Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРТА ГАСЫР ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

I Б ездә Урта гасырлар чоры XX йөзнең буеннан-буена диярлек, ничектер, кирерәк, тискәрерәк бәяләнеп киленде. Кайбер каләм әһелләре бу төшенчәне дини фанатизм, феодаль йомыклык, рухи артталыкның синонимы рәвешендә карадылар. Мондый мөнәсәбәтнең нигезендә татарның тарихын, бай мәдәниятен оныттыру, аны манкортка әйләндерү, «өлкән туган* каршында ләббәйкә генә кылып тордыру сәясәте ята иде. Урта гасырны түбәнсетү шаукымы әле һаман да теге яки бу дәрәҗәдә дәвам итә. Бу аеруча җәдитчелек һәм кадимчелек, Шәрекъ һәм Гареб мөнәсәбәтләрен тикшергәндә, XIX йөзнең икенче яртысы—XX гасыр башы әдәбиятын, мәдәниятен ачыклаганда күзгә ташлана. Шунысы мәгълүм булсын: иҗтимагый тормышта, тарихи агышта һәр чорның, һәр иҗтимагый формациянең, шул исәптән, колбиләүчелекнең дә үзенең кануни урыны, объектив зарурилыгы бар. Антик дәвер хәзерге буыннарны да сокландырырлык рухи һәм матди ядкярләр калдырган. Урта гасырдагы Фирдәүсинең «Шаһнамә*се, Ибне Синаның «Тыйбб кануннары», Низами һәм Данте әсәрләре, вакытның җил-яңгырына, рәхимсез агышына да карамыйча, һаман да яши бирәләр, укучыларны дулкынландыралар. Урта гасыр—безнең тарихның да гаять мөһим чоры. Бу дәвердә татар халык буларак формалаша, үсә, дөньяга таныла. Аның теле, ягъни төркитатар лөгате Евразия кыйтгаларында гына түгел, хәтта Төньяк Африкада— мәмлүкләр Мисырында да яңгыраган, акчаларда, хөкемдар нотыкларында, дипломатик сөйләшүләрдә аваз салган. Иң әһәмиятлесе шул: Урта гасырның төп өлешен татарның үз башына үзе хуҗа булып, дәүләтләр тотып яшәгән чор тәшкил итә. Хәзәр, Болгар, Кыпчак мәмләкәтләре, Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Олы Урда, Нугай, Кырым. Касыйм илләре—болар бит барысы да безнең бабаларыбыз төзегән, алар тоткан дәүләтләр. Гавам кавемнәренең яшәеш формалары гаять төрле. Әмма дәүләтле булу—халык мөстәкыйльлегенең зарури һәм хәлиткеч шарты. Юкка гына «Дәүләтле халык бәхетле, сәгадәтле халык* дип әйтмиләрдер. Сүз сәнгате—теләсә нинди кавемнең мәдәни дәрәҗәсен, үсешен, рухи дөньясын күрсәтүче гаять мөһим фактор. Бу аеруча элекке чорлар, Урта гасырлар өчен әһәмиятле. Чөнки ул дәвердә әдәбият белән тиңләшерлек, хәтта аның белән чагыштырырлык та сәнгать төрләре юк дәрәҗәсендә. Әдәбият еш кына рухи кыйммәтләрне берләштерүче, аларга синкретик бөтенлек бирүче буларак чыгыш ясый, дин белән берлектә, адәм балаларын тәрбияләүдә, җәмгыятьнең әхлакый тормышын билгеләүдә мөһим роль уйный. Тарихи сәбәпләр, сәяси фаҗигалар аркасында, Урта гасыр төрки-татар язма истәлекләренең күпчелеге юкка чыккан яисә онытылырга мәҗбүр ителгән. Әгәр дә Котб, Сәйф Сарай әсәрләре үз ватаннарына—Идел-иортка XX гасыр урталарында гына кабат кайта алган икән, бу үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Ә мәңгегә югалганнары күпме?! Андыйлары бер Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә мәгълүмдер. Әмма хәзергә билгеле язма истәлекләр дә Урта гасыр татар әдәбиятының олылыгы, тирәнлеге, аның асылы, төп сыйфатлары хакында күп мәгълүмат бирә. Шунысын да искәртик: соңгы чирек гасырда элеккеге сүз сәнгатен барлау, өйрәнү, халыкка җиткерү юнәлешендә шактый эш башкарылды. Бу чор әдәбиятының мәктәп программа- ларында һәм дәреслекләрендә ныклап урын ала башлавы да куанычлы хәл. Урта гасыр төрки-татар әдәбияты үсешендә берничә факторның әһәмияте зур. Беренчедән, ул халкыбызның (шул исәптән аны тәшкил итүче кавемнәрнең) борынгы төрки дөньяның бай фольклорына, мифологиясенә таянып, алардагы казанышларны мул файдаланып яшәде һәм үз чиратында язма әдәбият үзе дә авыз ижатына даими йогынты ясады. Хәтта ике башлангыч кушылуыннан туган жанрлар да барлыкка килде. Бәет һәм мөнәҗәт әнә шундыйлардан. Күпләр фольклор әсәре дип йөрткән «Идегәй* дастаны да чынлыкта язма әдәбиятның көчле тәэсире, профессиональ әдипләрнең актив катнашы нәтиҗәсендә туган күренеш. Андагы психологизм, кеше образларының рухи каршылыкта бирелүе, табигать күренешләренең гәүдәләнү рәвеше, тел-стиль һәм шигъри үзенчәлекләр нәкъ өнә шуны раслап тора. Икенчедән. Урта гасыр татар сүз сәнгате борынгы төрки (гомумтөрки) әдәбиятның табигый дәвамчыларыннан берсе, аның традицияләрен үстерүче рәвешендә яшәде. Кадими рун истәлекләре, борынгы уйгур шигырьләре, аеруча «Котадгу белек* (•Бәхет китабы#. 1069) безнең әдәбиятның да нигезен тәшкил итә. Йосыф Баласагунлының бу мәшһүр ядкяре—ул борынгы төрки сүз сәнгатенең генә түгел, ә фәлсәфәсенең, педагогикасының һәм гомумән рухының да тиңсез истәлеге, йөзек кашы, шаһ әсәре. Кызганыч ки, бу бөек китап, гәрчә инде төрек, алман, урыс, үзбәк укучыларына күптәннән ирешсә дә, татар җәмәгатьчелегенә әле ул бары тик аерым өзекләрдә генә мәгълүм (мин дәреслек- хрестоматияләрдәге үрнәкләрне, Хәмит Төхфи, Лена Шагыйрьҗан, Әдхәд Синугыл тәрҗемә иткән өзекләрне күздә тотам). «Котадгу белек*нең татар телендә тулы фәнни һәм гавами (популяр) басмаларын булдыру—безнең галимнәр һәм шагыйрьләр алдында торган кичектергесез бурычларның берсе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләргә нисбәтән, узган гасыр ахырында Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый әсәрләрен татар укучысына кабат кайтару өчен тиешле шартлар туды. Бу юнәлештә инде гамәли эш нәтиҗәләре дә күренә. Һәр ике шагыйрьнең дә китаплары, әсәрләре басылу, алар хакында мәкалә хезмәтләр нәшер ителү—шуның ачык билгесе. Әмма әле Ясәви һәм Бакырганый әсәрләрен фәнни нигезләрдә бастыру, укучыларга тагын да тулырак җиткерү, иҗат мирасларын, идеаллаштырмыйча, объектив рәвештә тарихи мәдәни һәм фәлсәфи эстетик контекстта тикшерү, татар дөньясындагы традицияләрен ачыклау өлкәсендә алда олы, җитди бурычлар тора. Өченчедән. Урта гасыр төрки татар әдәбиятының көчле үсешен, иң беренче чиратта, халкыбызның үз җирлеге, Идел йорттагы иҗтимагый, икътисади, социаль, рухи шартлар тәэмин итте. Монда, әлбәттә, Идел-Урал төбәгендә утрак тормышның зур урын алуы, күп санлы шәһәрләрнең, дөньякүләм мөһим сәүдә юлларының һәм үзәкләренең булуы, мәктәп- мәдрәсәләрнең. гыйбадәтханәләрнең эшләп торуы зур роль уйнады. Дүртенче мөһим фактор шуннан гыйбарәт: китапны, белем-мәгърифәтне, уку яза белүне зурлаган ислам дине Идел-йортта VII—VIII гасырларда ук тарала башлый һәм тиз арада әби-бабаларыбызның меңъеллык рухи юлдашына әверелә. Мөселман дине безгә гарәп-фарсы дөньясының искиткеч бай рухи хәзинәләренә юл ачты. Урта гасыр Шәрекъ классикасы исә татар сүз сәнгатенә, халкыбызның рухи тормышына мең ел дәвамында шифалы йогынты ясап килде, аны азыкландырды, яңадан яңа идеяләр, әдәби формалар, жанрлар белән баетты, кыскасы, татарның яшәешендә, үсешендә бетмәс-төкәнмәс чыганак, арка терәге, катализатор хезмәтен үтәде. II Мең елдан артык вакытны, күп санлы әдипләрне һәм ядкярлөрне үз эченә алган Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгатенә, яшәешенә хас сыйфатлар, күренешләр гаять күп. Аларның кайберләреңә кыскача гына тукталып китик. Урта гасыр әдәбияты чәчмә, тезмә һәм катнаш («Кыйссасел өнбия», «Гөлестан бит төрки....) формаларда яшәгән. Шулай да шигъри төр өстенлек итә_ Аерым әсәрләрдә драмага хас элементлар да күзгә ташлана. Без бу чор әдәбиятында дастан, кыйсса, хикәят. ноэмя, газәл, касыйдә, робагый, мәдхия. мәрсия, хикмәт, мөнәҗәт, фәрд (икеюллык), тартмалы композиция, шигъри роман, повесть һәм башка жанр үрнәкләре белән очрашабыз. Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре (1342),—мәсәлән, үзенең күләме (ул 4659 икеюллык строфадан гыйбарәт), төзелеше, вакыйгалар бирелеше, образлар системасы белән шигъри романның классик үрнәге. Яртышар мең битлек «Кыйссасел- әнбия» (1310), «Нәһҗел-фәрадис* (1358) китапларының һәр икесе дә тартмалы композицион жанрда. Алар чагыштырмача мөстәкыйль булган төрле эчтәлектәге хикәяләрне, кыйссаларны үз эчләренә алалар. Шунысын да искәртик: Тукайгача чор татар әдәбиятында хикәят дип исемләнгән әсәрләр шактый күп. Әмма алар төзелешләре, жанр табигатьләре белән төрле: эпик, лиро-эпик, чәчмә, тезмә, катнаш, зур күләмле, кечкенә... Еш кына хәзерге хикәя, повесть, әкият, дастан, мәзәк, мәсәл, поэма жанрларына тартым яисә охшаш әсәрләр хикәят дип аталганнар. Урта гасыр әдәби жанрлары һәм шәкелләре (формалары), бер яктан, төрки-татарның үз әдәби җирлеге белән бәйләнсә, икенче яктан, Шәрекъ классикасы белән дә багланышлы. Газәл, касыйдә жанрлары, мәсәлән, үзләренең тышкы формаларын, төзелеш-структураларын гарәп-фарсы әдәбиятыннан алганнар. Татар шигъриятендә Октябрь инкыйлабына кадәр хакимлек иткән гаруз да килеп чыгышы ягыннан Шәрекъ белән бәйле. Урта гасыр авторлары еш кына үз әсәрләрен гарәп, фарсы, госманлы әдәбиятларындагы сюжетлардан, образлардан файдаланып иҗат иткәннәр. Әмма бу төр алынма материаллар татар җирлегенә, укучыларның образлы фикерләү һәм кабул итү ихтыяҗларына яраклапггырылганнар. Шуның нәтиҗәсендә, хәтта тәрҗемә дип исемләнгән ядкярләр дә оригиналь, халыкның үз әсәре кебек кабул ителгән. Бу уңай белән шунысын да әйтик: Урта гасырларда татар сүз сәнгатендә генә түгел, гомумән күп кенә башка әдәбиятларда да алынма материаллардан файдалану—киң таралган күренеш. Әдипләр еш кына рухи мирастагы ядкярләр белән дә нәкъ телдәге сүз-гыйбарәләр, мәкаль-әйтемнәр кебек эш итәләр: алардан теге яки бу күләмдә өзекләр, мәгълүматлар алалар, бу төр «чит материаллар»ны үз фикерләренә, үз текстларына яраклаштыралар. Мәсәлән, Сәгъдинең атаклы «Гөлестан*ы, Румыйның мәшһүр «Мәснәви»е—күп төрле алынма сюжет- мотивларны, образларны иҗади эшкәртү нәтиҗәсендә туган әсәрләр. Бу төр иҗат принцибы «1001 кичә», «Кәлилә вәДимнә», «Тутыйнамә», «Мәҗмугыл хикәят» һәм кайбер мәгълүм ядкярләр өчен да хас. Авторлар еш кына үз әсәрләренең язылуыннан бигрәк, туплануын—«җәмгъ кылынуын» искәртәләр. «Алдым әлгә (кулга) уш каләм вә хамәне (караны), Җәмигъ кылдым ошбу «Төхфә-намә*не»,—ди Мөхәммәдъяр. «Нәһҗел-фәрадис»та да китапның җыйнама характерда булуына—«җәмгъ кылынуына* басым ясала. Тукайгача чор татар әдәбиятында тулысы белән башка әсәрләрне шәрехләүгә, интерпретацияләүгә корылган ядкярләр дә бар. Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә* китабы—шуның күренекле бер мисалы. Ул Суфый Аллаярның «Сөбател-гаҗизин* әсәренә мөнәсәбәттә туган. Урта гасырларда матур әдәбият белән дини-әхлакый, педагогик, фәлсәфи, иҗтимагый, географик, этнографик, тарихи язмалар арасында кискен чикләр юк. Алар еш кына үзара керешеп, кушылып китә, берьюлы төрле вазифалар башкаралар. Мәсәлән, Исмәгыйль ага, Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәләре күп төрле географик, этнографик, тарихи мәгълүматларны үзләренә туплаганнар. Әмма бу әсәрләр шактый җанлы тел-стиль белән язылган, әкияти урыннар да бар. Мөгаен, шуңадыр алар әдәби әсәр кебек тә укыла. Урта гасырның беренче карашка саф әдәби ядкярләрендә дә синкретизм күзәтелә. Мәсәлән. Котб романында галәм төзелеше, күк җисемнәре хакында кызыклы фикерләр бар. Сәйф Сарай үзенең «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастанында (1394) кызның рухи халәтен Җирнең Кояш тирәсендә әйләнү хәрәкәте белән чагыштыра. Мөхәммәдъяр поэмаларында гадел, утопик җәмгыять турындагы иҗтимагый карашлар да чагылыш тапкан. Утыз Имәни, Йосыф Баласагунлы традицияләрен дәвам итеп, аерым шөгыль, вазифа ияләренә хас сыйфатларны, таләпләрне дә гәүдәләндерә. „ Кол Гали, Хисам Кятиб, Өмми Кәмал, Мәүла Колый дәвере әдәбияты дини-әхлакый, суфыйчыл идеяләр белән сугарылган. Дөресрәге, анда бу төшенчәләр үзара табигый керешкән. Алланы зурлау, аның бөеклеген, гаделлек, хаклык иясе булуын тану—ул бер вакытта кешенең әхлакый йөзен, инсани асылын билгеләүче сыйфат та. Имансыз зат ышанычлы, әхлаклы була алмый. Авторлар юмартлык, киң күңеллелек, тугрылык, шәфкатьлелек, гаделлек, сабырлык, итагатьлелек һәм башка шундый уңай сыйфатларны, эш гамәлләрне зурлыйлар, аларның капма-каршыларын кискен тәнкыйтьлиләр. Антитеза алымы аларга үз фикерләрен тулырак, үтемлерәк җиткерергә ярдәм итә. Кешенең рухи пакьлеге, үз-үзен камилләштерүе, сафлануы, Аллага тартылуы бар нәрсәдән өстен куела. Күркәм әхлак, тирән белем, Аллага якынлык—камил инсанны тәшкил итүче төп факторлар. Күп кенә әдипләр нәфескә бирелүне, мал-мөлкәт артыннан кууны тәнкыйтьлиләр. Аерым әсәрләрдә зөһедлек, дөньядан бизү идеаллаштырылса да, гомумән Урта гасыр әдәбиятында дөньявилык, тормышчанлык өстенлек итә. Мәүла Колый, мәсәлән, белем-мәгърифәт туплауны, һөнәр үзләштерүне, гаилә коруны, бала тәрбияләүне, гомумән, файдалы, игелекле эш-гамәлләр кылуны һәр инсан өчен зарури дип саный. Шагыйрь фикеренчә, игенчелек—галәмдә иң «изге», иң саваплы хезмәт. Әдипләр яшәүнең төп мәгънәсен үзгәләргә игелек кылуда, файда китерүдә күрәләр. Алар карашынча, бары шунда гына дөньяда игү атың, изге исемең калыр. Гомумән, үлгәннән соң да үлмәслек исем калдырырлык итеп яшәү—Урта гасыр әдәбиятында төп мотивларның берсе. «Йадкяре калса кемнең игү ат,—Үлмәс ул ир,—кемдә булса бу сыйфат,»—ди Сәйф Сарай. Кол Галинең Йосыфы. Котбның Фәрһады үлә. Әмма аларның каберләре нл-халыкның зиярәт кылу урынына әверелә («Бүген дә халык анда барып йөрер имди».—Кол Гали). Ни өчен? Чөнки һәм Йосыф, һәм Фәрһад дөньяда вакытта кешеләр мәнфәгатен канәгатьләндерерлек эш-гамәлләр кылып калдырганнар. Шунысы мөһим: «игү ат», «гүзәл эз» калдыру мотивы Г. Тукай, М. Җәлил һәм башка шагыйрьләр иҗатында да гәүдәләндерелө: «Җиһанда калдырып китсәм икән, йа рабб, гүзәл эзне»; «Яхшы исмең калды, син... (онытылмадың)* (Г. Тукай)... • Ни чәчкән булсам, аны (хәзер) урам,»—ди Йосыф Баласагунлы. «Мәкәрҗә бәете»идә «Кеше арпа сачеб богдай ала алмас, Яман эшдин дәхи файда таба алмас» дигән юллар бар. Күп кенә авторлар тарафыннан телгә алынучы бу мотив элеккеге әдәбиятның төп әхлакый, инсани принцибын билгели, һәр кеше үз гамәле өчен үзе җаваплы. Начарлык эшлисең икән, иртәме-соңмы—барыбер җәзага тартылачаксың. Изге гамәлләр исә үзеңне дә, үзгәләрне дә бизи. Урта гасыр татар әдәбиятында мәгърифәтле, гадел хөкемдар, мәхәббәт һәм башка мәсьәләләр дә гәүдәләнеш тапкан. Әдипләр аерым хөкемдарларны тасвирлау аша үзләренең җәмгыять, бәхетле тормыш турындагы идеалларын, күзаллауларын дә бәян иткәннәр. Котб хакимият иясенә мондый таләп куя: «Шаһ ул булыр кем илгә дад (гаделлек; игелек) кылса, Золымдин моңлыны азад кылса». Мәхәббәт исә еш кына инсан яшәешенең мәгънәсе, куаныч-шатлыгы рәвешендә тасвирланган. Сөйгән ярның, аеруча хатын-кызның матурлыгын җырла\—ул бер үк вакытта инсанияткә, тереклеккә һәм кодрәт иясе—Тәңрегә мәдхия уку да. Шигъри сүзнең тылсымлы көчен, үлемсезлеген данлау да элеккеге әдипләрнең игътибар үзәгендә. Йосыф Баласагунлы фикеренчә, изге сүз кешене үлемсез итә. Мәҗлиси дә «бу дөньяда сүзем калыр, үзем—юк»,— дип искәртә. Урта гасырның аерым ядкярләрендө, аеруча мөнәҗәтләрдә гомернең фанилыгына, үлемнең котылгысызлыгына кат-кат басым ясала. Мондый алым уй-кичерешләрнең киеренкелеклеген арттыруга, тереклекнең кадерен белеп яшәүгә ярдәм итә. Урта гасыр әдәбиятына хосусыйлыкны гомумилеккә яраштыру, фикерләү киңлеге хас. Авторлар вакыт, урын төшенчәләре белән иркен эш и7Лләр’ хыялы” лӘМ Реаль күренешләрне табигый рәвештә кушып җибәрәләр. «Җөмҗөмә солтан, дастанында (1369), мәсәлән, теге дөнья һәм бу дөнья үзара керешеп китә, уйдырма хәл вакыйгалар, чынлык иллюзиясе тудырып. йн™ НЫН КҮавЛеН б ИЛӘП ®ЛаЭлеккеге авторлар, җентекле сурәтләүдән бигрәк, характерлы деталь, урынлы сүз-сурат ярдаменда тиешле күзаллау, ассоциация тудырырга омтылалар. Котб, мәсәлән, Шәбдиз исемле атның затлылыгын, тизйөрешлелеген болай тасвирлый: «Ахурда (аранда) бер аты бар илгә бирмәз, Азакы (яягы^тупракынга йил иярмәз». Гомумән, Урта гасыр әдәбияты сурәтлелек, тел-стиль ягыннан гаять бай, кызыклы. Котб, Харәзми, Сәйф Сарай, Габдессәлам һәм кайбер башка авторларның шигъри тел белән ничек эш итүләре хәзерге шагыйрьләр өчен шактый гыйбрәтле һәм үрнәк булырлык. Мәгълүм ки, Урта гасыр дип йөртелгән әдәбият дистәләгән йөзьеллыкны, халкыбызның төрле дәүләтләр составында яшәү вакытын үз эченә ала. Аның Болгар чорында ук шактый җитлеккән булуын «Кыйссаи Йосыф* әсәре үзе үк ачык күрсәтеп тора. Алтын Урда дәверендә исә төрки-татар сүз сәнгате һәм күләм, һәм сыйфат ягыннан гаять нык үсеш ала. Идел-йорт авторлары хәтта фарсы классикасының бөек вәкилләре белән дә шигъри ярышка чыгалар. Рабгузый, Котб, Харәзми, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Сәйф Сарай—бу чор әдәбиятының йөзек кашлары. Алтын Урда дәвере сүз сәнгате Казан, Әстерхан һәм башка татар мәмләкәтләрендәге әдәбиятның да төп юнәлешен, асылыв билгеләде. Без моны Мөхәммәдьяр, Өмми Кәмал, Колшәриф, Шәрифи, Мөхәммәд Әмин иҗатларында, «Идегәй* дастанында ачык күрәбез. Алтын Урда әдәбиятының куәтле традицияләре Идел-йортта гына түгел, кайбер башка төбәкләрдә, аеруча Мәмлүкләр Мисырында да дәвам иттерелде. Татар Гали Әфәнденең (Шәриф Гамидинең) 1170 биттән торган атаклы «Төрки Шаһнамә*се (1501—1510)—шуның күркәм бер мисалы. Казан һәм башка татар ханлыкларының юкка чыгарылуы, дәүләтчелектән мәхрүм ителү халкыбызга коточкыч газаплар, афәт китерде. Әмма шуңа да карамастан, гәрчә зур югалтулар булса да, татар үзенең барлыгын, телен, моңын, динен, гореф-гадәтләрен саклап кала алды, аларны буыннан-буынга җиткерә килде. Бу катлаулы, каршылыклы, фаҗигале процесста, ислам дине белән берлектә, әдәбият, язма мирас искиткеч зур роль уйнады. Кол Галиләр, Мөхәммәдьярлар, Утыз Имәнилөр халкыбызга рухи таяныч, күңел юлдашы булып килделәр, яшәү дәрте, инсани тәрбия бирделәр. Урта гасыр һәм XIX йөз татар сүз сәнгатен еш кына әхлакый әдәбият дип тә йөртәләр. Бу чыннан да шулай. Шунысы үзенчәлекле: татар, бәйсезлеген җуеп, геноцид сәясәтенә дучар ителгәч, безнең әдәбиятта әхлакый-тәрбияви як тагын да көчәя. Бу аңлашыла да. Чөнки колониаль изелү шартларында татар мәнфәгатьләрен кайгыртучы, аны сакларга, якларга тырышучы хакимият юк. Урыс патшаларыннан, түрәләреннән ярдәм, рәхим-шәфкать көтү—мәгънәсезлек. Төп таяныч, төп көч—бары татар үзе. Нәкъ менә шуңа күрә дә әдипләр кешеләрне, гаиләне саклау, тәрбияләү аша халыкны инкыйраз упкыныннан коткарырга, милли генофондны яшәтергә омтылганнар. Урта гасыр әдәбияты—мең елдан артык тарихы булган төрки-татар сүз сәнгатенең нигезе, гаять мөһим чоры. Бу дәвердә ул тәмам формалаша, зур үсешкә ирешә. Әгәр дә соңгы дәвер әдәбиятында Г. Кандалый, Г. Тукай, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, М. Җәлил кебек бөек талантлар туган икән, монда, әлбәттә. Урта гасыр әдәбиятының да роле гаять зур булган.