Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЧАКНЫҢ ТУГРЫ ИЛЧЕСЕ

БАЛАЧАКНЫҢ ТУГРЫ ИЛЧЕСЕ С иксәненче ел. Җәйге эссе көннәрнең берсе. Без—сигез-ун яшьлек авыл малайлары, чирәмлектә «бншташ» уйныйбыз. Шулчак түбән очтан бездән чак кына өлкәнрәк Рәшитнең яңгыравыклы тавышы ишетелде: «Малайлаа-а-р' Карагыз, мин нәрсә ясадым' » Дәррәү шунда йөгердек Баксаң. Рәшит жилкәнле арба ясаган икән Ләбибә Ихсанованың «Саралан малайлары»!» укыган да, шундагы Нияздан кызыгып ясаган Тик. Ниязның арбасы кебек үк. Рәшитнеке дә унышсыхлыкка очрады—безнең авыл жиленең ул арбаны хәрәкәтләндерергә көче житмәде. Ирексездән балачак искә төшә Мәктәп ишегалдының бер почмагындагы агач китапханә Буяу, бераз тузан һәм... таушалган китап исе. Еллар узгач та онытылмый торган г аҗәеп кадерле, жанга якын, күп укылудан тузып-таушалып беткән китаплар исе ул. Чит ил язучыларыннан Даниэл Д (фонын «Робинзон Крузо»сы. Жюль Верн. Марк Твеннын мавыктыргыч әсәрләре, руслардан Обручев. Драконский һәм үзебезнең татар китаплары. Ул чорда һәммәбез егылып укый торганнардан Адлер Тнмергалнннын «Таш алиһә»се, Шәүкәт Галиевнен «Мыеклы бозау»ы. Роза Хафизованын «Курай-мапае», Гариф Гобой, Мирсәй Әмир, һәм. әлбәттә инде, Ләбибә Ихсанова китаплары. Ләбибә апанын әсәрләре үзләренең кызык-мавыктыргыч булуы, гадилеге. бер сулыштан укылуы белән башкалардан аерылып тора иде. Әдәбиятка, сәнгатькә сизелерлек йогынты ясаган компьютер, телевидение-радио кебек катлаулы техника чорында үскән бүгенге заман малайкызлары әлеге җөмләмнән бәлки көләрләр, әмма «Саралан малайлары»н күкрәгемә кысып, әнә шул иске агач китапханәнең муртая башлаган басмаларыннан яшел чирәмгә аяк басканда, китап укудан булачак алдагы ләззәтне тоеп сөенечтән кулларым калтыраганы әле дә хәтеремдә Ләбибә Ихсанова исеме янәшәсендә минем күз алдыма зур бер дөнья килә. Иртәнге чык кебек саф. матур балачак дөньясы, һәм шул бәхетле дөньяда Ләбибә йАбЛәбибә Ихсанова ире шагыйрь Шәрәф Модаррис белән 1947 ел. Замананың ямьсез күренешләре балалар, үсмерләр әдәбиятына, кинофильмнарына да үтеп кергән бүгенге вәзгыятьтә Ләбибә апаның риясыз геройлары кемнәргәдер артык беркатлы булып тоелырга да мөмкин Хисләр, сокланулар икенче планда казган чорда яшибез бит. Әмма ни генә булмасын, Ләбибә Ихсанованың китаплары күпләргә зур тәрбия, тормышка дөрес караш формалашу чыганагы булды. Хәтта пионер оешмасыннан да көчлерәк булмады микән әле анарның ул еллардагы йог ынтысы?Балачак—кеше •Казан утлары* журналынын редколлегия әгъзаларыннан бер төркем. Сулдан унга: Хәй Вахит. Хәсән Туфан. Зәки Нури. Ләбибә Ихсанова. Мирсәй Әмир. 70 еллар. гомерендәге бераз сәер дә, куанычлы, моңсу. яңа вакыйгаларга бай да булган кабатланмас бер чор. Шушы чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә шәхес формалаша, кешенең әхлакый тәрбиясенә нигез салына. Балалар өчен кызыклы әсәрләр иҗат итү өчен, миңа калса, балаларның, үсмерләрнең психикасын аңлап, алар булып, аларның «эченә кереп карау» ки-рәк. Кызганыч, үзәк татар балалар матбугаты саналган «Ялкын» журналы һәм «Сабантуй» газеталарының соңгы дистә ел төпләмәләрен алып карасак, һәрбер малай яки кыз егылып укырлык чын мәгънәсендә камил, балалар дөньясын ачып бирә алган повесть-хикәяләр бик аз. Балалар өчен язылган бүгенге әсәрләр этләр, песиләр, яралы кошчыклар һәм өлкән язучыларыбызнын автобиографик характердагы балачак хатирәләре кысасыннан чыга алмый. Ә менә Ләбибә апаның мавыктыргыч повестьларын укыганда, ирексездән, бу апа үзе дә балачагында бик шук. тиктормас булгандыр дип уйлап куясың. Кызлар белән түгел, күбрәк малайлар белән уйнагандыр төсле ул. Югыйсә, малайлар тормышындагы «этлек»ләрне каян белеп бетерер иде? Менә, «Саралан малайлары»ндагы ике үсмернең сөйләшүенә колак салыгыз әле: «...—Без дә телефон ясыйбыз, белдеңме? —Телефон9.. Үзебез ясыйбызмы9 —Шулай дим бит инде. —Икебезме? —Икебез инде Анын берние дә юк Әнә. бакча башындагы телефон баганасыннан монда таба тимер чыбык жибәрергә дә. наушникка тоташтырырга гына кирәк Безнең өйдә радио тыңлый торган наушник бар. Узган ел өйгә электр керткәндә тимер чыбыклар да калган иде. Хәзер, барып апкиләм. Син шунда гына тор. —Ә баганаларны ничек утыртабыз? —И инде! Синең «Серле утрау»ны укыганын юкмы әллә? Телефон чыбыгын агач башыннан да сузалар, җиргә дә салалар бит анда. Без дә җирдән сузабыз. Яңгыр яумаганда зыяны юк аның...» ' Ләбибә апа беркайчан да тәрбиясез, әхлаксыз әйбер язмады Ямьсез диалоглар, пычрак жаргоннар кулланмады. Сер түгел, үзебезнең татар язучылары арасында да әдәби әсәрне «блатной» урам сүзләре, натурализм ярдәмендә кызыклы итеп була дип уйлаучылар бар. Популярлык артыннан куып, ак кәгазь битенә язарга ярамый торган кайбер күренешләрне тәмләп тасвирлыйлар. Андыйлар Ләбибә ападан үрнәк алсын иде. Гап-гади, чиста тел белән матур- матур әсәрләр ижат итә алды ул. Бәлки аны бик күпләрдән аерып торучы күркәм сыйфатларның берсе нәкъ әнә шулдыр. Балачак—кеше •Казан утлары* журналынын редколлегия әгъзаларыннан бер төркем. Сулдан унга: Хәй Вахит. Хәсән Туфан. Зәки Нури. Ләбибә Ихсанова. Мирсәй Әмир. 70 еллар. гомерендәге бераз сәер дә, куанычлы, моңсу. яңа вакыйгаларга бай да булган кабатланмас бер чор. Шушы чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә шәхес формалаша, кешенең әхлакый тәрбиясенә нигез салына. Балалар өчен кызыклы әсәрләр иҗат итү өчен, миңа калса, балаларның, үсмерләрнең психикасын аңлап, алар булып, аларның «эченә кереп карау» ки- Кайберәүләр балалар әдәбиятына иҗатның түбәнрәк дәрәҗәсе дип карарга күнеккән. Шуңадыр, балалар эчен хикәяләр, шигырьләр иҗат итүче бик күпләр, нигездә, соңыннан фәкать олылар өчен г енә язуга күчәләр. Ә бит. уйлап карасаң, киресенчә. Габдулла Тукай, Галимҗан Мбраһимов. Һади Такташ. Муса Җәлил кебек олпат әдипләребез гомерләре буе балалар өчен дә матур-матур әсәрләр иҗат иткәннәр, өлкәннәр белән беррәпән киләчәк буын турында да онытмаганнар Б> юнәлешлә Ләбибә апа балалар язучысы дигән исемгә таи төшермәде, намусына тугры калды. Татар балалары чын мавыктыргыч әсәргә сусаган бүгенге чорда да. әле берничә ел злек кенә, аның «Сугыш чукмарлары» исемле повесте дөнья күрде. Бары үсмерләр дөньясында гына бхла торган дуслык, беренче мәхәббәт кебек хисләр белән сугарылган бу әсәр иманыбызның бихисап борчу- проблемаларын үз эченә ала Чечня сугышы, бүгенге рәхәт шартларда үскән яшь буыннын тотрыксыз, зәгыйфь холкы, алардагы явызлык, агрессивлык, көнчелек «Сугыш чукмар.лары»н һәр мәктәп баласы ябырылып укыды. Ләбибә апаның биографиясеннән кайбер мизгелләрне әйтеп үтмәсәм. язмам тулы булмас төсле. Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында укытучы гаиләсендә туа ул. (Шунысы кызык аның бертуган сеңлесе—күренекле җәмәгать эшлеклесе. журналист Венера Ихсанова белән алар бер үк көнне—23 августта дөньяга киләләр. Ләкин нәкъ ун ел аерма белән!) Мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт университетына укырга керә Юк, филология бүлегенә түгел. География факультетына. Шунда беренче гапкыр каләм тибрәтә башлый, язучылар белән таныша Университетны тәмамлагач, Ләбибә Ихсанова тулысынча әдәби иҗатка һәм журналистикага «кереп чума» 1948—50 елларда Татарстан радиокомитетынла балалар өчен радиотапшырулар редакторы. 1955 -60 елларда балалар журналы «Пионер»да (хәзерге «Ялкын»)—баш редактор. 1960—67 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьлөр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли Ләбибә Ихсанова исеме безнең журнал белән дә тыгыз бәйләнгән. 1967— 78 елларда ул «Казан утлары»ндл җаваплы секретарь булып эшли. Аның белән бергә хезмәттәшлек иткән Рәдиф Гагаш. Гәрәй Рәхим. Вакыйф Нуруллиннар ул елларны бүген дә сагынып искә алалар. Редакциядән киткәненә байтак еллар үтсә дә. Ләбибә апаның әсәрләре, публицистик язмалары, истәлекләре бүген дә «Казан утлары»нда даими басылып килә. Егерменче гасыр гатар балалар әдәбиятында Ләбибә Ихсанова исеме иң алдынгы урыннарнын берсен били дисәк, һич ялгышмабыз. Аның басылып чыккан китапларының тиражын бергә кушсаң. I миллион данәгә җыйнала! Әле «Көмеш елга». «Тынгысызлар». «Космонавтлар урамы» кебек китаиларнын китапханәләрдә күп укылудан тузып-таушалып бет кәнен дә исәпкә алсак. Ләбибә апаның иҗатын бик күпләр белә дияргә тулы җирлек бар. Халкына, милләтенә турылыклы хезмәт итеп, бөтен гомерен иҗатка багышлаган язучы өчен моннан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме?