ЯПОН ШИГЪРИЯТЕНЕҢ АСЫЛТАШЛАРЫ
Япон поэзиясе—ул барыннан да элек, туган табигатькә тирән мәхәббәт, әйләнә- тирә махитне һәм кеше күңелен гаять сизгер тою һәм шулар белән бәйле катлау. лы нечкә хисләр шигърияте Әле VII- VIII нче гасырларда ук япон шагыйрьләре мәхәббәт һәм табигать турында ТАНКА чыгарганнар Танка—бишью.иык кыска җырлар (шигырьләр) дигәнне аңлата Ул япон лирикасының яраткан традицион формасы. Аларны шагыйрьләр генә түгел, шигырь сөюче һәркем чыгара торган булган. VII- VIII нче гасырларда танкалар «озын җырлар»ны кысрыклый баииый һәм әдәбиятта үзәк урынны ала Тора-бара ул әдәби прозага да үтеп керә кайда һәм ничек язылуын күрсәтеп торган җырлы сөйләм жанрын китереп чыгара Алар. Коръән сүрүләре язылган шамашиәр шикелле, бизәкле иероглифлар белән кәгазь яки ефәккә язылып, гамәли сәнгать әйберләре дә булып киткән Бу инде аларның япон халкы тормышында нинди зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләп тора Ә менә 13 нче гасырда Яллониядә бишью.ллылслар популярлыгын югалтып тора: алар урынына тагын да кыскарак өчъю.иык.лар тарала башлый (хокку). Х1Хнчы гасыр ахыры һәм XX нче гасыр башында исә милли мәдәниятне Көнбатыш йогынтысыннан салиап калу хәрәкәте көчәеп китә, һәм бу хәл танкаларның янәдән күтәрелеп китүенә ярдәм итә. Хәлбуки, шагыйрьләрнең яңа иҗтимагый мәнфәгатьләрне киңрәк чагылдырырга омтылуы һәм Ауропа шигырьләре тәэсиренә бирелүе яңа төр шигырьләр барлыкка китерә һәм алардагы юллар саны ирекле булып китә. 20нче гасырның 20 нче еиарында демократик карашлы пролетар шагыйрьләр, «аксөякләр даирәсенең тар шәхси хисләрен генә чагылдыра» дип. гомумән, кыска шигырьләрне кире кага башлыйлар. Шуңа да карамастан, ул үзенең хикмәтен югалтмыйча, тагын киң халык арасына әйләнеп кайта һәм хәзергәчә яши бирә. Бүгенге көндә Япониядә ирекле шигырь хөкем сөрә. Шулай да танкалар онытышый. матбугатта киң урын били. • Танкада. гадәттә, рифма бушый. Хәлбуки, еш кына «очраклы» табигый рифмалар да ишетелеп тора».—дип яза тәрҗемәче Глускина... Шуларны истә тотып, мин тәрҗемә иткәндә, урыны белән, кайбер юаларны рифмалаштырудан тыелып кала алмадым Япон танкалары конкрет бер сәбәп уңаеннан тиз генә уйлап чыгарылган экспромтлар кебек Шуңа күрә аларда авыз иҗатына хас булган әзер гыйбарәләр, сүзтезмәләр дә сакланып калган. (Татар халык җырларында да шундый күренешне күзәтәбез бит: салкын чишмә, ак каен, яна йөрәк һ. б.) Танкаларда иң мөһиме—аларга салынган яшерен мәгънә: табигать күренешләре һ. 6. белән параллель чагыштыру лар аша фикерне чипыәтеп әйтү, кинаяләр, ишарәләр Танкаларда шагыйрь, рәссам сыман, хисләрне сүзләр белән сурәтли, һәм хис-тойгылар сурәте танкаларның аерылгысыз сыйфаты булып тора Монда мин аларны Дәрдмәнд шигырьләре белән дә охшаш, диясем килә шигъри пейзаж, шигъри рәсем, лпабллгать аһәңе һ. б. Гомумән, танкаларның кыска татар халык җыр. лары бе лән дә охшаш ялалары булуы мине гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Әлбәттә бу ла? бер якның да чын миьли үзенчәлеген һич кенә дә киметми. Кыскасы, танкапардагы сурәтләү чаралары—киная. параьлель чагыштырулар, төрле суз уйнатулар, хәтта ара-тирә турыдан-туры ярып әйтүләр дә—һәммәсе дә шигъри осталык билгесе булып санала һәм танкаларның эстетик системасын, зәвыгын тәшкил итә Танкаларда социаль тема артык киң чагьслыш тапмый. Шулай да. әйләнә- тирә чынбарлыктан канәгатьсезлек, иҗтимагый атмосфераның авырлыгы күренгәләп китә әйтик, •кош күпме генә сайрачасын, яз җитми дә җитми* кебек ншар. Танкаюрның авторлары, гадәттә, билгесез. (Нәкъ менә татар хашк җырлары шике.че ) Шулай да. борынгы атазиы шагыйрмәр иҗат иткән танкашр да сакшып казган. Әйтергә кирәк, алар арасында япон шигърияте тарихына кереп казган хатын- кыз шагыйрыәр дә байтак икән. Танкашр борын-борыннан шигырь сөючеләрнең эстетик ихтыяҗзарына җавап биреп, матурлык хисен тәрбия зәүдә әйтеп бетергесез зур раш уйнаган. Япон хазкының шундый үзенчазеязе шигъри лирикасы дөнья поэзиясенә лаезсзы шеш булып кереп казган. Ул бүгенге көндә дә. япон шагыирыәре өчен генә түге.1. бөтен дөнья одипзәре өчен дә гаҗәеп бер саф чишмә, иҗат һәм азһач чыганагы булып хезмәт итә Япон танказарын тәрҗемә иткәндә, башыма шундый бер уй да кант китте Ник соң лзехазкыбыз җәүһәрләре булган кыска татар хазык җырларын да бүтән телләргә тәрҗемә иттереп карамаска икән?’ Азардагы гүзәллек, тапкырлык, моң-сагыш, нечкәлек, шулай ук табигать күренешләре белән үрсзеп барган чын хашк образы башка маиәпиәргә дә барып җитсә, начар булыр идемени?.. Бу эш татар ха1кын киң дөньяга танытуга да зур өлеш кертер иде Мәгыү.ч булганча, хөрмәтле президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев та Россия дезегаңиясе составында Япониядә булып кайткан иде. Гәҗипыәрдән укыдык ул анда үзебезнең милли музыка һәм җырларыбыз язылган тасмаларны да ашп барган, һәм ул әсәрләр японнар куңсзенә бик хуш килгән, ди Күрәсең, безнең музыкабыз нигезендә яткан пентатоника дигән тьисым тәэсиредер инде бу (япон музыкасы да. татар музыкасы да шуңа корьиган ди бит. ) Әле менә япон танказарының татар хазык җырларына охшабрак торуы да күңе.згә бер рәхәтлек биреп куйды. Шулай булгач, бу ике хашк арасында мәдәни элемтәләрне, димәк ки. дусшкны көчәйтергә дә Аиаһ безгә үзе кушкандыр
ЯПОН ТАНКАЛАРЫ (Борынгы җыентыклардан) Өем түбәсендә чәчәк аткан «Оныта күрмә» днгән бер үлән. Күреп, уйга баттым: Берәр җирдә Үсә микән «оныт» дигәне дә?.. Сиңа булган мәхәббәтем минем Җәйге үлән сыман кырдагы: Йолкып ташласаң да. Чапсаң да. ул Өр-яңадан үсәр, сөеклем! Минем өчен болытларга кагылып Очкан һавадагы торна син. Тотып булмый. Сннсез яшәү миңа Шул кадәрле читен, сөеклем! .4 Таш кыялар арасындагы Төпсез упкыннарга яшереп. Саклыйм сине, энҗе бөртегем! Мәхәббәттән һәлак булсам да, Исемеңне әйтмәм беркемгә... 4 Капка төбемдәге агачның Җимешләре тулып өлгергән. Йөзләгән кош килеп кунды аңа... Меңләгән кош—төрле-төрледән. Син генә юк шулар арасында. 4 Кемне бәхетле дип әйтеп була?— Сөйгәненең тавышын ишетеп Яшәгәнне— Кара чәчләренә Ап-ак көмеш сыман чал төшкәнче... 4 Җирне чиксез диләр, тик аның да Чите бардыр... Әмма дөньяда Иксез-чиксез бер нәрсә бар, диләр— Шулдыр мәхәббәт дип атала. Җан сөйгәнем мине яратмый, Минем хакта уйлап та бакмый,— Шуңа сөюемне яшерәм; Чәчәк бөреседәй гөлдәге, Ул бит барыбер таҗын ачачак! 4 Язгы таңда, куакларга кунып, Барча кошлардан да алдарак Сайрый башлаган сандугач сыман, Ин беренче булып син миңа «Сөям» дидең—ничек онытыйм сине?! 4 Энҗе-мәрҗән муенсаларның Җебе ничек озын булмасын— Барыбер, очы-очка ялгана. Синең белән минем сукмак та Кушылыр әле шулай берзаман... Чыгып китәр идем юлга Таякка таянып та. Таяк таянмыйча да. Тик белмим шул кайсы юлдан Синен атлап барасыңны... VII—VIII гасырларга караган япон шигърияте Каршы якта җәйрәп яткан кырда Кояш чыгып килә нурланып. Офыкларга төшкән ал шәүләсе... Ә артыма борылып карасам.— Тау астына төшеп бара Ай... Яшел-яшма ефәк күлмәгеңнең Кыштырдавы һаман колагымда. Ни булды икән шунда телләремә, Җаным, сау бул. дип тә әйтәлмадым— Юлга чыгып киткән чагымда... дк. Дустыма да күрсәтермен, дигән идем. Таба гына алмыйм чия чәчәкләрен— Кар яуган. Аерыр хәл юк—кайда кар тәлгәше,— Кайда ап-ак чия чәчәкләре... Чигенгән су диңгез култыгына Кабат кире кайтып тулганда— Юкка чыга шундый сай җирләр... Шул чагында камышлыкларга Дәррәү очып китә торналар... Урта гасыр шигърияте. 1Х-ХШ гасырлар Чия чәчәкләре коелганда, Яз булса да—зәңгәр һавада Ак кар бөртекләре уйнап оча... Әмма бу кар Бик тиз эреп юкка чыгар, димә... Ятсам, яталмыйм. Торсам, торалмыйм— Шулай тон үтә, шулай таң ата. «Яз килде» диләр. Минем күз яшем Яңгыр күк һаман коя да коя... & Бу ямьле ил ерагая бара, Артта кала миннән. Ераклаша барган саен—сөйкемлерәк... Көнләшеп мин ак дулкынга карыйм: Ул шул якка кире кайта, йөгерә-йөгерә... * Бамбук куакларын ерып барсаң Көзге таңда, кырда—билгеле, Ефәк җиңең чыкка чылана... Әмма минем җиңем юешләнгән Сине озак күрми торганга... ль Шаулы шарлавыктан чәчелеп киткән Ап-ак энҗеләрне җыеп яшерәм: Сагыш-моңга баткан чакларымда. Фани дөнья хәлен уйлый-уйлый. Кушып елармын дим, күз яшемә... ль Күз алдында төсен алмаштыра, Кинәт кенә китә үзгәреп. Хыянәтче гөл ул. Тотрыксыз. Ул чәчәкме?—Кеше йөрәге ул... Тиздән мине, бәлки онытырсың. Сөйләп йөрмә ләкин кешеләргә— Үткән көннәр—матур бер төш кенә БУЛЫП калсын. Фани дөньяда Нәрсә бар соң бер дә үтми торган? л*. Язгы томан, нигә яшерәсең Чия чәчәгенең коелганын? Балкып утыруы гына түгел, Шиңеп сулган мизгеле дә аның Сокландыргыч хозур түгелмени?! ж. Әй. дулкыннар, ташланыгыз ярга— Яр буйларын, әйдә, су бассын! Юып китсен ачы истәлекнеЯрда калыр фәкать онытылып Бер кирәксез буш кабырчык кына... ж Еллар үтә. сагыш арта гына. Ияләнә барам моңсулыкка. Ак чәчәкле яздан айрылганда. Калганын бармы соң үкенмичә?— Андый яз юк икән... Бу дөньяда күз-яшь юктыр, дип. Шатлык-сөенечләре күптер, дип Көтә иде күңел... Әмма менә күзләремнән тамган Ачы яшем әйтте: «Юк шул, түгел!*.. «Бүген* диеп әйтеп өлгермисең. Инде менә «кичә» килеп җиткән. «Пртәгә*се дә шул бик тиз килә. Аккан сулар сыман, көннәр-айлар Үтә тора, сиздермичә генә. Үткән еллар санын санга сукмауның Билгеседәй, яшн мәхәббәт. Зәңгәр күкләр дәрьясында кинәттән Бер ак болыт пәйдә булды, аккош күк Йөрәгемә яхшы хәбәр китергәндәй... Алсу өрәңгеләр яфрак койды... Әмма үкенергә кирәк түгел, һич тә. күңел! Бүген менә шәрә ботакларның Арасыннан ялтырап Ай күренер... м Фани дөнья хакында уйлыйм. Көзләр җитте, сибелә чәчәк. Җилләр уйный... Мин дә шул гөлләрнең бер таҗыдай. Нишләтәсең инде дөнья шундый. .4 Хәтта беркайчан да моң-сагышка Бирелмичә яши торган кешеләр дә, Әйе, әйе^ алар да— Тәүге тапкыр нсеп куйган көзге җилдән Сагышланып, моңсуланып кала—бар да... Диңгез янында. Кыялы ярында Көтү-көтү кошлар оча һәркөн нртән. Мин аларны күреп туйдым инде— Сине күрер идем беркөн, иркәм! 4 Көзен тауларда—өрәңгеләр гүзәл. Яфраклары куе—сукмакларны каплый. Син адашып әллә калдың инде шунда. Таулар юлын белмим: Сине эзлим—тапмыйм. 4 Тирә-юньдә кошлар чыркылдаша, Таң да атып килә булса кирәк. Баш астымда синең ап-ак җиңең, Җиң эчендә—йомшак ап-ак беләк, Бу соң нинди—төнгә сыймас теләк?! 4 Күз карашым күккә төбәлгәндә, Яна туган Айны күрәмен дә, Күз алдыма килә бер гүзәлнең Сызылып киткән кыйгач кара кашы— Тик бер тапкыр калдык очрашып... 4 Әнә, диңгез утравының Ташлы яры буйларыннан Су чигенгәч, калкып чыккан энҗе-үлән. Алар күздән югалалар, кайтып тулгач ярга сулар, Шул чагында миңа бигрәк ямансу ла... 4 Хәбәр җибәр миңа Кыр казлары аша— Канатына салып, алып килер. Хәбәр җибәреп тор бертуктаусыз, Бу якка бит агыла болытлар да... л Ай яктысы җанга сагыш өсти. Арып-талып дөньяга күз салсаң... Чин һаман да ялгызҖилләр генә Иптәш була, тау башында калсаң... Сәфәрчедәй, әзер торам юлга. Сәфәр иксез-чиксез дулкыннарга... Кайчан кайтасымны әйтәлмыйм. Кайтырмынмы, белмим, әйләнеп— Белмәгән күк күктә болытлар да... Тып-тын гына йөргән болан сыман, Җәен яшел үлән арасында Тындым мин дә... Дәшмим, ыңгырашмыйм... Чык тамганмы, күз яшемме җиңгә?.. Фани дөнья! Кайгы-хәсрәтеңнән Котылып булмый икән «болай гына* Бер чара юк. Фәкать тарлавыктан Җавап бирә елап, болан гына... ж Бу дөньяда кемне дус итәргә?.. Төсен алыштырмас наратнымы? Тик ул барыбер Элекке дус түгел, - Иске дуслар күптән таралды шул... Ах, нәкъ менә елның азагында. Карлар ешрак яутан кыш чагында. Аңладым мин: Нарат кына төсен Алыштырмый икән «файда өчен»...