Логотип Казан Утлары
Роман

САКАУ КҮКЕ

I. Фазыл Түгәрәклә дә аягыңны суз Е лларнын көе китте... Табигать фасыллары буталды... Җәй уртасында кар ява, яна ел төнендә түбәләрдән тамчы тама. Кышны яздан эзлибез, ярты ел буена көздән котыла алмыйбыз. Кара каргалар җылы якка китмәскә өйрәнде, ә сайрар кошларнын күбесе, никтер, кире кайтмый. Бала-чагада—өлкәннәр уены, картларда бала-чага акылы, ирләрдә— малайлар шөгыле. Шөкер, тормыш дәвам итә үзе. Хөррият яулаган кырларыбыз сатып бетерә алмаслык уңыш китерә, йокымсырап аккан чишмәләребез сөттән кыйммәт су бирә... Нинди генә кырыс һәм кискен үзгәрешләр кичерсә дә кеше өчен ашау-эчү, киенү, күнел ачу кебек көндәлек мәшәкатьләр, барыбер, яшәешнең төп асылы булып кала... Табигатьтән күрмеш—кешеләрнең дә көе китте... Фазылның алҗыган чыраена озак кына текәлеп карап торгач, неврология бүлеге мөдире үз бүлмәсендә бик сирәк яңгырый торган сөйләшүгә күчте. Камил КӘРИМОВ (1950)—прозаик. •Күләгәдә төлке бар*. * Үзеңне бел», •Ком сәгате». •Өй артында шомыртым• һ.б китаплар авторы. Казанда яши Әсәр «Ком сәгате» романынын (•Казан утлары» № 8-9. 1999ел) икенче китабы. САКЛУ КҮКЕ _И —Туганнарын бармы? —Шушы яшькә җиткәч, мин ятим, дип, мескенләнеп утырасым килми. —Зарлануга, ыңгырашуларга ияләшкән халык без. Елап кызгандырсаң да сүз әйтмәм. Күз яшьләренең дә файдасы тия—организмны чистарта, сызлауны баса. —Авыртуларга түзәм мин, Генадий Иваныч, сагынып еласам гына инде... —Ә сагынырдай кешеләрең бармы? Бар әлбәттә... Ләкин Фазыл әлеге сорауга иңбашын сикертеп кенә җавап бирде. Әгәр, кадерле вакытын кызганмыйча, туганнар хакында сораштыра башлаган икән, димәк ул кызлар турында сөйләшергә дип чакырмагандыр. Мөдирнең тел очындагы хөкем карарын алдан ук белә иде ахрысы— каршыдагы ак өстәл артында ак елъязмачы булып утырган шәфкать туташы әңгәмәне бераз сузарга теләде. —Кырык көн эчендә Шәмсетдинов янына беркем дә килмәде. Гаилә менә шушындый көннәргә калгач кирәк ул. Буйдак килеш нужадан качып йөрүләре рәхәттер дә... Аңлый алмый боларны бүген Фазыл, айдан артык дәваланып, инде туганыңа әверелеп беткән мөдир дә, яныңа килүеннән үк хәлләреңне жинеләйтә алырлык елмаюга юмарт шәфкатьле туташ та кырысланган. Карашларында ягымлылык юк, эндәшүләре өшетә. Мөдир, үзе язганнарны үзе танымагандай, Фазылга багышланган авыру тарихын җентекләп укырга кереште Ә тегесе, журнал битенә кыстырылган буш рецепт кәгазенә, кара пастаны кызганмыйча, ясле баласыдай рәсем сызгалый—сөзәк түбәле озын өе, тәрәзәсез-ишексез, читтән карап торган кешегә табутны хәтерләтә иде. Почмагындагы чытырманы да каендыр кебек. —Туганнарын булмагач, туп-туры үзенә әйтергә туры килә... Әгәр, шушы сүзне сау-сәламәт кеше өстенә шушылай кинәт әйтсән— йөрәге ярылыр иде. . Ләкин, сонгы ике айда сызланудан котыла алмаган Фазыл, тән газапларының ахыр чиктә жүнлегә илтмәслеген белә иде. Шуңадырмы, бер мәлгә сызлауларны оетып торган әлеге хәбәрне ул тыныч кабул итте. —Ниһаять, котылам икән бу чирдән! Мөдир анын гамьсез кыйлануын әллә ошатты, вакыт кысанлыгына ишарәләп кул сәгатенә күз салгач, әнгәмәне ашыктырды. —Без өч атнадан ары асрамыйбыз. Гел бер үк кешеләрне генә көйләп ятсак калган авыруларны кем карар?! Сине, әле дә инде чамадан тыш артык иркәләп, алты атна буе дәваладык. Ләкин, сукыр бер тиенлек тә алга китеш юк. —Әйе шул, алга-артка китмәдем, гел бер килеш.. —Безнен телдә ул, чирне вакытлыча туктатып тору, дип атала. Син хәзер даруларга ияләштен, алга таба дәвалауның мәгънәсе юк. —Алайса, әжәлне тоткарлап торырга була әле? —Әгәр, врачлар кулында үләргә теләсәң, үзен яшәгән тирәдә яңадан кереп ята аласын. Безгә бит сине «Скорый» белән китерделәр. Ул көнне шәһәр буенча кизү тора идек. Күрәсеңме, син хәтта безнең Уникенче өчен бөтенләй чит пациент әле?! —Генадий Иваныч, бил авыртудан да үләләр микән? —Синдә Бехтерев авыруы. —Сез бит мине, радикулитның азынган төре дип, люмбагодан дәваладыгыз! —Гадәттә, ревматик чирләрнен бөтенесе дә бер төрлерәк дәвалана, дарулары да шул ук. Ләкин Бехтерев авыруы—котылгысыз, жүнләп өйрәнелмәгән әле. Ул билдәге сеңерләрне ташка әйләндерә. —Үз хәлемне анлыйм. кызганмагыз, турысын әйтегез, минем тагын ничә көн яшисем калды? Т\таш юлындагы рәсем бу бүлмәдә бердәнбер кара жисем иде. . л аны бөгәрләп чүп кәржиненә ыргыткач. Фазыл котылгысыз һәм шомлы аклык әсирлегендә калды. Генадий Иванович Кукушкин жавапны сузды. Пеләшен каплар өчен генә киелгән ак калфагын салып атты, һәр минуты яшәү булып тчачак көннәрне күңеленнән генә бармак белән санап, ул шушы мәллә бик юмарт холыклы табиб кыяфәтендә күренергә теләде Әйтерсен лә. Фазыл исемле табигать баласынын йөрәге анын учында, теләсә—ул аны бүген үк туктата ала. теләсә—иртәгесе көнгә чаклы көтәргә Р — Күнеленә авыр алма, күп дигәндә бер ай гомерен бар. Вакытынны әрәм итмә, тизрәк кайт син. эшләренне түгәрәклә! Бик аңлаешлы итеп әйлте мөдир: «Түгәрәклә дә—аягынны суз!» Васыятенне яз да Самосырово зиратында экскаватор казыган озын канаудан сынар ләхетлек урын бүлеп ал. ягъни мәсәлән... Яшел вагоннын аскы сәкеләрендә гел урын жәелгән килеш. Бил сызлавы көчәйгәндә Фазыл берсеннән икенчесенә күчеп ятты. Урын алмаштырып, матрас салкынына җилкә тидергәч, умыртка сөягенә сызлый торган теш сыман кереп кадалган чир юашлангандай итә... Менә нинди икәнсен син ялгызлык!.. Сау-сәламәт чакта, кешесез вагон эчендә бер үзен аунап ятулары— ял итү булган ул! Әжәлне көтеп чарасыз калуны белмәгән, тәнеңне оя иткән сызлауга сүгенмәгән, кулга эләккән нәрсәне стенага атып тынлык белән сугышуларны кичермәгән кеше: мин ялгыз, дияргә ашыкмасын икән... Менә ичмасам. Фазыл хәзер уйлар эчендә япа-ялгызы. Бүләк ителгән гомсрнен тагын ун көне үтеп китте. Егерме көннән килеп җитәсе булгач. Әҗәл юлга чыккандыр инде. Ә бүген нинди көн? Сәгать ничә сон? Фазыл вакыт агышын якты көннәр саны белән чамалый. Тан аткан саен, өстәлдәге будильникны гадәт буенча гына бора, анысы да яткан килеш кенә йөри ала, бастырып куйсаң тына. Бик күптән дөресләгән юк инде аны Мөгаен, ул хәзер Мәскәү вакытыннан тайпылып, вагон вакыты белән яшәүгә күчкәндер. Генадий Иванович Кукушкин җирдәге мәшәкатьләрне тизрәк түгәрәкләргә кушты. Илле ел буе чәчелеп килгән язмышны мөлир биргән вакыт эчендә генә ничек түгәрәкләп өлтерәсен ди?! Жәйнен үсмер чагы. Ар кыл ы - тор кыл ы искән җилләр кардан котылган болытларны арлыбирле иләп йөртә Өйрәнчек янгыр вагон түбәсенә учлап-учлап сибәләгән була. Шундук кояш күренеп, ул тамчыларны киптереп тә куя. Фазылның әле монарчы яна җәйне сәгатьләп саный-саныи каршы азганы юк иле Бактын исә. анын тагын егерме көнлек кенә җәе калган Шул жәйне бер генә көнгә озынайтыр өчен, хәсрәт диңгезенә батмыйча, кечкенә генә сазам кисәгенә тотынып калырга да риза ул хәзер. Егерме көнлек өмете кая ябышырга белми. Ә бар бит ябышыр нәрсә! Бала чакта чегән хатыны әйткән юрамыш бар... Әнисе колхоз эшенә киткәндә өйдә үзе генә калган Фазылга: ут- күз белән уйнама, өйгә бала-чага җыеп ятма, каз бәпкәләренә күз-колак булырга онытма, урамда чегәннәр олавы күренсә тизрәк капканы эчтән бикләп куй. дип. көндәлек нәсихәтләрен әйтеп калдыра торган иде. Көн саен бер үҗ сүзне ишетә торгач, әниләрнең «чегәннәр балаларны урлый» дигән янавы әкият сыманрак кабул ителә. Шуна күрәдерме, авыл уртасына килеп кергән чегәннәр олавын сизмичәрәк калды Фазыл. Ә авыз уртасында ачык ишегалдылы йортларның берсе шушы Җәйге УПЯПП^ЛНЫҢ Ж'Ь|ЛЬ1СЬ1Н сизмәгәндәй, чәчәкле-чуклы шәлләргә кат-кат үР',ган Ч5ГӘН хатыны. Фазылларның ишегалдына бала күтәреп керде, р. анган балага һич охшамаган иде ул. Шулай ук чәчәкле-чуклы шәлләргә расаң—койган да куйган әнисе инде! Әнисенен кара тутлы йөзе дегете ылып бетмәгән трактористлар чырае шикелле, колакларында беләзек шәе симез алкалар Клубка жыенган апалар кебек маңгай чәчен көдрәләткән, шома итеп артка таралган өлеше кипкән сумаладай каракучкылланып елкылдый. Ул ян тәрәзәдән куркынып карап торган Фазылны ишегалдына чакырып чыгарды. Теләмәсә дә никтер карышмыйча чыкты Фазыл, баскыч төбендә тораташ бүлып оеп тора. —Әниең өйдәме? —Эштә. —Әтиен өйдәме? —Сугыштан кайтып үлде. Бүтән әтиебез юк. Чегән хатыны белән жянел сөйләште—русчаны шәп сукалый Фазыл. Мәктәпкә кергәнче үк ул инде берничә тапкыр Питрәч бүлнисендә ятып чыккан иде. Анын күзенә кан сава. Әбиләр бу хастаны «елан карагы» дип атадылар, фельдшер Мәүлидә апа «золотуха» диде. Район врачлары скрофулез дип дәваладылар. Кешенең канында кирәкле витаминнары бетеп, бәрәңге белән кысыр ашы күбәйгәндә яңара икән әлеге чир Питрәч ул елларда урыс бистәсе иде, аралашу гына түгел, хәтта дәвалау һәм ашату кебек көндәлек мәшәкатьләр дә урысча бара торган иде. Фазыл Питрәч телен хәйран өйрәнеп кайтты. —Әниеннен чәчкә тагып йөри торган көмеш тәңкәләре бармы?— дип сораганда чегән хатынының баласы беләгеннән ычкынып жилкәсенә таба үрмәләп китте. —Саба көмешчеләре ташып бетерделәр. Соңгыларын кичә жыеп чыктылар, илле тиенлекләре дә, бөтен тәңкәләребез дә барые Акчабыз юк, әни хезмәт көненә эшли, көз көне ипи бирәчәкләр,—дип тезеп китте Фазыл, чегәннәргә ни кирәген анлап... —Ярар, ышанам. Суыгыз бармы хет? —Бер чиләк кенә. —Мина бер чүмеч тә житә. Алып чык! Жәһәт кереп китсә дә, Фазыл эленгән кадактан чүмеч сабын ычкындыра алмыйча чиләнде. Чегән каршына чыгып басканда чүмечтәге су жил бәрелгән күл өсте шикелле дулкынланып торды Тегесе суга төртелде, әмма эчкән атлы кыланды гына, чүмечне ишегалдына бушатып кире бирде. —Суыгыз җылынган. —Кичәге инде ул. Әни чишмә башына эштән соң йөри. —Сезнен тавыкларыгыз күп,—диде ул ташкабак сыярдай авызын чөгендер телеме шикелле түгәрәкләп. —Тавык жидәү генә безнең. Икесе кыртлый. Берсе бәрәңге буразнасында качып чеби чыгара. Дүртесе көн аралаш сала. Бүген ял итәләр. —Беләм. Оягызда кичәгедән калган өч йомырка бар. Алып төш шуларны. Сарай өстендәге тавык йонына баткан кәрҗин эченә үрелсә, ни күрсен Фазыл—чынлап та ояда нәкъ өч йомырка, берсе әле суынып өлгермәгән. «Вәт, калдун бу чегән!» дип тел шартлатканын ишеткәндер әле. Алъяпкыч итеп бәйләнгән капчык кесәгә өч йомырканы тәгәрәткәч, чегән хатыны Фазылның ун кулын үзенен учына алды. —Йомыркаларыгыз кара черек, мин ул бозыкларны кырга чыгарып ташлыйм. Ә тәмле суың өчен рәхмәт... Хәтерләп кал.. Үскәч акча күп эшләрсен, ну бай булалмассың. Сиңа дигән хатын тагын ун елдан соң туачак. Улынны кеше үстерер, кызын үз кулында үсәр. Туксан алтьг' яшькәчә яшәрсен... Хәтерләп калдынмы? —Юк, катлаулы итеп әйтәсен. и Чегән хатыны әйтелгәннәрне тагын бер кат кабатлагач, кырт борылып чыгып китте Фазылнын кулы һавада эленеп катды. Чатырлы ола> өй түреннән югалгач, ниһаять анына килеп, ул тизрәк капканы терәтеп куйды Маңгаеннан бәреп чыккан салкын тирне сөрткәндә аның кулыннан учак төтене исе килә иде. Ун яшьлек малайга өлкәннәр хыялланырдай киләчәк вәгъдә итү нигә кирәк булгандыр, монысына Фазыл әле дә булса төшенә алмый. Хасталанган кешенен күңеле китек, шуңа күрәме ул дингә ныграк табына, женгә ышана, ырым-юрауларга сизгер була, күргән төшләреннән чынбарлыкны эзли, очраклы бәхетнең күктән ишелеп төшәсенә өмет саклый Я.лгыалыкнын язылмаган формуласы бу. Фазыл, сызланулы минчтларда. чегән хатыны тудырган күрәзәне дога урынына кабатлап, рухын канатландыра, чатыр әүлиясы санаган гомернең икенче яртысын көтә. Чалбарсыз бабай Ш унсы сәер, малай чакта уеннар гел хәвеф тирәсендә була. Көн үткәнче син әллә ничә тапкыр яшәү белән үлем арасында каласын. Ләкин син әле ул вакытта Әжәлнең барлыгына ышанмыйсын, күзгә-күз очрашсан да танымыйсын. Шуңа күрә дә үжәтләнеп үсәсен. Ир кеше әкрен үсә ул... Ир бала егет булып аягына басканчы юньле сыер унжиде бозау үстерә Бозау дөньяга килү белән әнисенең жиленен үзе эзли башлый, әнә шул тамак ихтыяҗы яңа туган жан иясен ярты сәгать эчендә аякка басарга мәжбүр итә—дүрт аягына басмаса ачтан үләчәк ул. Ак биләүгә төреп, тал бишектә тибрәтеп, чәйнәп биреп суырткыч каптырсаң, кулданкулга йөртеп назласаң—бәлки бозаулар аякка басарга ашыкмас иде. Кеше табигатьнең ин иркә жан иясе. Бишек җырлары җырланып беткәч ул әнисенең алдыннан төшә. Лепкәсе ныгыгач—урамга чыгарга ишек эзли башлый Яшьтәшләренең чыр-чулы тавышын ишетеп су буена килә. Теле белән сөйдереп, һөнәрләре артып, күрше-тирәдәгеләрнен соклануын жәлеп итә башлагач, Лаеш ягыннан биштәрле бабай килә дә малайларның уенын берәр атнага туктатып тора. Бабай килер алдыннан өйдәгеләрнен телендә гел сөннәтне мактау: «Зур егет инде син, су коенганда «урыс малае» дип көлмәсләр, менәтерәк чистарып каласын...» Өлкәннәр сүзенә ияләнеп, үзен дә Бабайны көтеп йөрисен, сина үсәргә комачаулаган нәрсәдән тизрәк котыласын килә. Бабайның исемлеге бар, кемнең ничә яшьлек малай үстергәнен аздан ук белеп тора, шуна күрә аны эзләп, йәисә ияртеп кайтасы юк, ул үзе килеп керә Иске чатбарынны салып урын өстенә ятарга куша. Янасын тегеп атып киләм дип үлчәм алырга тотына. Яна чалбар кигәндә комачаулыйсы әйбереңне үртәштергән арада «чебен» тешләп ала. Еларга ярамый, юкса бабай син елакны башка малайларга сөйли. Фазылжан ятып калды. Җәрәхәткә чебен кунмасын дип бил түбәнтен ак марлядан чыбылдык элделәр. Динә ул көнне колхоз эшенә чыкмады. Тәрәзәдән карап улын юата: «Әнә, Мәгъсүмне дә егет иттеләр Мәрьямниса апан да Мөдәррисне эзләп йөри, бүген таба алмаса тагын бер ел әрәм үтә. Мөдәррис анынчы сезнен арада урыс булып йөрер микәнни?..» Фазылжаннын хәлен белергә дип Фәризә жингәсе керде, буш кул белән түгел, кала күмәче тоткан Хәер, кергән бер кеше күчтәнәчсез йөрми, ике көн өчендә башлы шикәр, кызыл прәннек, кипкән хөрмә, хәлвәле конфетлар хәйран өелде инде. Тәмте-томты кимереп ятсан жәрәхәт тиз төзәлә икән. Бер атнадан Фазылжанның хәле «Пожарный 6уасы»на су коенырга килгән сөннәт- тәшләренә мактанырлык иде инде. Читтән генә Фазылханнар төркеменә кызыгып йөрүче өч малай одр Казбек, Марсель һәм Митәйнен әти-әниләре таралып беткән урыс авылларыннан күчеп килгән. Гомер буе чеп-чи татар авылында яшәп, үз телләрен оныта язганнар. Каты авазларга артык басым ясамыйча, йомшак сөйләшүләре генә ул гаиләнен нәсел агачы читтә икәнлекне искәртеп тора. Ә Казбек, Марсель һәм Митәй Шәлегә күчеп утыргач туган балалар, алар урысча бөтенләй белмиләр. Исемнәренә күрә, «керәшен» кушаматы тагып. ж,ыр чыгардылар үзләренә: Керәшен, керәшен. Ник чиркәүгә керәсен? Анда ниләр күрәсен— Чыккач безгә сөйләрсең... Җыр җавапсыз калмый: Татар—үзенекенә батар, Чыгалмыйча тик ятар!.. Кара-каршы әйтешеп башланган уен урам сугышына әверелә. Кыш көне булса—кардан окоп казып «ядрә атышу»; жәй җитүгә, тыкрыктагы юл тузанын кепкаларга тутырып «бомба ыргыту» башлана. Җәйме-кышмы ул—сугыш уеннары тансык, чөнки ахыры юл өстендә әүмәкләшеп җиңү белән бетә. Сугыш уенында җиңелгән «керәшеннәр» Фазылларны уздырыр өчен яна ярышлар уйлап таба. Суга чумсаң—алар төптә озаграк утырырлар; чангы шуганда текә «Ишем» ярыннан алар гына сикерә ала; җиләк җыярга барсаң, тере еланны күлмәк эченә тыгып кайтырлар, шырпы мылтыгы корганда дарыны Фазылларга караганда икеләтә күбрәк тутырырлар. Гарьлек ярышының хәвефләргә китергәнен балалык белән тоеп бетермисен... Авылның инеше карурманнан килеп төшә. Гадәти көннәрдә ул иренеп кенә ага. Яшенле яңгырлар мул яуганда, биш чакрым буе ерганаклардагы гөрләвекләрне җыя торгач, кәй инеш язгы ташкынга әверелә—юлында очраган чыбык күперләрне җимереп, бакча башына салынган мунчаларны агызып Мишәгә алып китә.Дүрт субайга пләтән үреп кызыл балчык төелгән буа ташкын астыңда кала. Янгыр тынып, ташкынның әүхәте кимегәч, ялан-тәпиле малай- шалай сонгы гөрләвеккә ияреп инешкә килә. Буа артында бусагаланып аккан су шарлавык ясый—ул лимонад фонтаны кебек күбекләнеп, кызыктырып үзенә тартып тора. Коры көннәрдә кендек күмелмәслек су янгырдан куәт алып, тирәнлек, маҗара, сер һәм яңалык булып килгән ' 1964 елның июлендә, яшенле яңгыр үтеп киткәч малайлар гадәттәгечә шарлавык төбен үлчәргә килделәр. Чоңгыл тирән иде—аяк очына бассаң, сузылган куллар күмелерлек. Су җылысына ияләнгәч, һәркемнен кыланасы, тамаша кыласы, ярышып мактанасы килә. Фазыл, буа читендә картайганчы исән-имин үсә алган өч аерлы өянкегә менеп сикерде. Канат итеп жәелгән куллар су өстендә шапылдап тоткарлык ясый—аяклар су төбенә батып керми. Фазылдан сон әлеге сикерүне кабатлап чыктылар. Марсель үзенчә рекорд ясарга теләде: чираты җиткәч, ботакта талпынып торды да шарлавыкка башы белән чумды. Җирдәгеләр саный. Бер, ике, өч... биш ун Ну. малай, Марсель моряклар кебек су астында утызга хәтлек санаганчы тора ала... Утыз биш, утыз алты... кырык. . илле биш алтмыш ике.. Санау өзелде. Яр өстеннән физкультура укытучысы узып бара иде. —Рәкыйп абый! Марсель батты... —Ул ташбаш батканчы әле... —Җитмешкә хәтлек санадык инде, чыкмый. —Сездән качып йөзеп киткәндер, яхшылабрак эзләгез! , Рәкыйп абый китте. Малайлар шомнан арына алмады. Чоңгылдан чыксан. инеш йөзеп качардай түгел. Шарлавык төбен аулау китте. Чумып чыккан берсенен җавабы салкын: «Юк! Юк! Юк ул анда!» Ниһаять, Юныс чыкты >Аягын таптым, тыным җитмәде «Хәзер алып чыгам* Һәм Юныс Марсельне аягыннан тартып алып чыкты Сикергән хутка башы белән чоңгыл төбендәге ләмгә кадалган Марсель. Буа ярында ясатма сулыш алдырулар, авыл уртасындагы медпунктка алып баруларның ярдәме тимәде Көнгә унбишәр, хәтта унҗидешәр тапкыр су коенырга килә торган малайлар пожарный буасын күрәлмас булдылар Митәй. шуклыкның чиген белмәде, утырып уйныйсы уеннарны тәгәрәп, биш адым атлыйсы җирне йөгереп үтә торган иде ул. Аларнын тыкрыгы атлар фермасы юлы өстендә иде. Эштән кайткач тугарылган атларны капкадан чыгарып жибәрсән шул җитә—солынын кайда икәнен беләләр тегеләр—«Конюшныйга* үзләре теркелди... Митәй тыкрыкка хуҗа— өй турысына килеп җиткән атларны йә таш атып, йә таяк күтәреп фермага куалый. Менә бервакыт, тояк астында тузан шартлатып «Буян* килә. Буян өч ел рәттән чабышта беренче килде, быел жыен алдыннан, кайсыдыр көнчесе анын койрыгын төбеннән үк кисеп алган, бәйрәмгә алып чыгарга хурлансыннар, дигәндер.. Фазыллар жинүче айгырга сокланып торган арала Митәй инде каезланмаган тал чыбыгы белән койрыксыз Буянны куа китте Өркетелгән ат кушаяклап йөгерергә тиеш иде. Нишләмәк кирәк, һәр малкайның үз халкы шул. Буян, көнозын камчылаудан туйган инде дигәндәй, ыргылудан кисәк тыелып калды. Гаярьлеген кая куярга белмичә, Митәйгә таба кырын-кырын биеп килде дә дагалы тоякларын уйнатып тибеп җибәрде Митәй. тыны чыккан туп шикелле шапылдап очып төште. Үз исемен ул ике-өч минуттан сон гына ишетә алды... Жәйге каникулның бер аен караватта үткәреп урамга чыккач, Митәй бәрелеп-сугылып уйный торган уеннарда катнашмады Онытылып йөгерсә, шундук чүгәләп, эчен тотып өнсез кала иде. Әлеге балалык шугы аны кырык яшеннән гүр иясе итте. Митәйнен чын исеме Дмитрий икәнен кабер ташыннан укыгач кына белделәр. Ә Казбек ... үзенчә югалды. Аны күргәч кызларнын чырык-чырык көлүе, малайларның су коенганда «Нихәл, керәшен?*—дип үрелә-үрелә караулары, көннәрдән бер көнне, гарьләнүнең сонгы чигенә җиткерде һәм унҗиде яшьлек Казбек. Лаеш районына барып, Бабайны үзе эзләп тапты. Армиядән сон ул авылга бөтенләй кайтмады. Сөннәтле «керәшеннең» бер марҗага өйләнүе билгеле, ләкин шуннан ары хәбәрнең дәвамы юк. Шулай итеп. Фазыл язмышында кешеләр әкренләп: әтилеләр һәм ятимнәргә, мөлкәтлеләр һәм хәерчеләргә, сөннәтлеләр һәм кяферләргә бүленде. Ә теге Бабай вәгъдә иткән яна чалбар йола гамәленең матур ялганы булып калды. Үсеп, кеше арасында эшли башлагач, Фазыл чалбарсыз Бабайны канатлы сүз итеп кулланыр, эшләрбез, табарбыз, бирербез, булыр, ярар дигән вәгъдәсезләрнең авызын томалар. Килә бер көн, ир бала малай-шалай уеннарына кызыкмый, шырпы мылтыклары югала, тал ботагыннан бөгелгән җәяләр турая, уенчык машиналар ватылып бетә, жинел сөякләр авырая, урамга яланаяк чыгу хурландыра. • Пожарный* буасы кечерәкләр кулына кала .. Урамнан почтальон үтеп китсә хат көтәсең, өенә күрше керсә кемнәндер сөенечле хәбәр җиткерер кебек. Кич җиткәч күнел оясына сыймый. Ыспайланып капка төбенә чыгып басасын. Чөнки клубка чыга торган чак. Ләкин сине беркем ияртми, син әле мәктәп баласы. Митәйнен әтисе мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли. Авыл Советы аларга яз башыннан ук ике машина каен утыны китереп аудара. Каен утыны жәй буе кипсә, кыш көне жинел ярыла. Митәйләр, каланча төбендә кәрт уйнаган мужикларны чакырып, чи бүрәнәләрне койма буена культуралы итеп өйдерәләр Ишелмәсен өчен чәнти бармак юанлыгы шып белән урап боргычлап куялар Шуннан соң малайлар көн саен кич, бүрәнә өстенә тезелешеп, утын киптерәләр. Фазыллар урамы—өлгереп И пешкән кызларның клубка йөри торган олы юлы. Дөрес, бу урамнан яше житкән егетләр дә уза, ләкин бүрәнә өстендә утыручылар өчен ал арның поты бер гиен ыалар үтеп киткәндә малайлар, сүз куешкандай, сулыш алмаска тырышып тынсыз калалар. Урамы-урамы белән пардан киенүләрен күр1 Каенлык очы кызлары барысы да ак җирлеккә кара түгәрәкләр төшкән «резидәкәй» күлмәктән. Артка җәеп бәйләнгән бүз яулыкның чигүле бизәкләре маңгай өстенә туры килер. Озын балтырлы гольфиклары акбур белән акшарланган чүәкләр эченнән үсеп чыккан кебек. Кызлар үтеп киткәндә Фазыллар урамында хуш исләр эленеп кала. «Сирень», «Жасмин», «Красный мак», хәтта «Красная Москва» ислемайлары бергә кушылып, утын киптерүчеләрне иләсләндерә. үсендерә, клубка чакыра. Зур кызлар төркем-төркем йөри, билгеле инде, аларга берәр пионер яшеннән чыкмаган кыз ияргән булыр. Ике-өч тапкыр ияргән булырлар да, аннан сон үзләре яңа төркем җыяр. Шулай башлана инде ул яшьлек дигәнен. Апасы клуб урамында яшәгәч, Хәмдия утырмага еш килә. Кояш баеганчы апасы белән чәй эчәр. Ә саубуллашып чыккач, өенә түгел, зур кызларга ияреп клубка китеп барыр. Чибәр кызлар тиз үсә инде ул. Бер күзәтте моны Фазыл, ике сизде... Өченчесендә түзмәде—классташы Хәмдия артыннан клуб ишегалдына барып керде. Көндезләрен, балалар киносы карарга күп килде ул монда. Ләкин кояш баеп, махсус ватылып беткән лампочкалар өчен күктә йолдызлар кабынгач, клуб тирәсе бөтенләй башка. Көн саен кич бәйрәм монда. Язга чыккач биюләр гел урамда гына үтә. Клуб мөдире Наилә апа алты йөз утыз кеше арасыннан Фазылны танып алды. —Фазылжан, әйдә, баянчыга урындык алып чыгыйк әле. Алты йөз утыз кеше аны көтеп кала—ким дә түгел, артык та түгел. Нәкъ алты йөз утыз кеше! Санап торасы юк! Митәйнен әтисе әйтте моны: мәктәптә ничә бала укыса—клубка йөрүче яшьләрнең саны шунынча диде. Клуб тәрәзәсеннән төшкән яктылыкка баянчы килеп утыргач, кычкырып сөйләшүләр, кирәксезгә бакырулар, урынсызга сызгырулар кими. Төркем-төркем кызлар, урамнарын сакларга тырышып кына, вальс көтәләр. Алай икән... «Татцик» кызлары косынка бәйләп, ак гольфа урынына эре челтәрле кара оек кигәннәр. . «Татиик»нын ярты халкы Казанда яши. ял көне җитте исә, берәр яналык алып кайталар... «Татцик» кызлары быел кигәнне Шәле кызлары киләсе елга гына кия башлый әле. . Наилә апанын зурлавы Фазылны кеше күзенә чыгарды—тар балаклы яшел чалбарга озын җиңле ак нейлон күлмәк кыстырып кигән, йөзек кашы ябыштырылган кара галстуклы ике кала егете кул биреп күрештеләр: —Нихәл, малай?! Кала егетләре кул биргәч авылныкылар да санлый. Фазыл белән күрешү башланды. Кайсы кызык өчен, кайсы күнелен күрер өченгә, кемдер үртәү йөзеннән, тик нәтиҗәсе бер—кул биреп күрешәләр икән— димәк син инде егет кеше! Шулай башлана иңде ул. Клубка быелларда гына йөри башлаган кыз-кыркын, тәрәзә яктысына кызыккан ут күбәләгедәй, баянчы янына елышкан. Яктылык килеп җитә алмастай читтә базар торырдай яшьтәгеләр. Ә инде кияүгә чыгу өметеннән ваз кичкән сазамыклар яктылык белән караңгылык кушылган якка карап лаф оралар. Галстугына йөзек кашы ябыштырылган егетләрнен берсе Хәмдияне биленнән тотып алган. Вальс көенә салып тәрәз яктысыннан карангыга таба бөтерә. Әйләнешкә керде кызый. Фазыл ише салагаларга кунак егетләр белән ярышу кыенга килеө Шулай башлана инде ул... Шәһәргә китеп төпләнгән яшызәр атна уртасында кайта алмый. Танцы-мансылар яп көннәре генә үткәрелә. Башка вакытта клубта гел кино гына. Зурлар арасында буталып йөрмәсеннәр дип. балалар өчен көндез аерым күрсәтапәр. Биш тиенлек кенә үзе Ләкин Фазылларга егерме тиенлек зурлар киносы кирәк. Көндезге сеансларда фильмнарның үбешә торган урыннарын төшереп калдырапар. Малайларның нәкъ әнә шул төшеп калган өзекләрне күрәсе килә. Егерме тиенлек кинода әтиле малайлар гына Хәмдиянең дә әти-әнисе исән, ул балалар арасында иөрми Кунак егетләр кайтканчы кызны күрергә атлыгып тора Фазыл. Иртәгә Һинд киносы кайта, дигән хәбәр белдерүдән алдан таралды. Өч сәгать буе Хәмдия янында утырасын килсә керү хәйләсен табарга кирәк. Уеннар беткәч, гармунчы урындыгын клуб мөдире бүлмәсенә илтешли Фазыл Наилә апасына пышылдады: —Иртәгә «Бродяга» кайтамыни? —Әйе бугай. Иңдийский фильмнарның киләсен алдан әйтеп булмый ич. Иртән китерәләр, кичен алып китәләр. Башка киноларны өчәр көн яткыр—кинопрокат бер сүз әйтми... Нигә дип соравын әле? Сезгә кызлар кочаклап утырыр өчен нинди фильм куйсалар да барыбер түгелме? —Ике серияпедер. инде ул... —Әйе, журналы бардыр «фитиль» белән,—һәм Наилә апа егетнең тел төбен сизеп алды, ахрысы,—ниме, Фазылжан, син төшкә хәтлек сугыл әле клубка, каенлык очына белдерү ябыштырып килерсең Аны Әнвәр ябыштыра торганые. Лаештагы консервы заводына киткән ди Бушлай кино карап туйгандыр. Лаеш шулпасын чөмерсен бераз. Ни өчен Фазылга тапшырды сон әле Наилә апа бу эшне? Ятим баланы кызганыпмы'1 Юк. Авылдагы ятим балаларны саный китсәң—үзе бер клуб Хикмәт шунда ки—Наилә апагызны Фазылның абыйсы озатып йөри Булачак каенэнекәшкә якты йөз күрсәтүе яратышып йөрүләренең нәтижәсе булса кирәк. Фазыл Хәмдияләргә уртадан урын алып кала. Куанычын сиздерер өчен арткы рәтгәге сөннәт эшләренә кычкырып сәлам бирә. Ут сүнеп, экранда һинд күренә башлагач, ул пешкән каен жиләгенә үрелгәндәй сабырсызланып кызнын кулын тота. Кинодагы мәхәббәт җырларын тыңлаганда куллар кысылып тирләп чыга... Өч сәгать буе утырып Фазыл нибарысы өч сорау биреп өлгерә. «Аланнарда кунасынмы әллә? Иртәгә клубка чыгасынмы? Берәр фотон юкмы, бир әле...» Хәмдия жавап бирүен башкаларга сиздермәс өчен: «Юк. Әйе. Ярар», дигәнне аңлатып ым кага. Кызны озата кайта торган урам кыска, ә Фазылның җырлары озын. Атна тиз үтә, ял көннәре языктыргыч. Уеннарда Хәмдия аны бөтенләй күрмәмешкә сабыша. Авыл кызларына тагын кунак егетләр хужа булыр микән?... Әгәр, бу ятда галстуклы кунак егет тагын Хәмдиянең биленә килеп ябышса, Фазылнын клубка чыгарлыгы калмый. Малайны чүлмәк ватканчы кыйнарга кирәк, дигән Хужа Насретдин, ваткач сон була. Энгер-менгерне көтәрлек сабырлык юк. Капка баганасына кагылган колгада сыерчык сызгырына: «фи-фи-и-и!»—ди ул Фазылны үртәп... Әйе, кул кушырып утыра торган балачагын үткән, әйдә көрәшкә чык! Яшь үләннән исерешеп кайткан мал-туарлар абзар тоткынлыгында тыпырдаша Әниләре йоклата алмаган карга чебиләрен тирәк очындагы шәфәкъ нуры борчый. Мишә буеннан килгән җилләрдә шомырт чәчәге исе Кыш буе шикәр ашап чыккан бал кортлары, кайтыр сәгатьләрен онытып, читән төбендәге тузганак чәркәләреннән комсызланып ширбәт чөмерә Җәй хакимиятне үз кулына алмаган әле, калын киенсән—эссе, күлмәкчән йөрсән—салкынча... Фазыл утлы күмер кебек чәчелгән тузганак чәчәкләре янында туктап калды, ниндидер бер карарга килеп иелде һәм озак уйлап тормастан. Л тпткт чәчәк тузанына чумган бер бал кортын ике канатыннан б^пир т! ^ с“Ртына утыртты. Монысының чагуын азсынып тагын ,.;г, тотты Клуб янына килеп җиткәнче егетнен кулы ике корт агуыннан күзгә күренеп өрелде «Нихәл, малай?»—дигәндә. Фазылның кабартма чаклы кулын тотып « п> иттеләр, кайберәүләр хәтта ышанмыйча икешәр кат күреште әле. «нишләде кулын?» дип йөдәткән саен аклана торсан кабартмаң шинәр. . л вакыт әрәм итмәде, корт чакмаган кулын кесә төбенә яшереп, туп- туры^кунак егетләр янына юнәлде. Килә-килешкә үк галстуклысына кул —Нихәл, мине сагынып кайттыңмы? Бу чаклы әрсез шаяртудан шаркылдап көләргә тиешле кунак, гаҗәпләнүеннән чайкалып, артка түнде, күз карашлары ирексездән корт чаккан йодрыкларга иярде. —Кул кычытып тора бүген,—дип өстәде Фазыл һәм бәләкәй гәүдәсен эре тотып, Наилә апанын сөйгән егете янына, әйе, абыйсы янына килеп басты. Күрсеннәр, ул ялгыз түгел! Абыйсының минем тирәдә бик балкыма әле, дип әйтәсен белә, шуңа күрә куганны көтмичә, симез йодрыгын уйнатып, сөннәттәшләре ягына күчте. Үзе кырын күз белән генә Хәмдияне күзәтте—янында шәһәрнекеләр күренми... Ул көнне кыз озатылмады һәм гарьлегеннән, атна буе клубка чыкмады. Низам тавык түгел... Һ әр авыл үзенә күрә бер кечкенә дәүләт ул... Анын патшасы— колхоз председателе, баш вәзире—партоешма секретаре. Идарә әгъзалары үзләрен һичшиксез сенат дип исәпләр. Конторда эшләүчеләр авылда министрдан ким яшәмәс. Бригадирлар—урядник, авыл советы рәисе староста, участок милиционеры—пристав. Патша сараенын матбугат органы эшләп килә—бәйрәм саен конторда. мәктәптә, савымчылар йортында һәм автопаркта даими рәвештә стена газеталары чыга, кимчелекләрне читкә түкмичә генә колхоз радиочелтәре эшли. Авыл корылтаенда чәчрәп сөйли торган сәясәтчеләр бар Патшанын коллары арасында батырлар, куркаклар, алдынгылар һәм ялкаулар да җитәрлек. Күрше патшалыктан кунаклар килсә аларны шамакайлар каршы алыр. Кыскасы, һәр дәүләтнен ким дигәндә бер җүләре булыр... Зуррак авылларда икәү дә әле ул. Низам егетләр кулыннан утлы төпчек җыеп йөри. Төпчекләр кыска, ике суырдын исә янып бетә Шуна күрә Низам аларны бармак араларына кыстырып җиде-сигезне берьюлы тотып тора. Клуб тирәсенең лампочкалары сүнгән энгер-менгерендә Низам куш учлап утлы күмер тотыл йөргән күз буучыны хәтерләтә. Ул үзенен балачагын хәтерли башлаганнан бирле абыйсы белән җиңгәсе кулында яши. Әтисе сугыштан кайтмаган. Ике бала тотып калган әниләре черек бәрәнге җыярга чыккан җиреннән карлы балчыкта аягына салкын тидереп шешенеп үлгән. Низам, абыйсы белән өй борынча йөреп көн күрә. Ләкин ничек кенә кыен булса да хәер сорашып авылдан ары китми, чөнки мул хәер өметләнеп авылдан капчык асып чыгып киткән ятимнәрнең күбесе кире әйләнеп кайтмады; кемдер адашып үлгән, кем тифтан җан тәслим кылган, кайберләре исә, өтермәнгә эләгеп, өйгә кайту юлын бөтенләйгә югалткан. Сигез яшькә олы булгач абыйсы сугыштан сонгы елларда өйләнерлек егет иде һәм үзе кебек бер ятимә кызны ризалаштырып иске нигезгә алып та кайтты. Ятимә кыз абыйсына хатын, Низамга исә җинги, апа һәм үги ана булды. Низам өйләнеп башка чыгар, өйдә зур кашык бушар дип, күпме генә көтсәләр дә өметләре акланмады. Низамга инде утыз тулып килә... Өч кешелек гаиләдә берүзе яши. ике кешелек ашый, өч кешелек эшли. Клубка көн саен төшә үзе Кызлар аны якын китерми. Өсте-өстенә кигән кепкаларының ике катлы козырегын, кечкенә буйлы абыйсыннан казган кәчтүннең кыска жиннәрен. каеш урынына чалбар билдәменә уралган бичәүкәсен. түбә буявы белән тигезләп капланган кызгылт ботинкаларын күргәч, көлми нишләсеннәр инде... Низамнын кушаматы юк. Ул үзе кушамат. «Син Низам мәллә?!*—дип өстенә әйтсәләр кылган жүләрлегенне аңла шуннан. Мазайларга Низам дигән исем кушу бетте Акылдан шашмаган ул, жүләр генә. Колхоз акча биргәч кибет тирәсенә җыелган дивана, тинтәк, ахмак, котырган ирләрне күрсәгез сез—Низам ул көнне авылнын ин акыллысы. сабыр, тәүфыйклы баласы булып кала Низамнын холкы гел бер төрле—дуамалланмый, кызмый, сүгенми, рәнжетми. бары тик.чамасыз беркатлы гына Кичерегез, беркатлы кеше дип безнен якларда тиз ышанучан самимиләргә әйтәләр. Расланмаган хәбәрләргә, ялган идеалларга, буш вәгъдәләр һәм су кушылган җиңүләргә ышанып яшибез ич әле Димәк жәмгыятебезнен горизонталь баскычында яшәүчеләр—һәммәбез дә Низам кебекләр икәнбез. Хәер, сүз безнең турыда түгел... Күз алдыгызга китереп карагыз: Алып. Салсал, Турайларның өчесен бил алышка чакырырлык гәүдәсе белән Низам күнитек буе малайлардан өркеп яши. Зират тавыннан хутлы төшеп, кибет күперенә кинәт борылганда Юаш Нсггфулланын бәрән себеркесе төялгән арбасы кендегеннән ычкынды. Низамнын клубка килеше иде. Нотфулла жөмлә араларына нокта куймыйча гына тоташтан шундый озын итеп сүгенде ки. алгы күчәрле тәртәне элдереп качкан атны йөк янына куып алып килгәндә дә әйтер сүзләре бетмәгән иде әле. Ник дисән. әлеге күпер авылнын кыл уртасында, кичке тынгысыз халык кая бармасын гел шушыннан үтә. Ат биеклеге өеп төягән себеркеләр тавыклар фермасы өчен кышка әзерләнгән яшел витамин запасыннан иде Өйгә алып кайтканыңны күреп, идарәгә барып чаксалар, кәефне бозачаклар. Дөрес. Сакал Шәйхи үз кеше, кырыс Указлар чыгарып тормас, ләкин идарә составында берсе-берсе чишмә башына торырлык егерме мужик, районга җиткерерләр... Нотфулла тагын сүгенәм дип авыз ачканда Низамны күреп алды. —Апак. атны чигендер әле, мин арба башын кендегенә утыртам. Килде Низам, атны йөгәненнән тотты. Тик Юаш Нотфулла, күпме көчәнмәсен, күчәрдән төшкән арба башын күтәрә алмады. Юкә себеркеләре бүген генә урылган, чи һәм авыр иде шул әле. Гомер буе ат тирәсендә чуалган Низам нишләргә кирәген шундук аңлап алды: —Үзем күтәрәм. Син чигендер. Юаш Нотфулла. Низамнын жененнән куркып тагын сүгенә башлады, күр әле моны—кендеге тырпайган арбаны күгәреп, урыныннан күчерде, атны чигендергәнне дә көтмичә күчәренә утыртты’ Аг хуҗасы сөенергә теләп «әгүзе. «не укый башлады, ләкин аның бисмилласы сүгенү катыш иде Үзе кесәсен капшый—өч сум. биш. ун сум акча чыкса менә хәзер Низамга тоттырасы иде. Юк шул. куен кесәсеннән бая гына ачылган «Беломор* чыкты. Низам монысына ныграк сөенде. Ә бүген кич ул күргән бер малайга «Беломор» бирде. Көн саен төпчек жыеп куаныч тапкан Низамнын тәмәке өләшеп йөрүен аңламыйлар. Ул үзенчә әжәтен түләргә тели иде. —Абыенныкын суктыңмы?—диде бер кәрлә тәмәкече. —Юк.—диде Низам күкрәк киереп.—абый «Памир» тарта Сигарет ярата ул. —Каян алдын? — Юаш абый бирде. Арбасын күтәреп кендегенә кидердем — Буш арбаны любой хөрәсән күтәрә аны. —Менә кара, ышанмасан. яфрак яшеле буялган. Низам күлмәк җиңендәге яшел сутны иснәтмәкче булып иелә, теге кәрлә шулчак җирәнеп читкә тайпыла — Низам! Мин сине хәзер әнә теге тал ботагына элеп куям! Өч батырга тиң Низам чиртеш хәтлек малай алдында куркак куянга әверелә. Куып китсәләр тиз генә тоттырмас өчен бәла-казадан читкәрәк китеп баса. Үзе такмаклый-такмаклый аклана. — Без синен белән ахириләр ич инде, агайне, тимә йәме... Ах бу беркатлылык... Табигать кешегә кодрәтне тигез өләшми: дөньялыкка чибәрне— мәгънәсез итеп, акыллыны—явыз, көчлене—жүләр итеп ярата. Беркатлылар исә. өстенлек сөйгән кешеләрнең күнелен күтәрер өчен кирәк, патшалар янында йөргән шамакайлар кебек. Низам өеннән чыкмаса яшьләргә күңелсезрәк тә әле. «Кичә ник күренмәдең?»— дип аптыратып бетерәләр үзен. Авырдым дигәнен ишетмәссең, җаваплары бик гади: «Абыйның «Пәмир»ын алган өчен җиңги галошларны яшереп куйга- ные... Перәү болынына печән урларга бардык Күлмәкне юганыем кибеп өлгермәде...» Башка очракларда җәен-кышын клубтан калмый. Өйләнәсе килә Низамның. Чаршау артында абыйсы белән җиңгәсе пышылдаша башлагач йокыга китә алмыйча интегә ул. Тынлап ята торган гадәтен сизенеп, Низамга урынны өйалды ягына жәя торган булдылар. Карлар ява башлагач кына өйгә кертәләр. Туна белми, ару-талуны сизми, жен-пәриләрдән курыкмый Низам Төн уртасы дип тормый инеш ярына салынган мунчаларның челпек янган тәрәзәләреннән хатын-кызларны күзәтеп йөри. Пәрдә ярыгы калмаса шап-шоп юынган тавышларын озаклап тынлап утыра. Хатыны булган ирләр иң бәхетле кеше анын өчен. Ул аларнын юрган астында, мунчада нишләгәннәрен белә, тик барыбер күзәтәсе, һичъюгы тынлап торасы килә. Низам яшендәге карт кызлар да йөри клубка. Күңелләрендә мутлык булмаса. тәмле йокы сәгатьләрен әрәм итеп, яшьләр янында бәясе төшкән мал кебек мескенләнеп йөрмәсләр иде. Карт кызлар яшь җилкенчәкләрне өйләнергә өйрәтә, өйләнгән ирләрнең күнелен күрә; азарлар-тузарлар, уйнаштан бала тапса табарлар, ләкин Низамны якын китермәсләр, үртәрләр генә. «Низам, кыртлыйсыңмы инде?» «Кыртларга мин тавык түгел ич». «Кем сон?» «Әтәч. Менә син ичмасам кыртлый торган тавык. Оядан качып чеби чыгарыр чагын житкән.» «Андый тавыкны карангыга ябалар ич, Низам!» «Кичә Нәгыйм абыйлар мунчасына япканнарые сине». «Кит моннан, аузына сиим, тинтәк, дивана, паражит, кеше әллә ни уйлар!..» Берәү әрли, бишәүләр көлә... Анламассын бу сазамыкларны. . Ә менә Гадиләне мунчаларда күргәне юк Низамнын. Вәт өйләнер иде ул ана Айгыр жигеп урлар иде. Гадилә жылый башласа ул аны чаршау артыннан ишетелә торган сүзләр белән юатыр иде. Туй итмәсләр, мәжлесзәргә бик күп ризык китә. Мулла никах укыр ярты сәгать буе... һи ярты сәгать кенә түзәргә була! Аннан сон Гадилә гел синеке. Эзләп клубка чыгасы юк. Тезмәгә-печәнлеккә күчеп яшисен, жәй буе сөешәсең. Кышка кергәч чаршаунын бу ягында Низам белән Гадилә, ә теге якта абыйсы белән жингәсе, менә хәзер яшьләрне тынлап ятсыннар Ник мышныйсыз анда дип, инде Низамнан сорап карасыннар, җавапны күптән әзерләп куйды: «Иртәгә иртүк эшкә торасы бар, ашыгыбрак йоклыйбыз »—дияр Их-ма! Хыялы күзенә күренә инде Гадилә генә алдалап йөртә. Беркөнне, бөтен кызлар алдында тел яшермичә, сөйләште әле ул Низам белән. КАМИЛ керимов «Мин нәрсәгә кирәк сон сина?»—дигән була. «Уенчык итеп уйнарыем»—диде Низам. «И. жүләрем ..»—лгае Гадилә сөенеп. «Жүләрем* дигән сүз сөйгән кыхпар авызыннан бигрәк ягымлы булып ишетелә икән. Тынлап торган кыхлар көнчелектән нишләргә белми, кайсы көлгән була, кайсы елмая... Гадилә юата белә, очрашуны үзе билгели: «Урамда икебезнең бергә йөргәнне күрсә, әни үтерә мине Ьүген төнге уникедә жил тегермәне янында көт». Төнге уникедән иртәнге бишкә чаклы көтте Низам. Әле тагын көтә ала иде. тик иртән иртүк ат җигәсе бар «Мин килдем, килүен, тик син инде кайтып киткәниен. Бүген әниләр йокыга киткәч чыгам, түлке көт. Низам*—ди Гадилә, кичәгесе өчен үпкәләми. «Билләһи, валлаһи көтәм Гадилә!» һәм Низам уенчыгы килмичә жил тегермәне яныннан китмәскә булды Төн үтте, ай сүтте, чык кипте Җигүле атлар тезелешеп Торна күленә печәнгә китте. Ә Низамнын алашасы аратасында салам чәйнәп калды. Аны сынык канатлы тегермән астыннан табып, уята алмыйча арбага салып атып кайттылар Җиңгәсе эшсез калган колхоз аты өчен үгез арканлый торган бау белән кыйнады. Аннан сон Гадиләләргә барып, гөнаһсыз базаны үртәп йөргәне өчен, карт кызны каргый-каргый әрләде... Һәм бу каргыш, киләчәктә Фазыл башына төшәр дип. кем уйлаган?!. Уенчык Шәмсия, яки башсыз-күзсез малайлар... Б у тормышта уеннан уймак чыгару бар бит әле. Җиңгәсе кыйнаганга карамады. Низамның гыйшыклы күңеле уенчык көтте. Сазамыклар күкрәгенә буе житмәстәй малайлар Гадиләдән күңеле бизгән Низамны өйләндереп куйдылар бит, тәки.. Яшерен-батырын түгел, авылнын нәкъ икенче ягында тагын бер сәер кеше. Низамнан да беркатлырак ятимә хатын Шәмсия яши иде. Авыз чалшайтырга ашыкмагыз, мен моржалы авылга ике жүләр күп түгел ул. Хәтта туксан капкалы Чыпчык бригадасының да Әки атлы бер катлы агае бар. Бактын исә, бу күрсәткеч башкалабыз белән чагыштырганда—йөз. Рәсәй белән тулаем чагыштырганда мен тапкырга кимрәк. Яшьлектә сөйгән ярларыбыз, парлашып тормыш кичкән багалмаларыбыз: «■И. жүләрем...»—дип әйтәләр икән, димәк без сөелгән минутларда үзебез дә Низам белән Шәмсия хәлендә... Авылда гомер бакый яшәп, шөкер, Шәмсия данлыклы «сары йорт*ка эләкмәде. Ул яшь пенсионерка. Җәй көннәре колхоз эшеннән калмый. Июль челләсе дип тормас—аягында баганалы оекка киелгән галош, өстендә бәби итәксез, озын жинле көлсү күлмәк. Татарча жәеп бәйләгән яулыгы кайчан күрмә—ак булыр Ул ике як күршесеннән гайре кешеләрне танымый Авылныкылар аңа сәләм бирми, аралашмый, ләкин телдән төшерми Низамнан аермалы буларак, күзенә күренсә ни ишеткән, ни белгәнен бәйнә-бәйнә сөйли, жөмләләр арасына нокта куеп тормый, сулышы житкәнче әйтәсен әйтеп кала. Икенче сулыш алганда теге тыңлаучы үтеп киткән була инде. Шәмсиянең өе иске, ярдәм итәр кешесе булмагач, вак ботак утыны гына тартып ташый, эре мал асрамый— ике баш сарыгы, бер кәжәсе бар Үзалдына сөйләнеп йөрүе дә гел шул көндәлек мәшәкатьләренә бәйле. Авылнын яшь «әтәчләре» өчен Шәмсия бик жайлы тәтәй, килгән бер хәсис үзен зур нәчәлник итеп таныштыра, вәгъдәләр белән бичараның күнелен йомшарта, ашый-эчә. күнел ача һәм бәрәнге бакчасы ызаныннан чыгып кача. Икенче көнне Шәмсия, сөенечен уртаклашырга теләп, үзалдына сөйләнә: «Кенән кич кырын Казаннан зимлямир килеп бакчаларымны үлчәп китте, сигәк Хәсәнне Себергә кудырып бәрәңге җирләрен мина бирдерәм диде, печән үстерерсең, тартып ташыйсы булмас, ике сарыгына кышка җитәрлек курмы булыр ди.» «Райком кешесе кереп өйгә акт төзеде. Сакал Шәйхине эшеннән атабыз, аның урынына үзем булам ди, өч көннән мина өй салып бирәм ди. бик гыйшыклы, үзе төне буе өстемнән төшмәде.» «Кичә ике инженер килде. Максимнарның мәктәптән туратып алган каен утыннары миңа тиеш булган икән бүген төяп китерәбез диделәр.» Гап-гади җәйге бер кичтә малайлар тагын клуб ишеге төбендә сөзелеп катды. Подватда «движок» тырылдый, кинобудкада аппарат чырылдый, ишек артында киномеханик сүгенә, залдагылар рәхәтләнеп фильм карый. Бушлай керергә теләсәң кинонын яртысы беткәнен көтәргә туры килә, механикның ярдәмчесе ишек төбеннән китмичә сакта тора. Дөрес, кайсыбер көннәрдә малайлар подвалга төшеп движокның бензинын ябып куялар иде. Ут сүнеп кино өзелгәч, клуб эчендә сызгырыш, кычкырыш, дөбердәтеп аяк тибеш һәм сугыш башлана. Механик подвалга йөгереп движокны янадан кабызган арада залдагы халык түзми озын тәнәфес ясап урам ишегенә ябырыла, билет тикшерү бетә, бушлай керүчеләр өчен «коммунизм» башлана. Ләкин, соңгы көннәрдә яна механик Жит Каюм малае хәтсез усалланды. Әгәр, ут сүндерүчеләрнең берәрсен тотсам пожарный буасына сөйрәп иманнарын себерәм дип әйтә ди. Белдерүләрне үзе ябыштыра, беркемне бушлай кертми. Малайлар, иманнарын исән-сау саклап кына, кинонын яртысы беткәнне көтеп йөриләр, маймыч өере шикелле әле бер, әле икенче күләгәгә сыеналар. Низам өч катлы кепка арасына җыелган төпчекләрен кабыза. Малайлар аны үртәргә кызык эзли, тәмәке тартмагач Фазылнын авызы буш. —Низам, сине Шәмсия чакырды. —Чынлап мәллә?!. —Әйе, әйе,—дип күтәрелде малайлар Фазылнын уенын хуплап,— бик күптән кызыгып йөри икән инде ул сина. —Жал га ялыйсыздыр әле. —Кем ялганлый—безме?! Ышанмасан, әйдә, Шәмсия урын жәеп бер чуен аш пешереп, ике чәкүшкә аракы белән көтеп торам, диде. —Чынлап мәллә?.. —Чынлап. Әйдә! —Әйдә, әйдә,—дип, әйлән-бәйлән уйнагандай, түгәрәктән чыгарга ирек бирмичә, Низамны алып киттеләр. Бай кеше капкасына бер йозак элсә, ялгыз хатын бишне элә. Әллә куркудан, әллә мал кадерен сакларга теләпме—Шәмсиянен капкасында эчке яктан җиде терәү бар иде. Дөбердәтә торгач, ике-өч терәү ауды. Урам ягы тәрәзәсеннән: —Каравыл кычкырам, китегез!—дигән тавыш ишетелгәч, малайлар тынып калды. —Шәмсия апай, райкомнын теге кешесе килде. Ач капкаңны. —Хәзер, хәзер ачам!.. Капка ачылуга, Фазыл белән Мәгъсүм ике кулыннан сөйрәп, баш катар этеп дигәндәй, Низамга кире чигенергә ирек бирмәделәр Шулай итеп җиде күсәк янадан терәү булды. Малайларның уйлавынча, өй эчендә нидер дөбердәргә тиеш һәм аннан сон, бите-күзе тырналып. Низам очып чыгачак. Әгәр, кино беткәнче дип клубка ашыкмасалар, малайларга ай-һай озак көтәргә туры килер иде. Шәмсия апагызнын алпамшадай көчле, нарасыйдай ягымлы, ком гарәбе шикелле әрсез, аю кебек талымсыз егетне әле бүген дә куып чыгарырга исәбе юк. Икенче көнне үк капка терәүләрен утынга турап Низамга тавык бәлеше пешереп бирде ул. Абыйсы белән жингәсе эзләп килмәделәр Низамны. Карыны ачса ашаган җиренә кайтыр әле диделәр. Ат җигәр вакытка уянып «Ждрар, мин киттем!» дисә дә кояш баеганда ул яңадан Шәмсиягә әйләнеп кайтты Ярты гына сәгатькә клуб янына да килеп китте әле_ Кино карарга түгел, малайларга «кияү бүләге» өләшергә. Ачылмаган бер кап «Аврора* сигаретын малайларга таратып бетерде. Гомердә тәмәке тартмаган Фазыл белән Мәгъсүмгә дә эләкте. Низам өч козыреклы кепкасын ташлап яланбаш килгән, сул якка таралган чәче күпереп тора. Кыска жинле сары күлмәге сырлы бәләк астыннан әле яна чыккан. Үкчә астында тапталып йөргән сатин ыштан балагы кыскартылган Ул «Аврора»нын икенче кабын өләшмәде, бер сигарет шудырып малайлардан ут алды Авызын клуб түбәсенә төбәп, эчендәге төтенен сытып чыгаргач, уенчыгы исенә төште бугай. — Кайтам! Шәмсия жингәгез эзли чыгар.—һәм ул саубуллашырга теләп, кулын сузып торды. Малайлар берәм-берәм килеп ана кул бирде. -Әллә акыл кергән инде мона’’!—дип, сынык теш арасыннан төкерек атты Мәгъсүм Арадан бер зуррагы жавап тотты: — Һе' Өйләнде димиләр, башлы күзле булды диләр бездә... Башсыз-күзсез малайлар көнләшеп. Низам артыннан карап калды. Төртеп төшер И кмәк белән пычак гел бер табында. Икесе дә үз урынында. Берәүләр җитештерә, икенчеләр бүлә. Җитештерүче бүлүчене сөймәс, бүлүче җитештерүченең мон-зарына колак салмас. Кемнәрдер тир түтә, эзләнә, таба, югалта, ялгыша... Кемнәрдер шул кешеләрне бәяли, хөкемгә тарттыра, акыл өйрәтә, мәхрүм итә. Байлар һәм хәерчеләр, явызлар һәм мескеннәр, түрдәгеләр һәм ишек төбендәгеләр, комсызлар һәм гаделләр, кораллылар һәм буш куллылар. сайланганнар һәм сайлаучылар арасында барган мәңгелек көрәш—яшәү дип аталадыр... Фазыл әлеге хакыйкатьнең кайсы төркемендә сон? Шушы яшенә чаклы тапкан-табынган мөлкәте юл капчыгына сыйса да ул үзен сукбай дип исәпләми. Матди яктан нужасы юк. «Ак Чишмә»нен төгәллек сөйгән булдыклы хисапчылары, үз көенә яшәргә күнеккән бораулаучыларны акча алырга кайчан кайтырлар микән дип, кул кушырып көтеп ятмадылар. Исәбенә тиешлесен банктагы керемнәргә күчерә тордылар. Шунда ук пенсиясе дә җыелып бара. Яна сәясәтчеләр акча белән шаяра башлагач абзагыз бөтен булган сәмәнен талир тәнкәләргә авыштырды. Көрәшмисен икән—тәнендә җанын бар килеш яшәүдән туктыйсын! Бәхет өчен көрәшергә дисән. балачактан бирле авырлыкта чыныгып үскән Фазылның физик көче җитәрлек. Язмыш сынаулары һәм югалтулар хисабына яши-яши җыелган акыл көче жинелергә ирек бирмәс. Ир егәре—физик һәм акыл көчендә. Ә егәрлекне бездә ат көче белән үлчиләр. Татар тумышыннан жигүле ат инде ул. Ат җигүчеләр безгә утырып йөри, йөк төяп ташый, сүтенә-сүгенә камчылый, дилбегәне кая тели—шунда тарта, тугарып болынга ж>1бәрсә кушаякны аркан белән тышаулый... Вагон тәртәсенә ат булып җигелергә әзер ул бүген... Фазылнын калган гомере—бәхетнең бер төре. Ә бәхетле кеше бервакытта ла үзен ярдәмгә мохтаж мескен дип санамый. Тагылмалы язмышны алып, Әжәл эзләп тапмаслык сукмакка качасы иде бу тирәдән. Ә бәлки, киресенчә, каршысына чыгасыдыр? Нигә дип әле аны урын өстендә көтеп ятырга?! Фазыл юл читенә чыгып басты. Көн оешып җитмәгән әле. Кояш күләгә кыскартырлык күтәрелмәгән. Җилләр җылынмаган. Исән кайткан сыерчыклар, кырларга сибелмичә, авылдан качып электр чыбыгына тезелешкән. Көздән коргаксып калган саран болыннардан үлән ялварып кычкырган көтү тавышы әле якында гына. Ул башта Чаллы ягына баручы машиналарга кул күтәреп карады. Күбесенчә « КамАЗ»лар чаба, юк чапмыйлар, бер-берсе белән узышалар! Унга-сулга карамыйча, бәйге тоталар—һәммәсе үзенен финишына ашыга, һәм Фазылның кул күтәреп басып торуы аларга хәерле юл, изге җиңүләр теләп кату ише генә Иллеләп машинага сәлам бирде ул... Шуннан сон Казан ягына ашкынучыларны аулау өчен трассаның икенче ягына чыгып басты. Шунысы сәер, Актаныш ягына вагонны ияртергә теләмәүләрен оптимист Фазыл үзенчә яхшыга юрады... Казан ягына бәйге тотканнарның да ана исе китмәде. Бөркәүле- бөркәүсез. йөкле-йөксез, прицеплы-ялгыз, иске-яна машиналар кул күтәреп торган ир уртасы кешене үртәп, киресенчә, тизлекләрен генә арттыралар. Хәтта, исереккә санапмы, анын турысына җитәрәк, бәла-казадан сакланып дигәндәй, рульне юл уртасынарак каератар иде. Ярты сәгатьләп вакыт үткәндер инде, шәт. Үртәлде Фазыл, һай үртәлде. Ялыныч көнгә калсан юк инде ул, штурвал үзеңнең кулда булсын икән! Менә тагын бер генә машинага өметләнеп карый да вәссәлам. . Юк. монысы туктамады, ярый, әнә теге ак кабиналысы туктар кебек... Менә тегесе өметле күренә... Тагын берне генә... Тагын... Бетте, сонгысы Юк тагын иң сонгы тапкыр күтәрәм дә кулымны вагоныма кереп ятам... Тагын бер генә... дия-дия, Фазыл инде күтәрелгән кулын төшерергә дә хурлана башлады. Дөрес юлны күрсәткән юлбашчы һәйкәле кебек, Мәскәү ягына карап, тораташтай басып тора. Бил сөяген вак тешле пычкы белән кискән кебек, сызлавы көчәйде. Ә менә бөтенләй өметләнмәгән транзит килеп туктады: аклы- кызыллы, зәнгәрле буяуларны кызганмыйча буяганнар үзен. Бөркәүле арбасы йөк ташучы поезд вагоны кадәр озын, калай тышлы, алты күчәрле. Чит ил сүзләрен самолеттан укырлык зур итеп язганнар... Тормозлары «чыш» итүгә кабинасының сул яктагы ишегеннән бер кыз сикереп төште, төшүгә үк аяк астында барган буаз сумкасын тартып алды. Фазыл, ул кызыйга ишек ябарга ирек бирмичә, шофер белән сөйләшергә тотынды. —Туганый, әнә теге вагонны Казанга чаклы гына алып бар әле. —Вакыт юк! —Нибарысы җитмеш чакрым ич инде. —Ашыгам! —Әйбәт вагон ул! Төзек, тагарга да җайлы. —Көтәләр мине! —Түлим мин, күпме сорасаң да түлим. —Ярамый! —Алайса колыюга чаклы гына! ГАИ постында калдырырсың. —Яп ишекне! Туктамаганнары өчен сызлануга өстәлгән хурлыктанмы, әллә бу транзит автопоездның кирәкмәгәнгә туктавына ачуы чыгыпмы—ишек шактый ук каты ябылды. Син—Казанга, мин—Казаннан Я лынычлы мосафир әлегә Фазыл гына иде. инде икәү булдылар. Кызый, бөркәнчеген җилкәсенә төшереп, кара күн куртка кигән. Тар итәге дә күннән тегелгән, материалы җитмәгән ахрысы— тезен капларлык түгел. Ә инде елан кабыгы сыман колготкие күн куртка белән күн итәкнен дәвамы кебек кенә. Шәмәхә шакмаклы тыгыз брезенттан тегелгән сумкасы да таныш, андыйлар базар тирәсендә көн күргән алыпсатарларда кул саен берәү... — Мин ничек машина туктатырга белмим, син утырганыннан төшеп калдын. ^ Кызый, йөзен яшергәндәй, Казан ягына карап баскан иде, Фаэылнын сүзләрен бәйләнүгә санапмы, жавап кайтарырга кирәк дип тапмады. Ул йөк машиналарына кул күтәрмәде, автобус көтәргә иле ахрысы исәбе Фазыл да. иртәнге уйларыннан ваз кичеп, юл кырыена ник чыкканына үкенә башлаган иде инде. —Ә монда автобуслар туктамый. Иске зират өстендә торабыз синен белән Күпме хәвеф күрде бу тау бите... 1971 елнын жәендә Әмир Ашрапов белән юл төзүчеләр өчен су скважинасы бораулаган идек без монда Кире күмдерделәр. Бу юлны «Каздорстрой» сатды. «Каз» дигәне Казан түгел түлке, Казакьстаннын юл төзүчеләре... Ул елны мин әле Ростов өлкәсеннән яна гына укып кайткан идем... Хәер, боларны нәрсәгә дип сөйләп торам инде мин сина... Сыртын белән тыңлагач?!. Туктамаган машиналардан да хужы икәнсен син,—диде дә, кызыйга, тыз-быз килгән машиналарга, гомумән, егерме көнлек дөньясына кул селтәп, вагонга таба атлады. Башта әкрен генә атлады, чөнки алга таба нишләргә кирәген белми иле әле ул Бераздан, тормыштагы барлык кимсенүләрдән котылу чарасын тапкандай, адымын тизләтте. Әгәр теге кызый эндәшсә туктатып ката иде.. Туктатмады кызый, әмма кире борылып Фазылның эзенә карап катлы үзе. Хәллерәк төзелеш оешмасынын тулай торагы чаклы автобус тизлеген киметмичә, битараф кына узып киткәч, күн тышлыклы кызый да юлнын икенче ягына чыгып басты. • Бу кызга да мәшрикъ белән мәгърип икесе бер якта икән»,—дип уйлап куйды, яшел вагоннын тәртәсенә килеп ябышкан Фазыл,—максатлы кешенең юл юнәлеше үзгәрмәс иде...» Хәер, башкаларда ни эше бар, кыйбласыхтар күбәйде лә бу заманда... Көчен кая куярга белмәгән шалапай кебек тәктомалдан вагон тәртәсенә барып ябышкан Фазылны күрмәмешкә сабышса да кызый кызыксынырга мәжбүр булды. Кояш астыннан алып китеп, тар урман күләгәсенә урын алыштыра ахрысы бу, дисәң—юк, тәртәсеннән көчәнә- көчәнә, чыраен сытып тарткан саен алгы көпчәкләре олы юлга таба борыла, ә яшел вагон үзе тар урман тоткынлыгыннан котылмакчы. Җир өстенен көпшәклеге хут алырга ирек бирми, йолкып-йолкып тартканда гына көпчәкләрнең кыймылдаганы сизелә. Фазылның нишләргә теләгәнен бик төшенеп житмәсә дә юлаучы кызый интеккән кешегә булышырга кирәк дип тапты һәм базар сумкасын каен төбенә сөяп кулларын бушайткач, яшел вагоннын артыннан этешә башлады. Юл өзегендә бик күп машиналар эткәнгә охшый—кызый ирләрчә тырыша белә, көчен кызганмый, аваз чыгарып көчәнми Ләкин тәртә читкә каерамы—вагон таш юлга чыгарга теләми, чит-читләп бара. Менә тизлеге дә артканнан арта тора, чөнки ярты чакрымга сузылган таулы юлнын сөзәк өлеше иде инде бу Кызый тиз генә һушына килеп вагоннын алдына чыкты һәм Фазыл кулындагы тимер тәртәне бөтен гәүдәсе белән җиргә батырды Тәртәнең бөгәлжәле башы шуып барган җиреннән көпшәк чирәм астына кереп кадалгач, вагон сискәнеп туктап калды. Алар бер-берсенен күзенә карамадылар әле. — Каян килеп тыгылгансыңдыр, үзем дә тәгәрәтә идем. —Үзем, имеш,—дип шамакайларча үртәде кызый,—мин килеп тотынмасам вагонын тау астына очасы иде Рәхмәт әйтәсе урында әтәчләнеп тора ичмасам... — Мин бит инде аны тау астына очырырга дип кузгаттым. —Ие... Ну бар алайса, төртеп төшер. —Хәзер, документлар белән биштәремне алып чыгам да, Аллага тапшырам. Бу арбанын урыны күптән упкын төбендә. —Әллә чынлап әйтәсен инде? —Утыз ел буе сөйрәп йөрдем мин аны. Җимерергә вакыт Юкса, язмышымның кара сакалы кебек, котыла торган түгел. Бөтен яшьлегем шушы вагонда үтеп китте. Эш урыным, клубым, кунакханәм, нигезем, гаиләм дә шушы вагонда... Инде улым үсеп җитеп утка-суга керердәй егет булгандыр, ә мин һаман вагон карачкысы. Кызый шундый итеп текәлеп карады ки, хәтта Фазылның сызлануы көчәйгәндә күбәя торган маңгай җыерчыклары югалды, әйтеләсе фикерләре буталды Җавапка караш кайтара алмады абзагыз, гаебен танып читкә борылды. Чынлап та, нигә сон әле үз арбасындагы йөкне монарчы бөтенләй күрмәгән-белмәгән кыз бала арбасына күчереп маташа ул? Ләкин бүгенге тамашаның сәхнәсе тарайды, инде кояш алар барып җитә алмаган шәһәр өстендә баеп бара. Машиналар туктамаса юл өстендә кич утырыр өчен ышык урын юк. Берәр авылга таба җәяүләп атлыйм дисән, базар юлында адашып калган шакмаклы сумкасы урныннан кузгатырлык түгел. Нинди уйга килергә, нинди рольгә керергә дип, сайланырлык мөмкинлекләр күренми. Ә яшел вагон тирәсендә өмет бар... —Танышыйк әле тизрәк, Гөлсөяр мин. —Гөлсөяр?! —Нәрсә куркып калдың? Гөлсөярләр белән гаебен бармы? —Курыкмадым. Татар илен аркылы-торкылы йөреп тә мондый исемне беренче тапкыр ишетәм. —Игезәкләр без. Беребез—Илсөяр, мина Гөлсөяр кушканнар. Үзеңнең исемен дә әллә кем түгелдер әле? —Фазыл. —Вәт. Әйтәм ич, безнең Акбулатта да ике Фазыл бар иде. Берсе акыллы, икенчесе—буйга озын. —Утыз еллар чамасы элек булганыем мин сезнен авылда. —Нәкъ мин туган елны... Нишләп әле син елларны чама белән генә саныйсын, Фазыл әфәнде? —Еллар белән айларга хәтерем юк минем. Көннәрне генә саный беләм... Ә гел вагонда яшәгән кешегә «әфәнде» диләрмени? —Әфәнде, әфәнде! Хәзер бөтен ирләр дә әфәнде! Яна байлар уйлап чыгарган кагыйдә. —Ә сина Гөлсөяр кем дип дәшим? —Туташ әле мин, кияүгә чыкмадым. Ирләргә баш имәдем. Ханым итәргә теләгән бер төнлек кияүләргә тәнемне сатмадым. —Нәрсә сатасын соң син? Сумкан авыр күренә. —Китап сатам. —Китап9! Базардамы! Кием-салым, җиләк-җимеш, конфет мазар, ну ахыр чиктә «Буш ботлары» белән көнбагыш дисән дә ышаныр идем. Китап сату, ничектер ышандырмый. —Анын каравы, җаным тыныч! Рэкет бәйләнми, салым инспекциясе кызганып үтеп китә, кая килеп утырсам да лицензия сораучы юк. —Табыш та юк. —Көннеке көнгә җитә. Байлык артыннан кумыйча гына эзлим мин бәхетне. —Китап яраткан кешене полиглот диләрме әле. —Юк, библиофил диләр. Югары белемле библиограф мин үзем, махсус институтын бетердем. Чаллыдагы бер китапханәгә эшкә җибәрделәр. Көне буе көтеп утырасын инде... Китап сорап кергән кеше йә студент, йә мәктәп баласы... Башкалары йөрми. Ай ахырында: фәлән-фәлән хәтле эшче, интеллегенция, хезмәткәр укый дип, ялган формулярлар тутырып, отчет бирәбез. —Юкса ханәңне ябалармы? __ Бушка асрап ятмаслар шул. Ә болай мин җәмгыятькә күбрәк файда китерәм. Гади халыкка сатам, ялынмыйм—үгетләмим, эчтәлеген сөйләп кызыксындырам, алсалар сөенәм. —Гөлсөяр туташ, нигә соң син утырган машинаңнан төшеп калдын. Бактын исә. монда ни тукталыш, ни кала, ни сата түгел —Дальняк иде ул. Польшага бара, әйдә загранкага дип код атый башлады. м „ —Әйбәт ич инде. Бушлай гына чит илдә йөреп кайтулары ни тора. Мин. менә ичмасам, чит илнен кайсы якта икәнен дә белмим. —Ул транзитларга ышанып утырып китсән... Чит илләре Мари урманында гына азарнын. Монысынын да куллары тизлек тартмасын минем тез башымнан эзли башлаган иде Әнә абыем каршы алырга чыккан дип, юри синен янында туктаттырдым машинасын. —Кая барышын иде, Гөлсөяр? —Чазлыдан качтым. Сәүдәгәрләрнең алтын богавыннан Кая гына урнашсам да эш көненен азагы бер—һәр яна бай утыз яшьлек кыз базанын беренчесе булырга тели... Җәелеп яттылар ди менә... Казанда иптәш кызларым бар әле. Берәрсенә сыенып торырмын. —Алайса син дә минем хәлдә икәнсен?! —Ә сина нәрсә булган? Ир кеше! Сау таза! Төскә-биткә яман. буен таман... —Ак халатлы кәккүк списать итте мине. — Безнен гомер кәккүк кулында түгел! Зәгыйфь кеше ат урынына вагон сөйрәп йөри аламыни?! Баһадир бит син' Мин әйткән икән— димәк баһадир инде! Карале, вагонында эчәрдәй су юкмы? Сине кеше итәм дип, сөйли торгач тамак төбем көйде. — Кирәксә чәй, кирәксә—мәй, ипи, йомырка, бәрәнге, май Бөтенесе дә бар минем вагонда. — Һи, жүләр әфәнде, шушындый хәзинә оясын чәлпәрәмә китерергә йөрисенме? Әйдә, кире урынына илтеп куябыз. Юкса чәй эчкәндә чайпалып аска тәгәрәмәсен. Кәгазьне агачтан ясыйлар ди Китап тутырылган олы сумканы вагон янына алып килгәндә агачнын чын авырлыгын тойды Фазыл. Моны урыннан урынга күчереп йөри алгач Гөлсөярдә пәһлеван көчләре бардыр, дип уйлап куйды ул. — Эшсезлекнен әйбәт ягы шунда, Гөлсөяр, кайчан получка бирерләр икән дип көннәрне санамыйсын —Фазыл елмаерга бик теләгән иде, тик сызланудан сытылган чыраен үзгәртә азмады... —Фатирым булмагач шунысы шәп—ай саен квартплата түлисе юк. — Миннән курыкмыйсын дамы0 —Заложник итеп алмадын ич әле. — Бәлки мин атарга хөкем ителеп, төрмәдән качкан берәр маньяктыр?.. —Әфәндем, китапханәчеләр, сатучылар—психологлар бит алар, яхшыдан яманны аера беләбез. Аннан сон, куркыныч кешеләр белән көрәшә-көрәшә көрәшчегә әйләнеп беттем инде. Мине үтереп кенә жинеп була. —Шушы яшемә житеп тавык та суйганым юк. — Күреп торам. Ә нәрсә белән генә туенасын син Фазыл абый? —Табигать хәзинәсендә ни бар—шунын белән. —Майнын унбишләрендә алмагач чәчәгеннән гайре нәрсә юктыр ул. —Акчан булса һәммә нәрсә бар хәзер. Кыска итәкле кызлар бәлки чәчәк белән генә туеналардыр. Үзен әдәпле кыз кебек күренәсен, үзен ирләрне ымсындырырлык итеп киенгәнсең. —Үрсәләнүеңне аңлыйм. Кыр уртасында, ялгыз кыз, үзе яшь... —Исен киткән икән... —Мина исем китми дип әйтәсен киләме? — Мыегым да селкенми хәтта. — Кыз бала өчен бик авыр сүз әйттең әле син Фазыл абый Моңарчы күргән бер ир мина өметен азындырмыйча калмый торган иде. Шуларнын бәйләнүләренә түзәлмичә урыннан-урынга күчеп йөрим. әле. —Озын итәкле күлмәк кисән күрмәмешкә сабышып үтәрләр иде -Син моны юри әйтәсең Фазыл абый. Үртәү—ирләр хәйләсенең ин көчлеее, иң мөкерлесе. Мин юри кыска киям. Бозык ирләрне ирештереп нерү кызык ич. Тынлап торсаң хәсисләр юха телләнә, хәйлә кора, акчасы белән мактана, мәхәббәт легендалары уйлап чыгара, куркыта, алай да жиңә алмаса ялына, ахыр чиктә елый башлый. Бактың исә, барысының да максаты примитив—тик бер генә тапкыр... —Ләкин мин түгел. —Алайса вагоныңда төн кунудан куркасым юк икән... Нәкъ менә шушы сүзне ишетер өчен тырышкан иде инде Фазыл. Кара күн костюм якасына яшеренергә теләгән озын нәфис муенына, күз төбенә күләгә төшерердәй куе керфекләренә, озынча яңагына килешеп торган кылыч борынына, чәч юлы калдырмыйча күпертеп артка таралган купшы толымына, ике алмалы күкрәгенең текәлегенә, итәк каешы буш килеш тә тотамлап куйган төзек биленә, һәм кысан колготки челтәреннән яктылык чәчеп торган балтыр-ботларына карап, күрәләтә: исем китми дип үртәп торулары җиңелдер дисезме? Әгәр сүз башыннан ук соклануыңны сиздерсәң кызның йомыласы билгеле иде. Калсын ул. Соңгы вакытларда Фазылның бәгыренә үткән ялгыз төннәрнен берсен генә булса да уртаклашсын. Матурлык һәм сафлык һәрвакыт тансык. Хәтта көннәрен санаулы булса да! Ачык учак өстенә чәйнек эленгәч, Гөлсөяр хужабикәгә охшап калды. Ул к\'н костюмын саклар өчен утка якын килмәде, табын әзерләү мәшәкатенә чумды. Ак гипюр шарфы белән маңгай чәчен каплады, иненә сөлге элде. Чүмеч белән су койдыртып бит кулын юды. Асылмалы сумкасыннан рәсемле пакетка салынган күчтәнәчләрен чыгарды. Ул арада Фазыл, билен ял иттерер өчен, үлән өстендә йөзтүбән сузылып ятып торды. —Тавык суймый торган әфәнденең пычагы бар микән? —Пычак тумбочка эчендәге икмәк янында. Гөлсөяр пычак эзләп вагонга керде. Бу калай тышлы бүлмә зур тозак кебек тоелды ана. Сәкеләргә җәелгән урын-җир тузгыган... Артыннан ук тимер ишек шартлап ябылыр да сине корбан итәр Күңелендәге шикшөһбәләрне таратыр өчен, кыз сөйләшүен туктатмады. —Фазыл абый, бу ике чиләк йомырканы каян алдын? —Хәмдия апаннан. —Кем ул Хәмдия апа? —Мәхәббәтем. —Мәхәббәтен ояна килеп йомырка салып китәмени? —Ие. Казанга сатарга дип чыккан чакта аркылы төшәм дә чиләгение белән сатып алам. — Бәрәңгеләрен үргән. —Утыртыр вакыт җитте ич. —Канистран буш—суы беткән. Каен суы җыеп чәй кайнатабызмы? —Китер монда, чокыр төбендә чишмә булмый калмас. Каен суы әче инде ул хәзер. —Ник һаман чокыр төбенә ыргыласын сон син? Суга үзем барам. Учагыңны сүндермә. —Адашырсын йә... —Әйдә икәү эзлик чишмәне. Үзен генә табалмассын! —Сумканны саклап тик утыр! Мин, Гөлсөяр туташ, утыз ел буе чишмә эзләдем. —Ә-ә! Шулаймы?! Алайса аунап ятма, тизрәк йөр, кайткач эшең турында сөйләрсен. Фазылга бик кызык тоелды әле бу очрашу. Бер чиләкле канистра тотып су эзләп китүе Гөлсөярне тагын бер кат сынау өчен генә. Чынлап та вагон янында төн уздырырга җыенамы ул? Су алып кайтканчы, сумкасын сөйрәп, билгесез тарафка китеп олакмасмы? КАМИЛ КЭРИЖИ 30 Тар урманнын каеннары кашлакка чаклы гына озата барды Яр астында кабыклары каушакланган гаярь өянкеләр белән тамырга-тамыр үскән тирәкләр каршы алды. Авылсыз тирәкләр Димәк, авыл бу үзәннән күчеп киткән. Тап-тирәкләр бары тик авылда гына үсә. Үз урнында чокыр-чакырлар, тигәнәк һәм кычыткан камыллары, сагышлы карга ояларын катдырып кая киткән бу авыл’ Чишмәсе кипкәнме1 Ут йотканмы1 Су басканмы1 Юк. харәбәләре күренми, су комы утырмаган, черек улаклы чишмәсе исән. Бу авылны шәһәр йоткан... Ә бәлки, чишмәләренең суы тәмсезләнгәч китеп барганнардыр1 Әнә. авылдан бушаган бакчапарны бульдозер белән тигезләп, казыклар какканнар Казык аралары тигез—димәк дача төзер өчен өлешләргә бүлгәннәр. Савытны тутырып, капкачын япкач, ул аны күтәреп карады. Туктап- туктап. ял белән атып кайтканда, түзәргә була кебек... Кинәт ул. үзенә ниндидер игътибар барлыгын сизгәндәй сискәнеп, артка борылып карады. Якын-тирәдә кеше күренми. Ләкин, казыклы өлешләр беткән жирдә, тирәк янында тугарылган арба кебек, сырлы калай белән тышланган тагылмалы яшел вагон тора иде. Аннан ерак түгел бораулау вышкасы күтәрелгән Читтән күзәткәндә ул тал-тирәкләр арасында үсеп утырган кебек. Фазыл алган суын кире түгеп, шул вагон янына ашыкты. «Кем бригадасы икән1 Ник тавыш-тыннары юк? Сулары чыкты микән1*—дигән сорауларга тагын әллә ничаклы кызыксыну өстәлде... .Аны. туган нигезенә әйләнеп кайткан мосафирныкы кебек сөенү хисе биләп алды Әле монда, әле тегендә сугылды, бораулау мәйданын әйләнеп чыкты, вагон ишегенә ябышты, платформага менгәч кабина тәрәзәсеннән үрелеп карады, әмма хуҗалары күренмәде. Эшне төгәлләгәннәр болар скважинага насос төшереп, каеш кабыклы чыбыкны жирдән сузып кына җәһәннәмдәге баганадан электр сузганнар Яна гына киткәннәр ахрысы—су канавы чыланып тора, вышканы да аударып өлгермәгәннәр Их. сызгырып кына элеккеге хезмәттәшләреңне чакыр иден дә. агрегатны кабызып, жир кабыгын шатгыр-шолтыр китереп тик бер генә көн бораулап кара иден! Калган унтугыз көнен Әҗәлгә бүләк булсын... Яшисе килмәсә дә эшлисе килә Фазылның... Хискә бирелеп, платформадан жиргә сикереп төшкәч, ул кисәк авыртудан бермәлгә өнсез калды Ләкин озак утырмады, буш канистранын капкачын ачып, скважина авызына килде, кыска баганага кагылган тимер әрҗәдәге ак төймәгә басты... Шаулап бәреп чыккан су Фазыл кулындагы тар бугазлы савытны йолыккалады... Эчтән бикләнеп йоклаган икән, су тутырып, гөрләвек агышына куанып басып торганда, вагон эченнән бер егет килеп чыкты. Ул чыгу белән үк Фазыл өстенә ыжгырып килсә дә кул уйнатмады, җикеренде генә. Ала- кола костюм чалбардан «омон» кешесенә охшап торса да ул анын көндәлек эш киеме икән—баштан-аяк кызыл балчык измәсенә быкырдаган иде Сары чәчле бу кара урыс Фазылның күзенә Әжәл булып күренде. —Ник утка тыгыласын белмәгән башын белән! Әгәр шунда насос янса?! —Нихәл, брат?! Кем бригадасыннан син?—дип. Фазыл кочагын жәеп күрешергә риза иде. —Ә сина нәрсә, барыбер түгелмени?! —Без бит коллегалар... Кайсы оешмадан сез? -Шәхси милек бу Синен кебек коллегалар монда күп йөрде инде: Йә торбаны чәлдерәләр, йә электр чыбыгын өзгәләп алып китәләр. —Сон брат. мин бит үз кеше!—дип өзгәләнде Фазыл. —Да пошел ты! Әле син һаман үз аягын белән китәргә теләмисенме1—Һәм ул кесәсеннән телефон чыгарып читкә борылып басты.— Алло! Шеф. монда бер псих килгән... Патруль җибәр әле. Калганын тынлап тормады инде Фазыл Черек улаклы чишмәдән су өстәп, килгән эзенә төште. Уннан сулга күчерә-күчерә канистра сөйрәп кайтканда, лимон сыман кояш жиргә төшеп, әфлисун төсенә кергән иде инде Вагон янындагы нәни учак җан тергезеп маташа. Гөлсөяр Фазылны күреп алу белән ана каршы йөгерде Туташ инде кыска итәкле күлмәкләрен ак сызыклы зәңгәр спорт костюмына алыштырган. Килә-килешкә үк Фазылнын су салкыныннан күшеккән кулын кысрыклап канистра тоткасына ябышты. Абзагызга авыр күтәрергә ярамаганны чамалый иде инде ул. Су килгән арада Гөлсөяр тар урманнан бер тотам төпле юа—уксын жыйган Әле бер сәгать элек кенә, үз-үзен әллә кемгә куеп, Фазыл кебекләргә сәлам бирергә дә теләмәгән, горурлыктан ашкан тәккәбер, баш имәс, таныш булмаган ирләр гаменә битараф күренгән Гөлсөярнең тышкы киемен генә түгел холкын алыштырып куйганнар, гүя Бер сәгать вакыт өчен хәйран зур үзгәреш инде бу! Фазылнын хәтта: «Бик ашыга иден, кунып каласынмыни?*—дип янә үртәргә исәбе бар иде, ләкин баягы горурлыгын җиңәргә азапланган кызнын күнеле кителүен теләмәде. —Яшерен-батырын түгел, чишмәдән су алып килгәнче китеп баргансыңдыр инде, дигән идем.. —Бу вакытта Казанга килеп төшсән—ул бандит оясында нишләмәк кирәк0 Төнлә транспорт юньләп йөрми, такси туктатсаң тагын—ялгыз кыз баланың кул күтәреп торуын дөрес аңламаслар... Шушы учак сүнгәнче тан атар әле. Зур эшләрне иртән башларга кирәк. —Әгәр учак төн уртасында сүнсә? —Керәм дә ятам вагонына, эчтән бикләнәм. Ә син Фазыл әфәнде, утсыз күмерләрне тәгәрәтеп утырырсың. Лутчы сүндермә инде... Язгы төндә саткынча ул. —Син Казанга, мин—Казаннан... —Шәһәрләр борын-борын заманнан ук сәүдәгәрләр өчен төзелгән, тауар алыштырырга базарлар кирәк булган Мин базардан курыкмыйм. —Ә миннән?! Әле милиция хезмәткәрләре килергә мөмкин. Сине минем кеше дип уйларлар. Суга барган җирдә сүзгә килеп кайттым... —Кешедән куркырлыгым юк. Кирле-мырлы сөйләп маташма. Әгәр, кул сузмасан. беркая да китмим. —Алайса сер бирмәм. Бәлки берәр атнага утырмага калырсын. Иптәшкә шәп кеше син. —Тормыш иптәше кирәк мәллә? —Юк. Иптәшкә ияреп йөри торганы кирәкми. Хатын кирәк. —Өйләнәсе кеше арбаны юл читендә тугармый. Ат җигәргә вакыт —Бу вагон минем өчен тау астыннан тәгәрәде инде. —Ярар, мин аны синнән сатып алам. —Үзем өстәп түлим, рәхәтен күр. —Башынны кая куярга белмәгән көннәрдә килеп егылырсың, өске сәндерәдәге урынынны саклармын. Гел син эзләп табардай җирдә тукталырмын. —Сөйләшүебез сәхнәдәгечәрәк бара. Әллә уен, әллә чын, әллә мин шыттырам, әллә син үртисен Кайсыбыз кунак—кайсыбыз хужа? —Беләсеңме, Фазыл абый, кечкенә чакта, яз җитү белән, күрше- тирәдәге кызлар җыелышып, бәрәнге бакчасына ябырыла идек. Кар астыннан юылып чыккан чәчәкле пыяла ватыкларын учыбызга җыябыз да тәрәзә каршындагы чирәмлеккә өябез. —Кулыгыз киселмиме? —Пыяла дигәч тә, тәлинкә ватыклары, чынаяк-чокыр китекләре, ислемай шешәләре ич ул. Без аларны тезеп, үзебезчә өй бизәшле уйный торган идек, һәркем үзенен уенчык өен бизәп бетергәч, бер-беребезгә утырмага киләбез, янәсе кунакка йөрешәбез, күчтәнәчләр бирәбез... Бүген менә шул балачагым, искә төште. Минем бу вагонның эчен бизәп карыйсым килә... Сикеримме... мендәреңә? К өндезге тәүбә төн уртасы өчен әйтелми Вокзал урындыгында төнге поезд көткәндә юлыккан очраклы күршен дә кайвакыт якын туганга әверелә. Шәм яктысы вагон эчендәге бөтен серлелекне үз тирәсенә жыйган Табада туралган уксын өстенә сытып кыздырган йомырка тәбәсе чыжылдый Буйга ярылган яшь кыяр көнбагыш маена чыланган, савытыннан бөтен килеш төшкән базык консервасы янында телем-телем аксеркәле редис тәгәрәшеп ята. Кәгазь кирпечле ананас суы белән «Кагор* шешәсе арасында буш стаканнар икеләнеп тора. Сынар тәрәзәне йөзе белән каплаган кытай сөлгесенен эре бизәкләре шәм шәүләсендә биешә Чәчәкле тартмада теземнәргә сатынган шоколад конфетлар өстендә кул күләгәсе уйный. Шешә бушагач, шәм ике тапкыр сүнде Беренчесендә. Гөлсөяр кул сыртындагы черкигә сугам дип. ялгыш жил чыгарды Анысын тиз кабыздылар Икенче юлы Фазыл үзе юри өреп сүндерде һәм учындагы шырпы кабын урыны жәелгән сәке өстенә ыргытты — Бар. ат шырпыны' Мин нәрсәгә кирәк инде сезгә, дигәндәй, ашыгып-ашыгып янган шәм сүнгәч табын өстенә төтен таралды һәм бу ис. борынны ярып кереп, кандагы шәрабның куәтен көчәйтә кебек иде Ике арада сизгер карангы тынлык урнашты Һәркем үзенең уйларына чумды. Күченгән авылнын ташландык инешендә ятим каттан гыйшыклы бакалар хоры уйларны бүлдерми бүлдерүен Ләкин, тал-тирәктә «чут-чут* сөенгән былбыл тавышы сискәндереп ата. ике кешенен фикер тарафларын бер тирәгәрәк жыя Җәйгә чыктык дисән дә Яз ич әле бу' Тар урманнан чиксезлеккә чаклы байый торган кояшлары, колак төбендә туктаусыз пышылдап коткы таратучы купшы жилләре. кулынны сузсан сөйгән ярына килеп төртелерлек карангы төннәре белән юлыңнан яздырырлык яз тагын килде. Әгәр син яшисен нкән- изларын гамьсез үтәр димә! Фазыл белән Гөлсөяр яз уртасында калды. Төнлә белән сәгатьләр әкренрәк йөри. Шәм сүнгәннән сон күпме вакыт узганын чамалавы кыен Вагон эчендәге дөм караңгылык һәр хәрәкәтне фаш итәрлек энгер-менгергә алышынды, авыр сулышлар жинеләйде, көчләр тигезләште. Гөлсөяр, икеләнүләрен җиңеп, урынга барып ятты Мендәрнең әле бер. әле икенче ягын әйләндерүе, кирәкмәгәнгә еш-еш тамак кыруы анын уяулыгын сиздерде, үзенчә йокыга каршы көрәшүе иде Әйе. төн уртасы пружиналарның да хәлен ала. —Төшемә ниләр керер икән. Гөлсөяр, сыеныйм инде, йәме?! -Иәме9» дигән ялварулы сорауга жавап ишетелмәгәч. Фазыл тәвәккәлләп ятакка якынайды. Идәнгә техтәнгән килеш кенә үрелеп кызның мендәр читенә маңгаен терәп торды. —Синен әле хыял кебек чагын, янәшәдә килеш кул житми. Ашыктырмыйм Минем янда иркенләп яшә. Сына. Күзәт. Өйрән. Купшы сүхтәремнен ялтыравыгы коелсын. Ризалыгыңны алмыйча кагыласым юк. Түзәрмен, ике кулымны кесәмнән чыгармам. Гөлсөяр, җилкәмне терәп кенә янында ятып торыйм инде... Колак төбендә шулчаклы өзгәләнүгә мәрткә киткән патша кызы да узжыр иде. Гөлсөяр дәшмәде Карышу-нитүнен юклыгына тәмам инангач. Фазыл сагаеп кына урын өстенә үрмәләде Бу минутта куркуын жинәрлек тә көче юк иле. ул тын катып хәл җыйды Йә. Хода! Гөлсөяргә карата булган анысыну тән сыхтауларыннан да көчлерәк икән бит! Фазылнын бер кулы гына кесәсендә иде. Гөлсөяр сикереп тормасынмы! -Бәйләнә калсан. төн уртасы димим, чыгып качам! -Без өй бизәшле уйныйбыз түгелме сон. Гөлсөяр? —Малайлар без бизәгән өйләрне җимереп китәләр иле Яндыр утны. Фазыл абый! Караңгыга күрә батыраясындыр —Нинди утны0 —Әйе бит әле Ярар, син йокла, Фазыл абый, мин китәм юк. китмисең, Гөлсөяр, мин хәзер ут кертәм. — 1өнге сәгать икедәме'’ г- —Лампочкалары исән Электр чыбыгы күпме кирәк—бар ул бездә, ьагана ерак түгел. Китмә Китсәң дә үземне генә калдырма. —Ут кертсәң, су китерсәң, мич чыгарсаң—өй була инде бу. кеткелдәп көлүенә караганда йокысы бөтенләй качкан иде инде кызның. Фазыл, тай тышавы сыман бичәүкәне аягына киеп, сумаласы каушак- ланган багана буйлап менеп китте. Чалбар каешына бәйләнгән кабельнең очларын эләктергәч вагонның ачык калган ишегеннән яктылык чәчелде. — Ишекне яп. черки тутырасың!—дип Фазыл биеклектән аваз салган иде. жавап багана төбеннән ишетелде. —Бала-чага шикелле кычкырма инде. —Кулында нинди ак әйбер ул, Гөлсөяр? —Мендәр. Егылып төшә калсаң аяк астына ыргытырмын дигән идем. —Сикеримме мендәренә? —Син гел яшәүдән туйган кеше кебек сөйләшәсең... и Фазыл җиргә төшкәч Гөлсөярнең сораулары күбәйде. Аларга бәйнә- бәйнә җавап биргәнче, ким дигәндә, тагын бер көн һәм дә бер төн кирәк иде. Улым, дигәнгә үпкәләмә Ф азыл тар урманга кереп туктаган яшел вагон эчендә, ниһаять, сабыйларча изрәп йоклап ята. Ул хәтта Гөлсөярнең китеп барганын да сизми калды. Әлеге каенлыкны олы юл кисеп үтә. Машиналар җиленә күнегә алмаган бәби яфраклар һәр тавышка сискәнеп дерелди Кышкы аклыктан яралган каен тузы керләнмәгән әле. Яшел вагонга кошларның исе китмәде, сайрауларын белделәр. Төнне тыныч үтте дисән—бик үк дөрес булмас. Кич кырын өч «Жигули» килеп китте. Вагон тирәли йөреп чыккач тәрәзәне шакыдылар: —Сезнен «комокта» аракы бармы?—янәсе. Төн уртасында тагын уяттылар. Ике күләгә «Беларусь» тракторы белән килеп, вагонның көпчәкләренә тибеп карады, тагып китәргә җайлы микән, дип, тәртәсен унга-сулга каерып селкеткәләделәр. Шундый чакта ничек йоклап ятмак кирәк?! —Кем бар анда?—дип җикеренде Фазыл, тавышын юри карлыктырып. һәм трактор, олы юлга чыкмыйча, тар урман эчләтеп авыл ягына сыпырды. Инде яктырды, чакырылмаган кунаклар кирәккә-кирәкмәскә мазасызлап йөрмәсләр, дип, жан тынычлыгына инанганда гына яшел вагонның калай кабыгына таяк белән суга башладылар. Ә бу вакытта Фазылның йокысына бик тәмле төшләр кереп килә иде. Язгы табигать дәрьясына чумган алты сәндерәле вагонда берүзе йоклап яткан буйдак ирнең нинди төшләр күрәсе билгеле инде. Фазыл, гыйшыклы төшләрдән арынып, тәрәзәдән караса—шәрә погонлы милиционер тегендә. —Откройте! Ачыгыз! Юкса ишекне ватам. Мин ГИ-Бы-Ды-Ды инспекторы Шабаев!—диде ул, үз эше белән горурлануын яшермичә Фазылнын бу егетне тәрәзә аркылы үртисе килде. —Безнеңчә ГАИмы инде ул? —ГАИ' ГАИ! Теләсән ДПС! Инспектор дорожно-патрульной службы Шабаев! Праванны давай! —Ну шушы өч хәрефле сүзләргә тел ияләшми... ДСП, СНГ, СПС... Ниткән права ди ул, мин рульдә түгел бит?! —Өйрәтмә абзый, йәме! Вагоныннын дүрт көпчәге дә таза, юеш балчыкка буялган. Димәк, әлеге транспорт чарасы күптән түгел генә урланган! 3. «к. У • № клмил каримо»-Үземнекен үзем урларга, чарасыз калган карак түгел ич мин... -Әкиягенне протоколга теркәрбез Ач ишегенне. документларыңны Кемлегеңне исбатлыйсын килсә, шикләнгән кеше каршына расламаларыңны өеп куй. Документларыңны баш астына салып йоклый торган хәвефлезаман хәкр Утыз ел буе артезиан чишмәләр бораулавы турын дагы хезмәткенәгәсенә пенсиянекен дә өстәп, вагонны хосусыйлаштырганлыкка сертификат,страховка һәм ИНН саннары язылган шома кәгазьләрне. хәтта урга мәктәпнетәмамлаганда бирелгән холыкнамәгә чаклы, берсен-бер калдырмыйча. үзе беләнйөртә Фазыл Ләкин, шәрә погонлы инспектор, боларына ышанам дигәндәй,паспорттан гайре язуларны сәндерәдәге йокы капчыгы өстенә ыргытты. —Кая барасың бу атсыз арбан белән? - Энекәш, син дөньяга туганда мин инде Актанышта кызлар сөя идем. Яшемәкүрә булса да «сез* диярсең бәлки. «Актаныш» дигән сәяси сүздән сагаепмы, инспекторның тавышында тантаналы күтәренкелек кимеде. —Шас. разберемся. кемлегеңне ачыклыйк әле —һәм ул. иншадан хатаэхтәгән укытучы шикелле, жентекләп актара башлады.—Беренчедән, бупаспортын СССР калдыгы, тиз арада алыштырырга кирәк! Икенчедән. Инспектор нидәндер җитди шикләнеп, вагонның ачык ишеге аркылыурамга кычкырды. -Командир! Сашх абый, бу кеше синен адреста пропискада тора' МенәВодстрой урамы, беренче йорт Шәп подделка ичмасам Ну. ты. влип мужик! Йәлесәке астында ниләр бар—наркотухамы. корал, урланган маглармы” Сизеп торамфедераль розысктагы кеше син... Вагон эченә керүгә үк паспорт командир кулына күчте. Иокы капчыгыэченнән майка-трусиктан гына чыккан Фазыл, аңлашуның озакка сузыласынсизенеп, өске сәндерәдән күлмәк белән чалбар алып киде. Командир дигәнебез. Фазыл паспортының беренче битен ачуга ук. аскыиренен салындырып кына елмайган төс чыгарды. Шабаев! Бар. машинаны сакла, селектордан берәр хәбәр килмәгәе, жомга бүген—аварияләр көне!.. Шәрә погонлы инспектор командирның әлеге әмерен көтелмәгәнрәкяңалык итеп кабул итте Җитмәсә, лейтенантның үзен артык тыныч тотуыннанбераз каушады да бугай. -Мин сон нәрсә, бик теләсәгез, икегезне генә калдырам -һәм ул Фазылалдында мескен булып күренмәс өчен өстәп куйды,—ә бу зимагурны бер йөзграммлык кына исерек иде. дип. акт яза торыйммы? Фазыл күлмәк төймәсен командирга таба борылгач каптырып бетерде — Нәрсә инде сез мине йөз граммнан исергән иде дип мыскыллап торасыз,авылдашлар алдында оят. язгач-язгач: «Берүзенә бер литр аракы эчеп бетергән,ишу акыл өйрәтерлек хәлдә»,—дип өстәгез! Лейтенант яшь инспекторны куып дигәндәй чыгарды —Бар инде. Шабаев. бар диләр сиңа! Кәгазь әрәм итмә анда —һәм уликәүдән-икәү генә калгач. Фазылның ябык паспортын жилләвеч итеп, болай ласалкынча вагон эчендә үзенең янып торган бит алмасын жилләтә башлады -Шәмсетдинов Фазыл Сәләхи улы; Шәледә туган, гомере буе кырда яшәсә дә Казанкешесе дип санатган; егерме биш ел элек алты яшьлек улы белән хатыны Язиләнеөч бүлмәле фатирда калдырып... ташлап киткән. Үзенен кыскача тормыш юлын, моңарчы бервакытта да башкаларавызыннан ишеткәне булмагач. Фазыл язмышындагы ялгышларны барларга әзерторгандай, аяк очына гына карап зур кызыксыну белән тыңлады Ләкин, погонлыкүрәзәченең паспортка карамыйча да төгәл хикәяләве абзагызны сагаерга мәжбүритте. Алар, күзгә-күз карагач, икесе дә беркавым тынып калдылар. Яшелвагоннын ачык ишегеннән янә тургай тавышы ишетелде... Лейтенантныи маңгаенкин итеп күрсәтердәй кыска чәче, ярымтүгәрәк калын кашлары, жәенке борынысирәк һәм коңгырт мыегы—нәкъ Фазылның паспортын- : \ к к дагы беренче фотога охшаган. Яшькелт күзләрен кысыбрак хәйләкәр елмаеп тора икән—бу охшашлыкны киметми, киресенчә якынайта гына. «Мин синең турыда бөтенесен беләм, әйтеп кәефеңне бозасым килми инде» дигән чакларда серле әңгәмәдәшләренә Фазыл үзе дә нәкъ менә шулайрак итеп сынап карый торган иде. Лейтенант үзенең киләчәген зурайткыч пыяла аркылы күргәндәй хис итте... Каш җыеруга маңгаена килеп чыга торган әзер җыерчыклар хәйран тирәнәячәк икән, борын шул ук калачак; ияк очындагы чокырчык саега; мыегының төсе уңа, ә чәченә чал кермәячәк. Буй-сынына, сабан туе батырыдай нык торыклы бәдәненә игътибар итсән киләчәккә карата авыр сүз әйтерлек урын юк. Яшеңә күрә болай саклансаң—сөбханалла! Әмма бу кешенеке шикелле язмыш кичәргә теләми Салих. —Синме бу'’!!—диде Фазыл, соклану, каушау, сөенеч һәм көенечнең барсын бергә бутап. —Әйе, мин —диде Салих, артык исе китмичә генә. Әйтерсен лә ул әлеге очрашуга күптәннән әзерләнеп, сиздермичә сагалап йөргән. —Чынлап та синме сон бу?!—диде Фазыл, тагын бер кат. —Әйе инде, мин!—диде Салих, җавабын жүпләп. —Исәнме, улым?! Улым дигәнгә үпкәләмә... Боларны читтән күзәтеп торучы булса: «Соң, җан кисәкләрем, кул биреп күрешегез хет!» дияр иде. Каушадылар шул... Хушлашканда нихәлме?.. Г омереңнең беренче яртысында югалтулар күп булса—калган соңгы яртысында көтелмәгән, дөресрәге очраклы дип әйтердәй очрашулар күбәя икән. Аңлашылса кирәк, гомерне ике тигез яртыга бүлү мөмкин түгел. Әмма, икегә бүленгән алманың зур кисәгенә кечкенә кисәген капласаң, барыбер бөтен алма булып күренер... Улы Салих—ир уртасы яшенә җиткән. Фазыл аны бервакытта да эзләмәде Ике арада почта аша акчалар гына йөрде. Язиләгә карата булган нәфрәт Салихны күрергә теләүдән көчлерәк иде. Мин кыр кешесе дип, акланма икән, кырларнын да күрештерә торган юллары бар. Әнә, Салих ятимлектән сорау алырга килгән намус кебек басып тора. Фазылның җавабы юк. Мондый очракта сүзне уенга бору хәерлерәк. —Мин, улым, ташбака кебек, өемне үзем белән сөйрәп йөрим. Салих, озын гомерле җир-су хайваннары отрядына иш килерлек табылдык әтисенең шаяртуына бирешмәде. Ул, анын яшәү рәвешен чамаларга теләп, вагон эчен күздән кичерде. Шырпы тартмасы калынлыгы стенага йөз иллеле кадак кагып «Альпинист» радиоалгычы элгәннәр. Түшәмнән салынган тимер чыбык асбест торба кисәген күтәреп тора—үзенчә электр мичедер инде—бик теләсәң эченә кабыклы бәрәңге тәгәрәтеп пешерергә була. Ишек төбендә калай «буржуйка» дүрт аягын күтәреп ята—ток беткәндә гамәлгә ярый торгандыр. Пәрдә, кашага, келәм урынына соры стенага кино индустриясенен элеккеге артистлары ябыштырылган. —Син, улым, менә бу сәкегә утыр. Өч табуреткабыз бар иде, Гена Ипполитов дигән бер хөрәсән буржуйкага якты. Культуралы көтүлеккә кое бораулаганда ут сүнгәние, салкынга чыдый алмадык. Калай савыт белән солярка ягып та җылыта торганыек. Төрле чак була инде. . Җылы җәй кыска бит ул. —Сугыш елларында абзар-кураларны сүтеп якканнар ди ич. —Сугышнын беткәне юк анын, улым, кемне кайда куып тота—шунда егып сала... Болай гына әйтүем —Фазыл сызлануы хакында сүз чыгарырга теләмәде. —Башкаларыгыз кая соң? —Төрлебез төрле якка таралыштык. Бораулау станогын сүттеләр, су ташый торган машинаны саттылар. Ә бу вагон минем өлешкә тиде... Монголия келәме белән бергә. з* КАМИЛ КӘРИМОВ Салих, афишадан-афишага күчеп, вагон стенасыннан келәм эзләгәндәйиткәч. Фазыл сабыйларча акланырга кереште. —Шәп иде. икегә-өч метрлы Савин бистәсендә фатирда торган чагындаурладылар һәй. анын белән вагонда нишләрсен! Хәрәм булган ул мина... Пенсиягәчыгарыр өчен кул җылысы, имеш. —Пенсиягә0! Иртәрәк ич әле сина! —Безнен эштә ирләр иртәрәк сына, улым Таныклыгымны синен инспекторына да күрсәттем. —Авариядә мазар имгәнденме? —Чумарага кое бораулап маташканда Ходай җәзалады... Сиксән ике яшенә чаклы яшәп, әни мәрхүмә мина күпме изге теләк теләде! Шуларнын берәве генәкабул килде. —Гаилә мәшәкатьләреннән иза чикмә, дигәнеме'. —Юк шул. Хәләл көчең белән яшәргә насыйп итсен. Ходай сине хараммалдан сакласын, амин, дигәннәре рас килде Ә инде, гаилә җылысы күрергәмәхрүм булсын, дип. мине бары тик синен әниең генә каргый ала Ләкин Язиләненкаргышы төшмәячәк мина. —Ышанма! Белмәссең бу дөньяныкын! —Әти кешеләрнең улларына әйтеп бетерә алмый торган серләре бар —Мин үзем дә әти хәзер, Фазыл Сәләхиевич, синен оныгын бар. Бабай кешеинде син, бик беләсен килсә. Ә бабайлар вагон түбәсе астында йокы капчыгыэчендә йоклап ятарга тиеш түгел, синен урын җылы мич башында... —Ашыкма, улым! Минем әле саныйсы көннәрем бар. —Ник сон юл өстендә туктап калды вагонын? —Бер «ЗИЛ»га таккан идек, илле чакрым да үтмәде, радиаторы кайныйбашлады. —Агыйделнен аръягында бер инәгә бер сыер, барып карасан бернәрсә дә калмаган ди, Фазыл Сәләхиевич... Салихның «әти!» дип әйтергә теләмәвенә һич үпкәләмәде Фазыл, үртәлдегенә Белә бит инде ул—«әти» дип әйтергә күнекмәгән телне ярты сәгать эчендәялына-ялына өйрәтү мөмкин түгел. Алимент түләп торган өчен генә әйтелми улсүз. Хәтта җибәргән акчаларын колхоз председательләренең айлык хезмәт хакычаклы булса да. Ялгыз ана кулында үскән малайлар ташлап киткән әтиләргәәнисенен үче белән карый, һәм үзеннән дә мескенрәк күренгән ир кешегә балаларыәти дип ягылырга ашыкмый Анын ин авыр сәбәбе менә шушы—сонгысы. Улынын«Сәләхиевич» дип дәшүенә шуна күрә үртәлә Фазыл. —Үзен гел Актанышны сагынып яшисен икән, ә үзен гомер буе әни янындапропискада саналасын. —Мин Язиләдән дошманлашып китмәдем. Әгәр пропискадан төшкән булсам,әниегез белән сезне урамга куып чыгаралар иде. — Ничек инде урамга?! Минеме0!—Салих фуражкасын төзәтеп куйды. —Синең әле лейтенант булганына күп түгелдер. Ул елларда ГражданнарКодексында 334 статья бар иде. Эш урынына бәйле фатирдан куып чыгарутурында... Сездән киткәнне ишетеп «Ак Чишмә» абзыйлары мине судка бирделәр.Имеш, хәзер бу гаиләдә безнен эшчеләр юк, димәк ки. веломственный фатирбушатылырга тиеш, һич онытасым юк, 1975 елнын унбишенче мае иде бу. —һәм син... —Әйе, алдан ук кисәтеп куелган көнне, судтан вәкил килеп, күршедән икекешене пүнәтәй итеп чакырдылар, «Ак Чишмә» прорабы Кислов, ике грузчик..Кыскасы, алтау җыелдылар да йорт җиһазларын исемлеккә терки башладылар. Урамда күмер вагоны чаклы машина, төйисе дә «Ак Чишмә*нен складынаилтеп биклисе. —Урланган мал түгел ич инде ул... —Әйе Законнарыгызнын ни икәнен сина аңлатып торасы юк. Теләсә кайданберәр почмак тап та шунда ташы үз әйберләреңне—пожалысты, сүз әйтмиләр,ләкин фатирны бушат. —Һәм син... й ~^к< мин тҮгел< әниең! Язилә мине кирәксә Татарстанның теләсә кайсы почмагыннан эзләп таба торган иде... Әгержегә сигез сәгать поезд оарып, станциядән кырык чакрымдагы Тансар авылын табып, киоетләренә кереп кайда ул, дип. бер генә сораган... Мине эзләп таптылар пәм миңа суд вәкиле әзерләгән спектакльдә катнашырга туры килде —внине яраткансың димәк... —Синең хакка, улым Кечкенә баласын сөйрәп Язилә фатирдан фатирга йөрмәсен дидем Килеп керәм ул көнне, берни белмәгәндәй. Өй тулы кеше Һай. минәйтәм, кунаклар бар икән, син нәрсә инде Язиләкәем, табын әзерләмисен, өстәлне дә ишек катына куйгансың, дим. Үзем күнитекне салам, үзем тагын әниеңә дәшәм, хатын, коры носкиларны китер әле, болары белән суга баттым, дигән булам. Әниең Суфия әбиеннен йон оегын китереп оирде, аркамнан сөеп, грузчиклар килеп ябышкан шифоньерга киемнәремне элә башлады Пунәтәйләрнең күзе шакмак булды. Грузчиклар, тәмәке тарткан ише кыланып, урамга шылдылар. Суд вәкиле прорабка текәлде, прораб миңа: «Син гаиләңне ташлап китмәдеңмени?»—дип, кул биреп күрешә үк башлады Мин суд вәкиленә паспортымны сузам, ә үзем прорабка жавап тотам: кайсы бораулаучының үз гаиләсендә яшәгәнен күргәнең бар, минәйтәм, өйдә ятып бораулаган коеның суы чыкмый аның. Без бораулаучылар кыр эшчеләре, сез прораблар гына ул, скважина тапшырырга киттем дип. командировочныйлар аласыз да өегездә ял итеп ятасыз, дим... —Ышандылармы0 —Ышанмыйча! Ин мөһиме паспортта пичәт бар! —һәм син... —Әйе. шуннан бирле әниең яныннан пропискадан төшмәдем. Кырдагы кешегә кайда язылса да барыбер түгелмени?!. —Өч бүлмәле шәһәр фатирында туып-үскәнем өчен тагын бер кат бурычлы икәнмен әле мин сиңа... —Бурыч нәрсә ул. бурыч ул кешеләр арасындагы ялган дуслык кына. Ә дуслык белән туганлык—икесе ике нәрсә. —Алайса, Актанышка туганнарыңны эзләп китешен инде? —Улым, сина мин дөресен сөйләргә оялам —Әнидән сон сөйгән кызларыңны эзләп йөрисеңме, шуңамы ояласың? —Әниенә кадәр сөйгәнен, улым, күнеленә авыр алма —Элегрәк булса, әни өчен көнләшер идем бәлки.. Ә хәзер үземнен дә гаиләмне саклыйсым бар... Әни белән икегезнен язмышын кабатламас өчен сезнен турыда күбрәк беләсем килә. —Белеп бетерә алмассын улым. —Син бая «дуслык-туганлык» дидең. Әмир бабай мактап бик еш искә ала иде үзеңне, бергә эшләгән чакларыгызны сагына. —Ә ул мәрхүммени? —Исән әле. —Ник алайса «иде» дип сөйлисен? —Әби белән бабай янына сирәк барам хәзер. Безнең эшне беләсеңдер— гел дежурда, ялыбыз—санаулы. Күптәннән күргән юк. Әмир бабай эзли сине. —Әниенә әйтсәме... теләсә ике сәгать эчендә таба! —Юктыр. Әни эзләргә теләми инде. Ул арада патруль машинасының улап-улап кычкыртуы ишетелде һәм күп тә үтмәде, вагоннын ачык ишегеннән тагын инспектор Шабаевнын гәүдәсе күренде. —Командир! Җитмешенче чакрымда бик хәтәр авария! Бер редактор һәлак булган. Срочно безне чакыралар. Фазылнын улы Салих, шул мизгелдә үз вазифасына керде, табылдык әтисен дә, әти нигезенә әверелгән яшел вагонны да онытып, патруль машинасына ыргылды. Фазыл, хәвефле хәбәргә ияреп, ирексездән улы артыннан йөгерде. —Улым!—дип, өзгәләнеп кычкырганда, инде бер кулы белән рульгә тотынган лейтенант кисәк инрәп куйды. Ә Фазыл «Улым!» дип кабат дәшкәндә Салих, кабинадан чыгып, ике арадагы сукмакны тизрәк кыскартырга теләгәндәй ана таба ике-өч адым атлап өлгерде. Әллә ашыгу этәрде, әллә әтисенен ялварулы күз карашы мәжбүр итте, бәлки саубуллашырга оньт язганмын дигәндәй, гафу үтенергә теләгәндер—Салих аны кочаклап алды: —Нихәл сон син. әти?! -Исән йөр. улым, яме Бигрәкләр үземә охшагансың^. Улынын бу урынга янадан әйләнеп киләсен сизенә ул Салих карурманнан олы юлга килеп чыккан әтисенә кинәшләр яудырыр, үгетләп- үртәп заманча яшәргә өйрәтеп, үзенчә ярдәм итәргә теләр. Ләкин, бер гаиләнен икенче гаиләне яшәргә өйрәтергә хакы юк хәтта газиз улын булса да... Дөнья матур бит, әй!.. К ич житкәч, дөресрәге—урам базары ябылгач. Гөлсөяр кайтып төште Шакмаклы сумкасының йөге кимегән, анын каравы икенче кулындагы сеткасы кала күчтәнәчләре белән бүселгән иде. -Фазыл абый, ач ишекне, кулым буш түгел.—дигән таныш авазга ничек сөенүен тасвирлар өчен купшы сүзләр җиткереп булмас иде. Мәгәр, сер бирмәде, үзен тыеп, тавышсыз-тынсыз юри ятуын белде Кайткан икән кермичә китмәс, шәт Дарулар китергәнме, янадан сырхауханәгә ятарга үгетләрме, әллә кызганудан юатып йөрүе генәме? һәрхәлдә, шушы өч сораунын берсенә төгап җавабы бардыр кызның... —Әллә Ходаем, авыртуга түзә алмыйча йөрәген шартладымы'’—Вагон эченә керүгә. Гөлсөярнең беренче сүзе шул булды. Һәм ул. сәке читенә тезләнеп, йөзтүбән яткан Фазылнын гәүдәсен әйләндерергә теләде Абзагыэ әйләнү уңаена, күзләрен ачарга оялып, йөзен кызнын күкрәк астына терәде Тегесе карышмады, киресенчә, бармакларын җылы тарак итеп, анын йомшаклыгыннан чуаланган чәчләренә кагылды. —Сине бүтән күрмәм ахрысы, дип. котым очты. — Бер көн эчендә үк шул хәтлек гашыйк булмыйлар инде, Фазыл абый! Фазыл абый Кофтаны юешлисен... —Еламыйм ич мин! — Беләм, Фазыл абый, барыбер күз яшенен табы кала,—дисә дә Гөлсөяр сәкедән төшәргә ашыкмады.—Бүген мин бер китап алып кайттым. Тән сызлавы турында Европа табибләренен йөздән артык хезмәтен туплаганнар Эзләп таптым мин сине интектергән нәрсәне. Исеме әйтеп бетергесез катлаулы анын. Бехтерев авыруы дип. гади итеп, безнен илдә генә атап йөртелә икән ул. һәм Гөлсөяр, җыелмаган урын өстенә күн пинжәген салып ыргытты да. кофта жинен сызганып, вагон эчендә арлы-бирле йөренә башлады Кыяфәтендә җиңүчеләргә хас тантана иде анын. Әйтерсең лә ул бүген. Казан юлында очратып. Әҗәлнен үзен тукмап кайткан һәм Фазыл янына килерлеген калдырмаган. —Мин китапларга ышанам, Фазыл абый! Анда язылган буенча син инде күптән үлгән булырга тиеш. — Нишләп һаман исән сон әле?! —Димәк, диагнозны дөрес куймаганнар. Бехтерев авыруыннан кеше кыймылдый алмый, тамагына үтми, умыртка баганасы бамбук сыман кибә диелгән. Ә син багана башына менәсен. чиләкләп йомырка ашыйсын, олы юлдан кызтар ташыйсын —Гөлсөяр сонгысын үзенә ишарәләп әйткән булды —Янадан бүлнискә кереп ятарга кушасыңмы? —Әйтә алмыйм. Менә ул китап—Бухарестта басылган, укып чык та үзен хәл ит Шунысын белдем—ничек дәваларга дигән өлешендә йөз төрле чирнен һәркайсына да массаж ясарга кушкан. —Массаж ясаучыны каян табарга кирәген әйтмәгәнме? -Акча күрсәтсәң унысы берьюлы йөгереп килә. Тик синен әле кризис чоры үтмәгән. Көчле авырту вакытында массаж ясау тыела Клиң беләсең соң син боларны? Әлеге китаптан укыдынмы? Т и к , , , , >зем беләм. Минем әти ел буе йөрәк чәнчи дип йөрде. „......... *■' Т*' җәфаладылар, гаебен тапмадылар Кулбаш сөягенә массаж ‘ ‘ ^ к“"а котылды Акча түләп махсус курсларга йөрдем мин. Хәзер массаж ясар өчен врач чакыртканыбыз юк. —Алайса, китап укып вакыт әрәм итмик... Үзен тотын! —Фазыл абый, әгәр начараеп китсәң?! —Кукушкин үләргә кушты бит инде. Кулда кәгазе бар. Көтеп озакка сузасы юк. —Фазыл абый, ни сөйлисең син?! Юлдан кайткан кеше бәлки тамак ялгап, чәй эчеп алырга тиеш ул гаңдыр да, тик Гөлсөяр вакыт әрәм итмәде. Ул инде әлеге сөйләшүнең азагы ни белән бетәчәген алдан ук белә иде. Беренче мәлдә җилкәгә иркәләп-назлап кына орынган мамыктай куллар акрынлап тимергә әверелде кебек, һәм алар, Фазылнын гәүдәсен сүтеп җыярга теләгәндәй, боргычлады, төйде, йомарлап алып янадан җәйде, какшатты, өзде, ялгады Билгә кереп кадалган сызлау эреп, бөтен аркага таралды. Кыз анын саен сөйләндерә торды. Ыңгырашудан тыелып, йөзе белән мендәргә капланган Фазыл, авыртудан шабыр тиргә батты. Алай да сорауларны җавапсыз калдырмады. Фазыл абый, аңыңны югалтсаң туктыйм. Минем белән сөйләшеп тор, йәме! —Ярар. —Врачлар үзләре массаж ясау, үлән белән дәвалау, зоотерапия, күрәзә кебек чаратарга бик ышанмыйлар. —Мин ышанам. —Әгәр түзсән. көн аралаш, унике сеанс ясап карыйм —Ул хәтле көтәрлек вакытым юк. Көн саен кирәк —Ярты сәгатьтән ары ярамый. —Арсан әйтерсең, Гөлсөяр. Беренче кичне Фазыл массаждан аңын югалтмады. Моны күреп Гөлсөярнең өмете үсте Иртән уянгач та ул, күрше сәкегә үрелеп, аның сулыш алганын тыңлап сөенде. Иртәнге йокы—ин сихәтле ял. Кыз бүген, базар сумкасын күтәреп, олы юлга чыкмады, абзыйнын хәле көтмәгәндә кискенләшмәгәе, дип, янында саклап утырырга булды. Икенче кичне, Гөлсөярнең кулы кагылуга, Фазыл кичәгедән дә ныграк авырту кичерде. Ләкин үзе тавышын көр тотарга тырышты. —Из. ныграк боргычла, сызлау иркәләнеп ятмасын, бир кирәген! Рәхмәт! Әнә шулай! Өченче кичне Фазылнын тәне Гөлсөярнең кулын тоймады. Кагылган бөтен җиренә өшеткеч укол ясалган кебек иде. Дүртенче кичне ул, массаждан сон, тан атканчы уянмыйча йоклады. Һәм иртән анын беренче сүзе, гаилә башлыгына хас таләпчәнлек белән янгырады: «Ашыйсым килә!» Бишенче көнне иртән Гөлсөяр базарга сату итәргә китте. Фазылнын: «Йөрмә интегеп, ял ит бераз. Акчам җитәрлек ич!»—дип ялварулары заяга гына булды. Кыз яшел вагонда үткән көннәрне әзергә-бәзер яшәп яту дип аңлады күрәсең. Үзе генә калгач вакыт агышы тагын әкренәйде. Бераз көн үтәр ичмасам, дип, ул теге ташландык авыл чишмәсенә суга китте. Тал-тирәкләр арасында бораулау агрегаты күренми, сырлы калай белән тышланган вагонны алып китеп, анын урынында сыерчык оясына охшатып кечкенә сарай корганнар. Бил сызламый хәзер, оеп авырта гына. Су алып кайтканда ул тукталып кыйбла якка карап торды. Фазыл үзенен йөзендәге елмаюны тоеп, сөенеченнән күзләрен йомды, тәненә көч булып кояш энергиясе җыелганын сизде. Өмет, сихәт, куәт, яшәү һәм мәхәббәтнең һәммәсе дә бар иде бу халәттә... Ә шулай да якты дөнья искиткеч матур бит, әй!.. Дәвамы киләсе санда 1/