Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨРӘШЧЕ

Т уксанынчы еллар башы иде. Көннәрдән бер көнне мин эшләгән Татарстан радиосының нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррире Зиннур Мансуров үз бүлмәсенә чакырып алды. Керәм. Аның каршында мәһабәт гәүдәле, хәрбилеге әллә кайдан сизелеп торган бер кеше утыра. —Менә. Зәки абый мәшһүр шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова турында материал алып килгән. Карап чык әле шуны,—диде Зиннур. Укыйм. Саф татарча. Җөмлә саен соклана барам. Редактор кулы тидерергә кирәк тә түгел диярлек—шагыйрә хәтле шагыйрәнең бар рухи дөньясын, хис-кичерешләрен, уй-хыялларын белеп яза, фикерләрен нәкъ менә язучыларга хас булганча нечкәләп әйтә. Озакламый ул тапшыру эфирда да яңгырады — радиога күпләгән рәхмәт хатлары килде. Соңрак бу эссе 3. Зәйнуллинның «Ник ямансу бу көзләр?* исемле китабының исеме булып, анда да урнаштырылды һәм шул җыентыкның бер бизәге булды. Мин Зәки абыйны ул чакта бөтенләй диярлек белми идем әле. СССР дигән ил таркалыр алдыннан без гаилә белән язучыларның Латвиядәге «Дубулты* иҗат йортында ял иттек. Ригада яшәүче татарлар Сабан туен бәйрәм итеп, хатыным—Мәдинә Маликова белән икебезне—шул тантанага чакырганнар иде. Сүз артыннан сүз чыгып, кабаттан Зәки Зәйнуллин исеме телгә керде. Ә Латвия радиосының баш мөхәррире бер очрашкач: «Без татарларга бик рәхмәтле, сезнең Зәки Зәйнуллиныгыз безнең дә милли каһарманыбыз—горурланыгыз сез аның белән»,—диде. Ул, техник фәннәр докторы буларак, хәрби училищеда укыткан чагындагы хәлләрне мин соңрак, Зәки Зәйнуллинның «Проводы полковника* дигән документаль әсәрен укыгач кына аңладым. Ул Казанга кайтты. Милләтенә ихлас күңелдән бирелгән Зәки абый Татарстанның бәйсезлеге өчен барган зур көрәшкә кушылып китте. Хәер, ул көрәшне чит-ят җирдә—Балтика буйларында ук башлаган иде. Мин инде тагын хатирәләргә биреләм. 1991 елның мае. Республикабызның Дәүләт Советы Татарстанда Россия Президентын сайлау яки сайламау турында мөһим карар чыгарырга җыена. Мәһабәт бина баскычларында шушы истәлекле көнне зарыгып көткән әбиләр һәм бабайлар Азатлык сорап Ходай Тәгаләгә ялваралар, намаз укыйлар, дога кылалар. Казанның Ирек мәйданында, фидакарь шагыйребез Рәшит Әхмәтҗанов әйткәнчә, «Ачлык мәйданында* Рәшит үзе, энесе атаклы артист Илдус, язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Газинур Моратов, Әхәт Мушинский, Заһит Мәхмүди, Чаллыдан килгән ханым вә туташлар һәм, әлбәттә инде ... Зәки Зәйнуллин. Көрәш җитди: «Яки-яки». Нәтиҗәләре мәгълүм. Мин үземне Зәки Зәйнуллин шәхесеннән мөкиббән дип санамыйм. Безнең милләтебез язмышы хакында кызып-кызып бәхәсләшкән чакларыбыз, дәлилләр һәм фактлар китерә-китерә, үз туксаныбызны туксан дип исбатларга тырышкан вакытларыбыз байтак булды. Бер үк максатлар белән яшәсәк тә, аларны гамәлгә ашыру юлында кайбер каршылыклар да килеп туа иде. Ул нишләптер турыдан барырга ярата. Ләкин бит «сәясәт—мөмкинлекләр сәнгате!* Хәзерге вәзгыятьтә ниләргә ирешергә мөмкин—барыннан да элек шул турыда уйланырга кирәктер, дип фикер йөрттем мин. Зәки абый, инициатива күрсәтеп, Кырымдагы кан кардәшләребез көнкүрешен азмы-күпме җиңеләйтер өчен халыктан кием-салым, кирәк-ярак җыеп, аларны зур «КамАЗ»ларга төяп, шул якларга юл тотты. Чечня өчен иң хәлиткеч көннәрдә Грозный тарафларына барып кайтты. Мондый каһарманлыкны теләсә кем кыла алмый. Батыр кеше Зәки абый! Киләчәктә бу хакта без аның яңа китабыннан да укырбыз әле. Ләкин... Ләкин... Бу очракта мин, үзем турыдан-туры катнашкан кеше буларак, Бөтентатар иҗтимагый үзәге идарәсе җыелышларын да искә төшерәм. һәр сүзен үлчәп сөйләргә күнеккән Марат абый Мөлековның кайбер тәкъдимнәрен 3. Зәйнуллин еш кына «штык*ка кабул итә һәм кабынып китә иде. Татар Хәятындагы коммунистларны, демократларны, либералларны, радикалларны бер йодрыкка туплар чагында мондый фикер каршылыклары файдага булгандыр, дип уйламыйм. Әмма Зәки абый—ихлас кеше. Аның эчендәгесе—тышында, максатлары изге. Татар халкының матур киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртып йөргән һәм шул юлда көчен, вакытын кызганмаган бу шәхес безнең олы ихтирамы бызга лаек. Күптән түгел «Мәдәни җомга» атналык гәзитендә аның урыс фамилия сендә йөргән татар хәрбиләре турындагы язмасы дөнья күрде. Сокланып, гаҗәпләнеп укыдым мин аны. һәм мине шактый күңелсез уйлар да биләп алды. Зур дәрәҗәләргә ирешер өчен безнең татар кешесе еш кына үзенең нәсел нәсәбен, хәтта милләтен яшерергә мәҗбүр. Сәләтләре никадәр генә булмасын, татар кешесенә генерал яки маршал погоннары тагу гаять авыр— урыс шовинисты татарны ут сызыгының иң кызу җирендә яткан гади солдат— «туп ите* итеп кенә күрә. Ә бит дөньяда гыйбрәтле хәлләр дә бар. Милләте белән әрмән. Советлар Союзы Маршалы И. Багряман туып үскән авылдан, мәсәлән, нишләптер әллә ничә генерал һәм югары дәрәҗәдәге офицерлар чыккан. Гаҗәп бит! Безнекеләр алардан киммени?! Армия тормышының нечкәлекләрен энәсеннән җебенә кадәр белгән полковник Зәки Зәйнуллинның моңа игътибар итүе бик табигый. Шул уңайдан аның тагын бер әсәре искә төшә. Узган ел «Казан утлары* журналында басылган иде ул. «Гарасатлы еллар*—без белеп һәм аңлап бетермәгән совет-фин сугышының гыйбрәтле хәлләре, кызыклы һәм фаҗигале язмышлар хакындагы бу повесть тарихның өр-яңа сәхифәләрен ачып җибәрә. Сугыш манзараларын тасвирлаудан бигрәк, автор игътибарны бер кавем кешеләренең мөнәсәбәтләренә юнәлтә: «Ленин—Сталин эше өчен көрәшкә әзер булырга» кайчандыр—тантаналы вәгъдә биргән татар солдаты финнәргә әсирлеккә эләгә, аңа үлем куркынычы яный. Әле ярый, бәхетенә фин армиясендә дә милләттәшебез бар икән. Әсәрнең ул өлешен тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Язучы кыска-кыска штрихлар һәм диалоглар ярдәмендә фаҗигале ситуацияне сурәтли. •Солдатлар сафка тезелеп Энцо ягына киттеләр. Офицер «Вальтер*ын уң кулына тоткан килеш Зәйнине алдан атлатып, тал куаклары арасыннан узган киң сукмакка алып керде. Күл суына җитәргә 10-15 метрлар чамасы кала боерык бирде: —Тукта! Зәйни туктады. —Борыл миңа карап! Борылды. Фин «Вальтер*ын кабурасына тыкты да Зәйнигә якын ук килде. —Йөзә беләсеңме? —Беләм. Үзе татарчалап җавап биргәч кенә Зәйнинең башына барып җитте: фин «йөзә беләсеңме?» дип татарча сорады бит! —Фин татары мин, Вилданов! Хәкимҗан минем исемем. Татар мин. Мөселманмын... Вилдановның сорарга да, дәшәргә дә дәрманы калмаган иде. Бу көтелмәгән хәлдән ул коелып төште. Дөм караңгылыкта ерактан, бик тә ерактан җемелдәгән черпи ут кебек кенә булып өмете кузгалды: «Бәлки җибәрер бу мине?!» Сукмак читендәге үләнгә чүгәләде, башын тотты. Үтереп сызлый иде приклад белән суккан башы. —Авыр булса да, син аякларыңа бас. Теге якка йөзеп чыгарга тырыш. Монда калсаң, концлагерь инде сиңа. Аннан тере чыга алмассың. Турыга йөзсәң, ике йөз метрлар чамасы булыр. Ә инде яр буйлап йөзеп китсәң, ял итә-итә бара аласың. Күл читенә чыгып. Тик анда безнең солдатлар күп— атып үтерүләре бар. Миңа монда озакка калырга ярамый. Сине атарга алып киткән кеше бит мин. Приклад белән ныграк җибәрдем ахрысы —гафу ит, сугыш бит, үзең беләсең... Иелеп, Зәйнине күтәреп аякларына басарга ярдәм итте. — Бас аякларына. Итегеңне, гимнастеркаларыңны сал. Менә таныклыгың. Исән калырга тырыш. Безнең генерал Маннергеймның яшерен боерыгы бар: «Фин гаскәрләре иске чикне үтмәскә тиеш. Хуш. Башкача очрашмабыз инде без. Онытма мин татарны. Бар, төш суга. Йөзеп кит... Акрын гына аркасыннан төрткәндәй итте: —Үзегезнекеләргә чыккач, ничек тере калганыңны сөйләмә, һушымны югалтканмын. Шул коткарды, диген...* Өр-яңа тарихка «Аңлаешсыз сугыш» дип кергән хәрби каршылыкның бәләкәй генә бер эпизоды бу. Аның «Үрләр аша* дип исемләнгән беренче китабын Татарстан китап нәшрияты 1988 елда бастырып чыгарды. Аңарчы вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән әсәрләре дә булгандыр—мин абайламый калганмын. Ә повесть һәм хикәяләрен бергә туплаган бу җыентык, чыннан да, укучылар игътибарын җәлеп итәрлек иде. Бу китапка кергән әсәрләрнең иң саллысы, әлбәттә инде, «Үрләр аша* повесте. Бу темага язылган әсәрләр татар әдәбиятында аз булмады. Аларның һәркансы хатын-кызларыбызның сугыш чорындагы хәлләрен үзләренчә хәл иттеләр. Зәки Зәйнуллинда да ул үзенчәлекле. Зиреклебаш хатыннары арбага ат урынына җигелеп, авылдан әлләничә чакрым ераклыктагы Краевкага юл тоталар—ирләрен, хәрби өйрәнүләр үткәч, менә-менә сугышның иң кызу җиренә илтеп тыгачаклар. Соңгы очрашу, соңгы тапкыр бергә утырып сыйлану, соңгы тапкыр ир назын тату. Бөтенесе, бөтенесе иң соңгы мәртәбәдер. Алты хатында алтмыш төрле уй. Миңҗамал, яраткан әтисен тагын бер генә булса да күреп калсын дип, бәләкәче Мөнирне дә иярткән. Аның һәм Зөбәйдәнең өч баласы, Мөнәвәрә белән гарип аяклы Рәйхананың—икешәр. Асия белән Зифада гына бала юк. Ирләре сугышка чыгып киткәндә, алар икесе дә, төшмәгән киленнәр шикелле, аталары йортында утырып калганнар. Язучы аларның язмышларын ашыкмый-кабаланмый, алардан ниндидер эчке мәгънәләр таба-таба бәян итә. Хатыннарның бу газаплы сәяхәте, бәхеткә күрә, сөенеч белән тәмамлана—солдатлар әле хәрби эшелоннарга төялмәгәннәр, өмет әле өзелмәгән. Автор, әсәре каһарманнарын сурәтләгәндә, гел-гел бер нәрсәне ассызыклап күрсәтә: заман ничек кенә хәвефле булмасын, барыбер кешеләр күңелендә миһербан, башкалар хәленә керә белү, үз авызыннан өзеп бүтәннәр турында кайгырту өстенлек итә. Татар халкының иң асыл сыйфатларыннан берсе шул түгелме соң? Әлеге повесть Зәки Зәйнуллинның «Ник ямансу бу көзләр?* исемле китабын да башлап җибәрә. Хикмәт шунда, андагы «Каршы таулар* һәм «Урам* повестьлары белән бергә ул бер бөтенне төзи. Бу өч әсәр, чынбарлыкта, трилогия хасил итә. «Каршы таулар* повестенда инде шул ук Зиреклебаштан ут сызыгына: йә һәлак булырга, йә авыр яраланып әллә нинди газаплар кичерергә, йә җиңү шатлыгын татырга өметләнеп киткән ирләр һәм аларның яңа окопташ дуслары, разведчик Завардин һәм Скоба белән, каты бәгырьле НКВД әһелләре, СМЕРШ особистлары белән очрашабыз, һәркайсы кызыклы, гыйбрәтле шәхесләр алар. Әмма алар арасыннан да аеруча хәтердә калганнары бар. Галиулла һәм «упалнамуч* Чолык Зәйнәп әнә шундыйлардан. Язучы, фронттагы фаҗигале хәлләрне сурәтләгәннән соң, кабаттан каһарманнарның туган якларына әйләнеп кайта. «Үрләр аша» повестендагы алты хатынның берсе Мөнәвәрәнең ире Галиулла, сугыш афәтләреннән котылып, «тыл күсесе* Дора Моисеевнаның җылы кочагына эләгә һәм типтереп көн итә башлый: фронт өчен дип әзерләнгән азык-төлек һәм медикаментлар алыпсатарлар кулына эләгеп, аңа һәм аларга әмер биреп торучылар өчен табыш чыганагына әйләнә. Алар өчен ватан кирәкмени?! Ә Чолык Зәйнәп, замана җилләрендә өскә күтәрелгән бер куык булса да, яклаучысыз калган хатыннарны рәнҗетә. Урысчаны, татарчаны юньләп белмәсә дә. «руководящий указаниеләр* бирә. Нишлисең, заманы шундый, сугыш чорының кырыс хакыйкате шундый. Зәки Зәйнуллин бу эпизодларны сурәтләгәндә, иң уңышлы диалоглар, үзенчәлекле штрихлар таба. Мнне әсәрдә иң тетрәндергәне сугыштан соң фәкать умарталар карарга гына сәләтле булып калган Сәйфулланың сугыштагы иң киеренке көннәрдә иң хәтәр операцияләрне башкарган атаклы разведчик Заварднн белән очрашу күренеше булды. Ватан алдында хезмәтләре гаять зур булса да, аның инде кирәге калмаган. Сугыштан алты орден һәм әллә ничә медаль белән чыкса да, хәтта ике тапкыр Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә тәкъдим ителгән булса да, аны. латышларның «урман туганнары» белән элемтә тотуда гаепләп. Лефортово зинданында газаплагач, сөргенгә озаталар. Кирәге беткәч, кешенең кадере каламыни?! Ләкин ул, кырык сигез иптәше белән кача... һәм утлар-суларны кичкән фронтташ иптәше янына килеп сыена. Бусы да—замана хакыйкате. Зәки Зәйнуллинның иң әһәмиятле әсәрләре әдәбиятыбыз флагманы булган «Казан утлары* журналында дөнья күрде. «Агыйделнең аръягында...», • Ат караклары» романнары. «Үрләр аша», «Урам* повестьлары шушы мәртәбәле һәм иң таләпчән басмада укучыларга барып ирешүләре үзләре генә дә күп нәрсә турында сөйли. Аның «Идел», «Сөембикә», «Ялкын», «Мирас» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында басылган әсәрләре дә безне битараф калдырмаган иде. Бу язманы әзерләгәндә мине иң гаҗәпләндергәне аның 1979 елдан бирле (!) «Чаян» журналы белән хезмәттәшлеге булды. Зәки абыйның җор телле, шаян, мәзәкчән кеше икәнен белсәм дә, аны юморист язучы итеп күз алдына китерә алмый идем. Имәндә икән чикләвек! Зәки Зәйнуллин, үзе туып-үскән Эстәрлебаштагы якташларын искә төшерәме. Армия хезмәтендә бергә булган кешеләр хакында хикәялиме, һәрвакыт нәрсә әйтәсен, нинди нәтиҗә чыгарасын, аның ахыр чиктә яшәешнең кайсы фәлсәфәсенә барып ялганасын алдан күреп, белеп яза. Аның каһарманнары чынлыкта реаль, үзара аралашып, дуслашып, дошманлашып яшәгән кешеләр, үз-үзләрен тотышлары, максат-мәсләкләре күптән, балачактан таныш кешеләр. Тормышның бизәлмәгән бер өлгесе алар. Шуңа күрә борын заманнардан бирле әдәбият кануннары таләп иткән экспозиция, конфликт, төенләнеш, чишелеш кебек төшенчәләргә игътибар итмәскә дә була торгандыр. Хәер, теория дигән нәрсәнең ул кырыс таләпләренә хәзер кайсы язучы гына төгәл җавап бирә ала икән?! Документальлек әдиптән башка категорияләр белән эш итүне сорый. Иң мөһиме—вакыйгаларны, анда катнашкан кешеләрне сурәтләгән чакта, дөреслеккә хилафлык итмәү, фикерләреңне укучыга төгәл-аңлаешлы, чарланган тел аша җиткерү. Бу мәсьәләдә 3. Зәйнуллин байтак каләмдәшләренә үрнәк була ала. Халык көнкүрешенең нечкәлекләрен, йола-ырымнарның хасиятен, мәкаль- әйтемнәрнең эчке асыл мәгънәсен кечкенәдән күңеленә сеңдереп үскән язучы. Шуңа күрә тормыш күренешләрен ышандыргыч итеп сурәтли. Ул әдәбиятка урау юллар аша, мең төрле каршылыкларны җиңеп, кемнәргәдер дөньяның олуг хакыйкатьләрен төшендерү өчен килде. Дөнья бит ул «ике икең-дүрт» кенә түгел. Язмышлар ничек кенә булмасын, язмышларны узарлык, ялгышларны төзәтерлек ирлек сыйфатлары да табарга кирәк. Ә ул көчле рухлыларга, тамырларында «көрәшче* каны уйнаган, килер көннәргә матур идеаллар белән атлаган фидакарь шәхесләргә генә бирелә. Безнең бу буталып, чуалып беткән заман нәкъ менә шундыйларга мохтаҗ. Аның әле офыклары киң, иҗат мөмкинлекләре зур. Алдагы көндә дә укучыларын ул бер мәртәбә генә шатландырмас әле. Изге теләктә калыйк!