Логотип Казан Утлары
Шигърият

Азатлык тәме

Көл буласың яки кач буласың Шул чакта да югалтмаган халкым Догасын һәм якты кыйбласын. Утызынчы август... Байрак булып Балкый Татарстан күгендә. Легендага тиң булырлык көннәр Истә һаман, истә—күңелдә. Яңгырады сүзләр: “Азатлыкны Алыгыз сез, күпме телисез”. Татар халкы өчен Азатлык ул— Мәңге тере, мәңге үлемсез! Алтын Урда чиста алтын төсле Яшәп яткан тарих багында. Алтын сәхифәләр язганбыз ич Ирекле ил—Болгар чагында. Демократик җилләр дигән булып Заманалар шактый үзгәрде: Кайберәүләр бутый сәясәттә Язлар белән кара көзләрне... Утызынчы август хәзинәсен Кнтеп-китеп алган елларда, Мин һаман да телим Ватанымның Азатлыгын бары җырларга!