында бернинди ут. дәрт юк (ә чын кызыксыну шунсыз булмый), кызның күкләрдә йөзүен сизми, күрәсең, ул үзенең чибәрлеген теләсә кайсы хатын- кыз затын аяктан дә егарлык дип саный ахрысы. Нәргизгә дә күңелле булып китте, яшьләрнең кабымлыкларны мактавы ана ошый, салат, сумса сонга калып килгәннәрнең аппетитын шулкадәр күтәреп җибәрде ки. барысы да бердәм сый-нигьмәткә ташландылар, шуна карамастан, исерткеч эчемлекләрне беркем егылып эчмәде. Бармаксыз бер грамм да капмады Озакламый Сәлим белән хуҗабикә ике табак пылау алып керделәр, аны ашар алдыннан кечкенә генә бокал белән коньяк эчтеләр. Сенатор аны соңгысы дип атады, пылау ашаганнан сон эчәргә ярамаганлыгын барысы да белә иде. Өстәлгә бер поднос төрле төстәге чәйнекләр утыртылгач. Сухроб үзенен ярдәмчесенә карады, тегесе Нәргизгә ым какты һәм хатыннар өстәл яныннан гаип булдылар. Сенатор сәгатенә карап әйтте: —Төн резина түгел, эшкә тотынырга кирәк. —Без эшкә әзер, шеф, көзге төндә без башкарып чыга алмас эш юктыр дим. яшел кытай чәе эчә-эчә тыңларбыз.—дип елмайды Бармаксыз һәм аркадашларының пыялаларына чәй агыза башлады. Әмма хуҗа эш турында, операция хакында сөйли башлауга, чәй онытылды, пыялаларга кагылучы да булмады. —Шәрекъча ерактан башлап тормыйм. Әйләнгечтән юл яхшы дисәләр дә, үгезне мөгезеннән тотар чак. вакыт ашыктыра. Башта кыскача гына. Бер оешманын сейфында пичәтләнгән “дипломат" ята. Анда нәрсә бар? Безне дә. сезне дә кызыксындырган нәрсәләр—акча, кыйммәтле ташлар. Джизак өлкәсендә конфискациягә эләккән әйберләр. —Димәк, анда репатриант әрмәннәр Якын Көнчыгыштан китереп саткан энҗеләр дә бар —Булырга мөмкин.—дип тыныч кына җавап бирде прокурор Артемга. Үзе ул энҗегә шаккатмый, бриллиантны өстенрәк күрә иле. шуның остенә. кейста тегесе дә. монысы да юк икәнен дә яхшы белә иде Бармаксызга жавап биргәндә, күз кырые белән ярдәмчесенә карап алды: акча һәм кыйммәтле ташлар мәсьәләсенә ничек карар икән? Миршаб, ир кеше буларак, тынычлыгын җуймады, ул прокурорның нигәдер ялган сөйләвен дә анлаган иде. —Операция җиңелләрдән түгел, ләкин шундый тапташлардан катлаулырак та, куркынычрак та булмас, нәтиҗәсе безнен кыюлыгыбызга торырлык булыр. Син әйткәнчә, Артем, куркынычның күзенә карамаган кеше шампан эчми Кейс яткан бина саклана, әмма мин бинаны яхшы беләм, анда эшләгәнем бар. Калган вак детальләр турында барып җиткәч әйтелер. Ставка болай: яртысы—безнеке, яртысы—сезнеке! Барамы? Килешәсезме’ —Бер шартым бар,—дип сүзне Бармаксыз бүлдерде, прокурор шиккә төшеп Парсегянга карап куйды —Тиешлесен бүлешкәнче, бер бик гүзәл ювелир эшләнмәне яисә энҗе муенсаны гаҗәеп хужабикәбезгә бүләк итәрбез, шундый да бай табын, кунакларга хөрмәт-игътибар андый бүләккә торырлык!—Кинәт яңгыраган бу тәкъдимгә барысы да ризалаштылар —Сейф кайсы катта?—дип сорады Парсегян —Икенчедә. Бүлмә тәрәзәсез, шуңа башта лифт янындагы холлга үтәбез, андагы тәрәзәгә тимер рәшәткә куелмаган. Бездән сон башларын ташка орырлар, рәшәткә дә куярлар, сакчыларны да арттырырлар, әмма сон булыр Яшен яшьнәмәсә, урыс чукынмас, ди. Бездә шулай Ә кейснын кайсы этажда булуы мөһим түгел, бина бит дүрт катлы гына, бу си на Нью-Йорк түгел, анда гына ул илле яисә сиксәненче катларда йорт басып йөрүләр Артем, нигә әле сине этаж кызыксындыра?—дип борчыла калды прокурор, ул анын юк-бар сорау бирмәсен белә иде —Өченче көн инде ун аягым тартыша, рульдә йөри алмыйм, чыдармы дип куркам. Штраф изоляторның бетон идәннәре шаукымы, яшь чагында тәжрибәсезлектән мин аннан чыкмадым диярлек. Лагерь паханнары белән үлемгә үлем дип сугыштым. Мине дә хөрмәт итсеннәр дидем, ә анда матур күзләр өчен генә берни дә бирмиләр —Кызганыч, әлбәттә, борчылма, үтәр әле. Киләчәктә Хужз-Оби-Гарма дип йөртелгән родон чишмә-күлләренә барырсың, алар Памирдамы, Варзоб тарлавыгындамы шунда, радикулит, артрит кебек нәрсәләрнең бар икәнен дә онытырсың. Тик алдан әйтеп куй: син эштән чыксаң, Сергей яисә Погос сейфны ача алалармы? —Булдырырлар микән —диде Бармаксыз һәм, шикләнгәндәй, иптәшләренә карап алды. —Ничек инде алай... Бөтен илдә комплекслы хезмәт бригадалары канат җәя, һәр кеше ике-оч профессия үзләштерә, ә сездә тәртипсезлек,—дип сүзгә кысылды Сәлим-ярдәмче, барысы да ихтыярсыздан көлешеп алдылар. —Ә сезнең өлешкә кертеп, тагы кемнедер алып булмыймы'’ Куш бит шута-мути гына түгел,—диде Сенатор. —Сезнекенә түгел, безнекенә икәне аңлашыла,— дип уйга калды Бармаксыз. Аннан, авыр паузадан сон, әйтеп салды —Бездә бер егет бар-барын. хәер, ул безнеке үк түгел. Ростовтан, ярты ел элек кенә иреккә чыккан Кушаматы—Кошсй, тәнендә сөяк тә, наколкалар гына, ләкин оста егет, чукынмыш Аны бик мактап сөйлиләр. Ташкентта беренче тапкыр гына әле. Безнен якны күрергә, җылынып алырга, җилөк-жимеш ашарга килгән Төрмәдә витаминнар белән кысынкы бит, ә ул гомеренең өчтән берен шунда уздырган. —Ул синең белән бергә утырган идеме, әллә берәр ташкентлы беләнме?— дип сорады прокурор, Кошсйга карата анда идея туган иде инде —Срокны ул минем белән дә. берәр ташкентлы белән дә узмады, дуслар шылтыраттылар, ике атнага шундый-шундый адәмне кабул итегез, диделәр Бу гадәткә кергән инде. Эш турында да ым кактылар, әгәр килеп чыкса. Кошей кебек "взломщик"ны табу кыен —Риза! Кошей икән Кошей, әмма ул бу сәгатьтә лаякыл исерек яисә әфьюннан җиденче кат күктә йөзми микән?—дип саклану чарасы күрде прокурор — Кайберәүләр шулай ял итә бит — Юк, ул үзенә тиешлене эчеп бетергән инде, ашказаны кабул итми. ди. шуна да җимешкә килгән дә. Хәзер ул формада, кәрт уенында бик зурдан тәгәрәтә. — Бик шәп. әйдәгез машиналарга. Артем минем янга утырыр, юлда Ростовнын җимеш яратучысын алырбыз, ә калганнар Погоснын урланган "Жигули"ена. ГАИ туктатса, алга чапмагыз. Сәлим әйтер, прокуратурада урланган машина калдырганнар, ә сез янәсе, аны хуҗасына илтәсез. Сергей адрес, фамилияләрне әйтер, алар анын әшнәләре булыр, соңыннан адрес, фамилияләр постта торучы милиционерга да ирешер. Шулай булгач, операциядән сон машинаны хуҗасына кайтарырга кирәк булыр. Аерылып шактый гына киткәч, прокурор тагын сорады: —Эш кораллары алырга онытмадыңмы, карап-тикшереп чыктыңмы? Бер егерме минутка утны сүндереп торасы булыр, анда электр хуҗалыгы койма буенда гына, юри эшләсән дә алай җайлы булмас. —Барысы да тәртиптә. Сезнен белән очрашмый торган арада мин Германиядә эшләнгән нәрсәләр кулга төшердем, шуның өстенә бер комплект швед инструментлары. Фантастика, билләһи, корычын, кискечләрен күрсәң иде! Эх. кайда безнен Крупплар. Золингеннар?! —Миңа да йортта, хуҗалыкта бер набор булса артык булмас иде.—дип куйды Сухроб. Ул. чыннан да. яхшы инструментка мөкиббән иде —Мина да таба алмассынмы? —Бу арада гына булмас, әмма юлын өйрәтермен. Каталог буенча берәүгә заказ биргән идем, ул кордон артына чыккалап йөри. Сезнен андый танышларыгыз минекеннән күбрәктер. — Киңәшен өчен рәхмәт. Колак салмый булмас, ахрысы Машина Луначарский шоссесына килеп керде. Парсегян әйтмәсә дә. прокурор Кощейның кайдалыгын чамалый иде инде, ул шәһәрдәге кәрт уеннары уздырыла торган барлык яшерен урыннарны—катраннарны белә, ә хөкүмәт йорты янындагысында чын-чынлап гаять зур суммаларга уйныйлар. аны тотучы да чырлы-бырлы адәм түгел, танылган кеше, теләсә кемне кертми дә кертми инде ул. Әгәр Кошейны Ташкентның ин кыйммәтле катранында күргәннәр икән. Сенатор моңа да шатланды гына, татуировкалы ростовлы артыннан ачык эз калырга тиеш. Нәкъ ул фаразлаган җиргә килеп җиттеләр. Бармаксыз машинадан чыга башлаган иде инде, прокурор җәһәт кенә аны туктатты: —Юк. син түгел, сине бу кичтә монда күрергә тиеш түгелләр.—диде ул ана ышандырырлык итеп, хәер бу кисәтүдә аның үз максаты да бар иде — Әнә чибәр Погос керсен. Кошейга якын килмәскә, аңа ничек ым кагарга өйрәт-күрсәт. шунсыз ул чыкмаячак. Кемнәндер йөз тәңкә “атсын”, алга таба бу анын өчен алиби булачак.—болары турында да тиешенчә сөйләп, прокурор һаман үз максатларын кайгырта иде. Жиде минутлап вакыт узгач ике катлы биниһая зур йорт капкасыннан, як-якларына каранып, ябык гәүдәле, үтә ыспай киенгән берәү килеп чыкты. — Кошей шушы инде.—диде Артем һәм машинадан тышка ашыкты. Алар озак кына нәрсә хакындадыр бәхәсләштеләр. Кошей кулларын болгый-болгый нәрсәдер расларга маташтымы, анысы билгесез, ә Сенатор уйлап алды, ростовлы яисә бик күп ота. йә бик күп оттырып килә, аның оттыруы кирәк иде. шулай булса ул. шиксез, ризалашачак, йомшара төшәчәк. Погос күренмәде, күрәсен. ана бурычка бирүче табылмый торгандыр, анын гадәтен беләләр бит. “Акча бирмиләр, әмма нинди ныклы алиби оештыралар",—дип эчтән генә ирониягә чумды прокурор Бу минутларда Әкрәмхуҗаев тагын шунысын да уйлап куйды: әгәр дә мәгәр шушы Погос яисә Сергей Бармаксыз белән бер җинаять өстендә тотылсалар да моны мәнге танымаячаклар. Артемны күрсәтмичә, барысын үз өстенә алачаклар. Закондагы бурны күрсәтү—үзеңә үлем карары чыгару дигән сүз ул. Тикшерү вакытында ычкындырсалар, күзгә-күз очраштырганда яисә судта барысын да кире кагачаклар. Ә безнен теоретик закончылар моны исәпкә алмый Төрмәгә җыен вак-төяк эләгә, тәҗрибә туплаган Бармаксыз кебек авторитетлар инде беркайчан да! Үзләрен үтә акыллы санаучы академиклар, депутатлар закон чыгарган булалар. Беләмени алар җинаятьчел мохиттагы вәзгыятьне, ул бит гел үзгәреп тора, төрмәләрдә икенче эшелондагы вак- төяк, төп гаеплеләр исә шампан эчә һәм алдагы җинаятьләргә план кора, дип ачулы гына уйлап куйды прокурор. Еш кына ул шулай үзенен кем икәнен онытып җибәрә, үзен бер үк вакытта шымчы-юрист та, бур да санап бутала һәм берәр кинәшмәдә. уйларын чыгарып салып, “башын балта астына кую”дан шикләнә иде Чынбарлык белән теория арасында буталып беткән һәм. тормыш параметрлары бөтенләй икенче булса да, чит илләрнекенә тәнгатләштерелеп килүче законнарның камил булмавы турында уйланып, прокурор арткы утыргычка Бармаксыз белән Кошейнын кереп ауганын сизми дә калды. —Синен шоферың бигрәк тә ваҗный кеше икән,—дип йозак ватучы татуировкалы кулы белән прокурорнын җилкәсенә сугып алды —Тимә кешегә, ин яхшысы, башта исәнләш, ул фамильяр сөйләшүне яратмый,—диде канәгатьлеге йөзенә чыккан Артур, ана, күрәсен. гастролерны сындыру җинел булмагандыр. — Менә сина мә! Уен мач килеп барганда гына тартып чыгардың, сезнен белән ни табарымны юньләп белмим, мәгәр биш кисәк минем яннан шуып очты Житмәсә тагы тәрбияле адәм булуымны таләп итәләр, авызына кергәнне тартып алганда каян килсен ул тәрбиялелек0 ' —Авызыңа су кап, Кошей, юкса хуҗа сине бер тел бистәсе дип уйлар, ә сине ана мин тәкъдим иттем...—Артем йомшак кына әйтсә дә, Кошей шундук тынды, гәүдәсен турайтты, ул монда Бармаксызнын түгел, ә руль артындагы кешенең “главный" икәнен аңлап алган иде инде. —Гафу, егетләр, гафу, җыен исәр җыелган катраннан чыгуга ук кинәт кенә җитди кешегә әйләнеп буламыни?—диде Кошей ризалашкандай —Ә сез әллә нинди шпионнар кебек, видиктан детективлар карап өйрәндегезме0 —Кесәләреңне тикшер әле, анда берәр документ-фәлән юкмы. Аллаһ сакласын, төшеп калулары бар,—диде прокурор —Мин эшкә җыенмадым бит, ксива үзем белән —Кунак Артемга яна паспортын сузды —Тагы Ростовка билет бар,—дип өстәде ул, кесәсен актарып—Кайтыр юлга алдан ук алып куйган идем. —Билетка аптырама, ул төшеп калмас,—диде прокурор тәкәллефсез генә, ул билетның анын кесәсендә калуын тели иде Пушкин мәйданына җиткәндә, Әкрәмхужаев күз кырые белән генә сәгатенә карады: барысы да уйланылган график буенча бара иде. Аның фикереңчә җинаять кылу өчен ин яхшы вакыт төнге өч белән дүрт арасы, йөздәрчә җинаять эшләре шуны раслый, хәер, ул моны аңлауга үз тәҗрибәсе аша да килде. Сәгать өч тулып килә иде инде, кирәкле урынга барып җитәргә биш- алты минут вакыт калды. Иске балалар тудыру йорты артындагы тыкрыкка керүгә, Артем Парсегян шыбырдый башлады, ул кая килгәннәрен анлады. чөнки бу урам прокуратура ишегалдына терәлеп тора, ләкин авыз ачып берни әйтмәде Машинадан чыккач кына әйтте —Сухроб, бу республика прокуратурасы бит! — Шуннан ни булган,—дип тыныч җавап бирде прокурор—Җинаятьләр кодексы банк талау белән прокуратура талаудагы аерманы исәпкә алмый —Шулай да. —диде Бармаксыз шикләнеп һәм каушый төшеп —Мондый ой басуда катнашканым юк иде әле. — Бигрәк тә шәп! Тәҗрибә тупларсың, чәер, син үзен дә чамалыйсындыр, алар безне көтеп тормый, шул өстенлекне файдаланып калыйк Эшкә алыныйк дисәк, без синен белән караштырып килик, алар тәмәке гартмын гына, машинада тыныч кына көтсеннәр. Бармаксыз нишләргә кирәклеген әйтеп машиналарны йөреп чыкты, Әкрәмхужаев янына килде һәм алар икәүләп караңгылыкта гаип булдылар — Кайчандыр эш юлымны мин монда башлаган идем.— диде Сенатор пышылдап кына.—Эштән таясы булса, бервакытта да парадныйдан китми идем, сонгл калсам да гел арткы ишектән йөрдем, шулай булгач, арткы юлны яхшы белү безнен файдага Алар балалар тудыру йортының ташландык ишегалды буйлап киттеләр. монда төрле ярдәмче биналар, иясез калган торак йортлар гына иде Бары койма буендагы флигельдә гына кемдер тора булса кирәк. Элек монда эшләгәндә йөзем бакчасында кемнәрнеңдер казынып йөргәнен күргәләгәне бар иде. Койма буенда алюминийдан эшләнгән зур һәм ныклы баскыч бар иде. аны икәүләп тиз генә кирәкле урынга илтеп куйдылар. Төн карангы, ай урагы беленми дә диярлек, шуна да карамастан, яктылык җитәрлек, чөнки прокуратура ихатасы яхшы яктыртыла һәм бу урынны күзгә-башка ташланмыйча кисеп үтү куркыныч кына түгел, хәтта мөмкин булмаслык иде. Хәзер нишләргә? Уйлаштылар да койма аша икәүләп үтәргә булдылар, үзләре белән алып килгән нейлон баскычны ишек алдына аттылар, шулай итеп ихатага керү һәм чьггу юллары барлыкка килде. Артем инструментларын альт килде. Әкрәмхужаев Парсегянны электр шкафлары янына үзе алып барды. Болай килештеләр. Утны өзүгә әзерлекне Артем башкара, ә сүндерүен Сенатор сүндерә, чөнки ул бердәнбер кораллы кеше һәм. кирәк була калса, страховка анын ягыннан булырга тиеш, прокурорның "дипломатбыз да китәсе килми, әмма сак булу да кирәк, болай уйлау акыллы һәм затлы кеше фикеренә тартым иде. шуна Парсегян анын белән килеште. Щитны әзерләгәч. Парсегян Сергей белән Погос янына барып килергә тиеш, алар, үз вакытында икенче этаждагы тәрәзәне алып, бинага керү өчен Кощейга юл ачарга тиеш булалар. Аннан сон алар машина янына кайтып, салонда операциянең төгәлләнгәнен көтәләр. Алга таба эшкә Ростов кешесе керешә Кабинет тәрәзә янында гына, лифттан ундарак, ишектә "Тикшерү бүлеге начальнигы иптәш Ходжаев А. X.” дип язылган такта. Әгәр операция унышлы килеп чыкса, ишектәге "Бодэ” фирмасы йозагына һәм сейфның йозакларын ачу өченгә жиде-сигез минут вакыт кирәк булачак. Бармаксызны ишек алдыннан җибәреп, прокурор архитектор белән инженерны көтә башлады, алар бинага таба килә башлауга, ул шитны сүндерергә тиеш. Ул тагы сәгатенә карады, сәгать телләре дүртенче унбиш минутны күрсәтәләр иде. "Мин утны сүндергәндә сакчы черем иткән чак булсын иде. Күзләрен ачканда, ул кайчан йокыга киткәнен, күпме йоклаганын белмичә миңгерәүләнеп торган арада кейс Кощей кулында булачак".—дип фикер йөртте Әкрәмхужаев, үзенең салкын канлылыгы һәм тынычлыгына хәйран калып. Барысы да тәҗрибә белән килә икән шул. Коста белән ныграк дулкынланган иде. Фәлфәси уйларга тирән керергә аның вакыты юк иде, койма өстендә Погосның көдрә башы күренде һәм Сенатор ана нейлон баскычны сузды. "Ана әҗәткә бирделәр микән?”—дигән уй башына килде һәм прокурор елмаеп куйды. Матур егет артыннан Сергей күренде, аларның койманы бик җинел үтүләрен күреп. Әкрәмхужаев "эшкә килгәннәр”нең спорт белән дус икәнлекләрен дә аңлап алды. Алар машинада киемнәрен алыштырганнар, хәзер исә гади трикодан, аякларында йомшак башмаклар иде. Сергейның муенында ябышкак тасма төргәге да бар иде. Бу тасма тәрәзә пыяласына ябыштырыла һәм пыяла һич ватылмыйча тавышсыз гына киселә. Тәрәзә кискеч алмаз, кечкенә фонарь, өтерге сыман пәке һәм ефәк бау төремтесе—бар булган кораллары шулар иде. Сухроб аларга тәрәзәне күрсәтте, ничек барырга икәнен анлатты. аннан сон. шитгагы тотканы тартып, утны сүндерде дә егетләрнең аркасына төртте—алга! Пистолетны ул прокуратура ишегенә төбәде, әгәр ишегалдында тавыш ишетсә, сакчы шуннан чыгарга тиеш иде. Прокурорның сак колагы егетләрнең аяк астында нидер шыртлаганын, коелганын ишетте, алар инде икенче катны штурмлап яталар иде. күз кырые белән стенада фонарь яктысын күрде, әмма бина ишеге ишегалдына таба ачылмады. "Көндезен коты ботына төшкән милиционер йокымсырый бугай, иң йокы килгән чак шул бу Кощей эшкә тотынгач, уянса да. угнын нилектән сүнгәнен уйлый-уйлый. бернәрсә дә эшли алмаячак”—Сенатор шулай фикер йөртте һәм ул хәзергә барын да дөрес исәпләгән иде. Тәрәзә пыяласын алу операциясе сузылды, шунда ул ефәк бауда җиргә төшерелгән пыяла тавышын ишетте, бер-ике минуттан икенчесе дә алыныр Прокурорга күңелле булып китте, сигарет кабызыйм гына дигән иде, кемдер кинәт аның җилкәсенә кулын салды. . Сенатор борылып пистолетыннан чак кына атып җибәрмәде, Артемнын тавышын ишетте: —Эшләр ничек, шеф?—Ул Кошей белән бергә килгән иде. Прокурор, куркуын һәм дулкынлануын яшеребрәк, әйтте —Нормально, график буенча. Ике-өч минуттан монда булачаклар һәм соңгы этап маэстроныкы,—Шулай да түзмәде, кисәтү ясады —Операцияне боздыгыз сез, әгәр анда шухер булган булса? Барыбыз да баскычта калабыз, ә син, Артем, авырткан аягын белән, давай марш машинага, бернинди дә үзешчәнлек кирәк түгел безгә. Кошей белән безне руль артында көт. — Мужик дөрес сөйли, ычкын. Бармаксыз, “Жигули”га Безгә тамашачылар һәм кул чабулар кирәкми —Ростовтан килгән егет Әкрәмхужаев- нын сүзләрен яклап чыкты. Алар бинадан аерылып киткән фигураларны күрделәр. Сергей белән Погос коймага таба чабалар иде, аларнын авыр сулауларына кадәр ишетелеп тора. Якын килүгә эстафетадагы кебек фонарьне Кошеига тоттырдылар. — Ну, киттем мин,—дип тыныч кына әйтте ростовлы һәм кызу адымнар белән бинага таба китте, күрәсең, бу аның өчен гадәти эш. Йөгергәндә анын муенында инструментлар салган тире сумка селкенә иде Сергей белән Погосны прокурор койма аръягына озатты һәм аларга иске шәһәрдә, үзе эшли торган район прокуратурасы янында көтәргә кушты. Сенатор элеккеге урынына басып ишекне тагы мушка!а алды, бу юлы ул кыштыртау да ишетмәде, фонарь яктысын да күрмәде, Кошей чын асларча эшли иде, прокурор анын биек тәрәзә рамыннан кереп киткәнен генә күреп калды, сейфка барып җитәргә аңа өч кенә атлыйсы иде. “Берничә минуттан теләгем тормышка ашар да зур кешеләрнең серләре минем кулда булырмыни?" дип хыялланды ул. Әмма күңелендә яңгыраган каты тавыш татлы хыялларны озәргә мәжбур итте:—'Үзенне кулга ал, игътибарлы, җыенкы бул, тагы нибары биш минут калды Әгәр баштарак ул күзләрен ишектән алмаган булса, хәзер бар игътибарын тәрәзәгә юнәлтте, әмма Кошей күренмәде Ул исәпләгән вакыт узгач, ростовлы белән бер-бер нәрсә булмадымы, коралны бирәсе калган икән дип уйлавы булды, тегесе тәрәзә арасына кысылды. Прокурорның “Ура!” кычкырасы килде, хәзер ул аннан күзен дә алмый иде: егыла, сөртенә, тавыш чыгара күрмәсен тагы Бу дулкынлану, азарт, түземсезлек Сенаторны алдадылар, ул үзе мушкага тоткан ишекмен ачылуын күрми калды, бетон баскычта милиционер күренде. Көндез пистолет кобурасын ача алмый интексә, Костанын прокурор Азлархановны атып үтерүенә комачау ясый алмаса, ул хәзер коралын кулына тоткан һәм үзенең шул югалып калуын, акрынлыгын кайтарып алырга, тиз- җитез эш-гамәл күрсәтергә әзер иде, алга таба милициядә пенсиягә кадәр эшләп китәрлеге бар иде Утны сүндергәндә ул йокымсырый иде, ләкин караңгылыкны прокурор Әкрәмхуҗаев мантыйгында түгел, ә үз уйларында кабул итте: милиционер төне буе һоҗүм көтте. Кеше үтерткән чит-ят “дипломат" аңа тынычлык бирмәде һәм икенче этажда кыштырдаулар ишеген, басып керүче кебек тыныч кына ишеккә китте, нияте: “төнге кунак”ны яхшылап каршыларга иде! Кошей “дипломат" белән ишегалдында күренүгә баскычтан тавыш ишетелде: —Селкенмә, юкса атып үтерәм! Милиционер тәбәнәк баскычның ике басмасыннан төшеп төнге каракка таба китте. Шушы мизгелдә үк Кошей койма ягыннан ату тавышы ишетте, ул хәтта пистолет утын да күрде, сакчы кычкырып куйды да җиргә егылды Көтелмәгән хәлдән сейф ачучы урынында катып калды, ул анын үзенә таба чабып килгәнен күрде — Ну, син молодец, әйбәт майлыйсын,—диде ул аңа пышылдап кына Сенатор дәшмәде, кейсны сузучыга пистолетын төзәде дә атып җибәрде, анын башын тишеп чыккан пуля баскыч янындагы имәнгә барып керде Кошей кулыннан “дипломат”ны тартып алып, прокурор сакчы янына килде, аны аркасына әйләндерде. Пистолетын тартып алганда тегесе хәйран калып пышылдады: —Сухроб Әхмәтович?!—сакчы шәһәр прокурорларының барысын да бик яхшы белә иде. Башка чара юк. Сенаторга ана пистолетны терәп атарга туры килде. Икенче пистолетны бил каешына тыгып, прокурор койма янына йөгерде, нейлон баскычтан үрмәләп чыкты да аны тартып алды. Машинага таба ул яшеренмичә йөгерде, пистолет тавышларын исәпкә алганнарын белә иде. Прокуратура территориясендә ни барганын аңлаган Бармаксыз машинасын борып якынрак китерде, моторын да сүндереп тормады. Прокурор салонга кереп аугач та сорады: —Ә Кошей0 Сенатор, авызы белән һава йотып, анын тезенә канлы пистолетны ыргытты һәм Артур ишек алдындагы өч атунын нәрсә икәнен аңлап алды. Прокурорның "Амин'’’ диеп куюы да бернинди икеләнүгә урын калдырмый иде; машина тиз генә урыныннан кузгалды. Погосны моннан унбиш минут элек җибәрү тактикасы да аңлашылды, ике машина белән качып китү бик хәтәр эш буласы булган икән шул. Урам чатында ул машинаны акрынайта төште, кая чабарга дип уйлады, прокурор, рульне уңга борып, боерды: —Иске Таш МИ ягына, әйләнгеч юлга чык, үзәкне бикләделәр инде, ә бездә юлларны бикләү яхшы куелган. Машина әйләнгеч юлга чыккач кына Сенатор телгә килде: —Тизлекне кимет, кума. Берәр арык янына туктат, кулны юасым бар!— Үзе көтмәгәндә көлеп җибәрде:—Артем, карале, кейсны мин һаман да кулдан җибәрмим икән —Сенатор аны арткы утыргычка куйды һәм бераз паузадан сон шатланып әйтә салды:—Операцияне барыбер үтәдек бит! —Ә Кошей?—дип сагышлы сорады Бармаксыз. —Жинү югалтуларсыз гына бирелми, кадерле Артем,—дип философларча ычкындырды прокурор.— Аның өлеше изге, дуслар таләп итсә, мин үзебезнең ярты өлештән бирергә дә әзер,—дип тәмамлады ул, башка бу темага сөйләшергә теләмәвен сиздереп. Кощейнын үлеме прокурор алдында торган зур мәсьәләләргә җавап табарга мөмкинлек тудыра иде: кем һәм ни сәбәпле республика прокуратурасыннан “дипломат”ны урлаган? Ростовка алынган авиабилеттан тыш та, теләсә кайсы тәҗрибәле тикшерүче, татуировкасы буенча гына да, Кощейнын тулы биографиясен яза алыр, ә бер сәгатьтән анын чын фамилиясен әйтеп бирер иде. Хезмәте буенча Әкрәмхужаев прокуратурада берничә “эш”нен ятканын белә, бу бандит группалары нәкъ менә Ростовтан, алар эссе Үзбәкстандагы яшерен миллионерларны дер селкетеп торганнар, үз максатларына ирешү өчен бернинди чарадан да тайчанмаганнар. Аларнын бәреп керүләрен дә акларга була, эш “почерк"лары да бер-берсенекенә охшаш: тегеләре дә, болары да үтә усаллык белән аерылып торалар. Бигрәк тә Кошейның Ташкентныкылар белән берәр жирдә утырганын да белсәләр, кансыз Сенаторның алдан уйланган версиясен газиз прокуратурасы шымчылары күтәреп кенә алачаклар. Аннан сон җинаятьчеләрне эзләү барышы Ташкентны чыгу гына түгел, республика чикләреннән үтәчәк һәм кайдадыр тыныч кына төртелеп туктап калачак. Хокук саклау органнарының эш ысулларын яхшы белгән прокурор алдан ук шуңа исәп тоткан иде инде. Киң һәм күп сулы арыкны күреп, Парсегян машинаны туктатты, бергә чыктылар, ана да канлы пистолетны юарга кирәк иде. Прокурор сабынлап кулын юды. йөзен, күлмәгенә ябышкан канлы эзне чистартты, чәчләрен тарады. Чистарынгач Артемга әйтте: —Пушканы бүләк итәм, син аны күптән эзлисең бугай инде. —Рәхмәт, ышанычлы әйбер,—дип ризалыгын белдерде Артем, ул бу бүләкнен бәясен белә иде —Ә хәзер ку. егетләр борчыладыр, таралырга вакыт, аларга бит иртәсен эшкә. Иске шәһәрдәге район прокуратурасына килгәндә, Сергей урлап киткән машина анда тора һәм егетләр, чыннан да. борчулы күренә иде “Дипломат" белән машинадан чыгучы Сенаторны күреп, атарнын күңелләре күтәрелде, димәк, операция уңышлы барып чыккан, Кошеи турында сүз чыгарып та тормадылар. Миршаб шефны аның кабинетында көтә иде, барысы да шунда кереп тулдылар. Сухроб авыр “дипломатны селтәнеп полировкалы ялтыравык өстәлгә ыргытты Кейсны ачканчы өстәл тартмасыннан башланган коньяк шешәсе алды, бокал төбенә койды да калганын әйләнә буенча җибәрде. Түземсез- лекләре йөзләренә чыккан кәсептәшләре шешәнең авызыннан гына чөмерде Кабинет хуҗасы Артемнын кнопкаты хәнҗәрен сорап атды һәм сургучлы пичәт сугылган шнурларны кисеп җибәрде, көләргә тырышып ' Бер. ике, өч!"—диде һәм “дипломат”ны каерып ачты Барысы бергә кейскка иелгәнгә маңгайларын бәргән кәсептәшләрнең ризасызлык авазлары яңгырады. —Кошей башка “дипломат"ны алган,—диде Артем һәм усат-пычрак итеп сүгенеп куйды. Әкрәмхуҗаев башын тотып урындыкка ауды, мондый чарасызлыкны сәхнәдән Смоктуновский да күрсәтә алмас иде һәрвакыттагыча Сәлим генә түземлелек күрсәтте. Погос еларга җитешкән иде —Минем әҗәтләрем күпме, әле круиз өчен түлисе бар, кәртгә оттырган өчен иртәгә счетчик куябыз диделәр —Аның хәле хәл түгел иде, моны яхшы беләләр: оттырган өчен счетчик куйдыру хәтта төшенә керә күрмәсен' —Анда тагы бер “дипломат” булгандыр, сейф зур. идәннән түшәмгә хәтле, мин алдан әйтмәгәнмен, Кошейнын гаебе юк. ул үзенекен эшләде, яткан җире мамык, гүре якты булсын,—дип тезеп китте прокурор —Дуслар, гаеп миндә, җавабын да мин бирәм Сәлим, ач минем сейфны'—Ул Погосны кочып алды.—Кайгырма егет, синең бәланне генә төзәтергә була анысы, бурычыңны да бирерсең, үзебезнскеләрне бәладә ташламыйбыз без. Ачык сейфтан прокурор йөз сумлык төргәкләр атды һәм унар мен акчаны өстәлгә салды: —Менә сезнең өлешегез, егетләр, сез үз эшегезне эшләдегез Егетләрнең йөзләре бер мизгелдә үзгәрде. Бармаксыз прокурор ярдәмчесенә дәште: —Сәлим, шефның кин күңеллеген юарга тагы бер шешә юкмы? Анысы тавышсыз гына башын иде, кабинетына кереп югалды Бер минут узуга, ул ике шешә коньяк күтәреп әйләнеп керде. — Шунысы начар, Нәргиз бүләксез калды,—диде Артем, бокатларга “Варцихи” коеп. Прокурор көлемсерәп “дипломат”ны япты һәм ярдәмчесенә дәште: —Ә хәзер, Сәлим, син бу документларны өйрәнергә гиеш. сатып алучылар тап. илле кисәктән дә кимгә бирмә, юкса без утыз меңгә яначакбыз —Кейс кабат сейфта югалды. Эчеп алганнан сон барысы да өйләренә ашыктылар Эшкә кадәр бер-ике сәгать ял итеп алырга кирәк, ә прокурор белән ярдәмчегә эш башланмаган әле. Эштәшләре китүгә, алар бикләштеләр һәм сейфка ташландылар. —Очсызга төште, шактый кыйбат булыр дип уйлаган идем,—диде Сәлим кейсны кабат сейфтан алып "Белсәң иде. бу “дипломат"тагы серләр өчен мин ниләр генә түләмәс идем!" дип уйлады прокурор Әмма хәтта классташына, якын дустына да ул бер сәгать элек ике кешене үтерүен сөйләп тормады Прокурор өстәл артына кереп утырды, ярдәмчесе “дипломат"ны анын алдына куеп, янына чүмәшергә теләгән иде, тегесе сөйләп китте — Иртә белән “дипломат"ны без хуҗаларына кайтарырга тиеш —Үзе сәгатенә карап дәвам итте —Ләкин безнең кулда дүрт сәгать булачак әле, шулай булгач син бик җәелеп утырырга җыенма. —Кейсны бирергә? Нишләп без үзебезне куркыныч астына куйдык?—дип аптырап сорады ярдәмче, бүгенге төнне ул үз шефын ашламый җәфалана иде 4. .К У . М 1 —Бирмәскә безнен хокукыбыз юк, җаныбызны алырлар, хәзер азар нәкъ шул турыда уйлап утыралар. Хәтерлисеңме, операциянең икенче өлешендә мин сина чигенә азмыйм дидем. Безне аңламаслар, гафу итмәсләр, хәзер дә шундый ситуация. Кейска ия кешеләр шулкадәр дә көчле, без синең белән күз аздына да китерә азмыйбыз, азарга безнен гомер—тьфү... —Аңлашыла, күрдем мин, Коста сындырылган килеш тә үзен Аллаһы тарафыннан җибәрелгән кеше итеп тота. —Бик әйбәт, син дә анладын кемнәр белән эш иткәнне Алга таба тыңла: без “дипломат”ны кайтарабыз. Костаны Япон кушаматлы Артур Александровичка тапшырабыз, чөнки стенага терәлгәнбез, ләкин “дипломат”ның сере белән танышачакбыз. —Ничек инде, үзен кайтарабыз дисең?—Миршаб берни аңламый сорады. Кабинет хуҗасы ярдәмчесенең анламаганлыгын күреп, түземле генә елмаеп куйды: —Син хәзер подвалга япон ксероксы янына төш һәм барлык документларның да копиясен ал. Ә мин менә бу дүрт кассетаның берсен тынлап чыгам һәм аларны яздырып алам. Аннан сон без документлар белән кассеталарны кире “дипломат”ка салабыз, пичәтлибез һәм хуҗаларына тапшырабыз. Алар хәзер йөгерәләр-чабалар, нишләргә дә белмиләр Вакыт узар, бу тарих онытылыр, информациянең читкә чыгуын оештырган кеше зур абзыйларны кисәтеп йөрмәс, документлар анда бит инде. Ә без синең белән материалны үзебезчә файдаланырбыз. Ул вакытта көчле-нык компания эчендә булырбыз. —Димәк. Коста һәм “дипломат” крайны идарә иткән яшерен “масон” орденына керү өчен безнен взносыбыз? —Менә син дә минем уй һәм хыялларымны укый башладың,—дип мактады ул иптәшен —Шулай килеп чыга, әмма партия байлары безнен масоннар белән тигезләшүебез өчен үпкәләргә мөмкиннәр, шайтан алгыры. Хәзер безнен кулда аларнын күбесенең сере, аны белеп куллансак, әле чыбыркы тотып, әле иркәләп, без хакимияткә ирешергә тиешбез, бу минем гомерлек хыялым. Ә хәзергә, кадерле Сәлим, матур хыялларны өзеп торыйк. Эшкә! Кабинетыннан ике кассеталы “Шарп”ны алып кил, без аны узган атнада конфискацияләгән идек, ә үзең подвалга төш, ксероксны әзерлә. Ун минуттан мин сина беренче документларны бирермен. Ул өстә яткан кәгазьләрне алды, алар распискалар, хезмәт хакы бирү буенча төрле сәер ведомостьлар булып чыкты, алар бухгалтерия отчетларыннан төгәл-матур итеп кисеп алынганнар иде. Бит артыннан битне тиз генә карап чыгып. Сенатор шаккатудан сызгырып куйды, әлеге кәгазьләрдә бик тә кызыклы фамилияләр күренә иде, бигрәк тә бер өем расписка кәгазьләрендә. күрәсең, аларны чит күзләрдән нык саклаганнардыр. —Башлап җибәрергә начар түгел бу,—диде ул ярдәмчесенә һәм дистәләрчә фамилия тезелгән документларны күрсәтте. Бирүче—А. А. Шубарин. Шунда гына анын башына сукты: бу бит Коста очрашырга кушкан Артур Александрович Шубарин, кушаматы Япон Фамилия барысын да үз урынына куйды, анын бу миллионер хакында ишеткәне бар иде инде, күләгәдәге икътисад хуҗаларының берсе, узган елны аның җанын алырга дип Ростов бандасы килгән иде, килде дә эзсез югалды, аларнын Ташкентка тәпиләвен угрозыск хезмәткәрләре дә белеп тордылар, ничә баш киләчәкләре дә сер түгел иде. менә шунда Шубарин фамилиясе калкып чыккан да иде инде... Шефнын артык дулкынланганын күргән Сәлим бер өем расписканы кулына алды һәм аларны тиз-тиз актарып, шатлыклы кычкырып җибәрде: —Эләктеңме, күгәрченкәем, сина да килеп җиттек! Прокурор кәгазьдән йөзен алды һәм кызыксынып сорап куйды: —Син анда кемне каптырдың? —Капитан Кодрәтовнын бабасын. — Мин сина әйттем ич, аңа да барып җитәрбез, ә менә монын да шушы колодада икәнен көтмәгән идем, вәт сина пики валеты!—Прокурор Миршаб көтмәгәндә генә сүгенеп алды, аннан сон магнитофонны кабызып җибәрде һәм сүзен дәвам итте:—Анда Кодрәтовнын бабасыннан да өстәрәк утыру чылар бар. мин шундый укышка йөз тоткан да идем инде, хәзер аңлыйсынмы Костаньщ нишләп уылдык чәчкәнен, "дипломат"ны тапмасак. кире кайтармасак үлем белән куркытканын? Әкрәмхужаев ярдәмчесенә тагы бер өем кәгазь ташлады, ул ал арны өстән- өстән генә караган иле әле. алар, һичшиксез, кызыклы документлар булырга тиеш, Сәлим аларны күтәреп подвалга күбәйткеч машина янына төшеп китте. -Андый-мондый хәл була калса кирәге чыгар, өчәр экземпляр бастырып ал,—дип кычкырды прокурор анын артыннан Кассеталарны тынлап тормады, вакыт аз иде. “Дипломат”тагы әйберләр кызыклы, мәгънәле, ымсындыргыч дәрәжәдә серле иде. аларны игътибарлырак укырга, анализларга һәм жентекләп сайлап алырга кирәк булыр "Шарп" магнитофонында, тиз яздыру режимында эшләтсән дә. дүрт кассетаны күчереп алу өчен сиксән алты минут вакыт китәчәк иде Димәк, запаста сәгать ярым вакыт бар, шул арада күз йөгертеп кейстагы кәгазьләр белән таныша торырга, копияләрен алу өчен Сәлимгә бирә барырга, кассеталар тәмамлануга Коста биргән телефон номерына шылтыратып өлгерергә дә кирәк иде Никтер Сенатор үзендә кара тәшвиш, шөбһә уянуын сизде. Кенс хуҗаларын тизрәк тынычландырырга кирәк. Кызып китеп бар дөньяны тузгытып ташламагайлары Прокурор тагы документларга күмелде, арала бүген үк эшкә кертеп җибәрердәй.ләре лә күп иде. Тик әлегә ярамый, үзенне тыя белергә кирәк. Ул бу документларның көчле атом-төш бомбасына тин көч-куәтен чамалап алды һәм шатлыгыннан чыйнап җибәрер хәлгә килде, рәхәтләнеп көлде, идәнгә типкәләде—ул үзен күкнен җиденче катында хис итә иде Ксерокс янында утыручы Сәлимне бер генә сорау бимазалады: нишләп шеф капитан Кодрәтовнын бабасын, югары партия аппаратчысын валет дип. җитмәсә, “пики валеты” дип аталы, ул да яшеренеп кенә отышлы кәрт уеннарында катнаша микәнни? Шунамы ул яна кәгазьләр алырга кергәч түзмәде, сорап куйды. —Нәрсә. Кодрәтовнын бабасы, чыннан да акчага кәрт сугамыни? —Ачил Садыкович кәрт уйный дигәнне каян алдын әле? Кәгазьләрдә анын бурычлары турында берәр нәрсә бармы?—дип көлде прокурор, күрәсең, ул партбоссны кәрт өстәле янында дип яисә Коста ана счетчик ачкан дип күз алдына китергән иде. Хәзер аптырау чираты ярдәмчегә күчте —Үзен "пики валеты" дидең ич. сүгенден дә әле —Булды бугай шул,—дип куйды Сенатор —Мин. чыннан ла. аны "пики валеты” дидем, ул сүзнең ни аңлатканын белмисеңмени? Ул прокуратурада җинаятьчеләрне төркемнәргә бүлеп ор-янадан классификацияләү өчен барлыкка килде. Анын аерым бер кастасын билгеләү өчен "пики валеты" дидең, и бетте китте, барысы да аңлашыла. Ә бездә пикины "карга дип тә йөриләр. "Карга валеты” дисән. тагын да шәбрәк янгырый икән, каһәр' Алга таба шеф киңрәк аңлатуны ла кирәк тапты —Игътибар иткәнсеңдер, без кылган гамәлләре буенча җинаятьчеләрне төркемнәргә бүлә идек: кесә караклары, йорт басучылар, автомобиль урлаучылар, урланганны сатып алучылар, фарцовщиклар, валютчиклар, артельшиклар Алар янында көтмәгәндә җинаятьчелекнең бу тармакларына карамаган таган бер куәтле катлам барлыкка килде, болармы инде башка категория җинаятьчеләр белән бутый алмыйсын, аларнын "ү»ген"н партия, совет җитәкчеләре тәшкил итә. кайберләре шундый да югарыда угыра ки. түрәлек рангларын белсән- шаклар катасың, хокук саклау органнары кешеләренең дә коты чыга, чөнки вакыт-вакыт әлеге хезмәткәрләр шундый айсбергларга барып төртеләләр дә. кая барырга белмиләр, жалоба белән йөрсәң—кая кемгә сугылырга, кулга алам дисәң, арестны кем белән килештерергә, әле шундый гайре табигый хәлләр лә очрый син арест дисәң, шул кешенен янына барып, шул барган кешеңне кулга алырга үзеннән санкция сорарга тиешсең. Республика прокуратурасында шул адәмнәргә шифр уйлап таптылар да иңде—"карга валеты" Шифрны әйтүгә үк кем хакында сүз барганын аңлап аласын, артык сүз кирәкми Валет нәрсә, але аның корольләре дә. тухлары да бар . —Ә мин аны чыннан да кәрт суга дип уйлаган идем, күз алдына гына китер, яшерен бер затлы катран-салонга килеп керәсең ди, ә анда Ачил Садыкович утыра һәм ялтырап торган шәп кәртләр белән химичить итеп маташа.—һәм алар икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Миршаб тагы бер пачка алып, документлар белән ксерокс янына әйләнеп кайтты, шефнын документларны кабаланып яздыруын күреп, ул да ашыгырга кирәклеген аклаган иде. Тик шулай да “пики валеты” баштан чыкмый иде, республика прокуратурасындагы коллегаларының тапкырлыгына шакка- тарсын, никадәр төгәл сүз табылган, моннан ачык, аңлаешлы итеп әйтә дә алмассын' Ә менә шеф белән мине кайсы исемлеккә кертергә? Пики корольләре, тузлар янынамы'7 Кая карама, бөтен жирдә пики төсе, кара төс. Урыслар әйтмешли: бур өстендә бур утыра, бурны бурдан кудыра. “Ниндидер афәткә, һәлакәткә барабыз ахрысы”,—дип уйлап куйды фикер йөртергә яратучан Хашимов. Ул кайчан да булса бер халык ләгънәтеннән котылып кала алырына ышанып җитми, шуна күрә өендәге яшерен сейфта пистолет тота, “дөнья барамы, бара” диебрәк яши, әмма чигәгә-колакка ниндидер салкын көч өрә башлаганын сизенә, төннәрен шаштырырлык төшләр күрә, Нәргизгә менә дигән йорт алып бирүе дә хет соңыннан кемнеңдер күңелендә яхшы күңелле, юмарт булып истә калу өчен бит... "Бер генә яшибез, гүләй, Габдерәшит!"—берничә көн элек кенә сыраханәдә бер исерек адәмнең шулай дип кычкырганын ишеткән иде. "Пики төсе—кара төс”,—дип, кычкырып кабатлап куйды ул. әйе. власть башындагы жулик җитәкчеләр турында том- том романнар язарга мөмкин булыр иде, ә ул романга нәкъ шушы исемне куеп булыр иде Копияләрне дә, шеф сораганча, өчәрне генә басмады, дүртәр иттерде Кем белә, бәлки, кайчан да булса Сухроб белән юл-сукмаклар аерылыр, менә шунда инде артык нөсхәнең дә кирәге чыгуы бар. Прокурор Әкрәмхуҗаев бу вакытта тагы бер пачка документларны карап чыгарга өлгергән иде инде, кайсы гына кәгазьне алма, һәрберсендә яшерен көч. үтә яшерен сер. һәркайсын җентекләп укырга кирәк иде Күрәсең, барысыннан да копия алырга кирәк булыр. "Дипломат” төбеннән аерым яткан шикелле тоелган ике калын конверт килеп чыкты, дулкынлануын басарга тырышып, аларны кулына алды. Бәлки иң зур сер шушында яшерелгәндер? Яхшылап машинкада басылган текстның беренче битләреннән үк ул бу кәгазьләрнең күбәйтергә куелганнарга бернинди бәйләнеше юклыгын аклап алды. Болар прокурор Азлархановнын илдәге хокук, дәүләт төзелеше, юстиция, суд алып бару эше. прокуратура, законнар турында фәнни уйланулары булып чыкты. "Юкка гына аны Теоретик, Реформатор дип атамаганнар икән",— дип. уклап алды ул үтерелгән коллегасы турында. Анын кинәт кенә баш миенә яшен уты керде "Сон бу әзер докторлык диссертациясе ич!” Шатлыгыннан ул урыныннан сикереп торды да бүлмә буйлап йөреп китте. "Әлбәттә, фәнни трактат хәзер Азлархановка кирәк түгел,—дип фикер йөртте ул.—Ә мина койган да куйган. Яна баскычлар яулыйм дисән, нәкъ шул кирәк бит. Доктор, юридик фәннәр докторы—шәп яңгырый бит, каһәре! Теләсә кемне көнләштерерлек гыйльми титул-исем. Юридик фәннәр докторы Әкрәмхуҗаев! Мондый кешегә ин-иң югары вазифа да килешеп кенә торачак. Коста хаклы, "дипломат”ка бәя биреп бетерерлек түгел, димәк, бүген ул— Сухроб яңа фәнни хезмәткә дә ия булды. "Монысы күбәйтү өчен түгел”,—дип хәл игге Сенатор һәм ике конвертны да алып, өстәл тартмасына яшереп куйды. Ул бу конвертлар хакында Төн патшасы Миршабка әйтәчәк түгел, минем шеф нинди акыллы һәм тыйнак, шыпырт кына докторлык диссертациясе язып яткан икән дип уйласын әле. Аның зур суммага докторлык диссертациясе сырлап бирүче бер танышы бар барын. Сенатор хәтта ана заказ бирергә җыенып та йөри иде. Ашыкмавы әйбәт булган. Хәзер анын янына керергә дә әйтергә, еллар буе эшләгәнемне кондициягә кертергә ярдәм ит, дияргә. Прокурор шатланып бетә алмады. Өченче кассета күчерелеп бетеп килә иде инде, эшне тизләтү очен ул калган кәгазьләрне подвалга үзе алып китте. —Ярты сәгатьтән сон мин Азлархановнын элеккеге коллегасы монологын яздырып алам, син дә ул вакытка бетерерсең, дим. Кейсны без хуҗаларына эш көне башланганчы тапшырырга тиеш, артык күхтәр кирәкми. Шунысы да бар. безнен барыбызны да бүген иртүк "Тревога" буенча күтәрерләр дип уйлыйм. Прокуратура ишегалдында ике мәет, тикшерү бүлеге начатьнигынын сейфы ватылган, мондый хәлнен гомердә булганы юк! —Бүген тагы бер ЧП турында да әйтерләр инде. Милли кайгы Рәши- довнын үлеме хакында. Бусы да безгә дә кагыла,—дип өстәде Сәлим. —Әйдә, тизрәк бетерик, мин Артур Александрович белән элемтә урнаштыра башлыйм Бик кызыклы кеше, читтән торып та кунелгә курку, шом сала ул.—Һәм прокурор ашыгып кабинетына юнәлде, әле сонгы кассетаны яздырасы бар иде "Шарп'ка кассета тыккач. Сенатор блокнотын алды һәм Коста язган битне ачты. Ул телефоннан шылтыратырга кулын күтәргән иде инде, “дипломатны шнурлап пичәтләргә олгергәнче. вакытыннан атда ябырылсалар дигән уйдан эче жу итеп китте, ни дип жавап бирерсен. башын белән- ме? Ашыксаң да сак булырга кирәк иде. Ярдәмчесе алып килгән бер шешәдә йоз илле граммлап коньяк калган иде әле. ул аны эчке калтырану белән ләззәтләнеп йотып куйды Нервылар өзелер чиккә җиткән, әле "дипломатның хуҗасы белән очрашасы, сөйләшәсе бар. ул очрашуның ничек узуына бик күп нәрсә бәйләнгән. Шубарин белән очрашу турында уйланганда. прокурор Миршабның бүлмәгә килеп керүен дә сизми калды. —Минем барысы да әзер.—диде ул һәм өстәлгә өч пачка документларның копияләрен китереп салды. Башта Әкрәмхужаев аларны сейфка салмакчы булды, әмма шундук кире уйлады, ярдәмчесенә кәгазьләрне үз кабинетында яшерергә кушты, ә үзе төп документларны кейска тутыра башлады, шулчак “Шарп” та сонгы кассетаны чыгарып салды. Кейсны шнурлап пичәтләделәр, сейфка яшерделәр, шеф телефонга тотынды, ярдәмче чәйханәгә ике чәйнек чәй алып килергә китте, булса, кайнар коймак та алырга иде исәбе Прокурор шәһәр уртасындагы телефон номерын җыйды, вакыт иртә булуга карамастан, трубканы шунда ук алдылар, гүя телефон янында дежур торалар иде Трубкада хагын- кыз Iавышы янгыралы —Мина Артур Александрович кирәк иде,—диде прокурор булдыра алганча тыныч, ваемсыз гавыш белән. — Бер генә секунд, сезне кем дип белик? —Прокурор Әкрәмхужаев —Яшеренеп тору кирәк түгел иде. чөнки анын турында алар инде шактый беләләр булыр —Ниһаять!—дип куйды сөенечле гавыш иясе, аннан үзен кулга алды булса кирәк, эшлекле рәвештә әйтте —Сез телефон номерыгызны әйтмәссезме, бер ун минуттан ул сезгә үзе шылтыратыр. Ул үзенен координатларын әйтте һәм кызыксынып китүен сизми дә калды, анын Шубариннын эш рәвешен тикшерәсе килә башлады һәм ул анын Чиланзардагы номерын да җыйды Шундук жавап бирделәр, бу юлы трубканы ир кеше алды, ул тыныч, сүзгә саран-җитди сөйләште, бары соныннан сорап кына куйды кая шылтыратырга, эшкәме, өйгәме: телефон номерларын аларбелатәр иде инде Миршаб күренүгә, прокурор әйтте — Мин шылтыраттым инде, алар әзер, килеп җитәрләр Ярдәмче поднос белән ике чәйнек куйды, кайнар коймак белән бер пиала сот өсте өстәлне бизәп җибәрделәр. Шул ук вакытта ярдәмче сөенечле хәбәр җиткерергә дә өлгерде — Мина калса, атар монда инде, мин оч машина күрдем, алар прокуратура яныннан узып киттеләр -Алар арасында ТНС 85-04 номерлы алтынчы модельдәге ак “Жигули" бармы?—дип сорау атты Сенатор. -Бар иде. нәкъ менә шунысы ике тапкыр күземә чалынды да инде —Алар,—диде прокурор Шул ук минутта телефон тавышы ишетелде Сухроб трубканы алды, җайлабрак утырды “Биш минуттан сездә булам'*.— диде тыныч ирләр тавышы, сөйләшү шунын белән бетте —Ул биш минуттан монда була.— диде югалып калган прокурор, хәер, ярдәмчесе бу сүзләрне үзе дә ишетте, чөнки хуҗаның трубканы колактан читтәрәк тотып сөйләшү гадәте бар иде Шубарин кебек кеше белән сөйләшүдә инициативаны үз кулына алунын никадәр авыр булачагын Сенатор ячшы белә иде, ләкин ничек кенә булмасын, әлегә ул башлап җибәрде һәм алга таба да жепне ычкындырмас. —Чәй эчәргә дә ирек бирмәде, каһәр,—диде Төн Патшасы тыныч кына,— Анын машинасында йөз номерга исәпләнгән япон телефон установкасыдыр, йә булмаса Алтай" системасы аша элемтәсе бардыр. Анда да теләсә кем борын тыга алмый. Яхшы эшлиләр, чукынмышлар!—дип бетерде ул сүзен сокланып. —Хәтерлисенме, прокуратурада. МВДда җинаятьчеләрнең техник яктан бездән яхшырак коралланганлыгы турында инде ничә тапкыр сүз кузгатылган иде... —Начальствога нәрсә, имеш, чит ил детективлары укып, видеофильмнар карап халык азынды Шул да булдымы җавап! —Җинаятьчелекне каян белсен алар, аерым районнарда, махсус йортларда яшиләр, көнен дә, төнен дә милиция саклый, җинаятьчеләр ул районнарны әйләнеп уза, аларныкын түгел, гади кешеләрнең квартирларын басалар бит. Трамвай, троллейбус, автобусларда йөрсәләр, алар кесә каракларын, хулиганнарны да күрерләр иде,—дип кызып китте прокурор, андый сөйләкләр тотарга ярата иде шул ул. Сәлим Мәскәүдәге Новодевичье зиратында Никита Хрущевка куелган һәикәл-ташны исенә төшерде: атаклы сынчы Әрнет Неизвестный ясаган әлеге һәйкәл ике кисәк ак һәм кара мәрмәрдән тора иде, аның дусты Сухроб та шундый, кайчан нинди җаны белән яши—һич белмәссең!—менә хәзер анын җанының ак-якты ягы сөйләп алды Чәй эчеп алырга өлгермибез инде, бәлки кунак белән бергә эчәрбез, ләкин аңа кадәр барып җитмәс”,— дип ялкау гына фикер йөртте ул, кызгылт-күперенке коймакка карый-карый. Шунда кинәт ишек ачылды һәм бүлмәгә берәү керде. — Исәнмесез,—диде ул ишек төбендә үк һәм. өстәл янына килеп, кулын сузды —Шубарин Артур Александрович. Кабинет хуҗалары да үз исемнәрен әйттеләр. Әйтергә кирәк, керүче ялгышмыйча кемнен кем икәнен белүен сиздерде, күрәсен. кемдер ана икесен дә төгәл һәм профессиональләрчә сурәтләп биргән иде. Сенатор бу җыенкы, уңай холык-характер билгеләре шактый чагылган, нык ихтыяр коченә ия кешене кайда күрдем соң дип хәтерләргә тырышты. Коч, интеллект.. Болар бер кешедә берьюлы булмый да диярлек, көчле кеше интеллектка аксаса, интеллектка күп вакыт физик көч, ныклык, тазалык җитеп бетми. Үзәк Комитетның партия активы җыелышларында күрен- гәләдеме бу кеше? Юктыр. Дөресен генә әйткәндә, анда мондый типтагы кешеләр бөтенләй юк. Беренче күрүдә кешегә карага ялган фикер туучан, ә тормыш кино түгел. Әйе. әйе. анын күргәне бар, төрле кыяфәтләрдә, дистәләрчә полиция фильмнарында күрде ул аны, ә андыйлар шәхси фильмотекасында бихисап. Әгәр Шубарин инглиз телендә сөйләп җибәрсә дә, прокурор хәйран калмас иде. Әлбәттә, нәрсәдер аның партия элитасыннан икәнлегенә дә ишарәли кебек, мондый кеше һәрвакыт номенклатурада, кастада була (прокурор үзе дә шунда!), ул да шул штамптан. Бу билге ачык сизелмәс ә дә. тоемлана иде Манералары, киенү рәвеше, тышкы кыяфәте, йөреше анын башка “даирә" кешесе икәнен күрсәтәләр, мондыйлар өчен хәтта классификация дә юк, чөнки алар кешеләр дигән төркемгә керми, бик-бик сирәк очрый торган сирәк экземплярлардан санала Аларда үз дәрәҗәсен белү коточкыч сизелеп тора, менә шундый берәү Әкрәмхужаев каршында утыра да иде инде. —Артык иртә визитым өчен гафу итегез, прокурор,—дип, бернинди кереш сүзсез башлап җибәрде кунак шәрекъ йолалары кушкан итагать нормаларын санга сугып тормыйча гына,—Әмма сез катнашып китәргә мәҗбүр булган мәгълүм вакыйгаларны бераз аңлатсагыз иде, әгәр булышсагыз тагы да яхшырак булыр. Шубарин ачыктан-ачык сөйли, хәтта бу кабинетта тасмага яздырып алу мөмкинлеген дә искә алмый, курыкмый, читенсенмн иде. Күрәсен. кемгә мөрәҗәгать иткәнен яхшы белә, йә булмаса. үзе артында көчле һәм властьлы кодрәт ияләре торганын аңлый. Прокурор дәрәжәсендәге кеше дә ана бернинди тәэсир ясамый иде кебек. Кунак та. анын шикелле үк, төнлә тамчы да йокламагандыр, ләкин тышкы кыяфәтеннән болай әйтерлек түгел иде. Анын алдында утыручы, күрәсен. гажәеп энергиягә, ихтыяр көченә, сабырлык-түземлеккә ия кеше. Бары күз төбендәге бер нечкә жеп кенә йокысыз сәгатьләр турында сөйли дә. күзләре зур, авыр, киеренке эш алып баруы хакында әйтеп торалар. Ул коточкыч коч белән кысылган пружинага охшаган, аз гына кагыл, барысы да берьюлы читкә атылачак, юлындагы бар нәрсәне себереп түгәчәк. Мондый кеше белән эш иткәндә саклыктан да кадерлерәк нәрсә булмас. Менә дигән итеп үтүкләнгән аксыл-зәнгәр күлмәк, шул тондагы “а-ля америка” манерындагы тыйнак, әмма күп мә1ънәгә ишарә ясаган. Париж Карден" дигән язуы күренеп торган галстук. Аксыл-көрән костюмында беленер-беленмәс зәнгәрсу сызыклар киемнен атаклы инглиз фирмасы “Дормей"да тетелгәненә ым каксалар, тәбәнәк үкчәле, йомшак Реинбергер туфлиләре галстук төсендә булулары белән Сенаторга боларнын барысынын да бер генә ноктада сатылулары турында сөйлиләр иде. Анла да әле мондый затлы киемнәрне теләсә кемгә бирү юк, ул алдан ук бүленеп куела, чөнки “Үзбәкбсрләшү" сәүдә базасы дефицитларның да дефициты булган затлы товар ала һәм бу “берләшмә” анын территориясендә иде. "Вәт. шайтан, тантаналы мәҗлескә чакырылган кунакмыни, ә мин ана зур бурычлы бер бәндәме әллә",—дип көнләште аннан Сухроб. Сүзсез утыру бернинди кагыйдәләргә дә сыймый башлаган иде инде, җавап бирергә һәм турыдан-туры жавап бирергә кирәк, теләсә нинди боргаланып маташу ышанычны югалтырга сәбәп булыр иде Җитмәсә, әле бит Шубарин бүген Коега белән дә очрашачак, ә ул барысын да булганынча сөйләп бирәчәк. Тик. шулай да. бар карталарны да берьюлы ачып ташлыйсы да килми иле — Шулай килеп чыкты инде, һич көтмәгәндә бу эшнең шаһиты булырга туры килде,—дип башлады ул.—Ниндидер Коста исемле егет элеккеге прокурор Азлархановтан “дипломат"ын тартып ала алмады, үзе милициягә эләкте. Башыма кейстагы документлар һәм акчалата, һәм сәяси яктан зур кызыксыну тудыра юргандыр, шулай булмаса. үзен шундый куркыныч астына куймас иде, дигән уй килде. Өстәвенә, күз алдымда кеше хәтле кеше үтерделәр Югыйсә мондый гамәл очен нинди жәза көткәнен дә белгәндер бит ул Мондыйларга ярлыкау булмый Болар башымнан яшен тизлегендә йөгереп узды. Азларханов “дипломат' ын кулга төшерү мина мөмкин булмас эш булып тоелды. Дөресен әйтим, мина Коста ошады, анын башсыз куркусызлыгы, үз бурычын үтәү хисе, хуҗаларына бирелгәнлеге ошады, бер мизгелдә, баш миемдә фикер оешты, менә аны коткарсаң да ярар иде дип уйлап куйдым. Һәм моны гамәлгә ашырырлык көчем барлыгын да тойдым. Сухроб күзгә күренеп гасабилана иде. ул ярдәмчесенә чәй агыз" дип ым какты. — Мин сезнең гамәлегезнең сәбәпләрен аңламыйм.—дип Шубарин сөйләшүне кирәкле сукмакка кертте —Сез үсеп баручы прокурор, профессиональ яктан яхшы бәяләнәсез, ярлы да түгел Карьера эшләргә мөмкинлегегез җитәрлек. Нишләп сез профессиональ җинаятьчегә ярату белән карарга тиеш тә. нигә аны гадел хөкемнән коткарырга тиеш, .ли?! "Кем соң әле монда прокурор’"-дип уйлап куйды унансыз хәлдә калынын тойган Сенатор һәм каты кулга капканын анлап алды Кос га кебек соңгы сулышына кадәр үзеннекен итәргә, тугрылыклы хезмәт итәргә генә кала, башкаларны, күрәсен. якын да китермиләрдер. —Рәхмәт, сезнең телдән мактау сүзләре ишетү күңелле Ләкин сез ялгышасыз. минем зур карьера ясау мөмкинлегем юк иде. Верховныйга ла. анын якыннарына да якынаерга жай таба атмадым Үзләре утырын көрси белән риза булмаган кешеләр күктәге йолдызлар кадәр, мин—шулардан берсе -Ни диярсең, җаныгызны ачып салуыгыз очен рәхмәт Димәк, сез Костаны анын хужаларынын якты карашын күрер өчен коткаргансыз? —Дөресен әйткәндә, әйе! Әле шунысын да исәпкә алырга кирәк, кичә мин ак "Жигули"дагы сезнен егетләрне дә коткардым Шәһәрдә бу машинаны тоту буенча облава игълан ителгән иде инде, егетләр полковник Чураевнын мөмкинлекләрен белеп бетермиләрдер дидем. —Без сезнен гамәлегезне аатадык һәм безнең белән элемтәгә чыгуыгызны көттек. —Кем белән?—дип ихлас хәйран калды кабинет хужасы.—Кырдагы җил беләнме9 Машина урлап кителгән яисә ялган номерлы булырга мөмкин. —Анысы шулай. Ахыр исәптә сез барыбер безгә чыктыгыз һәм. безнең гаҗәпкә каршы, гадәттән тыш хәлләрдә генә файдаланылучы ике телефон номеры да сездә булып чыкты. Әгәр берни дә белмәсәгез. ул телефон номерларын кайдан алыр идегез? "Костанын миндә икәнен белми микәнни?” дип кабат гаҗәпләнде прокурор, теленнән исә бөтенләй башка сүзләр ычкынды. —Мина ул номерларны Коста бирде. Көтелмәгән бу сүзләрдән Шубарин урыныннан кузгалып ук куйды. —Димәк. Коста сездә? —Әйе. әйттем бит инде, аны урлап китү минем кулымнан килә иде һәм мин моны эшләдем дә. —Ә без аны төнгә төрмәгә алып киткәннәр дип уйлаган идек, нибары ярты сәгатькә сонга калдык, дип терсәгебезне тешләрдәй булдык. Шәфкать туташы ышандырды безне Шулай да. чиста эшләгәнсез.—Прокурорга сүзләренең ничек тәэсир итүен, ләззәтләнүен күзәтеп торды һәм бераздан акрын гына әйтте —Ашыгуыгыз дөрес гамәл булган, иртәнге шылтыратуыгызны күздә тотам, юкса, бер ярты сәгатькә генә соңласагыз да. монын ни белән тәмамланачагын сез күз алдына да китерә алмас идегез. Минем егетләр ике сәгать инде прокуратура тирәсендә бөтерелә, алар эшнен ничек барганын белми Инде бөтенесе дә ачыкланды, мин сезнен рөхсәт белән отбой бирәм. Аллам сакласын, анда кемнеңдер түземе төкәнеп тәрәзәгә менеп атланмагайлары. —Сез моны чынлап әйтәсезме?—диде прокурор һәм көчәнеп елмайды. —Без уйнап сөйләшмибез,—диде Шубарин җитди генә.—Нәкъ менә сезнен арттагы тәрәзәгә. Барысы да уйланган —һәм кабинет хуҗасының җавабын да көтмичә, акрын салмак тавыш белән эндәште:—Ашот! Күрәсең, ул ишек катында ук торгандыр, исеме әйтелеп тә бетмәстән, бүлмәгә төксе йөзле егет килеп керде. Спорт костюмының бил кереше тирәсендә бүлтәеп торган нәрсәнең пистолет икәнен җүләр кеше дә аңларлык иде. —Ашот. дөрес әйткәнсең, күпләрегез ышандырырга тырышканча, прокурор Әкрәмхуҗаев алай ук начар кеше түгел икән. Безгә яманлык теләми, киресенчә, әле ул Костаны коткарып калган. Ашотнын йөзенә шатлыкка тартым нәрсә кунды, хәер, күз ачып йомганчы ул аны сүндереп тә өлгерде. —Бар. отбой бир. мина кичә әзерләнгән “дипломат”ны керт тә егетләрне кайтарып җибәр. Ашот шундук кире әйләнеп тә керде һәм алар сүзне дәвам иттерделәр. —Сез телефон номерын Коста бирде, дидегез, очрашу кирәклеген дә ул әйттеме9—дип сорады Шубарин Күзләре прокурорны бораулады, бу күзләрдә миһербан да. кызыксыну да, аз гына кеше хәленә керергә тырышу да абаиланмый. бу тиң кешеләр сөйләшүе түгел, курткасын чишеп утырган Ашот янында чын-чынлап сорау алу бара иде. Әгәр кейсны урлаганлыгын яисә анын кайдалыгын белдертмәсә. шуның белән үзенә үлем карары чыгарганлыгын Сухроб шушы мизгелдә генә анлап алды. Болар рәхимле була белмиләр. Беспалый кебек икеләнеп тормаслар. Әгәр имтихан алучының алдан ук риза булачагын сизенсәң, иң күнелсез, кансыз сорауларга җавап бирүе дә күңелле гамәл генә, шуңа күрә ул инсә- ләрен баскан шомны, куркуны коеп төшергәндәй итте һәм һәр сүзен үлчәп җавап бирергә тырышты: —Әйе. Коста әйтте. Әйтү генә түгел, янады да. Әмма вакыт сон иде инде, минем катнаштан башка берни эшли алмаган булыр илегез, хәтта прокуратураны шартлатсагыз да Коста нәкъ шулай, шартлатабыз, лип куркытты да. Минем сезгә шылтыратуым хезмәттәшлек тәкъдим итү. төгәлрәге, бер тапкыр очрашуны сорау булып кына аңлашылыр иле Һәрхәлдә, тиннәр булып хезмәттәшлек итү түгел. Ә инде “дипломат"ны үзем кулга төшерә алсам, бу сезнен арала мина аерым бер урынга, лаеклы мөнәсәбәткә хокук бирер иле. Мин өстемдә әмер биреп торучыларны гомер буе яратмадым, болай да гарык инде. Сухроб Шубариннын дулкынланудан ниндидер киеренке хатгә керүен, теленнән ычкынырга тиешле сорауларны көч белән генә тыя алуын ла сизде. —Минем дә сезнен кебек көчем җитәрлек. Баштарак бу гамәлне үзем өчен бик үк кулай санамасам да, "дипломат"ны үзем кулга төшерергә булдым Кейста сез күз алдына да китерә алмаган үтә мөһим кәгазьләр бар Коега мине шуңа ышандыра һәм шушы эшкә күндерә алды. Бу документлар иртәгә хәтта Шәрәф Рәшидович урынына утыруы ихтимал кешеләргә лә кагыла. Ә андыйларны батырырга юл куя алмыйм, мона минем әхлакый хокукым юк Бу хәзерге матавыклы көннәрдә кадрлар сәясәтенә башбаштаклык кергү булыр иде. Шунын остенә. әгәр белә торып юл куйсам, кече җанлык күрсәтүемне, ярты юлда туктап калуымны да гафу итмәсләр иле Кунак, ниһаять, өздереп сорады “Дипломат" сездәме'—диде Бу анын сөйләшү барышында беренче һәм соңгы тапкыр түземсезлек күрсәтүе булды да бугай. —Әйе, кейс миндә, ышанычлы урында.—дип. пошынмаганга салышып җавап бирде Әкрәмхужаев һәм Шубариннын күз алдында үзгәреп китүен күрде, гүя четерекле вакыйгаларга бай булган озын-озак тоелган көн вә төннән сон анын йөзенә акрынлап арыганлык билгеләре чыга бара иде “Үзенне кулда тотар өчен никадәр ихтыяр көче кирәктер".—дип сокланып уйлады Сенатор һәм кәнәфи аркасына ята төште Эчендә яшерен шатлык тантана итте, барыбер Шубаринны сындырды бит. Артур Александрович беркавым сүзсез генә утырды, галстугының төенен бушата төште һәм кискен итеп башын күтәрде Сенатор алдында тагын элеккеге Шубарин утыра иде инде. Күз ачып йомганчы бер мизгеллек югалып калу у нан, сораулар элеккечә катгый һәм таләпчән яңгырый башлаган иле —“Дипломат" кайда?—Юк дисән. яисә ждвапны сузып торсаң, бу сорау бернинди яхшылык та көтмә дип кисәтә иде Прокурор моны шундук аңлап аллы, хәтта Шубарин артындагы Ашог исемле егетнең, сикерешкә әзерләнгәндәй, бөтен гәүдәсе кысылып куюын да сизенде Ләкин Әкрәмхужаев сузарга да, кире кагарга да җыенмый иде. ярдәмчесенә әйтте: —Сәлим Хәсәнович, сейфны ачыгыз Ачкычлар чылтырады, корыч эчлектән кайчандыр Венгриядә эшләнгән шыксызрак кыяфәтле "дипломат" чыгарылды һәм прокурор урыныннан кузгалып, аны шома өстәл өстеннән Артур Александровичка таба этеп җибәрде. Шубарин учы белән кейска кагылып алды һәм уйланып торгандай итте, аннан сон кинәт кенә сораганга да. белгәнен әйткәнгә дә охшатып ирен арасыннан битараф сүзләр чыгарды — МВДнын иртәнге сводкасыннан Бүген төнлә прокуратура ишегалдында оч тапкыр пистолеттан атканнар — һәм ике мәет тапканнар.—дип анын сүзләренә ялгап куйды прокурор.—"Дипломат" бәясе шундый булды, без ашта бик әйбәт кунагыбызны югалттык. Кейс хуҗасы баш ишарәсе белән Ашотка “дипломат ны ачарга кушты, анысы Бармаксыз кебек үк. кнопкалы финка чыгарды һәм сургуч пичәтле шнурларны кисеп ташлады. Шубарин кейснын капкачын ачып прокурор инде танышып өлгергән ип өстәге кәгазьләрне—зур суммаларга кул куе нан распискаларны алды, күз йөгертеп чыкгы һәм якадан “дипломат"ка ташлады. Сүзе боерык кебек кыска яңгырады —Безнен “дипломат”. Бернинди боеру көтеп тормастан. Ашот шунда ук аңа икенче бер “дипломат” сузды. Монысы үгез тиресеннән ясалган, код йозаклы, ялтыравык тышлы атгаше-кейс иде. — Коста кебек үк ачыктан-ачык әйтәм: “дипломат”тагы документлар бәһасез. берәүләрнең карьерасын сындырырга да, икенче берәүләрнең гомерен кыскартырга да, күнелсезлекләр китерү өстенә, керем чыганакларын ябарга да мөмкиннәр. Шуна күрә әйләнми-чолганмый гына тиярен әйтегез, сатулашып тормаячакмын, башыгызны куркыныч астына куюыгызның бәясе күпме?—Һәм ул кейснын код йозагын чыртлатып куйды. —Мин сезгә “дипломат” белән Костаны кайтарып бирем, ләкин акча турында сүз булырга мөмкин түгел, таләп тә итмим, сорамыйм да. Үзегез үк мине ярлы түгел, дидегез ич. —Шушы кадәр сумманы кире кагасызмы?—Кунак атгаше-кейсны ачып җибәрде дә аны прокурорга таба борып күрсәтте. “Дипломат” банк төргәкләрендәге акча белән дыңгычлап тутырылган иде. —Акча табуда үз юлларым бар, аны мин таба алам,—диде прокурор тыгызлап тутырылган пачкаларга карамыйча гына һәм ул юлларны атап торуның да кирәген тапмады. Ул бернәрсәне яхшы аңлый иде, бүләкне ал гына, Шубарин үзен бурычтан азат санаячак, ә Сенатор һич кенә дә моңа омтылмый иде. Акча алса, ул кейстан чыккан кәгазьләрдән дә юньләп файдалана булмас, җилнең каян искәне бик тиз ачыкланыр. Японның борыны сизгер. Миршаб әйтмешли. Әкрәмхуҗаев үзе масон орденына кабул ителсә генә, ул кәгазьләрдән юньле-рәтле файдаланып булачак та. Прокурорның әллә нинди үҗәтлек һәм үзсүзлелек белән акчадан баш тартуы Артур Александровичны беркадәр чнтенсендереп куйды, ул ирексез- дән шәрекъ гадәт-йолаларын исенә төшерде. Әйе, монда бернәрсәдә ачыктан- ачык эшләнми, хәтта законлаштырылган ришвәтне алганда да әллә никадәр шартлылык, уйнау була, алучыларны да, бирүчеләрне дә күп күрде иште ул, әмма ничә сум икәнен белешеп тә тормастан кире кагу, анын өчен яңалык иде, кызыксынуы күзләренә чыкты, тагын бер тапкыр прокурорга карап алды. “Никадәре югарырак утырсаң, шулкадәр күбрәк аласың. Шәрекъ кешеләренең гел өскә үрмәләргә омтылуы шуннан килә. Һәрхәлдә мин моңарчы белгәннәр үзләрен шулай тота иде”,—дип уйлап куйды Артур Александрович һәм башкача фикер йөртүче яна тип көнчыгыш кешесен очратуын аңлап алды, ул күпмедер дәрәҗәдә ана үзен үк хәтерләтә иде. Акча белән сынау— иң җитди сынау һәм ул аны уңышлы үтте. — Гафу итегез, Сухроб Әхмәтович, мин сезне дөрес аңламадым бугай,— диде аңа Шубарин ихластан —Әмма минем тормыш кагыйдәм бар, һәр җитди, җаваплы эш юмарт түләнергә тиеш. Әгәр бүгенге хәлдә акча кулай түгел икән, мин сезне бәхилләтерлек башка алымнар табармын, бүгеннән минем ярдәмемә өмет баглый аласыз, дусларым да читкә тибәрмәс. Эш-гамәлегез белән безгә мөнәсәбәтегезне белдердегез. Акча тәкъдим иткәнем өчен тагы бер кат гафу ит, ул ихлас омтылышыгыздан, ярдәмегездән акча биреп котылу, сөяк ташлау, мыскыл итү булып тоелды бугай. Мин сезне бәяләп бетерә алмаганмын Рәшидов вафатыннан сон дусларымның аның урынын биләү мөмкинлеге туды, табигый ки, аннан соң кадрларны күчереп утыртулар башланачак, һәм сезгә, әлбәттә, лаеклы урын табылыр. —Ничек уйлыйсыз, Рәшидовны кем алыштырыр?—дип сорады монарчы озак вакыт сүзсез торган Миршаб. —Тәгаен. Шәрәф Рәшидовичнын иске дусты, Заркент өлкә комитеты секретаре булырдыр, ләкин икенче бер кешенең мөмкинлекләре аныкыннан ким түгел, анысы—Акмал Арипов, мәгълүм Аксай ханы, ул да Рәшидовнын якыннарыннан, ул үзе бу урынга Ташкенттан ике кешене кодалый Шушы өч кешенең берсе күтәрелер дип беләм. Башка дәгъвачыларга җитди карый алмыйм Ни генә булмасын, һәркайсына юлларыбыз бар—борчылмагыз, монысында сез оттырмас кәрткә куйдыгыз —Шубарин пиджагының өске кесәсеннән визит карточкасын алып прокурорга сузды, сөйләшү тәмам йомгаклап куйды—Без иртәгә Хуҗаны күмгәндә очрашыр- —Сез минем мөмкинлекләрне артык югары бәялисез, Артур Александрович, минем чакыру кәгазем юк, кемдер китереп бирер дип тә уйламыйм —Ьусы авыр мәсьәлә түгел, минем фамилияләре куелмаган ике артык билетым оар, аларны Сәлим Хәсәнович белән үз исемегезгә тутырыгыз, сезнен эштә кинәт күтәрелеп китүегез кемнәрдер өчен көтелмәгән хәл булып тоелмас —Ул саубуллашып кабинет хуҗасына кулын сузды һәм кинәт нәрсәнедер исенә төшергәндәй әйтте —Гадәти булмаган танышуыбыз көнендә символик рәвештә сезгә истәлекле бүләк калдырасым килә, авырсынмагыз зинһар, бу сәгатьне кабул итеп алыгыз. Көнбатышта да сирәк очрый торган әйбер ул. Шушы сәгать безнең кеше икәнлегегезне күрсәтер —Артур Александрович беләгеннән сәгатен алды һәм "Ролекс”ны прокурорга сузды, ә ул кирәк түгел дия алмады, бүләк бирү ифрат ихлас, дусларча иде. Швейцариядә эшләнгән затлы, кыйммәтле "Ролекс" сәгате Сенатор кулына әнә шулай килеп кергән дә иде инде. Икенче кисәк Аксай хуҗасы П оезд, начар салынган һәм караучысыз калган юлларны бар дип тә белмичә, рельсләр тоташкан урыннарда авыр чыкылдау-бәрелү авазлары чыгара-чыгара. төнне ярып алга чапты, вагоннар әле якякка селкенде, әле кинәг аска ыргылды, состав менә-менә корыч юллардан чыгып китәр дә берәр җирдә мәтәлер сыман тоела иде Сухроб заманында "Мәскәү— Вена” экспрессында Австриягә барган иде. ә кайтканда Көнчыгыш Берлин аша кайтты, менә шунда чын тимер юлның нинди икәнен аңлаган иде ул Анда йорү үзе бер жан рәхәте икән' Әкрәмхужаев Австрия һәм Германия тимер юлларын Урта Азия юллары белән чагыштырып тормалы, вакыты ул түгел, хәер, теләге дә юк иде Ә бәрелү, селкенү, чайкалулар барыбер үзен сиздерми калмады, аны әле стенага, әле өстәлгә бәрде, өстәлдәге һәр нәрсә сикеренә. генләп тора, бер кырыйдан икенче кырыйга күчә иде Ике-өч сәгать булса да черем итеп алырга кирәк, тик күзгә йокы кермәде, хәер, бу чаклы селкенгән поездда ничек йокламак кирәк! Ул хәзер ойдә чакта да сш кына йокы даруы эчеп тә йокыга китә алмый Кинәт кенә исенә Шубарии төште. Бу аның кәефен күтәреп җибәрде, чөнки матавыклы авыр көннәрдә ул һәрчак Аргур Александровичны эзләп таба ала. аның белән берәр чынаяк чәй эчеп яисә бер рюмка коньяк җибәреп яргы сәгать кенә сөйләшеп угыру да тәҗрибәле гипнотизер, экстрасенс янында булгандай тәэсир итә иде Әйтерсең, гаҗәеп тынычлык, салкын канлылык, фикер тирәнлеге хас булган Япон үзенең бу сыйфатларын ана да күчерә һәм мәрәкалс гамагләрендә буталып беткән Сухроб Артур Александрович ярдәмендә теләсә кайсы авыр халдән чыгу юлын таба. Бүгенгә кадәр ул аны бервакытта да хорти хәлдә калдырмады, ә бит Рәшидов үлеменнән сон оч елга якын вакыт узган инде —Өч ел., —дип. кычкырып-көйләп әйтеп куйды прокурор, ул аларны гомер агышында иң озын һәм нәтиҗәле вакыт аралыгы дип исәпли «ис Чәйнек алып коридорга чыкты, бүген йоклап булмаслыгы ачык иде инде Проводник каты итеп чәй ясаган арада, ул поезднын ничек баруы белән дә кызыксынып өлгерде, график бозылмый икән, димәк, барысы да тәртиптә Ул төннәрен озаклап эшләргә ярата иде Мондый вакытта чәйсез булмый. Вагон хуҗасы да тырышкан, чәй нәкъ ул теләгәнчә пешерелгән иде Һәм йокы алмаган пассажир, чәй эчә-эчә. уйларында тага Шәрәф Рәшилович үлгәч узган озынозак өч ел тарлавыгына чумды, ә бит бу еллар аны биек күгәрделәр, хыялы тавына атлаттылар Рәшидовны күмгән көннәрдә «и белән инде бер ел Юрий Владимирович Андропов җитәкчелек «гтә иде. Ә ул. дәүләттәге хазләрне бөтен ваклыкларына кадәр яхшы белүче кеше буларак, мәмләкәтнең иң алама төбәкләреннән исәпләнүче Үзбәкстанга аерым игътибар юнәлтте. Әле Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты председателе булып эшләгәндә, ул американнарның Рәсәй тупрагын аэрофотога төшереп, еллык уңышка гаҗәеп төгәл прогноз ясауларын белә иде. Америкада һәм башка чит илләрдә Үзбәкстанның ел саен бер миллион тонна мамыкны арттырып язуы хакында мәгълүматлар басыла килде. Моны раслагандай, илдә урын-ятак кирәк-яраклары җитми башлады, юкса, ел саен тугыз миллион тонна мамык җыела иде. Күрәсең, әлеге хәл озак еллар барган талауга күз йомунын соңгы тамчысы булгандыр. Гади дехканнар, намуслы коммунистлар Мәскәүдәге зур министрлыкларга, партия һәм совет оешмаларына, үзәк газетларга дәүләтне алдау, урлашу, үзләштерүләр хакында ачыктан-ачык язып килделәр. Шулай итеп, соңрак “Мамык эше” исеме белән танылачак тикшерү "эшләре” башланып китте, республикага Мәскәүдән беренче тикшерүчеләр килде, ләкин әлегә бернәрсә дә күк күкрәячәге, көчле яшен утлары уйнаячагы турында белгертми, беркем дә миллиардларча сум үзләштерү-урлаулар турында уйламый, казна талаучылар арасында югары урындагыларның саны ни дәрәҗәдә икәнен дә башына китергән кеше юк иде. Шубариннын прогнозы дөрескә чыкты. Рәшидовны Акмал Арипов кешесе алыштырды. Аксай ханы Сухроб уйлаганнан көчлерәк булып чыкты. Беренче көздә үк Рәшидовны алыштырган дәвамчы чираттагы бер миллионны арттырып язды, аннан азракка кул күтәрелми иде инде. Алдан исәпләп эш итүчән һәм сак холыклы Әкрәмхуҗаев тирә-яктагы пошмаслыкка үзе үк аптырап йөри иде, беркем дә җитди үзгәрешләр буласына ышанмый, ә алар булырга тиеш; ил кризиска тәгәри—икътисади, экологик, сәяси, милләтара, финанс һәм дистәләрчә башка кризиска. Сухроб үзе өчен хәлиткеч адым ясады: партия газетында бер бәйләм мәкаләләр бастырып чыгарды, үтерелгән прокурор Азлархановнын күп еллык уй-фикерләрен чагылдырган хокукый дәүләт хакындагы трактаты редакциягә тапшырылды. Ул мәкаләләр республикада шау-шу күгәрде, фикер кыюлыгы, һәрнәрсәгә яңача караш, проблемаларны яктыртудагы киңлек авторның принципиальлеге турыңда сөили, мона кадәр әле беркемнең дә моңа батырчылык иткәне юк иде. Атна буена анын эшендә һәм өендә телефон шылтырады, дуслары хәйран калды, кайчан гына язып өлгерәсең син, диеп шаккаттылар. Ул кыска гына җавап биреп котылды—түзәр хәлем калмаудан! Ләкин өстә җитди караучы булмады, әмма алар да селкенергә мәҗбүр булдылар, чөнки зур бер киңәшмәдә генсек Андропов Әкрәмхуҗаев мәкаләләренә тәңгәл фикерләр әйтте, менә шунда аны беренче тапкыр Үзбәкстанның Үзәк Комитетына чакырдылар да инде. Яңа ҮК секретарьларының берсе белән озак гәпләшкәннән соң, ул республикада шау-шу, зур кызыксыну тудырган бу язмаларның илдәге вәзгыять аркасында өстәл тартмасында бикләнеп ятучы докторлык диссертациясеннән икәнлеген әйтеп бирде. Диссертация белән ҮК карары буенча, республиканың хокук галимнәрен таныштырырга туры килде. Берничә вак- төяк төзәтүләр керткәч, ана җирле академия кысаларында докторлыкны якларга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, бер елдан ул юридик фәннәр докторы булды Дөрес, шунысын да искә алырга кирәк, прокурор Әкрәмхуҗаев белән очрашу фикерен ҮКнын яңа җитәкчесенә Заркент өлкәсе секретаре бирде, ә аннан моны эшләүне, үзеннән-үзе аңлашыла, Шубарин сораган иде. Бер ел эчендә ул ярдәмчесе белән хезмәт баскычлары буйлап югары үрли башлады, республиканың Югары судында зур урынга билгеләнде, аны перспективалы юрист саныйлар, баш әйләндергеч карьера ясаячак дип өметләнәләр, ә ул үзе монын астында нәрсә ятканын яхшы белә иде: Артур Александрович “дипломат”ны һәм Костаны коткарган өчен шулай юмарт түли. Шубариннын уйларын алдан белү авыр иде, читтән караганда, ул һәрвакытта да ачыктан-ачык сөйләшә, теләкләрен дә яшереп тормый кебек үзе. Докторлыкны яклагач, ул банкетта да булды, ялгыз калып котлаганда, безнен хокук белемендә мондый кин һәм демократик карашлар үтеререлгән прокурор Азлархановта да бар иде, дип куйды. Анын бу сүзләре астыңда ни Л ятканын Секатор ни ул вакытта, ни аннан сон да андый алмады Анын карашлары белән килешә идеме ул. әллә башка берәр нәрсәгә төрттерә идеме? Сенатор гомуми сүзләр әйтеп җаваптан качты Идеяләр барыбызныкы да. алар һавада очып йөри, ин мөһиме: аларны язып, бастырып чыгару, үзеннен приоритетыңны баганалап кую Илдә, акрынрак булса да. эзлекле рәвештә үзгәрешләр китте, хакимиятнең югары эшелоннарында да тәртип кертелә башлады Әмма казнаны талау, ришвәтчелек, коррупция, хужасызлылык. эшлексезлек белән кискен көрәш башлаган, партиядә чистартулар үткәрергә керешкән Андропов кинәт кенә үлеп гә китте. Үзбәкстанда властька Черненконын килүенә шатланып бетә алмадылар, бары шау-шулы митинглар һәм манифестацияләр генә булмый калды, хәер, алар зур түрәләр һәм власть башындагыларнын җаннарында узды Шул көннәрдә Сенаторга хезмәт вазифалары буенча берничә мәртәбә ҮКга кереп чыгарга туры килгән иде. ул андагыларның йөзләрендә искиткеч шатлык күрде, зур сөенечне яшереп булмый шул. Юкса анда бик тә тотанаклы кешеләр эшли. Ул аларнын үзенә карашлары үзгәрүен дә тоймый калмады Кайберәүләрнен күтләрендә чагылганны ачыктан-ачык укып булырлык иде "Йә нәрсә, кәгазь корты, уиымы синең вакыт? Ирек, демократия, хокукый дәүләт кирәк идеме9 Партия өстеннән Закон хакимияте урнаштырмакчы идеңме9" Ул көннәрдә Әкрәмхуҗаев озак кына Артур Александровичны таба алмын йөрде, анын төп резиденциясе булган Лас-Вегаска да бармакчы иде. әмма Шубарин. анын кәефен сизгән кебек, төнгә каршы үзе килеп төште, ул кичне алар төн урталарына кадәр ачыктан-ачык сөйләшеп утырдылар —Шүрләмә .—диде Шубарин һәрвакьптагыча тыныч кына — Лениннын "Бер адым алга, икс «шым артка" дигән хезмәтен хәтерлисенме9 Хәзер безлә лә шул хәл. Чагыштырмача, билгеле. Дәүләт үзгәрешләрсез булмый, хәтта радикаль үзгәрешләрсез. Ышан мина, илдәге икътисади хәлләрне анык тоям мин. ул еларлык, без эшләгәннән артык ашыйбыз һәм тышкы базарга тәкъдим итәр нәрсәбез юк, житешгергән әйберләребез барысы да искечә. авыр, сыйфатсыз, нефтьтән килгән долларны ашал-эчеп бетердек, ә яңалары күренми. Буш киштәләр, очсызланган акча илне сәяси реформаларга этәрәчәк әле Әмма синен Андропов чорында әйткән фикерләрен күптән инде халыкта яши. анын интеллигенциясендә, бары сина аны алардан алда мәкалә итеп басып чыгарырга гына луры килде, шуңа күрә алар әзерләнгән туфракка төшкән орлык бу.лдылар да. киң яңгыраш алдылар, кешеләрнең күңелләренә үтеп керделәр Аппарат кешеләре, алар арасына сез дә керәсез, өстән күрсәтмә булмаса. бик калкынып күренергә яратмыйлар Аларнын кредосы—аноним яшәү һәм иҗат итү. Сездә исә алар җанлы кеше, шәхес күрделәр, сездәйләрне массалар ярата икән, аппарат кабул итми. Шуңа да ул сезгә булган мөнәсәбәтен бердәм һәм яшендәй ти злек белән күрсәтте Ләкин, алар монысында да ялгыштылар, җәмгыятьне демократияләштерү һәм хокукый дәүләт төзү—илне кризислардан алып чыгуның төп юлы. Халык рәнҗетелгән кенәхләрне ярата, сез әле үзегезнең популярлык җимешләрен татырга өлгерерсез Сезнең хокук өлкәсендә теоретик эзләнүләрегез һәм шәхси тормышыгыз, омтылышларыгыз бер-берсеннән күпмедер аерылалар, кеше җаны белгечләре исәпләнүче язучылар раслаганча, автор белән әдәби герой бер үк кеше түгел Шулай булгач, уйлавымча, сез җан икеләнүен тоймыйсыздыр. Мәскәү еракта, властьта Черненко утырганда барысы да монда—Ташкентта хәл ителә Сезнең карьерагыз, иминлегегез конкрет кешеләргә бәйле, һәрбер аппаратчикка сезнең аерым зур эшләрегез турында сөйләп йөрмәбез бит инде. Шубарин белән сөйләшү күңелгә тынычлык кертә, анын белән очрашканнан сон ул хәтта үзе өчен аерым бер тәртип-тотыш кагыйдәләре, тактика булдырды, кайбер җирләрдә Әкрәмхуҗаев рәнҗетелгән кеше ролен уйный, әмма бу аңа Югары сулга зур пост биләргә комачауламый, тормыш бер эздән ага да ага. хәер. Бармаксыз белән төннәрен банклар, саклык кассалары. идән асты миллионерларын таламый. Мондый акчалы урыннарнын тогәз исемлеге бар иде анда, бу досье үтерелгән прокурор кәгазьләрен карап чыккач тагы да озынайды. Документлар катлаулы роман кебек, укыган саен ниндидер төгәллекләр, детальләр өстәлә тора иде. Кайбер мәгълүмат кинәт кенә бөтенләй икенче ягы белән ачылып китә, мантыйкый вариантларын да чутлап чыгарасың. Күрәсен, Азларханов материалларын ашыгып әзерләгән, магнитофон язмаларына соңрак тагы да киңрәк аңлатмалар бирер! ә уйлаган, бу гажәеп дәрәжәдәге бәхәсле "эиГне дә ул үзе алып барырга җыенган ахрысы. Гаҗәп кызыклы процесс буласы булган да... Аңа судта бер үк вакытта шаһит тә һәм гаепләүче дә роле бирелер иде һәм җинаятьчеләр шайкасыннан беркем дә—министрлар, ҮК һәм өлкә секретарьләре—берсе дә иреккә чыга алмас иде, каты каптырган аларны булдыклы теоретик һәм эшлекле практик. Сухроб рәнҗетелгән демократ роленә шул кадәр кереп китте, хәтта вакыт- вакыт Үзбәкстан газет-журналлары редакторларына, мәкалә, күзәтү, комментарийлар язам дип, хат белән мөрәҗәгать итә башлады. Исеме яисә темасы ук куркуга төшерүче ул хатларга матбугат җитәкчеләре торле уйдырма сәбәп табып җавап язган булдылар, яисә, үзләре ана, редакцияне борчучы бөтенләй йомшак темалар, проблемалар күрсәтеп, шул турыда языгыз әле дип үтенгән булдылар. Кыскасы, алар барысы да Сенатор уйлап тапкан мәкерле кармакка эләктеләр. Күңеле теләгән җавапны алуга, ул аны аерым папкага “тегеп” куя, җае чыкканда дусларына, коллегаларына күрсәтә, "яшәргә ирек бирмиләр”, “тынны кысалар, бугаздан буалар”, "фәнни фикергә җәелеп китәргә урын юк”, “академиягә юлны яптылар” дип зарлана, "юкса, мин докторлыкны “на ура” яклаган идем”, ди. Күп нәрсәне алдан күрүчән дипломлы юристның, сейфлар вату остасының аппетиты бик зурдан иде шул. Дусты артыннан шәүләдәй ияреп йөргән тугры һәм ышанычлы ярдәмчесе Миршаб та анын белән бергә күтәрелде һәм көннәрдән бер көнне ул үзе өчен ачыш ясады: “Элек ул бер үк вакытта шымчы да, карак та иде, ә хәзер бер үк вакытта изелгәннәрне яклаучы һәм... изүче дә, ирекне күтәреп чыгучы һәм... аны буучы да булырга омтыла түгелме?!” Хактыр! Тормышта бик күп нәрсә күргән Сәлим Хәсәнович шефына шаклар ката иде. Әкрәмхуҗаевнын хезмәт баскычында тагы да күтәрелүе Артур Александровичның алдан күрүчән булуын тагын бер кат раслады. Хәтта ышанычлы Ленинчы Черненко вакытында ук, шул ук аппаратта... Брежнев үлгәннән сон, кадрлар политикасындагы череклек үзен ин яман яктан күрсәтте, Юрий Владимиров Андропов вакытында исә һәркайда тетрәнүләр булып, ыбыр- чыбыр коела башлады. Кадрларны алыштырганда Черненко да “эш күрсәтте”, моны анын караваты янында утыручылар башкарды. Бу эпедимия Үзбәкстанны да әйләнеп узмады, киресенчә, монда урын алыштырулар башка җирләрдәгегә караганда күбрәк тә иде әле. Иртә белән газет ачкан саен обывательләр авыз ерып кызыксыналар иде: “Карыйк әле, бүген тагын кемне алып атканнар икән? " Һәм кызыксынган кешегә канәгатьләнерлек нәрсә җитәрлек булды. Сенаторның бу күтәрелүе Артур Александрович ярдәменнән башка гына булды, ул бу вакытта Франциядә иде, киткәндә: “Карден белән очрашасым килә”,—дип шаярткан да иде әле. Ике илнен ике эшкуары очрашса, аларга киртә куймасалар, ике ил дә, бигрәк тә совет кешеләре отачагын да чамалый иде прокурор. ҮКнын административ бүлеге мөдире урыны бушаячагын Сенатор бөтенләй уйламаганда, көтмәгәндә ишетте, андый вакансия турында быргы кычкыртып хәбәр итмиләр, барысы да аулакта тыныч кына эшләнә. Ул бу урынга кулын сузган кешене дә белә, кемнәрне ничек куясын да белә; бу вазифаны үзенә чамалап та карады, соңгы вакытта укымышлы һәм тирән фикер йөртүче юрист дигән даны таралгач, үзенең шундыйлыгына ышана да башлаган иде инде. Шубаринның ярдәменнән тыш теоретик яктан ышаныч-мөмкинлекләре юк иде. Менә шунда ул Азларханов кәгазьләрен искә төшерде, аның документлары белән уңышлы комбинация ясасаң, күп кенә власть кешеләренә юл ачылачак, моңа шантажны да өстәсәң, аларның сиңа кирәк чагында ярдәм итүе дә мөмкин. Ләкин мондый шартлый торган материалны файдаланырга шикләнде. Әгәр тикшеренүчән Японда бер кечкенә шик тудырсан да, ул үзенең акылы белән шундук Әкрәмхуҗаевнын намуссыз уен алып барганын исәпләп чыгарачак, документларның копиясе барын да беләчәк Ут белән уйнарга ярамый. Ашот. инде формага кергән Коста. ә аны ин яхшы клиникалар һәм курортлар аякка бастырды, аннан барысын да әйттерәчәкләр, әгәр Сенатор авызын ачмас итеп яба икән. Сәлимнен телен барыбер чиштерәчәкләр, бу яктан аларда тәжрибә җитәрлек. Ләкин, анын шул ук вакытта унайлы моментны югалтасы килми, карьера ясау очен гагы шундый хәл кайчан туачак, андый урыннар гел бушап тормый, вакансияне гомер буе көтәргә мөмкинсен. Анын бу постка күз атуынын төп бер сәбәбе бар иле Әгәр югары урыннарда зур белемле, бөек интеллектлы, яхшы күнелле. гамәлләрендә дә зыялы, чын мәгънәсендә олуг жанлы кешеләр утырса, ул үзенен Югары судтагы урынында калыр һәм андыйларнын юлына аркылы төшмәс иде. Әмма ул һәр түрәнен үз карьерасын ничек ясаганын бик әйбәт белә, бу кеше артында кем тора—монысы да яхшы билгеле, туган ягы. кемгә өйләнгән, болары кайсы гаилә балалары белән ярәштерелгән. капиталлары күпме, кем аларга докторлык диссертациясе, китаплар, акыллы мәкаләләр, докладлар яза. алар кемне күтәрә, култык астына ала—боларын да ул күреп-белеп тора иде. Шимбә һәм якшәмбе көнне Сәлим белән икесе, ике көн өйдән чыкмадылар, пасьянс уйнаган кебек, документларны әле болан, әле тегеләй салып карадылар. Азлархановнын кассетага яздырганнарын тыңладылар, әмма Артур Александровичны шикләндермәс вариант таба алмадылар, һәркайсында яшерен куркыныч бар. һичшиксез жинү китерердәй юл күренми иде Прокурор йортында кунып калган Миршаб дүшәмбе иртән идәнгә жәеп салынган документларны җыештырып маташканда бик зур суммаларда хезмәт хакы бирү хакындагы бер ведомостька игътибар итте —Сухроб. кара әле бу фамилиягә, безнен хөрмәтле Дулкын Назаровичнын абыйсы түгелме бу?—Бу ведомостьны алар унлап тапкыр караганнар иде инде, ләкин үзләре эзләгән кеше фамилиясен генә тапмаганнар иде. “Назаров Уткур” дип укыды ведомостьтан Әкрәмхужаев. Үзбәк станда туганнарның, бер ата. бер ана балаларының да кайвакыт төрле фамилияләр астында яшәгәнен беләләр иде —Юк. Дулкын Назарович Фирганәдән. бу барысына да билгеле, ә ведомость икенче өлкәдән,—диде кәефе төшкән прокурор —Дулкын Назаровичнын әтисе карьерасын кайда башлаганын беләсеңме син? Ул биг анда ун ел шәһәр комитеты секретаре булып эшләгән, бары картайгач кына Фирганәгә кайта, дөресрәге. Маргиланга. ә ведомость чыннан да шуннан. Берәрсенә шәп йортын калдырып китмәстер бит ул. анын бит җиде улы бар. У гкур Назаров, күрәсен, безнең Дулкын Назаровичнын абыйсы —Кызык, кызык,—дип. шундук җанланды йорт хуҗасы —Әгәр шулай икән, мин бу партия кортын кысам, стенага терим Син бүген үк анда барырга тиеш. Сакланып кына Уткур Назаровка материаллар җый. компромат Шул көнне кич белән Сәлим шефнын өенә шылтыратты һәм эзне дөрес алулары турында шатланып хәбәр итте һәм буш кул белән кайтмыйм, диде. —һай Сәлим!—дип сокланды Сенатор, шатлыгыннан хәтта шампан ачты, анын хормәтснә тост әйтте, моңа хатыны да гаҗәпләнде Менә кайда ул куркынычсыз вариант, хәер, алар җеп очын барыбер теге документлардан алдылар, әмма ул сизелерлек түгел, хәзер ул мин-минлекле түрәне стенага ныклап терәячәк, шул ук вакытта Шубариннын да “борынына чиртәчәк" Югары судта эшләгәнлектән, анын кулында теләсә нинди материал була ала. бу “босс"нын бөтен туганнарын микроскоп астына алырга мөмкин, шундый зур постка билгеләнү аннан тора бит—тимер логика!—Төн Патшасы кирәк кадәр материал да алып кайтса һәм Шубарин “дипломатындагы (ул аны "кормушка” дип атый) ведомостька таянып торасы калмый Ярдәмче икенче конне эш ахырына кайтып җитте Кабинетка керүгә, ул шаярып әйтеп куйды: — Югары суд кабинетына юньләп ияләшеп тә бетмәдегез. Ак йортка күчәргә туры килә. - Бары өченче катка гынамы '—дип. шул тонда әйтте шеф —Ә син бер сикерүдә бишенче катка менмәкчеме’—дип сорады Сап им һәм алар икәүләп көлеп җибәрделәр. Ярдәмче портфелен ачты һәм өстәлгә өч папка ташлады. Аларга. ату тавышы кебек, кыска гына сүз язылган иде: "Эш". Аларнын икесе иске, тыгыз катыргыдан, болардагы язулар каләмне карага манып язылган, әле шариклы ручкалар эрасы тумаган-килмәгән чакта ук. Өченчесе, иң калыны, бер-ике ел гына элек башланган һәм тышына яхшы фломастер белән Назаров дип язылган. Әкрәмхужаев папкаларга карата кызыксыну күрсәтмәде, хәтта аларны өстәл кырыена этеп куйды, аңа барысы да аңлашыла иде. шулай да сорарга мәҗбүр булды: —Нәрсә. Уткур туганкай гакыллы, талантлы, бик сәләтле адәмме? —Каян уйлап таптын? Ачу китерерлек дәрәҗәдә примитив. Гадәти схема: бер туган хокук саклау органнарына эшкә бара, икенчесе партия аппаратына, өченчесе советларга, ә калганнары икмәкле урыннарга утыралар: ит комбинаты, урман склады, аракы заводы, сәүдә, төзелеш, автотранспорт, нефтебаза... Кем нәрсә булдыра ала. шуны тарталар. Төрле яктан шундый страховка булса, иң сак кыланучы да көн-төн үзенә ташыячак. Аннан соң, үзең беләсең, андыйлар үзләре кебекләр белән туганлашалар, әгәр кланда прокуратурага чыгу юлы юк икән, аны яна өйләнешкәннәр аша табалар, һәр өйдә әти-әнисе теләгенә каршы төшми торган кияү һәм кәләш була. Әйтүләренә караганда, бервакыт Уткур Назарович болай дип мактанган: тикшерүләрнең озын чылбырында, аның һәр звеносында аның туганнары бар. алар алдан кисәтеп куячаклар, күрердәйне күрмәгәнгә салышачаклар, әгәр кирәк булса, яклап чыгачаклар. Уткур анда төрле вакытларда Шәрекътә ин абруйлы саналучы өч урында утырган: ит комбинаты, урман сату сәүдәсе, ә соңгы елларда һәм бүген дә—зур автокомбинат, ә аның шәһәрара автобус паркы, рефрижератор автобазасы зур йөк күтәрүче машиналар паркы бар. Бу сиңа ит комбинаты яисә аракы заводы гына түгел инде. Ит комбинаты һәм урман сәүдәсендә башлык чактагы гөнаһлы эшләрен иске хезмәттәшләре һәм әтисе йомып калдырганнар, хәер, монда Дулкын Назаровичнын да кулы тими калмаган, чөнки ул республика халык контроле комитетында эшләгән, аның сүзе ике тапкыр Уткур-каракны коткарып калган. Ә өченче эшне Юрий Владимирович Андропов вакытында башлаганнар, монысында ул ычкына да алмас иде. ләкин властька Черненко килү белән илдә хәл үзгәргән, әтисенең коллегалары һәм дуслары тагы үз урыннарына утырганнар Шуңа карамастан, эшнең барышына иң зур йогынтыны Артур Александрович Шубарин ясаган. Бер шофердан башкалары барысы да, директор бездән һәр рейс саен ясак җыя дигән гаризаларын кире алганнар. Күрәсең. Ашот белән Коста нык тырышкан, шоферлар никадәр үзбашлы. кире, үҗәт булмасын, барыбер бирелгәннәр, гадел һәм каты куллы директор өстеннән ялган яздык дигәннәр. Вакыт кыса иде, алар озакка сузмыйча хәрәкәт итәргә булдылар. Әкрәмхужаев телефоннан Дулкын Назаровичнын ҮКдагы номерын җыйды һәм шактый ук кырыс тавыш белән үзен иртән кабул итүен сорады. Нинди мәсьәлә буенча һәм нишләп шулай ашыгыч рәвештә дип кызыксынгач, ул томанлы җавап бирде: "Телефоннан сөйләшер сүз түгел..." Бу инде искереп беткән һәм күп тапкырлар сыналган алым иде. әгәр кемнедер шөпһәләндерергә. йөрәгенә курку салырга, уйланырга мәҗбүр итәсең килсә, нинди сер микән дип шомландырырга теләсәң, "телефоннан сөйләшер сүз түгел" генә дисең. —Андагы очынулар һәм амбицияләр белән ул сине кире дә кага ала иде.— диде Сәлим.—Син аны барыбер китереп кыстың һәм беренче йөреш синеке. —Минем аны стенага терәвем карьера өчен генә түгел, алар мине санласыннар. минем белән чутлашсыннар өчен дә. Андый кешеләр көчне генә андый, көчлене генә кабул итә. ә без бүгенге болгавыр чорда синен белән моңарчы булмаган зур куәткә ия. ҮКга барганда, ул республика прокуратурасына бәреп кергәннән сон. беренче тапкыр Шубарин белән очрашуын күзаллап чыкты һәм бик пөхтә киенде, сөйләшүне каты оештырырга әзерләнде—кысарга һәм аңлатырга кирәк. Анхор елгасы ярындагы бинага ул ныклап һәм озакка килергә уйлый. Алар сәгать тә унбиш минут сөйләштеләр, шундый мизгел дә булып алды— кабинет хуҗасы Югары судтан килгән бу оятсыз шантажистны куып чыгарырга ла теләде, әмма тегесе шундый дәлилләр китерә башлады. Дулкын назарович шундук килешүчән тонга күчте һәм ахырда, шәп кенә кыйналганнан сон. сорады: ~мСЗ НӘР СӘ телисез> нәрсәгә ирешергә маташасыз? —Мине хаксыз рәвештә югары постлардан читкә этәрмәсеннәр.—диде сзкрәмхужаев үз бәясен белеп һәм шундук бу җавабы очен үзен эчтән генә мактап алды. Шубарин дәресләре һәм анын белән аралашу үз эшен эшләгән иде. 1 1 Югары судта эшләү сезне канәгатьләндермимени?—дип аптырады кабинет хуҗасы. —Минем бүгенге урыныма зурдан бәя бирүегезгә рәхмәт, ләкин монда минем кандидатурам бер генә җитди постка да исәпләнелмәгән. мин сездә резервта да түгел. Бу гаделме сон? Партия кушканчамы'’ Мин сездән, коммунист коммунисттан сорыйм. Мин—фәннәр докторы, зур тәҗрибәгә ия кеше, бәлки хокукый реформага карата минем карашларым сезгә дә билгеледер, алар гурында республикада бер генә сүз йөртмәделәр. —Ү Кда сез кайсы бүлектә эшләр идегез?—дип сорады хәйләкәр Дулкын Назарович. прокурор Әкрәмхуҗаевнын сүзне кайда борганын анлап ’ —Белүемчә, сездә хәзер административ органнар мөдиренә вакантлы урын бар —Бу бик катлаулы эш. без ике кандидатураны карадык инде, ризалар да бар, каршы төшүчеләр дә...—дип тәртәне кирегә бора башлады кабинет хуҗасы. —Менә хәзер өченчесен тәкъдим итегез, сез әйткән хәлдә бу бик объектив күренәчәк, сез әйткән кандидатураны икенче төрлерәк караячаклар.—дип. анын салпы ягына салам кыстырды Әкрәмхуҗаев. ни генә дисән дә ана теше үтми иде әле. тынычрак аерылу мәгъкуль булыр Киткәндә, ул аңа, танышыр очен дип. туганы Уткур Назаровичка кагылышлы оч папка эш калдырды, бу папкаларга өр-яна аңлатмалар да өстәлгән иде, Сәлим белән юкка гына тон буе эшләп утырмадылар, уйланыр нәрсәләр күп булды, ләкин чыгармалар һәм тәкъдимнәр аннан да артык иде. Әлеге эшләргә прокурор бер кочак аноним шикаятьләрне дә өстәде, алар барысы да Уткур туганы өстеннән иде. боларын да аннан ярдәмче алып кайтты, алар мәнгелек директор Назаровның тормыш юлын белгән кешеләр тарафыннан язылганнар, ин сәере шикаятьчеләрнең берсе лә Уткурнын Дулкын Назарович белән туганлыгын искә алмаган иде Өч атнадан Артур Александрович Франциядән кайтып тоште һәм шундук Сенаторга шылтыратты, яна урынга билгеләнүне юарга. Париҗдан кайтуны билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Кем өендә очрашабыз дип озак баш ваттылар, һәркем үзенә чакырды, бер-берсен кодалады Шубарин үз өенә чакыра, прокурор миндә утырабыз, ди. Бәхәскә Сәлим Хәсәнович чик куйды Ул да үзенен хезмәт урынында күтәрелүен юарга булды Озак еллар бергә эшләгәннән сон алар аерылдылар. Хашимов Югары судта калды, шефнын урындыгы автомат рәвештә аныкына әйләнде Дулкын Назарович белән сөйләшү вакытында Сенатор тырышып-тырышып аны калдыруларын сорады Прокурор Югары судтагы эшләрнен дә үз контролендә калуын тели иде һәм Сәлим белән шулай килештеләр дә: ярдәмче анда кала, ни әйтсәк дә. суд СОҢГЫ инстанция, суд—хөкем итүнен. хокук сагынын таҗы ул. Монда эшләр дә катырак һәм бәяләрдә югары—берәр эшмәкәрне “вышка "дан. ягъни үлем җәзасыннан коткардыкмы, миллион кесәдә дип уйларга була Монын ничек эшләнгәнен алар әйбәт белә. Судка кадәр журналистларны вә башка каләм кыштырдатып маташучыларны сатып алалар да. газетларда совет законнарының катылыгы гурында күз яшьләре белән елаучы, гуманлык хакында язучы әлеге каләм әһелләреннән безнең прогрессив халык ин каты җәзаны—атып үтерүне кабул итми, чөнки социалистик җәмгыятьтә максат җә«а бирү түгел, ә тәрбияләү, шәфкатьлелек, кеше хәленә керү, мәхәббәт, фәлән-фәсмәтән дигән матур мәкалә әвәләталәр. мондый язмалар белән сонгы егерме елда матбугат муеннан тулган иде Газстлардагы шундый чыгышлардан сон теләсә кайсы эшне тоткарлап 5. >к. у . м була—миллион кесәдә, ул гынамы әле. сина гуманист, либераль карашлы кеше дигән дан да килә. Хашимовны эштә калдырганда прокурор шул миллионнарны да күз алдында тоггы. әлбәттә. Миршаб өчесенен тормышында булган өч зур вакыйганы үзенен мәгъшукасы Нәргиз йортында билгеләп үтәргә тәкъдим ясады. —Нәргиздә?—дип кабатлап сорады Шубарин. ул һәрвакытта да үзенен кая барганын белергә тиеш, страховка дигәндә, океан арты президентларын да уздырып җибәрә иде. —Коега булган урын.—дип анлатты прокурор. —Ах. Нәргиздә —дип искә төшерде тегесе,—бытбылдык түшкәсен бавыр паштеты белән тутырып искиткеч ризык әзерләүче. Анын осталыгын сөйләп Коста минем Лас-Вегастагы ярдәмчемне акылыннан яздыра язды. Мине дә бик кызыктырды ул. Нәргиздә булырга мин риза... —Сез болай да ҮКдан башка бер генә җирдә дә тән сакчысы з йөрмисез, бүген Ашотны Костага алыштырыгыз. Янында Ашот булганда үзеңнең ирекле кеше, көчле шәхес икәненне онытасын... —Икесе дә көлеп җибәрделәр. —Гомумән, кадерле Сухроб. Костаны идеал ьләштермәгез, анын үз-үзен тотышы, тышкы матурлыгы. Кавказ горурлыгы һәм галантлыгы артында төксе Ашоттан да явызрак кеше утыра,—дип кинәт кенә әйтеп ташлады Япон. Куркытасы килдеме, кисәтүе идеме—Сенатор монысын анлый алмады. Гадәттәгечә, Шубарин томанлы сөйләшә, сүзләрен серле һәм усал итеп әйтә белә, мона Әкрәмхуҗаев ияләнгән иде инде. Японнын ни уйлаганын белергә тырышу—буш эш, барысы да көтмәгәндә генә ачыкланып куя. Нәргизнен сый-нигъмәтле өстәле янында Артур Александрович Әкрәмху- җаевны зур урынга күтәрелү белән котласа да, соныннан җаен туры китереп, әллә үзешчәнлек, әллә артык катылык өчен пешереп тә алды. Тәгаен ни өчен икәнен Сенатор барыбер анлый алмады. Шубариннын бер иске дустының омтылышларын кисә язганы өчендер, күрәсең. —Ну, син, Сухроб, ясап та куясын инде, Дулкын Назаровичнын якасыннан алырга кирәк бит, ә?! Бу, Ашот әйтмешли, чамасызлык. Авторитетларны санларга кирәк, ягымлым, син бит Шәрекътә яшисен. Сенатор, анламагансымак, җавап бирде: —Кадерле Артур Александрович, хөрмәтле Дулкын Назаровичнын сезнең иске дустыгыз икәнен мин каян белим ди, сез бит мине алар арасына бик үк ачып кермисез. Минем көтәсем дә килмәде, сез еракта, Парижда ләззәтләнәсез, Елисей кырлары буйлап йөрисез, ә вакансия тю-тю булырга мөмкин, алар мине исәптә тотмадылар бит. Шуна үземне аларнын исенә төшерергә булдым, аны һәм тагы берничә кешене ныклап күзәттем- тикшердем, нәтиҗәләре көткәннән дә артыграк булды. Минемчә, сез үзегез дә, юлыгызга аркылы төшсәләр, шулай эшлисез... — Мин гаепләмим, сезнен каптыруга шаккатам, максатчанлыгыгызга хәйран калам, беренче хутга ук шомарган, күпне күргән “үтгем-китгем”не стенага терә әле син, бу, һәрхәлдә, дилетантлар эше түгел —Рәхмәт, Артур Александрович!—дип бүлде аны прокурор. —Нәрсәдәдер, бәлки, сез хаклыдыр да, үзегез белән санлашырга мәҗбүр иттегез. Әгәр ачыктан-ачык әйтсәм, алар мине көтә-көтә көтек булганнар, сезнен төп омтылышыгызны, ни-нәрсә теләвегезне ачыкламакчы булганнар. —Нинди максатлар инде ул, Артур Александрович,—дип, аны тынычландырырга тырышты Сенатор,—дусларның дусты минем өчен изге. Ана каршы мин бернинди начарлык та кормадым, шулай ук башкаларына каршы да. Теләгем бер генә—минем белән санлашсыннар, мине дә аңласыннар. —Әйе. синен бәхет баскан чак. әйдә исәнлеккә эчик —Шубарин бу юлы ачык әйтте, бернинди астыртын мәгънә булмавын Сенатор үзе дә сизенде. Сухроб ҮКнын административ органнар бүлегендә эшли башлауга ике ай узуга, генсек Черненко үлде һәм партия аппаратын һәм җитәкчелекне яна бизгәк калтырата башлады, алга таба Кремль нинди курс алыр? Яна генсекнын беренче адымнары анын Андропов юлын дәвам итәргә теләвен күрсәтә иде— авыру һәм инде вафат илбашы тарафыннан вакытлыча туктатып торылган процессны торгызу, җәмгыятьне янарту һәм сәламәтләндерү. Партиядә үзгәртеп кору курсы программа итеп кабул ителде. Менә шунда газет һәм журналлардан ӘкрәмхужаеБка үз битләрендә чыгыш ясарга тәкъдимнәр ява башлады Кайберәүләрен ул әдәпле генә кире какты, сәбәбе—вакыты юк. эше күп. ә берничәсе очен язмалар әзерләде, урланган “'дипломат"тагы папкалар байтак мәсьәлә күтәрергә мөмкинлек бирә иде әле. Аппаратчикларнын да ана карашы үзгәрде Кайда гына булса да, анын белән матур гына исәнләштеләр, баш иделәр, елмайдылар Дөресен әйткәндә, үзе белән кызыксынуның бик нык артуы Әкрәмху- жаевны куркытып ук җибәрде, аппараттагы "Иҗат ит һәм сиздерми идарә ит!” гыйбарәсе анын күнеленә якынрак иде. Сенатор тикшерүчеләргә төрлечә булышырга тырышты, аларнын көнкүреше, ашау-эчүе турында кайгыртты, мөмкин булганда һәркайсы белән багланышка керде, бары шушы юл белән генә ул алар алып барган эшнен масштабын һәм юнәлешен чамалый, перспективаларын билгели ата иде Ләкин югарыда һаман битарафлык хөкем сөрә, тикшерүчеләрнең зур отрядын берәү дә җитди кабул итми, аппарат тәҗрибәсенә таянсан, бу чираттагы кампанейщина, бинаның атгы ягын гына буяп чыгу, әйтик, ике-оч йөзләп колхоз рәисен урыныннан алып икенче урынлыкка утыртапар. шул ул хәлне йөзләгән мамык заводы директорлары белән эшлиләр, аннары астагыларны селкетәләр, аларнын бармакларына ак атгын тузаны йоккан була. Шунын белән эшне туктатырлар һәм барысы да элеккечә дәвам итәр Республикада тикшерү эшләренен кинәюенә борчылган Сухроб Дулкын Назарович янына бармый кала алмады. Кайчан да булса аны Мәскәү прокуратурасы белән бәйләнешкә керүдә, үз халкының омтылышларын кисүдә, анын ин яхшы улларының юкка чыгуында, милләт тосенен тоныклануында гаепләячәкләрен ул анлый иде. андый вакытта яңгыравык сүзләргә һәм хәтәр сыйфатламаларга саранлык булмый Дулкын Назарович анын борчуларын шундук аңлады һәм чын күнеддән әйтеп салды: —Әйе, сине күрми йөргәнбез, алданрак күтәрәсе калган икән, синен көчснне сизгән ул адәмнәр бездә болай казынып йөри алмас иде Ул көнне алар ишекне бикләп озак киңәштеләр. Дулкын Назарович аллан билгеләнгән очрашуларны да туктатты, телефон шылтырауларына җавап бирмәде, бу эш икенче көнгә калдыруны көтми иде. Тонгә алар тикшерүләрне тоткарлау, мөмкин булганча, тикшерүчеләрне пычрату-буяу буенча стратегик план әзерләделәр Берничә көннән сынау рәвешендә бер газетга “Аталар җирендә тәртипне без кертмәсәк, кем кертер?” дигән мәкалә күренде Мәкалә астына республика Югары судынын зур җитәкчесе Хашимов исеме куелган иде Газегтагы очеркның максаты еракка төбәлгән иде—кочләрнен ни рәвештә урнашуын чамалау, ул Генераль прокуратура мандаты белән килгәннәргә генә кагылып калмыйча, партия, хокук саклау органнарына һәм башка югары урыннарда утыручыларның уй-фикердәрен аныклау очен дә язылды, чөнки аларнын күбесе ришвәт, урынчылык, кода-кодагыйлык белән буялып беткән иде Миршаб үзенең мәкаләсендә үзәк һәм республика матбугатында күренгән мәкаләләрнең берсен дә кире какмаган иде. әлбәттә Фактлар, вакыйгалар, сумнар, фамилияләр, югары урыннар үзләренең кыргыйлыгы, оятсызлыгы, масштаблыгы белән хәйран калдыралар иде. хакимият башындагыларнын череп таркалуын күрсәтәләр иде Ул да аларга, рәсми фикер ноктасыннан ерак тайпылмыйча, усал бәя бирде. СССР прокуратурасы кешеләренең хезмәтен уңай бәяләде һәм шул ук вакытта юл арасына мәкерле Сенатор белән утта янмас, суда батмас сәясәтче Дулкын Назаровичнын стратегиясен яшерде. “Үзебез бозганбыз икән, төзәтүен дә үзебез төзәтергә тиеш!” Мәкаләнең топ мәгънәсе шуннан гыйбарәт иде. Мәкалә үзенең кайнар яклаучыларын да. каршы төшүчеләрен дә тапты, аваздаш мәкаләләр күшәп басыла башлады, .парда дирижер куты сизелми, ләкин каләм ияләре “халык пычрактан үзе арыныр”, "читтән ярдәм кирәкми”, “массалар аны өлгереп житге” дигәнрәк сүзләрне мулдан куллана иделәр Мәкаләләрдә урам җинаятьчелегенә, квартир басуларга, машина урлауга. 68_ РАУЛЬ МНРХӘЙДвРОВ кесә караклары һәм рэкетирлар террорына зур игътибар бирелә, ләкин болар артында яшерен максат—тикшерүчеләрнең карашын югары түрәләрдән һәм азар кылган гамәлләрдән читкә юнәлтү ята иде. Дулкын Назарович хәтта Мәскәүгә дә язып җибәрде, бу иске шаблон иде һәм язманын төп идеясе: “Үзбәкстан халкы үз йортында тәртипне үз кулы белән урнаштырырга тели” дигәннән гыйбарәт иде. Жавап аптыраткыч булды, еллар буе өйрәнелгән мантыйкка сыймый иде. Хезмәт ияләренең һәм юристларның омтылышларын хуплаганнар, ләкин тизрәк чистарыну һәм могҗизалар тудыручы хезмәткә тотыну өчен илнең бар якларыннан өстәмә көчләр тәкъдим иткәннәр. Шулай да беркемгә дә юкка маташтык дигән уй килмәде, чөнки алар бу гамәлләре белән тикшеренүчеләр күңеленә вәсвәсә салып өлгерделәр: кемнеңдер тирән казыну теләген үтерделәр, кемгәдер курку оялады, вакытлы эшкә килгән кешеләр буларак, алар аяк астындагы җирнең ныклыгын тоймадылар, аларнын бер генә хатасын да гафу итмәячәкләрен дә ачык сизенделәр. Вакыйгаларның кызу агышы һәм алышынуыннан каушап калган, иртәгәге көнгә ышанычларын югалткан хезмәттәшләре инстинктив рәвештә Сенаторга тартылдылар, чөнки ул үзен ышанычлы һәм дәрәҗәсен төшермичә тота белде Көннән-көн Шубарин дәресләрен күңелендә ныгытып барып, ул үзенә тартылучылардан да файдаланды: берәүләрне тынычландырды, икенчеләргә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, өченчеләрдән үзенә кирәк мәгълүмат азды. Шуна күрә үзен бишенче катка чакырулары анын өчен көтелмәгән хәл булмады. Аеруча мөһим эшләрне тикшерүче юристлар Заркент өлкә комитеты секретарен. әле күптән түгел генә шушы кабинетка омет сузган кешене кулга алу мәсьәләсен карыйлар иде. Мәскәүнен бу карарга килүе барысын, хәтта Рәшидов урынына утырган Беренче өчен дә көтелмәгән хәл булды Сухроб катып калган йөзләрдә сәерсенү, аптырау күрде, бары ул гына бу хәлгә әзер иде, хәер, ул да Шубариннын иганәчесеннән башларлар дип көтмәгән иде. Сөйләшү үтә серле-яшерен булса да, беренче секретарь кабинетыннан чыгуга ук ул Лас-Вегаска, Шубаринга шылтыратты һәм аны кичкә Ташкентка кайтып җитәргә чакырды. Өлкә комитеты секретаре Тилләхужаевны кулга алу турында сүз чыккач. Сенатор үзе дә аңлап бетермәгән хис кичерде. Ул... сөенде, Әнвәр Абидович аның бүгенге язмышында зур роль уйнаса да, хәзер ул моны искә алып тормый иде инде, кайчандыр, кайдадыр укыган иде: жәлләү, кеше хәленә керү, йомшак җанлылык сәясмәннәр очен артык һәм кирәкмәс хисләр. Ә политик буларак, шатланырга, шампан эчәргә сылтау бар дип саный иде ул. Барыннан да элек, булачак көндәш читкә тибәрелә, чөнки, белүенчә, Тилләхужаев республикадагы властька дәгъва итүчеләрнең берсе иде бит Заркент секретаре партия эшендә зур тәҗрибәгә ия, әйтүләренә караганда, Мәскәүдәге зур түрәләр арасында әшнәләре җитәрлек, зур байлыкка ирешкән кеше, алтын-көмешләренен күплеге ягыннан ул Аксай ханыннан гына калышырга мөмкин иде. Жәмгыятьтәге тоткан урыны, байлыгы өстенә ул Артур Александрович Шубариннын дусты да бит әле, ә Японнын яшерен властеның көчен Сенатор үзе дә аңлап бетерми иде әле. Менә шундый көндәш үзеннән-үзе юл бирергә мәҗбүр: кайгы-борчу ла, кирәкмәгән йөгереп йөрүләр дә калмый, акча һәм азулар да кирәкми, сон Абрау-Дюрсо подвалларында сакланган шампанны эчми нишләрсең, бәлки монда “Интурист” запасларыннан француз “Гордон Верт”ны ачарга кирәктер. Ләкин, болар шатлану һәм шампан өчен беренче сылтау гына, ә икенчесе анын өчен шактый әһәмиятле тоела иде. Шубарин үзенен төп таянычын югалтып бара иде, ул ана озак еллар намуслы һәм ышанычлы хезмәт итте, үзенен хуҗасы санады. Менә хәзер Артур Александровичка сизелер-сизелмәс кенә итеп суктыру мөмкинлеге туды. Әкрәмхуҗаев шундый биек күтәрелде, инде хәзер ул үзе Шубариннын таянычы, өстә торган саклаучысы була ала, бу бик авыр нәрсә иде, әмма вакыт шуны сорый, хәзер Сенатор югарыда. Бу турыда ул бер көн генә уйланмады, үз астына кемне салырга чамалаганын белә, әмма уен кыен булса да, руслар әитмешли, “игра стоила свеч”, Шубаринны үз кулына алу анын башка кешеләрен дә үзеңнеке итү ич. “Әлеге яна бүленеш һәм перспектива шатлык, шампан, елмаюлар өчен сылтау түгелмени, менә дигән сәбәп.1— монда биеп җибәрсән дә гөнаһ булмас",—дип уйлады ул эчтән генә Шубарин белән сөйләшүгә әзерләнеп. Кич белән Артур Александрович Әкрәмхужаев йортына килде, прокурорның чүп-чар сүз өчен генә үзен эштән аермавын ул белә иде. димәк, ниндидер тетрәнү булган һәм ул эштә ана катнашырга кирәк. Йорт хуҗасы кунакны якты йөз белән каршы алды, тыштан караганда, ул борчылган кешегә охшамаган иде, бу Японга ошады, ул тотрыклы адәмнәрне хөрмәт итә иде. Шубаринны көтәләр иде һәм залда мул сыйлы табын белән каршы алдылар, бу йортта ул сирәгрәк булса да, хужабикә иренен башка дусларыннан аермалы буларак, әлеге кунакның зәвыгын һәм гадәтләрен яхшы хәтерли, ул чәчәксез һәм бүләксез килүчеләрдән түгел Ире Бездә бүген Лас-Вегастан кеше була”,—дигәч, өстәл әзерләү һәм башка вак-төякләр анын өчен күнелле генә булды. Хужа белән кунак башта кабинетка үттеләр, йомшак, озын аркалы, күн кәнәфиләргә утырдылар, шулай кара-каршы утыргач, йорт хуҗасы ясалма рәвештә сүзсез торды, әйтергәме, юкмы дигән кыяфәттә иде ул. күрәсен. хәбәр итәсе сүзнен нинди әһәмиятле булуын да күрсәтәсе килгәндер —Мин сезгә дәүләт югарылыгындагы серне ачам,—дип сүз башлады ул.— Бүген Әнвәр Әбидовичны кулга алу турында карар кабул ителде Яңалыкны Шубарин ирләрчә кабул итте, бары кәнәфинең яхшы эшкәртелгән үгез тиресе генә шыгырдап куйды. Австрия кәнәфие шуннан артык тавыш чыгармады. —Бу кайчан булачак?—дип сорады, һәрвакыттагыча акылга таянып эш итүче әнгәмәдәш, көтелмәгән я палыктан сон ул үз гамәлләренең киләчәк юлларын уйлый иде булса кирәк. —Чама белән ике атнадан сон, ә анарчы Мәскәү белән килешергә тиешләр, ни генә дисәң дә. андый дәрәҗәдәге кеше беренче тапкыр кулга алына бит, аңа бик җитди гаеп тагыла Ышанам, аны кулга алу Мәскәүдә дә, илдә дә шом тудырачак. Бу турыда хәбәр иткәч, кабинетка җыелганнарның йөзләрен күрсәгез иде сез, күңелле тамаша түгел. Күпләр бүген тыныч йоклый алмаячак... —Мин моны чамалый идем һәм кисәтеп тә куйган идем.—диде Шубарин.—Аның баҗасы, өлкә ОБХССы полковник Нурматовны кулга алгач, кисәттем. Ә бит полковникның хатыны Әнвәр Абидовичнын әллә кайчангы сөяркәсе — Гаепләү буенча төп материал шуннан китәр дисезме? —Аннан да... Кулга алынырына бер ел кала, комсыз полковникмын да алтын җыйганын белеп, Әнвәр Абидович анын унике килограмм алтынын тартып алды, алтынның күп өлеше патша тәнкәләре иде. Нурматов озак вакыт моны кичерә алмады, юкса, баҗасынын патша тәнкәләренә табынганым яхшы белә иде. — Көчле ОБХССчы. өлкә хуҗасына көндәш булырга теләгәндер, алар, күрәсен. барысы да шундыйлар, мин монда берсен селкетеп караган идем, дөрес, яшь әле. үзе капитан.—дип искәртте прокурор. Кодрәтовны искә алып. — Полковникны кулга алгач, мин аны агуларга тәкъдим иттем, безнен моңа җай бар иде, Әнвәр Абидовичка анын белән очрашырга рөхсәт иттеләр, ни дисәң дә. туганнар бит Ул баҗасын сигарет белән сыйларга тиеш иде. бер тәүлектән тегесе кинәт кенә үлеп китәчәк иде һәм бер генә экспертиза да. ә инде хан заманыннан калган борынгы техника белән эш итүче безнен совет экспертизасы бигрәк тә. үлемнең сәбәбен ачыклый алмаячак иде Әмма ул Нурматовны кызганды, барыбер коткарам диде Очрашу анын ризалыгын алу өчен булды да. Иреккә чыгу хакы йөз меннәр белән исәпләнеп, ул полковникмын үз кесәсеннән чыгарга тиеш иде Хуҗа бәяне куя белә иде. —Дөньяның үзгәргәнен һәм әле гагы да үзгәрәчәген акламаучы бер ул гына түгел,—диде йорт хуҗасы кемгәдер төрттереп һәм кертелгән чәйне чынаякларга бүлә башлады. — Мин аңа нәкъ шулай дидем дә. хәзер башка заман, дустыгыз Леонид Ильич юк. аның кызына каракүл манто бүләк иткән чакларыгыз узды Кодрәтле Шәрәф Рәшидович та вафат, хәзер ул сезне канат астына ала да. яманлыклардан саклый да алмый, дидем. Элеккеге генсекнен кияве, генераллейтенант, МВДда икенче кеше, хәтта ул да миллион сум хакына да Нурматовны элмәктән тартып ала алмый, полковник белән СССР прокуратурасы тикшерүчеләре генә түгел, ә КГБдан кызыксыналар, аларга ришвәт бирү—кайнап торган майга сикерү ул. —Шундый ачыктан-ачык сөйләшүгә ул ни диде сон? —‘‘Син партия аппаратының көч-куәтен белмисен. Мин анда төшеп калганнардан түгел”,—диде. Хәер, ни дисен. Леонид Ильич гаиләсе белән аралашкан кешенен фикерен тиз генә үзгәртеп тә булмый ул. —Гажәп. шундый ышандырырлык итеп. КГБ хакында искәртеп әйтүгә дә колак салмадымы, тикшерүдә катнашкан берәү сезне "күрәзәче кебек алдан күрә белә" дигән иде.—Үзе өчен кайбер нәрсәләргә ачыклык кертергә теләгән йорт хуҗасы хәйләкәр генә сүз ташлады. —Полковник Нурматовны коткарырга көчемнән килә дип ышана иде ул һәм мин ана каршы төшмәдем дә. Шәхсән үземә полковник Нурматов бер дә ошамый, аңа хәерхаһ булу хакында әйтәсе дә юк, аның язмышы борчымый мине Аны үземә бервакытта да якын җибәрмәдем. Ә ул якынаерга бик тели иде. Хәтта бервакыт мундирыннан файдаланып бугаздан алмакчы булды, кулыннан килмәде. Хуҗага бу турыда әйтеп тормадым. Әмма Тилләхуҗаев арабыздан кара мәче узганын белми түгел, белә иде. Мине Әнвәр Абидовичнын язмышы борчый. Бәлкем мин иске карашлы кешедер, бераз сентиментальлек тә юк түгел. Мин аңа күп яктан бурычлы кеше, ул бәлагә тарыгач читкә юыртасы килми. Өстендә болытлар куерганын, куркыныч янавын әйтә килдем, аллата алмадым. Ләкин киләчәк өчен кайбер нәрсәләрне әзерләп куярга өлгердем. Гаиләсе ишле, алты бала, оныклары... Аларны ташларга ярамас. Рәшидов урынын даулаган кешенен гаилә хәлен яхшы белүен күрсәтәсе килдеме, прокурор өстәп куйды: —Әйе, аның ике улы да университетның юридик факультетын тәмамлый. —Булдыклы егетләр, айга бер тапкыр алар белән очрашып торам. Бадамзардагы чәйхәнәдә бераз капкалап чыгабыз. Әнвәр Абидович белән без аларны Ташкентта калдырырга дип килешкән идек. Икесенә дә абруйлы районда кооператив квартир алырга булыштым, шәһәр читендә дә йортлары бар. Әтиләре аларны икенче исемгә бер ел элек үк алып куйган иде инде. Аларнын киләчәге турында вакытында уйланыдды. Ләкин, әйтергә теләгәнем ул түгел. Полковник Нурматов кулга алынгач, мин аннан бер танышыма миллион сум ссуда бирүен үтенгән идем. Бик зур эш майтарырга җыена иде. “Синең белән ни генә булмасын, әлеге миллион гаилән очен страховка булачак",—дидем. Шул "лимон" белән ул автомат рәвештә беренче пайчыга әйләнде, акчалар әйләнешкә кергәч, процентлары килә башлады. Шул процентларга оныклары хәлле генә тормыш кора алачак. Икътисадны ярыйсы гына аңлый иде ул, соңгы елларда кәгазь акчаның очсызлануын белеп торды, алардан уфтанмыйча аерылды да. Мин исән чакта гаиләсе хәерче булмас. Иорт хуҗасына Шубарин хиссирәк дулкынга кергән кебек тоелып китте. Юкса, обком секретаре хәзер хакимият башында утырмый инде, бер караганда, моның белән килешмичә һәм вакыйгаларга буйсынмыйча да мөмкин түгел кебек. Уйларына чумган прокурорны кабат җиргә төшереп, каты сорау яңгырады: —Хуҗага сез кайсы яктан ярдәм итә аласыз? Дустыбызның хәлен җиңеләйтү өчен шаһитлардан кайсысын юлдан алып ташларга, кемнәр белән җитди сөйләшү алып барырга? —Ярдәм итәргә?—дип ихластан гаҗәпләнде прокурор. Ул акрынлап үзенең Шубарин йогынтысына эләгә баруын аңлаган иде инде. Сорауларын гына кара, алар күбрәк фәрманга охшаган түгелме,—Белмим шул,—дип дәвам итте ул.—бердән, эшне мин күрмәдем, ул КГБ тикшерүчесе кулында. Икенчедән, барысы да гаепләү игълан ителгәч, сорау алулар башлангач кына ачыкланачак. Менә шунда инде кемнәр комачаулаганы, кемне юлдан алып ташларга кирәклеге тәгаенләнәчәк. Әлбәттә, бу эшкә күпләр алынырга теләмәс, анын белән үчемә шөгыльләнергә туры килмәгәе Шулай булгач, мин анын үзен д ә күрәчәкмен, бәлки сорау алуларда да утырырга туры килер. Болар минем вазифага керә. Авыр заманнар килде. Артур Александрович, —дип фәлсәфи нотада тәмамлады ул сүзен. — Нишләп авыр, дисен? Кайсы заманның җиңел булганы бар- ’ Дөрес, хәзергә аңлашылып бетми Яна атастьнын ни теләгәнен аңлагач, барысы да үз урынына утырыр әле —Ул сүз беткәнен сиздереп әйтеп куйды —Сәгать тә унбиш минуттан Заркентка самолет оча. Кичекмәстән мин анын белән очрашырга тиеш, бәлки унай якка нидер кылып булыр. Ә сезгә мәгълүмат очен рәхмәт.—Шубарин анын кулын кысып кабинеттан тиз генә чыгып китте ‘ Менә Шубаринны култык астына алдын!"—дип уйлады югалып калган Әкрәмчужаев һәм ачы итеп елмаеп куйды. Заркент өлкә комитеты секретарен кулга алу югарыда утыручыларны гүя йокысыннан уятты. Республикада үз көч-тәэсирләрсн бүлешә алмаучы кланнар яшерен генә берләшә, дуслаша башлады Ахыр килеп атар да хәзер конфронтацияләр, амбицияләр заманы түгел икәнен аңладылар, исән калыйм дисән. үзгәртеп коруларга, крайга тәртип кертүчеләргә каршы бер фронт булып оешырга кирәк иде Республика очен гаять җаваплы чорда үзенсн нинди әһәмиятле урынла утыруын аңлаган Сенатор вәзгыятьне дөрес бәяли атлы КГБ. МВД. прокуратура. Юстиция министрлыгы. Югары суд кебек барлык рәсми оешмалардан мәгълүмат ана агылып керә торды. Шунын өстенә. ул теләсә кайсы оператив киңәшмәгә кереп утыра ала Югары суд Салимнен ышанычлы күзе астында. Анда урнашып калып, алар баштан ук дөрес юлдан киткән булып чыга иде Чөнки байтак акча капчыкларының язмышы анда хәл ителә, аларны тогып селкү берни түгел. Болар партия элитасына керми, андыйлары белән Мәскәү турыдан-туры үзе шөгыльләнә иле Мәскәү тикшерүчеләре рапортларыннан Сенаторның байтак нәрсәгә күзе ачылды Тнлләхуждевнын баҗасы белән бер вакытта кулган алынган олкә сәүдә иларәсснен башлыгы Шудратов үз эшен республика судына күчерүләрен сорап, ике дә уйлап тормыйча, бер миллион сум акча төртмәкче булган Рапортларда болар да теркәлгән иле Жирле Фемиданын гадәт-холкын яхшы белгән бу адәм хатен шулай жинеләйтмәкче булган, күрәссн. Аноним хатлар да бетмәс-гокәнмәс хәбәр чыганагы иде. Дәһшәтле утызынчы елларда ук башланган бу агым Анлропов-Черненко идарә иткән чорда уннарча мәртәбә көчәйде Тарихтан үзләренчә сабак алган кайбер кемсәләр дәүләт кулы белән кемнәрнедер батырырга тели иде. Сухробнын үткен күзе, аларда ике генә нәрсәне күрде, бу хатлардан нәфес һәм хөсетлек бөркелеп тора иде Ә чын дөреслеккә һәм гаделлеккә омтылучылар бик тә аз булып, аларнын хатлары сүз боткасында, анламамышка салынулар диңгезендә батып калды Хәер, алары прокурорны кызыксындырмый да иде. Әкрәмхужаевнын бер яраткан шөгыле барлыкка килде, ул тырыша-гырыша һәм яратып шундый хатларны җыя башлады, аларны аерым бер системага салды: үзләштерүләр, урлау, ришвәт, җитәкче буларак җинаятьчелек, әхлакый бозыклык, сәяси ышанычсызлык. Кайвакыт чәчләрен үрә торырлык сигналлар була. Әмма җинаятьчелекне биш бармагыдай белгән прокурор бу анонимкалар артында дирижер торганлыгын, яисә кемнеңдер түзем буасы ерылганлыгын бер карауда ук сиземләргә өйрәнгән иде инде Ул чын. дөрес мәгълүматны аерып ала белде, аларны еракка яшермәде, кул астында төп ы Чөнки анонимкада күрсәтелгән адәмне кирәк вакытта аяк астына салып таптау ана чүп кенә иде. Кайчагында ул анонимкалар укып сәгатьләр буе у-гыра. кроссвордтан да мавыктыргычрак бу шөгыль ана кызык, лкылынны эшкә җик чутла, чагыштыр, анализла. Һәм ул шулай итте лә һәм ботеңтәи көтелмәгән нәтиҗәләргә килде. Әгәр вакыт булса. "Вазифа һәм җинаятьчелек" дигән трактат язар таем, дип тә уйлап куйгалый иде ул. Кешелек дөньясы анын муеннан эшкә чумган булуы, тик тора белмәве аркасында гына искитәрлек фәнни хезмәттлн колак каккандыр ла. Жин аятьчеле кие ишетеп кенә белмәгән һәм “вазифа шгән- нәре белән дә Аллаһ тарафыннан рәнжетелмәгән бу адәм бик күп нәрсәгә маһир иде шул. Заркент өлкә комитеты беренче секретарен кулга алу күпләрне телсез калдырды Вассалы кисәтеп куйганнан соң узган ике атнада Тилләхужаев ниләр кылгандыр, билгесез, әмма кулга алынганнан сонгы гамәл-хәрәкәт- ләре күпләр өчен күз алдына да китерерлек түгел иде. Ул урланган малыннан үз теләге белән баш тартты, йөз алтмыш сигез килограмм алтынын һәм алты миллион сум акчасын дәүләткә кайтарды, тормышта буталдым дип, чын күңеленнән тәүбә итте, партиягә төзәтелмәслек зыян китердем, дип гаебен үз өстенә алды, җәмгыять алдындагы гөнаһларына үкенүен танып, тикшерүчеләргә булышырга омтылды, шулай итеп акланырга теләде. Тикшерү анын үкенечен искә алды һәм хәйләкәр тактик йөреш ясады. Тилләхужаевнын эше ябык суд утырышында каралды һәм ул атарга хөкем ителде дигән белдерү басылып чыкты. Моны ишеткән бик күп партия һәм дәүләт түрәләре, ә алар “Матросская тишина” дигән Мәскәү төрмәсендә яталар иде. күзгә күренеп җанланып киттеләр һәм мөмкин булган бар гаепне аңа аударырга тотындылар. Мәеттән ни сорыйсың ди! Тикшерүчеләр исә бу ялганны тыныч кына язып-сызып баралар һәм кичләрен сорау алу беркетмәләрен Тилләхуҗаевка күрсәтәләр иде. Элеккеге коллегалары явызлык һәм юньсезлектә ул көткәннән дә уздыралар иде Үртәлгән, ачуы ташыган секретарь нишләргә белмәде. Хәтта анын хисчән кеше икәнен белгәннәр дә андагы кайнарлыкка, ярсуга хәйран калыр иде. Мондый күренешләрне бик оста актерлар да булдыра алмый. Аларнын күзгә- күз очрашуларын күргән кешеләр дә хәйран вә вәйран булыр иде, партиядәш дус-иптәшләр бер мизгелдә кан дошманнарга әйләнде. Әйе, тормышны ул артык зур бәягә сатып алды Анда бер теләк—үз караватына ятып үлү теләге генә калды, тикшерүчеләргә ярарга тырышты, атып үтерү урынына бирелгән унбиш елны киметмәсләрме дигән өмете дә юк түгел иде, әлбәттә. Заркент хуҗасының гаебен тануы, тәүбә итүе республикада күпләргә ошамады, ике тапкыр йортына ут төртергә маташтылар. Бу ана “теленне кыскарт” дигәнне аңлатырга тиеш иде. Ләкин ут төртүчеләр икесендә дә мангаена пуля алды. Тилләхужаев йорты янында кулларына бензин тоткан ике мәет табылу җитди нәрсә, өченче тапкыр ут төртергә теләүче табылмады. Шулай итеп, Артур Александрович сүзендә торды, элеккеге шефына тугры калды, анын гаиләсен рәнҗетергә юл куймады. Күзгә артык ташланмаган “туган тиешле” Ариф исемле егет ул йортта бер елга якын яшәде, һәр пышылдауга, кыштырдауга карап та ата белгән егетнен бер генә пулясы да читкә китми, һәрвакыт иясен эзләп таба иде шул. Бервакыт Сухробка да Тилләхужаевнын гомерен саклап калуда катнашырга туры килде. Уйламаганда-көтмәгәндә Заркентның элеккеге хуҗасын күзгә- күз очрашуга Ташкентка китерергә тиешлекләрен, шунда аны агулап үтерергә җыенганнарын белеп азды. Заговорның детальләрен һәм үтәүчеләрен ул белми иде, әмма бу хакта Шубаринга хәбәр итүне үзенен бурычы санады. Элеккеге шефын коткару өчен Япон тау булып күтәрелде, бу турыда КГБга хәбәр итәргә кушты. Бу тугрылыкны ошаткан Сенатор анын теләген берсүзсез үтәде дә. Әнвәр Абидовичтан сон бик күп зур дәүләт эшлеклеләрен кулга алулар башланды, монысы да халык өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Үзен пики тузы санаган, үзенә “безнен Ленин” дип дәшүләрен яраткан, тыйнаклык дигәннен “т”сын да белмәгән тагын бер обком секретаре Кара Түбә ханы буларак билгеле, аны шулай дип йөртәләр дә иде. Кулга алган вакытта ул үзенә-үзе пуля җибәрде. Сухроб ин зур урлау-үзләштерүләрнен йомгак очы ҮК секретарьләренә барып тоташканын белә иде. Шулай итеп, көтмәгәндә туган ягының тагын бер сере ачылып китте. Партия аппараты чиксез властька ия булса да, монда да ил белән яшерен көчләр, күләгәдәге кабинет идарә итеп килгән икән. Әгәр берәрсенә яна министрны Ташкентта түгел, ә Наманган тирәсендәге тыйнак кына АксаИ кышлагында билгелиләр дисән, ул моны әкият санар һәм кычкырып көләр иде. Әмма көләр урын юк. Сенатор көчләр нисбәтен, власть пирамидасын яхшы белә, әгәр Аксайдан аны хуплап-яклап берәр сүз булса, ул хәзер югарырак урында утырыр иде. Агропромышленность берләшмәсенең тыйнак директоры, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое. СССР Югары Советы депутаты, чаптарларны, юртак атларны яратучы, элеккеге трактор бригадасы хисапчысы, адәм рәтле белеме дә булмаган Акмал Арипов, Кара Түбә ханына ияреп, үзен “безнен Сталин" дип әйттерүче, "безнен Гречко" дисәләр дә күнеле булган шул Акмал республиканың бөтен Югары Советын алыштырып бетерә язды. Аксайга ин беренче министр портфеленә өмет тотучылар килә иде. Ул үзен шулкадәр дә көчле, тинсез саный, хәтта Шәрәф Рәшидовны да ачыктан-ачык Шурик дип атый апа иде. Шурик исә аңа көн саен диярлек телефоннан шылтыратып торды. Аксай ханы резиденциясенә кыйммәтле хөкүмәт элемтәсе кертелгән. Үз вакытында Сенатор Шәрәф Рәшидовичка да. Аксай ханына да сукмак таба алмады, алар район прокуроры Әкрәмхужаевтан башка да әйбәт кенә яшәделәр, ләкин бүген миннән башка мәгърур һәм көчле Акмал Арипов та әллә ни кыра апмас дип исәпләде ул. Сенатор югарыда утыручыларның байтагынын язмышына төкереп тә бирми, эләгүләренә хәтта сөенә дә иде. әмма Мәскәү тикшерүчеләренен Аксай ханына элмәк салырга тырышулары аны бер дә шатландырмады. Сенаторның Аксай ханын хөкем кулына тапшырасы килми иде Нишләп ҮК кешесе Акмал Ариповнын эшләре һәм шәхесе белән тикшерүчеләрнең кызыксынуына көенә, моны авыр кичерә икән'.’ Кем ул ана? Туганы, кодасымы? Әллә аңа бүгенге дәрәжәләргә ирешергә ярдәм иткән кешеме? Әлбәттә, бүгенге хәлендә ул Сенаторны кызыксындырмый кызыксындыруын. Барысы да шулай, әмма Аксай ханынын көчен белгәннәргә бу апай тоелмый. Акыл иясе, көче-кодрәте булган Рәшидов тә эш көнен иртән Аксай белән сөйләшүдән башлаган. Акмал белән киңәшмичә бер генә зур урынга да кеше утыртмаган, дошманнары белән алыш-бирешне шул ук Арипов аша башкарган. Акмал-әкә шулкадәр дә бай иде ки. бервакыт ул Мамык Наполеонына турыдан-туры җитди итеп: “Мин—Крез. ә син—хәерче" дияргә батырчылык иткән. Әнвәр Абидович хәерчеме? Ике атна алдан Шубарин кисәтеп куюга карамастан, ун пот алтынын, алты миллион сумын дәүләткә кире кайтарган кеше хәерчеме? Тик. шулай да. Аксай Крезынын төп байлыгы акча да. алтын да. бер көтү нәселле атлар да түгел. Аның кулында чын мәгънәсендә шымчылар бюросы бар иде. Аның республикадагы югары яисә түбәндәрәк утыручы һәркемгә досьелары бар. хәтта мондый “эшләр" Мәскәүдән килгәннәргә дә ачыла барган. Хокук органнары Аксаидагы тимер-бетон катакомбаларда сакланучы бу папкалар очен әллә ниләр бирер иде. Акмал-әкәнен Шәрәф Рәшидович белән дуслашып китүе дә бәлки әлеге "компроматлар музее" аркасында булгандыр? Аксай подвалларыннан, ана ошамаган, каршы килгән байтак адәмгә каршы хатлар-шикаятьләр китте, шушыннан торып куркыттылар, провокациягә керттеләр, ялган яла әвәләделәр, болар өчен анын тулы штат кешеләре бар иде. алар аңа һәрвакыт турылыклы булдылар, хөсетсез хезмәт иттеләр. Менә шуңа да таулар арасында яшеренгән, юлларында шлагбаумнар торган әлеге кышлакка портфель өмет иткән яисә портфельсез калган министрлар да баш ияргә, бил бөгәргә киләләр иде. Бары Аксай ханының ярдәме белән генә тулы хокуклы министрлар санына керергә була, шуннан башка юл юк! Шул кеше бугазына элмәк кысылып килә, бер көн эчендә йөзләрчә миллион сум акча дәүләт казнасында йотылырга, бәяләп бетергесез архив КГБ төпкелләрендә юкка чыгарга мөмкин, барысы да шуңа бара. Аксай ханынын алдагы язмышына әлләни өметләнми Сенатор, аннан күпләр йөз чөерде инде, һәркем үз тәнен-җанын саклый, котылырга тырыша, ә Акмал- әкә яңа замана килгәнне сиземли алмый, һаман элеккеге горурлык, мин- минлек белән яши. власть очен зур акчалар түгә, тән сакчылары гота. вәзгыять үзгәрәчәк дип ышанып йөри. Бәлки, вәзгыять үзгәрер дә. ләкин ул чакта архив һәм акчалар Ташкенттагы бер үк урамга очкан булыр. КГБ да. Үзәк банк та бер үк урамда— Ленинград урамында. Акмал-әкәне, бәлки, демократия йөгәнсезлегендә жәфа күргән кеше дип. төрмәдән дә коткарырлар, пенсия дә билгеләрләр, әмма моннан ни фарт—акчасыз, досьеларсыз, тән сакчыларысыз ул инде хан тугел дә түгел! Хәзер бер генә зур киңәшмәдә дә анын исемен телгә алмый калмыйлар. Сенатор боларнын барысын да күреп-белеп тора. Инде Акмал Ариповны депутат кагылсызлыгыннан. илнен ин югары бүләкләреннән мәхрүм итү турында документлар да әзерләнде. Акмал Ариповны күзгә-күз прокуратура белән ялгыз калдырасыларын да төшенде Әкрәмхужаев, хәзер анын эшләре белә"н беркем дә кызыксынмый, ә бит анын хәленә төшкәннәрнен язмышына бөтенләй битараф калмыйлар иде. Беренченең кинәшмәләрдә анын турында кискен сүзләре дә читенсендерә иде, ә бит Акмал-әкә аны Брежнев заманында коткарып калган кеше. Нәрсә аңлата бу9 Тактикамы? Маневрмы? Әллә алар арасыннан кара мәче йөгереп уздымы? Әллә инде Беренче иске дустын үз куллары белән тотып бирәме'.’ Үзенең дә яшисе бар ич! Сораулар буа буарлык, җаваплар гына кош теленә салырлык та түгел. Әгәр бу маневр икән, шәхси гәпләшүләрдә сиздерерләр иде, Аксайнын абруйлы кешесен коткарырга ризалыкны читләтеп тә әйтеп була бит. Акмал хан үз заманында хәтта Брежневнең үзен дә бер-ике провокациягә тарта алган кеше. Әмма Ак йорт башлыгы битарафлык саклый бирде, төрттерүләрне аңламамышка салышты. Менә шунда гына Акмал ханны сугышсыз гына Фемида кулына тапшырырга булганлыкларын аңлап алды Сенатор. Нәкъ шул чакта Әкрәмхужаев башында республика прокуратурасын талагандагы кебек һичкем көтмәгән адымга барырга кирәк дигән фикер туды да Әгәр зур булмаган бер “дипломат”ны кулга төшерүдән шулай күтәрелгән. нинди кешеләргә хуг тапкан, нинди ишекләрне аяк тибеп ача икән, ә инде Аксай ханынын архивын кулга төшерсә!.. Баш әйләндергеч зур перспективадан анын хәтта күз аллары яктырып китте, тиз-тиз биегәндәге кебек йөрәге кага башлады, җырлыйсы, биисе, бөтен Ак йортка “Менә хәзер сез барыгыз да минем кулда!” дип кычкырасы килде. Архив белән бергә Акмал кешеләрен дә эләктерсәң. Болар бит үз эшләрен осталарча башкаручы шымчылар, компромат җыючылар, фотографлар. Ә алардагы фотомылтыклар, төнлә күрү приборлары. Тагын каллиграфистлар, профессиональ шантажистлар һәм шантажисткалар. Акмал-әкәдә ин яман кабахәтлекне дә эшли ала торган “спец” бар диләр, ул төрле профильдәге кешеләр белән эш иткән, тар мангайлыларны да тотудан чирканмаган, әйтик, анын ирен кыймылдавыннан тәрәзә аша сүз укучы бәндәсе һәм агу ясаучы табибы да булган. Ә акча? Аксай Крезы нинди суммага ия булды икән? Монда да фикерләр төрле иде берәүләр анда миллиард сум бар диде, икенчеләр биш йөз миллионда туктап калды. Ярты миллиард та коточкыч күп акча. Сүз бит әле кулдагысы турында гына бара. Һәрбер Шәрекъ кешесе кебек Аксай ханы да алтын ярата, әгәр “хәерче” Әнвәр Абидович казнага ун поттан артык алтынын биргән икән, коммерция сеңере бүртеп торган агропромышленность директоры ул сары шайтанны күпме җыйгандыр дисең... Вакыт-вакыт Сенаторны бик үк гади булмаган сорау да бимазалап куя. Нигә ана акча? Булганын да кая куярга белми, архив та ни-нәрсәгә кирәк, аны тоту мәшәкатьле дә, куркыныч та. Ул болай да фәннәр докторы исеме астында бер серия мәкалә бастырды, хокук мәсьәләләрендә республикада күренекле шәхес санала. Ак йортта сонгы кеше түгел, Дулкын Назарович ул “ә" дисә, “жә” дип кенә тора, моның өстенә Шубарин да кул астында гына, ярдәм итмичә калмас, алар бит хәзер бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Чегәнчә әйтсән, пики валетына нигә кирәк ли артык һәм буш мәшәкатьләр? Ариповнын миллионнары, потлаган алтыннары, пычрак эшләр буенча мастерлары нигә ана? Нишләп һәм ни сәбәптән'.’ Тәгаен гына, хәтта үзенең фәнни югарылыгыннан да, ул җавап таба алмады. Белми иле Әмма бер нәрсәне төгәл тоемлый, бүген бәлки болар кирәкмидер, ә иртәгә шул ук судларга йөреп шомарып беткән шантажист һәм шантажисткаларнын да кирәк булуы бар. Дөресрәге, Сенаторның жанында утырган авантюризм тагы баш калкыта башлады, ә властька омтылыш, көне буе челләдә далада йөргән кешенен чишмәгә юлыкканы кеби иде. Анда сәясәтче уянды, ә сәясәтче һәрвакыт беренче булырга тели, лидерлыкка омтыла, ул спортчы кебек. Әнә ниндидер фракцияләр, яңа партияләр һәркайсы әз генә булса да югары пьедесталга басарга омтыла. Бүген ул башкаларга күрсәтми генә Троцкий хезмәтләрен укып утырды, укыды һәм аны үзенчә анлады. Анын карашынча, Троцкий социализмына да. коммунизмына да, идеологияңә дә, илеңә дә төкерә, анын бары үзенчә, үзе уйлаганча барысын да үзгәртеп төзисе килә Ана иң мөһиме: беренче, лидер булу, шуңа ул үз карашларында Ленин белән дә. Сталин белән дә килешми, бу бит идеологик мотивлар аркасында түгел, үзенен холык-гадәтеннән, җанынын куелышыннан килә торган нәрсә. Ул беркем белән дә бернинди килешүгә бара алмый, троцкизм—шәхес культынын башлангыч күренеше, анын дансөяр экспериментлар объекты Россия булу жәл, ул бит бу илне юньләп белмәгән, дөресен әйткәндә сөймәгән дә. Ә аның тарих тәгәрмәченә күпме таяк тыккан Сенаторның уйлары һаман власть тирәсендә бөтерелә, алга таба кем реаль көч булыр? КПСС идарәче партия булып калырмы яисә яна политик көчләр оешырмы9 Алга таба КПСС нинди булыр, анын линиясен кемнәр билгеләр. Дулкын Назарович кебекләрме, әллә яна генсек Горбачевны яклаучылармы9 Соңгыларын ул күрмәде әле, бигрәк тә югары эшелонда. Листовка- программалары Кокандта, Фирганә үзәнендә таратылган пантюркистларга ышансаң, Үзбәкстан алга таба Россия белән союзга кермичә үз юлы белән барачак. Ул чакта монда властька кем киләчәк? Ничә еллар хакимияткә омтылып, ярык тагарак янында калыргамы? Юк, Сенатор моңа бармаячак! Димәк, аңа үзгәртеп кору ягында торырга кирәк, республикада КПСС идарәче партия булып калсын. Әйе, дип уйлады Сенатор, партия жимерелсә, анын да башыннан сыйпамаслар, ул бит анда шулай югары күтәрелде. Шул ук вакытта КПССка да ышаныч юк Жан икеләнми нишләсен, ул бит берьюлы ике урындыкта утырырга тели. Әгәр Үзбәкстан Россиядән аерыла калса, идарәче партия үз көчен югалта түгелме? Шулай булса, ана икенче бер партиягә керү авыр булачак, чөнки Сенатор идарәчеләр сафында бит. Бәлки, яна көчләр республикадагы бер генә коммунистны да хакимияткә кертмәсләр, әйтерләр, җитте, хужа булдыгыз, барысын җимереклеккә китердегез, диярләр. Шунда анын йозе яктырып китте, ул хәтта елмаеп куйды, туктале, ничек бу турыда башка килмәгән? Юк. бер власть та коммунистларсыз булмас, чөнки аристократ бәндәләр барысы да партиядә тора, болар бит аксөякләр, зәнгәр канлылар, хаҗилар нәселеннән кайсы кеше партия билеты алмаган, йә күрсәтсеннәр аны мина, ул үзе дә, әлбәттә, нәсел агачы белән горурлана Бу кешеләр һәрвакыт идарә иттеләр һәм итәчәкләр, нинди генә система килмәсен, нинди генә байрак җилфердәмәсен—яшеле булса бигрәк тә шәп!— болар югалмаячак. Барлык партбайлар КПСС әгъзасы билетларын тапшырырлар да, икенче—ләкин, идарәче партиягә керерләр, менә сина саклаучы һәм уртак табыннан умырырга рөхсәт кәгазе. Ул да башкалар кебек эшләр, Сухробнын коммунистлар вакытында кем булганын дә искә төшермәсләр, чөнки барысы да бер иш, бер төс. Киләчәктә үзе өчен соңгы үр булырга тиешле вакыйгаларны күз алдына китерә-китерә ул фәлсәфи фикер йортүен туктатмады: дөньяда беркайда да властька акыл ияләре, алдан күрә белүчеләр килми, югары урыннарга һәрчак бер көнлек мәнфәгать белән яшәүче хәйләкәрләр һәм явызлар омтыла Миннән сон хет үлән үсмәсен, миннән соң дөньяны хет туфан бассын—бу хакимияткә атлыгучы сәясәтчеләр турында әйтелгән. Нишләп тарих сабаклары бер дә искә алынмый, дип гомер буе акыл ияләре, фәйләсуфлар баш ваткан. Шулай, чөнки, тарихны наданнар һәм ярымбелемле кешеләр яза Мисал эзләп ерак барасы юк юньле белем дә алмаган Аксай ханы, элеккеге трактор бригадасы хисапчысы, Югары Советтагыларнын барысын бергә кушып исәпләгәндә дә, Үзбәкстаннын язмышына ныграк йогынты ясамадымыни9 Башыннан төрле уй-фикерләр йөгереп узды, дәлилләрен үлчәп карады, “риза" һәм “каршьГларын санап чыкты, ләкин моңа карап кына ачыклык килмәде, чөнки вакыйгалар күз алдында үзгәреп тора иде. Аларга яраклашу өчен хамелеон булырга, барысына да: сулларга да, уннарга да. неформалларга һәм милләтчеләргә дә. либералларга вә радикалларга да ярарга кирәк иде. Анын башы әйләнде, карап баксаң, барысы да көч җыялар кебек һәм барысы ла өметле күренәләр. Менә шунда аның бер үк вакытта шымчы һәм карак булуы ярап куйды. Командировкага килгән тикшерүчеләр арасында ул үзен алар таянырдай бердәнбер кеше кебегрәк тотса, пики валетлары янында исә прокуратурага үтеп кергән “үз кешебез" итеп танытты, шул марканы төшермичә тотты—мона ни осталык кирәк! Ләкин ул тегендә дә. монда да үз мәнфәгатьләрен күздә тотты, бер генә идея-идеалны да үзенә Коръән Китабы итмәде, чөнки анда атар юк һәм булмаячак та иде Аны кызыл байрак та, яшел байрак та. башкалары да дулкынландырмый, ул һәрвакыт һәм теләсә кайсы властьта да югарыда булырга тиеш, бу яктан караганда Сенатор яраткан политигы Троцкийга охшаш иде, анын хезмәтләрен Ак йорттагы кабинетында юкка гына качып укып ятмады лабаса. Ул беркемгә дә табынмый, шулай да Аксай ханы таяныч була алыр иде, дип исәпли. Андый архивы, чиксез күләмдә акчалары булган кешене киләчәккә төбәлгән планнарында ул читкә куя алмый иде. Теләсә нинди бәягә булса да, анын белән элемтәгә керергә кирәк. Авыр минутта аңа кул суз, бәлки, сина да аның ярдәме тияр, Акмал-әкәнен варисы ук булмасаң да, анын архивында һәм миллионнарында тигез өлешче булу ярап куяр иде! Бу миллионнар, бу архив теләсә кайсы хакимият вакытында, теләсә нинди байрак күтәрелсә дә—бәһаләп бетергесез кыйммәткә ия. Әгәр кем дә кем аның Аксай ханы ягына күз ташлавын сизенсә, бу күптән ыргылган урыныннан очу гына түгел, ә партбилет белән ирегеңне дә югалтуга тиң булыр. Ул күп серләрдән хәбәрдар кеше, боларны кемгәдер җиткерүне дәүләт мәнфәгатьләрен сатуга тиңләячәкләр, юрист, фәннәр докторы буларак, Сенатор монысын яхшы белә. Болары югалтуларның башы гына, моннан соң ул барысыннан да колак кагачак: йортларыннан, гаиләсеннән, капиталыннан, җәмгыятьтәге урыныннан. Аннан инде бер генә перспектива да калмый. Бер карасан, бу балта астына башны куюга тиң. Ул Акмал белән очрашуга шул кадәр зур өметләр баглый, анын уңышлы буласына шул кадәр ышана иде ки, бу хакта Дулкын Назарович белән дә, Шубарин белән дә киңәш-табыш итмәде, юкса алар ана бәлки кирәкле берәр фикер дә әйткән булырлар иде. Сенатор һичшиксез унышка ирешәчәгенә дә ышанып бетми иде. Хан ягыннан хәерхаһлыкка өмет итү дә шикле, чөнки анын кире беткән адәм икәне күпләргә билгеле. Үтерерләр дә, шакалларны сөендереп, гәүдәнне тарлавыкка атарлар Анда үләксә козгыннары җитәрлектер Жир остендә каберен дә, эзен дә калмас. Мондый эшләргә аны бик маһир дип сөйлиләр, бәлки, әле тагы да газаплырак үлем уйлап табар, туйганчы кыйнатып, кул- аякларыңны бәйләтеп ач дуңгызлар ябылган читлеккә аттырыр, ата дуңгызлар сонгы сөягенә кадәр чәйнәп-суырып бетерерләр, бармак очын да калмас, әйтүләре буенча, ул шулай итәргә дә ярата икән. Бәлки подвалга бикләтер, еланнар кертеп җибәрер, аларны күрүгә күпләр акылдан яза, йә йөрәкләре ярыла икән. Халык депутаты исеме, әллә ничәмә дәүләт орденнары йөртүче бу адәм актыгы кеше үтерү буенча ис-акылларың китәрлек фантазиягә ия иде ки, ана торырлык башка берәүне мәңге дә таба да алмассың. Әлбәттә, күз алдына китергән бу куркынычлар теләсә кемне шыр җибәртер иде, ләкин Сухроб үзенен унышына шулкадәр ышана, өметләнә иде, чөнки Акмал белән әшнәләшү—ул алдындагы проблемаларны мәңгелеккә чишүгә тин иде. Озаклап үлчәп.чамалап торырга вакыт калмады да, Ариповны кулга алуга әзерлек бара иде иңде. Һәм ул хәтәр адым ясады, менә хәзер анын качып- посып, яшеренеп тауларга. Аксай ханы резиденциясенә барып яткан чагы иде. Поездга утыргач кына прокурор хатынына хат калдырмавына үкенде, анын бит дүшәмбе көнне өенә әйләнеп кайтмавы да бар. Поезд элеккечә рельслар ялганган урыннарда дөбер-шатыр, чыкы-мыкы килде. Тиешле станциягә ике сәгать ярымлык юл бар иде әле, йокы качты. унышлы барган эшләрне искә төшерү анын алҗыганын юьт төшерде, күнелен күтәрде. Чәй эчеп алу да комачауламас. Бүген йомшарырга ярамый. Ул чәйнекне алды да сак кына коридорга чыкты, титан суынмаган иде әле, тик шулай да ул мичне ачты, кисәү таягы белән сүнеп баручы күмерләрне болгатып җибәрде һәм ашыкмыйча гына сунын кайнап чыкканын көтә башлады. Янәшәдәге купе ишеге ачык иде. вагон башлыгы кулларын як-якка ташлап, хәтәр гырлый, өстәлендә ачкычлары ята. Сенатор аларны алды, тамбурга чыгып сулдагы ишекне тавышсыз гына ачты, аннан ачкычларны урынына куйды, моңа чама белән ике минут вакыт китте. Сүз башлауның төрле вариантларын уйлап карады, тик аларнын берсе дә аңа ошамады. Аксай ханы белән ялагайланыбрак та, фәрман телендә дә сөйләшеп булмаячак. Ул шунда гына анлады. Ах. сәяхәт алдыннан Шубарин белән белән сөйләшеп алган булса! Ләкин бөтен хикмәт тә шунда, ана Аксай ханы белән күрешү хакында беркемгә дә белдерергә ярамый иде. Ул бу хакта хәтта Хашимовка да әйтмәде Киләчәктә тагын да күтәреләсе булса, моны беркем дә Акмал хан белән бәйләп карамаска тиеш. Докторлык диссертациясе күпләр өчен аяз көнне күк күкрәгән кебек булды Бусы да шундый бер сюрприз булырга тиеш. Поезднын йөреше акрыная төште, көпчәкләр чикылдап алды, бер кечкенә, шыксыз полустанокта туктап, каршы килүче игезәген—“Наманган- Ташкент” поездын үткәреп җибәрде, кешесез караңгы бу разъезд прокурорга бик унайлы җир кебек тоелып китте. “Вакыт җитте”,—дип, үзалдына пышылдап куйды Сенатор. Проводник һаман гырлый иде. Сухроб аның яныннан тавышсыз гына узды, тамбурга чыкты, поезд кузгалуга, чуерташлы җиргә сикереп тә төште. Начар яктыртылган перронда хәтта дежурный да юк иде. Поезд, коридордагы утларын балкытып кузгалып та китте, тик соңгы вагондагы өч кызыл фонаре гына чайкалып бардылар да төн караңгылыгында эреп юкка чыктылар. Сухроб һаман юл читендә тора иде әле, ул разъездның ике ягына да күз салды, башында бер генә уй бәргәләнде, әллә башта ук уңышсызлык сагалап торамы? Ачуыннан һәм чарасызлыктан тешләрен кысты, әмма шулчак вокзалга терәтеп салынган бинаның сул ягыннан ике тапкыр машина фаралары күз кысып алдылар. “Ниһаять!”—дип. җиңел сулап куйды Сенатор һәм чуерташлы өемнән алга атлады, ана таба шыбырдап“Жигули” килә иде. Килеп җитәр-җитмәс, машина фараларын кабызды һәм ул Шәүкәтнең ак “алты- льГсын танып азды Шәүкәт анын хатынына туган тиешле кеше, узган ел Сенатор аңа Автовазда ниндидер бер эш майтарырга ярдәм иткән иде —Син сонга калдыңмыни?—диде ул анарга сәлам дә биреп тормыйча —Юк, мин күптән инде монда,—дип акланырга ашыкты Шәүкәт —Мин поездның утларын ерактан ук күргән идем инде, сизми дә калдым, шул арада күзләрем йомылган, ачсам, составның койрыгы гына ялтырый —Әйе, өч белән дүрт арасы хәвефле, куркыныч чак,—диде анын җавабыннан разый калган прокурор Анын теориясен тормыш тагын бер кат раслады бит. Берничә минуттан машина Наманганга таба көзгедәй ялтырап ятучы асфальт юлдан чаба иде инде. Шәүкәт өйдәге хәлләр, саулык-сәламәтлек турында сораштырып алды, үзе бер кулы белән радиоалгычны көйләде— төнге юлда яхшы концерт—машина йөртүчегә иң шәп иптәш инде ул. Кунак җыерылып-бөрешеп куйды, моны шофер да күреп алды. —Әйе, безнең якта төннәр суык, таулар якынлыгы сиздерә... Шәүкәт “бардачог”ын ачып туганына авиаторлар белән хәрбиләр бик ярата торган хромланган фляжка сузды. —Эчегез, җылытып җибәрер. —Рәхмәт!—Сенаторның кәефе күзгә күренеп күтәрелде, фляжканың капкачын ачты, берничә тапкыр тәмләп йотып куйды,—Коньягы да начар түгел —Мин сезнең ни яратканны беләм, чын әрмән коньягы,—дип елмайды Шәүкәт, ул туган тиешле кеше ачуланды бугай дип борчылып беткән иде инде —Вертолет бармы? —Әлбәттә! Алдан сөйләшенгәнчә. Хәтта анын иртүк очуы да күзгә ташланмаячак, авиаотряд өчен бу ин ерак нокта санала. —Анысын ничек аңлаттың инде? —Монысы да гадинең дә гадие. Аксайга тел зур кешеләр килгәнен бөтенесе белә. Житмәсә, комиссия өстенә комиссия Акмал Арипов хужалыгы Үзбәкстаннын визит карточкасы бит ул Мин ана сезнең кичтән үк килә алмавыгызны, иртүк кемнәрдер белән сөйләшеп аласыгыз барлыкны әйттем. —Хуп! —Хәер, аларга аңлатып тормыйча да эшли ала идем, мин бит баш диспетчер, файдалы рейсләрне оештыру миннән тора.— диде Шәүкәт. Ул ҮК кешесе белән туганлыкның өлкәдә аерым бер урын тотуга ярдәмен яхшы андый иде. —Артык борыныңны күтәрмә,—дип йомшак кына шелтәләп алды аны Сенатор, ләкин бажасынын елгырлыгыннан, уйлап эш итүеннән канәгать калды. Тауларга да вертолет белән барасы булыр әле дип уйлап куйды.—Ә бу очучы анда нишләмәкче була? —Нишләмәкче дип Дефолиация вакыты, һавадан мамыкка ашлама сиптерәбез. —Димәк, халыкны җирдән генә түгел, һавадан да агулыйлар?—дип сорады кунак. —Без бәләкәй кешеләр, ни кушалар, шуны эшлибез. Ә болай бәла инде, самолеттан сиптергән көнне күпләр газап чигә, бигрәк тә балалар. Ә терлек- туар? Ул болай да аз калды, анысын да агулыйбыз. —Ак алтын! Мамык—үзбәк халкының горурлыгы!—дип мыскыллап әйтте Сенатор төксе генә, әмма башка бу темага сүз кузгатмады, кем-кем, ә ул мамыкнын бәла икәнен белә иде, авыл кешеләренә дә, шәһәрнекеләргә дә каһәр иде мамык. Ул тагы фляжка эчендәгене йотып куйды, утыргычка терәлеп утырды, эчке бер канәгатьлек белән сигаретын кабызды, үзе шундук көрәнсу-озын сигарет пачкасын бажасына сузды. —Әһә, “Кент!”—Шәүкәт зажигалкасына сузылды. Сухроб күзләрендә вокзал бинасы өстендәге утлы-кызыл неон хәрефләр җемелдәп куйгандай булды: "Кент” һәм ул шундук китәр алдыннан җибәргән хатасын хәтерләде. Ул портмонесын алды, анда блокнотыннан бер битне ертып, үзенен ачык каллиграфик почеркы белән "Артур Александрович Шубарин” дип язды һәм аны борын астыннан гына ниндидер көй мырлаучы Шәүкәткә сузды: —Әгәр дүшәмбегә кадәр хәбәрем булмаса, Ташкентка апаңа шылтырат, менә шушы кеше белән элемтәгә керсен, әйтсен, мин Аксай ханы янына киттем. —Бу шулай ук куркынычмыни?—дип шөбһәле сорады тегесе. —Юк, шулай да страховка кирәк, син бит Акмал-әкәнең характерын беләсең. —Беләсем дә килми, аннан монда бөтен тирә-як куркып тора, хәтта обком секретаре дә... —Яктыра,—диде пассажир һәм киерелеп куйды. Аның Акмал Арипов турында сүз куертасы килми, чөнки уйлары, бәйләнчек чебен шикелле, һаман шул тирәдә бөтерелә иде. Район үзәгендә урнашкан авиаотрядка таң беленә башлаганда гына килеп җиттеләр, эш көне башланырга ике сәгать бар иде әле Шәүкәт чәйханәдә капкалап чыгарга тәкъдим итте, ул чәйханәче белән алдан сөйләшеп куйган икән, ләкин кунак шаярып кире какты: —Аппетитны алдан бетерәсем килми, Аксай ханы белән капкалармын, вакытында барып җитмәсәм, ул мине көтеп тормас, табын янына берүзе утырмагае,—диде. Шаян сүздән икесе дә көлеп куйдылар. Шәүкәт машинасын мәйдандагы вертолет янына алып китте. Көтелмәгән кунак чыннан да ашыга иде булса кирәк, куркунын эзен дә күрсәтмичә, очучы янына кабинага үрмәләде. Биш минуттан авыр машина һавага күтәрелде һәм таулар ягына таба юл алды. Вертолет шактый таушалган, хәтта каи ягы беләндер иске чытыр арбаны хәтерләтә иде, шуның өстенә, кабинада чьшап булгысыз тавыш, гөрелте. Шулай да, бер-берсен юньләп ишетмәсәләр дә, әдәплелек өчен берничә сүз алыштылар. —Аксайга күпме очасы?—дип кызыксынды кунак. —Гадәттә кырык минутлап, ләкин бүген жил аркан, ярты сәгатьтә барып җитәрбез... Сонга калмыйсыздыр бит?—дип җавап катыш сорау бирде Баһа- дур атлы очучы егет. —Юк, юк өлгерәчәкмен. Болай гына кызыксынуым. Мин вертолетта беренче тапкыр бит. Дөресен генә әйткәндә, мин сездә шартлары комфортлырак дип уйлый идем. Баһадур колеп җибәрде: —Без шул ук шоферюгалар инде, бары һавадагылар гына. —Элек Аксайга очканыгыз бар идеме сон? — Ба-а-р. Беренче тапкыр гына түгел. Аучылар алып барган идем. Мәскәү- дән килгән зур түрәләрне Мылтыкларын гына күрсәң дә ис китәрлек, исемнәре генә дә ни тора, теленне сындырырлык, билләһи. “Зауэр”, "Винчестер”, “Манлихер'’, биш зарядлы "Беретта”, "Франчи” —Олы кунакларны шушы чытыр арбадамы?—дип гаҗәпләнде кунак. —Юк, әлбәттә, башкасында. Начальствоның махсус вертолеты бар, анда да очарга туры килгәләде. Кемгәдер ошамаганмынмы, авыл хуҗалыгы авиациясенә күчерделәр, бутифос белән кыр эшкәртергә. Дөресен әйткәндә, анда да эш майлы ботка ашау түгел. Исерек түрә каршында үрә кат, һәр мәгънәсез-мәнсез сүзенә "әйе!” дип, ләббәйкә укып торырга кирәк. Сезне идарә янына төшерергәме? —Белмим, үзең кара, ничек җайлырак, шулай ит. Бәлки Аксайга керә торган пост янында төшәрбез. Аны бит һәр яктан шлагбаумнар белән ябылган дип сөйлиләр. —Әйе, шлагбаум аның чире,—дип ирен чите белән елмайды очучы егет.— Гитлерныкыннан да зәһәррәк аның баррикадалары, җир асты бункерлары. Кемнән качарга җыенадыр? Ләкин шулай да мин сезне пост янында калдырмыйм. анда теләсә кемнән сорау алып җанына тияләр, муен тамырыңа берне тондырырга да күп сорап тормаслар. Аның ялчылары кул күтәрергә ярата. . Ин яхшысы, мин сезне берләшмә идарәсе янында, Ленин һәйкәле куелган җиргә төшерермен. Шунда гына зур айван да бар. Ул шундый биектә уйланып, бөек хыялларга чумып утырырга ярата. Кремль хыялчысы диярсең. Бервакыт мин Наманганнан бер капчык алып килгән идем, җиргә төшеп тормыйча, айванга, анын аяк астына гына ташладым. Капчыкта бик кирәкле нәрсә булгандыр ахрысы, ул моның өчен мина бер сарык вәгъдә итте, төшеп утырырга туры килде. Анда тагын әле янәшәдә генә демонстрацияләр мәйданы, Мәскәүдәге кебек үк, Кызыл мәйдан дип атала. Анын барысы да Ленинча эшләнгән. —Нәрсә, сарык яхшы мал идеме сон?—дип кызыксынды пассажир, Аксайда ленинча яшәүне хуп күрүләрен ул күптәннән белә иде инде. —Әйе! Чын каракучкар иде. Курдүгеннән генә дә пот ярым май чыкты. Юмартлана белә ул. Үзе турында мактап сөйләгәнгә һушы китә. Тауларга якынлашуга вертолет нык кына селкенә-калтырана башлады, вакыт-вакыт һава чокырларына төшеп китте, ләкин Баһадур машинаны кулыннан ычкындырмады, күрәсен, әйбәт очучы иде. Юкка гына ана Акмал- әкәнен таулардагы йортына килүче югары кунаклар гомерен ышанып тапшырмаганнардыр. Сухроб бу минутта вертолетның ышанычсыз һәм җайсыз бернәрсә икәнен уйлап алды, әмма Аксайга бару өчен ана башка юл юк иде. Олы юлдан килеп шлагбаумнар коймасын сиздермичә генә узам димә, андагы кораллы сакчылар арасыннан Ташкентка да, башкага да хәбәр сугучылар табылачак. Аксай ханы эше белән КГБ тикшерүчеләре дә ныклап кызыксына башлауга, барысы да исәпкә алына иде, мәсәлән, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое янына кемнәр килгән? Шуңа күрә, куркынычсыз юл Аксайга һавадан гына булырга мөмкин иде. Кырларны дефолиант белән эшкәрткәндә бу бигрәк тә җайлы. Сухроб һавадан юлны ап-ачык күреп барды, ул өч рәт шлагбаумнар санарга өлгерде, постовойлар башларын күтәреп, күзләре белән вертолетны озатып калдылар. Ләкин бер постта вертолетның поселок өстеннән очасын сизенделәр бугай. Баһадур бераз хәвефкә төшеп әйтеп куйды: —Күрдегезме, чапанлы бер адәм каравыл өенә чапты, безнен Аксайга килүебезне чамалады ахрысы Һәр көтелмәгән кунак монда ЧП санала бит, бары тик чакырылган кешеләр генә килә ала. Акмал ханнын тәртипләре каты аның. —Әйе, кунаклар барысы да Аксайда инде, ә мине һавадан көтмиләр,— диде битараф булырга тырышып Сенатор. Шәүкәт фаразы буенча ана очучыны шикләндермәскә кирәк иде. Озакламый тупыл аллеясе күренде, Баһадур анын өстеннән очып узды, поселок әле йоклый, әмма кайбер ихаталарда бәрәңге казучы кешеләр күренә инде. —Менә килеп тә җиттек,—диде очучы һәм шунда гына Сухроб агачлар арасыннан күтәрелгән Ленин һәйкәлен абайлап алды. Аның янында гына мәһабәтлеккә дәгъва кылып салынган зура бина катыккан. анын бер ягында каланча сыманрак корылма да бар. Анысының йөк күтәрүче лифт икәнен дә чамалап була иде. “Безнен Грсчко” дип эндәшкәнне яратучы инсан ил язмышы турында бөек уйларын шунда уйлап утырырга ярата имеш, ничек- ләр иттереп ленинча яшәргә дип баш вата, ди. Баһадур шушы корылмалар өстендә бераз асылынып торды һәм инде бер минуттан Сенатор ачык кызыл төстәге затлы келәмнәр түшәлгән айванда басып тора иде. Хушлашып кул болгауга геликоптер үкереп күккә ыргылды һәм мамык кырларына таба борылып очып та китте. Әле уйнап торган бау-баскычтан төшеп барганда ук Сенатор идарә бинасыннан ашыгып чыгып килүче ике кешене күреп алды. Текин келәмендә каккан казыктай басып тору унайсыз- рак тоелдымы, ул айваннан төште дә якынлашып килүче кешеләргә карамаска тырышып, сигарет кабызып җибәрде. “Рәсми визит башланды”, дип шаяртырга уйлады ул, ләкин күңелендә шаяртыр нәрсә таба алмады. —Әссәламегаләйкем,—дигән тавыш ишетелүгә кырт кына борылды. Янында йөзләрен елмаюга чумдырган ике таза ир-ат басып тора иде. Алар икесе дә үзләренә кирәктән зуррак үлчәмле чит ил костюмнары кигән, аякларында бик тә кәттә йомшак күн итекләр иде. Аксай хуҗасын модага консерватив кеше, дип сөйлиләр, вакыты-вакыты белән ярымхәрби френч та киеп йөри имеш, аякларында исә шыгырдап торган хром итек булыр. Яраннары да шул моданы тота иде, ахрысы. — Вәгаләйкемәссәлам,—дип җавап бирде ул, һәм дәрәҗәсен белеп, кул биреп күреште. Алтын тешләрен җемелдәтеп көлүләренә караганда, болар бернинди төнге каравылчылар түгел иде. Дөрес, шәрекътә. тышкы кыяфәтенә карап кына, кешенең кемлеген чамалый алмыйсын, монда икенче төрле кануннар хакимлек итә. Урта Азияне җентекләп өйрәнгән бер инглиз галименең кайчандыр шулай дип язып калдырганлыгы мәгълүм. Тылсым таягы селтәп әмер бирделәрмени, якындагы куаклар арасыннан ап-ак киемле, какча гәүдәле бер карт калкып чыкты, тавышсыз гына айван кырыена чәйнек, кайнар пар бөркеп торган коймаклы поднос куйды һәм тылсым көченә буйсынгандай шунда ук эреп юкка да чыкты. Хуҗалар кунакны баш иеп табын янына чакырдылар. Иркен һәм кин айваннын бер почмагында эреле-ваклы атлас мендәрләр тезелгән, алар янында ике кат марля капланган дастархан. Болар бер-берсен тулыландырып, уңайлы бер табын урыны хасил итәләр иде. Ирләрнең берсе салмак хәрәкәтләр белән ак өрфия тукыманы ачып җибәрде һәм кунак алдында тагын бер матур күренеш пәйда булды. Ак ашъяулык өстен жиләк-җимешле вазалар, конфет савытлары, чикләвекле бәллүр касәләр, миндаль тутырылган бакыр савытлар, фарфор чынаяклар бизи иде. Соңгыларына, гадәттә, чикләвек белән ашарга бал салалар, сөт өсте бирәләр. Сенатор шунда гына бик нык ачыкканын тоеп алды һәм артык тәкәллеф саклап тормыйча, аягын салды да дастархан янына барып утырды. Әле төнге салкынлыкларын югалтып өлгермәгән курпачлар өстенә утыруга, хуҗалардан берсе: “Амин",—дип куйды, гүя кунакнын атеизм ныклыгын сыный иде. үзе шунда ук чәй бүлә башлады. Чәйне жиләк-җимеш капкалап эчтеләр, пешә-пешә кайнар коймак ашадылар, сөт өсте һәм дә бап каптылар, артык мәгънәгә ия булмаган бер-ике сүз әйтештеләр, гүяки бер-берсенә сүз башларга юл куялар иде. Сенаторга шәрекъ итагате кагыйдәләре дә, Шубариннан өйрәнгән кадәренчә генә булса да, европача дипломатия кануннары да таныш һәм мәгълүм иде. Ул вакыйгаларны ашыктырмады. Шуңа карамастан, иртәнге мәҗлестәшләренең сабырлыгына шаккатты. Нишләп алар “Кем син, ник килдең?" дип сорамыйлар икән. Ул бит Ленин һәйкәле янына күктән килеп төшкән кеше. Кояш күзгә күренеп күтәрелде, Аксай урамнарында берән-сәрән кешеләр күренә башлады, кайберләре “изге урын”да утыручыларга карый-карый китте. Ак киемле картлач тагы ике тапкыр кереп чыкты, бушаган чәйнекләрне алыштырды, әмма бер сүз дә дәшмәде. “Бәлки ул чукрактыр, телсездер”,—дип уйлап куйды Сухроб. Кыек көзгеләр илендә, бәлки, нәкъ шундый хезмәтче кирәктер дә. Бераздан хуҗаларның күзгә күренеп борчыла башлаганы сизелде, берсе “Маяк" радиосыннан әйтелгән вакытны ишеткәч, сизелер-сизелмәс кенә баш чайкап куйды. Күрәсең, озакламый чын хуҗа Акмал хан килер вакыт җитәдер. Шунадырмы, олырак яшьтәгесе иреннәре арасыннан берничә сүз сыгып чыгарды: —Кем килде дип әйтергә? Прокурор твид пиджагының түш кесәсеннән ялтыравыклы калын фин кәгазенә яхшы итеп басылган визитка алды һәм аларга сузды. Визитканы бик карыйсы килгәнлекләрен Сухроб аларнын күзләреннән үк күреп торды, ләкин итекле адәм кунак каршында мондый әдәпсезлеккә бармады, шәрекъ гадәтен саклап әйтте: —Гафу итегез, ялгыз калдырып китәргә мәҗбүрбез, озакламый хуҗа киләсе. Ә сез ял итеп алыгыз, тагын чәй китерерләр. Капкалап аласыгыз килсә, Сабир-бабаны дәшегез. Ул күз ачып йомганчы бавырдан яисә иттән шашлык оештырыр. Без һәркөнне тәкә суябыз, бүген дә суйдырттык, шулай булгач читенсенмәгез.—Шул сүзләрдән сон мәҗлестәшләре, арт белән чигенеп. айваннан чыгып киттеләр. Идарәгә барганда очраган зур чинар агачын әйләнеп узганда, ул аларнын визитканы башларын ия-ия укып маташуларын күрде. Шәп хром итекләр шыгырдавы туктауга, прокурор гадәтләнгән хәрәкәтләр белән кесәсеннән сигарет һәм чакма алды, аларны тәлинкә янына куйды. Кыйммәтле вә затлы инглиз тәлинкәсендә ау күренешләре сурәтләнгән иде. Аннан соң дастарханнан көл савытын эзләп тапты, Акмал хан да тарта икән дип уйлап куйды һәм савытны үзенә таба шудырды. Кояш кыздыра башлады, иртәнге салкынча җиләслек күзгә күренеп юкка чыкты һәм ул пиджагын салырга ашыкты, тирә-юньгә күз ташлап, тәмләп кенә киерелеп куйды. Иртәнге аш вакытында алар мөселманча утыра иделәр, өендә Сенатор европача яшәсә дә, монда шәрекъчә, аякларын бөкләп утырырга мәҗбүр булды, ияләнмәгән кешегә исә бу шактый авыр гамәл, шуңа күрә үзе генә калгач, ул аякларын сузып җибәрде, астына мендәр салды, мондый хөрлек шәрекътә рөхсәт ителә. Монда гореф-гадәтне, йолаларны җиренә җиткереп үтәүләре күзгә күренеп тора, аларны санга сукмау оятсызлык кына түгел, хуҗаларны мыскыллау да булыр иде. “Йокымсырап китмәсәм ярар иде”,—дип уйлап куйды ул һәм сигарет кабызды. Кыйммәтле Вирджиния тәмәкесенең йомшак төтене гадәттә аны тынычландыра, төрле күңелле уйларга этәрә торган иде, әмма бүген эчтән нәрсәдер бикли, ул элеккечә иркенлек тоймый, үзен хөр, бәйсез тоту гадәте дә эреп юкка чыкты шикелле. “Аксай һавасы шулай тәэсир итәме әллә?”—дип үзалдына елмаеп куйды прокурор, ләкин борчыган шик-шөбһәләрдән арына 6. .К- У.* М 1 алмады. Юкса, дулкынланыр-борчылыр өчен сәбәп тә юк кебек, әнә бит ничек әйбәт каршы алдылар. Акмал ханга әйтәсе сүзләрен хәтерендә әвәләргә тырышып маташты, ләкин башына адәм рәтле ярты гына уй да килмәде. Чәйнекне күтәреп карады, ул буш иде, шул ук вакытта картны борчыйсы да килми, шулай да чәйне кайдан алып киләләр икән дип кызыксынмыйча булдыра азмады, әмма әйбәтләп кыркылган казын куакларның "тере стенасы" артында берни дә абайларга мөмкин түгел иде. Җитмәсә, айван тирәсен шау чәчәктәге лоницера дигән үсемлек чолгап алган. Әмма берничә минут үттеме, юкмы, айванда Сабир-баба күренде, кулында тулы чәйнек иде. Гаҗәпләнүенең чиге булмады. Карт бу юлы да чәйне бер тавыш чыгармыйча анын алдына куйды һәм юкка чыкты. Әллә монда кешенең уйларын да укый беләләрме икән? Чөнки чәйнектә бу юлы яшел чәй түгел, ә менә нәкъ ул теләгән кара чәй иде! Чәйне эчеп бетереп килгәндә генә Кызыл мәйданнан сызгырып кара “Волга" узып китте. Күрәсең, Акмал хан эшкә килгәндер, дип уйлаган кунак бу юлы да ялгышмады. Күз явын алырлык ялтыравык кара машина идарә бинасы янындагы каланча алдында туктады, йөк лифтының ишекләре ачылганы ишетелде һәм лимузин анын эчендә юк та булды. Могҗизалар илендә көн шулай башланды. Прокурор ашыкмый гына чәен эчеп бетерде, тәмләп тагы бер сигарет тартты, вак-тоякләрен кулына алып айваннан төште. Иртәнге чәйдәшләре көтелмәгән кунак килеп төшүен хәбәр иткәннәрдер, озакламый идарәгә чакырырлар, бәлки агропром берләшмәсе директоры инде үзе аның янына ашыгадыр, ни генә димә, ул бит Үзәктән килгән кеше! Кунак ашыкмый гына "тере койма” буенда йөрергә тотынды, идарә ягына караштырып алды Берәүләр керә, икенчеләр чыга, ул үзен тәрәзәдән күзәтә алуларын да аңлый, ләкин беркем дә анын янына килергә ашыкмады, чакырып алучы да булмады. Шактый вакыт узды, ҮК кешесе, түзмичә, сәгатенә дә карап алды, директор килгәнгә бер сәгатьләп вакыт узган иде инде. “Тынычрак бул”,—дип үз-үзен кисәтте Сенатор һәм битараф кыяфәт белән айван тирәсендә әйләнүен белде, хәзер ул бик тартасы килсә дә төтенләми, чөнки еш тарту анын дулкынлануын сиздерер дигән уе бар иде. Бәлки. Акмал хан кинәшмә уздырадыр, яисә Ташкентка шылтыратып маташадыр. Бәлки, инде анын хакында ашыгыч мәгълүмат җыялардыр? Уйлана-уйлана ул тагы бер сәгатьләп йөренде, арыгач, айванга менде. Йомшак курпачларга җайлап урнашуы гына булды, алдында тагы Сабир- баба калыкты, ул зуп-зур бакыр подноска төяп алып килгән тәлинкәләрдә әле генә мангалдан алынган эссе-каинар шашлык изри иде. Икенче тәлинкәдә ваклап туралган һәм өстенә корея борычы сибелгән суган, шашлыклар өстендә әле генә тандырдан алынган кайнар-кызыл кабартмалар. “Күрәсең, мине тиз генә кабул итмәсләр”,—дигән уйга килеп прокурор акрын гына ашарга кереште. Шашлык гаҗәеп дәрәҗәдә тәмле, баш әйләндергеч хуш исле иде. Шулчак ул коньяклы фляжканы машинада калдыруына үкенеп тә куйды, юкса әбәткә һәм кәефне күтәрергә бик ярап куяр иде. Йомшак яшь тәкә итен саксаул күмерендә кыздырганнар булса кирәк, пешекче үз эшен яхшы беләдер, мөгаен. Сухроб шашлыкка мокиббәннәрдән түгел иде, ләкин Аксай шашлыгы ана ошады. Беренче порцияне ашап та бетермәде, икенчесен китерделәр. Башта боларынын шампурларынын сәер бөгелеше гаҗәпләндергән иде, әмма шашлыкның хуш исеннән ул аларнын ачык утсыз яна торган тандыр-кебабта кыздырылганын анлап алды. Ташкентта андый мичләрдә шашлык эшләүне инде онытып баралар, пешекче осталар Фирганә үзәнендә генә калып бара, күрәсең, шундыйларның берсе ашау-эчүдә талымчан Акмал ханга хезмәт күрсәтәдер. Тандыр-кебаб белән бергә сүзсез карт ачык-чучук дигән үтә дә яндыручан салат һәм ике чәйнек чәй алып килде, шашлык ашагач, гадәттә үтереп эчәсе килә башлый. “Суярга ашаталармыни",—дип, ирония белән уйлап куйды кунак, идарә ягына сиздермәслек карашлар ташлап алды, ә анда анын килгәнен белмәгән кебек кыланалар иде. Юкса, һәйкәл янындагы айван дүртенче каттан яхшы күренә булыр. “Хәзер мин капкында,—дип уйлады Сенатор тыныч кына.— Артка чигенергә дә юл юк, кертмәгән кебек, ханнын ихтыярыннан башка чыгып та китә алмыйсын”. Ул курку сизми иде, эч пошуы да үтте, ханнын вакчыл мин-минлеге файдага гына булды, шулай итеп, ул үзенен йомшак якларын ачып ташлады түгелме сон? Бүген, бигрәк тә анын хәлендәге кешегә, ҮКнын административ бүлек мөдирен ярты көн мәйданда тотарга ярыймы соң? Дүртенче катка кара “ Волга”да гына менүче кешедән үзенен өстенлеген сизгән прокурор вәзгыятьне тәмам анлап алды. Төп сәбәп кинәшмә-мазар да, каядыр ашыгыч шылтырату ихтыяҗы да түгел, бу—кунакны кимсетергә маташудан туган вакчыллык кына иде, янәсе кемгә килгәнеңне бел! Шашлыкны ашап бетерүгә, тавышсыз картка ияреп яшь кенә бер кыз килеп керде, кул юарга кечкенә ләгән урнаштырды, комганнан су салып торды, дастарханны җыештырды, савыт-сабаны алыштырды, газетлар кертте. Бусы да уеннын бер өлеше иде бугай, аны онытмыйлар, ашыгычлык белән нидер кырырга да маташалар ахрысы. Газетлар иске булып, аларнын күбесен прокурор укыган иде инде. Ул ашыкмый гына аларны актарды, үзе дүртенче катка караш ташларга да онытмады. Тәрәзә пыялалары чиста, алар аша ул анда кемнәрнеңдер әле бер, әле икенче тәрәзәгә килүләрен күреп алды. Табигый ки, аларны Ленинга куелган һәйкәл-сын кызыксындырмый. Әмма прокурор беркатлы кешеләрдән түгел, иртән үк чакырмаган икән, хәзер менә нигә килгән дип башын ватсын, яраннары белән кинәшсен, прокурор анда үз аягы белән барып кермәячәк. Кояш кыздырганнан кыздыра, айваңда бөркү була башлады, юлбашчы һәйкәленнән төшкән күләгә уңгарак авышты. Сенатор сәгатенә карап алды, тагы ярты сәгатьтән чакырмасалар, торам да Аксайдан китәм дип уйлап алды, шулчагында селкенә башларлар. Күрәсен, анын бу хәрәкәтен дөрес сизенделәр, бер егерме минуттан иртәнге шәп итекләрнең шыгырдавы ишетелде. —Гафу итегез, Сухроб-әкә, эшләр-мәшәкатьләр күбрәк шул,—диде ул.— Мин сезнең килүегез турында директорга әйткән идем, тик аны ашыгыч рәвештә обкомга чакырып алдылар, ул сезне яхшылап кунак итәргә кушты. —Ничек алай? Идарәдән машина китмәде, йөк лифтының шыгырдавын мин ишетми калмас идем,—дип кырыс итеп сорады Сенатор —Тагы бер тапкыр гафу итегез, сез бит Аксайда беренче тапкыр, безнен бинага төрле юллар белән керергә, төрлесе белән чыгарга мөмкинлеген белмисез, ә бер үк номер тагылган кара **Волга”лар, сер итеп кенә әйтәм, берничә, шуна алар вакыт-вакыт кешеләрне бутыйлар. Хуҗа бүген сезнең белән кичке ашны бергә ашыйм диде, ә хәзер әйдәгез, мин сезне кунак йортына алып барам. Юл кешесенә ял яхшы, юынып чыгыгыз, анда, сез килүгә дип бассейнда суны алыштырдылар, фин саунасын җылыта башладылар Шунда прокурор тагы үзенен Кыек көзгеләр илендә икәнлеген исенә төшерде, җир асты бункерлары, катакомбалар, шоссега һәм елга ярына чыгучы тоннельләр дә барын ул онытып җибәргән иде Кунак йорты, прокурор уйлаганча, янәшәдә түгел икән, анда машинада барырга туры килде. Алма бакчасына салынган, көнен дә, төнен дә яхшылап сакланучы искитмәле чуар йорт декоратив агачлар, сирәк куаклар белән чолгап алынган, ике метр биеклектәге тимер челтәр белән коймаланган иде Эчке якта, паркта диик, бар урыннарга озын тимер чыбыклар сузылган, болары бәйдәге бүре буар этләрне иркен йөртер өчен Ишегалдындагы хезмәтчеләрнең тыз-быз йөрүеннән ул шуны аңлады: кунакны каршылау турында фәрман әле яңарак кына бирелгән булса кирәк. Кышкы бакча яныннан узганда ун тарафта ябык өсле бассейнны да күреп алды, анын зәңгәрсу кафельле стена-диварлары, су төсенә кереп ымсындырып торалар иде. “Чумып чыгу начар булмас, су коенмаганыма йөз елдыр инде”,—дип прокурор елдам гына уйлап алды, шулвакыт үзенен плавкисыз икәнен искә төшерде. Кунак йортында ана бирелгән бүлмәгә 6* килеп керсә, тагы бер шаккатты: караватта алтын төсендәге йомшак халат, кибет төргәгендә су коену ыштаны - плавки, ак махер одеал һәм шундый ук сөлге ята иде—барысы да өр-яналар. Сенатор шундук пижаманы киде, ул ана тап-таман булып чыкты һәм коенырга китте. Башта ул ишекләре бассейнга караган саунаны тикшереп чыкты, анда берәү мунча алдында электр самавырын көйгә сала, суыткычка чех сырасы тутырып маташа иде ‘‘Тау ханы заманча яши белә",—дип үзалдына уйлап кунды ул, монда байлык өстендә байлык, зиннәт өстендә зиннәт барын ишетсә дә, болай ук булыр дип күз алдына да китерә алмый иде. Тауда аучылар өчен салынган әкияттәгечә зиннәтле сарайлар, мәрмәр колонналы, сырлап-бизәкләп эшләнгән ат сарайлары, яхшы нәселле атлар, аларнын аукционнарда адәм башына сыймаслык бәяләрен дә искә төшерергә мөмкин иде. Ләкин суы җылытыла торган бассейн һәм үзенә әзерләп куелган кием-салым прокурорны ныграк гаҗәпләндерде. Ул озак итеп, рәхәтләнеп йөзде, коенды. Акмал хан мондый йөзү залын нинди видеофильмнарда күреп, күчереп эшләткәндер, анысы нәмәгълүм, әмма бассейн гаҗәепләр дә әйбәт, матур һәм уңайлы иде. Дөрес, җирле, милли архитектура чалымнары юк диярлек. Диварлары тоташтан озын- биек тәрәзәләрдән тора, затлы һәм чыдам кирпечтән эшләнгән стена, куе чия төсендәге калын тукыма белән каплау мөмкинлеге дә каралган пыяла түбә, зур агач кисмәкләрдәге пальмалар, сирәк очрый торган кәрлә агачлар, келәм юллар, бинаның төсенә тәнгәл китереп сайланган паласлар мондагы һәрнәрсәнең уйлап эшләнгәнлеге турында сөйли иде. Ул әле тагы су керергә җыена иде, ләкин саунадагы кеше кереп сорады: —Сухроб-әкә, йөз ун градус эсселек җитәрме? Халатны эләктереп саунага күчәргә туры килде. Ул инде бассейннан, саунадан, бай өстәлдән дә ифрат риза кебек булды, ләкин ин ахырда нервылары уйнап китте, кәефе кырылды, ул үзенең кайда икәнен уйлый башлады. Саунадан ул коену залына өч тапкыр йөгереп чыкты, бассейнның зәңгәрсу чоңгылына чуму шундый рәхәтлек китерә ки, су бераз салкынчарак булса да, тәнгә сихәт бирерлек дәрәҗәдә йомшак иде. самавырга да шифалы суны бер чыганактан алалардыр. Соңгы мәртәбә йөзгәндә прокурор бассейнның ахырына кадәр барып җитте, анда күгәрми торган корычтан матурлап бөгелгән өч баскыч куелган, алар судан чыгарга бик җайлы иде. Йөзеп килүгә, ул кулын тоткаларга сузды, кинәт кенә гәүдәне каучук белән тышланган басмаларга ыргытасы килеп китте. Бармак очларын тидерүгә, аны электр тогы суккандай итте, ул куркынудан кычкырып куйды, шунда авызына су керде һәм бассейнның уртасына таба йөзә башлады, шунда үзе “менә Аксай ханынын тагы бер кеше башы җитмәслек алымы” дип уйлады, баскычларга ток бирден, анда бер дошманыңны йөздердең һәм кеше юк—зәнгәр бассейнда матур үлем булачак. Ләкин икенче мизгелдә анлап алды, шуны оештырсалар, ул бит үлеләр патшалыгына атлар иде Шундук үз хәленә бәя бирде: нервылар нык какшаган, мунча алдыннан коньяк белән артык мавыкты шул, югыйсә кабымлыклар бик шәптән иде бит. Ярый әле саунанын калын ишеге нык ябылган, хезмәтче анын куркынып кычкырганын ишетми калды. Прокурор судан чыкты да бассейнны чолгап алган кин бордюрга барып ауды, чөнки куркудан аяклары дерелди, атларлык хәле дә юк иде. Мунча алдында сыйлану теләге шундук башыннан очты, ул сауна хужасы белән саубуллашып үз бүлмәсенә атлады. Керүгә караватын көйләде һәм җәймә астына чумды, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеме алган, күкрәгендә, үзе әйткәнчә, ике Гертруда йөрткән кеше белән сөйләшү алдыннан әйбәт кенә йоклап алырга кирәк иде. Бассейндагы куркуга карамастан, шундук йокыга китте, татлы изрәү белән онытылды, бәлки ул иртәнгә кадәр дә йоклаган булыр иде, ләкин шыгырдавыклы итек кигән иртәнге чәйдәш уятты: —Торыгыз, торыгыз, Сухроб-әкә,—дип ул аны җилкәсеннән җиңелчә генә селкетә иде —Бер сәгатьтән хуҗа килә, пешекчеләр күптән кичке ашны әзерлиләр, торыгыз. Прокурор теләми генә торды, алтын тешле адәм чыгып киткәч кенә анлап алды—бер сәгатьтән теләгән кешесе—күпме куркынычлар аша янына омтылган кеше белән очрашачак. Ул тагы тиз генә алтынсу төстәге халатка төренде һәм бассейнга ашыкты, бары салкынча су гына күңел көрлеген, тән ныклыгын кайтара ала, ә алар кирәк булачак әле. Озаклап коенды ул, хәтта хан белән нәкъ менә бассейнда очрашу теләге дә баш калкытып куйды, ләкин ул бу теләкне башыннан куарга тырышты һәм ашыгып коену залыннан чыгып китте. Бүлмәдә телевизор карап утырып та булыр иде, әмма аңа дүрт стена эчендә тар, тәрәзәдә көчле кондиционер гүелдәп утыруга карамастан, эссе-тынчу булып тоела башлады һәм ул ишегалдына ашыкты. Жәйге кухняда пешекчеләр кайнаша, алар янында иртәнге якта газет атып килгән Мәүлидә ярдәм итеп йөри, әмма ак киемле сүзсез карт килеп җитмәгән иде әле, күрәсең. Ул паркның ин ерак аллеяләренә борылды, анын ишегалдына килеп керүгә үк махсус көтеп торгандай Арипов белән очрашасы килми иде. Шулай да ул бакчада нинди хәрәкәт барганлыгын абайларлык, кунак йортының яшел капкалары шәйләнерлек юллардан читкә китмәде. Әнгер-меңгер төште, хуҗа килер алдыннан аллеяләргә шлангтан су сиптерделәр, бакчада яңгырдан соң була торган салкынча-саф һава урнашты. Өлгереп җиткән алма исе бөтен паркка җәелгән, монда башка җимеш агачлары юк иде, ләкин кыргый-матур агачлар һәм куаклардан (аларнын кайберләре әле чәчәк атып утыра), розарий һәм кура җиләклеге ягыннан тәнеңне иркәләр, җаныңны дулкынландырырлык ис-аромат аңкый иде. Болар өстенә, җил таулардан чикләвек урманнары, кыргый алыча исләрен дә алып килә, болар барысы да йорт янында сулышны киңәйтеп, тәнеңне рәхәт дулкынга көйләүче мохит тудыра иде. Бераздан аллеяләрдә ут кабынды, беседкалар янында, тыгыз-куе артыш куаклары арасында декоратив яктылык җемелди башлады. Имеш, алар янында яшәгән кешенең гомере озын була. Бикле яшел капкалар янында да ут кабынды. Ә хуҗа һаман күренми иде әле. Прокурор акрын гына атлап йөрүен дәвам итте, сукмакларга искечә манерда юеш кызыл ком сибелгән иде, кинәт кенә анын исенә Ташкенттагы балачак хатирәләре белән бәйле җәйге “Хива" кинотеатры килде, тавышсыз кино заманнарында “Солей" дип аталган ул кинотеатрның да бик матур бакчалы ишегалды булып, анын сукмакларына да нәкъ менә шушындый ком сибәләр иде. Аксай бакчасы балачак истәлекләрен яңартты. "Хива” театрында күрсәтелгән киноларны ул юан чикләвек ботагына утырып карый иде. ләкин ана еракта калган яланаяклы балачак хатирәләрендә казынырга ирек бирмәделәр, йорт бусагасында алтын тешле кеше күренде. —Сухроб-әкә,—диде ул—Өйгә рәхим итегез. Хан тагы мөгез чыгармакчы була, дип уйлап куярга өлгерде прокурор Күрәсең, очрашуны иртәнгә калдырмакчыдыр. Ләкин ул якынлашуга, кыйммәт костюмлы, шыгырдавык итекле елмаеп әйтә салды: —Рәхим итегез, минем арттан барыгыз, хуҗа сезне көтә. Сенатор иртәдән бирле үз исемен дә әйтмәгән кеше артыннан иярде. Күрәсең, йортка керү өчен дә туннель бардыр. Юкса, күктән төшмәгәндер ич. Башны юк белән ватарга кирәкми иде, ләкин шунысы хак, хуҗа, чыннан да, цирк трюклары ярата икән. Кинәт ачуы кузгалган прокурор ана эчтән генә “Күз буучы" дигән кушамат тагып та өлгерде. Аксай ханына бу исем бик тә килешеп торыр иде. Алар озак кына галерея буйлап бардылар, монысы кышкы бакча иде. аннан сулга, ачык-кызыл төстәге келәм-юл җәелгән паркет идәнле коридорга борылдылар, шулчак алтын тешле сул яктагы ишекне шакыды. Эчтән жавап ишетелмәде кебек, ләкин аны озатучы ишекне ачып җибәрде һәм керергә яраганлыгын ишарәләп Сухробка ым какты.