ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ЯДКЯРЕ
зган 2002 елнын ахырында Мажарстаннын (Венгрия) Сегед шәһәрендә Урал-Алтай фәнни берләшмәсе нәшриятында (Зшсһа ига1о— аһазса) әдәби телебезнен кыйммәтле ялкярләреннән берсе—XVII йоз истәлеге “Дәфтәр-и Чынгыз-намә" әсәре аерым китап булып басылып чыкты Хәзерге заман тел-әдәбият фәненең югары таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән бу басма академик Миркасыйм Госманов һәм мажар галимәсс. фәннәр докторы Мария Иванич тарафыннан хәзерләнгән. Яхшы полиграфик сыйфатта башкарылган басма, китап өчен зарур алман телендәге махсус кереш мәкаләләреннән тыш. төп өч бүлектән тора алар сакланып калган төрле кулъязмалар һәм бер басма нигезендә эшләнеп, төгәл бирелгән тәнкыйди, ягъни критик текстмын латин графикасындагы академик транскрипциясеннән. анын татарча-алманча сүзлеге һәм Петербургның Көнчыгышны өйрәнү институтында саклана торган өч ин сыйфатлы кулъязманың фотокүчер- маләреннән (факснмилссеннән) гыйбарәт. Истәлекнен тарихын яктырта торган кереш мәкалә әлеге әсәрне беренче- ләрдән булып махсус өйрәнгән М. Гос- манов тарафыннан язылган. Кулъязмаларны» үзенчәлекләре, ядкярнен тел сыйфатлары хакындагы белешмәләрне М Иванич эшләгән. Хезмәтнен икенче өлеше аерым тәкъдир итүгә лаек. Анда беренче мәртәбә шактый күләмле язма истәлекнен тулы һәм тогәл сүзлеге төзелгән; һәр сүзнең алманчага тәржемәсе белән бергә, ул сүзгә татарча тексттан мәгънәләр ача торган иллюстрацияләр сыйфатында жөмләләр. гыйбарәләр китерелгән. Бу искитәрлек күп хезмәт, белем сорый торган гаять катлаулы, әмма бик тә кирәкле эш. Татартелетарихыһәмәдәбиятфәнебез өчен кыйммәтле булган истәлекнең нәкъ менә Мажарстанда басылып чыгу ы һич тә очраклы хәл түгел Мажарстанда төрки телләрне һәм. гомумән. Көнчыгышны өйрәнүнең күп гасырларга сузылган бай традицияле фәнни мәктәбе бар. Филология тарихында торки телләрне. шул исәптән татар телен дә өйрәнүгә зур өлеш керткән мажар галимнәре арасында хезмәтләре һәм исемнәре аеруча тәкъдир ителә торган галимнәрдән Габор Балинтны. Армин Вамбсрины. Геза Куунны. Бернат Мункачины, Золтан Гомбоцны. Игнач Куношны, Лайош Лигетины Янош Экманны, Тибор Һалаши-Куунны. Жуила Неметны, Жужа Какукны атарга мөмкин. Соңгырак чорда татар галимнәре белән турыдан-туры хезмәттәшлек иткән күренекле мажар галимнәре арасында борынгы болгар теле белгече Андраш Рона-Ташны. тарихчы Иштван Ваша- рины. филологлардан Мария Иваничны, Клара Адягашины, Арпад Бертаны, Йожеф Тормаларны атап китәргә кирәк Бу урында шуны да өстәп әйтү зарур язмабызда сүз бара торган истәлекнен дөньяга чыгуы ул КДУда күп еллар дәвамында М Госманов җитәкләгән (үзе үк нигезләгән) тагар халкы тарихы кафедрасы белән Сегед университетында академик А Рона-Таш оештырган алтаистика кафедрасы араларында 80 еллардан бирле дәвам итеп килә торган хезмәттәшлекнең нәтиҗәседер. (Татар халкы тарихы кафедрасының халыкара хезмәттәшлеге, анын нәтиҗәләре хакында алга таба да сүз булыр әле.) XVII йөз ахырында исеме билгесез. ягъни аноним автор тарафыннан язылган "Дәфтәр-и Чынгыз-намә" әсәре әдәби-тарихи чыганак буларак та, тел җәһәтеннән дә гаять кызыклы һәм кыйммәтле язма ядкяр ул. Әмма XVIII— XIX йозләрдә үк татар халкы арасында күчермәләре кин таралуына. Октябрь борылышына чаклы тулы тексты оригиналда бер тапкыр басылып та чыккан булуына карамастан, соңгы вакытларга кадәр бу язма истәлекнең ныклы фәнни әйләнешкә кереп китә алганы юк иде әле Моңа, ихтимал, әсәр исемендә Чыңгыз сүзе кулланылуы, ә бу шәхескә карата бездә гел тискәре мөнәсәбәт тәрбияләнүе сәбәпче булгандыр Турыдан-туры төркиләр һәм монгол яулары, татар ханлыклары тарихына бәйле, һәм чыганагы белән тагын да борынгырак язмаларга барып тоташа торган әсәрне икенчерәк рәвештә “Дастаннар мәҗмугасы" (Дастаннар җыелмасы) дип йөртү дә шуна ишарәли Һәм чыннан да. алты бүлектән торган бу җыентыкта, нигездә, тарихи шәхесләр исеме белән бәйле рәвештә түбәндәге хикәят-дастан- нар тупланган: I бүлек: Чыңгыз хан нәселе турында дастан (Фасл фи бәя ни нәсли Чыңгыз хан): II бүлек: Аксак Тимер турында дастан (Фасл фи бәяни дастан и Аксак Тимер); III бүлек: Гайсә улы Амәт турында дастан (Фасл фи бәяни дастан и Гайса углы Амәт); IV бүлек: Идегәй бәк дастаны (Фасл фи бәяни дастани Идигә бәк); V бүлек: Булган урыннар һәм яшәгән җирләр турында дастан (Фасл фи бәяни әл-мөҗатис вә-әлмәкян); VI бүлек: Тарих турында дастан (Фасл фи бәяни дастани фн-т-тарих) Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, бу дастаннарда мәгълүм тарихи шәхесләргә кагылышлы узгандагы чынбарлыкка туры килә торган вакыйгалар үзенчәлекле рәвештә халык авыз иҗаты әсәрләре—риваятьләр белән үрелеп тасвирланган Аерым бүлекләр исә. мәсәлән, Гайсә улы Амәт турындагы дастан үзенен мавыктыргыч сюжеты һәм сән- гатьчәлеге белән аерата игътибарга лаек истәлекләрдән исәпләнә. Тарихи чыганак һәм үзенчәлекле ярым фольклор, ярым әдәби әсәр булудан тыш. әлеге әсәр XVII йөз ахырында нәкъ татарлар яшәгән төбәкләрнен берсендә (Зәй елгасы буйларында) ха- лыкнын сөйләм теленә бик якын ки- мәлдә тудырылган. Аны беренчеләрдән булып җентекләп өйрәнгән галимнең фикеренчә. бу язма истәлек халкыбыз ның шул чордагы рухи, мәдәни тормышын. иҗтимагый һәм тарихи фикере торышын да күзалларга, аңларга мөмкинлек бирә. Академик М. Госманов билгеләгәнчә, аның хәзерге вакытта XVIII—XIX йөзләрдә нигездә Идел буенда күчерелгән утызга якын кулъязма нөсхәсе бар. Алар Казан университеты китапханәсендә. Петербургта, Лондонның Британия музеенда, Берлинда, Париждагы милли китапханәдә, Казакъстан Фәннәр Академиясе китапханәсендә һ. б. җирләрдә сакланалар1. Истәлекнең Петербургта Көнчыгышны өйрәнү институтындагы нөсхәләренең күпчелеге күренекле татар галиме, археограф С Вахи- ди коллекциясеннән күчкән Язма чыганакның фәнни әйләнешкә керүе турында сүз алып барганда, без анын беренче чиратта тел белеме очен, анын да әдәби тел тарихы дигән бүлеге өчен кирәк булган әһәмиятен күздә тотабыз Чөнки турыдан-туры Идел буе җирлегенә бәйле шушы истәлек узган гасырларда ук инде күренекле тикшеренүче галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән. Соңгы вакытларда әлеге әсәр тарихи чыганак булуы ягыннан М. Госманов тарафыннан бик җентекләп тикшерелгән. Тел җәһәтеннән әсәрне тикшерү өчен исә. Мажарсганда басылган кебек, нәкъ менә шундый фәнни таләпләргә тулысынча җавап бирердәй төгәл хезмәтнен чыгуы зарур иде Ниһаять. инде андый басма да барлыкка килде. Әдәби тел тарихын өйрәнү ул гомумән әдәбиятыбызны барлау, анын тарихын өйрәнү кебек үк, бик мөһим өлкә. Әдәби тел, бигрәк тә язма әдәби тел—тел яшәешенең иң югары формасы булып санала. Әдәби телдә халыкның мәдәни яшәеш рәвеше, анын сәнгатьчә, ди ни-фәлсәфи, сәяси һәм дәүләт идарәсе өлкәсендәге фикер йөртү рәвеше, фикер йөртү дәрәҗәсе чагылыш таба. Халыкның җанлы сөйләм теле никадәр бай һәм матур булмасын, ул әдәби телне алыштыра алмый. Галимнәр билгеләп үткәнчә, әдәби тел ярдәмендә яшәешнең теләсә нинди өлкәсендә: дәүләт идарәсендә, күптөрле фәннәр өлкәсендә, дәүләтара мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән, көнкүрештә дә бик җиңел анлашып була. Әдәби телнең кулланылыш даирәсе 1 Бу турыла кара М. А. Усманов. Татарскис исторические источники XVI[-XVIII вв —Казань: Из-во КГУ. 1972 -С. 101-103. күпкырлы һәм анын сүзлек хәзинәсе дә сөйләм теле белән чагыштырганда (төрле терминнар, махсус гыйбарәләр, ниһаять, төрле диалектлар исәбенә) күпкә баерак була. Шуна күрә дә га ырлар дәвамында эшкәртелгән, баетылган билгеле бер нормаларга салынган әдәби тел чын мәгънәсендә халыкнын рухи байлыгы булып санала Татар язма әдәби телнең, белгәнебезчә, күпгасырлык тарихы бар. Чыганагы белән борынгы төрки язма әдәби телләргә барып тоташа торган иске татар әдәби телендә узган 5-6 Йөз ел эчендә ижат ителгән, күптөрле өлкәләргә караган язма истәлекләр сакланып калган. Болар—шигъри әсәрләр һәм проза әсәрләре. сәяхәтнамәләр һәм төрле гарихи язмалар, дәүләтара мөнәсәбәтләргә караган дипломатик язышу үрнәкләре һ б һ. б. Төрле тарихи чорларда әдәби телебезнең яшәешен, анын структур төзелешен, сүзлек байлыгын өйрәнү өчен болар ин ышанычлы һәм гаять кыйммәтле чыганаклар Язма әдәби традициянең борынгылыгы—халыкларның мәдәни үсеш дәрәжәсен билгели торган төп дәлилләрнең берсе. Шуна күрә язма әдәби телләре соңгырак чорда формалашкан кайбер халыкларда да кайчандыр XVIII йөз ахырында, яки тагын да сонрак рус теленнән тәрҗемә ителгән берәр дини әсәр булуга нигезләнеп кенә дә әдәби телләренен борынгылыгын исбатларга омтылулар бар Әдәби телләргә куела торган ин төп таләпләрнен берсе, алда әйтелгәнчә, аларнын кешелек яшәешенен төрле өлкәләрен бик иркен чагылдыра алуы, ягъни күпвазыйфалы булуы. Әлеге басылып чыккан хезмәт татар теленең узган гасырларда ук сәнгатьчә әсәрләрдә генә түгел, фәнни-популяр стильдә дә бик иркен кулланылган булуын күрсәтә. Татар тел белемендә әдәби тел тарихы инде шактый өйрәнелгән өлкәләрдән санала Профессор Вахит Хаков тарафыннан әдәби телебезнен үсеш этапларын ачыклау, анын төп функциональ стильләре формалашу тарихын өйрәнү, язма чыганакларны барлау һәм аларга тарихи-мәдәни җәһәттән һәм теле ягыннан бәя бирү юнәлешендә шактый күп эш эшләнде Тел белеме фәнендә сонгы вакытта әдәби тел тарихын өйрә- нүнсн тагын мөһим бер юнәлеше ачыкланды Ул да булса, әдәби телнен кулланылышын һәм төп үсеш юнәлешен гомуми рәвештә характерлау белән бергә, бу әдәби телне эчке яктан шәрехләү, ягъни анын төзелешен, сүзлек байлыгын һ б ачыклау, икенче төрле әйткәндә, әдәби телнең тарихи грамматикасын төзү максаты куела. Әгәр без күпгасырлар дәвамында кулланылган әдәби телебез булган дибез икән, беренче чиратта, анын тәфсилле грамматикасы һәм тулы сүзлеге эшләнергә тиеш. Алда әйткәнебезчә. бу исә күпсанлы язма чыганакларның тулы текстларын фән таләбенчә тикшерү, тел үзенчәлекләрен җентекләп барлау, өйрәнү юлы белән генә тормышка ашырыла ала. Басылып чыккан яңа хезмәт мөһим бер тарихи этапка караган язма истәлекләрнең берсен дөньяга чыгару буларак, нәкъ менә шул җәһәттән аеруча әһәмияткә ия. кыйммәтле басмаларның берсе сыйфатында бәяләнергә тиеш Сүзебезне йомгаклар алдыннан "Дәфтәр-и Чыңгыз-намә" җыентыгының яна басмасын хәзерләүче галимнәр турында да берничә сүз әйтеп узасы килә. Сегед университетының алтаистика кафедрасында торек телен укытучы фәннәр докторы Мария Иванич кырым татар тарихы буенча хезмәтләре белән мәгълүм галимә. Соңгы елларда ул Казан татарлары тарихына караган истәлекләр буенча да докладлар белән халыкара конференцияләргә, җөмләдән Казанда уздырылганнарына да. актив катнашып килә. “Дәфтәр-и Чынгыз-намә” тексты остендә эшләү дәверендә анын берничә мәртәбә Казанга килеп китүе, истәлекнең эчтәлеге, тел үзенчәлекләре буенча консультацияләр алуы мәгълүм Рецензияләнә торган китапны басмага әзерләүдә, кереш мәкаләләрне, шулай ук әсәр текстын алман теленә тәрҗемә итүдә анын өлеше гаять зур Каләмдәше М. Госмановнын образлы итеп әйтүенә караганда, “кара эшләрне" башкаруда да "йөкнең ин авырын" ул тарткан Шулай ук китапны бастыру өчен зарур матди җирлек тә Мария ханымнын тырышлыгы аркасында барлыкка килгән Күренекле тарихчы галим. археограф Миркасыйм Госмановнын. билгеле булганча, әдәбият белемендә, әдәбият тарихын өйрәнүдә һәм әдәби телебез тарихын тикшерү өчен мәгълүматлар туплауда да саллы өлеше һәм махсус үз урыны бар Моны дәлилләүөченгалимнеңузганчор жәббар Кандалый кебек классик шагыйрьлөребезнең фәнни яктан гаять төпле, тәфсилле һәм тулы җыентыкларын эшләвен искә алып китү дә җитәр иде. Телче галим буларак, минем шуны әйтеп үтәсем килә Госмановнын, тарих буенча басылган хезмәтләрендә, әйтик, алар XVII—XVIII йөз язма чыганакларына багышланганмы, яисә Алтын Урда чоры ярлык һәм битикләрен өйрәнүгә карыйлармы, аларда тел мәсьәләсенә. әдәби тел үсешенең төп проблемаларына кагылышлы мөһим күзәтүләр ясалып, әдәби телебез үсешенен төп этаплары билгеләнгән. Тел тарихын өйрәнүче галимнәр өчен аның бу хезмәтләре көндәлек кулланма, өстәл китабы булып тора дисәк тә. һич арттыру булмас Боларга өстәп, сонгы вакытта М Госманов җитәкчелегендә бер төркем яшь тарихчы галимнәр тарафыннан эшләнә торган гаять мөһим һәм күркәм эшләрне дә тәкъдир итмичә мөмкин түгел. Мәсәлән. "Рухият” фондынын матди ярдәме белән чыгарыла торган, күренекле шәхесләребезгә багышланган "Фәнни-биографик җыентык', яки "Тарихи-документаль җыентык” рәвешендә югары сыйфатлы итеп эшләнгән китаплар Аларнын нинди тарихи шәхесләргә багышланган булуын искәртү дә күп нәрсә турында сөйләсә кирәк. Атаклы тарихчыларыбыз Шиһабетдин Мәржанигә. Ризаэддин Фәхретдингә багышланган китаплардан сон бу басмалар чын серия кыяфәтен алдылар. Әйтик. XX йөз башында төрки-татар һәм мөселман халыкларының иҗтимагый фикер үсеше һәм мәгарифе тарихында шөһрәт казанган бертуган Бубыйлар, күренекле әдип, журналист, җәмәгать эшлеклесе, исеме озак еллар оныттырылып торган Фатих Кәрими. мәгълүм галимнәрдән Гайнетдин Әхмәрев. Газиз Гобәйдуллин һәм бертуган Рәмиевләргә багышланган басмалар шундыйлардан. Күпкырлы фәнни һәм иҗади эшчәнлек алып баручы галимебез академик М Госмановнын чит ил галиме белән бергәлектә башкарган бу сонгы хезмәте, ягъни “Дәфтәр-и Чынгызнамә" басмасы, анын халыкара масштабтагы хезмәттәшлегенең бер фактын гына тәшкил итүен дә махсус искәртәсе килә. Үзгәртеп корулар башланып. бераз мөмкинлекләр барлыкка килгәч, галим җитәкләгән татар халкы тарихы кафедрасында чит илләрдән аспирантлар, стажерлар килеп, татар тарихы буенча мәгълүматлар туплап, белемнәрен күтәрә башладылар Мәсәлән, АКШтан, Алманиядән, хәтта ерак Тайваньнан да Атарнын кафедра галимнәре һәм анын җитәкчесе ярдәмендә тупланган татар чыганаклары нигезендә алман, инглиз һәм кытай телләрендә язылган дистәгә якын күләмле китаплары, монографияләре дөнья күрде инде. Димәк, татарлар хакында мәгълүматлар кинрәк тарала башлады дигән сүз Сонгы чорларда җитлеккән андый яшь галимнәрнең кайберләре белән бергә М Госманов үзе дә яна хезмәтләр өстендә эшли Мәсәлән, Семипалатинск татарларының рухи тормышына багышланган бер китабы инглиз телендә басылып та чыкты инде. Чит җирләрдәге татар укымышлыларына багышланган икенче китабы да тәмамланып килә. М. Госмановнын актив эшчәнлеге аркасында Казан шәһәр советының матди ярдәме белән 1998 елда Казанда Алтын Урда тарихына караган чыганакларны өйрәнү буенча зур халыкара конференция узуын, анда уннан артык чит ил галимнәре катнашуын, ниһаять, тарихта беренче мәртәбә оештырылган шул олы конференциянең материаллары галимнен редакциясендә басылып чыгуын әйтү дә зарур (Источниковедение истории Улуса Джучи (Золотой Орды) От Казани до Астрдхани —1223-1556. — Казань 2002 -430 с ) Шулай итеп, рецензияләнә торган яңа басма—“Дәфтәр-и Чынгыз-намә" басмасы—даими һәм күпкырлы халыкара хезмәттәшлекнең бер мисалы икән Китапның керешеннән һәм анын тышлык битендәге мәгълүматлардан күренгәнчә, бу зур хезмәтнен бер өлеше, дөресрәге, беренче томы гына әле. Икенче том исә "Дәфтәр...” текстынын ал- манчага тулы тәрҗемәсеннән, әсәрдә теркәлгән фактларның, фикерләрнең тәфсилле аңлатмаларыннан торырга тиеш булса кирәк. Димәк, безгә хезмәтнен шул икенче өлешенен дә беренчесе кебек үк югары сыйфатлы булып тизрәк дөньяга чыгуын теләп каласы килә.