Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

АКЫЛЛЫ АТЫН МАКТАР

 Дәрвиш васыяте

Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел. Татар халык макалс Миңа калса, язучы булган кешенең төп сәяси вазифасыяхшы язу. Г Гарсиа Маркес Үлгәннән соң макталу вә сагынылу -терек булу, әмма терек вакытта макталу-улу вә онытылу. Риэаэдаин Фәхреддии Күнеленә авыр алмаса иде укучым, ниләр уйлаганымны язарга, йөрәк серләремне чишәргә ниятләдем. Мишәр холкына буйсынып, берсәк тупасрак та катырак әйтеп ташласам, яки, сүзгә мавыгып, озынгарак суза калсам, ачуланмасын иде укучым, кинә сакламасын иде, кичерә генә күрсен иде. Укучыга мөрәҗәгать итүем бүген уйлап чыгарган нәрсә түгел. Дөньяда бер укымышлы, талымлы вә таләпчән татар укучысынын күңелкәенә җим булырдай, хуш килердәй әсәрләрне генә тәкъдим итү ниятеннән, кырык-илле ел эчендә утызлап китапны үзебезнең ана телебезгә күчереп-язып чыктым. Ашык-пошык эшләгәнем булмады, һич юк. Дөрес анысы, авторларыма да хыянәт итмәскә тырыштым, ягъни эчтәлекне сөйләп чыгу белән мавыкмыйча, һәркайсының стиль үзенчәлекләрен, теленең байлыгын, әсәрнең камиллеген түкми-чәчми күчереп утырту ягын карадым Иҗат эше әйтеп бетергесез катлаулы бер нәрсә инде ул. Аңа бер җигелсәң, тиз генә котылырмын, димә. Үз-үзеңә гомер буе ышанып бетмисен, канәгатьләнү хисен кичермисен. Иҗат - чын мәгънәсендә газап инде ул. Затлы газап, татлы газап, зәвыклы Кыям МИНЛЕБАЕВ (1929) —язучы, тәрҗемәче; "Бакый", "Үткәнгә сәяхәт", "Чынлы чишмәләре" исемле китаплар авторы Рус теленнән татарчага угызга якын тәрҗемә китабы бар Россиянен атказанган мәдәният хезмәткәре Казанда яши газап, ләззәтле газап. Ана теленең тирән сандык төпләреннән үзенә кирәкле сүзләрне актарып чыгарасын, дистәләрчә синонимнардан нәкъ шул урынга утырырдаен сайлап аласын Анда да әле күңелен һаман тыныч түгел, авторыннын рухи дөньясын тулаем гәүдәләндерә алуыңа, тәмам җиренә җиткерүенә һич кенә дә ышанып бетмисен. Камиллекнең чиге юк бит анын. Әмма шулай да. әнә шул омтылышында да автордан оялу, тәнкыйтьтән курку дигән нәрсәнен эзе дә юк Алары белән, мөгаен, уртак тел табар да иден. Тик менә алардан бөегрәк, алардан таләпчәнрәк гади вә гали заг бар бит әле, анысы - у-ку-чы! Әйе-әйе, иң олы хөрмәткә ия - ул да булса укучы. Хезмәтеңнән үзең бик үк канәгать булып бетмәгәндә, укучы мона ни әйтер икән инде, дигән сорау туа. Бер дә генә сынатасын килми инде, әй! Соңгы романым да укучының күңеленә хуш килсә, аннары инде үлсәм дә үкенмәс идем.. Миңлебай Сәләхе Мин якмасам. Син яниасаң. Ул янлшса— Кем җылытыр Бу дөньяны?! На)ыйм Хикмәт Дәрья өстендә чатнама суык. Гыйнварнын раштуа суыклары бу. Узган елларны кар мул яткан урыннарда җылырак була торган иде. Быел һич аңламассың! Авыл араларындагы ачык кыр юлында җил өермә кубарып, чанага кар тутыра, тун якасыннан кар тузаны муенга чаклы үтеп керү җаен таба да тәнеңне кымырҗытып ала, кай арада эреп өлгерә дә чиркандырып аркаң буйлап ага, киемеңне суыта Гомерендә беренче тапкыр чанага толыпсыз утырып кайта Сәләхетдин. Кара дуплы туны суык үткәрми үткәрүен, әмма шулай да, юл йөргәндә ике толыбының берсен (якын-тирәгә барганда җиңел кызгылтын, ерак сәфәр чыкканда саллы зур карасын) кияр иде, һич оньггып калдырмас иде. Башында колакчыннары гадәтенчә артка кайтарып куелган саргылт күн бүрек, аягында кара киез итек, өстендә сырган җылы чалбар, чак кына өшәнә башласа да җылысын җуймаган кыска тун булса да, үзен шәрә кебегрәк гоя Сәләхетдин. Әле ярый, өр-яңа саллы толыбын төпчек улына васыять итеп калдырырга акылы җитте: шундый затлы киемгә кызыгучылар табылыр иде, һәрхәлдә үзенә тәтемәс иде.. Гомерендә беренче мәртәбә дилбегә тотмыйча гына атка утырып баруы Сәлахетдиннең. Ничаклы ат узды анын кулыннан, күпме холык—тынлаучаны һәм сабыры да булды, үшәне һәм чыгымчысы да булмады түгел, булды,—тик инде һәркайсы дилбегәне кем тотканын шундук шәйли торган иде Аннары инде кайсылары, дилбегәне бер каз ып, чөңгереп җибәрүенә, озын сыйракларын еш-еш алдыртып, биегәндәй тигез юыртып бара, кайсылары йөнтәс калын аякларын авыр гына кузгатып, юыртуны авырсынып, тиз арада батыраеп чабуга күчә дә хәле беткәнче әнә шулай җилдереп, тәмам хәлдән тайгач, йөнтәс авыр аякларын көчкә сөйрәп бара башлый. Малкаеның хәленә кермичә, дуамалланып, камчылавын дәвам иттергән хуҗа—атсыз кала: бичара, телсез җан иясе, аңа ярарга тырышып, янә бер. инде соңгы тапкыр талпына да, манма гиргө батып, йөрәгенә ут кабып, дәрмансыз егыла... Хәзер менә Сәләхетдин дә нәкъ шундый бичара малкай хөкемендә, ярыйсы ук өшәнгән чананың үрәчәсенә таянган хәлдә, ян-яклары ашалган, таушалган чана табаннарының аяусыз суыкта берөзлексез шыгырдавын үзенчә аңлап, аны кайчан гына алс үзе яратып җырлаган борынгы озын көйгә юрап бара... Элскләре атын юыртып (син кумасан да, авыл морҗаларыннан югары күтәрелгән төтен күренү белән, ат үзлегеннән юырта башлый!) урамга керүенә, җәмәгате Ләйлиҗамал капканы шар ачып куяр, аш-суын, чәен хәстәрләгән булыр Атын тугарып, җылы аранга кертеп, өстснә берәр чикмән-мазар ябып, алдына азык салып, муенын сыйпап, ялын аралап, сыртына йомшак кына суккалап, болдырга якынлашуына, җылы су салган комганын тотып сөекле карчыгы көтәр иде... Төнлә кайткан чакларында, чәй эчәргә дип, тетелеп йоклап яткан төпчеген уятмыйча калмас иде. Нинди генә җитди булып күренергә тырышмасын, бигрәкләр сагынып кайта иде шул тәтелдек малаен... Шәйморза чуашының үзе шикелле үк муртайган чанасында Казанга кайта Сәләхетдин. Хәер, бу юлы үз теләге белән кайтмый, ул инде үз иркендәге кеше түгел. Аны тоткын сыйфатында Казан төрмәсенә китерәләр. Ун елга хөкем ителгән җинаятьче булып “кайта” Сәләхетдин үзе яшәгән шәһәргә. Җәмгыять өчен хәвефле затларны калага кеше күзенә күрсәтмнчәрәк, төн караңгысында алып керү хупланадыр инде, шулай эшләү кулай саналадыр. Сакчыларның ашыкмавын башкача аңлатыр әмәл юк. Иске Шәйморзадан өч көн элек әче таңда юлга чыккан булсалар да, Иделгә бүген эңгер- меңгердә генә килеп җиттеләр. Бу юл таныш иде Сәләхетдингә, яхшы ук таныш, ике- өч атна элек кенә шушы юлдан авылына кайткан иде Сәләхетдин. Ул чагында анын өстендә иркен кара толып иде. Толыбыннын биек якасын күтәреп җибәрәсендә—һичбер төрле жнл-буран да үтеп керә алмый синең битеңә-башыңа. Ул чагында юл буе кар явып кайтты Эре кар бөртекләре, гүя һәммәсе бер-беренә тотынышып, әйлән-бәйлән уйныйлар, күкләрнең бөтен йөзкәйләрен тоташы белән бөтереп алганнар да, төшик микән, юк микән дигәндәй, аптырашып, әйләнеп тә тулганып йөриләр, һәрхәлдә, төшәргә бик ашыкмыйлар, бере өстенә бере юлыгып, йомшак кына бәрелүдән бер ишесе югарыга, бер ишесе түбәнгә, күпчелеге исә ян-якларга таралыша да юллана иде. Сабыр гына, үз дәрәҗәләрен үзләре белеп кенә... Ул чагында Сәләхетдиннен кулында, әлбәттә, дилбегә иде. Ул да үз кадерен үзе белеп кенә, саллы гәүдәсен туры тотып тезләнгән көе кайтты, йомшак печәнгә күмелгән кара киез итекләренә утырмады, кысыграк күзләрен юлдан аермады. Хәер, ничә генә карасан да, фани дөньяны бөтереп алган кар бөртекләре арасыннан юлны һич шәйләрмен димә, бар ышаныч атта инде—чана юлын шул шәйли, шул малкай... Нинди изге ниятләр белән, нинди өметләр белән кайткан иде бит Сәләхетдин үзенен туган авылына!.. Төн карасыннан да кара бинага аларны мондагы сакчылар алып керде. Биек тимер капканын эчке ягында тулаем алар хуҗа иде. Өч бөртек тоткынны әлеге сакчылар баз кебек шыксыз бер сасы баракка алып керделәр дә буш сәндерәләрне күрсәттеләр. Сәләхетдин аскысына ятарга ниятләде. Кармашып кына сәндерәдә шикләнерлек әйбер- мазар юклыгын ачыклагач, урта бер җиренә килеп утырды. Ышкыланмаган тупас такталар, үз язмышларыннан зарлангандай, ыңгырашып куйдылар. Авыр гәүдәле мәхбүс яткач, тагын да ныграк зарланышып алдылар. Сәләхетдин дә ыңгырашып куйды. Шактый арылган икән шул. Гомер буе эш, эш дип яшәгән, кулыннан йә балта-чүкеч, йә урак-чалгы, йә көрәк-сәнәк ише нәрсә төшмәгән ир-ат кинәт кенә эшсезлеккә дучар ителсен әле! Яту белән, бөтен сөяксаяклары сызларга тотынды, известь базына егылып төшкәннән соң кичергән әрнүләре ике-өч ел узгач үзен ныграк сиздерә башлады. Әмма пәһлеван гәүдәле кешегә әлеге әрнүләр әллә ни тәэсир итмәде, ул аларга бирешмәде, фәкать эченнән генә: “Их, өйдә булсам! Карчык духым гына билгә банкы салыр иде дә—вәссәлам!..”—дип уйларга өлгермәде, банкы салгандагы шикелле үк, хәлләре җиңеләеп киткәндәй тоелды. Тик менә иртәрәк сөенгән икән әле. Гомумән, сөенерлеге бөтенләй дә юк икән ләбаса! Бил тирәләренең, сөяк-саякларының әрнүләре басылырга өлгермәде, бөтен барлыгын шыксыз жан газабы тинтерәтә башлады. Монысыннан банкы салып кына арынырмын димә инде син. Җәмәгатен, бала-чагасын уйлаган саен, үтереп әрнергә ябыша. Хикмәт шунда ки. өйдәгеләрне бит син һич кенә дә исеңнән чыгара алмыйсын. Нишлиләр икән инде менә хәзер0 Ишеткәннәрдер инде мина ун ел биргәннәрен. Ишетмичә ни хәбәр синен үзеннән тизрәк йөри ләбаса! Көне-сәгате белән кал авыл га килеп җиткәндер... Оланнар бу фаҗигане бераз үсә төшкәч кенә анлап җиркерерләрдер, ә менә карчык Ул инде мин киткәннән бирле ут йотадыр. Әйткән иде бит, әйткән иде: “Ил өстенә зур афәт килде, ярты авылның ир-атын сугышка озатканнар. Шунда син кайтып тешәсен, түшең киереп Җәен уфалла тартып җәфаланган, кышын бәләкәй чанага җигелеп интеккән авыл халкын син узып китәсең шәп атын белән... Йөрмә син анда, акылын булса!.."—дигән иде. Башы җитмәде шул Сәләхетдиннен авылдашлары булып уйлап карарга, акылы җитмәде. Элекләре кермәде безнең белән колхозга... Кулак булып калды, аннары индукка әйләнде, аерым хуҗалыкка чыкты Йортын кырмыска оясыдай туздырып ташлаганны ул оныткандыр дисезме? һич юк! Онытылмый андый җәбер-золым, мәсхәрәләү. Ун ел элек булган мистный влачка гына түгел анын ачуы да җәбере, бөтен авылга төшә анын карг ышы Әнә, күрәсезме, нинди шәп атлар җигеп аттан, бер дигән толыплар киеп алган, кар тузаны тузгытып узып китте безнең яныбыздан... Барчабызны адәм мәсхәрәсе итәргә кайткан лабаса ул, бөтен авылыбызның көлен күккә очырырга кайткан! Колхозчыларның баеп китүеннән көнләшеп үләдер әле... Хан булыргадыр әле исәбе, колхозларны бетереп. Күрәзәче диярсен, нәкъ шулай килде дә чыкты. Гаепкә алма инде, карчык, сүзенә колак салмадым ла! Төптән уйларга үземнең башым җитмәде шул, башым җитмәде. Элегрәк тә, җилгә каршы бармыйк, керик без дә шул колхозларына, керик, дигәнеңне дә, балалар хакына тыңла, зинһар, сүземне, дигәнеңне дә "ишетмәдем", ике бите белән җир себереп, шундый зур йортны алып барган карчыгымның зар елаганын да, канлы яшьләр түккәнен дә “күрмәдем” Себер сөреләсе бәндә идем бит. синен аркада гына котылып калдым—качып өлгердем. Бу юлы да, авылга кайтып, барча халыкның акаеп караганын сыртым белән тоеп тордым. Ахыр чиктә, ичмасам, бәлагә тарыгач, Минтук каенага үзе Казанга килеп, үзе сатып алып киткән чүпрәк-чапракны өстемә алмаска иде лә миңа! Әйтте бит адвокат марҗа, төшерәсем килми ак эт бәласен кара эткә, алмагыз аның товарларын үз өстегезгә, диде, калавыл халкыннан җыеп, ярма-онга алмаштыру нияте белән үзегез алып кайткан ике чемодан өчен генә закон алдында гөнаһлы булып калыгыз, анда да: "Гаепле дип саныйсызмы үзегезне?"—дигән соңгы сорау куелгач, кыю рәвештә әйтегез: "Юк, гаепсез”,—диегез. Шулай дисәгез, каенагагызны аралап калырга маташмасагыз, бөтен бәлане үз өстегезгә алмасагыз, күп дигәндә ике ел бирәчәкләр сезгә, дип үгетләгән иде. Тотмадым бит шуның алтын киңәшен, тотмадым. Син инде, Минтукнын чанасына утырып, анын көен көйләгәнсең, шул карт төлкене жәлләгәнсең, диярсен. Юк, ышанмадым, карчык, анын күз яшенә, зәррә кадәр дә ышанмадым. Мин бит анын судан коры чыгып, үземне батырып калдырырга маташуын бик гиз шәйләдем. Мин бит аны шунда ук сугып үтерә ала идем, әлхәмделилла, тыелып кала белдем. Бәреп үтермәгәч, аны зур бәладән йолып калдырырга булдым. Аның белән бергә үткәргән атна-ун көнем жәл, янә дә ун ел бер камерада утыртмагайлары, дип котым алынды. Кыскасы, җирәндем мин аңардан, җирәндем ул нәҗестән Бәхилли күр, газиз карчыгым, ачу тотма, зинһар' Балаларымны тәрбияли күр, зинһар, капчык асып, хәер сорарга чыгып китүдән коткара күр, зинһар, минем йөрәк парәләремне!.. Кичерә күр инде, карчыгым, яратуын яратсам да, кинәшләренә һичбер вакыт колак сала белмәдем шул, белмәдем Газаплы уйлар диңгезеннән, хәсрәтләр дәрьясыннан чыга алмыйча, танны аттыра Сәлахетдин мәхбүс Инде сызылып таңнар атканда, юадан һәм уйдан алҗыган тоткын оеп китә. Шулай миңгерәүләнеп, уяулы-йокылы яткан чагында күкрәгенә күсеме, тычканмы үрмәләп менгәнен шәйли. Күзен ачмыйча г ына сул кулы белән генә теге күсене ялт иттереп эләктереп алуы була—колак төбендә үк чәрелдәвек тавыш белән берәүнең ачыргаланып илереп җибәрүенә күзен ачса—тычканмы, күсеме дигәне сыек кына гәүдәле бер үсмернең кулы булып чыга Кесәгә кереп маташа икән бичара. Анда нәрсә бар дип уйлагандыр инде? Әйтерсең, мона чаклы милициядә анын бөтен киемнәрен дә, үзен дә энә күзеннән үткәрмәгәннәр инде Ул арада аргы баштан —Кем тия анда минем пацанга?!—дигән калынрак тавыш ишетелә. Озак көттермичә, әлеге тавышның иясе үзе дә күренә. Колгасар гәүдәле, сап-сары чәчле, почык борынлы, зур авызлы, утызларны узган бәндә икән үзе. Килә-килешкә сасы авызыннан катлы-катлы сүгенү сүзләре чәчеп: —Төрмәдә Майкапның хуҗа икәнен белмәгәннәргә белдерәбез, танымаганнарга танытабыз! Майкапның пацанына кул күтәрүче булса, аны момент акылга утыртабыз' дип сөйләнә. Яна килүчеләр сәндерәсе янында, әрнүен басарга тырышып, кулын селкеп торучы үсмерне, хатыннарны кочаклагандай, ике кулы белән дә кочаклап ала, ана елмайгандай кылана, шундук чыраена гаять яман гайрәт кундырып, кай арада яшел сырма якасыннан нидер алып, "сөяркәсен" рәнҗетүчегә якынлаша: —Туны да җылы күренә моның...—дип аты-чуты белән сүгенүен белә. Ышкыланмаган такта сәндерәдә утырган килеш, күзәтә Саләхетдин, иллене узгач. үзенә төрмә сабагы өйрәтергә маташучы сасыкның шыксыз озын, хәтта колакларын каплаган сары чәчен дә. зәһәр чәчкән яшел күзен дә, почык борынын да, нәзек иренен дә күрә-күзәтә Сәләхетдин. Бу гомер эчендә аны акылга утыртырга маташучылар булмады түгел иңде, булгалады. Биш-ун ел гомерен бирер иде мәхбүс әлеге сасыкның җирәнгеч кыяфәтен күрмәс өчен. Тик ун елын бирә алмый шул мәхбүс—нәкъ ун ел буена җыен әтрәк-әләм арасында көн итүгә, йокысыз кышкы озын төннәрне санауга дучар ителгән шул Сәләхетдин... Кай арада теге сарыбайның ике бармак арасына кыстырган бритва кисәген шәйләп өлгерә дә кулын сузып килгән хәчтерүшкә ун кулының сырты белән генә берне селтәп җибәрә Моңарчы тоткыннарга туган-тумачалары әйбер-кара китерсәләр, ин әүвал әнә шул хәчтерүш кулыннан уза, анын тавышы-тыны чыкмасын дип, май капсын дип, ул куйган “тәртипкә” берәү дә каршы килә алмый иде Сугыш башлану белән, моның елгыларга фронтка китү хәвефе яный башлагач, районда җаваплы эштә эшләүче, үзе бронь белән калган бер кардәше моңа амбардан бер капчык ашлык урларга куша; аны тотып, биш елга рәшәткә эченә утыртып куялар; аның үзенә рнзык-мазарны күп ташысалар да, ул аны “сөяркәсе" белән генә бүлешә; район үзәгеннән үзләренә дә аз- маз тамгач, төрмә түрәләре анын кыланышын күрмәмешкә салыналар иде. Әле теге кыска чал чәчле, чал сакал-мыеклы. башына түбәтәй кигән татар агае мондагы хәлләрне белеп бетермәгән шул. Белгән булса, һич тә Майкапка болан кул күтәрмәс иде Яңа кеше бит. яна кеше... Үзе болай хәйран шәп сылады да бит—кем белә эшнен ни белән очланасын. Тоткыннар барысы да уянып беткән, якын-тирәдәгеләре сәкеләрендә яткан килеш кенә башларын сузып күзәтәләр, ә инде түрдәгеләре, әйбәтрәк ишетү-күрү өчен, якынгарак елышкан иделәр. Бу рәнҗетелгән кешеләрнең һәркайсы Майкаңның бака шикелле җәйрәп ятуына эчтән сөенә, көлемсерәп тә куя, әмма чыраендагы үзгәрешне күршеләре сизмәгәе, дип тә хафалана. Исенә килгәч, үзенең нишләп болай бусага төбендә чалкан ятуын тиз генә аңлый алмыйча азаплана Майкап. Башының үтереп чатнавы гына барлы-юклы акылын җыярга мәҗбүр итә. Көч-хәл белән кул-аякларын бергөрәк җыя да гәүдәсен кузгатмакчы булып карый, бер батман кургашын салгандай башын кыймылдатып маташа, әмма хәленнән килми. Тик инде барча халык алдында болай озаклап яту килешми, аларга үзеңнең бөтен һөнәрләреңне күрсәтеп бетермичә, бирешергә ярамый. Әле бит аның янә дә бер һөнәре бар. Шунда күрерләр Майкапның кемлеген! Зәһәр ачу Майкапка көч бирә, һәм ул авырлык белән генә булса да аяк өстене калкына. Кай арада сырма эченнән, каяндыр култык астыннан кыскарак кына фин пычагы тартып чыгара. Үзен төрмә халкы алдында әдәм мәсхәрәсенә калдырган теге татар картына якынлашып килгәндә., тегенең сәкесенә сузылып ятканын, кая ул сугышырга әзерләнү, хәтта әле күзләрен үк йомганын күреп, хәйран кала. Ә инде якынрак килеп, йөз чалымнарын яхшылап карагач, моңарчы да аны күргәне барын, бу затның Киндерледәге күршесе Федор дәдәйгә көз көне печән кайтарып бушатканын, дөресрәге, тау хәтле печән олавын ине белән җиңелчә генә кагылып аударганын үзенен авыз ачып карап торганы хәтеренә төшүгә—Майкап тораташтай катып кала, дөньясы онытыла, кулындагы фин пычагы шапылдап идәнгә төшә. Майкап эчендәге зәһәр ачуын яраннарына юнәлдерә: —Безнен ташпулатыбызга утырмага Вагоностройнын мөхтәрәм аксакалы Сәләхетдин пәһлеван килгән! Ул минем күршем Федор дәдәйнен җан дусты. Мин аны көзлектә күргән идем. Ул чагында анын сакалы юк, мыегы кызлар кызыгырлык иде. Хәзер бөтенләй танырлык түгел үзен; чал сакал баскан. Бөркет борыныннан гына шәйләдем. Куәтле булуыннан да, кәнишне... Майкап, янтыгын капшап, әйләнә-тирәдәгеләргә бер карап ала да: —Шуны колакларыгызга киртләгез. Федор дәдәйнен дусты—минем дә дустым. Аны рәнҗетергә маташучы табылса, миннән рәхим-шәфкать һич көтмәсен!—дип зәһәрен чәчә. Шундый нотыктан соң үземне килеп кочаклар, дип көтсә дә, өмете акланмый гына бит: мәхбүс ичмаса кымшанмый да, күзен йомган килеш ята бирә. Әллә бар Майкап аның өчен, әллә юк... Яу кырында сугышып йөрүдән рәшәткә артында, зинданда утыруны артыграк санаган сарыбайгамы соң юньле кешенең хәлен, эчке кичерешләрен аңлау! Авызын тулы кан булса да, кеше алдында төкермә, дигән бит безнен халык. Сөләхетдиннең, шушы хәлгә төшкән, күсе, тычкан, сарыбайлар ише жыен хәшәрәт арасында, аларга баш иеп, шушы хөрәсәннәрдән өркеп яшәүгә дучар ителгән әдәпинсаф иясенең эче тулы ут, йөрәгендә ялкын, бугазында ачы төер булса да, үзенен чын халәтен һич сиздерәчәк түгел җыен әтрәк-әләмгә. Күз яшен чыгарырга һич тиеш түгел Сәләхетдин, һич! Сөенмәсен җыен әтрәк-әләм. Тешен кысып булса да түзәр. Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр инде, дип түзәр. Олы агайларның истәлекләренә караганда. Кече Чынлы авылы аша Болгар дәүләтенең зур бер сәүдә юлы үткән Юлчылар авылыбызга ат ашатырга, ял итәргә генә кермәгән, кырыс холыклы, уңган һәм таза ир-атны юл йөрүгә дә өйрәткән Имештер, безнең авыл халкының юл йөрергә яратуы шул заманнардан калган гадәт икән. Әлеге чир Сәлөхетдингә дә йоккан. Иген-тару эшләре беткәч, кышка кергәч, хуҗалыктан артканын чанага төяп, рәхәтләнеп бер йөреп кайталар икән болар. Авылдашлар берсен-берсе яхшы белә, аралашып яши. тик инде юл йөргәндә һәммәсе дә Сәлөхетдиннен авызына карап торырга мәҗбүр икән. Юлда бит мукшысы, урысы, тагын әллә кеме очрап кына тора. Каян белеп бетермәк кирәк аларның барысының да телләрен авыл кешесенә?! Ә ул, яшьли читкә чыгып йөргәнгә, телләрне әйбәт белә. Шулай баралар болар йөк төялгән чаналарга кырын ятып. Аксакал иң арттан бара, башкаларга күз-колак булып. Менә берзаман алдагы олаулар туктап калалар, кай арада берсе йөгереп килеп тә җитә аның янына, карга бата-чума. —Сәлөхдин өбзәй, анда артлы чана белән урыс албуты. Безгә юл сапмый— "гололобый” дип тетә генә... Аксакалның чырае шундук кара янып чыга. Өстендәге иләмсез олы толыбын сыдырып ташлый, зур тире бияләйләрен билбавына кыстыра да салмак адымнар белән генә олауларның башына чыга. Тагын бераз барып, кара туры айгырны да, ат башына утырган кучерны да уза, артлы чанага кырын яткан, явыз кыяфәтле, үзеннән шактый ук яшь, тазарак кына гәүдәле алпавыт янына килә. Сүзне, әлбәттә: —В чем дело?—-дан башлый. Теге исә, урыныннан да кымшанмыйча, сүгенү сүзләрен дө белгәнен күрсәтеп, “гололобыйлардан” фәлән фамилияле господин алпавытка юл сабуларын даулый. Сәләхетдин бер дә кызмыйча гына анарга җиде-сигез олауны, йөк төялгән авыр чаналарны көрткә төшереп батырганчы туры айгырны юлдан алып тору ансатрак булганын аңлатырга тырышып карый Сабырын җуймаска тырыша. Алпавытның гана сабыры төкәнә Үзенең фәлән фамилияне йөртергә дә, юл сабуны дауларга да хакы барлыгын күрсәтергә теләп, артлы чанасына торып баса да, аюга алып йөри торган, тәртә хәтле кистәнен алып, аның каеш элмәген кулына кия дә: —Я проучу тебя, гололобый!—дип, зәһәрләнеп, тегенең башына томырырга кизәнә Миңлебай Сәләхен зәһәрләнеп кенә алдырып та, җиңеп тә булмаганын аңламый шул урыс алпавыты, аңламый. Ул гололобый дип хурлаган пәһлеван күзләрен кысыбрак, башына төшәргә, башын ярырга тиешле кистәнне сынар кулы белән һавада эләктереп ала да, хуҗасы-нне белән берг ә, ярылмый калган башы аркылы чөеп җибәрә Тирән күпшек кар эченә әллә какларга барып төшкәч кенә, ихтимал, аңлагандыр яшь алпавыт зәһәрлек белән генә җиңүгә ирешү мөмкин түгеллеген. Аңлаганмы тирән күпшек кар эчендә исенә килә алмыйча яткан урыс алпавыты җир йөзендә гаделлек дигән нәрсәнең хөкем сөрүен, әллә юкмы—анысы тамчы да кызыксындырмый Сәләхетдинне Ул сабыр гына атлап тораташтай катып калган кучерны әйләнеп уза да айгырның алдына чыгып, урысча ягымлы гына сүзләр әйтеп, аны юлдан чыгарып, кар эченә төшерә Олаулар узгач, айгырны сабыр гына чыгарып бастыра. Айгырның хуҗасы да. кучеры да аны бүтән кызыксындырмый Ул чанасына сикереп менә дә толыбын кия. Сембер юлындагы бу очрашу халык телендә риваять рәвешендә саклана. Ат җене кагылган кеше бәхетлеме ул, әллә бәхетсезме—әйтүе кыен Сәләхетдин шундый затлардан була. Берзаман бу Сембер базарында искиткеч мәһабәт, затлыкилбөтлс бер айгырга юлыга. —Себердөн китергәннәр икән,—диешкәннәре колагына чалына. Халык мәш килә кызыл гуры ашыр янында Карап туймаслык инде менә, бөтен җире килгән: колакларын уйнатып, гаҗәеп килешле башын горур тотуы дисенме, көлтә хәтле ялы дисеңме, елкылдап торган сырты, куна тактадай киң күкрәге дисеңме, озын торыкларын әледән- әле кыймылдатып, купшы койрыгын селкеткәләп, биеп торуы дисеңме—карап туймаслык мәһабәт, сөлектәй инде менә. Күп кеше сокланып та, якын барырга кыймыйчарак та карап торганда, Сәлахетдин кызыксынып куя—тешләрен тикшерә. Чегәннәр мәзәгенә юлыкмагаем, дип шикләнә. Юк, өч-дүрт яшьлек кенә, хәрәмләшү күренми. Кызыл туры айгырнын шундый да күркәм кыяфәте җитә кала бит безнең ат җене кагылган кешегә. Тәвәккәлли бит Сәләхетдин. Сатып алырга ниятли Себер айгырын Әмма затлы айгырның бәясе дә якын килерлек кенә түгел икән. Мөгаен, кызыгучыларның күбесе, хакын ишеткәч, айгырны ерактанрак күзәтү, сокланып карап торуны кулайрак тапкандыр. Тик инде Миңлебай Сәләхе андыйлардан түгел. Көязлек баштан ашкан аңарда. Чынлы халкын шаккатырырга уйлаган икән, ул инде айгырнын бәясеннән өркеп тормас, ничек тә морадына ирешер. Сәләхетдин атның иясенә үз бәясен бирә. Килде-китте атларга түгел, шәбрәк атка бирелә торган бәя була монысы да. Әмма теге бәндә бик төшәргә ажгырып тормый —Җир йөзендә таба алмыйсың бит мондыйны!—дип, малкаеның елкылдап торган сыртын сыйпаштыра. Бу чаклы да матур булыр икән булса да: белә бит, хәерсез, ат яраткан кешенен атланып очарга кызыкканын' —Атың шәп, сүз дә юк. Мин дә бит сиңа кәжә бәясен бирмәдем, тиярен бирдем, шуннан да артыгын сиңа, ай-һай, бирүче булыр микән?!—дип сатулаша торгач, килешәләр тагы, кул сугышалар. Ат иясе акчаны алып, эчке кесәсенә шудыра. Сәләхетдин тезгенне кысып тота, айгырлы була. Сәләхетдин белән бергә килгән авылдашлары өчесе дә бер авыздан: —Хәзер үз атыңны сат инде, һәйбәтләп айгыр җигеп кайтырсың, ичмасам,—дип үгетләп карасалар да, тыңлата алмыйлар. —Юк, егетләр, әйтмәгез дә сүзегезне әрәм итеп. Җигәсем юк аны мондый арбага! Тарантаска гына җигәм мин аны! Хәзергә яннан гына юыртыр—мичәүгә җигеп җибәрәм, боерган булса. Ул арада айгыр каты куллы, таза гәүдәле кешегә ияләшә дә башлый, сыйпаганда башын артка чөйми, үзен назлаганда кытыршы иреннәре белән ир-атнын җилкәсенә орына, юри генә тешләгәндәй кылана. Ә инде яңа хуҗасы муенын сыйпап, каты бармаклары белән ялын аралаштырып, саллы гына кулы белән сыртына шапылдатып алгач, хәтта әле бераз мәлҗерәбрәк киткәндәй була, аның таләпләренә тулаем буйсына башлый. Тарантасын ясап та өлгерми Сәләхетдин, айгырдан уңмавына төшенә. Җир каткач, атларны уҗымга җибәрәләр. Шунда сәер бер хәл була: кызыл туры айгыр күз күреме җирдәге барлык атларны бергә тупларга тотына; уҗым кертләп йөргән ат янына бара да иңсәсеннән эләктереп, селки, шундук зырылдап арты белән борыла да кушаяклап тегеңәр берне кундыра. Табун айгыры булган икән ләбаса! Кай арада авылның шул тирәдәге атларын барысын бергә туплап өлгерә. Әлеге хәлне күрүче авылдашлар Сәлахетдингә килеп зарланалар—атларыбызны имгәтмәгәе, дип хафалануларын белдерәләр. Уйга кала Сәләхетдин. Бу айгырны болай асрап булмый бит инде, халык рәнҗетеп... Нишләтим икән инде үзен? Шулчагында Заретдин атлы дусты моңа сүз куша: —Сат үземә көтүчеңне! Бәясен арттырып түләргә риза,—ди Ир-ат шап та шоп кул сугыша—кызыл туры Себер айгыры шул рәвешле югары урамга, тегермән хуҗасы аранына күчә. Айгырны җигеп, Заретдин кыш буе юл йөри Җилдерә генә. Шул рәвешле яз да уза, җәй дә. Көзге яңгырлы төннәрнең берсендә урлыйлар бу Себер айгырын. Заретдин мескен шешенеп бетә елый-елый. Сәләхетдингә дә килеп зарлана. Әлеге хәлләрдән соң шактый вакыт узгач, Уби базарында юлыга бит Сәләхетдин әлеге кызыл туры айгырга. Йөгәненнән башлап бөтен дирбиясе—эшлиясе, камыты, ынгырчагы-фәләне—кыйммәтле ташлар, көмеш тәңкәләр белән бизәлгән; тарантасмазар гына да түгел, фаэтон җигелгән, ат башында куе кара сакаллы кучер утыра. Нинди генә дирбиягә "киендермәсеннәр", танып ала бит Сәләхетдин айгырны. Ат җене кагылган кеше буларак инангандыр инде бичара. Дустын сөендерү, айгырын кайтарттыру нияте белән, жандармнарга хәлне сөйләп бирә. Тегеләр башта ярыйсы ук тупас итеп: —Бер-беренә охшаш атлар азмыни бу дөньяда!—дип кенә котылмакчы булып маташалар. Дөресен әйткәндә, фаэтонның хуҗасы берәр түрәдер дип. һич тә аның белән ачылышлы буласылары килми. Тик инде Сәлахетдин үз дигәненнән кайтмагач, әлеге түрәгә сүз кушарга туры килә үзләренә Мәсьәләне анлап алгач, теге әфәнде: —Нинди сафсата ул тагын?!—дип бик эредән сөйләшмәкче була да сон. жандарм ротмистры: —Каршы торган очракта без сезне, галижәнаб, җавапка тартырга тиеш булабыз,— дигәч, бераз йомшара төшә: —Беләсезме, күпме түләдем мин бу айгыр өчен?—дип котылырга, юашлык күрсәтеп юмаларга маташа. —Сез фаэтоныгыздан төшмәссез дә, әфәндем Менә бу татар әйткән авылга, шуннан урланган, дип өзми дә-куймый да тәкрарлаган Кече Чынлыга барып кына кайтыйк инде Ике-өч чакрым гына ул, шуннан да артык түгел... Теге түрә дә, эшләр болайга киткәч, үз ягыннан таләпләр куя: —Минем айгырым урланган мал булмаган очракта ул такыр башка нинди жәза бирәсез?—ди. —Сүзегез дөрес, әфәндем,—дип җүпли дә ротмистр, Сәләхетдин ягына борыла:— Әгәр дә мәгәр сүзегезне исбатлый алмыйсыз икән инде, гаепсез әфәндегә нахак бәла таккансыз булып чыга. Андый очракта сезнең үзегезне жавапка тартачакбыз. Уйланырлык яңгырый бу сүзләр, җитди кисәтү инде бу. Ат жене кагылмаган кеше, мондый кисәтүне ишеткәч, бәла-казадан башаяк, дип әле г енә әйткән сүзенән ваз кичәр иде. Тик инде Сәләхетдин үз сүзендә нык тора: —Мине жавапка тартканчы, юк белән янаганчы, ат урлаган кешеләрне нишләтергә икәнен уйласагыз, дөресрәк булыр иде. Айгырның Кече Чынлыдан урланган икәнен сезгә кабатлап өйгәм. Моңа минем бертөрле дә шигем юк.—ди. Айгырның дилбегәсен бушата төшеп, кузлага бәйләп куялар да Чынлы юлы белән иң алдан җибәрәләр. Кайта айгыр, башын чайкый-чайкый, таныш юлдан Авыл башындагы йортлар күренгәч, адымнарын ешайта, озакламыйча юыртып китә Аны кызулаучы да, тыючы да юк. Башкалар анардан калышмаска тырышалар Менә айгыр, олы урамнан бара торгач, гадәтләнгән юл белән тыкрыкка бордырып ала, аннан югары урамга каера да Заретдиннар капкасына барып төртелә. Йорт хуҗасы чыгып, капканы ачкач, туп-туры үзе яшәгән аранга юнәлә. Инде бертөрле дә шик калмый. Фаэтонга җигелгән килеш тә малкай үзенен хуҗасына сыена. Йомшак күңелле авыл кешесенә җитә кала—атынын муенын кочаклый да елап җибәрә Теге "кунаклар" актлар язып, ул актларга куллар куйдырып. Себер айгырын "чишендереп", барча затлы дирбиясен фаэтонга төяп, ул фазтонны жандармнар утырып килгән арбаның аргына тагып, авыл этләрен ырылдатып, хурлыклы рәвештә китеп баргач, Заретдин үзенең дустын сыйлап утырганда, күңеле нечкәреп —Син миңа әйтеп бетергесез изгелек эшләдең, Сәләхдин. Бу изгелеген өчен теләсәң күпме акча, теләгән нәрсәңне сора, дустым,—ди. Сәләхетдин көлә генә: —Бер ат өчен ике кат акча алмыйлар! —Юк, алай түгел. Син бит мине зур бәладән коткардың. Ни үле. ни тере, боегып йөри идем ләбаса бүгенгә хәтле, син мина жан өрдең, Сәләхетдин —Мин бит аны берәр файда алырмын дип эшләмәдем. Сине якын күреп, сөендерәсем килде—шуның белән вәссәлам —Чын дус икәнеңне белә идем, Сәләхдин, әле тагын бер кат шуңа инандым Гомерлек дус син минем өчен, мен рәхмәт үзенә! Гәрчә биш вакыт намазын укулар насыйп булмаса да. бүтәннәр уянгалаганчы иртәнге намазны, кеше аягы басылгач исә кичкесен укырга җаен таба Суфыйлар дөньясыннан, аларнын фәлсәфәсеннән һич хәбәрдар булмаган хәлдә, нәкъ ал арча яши Сәләхетдин эченнән генә догаларны кабатлый, бүтәннәргә ишеттерергә тырышмый. Ходай Тәгаләнең ризалыгын алу өчен укый. Хак дин нәкъ әнә шуннан гыйбарәт булса кирәк Намазлык сыйфатында җәелгән зәңгәрсу җиләне өстендә шулай тезләнгән килеш утыра да утыра мәхбүс Намаздан соң ул әти-әнисенең, әбн-бабаларының, вафат булган карт хатыны белән сабый чагында бәхилләшкән кызчыгының әрвахлары рухына— һәркайсына берәр генә аять булса да укып багышларга онытмый. Андый вазифасын да үтәгәч, сабыйларын мең газап белән тәрбия кылучы карчыгына, ике кызына, ике улына иң изге теләкләрен юнәлдерә. Фәкать шуннан сон Ходай Тәгаләгә ялварырга тотына: —На. Раббым! Бу бәндәңне зиндан колы итәрлек нинди генә явызлыклар эшләдем, гөнаһлар кылдым соң? Ярлыка, зинһар, үзең ярлыка. Илаһем! Син кушканча гына яши алмадым, дөнья куып, еш кына өйлә намазын укырга вакыт тапмадым, фани дөнья мәшәкатьләре аркасында ахирәтне истән чыгаргаладым... Күзе йомган, иреннәре дерелдәгәне күренми караңгыда. —Әмма да ләкин калебем саф минем. Бер генә мизгел дә кяфер коткысына ияргәнем булмады... Синең барлыгына һәм дә берлегеңә ихлас күңелдән инанамын, синең өчен җаным фида... Оеп утырган хәлендә ялваруын дәвам иттерә мәхбүс: —Тик шулай да төп гөнаһымны аңлап бетермим. Ходаем. Газиз карчыгымнан, сабый балаларымнан барча калган гомеремә аерырлык, таш капчыкта интектерерлек нинди гөнаһ кылганымны аңларга ярдәм итә күр, зиһенемне ач сана! Берәр яманлык кылдыммыни? Кешеләрне рәнҗеттеммени? Кемне дә булса алдадыммы? Нәрсә дә булса урладыммы? Берәрсен нахакка тотып кыйнадыммы? Аннан да яманы—кан койдыммы, җан кыйдыммы?.. Йокысыз төннәр аның күңел төпкеленнән әллә нинди истәлекләрне тартып чыгарды. Сәләхетдин аларны бөтенләй оныткан ук иде инде: азмыни баштан кичкәннәр шул гомер эчендә?! Юк икән менә, хәтердә икән һәммәсе дә. Гаять зур әһәмияткә ия булырдайлары да, үзе бөтенләй илтифат итмәгән вак-төякләре дә. ...Йомшак холыклы зат була Миңлебай абзый, аның әткәсе. Берәүгә дә каршы әйтмәс, һич бәхәсләшмәс, берәр ярамаган сүз әйтеп кемне дә булса рәнҗетмәгәем, дип коты очып яши. Йортны карчыгы алып бара. Тик менә кызлары Фатыймага—15, уллары Миначетдинга—12, Сәлахетдиннәренә 6 яшь тулганда Миңлебай абзыйның яраткан карчыгы дөнья куя... Гәрчә ир-ат эшләрен әйбәт белсә дә, аш-су ягын кызына тапшырырга мәҗбүр була йорт хуҗасы. Мәгәр Фатыйманың чибәрлеге белән төп йортта артык озак утырырга ирек бирмиләр—яучы арты яучы килеп кенә тора. Үткен холыклы чая бала, әти кемгә кияүгә бирер икән, дип, сабыр гына көтеп утырмый, үзе дә дәртенә керешә: яучы җибәргән егетләрне берәм-берәм күреп сөйләшә. Аулактамы, туган- тумачадамы—җаен таба чибәркәй, гомер итәрлек кешене үзе сайлый. Шуларнын берсенә, әйтик, син кыр эшен яратмыйсын, ягага китү ягын каравың бар, дип баш тартса, икенчесе белән менә-менә вәгъдәләшә дигәндә, егет моның ике кулын да учларына алгач, безнең кулларыбыз охшамаган икән ләбаса, бармакларыбыз, тырнакларыбыз бөтенләй үзгә төрле, дип. ризалашмый Әнә шулай сайлый торгач, авылның бик чибәр Сәнәтулла дигән егетенә 16 яшьтән кияүгә чыга. Йортны алып барырга күрше авылдан бер ятимә кызны күндерәләр. Баштарак өендә чит хатын-кызны күрергә теләмәгән абзый, акрын-акрын ятимәгә ияләшеп китә һәм. өйләнеп тә җибәрә. Васбиҗамал аңа елның-елында бер-бер артлы өч кыз бала табып бирә. Йомгак шикелле генә яшь хатын кай арада өй эшләренә дә өлгерә, сабыйларын да карый, олыракларын да ашата-эчертә, өс-башларын кайгырта. Ятимлекнең ни икәнен үз җилкәсендә татыган яшь ана балаларның берсен дә үгисетми, рәнҗетми. Ипле генә яшәп ятканда, йорт башын Фатыйхасы бакый дөньяга чакырып ала... Әтисеннән Сәләхетдин 14 яшендә кала. Ичмаса, йортта бер тамак кимер, дип, ягага китәргә тәвәккәлли. Берәү дә каршы килми. Ундүрттә дә буйга зур, эшләп үскән, гәүдәгә таза малай Донбасс шахталарына барып урнаша. Дөресрәге, әле дөнья күрергә өлгермәгән үсмер өлкәнрәк абзыйларга ияреп ягага китә. Анда татар агайлары күп була, киң күңелле, юмарт холыклы, уңган егетебез шулар арасына сыя. Әнә шунда, авыр хезмәт шартларында ул чыныга, җир астыннан җир өстенә күмер чыгару һөнәренә өйрәнә. Ташкүмер чапканда өсләренә “түбә” ишелеп, ничәмә-ничә мәртәбә җәрәхәләнгән чаклары да булмый түгел. Әмма ул исән кала. Солдатка китәр вакыт җиткәч, армиягә яраклы булу-булмавын каралырга авылга кайта. Йортта бердәнбер ир-ат буларак, аның абыйсы Миначетдин солдатка алынмаган, ул арада башлы-күзле булырга да өлгергән икән ләбаса. Сәләхетдин кайтып төшкәч, ул шундук башка чыгарга ниятләвен белдерә. Бераз мал туплап кайткан Сәләхетдин абыйсына йорт салырга булышасын әйтә, йортка ияләшкән ат белән сыерны шунда калдырып, аларга тиң мал-туар сатып алырга киңәш бирә, сәкегә акча янчыгын чыгарып сала. Әтиләренә охшаган, гаять сабыр холыклы, әдәпле вә инсафлы абыйсы башын чайкап: —Юмартлыгыңа рәхмәт, Сәләхетдин, шулай да килешеп бетмәс бит йортны да син күмер чабып тапкан акчага салу, ат белән сыерны да син көч түгеп җыйган малга алу.. — дип көлемсери. —Юк, әбзәй, бер дә алай түгел. Мин ягада йөргән арада син бит семьяны карагансың, йортны алып баргансың. Монда барысы да синен кул көчен белән табылган, ким дигәндә хәерчелеккә төшмичә иске хәлендә сакланган —Алла ярдәме белән инде... —Анысы дөрес, әбзәй, Алла ярдәме белән. Өстәп әйтергә кирәк, синен тырышлыгын аркасында. Миначетднн янә көлемсерәп куя: —-Тик ятмаганмындыр инде, хәлдән килгәнчә тырышканмындыр —Шулай булгач, мондагы байлык—барысы да синеке, әбзәй. Теләсән, монда каласың да, тора-бара мин башка чыгармын, барысын да өр-яңадан җыярмын Зимагурларча булыр. —Юк инде, Сәләхетдин, борынгыдан килгән гадәт буенча, ата йортында, төп йортта нәкъ менә төпчек малай кала. Башка мин чыгарга тиеш —Алайса, әбзәй, син моннан җанын теләгән мал-туарны, башкасын алып чык, йортны сиңа икәүләшеп җиткезик. —Шулай гадел булыр, дисеңме ? -3-Әйе, әбзәй, нәкъ шушылай хәл иткәндә, гадел булыр. Йомшак холыклы абыйсы, инде нишлим икән, каршы әйтсәм, рәнҗүе бар бит энемнең, дип, ризалаша мона, ризалашмый хәле юк. —Семья синен өстә кала бит инде, алай булгач? —Мине солдатка алсалар, үзең күз-колак булырсын инде.. Әниләре белән дә кннәшләшсп, анын ризалыгын алгач, эшне кызу тота яшьләр Түбән очта бер флант алып, шунда кечерәгрәк кенә өй салып җибәрәләр, каралты-кура җиткезәләр. Төп йортны алып бару кайгысы, үги ана белән гаиләне карау мәшәкате— һәммәсе "төпчек" егет өстенә төшә. Солдат хезмәтеннән туп-туры авылга кайта Сәләхетдин. Җимертеп эшли, нәкъ шахтадагыча: җирен сөрә, игенен игә. Көзге укышларны җыеп алгач, апасы Фатыйма аңа авылнын чибәр генә кызын димли. Үги ана да ачык чырай белән кабул итә зифа буйлы, чем-кара чәчле, кара күзле, очлырак төз борынлы Аләмнисаны. Йортка тиз ияләшә килен Каенсенелләре белән дә тату гына яши. 1915 елнын башында, ире Бөтендөнья сугышына киткәч, малай таба. Минлебаевларнын яна буынын башлап җибәргән егет кисәгенә Гыйлметдин дип исем кушалар Үзенә охшаган олы малаен Сәләхетдин 4-5 елдан соң гына күрү бәхетенә ирешә Ник дигәндә, бер сугыштан икенчесенә—Ватандашлар сугышына эләгә, шунда аяга яраланып кайта. Сәясәттән ерак була Сәләхетдин, элек гап-гади солдат була, берзаман үзен кызылармеец дип йөртә башлыйлар. Исән-имин кайтып җитә үз өенә Эңгер-меңгердә янкапканы ачып кергәч, таякка атланып чабып йөргән яланаяклы малайны күреп, башта аптырабрак кала Сәләхетдин. Ялгыш кермәдемме, дип, артына борылып карый—капка шул ук. Үз кулы белән ясап киткән капка. Такталары гына бераз төсен җуйган.. Ул арада лапас ягыннан сарыга кызгылт чәчәкләр төшкән озын күлмәк итәген бөрмәсенә кыстырган, төенчек шикелле генә булып калган Васбиҗамал карчык күренә Солдат киемендәге яшь ир-атны, сул кулын козырек сыман иттереп каш өстенә куйгач, шундук танып ала: —Ай-Һай, Сәләхдинебез кайткан лабаса!—дип кычкырып җибәрә, апын-төпен атлап солдат янына килеп тә җитә, кочаклап та ала:—Исән-сау гына кайттыңмы. Сәләхдин ’- дип сораштыра да башлый Солдатның күз угы таякка атланган хәлдә туктап калган малайда икәнен шәйләп, икс кулын да изәп. дәшә: —Кил әле Гелметдин, әтәң кайтты бит! Кил инде, кил!—ди. Ләкин аптыраудан тәмам югалып калган һәм нишләргә белмәгән малай олылар янына килергә ашыкмый Фәкать инде әнисе өйдән бәрелә-сугыла чыгып, әлеге солдатның күкрәгенә капланып, куанычыннан елап жибәргәч кенә, таягын ташлап, якынрак килергә тәвәккәлли. Анда да әле әнисенең зәңгәрсу күлмәк итәгенә сыенудан узмый. Эшләр болайга киткәч, әтисе дигән солдат иелә дә малайны ике култык астыннан эләктереп ала, күкләргә чөя, киң күкрәгенә кыса: —Улым нинди зур булган икән инде!.. Сәләхетдин бөтенләйгә кайткач та, Миначетдин ташлап бетерми төп йортны. Хәл- әхвәл белешә, дөнья күргән энесеннән кинәш тә сорый. Аннары дога көтә бит әле төп йорт. Үзе шулай килгәләп йөргәч, үзләренә чакыруы да җайлырак. Бермәлне шулай икенде намазын очлап кына ятканда, төпчеген ияртеп энесенең җәмәгате Ләйлиҗамал килеп керә. Намазын бозмый-нитми генә тәмамлап, битен сыпыргач та өй хуҗасы: —һай. киленебез килгән икән, бик хуп! һай, Кыямдинны да алып килгән икән ләбаса, бик рәхмәт!—дип гөрли-гөрли, 4-5 яшьлек малай янына барып, аны күтәреп ала да кәнәфигә килеп утыра. Тел яшергән хатын-кыз белән нәрсә генә сөйләшмәк кирәк! Серләшсеннәр әнә аш- су ягында ике килен-килендәш. —Без менә шушында җайлап кына утырыйк әле икәүләшеп,—дип сөйләнә-сөйләнә, сабыйны алдына утырта.—Бигрәк зур үскәнсең мин күрмәгән 2-3 көн эчендә, прәме егет булгансың!.. Энесенең шундый бәләкәче булганга сөенә бала күңелле картлач. Үзенең уллары зур шул инде, башлы-күзле булырга да җыеналар, озакламыйча оныклары җыелыр, боерган булса... Кеше, мөгаен. Газраил белән очрашасыларын алданрак белеп торадыр Миначетдин да бакый дөньяга китәргә 2-3 көн кала төп йортка килеп чыга. Энесе чирәмдә арба ясап маташа икән, төпчек улы шунда уйнаган булып, өлкәннәр сөйләшкәннең һәммәсен дә колагына элеп йөри. —һай, зур эшкә тотынгансың икән, Сәләхдин. Булышасы түгелме сон? Бик авырга килмәгәе берүзеңә. —Юк. әбзәй, ашыгыч эш түгел, янмый болай үзе. Тик инде, ватылыпмы, таралыпмы ятмасын, дип кенә тотынган идем. Искегә тотынсаң—исең китәр, дип тикмәгә әйтмәгәннәрдер. —Үз кулың белән ясаган нәрсә дә искергәч, бүтәнен әйтәсе дә түгел инде. —Вакыт уза бит, әбзәй. Әнә, оланнар күз алдында үсә, без акрынлап кына картаябыз... —Әле сиңа иртәрәк әле, Сәләхдин, алай дияргә. Син миннән алты-җиде яшькә кечерәк. Бер ояны аякка бастырдың бастыруын, хәзер менә икенче ояң, менә бу егетләреңне кайгыртасы... Мин генә берсәк хәлсезләнебрәк торам әле кичәле-бүгенле. —Әбзәй. сине монда тотканга ачуланма, зинһар. Әйдә өйгә керик, чәйләр эчкәч, сихәтләнеп китәрсең. Сәләхетдин, бераз алданрак атлап, өйдәгеләргә хәбәр бирә, чәйләр әзерләргә куша. Абыйсы, бусаганы атлап керү белән, өйдәге фәрештәләргә сәлам бирә, атабабаларынын әрвахларына һәйбәтләп кенә догалар укый. Бу аның үзе фани дөньяга килгән нигез белән бәхилләшүе була... Дүрт-биш елдан Вагоностройга килеп, эшкә урнашкач, Сәләхетдин үз янына абыйсының өч улын да алдыра. Олылары, әлбәттә, әниләрен дә, хатын һәм балачагаларын да төяп килә, һәммәсе дә бер зур бүлмәдә бер гаиләдәй тату гына яшәп ятканда... әлеге дә баягы сугыш афәте өсләренә ишелеп төшә. Миңнисламны шундук сугышка алалар, тиз арада кара пичәтле хәбәре дә килә; аның хатыны Фәхрелбәнат, бала-чагаларын төяп, авылга кайтып китүне кулай күрә; кызы Әминә белән матур гына яшәп яталар. Габдрахманны хәрби заводта эшләгән җирендә бронь белән калдыралар; ул үз көче белән йорт салып, шунда бала-чагасын аякка бастыра; дөньядан китүе генә һич көтмәгәндә, фаҗигале төстә була. Абделәлим исә, егет булып җиткәч тә, чир- сырхаулардан арына алмыйча, тыныч кына китеп бара... Сугыш... Бөтен мәмләкәтне тетрәндергән, барча халыкны, һәр гаиләне төпсез хәсрәткә төшергән, олы кайгыга салган, бихисап михнәт вә ачлык-ялангачлык газапларына дучар иткән сугыш барча халыкның яшәешен гүя икегә бүлде дә ташлады: сугышка чаклы тормыш, сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы тормыш... Илле яшьтән узган Сәлахетдинне фронтка алмадылар алуын. Әмма танышбелешләрдән китүчеләр хәтсез булды. Елау-сыктау гадәти бер хәлгә әверелде. Тамак ягы кысылганнан-кысыла барды. Кибеткә азык-төлек торган саен азрак кайтты Ипигә чиратны төнлә үк алырга туры килә иде. Сина ипи җитсә житә, җитмәсә юк, җиткән тәкъдирдә дә бер кирпечтән артык сатмыйлар иде. Ничек итеп житкермәк кирәк аны көн буена'7 Ачлы-туклы халык кышка керә. Ул елны кыш иртә килүе белән дә. зәмһәрир суыклары белән дә хәтерләрдә саклана. Мукшысы-чуашы. урысы-татары аксакатга шунда сүз куша —Сәләхдин абзый! Балаларыбыз ачка шешенә. Өйләребездә бер мыскал он катмады, ярма калмады Атың да бар, әллә авылга кайтып, кием-салымга бераз ондыр, ярмадыр ише нәрсәләр юнәтеп киләсеңме?.. Аксакал уйга кала. Дус-ишләренең зары ана таныш хәлләрне сөйли. Яналык юк монда Яңалык фәкать авылга кайтып килү Аз-маз гына булса да азык-төлек алып кайту. Әллә бәлкем, бераз тернәкләнеп китәр иделәр Сабыйлар сөенер иде. Үземнекеләрдән беләм, алар да бит ач утыра... Өсләренә карап әрнисен. Ризалаша аксакал. Башка берәүнен дә андый эшкә алынмасын аңлый Кайсылары бала-чага аяк киеме, кайсы әле кияргә өлгермәгән кофта-мазар, кайсы кешелеккә генә кия торган затлырак киемен китерә торгач, ике чемодан әйбер-кара җыела. Чуашы-урысы, мукшысы-марие, шушы әйберләрне аксакалыбыз, авылга кайтып, азык-төлеккә алмаштырып килер дә сабыйларыбызга җим булыр, юаныч булыр, ул арада, бәлкем әле, сугышы да туктар, дип өметләнә. Вагоностройда яшәүче төрле милләт вәкилләре зур өметләр баглаган әлеге сәфәргә аксакал үзе ныклап әзерләнә. Гәрчә кар ерып кайтырга туры киләсен белсә дә, атынын дагаларын тикшерә, хәтта әле бер аягындагысын алыштырта, янадан дагалата, камытын, ыңгырчагын, аркалыгын, дилбегәсен берәм-берәм күздән һәм кулдан кичерә, чанасын караштыра, юлга чыккан чагында алып йөри торган балта, көрәк, сәнәк ише нәрсәләрен хәстәрләп куя Атына азык ягын кайгырта. Сәфәр чыгу анын өчен һәрвакыт җаваплы бер эш саналса да, бу юлы аеруча җаваплылык сизә һәммә нәрсәсе әзерләнеп беткәч кенә, атлар аранына барып, чанасына күп итеп печән сала, атын һәйбәтләп җигә дә өйгә кайта. Башыннан бүреген салып, кәләпүштән генә кала да, үз кулы белән ясаган озын өстәлнең түренә уза, хатыны тукыган тастымалга көрәктәй кулларын салып, күзен йома да акрын гына тавыш белән юл догасын укып җибәрә Бала-чага инде әллә кайчан торган, әтиләренең вәкарь белән генә көйләп укыганын аяк өсли тынлап тора. Бу анын үз өендә соңгы дога укуы булганын да, тавышын ахыргы ишетеп, үзен ахыргы күрүләре икәнен дә, газиз әткәләре белән бөтенләй-бөтенләй бәхилләшү ләре икәнне дә, әлбәттә, белмиләр-шәйләмилэр һәйбәтләп дога кылгач, ике кызының да, төпчек улынын да башларыннан сыйпап, кырыс елмаеп: —Әниегезне тыңлагыз, оланнар, яхшы итенегез, төүфыйклы-инсафлы булыгыз,— ди. Шушы сүзләре әтиләренең васыяте булып кала Үзенең туган авылына кайтып төшми Сәләхетднн: төп йортында берәү дә калмагач, туган-тумачаны борчымагаем, дигәндер инде... Кече Чынлыдан унбиш-егерме ел элегрәк аерылып башка чыккан Чалуга туктала. Анда ул Казанга килгән саен кунакка чакыра торган Минтук, беренче хатынының агасы йортына туктала. Минтук дигәннәре үзе ай саен Казанга килеп, итен-фәләнсн сатып, чанасын чүпрәк- чапрак белән тутырып киткәләде —Кайтсаң, туп-туры үземә кайтасың, семьем кайтасын икән—бер баз бәрәңге, берәр капчык оны-ярмасы1 Әлхәмделилла. яхшы яшибез Кайткач, үзең дә күрерсең, —дигән иде Ышана иде шул Саләхетдин кеше сүзенә, бик ышана иде Үзе уйнап та сөйләшмәгәч, алдашмагач, башкаларны да шулай, анын шикелле, гелән дөресен сөйлиләр, диебрәк фикер йөртә иде Азык-төлектә генә түгел хикмәт Соңыннан мәгълүм булганча, ул хәйлә капчыгы Казаннан кайзкан саен “Менә Сәләхдин төяп җибәрде але, сата торырга кушты, үзе күбрәк тә алып кайтыр әле "—дип сайраган Кәтәнә каенагасы янә дә нинди “изгелекләр" кылгандыр гомер эчендә, шактый булган бугай кәкре каенга терәтүләр, тик инде соңгысы аларның барысыннан да хәтәррәк килеп чыга—төпсез коега төртеп төшерә ул Саләхетдинне “Алла теләсә, иртәгә базарга чыгабыз".—дип кенә торганда, шимбә көнне кич белән район үзәгеннән ике милиционер килеп төшә. Өй хуҗасының базарда сатарга дип әзерләп куйган чүпрәк-чапрагын, Казан кунагының ике чемоданын, чанасы белән атын, өстәвенә аларның үтләрен дә Шәйморзага алып китәләр... Каенага төне буе күз яшьләре түгә: —Җәүһәриям жәл кала инде... Мине утырталар инде...—дип сөйләнгәли. —Икәү бергә бит инде без. Утырткан тәкъдирдә икебезгә дә эләгә. —Юк, Сәләхдин, син шәһәр кешесе, авыл судьясы төрмәгә утырта алмый сине... Әле минем әйберләрне өстеңә алсан да, утырта алмый авыл судьясы. —һай, каенага, карап тормастыр ул кайсы авылдан икәнеңә! Шап иттереп пичәтен сугар да куяр. —Юк, Сәләхдин, алай түгел бит ул... Хатыннар елаганны күргәне бар Сәлахетдиннең, күп тапкырлар күргәне бар, һәм аңа ул табигый бер хәл дип карый. Ә менә ирләр мышкылдаганны җене сөйми. Якын кардәшең бәләкәй кызчыгын жәлли икән, бер дә гайрәтең чигәрлек түгел, тик инде аны мина сөйләве, туктаусыз балавыз сыгуы һич акылга сыя торган эш түгел. Минем хәл дә нәкъ шундый да бит... Ярый инде, Гелметдинем чит-ят җирдә, әллә бәлкем, сугышка да алганнардыр үзен . Ә бит Казанда Мәрьямбану, Фәүзия, Юшшдин. Аларны жәллим дип, елап утырмассың бит инде! Бабайлар ни дигән бит: авызың тулы кан булса да. кеше алдында төкермә, дигән Күр инде, күр син аның кәҗә сакалын селкетә-селкетә елап утыруларын!.. Әллә миңа бик рәхәт дип белде микән? Җылы түшәгемдә ятар идем, Казанымда булсам. Ерак сәфәргә чыкмаган булсам. Коры сөяккә калган нарасыйларның күз алдыңда дәрмансыз гәүдәләре, мескен кыяфәтләре. Шуларның хәлләрен берсәк җиңеләйтеп булмасмы, дип чыктым да инде сәфәргә. Үзем файда күрим дип түгел. Әкәмәт инде! Мин шуларның киемнәрен җыеп, сәфәр чыкмасам, әйбер-кара милиция кулына кермәгән булыр иде. Үз киемнәренең җылысын тоеп яшәрләр иде. Тамаклары ач булса да, өсләре бөтен булыр иде ичмасам. Минем аркада килеп чыкты лабаса бу мәхшәр! Хәзер инде алдакчы хәлендә калдым. Ышандылар шул аксакалга, бичаралар. Моңарчы тамаклары гына ач иде, хәзер инде өсләре дә ялангач... Нишләргә дә белми Сәләхетдин: каенагасы балавыз сыгудан туктамый, нинди генә түбәнлеккә төшүдән дә тайчынмый. —Сәләхдин, кил, зинһар, атам бул, коткара күр мине бу бәладән! Әйтче, зинһар, следовательгә, мин биреп җибәрдем Минтукка бу тауарны, дип! Аякларыңны үбәргә ризамын,—дип сөйләнә-сөйләнә, тезләнә дә киявенең аякларын кочаклап ала. Шушы яшенә җитеп ир-ат белән кочаклашу уены уйнамаган Сәләхетдин тәмам югалып кала, мондый түбәнлеккә төшкән каенагасына җирәнеп карый, аңардан көчкә арына. Суд тикшерүчесе һәркайсыннан сорау алганда Минтуктан: —Кемнәргә саттың Казаннан сатып алып кайткан әйберләреңне? Кемнәр исәбенә баеп яттың?—дип, ачыклык кертүне дәгъва кыла. Авылның сәлперәйгән карты, кәҗә сакалын селкетеп: —Кая инде ул безгә баеп яту!—дип ничек кенә булса да акланырга маташа.—Мин бит кеше кушканны гына башкардым, үземә бер тиен калдырмадым... —Кем кушканны? —Сәләхдин, билгеле. —Синең белән бергә кулга алынган Миңлебаевмы ул? Тулырак сөйлә. Исемфамилиясен әйтеп сөйлә. —Шул инде, шул мине бәлагә тартучы. Холкым йомшак икәнне белеп, мин Казанга баргач, сатарга дип әйберләр төяп җибәрде. Табышын мин тиененә хәтле түләдем. Бер генә тиенен дә кесәмә салмадым, ипи белән ант итәм. —Миңа синең ант итүен кирәкми, свидетельләр кирәк. —Ай, миннән әйбер сатып алган авылдашлар әйтер дөресен, әйтми калмас... Чынлап та, кәҗә сакалның һәр эштә алдын-артын уйлап куюы аклана: суд залында аның шаһитлары беравыздан: —Минтук әбзәй фәлән нәстә өчен фәләнчә сорагач, мин биш-ун тәңкәгә төшүен сорадым, шунда ул: “И факырым, сина гел бушлай бирер идем дә шул, иясе бар бит; Сәләхдин кияү бер тиен дә төшәргә кушмады, бак миңани, берәр атнадан үзе кайта, яңа товар алып кайта...”—дигәнен икърар итә... Хөкем вакытында Чалудан китерелгән шаһитларның күрсәтүе, Минтукнын “валлаһие” нигезеңдә билгеле бер карар кабул ителә. Әгәр дә мәгәр Вагонострой халкыннан арыслан йөрәкле берәрсе табылып, ике чемоданга салынган нинди киемнен кемнән алынган икәнен күрсәтеп исемлек төзесә һәм әйбер-кара ияләреннән куллар куйдырса, анда базарда сатып атынган бер генә (!) әйбер дә юклыгы тәгаенләнгән булыр иде. Әмма гомер буе куркып-коты алынып яшәгән халык арасында арыслан йөрәклеләр табылмый—һәркем фәкать үз әйберенең әрәм китүен генә жәлләп, дивана дәрвиш Сәлахетдинне онытып, акрын гына гомер кичерү ягын карый Ул чагында башкалар мәнфәгатен кайгыртып, гозерен үтәргә тырышып та кулга алынган аксакалны йолып алу фикере ичмасам башына гына килгән берәү булды микән?! Законга таянып эш иткәндә, сугыш вакыты булмаган очракта да, шаһитлар гаепләнүче ике затнын берсен яклап, бөтен гаепне икенчесе өстенә өйгәндә, гаепләнүчеләрнең берсе үзе өйгән тау кадәрле гаепне кардәше өстенә аударып төшергәндә һәм үзен гаепсез вә гөнаһсыз дип антлар эчкәндә, икенчесе бөтен гаепне, бүтән берәү өйгән теге тауны да, хәтта әле яклаучы хатынның сүзенә дә колак салмыйча, үз өстенә алып, үзен гаеплегә санап ятканда нинди карар чытасы көн кебек ачык Адвокат ханым гаепләнүчене якларга тырышып нинди генә дәлилләр китермәсен. Миңлебай Салахе үзе анарны исбатламый, киресенчә, бөтен гаепне үз өстенә ала. Шулай и геп, ак эт бәласе дә кара эткә тагыла. Болар җитә кала. Нәтиҗәдә, Сәләхетдиннең элекләре кулак булганлыгы да исәпкә алына. Ватаныбызның авыр сугыш еллары кичерүе дә, элеккеге череп чыккан кулакның (бер аты, бер сыеры булган, ике бите белән җир себергән затнын!) кабат баш калкытуы да хөкем итеп утыручыларның ачуын кабарта, әнә шул нигезгә теге кара гау өелә—җәзаның катысы бирелә: Миңлебай Сәлахе ун елга хөкем ителә. Олпат затлар җәмгыять вә табигать тарафыннан күрсәтелгән гаделсезлекләргә бик сизгер булалар бугай. Үзләре «аять зур фикер ияләре, физик көчкә ия булган хәлдә бөтен көч-сәләтләрсн, барча кодрәтләрен көчсезләр файдасына, рәнҗетелгән кешеләр мәнфәгатен яклауга юнәлдерү, әнә шул изге юлда тән вә җаннарын фида кылырга әзер, һәрхәлдә үлгәнче көрәшә торган затлар, гаделлек тарафдарлары, гаделсезлек һич көтмәгәндә үзләренең өсләренә ишелеп төшкән очракларда бигрәкләр инде көчсез, карусыз, бичара хәлендә, сабыйлар хөкемендә калучан. Олпат затлар андый чакта барлык үткән гомерләрен күздән кичерәләр Шунысына иманым камил: кодрәт ияләре үзләре бүтәннәргә кылган игелекләрне түгел, бәлки мохтаҗларга ярдәм кулы суза алмаган чакларны, фаҗигагә тарыган адәмнәргә вакытында ярдәм итәргә өлгерә алмый калган очракларны хәтерләренә төшерәләр, әнә шуның өчен әрниләр. Олпат затлар һичбер вакыт үзләрен кызгану дигән нәрсәне белмәсләр, үзләре өчен көймәсләр. Гаять четерекле хәлдә калган чакларда да бәла-казадан үзләре арынып калуны кайгыргмаслар, бәлки бүтәннәр мәнфәгате белән янарлар да көярләр, ничек гә апарны коткару дәртенә керешерләр. Сәләхетдиннең гаять аянычлы хәлдә дә үз башын аралап калу өчен тырышмыйча, үзе белән берг ә бәлагә тарыган бәндәне—каенагасын йолып алып иректә калдыру өчен генә бар куәтенә тырышуы хак. Минтукны гаепсезгә чыгару бәхетенә ирешкәч, фани дөньяда кылган шушы олуг изгелегенә сөенеп, сакал баскан йөзендә елмаю чагылып уза. Әмма бу соңгы елмаюы бер мизгелдән артыкка сузыла алмый, аның үзенең дәүләт вә җәмгыять алдында гаепле дип табылуын һәм ун елга хөкем ителүен игълан итәләр. Ходайга ялварулар бертөрле нәтиҗә бирмәде, мәхбүснең фикерләренә бернинди ачыклык кертмәде, гән вә җан газапларына һичбер җиңеллек китермәде Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм дә берлегенә ихлас күңелдән инанган Сәләхетдин фәкать. Бу гомердә гөнаһлы эшләрне чамасыз күп кылдым бугай шул..—дия алды Сирәгәйгән чәчен сыйпаштырып, гүя ул карусыз тыңлаучан малай чагына әйләнеп кайтты. Әнисе түшәктән башын да, гәүдәсен дә күгәрә алмыйча ята. Ана яныннан көндез дә. кичен дә китмичә караучы кыз бала Фатыйма ике энесен дә әниләре янына алып килә Ана улларын башларыннан сыйпый, бәхетле булуларын тели, үзе аларга елмая, ике күзеннән дә яшь ага. Таң алдында Фатыйха япь-яшь көе дөнья куя Гөнаһсызксрсеэ күңелле сабыйларын калдырып китә ана. Әмма ана үзенең балалары белән бәхилләшеп үлә—дөньядан бик яшьли китсә дә, һич югы сабыйларын күреп бәхилләшү бәхетен кичерә... 7. .к. у., м 5 Биш-ун елдан әтиләрен паралич суга. Тәүлек буе күзгала да, сөйләшә дә алмыйча яткан ата. гәрчә газаплы үлем белән китсә дә, бәхетле мизгелләр кичерә—һич югы балаларын үз янында күреп, аларга соңгы карашын юллый.. Әүлиялар иде һәр икәве, җаннары җәннәттә булсын! Тик менә Сәлахетдин генә, алар шикелле, үзенең гаиләсе, бала-чагасы белән бәхилләшә алмады. Әсирлек ачыгыйсын җаны вә тәне белән ахыргача татып үләргә язган булып чыкты. Олы улын күрә алмавы бер хәер иңде—Гелметдинем үз көнен үзе күрә, хәзер ул сугыш кырындадыр, исән-имин йөри күрсен дә үз аягы белән әйләнеп кайтсын, миннән бәхил син. улым, мең бәхил! Кызларым Мәрьямбану белән Фәүзия икесе дә чибәрләнеп үсеп җиттеләр бугай инде, бәхетләре була күрсен, һәркайсы миннән бәхил! Газиз карчыгым, аларны да, төпчегебезне дә тәрбияләү, кеше иттереп аякка бастыру синең өстеңә төшә инде, гаепләмә, зинһар! Бик күп бәла-каза китердем үзеңә, бөлгенлеккә төшердем, кадереңне белеп җиткермәдем, газизем, кинә тотма, зинһар, бәхилли күр! Үзең миннән бәхил. Синең сылулыгын, синең укымышлылыгын, синен чибәрлегең дә уңганлыгын белән кырык яшеннән тол итеп яшәтмәсләр, күз төшерүчеләр байтак иде. миннән генә курыктылар... Инде үзең берәрсен сайлыйсын икән, мең бәхил. Кызларымны юньле кешеләргә, ияләренә тапшыр да төпчегемне капчык астырып урамга гына чыгарма... Сөекле улым Кыямдинем! Сине бигрәк яшь калдырам шул. яшәвемнең мәгънәсе дип үзеңне укытып, кеше итеп, аякка бастыру вазифасын куйган идем, өлгерә алмадым шул. Бик аяныч, бәгырькәем, бик аяныч. Инде миннән сиңа фатиха гына кала. Әниеңне карусыз тыңлап, аныңча гамәл кылсаң, шәт иншалла, намуслы, юньле адәм булып җитлегерсең. Аннары инде, баш-күз алгач, ниндирәк юл белән китәргә икәнен үзең хәл итәрсең. Менә хәзер сине алдыма утыртып, синең тәтелдәгәнеңне ихлас күңелдән тыңлау мөмкинлеге өчен җаным фида кылырга да риза булыр идем. Хәтта әле мыегымны тартсаң да, элеккечә тешләргә иткәндәй авызымны ачмас идем, күзем йомып, түзеп утырыр идем. Хәзер, нарасыйтам, әтиеңне бөтенләй үк танымас та идең әле: мине сакал басты, ап-ак сакал. Кайгы-хәсрәт билгесе инде ул, балакаем, һич тә бүтән нәрсә түгел. Сина андый ачы тормыш язмасын инде, газизем. Әлеге михнәтләрне үзем белән гүргә алып китим дә, сугышлар тиз арада-тиз көндә бетеп, сезгә имин гомерләр кичерергә насып булсачы! Аллаһе Тәгаләдән фәкать шуны ялварып сораймын. Бәхетле бул, нарасыйтам, тәүфыйклы бул, миннән бәхил . . Балчык ызба варислары "Тәрбия беркайчан да усаллык аша бирелми, шәфкатьлелек аша гына бирелә. " Әнием сүзләре Бәләкәй чагымда мин бигрәк зирек тәртәле идем. Ашап утырганда, әйтик, апаларның берәрсе күңелемә бик үк хуш килмәстәй сүз ычкындырса, миңа шул җитә кала—турсаеп, артым белән борылып утырам, яисә бөтенләй табын яныннан торып читкә китәм, ягъни ач калам Бернинди мәсхәрә-фәләнне күтәрми идем. Ихтимал, кайсыбер компаниягә сыймавым да шуннан килеп чыккалагандыр: көлке-мәзәкне күтәрә аямаганмындыр.. Бу тискәрелек, мөгаен, нәселдән киләдер. Нинди әйбәт, гомер буе диндар зат була торып, абыем әле дә үпкәчел. Ул Казанга кайтканда, табын янына утыргач, һәйбәтлөп пешергән чәенне беренче итеп, олылап, анын чынаягына агызасын инде; шул чагында чынаягы тулы булса—кинаясен белдермичә калмый: —Син мине, тизрәк эчеп туйсын да, тизрәк китсен бу, дими торгансың бит?—ди. Чын-чынлап турсая. Апалар да бер-берсе белән һич кенә дә тыныша алмадылар. Мин исә, Мәрьям апам кияүгә чыгып, Ковровка киткәч, бертуган апам белән, ызгышмый-талашмый гына, турсаеп, сөйләшмичә йөргәли идем Ичмасам, һәркайсыннын аерым бүлмәсе булса икән' Агач (дөресрәге, тактадан корылган) барактагы бердәнбер бүлмәдә өчәү яшәгәндә ләбаса әниебезнең үзәгенә үткәнбез икән... Әги белән Ленинградка баргач та, Гелметдин абыем төзелештә артык юанмый. Урта Азиядән килгән егетләргә ияреп Ташкент якларына сәфәр чыга. Анда текстилькомбинатка җепләр манучы-буяучы булып урнаша да шунда төпләнеп кала. Абый азып-тузып йөрми, киләчәктә үз гаиләсенә иркенрәк яшәр өчен йорт салып, бакчалар утыртып җибәрә, җилөк-җимешкә тиенә. Хәер, башлы-күзле булуны да артык сузарга уйламый Өйләнер алдыннан абый авылга кайтып килә. Хат-мазар язмый гына кайтканын күреп, өйдәгеләр бик нык гаҗәпләнәләр. Ул әйтә: —Сезне алырга кайттым,—ди—Әти риза булмаса, ичмасам, әни, сезне генә булса да алып китим,—ди.—Заводта эшлимен, таш йорт салып кердем, җимеш бакчасы утырттым Безнең күрше урамда гына да авылдашлар әллә күпме. Татарлар шактый анда. Үзбәкләр үзләре дә әйбәт халык болай. Тиз ияләшерсез. Сөйләшүләре дә безнеңчә үк... —Гелметдин, рәхмәт яусын алып кайткан бүләкләренә дә, үз янына чакырып әйткән сүзләренә дә. Тик инде, әтәң риза түгел икән, бара алмыйм анардан башка. Гаеп итмә, үз көнеңне әйбәт кенә үзеңә күрергә насыйп булсын. Күршеләрне дә күрәсеңдер бит? Сөнәт әбзәйнең Мәгъсүмәсен алып җибәрсәң, дигән идем... —Әни. минем күз бүтәнгә төште шул, икенче берәүгә —Бик матур бит Мәгъсүмә. —Шулаен шулайдыр да бит, әни, сиңа охшаган, сина тартым кыз очраттым. Шуны алырга иде исәп. Әни, әле мин булачак киленеңә берәр затлырак күлмәк тә биреп җибәрмәссеңме дип өметләнгән идем... —Ай, синең өчен әйбер-кара жөл түгел дә бит, ярар микән соң бер кешенең күлмәге икенче кешегә? —Килен буласы кешен төскә-биткә сиңа тартым, буй-сыны белән дә, уңганлыгы белән дә нәкъ синең шикелле —Бәхетле булыгыз инде. Миңа яраган аңа да ярар, дисәң, абый үземә Харбиннан алып кайткан күлмәкләрем арасыннан үзен сайлап аласын инде, алайса. Ватан сугышында абыем минер булып хезмәт итә. Үз гаиләсе белән дә. безнен белән дө хәбәрләшеп, хәл белешеп, ярдәмләшеп тора. Ә инде сугышлар туктаганнан соң бер- ике елдан туп-туры Казанга, безнең калавылга кайтып төшә. Алып кайткан бүләкләре үзебезне искиткеч сөендерә. Күр инде син аны, беребезне дә онытмаган бит! Тик инде үземә атап алып кайтканы барысыннан да җиллерәк! Әнә шул затлы кара постау френчтан ательеда үземә искиткеч шәп пинжәк тегеп бирделәр Ул затлы киемемне беренче мәртәбә мәктәпнең чыгарылыш кичәсенә киеп алган идем, университетны тәмамлаганчы өстемнән салмадым Хәйран ачык күнел белән кайткан абый әледән-әле: —Минер фәкать бер генә тапкыр ялгыша,—дигән яраткан сүзләрен тәкрарлап, үзенең фронтта ялгышмавына һәм исән калуына туганнарының чын күңелдән сөенүен күреп, айга якын ял итә, кунак була, гаиләгә ярдәм күрсәтә Әни белән искене искә төшерәләр, авылны сагынып сөйлиләр, һәрхәлдә, серләре килешә бу икәүнең, үгилек әллә кайчан эреп беткән, бер-беренә дөрес бәя биреп, хөрмәт белән карыйлар Баксан, бер-берснен уңганлыгына соклану әнинең яшь хатын булып килгән чагыннан ук башланган икән ләбаса. Ташкенттан да хатлар язып тора абый. Баштарак әни үз кулы белән җавап яза, ә инде университетта гарәп алфавитын үзләштергәч, бу эшне мина тапшыра Чирек гасырдан сон. әниебез вафат булгач, Казанга янә кайтып китә абый. Карт анасын гүргә иңдергәч, бергәләшеп матәм көннәрен үткәрәбез. Самолетка озата баргач, күңелләре нечкәреп: —Мин нәрсә әйтмә келим, инде әтиебез дә юк, әниебез дә Мин олыгаеп барам, син дә бик үк яшь түгел, бишенче дистәне кимерә башладың. Нәрсә әйтмә келим, давай ешрак очрашыйк без моннан соң!—ди Шулай вәгъдәләшәбез дә сон... әмма кеше дигәнен үз гомерендә гел такыр юлдан гына йөри алмый, үзенең сукмагын сала адәм баласы Ләкин шунысы кызык, үз сукмагымнан барамын туп-туры атлап, диебрәк фикер йөртсен дә. алай ук булып чыкмый кана Адымнарыңны акрынайтып яки барудан туктап, артыңа борылып карасаң—хәтта әле үзең салган, туры дигән сукмагың да бормалы да сырмалы икән ләбаса! Шаккатырлык хәл бит: абыебыз утызга җитәрәк исемен алмаштыра Үзенең дәлиле болайрак янәсе, бер егет белән бик дус булганнар да. гомер буена берсен-берсе онытмас өчен, исемнәрен бүләк итешкәннәр, шуннан сон теге егет Гелметдин, чын Гелметдин 7* исә Әнвәр булып йөри башлаган ( паспортта фамилиясенең Минабаев дип язылуы анысы Рәсәй писерләренен укып та надан калуыннан киләдер инде)... Янә дә бер сәерлек: Әнвәр дигән абыебыз инде пенсияләргә чыккач, алтмышны тутырганнан сон... никах янарта. Дөресрәге болай килеп чыга. Иртә таннан эшкә китеп, кичен генә хатынын да. сугышка чаклы ук туган Зәйтүнә белән Мансурын да, алардан биш-ун яшькә кече Эльвира белән Тәнзиләсен дә сагыныплар кайта торган булса, көннәр буе өйдә яту берзаман туйдыра моны. Карчыгы картайган, улы белән серләре килешми, кызлары да үсеп җиткән, үз көннәрен үзләре күрү ягын карыйлар, хәтта әле төпчек кызы Тәнзилә дә әтисенә килеп сарылмый. Үзеннен беркемгә дә кирәгең калмаганны тою-аңлау—ай-һай ла—җан газабы инде ул! Абыебыз моңа баштарак, вакытлы хәлдер, үзгәрерләр, киңәш-табыш итәрләр, дип өметләнә, моны шәрран ярып әйтеп тә карый—берни үзгәртергә моның кодрәте җитми. Хатынының, үсеп җиткән балаларының үзен бөтенләй дә санга сукмауларына түзеп торырга теләмичә, дөресрәге, сабыры төкәнеп. Лев Толстой сыман тәвәккәлли бу: берзаман вак-төяк кирәк-яракларын салган нәни чемоданын кулына тотып, утыз- кырык ел дәвамында үз кул көче белән тапкан бөтен милкен калдырып, гаиләсен ташлап, чыга да китә өеннән. Казанга килми. Әстерхандагы туган-тумача янына сәфәр кыла бу. Анда бераз баш-күз алгач, шунда төпләнеп калырга ниятли. Бергә-бергә дөнья көтәргә җайлырак булыр дип, үзеннән бераз яшьрәк тол хатынны димлиләр абыйга. Шунын белән яна оя да корып җибәрәләр болар. Җиңгинең бәп- бәләкәй оныклары моны бигрәкләр инде үз итәләр, алдыннан төшмиләр. Тол хатын ир-атны тансыклаган, өстәвенә гаять ачык чырайлы ханым булып чыга. Әнвәрем дип кенә тора, аның туганнарын да якын күрә, үз итә. Бер-беренә бик тиз ияләшеп китәләр. Фронтовик буларак эш йөртеп, абыебыз яңа йорттан бер дигән фатир алу бәхетенә ирешә. Ул арада мөселман халкының ислам диненә мөнәсәбәте үзгәреп, шәһәрдә мәчет ачыла. Анда беренчеләрдән булып Әнвәр Минабаев йөри башлый—бала чакта өйрәнгән догаларын яңарта... Абыебыздан биш-ун яшькә кечерәк Мәрьямбану апам, гомумән, үз әнисен хәтерләми, яшь ана тәрбиясендә үсә. Әмма күрше хатыннары аның үги бала икәнен исенә төшерә торалар. Шуңа күрә кыз бала кече яшьтән моңланырга күнегеп китә Кызык хәл инде: үсеп җиткәнче бергә-бергә яшәсәк тә, бер кашыктан ашасак та, сугышлар башланып, әтиебездән мәхрүм булып, үги ана авылга кайтып китәргә әзерләнгәч, Мәрьямбану апа ризалашмый: —Эшлим бит инде, үз көнемне үзем күрермен, авыр булса да...—дип калавылдагы баракта кала. Безнен туганнан туган Габдрахман абыебыз үз гаиләсенә йорт салырга тотынгач, аларга чын-чынлап булыша. Йортны җиткезгәч, алар белән бергә шунда күченә. Ике елдан без янадан калавылга килеп, Фәүзия апам җыештыручы булып эшкә урнашкач һәм гомуми торак почмагында бәп-бәләкәй бүлмә алгач, безнен янга күченә... Биш-алты еллап вакыт узгач, Каураудан өйләнергә кайткан пөхтә генә бер егеткә димлиләр Мәрьямбану апаны. Әмма кара язмышы анда да ияреп барган булып чыга: тату гына яшәгәндә, берзаман ире чирләп китә һәм тиз арада вафат була. Шуннан сон апабыз Гөлшат исемле кызчыгын ялгыз үстерә. Үзе яшь, үзе чибәр тол хатынга кызыгучылар, өйләнергә теләүчеләр булса да, гомерен баласына багышлый. —Мин нәкъ әниебез кебек, янадан кияүгә чыкмадым,—дип үзен тәрбияләп үстергән асыл затны һич тә үгисетмичә, яхшылыклары белән искә төшерә. Гөлшаты үсеп җиткәч, кызын туганнары белән таныштырырга Казанга бер генә тапкыр кайтып өлгерә. Чынлап та, кызы пешкән алмадай чибәр генә дә түгел, кай арада үзенең искиткеч уңган икәнлеген дә күрсәтеп өлгерә. Акыллы кыз бала туганнарын бик тә инде якын итә, Каураудан жылы-жылы хатлар язып тора. Кызганыч ки, һәркем ата-анадан унганлык-матурлык шикелле күркәм сыйфатларны алу белән генә чикләнми, өстәвенә әле теге яки бу авыруларын да мирас итеп алып кала. Гөлшат сеңелкәебез малай табып, сөенеп кенә яшәгәндә, әтисенең яшенә дә җитә алмыйча, дөнья куя... Мәрьямбану апабыз шуннан соң, гомумән, дөньяда яшәүнең мәгънәсен күрүдән туктый. Шулай да оныгы Җәүдәтне тәрбияләп үстерә. Инде анысын да аякка бастыргач, акрынлап кына кәфенлекләр әзерли һәм караңгы-күрексез фани дөньядан тыныч кына, бернинди үкенүсез китеп бара... Фәүзия апам белән бергә үстек. Бәләкәй чагында урамда уйнаганда малайлардан сине яклый идем, ди дә сон... Алай ук булмагандыр: үзем дә бирешми торган идем; аннары үзебезнең урам малайлары тиңнәрем вә дусларым булып, барыбыз да бер чама “байлыкта" яшәп, бүләр нәрсәбез юк. бик тә инде тату идек, үзара дус идек; урамыбыз утрау сымак булу сәбәпле безнең янга Югары очтан да. Түбән очтан да уйнарга, мәйдан яки урам бүлешергә алай атлыгып торучылар юк иде. Ә үзебезгә исә. елга-ерынты арасында яшәгәч, көннәр буе кызыклы уеннар уйлап чыгарырга урын җитәрлек нде Браты чамасыз иртә укый-сыза, “рәсем ясый” башлагач, шуңа сөенеп, дәфтәрләрен, буяу карандашларын жәлләми инде, анысы хак. Аннары яратмыйча да калмагандыр инде тәтелдек малайны. Акыл өйрәтергә, кинәш бирергә уйласа апа кешегә каршы әйтеп, сүз көрәштереп тормам ич инде—елмаям гына Акыл дигәнен анысы безнең үзебездә дә бер капчык. Апан акылы белән яши дә. уйный да алмыйсын Ниһаять, без Казанга күчендек. Вагонстрой дигән калавылда фәкать мина яраклы 2 нче сыйныф кына булганга, кыз баланы шәһәрдә тотып укытырга мөмкинлек булмаганга, апама да минем белән бер сыйныфта укырга туры килде. Әнә шул мәҗбүрият аның уку дәртен сүрелдерде, сүндерде. Бу анын кара язмышта алган ин әүвәлге шәхси “бүләге" булды, һәм луганым аны гаять авыр кабул итте. Ике-өч ел буена шулай энекәшләре белән бергә укып йөргәч, көтмәгәндә сугышы башланып, бала-чаганын бишенчене ачалар(!) дип юанган өметләре чәлпәрәмә килгәч, апам кая барып бәрелергә белмәде. Татарча дүртенчене тәмамлагач, урысчаны яхшы гына сукалаган биш-алтыбызны урысның бишенчесенә, калган сабакташларыбызны исә урысча дүртенчегә керергә билгеләделәр. Апам үзенең ахирәтләре Бибинур. Галияләр белән бергәләшеп сугышка шәфкать туташлары булып китәргә талпынып, анысы барып чыкмагач, ФЗӨ мәктәбенә дә сугылып карады бугай, әмма яшьләре җитмәү сәбәпле анда да кабул итмәделәр бугай. Агинең, аны мәктәптә укытасы килеп: —Үз аягын белән бармыйсын икән, мин сине дилбегә белән бәйләп илтәм!—дип янавы бертөрле дә нәтиҗә бирмәде Апам укудан ваз кичәргә мәҗбүр булды. Монысын ачы язмышының икенче “бүләге” дип кабул иткәндә, аның өченчесе дә әллә ни көттермәде—шул ук каһәр төшкән сугыш аркасында булды: анын кордаш егетләре сугыш кырларында ятып калды... Без фәкыйрегезгә әни ягындагы шш-ърияткө хирыслык бирелгән булса. Фәүзия апама әтинең математик фикерләү осталыгы күчкән. Авылга кайтып тора башлагач, кырчылык бригадасында аңа озаклап эшләрг ә ирек бирмәделәр»—кәнсәгә хисапчы итеп алдылар Әнә шул һөнәрне үз иткәч, сугыштан соң калавылда да бухгагггер вазифасын башкарды Ул эштән гарык булгач кына, кичке техникумны тәмамлап, заводның үзендә (КОМЗның механика цехында бугай) мастер булып эшләде Безнең гаилә өчен иң олы фаҗига атасыз калу булды Вакытында, колхозга кермәгән өчен генә, кулак тамгасы тагылып, йорт-җиребез вәйран ителгәнен ике-өч яшьлек сабыйлар әллә ни сизмәг әндер, һәрхәлдә, рухи җәрәхәт алмагандыр. Ә инде сугышлар башланып, изге ният белән йөргән әтиебез ирегеннән мәхрүм ителгәч, аннары озакламыйча ятим калгач, гүя һәммәбезне паралич сукты Апам белән икебез дә әнинең канат астына ныграк сыенырга мәҗбүр булдык Әниебезнең нинди генә кыен чакларда да зарланмавы, тагын да кырысланыбрак китүе, мөгаен, балчык ызбабызны дзотка якынлаштыргандыр Шундый шартларда һәркайсыбыз үргенен вазифасын тәгаен белеп, җиренә җиткереп башкарырга мәҗбүр иде. Гәрчә ул елларда элеккеге сабакташларымның шактые укуын ташласа да, безнең укымышлы гаиләбездә андый мәсьәлә бөтенләй купмады Укуымны зур тырыштык белән дәвам иттереп, җиденчене уңышлы тәмамладым Апам эшләде дә эшләде, минем укуымны һич күпсенмәде Без фәкыйрегез, башлы-күзле булып, башка чыккач, апам баракта әни белән торып калды. Юньлерәк фатирга өметләнеп, еллар буе завод карамагындагы төзелештә эшләде, әүвәл таш йортның бер бүлмәсенә, гора-бара аерым ук фатирына күченде. Әниебезне ул каралы, ул тәрбияләде—мен рәхмәт ана. Кал авылга барып-кайтулары. гәрчә бик авыр булмаса да. апам белән атнага бер дә күрешә алмаган чаклар була Андый вакыт һич югы телефоннан бер-беребезнең хәләхвәлен белешә торабыз. Телефоннан үзенә минем улым чылтыратса, бнгрәкләр инде сөенә; анын балкып китүен күз алдьша китерүе бер дә читен түгел. Шунысы кызык, әниебез әле исән чакта калавылга ялгызым барып чыксам, әни бусагадан ук: —Улымны алып килмәдеңмени, балакаемны'’—дип каршылый торган иде. Хәзер инде карт-корыны гына күрсә, апам: —Нәрсә, Альбертны аямадыгызмыни?—дип гаҗәпсенә. Дәвамчыңны шулай үзеңнән артык күргәч, сөенәсең иңде, елмаеп җавап кайтарасың *** Кичке якта әниемне һавада йөрергә алып чыктым. Ашыкмыйча гына атлыйбыз шулай. Нигәдер сүзебез ялганып китә генә алмый бит Әнинең йөзендә елмаюның әсәре дә юк, авызын бөргән. Димәк, нидер борчый аны, сүз башларга уңайсызланып кына атлый, күрәсең Ашыкмыйча гына, эчке бер гарьлек, әрнү белән башлады әнием сүзен: —Бу арада мине бик рәнҗетәсең әле... Сабыемны көн саен караңгы бүлмәгә ябасын Җан иясе ләбаса ул, ничек син дигәнчә генә эшләп бетерсен, үз белдеге белән дә йөриселәре килә, эшлиселәре килә. Гаеп тапкан саен караңгы бүлмәгә ябып, котын аласын нарасыйтамнынНи әйтеремне тапмадым. —Әни, бик азынмасын дип кенә тырышудан бит инде ул... —дигән булам, акланып маташам инде үземә күрә. —Мин сине ялгызым гына үстердем. Гомердә рәнҗетмәдем үзеңне,—диде дә күтәрелеп миңа карады.—Әллә рәнҗеттемме? —Сүз дә юк, мең рәхмәт үзенә, рәнҗетмәдең. Тик син мине ялгызың гына тәрбияләмәдең. Синең ярдәмчең бар иде. Әнием барудан туктады. Аның газиз вә нурлы йөзкәендә аптырау катыш сорау иде. —Хәерчелек сон! Әнәй, берсәк әпәй юкмы, дип, бер телем икмәккә тилмереп үскән кеше әллә ни азына алмый шул. Аның бар куәте әлеге хәлдән ничек тә исән-сау чыгу, мохтаҗлыктан котылу максатына юнәлдерелгән булучан. —Анысы шулай инде. Сабыйны тәүфыйклы итеп үстермә келисең. Аны аңлавын бик аңлыйм да бит. улым, нарасыйтага катырак кагылганда, бәгырьләрем телгәләнә. Берсәк йомшаграк булыр идең, улым. Тәрбия беркайчан да усаллык аша бирелми, шәфкатьлелек аша гына бирелә... Әниебез әледән-әле үзенең туганнарын, аларнын төс-кыяфәтләрен, холыкгадәтләрен. кылган хикмәтләрен, кичергән маҗараларын, әйткән сүзләрен шундый да оста итеп сөйли иде ки, без аларны үз күзебез белән күргәндәй булабыз—өни үзенен газизләрен искиткеч яратып та сагынып кына искә төшерә ки, гүя һәркайсының бүтән беркемгә дә охшамаган, гаять үзенчәлекле образларын аермачык гәүдәләндерә торган иде. Гажәеп дәрәҗәдә кече күңелле була Садыйк абый. Әнидән ул ундүрт яшькә өлкәнрәк була. Димәк ки, әнием кечкенә чагында, ул инде үсеп җиткән егет икән. Көз. Урак өсте. Кырга барырга җыеналар. Садыйк абый атны җигеп бетерә дә өйгә ризык алырга кереп китә. Чыкса, ни күрсен—яраткан сеңелесе арба түрендә утыра. —Син ничек итеп анда менеп кунакладың, Ләйлиҗамал?—дип кызыксына егет. —Абый, беләсеңме, тәгәрмәчкә басып үрмәләдем мин арбага,—ди сеңелкәе.—Син кайчан чыгасын да мине күтәреп утыртасың бит әле... —Арбага утырасын килдемени? —Килде шул Арбага утырмыйча гына кырга бара алмыйм бит инде мин. —Кырга бик барасын килдемени? —Килде шул. Анда бит борчак үсә, ә минем борчак ашыйсыларым килә. —һе!—дип куя Мөхәммәдсадыйк, үзе елмая.—Борчак ашыйсың бик килгәч, сине кырга алып бармыйча да булмас инде... Имчәк баласын күтәргән килеш, олы улын озатырга чыккан Алимә әбиебез уртанчы кызын арбада күреп, бераз аптырауга кала. —Ник анда утырттың инде, улым, сабыйны? Китәргә җыенасың лабаса?—ди. Ул арада кызы әнисен сөендерергә ниятли: —Мине абыем күтәреп утыртмады, әни, мин үзем менеп утырдым. Тәгәрмәчкә басып мендем!—ди. Тик әниләре нигәдер сөенми, анын йөзенә борчылу билгеләре чыга: —И-и-и, кызым Ләйлижамал, егылып төшә күрмә, балакаем, имгәнә күрмә...—ди. Шунда анын олы улы серне чишә: —Әни, Ләйлиҗамалның борчак ашыйсы килә икән Әгәр дә мәгәр син риза булсаң, мин аны арбага утыртып кырга алып барыр идем,—ди. —И-и-и, улым Мөхәммәдсадыйк, ул анда сиңа комачаулык итәр бит —Юк, әни, бер дә борчылма. Ләйлиҗамал хәзер зур инде, бик акыллы бит ул, әйткәнне тыңлый. Абделнәфыйк карт, иртәнге намазын тәмамлап, болдырга чыгу белән, хәлне аңлап ала, мыек астыннан гына елмаеп, сөекле карчыгы белән саубуллаша. —Хафаланма, карчык, кызыбыз, әлхәмделиллаһ, зур инде. Аның белән бергә күңеллерәк булыр безгә дә. Син тыныч бул, карчык, алай артык соңгармабыз.—дип юата Олпат карт арбаның уң ягына чыгып утыргач, үзе ясаган нинди нык арба да зарлану йөзеннән шыгырдап куя Абделнәфыйк карт, бисмилла әйтеп, дилбегәне кулына алу белән, ат баскан урынында аякларын алмаш-тилмәш кузгаткалап куя. Ул арада Мөхәммәдсадыйк, өр-яңа капканы тутырып ачып җибәрә, әтиләре чыккач, капканы җиңел генә яба да, әнисенә елмаеп, тизрәк янкапкадан чыгу ягын карый Тик ана кешенең әйтер сүзләре бетмәгән икән әле: —Мөхәммәдсадыйк балакаем, Ләйлиҗамалга, зинһар, күз-колак була күр инде. Әтиең дә бик артык онытылып мавыгып китмәсен. Эшләмәгән түгел инде, эшләгән Хәзер бераз йөрәген сакласын дим дә бит. Ярый, балакаем, миннән фатиха үзегезгә! Эш белән вакыт бик тиз үтә бит ул. Кояш кай арада, күгелҗем-ак болытларга чумачума, басу-кырларның күз күреме җирендәге аргы башына якынлашырга да җыена. Өлкәннәр, эш белән мавыгып, аны-моны абайламый да калалар. Әмма сабый бала үз дигәнен һич онытмый, анын күңеле шөбһәләнә: абыйсы атны җигеп, кайту юлына чыксалар?. Сеңелесенең чүмәлә янында акрын гына елап утырганын күреп, егет хафалана кала —Нәрсә булды, Ләйлиҗамал?—дип, анын каршысына килеп тезләнә. —Эчем а-в-вы-ы-рта-а. —Нишләп авырта икән соң? Нәрсә ярамады икән эченә? —Борчак ашыйсы килә-ә-ә... Егетнең йөзенә елмаю куна. Шунда гына иртәнге әңгәмә исенә төшә. Тиз генә әтисе белән сөйләшеп, аның ризалыгын ала да, бөтен ару-талуын онытып, атка атланып, юлга чыга. Каян да булса табарга кирәк инде Аның кайтканын сенелесе дүрт күз белән көтә. Менә абыйсының атын юыртып кайтканын күрә дә камыл арасыннан каршы юнәлә. Абыйсы шулчак атын туктата, ин кадерле нәрсәдәй бер кочак саргая башлаган борчакка зарар китермәскә тырышып кына, ат сыртыннан шуып төшә, тезгенен кулына тоткан хәлдә, сыңар аяклап анын янына атлый-сикерә килә: —Менә минем яраткан сеңелемә яраткан ризыгы Борчак ашагач, анын инде эче дә авыртмас,—дип күчтәнәчен аңа суза. Габделсадыйк абый сугышларда бик күп йөри Татар сугышчылары чыгарган җыр һәм бәетләрне хатка ягып җибөргөли Кайсыберләрен үзе үк чыгарган булуы да бик ихтимал. Ватандашлар сугышын Урта Азиядә тәмамлаганнан сон шунда гаскәри командир буларак торып кала, күпмедер вакыттан соң демобилизацияләнеп, ниндидер җаваплы эшкә урнаша һәм шунда төпләнеп яши. Әнинең үзе өчен генә гүгел, Фәүзия анам белән минем өчен дә Садыйк абый әдәплелек өлгесе, Зариф абый исә егетлек, батырлык үрнәге булды. Әнвәр, Адиҗан белән бергә Чалуга барган идек. Шуннан кайтып килешебез. Кыр станы яныннан узганда. Сәра әптәй үземне күреп алды да. ял итүче ахирәтләре арасыннан гына: —Кыямдин, синең Садыйк әбзәң кайткан диләр, шулай микән?—дип яна бер хәбәр әйтте. Аны күрмичә узарлык түгел: үзе буйга зур, үзе таза, үзе чибәр Анын хәбәре мине тетрәндереп җибәрсә дә, туктап тормадым Ихтимал, бер көтү хатыннар алдында сүз куертудан качканмын, әллә инде үземне егеткә санап, вакланып тормаганмын. Фәкать юл уңаенда г ына: —Юктыр ла...—дип куйдым сыман. Шулай да кызурак атлый башладым. Адиҗан атлый-йөгерә дигәндәй: —Чынлап та, кайтса, нишләр идең?—дип кызыксынды. Әнвәр дә битараф түгел иде, әмма авыз ачып сүз әйтмәде. —Садыйк әбзәй кайтсамы? Ул кайтса, өйгә дә кереп тормас идем әле, туры шунда чабар идем...—дигән булдым. Тик инде авылга кайтып җиткәнче, тегермәннәр яныннан үзебезнең тыкрык буйлап төшкәнче әлеге хәбәр бөтенләй исемнән чыкан иде. Әбинең пошаманга калып: —Садыйк әбзән кайткан, Мәхмүбжамалларда. Әниеңнәр шунда киттеләр, өниен сиңа да барырга кушты...—дигәнен ишеткәч кенә, кыр станы янындагы хәбәр искә төште. Әбием ул арада күршеләргә кереп. Әнвәрнең кыска җиңле өр-яна ак күлмәген алып чыккан икән, шуны мина кигезмәкче булып азапланды. Тик инде минем һич тә күрше күлмәген киеп көязләнергә исәбем юк иде. Анын култык астыннан шома гына шуып чыктым да бәрәңге буразналары арасыннан Зурәптәйләргә элдерттем. Бичара әбием калды шунда ут йотып... Малай чакта болай атлап кына бөтенләй үк йөрелмәгәндер. Атлый-йөгерә барып та җиттем Зурәптәйләргә, мендем болдырларына, кердем ачык ишекләреннән өйалдына. Бусага төбендәге биш-алты яшьлек яланаяк йолкышны әнинен абыйсы шундук шәйләп алды. Чөнки ул елмаеп-балкып. яныма килде дә, түбәтәемне салдырып, шуңа кәнфнт- прәннек тутырып, кулларыма тоттырды, саллы гына кулы белән башымнан сыйпады. —Зур егет булган икән инде Ләйлиҗамалның улы!—дигән кебегрәк хуплау сүзләре әйтте. Кунаклар минем үземә бик сәер затлар булып тоелды. Иң әүвәл җиңгине күреп алдым: гаҗәеп зифа буйлы, калку кара озын чәчле, зур яшькелт күзле, төз борынлы, уймактай авызлы, аңарчы мин күргәннәрнең барысыннан да чибәррәк тә, затлырак та ханым иде. Мөхәммәдсадыйк абый, әни сөйләгәннәрдән чыгып фикер йөрткәндә, җир йөзендә иң акыллы, иң төпле, иң зирәк, иң әдәпле, иң инсафлы, иң укымышлы, асылның-асылы бер зат иде. Чалара башлаган чәчен уңга салган, кыска гына мыегына да чал кергән икән инде, җәенкерәк битендә кечрәгрәк кенә кылыч борын, зәп-зәңгәр күз; аның җитди чагын күрергә туры килмәде, гел елмая иде. Базык гәүдәле булуы аның карсаклыгына аеруча басым ясый, янәшә туры килсә, зифа буйлы чибәр хатыныннан калышрак икәне сизелә иде. Безнең дөнья көтүләребезнең аянычлы хәлдә икәнен күреп, Садыйк абый әтиләрне үз янына. Урта Азиягә чакырган —Теләсәң, шәһәрдә үзеңә әйбәт фатир алып бирәм. Теләсәң, мин инде үземнсн хуҗалык белән, үз өемдә яшәргә гадәтләнгәнмен, дисең икән инде, шәһәр читеннән үзенә йорт сатып алам, ат белән эшлим, дисең икән инде, үзеңә ат алып җибәрәм. Әйдәгез генә, бу фәкыйрьлектән, индуклыктан котылыгыз гына! Зинһарлап сорыймын үзегездән, әйдәгез, ризалаша күрегез!..—дип үгетләгән. Акыллы кинәшне тыңлау-тыңламау бер хәл, ә менә каенагаң сатып алып биргән өйдә яшәү ул, безнеңчә әйткәндә, йортка керү белән бер була бит инде! Әлхәмделилла, андый көнгә калмаган әле! Начармы-яхшымы үз йортым, үз хуҗалыгым. Аннары авыл буйлап, Миңлебай Сәләхе йортка кергән, дип сөйләп йөрерләр иде бугай! Бөтен авыл чын атыңны да онытыр, ягага китеп, йортка кергән Сәләх дип кушамат тагарлар иде бугай. Такмый гына торсыннар әле менә!.. Садыйк абыйны бик еш сөйли иде әни. Бу образ балалар өчен идеалга әверелгән иде инде. Ичмаса бер күреп калдык үзен, бүтән күрешүләр насыйп булмады. Ихтимал, бу анын сәламәтлеге какшау аркасында күңеле тартыпмы, утыз җиденче еллар мәхшәрен алданрак сиземләпме, туган туфракны соңгы кабат күреп, әти-әнисенә зыярәт кылып, сеңелләре белән бәхилләшү өчен кайтулары булгандыр... Әнинең үзеннән бер генә яшькә кече Мөхәммәдзариф атлы энесе була. Менә җитез вә елгыр Мөхәммәдзариф Нәфиев мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Хәлфә бер үк таныш текстны һәркайсыннан укытып карый.Чират Зариф абыйга килеп җитә, һәм ул гөбедән чыккандай калын тавыш белән бөтенләй башкача укып җибәрә Гарәп сүзләренең мәгънәсенә төшенүе, әлбәттә, икеле, тик инде ул сузык авазларны үзенчә куя. үзенчә укый. Хәлфә моны буразнага төшермәкче булып карый да соң, Зариф шәкерт бирешми. —Әнәй шыл ай укырга кушты!—дип тартыша. Хәлфә, мөгаен, төпле генә егет булгандыр. Шул арада, моның әнисе зур укымышлы зат, мулла нәселеннән, Нәптәй галава җәмәгате, гарәпчәне миннән әйбәтрәк белүе бәхәссез, дип бер мизгел эчендә уйлап өлгерә дә бәхәсләшүдән читкә тайпыла —Ярый сон, укы алайса әниен кушканча,—дип әйтергә мәҗбүр була. Гайяр егет булып үсеп җитә Зариф абый Берара, дөнья белән таныштыру, кеше арасына кертү өчен, Садыйк абый аны ягага, үз янына алдырып, урысча да укыта. Беренче бөтендөнья сугышында Садыйк абый офицер булса. Зариф абый кавалериядә хезмәт итә. Әрсезлеге, җитезлеге, үткенлеге сугышта ярап куйгандыр, ахрысы: Георгий тәресе белән бүләкләнә. Безнең төбәктә аның тәвәккәл һәм курку белмәс егет буларак даны тарала Әтиләрне кулак дип туздыру белән генә чикләнмичә. Себер сөрергә була "җирле власть”нең нияте. Әмма әти аларнын йорт-жирне бөтенләй рисвай итеп ташлауларын күргәч, янә дә нинди хикмәтләр күрсәтер икән инде болар, дип кул кушырып көтеп утырмый—олы малаен ияртә дә Ленинградка юллана. Чуртанны ычкындырдык бит. дип хафага төшә авыл Советы активистлары. Бигрәк тә район үзәгеннән килгәннәр гасабилана—көн саен, иреңне кая яшердең, дип әнидән таптыра. Шунда берсе үз акылына килә дә: —Без монда Миңлебай Сәләхен таптырып аның җәмәгатен чакыртабыз да тинтерәтәбез тинтерәтүен. Тик менә бернәрсәне истән чыгарганбыз. Ул хатын бит Зариф Нәфиевнен туган апасы. Зариф үзе кайтып төшмәгәе! Көн бетә аннары үзебезгә —дип, шиген белдерә. Димәк ки, ягада йөргәндә дә Георгий кавалеры Зариф абыйның туганнарына ярдәме тия—әнине бүтән борчымас булалар... Әниемнең мондый бер хәлне сөйләгәне дә хәтердә. Мөгаен, зур бүләк бирелгәннән сондыр, Зариф абыйга берәр атнага өенә кайтып килергә рөхсәт итәләр. Кайта бу урак өстендә. Әни ерак басуга уракка йөри икән Зариф абый да барырга була. —Син ял итеп алыр идең,—дигәнне ишеткәч: —Шунда ял була инде ул, кырда,—дип җавап кайтара да ат җигәргә чыга. Болар басуда чакны авыллар арасындагы юлда өч җайдак пәйда була. Сәлам биреп тору юк, урысча сорый офицерлары: фәлән авылга ничә чакрым, ди Зариф абын җавап биргәч, теге офицер, ярсып: —Берегез әйтә, унбиш, ди, икенчегез, егерме, ди. Сезне камчы белән сыйларга кирәк!—дип, кулын күтәрә. Шунда Зариф абый мундирының якасын рәтләп куя, сынын турайта. Алыптай гәүдәле крәстиөннен күкрәгендә Георгий тәресен күреп, геге офицер югалып кала Тиз генә атыннан гөшө дә тыйнаксызлыг ы өчен гафу үтенә. Мөгаен, хәрби бүләккә хөрмәт күрсәтү белән берг ә, монда әле бу бүләкнең нинди кыюлыклар кылган өчен бирелгәнен аңлау да үзенең ролен уйнагандыр Офицер, мөгаен, бу пәһлеван дуласа, өчебезнең дә башына җитмәгәе, дип тә уйлап алгандыр, шөбһәләнгәндер Гаҗәеп дәрәҗәдә җитез була 'Зариф абый Койма янына кгглеп, койма башына кулы җитсә, күз ачьгп күз йомганчы икенче якка сикереп төшә икән. Бөтендөнья сугышы артыннан Ватандашлар сугышы да туктап, илдә тыныч тормышлар башлангач, кайтып төшә Зариф абый туган илгә, төп йортка Әмма озак тормый—сәфәренә җыена башлый. Апасының —Бер дә хат язмыйсың. Әллә нигә бер генә булса да хат язсаң, кайларда яшәгәнеңне, хәлеңне белеп торыр идек, ичмасам.—дигәненә каршы. —Хатлар яза башласам, хәлләр мөшкел дигән сүз булыр. Исән-сау, матур гына дөнья көтсәм, язып тормам, бигайбә..—ди икән Җир йөзендә иң якын, иң мәрхәмәтле кардәшләребез—Зурәптәйләр Гәрчә әниемнән өч-дүрг яшькә генә өлкәнрәк булса да, искиткеч чибәрлеге һәм җитезлеге белән, әлбәттә, утырып калмый, бәлкгг әле бераз иртәрәк тә, унҗиделәрдә үзбаш дөнья көтә башлый— Аптелгайни бабайларның ишле тармагында үскән үзе матур, үзе таза Шакиржан исемле егетләренә ябышып чыга. Кызларына Сара, малайларына Таһнр. Фарук. Фариз, Шәфнкь дигән заманчарак исемнәр кушыла Тупырдап торган балалары береннән-бере таза да. береннән-бере чибәр булып, кече яшьтән кул арасына керә баралар, һәркайсы уңган да таза булып җитлегәләр Озатып куялар шул өенә хәтле. Зурәптәйләр дүрт-биш бала белән такы-токы гына яшәп яткан бер заманда... алар бәхетенә күмәкләшү дигән бернәрсәне уйлап чыгаралар. Шакир җизни колхоз эшенә үзе генә түгел. Таһиры һәм Сарасы белән ургыла. Алар бик тиз ударник исеме алалар Ә көзге якта уңышларны җыеп алгач, аларга өч кешенең хезмәте хакын олау-олау китерәләр. Әнә шул рәвешле Зурәптәйләр тиз арада тернәкләнеп китәләр. Таһир әбзәй мәһабәт гәүдәле, искитәрлек дәрәҗәдә таза да матур егет булып исемдә калган Минем ише бала-чага белән аралашырга анын вакыты-җае да булмагандыр инде. Эш тә эш Сабан туйларында көрәшү, батырга калу традициясен ул башлап җибәрә Колхозыбызга кайткан беренче тракторларны иярләүчеләр арасында да Таһир әбзәй булды сыман, һәрхәлдә, трактор ише замана техникасына ул энекәшләрендә дә мәхәббәт уятып калдырды. Атаклы Фатих мулланың тулган айдай түгәрәк йөзле Гөлсем атлы чибәркәен каратырлык булгач, төшеп калганнардан булмаган инде. Вергә-бергә яшәүләр, бәхет-сәгадәт кенә үзенә насыйп булмады. .. Ире сугышка китеп, беренче елда ук кара кәгазе килсә дә, Гөлсем җиңги әдәп саклый, ирен көтә, кискән икмәк телемедәй әниләренә әйләнеп кайтмый, иренең йортын үз күреп, шунда тугрылыклы хезмәт итә. Фарук абый гәүдәгә бераз калышрак булса да, гаҗәеп зур көчкә ия, төскә-биткә чибәр генә, мин белгәндә иңде кара тут йөзле шадра бер көяз егет иде. Без бәләкәйрәк чакта, әнигә йомышы төшеп, безгә сугыла да, балчык ызбасының кысан һәм карсак булуына исе китеп: —Ни дай бог!—дип сөйләнә. Апа моны отып кала да әнидән моньщ нинди сүз икәнен сорый. —Алла күрсәтмәсен, дигән икән,—ди әни, хәйран гарьләнеп.—Кара син ул шадра пәрине! Син үзең ни дай бог! Икенче бер юлы мин аръякка укырга барганда, күперне чыккач, мине куып җитә дә: —Мә, нәнәм, кеше алдында ашарсын.—дип ике печенье суза. Сугышлар бетеп. Таһир абыйның кайтмаслыгы тәгаенләнгәч, Фарук абый белән Гөлсем җиңги рәсми төстә никахлашалар һәм, ишле генә гаиләгә нигез салып, бергәбергә тату гына озын гомер кичерәләр. Уллары-кызлары барысы да үзләре кебек үк чибәр һәм таза булып үсәләр, аннары инде кайсы Ульянга, кайсы Буага таралышып бетәләр, ягада төпләнеп калалар, тормыш корып җибәрәләр. Озак еллар авылыбызга кайтмый торып, сукмакны янә яңарткач, туп-туры Фарук абыйларга кайтып төштем. Җиңги белән икесе дә ачык чырай белән каршы алдылар Икесе дә әле таза-сау, икесе дә аяк өстендә иделәр. Кайткан саен матур гына сөйләшеп, элеккеге хәлләрне искә төшереп утыра идек. Җиңүнең илле еллыгына кайтканда гына, тәмам тугарылып калганнарын күреп, күңел әрнеде. Кызганыч ки, минем кордашлар да, бераз олыраклар да мәчет картлары булып йөрүгә кызыгалар. Хәзрәтнең Коръән укыганын сабыр гына тынлап утыралар, ана телендә сөйләгән вәгазьләрен исә аңласалар да, аның киңәшләрен тотмыйлар: эчеп исерү ләззәтен һәммә нәрсәдән өстенрәк күрәләр... Җиңүнең илле еллыгын авылда гаять зурдан кубып уздыралар. Аз санлы фронтовикларга аеруча зур хөрмәт күрсәтәләр. Шуның нәтиҗәсендә безнең Фарук абый Иске Шәйморзадагы шифаханәгә эләгә. Кәеф-сафа кылуны дәвам итәргә ниятләп, анда да аракы таптыра. Таләбе үтәлмәгәч, өенә кайтарып куйдыра. Мин инде, үземчө, аны олылап, Җинү хөрмәтенә тегесен-монысын, тагын хәйран затлы коньяк алып кайтам. Җиңги әйтә: —Бераз-бераз гына тотарсыз да, аннары калганын яшереп куярмын,—ди. һәм шулай эшли дә. Кичен кайтсам, теге күчтәнәчкә дигән затлы шешә табылган, бушаган, өстәл астында аунап ята. Фарук абый үзе шул тирәдә үк караватта яткан җиреннән: —Синең теге кара сумкаңдагы шешәдә нәрсә ул?—дип кызыксына. Юлда эчәргә алган чәй икәнен белгәч, кулын гына селти. Иртәнге яктагы затлы шешәне бушатканнан сон эзләнеп йөргән икән. Газлы су сала торган зур шешәнең яртысыннан артык шундый ук саргылт нәрсә күреп, бик сөенә бу. стакан-мазар эзләп тормыйча, тегесен бушаткан кебек, монысын да шешә авызыннан ук голт-голт итеп йоткалый, әмма бер дә тегенең зәһәрлеге сизелмәгәч, аптырабрак кала. Тагын татып карый, алданганын аңлагач, татлы коньяк урынына ниндидер анлаешсыз нәрсә салып куючыларны аты-чуты белән сүгеп ташлый. Туганнары арасында, мөгаен, ин куәтлесе Фариз абыйдыр. Зурәптәй үзе аны Зариф абыйга охшата иде. Ничәмә-ничә ел буена Сабан туйларында батыр кала. Тракторда да эшли ул, комбайнда да, башка эшләрдән дә йөз чөерми Нишләптер анын табын янына утырып ашаганын күз алдына китерә алмыймын: йә ул хуш исләр бөркеп торган зур түгәрәк ипинең саллы гына кыерчыгын каерып ала; йә урамнан кабаланып килеп кергәч, ике өй арасындагы өйалдында аркылы матчадагы элмәккә эленгән чиләкне күреп, шундагы сөтне чөмерә Табын янына утырып ашарга, мөгаен, вакытын жәлләгәндер. Будённый районынын үзәге Иске Шәйморзада чакны ул анда ниндидер эш белән барып чыга. Ике катлы бинага урнашкан дәүләт оешмасы янында җыелган халык арасында таныш-белешләрен күреп, яннарына килә, күрешә, нишләп монда җыелганнарын сүз унаенда гына сораштыра. —Урманга сыяр, кырга сыймас вана шул шкафны икенче катка ничек менгезик, дип баш ватып торабыз әле... Шунда гына күреп ала Фариз абый иләмсез ул шкафны. Ике дә уйламый, шкаф янына барып, суккалап карый, агач басмаларга күз төшереп ала да: —Егетләр, кая, булышыгыз әле аркага салырга?!—дип, җыелган халыкны шаклар катыра Хәйран таза, матур Фариз абыема калавыл кызлары да гашыйк булмый калмагандыр анысы, әмма ул үзебезнең авылда туып-үскән, бергә-бергә спектакльләр куеп йөргән, ТБУМда укытучы булып эшләгән искиткеч чибәр Сылу апа белән гаилә корып җибәрүне кулай санады. Шуннан алар авылыбызда әллә ни тоткарланмадылар—Ульянга китеп, йорт салдылар, бала-чаганы шунда аякка бастырдылар. Олы малайлары Әлварис КАИга укырга кереп, бездә яшәгән чакларда Сылу җиңгиләр ешрак килә иделәр. Аннары Казанга килеп-китеп йөрүләре бераз сирәгәя төште, анысы табигый хәл. Үтеп-сүтеп йөргәндә икенче уллары Фирнат та, әнисенең чибәрлеген алган төпчекләре Венера да читләтеп үтмиләр болай үзе. туган итәләр, бик-бик якын күрәләр Монда, әлбәттә, Фәүзия апамның роле зур әледөн-әле телефоннан сөйләшү белән генә канәгатьләнмичә, Ульянга иренмичә барып, хәлләрен белеп кайткалый. Үзара фидакяр мөгамәләгә корылган туганлык хисе, аралашу алдында чал башыңны ияргә мәҗбүр буласын. Рәхмәт төшкере, Зурәптәйләрдә беркадәр яшәгәч, көннәр акрынлап җылыга борылгач, үзебезнең балчык ызбабызга күченү ягын кайгырта башладык Гәрчә беркем караңгы чырай күрсәтмәсә дә, җәйгә хәтле яшәгез әле. дисәләр дә, аларнын һәркайсының чын күңелдән кыставына ихлас ышанган хәлдә, мен-мен рәхмәтләр әйтеп, кеше өстендә күпме яшәп була инде, әзрәк оят кирәк дип. күченеп тә куйдык. Зурәптәйләрдән тегесен-монысын. уфаллаларын ала торып, үз көнебезне үзебез күрә башладык. Ягу ягына һич тә аптырамадык, әниебез кайгысын күргән бәп-бәләкәй мичебезгә айбагар сабагы, камыл ташып өйне җылы тотарга ияләшеп киттек Уфалла тартып әни белән кырга чыгабыз да рәхәтләнеп камыл йолкабыз, аны арбага коелмаслык итеп һөйбөтләп кенә бәйләп куябыз. Хәер, әнә шул көн саен кабатлана торган шөгылебездә бер аянычлы хәл булып алды алуын Ара-тирә без Дингелде дигән коры тирән елганың аргы ягына чыгып та камыл җыйгалыйбыз Диңгелденен гәрчә ярлары яман биек булса да, кар сулары кзгтеп беткәч, суы тап-тар шарлавык булып төбендә генә кала Әнә шул су аркылы рәхмәт төшкере авылдашларыбыз ике такта салганнар Диңгелденең бер ягыннан икенче ягына чыгасың килә икән, син инде бәләкәй арбаңның ике тәгәрмәчен дә әнә шул такталардан туп- туры алып барырга тиеш буласын Арбаң буш булганда бер хәл, ө менә йөк төялгәч— бигрөкләр четерекле синең хәлләр. Бермәлне олавыбызны әлеге такталардан ипле генә алып чыгып, кечтеки генә үрне дә менеп, җәенкерәк җирендә бераз хәл алырга уйладык. Әмма сират күперен уңышлы гына кичүебезгә сөенергә дә өлгермәдек ун ку лдан күкләр күкрәтеп, янаулы мөгрәгән бер хәтәр тавыш ишеттек Ни күрик, безгә табан салмак кына атлап тау хәтле мир үгезе киле. Аның әледөн-әле үкерүен ишетү, аска салган йөнтәс башын, ул башның ике ягында тырпаешып торган очлы мөгезләрен күрү—ял итү ише ваемсыз ниятләребезне бик тиз җилгә очырды Безгә ничек кенә булса да олавыбызны ул явыздан саклап калырга кирәк иде. Мона ирешү өчен фәкать бер генә юл—тау башына тизрәк менеп җитү зарур иде Уфалланы мин алдан тартам, әни бар куәтенә арттан этеп килә. Каян алганбыздыр шулчаклы тиз менәрлек көч—әле хәзер дә аңларга һич башым җитми. Ничек итсәк иттек, әмма дәртләнеп бер талпынуда тау башына менеп җиттек. Теге хәерсез мир үгезе безнең турыдан үкерә-үкерә үтеп киткәндә, без инде аны тыныч кына югарыдан күзәтә ала идек. Канатлы мәхлуклар Тау башына салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен белэм. Шуңар к)рә сөям җаным-тәнем белән. Габдулла ТУКАЙ Авылыбызның кыл уртасыннан бормаланып ага торган Кече Чынлы инешенең холкы әллә нинди: язгы ташу вакытында суы күтәрелеп, ярларының ике ягына да җәелә, болыннарны ялмап алу белән генә чикләнмичә, кибән хәтле бозларын тизрәк агызып бетерергә омтылгандай, тау елгаларын хәтерләтеп, ургылып ага да ага—бимазалап торган күперләрне җимерә-вата. юл өстендәрәк торган мунчаларны эһ тә итмичә агызып алып китә. Мәгәр аның ярсуы-дуамаллануы нке-өч көннән ары бармый, суы да атна-ун көн эчендә ярларына кайтып төшә, янә дә берәр атнадан кимегәннән-кими бара, җәйгә таба исә бөтенләй саега, бала-чага коенырлык та суы калмый, каз-үрдәкләрне генә үз өстендә тибрәндерә... Авылның һәр ике ягында инешкә табан юлланган елга-ерынты бихисап. Шуларнын бигрәкләр иләмсезе, дию карчыгының авызыдай ерылганы—безнең урам кырыннан уза, гүя кечтеки генә тәрәзәләребезгә карап күз кыса—безне урамга уйнарга чакыра. Ул үзе югары урамнан ук башланса да, бер тыкрыкны сизелер-сизелмөс кенә, мыштым гына уза, әмма олы урамга җитәрәк ел саен тирәнрәк үрмәләвен белә, инде күпер астыннан да чыккач, әллә кайларга төпкә үк сикерә дә гөрләвек хасил итә. Дию карчыгының авызы нәкъ әнә шуннан башлана да инде. Инешкә җитәрәк ул бөтенләй дә җәелеп китә, сулары да саега. Без үскәндә ул чокырның ярлары гаҗәеп биек, ә инде иң төптәге су юлы аркылы такта салынган булыр иде. Ни хәл итмәк кирәк, дөньяның бит карт-корысы, хатынкызы бар. Кая инде ул аларга чокыр төбеннән аккан су аркылы безнең шикелле сикерүләр, алар бит әле кыр кәҗәсе хәтле дә сикерә алмыйлар. Ул чагында әле ярның бу яктагы якасында безгә каршы өч-дүрт йорт булып, аларнын һәркайсы, чокырга ачулангандай, сырты белән утырган, тәмам йөз чөергән иде. Бәрәңге бакчалары кайда булгандыр инде, һич башыма сыймый. Анда әле бакчасыз да, яр убып китмәгәе, дип дер калтырап торалардыр. Кышкы тымызык кичләрнең берендә ул яр упты бугай шул—балчык ызбалары уртасында кукыраеп утырган ыспай гына, җыйнак кына агач йорт кичен бар иде, иртәгесен... гүя җилгә очкан. Кичтән ишелеп-ишелеп кар яуды. Әбием иртә таңнан уянып китсә, каршыдагы йорттан. . җилләр искән! Әбием инде карт кеше, "бик күп яуды шул кар, әнә, күршеләрнең өен гел күмеп киткән”,— дип сукрана-сукрана, иртәнге намазын укырга әзерләнә. Шул чагында тәрәзәдән ике-өч ир-атны күреп ала. Йорт түбәсенә менгәннәр икән дә әлеге карны көрәргә җыеналар икән, дип фикер йөртә. Ныклабрак караса, өй түбәсендә түгел икән теге кешеләр, җирдә йөренәләр, үзара нидер сөйләшәләр икән ләбаса! Тукта, йортлары кая качкан соң әле? Кичен бар иде ләбаса! Чуашка яисә мукшыга сатканнар дисәң, бер төн эчендә сүтеп-ташып өлгерә алмас иделәр. Җир упкан, бер дә бүтәнчә түгел! Шаклар катып, догасын укый-укый, әниемне уята: —Ләйлиҗамал, тор әле, тор! Афәт килде, әнә, күршеләргә ябырылды, безнен тарафларга да канатын җәймәгәе...—ди. Әнием тәрәзәдән урамга күз сапса, яшьрәк кеше бит, янгын булганын, кар астында бүрәнәләр пыскып ятканын шәйләп ала. Бер исәп белән, бала-чаганы да уятып, ничек булса да уттан качып котылу ягын да уйлап ала. аннары ашыкмаска була. Башта урамга чыгып, хәлне бераз ачыклап керергә ниятли. Әбинен килешми хәле юк: ире ягада чакны йорт хатын кешегә йөкләнә. Әниләрнең пышылдап кына сөйләшкәнен беравык тынлап яттым әле: серләре бардыр, югыйсә таң тишег еннән уянып, алай шыпыртлап сөйләшмәс иделәр әле, мина, егет кешегә, сер сыймас, дип чишмәскәдер әле исәпләре. Берни аңламыйча, башымны калкыттым да тәрәзәгә табанрак авыштым. Адижан белән Әнвәрне күргәч, йокым шундук качты. Нишләп йөриләр икән инде минем дуслар анда? Чыксам, ни күрим—Майҗан әптәйләрнен йортлары янып, кара күмергә әйләнгән. Дуслар диген инде Әнвәр белән Адижанны—шунда кызык күрергә мине дә уятсалар, ни була инде?! Ул арада кызыкка юлыгып, ачуымның әзе дә калмады Каз мамыгыдай йомшак кар астыннан төтен исен абайлап, бергәләшеп чабаталарыбыз белән карны як-якка тибәрә торгач, янып бетмәгән дәү бер кисәүгә, дөресрәге, бүрәнә башына юлыктык. Аннары тагын берсен казып чыгардык, тагын.. Мәшәкатьле бу уеннан туйгач, тирән кар эченнән мәтәлешеп кенә ярдан төштек тә, йомшак карга билдән чума-чума, көлешә-көлешә, Фатыйхлар ягына үрмәләдек. Шундый кызык көнне йоклап ятмасын әле, чыксын да уптым илаһи карга чумдырыйк үзен! Фатыйх атлы дус малаем арада бер үзенчәлекле иде. Ихтимал, миннән берәр яшькә олырак та булгандыр. Анысын тәгаен әйтә алмыйм, тик инде гәүдәгә шактый калкурак һәм ныграк булуы бәхәссез Анын белән бергә-бергә бик еш безгә сугыла торган идек. Шуларнын берсендә әнием ана сорау бирә —Фатыйх, син үскәч кем буласың?—ди Теге күзен дә йоммый: —Үскәч, мин ягага китәм. Ягада бик күп акча төшерәм дә әтәйгә тула оек белән шәп кенә чабата алып кайтам,—ди. Хыялының чабатага сыеп бетүе миңа бик мәзәк тоелды, шулай да мыскыл игү, көлү безнең арада юк иде, һәм мин үзалдыма көлемсерәү белән чикләндем Әни исә —Әтиләреңә бүләк алып кайтуны уйлагач, син акыллы малай инде, Фатыйх,—дип аның ниятен хуплады. Кичен, мин сүз кузгаткач, әнием: —Нишләсен соң... Әтисе ямьшөеп-тузып беткән чабатасын кигәндә: “Их, булса иде юньлерәк тула оегын, шәбрәк яна чабатаң",- дип зарлангандыр, бичара —дип нәтижә ясады. Фатыйхларның шатрун түбәле зур агач өйләре әлеге тирән чокырнын аргы ягында, олы урамга карап тора, күпер янында ук. Садыйк әбзәй безнең авылга читтән килгән, тал-таза егет чагында ике малайлы Камилә әптәйгә йортка кергән, дустым анын үз улы иде. Өйләре әллә кайдан күренеп тора, эче дә бик иркен иде. Бәрәңге бакчалары кырыенда, яр өстендә үк мунчалары булып, әнием һәрчак шулар мунчасын яга торган иде Авыл мунчасы дигәндә әнә шул әйбәт кешеләрнең кара мунчаларын күз алдына китереп, әниемнең каен себеркесе белән чапкан чакта: —Картны күрсәң—бабай дин, яшьне күрсәң—абый диң.. — дия-дня көйләг әнен гел исемә төшерәм. Дустымның зур абыйсы бездән шактый олы булып, гаиләләрендә ничектер бүтәннәрдән аерылып торыр иде: үзе чандыр гәүдәле, үзе гаять моңсу, үзе.. Иң әүвәл күргән музыка уен коралым скрипкө булды. Аны әлеге моңсу егет Рәхимҗан әбзәй мунчалары артына алып чыгар иде дә, башын кырын салып, сыздырып уйнап җибәрер иде. Ул уйнаган моңлы көйләрне гүя әле бүген дә ишетәмен, ялгызы монаеп уйнаганын, кызгылтрак скрипкәсен һәм ун кулындагы салмак кына нөреткән сызгычын гүя әле дә күрәмен Иң беренче гыйшкым Рәхимҗан абзый кулындагы моң тулы сихри инструмент булды. Беренче мәхәббәт—гомерлек!. Әлеге хәлне мин теләсә ниндн җан иясенең күзе ачылганда иң әүвәл күргән затны гомере буе оньгта алмавына тиңлим Каян килсен ди ул кулак малаена уенчык ише нәрсә?! Әле ярый, затлырак әйберләребезне үз өйләренә ташыганда, өебезне сүтгереп сатканда, мал-туарыбызны агып чыкканда бөреп имгәтә алмаганнар—“Елгабыздан акмасын кулак каны!"—дип, йортыбызны вәйран итү. үзебезне урамга ач-ялангач себереп түгү-чыгару белән чикләнгәннәр. Әле ярый, әниебез уңган зат булып, канатлары астына яшереп саклап калган, иркәләп тә юмалап, ике бите белән җир себереп үзебезне үстергән, кече яшьтән кул арасына керергә—әшкә өйрәткән. (Җаны җәннәттә булсын!) Берматне. өйдә үземне генә калдырып, әни Зурәптәйләргә нидер өметләнеп барырга җыена. Өйдә ялгызым гына каласым килмәгәндер инде: —Мин дә барам!—дип, ишек төбенә киләм. —Синең белән озак йөрелә, мин хәзер әйләнеп кайтам,—дип, әни кесәсеннән өч тәңкәлек кәгазь акча чыгарып, миңа суза:—Мә, уйный торырсың,—дип тә өсти. Бер яшел акчага карыймын, бер әни артыннан ябылган ишеккә —һич ризалашасым килми генә бит. Аптырагач, әнине өркетергә исәпләп: —Мин бит аны барыбер ертам!—дип ычкындырам. Әни ялт кына ишекне ача да: —Әһә. ертасыңмыни әле? Китер, алайса,—дип акчаны да ала, ишекне ябып, ана йозак та сала. Гарьләнүемнән кая барып бәрелергә белмимен. Нишләп ертыйм ди инде мин аны? Нигә андый сүз ычкындырдым икән?.. Иә, дивана түгел диген инде мине!.. Ичмасам, шул яшел кәгазьнең бизәкләрен караштырыр идем... Уңышсызлыкка юлыкканда ин әүвәл үз-үземә ачулану гадәте, ихтимал, әнә шул заманнардан ук киләдер. Әбинең тәсбихен сорап алып, аныңча тартып караганым булмады түгел дә бит, күпме генә юана ала сабый андый җитди нәрсә белән... Хәер, бер мәзәк шөгыль таптым табуын да, анын да ахыры кызык чыкмады—үземне берәү дә мактамады, менә булдыргансын, егет икәнсең, димәде... Мич башыбыз иркен иде, анда ниләр генә юк! Минем игътибарны әбинен киез катасы җәлеп итте. Зур борынлы, йомшак кына ката. Кунычы кайтарылган. Шул кайтарылганын турайтырга ничаклы гына тырышсам да, булдыра алмадым. Хәлемнән килмәгән нәрсәне алай гына ярты юлда ташлап калдыру гадәте сабый чактан юк иде, ничек тә әмәлен- җаен габарга булдым. Егет кешенең башы тиз эшли бит анын. Мыштым гына мич башыннан төштем дә ипи пычагын алып мендем, аннары кунычының кайтарылган җирен черт иттердем. Ләкин ул кунычны турайттың ни дә кайтардык ни—барыбер икән ич! Бу мавыгу бик тиз туйдыргач, икенчесен кисеп тә азапланмадым. Орышмады да әби, сукмады да, бары тик башын селкеп: —И-и-и, улым...—дигәне хәтердә. Әле тагын әтинен хәтсез зур, хан заманыннан калган счеты бар иде. Төймәләре, синең нәни генә бармагын кагылганны көтеп, бере арты бере йөгерешергә әзер торалар. Ә инде учын белән югарыдан түбәнгә таба сыдырып алсаң, бик озак тәгәрмәчтәй күчәрләре тирәсендә әйләнәләр, шул ук вакытта гүя бер-бере белән качышлы да уйныйлар. Кулыңны кызурак йөрткән саен тәгәрмәчләр дә тизрәк әйләнә. Счетны әле тагын, бер башына бау бәйләп, идән буйлап тартып йөрсәң дә була. Тик менә туфрак салсаң, шундук коелып бетә. Хәер, җир идәннең бер почмагыннан туфракны икенче почмагына ташу өчен бездә бер агач тартма да бар. Андый эшкә хәйран кулай нәрсә. Җитмәсә күп сыя үзенә. Түгелми дә. Элек бер почмакка ташып өясен, аннары икенчесенә. Кызык инде, бик кызык. Ара-тирә, атны әйдәгәндәй: —На-а-а, хайван!—дип куйгалыйсың. Атыбыз юк шул безнең. Өги кайтса, алып кайтыр иде дә берәр ат, кайтмый бит, Ленинградта эшли, ди... Кече Чынлыда безнен өебез Тау ягындагы аркылы урамнарның берсендә, инеш буендарак, күпергә якын гына иде. Кендек каным тамган нигезнең урынын 2000 елда төшереп кайткан идем, төсле рәсем язу өстәлемдә, Н.Рерих картиналарыннан күчермәләр белән бергә күз алдымда тора... Әнә шушындагы балчык ызбасыннан аръяктагы башлангыч мәктәпкә йөреп укыдым. Ул чагында укырга сигездән керәләр иде, мин дә бик ашыкмадым. Берәр ел гына элек инешебез аша иләмсез зур күпер салып куйганнар иде. шунын аша укырга йөримен. Бермәлне шулай укудан кайтып килгәндә, күпергә җитәрәк бер картны очратып сөйтәшкәнем нишләптер хәтергә сеңеп калган Әнинең мунчада үземне лач-лач каен себеркесе белән чапкан чагында: "Картны күрсән, бабай дин..."—дип әйткәнен һич онытасым юк. Танымасам да, әдәп саклап, ерактан ук: —Нихәл, бабай?!—дип сәлам бирдем. —Ай, якшы, әле улым!—диде картым, минем янга җитәр-җитмәс туктап калды.— Әллә мәптектән кайтасын инде, укыйсың мәллә? —Укыйм шул!—димен, әти фанердан ясап биргән, сары-кызыл. яшел-зәнгәр шакмакларг а буялган үземнән зур сумкамны алга-артка селеккәләп аламын Бабайга бу бәп-бәләкәй малайның шулай зурдан кубып сайравы, мөгаен, кызык тоелгандыр, һәм ул сораштыруын дәвам иттерде: —Ничәнчедә сон, улым? —Беренчедә инде!.. Картым болай да ачык чырай белән, елмаеп күңелле итеп сөйләшә иде, шуна күрә үземнен әлеге җавабымнан соң да аның чыраенда үзгәреш-мазар абайламадым. Көлемсерәмичә булмагандыр инде, сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәгәндер, дигән уй башыма соңгарып килде, һәм әнә шул уй хәтеремә сеңдергәндер дә инде Икенчегә үзебезнең якка йөрдем Манарасы киселгән үз мәхәлләбезнең мәчетендә укыдык Әллә тәнәфестә, әллә дәресләр беткәч, гаять зур һәм биек тәрәзәләр янына өелешәбез дә күк йөзендә ачылган болытларны бүлешәбез, алардан төрле-төрле сурәтләр ясаштырабыз Ә бермәлне югары очтагы йортларның кайсы матуррак икәнен ачыкларга тотынабыз. Шунда бәхәс кубуы табигый хәлдер инде, һәркемнең үз бизмәне- —Фәләннәрнең өе матур! —Юк, тегәннәрнен йорты матуррак! —Юк шул менә!. —Фәләннәрнеке ямьсез матур! Уйламыйчарак, ашыгыбрак әйтелгән сүзне ишеткәч, һәммәбез дә сагаеп калабыз, аннары инде кайсыбыздыр. —Шулай икән шул: үзе ямьсез, үзе матур...—дип куя Без елмаешабыз, әмма сабакташыбыздан көлү, мәсхәрәләшү ише нәрсә безгә хас түгел иде. Дүрт-биш елдан авылыбызга әйләнеп кайткач, алты-җиде сыйныфларны ТБУМда тәмамладым Шул елларда укымаган китабым калмагандыр Мәктәптән кайту белән, ашыйм-эчәм дә бәләкәй генә тәрәзәбез каршына китап алып утырам Каршыбыздагы кәнсө янына малайлар җыела, уйныйлар, көрәшәләр, карда ауныйлар. Ә мин алар ягына ара-тирә күз генә төшергәлим дә үҗәт ләнеп укуымны дәвам иттерәм—китаптан һич аерыла алмыймын... Казанга китеп, өч-дүрт ел имин генә яшәгәннән сон. Ватан сугышы башланып, без әтидән мәхрүм булып, ятим калдык. Әти кулга алынгач, авылга кайтып, Зурәгггәйләрдә кич кунгач, таң тишегеннән сөйләшкән тавышлар ишетеп, уянып китсәм, ишек төбендәге мине яткызган тимер карават башыннан дустыма охшаганрак таза да, зур да яшүсмерне күреп алдым Исеме белән дәшәр идем. Фатыйх булмас, артык зур бит, дип шикләнәм. Таган кем булсын инде шул чаклы ерык авыз! Ул арада кунак үзе телгә килде: -Кыямдин кайтканны ишетүгә, торып чаптым Ашарга да утырмадым Бу чаклы да сагынган дустыма елмаймыйча булдыра алмадым —Әйдә, тор, Кыямдин. авылда алан озак йокламыйлар Сәгать алты инде Гәрчә тазалыгы белән калкурак булуы шикләндерсә дә, елмаюы белән гөлдерәвек тавышы бу минем дөньяма сабый чаклардан йөгереп килеп кергән дустым икәнчегенә ышанырга мәҗбүр итте Аның әрсезләнеп караңгылы-яктылы атылып килеп керүе дә, тартынып-ннтеп тормыйча әмер бирүе дә мине йомшак җылы түшәктән бик тиз кубарды Фатыйх белән ул көнне кайларга барып, ниләр күреп йөргәнебез исемдә катмаган Тик инде, беркадәр сипләп, салынкырак күренгән түшәменә терәкләр куеп, мичен рәткә китереп дигәндәй, үз өебезгә чыккач, без аның белән еш күрешә торган булдык Янә Казанга китеп, озак еллар буена аралашмагач, кайтып, сорашсам—фаҗигале үлемен ишетеп, имәнеп китә яздым Әнвәрләрнең өйләре безгә каршы йортның түбән ягында, инешкә табарак иде Кергәнем бар аларга, кермичәни... Өй зчендә әллә ни шаклар катарлык нәрсә күрмәдем шикелле Тик инде өс-башлары бөтен иде Әти-әнисенең дә. Әнвәр белән сенеяесенен дә Әнвәр үте тыныч кына, сабыр холыклы малай иде Акыллырак булгандыр инде бетнең ише ерык авызлардан Тик ул һәрчак безнең белән бергә әвәрә килә, бер дә инде менә читләшми иде Мин белгәндә алар каяндыр ягадан кайткан иделәр, нке-өч ел гына авылда яшәп алдылар да яңадан я гага шылдылар Аднжан—сабый чаклардагы дусларымнан бүгенгәчә авылыбызда яшәп яткан бердәнбере. Буйга минем хәтле генә булса да, аның кул-аяклары да, җилкәләре дә ныграк иде кебек. Без бер-беребезне бик яхшы аңлый идек, сүзгә килгәнебез, нидер бүлешә алмаганыбыз булмады. Карап торышка ул беркадәр тупасрак, пырдымсызрак күренсә дә, бигрәк сабый күңелле, кешегә ышанучан. самими зат булып исемдә калган Вагонстройда да без аның белән бик нык аралашып, тату яшәдек Безнең күрешүләр көн саен булмаган икән инде—моңа фәкать үземне мавыктырган, бер генә минутка да аерылырга ирек бирмәгән исәпсез-хисапсыз китаплар гаепледер... Аның әтисе Миначетдин бабай (нигә "бабай” дигәнмендер инде—һич аңламыйм) әтиемнең гомерлек җан дусты булып кала килде. Эре гәүдәле, бераз тупасрак йөзле, зур борынлы, кабартма иренле, көрәктәй киң һәм озын куллы, гаҗәеп дәрәҗәдә аз сүзле, искиткеч уңган һәм эшчән зат иде. Алар авылның зур байлары булып, элегрәк туздырганнар—коры казыкка калдырганнар. Хәтерем алдамаса, Минач бабай Сабан туйларында халык алдында чыгып көрәшергә һичбер вакыт базмады, тыйнак булды. Әмма чалгычылар ярышы оештырсалар,—ай-һай ла! —Кече Чынлыдай зур авылда аның белән тиңләшердәй кеше табылыр иде микән?! һәрхәлдә, аның кебек эре адымлы, ул чаклы киң колач белән алдырып барырдай чалгычыны башка очратмадым. Әнә шул әзмәвер минем әтиемә гомере буе турылыклы булып кала белде. Безнен өйдә кунак-мазар җыелса, әти аны чакырырга онытмас иде. Минач бабай түрдә кукыраеп утыруны, гомумән, бик үк өнәп бетерми эше бугай: анда утыргач, туктаусыз җырларга да сайрарга кирәк, аның исә бар белгәне—Варшавада солдат чакларын искә төшерүдән —Әх, гурт Варшау!—дип тавыш бирүдән һәм кувалдага тиң йодрыгы белән өстәлне бер “кашып" алудан гыйбарәт иде. Авылда чакны аларның безнекеннән дә калышрак балчык ызбалары безнен каршыдагы тирән чокырның инеш белән тоташыр алдыннан иләмсез нык саегып та җәелеп киткән җирендә, бик түбәндә булып, аның янында бернинди каралты-кура яисә койма-капка ише нәрсәнең, бәрәңге бакчасының әсәре дә юк иде. Адиҗанның әнисе Фатыйха атлы булып, өй эчендәге һөнәре гап-гади салма пешерүдән узмагандыр. Өйләренә ничә кереп, аны очратканым булмады бугай, чөнки ул күрше-күлән арасында киләп сарып йөрүдән бушамады сыман. Ире соң дәрәжөдө юаш һәм тыйнак булып, хатыны чәрелдәвек тавыш белән әрепләшеп йөргәне хәтердә. Татар Убиенда бер бай гаиләсендә туып, кадер-хөрмәттә генә үскән, эшкә өйрәтмәгәннәр үзен... Дустымның авырудан башы чыкмаган Сәлимә исемле апасы бар иде. Авылда ук чирләшкәрәк матур кыз бала, Казанга килгәч, мөгаен, җитлегү дәверен гаять авыр кичергәндер, балигъ була алмыйча ук, гомеркәе өзелде... Без малайлар белән уйнап йөргән чакны кызыл канатлы бер күбәләк тирәбездә әйләнде дә тулганды гына бит. Аның кызыл канатларын ипле генә җилпеп очып йөрүеннән һич күзеңне алырлык түгел иде. Шул күбәләкнең матурлыгына сокланып: —Бу берәрсенен җаныдыр инде...—дип акыл сатып куйганымны сизми дә калдым Шулчагында Адиҗан: —Безнең апаның җаныдыр инде...—дип тыныч кына боегу белән әйтә куйды. Чокырның аргы ягында, Адиҗаннар турысында Хәят әбинең биләмәсе иде. Анын иске генә агач өе төсен тәмам югалтып, муртаеп, тау башында кукыраеп утыра бирә. Гүя бу анын тау башындагы тәхете дә түбәнгә таба инешкә җиткәнче тезелешеп үскән зифа таллары—анын гаскәре. Каргалар оялый торган ярыйсы ук зур утрау булгандыр бу. Язга чыккан саен кошларның монда төрлесе җыела, кайсы кайчан концерт бирә. Узган-барган чакны каргалар каркылдавыннан колагыңны томалап котылсаң да, Хәят әбинең хәле мөшкелрәктер: көннәр-төннәр буе шул концертны тыңларга туры килә бит... Ә безгә рәхәт Сыбызгы ясыйсыбыз килсә, хәзер Хәят әбинең талларыннан берәр яшь ботакны пәке белән чеметеп алабыз да—вәссәлам Шунда инде каргалар хорына безнен сыбызгы тавышлары кушыла. Ә бермәлне минем искиткеч зур сыбызгы ясыйсым килде. Яшелрәк бер зифа гына талның беләктән калынрак ботагына күзем төшеп, өйдән балта алып килдем дә агач башына үрмәләдем. Дивана түгел диген инде! Әлеге ботакны шак та шок кисәргә керештем. Әле ярый берзаман Хәят әбинең: —Ах, разбунниклар!—дип тирги-тирги, кулына чыбык тотып, таудан төшеп килгәнен абайлап алдым. Ике уйларга вакыт калмаган иде. Чыбыкның сыртымда чыжлаганын көтеп тормадым—балтаны жиргә ыргыттым да шоп-шома талдан шуып төштем. Күз ачып күз йомганчы төшеп тә җиттем. Мәгәр күкрәгемне нидер көйдереп үткән иде. Карасам— агачтагы бер төер күлмәк үтәли сыдырып узган һәм алсу төстәге җептәй бер эз калдырган, һәй, исен киткән икән! Балтамны эләктердем дә йөгердем генә. Кая ул Хәят әбигә минем арттан җитүләр' Сабый чактагы шуклыгымны саный китсәң, шактый гына булыр иде: —әбиемнең киез катасын кистем; —әтинен эшлиясен әрәм иттем; —печәнлеккә менеп тәмәке тарттым; —кыярдыр, сугандыр урладым... Саный китсәң, аларның бихисап күп булуы ихтимал икән ләбаса. Ярар, җитәрдер, туганнар, барысын да санап тормыйк инде, бигайбә! Авылда минем өчен гомерлек сер булып калган Иршат дигән дустым бар иде. Анын белән безнең юл-сукмакларыбыз әледән-әле кисешә килде Әйтик, Дәрвишләр калавылында мин бишенче сыйныфны тәмамламыйча кайттым. Көз көне яңадан бишенчегә дигәнемне ишеткәч, Иршат бәхәсләшергә урын калдырмыйча: —Сөйләмә юкны! Син бит инде бишенчедә укыгансың Сабакташларын бөтенесе алтыга бара Нәрсә, алар синнән акыллырак дип торасыңмы? Юк,—диде —Мин бит бишне бетермәдем шул... —Бетерсәң-бетермәсәң дә, икәү бергә алтыга барабыз да керәбез. Каршы тора алмадым, ризалаштым. Шәйморзага барып, дәреслекләр сатып алып кайттык. Әдәбият үзем өчен кызык тоелды, җәй көне үк аркылыга-буйга укып та чыктым. Уби базарына баргач, китап кибетенә кереп, әдәби китаплар алып кайттым. “СиваиГны шулчагында укыганым хәтердә. Казанда чакны рәсем ясау белән ара-тирә генә булса да мавыгып, авылга акварель буяуларымны алып кайткан идем. Иршат аларга сокланып үлә язды Бер үк төенен ачьпрак һәм куерак төсмердәгеләрнең әүвәл берәрсен, акрынлап кына юмалый-юмалый калганнарын да сорап алып бетерде. Дустын сораганда жәлләмәссең бит инде. Безнең өйләребез инешнең ике ягында, бер үк урамда, якын гына иде. Тик шул араны да Иршат җәяү чыкмас, велосипедка гына атланып йөрер иде Гәрчә күзе төшкән һәммә нәрсәмне шудырып бетерсә дә, күңел өчен генә, бер генә мәртәбә дә ренең велосипедына атландырганы булмады. Бу хакта сүз кушасын икән, ул сиңа әллә нинди сылтаулар табып, байлыгына якын да китерми. Нәүмизләнеп каласын инде. Алтынчыны бетергәч, җәй көне ул кәбестә-кыяр бакчасында каравылчы булды. Мин идарәдә йомышчы малай идем. Урып-җыю вакытында көнлек мәгълүматны әүвәл телефоннан хәбәр итәләр, аннары язма рәвештә җиткерәләр. Андый вазифа, әлбәттә инде, йомышчыга йөкләнә. Ике тәгәрмәчле бәләкәй генә арбага яшь кенә атны җигәмен дә китәмен район үзәгенә. Кайчагында Иршат үземә юлдаш була. Юл буе сайрашып кайтабыз инде, икебез дә тел бистәсе Менә бер заман юлда барганда кы злар кесәсеннән төшеп калган көзге таптык. Дустым аны. теленә салынып, кесәсенә шудырды. Икенче юлы ап-ак бер пар перчаткага юлыктык. Анысы да ана кирәгрәк булып чыкты Карал торсаң, йорт тулы сарык инде үзләрендә, тик әлеге табышка ул кызыккач, дустымны рәнҗетмим, дигәнмендер инде.. Җәйге көннәрнең берсендә мондый бер әкәмәткә юлыктык Шәйморзадан шулай икәүләшеп кайтып киләбез. Торна елгасы дигән сөзәк бер тугайлык аркылы салынган арба юлына бордырып алдык—тау ягыннан кайтырга инде исәбебез, мин яшәгән яктан. Хәер, кәнсәдән гел әнә шул юл белән ‘^турыдан" суктыра идек сыман Печәнне монда сирәк чабалар, анда да әле корырак урыннарны сайлап, бераз чокчыналар. Шуннан инде элекләре инеш үзәне булган, хәзер күпчелек урыны сазга әйләнгән тугайлык анда-санда эскәтер җәйгәнгә охшап кала. Тыныч кына сайрашып кайтып килгәндә, берзаман безелдәгән-мезелдәгән тавышлар ишетәбез Җиккән атыбыз ул арада борчыла башлады, купшы койрыгын шап та шоп ботларына чаба, уңлы да суллы карана. Берәр яры каерып алып, сазлыка-мазар кереп батмагае дип шөбһәләнеп, дилбегәне кысыбрак тотамын. Күчне без алдарак, юлдан бераз ун кулдарак күреп алдык: ниндидер карасу тасма әле бер якка, әле икенче якка сугыла, бер түбәнгәрәк төшә, бер югарыга ургыла, ниндидер мажор көйне көчәйткәннән-көчәйтә бара. Атны туктаттык та шул күчкә төбәлдек. Малайларның күзе үткен бит аларның—кара тасма бөтерелгән тирәдә ниндидер бер куакны шәйләдек. Без аның яныннан атны юыртып, һичшиксез, үтеп китә ала идек. Әмма без алай эшләмәдек. Тилене бит аны чәчеп үстермиләр. Диваналык сыйфаты да картая-картая гына килми, тумыштан ук синдә була да сабый чагыңнан ук үзен сиздерә. Дилбегәне дустыма тоттырганчы, атны кире якка борып куйдым. Хәзер инде өркеп-нитеп китә калган очракта да олы юлга чыгачак. Тиз генә арбадан төшеп, әлеге күч янына якынлаша башладым. Бал кортларын йокы симертеп яткан аюга тиңләдемме, әллә бүтән берәр сәбәп булдымы, тик мин күч өеменә бик тә акрын адымнар белән бардым: өркетмәскә инде исәбем. Аларга якынлаша барган саен күпчелеге иләмсез зур шайтан таягына кунганын ачыкладым. Малай чакта баш минем ярыйсы ук тиз эшләгәндер, мөгаен, чөнки барган мәлгә үк өстемдәге күлмәгемне сыдырып салдым, аның яка-изүләрен җиңнәре белән бәйләп куйдым, кесәдән 6-7 япьле пәкемне (мин аны. авылга кайткач, үземдәге әллә күпме значокка алыштырган идем) чыгарып, иң үткен пәкесен ачтым. Бал кортларына каршы пәке белән сугышырга бугай моның исәбе, дип көлми торыгыз, сабыр итегез, агай-эне. Чөнки мин киек җанвар җитезлеге белән бердәнбер күлмәгемне шайтан таягына кигезеп, аны сул кулым белән кысып тоттым да уң кулымдагы пәке белән шайтан таягының аскы өлешен кисеп калдырдым. Кулымдагы “күлмәклесен" кызып әләм урынына мөмкин кадәр югарырак күтәрдем. Шайтан таягына кунган корт анасын сарыл алганнары күлмәк “кигән" булса да, иректә калганнары әле бихисап иде. һәм алар шәрә тәнле малайны атакалау белән генә канәгатьләнмичә, олы юлдан чаптырган атыбызның да әледән-әле хәлен белешә тордылар—теңкәсенә тиеп, кызурак кайтырга куштылар. Чынлыга кергәндә инде аларның бер өлеше минем күлмәгемә һәм өстемә-башыма кунаклап өлгергән, башкалары исә юлда адашып калган иде. Кулак йортының каралты-курасы да, капка-мазары да калмаган иде, табышыбызны туп-туры дустым йортына алып кайттык. Аларның каралты-куралары да бөтен, капкалары да нык иде. Уртак умартабызны аларның бакчаларына куярга булдык. Дустым җитез генә капкаларын да ачты, ярыйсы ук тирләгән атыбызны да ихаталарына җитәкләп алып керде, әллә кайлардан бер иске подаука да алып килде. Шуннан без табышыбызны шул подаука эченә салып, аны тип-тигез җиргә каплап куйдык, чыга алмасыннар өчен саллы гына таш белән бастырдык. Ул арада Иршатның гомерендә дә колхоз басуына чыкмаган, кызлар кебек сакланган әнисе дә күренде, болдырдан гына безгә акыллы һәм файдалы киңәшләрен биреп торды. Аларның чыбык очы кардәшләре колхозның умарталыгында эшли икән дә әлеге канатлы мәхлукларның бөтен холык-фигыльләрен биш бармагыдай белә икән. Дустым әнә шул кардәш хатынны чакырасы булып, минем арттан капкаларын бикләп калды—бикле булгач, бал кортлары качып китә алмыйлар инде! Мин исә атымны кайтарып тапшыру дәрте белән үзебезнең якка юлландым. Икенче көнне дустымны көчкә эзләп таптым Нишләптер минем ягыма карамавын абайладым. Ә мин бит аның янына очып килдем— тизрәк беләсем килде умартабызның хәлен. Шуны сорагач, дустым илтифатсыз гына кулын селтәде: —Качып беткәннәр алар барысы да,—диде. —Нәрсә, калай подауканы тишеп чыкканнармы? —Подаука астыннан җирне казып чыкканнар да качканнар... Дустына да ышанмагач, кемгә ышанырга кала соң! Бал ашарга насыйп булмагандыр инде, бал ашарга... Күр син ул канатлы мәхлукларның җир казу осталыгын! Ихтимал, бу озын гомер эчендә кулак малаен, атасы төрмәдә үлгән бәндәне рәнҗетүчеләр күп булгандыр. Ләкин аларның берсенә дә ачу саклаганым, үч алырга яисә кару кайтарырга маташканым булмады. Мишәр ягында халык ярыйсы ук усал бит. анысы берәүгә дә сер түгел. Мәгәр миңа ничектер ул усаллык ябышмады-йокмады. Әллә әтидән килә инде, әллә аның да әтисеннән?. Бәс. рәнҗүләремнең дә кайсыберләре генә истә калган. Иң әүвәлгесе. Агисез калгач, авылга кайтып төштек. Фронтка озатылмый калган ике-өч бөртек егеткә тагылып без малай-шалай аулак өйләргә йөрибез. Санга тулмаганга гына инде, кызлар исе борынга кергәннән түгел. Болай гына. Аръякка чыктык. Бәйләнә-нитә калсазар дип, Фариз әбзәйләр тимер таяклар алды. Без ләнкелдәшеп атарга тагылдык. Иршатлар ихатасында аръякның бер таныш малаен очраттым —Нихәл, Мансур,—димен. —Ай, мин сине белмим бит, танымыйм бит. —Беренчедә бергә укыдык бит инде! —Ай, мин сине танымыйм бит,—ди теге, күзен дә йоммый. —Мин аръяктан чыгып йөри идем... —Ә-ә-ә, син теге, чабата киеп йөргән малаймыни0 ! Сабый чакта йөрәгемне телгәләде әлеге сабакташым сүзләре. Икенче рәнҗүем моннан гыйбарәт Авылда без ике елдан артык яши алмадык, яңадан кал авылыбызга юлландык. Мин генә ара-тирә кайт калам йөрдем. Әйтик, бала-чага белән, каяндыр бәләкәй сука табыштырып, бәрәңге утыртып килдем Аны, рәхмәт төшкере, Гөлсем җиңги караштырды. (Авыр туфрагы җиңел булсын!) Бәрәңгене җыеп атганнан сон "уфалла" белән Уби базарына алып барышты. Шул акчага бодай сатып алып кайттык. Аны тегермәндә тарттырып, бер пот ярым онны капчыкка салдым да аны биштәр иттереп, аркама астым. Зурәптәй, җаны җәннәттә булсын, бераз сыер мае, аннары гагын юлда тамагыма кабарга ризык юнәтте. Көзге көннәр кыскарганнан-кыскара бара бит, кай арада әйләнә-тирәгә эңгер-меңгер пәрдәсе җәелде. Станциягә егерме чакрымнан артыграк шул, ничек кенә ашыксам да күз бәйләнгәнче барып җитүләрем икеле Ярый да бит бүреләргә азык булмасам һай, бәхет! Артымнан атлы килә икән ләбаса—тәгәрмәч дыңгырдаганы әллә кайдан ишетелә башлады. Эчемә җылы керде. Менә килеп тә җитте өметем арбасы, узып та китте... Калдым юл кырыенда баскан көе, нык аптырап Атлары япь-яшь, җилдерә генә. Җиңел арбага ике егет кисәге утырган. Берсенең янында култык таягы ята, фронтовик- мазардыр инде. Тик менә үзенең аягына сыер баскан адәм булса, үзеннән зур биштәр аскан, җәяү килүче малайны җилдереп узып китәр иде микән? Әһә, туктадылар гүгелме? —Егыр, малай! Йөгермимме соң, бик йөгерәм. Егерме чакрым күтәреп килгән йөгем торган саен авырая барса да, бернигә карамыйча йөгерәм. Кешеләрне көттереп булмый бит инде Тик егетләр мине көтмәскә уйлаганнар, ахры, эшләре кызудыр —дилбегә тотканы чөңгереп җибәрде. Хәзер инде йөгереп кенә тотармын димә. Бераз шулай җилдереп баргач, янә туктадылар болар. — Егыр инде! Ник туктадың? Оятларына көч килде, ахры. Кеп-кечкенә малайны төнгә каршы ялан кыр уртасында калдырмаслар бит инде бүреләрдән ашатырга! Шундук йөгерә башладым. Ни дәрәҗәдә кызу барганмын инде, анысын япь-яшь ат җиккән җиңел ход арбада утыручы тагар егетләре генә әйтә алган булырлар иде Мөгаен, аларга якынлаша төшкәч, бераз гына кызулый да алдым бугай, тагын бер талпынсам—арбаларына ябышам дигән сүз! Әмма җитү егетләр малай-шалайны ул арбага утыртырга бик атлыгып тормыйлар иде бугай—атларына дилбегә белән бер генә кагылып алдылар да җилдереп алга ургылдылар Калдым авыз ачып. Тег еләр янә туктадылар, янә дивана малайны йөгертәселәре килгәндер инде Тик мин барудан туктап, аларга артым белән борылдым Егерме чакрым юлны пот ярымлы биштәр күтәреп адым белән килә-килө дә (җәяүлегә янчык та авыр, диләр бит) ярыйсы ук өшәндергән иде үземне, ә инде теге бәндәләрнең этлеге аркасында йөгерүләрем — бөтенләй дәрманымны алды Гарьләнүемнең чиге юк иде Ирексездән атылыгг чыккан күз яшьләрен йота-йота: —Казанда очрамассыз микән!.—дип сөйләнгәнем хәтердә Ул җитү егетләрне очраткан тәкъдирдә нишләтергә җыенганмындыр инде, анысы һич тә акылыма сыймын Башка чарам калмаганга сайраганмындыр инде, бүтәнчә түгелдер... 1944 елда әле Муса Җәлилнең язмышы да, әсирлектә иҗат иткән үлемсез әсәрләре дә безгә мәгълүм түгел иде. “Бүреләр" шигырен белми идем. Шулай да әлеге ике 8* милләттәшемнең "егетлек” күрсәтеп үземне рәнжетүе күңелемдә зәһәр нәфрәт хисе тудырды һәм бүредән курыкмаска этәрде. Чөнки. "... Бүреләр. аһ... ләкин бүреләр Бу кадәр ук ерткыч түгелләр Табигать үзе әледән-әле көйли тора ул очрашуларны. Яхшысын да, яманын да. Ана һич гаҗәпләнәсе түгел. Безнең телдә ул. язмыштан узмыш юк, диебрәк бәяләнә бугай. Унынчыга укырга керер алдыннан бик тә инде көязләнеп-масаеп йөргән чакларым. Сугыш чукмары булмасам да. берәүдән дә курка белмәдем Урак өстендә әнием белән авылга кайттык. Авылыбызда атна-ун көн яшәгәнбездер, шуннан да ким түгелдер. Безгә ияреп Казанга бер абый да бармакчы булды. Иртәгә сәфәр чыгабыз дип, шуна хәбәр бирергә кичке якта Чалуга барып кайтасы идем. Юл уңаенда кыр станына сугылып, анда бераз сөйләшеп тордым, кичке эңгер куера башлаган чакта юлымны дәвам иттерергә ниятләдем. Арыш басуы арасына салынган ат юлыннан гамьсез генә кызу-кызу атлап барганда... ни күрим—юлның ике кырыена ике багана утыртып куйганнар Кайсы дивана апай эшләде икән инде, аннан арба уза алмый лабаса, дип гарьләнебрәк шунда уйланып барам. Ул арада баганалар якыная төште, багана башларында очлаеп торган колаклар күзгә чалынды. Фәкать шунда гына, баганалар дигәнем ике бүре түгелме соң, дигән шик килде. Күземне кыса төшебрәк карагач кына, юлның икесе ике ягында кара-каршы утырган бүреләрне шәйли алдым. Курку дигән нәрсә күңелемә килмәсә дә. башым гаять тиз эшләргә кереште. Иң әүвәл кесәмнән җиде япьле пәкемне чыгардым да. җанварларга сиздермичә генә, иң үткен ябен ачтым, пәкене ипләбрәк уң кулыма тоттым. Өсләренә барып чыккач, алар һөҗүм иткәнне көтәргәме, әллә үзем тәвәккәлләп һөҗүмгә күчәргәме, диебрәк фикер йөртеп алдым Шунда гына ул җанварларның да көтеп тормаячагы, берсен чәнечкән арада икенчесенең сикереп бугазыңа ябышачагы башыма килде Шуннан инде адымымны акырынайту ягын карадым, ә берзаман туктап, артка чигә башладым. Пәкемне кысып тоткан килеш, ике бүредәге күземне алмыйча гына, шактый ара узып, ат юлы бераз борылып, бүреләр күздән язгач кына, артым белән барудан туктадым, әледән-әле, тегеләр килмиме, дип карангалап, кыр станына юл тоттым. Чапмадым, йөгермәдем, пәкене әзер тоткан килеш, адым белән генә баруны кулайрак санадым. Бүредән куркып качкан, дип берәү дә әйтә алмас иде минем кыяфәтемне күреп, чөнки станга сулуым кабып, йөгерә-йөгерә хәлдән таеп аяк басмадым Шулай да бу минем чигенүем, бирешүем, беренче җиңелүем иде. Алаша җигеп, Чалу юлына яңадан төшкәндә... теге баганалардан җилләр искән иде инде. Тик әнә шул гөнаһсыз очрашудан сон күңелемдә бүреләргә карата ниндидер җылы бер хис уянды бит, әй! Гәрчә минем кесәдән пәке чыгарып, өсләренә ябырылырга дип кыю адымнар белән килүемне бик үк аңлап җиткермәсәләр дә, артка чигү “фокусымны” күреп, үзара елмаешканнардыр әле... Тик инде мине өркетергә һич уйламаганнар. Югыйсә ике-өч сикерүдә өстенә басарлар иде. Эрелек, вәкарь бар шул карап торышка гына этләргә охшаган, куркыныч бу җанварларда. Бераз кыюрак булып яннарына ук барып җитсәм дә, ихтимал, кымшанып та карамаслар иде. Фәкать инде үзем пәке белән (!) селтәнә калган очракта ниләр килеп чыгарын әйтүе кыен: йә үземне акылга утыртыр иделәр, яки анда да әле дивана малай белән алышырга, көч сынашырга теләмичә, биек арыш арасына тыныч кына кереп югалыр иделәр, һәрхәлдә, аларның үзләрен эре тотулары хөрмәткә лаек бер истәлек буларак хәтеремдә сакланган. Тора-бара әлеге фикерем көчәйде генә: укыган китапларым аларның гаять акыллы җан ияләре булуын раслады. Поезд димәктән... Сугыш алдыннан Бөгелмә ягына поезд юлы салмакчы булганнар иде. Казаннан әүвәл Арча юлы белән барып, нәкъ безнең барак яныннан унга бордырып алып, Әкиләр аша узарга тиеш иде. Рельсларны да суздылар, тәбәнәк кырыйлы ачык өсле товар вагоннарына тутырып ком ташыдылар. Безгә кызык өстенә кызык, шул вагоннарга утырып йөри торган идек. Йөзләрчә кеше көрәк белән җир казыды, ул туфракны олау белән ташып, тирән чокырларны күмделәр.Әмма... җанланып киткәч кенә, әлеге эшләр “вакытлыча" туктатылды, кай арада тимер юлны чирәм басты... Хәер, җөмһүриятнең күп кенә төбәкләренә әле бүгенге көндә дә юллар шактый ук әйләнгеч. Безнең авылдан ин якын станциягә дә егерме-егерме биш чакрым. Ярый да бит ул хәзерге көндә машинаның төрлесе йөреп тора. Ул чагында.. Ул чагында тәпитәпи барудан башка чара юк иде. Әле бит сине станциягә барып җиткәч тә беркем көтеп тормый. Ульяннан яки Сталинградтан килә торган поездга билет алырмын димә Җөмһүрият эчендә бертөрле лоезд-мазар йөрми иде һәрхәлдә, безнең төбәккә, Буа-Чүпрәле ягына. Анын каруы товар төягәннәре туктаган очракта йә берәр кондуктор-мазар белән сөйләшеп, ана күпмедер төртеп, утырасың; яисә кеше-кара күрмәгәндә берәр ярыкка кереп посасын. Тик аларнын һәркайсы гадәттә маҗара белән очлана торган иде Менә качып-посып кына товар вагонына җайлашам. Матур гына барган чагында, хәтерем алдамаса, Албаба станциясендә поезд туктагач, бригада алышынып кына калмады, дезертирларны ауларга чыккан солдатлар үземне вагоннан төшерделәр. Көпә- көндез, җәй көне булган хәл. Бәй. минем ишеләр тагын бар икән ич әле! Үземнән дә кечерәк "дезертирларны" күргәч, көләргә дә белмим, еларга да. Тик менә бөтенебезне бер читкә җыеп китергәч, бәләкәйрәк бала-чага балавыз сыгарга тотынды. Поездыбыз кузгалган чагында теге усал кыяфәтле солдатлар үзебезгә карабиннарын терәп тордылар. Ихтимал, төрлебез төрле якка сибелсә, безне атып та үтерә алмаган булыр иделәр, тик инде безнең күңелебездә кораллы солдатлардан качып котылу түгел, бәлки ничек тә үзебезнең Казаныбызга кайтып җитү, моның өчен әлеге поездга эләгү иде Әмма ул якка талпынып караучы бала-чаганың бик тиз арт сабакларын укыттылар—бәргаләп тә суккалап көтүгә кире кайтардылар. Акрынлап кына кузгалып киткән поездыбыз артыннан яшьле күзләребез белән карап озатып калдык . Гәрчә ундүрт кенә яшь булса да, әнә шунда мин ни рәвешледер кисәктән олыгаеп киттем. Әллә үземә әтиемнең акылы керде, зиһенем ачылып китте инде, әллә "дезертирлар" көтүендә иң өлкәне, ин гәжрибәлесе. ин тәвәккәле булу сәбәпле үлемнән кечеләргә ничек кенә булса да ярдәм итәргә тиеш булуым көч-куәт бирдеме? һәрхәлдә, мин аларга күз яшемне күрсәтмәдем. Хәтта артыграк көләч түгел идем микән әле?! Поезд күздән югалу белән, солдатлар отделениесе безнен яннан китеп барды. Хәер, шундый зур хәрби вазыйфаны үтәгәннән сон аларга безнен янда бүтән эш калмады бугай инде. Ул заманнарда укыган китапларым хәтсез иде. Ихтимал, нәкъ әнә шул сәгатьтә берәр әдәби каһарман исемә төшеп, хыялга бирелгәнмендер, үземне төплерәк бер-бер ми кылырга тиеш һәм сәләтле дип санаганмындыр Бала-чаганы авызыма карату, анарны гаратмый-нитми генә өйләренә кайту юлына төшерү тел бистәсенә бер дә авырта килмәде Чөнки бүтән һичбер төрле чарабыз юк иде Поезд юлы ярыйсы ук урау булганга, командамны авыл юлы белән турыдан алып киттем. Үземнең җилкәмдә пот ярым авырлыг ындагы биштәрем артка тартканга түгел, бәлки җиде-сигсз яшьлек сабыйлар да булганга, артык кызулый алмадык Хәер, безнең артыбыздан куучы юк. атлы-мазар көтеп тормый—кайчан барып җитсәк та Зөя каласыннан гына утырып китә алачакбыз. Юлда узган ике-өч татар авылында шау чәчәктә утырг ан алмагачлар гүя бала-чаганы елмаешып сәламләп калдылар. Бер караганда, командир алдан барырга тиеш инде Тик менә дәшми-тынмый гына атласаң, юлның чамасыз озын булып тоелуы ихтимал. Башкаларга күнелсез булмасын дип, юл буе сайрап барганым хәтердә Андый чаюа сөйләгәннәрем гел китаптан алынган вакыйгалар гына булмыйча, шундук уйлап чыгарганнарымны да ялгап җибәрә торган идем. Ун-унбиш чакрым юлны күңелле генә үттек болай үзе Аручы-мазар булмады, берсе-бер зарланмады Станциягә илтеп җиткергәч кенә, поезд килгәнче, төрлебез төрле якка сибелде. Икенче бер вакыт, көзге көндә, товар поезды станциягә килеп туктауга, кондуктор белән ургак тел таптым Үзеннән зур биштәр күгәргән малайдан күпмедер алып, өсте ачык, галәмәт зур пульманга менеп кунакларга рөхсәт бирде бу Поезд кузгалып киткәндә, көзге кич әйләнә-тирәгә үзенен карасу пәрдәсен жәеп өлгергән иде инде Ниндидер чатлы-ботлы нәрсәләр өстенә менеп сыенгач, аптырап калдым нәрсә булыр бу? Нинди товар алып баралар ’ Караңгыда аз-маз агарып күренә үзләре. Ниндирәк нәрсәләр икәнен кармалап ачыкларга тотындым Па. раббым! Сөяк төягәннәр икән ләбаса пульманга!.. Йөрәкләрем жуу итеп китте. Нинди сөякләр икән сон—адәм сөякләреме, терлек- туар сөякләреме0 Нишләргә0 Әмма нәрсә генә эшли аласын инде, юлның хакы түләнгән, поезд баруын белә, синнән билет сораучы юк, өеңә кайтасын, калавылыңа; анда сине дүрт күз белән көтеп торалар, үзеннен исән-имин кайта алуыңа да. биштәреңдәге ризыкка да сөенерләр- Хәзергә тыныч кына мал-туар сөякләре өстендә тыпырчынмый гына ята бир. Синең башка юлын юк. Ә инде сөякләргә килгәндә, алар, әлбәттә инде, сыер сөякләре... Әлеге фәлсәфәмә сөенеп тә юанып. тынычлана алгач, ерак юл килеп алҗыганнан сон әгъзаларымны җайлап кына урнаштыргач, изрәп йоклап киткәнмен Берәү үземне дорфа гына төрткәләп уятты Поезд туктаган. Тан атарга ерак әле. Бик тиз шәйләп алдым: Зөя станциясенә җитәрәк, семафорга туктаганбыз икән. Фонарь тоткан агай миннән акча даулый. —Юк миндә акча,—димен. —Бушлай утыртып килдеммени мин сине? Түлә булгач, түлә давай! —Мин бит Борындыкта ук утырдым, шунда кондукторга фәлән сум бирдем —Ялганлама! Кондуктор мин монда, миңа берни биргәнең юк, малай актыгы! —Албабада бригадагыз алышынганга мин гаепле түгел бит. Ул миңа, Зөя станциясенә хәтле шунда барырсын дип, менә монда менәргә рөхсәт итте. —Иткәнме рөхсәт, юкмы—анысы миңа кирәк түгел. Миңа акча кирәк. Син шуны бир! —Абый, минем бүтән акчам юк шул. —Ах. юкмыни әле?! Үзеңне күпме утыртып килгәннең кадерен белмәсәң, тәпитәпи атлап кара әле, малай актыгы! Пульманнан мин җиргә төшкәндә, поезд әле кызулап өлгермәгән иде. Нинди хәлдә икәнемне бик тиз аңлап, бүтән вагонга елышырга уйладым. Арткыларына ябышсаң, теге явыз, тамбурдан сикереп төшеп, сине йолкып атачак. Алга чабу хәерлерәк булыр, синең кая киткәнеңне күргән тәкъдирдә дә артыннан чапмаячак. Алга, Кыям, алга! Каян килгәндер инде акрын булса да барган, тизлеген арттырганнан-арттырган поезддан кызурак чабарлык дәрман—һич башыма сыймый. Күрәсең, миннән тиярен алган кондуктор үзен алыштыручыга, анда пульманда бер пассажирым бара, Зөягә чаклы шуна күз-колак бул инде, дигәннән соң да, вәгъдә биргәннән соң да антын бозган һәм орчык хәтле генә бер малайны төн уртасында кыр уртасына куып төшергән бәндәгә ачуым кабаргандыр, тәмам гайрәтем чиккәндер, һәм әнә шул миңа үҗәтлек биргәндер, яна көч вә дәрт өстәгәндер. Алга йөгерә торгач, бер цистернага җиттем, анын баскычларына ябышып карадым. Әһә, болай барып була икән! Монысы качмас, дип, тагын да алгарак ургылам соң. Үҗәтләнеп йөгерә торгач, тамбурлы вагонны да куып җиттем. Шуның тоткасына ябыштым. Ул чакларда сынар кулым белән берәр нәрсәгә ябышсам, пот ярымлы йөгем белән кызу барган поездга да үрмәләп менү җаен таба идем. Бу юлы да шулай булды. Вагон тамбурының аскы баскычы нәкъ минем җилкәм турысында иде. Үҗәтләнеп тырыша торгач, үзем дә, аркама аскан һәм артка өстерәгән йөгем дә тамбурның баскычларын берәм-берәм җиңеп, өскә менеп җитү бәхетенә ирештек. Ипләп кенә утыргач, артка карап, җилле генә барган поезд тәгәрмәчләре көенә теге бәндәгә сәлам сүзләре җибәрдем. Көлә-көлә, нинди сүзләр җибәргәнмендер инде— һич хәтерләмим. Ихтимал, укучьша, ярты гасыр буена үзен рәнҗеткән кешеләрне онытмагач, бу бигрәкләр хәтәр мишәр абзый икән, дигән фикер калыр. Юк. туганнар, мин бит әлеге хәлләрне фәкать гыйбрәт өчен сөйләдем. Берәүгә дә кинә саклаганым яки, аннан да яманрагы—үч алганым булмады. Күнел җәрәхәтләреннән дә гыйбарәт икән ул гомер Гәрчә андый җәрәхәтләр шактый булса да, күргәнегезчә, без фәкыйрегезнең күңелендә калганнары бармак белән генә санарлык. Ә менә кин күнелле, мәрхәмәтле-шәфкатьле затларның үземә кылган изгелекләре—санап бетергесез. Әнә шул гуманистлар, олы җанлы затлар ин авыр чакларда да минем күңелемдә якты өметләр уятты, өшегән чагымда җан җылысы өреп бәгырькәйләремне эретте, ешрак елмаерга өйрәтте... Авылдан кабат чыгып китүләре, ай-һай, авыр булды! Теге чакны бит, әле тугыз-ун яшендә, төрле җирләрне күреп йөрисен килә, һәммә нәрсәнең кызыгын табасын Барыннан да әһәмиятлерәге—үзебезне әти көтә. Ул булган җиргә дөньяның читенә дә китәргә әзерсен. Кая да булса бармыйсың ла, атан янына барасын. Бу юлы шул ук Вагонстройга таныш малайлар янына, таныш җиргә сәфәр чыгарта җыенсак та, аермасы бик зур, аермасы аянычлы—анда безне әтиебез көтми... Калавылга тәүге килүебездә авылны сагынмаган идем. Бу юлы нишләптер сагындыра гына бит! Әллә нәрсә булды үземә Югыйсә бит әле күченүебезгә дә нибары нке-өч ай гына. Имтиханнар тапшырырга кайтырмын, кайтмый калмам, дип вәгъдәләшеп киткән идем, тик инде уку елы беткәнне көтәрлегем калмады—кайттым. һәй. сөенделәр, һәй, шатландылар сабакташларым! Үземнен куанычымны әйтеп торасы да юк инде—авызым ерылган көе йөримен. Үзем югында да искә алып сөйләгәннәр икән сабакташларым —Мәтәм, нишләп иң әйбәт укучыларыбыз авылдан китә икән, дим. —Алар бит үзләре китми, алар бит ниндидер сәбәпләр аркасында китәргә мәҗбүр була. —Әйе, Кыямыбыз да китте шул, Сәгыйтебез дә... —Ичмасам, шуларнын берсе имтихан тапшырырга кайтсын иде. Икенчесен көтмә инде, еракта... —Ул кайтып, синен өчен тапшыра алмый лабаса имтиханны! —Ичмаса, төртелеп калган җиреңдә сорап куйсан да ни тора.. —Аның белгәнен белү генә дә сине белүгә китерә, дисең икән, алайса? —Нәкъ шулай димен. өстенә бастың!.. Имтиханнарны барыбыз да гаҗәеп матур тапшырдык, һәркайсыбызның күңеле тулы шатлык. Кайткан-кайткан, ичмаса бәрәңге утырту ягын карыйсы булыр. Зурәптәйләргә базга салып калдырган бәрәңге мина авылда чакны үземә ашарга да җитәр, чәчәргә дә Тик менә ялгыз башым казып чыгуы гына авырга килер. Үзебезнең урам ташландык инде, әнием үскән йортның бакчасы, мөгаен, кулайрак булыр Күршедә генә яшәүче сабакташларым Нәҗип, Фуат белән Мансурлар килмәсләр, өйләрендә дә әллә ни кырмыйлардыр әле, үз өендә өйрә пешермәгән, кеше өендә ботка пешерә, дип көләрләр үзләреннән Җан биргәнгә юнь бирә, диләр бит Нәкъ шулай килеп тә чыкты. Әкиятләремне яратып тыңлаучы үземнән кечрәгрәк бер көтү малай миңа булышырга алынды Күршетирәдән табып алдым бәләкәй генә бер сука, егетләрем шуңа җигелде, үзем сука башын тоттым. Әһ тә итмәдек уңган егетләр белән. Янә дә бер зур эшем бар икән ләбаса! Өебезнең түбәсен Зурәптәйләргә үзем илтеп, үз кулым белән тапшырасым бар: акчасы ике-өч ай элек үк алынган. Миңлебай бабайларның нигезен саклый алмаучы да. корытучы да. чынлап уйлап карасаң, мин булып чыгам икән ләбаса! Йә Раббым... Төпчек малай'. Уфаплага балта белән бау салдым да киттем кашлак урамнан аска табан, тәгәрмәчләр дыңгырдатып. Әйдә, буш арбадан шундыйрак көй чыг арсалар да ярар, кайтканда икенче төрле сайрарлар! Чынлап та, балчык ызбасын кар-яңгырдан саклап утырган такта түбәнең кыегын кыекка аергач, шактый зур булып чыктылар. Ә инде уфатлага шудыра- шудыра салып бәйләгәч, авырлыгы да ныграк тоелды, тәгәрмәчләр дә бөтенләй икенче төрле шыгырдау авазлары чыгара башлады. Хәтта әле жәлләп куйдым. Уфалланын күчәре сынмаса гына ярар иде, дип ут йоттым. Бер талпынуда хәйран авыр йөкне олы урамга чаклы алып мендем дә тип-тигез урамнан матур гына бардым, кайчандыр үзебезнең мәхәлләбез мәчете булган, ә инде манарасы киселгәч, мәктәпкә әйләнгән, үзем шунда укыган мәчет бинасын да уздым, уңга борылдым, гайрәтләнеп, үргә менә башладым. Шакир җизниләргә җитәм-җитәм дигәндә, нибары нллс-алтмыш метр калганда—тәмам тугарылдым. Җггргә якынрак иелеп, инде бишкә бөгелеп, тартып карыймын йөгемне бар куәтемә—берни майтара алмыймын, әле уң тәгәрмәчен кул яссуы алга күчерәмен, әле сулын, шуннан артыгына дәрманым калмаганлыгын аңлыймын, бөтенләй хәлдән таеп, туктатырга мәҗбүр буласын да чамалыйм һай. сулу алулары авырга килә, йөрәгем үрсәләнә, дөп-дөп тибә Әмма хәлем нинди генә булмасын, арбамны кулдан ычкындырмыймын, калгырку аякларыма ял итәргә ирек бирмимен, утырмыймын, олавымның аргка чигүенә һич тә юл куймыймын. Фәкать сынымны акрынлап турайтып, билемне бераз яздырып, әйләнә-тирәгә күз содамын. Каз бәбкәләре, әнә, яшел чирәмне кимереп өзәләр дә сыйланырга, тамак туйдырырга өйрәнәләр Казыкка дилбегә белән бәйләнгән кәкре мөгезле агг-ак кәҗә тирәсендә үзе төсле үк бәтиләре мәйхана киләләр. Яңа салына торган сап-сары бүрәнате йортка сыртларын терәп утырган өч җитү егет салмак кына гәпләшәләр. Берсеннән берсе чибәр егетләргә сокланып туя алмыймын. Ни әйтсәң дә. безнең нәселдә матур да затлы, таза да көчле агайлар бар шул—кардәш тиешле егетләр алар, икесе ата. берсе ана ягыннан. Икәве сугыш төтенен иснәп кайткан инде, берәве әлегә өйдә, мөгаен, китәргә әзерләнәдер. Хәер, фафирусны ул алардан да остарак көйрәтмиме икән әле. әнә минем якка нинди куе төтен алкалары җибәрә. Менә ичмасам егет! Карап туймассың бит аның тазалыгына да матурлыгына. Колхозына күпме гомер файда китерәчәк, тамам баетып бетерәчәкләр бит әле бу тәрбияле-шәфкатьле абыйларым! Кинәндерәләр инде алар, кинәндерәләр!.. Ул арада каршы йортның капка астыннан шау-гөр килеп бер оя үрдәк чыкты, ана үрдәк "нарт-нарт"ын кабатлап, кадерле нәниләрен су буена алып төшәргә ниятләде, саргылт йомгаклар җепкә тезгәндәй әниләренә тагылалар, әткәләре иң арттан аларга күз-колак булып килә. Менә алар апын-төпен килеп минем турыга җитәләр, узып та китәләр. Мин аларны борылып-борылып озатып калам. Дөньяның шултикле дә ямьле, туганнан-туган абыйларымның берсеннән-берсе чибәр дә таза, куәтле дә шәфкатьле булуын күреп, ирексездән авызым ерыла, кул-аякларыма көч вә дәрман кайта, йөрәгемә кодрәт вә дәрт өстәлә. Гайрәтләнеп, тәртәгә ябышамын, чытырдатып кыскан көе. кисәк кенә арбамны кузгатамын. Матур агайлар белән аралар адым саен якынайганнан-якыная бара, хәзер инде мин аларнын көләч, дөнья барышыннан канәгать, сокланыч йөзләрен тулаем күреп кенә калмыйча, кайсының зәңгәр, кайсыларының кара күзләрен, төз борыннарын, әңгәмә вакытында ачылып ябылган иреннәрен, һәйбәтләп кырынган иякләрен аермачык күрәмен. Әнә бит өчесе дә тиң ни рәвешле килештереп утыралар затлы егетләр. Күз тимәсен үзләренә! Мина ничек кенә булса да кардәш агайлар турысыннан узганда сынатмаска иде. Үгезеңне егарлык таза егетләр, һәй. кул арбасын да тарта алмый лабаса энекәшебез, дип көлмәсен, аннан да бигрәк—жәлләмәсен әле үземне! Әллә бәлкем, алар хәйран әһәмиятле берәр темага әңгәмә корып җибәргәннәрдер, кешелек дөньясына ук булмаса да. һич югы район. Кече Чынлы кайгысын кайгыртып шыпырт кына киңәш-табыш итәләрдер, авылыбыз халкына тагын ниндирәк изгелекләр кылыйк икән, дип баш ваталардыр... Гайрәтләнеп, бар куәтемне салып, олавымны тарткан идем, кардәш агайларым яныннан хәтта әле азмы-күпме сынымны турайтып, җилле генә узу бәхетенә ирештем. Әлхәмделилла, сынатмадым, бирешмәдем. Ундүрт кенә яшемдә булсам да. Миңлебай нәселеннән ич мин!