Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОРУРЛЫГЫН ЮГАЛТМАГАН ҖАНЫМ

Киметегез саныгызны

“Йөз кырык биш миллион кеше бар. Дип. Рәсәйнең тынчу сандыгында”,— Бик тә ялгышасыз. Мине кыстырмагыз. Бергә киметегез саныгызны да: Канга баткан, хәсрәт баскан илдә Килми генәм гомер кичерәсе... Ничек кенә ата-бабам корган Тирмәләргә кире күченәсе?! һәм яшисе азат бөркет булып, Иминлеген саклап күгебезнең. Бөтенлеген яклап, данын хаклап Татарстан дигән Илебезнең! Шул дәүләтнең халкын барлаганда. Иң беренче мине күрсәтегез: “һәр кешенең җаны тәне белән Бергә йөрсен!”—диеп кисәтегез. Гәүдәм генә йөри Рәсәй буйлап... Күпләр әйтер:—Әллә шашканмы бу? Кем өлешен яшим? Үз җаным бит Туганда ук күккә ашкандыр күк... Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ (1946)—шагыйрь, "Җир китабы". "Өмет ае". "Хак щ.1' Һ.6. китаплар авторы. Азнакай ]Х1йаны Т/ртв авьишнда яши. Без күп тә бит... Чыңгыз, Бату явы белән Татар атлы халык килгән. Кара халык—сарык, көтү... Орышка да алдан кергән. Алтын Урда таралгачтын, Кемдер кире кайтып киткән. Татар дигән исемнәре "Йогып калган безгә" күптән. Бүген алар—иреклеләр... Уйламый да безнең хакны. ...Күпме татар яши җирдә Кыргыз, үзбәк, казах атлы... Белмәсәң, бел "Мии үзем кадәр әле! Кизәнмә ..." Равил Фәпзуллчн Дала исе аңкый миннән, Бабаларым—төрки-кын чак. Савап булыр—без. аларны Искә алып, дога кылсак. Болгар атлы халыкның да Чаткылары миндә уйный. Шул дәвернең төсе итеп Саклыйбыз ич Сабантуйны! Алтын Урда мәмләкәте Уйларыма салган киңлек. Тарих юлын турыласак, Аңлашыла безнең кемлек. Дөрес булыр, алда өмет, Яктылык бар әле дисәм. Ханлык бетсә, Казан калган! Димәк әле татар исән! Шулай булгач, Былтыр1 сүзен Кабатларга хак бар минем: —Бу җегет абзаң булыр бу. Бик белеп тор син. энем! Белеп язам Белеп торам, кемдер бу шигырьгә “Милли” диеп тамга саласын. Соң, җаныем, нәслең татар булгач, Татар булмый кая барасың. Яхшы атлы булам диеп кенә Ят кавемгә, дингә күчимме? Татар—бөек! Шуны аңлатырга Юнәлдерәм барлык көчемне. 'Сүз Г. Туканның "Шүрәле" әкиятендәге батыр турында Тәрҗемәләрен дә булдырмаслар— Дөрес сүз бит миргә китәчәк... Татар булса яшәр! Шигъри фикерем Татар бетсә генә бетәчәк... Коры куаныч Парижны бит урыслар да. Нимесләр дә басып а.тган. Ни могҗиза, бүгенгәчә Халык исән, дәүләт калган. Испаннар да гарәпләрдән Җиңелгәннәр, зыян күреп. Ә дәүләтен халык саклый Батырларча, данга күмеп. Безнең дәүләт кая киткән. Ник югалган Казан чүккәч? Халкы яши нсәңгерәп. Сәлам биреп һәрбер чүпкә. Горур булган кавем генә Матур яшәр, дәүләт тотар. ...Мин болан да бөек диеп. Саташа шул кайчак татар!.. "Милләтләр зираты" яки телевизор караганда бер уй Телимме мин. теләмимме— Мәҗбүр карарга. Урыс бии, урыс шаша һәрбер каналда. Юкмыни соң бездә тагын Башка милләтләр? Бар бит әле дуслык дигән Олы кыйммәтләр. Экраннарда фәхешлек һәм Эчү ярышы. ...Татарлыгын югалтмаган Җаным карыша. "Рәсәй—төрмә",—диләр иде Элек халыклар. Зур зиратмы әллә бүген? Әйе... хаклык бар... Уйласаң, уйланырлык УЛ сугышлар нигә кирәк булган, Кан коеп та, акыл тапмагач? Үлем газапларын күрә торып. Кешеләргә кадер артмагач?! Ул җиңүләр нигә кирәк булган. Юлыбызга бәхет чәчмәгәч?— Егылган ил халкы үзебездән Мең мәртәбә затлы яшәгәч... Юньсез тарткалаш Туйлар узып, кияү-кәләш Бергә яши башлагач. Гаиләдә кем өстен дип Китә көрәш, тарткалаш. Көрәш булгач, кемдер инде Җиңелергә тиештер. Мәсьәләне нәсел-ыру Ачыкларга керешер. Нәтиҗәсе тиз күренер: Булган әйбер—бүленер. Бала-чага ятим калыр. Чит кулларга бирелер. Минем белән килешерләр Гомер иткән кешеләр: Гаиләдә көрәшмиләр. Ганләдә—яшиләр... Әдегә түзәм Син бит әле мине сагынмыйсын. Күз салмыйсың киткән юлларыма. Тулган айга карап моңаймыйсың. Күз яшеңне сөртеп юрганыңа. Син бит әле мине сагынмыйсын. Кат-кат укынмыйсың хатларымны. Дога көйли-көйли сорамыйсың Яннарына кире кайтканымны. Син бит әле мине сагынмыйсың. Мин дә түзәм хисләр бирешсә дә... Сагынасыңны беләм! Көне җиткәч. “Килеп әйтер миңа фирештэләр"... Күрәзәче будмасам да Мин әйткәннәр сиңа килеп бара: Ялгышасың, дидем ялгыштың. Нәтиҗәсен, әнә. күреп торам Күзләреңнән ага сагыш-моң. Барма дигәндә дә. тыңламадың. Күрәчәгең тартты ашкындың. Бер йомычка булдың уртасында Үкенечләр тулы ташкынның. Кире кайт дип күпме үгетләдем, Колак салмый үттең—тискәре. Ә үзеңне тормыш чоңгыллары Алып кереп китте эчкәре. Кисәттем бит юкса, ә бит үзем Күрәзәче булып тумаган. ...Мәхәббәттән качып бәхет тапкан Кеше әле җирдә булмаган...