ТӨНГЕ ЮЛЛАР
Ә лфия Мисхәтнен чит илгә барып, белемен күтәреп, Көнбатышның мәдәни дөньясында аралашып кайтуын бик теләп, үзе туктаусыз шул зарурият турында такылдап торса да, иренен китәр вакыты җиткәч, кәефсехтәнә, монсулана башлады —Әтгәсе, шулай итеп Зөлфияң белән мине ташлап китәрсеңмени инде? Бу зәхмәтнең барып чыгасына ышанмый башлаган идем мин. Төрмә тарихын да булгач, рөхсәт итмәсләр дип уйлаган, хәтта шуны теләгән идем. —Юкны сөйләмә. Әлфия, нишләп ташлап китим, ди сезне. Дөньяда ин газиз, ин якын кешеләремне. Вакытлыча. Бер-беребезнең кадерен әйбәтрәк белү өчен һәркөнне күрешмичә генә торачакбыз,—диде Мисхәт, сүзләренә мөмкин чаклы ышандыру көче салырга тырышып. —Әлегерәк чит илгә баруыңны бик хупладым. Вакыты җиткәч, бер дә җибәрәсем килми Анда әлләниләр булыр төсле,—диде ханым ихластан. Юеш күзләрен читкә алды. —Юкны сөйләмә, «әллә ниләр» безнең илдә булса була иңде. Син минем бердәнберем, Әлфиям, сөеклем. Сине, кызыбызны бик сагынырмын инде. Яраткан кешеннен иреннәрендә елмаю күрү—дөнья сөенече. Минем өчен мәхәббәт—яшәүнең үзе кебек үк ләззәтле, кадерле. —Ә син минем йөрәк авыруым Даруын тәгаен белгән чирем,—дип, ханым бүлмә уртасында басып торган Мисхәтнен кулларыннан алды —Кеше мәхәббәтнең тәмен бары чын-чынлап гашыйк булгач кына белә икән. Ә шуннан башка, ипи әрәм итеп яшәүнен мәгънәсе дә юктыр. —Ә кызыбызны үстерү?—дип кысылды Мисхәт. —Ул—безнен уртак җимешебез. Мисхәт, бүген безнен соңгы көнебез. Минем күнелдә туа килгән бушлыкны эретерлек матур сүзләр әйтеп калдырчы. Мин шуларны кабатлап яшәрмен. Ир уйланып торгандай итте, каядыр откан, ишеткән, үзеннән өстәгән гыйбарәләрне төзеп китте: —Нур сирпеп торган мәһабәт йөзең күңелемдә асыл, шиңмәс гөлдәй сакланыр, рухымны агартып, иртәнге саф кояш нурыдай кайгы-хәсрәтемне таратып торыр. Син минем тетрәвем, дингез шавым,—дип, Мисхәт шактый сайрады. Әлфия беркадәр театральлекне сизмичә яисә алай ук тирәнгә керергә Ахыры. Башы 6-7 саннарда. теләмичә, ан төпкеленнән бөреләнеп чыккан гаклый сөйләшүне дәвам иттерде -Мин яралы кош кебек сина ияләштем. Хәзер дә. син юлга җыенганда, эт баласыдай артыннан ияреп йөрим. Мисхәт эреләнеп, кәперәеп алырга булды: —Кемдер—Аллага, явызлыгы баштан ашканы-Иблискә табына Хатынкыз өчен, дин буенча, никахлы ир абруе Алладан сон икенче урында тора, диләр. —Матур сүз. акыллы фикер җанны җылыта, яман сүз суыта, изә икән. Мисхәт. Син—минем өмет кояшым. Мактауга сусаган, характеры, холкы нечкә, ямьле көйгә якын булса да. гелән сүгенү ишетеп яшәгән егетнен күнеле нечкәреп китте, күз яшьләре бәреп чыга язды. —Мин ишек шакучы җил генә идем, сина булган мәхәббәтем көннәнкөн көчәя барып, мине күтәрде, күкләргә очырды,—диде дулкынланудан йөзләре алсуланып киткән Мисхәт —Зирек бөдрәләре кебек чәчләреңне сагынырмын Гел сыйпыйсы килеп торыр Кызымны муенга утыртып йөгерәсе килер —Син анда матур сүхләр белән немец хатыннарының башын катырып йөрисе итмә тагын Вакыты белән иремне шулай, кош баласыдай иркәләп, үз башыма үстермимме дип уйлап куйган чакларым булгалый. Дулкынланган ир Әлфиясен бөтенләй тыңламады. — Кемдер, тукта, мизгел, дип дан алган. Нинди яналык бар инде биредә һәркем бу хакыйкатькә үз юлы белән килә. Ә менә минем хәзер аерылу мизгеленә, әфәндем, тукта дип шәрран ярып кычкырасым килә. Минем өчен, Әлфиям, ин мөһиме—гаилә Күпме кеше шуны ашламыйча, ялгыша, буш тормыш белән яши. ә аннан инде соң була, тормыш үтә дә китә, терсәкне тешләп булмый, хәтта кулны кисеп, тешли алсаң да, гомер кире кайтмый. —Бик дөрес сүзләр сөйли башладын әле, картым. Германиягә киткәнче үк,—диде Әлфия, үзенен нүкәрен беренче кат күргәндәй. —Син беләсең, мин әлегәчә бик әһәмиятсез, түбән тормыш кичтем Мине Сәет абый буразнадан күтәрде, яшьлек ахмаклыгы белән капкан төрмәдән алып чыкты Анын аша ук сине, бәхетемне таптым. Тормыш юлым шома булмады, ул сина мәгълүм. Әлфия Бер кечкенә генә, мине бик үк бизәмәгән, синен белән танышканчы күп элек булган серем бар Ул сина кызык булмаска, кәефенне бозарга мөмкин. Картайгач, комнарыбыз коела башлагач, бер сөйләп көлдерермен але Әлфия сөйләүне таләп итмәгәч. Мисхәт «хурлыклы үткәненә» әйләнеп кайтмаска булды. Яшь йөрәкләрнең аерылышу алдыннан бер-берсенә әйтәсе сүзләре, теләк-ниятләре күп иде. ул кинәт тау астыннан бәреп чыккан чишмәне хәтерләтте. Мисхәт кич буе Әлфиясеннән бер адым калмады, хатынынын күлләрендә яшерен иркәләү, наз ялтыравы, әлегәчә сизелмәгән соклану күрде, шатлык сер белән аралашты Хатын-кыз үзенә бер халык инде, дигән уй Мисхәтнен башыннан чыкмады Иртән Маликов Сәет абыйсы белән саубуллашырга «Игелек»кә сугылды Ку лларын кысышып, кочаклашкач. Сәет көлемсерәп әйтеп куйды: —Бәхетен бар икән. Сина чит илгә юл ябык дип курыккан идем Дуслар бар икән әле. —Ни өчен алай дисез? —Сонрак бер сөйләрмен әле Хәзергә юлында бул Көн кояшлы, матур, самолет вакытында очар. 17 Ү з теләге белән диярлек Мисхәтен чит илгә озаткач, Әлфия берничә ай ире өчен шатланып, эчке бер сөенеч белән яшәде, аннан үзен кызгана, үксез-ятим бала итеп сизә башлады Шундый күңелсез көннәрнен берсендә. Зөлфиясен балалар бакчасыннан алып. Мисхәтен юксынып (шунда Т«НГЕ ГОЛЛАР М дяк астында буталып йөрсен иде), өй эшләре белән мавыгып ятканда ишек шакыдылар Төнге шакуларны безнең илдә яраткан кешеләр сирәктер. «Кем булыр, көткән кешем юк, ни өчен звонокка басмыйлар икән» дип, Әлфия шыпырт кына ишек янына килде, күзчектән карашын тышка ташлады. Анда кулына алы сетка тоткан, тулы гәүдәле, түгәрәк битле, бәрәнге борынлы иллеләр тирәсендәге төшендә дә күрмәгән ханым басып тора иде. —Сезгә кем кирәк* Ни йомыш?—диде Әлфия, мөмкин кадәр кырысрак булырга тырышып. —Мина сеңлем Әлфия кирәгие. Аның апасы Хәдичә булам Фатир хуҗасы берни аңламыйча (нинди апа, кайсы Хәдичә?), артында башкалар тормышлармы икән дигән уй белән ишек «тәрәзәсенә» яна күз салып, ханымнан башка кеше күрмәгәч, ишекне ачты. Хәдичә дип тәкъдим иткән ханым, үз өенә кергәндәй атлап, житез генә эчкә үтте, фатирны, җиһазларны күзе белән сөзеп чыкты, төенен диван янына урнаштырып, ике кулын Әлфиягә сузды: —Син. сеңелкәш, гаҗәпләнмә. Мин—якын туганын Хәдичә апаң булам,—дип. көчле тавыш белән сөйләп китте.—Әйдә, бер утырып дога кылыйк. —Лып итеп диванга утырып, нәрсәдер укыган булды, бик тырышып ике кулы белән битләрен сыпырды. Әлфия олы борынлы, тар маңгайлы, нечкә иренле, зур авызлы «апасын» игътибар белән өйрәнә башлады. Уенын ташлап, кечкенә кулын әнисенең учына тыккан Зөлфия кунак ханымның әллә үзеннән, әллә көр тавышыннан, әллә ялт-йолт итеп торган тынгысыз күзләреннән куркып, кычкырып елап җибәрде. Ниһаять, Әлфия телгә килде. —Мин сезне хәтерләмим. Күргәнем дә юк кебек,—диде хуҗабикә, үзен ничек тотарга белмичә: кем белә, бәлки, чыннан да якын кешеседер? Туган очрашып, күрешеп торганда гына газиз була. —Хәдичә апан булам инде, әтиен ягыннан туганын. Минем турда әйткәннәре юкмыни? Әтиеннен олы апасының кызы булам мин. Дөресе, минем әни әтиеннен әтисе белән бик якын кардәшләр, менәтерә. Мин үзем Бөгелмәдә торам, маслозаводта эшлим. Күптәннән сине эзләгән идем, начила адресыңны таптым Тукта әле. мәйтәм, сенелемә бер күренеп, шатландырыйм әле Гумерләр учакта янган күмердәй узып бара. Утпыскы алдым бер атнага. Мәйтәм, сеңелем янында яшәп, бергә тиәтерләргә йөреп, җилләнеп кайтыйм әле дип килдем. Попутный машина туры килүен әйт әле син аның. Заводныкы. Хәдичә апа, диванга җәелеп утырып, янәдән фатирны өйрәнә башлады. —Ике бүлмәле икән фатирыгыз. Иркен. Ленинград проекты Минем өчен борчылма, кая җәйсәң, шунда эрермен. Йокы ястык теләми. Беген бик арытты да. Юл газабы—гүр газабы дип юкка гына әйтмиләрдер. Мина менә бу диван да ярар. Хуҗабикә үзе белер әле, кая яткырырга. Таныш түгел ападан куркып калган кызы Зөлфия, елаудан туктап, яна кешене игътибар белән өйрәнә башлады. Татар телендә бик үк кочле булмаган Әлфия, ханым сөйләгәннәрнең барысын аңлап та бетермичә, кызы белән аш- су бүлмәсенә чәй куярга кереп китте. Ул залга чыкканда инде соры диван хуҗасын тапкан иде. Әлфиянең «якын туганы» өстендәге бәйләгән конгырт кофтасын, шәлен, яулыгын урындыкка урнаштырып, шунда яткан мендәрчекне баш астына салып, тәненә ял биргән иде Әлфия чәйгә чакыргач, ашыкмыйча гына торып, кулларын чайкагач, сойләнә-сөйләнә күчтәнәчләрен алып, кызлар янына чыкты: —Әлфия, кызым, мин кан басымы белән интегәм. Бер конне 120-70 була, икенче үлчисен 160-90 га күтәрелгән була, азгын кәҗә тәкәседәй сикеренә. Өендә шул шайтанны төшерердәй даруларың булмаса, аптектан эләктерә кайтырсын әле Иртәгә мин может өйдә генә ял итәрмен, синдә җылы, иркен. —Әйдәгез, Хәдичә апа. үрелегез ни бары белән,—диде Әлфия, «якын туганы» алдына колбаса, сыр. май, күмәч ише ризыкларны якынрак куеп. —Синен ирен бар дип ишеткән идем. Күренми. Әллә тегендәме? —Бик яхшы ирем бар, Хәдичә апа, ул чит илдә—Германиядә. —Алайса бер букча акча, мал төяп, баеп кайтыр инде. Әлфияне кызартып, алсу битенә кан йөгерде, —Юк, ул анда укый. Әлегә безгә ярдәм итә алмый. Үзем эшләп торам Торчышны алып барырга җитә,—лиле, мин кем каршынла жавап тотам соң ате дип. үзен әрләп. —Бер айга ук киттеме? —дип соаль ташлады Хәдичә апа, күзендә зәһәрле күмер ялкыны биетеп. —Юк, алты айга дип киткән иде. бер елга калдырдылар. Тагын озайтуларын сорадым әле. дип шалтыраткан иде —Кызык,—диде Хәдичә, балга үрелеп. —Нәрсәсе кызык инде Белемне күтәрергә, берәр чит телне яхшылап белергә кирәк. Заманабыз шуна этәрә. —Син бер дә көнләшмисенме иреннән ’ —Үзен хөрмәт иткән кеше бу хистән азат түгелдер инде,—диде Әлфия житди итеп —Ирдән көнләшеп булмый бит инде Аннан килеп, минем ирем тәртипле инсафлы кеше. Без—яратышып өйләнештек, бик дус-тату, барына кинәнеп яшибез — Ирен шылай мактаган хатынны сирәк, аз очраттым. Үз янында булып, янтавынны җылытып, кү-крәгенне сыйпап яныңда мырлап ятса бер хәл. Ә ул чит илдә тәк ята дип уйлыйсынмы'.’ Знамо дило. Иргә таянганчы, җилгә таян, диләр Сәламәт ир хатын-кызсыз бер ай. ай ярым түзәргә мөмкин. Шуннан сон инде аны женси азгынлык иярли, ул теләсә нинди итәк артыннан ияреп китә, башын югалта. Синең ирең ничә ай читтә яши дисен әле. йорәк парәм? —Бер елга якын,—диде Әлфия, такта янына жавап бирергә чыккан укучыдай. —Бигрәк күп вакыт узган шул. канатым. Ул инде анда чибәр, кибәндәй олы артлы, тәҗрибәле немканы тапкандыр Анда бит ирләр өчен хатыннар тотучы кызыл фонарьле өйләр бар. диләр. — Минем ирем андый түгел, ана ышанам. Ул фән белән шөгыльләнә. —Нәрсә белән маташканын моннан күреп торасыңмы? Телевизордан, телефоннан’’ — Мин иремнән шикләнмим,—диде Әлфия, матур, дымлы иреннәрен турсайтып. Тавышының гадәттәгедән акрынрак чыкканын сизде Чәшкәсенә каш ык-каш ык шикәр комы тутырып яткан кызын ачуланып атты. — Колбасанын бик тәмлесен апкайткансын. Кыйммәтлесен. Юкса, арзанрагын алсан, иснәрлек ите дә булмый Сина ирен герман колбасаларын җибәрә торгандыр але. Ну, алар авызда эридер инде. —Аннан колбаса күтәреп йөри, ли Элеккеге заманалар түгел лә,—диде Әлфия, саран елмаеп Яна табылган апасы әллә шаяртамы, әллә чынлап сөйлиме, аклавы кыен Үзе сөйли, үзе авызын шапылдатып ашавын белә. Эре. сары тешләре генә күренеп ала Кунак хатыннын иреннәре бик нечкә икәнлеккә яна игътибар итеп алды Әлфия. —Әйдәгез, ятыйк инде, иртәгә эшкә,—диде Әлфия, Хәдичә апасынын итәк астыннан балта йөртүен ахыргача анлап җитмичә. Икенче көнне Хәдичә апасы өйдә генә утырды. Үзен генә калдырырга шикләнсә дә, кешене куып чыгарып булмый ич Аптекадан «энап» белән «эднит» ише кан басымын рәтли торган дарулар алып кайтты. Алдагы көннәрдә Әлфиянең «якын туганы» больницага йөрим дип шәһәргә чыгып китә торган булды Кичләрен, тәрәзәгә шакыган җил тавышын тынлап, тамак ялгадылар. Хәдичә ханым һәр күрешүдә сүзне Әлфиянең ире турында сөйләшүгә борырга тырышты. —Сенелем, сине бик уңышлы кияүгә чыккан дигәннәр иде. Бер дә раска чыкмый бит але бу сүзләре, нечкә билем, озын керфегем. —Бик уңышлы гаилә кордым мин, Хәдичә апа. Бик матур торабыз. Ирем бик тыныч, ипле, игътибарлы гаилә кешесе —Аерым торуны матур торабыз лисән, нәрсәсе начар тору була инде анын Эт белән мәче кебек ырылдашып, тәпәләшеп яшәүме? Иркә бозау биш сыерны имә. диләр. Ул да шыландыр әле. Хәдичә апа сонгы сүзен әйткәндә йөзенә күләгә йөгерде, нечкә иреннәре сигезле ясап бөгелде. —Бу теманы калдырыйк әле, апа. —Сине жәлләп кенә сызланам. Әйттем исә кайттым. Синдәй чибәр. булган хатынны ирсез күз алдыма китерә алмыйм. Ул «яна бай» булырга, иртән кыйммәтле туныңны кидереп, үзе алданрак баскычтан төшеп, ялтыравык чит ил машинасының ишеген ачып торырга тиеш. Син алтын алкаларыңны, күпсанлы, затлы ташлы йөзекләреңне ялтыратып иренеп кенә алга кереп утырасын «Бүген иртәрәк кайт, өй саклап, плитә янында биеп туйдырды, кытай ресторанында ашап кайтыйк, баланы өйне җыештыручы алыр», дип, сонгы әмерне җиткерәсең, гәүһәр ташым. — Барысы булыр. Гомеребез алда әле,—диде Әлфия, кызып киткән апасын тынычландырырга тырышкандай — Канагым, йөрәк парәм, тормыш бик тиз узып китә шул. Күз ачып йомарга өлгермисең, инде түгәрәкләнер вакыт җитә. Ирен азынып-бозылып кайтмасын инде чит илдән. Ике-өч ел ин татлы вакытыгызда аерылышып торсагыз, ул синнән бизәр, син аңа карт күренерсең. Әнә нинди дәртле, казаннары кайнап торган, усал яшьләр үкчәңә басып килә. Бала багып, фатир саклап, ирсез яшәп хатын-кыз тиз картая шул,—дип, Хәдичә ханым иреннәрен кәбестә бөккәнедәй бөреп, авыр итеп көрсенеп куйды. —Безнең әтиебез андый түгел, әиеме. кызым,—дип, Әлфия баласыннан таяныч, ышандыру көче эзләгәндәй, Зөлфиясен иркәләп алды. Кызына кагылудан битенә рәхәт елмаю жәелде. Тик ирен читендә сәер чаткылар кабынып алгандай булды. Хәдичә ханымнын бирешергә исәбе юк иде. —Дөньяда илле биш ел яшәдем, анын кая таба барганын чамалыйм. Мин. канатым, менә шулай иренә ышанып яшәгән кәбестә баш хатыннарны очраткатадым. Ирләре читтә типтереп яши, алар кадерлеләре өчен бала үстерә. Акчага туендырып торса әле бер хәл. —Сезне нишләп әле безнең матди хәлебез борчый? Башкалардан начар да. яхшы да яшәмибез,— диде Әлфия, теше сызлаган кешедәй чыраен сытып һәм бу юнәлештәге сөйләшүдән туеп. —Шундый гүзәл сенелем тук яшәргә, балда-майда йөзәргә, алтын-көмеш белән күмелергә тиеш. Синен өчен җаным теленеп-теленеп әрни. Ир затыннан берәр якын кешен бармы соң?—дип, Хәдичә ханым соры күзләрен Әлфиягә текәде. —Таныш ирләр эшемдә күп. Мисхәтнен элекеге шефы, минем үлгән дустымның ире Сәет абый, иремнең туганнары... Хәдичә ханым, пырдымсызланып, бүлдерде. —Сөяркән. любовнигын бармы? Мондый матурлыгыңны бушка әрәм итеп яткырасынмы? Миндә булсамы мондый сылулык, типтереп яши белер идем,—дип. мәгънәле кыяфәт белән кашларын уйнатып куйды. —Сез нәрсә сөйлисез! Туктагыз хәзер үк! Сезгә кайтып китәргә вакыт җиткәндер инде Бер атна торасыз, кем икәнлегезне белеп бетерә алмадым,— диде Әлфия, ачу белән. Ачык йөз, тәмле тел күрсәтеп каршы алган Әлфиянең күңеленә, җанына тирәнрәк үтеп керү юлларын эзпәде Хәдичә. Төче мактауны, чәбәкле мәдхияне рәхәтләнеп тынламаган, кабул итмәгән кеше сирәктер. Булса, йә ул революционер, йә психик зәгыйфь заттыр. Бу фәннең кеше психикасына тәэсирен яхшы үзләштергән ханым Әлфия янында төлке кебек, сырны капкыннан бушлай алыр дәрәҗәдә бөтерелде. — Мин, Әлфиякәи, сине килеп күргәнче үк, төшемә кереп йөдәгген. Кәрвакьгг ап-ак киемнән, елмаеп, көлеп, кулыңа кызыл чәчәкләр тотып, аны мина бүләк итеп керә иден төшләремә, нарасыем. Чынлап та, син тагы да асыл затлы, матур, кешелекле булып чыктын. Бирсә дә бирә икән ходай тәгалә кешегә гүзәллекне, акылны. Нәселебездә синдәй күркәм затның булганы юк иде әле. —Булды, җитте, апакай, мин ышана ук башлармын. Башым әйләнеп китәр,—дип, Әлфия татлы такылдауга мәҗүси садәлек белән ышана язып, карышкан булды Апа исә, элеккеге шаманнар кебек, кызганнан-кыза барды Аны туктатырлык, хакыйки дөньяга кайтарырлык көч юк иде кебек. — Ник мин сине шундый юк-бар, тырнагыңа да тормаган иргә кияүгә чыкканчы күрмәдем, белмәдем икән. —Житте. Хәдичә апа. мин иремнән канәгать, яратып тормышка чыктым дип әйттем ич инде Бу темага артык кагылмагыз Һәркемнен үз язмышы, уз тормыш юлы,—дип. Әлфия туктатты «якын* туганын Ләкин инде рольгә кереп беткән Хәдичә ханымның төп фикере алда рак икән әле. Көтү борылганда аксак сарык алга чыга дигәндәй, апакай үзгәрәк тыкрыкка кереп китте. — Минем яхшы танышым бар. Әфисәр. Алтын тешле, гәлифә чалбарлы Военкоматта эшли, акчаны көрәп ала. аерылган, дөньянын рәтен белә. Теләсәң, бүген үк шалтыратам, иртәгә килеп җитәр. Хәдичә ханымга Әлфия икеләнгәндәй тоела, һәм ул анын саен әфисәрнс күкләргә чөеп мактавын дәвам итә. —Өлкән кеше булмасагыз. төнлә урамга куып чыгарыр идем Холкым йомшак Тагын берәр бу темага кагылсагыз, дусларны чакырып, үзегезне балконнан ташлаттырам Болан кискен сөйләшү өчен өй хужасынын нигезе, рухи терәге бар иде Кичә Хәдичә апасынын бер кәгазе күзенә чалынды. Анда справка Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, кошчылык фабрикасында эшләүче Халяпова Хәдичәгә бирелгән дип язылган иде. Укыгач. Әлфия имәнеп китте, кыйммәтле әйберен югалткан кешедәй коелып төште Ни өчен аңа алдау кирәкте икән9 Бер авантюристка түгелме9 Фатирны «чистартып» китмәсен тагын. Сак булырга һәм анардан котылырга кирәк. Апасынын җавабы ерактан, томан эченнән килгәндәй булды. —Кем дип инде син. кызык Якын туганын ич. Куып чыгарасынмыни9 —Без иртәгә кызым белән кунакка башка шәһәргә китәбез. Сез дә...— Түбән Камагызга кайтыгыз дип әйтмәкче иде. тыелып калды, ул моны белергә тиеш түгел.—кайтыгыз инде Өйдәгеләрегез сагынып беткәннәрдер. —Бер-ике көнлек эшем калган иде. кәнишне. Икенче кат килергә туры килер инде Синдә туктармын инде кабат килүемдә дә. — Эзләп карасагыз, тагын якын туганнарыгыз табылыр әле,—дип. төрттереп, сүзне тәмамлады Әлфия Хәдичә апасы яшь ханымнын күнеленә тутыкмас шом салып калдырды Ул торган саен анын рухи тынычлыгын алып, көчлерәк кимерә барды. Бер яктан, кем ул апа. күктән төшкән иблисме, гади бер аферисткамы, әллә чыннан да ана игелек теләүче чыбык очы туганымы9 Икенчедән, аны кем дип кабул итсән дә. сүзләрендә дөреслек бар кебек: ни өчен ул ялгызы, бала карап, фатир саклап ята. Мисхәткә Германиядә нәрсә калган, бизнес белән шөгыльләнсә, башкалар кебек машиналар куса бер хәл иде, ә ул Алтын Урда чорыннан сакланып калырга мөмкин булган язмаларны, хатларны эзли, имеш Кемгә кирәк ул синен ерак тарихын, башыбызны катырды шул университет профессоры Әллә каян нәфрәт дулкыннары күтәрелде Әлфиянсн, ачуы кайнап чыгар ки мәлгә җитте ирая ханым белән сонгы әнгәмәдән сон. Хәлил ныклы карарга Фирмасын. Сәет үрнәгендә, берничә юнәлештә үстерергә кирәк булыр килде Ин әүвәл затлы киемнәр тегә торган ателье булдырыр һәм азык-төлек кибете сатып алыр. Соңгысында семга, палтус, кызыл балыклар, кара, кызыл уылдыклар, әлбәттә инде яшелчәләр һәм затлы фруктлар. чикләвекләр, казылык, сыр шикелле бик матур төрелгән ашамлыклар, тәмләткеч азыктөлекләр торыр, сөт ашамлыклары белән мәшәкатьләнмәсән дә ярар, алардан әллә ни файда күреп булмас, иркә балалар төсле тиз бозылалар. Үз ширкәтен ачып җибәрергә нияте барлыгын Сәеткә ачыктан-ачык әйткәч, каһәрнен иягендәге йоны да селкенмәде Хәер, сикереп төшеп хупламаган төсле, карышып та маташмады. Эг үлсә, бүре еламас диләрме әле. Нәкъ шулай булды. —Хәлил дус. син үзеңне төлкедәй хәйләкәр, хәнҗәрдәй үткен санап йөрсән дә. синен мая туплап, аерылып чыгарга йөрүеңне күптәннән чамалыйм. Вакыты җиткәч, үзе әйтер дип сиздермичә тордым Мин сина тегеләй эшлә. 18 болай кыл днп боерык бирә алмыйм. Ләкин бу яшьтә яна фирма ачу өчен акылсыз яисә авыру булу кирәк Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, икенчесе үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә Хуш, Хозыр Ильяс юлдашын булсын, ярдәмгә лампасы белән Галәветдин килсен. —Синең ширкәттән берничә кешене үземә чакырсам, үпкәләмәссеңме? -Үзем сиңа күчәргә риза. Тик алмассың гына,—дип көлемсерәп куйды Сәет, өстәл артыннан чыгып. — Кем белә, бик баеп китсәм. Теге вакытта урамнан ресторанга алып кергәнемне онытмагансындыр ич! —Яхшылык онытылмый ул, Хәлил дус. Сон кемнәрне кодаларга булдың9 — Кодаларга дип инде.. Синең хисапчык Фирая Симатованы урынбасар һәм главбух итеп чакырырга исәп. Сәет, сулышына капканчы, кычкырып көлде. Хәлилнең Фирая белән адәм көлкесенә калуыннан ул хәбәрдар иде. —Урынбасарың һәм баш хисапчың булгач, ул синен белән ятакны сүзсез уртаклашыр, дип уйлыйсынмы9 Ул ханымга мәхәббәтен тәки узмады бугай. Акын исемен телгә алуга сулыш алуын үзгәрә: ешая, тирәнәя димме шунда. Сез Фирая ханым белән бер-берегезгә пар бияләйдәй туры килгәнсез, күрәсең. Иске киемнәр үзеңнеке, хатыннар чит кешенеке газиз, якын була шул. Анлыйм сине! Шайтан гына хыялнын нинди татлы икәнен белми, яхшылык эшли алмавы шәт шуннан киләдер әле. Сәетнең аяусыз төрттерүеннән Хәлил жир ярылса, жир тишегенә керердәй булып утырды, кызарынды, бүртенде, муен тамырлары бүлтәеп чыкты. —Юкны сөйләмә Сина кешедән көлү, мәзәк ясау булсын Ачнын хәлен тук анламас, диләр. Мин бит хисап эшендә көчле түгел. Эшемне алып барырдай санаучы, ышанычлы кеше кирәк. Аннан соң ул бик намуслы, мәнле ханым күренә. —Үзе күчәргә ризамы сон? —Синнән фатиха алмыйча, Фирая ханымга сүз катмадым,—дигән булды Хәлил, чыклыкта ханым белән кат-кат әңгәмәләр алып баруына карамастан. —Ярый, алырсың. Хисапчы табармын әле. Дуслар өчен жаным жәл түгел,—дигән булды Сәет, кулы белән сүзен хуплап —Аннан килеп, күз нурымны түгеп үстергән балам яисә яраткан хатыным түгел. Үзе ничек тели? Мин аны эштән кумыйм, ябышып ятмыйм. Хәлил шактый четерекле дип саналган мәсьәләнең болай җинел хәл ителүенә кинәнергә дә, үкенергә дә белмәде. Күңеленә ямансу бушлык корты үрләде «Әллә Фирая ханымны үземә зурлап чакырып ялгышаммы икән, Сакманов анын китүен җиңел кабул итте, файдалы кадр булса, якадан кар кагып төшергәндәй генә үзеннән җибәрмәс иде. Кире уйларга соң инде, әни әйтмешли, «хәерле сәгатьтә, аллага тапшырдык». Сәет өстәл кырыена ук чыгып басты. Һаман чибәр, төз икән әле шайтан —Мин үзенне дә кумыйм. Теләсән күпме утыр, Хәлил Газизович. Дөресен әйтәм, синнән файда булмаса да, зарарын зур түгел. Ширкәттә кемдер телефоннарга җавап биреп, халыкка күз-колак булып торырга тиеш ич. —Синнән он суы да юк, тоз, су да юк димәкче буласыңмы,—диде Хәлил, шартлар дәрәҗәгә җитеп үпкәләп. — Мин болай ук кистереп әйтүгә җөрьәт итмәс идем. Холкым килешүчән, мин риза Сәеткә олтан булып йөргәнче, кечтеки генә булса да солтан булуын яхшырак дип уйлыйсын инде син. Соныннан үкенмә! Мөстәкыйль бизнес һәркемгә баш бирми. Ул үзенә бер дәүләт белән идарә итү кебегрәк. Күп уйнаган төлке тиресен алдырыр, диләрме әле халыкта. Терсәгеңне тешлисең килгән көннәр булыр әле. Кем белә, бәлки сина фортуна елмаеп куяр. Төрттереп, усалланып сөйләшүенә караганда, Сакманов Хәлилнең мөстәкыйльлеккә чыгуын хупламый, көнләшә, үҗәтләнә, усаллана. «Соң, анлашыла, бөтен эшен мин алып бардым. Ул килеп, сөт өстен җыйгандай, көнлек выручканы гына тикшереп китә. Бөтен вак-төяк эш, хуҗалык минем өстә иде»—дип Хәлил үзен юатып куйды. Башлап җибәргән мәлдә ярдәм итәрсеңме дигәч, нәрсә ди бит! —Без синен белән көндәшләр булабыз түгелме сон? Конкурируюшие фирмы Исемен дә тапкансын: «Арзан* Гавам шул сүзгә ышанып сина йөгерәчәк инде. Газизович —Ә үзе, берише рәсемнәрдәге Ленин бабай кебек, яисә тамагы тук ата мәчедәй, күзен яртылаш кысып елмая. «Әйдә, елмайелмай Киләчәк күрсәтер Балтика буе илләренә коры сөт озатса, машиналар сатып алу эшен җайлап җибәрсәме Хәлил абзагыз. урамның аръягыннан кычкырып салам бирерсез але. Шулай да. Хәлилнең күнеле тыныч түгел, нидер сизенгәндәй борчыла, йокысынын рәте-башы булмады, тузга язмаган төшләр күреп, саташып чыкты Уянгач, төшләрен искә төшереп, юрап ятты. Әүвәл шактый вакыт бер танышы белән утын кисте Житкән кызлар кебек төз, озын каен агачларын кул пычкысы белән чыж да чыж китерделәр. Аннан җылы су белән, җиз тазда. Фирая Симатова бик озак итеп, ышкый-ышкый. кытыклый-кытыклый анын аякларын юды Димәк, анын затлы, матур агачлардан, таштан, кирпечтән салынган биналары, коттеджлары булачак. Агачны кисү нәрсә аңлата икән0 Анысы, башкорт әйтмешли, шартлы бер нәмәдер инде. Ишек уйганда, тәрәзә ясаганда, паркет җәйгәндә агачны кисмичә булмый ич. Икенче төшен яхшыга юрады Хәлилнен нинди булдыклы, миһербанлы, юмарт, үгезне мөгезеннән эләктереп алуга сәләтле кеше икәнен күргәч. Фирая абзагызга дөньясын онытып гыйшык тотар Хатилнен. теге вакыттагы мисле сикереп чыгарга ашыкмавын аңлагач, аягын юарга да риза булыр. Хатын-кыз томанлы халык шул, аның үзен кайчан, ничек тотасын һич белеп булмый. Әйдә, мәнгелек сер булып кала бирсеннәр Үзен шулай юатып, кәефен «сипләп», бүлмәдә йөренеп алды, озак итеп юынды, киенде һәм телефонга утырды. Сатыла торган бер кибет эзләп тапты. Акчаң булса, теләсә нәрсәне алу. сатуга караганда жинелрәк. Шәһәр уртасында булмыйча, кыйммәткәрәк төшсә дә. «Кычытканлы* исемле әзер азык-төлек кибетен сатып алды, ремонтка япты Яна ширкәт ачам дип дус-ишне шөбһәгә салып алу бер хәл, ә аны рәсмиләштерү сират күперен чыгудан авыр, әмма хатаны кылганнан сон үкенү файдасыз икәнне Хәлил сиземли Төрле дәрәҗәдәге түрә һәм түрәкәйләрдән дистәләгән имзалар җыясы, тамгасын салсын өчен аңлатасы, күбесен майлыйсы икән, һәркайсы үз ризалыгын ин мөһиме һәм кирәклесе дип саный. Ярдәмчеләрен җибәреп карады, файдасы булмады, «хуҗагыз үзе ник килмәде, аңлашылып бетмәгән урыннар бар» дип, Нигмәтуллиннын үзе күренүе кирәклекне аңлаттылар. Сәет бүләк иткән сары портфелен күтәреп үзенә йөрергә туры килде. «Заманалар бигрәк авырлашып бара, чиновниклар котыра Сәет ширкәтен ачканда болай ук катлаулы булмагандыр әле» дип. Хәлил бу шөгыльгә алынуына үкенер дәрәҗәгә җитте Ләкин артка юл ябык, шулай җиңел генә анардан котылган Сәет кире алмаячак. Рәхәт тормышнын кадерен соңыннан гына бәялисең икән. Ширкәтне оештырганның беренче көннәрендә үк штатка 11 кеше алган иде Рәсми эшләр артыннан йөреп ай ярым вакыт узып та киткән. Тәрбиясез халык хезмәт хакын таләп итә башлады. Хәлилгә үз кесәсеннән, элеккеге маядан түләргә туры килде Кибетендә ремонт эшләре озакка сузылды. Ателье алырлык рәте калмады Машина, коры сөт бизнесы артык соендертмәде. Яна хужанын бөтен өмете тиздән җимертеп эшләп китәчәк кибеттә булды Менә андый тантаналы көн килеп җитте. Хәлил шунда урнашкан бүлмәсендә якын дус- ишен җыеп, чәй мәҗлесе ясап алды Төрле сылтау табып, Сәет Сакманов кына килмәде. Яңа кибет, андагы азык-төлекнен төрлелеге турында гәзит, радио-телевидение аша тиешле хәбәр таратуга Хәлил көчен, акчасын кызганмады барысы да акланыр. Чыннан да, кибет әйбәт кенә эшләп китте, бер айдан табыш китерә башлады, хужанын өмете акланырдай, йолдызлар ана елмаеп карагандай күренде. Сәет кул астында тыныч кына яшәгән Хәлил заманга бәйле кайбер үзенчәлекләрне исәпкә алмаган булып чыкты Абзый «түбә» мәсьәләсен үз уңаена җибәргән икән. Исенә төшерделәр.Борчу- хәсрәтләр, сыгылып-сынып яшәү вакытлары узып бара дип. бүлмәсендә тыныч кына кәгазьләр кыштырдатып утырганда, ишекне каерып ачып, бүлмәгә джинсы чалбарлар, жинел курткалар кигән өч егет килеп керде. Дума депутаты Жириновскийныкы төсле күн фуражка кигәненә генә угыз тирәләре булыр. Куллары кесәдә Әлегә сәбәп булмаса да. Хәлилгә монсу булып китте. —Кибет хуҗасы сез буласызмы? -Әйе Хәлил күзлеген салып остәлгә куйды һәм. ни өчендер, үзенең исемен, фамилиясен атады. —Сез кем буласыз? Ни йомыш? Сатып алучылар булсагыз, залга рәхим итегез! ,, —Безне «түбәгез* дип белерсез. Хезмәт хакы алырга килдек, иптәш Нигьмәтуллин. Хатил дөнья күргән, заманында милициядә чиләнгән кеше, бугазына кылчык кадалгандай булса да коелып төшмәде. —Монда ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан Сез мине кем беләндер бутыйсыз, дип уйлыйм Мин беркемне (кирәкле сүзен таба алмый интекте, «ялламадым» дип әйтмәкче иде, ошатмады) ярдәмгә чакырмадым. Фирмам яна оешып килә, бар байлыгым бер кибет, шунар түбәгә мохтаҗлыгым юк Үзем милициядә эшләгән кеше «Милиция» сүзен әйткәч, курку, үкенү галәмәте көтеп, егетләргә карап алды, бернинди үзгәреш күрмәгәч, төксе генә дәвам итте —Кирәк булсагыз, эзләп табармын. Адресыгызны калдырыгыз. Хушыгыз, вакытым юк. Берсе Хәлилнең каршысына, икесе ике якка баскан егетләр чыгып китәргә ашыкмадылар, ясалма кешеләрдәй, монологның мәгънәсенә төшенмичә тыңлап тордылар һәм «вакытым юк» сүзеннән сон, совет киноларындагы фашистлар кебек, аякларын киңрәк аерып куеп, туфлиларын идәнгә батырдылар. Кибет хуҗасы ун якта басып торганының эре тешләре ыржаеп торуга, колакларының берсендә түгәрәк алка булуга игътибар итеп алды. Уртадагысы кесәсендәге кулы белән нидер капшап алгандай булды. Бүлмәдә чебен очкан тавыш ишетелерлек тынлык урнашты. Хәлил авырлык килгәндә дошманыңның күз карашын тотарга тырышырга, шунда анарда намус, кешелеклелек чаткылары уянырга мөмкин дигән уйдырманы каядыр ишеткән иде. Бүлмә хуҗасы шул хакыйкатьне сынап карарга булды. Егетләрнең күзләре гаҗәеп үзенчәлекле: ун яктагысыныкы нәкъ тун судак балыгыныкы төсле хәрәкәтсез, төссез, мәгънәсез, икенчесенең бакыр акча төсле күзләренә явыз үгезнекедәй кызыл йөгергән, уртада, анын өстәле каршында басып торганының күрү әгъзасының төсен билгеләве кыен, оясыннан чыгардай булып, гел хәрәкәттә, як-якка гына түгел, астан-өскә йөреп тора. Гыйфритнен, җеннең күзләре булса, нәкъ шундый булулары мөмкин, дигән уй Хәлилнең миен тырнап үтте. Сонрак кына ул егетләрнең наркотиклар белән шаяруларын, күзләренең төсмерен, мәгънәсен шул зәхмәт үзгәрткәнне аңлады. —Абзый, кибетеңне беркем таламый, ут төртми. Үзеңне борчучы юк. Каян килә дип беләсең инде шундый тынычлыкны9 Чөнки синең «түбән» без икәнне беләләр. Хәлил, чакырылмаган кунакларны куркытырга теләгәндәй, телефонга тотынмакчы иде, күн фуражка кигәне кулын һавада ук тотып алып, каты итеп кысты һәм хуҗаны урындыгына төртеп утыртты. Берсе ишекне келәгә элде. —Сүз, абзыкай, хезмәт хакының күпме булуы хакында гына булырга мөмкин Хәлегезгә кереп, артык күп алмаячакбыз. Хәлилнең мескен тавышы ишетелде. —Сезгә күпме кирәк сон? —Безгә артык бер тиенен кирәкми. Өчәү сиңа хезмәт итәбез, һәркайсыбызга ун меңнән азрак түләмәссең инде. Кибет ике ай эшли. Димәк, хәзер безгә нибары алтмыш мен акча кирәк. —Мин мондый сумманы түләргә әзер түгел. Керемем атегә бик аз. —Безне керем, чыгым мәсьәләләре кызыксындырмый. Сейфыңны ач. Кассаларда күпме акча бар, җыеп кил. Хәлил залга чыкты. Хәер, үзен генә җибәрмәделәр, икесе, җан сакчыларыдай, ана ияреп чыктылар, кассалардан акчаны алганны күзәтеп тордылар. Нибары 35 мен акча җыелган икән. Өлкәне акчаларны алып түш кесәсенә шудыртты. 88 _ —Өч көннән сон янә керербез. Бүгенгедәй хурлыкка калмассыз дип уйлыйм. Ботен вөҗүден биләгән калтыравын баса алмый интеккән, кырыс дөньяга үпкәләргәме, рәнжергәме икәнне аңламый катып калган Хәлил жавап биргәнче, егетләр чыгып та киттеләр. Вәгъдәләрендә тордылар «салым җыючылар» «Арзан» ширкәте хужасы бу юлы чакырылмаган кунакларны әзерләнеп көтте Күрше бүлмәгә Сәеттә эшләүче дүрт таза ирне утыртты «Түбә» килеп керүгә, кплешелгән ым буенча, тегеләр дә бүлмәгә кереп бөялделәр Кечкенә генә кабинетта отыры тыгыз булып китте Хәлил, талаучылар үрнәгендә, ун кулын кесәсенә тыгып, өстәл башында тәкәббер генә йөренеп алды Күн фуражкачасы хәлне бик тиз бәяләде, сугышны кабул итмичә, егетләрен алып чыгып китте. Сакманов нугирләренә Хәлил рәхмәтен, кызганмыйча, акчага күчереп әйтте Хәлилнен хәйләкәр жинүче кыяфәте белән йөренеп алуы иртәрәк булган икән Шул ук төнне «билгесез» бәндәләр аның ике кибетче хатынын кыйнадылар, ике зур тәрәзәсен таш белән ваттылар Башка кибетчеләре эшкә чыгудан баш тарттылар һәм өстәмә түләү исәбенә генә урыннарына басарга ризалык бирделәр. Хәлил хәлләрне, ярым подвалга урнашкан бүлмәчегендә эзләп табып, участок милиционерына җиткерде Капитан дәрәҗәсендәге, яшь булуына карамастан башын чәчләре ятим иткән, маңгае белән борыны гел тирләп торган таза бәдәнле адәм, мәсьәләне күтәрүгә, берничә сорау бирде. — Кибеткә хуҗа булуыгызга, кемнән сатып алуыгызга кәгазьләрне күрсәтегез'1 Тәк. Лицензиягез кая"1 —Тәк. Ни өчен мина ЧП булганчы ук шалтыратмадыгыз? —Ул хакта уйламадым да Үз кибетем, эшлим, сатам, алам,—диде Хәлил, ник милициягә килүенә үкенә үк башлап. Менә безнен халык шундый шул. башына таякнын калын башы төшкәч, авырлык килгәч кенә милицияне исенә төшерә. Янәсе, ярдәм итсен, эше шул. ә инде шатлыгында, ягъни мәсәлән, авызы балда-майда йөзгәндә, ник кенә тәртип саклаучыларны кирәксенсен . Капитан Хәлил Газиз улына бик озаклап, тәмләп, ашыкмыйча вәгазь укыды. Кая кабалансын, эш сәгате бара ич. Хәлил, пырдымсызланып, үзен борчыган гамәлне куерта башлады. — Мәсьәләгә якынрак килик әле. иптәш капитан. Мине талаучылар һәм кибетче хатыннарны кыйнаучылар, тәрәзәләрне ватучылар бер үк кешеләр булырга тиеш Шуларны бераз тәртипкә чакырып, оркетеп аласы иле. — Ни өчен сез нарны талаучылар, дисез? Нәрсәгезне көчләп алдылар. —Акча бирергә мәҗбүр иттеләр. —Үз кулыгыз белән биргәнсез ич. -дип. ачыкламыш кертте капитан, урындыкка жайлап утырып. —Чигәңә пистолет терәп таләп иткәч, кая барасың. Шул бандитларны табып, хөкемгә тартасы иде.—диде Хәлил, үз сүзенә үзе ышанмыйча, тәкрарлап —Сез аларнын кем икәнен беләсезме0 Акча чыгарып биргәндә, паспорт мәгълүматларын язып алдыгызмы'1 — Бернинди документларын күрсәтмәделәр. Без сезнең «түбә», шунын өчен безгә хезмәт хакы түләргә тиешсез диделәр и вәссәлам. Капитан урыныннан күтәрелеп, бөркет канатларын җәйгәндәй, кулларын як-якка күтәрде —Үзегез гаепле Жил эзләү милиция эше түгел. Бигайбә, әфәндем Кстати. сезнең яна кибет әле юылмаган Аны әйбәтләп битгеләп үтмәсән, тычканнар оялаша, ди. Хәл ишен җавабын көтеп тормастан. сәгатенә карап алды да. нәгижә ясады: —Кыскача гына җыелып алуны сузарга ярамый Бүген өлгерә азмыйсыз Иртәгә әйбәт булыр. Сәгать кичке алтыларга. Өстәлегез мул булсын, хурлыкка калмагыз, сигехзәп кеше булырбыз Бүлек мөдиренә әйтермен, гик ул китмәс. Сазырга яратмый Урынбасарлары рәсми булмаган очрашуларны бик хуплыйлар ГАИ. назог инспекциясе вәкилләрен чакырмыйча ярамас Барысы да сезгә кирәкле кешеләр,—дип төгәлли сүзен капитан, иренен чалшайтып. Язның оер көне ел туйдыра, дигәннәр,—дип, сүзенең очына чыкканын өелдереп, участок хуждсы, кулын да бирем тормыйча, ботинкаларын шакы- шокы китереп, кунакны озату ягын карады. Уйланып торырга вакыт калмаган иде Хәлил Фирая ханымны, хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе—ерак туганы Сәләхи Җиһаншинны чакырып, тиешле күрсәтмәләрен бирде Билгеләнгән вакытта, төгәллек үрнәге күрсәтеп, кунаклар шау-гөр килеп, исәп-хисап ясау бүлмәсенә кереп тулдылар. Ишек янында кунакларны аягүрә басып каршы алган Хәлилнең кулын кысып, өстәл янындагы урындыкларга чүмәштеләр. Кунакларны мәҗлескә алып килгән капитан үзен хуҗа итеп сизеп, башлап сүзне үзе әйтте —Жәмәгать, дуслар, иптәшләр. Халык: «Бер күрешү—үзе бер гомер», ди. Менә безгә дә авыр, катлаулы һәм рәхмәтсез эшебездән сон, очрашып, ял итеп алырга форсат чыкты Бу очрашуны кибетебез хуҗасы Хәлил әфәнде оештырды. Аның уңышларына, исәнлегенә берне күгәреп, капкалап алыйк әле Шул гомуми керештән соң, шактый әгъла өстәл әзерләгән зат онытылды. Китге үзләренең эшләре, сөяркәләре, сәясәт турында берсен-берсе бүлдерәбүддерә сөйләшү. —Коллегалар, чабыш атларының заманасы узып, эш атларына ихтыяҗ туу көннәре килеп җитә кебек. Безне дә бәяләрләр әле,—диде җирән чәчле майор. Хәлилгә күз кысып. Бу аның биредә утырганын искә төшергән бердәнбер сүз булды. Нигъмәтуллин. бер төркем этләр тарафыннан почмакка куып кертелгән җанвар кебек, күзләрен ялтыратып, кунакларны өйрәнеп утырды. Араларында участок хуҗасыннан башка тагын бер танышы бар икән. Аны таныгач, йөрәге электр агымына тоташкандай жу итеп китте, чәнчеп-чәнчеп алды. Арада, берни булмагандай, аны талап киткән өч егетнең берсе—тун балык күзлесе утыра иде. Димәк, алар кешесе, акча җыю рәсмиләштерелгән. Хокук әгъзалары урамнан теләсә кемне үхтәре белән ияртеп алып кермиләр Баскынчы үзен иркен тота, берни булмагандай сүзгә катнашып китә. Шәрабкә кагылмаса да, төрле ризыкларга үрелеп, күп итеп, тәмләп ашый. «Күрәсең, бу брамат исерек хуҗаларын өйләренә таратырга тиештер, эчми утыра. Минем якка карамый. Әллә тавыш күтәрәсе инде, «арагызда бур утыра», дип. Файдасы булмас. Көләрләр генә Бер тишеккә йөрегәннәре күренеп тора». Кунаклар шактый утырдылар, белгән мәзәкләрен сөйләп, өстәлдәге нигъмәтләрне корыткач, «иртәгә эшкә», дип. авыр гына таралыштылар. Тун күзле егет, саубуллашмый гына, иртәрәк чыгып китте. ШУЛ КӨННӘН алып Хәлил берәүдән дә яклау булмасын, әшәке дөнья белән бер үзенә көрәшергә туры киләсен аңлады. Җиңүчеләр күп була, җинелүче берүзе кала диләр, хак икән Участок милиционеры Хәлил янына үзенә кирәккәндә кереп йөри торган булды. Әммә кибетне яклау, саклау мәсьәләләрендә бер тиенлек файдасы тимәде. Матур гына айлы кичне Хәлил бүлмәсенә өстенә авыл фуфайкасы кебегрәк сырган нәрсә кигән озын буйлы, ябык-арык йөзле ир килеп керде. —Сез Хәлил Нигъмәтуллин буласызмы? —Нәкъ үзе. өстенә бастыгыз. —Мин Рафаэль Габитов, Рафка кушаматлы кеше булам. —Тынлыйм сезне. Ни йомыш? Ир, нәрсәдән башларга белмим дигәндәй, аякларын кымшатып алды. —Йомыш юк Сүз бар Сез беләсездер инде, һәр район берничә зонага бүленгән Һәр зонанын хуҗалары, абруйлары бар. Так сезнең кибет мин җитәкчелек иткән зонага керә. Ә безгә, үзебезнең җиргә башкаларны кертмәс өчен, ярдәм кирәк. Шул исәптән сездән дә. Хәлил урыныннан сикереп торганын сизми калды. —Мине талап, ыштансыз калдырып чыгып киттеләр инде. Нинди оятсызлык бу тагын. Каберегездә тигәнәк үссен!—дип, җан-фәрманга кычкыра башлады. Ябык чырайлы ир ярсып киткән Хәлилне бүлдерде: -Гафу итегез! Минем сезгә беренче керүем Сезне кем талагандыр, анысы мина билгесез Мин төрмәдән чыктым гына. — Без сезнен «түбә», диделәр Сез идән буласызмы инде. Эчкә тартылган яңаклы кунак шамакай кебек чыраен сытты һәм кемнеңдер сүзләрен кабатлаган робот төсле, үзенекен тәкрарлады: —Сүзне юкка озайтмыйк Нинди «түбәгә* салым түләгәнсез, анысы сезнен эш Кибетегез без контрольдә тоткан микрорайонга урнашкан Димәк, сез безгә бурычлы. Әлегә акча-мазар сорамыйбыз Хәлегезне аклыйбыз, азрак аякка басыгыз. Сез ике кешебезне эшкә генә алыгыз. —Минем штат тулы. Буш урын юк Ир чандыр йөзенә салкын елмаю чыгарды Күз алмасын уңга-сулга йөртеп, житди итеп әйтеп куйды. —Мине аңламадыгыз. Сүз безнең ике кешегә хезмәт хакы түләп тору хакында гына бара. Аларны кибетегездә аена бер тапкыр, акча алырга килгәндә генә күрерсез Сигез-ун меннән ким булмасын инде айлык керемнәре Прожиточный минимум —Андый мөмкинлегем юк,—дип, Хәлил урыныннан торып ишеккә таба берничә адым ясаган иде. чакырылмаган кунак, кискен хәрәкәт ясап, бүлмә хуҗасын кәнәфиенә төртеп утыртты, галстугыннан алып, аска тартты, Хәлил чак кына борынын өстал белән «күрешүдән* саклап калды, шул арада озын бармаклар муенны капшады Хәлил, ычкынырга тырышып, тыпырчына, талпына башлады. Ач яңаклы ирнең куллары ифрат көчле булып чыкты. Хәлил ыңгыраша, иреннәреннән күбекләр килә башлагач кына муенны ычкындырды. — Вакытны әрәм итмик. Без эш кешеләре бит Хәлилгә тавыш әллә каян ерактан—һаваданмы, жир астыннанмы килгәндәй тоелды Әйе шул. ни өчен әле ул вакытны әрәм итеп тора —Килсеннәр.—диде Хәлил, муенын куллары белән капшап, көч-хәл белән урыныннан торып Ул. исенә килеп, як-ягына каранган арада, ач яңактан җилләр искән, ялтыравык өстәл өстендә эшкә алуны сорап язылган ике гариза гына калган иде Күзләренә аждаһадай күренгән кәгазьләрне әүвәл ертып ташларга ниятләп кулына алды, әмма тормыш тәҗрибәсе, табигый тоемы ана үзен башкачарак тотарга киңәш итте Вакытында поса бел, поссаң торып баса бел икән шул үз мөстәкыйль эшеңдә. Шул мизгелдә ул ач яңакның көчле бармакларын муен бизләрендә тойгандай булды һәм гаризаларга «эшкә кабул итәргә* дигән имзалар салды Икенче көнне, ишекне каерып ачып, геге көнне мәжлестә утырган тун күзле егет килеп керде. —Хәлләр ничек'’ Кибетебезне юу җыелышы матур узды Не подкачал —Аллага шөкер, кабатларга кирәкме?—дигән булды Хәлил, үзенчә шаярткандай итеп. —Минем исемем Артур, фамилиям Хузиханов булыр. Артур, кулында машина ачкычларын уйната-уйната, күптән түгел Хәлилнен чак кына газиз жлнын алмаган кәнәфигә, өстәл янына барып утырды —Анысы да кирәк булыр киләчәктә Кунак ашы—кара-каршы дигәндәй, мин сезгә кредитка акча, шактый зур сумма алып бирә алам. Берничә айга. Проценты шактый булыр, алдан әйтәм. Кибеткә азык-төлек алырга акча җиткерә алмый интеккән Хәлил батып барганда саламга ябышкан кешедәй, бу тәкъдимне күтәреп алды. «Процентын түләр, ана бүген акча кирәк Бик күп оешмалардан кыйммәтле кәгазьләр алган иде. шуннан акча килә башлар. Тәвәккәлләдек* —Мин риза. — Күпмеләп кирәк булыр? —Ярты миллион тирәсе — Менә шул кәгазьләргә кул куегызда, иртәгә сезгә акча алып килермен. Хәлил алдында яткан кәгазьләрне игътибар белән өйрәнгән, кат-кат тикшергән булды Икенче көнне чыннан да сәер күзле егет сары портфелендә 500 мен акча алып килеп, «Арзан* ширкәте хуҗасының сейфына бушатты. ® чамасы Хәлил кайгы-хәсрәт белмичә, кыйммәтле ризыклар алуда үзен чикләмичә, яшәп ашы Көтмәгәндә, вакыт узгач. Артур телефоннан үзе турында хәоәр салды Кредитны йөзәр меңләп булса да түли башларга боерды. Хәлил хисапчыларына керемне санап чыгарырга кушты Нибары туксан меңләп акча таоылды. Хуҗа кыйммәтле кәгазьләрдән килгән табышны тикшереп карарга ниятләп. Фирая Симатованы дәшеп алды. Колакларына, бармакларына, муенына күпсанлы алтын бизәкләр таккан Фирая, үбешергә кергәндәй, иреннәрен ялый-ялый. Хәлил утырган өстәл янына килеп басты. Халңл Фираяны, олы балык каптырган балыкчы мисле, тулы йөзенә шатлык жәеп. урыныннан торып каршы алды. —Дөресен әйтәм, Фирая ханым, сине күргәч, яшисем килә. — Рәхмәт,—диде Симатова, бүлмә хуҗасы кебек үк җәелеп китмичә. Үзе эченнән ирексездән «чын хәлләрне белгәч, яшисен килерме икән, мин әйтәсе хәбәрне ничек кабул итәр, инфаркт-мазар була күрмәсен. Юктыр, чертым да булмас бу ит чүмәләсенә»,—дип уйлап куйды. — Игътибар белән тыңлыйм сезне, Хәлил Газизович,— диде ханым, биленен сыгылмалыгын күрсәтә-күрсәтә. Шефының һаман ана битараф түгеллеген, әмма дөнья мәшәкатьләре аркасында гына аңа бәйләнмичә тыелып торуын сиземли иде Хәлил ана сокланып карап алды. Хатын-кыз дәртен матур кием астында яшерә икән, дигән уй башыннан узды. Мәгәр ширкәте бөлеп барганда, гыйшык-мыйшык уены борчымый икән ир-атны. —Урам шпанасы бәйләнгән генә җитмәгән. Инде кредиторлар борчый башлады,—дип, кыяфәтенә борчулы, уйчан төсмер бирергә тырышып башлады сүзен Хәлил. —Сезгә, Сакманов кебек, иң беренче чиратта беркемне якын китермәслек көчле охрана алырга кирәк иде Акча жәлләдегезме шунда. Мин әйтеп карадым, «кирәкми, үзем милиционер», дидегез. Тәнкыйтьне өнәп бетермәгән Хәлил, Фираяны бүлдерде. —Гафу итегез. Мин сезне акыл сату өчен чакырмадым. Кыйммәтле кәгазьләрнең барысы да сезнең исемдә, шуларны тикшереп карыйсы иде, күпмеләп җыелган икән, юкса мин муеннан бурычка кереп баттым. Чибәр ханым күзгә күренеп агарына башлады, гәүдәсе кечерәеп калгандай булды. Хәлил генә ханымнын үз-үзен тотышында үзгәрешне сизмәде. —Мин сезнен каршыда гаепле, Хәлил Газизович. Әйтергә куркып йөрим идем. Хет асыгыз, хет кисегез, теләсәгез нишләтегез, мин барлык кыйммәтле кәгазьләрне урлаттым... Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Әлбәттә, Хәлил ханымнын сүзләрен җитдигә алмады. —Мин үзем юморны яратам, Фирая ханым. Сезнен шаярту бик усал, черный диләрме әле, булып чыкты Алай ук кирәкмәс иде Шаярта торган эш түгел. Ханым, кулларын кая куярга белмичә, хуҗасының күзенә карарга куркып: —Юк, мин шаяртмыйм,—дип кенә әйтә алды. —Явыз шаярту минем жанр түгел, без бала-чага кебек булмыйк, җитди кешеләр. Сез нәрсә белән уйнаганыгызны аңлап эш итәсезме9 Минем бөтен өметем, киләчәгем, язмышым шул кәгазьләрдә. Ике миллион акчамны шуларга тыкканымны сез беләсез,—диде Хәлил, әле һаман шаяртуга, үзе белән уйнауга өметләнеп. —Ул кәгазьләр миндә юк,—диде ханым кискен итеп —Кызганыч, сезнен хәлегезне аңлыйм. Хәлил, ярсып, урыныннан сикереп торды. —Син дә шундый карак һәм алдакчы булып чыктыңмыни, иптәш Симатова9 Мин бит сина үземә ышангандай ышана, хәтта табына идем. Әтинен әйткәне дөрес булган икән: кыен вакытта су белән хатын-кызга таянма дигәне... Суда чайкалган вак йомычка хәленә калдырдың мине. Хәлил янә урынына утырып, әүвәл ике кулы белән башын, аннан уңы белән йөрәген тотып: —Ни өчен мин Сезгә (синнән Сезгә күчеп) , урам хатынына, шулай ышандым икән? Мәхәббәтем көчле булгандыр. Шайтан «Симатовага яздыр, налогы азрак б\лыр*. дип котыртып торды Яндым, беттем, тулы банкротлыкка чыктым Ник теге вакытта бу әшәке, явыз, алдакчы дөньяны ташлап китмәдем икән Мин—дивана, дөньяны, кешеләрне бөтенләй танымыйм икән Ничек инде шундый пычрак хатынга гашыйк була, ышана алганмын. Шул кирәк мина Рәтлс-башлы кеше булсагыз. Сезне Сакманов колмак җиңеллеге белән элеккеге эшегездән азат итмәс иде... Хатил кызышкан саен. Фирая тынычлана барды Дөрес, кыйммәтле кәгазьләрне ифрат ышанычлы җиргә яшереп куйган Симатова Хәлил Газизовичнын мондый хәбәрне авыр кабул итәсен сизенсә дә. болай ук бәргәләнер дип күз алдына китерә алмаган иде. сыер туйганчы чәйнәп төкергән чүпрәк хәленә кергән ирне кызганып куйды «батки. аларнын бер өлешен генә урлатасы булгандыр» Әмма хәзер сон инде, урланган, беткән. -Мин аларны берничә көн сейфта тоттым, аннан өйгә алып кайтып яшерергә уйладым Кич автобуска утырганда, кеше күп иде. берничә адәм китереп кыстылар да. берсе ку лымдагы сумочкамны тартып алды. Мин чираттан чыгып, як-якка каранган, кычкырырга җыенган арма, көтеп торган машинага утырып китеп бардылар Паразит. Ходай тәгалә ана җәзасын бирер әле Хатил анын әкиятен тыңламый иде. Боз хәленә кергән төссез күзләрен почмакка текәп, мәет төсле ап-ак булып утыра бирде. —Үзем дә бик борчылдым Сезгә әйтергә, күренергә куркып йөрдем.- дип. ханым такылдавын белде Әйтерсең лә «качып яткан» урыннарыннан әлеге кәгазьләр ана көч биреп, дәртләндереп торалар —Хәзер үк чыгып китегез Иртәгә кәгазьләрне миңа алып килегез! Милиииягә җиткерәм. өегездә обыск ясатам. Ханым тык-тык атлап чыгып, кадрлар бүлегендә «эштән азат итегез* дигән гаризасын калдырып, кайтып китте Ул үзенең, иренен һәм балаларының киләчәк тормышын нигездә унышлы хәл иткән иде Нишлисен бит. берәү үлми икенче көн күрми Хатил шул вакыйгалардан сон оч кон ширкәтендә күренмәле, кайгыдан эчеп яткан, диделәр Картайган, таушалган килеш, бүлмәсендә күренүгә, артыннан ук ике егет эзмә-эз басып диярлек килеп керделәр Әлбәттә, хуҗа агардан болай гына котылып булмасын сиземли, әмма шулай ук булыр дип уйламаган иде. Урамда бозлы-яңгырлы-карлы көз тора. Безнен якта була торган һаванын ин әшәке вакыты Хәлилнен күнеле дә нәкъ шундый иле Кергәннәрнең берсе бурычка акча биргән егет, икенчесен—тар маңгайлы, боксер муснлысын. куркыныч карашлы, типсә тимер өзәрдәен Нигъмәтуллин беренче күрә. • Монысы киллер булырга охшый*, дип уйлап алды хужд. —Хәлләр, кәефләр ничек. Хәлил әфәнде,—диде көр тавыш белән элеккеге танышы —Без ашыгыбрак кермәдекме, эштә күренми башлады дип куркытканнар иде Абзыкай чит илгә ычкынмасын, дип курыктык —Сездән ычкынырсың,—диде Хәлил, таяныч эзләгәндәй, як-ягына каранып —Дөрес уйлыйсын!—диде көянтә жилкәлесе. Хәлилгә таныш булмаганы Боларны артларына тибеп куып чыгарсан шәп булыр иде. мәгәр андый көчне каян аласын Кесәләрендә корал барлыгы сизелеп тора. Үзен Артур Хузиханов дип тәкъдим иткәне, ипләп кенә урындыкка урнашкач, сүзен дәвам иттерде: —Мин үзем сезне борчымаска да риза. Тик кредит акчасы минеке түгел, шәхси банкныкы, мине кысалар —Без бит ярты елга килешкән идек. Әле өч ай гына узды. Хатын-кыз булмыйк инде, сүздә торыйк,—дигән сүзләрне Хәлил үзеннән кысып чыгара алды. —Хатын-кыз турында аларнын үзләренә генә хас серләрен белгән ирләрне җенем сөйми Шуна да без бу халыкны тынычта калдырып, проблемабызга якынрак килик. Без. Сезнен ярдәмчеләр, ничек итеп бурычны түләү турында уйланыйк,— дип өстәде Артур. теләктәшче кебек кыланып. Шул матдә телефон үзе хакында хәбәр бирде. Хәлил нишләргә дигән сыманрак Артурга карады. Тегесе, ым белән, сөйләшергә рөхсәт бирде «Арзан* ширкәте өчен апельсин, мандарин, лимон килгән икән. Шуларны алдан түләп алырга кирәк, чери башлаячаклар, диделәр. —Мин ал ардан баш тартам. —Мөмкин түгел. —Түләргә акчам юк,— дип тавышын күтәрде һәм үзен-үзе белештермичә өстәп куйды —Бүлмәмдә акча сыгырга килгән явызлар утыра. Алар белән ни кылырга белешмичә аптырап торам Артур дигәне урыныннан сикереп торды. —Ьез *өзер явызлар булдыкмыни инде? Ит яхшылык, көт начарлык. Синең, абзыкай. нервыларың бер тиенгә ярамый икән. Шөрепләре бушаган,— дип, озак кына авызыннан кош очырды һәм нәтижә ясады: —Акчаң юк икән, без синен хәлгә кереп, бурычны әйберләтә алырга риза,—диде ул. иптәшенә күз кысып. —Нәрсә инде әйберләтә? —Сезнең, Хәлил иптәш, өч машинагыз бар. Икесе чит илдә эшләнгән. Коттеджга торырлык бакчагыз, кибетегез һәм, ниһаять, квартирагыз бар. Шуларны аукционга куйсак, бурычыгызны түләргә житә яза. Калганын бурычка алып түләрсез. Хәлле дусларыгыз җитәрлек. —Мин... мин. кайда яшим була ди аннары,—диде Хәлил, тотлыга- тотлыга. —Сездән бурычны түләтү безнен эш булса, соңыннан кая торуыгыз турында кайгырту безнен вазифага керми. —Нәкъ шулай, бурыч түләү уен-муен эш түгел,—дип өстәде агылыйгатагылый булып килгән икенчесе—киллерга ошаганы. Кинәт Хәлил Газиз улы белән көтелмәгән хәл булды. Ул нәрсә турында сүз барганны аңламас хәлгә килде. Әллә каян кемгәдер янаулар ишетелә, кемдер аны шап иттереп арты белән идәнгә утырта, яңагын чәбәкли. Ә ана барыбер. Нәрсә сөйләгәнен белештермичә, «Мин бәхетле, миннән бәхетлерәк энем бар иде Биш яшендә суга батып үлде»,—дип сөйләнгәндә, егетләр аны кибеттән алып чыгып, гәүдәсе су тутырылган ясалма капчык хәленә килгән Хәлилне машинага утырталар иде. Аннан аны ниндидер таш идәнле подвалга ташладылар Кулларыннан, аякларыннан тотып. Беләгенә, арт ягына уколлар кададылар. Ана бик рәхәт, тыныч һәм шул ук вакытта бик күңелле булып китте. Шуннан аңа ниндидер кәгазьләр бирделәр, кул куярга куштылар, кул тамгасын салгач, чыгарып җибәрергә вәгъдә иттеләр. Хәлил талчыгып йокыга китте «Яна баинын» мөстәкыйльлеккә чыгуы шунын белән тәмамланды. Дөрес булса, Хәлилне аннан Сакманов егетләре йолып алып, кайсыдыр хастаханәгә урнаштырганнар дигән хәбәр генә һавада ишетелде. 19 Б ерничә айдан сон бәхетле Мисхәт ялга кайтып төште. Әлфиясе белән кочакташып, үбешеп күрештеләр. Әттәсен аеруча Зөлфия сагынган, кулыннан да төшми Кызына эчке һәм тышкы киемнәр, Әлфиягә кан басымын тиешле ноктада тота торган кул сәгате, тәмле-томлы әйберләр алып кайткан. Әлфия бәгырендә уйнаган җил-бураннарны сиздермәскә, иренен күнелен күрергә тырышты. Ә тегесе иртәнге чәй вакытында ук: —Әлфиякәем, шатлыгым уртак булсын, эчемдә саклап тота алмыйм: минем стажировканы тагын бер елга озайтырга булдылар. —Котлыйм,—дигән булды хатыны. —Бәлки, әле тагын өстәрләр. — Кем белә, эшем ничек бара инде,—диде Мисхәт, әлегә берни аңламыйча. —Может үзеңне немкалар бөтенләйгә калдырырлар. Мисхәт чәйнәүдән туктап, кулындагы чәшкәсен өстәлгә куйды. —Нәрсә дигән сүз бу, җаныем? Менә шул көннән алар арасында боз тавы хасыйл булды. Зирәклеге белән шайтанны, гүзәллеге белән фәрештәне хәтерләткән, Мисхәтне акылдан язарлык дәрәҗәдә яраттырган, сокландырган Әлфиягә әллә нәрсә булган. үзен алыштырып куйганнар диярсен Тоз гәүдәсе, ымсындырып торган күкрәкләре, гүзәл уелган аяклары, ягымлы тавышы шул ук кебек Әмма чынлыкта анын каршында тышкы рәвеше генә сакланган үзгә ханыч басып тора иде — Нәрсә булды, матурым.—диюгә: —Мәхәббәтем узып бара торгандыр, мөгаен.—кебек сүзләр белән котыла торган булды Әлфия,—Күпме ялгыз яшәп, кешене рәсеме буенча гына яратып була? —Мәхәббәт—аяк киеме түгел, аны салып ташлап булмый.—дип карады Мисхәт —Ул йә бар. йә юк. — Мәхәббәт ул—тиз ватыла торган бәллүр савыт икән шул. Мисхәт. Ходай тәгалә биргән бүләкне саклый белергә кирәк Ике көймәнен койрыгын, биш бармак белән биш чебенне тотып булмый диләр түгелме? Яшьлегем поезды узып киткәнче минем иремне янымда күрәсем, иркәләү татыйсым, затлы итеп киенәсем килә Курыкмыйча талау, тартып алу. өй салу заманалары узар да китәр Ә без. синен «кыйммәтле» кәгазьләреңне кочып, ярык тагарак янында калырбыз! Мисхәт. берни аңламыйча, күзләрен уды. башын чайкады. Нәрсә булган анын сөеклесенә- ’ Берәр хайваны башын әйләндермәгәндер бит. Сөйләшергә, аялашырга кирәк. —Әлфиям, әйбәтләп мәсьәләгә ачыклык кертик әле ’ Минем Германияга бару-бармау мәсьәләсен уртага салып мшәштек. ниятнең барып чыгасы күренгәч, миннән дә бүтән син шатландың. -Борчылма, укы гына, тылың таза булыр, сагынып көтәрбез», дидең. Шулаймы? -Яшьлек ахмаклыгы, тәҗрибәсезлек. Германиядә укуны әллә нигә исәпләп мием агуланган чагым булгандыр. Солы боламыгы булынган. Кешегә гомернең бер тапкыр гына биреләсе хакында уйлап җиткермәгәнмен.— диде ханым шактый тыныч һәм төпле генә. — Мин анда нибары бер ел булдым Теләсән. янәдән бармыйм. Китапларымны, әйберләремне алып кайтам да синең белән кызымны гына саклап утырам.—диде Маликов. ни әйтергә белмичә, өзгәләнеп. -Хуш. син анда ике-өч ел укып кайттың, ди. Туган илендә син кемгә хаҗәт- ’ Шул вакыт аралыгында яшьтәшләрен татлыдан затлы машиналар алып, йортлар салып, баеп бетәрләр һәм немецчә яхшы белгән, борынгы кулъязмаларны укый алган хәерче дәрвиштән көлеп, бармак белән күрсәтеп йөрерләр. Картаеп, сакалын сәлпсрәсн төшкәч, бәлки, профессор булырсын. Алар кемгә кирәк9 Әнә бит нинди мөхтәрәм профессор Вәлишин ничек тәмле ризыкка бүредәй ташлана. Ачка киселгән. Әлфия ихластан, дөньясын онытып, укымышлыларга нәфрәтен яшермичә сөйли, үзе явызлыгында да матур, сөйкемле, якын. Мисхәтнен нәгьрәләр чәчкән хатынын барып кочаклыйсы, кирәкмәгән сүзләр белән тулы авызыннан үбәсе килә «Ярамый, ачыклар!а кирәк, хатыннын миен кемлер тискәре якка борып куйган* — Мин сине танымыйм, алсу гөлем. Шундый акылы хатын, хәзер ни сөйләгәнен үзе белми булыр. Күңеленә Иблисне уздыргансың. — Кеше үзгәрмичә тормый. Күзе ачылмаган эт баласы кебек яшәгәнмен Акыллы кеше үземне, тормышымны, киләчәгемне аңларга ярдәм итте. Мин хәзер башка кеше инде. Мисхәт иптәш Маликов. Ирнен чигәләре чатный, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. — Мин ахмакка ла килеп җитте, сине кулга төшергәннәр. Сөяркәң шулай акыл биреп ята. мин барысын аңладым. Хәзер җыенам ла чыгып китәм,— дип. Мисхәт йодрыгы белән маңгаен төйде —Ә мин анда киләчәктә гаиләмә хезмәт итәргә әзерлим үземне, стипендиягә яшәп. Ә монда азгынлык, бозыклык, фәхншәлек. караңгылык патшалыгы хөкем сөрә. Әлфия иренен ачу катыш ярсулы сүзләреннән куркып һәм чыгып китүен күт алдына китереп: —Мина акыллы кинәшне бер хатын, ерак туганым—Хәдичә апа бирде Күтләремне генә түгел, томана миемне ачып, җилләндереп китте. Мисхәт көтелмәгән хәбәрдән авызы зур итеп ачылганны да сизми калды — Кем. кем0 Хәдичә апа дисенме? Тукта әле. Хәзер искә тошерәм. Күп «ХИ ™рган; тулырак гәүдәле, табак битле, чөгендер яфрагыдай нечкә иренле? 1үоән камада тора, кошчылык фабрикасында тавык карый? Шул апамы? инде влфиянен авызына ачылырга чират җитте. —Син, син, минем апамны беләсеңме? —Күптәнге һәм бик әшәке танышым. китте ~^аЯН ^еләсен аны> Ул бит күптән түгел безне табып, бер атналап торып —һәр кичне мине яманлап, каршы котыртып, катык туглагандыр әле? —Чынында шулайрак булды шул,—диде Әлфия, кыска бер мизгел эчендә Хәдичә апасының сүз сөрешен, әңгәмәләренең мантыйкый юнәлешен күз алдыннан уздырып. Мисхәт бүлмә уртасында чат баганасыдай катып калган хатынын кочып алып, диванга янына утыртты һәм Хәдичә апаны ничек, ни рәвешле белүен бәян итеп бирде. —Мин бу вакыйга турында сина кәефенне начар якка бүрттермәс өчен сөйләмәгән, дөресен әйткәндә, оныткан, баштан чыгарып ташлаган идем. Бу хәл жүләр чакта, син гүзәлемне очратканчы булды. —Хәдичә апа белән син таныштыңмы? Шундый карт хатын белән?— дип, Әлфия пырдымсызланып, аякларын тыпырдатып алды. —Тынлый бел инде, матурым. Юкса сөйләмим. —Булды. Баш өсте, дәвам ит —Икенче курста укыганда булды бу хәл. Жәмил исемле туганнан туганым теш врачына укый иде. Ул инде бишенче курста, үзен өлкән сизә, Казанны белә. Беркөнне мин торган тулай торакка килеп керде, кесәсендә бер ярты аракы. Салдык. Рәхәт булып китте. «Минем эшчеләр тулай торагында, мехкомбинат ягында таныш кызларым бар. Киттек шулар янына», ди. Тагын бер яртыны кереп алдык та шул якка юл тоттык. Биш катлы йорт, Жәмил абыйнын танышлары беренче катта ук торалар икән. Бүлмәдә ике кыз. Берсе— озын кара толымлы, нечкә билле, кечкенә авызлы, икенчесе башкортча түгәрәк йөзле, яшь булуына карамастан билсез, тулы бәдәнле кыз. Янәдән салдык. Бераздан Жәмил абый «сез ял итеп торыгыз, без чыгып керик әле» дип, озын толымлы кыз белән каядыр чыгып югалды. Мин, аракыдан изрәп китеп, якындагы буш караватка кием белән барып ятып, йокыга ук киткәнмен. Башкорт кызы да чәчәкле халаты белән аулак өйдәге кебек минем янга килеп сылашкан. —Сезнен берәр нәрсә булдымы сон? —дип, Әлфия түземсезләнеп бүлдерде. — Юк, конешно. Мин бит шыр исерек. Янымда кем ятканын да белмәгәнмен. Бүлмәне Хрушев башыдай плафонлы лампа яктыртып тора. Берәр сәгать йоклаганмындыр. Үзәк өзгеч әчкелтем тавышка уянып киттем. —Оятсызлар! Сез монда нишләп ятасыз? Кем син, бәдбәхет егет? Инсафлы, ир-атнын кулы тимәгән кызны әрәм иткәнсең! Абзан шунда ук уянып, айнып китте. Күземне ачып карасам, яныбызда кызыннан да ямьсезрәк хатын басып тора һәм төкерекләрен чәчә-чәчә, безгә иң ямьсез сүзләрне сиптерә. Явызлыгын чыгарып, тойгы-хисләрен түккәч, безне өстәл янына утыртты һәм тыныч кына үзгәрәк пластинканы әйләндерә башлады. «Балалар, булган беткән, яман эшкә салават. Иртәгә ЗАГСка барып гариза бирегез дә, бергә яши башлагыз. Торып торырга урын табарбыз. Аннан күз күрер Төшеп калганнардан тегел» Йөрәгем табаныма төште. Мине, 18 яшьлек егетне, менә шул почык борынлы, миннән өлкән кызга өйләндерергә, дөресе, кияүгә бирергә ниятлиләр түгелме сон9 Мин шунда гына хәлемнең мөшкеллеген, уеннан уймак чыкканны анладым Тырнак буе хата—беләк буе җәфа дигәннәре шул буладыр инде. Ярый әле шул арада Жәмил абый килеп кереп, мине ул әшәке хатыннан йолып алды. —Мин сина, Маликов, башка берәү белән яшәргә бирмәячәкмен. Исемем Хәдичә булмасын,—дип кычкырып калды синен «якын туганын» Үзем йоклаганда, кесәдән студент билетын алганнар. Гаризалар, аңлатмалар язып, дубликат юлладым. Бераздан, безнен хәлләрне күпертеп. арттырып язган хат деканатка килеп төште. Тагын аңлатмапар биреп, чиләнеп беттем Ярый әле комсомат ул вакытта тешсез арслан халенә килгән иде Зарар ясый атмады Б\ оешманын көчле чагы булса, баш беткән иде. Инде б\ вакыйга онытылган дип уйлаган идем, шәүлә кебек һаман арттан сөйрәлеп килә икән Менә ШУНДЫЙ ул синен «якын туганын*.— дип. сүзен тәмамлады Мисхәт Әлфия матур куллары белән битен каплап, бик озак эндәшмичә утырды -Йа. ходам Ни өчен безгә шундый сынаулар җибәрәсең’ Агу хәтәр, агудан гайбәт хәтәррәк икән. Чегән хатыны мина «бер явызы сезнең гаиләне пыран-заран китерергә тырышачак», дигән иде. Шул зәхмәт килеп җиткән икән. Гафу ит, Мисхәтем. —Тормыш тоташ сораулардан, сынаулардан тора шул. Мәхәббәт өчен көрәшә, аны саклый белергә кирәк икән. Әлфиякәем,—дип тәмамлады сүзен хуҗа кеше —Барысы да яман төш булып калсын, онытылсын -Мин риза. Мисхәтем.—диде Әлфия, сылу гәүдәсе белән иренә сыланып Кеше тәкъдирендә ниләр язылганын алдан белә алмый шул Язмыш исә. башка эше булмагандай, адәм балаларын сынап кына тора Мисхәт Әлфиясе белән аклашып, нокталарны тиешле урыннарына куеп, ипле генә яши башлаган иде. янә җанына яра килеп кадалды. Почта ящигеннән гәзиталар ... Н.И1 .ы идәнгә шап итеп бер хат килеп төште. «Германинләндер чакыру булса Әлфия тагын дулар инде*, дип хатны кулына алды. Мәктүб ана аталган, кире адресы юк Фатирларына күтәрелгәч, тыныч кына хатны ачты, берни аңламыйча, кат-кат укыды Кыска гына хат укучылар дәфтәренең бер битенә кулдан язылган иде: •Мисхәт туган! Сиңа якын бер кешең яза Соңыннан бу сүзләрне күзенә карап әйтермен Кызганычка каршы, куеныңда юха еланны иркәләп тоткансың икән. Әлфиян бик бозык, азгын хатын булып чыкты. Син чит илдә вакытта ирләрне бияләй кебек алыштырып кына торды. Әүвәл ялга кайткан бер прапорщик белән буталды, аннан үзен һәр кичне диярлек матур машина белән алып китә торган булдылар Кызыңны балалар бакчасында «онытып» калдырган көннәре булды, диләр Нарасый ана мешайт итә. Мангаенда бүртеп чыгачак мөгезләр икәү генә булмас Син читтә интегеп йөргәндә хатының себерелү үрнәкләрен күрсәтте. Аны дөрес юлга бастырып булмас. Азгын сыерны күпме кыйнасан да акыл керми. Яшьлеген барыңда яна гаилә корып җибәр. Ин ЫДДШЫЧЛЫ кешен» Мисхәт хатны кулына тоткан килеш, йөрәгенең урыныннан чыгардай булып тыпырчынуын тоеп, лып итеп диванга утырды. Башы эшләүдән-уйлаудан баш тартты Хәрәкәтсез күзләрен бер ноктага төбәгән килеш күпме утырганын хәтерләми Хатны янәдән җентекләп укып чыкты Менә ни өчен Әлфия шулай кыйлана икән, үзенең азгынлыгын яшерү өчен Мисхәткә бәйләнеп маташкан икән Күз алдында кара шәүләләр сикерде, тирән кичерешләр тәэсирендә маңгаена салкын тир бәреп чыкты, авыз кырыенда явыз елмаю хасил булды Егет чагында «артык чибәр хатынга ышанырга ярамый. Әлфияне кыз чагында ук ирләр белән күргәләгәннәр», дигәннәр иде. игътибар итмәде, мәхәббәт кешене томаландыра икән.Йомгакның очы килеп чыкты. Ул хатны өстәлгә җәелгән клеенка астына тыгып, үзе янә диванга утырды... Күпме вакыт узгандыр. Мисхәт хәтерләми, үз ачкычы белән фатирны ачып, һаваны тәмле хушбуй исләре белән тутырып. Әлфия җилфер-җилфер килеп керде Чишенде. Кулындагы сеткаларын аш-су бүлмәсенә куеп, ире янына килде —Әтисе. Зөлфияне алырга вакыт түгелме? Бүген синең чират. Әйләнеп кайт инде. Бавыр алдым, хәзер шуны әзерлим. Сорауларына җавап алмагач, кара янып, үзен кая куярга белми утырган ире ягына күз салды. —Нәрсә булды сина9 Чирләп киттеңме әллә, төсен беткән,—дип сөйләнә- сөйләнә. Мисхәт янына утырып, аны кочагына алырга омтылды Ир. корт чаккандай сикереп торып. Әлфияне тупас рәвештә төртеп җибәрде. —Клеенка астын кара. Минем чирнен ни икәнен белсрсен, оятсыз себерке. Күңеленә шом төшкән Әлфия, кабалана-кабалана, төсле клеенканы күтәрде, чатны алып укый башлады — Барысын аңладыкмы, татар марҗасы? Әллә тәрҗемә итеп биримме? Кыен мизгелләрдә адәм баласының мие остәмә көч белән тулыландырыла. анлаешсыз сүзләрнең мәгънәсе ачыла. Барлык җөмләләрне анламаса да. Әлфия чатның үзенә каршы юнәлтелгән гомуми юнәлешен тоемлап алды, мәктүбне тоткан килеш матур куллары белән битен каплады. —Мисхәт, бу яла. монда язылганнарның берсе дә дөрес түгел... —Утсыз төтен чыкмас, диләр. Синен миңа бәйләнүләрен, капризларын үзеңне аклау өчен кирәк булган икән,—дип сөйләнә-сөйләнә. Мисхәт хатыны өстенә китте Шундый тыныч, сабыр кешене дә көнчелек чыгырыннан чыгара ала икән. Хатын өстатнен икенче башына йөгереп чыкты. —Мисхәтем. тилермә! Хәзер барысын аңлатам. Моны «минем туганым» Хәдичә апа оештырган —Ышанмыйм.—диде Мисхәт яраткан хатынының сүзләренә, үзенен үлепләр ышанасы килгән тавышы белән. —Мин анын язуын, кулын таныдым, Мисхәтем. Хәзер исбат итәм. — Әлфия ашыга-ашыга ялтыравык кара сумкасын өстәлгә бушата башлады. Хатын-кыз сумкасына нәрсә генә сыймый, исең-акылын китәрлек, «1001 вак- төяк» дигән кибетләрен бер якта торсын. Чүплектән ярма эзләгән тавык кебек бутана торгач, бер кәгазьне табып, җинүче кыяфәте белән иренә сузды. —Мә. чагыштыр! Хәдичә «апамның» распискасы. Мисхәт кәгазьгә кадалды, хат белән икесен чагыштыра башлады. —Шул ук хәрефләр, шул ук тамгалар. Гаиләне таркатуга омтылыш дәвам итә Тагын ниләр уйлап чыгарыр икән «туганын»? —Синен «әбиең»,— дип. Әлфия матур ак кулларын Мисхәтнен иннәренә салды.—Бурычларны түләштек. Нольдән башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә. 20 Б ерьюлы күпкә кулын сузсан. берсен дә тоталмассын диләр, хак икән. Депутат булырмы, юкмы, билгесез, суга сәнәк белән язылган Дәгъвасы өчен генә’күпме кыен ашады инде, алда ни көтәсен аллаһы тәгалә генә белә. Әү-ват ана «яхшылык теләп», гаризасын алырга үгетләп шактый әнгәмә алып бардылар, нәсыйхәтнең бер кәррә файдасы тимәгәч. Сәет Сакманов халык депутаты булу теләгеннән кире кайтмагач, янау, куркыту, кысу алымнарын эшкә җигә, тырнак астыннан кер эзли башладылар. Сәбәбе: ул «теге» исемлеккә кермәгән, сыналмаган, тәртәгә тибүе бар. Сизенәләр: максатына ирешкән тәкъдирдә Сакманов мөстәкыйльлеген сакларга, сайлаучыларның инабәтен акларга тырышачак, һәрхәлдә, берәү кулында да уенчык булмаячак, терсәкләрен тырпайта-тырпайта халкына яхшылык кылырга омтылачак. Холкы шундый Көчле шәхеснен салмак, үзагышлы тормыш белән, чәчәкләр үстереп, күршеләренең озын телле гайбәт сагызын колагына сеңдереп озак яши алмавы мәгълүм Ул вакытлыча, хәл җыеп, сикереш ясар өчен көч туплап чигенеп торырга мөмкин, әмма форсат елмаю белән аның күнел түрендә пыскып янган күмертәр ут чыгара, дөрләп ялкын күтәрелә. Депутат була калса. Сәетнең гамәлгә ашырасы хыяллары күп. үзенә берни кирәкми, кара көннәрне уздырырлык байлыгы бар. Кайда яшәү мәсьәләсе хәл ителгән Зыялы депутатларны хакимият иә кәнәфи, йә төшемле урын, йә фатир биреп, китабын чыгарып алдый, шул җимнәр ярдәмендә кул-аякларын, акылын тышаулап КУЯ Бик гаярь күренгән депутатлар бер мәлне тынып ката, мәчедән курыккан тычкан кебек күзләрен яшереп, гел өстән төшкән әмергә кул күтәреп утыра. «Җайлы җаена ятар» дигәндәй, серле сандык җинел ачыла икән. Якын арада гына «халык хезмәтчесе» затлы йорттан, шәһәр уртасыннан фатир алган бутып чыга. Шул нәрсә анын тәртибен -уңай» якка борып куйган. Сәет үз хәлен аек бәяләрлек шәхес: күпме генә тырышмасын, акчалар түкмәсен, алтыга алып бишкә сатмасын, өстән әмер төшмәсә. матур залда кул күтәреп утырулар хыял ләрәжәсендә калачак. Чиста уен кемгә хажәт? Шулай да ул орышсыз гына бирешмәячәк, кемнәргәдер чгәшәкать тудырачак. «Игелек» аягында нык басып тора, замана агышыннан артта калмый кебек. Хуҗа эш бүлмәләрен, базаларын, кибетләрен компьютерлаттырды, яшьләре мөмкинлек биргән хезмәткәрләреннән югары белем таләп итте, укырга керергә булышты. Чит илләр белән мөнәсәбәтләрен җайлауга зур игътибар бирә Жинел машиналар ату-сату белән генә чикләнмичә. Алман мәмләкәте илә атыш-бирешне кинрәк җирлеккә күчерергә тырыша. Итеген тар булгач, дөньянын киңлегеннән ни файда дип. бүлмәсендә кәгазьләр караштырып утырганда, сискәндерерлек, уйландырырлык бер хәләхвәл булып алды Махсус уйланылган аек мәкер булдымы, әллә аның белән, шар тәгәрәткән кебек, очраклылык галижәнапләре кети-кети уйныймы’ Әйтә алмый. Аяз матур жәиге көннәрнең берсендә «Игелек*кә. дөресрәге, анын бүлмәсенә шау-гөр килеп, сөйләнә-сөйләнә ике төрек кешесе килеп керә Кардәш халык вәкилләрен күрү Казанда гадәти хәл булса да. алар белән бик аралашмаган Сәет югалып кала. Үз-үзен тотышына, хәрәкәтчәнлегенә. кулларын бутый-бутый. ил. халык, милләт кебек олы төшенчәләрне кыстырып сөйләвенә караганда, җитәкчеләре булырга тиешлесе, үзен Төркмән Пулат дип тәкъдим итә Озын буйлы, төз гәүдәле, дегет белән буягандай чем-кара мыеклы, шадра, хәтта ерпач. ала-кола битле төрек, ягъни Пулат. Сәет бәй белән киләчәктә үзара җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге турында үз телләрендә сафсата сатты да. «һавалар чук гүзәл тора, базар көнне бергәләп табигать хозурына чыгып керү ләзим» дигән тәкъдим кертте Ни өчен анын янына килеп, бүлмәсенә кереп, үзен «бәхетле* итүләреннән бихәбәр булып утырган Сәет бөтенләй аптырашта кала Өрә белмәгән эт өенә кунак китерер дияр идсн. ул бу адәмнәрне беренче тапкыр күрә. Пулат бәйнын беркемдә кайгысы юк. үзенекен туглый. —Белгән кешеләр Иделнең аргы ягына. Югары Ослан урнашкан җирләргә чыгып керергә тәкъдим иттеләр. Анда графларның ташландык бакчалары, борынгы хәрабәләр сакланган, таулары, урманнары чук гүзәл, ди. әйдәгез, җилләнеп керик!—дип. сүзен җөпләде делегация башлыгы. Сәетне уйла калдырганы шул: беренче күрешүдә үк якын кешеләр, күптәнге танышлар арасында була торган җитди тәкъдим Кунакчыллык кагыйдәләре буенча мондый чакыру Сәет бәй тарафыннан ясалырга тиеш кебек Ни әйтсән дә. ул хужа кеше Пулат ашыга Җитди сәбәпләре бардыр. Анын артында нинди көчләр, кемнәр тора икән? Шуны белсәң иде. Төрекләр әле генә танышкан кешене ничек кенә ихтирам-хөрмәт итсәләр дә. кинәт кенә кунакка чакырмаслар, бу гамәлиен җитди сере бардыр Тиктомалдан, йодәтүчән. басымчан бәйләнү. Терекөмеш кебек хәрәкәтчән, шадра төреккә Сәет ни сәбәпледер бик кирәк. Буш сафсата куертуда, үзләрен мактауда, кирәк кешене күкләргә чөюдә саранлык күрсәтмәсәләр дә. төрекләр ихтыяҗ булганда көтә, ниятләрен яшерә беләләр Төрекчә аңлавы чамалы Сәет Төркмән Пулатнын оҗмах сандугачыдай сайравын, аларган күзләрен уйнатып, туктаусыз үзенекен тукыган фикер сөрешен ахыргача аңлап та җиткерә алмады. Сәет. Ослан якларын бик өнәп бетсрмәсә дә. ыңгыраша-ынгыраша. бу дөньялар үтәр китәр, татулыкка ни җитәр дип. сәйранга чыгарга ризалашты Шадра төрекнен кулларын чәбәкли-чәбәкли сикеренүе әле генә хатынын күмеп кайтканнан сон. берничә дәкыйка узуга кайгысын шатлыклы, жинел биюгә алыштырган гөржи турындагы мәзәкне хәтерләтте Һәркемнең үз эше. үз сөенече, үз кайгысы шул. Сәетнең эчке сиземләве, ун җилкәсендә утырган фәрештәнен «сакланганны алла саклар* дигән ымы коткарды Төрекләр артында кемнәр торуын тәгаен белмәсә лә. ялга чыкмаска булды, табигать белән хозурлануга әле генә Алманиядән ялга кайткан Мисхәтне җибәрергә булды. —Герман тротуарларыннан, чисталыктан, һәр нәрсәнең уйланылган. исәпле булуыннан туйгансың, җилләнеп кайт әле,—диде. Мисхәтне янына чакырып алып. Якыннан таныш булмаган, чынында ят кешеләр белән файдасыз вакыт уздыру тарафдары булмаса да, егет Сакмановка каршы әйтергә базмады. Боз катламнары арасына китереп кысылган бүрәнә кебек, ыңгырашып, шыгырдап, эчтән сызланып, яшь галим сәяхәткә ризалашты. Ризалашты, мәгәр күңеле юлга ашкынып тормады. Суга батучы саламга ябышкандай остәмә сораулар бирергә кереште —Кемнәр була соң анда? Мин таныган берәр кеше бармы? —Төркмән Пулат иптәшләре белән һәм, әйтүләренә караганда, сәүдә палатасыннан, Кабмпннан берничә кеше булыр Танышырсың! Дөньяга килгәндә адәм баласы анасыннан башка берәүне дә белми Яши-яши танышлары, дуслары арта. Кайчандыр мине дә белми идең ич. —Төркмән Блат дигәннәре кем була инде аның?—дип үжәтләнде Мисхәт. —Блат белән Пулатны бутама, дустым. Ул үзен Мюнхендагы «төрекләр жәмгыятенен башканы» дип тәкъдим итте. Димәк, алманча яхшы сукалый һәм сина аңлашырга җиңел булыр, немецча тыкылдарсыз,—диде Сәет, Мисхәтнең күңелендәге шик-шөбһәне эретергә тырышып. Төрекләр белән аралашуы рәхәт, алар үзләре сөйли, бутый, ара тирә «чук гүзәл» белән «тәшәкүрне* кыстыргаласаң, шул баштин ашкан. Бизнес мәсьәләләренә бик кермәскә, «газель» биреп сыер алмаска тырыш. Мин иртәгә биредә күренмәм. Сүз боткасы китәр —Күңелем бер дә тартмый. Сәет ага. Әлфия белән араларыбыз бозылып тора. Бәлки. дип карышырга маташкан иде, «Игелек» сәрвәре аны каршы әйтмәслек тавыш белән бүлдерде. —Биисе килмәгән аюга көе килмәгән кебек, башымны катырып утырма але. Минем белән тырт-мырт, ыкы-мыкы сөйләшүеңне ташла. Төрекләрнең яраткан сүзен куллансак, «тәмам». Икенче көнне төрек кардәшләр, әлбәттә инде, берни булмагандай, ярты сәгатькә соңарып, олы бүлмәне гомуми сүзләр белән тутырып, кәнәфидә утырган кызларныкы төсле аксыл чырайлы егетне күрмәмешкә салышып, күзләре белән Сәетне эзләделәр, күрше бүлмәләрне йөреп чыктылар Балык исе артыннан йөргән мәчеләрдәй алар мәсьәләләрне хәл итәрдәй кешене, ягъни мәсәлән, ширкәт сәрвәре Сәет Сакмановны эзләделәр. Тырпаеп торган кара мыеклы, озын буйлы, чем-кара чәчле, шадра битле Төркмән Пулатны Мисхәт жинел таныды. Икенче төрек, аркадашы белән чагыштырганда, буйга, бәдәнгә кайтышрак, зәгыйфьрәк иде. Мыексыз төрекне очратканы юк иде әле Мисхәтнен, тынгысыз, кечкенә зәйтүн күзләре дә «төрекчә» түгел иде. Соңрак аның төрекләшкән осетин икәнлеге мәгълүм булды. —Хуҗабыз чирләп китте. Ул сезнен белән ялга чыга алмый. Аны мин алыштырам,—диде Мисхәт, тавышына, чыраена мөмкин чаклы вәкарьлек төсмерләре, йөз-кыяфәтенә мәртәбәлелек иңдерергә тырышып. Мондый борылышны көтмәгән төрекләрнең кашлары җыерылды, йөзләрен чыттылар Гел елмаеп торучан Төркмән Пулатның йөзендә нурнын эзе калмады. Үзара киңәшеп алдылар. Әлбәттә, алар кесә төбендәге кәнфиттәй ялганны аңладылар, әмма уйланылган ниятне туктатырга сон иде инде, тешләрен кысып булса да үзләре белән яшь егетне алырга ризалаштылар «Десант*нын төп көчләре урамда көтә икән. Төрек кардәшләрне кабул итүчеләр, ялны оештыручы ике ир зат, сөйләшүләргә битараф кыяфәт белән читтәрәк, машиналар янында биешеп торалар. Берсе көн җылы булу сәбәпле муенчак такмаган булса да, үзенең кем икәнен ассызыклап торыр дәрәҗәдә спай, пөхтә итеп киенгән, яналыгы сизелеп торган аксыл кәчтүменен чалбарын үтүкләп алуны да кирәк тапкан. Затлы ризык ашаудан килгән шома, түгәрәк битле, сирәк конгырт чәчле, уртача буйлы, кырык биш-илле яшьләрдәге бу абзыйнын ошбу җыенга баш булуы үз-үзен эре, бәйсез тотышыннан, еш кына уң якка борылып төкереп, анын ничек барып төшкәнен игътибар белән карап алуыннан ук сизенде Мисхәт. Соңыннан аңлашылганча, бераз төрекчә сукалавы сәбәпле тылмач буларак ияртелгән икенчесе гадәти, нәкъ «безнең» кеше иде. Олы, таза гәүдәле, уртачадан озынрак буйлы, бөдрә (аны Мисхәт үзе өчен «пудель» дип атады) чәчле, үрдәк борынлы, гелән йөгереп торган соры күзлесе өстенә аклы, кызыллы, каралы тукымадан «адидас» спорт киемен элгән. Үзе телгә дә, гәүдәгә дә хәрәкәтчән, кирәксә-кирәкмәсә, белсә-белмәсә, ат аягын дагалаганда килеп кысылган бака кебек, теләсә нинди гәпкә катнашырга гына тора Пөхтә итеп киенгәне Мисхәтнен кулын теләр-теләмәс кенә кысып, сирәк тешләре арасыннан ике сүз чыгарды. —Зөфәр Робертович! Сәет Сакманов турында белешеп-сорашып торуны кирәк тапмады Юка иреннәре, алга чыгып торган почмаклы ияге анын үз бәясен белгән, биләгән урынынын абруен яхшы анлаган кырыс, таләпчән кеше булуында шик калдырмый иде Машиналарга утырышкан арада да Зөфәр Робертович тиешле әмерне биреп тора, бөдрә чәч онытылып китеп, катырак кычкырып, кулларын болгап, матур сөйләүгә бирелеп китсә, җиненә кагылып ала. хәтта төрек кардәшләргә буш пафоска чолганып, романтика пәрәвезләренә төренергә ирек куймый, ипле генә •әфәндем», дип куя. Кирәк-ярак әйберләр машинада булса да, жыену. каядыр янәдән телефоннан чылтыратып алу. кемнедер кисәтү шактый вакытны алды, сәгать унберенчегә үрләде Узып китәргә жыенган жәи тәмен тирә-юньгә мул таратып, йомшак, назлы жил исә Кояш жиһанга элпе аша карый башлаган коннәр житеп килә икән Шагыйрьләр анын бу чорын хакыйкый алтынга тиңләсәләр, шигърияттән ерак тарихчы Мисхәткә кояш өлгергән сары кабакны хәтерләтеп тора. Һавага ышануы кыен, чибәр хатын-кыз кебек, гел үзгәреп тора. Мисхәтне Зөфәр Робертович люкс УАЗикнын алгы урынына утыртып, «төрек дусларга барысын анлатып. күрсәтеп бар», дип «установка» бирде Икс төрек исә, артка кунаклап, күптән күрешмәгән жан дуслардай, чыпчыклар төсле, чырык-чырык сөйләшүләрен белделәр. Торекләр очәү булып чыкты Олы гәүдәле, зур башлы, күзләре ничектер алгарак чыгып торган, мул мыеклы, юл киемнәреннән, сонарып. шабыр тиргә батып килеп кергән төрекне үзләре белән алып, чит ил машинасына төялделәр. Кызыннан, әле генә тынычланган хатыныннан авырлык белән аерылган Мисхәт басынкы кәефен яшерә алмыйча интекте Ниндидер бер кибеткә туктап, өстәмә азык-төлек, татлы сулар алдылар. Шәһәрне үтеп, асфальт юллан Ослан ягына элдерә башладылар. Биектә ак тун ябынган юан болытлар, ун якта яшеллеккә күмелгән урман, икенче якта Иделгә барып тоташкан ннкүлек жәйрәп ята. Тирә-як уч төбендәге шикелле, әллә ничә чакрымга күренеп, күңелләргә якты нур бөркеп тора Еракта ташландык чия. алма, кура җиләге, слива бакчалары күренә Татар табигагенен ин ямьле җирләре Тик җиңүчеләр бабаларыбызны сайлаган урыннарыннан куганнар Су буйларына урыс, һич югында христиан динен кабул иткән чуашларны китереп утыртканнар Кайсыдыр аланга туктап, үзләре белән алган термостан кәһва эчеп, кыскача тамак ялгап алдылар — Безне Кайбычта күл буенда көтәләр. Киттек,—диде театрга баргандай ыспай киенгән Зөфәр Робертович Ниндидер хатын-кызлар юл буеннан пырхылдашып уздылар. Ирләр аларны күзләре белән иркәләп, озатып калдылар «Сезнен хатын-кызлар бигрәк гүзәлләр инде, гәүдәләре ымсындырып, битләре, иреннәре күнелләрне кытыклап тора», диештеләр төрекләр Кайбычны артта калдырып, тыныч кына жәйрәп яткан елгачык янына тактадан ясалган жәйге өй янына килеп туктадылар. Учаклар ягылган, тәмледән- тәмле исләр, һавага күтәрелеп, борынны кытыклап тора Чыннан ла аларны бик зарыгып, дөрес, соңарган өчен әрләргә базмыйча көтәләр икән (Зөфәр әфәнденен хөрмәтле кеше булуына янә бер мисал) Өстәлләр әзерләнеп куелган һәм алар сый-хөрмәт җәһәтеннән әле бозылып җитмәгән аспирант Мисхәткә отыры әгыалән күренделәр Анын күзләре инләп алганы гына кыздырып, телемләп вакланган сыер теле, тутырган тавык, вак-вак итеп кискәләп куелган каклаган каз. ак күмәчкә май өстенә сыланган кызыл, кара уылдыклар, кабыргалары белән туралган сарык ите. һәртөрле салатлар, кабымлыклар Күз камашырлык Вакыт исәпле булганга, мәҗлесне башлап та җибәрделәр Олыраклар берсеннән-берсе уздырырга тырышып тостлар әйткән, әзер нигъмәтләрне капкалаган арада кайнар ризыкларга чират җитте төрлечә әзерләнгән балык, пылау, шулпа, кыздырылган баклажан, тутырма—барысы да даими рәвештә үз тәлинкәләре белән өстәлдә урын ала торды Кабул итүче хуҗа кеше—ак күлмәгенең җиңнәрен терсәккәчә сызганып куйган, кара чалбарлы, шактый таза, әмма килешле гәүдәле, калку яңаклы, кечкенә кара күзле адәм— кунакларны аягүрә басып сыйлады. Берәм-берәм һәммәсенә сүз биреп барды, буш вакытны үзе төрле мәзәк, булган хәлләрне искә алу белән тутырып, кунакларның күңелләрен ләззәтләндерә торды. Пулат бердәмлек, төрки халыклар арасында урнашырга тиешле дуслык, үзара якынлык турында бәян иткәндә тавышын сокландыргыч дәрәжәдә тетерәндереп җибәрә Ышандыру көчен сүз басымнары белән көчәИтә. Торекосетин ана гашыйкмы, әллә саклыймы, күзен алмый утыра, «башкан»ынын илһамланып нотык тота алуына биһуш икәнлеге күренеп тора. Нотыкчылар Сәет Сакмановның үзләре арасында була алмавына кат- кат үкенеч белдерделәр. Пинҗәген салып, чөйгә элеп куеп, үзен хуҗаларча тоткан Зөфәр Робертович төрекләргә һәм кабул итүчегә мөрәҗәгать итеп: —Без Сәет Яруллович белән күптәнге танышлар. Ялга мин дә чыгасын белсә, ул абязательне килгән булыр иде. Чирләп китүе кызганыч, әмма ул үзенә алмашка яшьләрне әзерли икән, аңа сүз бирик Фикер әйттермичә калмаслар дип. Мисхәт күңеленнән ни әйтәсен барлабрак, уйланыбрак утырган иде. Төрек-татар дуслыгы, хуҗаның исәнлеге, табында утыручыларның бәхете, иминлеге турында сүз булды, табигать хозурлыгы, шул гүзәллекне уртаклаша алмаган дуслар, фикердәшләр өчен чәркатәр күтәрелде. Мисхәт әүвәл үзе белән якыннанрак таныштырып үтеп, Алманиядә ни-нәрсә белән шөгыльләнүе турында искәртеп, беренче чиратта, Әлфиясен истә тотып, гүзәллек алиһәләре—хатын-кызлар өчен эчеп куярга тәкъдим кертте Шактый кызмача ирләр күңеленә тост бик хуш килде Зәйтүн күзле, мыексыз төрек осетины коньяк ярата икән, башкалары аракыга өстенлек бирделәр. Төрекләр дә, безнекеләр дә ашыкмыйлар, рәхәтләнеп утыра бирәләр. Мисхәт кенә мондый озын-озак мәҗлесләргә өйрәнмәгән, аңа вакыт бик акрын кыймылдагандай тоела. Берничә сәгатьтән сон урамга чыксалар, дөньяны алыштырып куйганнар, диярсең. Әле генә масаеп утырган кояшны кара сарык көтүедәй берсен-берсе куа килгән болытлар каплаган, күк күз яшьләрен агыза башлаган Әйтерсең лә. яңгыр җебе—күк белән җир арасында арадашчы. Табигатьтәге мондый кинәт үзгәреш Мисхәткә шомлы фал тоелды. Ләкин булачак фаҗигале хәлләрне ул әле күз алдына китерә алмады. Озаклап, кочаклашып, яңакларны ялый-ялый саубуллашканнан соң, кайту ягына юл тоттылар. Өчәү килгән «Уазик»та Мисхәт берүзе булып чыкты. Асфальт, суык тидергән бала борыны кебек, мышык-мышык килеп тора. Шофер егет хуҗалар күрмәгәндә «тамак» йомшартып алган бугай, бик жинел кузгалып китеп, борылмалы асфалтька алып чыгып, җилдертә башлады, күренеп тора: юллар ана таныш, беренче сәяхәте генә түгелдер бу якларга. Ашаудан һәм хәмер тәмләүдән Мисхәт тә изрәп, рәхәтләнеп бара. Ослан тавына күтәрелә башладылар Зәңгәр күккә барып тоташкан Урал, Алып таулары белән ярыша алмаса да, үзенә күрә шактый гына калкулык. Тыныч кына хәрәкәт итәләр. Шул мәлдә «Уазик»та утыручыларга аңлашылмый калган бер вакыйга булып алды. Кинәт килеп чыгып, тау менә башлаган йөк төягән машина кискен туктап калды һәм таудан арты белән аска таба тәгәри башлады. Уазик йөртүчесе берни сизмичә (әллә йокымсырап бара иде инде шунда), омтылышлы алга хәрәкәтен дәвам иттерде. Мисхәтләр машинасы бара-барышка артка шуышкан йөк машинасының торбалар төялгән өлешенә барып керде, «гөрст» иткән тавыш ишетелде, сул яктан алар машинасына тагын берсе килеп бәрелде. Кыен вакытларда адәм баласы бик тиз үзен кулга ала. Мисхәт утырган машинаның йөртүчесе рулен аз гына сулга алырга өлгерде, шуна торба Мисхәт ягындагы тәрәзәне ватып, карак кебек, эчкә керде. Машина астында җир тетрәнеп, биеп алгандай булды. Пыяла чынлавы, тимер шыгырдавы, тавышлар, сүгенүләр ишетелде. Йөртүчеләр, аңга килеп, машиналарын тормозга салып өлгерделәр. Шомлы тынлык урнашты. Мисхәт башына ниндидер каты бер нәрсәнең килеп бәрелгәнен тоеп калды. Күз ачып йомган арала гына анын югалтып алды, кулын күтәреп, битен, мангаен. башын капшады, юеш җылылык тойды Килеп җиткән төрскләрнен шаулашуына, йөртүченең «син исәнме» дип. хәл-әхвәл соравына җавап бирмичә, өстәге көзгегә каралы Анысы ничектер сакланган, урынында з.тенеп тора Отыры куркып китте. Сул күзенен каш өстен, маңгай башланып киткән урынны тимер торбамы, әллә ватылган машина пыяласымы киң итеп ярып төшергән, тиресе әле генә суелып туный башлаган сарыкныкы төсле аска салынып. Әстерхан чикләвеге сыярлык кызыл тишектән бушлык күренеп тора Маңгай сөяге асты бөтенләй буш икән, дигән уи үтте Мисхәтнең башыннан Аннан сон курку хисе, исән калдым дигән шатлык тойгысы, соңрак авырту әрнү килде, башы тимер кыршау кидергәндәй чатнады. Бердә барасы килмәгән иле Нишләмәк кирәк, һәр адәм батасы үз язмыш балдагы аша үтәргә тиеш шул. «Әле ярый үзебезнен егеткә эләккән, төрекләр белән ул-бу була катса, нишләр идек», диештеләр безнекеләр. Матур костюм кигәне, хуҗа дигәннәре, йөртүчене битәрләп атты. —Син. Азат, кая карап барасын. Егетне әрәм итә язгансың бит. — Мин нишли ата идем? Торбатар төягән КамАЗ машинасы тау менгәндә туктап катлы, аннан артка таба шуышып китте. Әлбәттә, бәрелүне үз ягына күчерә ала иде Азат. Йоклап яткан аю кебек кинәт уянып киткән ан үлемнән, физик җәрәхәттән курку хисе машина идарәсен кулында тоткан кешене коткара. Ул иң куркыныч урынга, хәтәр төшкә интуициягә буйсынып, үзенне саклау инстинкты белән янында йә артында утырган кешене китереп тыга. Еш кына машинада утыручылар һәлак була, җәрәхәт ала. ә шофер сау-сатәмәт кала. Бу очрак гомуми чыгармадан искәрмә булмады. Берәүнен дә кем өчендер үләсе килми ләбаса. Шул арада милиция машинасы килеп җитте. Тикшерүләр башланды. Кемдер Мисхәтнен каерылган баш тиресен күтәреберәк сөлге белән тарттырып бәйләп куйды. Канга баткан егетне икенче җннел машинага утыртып. Казанга элдерттеләр Ярасы тирән, куркыныч булмаса да (барыбер баш. ми тирәсе, аяк. сан гына түгел), мәшәкате шактый чыкты. Ял көне булу сәбәпле, хастаханәдә үткән ел гына медицина институтын тәмамлаган хирург кизүдә иде. Мисхәтнен үтенечен искә алып, кашны кырмыйча гына, тирене тегеп, бәйләп куйды Өенә. Әлфиясе янына кайтарып куйдылар Бер «файдасы» тиде, вак-тояк үпкәләр, аңлашулар онытылды Көтелмәгән хәлләр кешеләрне якынайтып, хисләрен тазартып җибәрә. Икенче көнне иртә белән Мисхәт Сәет абыйсына шалтыратып, аны «сөендерде*, егетләнеп кыршау-марлясына кагылган иле. кан китте Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, янәдән хастаханә юлын шомартырга туры килде. Бу юлы тәҗрибәле табиблар, тикшереп, озак кына үзара килешеп, кашынын (күз сакчысының) шактый өлешен тәмсез исләр чыгарганчы көйдереп, яраны юып. тагын әллә ниләр эшләтеп, тегеп куйдылар, өч көн үзләрендә яткырып (яра җитди булган, яшьлек белән сизелмәгән), өенә кайтарып җибәрделәр Телефоннан хәлен белешкәләп. берәр ярдәм, дару-мазар кирәкмиме, дип сорашып торган Сәет абыйсы хастаханәдән чыккан көнне үк өйләренә килеп җитте. Борчылганы, үзен гаепле сизгәне йөзеннән, кирәгеннән артык шат күңелле булырга тырышуыннан сизелеп тора, һәлакәткә китергән бәрелеш Сакманов өчен табышмак, башкатыргыч бер нәрсә булды. Ат ачуын тәртәдән алдылар. Мисхәт башка кеше өчен әзерләнгән низагка эләктеме, әлле очраклы хәлме? Узган болытны тотып булмаса да. бәрелеш чыганакларын, сәбәпләрен, катнашучыларын эзләп карыйсы булыр. —Син. Мисхәт. минем өчен казылган базга төштең, рәнҗемә инде Мин бу дөньяда шактый яшәп, төрле даирәләрнең ничек сулаганын аңлап, бары бер нәрсәдән—кешенен рәнҗүеннән, кемне булса да нахакка үпкәләтүдән генә куркам. Мисхәт. кулларын болгый-болгый. килешмәвен белдерергә ашыкты __ —Что сез. Сәет абый, сезнен бер гаебегез юк. Бу бәла. Оренбур төрмәсе кебек үк. минем язмышка тамгалап куелган булган инде. Нишләмәк кирәк Адәм эшләр, язмыш көләр, диләр бит Әгәр шул хәлләр буласын алдан белсәм дә. Сезнен урынга үзем китәр идем. —Эчендә үпкә калмаса ярар Син дөньяның ач ысын-төчесен аркылыга, буйга йөзеп татыдын. Үзең әйткәнне дә күрдең, менә монысы да. Хәзер син уттан чыгып, суга сикергән, шунын өстенә грамоталы егет. Үзеңнән түбәнгә карап шөкер итеп, югарыга карап фикер алып, халкыңа хезмәт ит! Татарның чын тарихын язарга алын, азатлыгы өчен көрәш. Без булдыра алмаганны сезнен буын, һәртөрле коммунистик агулардан азат кавем тормышка ашырырга, курыкмыйча, әйтик, яһүдләр, Балтика буе халыклары кебек цивилизацияле юл белән көрәшергә өйрәнегез.. Күп сүз—чүп сүз дип еш кабатлаган, озын-озак сөйләүчеләрне яратмаган Сәет кызып китеп, шактый вакыт алган нотык тотып ташлады. Ослан тавындагы машиналар бәрелешенең, булырга тиеш һәлакәтнең күптәннән уйланылган бер гамәл икәнен ял итәргә яна костюмын киеп чыккан Зөфәр Робертович, торбалар төягән машинасы белән тау битендә көтеп торучы киллер-шофер һәм тагын берничә кеше генә белә иде Ак эт бәласе кара эткә эләкте. Әмма анысы инде дәүләт кешеләре өчен вак-төяк йомычка иде —Ниндидер гажәеп бәрелеш, һич анлыи алмыйм,— дип мыгырданды Сәет, сөйләп аргач, янәдән шул темага кайтып. —Нәрсәсе аңлашылмасын, оештырылган. Машинада сез булырсыз, сездән котылырбыз дип уйлаганнар —Кемнәр0 —Сүзе Сәетнен авызыннан читлектән качкан кош кебек очып чыкты. —Анысын мин әйтә алмыйм,—диде Мисхәт, маңгаен кыршауга алган марлясын сыйпап —Сез яхшырак сизенә торгансыздыр? Мин бит инде елга якын сездән аерылып тордым, кем белән нәрсә бүлешкәнегездән хәбәрдар түгел Вильсур Садыков биреште бугай. Сезнен белән ярыша алмый. Ваһапов юк. Башорин утыра. —Без белмәгән көчләрнең нәрсәдер оештыруы мөмкин бит әле. —Аз гына искә төште: торбалар төягән машина юлдан аз гына читтәрәк басып тора иде. Безнен жинел машиналар күренгәч, кузгалып китте. Бик ачык әйтә алмыйм, янгыр иде. —Ничек кенә булмасын, Мисхәт, мине коткардың. Мәнгегә сезгә бурычлы ди торган иден. Бурычыңны түләдек,—диде Сәет, аягына басып. .Ашыга иде бугай. Бу вакыйга ана авыр тәэсир итте, эш бүлмәсенә кайтып, бик озак уйланып, башын тотып утырды. Шкафтан үрелеп ак матур шешәне алды, стаканга тутырып аракы салды һәм сыекчага бик озак карап торды. Шуны эчеп куйсаң, янына бер-икене өстәсән. тормыш ничек жинеләеп китәр иде. Үткәннәрне искә аласын, ташлап киткән якыннарыңны сагынып, бер-ике тамчы яшь агызып куясың һәм әшәке дөньяны, начар кешеләрне эттән алып эткә саласын Карале, син аны, шайтаннарны, тәмам китереп кыстылар. Сарык урларга кереп, абзардан төрле яктан кораллы аучылар белән чолгап алынган бүре хәлендә калды түгелме сон Сәет абзагыз? Каты муенлы ерткыч булып улыйсы гына Гаяровы Ваһаповларны үтерүдә гаепли, икенчесе депутатлыкка дәгъва итүдән баш тартырга димли, өченчесе налогларыңны дөрес түләмәгәнсең ди, дүртенчесе авария оештыра. Хәер, соңгысы шул каһәр депутатлык белән бәйледер әле . Фәридә бик сәер юкка чыкты. Суга төшкән балта кебек. Юк, аракы гына җиңмәс анын хәсрәтләрен. Аттан төшеп, жәяүгә калуын бар. Ә хәзер Мисхәткә ярдәм итәргә, йомгакның очын эзләп карарга кирәк! Эзсез җинаять булмый.. 21 Б ерничә ел элек кенә үзен замана кендеге, Сакмановнын житди көндәше санап йөргән, шул уеннан ак болытка таянгандай гына булса да күңеленә таяныч тапкан, элеккеге комсомол узаманы Вильсур Садыков төрмә бусагасын атлап кергән һәм шунда «төпләнгән» дигән хәбәр бөтенләй үк чи ялган булмаса да, тулы дөреслекне чагылдырмый иде. Налог инспекциясе хезмәткәрен үтерүне оештырган дип. кат-кат хөкем оешмасына чакырып «риясыз* егетнен тенкәсенә тигәннәр, хәтта берничә көн үзләрендә тотканнар Әмма «җитди* мәктәп үткән кешене чыбык-чабык кебек җинел генә сындырып булмаган, «ялган каһарманлыкны үз остенә ата атмыйм*, лип. Вильсур сүзендә тимердән нык торган һәм аны. «кирәк булсагыз чакыртырбыз», дип чыгарып җибәргәннәр Ялгыш хәбәре очен Сәет шымчысын чакырып әрләде. -Мин сезгә жил шәүләсеннән, батачак хатирәләреннән килгән гайбәт өчен түлимме әллә, егетләр,—дип. күңелендәге кара юшкын коелганчы, яшькелт күзле, таза мускуллы, бөдрә чәчле шымчысын туйганчы сүз белән камчылады —Ялгышрак хәбәр булган шул. шеф. гафу итегез Әмма анык төрмәгә милиционер ярдәме белән кереп киткәнен үзем күрдем,—диде шымчы, күзләрен март аенда туйга әзерләнгән ата мәчедәй уйнатып, иреннәрен кысып — Икенче хәбәргә инде тулысынча ышанып була. Төрмәгә пропискага керә атмаса да. ишетүемчә, белүемчә, анын эшләре бик хөрти. Сез аны җитди конкурентларыгыз исемлегеннән сызып ук ташлагыз, шеф. Егет сәрвәренен дәртле көлүеннән сискәнеп китте. — Нигә көләсез0—дип сорарга җөрьәт итге шымчы —Минем аны беркайчан да җитди көндәшем дип санаганым булмады. Исемлектән сызылу өчен анда керергә кирәк, егетем.—дип. сүз тәмамланганга ишарә ясап, егеткә кискен рәвештә кулын сузды һәм өстәп куюны кирәк тапты: —Мин Садыковнын икътисадта, сәясәттә, базар бүленешендә җитди кеше булганын хәтерләмим Салпы колагына шул хәбәрне салып куй әле. Инде ишек янына килеп җиткәч, таза егет кыска бармакларын, җавап эзләгәндәй, чәч көлтәсенә батырып, мыгырданды — Мин килешәм, шеф! Сәетнен яраннары алдында балаларча кәпсрәсп. хыял белән чынбарлык кисешкән датага чыгып керергә хакы бар иле. Сонгы айларда шәхси си земләүне фәнни нигезгә куеп эш итү юлына басарга, очраклы, стихиячел алыш-бирештөн баш тартып, эшен фәнни нигезгә куярга тырышты. Әлбәттә, кулында бюджет акчасы булмаганда, бизнесны киң күләмдә һәм гыныч алып бару кыен шөгыль. Анархия һәм законсызлык чорына бер чик куеласын аңлап, акрынлап идән асты бизнесыннан баш тартып, рәсмирәк эш —импорт-экспорт белән шөгыльләнүгә өстенлек бирә башлады. Ширкәткә югары ки мәлле икътисадчылар. юристлар, хисапчылар алды Беришесен бик югары түләү белән дәүләт структураларыннан чакырды (кая нәрсә ятканны, кемгә ничек бүләсен беләләр), файдалы, кирәкле, информацияле урында утырганнарын ярты ставкага алды (төп эшенләгедән ике-өч тапкыр артыграк түләп) Һәр тиен табышны раслаган кәгазь булырга тиеш, налогларны вакытында түләргә дигән фикергә килде. Ярдәм акцияләрендә катнашты, берничә балалар бакчасына, элеккечә мәчеткә ярдәм итте. Баюнын ин туры юлы—бюджет акчасына оешкан берәр (|юндны кулга төшерү әйтик белем фонды, иҗтимагый страховка фонды, эшсезләр белән шөгыльләнү фонды.. Алар бит хөкүмәтне, халыкны тәмам оятсыз рәвештә, көпә-көндез, күрәләтә, кычкыртып, атланып талыйлар. Ләкин андый отышлы, төшемле структураларга үтеп керү җиңел түгел иде Депутатлыкка дәгъва мәсьәләсендә хөкүмәт белән бәхәскә кергән адәм буларак, тиешле кешеләр анын арба көпчәгенә аркылы күсәкне тыгып кына торалар. Әмма төп мәсьәләдә аны тумыштан килгән сиземләве атламады, тормыш тәҗрибәсе таяныч булды. Янгырдан сон дәррәү күтәрелгән гөмбәләр кебек үсеп чыккан, акча салучыларга атгын таулар вәгъдә иткән шәхси банкларга, маңгаена хөкүмәтнеке дип язылганнарына да ышанмады, акчасын салмады Капкан саен калжа булмас, бар булганын эшкә, әйләнешкә кертергә, һичь- югында йорт, кибет ише әйберләр сатып алырга тырышты Анын эзлекле рәвештә алып барган ошбу сәясәте акланды. Тиз генә череп баерга омтылган, үзен ифрат акыллы га санаган Вильсур Салыков. серле банкларнын рәшә төсле вәгъдәләренә ышанып, зур процентлар турында хыялланып, агачы киселгән гөп башына утыра, бар булган акчасын, хәтта кибетләрен сатып, шуларга илтеп бирә Бер хата икенчесен тартып чыгара, якын санап йөргән дустыннан (тегесе Израильгә китәргә ашыга) кәрәзле телефон ширкәтен сатып ала. Әлеге элемтә челтәре але эшли башламаган, Америкадан җиһазлар кайтырга тиеш, алары өчен җиде миллион түлисе бар икән. Арадашчы булып шактый олы түрә катнаша. Шуларга тәмам ышанып. Вильсур тиешле саманнарын күчерә. Җиһазлар килеп тошә. әмма алар бик искергән, гамәлгә яраксыз, үзләрендә күптәннән чүплеккә чыгарып ташланган әйберләр булып чыгалар. Эш узгач, Садыков элеккеге яһүди дусты һәм олы түрәкәй белән ахмак тәкә кебек сөзешеп карый, нәтиҗә Вильсур файдасына бетми. Төп гаепленең инде эзеннән җилләр искән, олы кәнәфи хуҗасы, аның уенча, юкка ысылдап, гайбәт таратып йөри дип. Садыков ширкәтен тикшерүгә милиция, прокуратура кешеләрен, иң явыз тикшерүчеләрен җибәрә. тырган фәрештә яхшылыкларны язып барса, ул күнелгә төшеп, жанла канәгатьлек хисе тудырырга тиеш тә бит Ни өчен шулай, әни әйтмешли, эч поша икән0 Коз сагышы, үпкә-әрнүле нәфислеге күнелне шулай уйнатамы? Тәнгә-жанга ннгән үкенечле хәсрәтнең, моңсулыкның сәбәбен каян эзләргә, кемгә зарланырга0 Ышанмаслар, артык тук тормыштан шулай чытлыклана, ни кыланганын белми, диярләр Куе томан кебек бөтен барлыгын биләгән монсу хисе белән булышкан арада Әнисәсе, ятагыннан торып, әтәч кикригедәй чуар халатын киеп алып Сәетнсн янына ук килеп баскан Ирнең билгесез хәсрәтле лоньясы яктырып киткәндәй булды Кочаклашып аш-су бүлмәсенә кереп, бергазәп солы боткасы пешереп, умырзая чәчәге салынган чәй эчеп алгач, бер яшьлек уллары Искәндәрне уятмыйк дип. сүз куешкандай, шыпырт кына (пышылдашып сөйләшүнең кешеләрне рухи якынлаштыра торган эчке сере, мәгънәсе бар), бик озаклап гәпләшеп утырдылар Искәндәр үзенә игътибар таләп итеп, тавышын чыгарып куйды. Әннәсе улы янына йөгерде. •Игелек» сәрвәре тәмам киенеп беткәч, озын күн плащын ун кулына аркылы салып, малаенын кечкенә агач караватына иелде, янына әгисе дә килгәч, бала тынычланды, әтисенең сузылган бармагын кулына алды Сәет озак итеп мәҗүси садалсккә карап торды, иреннәрен йомшак, назлы, гөнаһсыз биткә тидерде Улынын үбелгән янаганнан бөтен тәненә кодрәт, коч иңгәндәй, әле генә үзен биләгән билгесез хәсрәтен алып ташлагандай булды. Искәндәрсн үстереп, эшкә өйрәтеп, файдалы һөнәр биреп калдырырга үзенә насыйп булсын иде. дигән сихри хыял кан тамырларын сулкылдатып, кичереш-тирбәлешләрен күңелдә калдырып узды. Дөрес, ул байлыгының төп өлешен улы белән хатыны исеменә яздырды. Дөньяныкын белеп булмый, бүген бар. иртәгә юк дигәндәй Бәхетне байлыкта гына дип уйлап, күпләр ялгыша булыр Мал бәхеткә тарунын бер баскычы гына, ин мөһиме лә түгелдер әле Күнелен биләгән танып-анлап бетермәслек эчке моңсулыгын басарга, юшкынны уртаклашырга, якын кешесе белән бүлешергә теләгәндәй, хатынын кочагында гадәттәгедән озаграк тотты, сөйгәненен дымлы, җылы иреннәреннән үбү-җанын тырнаган билгесез борчылудан котылырга, арынырга ярдәм иткәндәй булды. Үз-үзенә хисап бирмичә, беренче тапкыр хатынына •Фәрештәм*, дип эндәште. Ширкәте янына барып туктап, машинасыннан төшүгә, анын күзенә шул тирәдә сәгать теле кебек арлы-бирле йөренгән погонлы кеше чалынды. Олы гәүдәле, нәселле борынлы, төсе-кыяфәтс белән үк үзенә ихтирам уятырлык милиция өлкән лейтенанты җитез генә Сәет янына килеп басты, ун кулын фуражкасына тидереп алып, фамилиясен атады —Сакманов сез буласызмы0 Мин күптәннән Сезне көтәм. -Мин берәүне дә чакырмаган идем, килгәнсез икән, рәхим итегез. Шул мизгелдә үк башына төрле уйлар килде «Үткен пәке өстеннән йөргән кеше ялгышмыйча булмый, берәр хата җибәргәнмендер». Тыштан сиздермәскә тырышса да. Сәет йорәгенен гадәттәгедән ешрак тибеп, сулкылдап алганын тойды. Хөкем оешмалары вәкилләре беркайчан да сөенеч белән эзләп килмиләр Нәселле борынлы иптәш хәбәрен әйтергә ашыкмады, бүлмәгә кереп, як-якка каранып, фуражкасын күрше урындыкка куеп, жайлап утыргач кына китүенең серен ачты Хәбәре Сәеткә куркыныч янарлык булмаса да, күнелсез бер хәл уңаеннан пәида булган икән «Игелек* ширкәте базаларының берсендә йөк төяү-че булып эшләгән Азамат Кадерметов дигән егерме биш яшьлек ир. тугызынчы каттан сикереп төшеп, вафат булган. Бәлки, сикерергә «ярдәм* иткәннәрдер Астарак яшәүче бер иптәшендә кунакта булган, өскэрәк менеп, шуннан егылган. Үзе кылган үкенмәс, дип дәвам итте сүзен милиция әһеле, әмма сәбәбен, максатын, кемнәр белән аралашканын ачыклыйсы булыр. Хөкем оешмалары халкының гадәтен Сәет ишетеп кенә белми. Төпченеп, бу эшкә катнашы мөмкин булган барча кешеләрне йөреп чыгып, тикшерүне җиренә җиткердек дигән нәтиҗә чыгару өчен бик күп кәгазь тутыру, протоколларга куллар куйдыру мәҗбүри фал Фуражкалы рәсми кешене чыннан да күп нәрсә кызыксындыра икән. Азамат Кадерметовны Сакманов хәтерлиме, нинди бәя бирә ала. хезмәт хакы күпме булган? Яхшы эшче саналганмы, психикасында читкә тайпылулар сизелмәгәнме, дуслары, дошманнары бар идеме, сәер гадәтләре сизелмәдеме һ.б. Погонлы иптәш сорауларны бирә торды, кәгазьләрне—эш нәтиҗәләрен—тутыра барды. —Минем фирмада хезмәт итүчеләрнең барысы белән яхшы таныш түгелмен Бигрәк тә дуслары, дошманнары турында хәбәрдарлыгым юк. Кддерметов белән эшкә алганда сөйләшеп, сорашып, киңәшләр биреп утырганны хәтерлим. Башка берни өсти алмыйм,—диде Сакманов һәм ярым шаярып, ярым җитди итеп өстәде. —Еракта калган вакытны, милициядә эшләгән тәҗрибәне исәпкә алып, шундый киңәш бирә алам: этәргеч нокта итеп хатын-кызны алыгыз. Ул халыкның катнашы булмый калмас! Милиционер таңга калып, берни аңламыйча: —Алар ташламагандыр бит. Таза егет күренә, гәүдәсенә караганда. Ошбу һөнәр кешеләренең—кайберсенең юморны анлау, гомуми үсеш дәрәҗәсен яхшы белгән Сәет мондый садә, хәтта мәжүси беркатлылыкка исе китмичә, аңлатуын дәвам итә. —Кеше уңышсыз мәхәббәт аркасында үзенә кул салырга мөмкин. «Яратсаң, сикер», дип әйткәндер, бәлки, бер озын чәчлесе. Газраил маңгаена салкын кулын тиктомалдан гына тидермәгәндер,—диде Сәет, эш өстәле янына үтеп. Милиционер, берни аңламагач, торды да, кулын селтәп, кинәт җитди карарга килеп, кадрлар бүлегенә юл алды. Сакмановнын күләмле ялтыравык өстәлендә кәгазьләр җыештырылган, факс кәгазе генә хуҗа булып кукраеп ята. Ашыгыч хатларны, телеграммаларны шулай куярга өйрәткән иде Сәет кызларын. Чишенеп тормыйча, шул кәгазьгә барып кадалды. Сүз. кем өчендер мәгънәсез, мәгәр аңа бик мөһим «Түгәрәк кырга» килгән берничә мен тонна бензин турында бара икән. Түләү хакындагы белешмә килеп җитмәгән, шуңа күрә ягулык ташучы машиналарыгызны буш җибәрәбез, диелгән иде. Ошбу бензин отыры хаҗәт һәм ул Уфадан бартер буенча китертелгән иде. Сәет инде байтактан сөйләшенгән нефть ширкәтенә бер партия җинел машина озаткан иде. Килешүнең ике як раслаган төп нөсхәсе үзендә, шуны күрсәтү лязим, Чаллы ягында күрәсе кешеләре күп, үзенә җилләнеп кайтмый булмас. «Бүрене аяклар туйдырса, безне көпчәкләр ашата, яшәтә»,—дип өстәп, үзалдына көлемсерәп куйды. Тәэминат бүлегеннән берәрсен җибәрсән, бутап кына кайтыр. Арбанын алды кайдан барса, арты шуннан барыр. Өч сәгатьтән тиешле мәгълүматлар сезгә килеп җитәр, дип факс белән җавап бирде, йөртүчесенә әзерләнергә кушып, өенә шалтыратты. —Әнисәкәй, мин Чаллы тарафларына чыгып керәм. Дуслар мине сагынып, көзге яфраклардай саргаеп беткәннәрдер анда. Югалтма! Бер җитди эш килеп чыкты, кайткач, барысын бәйнә-бәйнә сөйләрмен. -Үзен йөрмәсән булмыймы әллә, Сәет. Күнелем бер дә тыныч түгел. Беркая җибәрәсем килми,—диде ханым үзенен матур, ачык, аһәңле тавышы илә. Ярата иде Сәет Әнисәнең җанга ял бирә алырдай ягымлы, саф күнелдән чыгуы белән сихерли торган тавышын. Тагын сөйләштерер иде, сагыз чәйнәп торырлык вакыты юк. —Борчылма, бүген соңарыбрак булса да кайтып җитәрмен. —Бик сонга калсан, туганнарыңда гына кунып кайт. Төнлә йөрмә, дөньясы тынгысыз. „ ___Ләззәткә чумып тыныч яшәү, Әнисәкәем, минем күптәнге тормышка ашмас хыялым,-дип өстәде Сәет һәм трубканы куйды. Озаграк сөйләшәсе булган, үземне кырысрак тоттым бугай дигән үкенечле, монсу хис аны юл буена ташламады. „ „ Янәдән танып-анлап, бәяләп, исемен атап булмастай тойгы күнелен тырнап азаплады, шоферы белән сөйләшеп барасы, хәтта җыр тынлыйсы да килмәде Дөрес, өр-яна БМВ арбасы Сәетне бик тиз әүвәл Чаллыга, аннан «Түгәрәк кыр»га китереп җиткерде. Өлгерә алып, көчен-җегәрен җитеп, мәсьәләне үзен күтәреп барсан. һәр нәрсә тиз хат ителә. Аклашуга ярты сәгать тә узмады. Сакманов ширкәте машиналары Уфа ягулыгын агыза ук башладылар Казаннан чыгуга. Сәет кәрәхле телефоныннан Чатлыдагы дусларына, туганнарына үзе турында хәбәр сатып куйган иде Гатарның икенче башкаласында жия Сакмановка гел уңай яктан исеп торды: дусларын, пединститутта эшләүче туганын күрде Үз шөгыльләре белән чапкан арала аркалашлары патшатар кызыгырлык әгъла өстат әзерләп куйганнар бер шәхси ресторанда Матур итеп көмеш кашык, чәнечкеләр, бәллүр савытлар белән бизәлгән өстәлдә жанын теләгән ризыкны табып булырлык: кара, кызыл уылдык, семга, палтус, укбаш, чөгә, жәсн кебек балыклар, төрледән-төрле салатлар дисеңме, кайнар ризыклар берсен-берсе алыштырып тора. Эчен пошса, төрле кыйтгалардан килгән чикләвек төшен кыштырдатып утыр Кичкегә ялганып киткән төшке ашны төрле эчемлекләр бизәделәр. Сәетнен жанын барыбер ниндидер билгесез корт кимерә, гадәтенчә, дуслар белән күрешкәндә булганча, онытылып китә атмый. Сәет, бик тырышып булса да. шаярткандай итте: —Егетләр, сезнең исәнлеккә шәраб, ә үземнекенә—валидол эчәм. Малай йөткереп тора иде. шуңа борчыла торганмындыр, дип үзен тынычландырып карады Көзенә кереп барганда туган бала бик кадерле була икән. Чатлыда кунып китәргә кыстауга, кызлар алып киләбез дигән ымсындыруларга бирешмичә, юлга чыгарга ниятләде. Дәррәү кубып кузгалдылар. Кичке якта Чатлы-Казан юлларында йөрүе асатрак. авыр машиналар төнлә чыкмаска тырышалар Сәет гөнаһсыз яшьлек хатирәләренә бирелеп, йокымсырап алып, өч сәгать узганны сизми дә калды. Сәгать унберләр тирәсендә өс янында төшеп катлы, машина йөртүчесе белән сакчысын кайтарып җибәргәч, һава сулаган булып, баскыч төбендә таптанып алды. Тышкы тимер ишекне ачу саннарын жыя башлагач, ни өчендер ун ягына борылып карады, бакчадагы кечкенә куаклар арасыннан бер кара шәүләнең күтәрелүен, аның кешегә әверелүен күреп алды Тимер ишекне ачып өлгерә алмадымы, кызыксынуы жиндеме. Сәет урынында катып калды. Колаклары «кара шәүләнең* сүхтәрен кабул итте. —Ашыкма. Сәет Яруллович! Кулларыңны күтәр! Сәет, кырт борылып, ни өчендер ике баскычка аска төште һәм тавыш биргән адәми затка күз салды Кем булыр ул? Кулында пистолет. Акча-мазар кирәк булса, рәхим итсен, янында булганын чыгарып бирер. Тавыш иясе, ялт итеп, баскыч өстснә сикереп менеп, тимер ишеккә арты белән басты. —Бу мин. Сез ничә еллар мыскыл итеп. Жирән дип. кешегә санамый йөргән адәм булам. Сине эзләп килдем, көчкә таптым,—дип. әче итеп көлле. Гадәттә пинжәк кесәсендә кечкенә браунинг, һич югында пычак йөртә иде Бүген янында бертөрле коралы юк, барсы да машинада калды. — Исәнме, сина миннән ни кирәк'.’ Мин сине рәнҗетмәдем кебек, киресенчә булса кирәк, дус итеп санадым,—диде Сәет, көтелмәгән очрашудан югалып калып һәм үзен саклау инстинкты уянып, бу кораллы ямансызга каршы нәрсә кылу мөмкинлеге турында уйланып. —Нәрсә ул киресенчә? Дуслыгың нидән гыйбарәт булды инде? Җирәннең нәфрәт катнаш ачу хисе бөтен барлыгын биләгәне, үзен чакчак тыеп тора алганы теш арасыннан сыгып чыгарылган кыска җөмләләреннән үк сизелеп тора. —Син мине якын дусларымнан мәхрүм иттең Фәридәне алып киттен. Кая ул хәзер? —Фәридәне оныт Ул инде оҗмах кошы Наркотикны артыграк кабул итеп, теге дөньяга китте. Синен аркада... —Минем гаеп нәрсәдә? —Сәет Сәет., дип җанымны корытты. Мине кешегә санамады. Теге дөньяда да сине сагына торгандыр. Тилмереп ятмасын. Син дә шунда олак!— дип. Жирән ямьсез итеп көлде һәм дәвам итте.—Атна буе саклыйм Теге вакытта, күл янында, барыбыздан хәйләкәррәк булдың. Исән калдын... —Тукта але. ашыкма, мине үтереп сина ни файда Шартларыңны әйт! Исән килеш кирәгем күбрәк чыгар,—дип. Сәет Жирәнне сөйләшүләр- сатулашулар түгәрәгенә тартып керергә тырышты —Минем адресны каян белдек? Ничек эзләп таптың? —Синең элеккеге кондәшең Вильсур Садыков кая торганыңны күрсәтте. Әлбәттә, бушлай тегел. Шактый түләргә туры килде үләткә. — Ничек инде ул? Булмас Мин аңа шулчаклы ярдәм итгем. Хәерчелек базыннан тартып чыгардым Ит яхшылык, көт явызлык икән. —Анадан бокре туганны кабер генә төзәтер. — ди торган идең үзен. Минем шарт, дидең. Менә моны шартлату.—дип. Жирән чакманы тартты. Сәет чайкалып атса да. табигый тазалыгы белән, егылмый урынында калды, баскычтан җиргә төште. Тонык кына икенче шартлау яңгырады. «Игелек» ширкәте сәрвәре бу дөньяда соңгы адымын ясады һәм салынып төшкән сул кулы өстенә ауды Жирән көпшәсеннән төтен чыгып торган алтатарын бил каешына кыстырып, җирдә сузылып яткан гәүдә янына салмак кына атлап килде, бөгелеп корбанының кесәләрен актара башлады, сул як күкрәк кесәсеннән канга манчылган кечкенә акча букчасын, тагын ниләрдер алды. Чүгәләп башка кесәләрен капшый башлады. Беренче шартлау вакытында ачылган тимер ишектән уртача буйлы, җитез гәүдә атылып чыкты, як-ягына каранды һәм нәрсә булганны тиз генә чамалап, йөгерә-атлый барып җитеп, чүгәләп торган гәүдәнең аркасына, йөрәк турысына пычак кадады. Сәет кесәсеннән алган әйберләре кулыннан төшеп китсә дә. Жирән торып басарга, үзенә һөҗүм иткән кешегә борылып карарга маташты. Сакмановның элеккеге шоферы, замана егете Замирны таныдымы, юкмы, әйтүе кыен, алдагы мизгелдә канга баткан Жирән җиргә тезләнде, аннан үзенең корбаны янына сузылып ятты . Сәетнең ин тугрылыклы яшь дусларыннан, дәвамчыларын нан берсе Замир өйдә. Искәндәр белән уйнап, элеккеге хуҗасын көтеп утыра да. кайтмавы булды инде, кунарга уйлагандыр дип. кайтырга чыга, тышкы ишеккә җиткәч, тавышлар ишетә. Сакмановны таный, аңа куркыныч янаганны сизеп, үткен пычагын күн курткасы астына, бил каешына тагылган кынысыннан чыгара- чыгара. ишекне ача. гәүдәсен урамга ташлый. Жирән кабахәтнең эшен бетереп, корбанын талау белән шөгыльләнгәнен шәйли. Замир бар ачуын кулындагы пычакка күчерә. Җирәннең үле гәүдәсен әле генә ул качып яткан битараф куаклыклар арасына илтеп ташлый. Сәет Сакмановның шактый авыр гәүдәсен әүвәл тепәренә куеп, кулына ала. кыен вакытларда адәм баласына килә торган дуамал көч белән күтәреп, аны исән-имин килеш кайтуын көтеп утырган сөекле гаиләсе янына алып менеп китә... Сирәк болытлар аша шадра күренгән ай җир балаларының кыланышларына исе-акылы китеп, күктә йөзүен дәвам итә. Айга ни. ул—мәңгелек, ә нәзберек күбәләктәй адәм балаларына гомер бер генә бирелә, азгынланып, явызланып, гөнаһлы пычракка батып, шул кыска тормышларын матур итеп уздыра да белмиләр. Адәм телен белсә, ай киңәшләрен бирер иде дә. нурга коендырудан үзгә һөнәре юк шул анын. 1999. 2001-2002.