Коръән татар телендә
43— ЗУХРУФ (АЛТЫН ХӘЗИНӘ) СҮРӘСЕ Зухруф сүрәсе 89 аятьтән тора. Зухруф—алтын, асылташлар мәгънәсендәге сүз. Туры мәгънәсендәге алтыннар, зиннәт түгел, күнелдөге зиннәт, рухи бизәкләр турыила сөйләнгәнгә күрә, сүрәнен исеме шулай алынган. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Ха Мим (2, 3) Барча нәрсәне ап-ачык аңлатучы Коръән исеме белән әйтәмен кн сез аңласын өчен Без аны гарәпчә Коръән иттек. (4) Ул хозурыбызда. Китапларның Анасы (Лаухел Мәхфуз) янында саклана. Бөеклек вә хикмәтләр тулы бер Китап ул—Коръән 5. Сез чыгырдан чыкты дип кенә. Без сезне Коръән белән кисәтүдән баш тартыйкмы9 (6) Әүвәл яшәп киткән байтак халыкларга ничәмә-ничә пәйгамбәр күндердек (7) Алар (кяферлар, мөшриклэр) үзләренә килгән һәр пәйгамбәрне мыскыллыйлар иде (8) Без алардан да куәтлерәк рәхимсез хакимнәрне лә һәлак иттек Әүвәл яшәгән ул халыкларның мисалларын әллә ничә аятебездә гыйбрәт итеп күрсәттек. (9) Алардан: -Күкләрне һәм Җирне кем яралтты9—дип сорасаң -Шик юктыр ки. аларны көчле булган, бар нәрсәне белүче Аллаһ яралтты,—диләр. 10. Ул Җирне сезнең өчен бишек кебек итеп яралтты Дөрес юлдан йөрсеннәр дип, сезгә юлларны бар итте (II) Кирәгенчә генә Күктән яңгыр яудырган—Аллаһтыр Без (ул яңгыр белен корып беткән) үле туфракка жан бирәбез. Сез лә менә шулай (терелеп) каберләрегсэдөн чыгарылачаксыз (12) Бөтен хайванатны (кош-кортларны, кешеләрне) пар-пар яралтты һәм сез жигеп-атланып йөрер өчен хайваннар вә утырып йөрер өчен көймәләр яралтты. (13, 14) Шуларга атлангач вә утырып йөргәндә Раббыгызнын нигъмәтләрен исегезгә төшереп: -Боларны безнен хезмәтебезгә биргән Аллаһка (собхэнаиыа, алхамдуллилләһ Аллаһу әкбәр, дип) тәсбих әйтәбез Юкса, без боларны барлыкка китерә алмаган булыр идек.-дип Аътаһка шөкер итегез-Безнен Аллаһ хозурына кайтарылачагыбыз көн кебек ачык,—дип кабатлагыз 15.Әмма алар Аллаһ бөнлөлөрснен бар өлешен (пәйгамбәрләрне) Ана тин санадылар. Чыннан да. кешенең асылы көферлеккә тарта. 16. Әллә сон Аллаһ юктан бар иткән кызларын үзенә алып сезтв угланнарны бирдеме9 .1» 17. Шундыйларнын (Алмһның кызлары бар, дигән) берәрсенв —Синсн хатынын кыз бала алын кайтты,-дип сөенче алырга теләсен ул нрнен йөзе (кайгысыннан) каралыр, ул ачуыннан шартлар дерөжөге житөр (18) Зиннәтле, бай тормышта үсеп яуларда Тирмын катнаша алматан (кыиар, Гар^кыНГ7а„^М^~ГарИ=™ - күреп торган Гажәп Аларнын бу ялган шаһитлеге язылып куе^ачаТЗТар җавапка тартылачак. 7 пам алаР Журнал өчен Рабнт БАТУЛЛА әзерләде 20. һәм алар: —Аллаһ ихтыяр итсә, без (потларга) табынмас идек,—дип әйтәләр. Бу хосуста апарнын хәбәре юк. Алар бары тик ялган гына сөйли. (21) Әллә сон Аллаһ аларга электән үк (Аыаһтан башка нәрсәләргә табыныгыз дип) китап бирдеме'' һәм алар шул (ялган) китапка ябышып яталармы9 22. Юк! (Андый китап шарга бирелмәде) —Без ата-бабаларыбызнын бер дин (потпәрәспыек, христиаюык, мәҗүсилек) тотканын күрдек, без дә алар тоткан юлдан барачакбыз,—диләр. 23. Синнән алда да ничә халыкларга кисәтүче пәйгамбәрләр җибәрдек, ләкин андагы көр тормышлылар: -Ата-бабаларыбызнын бер дин тотканын күрдек, без дә алар тоткан юлдан барачакбыз,—диделәр (24)—Мин сезгә бабаларыгыз тоткан диннән дә яхшырагын китердем,—дигәч, алар —Дөресен генә әйткәндә, без аңа (син китергәнгә) ышанмыйбыз!—диделәр. 25. Без аларга җәза бирдек. Бакчы! Ялганчыларның язмышы ни белән бетте? 26, 27. Бервакыт Ибраһим атасына һәм кавеменә әйтте ки: —Мин сез табынган нәстөләргө табынмаячакмын,—диде.—Мин фәкать мине яралтканга (Аиаһка) гына гыйбадәт кылачакмын. Чөнки Ул мине тугры юлга күндерүче 28. Бу сүзләрне ул үзеннән сон киләчәк буыннарга (Аиаһның диненә күчсеннәр өчен), васыять итеп калдырды. 29. Хактыр ки, боларны һәм аталарын үзләренә Хакыйкать (Коръән) белән Пәйгамбәр килгәнчегә чаклы Без аларны нигъмәт эчендә яшәттек 30. Ләкин алар үзләренә Хакыйкать килгәч: —Бу бер сихер Без аны танымыйбыз.—диделәр. 31. һәм әйттеләр: —Бу Коръән ике шәһәрнең берәр олуг адәменә иңдерелсә, яхшы булыр иде,—диделәр 32. Раббынын рәхмәтен (пәйгамбәрлекне) алар бүлешергә җөрьәт итәме9 Дөньядагы тормышта аларга дәрәҗәләрне Без бүлеп бирдек. Берсе икенчесенә хезмәт итсен дип. Без аларны берсен икенчесеннән өстен кылдык. Раббынын рәхмәте алар туплаган байлыктан хәерлерәк. 33. Әгәр барлык кешеләр (кяферләрнең бай тормышына кызыгып, көферлеккә күчеп) бер кяфер өммәте хасил итәр, дигән куркыныч булмаса. Рахмәнне инкарь итүчеләрнең өйләрендәге чарлакларын һәм шул чарлакка менә торган баскычларын көмештән ясап, бөтен җирен җиһазлап, бизәр идек (34) Ишекләрен дә, кырын ятып истирахәт кыла торган ятакларын да (көмештән ясар идек) (35) Аларны зиннәт-алтынга күмәр идек Боларнын барысы да вакытлыча гына булып, тиз генә узып китә торган нәрсәләр, әлбәттә (Мәңгелек байлыгы булган) Ахирәт исә Аллаһка сыенганнарга аталган 36. Кем Рахмәнне зикер итүдән ваз кичсә, аның янына шайтанны куярбыз, шайтан гел анын артыннан тагылып (котыртып) йөрер (37) Әлбәттә, шайтаннар аларны тугры юлдан яздырыр һәм кешеләр үзләрен без тугры юлда, дип уйлар. (38) Ниһаять, ахырда Минем хозурыма килгәч, юлдан язган кеше аркадашы шайтанга әйтер: —Их, синен белән минем ара Көнчыгыш белән Көнбатыш арасы кебек ерак булган булса иде. Синнән дә яман юлдаш юк икән. 39. Сезнен бүгенге (Кыямәттәге) үкенүләрегез бер файда да бирмәс, чөнки сез (фани дөньяда) гаделсезлекләр кылдыгыз. Сез җәзаны бертигез алачаксыз. 40. (Ий Рәсүлем Мөхәммәд) чукракларга син (Коръәнне) ишеттерә алырсыңмы икән яки (күңел күзе) сукырларга (Коръән күрсәтеп) ачыктан-ачык азгыннарны тугры юлга бастыра алырсыңмы икән? 41 Без сине алардан аерсак (алар сине җэзсиап үтергәнче синең җаныңны алып, хозурыбызга жнгежәк), барыбкр шарны жәзага тартачакбыз. (42) Яки атарга вәгъдә иткән газабыбызны син дә күреп торырсын. Бу эшләрне башкарырга кодрәтебез җитә 43. Сина вәхнй ителгәнне (коръән күрсәткән гагны) нык тот Әлбәттә, син тугры юлдагы кеше (44) Хактыр ки. Коръән сина һәм халкына үгет буларак иңдерелде Ахырда сез (Аллаһ хозурында) имтихан тотачаксыз. 45. Эзеннән алда килгән пәйгамбәрләрдән сорап кара Рахманнән башка (тәңрегәр уйгап чыгарыгыз да шулар) га табыныгыз, дип әмер бирдемме икән? 46. Хактыр ки. Без Мусаны аятьләребез белән бергә Фиргавенга вә анын янындагы алугларына күндердек Муса әйтте: —Мин галәмнәрнен раббысы—Аллаһнын илчесе буламын.—диде 47. Аларга аятьләребезне китергәч, аны мыскыл итеп көлделәр (48) Аларга берсеннән-берсе әһәмиятле аятьләребезне иңдерә бардык Тугры юлны күрсеннәр дип. аларны газапка дучар иттек. 49. һәм. ниһаять, алар болай диде: —Әй. сихерче, күз буучы! Синен аша Аллаһ безгә биргән антын тормышка ашырсын, дип син Аңа ялвар Без дә тугры юлга кермәк булабыз. 50. Ләкин газаптан котылганнан сон. алар сүзләрендә тормый 51. 52, 53. Фиргавен үз кавеменә болай диде —Әй. халкым. Мысыр мөлкәте вә аяк астымнан агып ятучы шушы елгалар минеке түгелмени? Шуны да күрмисезмени? Әллә сон мин үзе бичара, әйтеп сүзен аклата алмаган шушы (сакау) адәмнән дә түбәнрәк булып чыктыммыни? Әгәр дә инде анын алтын беләзекләре һәм янында ярдәмче фәрештәләре булса (без аңа ышаныр идек) (Фиргавен Мусаның топгыгып сөйгәшкәнено. фәкыйрмегенә торттереп әйтә Ягъни, Фиргавеннең байгыгы да бар. ул тотлыкмый да. ләкин Аллаһ пәйгамбәрлекне аңа түгел. Мусага биргәненә ул буза куптара ) 54. Фиргавен үз халкын алдады, халкы аңа буйсынды. Алар тугры юлдан язган кавем булды (55) Шулай итеп, алар Безне ачуландырды Без аларга тиешле жәзасын бирдек Барысын да суга батырдык (56) Соңыннан килгән буыннар өчен аларнын язмышын гыйбрәт итеп сакладык 57. Мәрьямнсн углы Гайсәнен язмышын мисал итеп китергәч, синен халкын акырыша (буза куптара) башлады 58. Безнен тәңреләребез яхшыракмы, әллә улмы (Гайсәме) д и д е л ә р Синен белән бәхәсләшер өчен шулай сорадылар Дөресен генә әйткәндә, алар гаугалы халык 59. Ул (Гайса) үзенә нигъмәт бирелгән һәм Исраил токымына үрнәк ителгән бер бәндәбездер (60) Әгәр ихтыяр итсәк. Без, киләчәк буыннарга мирас итеп, сезнен урынга Жир йөзендә фәрештәләрне яралткан булыр идек. 61. Шөбһәсездер ки. ул (Гайса) Кыямәт (нең кайчан булачагының) галәмәтедер Моңа һич тә шикләнмәгез вә Мина юнәлегез. Аллаһ юлы-иң тугры юл. 62. Сак булыгыз, шайтан сезне тугры юллан яздырмасын Ул сезгә хәтәр дошман. 63. Гайсә катгыян дәлилләр белән килгәч, әйтте: — Мин сезгә хикмәт алып килдем вә каршылыклы бәхәсләрегсзнен бер өлешен сезгә аататып бирер өчен килдем Шулай булгач. Атлаһтан (лапасыннан) куркыгыз вә мина иярегез ' 64. —Аллаһ—минем Раббым. сезнен дә Раббыгыз. Аш гыйбадәт кылыгыз Тугры юл менә шул булыр. 65. Әмма азар төрле фиркаларга бүленеп. тауга куптардылар Хәтер кошын газабына килеп терәлгәч, ул кяферлврнен хәле, һай, яман булачак 66. Атар Кыямәт көненек үз башларына абайламастан киләчәге турында уйлап та карамый. «урында 67. Ул Конне үзара дус булганнар бер-беренен дошманына әверелер Аллаһка каршы көфер итмәгәннәрдән (мөэминнәрдән) башкалар 68, 64. Һәй, аятьләребезгә инанган мөселманнарым! Ул Көнне (Кыямәттә) сезгә куркыныч булмас Сезгә, аятьләремә инанып, мөэмин булганнарга кайгы икмәс (70) Шатлык урыны—җәннәткә сөенешеп, хатыннарыгыз белән бергә керерсез 71. Аларга алтын төпсәләр (баш татлы ризык) һәм алтын касәләр (белән тапчы эчемлеююр) таратылыр Күңелләре ни теләсә, күзләренә (зәүкый) ләззәт бирүче ни булса, барысы да анла булыр. Сез (мөэминнәр җәннәттә) мәнгегә калачаксыз (72) Кылган игелекләрегезгә күрә, сезгә мирас итеп калдырылган жәннәттер ул (73) Анда сезнен өчен төрле-төрле жимешләр бар. Алар сезгә ризык булыр 74. Шик юктыр ки. гөнаһкярлар җәһәннәм газабында мәңге калачак. (75) Бу газап җиңеләйтелмәячәк Алар ут эчендә өметсез килеш кала бирәчәк (76) Без аларга гаделсез булмадык. Ләкин алар үзләре гаделсез залим булды. (77) (Җәһәннәмдә янучы, шр зобанига) әйтер: —Әй. Малик. Раббын безнең җаныбызны алсынсана,—дип ялварырлар Малик —Сез, һичшиксез, газап эчендә (мәңгегә) калачаксыз,—дип әйтер. (78) Хактыр ки. Без сезгә дөреслек алып килдек. Ләкин күбегез шул дөреслекне сөймәс булды 79. Әллә сон алар (Мәккә кяферләре, мөшрикләр берәр мәкерле) эш эшләргә карар кылдымы? Алайса. Без дә, хакыйкатән, (тик ятмабыз) карарланырбыз. 80. (Мөслимнәргә карата) аларнын эчкерлекләрен вә (Аллаһ динен хурлап) үзара чышын-пышын килгәннәрен Аллаһ ишетми-белми, дип уйлыйлар. (Ялгышалар Барысын да) ишетеп торабыз Алар янында илчеләребез дә бар. бөтен кылмышларыгызны язып баралар. 81. (Ий, Мөхәммәд) әйт: - —Әгәр дә ул (Гайсә)мәрхәмәтле ярлыкаучы (Аллаһ) нын углы булса иде, ана табынганнарның ин беренчесе мин булыр идем.—диген. 82. Күкләрнең һәм Җирнең Раббысы. Гарешнен Раббысы алар (мөшрикләр, яһүдләр, христианнар) сылтаганнардан өстен вә азат. Аллаһү әкбәр! (Сылтаганнар—ата булу, хатын тоту кебек җир кешесенә хас булган эшләрдән Аыа азат һәм пакь ки.1еш кала ) 83. Инде син алардан аерыл, (нәҗес эчендә) калсыннар шунда. Вәгъдә ителгән газап белән кавышасы Көнгә (Кыямәткә) чаклы алар шулай (ялган сөйләп) дөньяда күңел ачсыннар. 84. Күкнең дә Тәңресе, Жирнен дә Тәнресе-бер Аллаһ Ул-бердәнбер хөкемдар вә (акыл-зиһен) хикмәтләренең хуҗасы. Ул—чын асылы белән бөтенесен белеп торучы 85. Күкләрдәге. Җирдәге һәм алар арасындагы бөтен нәрсәләрне милек буларак барлыкка китергән (Аллаһ) никадәр бөек. Сугачак Сәгатьнең (Кыямәтнең кайчан булачагы турындагы) мәгълүматы Анын хозурындадыр. Бөтенегез дә Анын хозурына китереләчәксез. 86. Аллаһны инкарь итеп, табына торган нәмәстәләре (потлары) алар өчен шәһадәт итәрлек кодрәткә ия түгел Хакыйкатьне чын күңелдән таныганбелгәннәр шәфәгать итүдән мәхрүм түгел. 87. Хактыр ки, алардан: —Сезне кем яралтгы?—дип сорасаң: —Ал-лаһ'—дип җавап бирерләр Шулай булгач, ни өчен сон алар (Аллаһка) гыйбадәт кылмый, Хактан йөз чөерә? (88) Ул (Пәигамбар) -Йа. Раббым. болар иман китермәс бер кавечдер.-лиде. (89) (Алшһ 6°‘РЬЫУ-(т. Мвхашед) инде син: сезгә салам, диген дә, алардан аерылып кит Озакламый белерләр. 44— ДУХАН (ТӨТЕН) СҮРӘСЕ Дулжи сүрәсе 59 аятьтән тора. Духан—төтен. томан мәгънәләрендәге сүз. Унынчы аятьтәге тухан кәлимәсеннән алынган исем. Бисмилләһнр-рахмәнир-рахим. I. Ха Мим (2, 3) (Хл1л/беләнхарамны) ап-ачык анлатучы Китап (Корыш) исеме белән әйтәмен ки: әлбәттә. Без аны мөбарәк бер кичәдә <Кагкр кззчәсезздә) иңдердек Чынлыкта исә. Без (аның безэн кяферзәр башына зпөшәчәк «'азап турында) хәбәр биреп, кисәтәбез. 4. 5, 6. Бер әмеребез илә һәр хикмәтле эш шул кичәдә хәл ителер. Чөнки Без. Раббынын рәхмәте буларак, пәйгамбәрләр күндерәбез. Аллаһ ишетеп- белеп тора. 7. Әгәр лә сез чынлап иман китерер булсагыз, (белегез) Күкләрдәге. Җирдәге һәм алар арасындагы бөтен нәрсә Раббылан (8) Аллаһнын башка (Илаһи кодрәткә ия һәй) Тәнре булырдай һичберкем юк һәм терелтер, һәм үтерер. Ул сезнен дә. мәрхүм зталарыгызнын да Раббысыдыр 9. Хәер, имансызлар (яңадан тер&зүгә) һаман шик белән бага һәм (Ахирәттәге терезешззе инкарь итеп) шуннан (үхзәренә) тәм табалар 10. (Мохәммәд) Күкнен күрәләтә төтен белән каатанганын күзәтеп тор ( I I ) Бу (төтен) кешеләрне сарып алачак. Бу (төтен) яман бер газап галәмәтедер (12) -Йа. Раббыбыз. бездән бу газапны ал. зинһар Без иман китерәчәкбез.— дип ялварырлар (•Бу төтен турында бер-берсенә охшамаган ике төрле шәрех,щ бар Төтен—кытык, корьиык Гарэбстандагы коточкыч бу корьиык. ачлык за манында Кураеш кешеләре хәзрәти \1өхәм.мәдкә баш орды Икенче ашатма болайрак бу төтен Кыямәт газамәте буларак. Күкне кашый Ринаятызәргә караганда, Кыямәт баиаоныр алдыннан канчыгыштан көнбатышкача булган араны шундый төтен кашаячак икән». • Али Тургут тәфсиреннән ) 13. Кая инде ул азарга фикерләп, гыйбрәт алу! Анарга дөреслекне ачып сатучы Пәйгамбәр килгән иде бит инде 14. Сонра аннан (ПэйгамбәрзКзн) йөз чөерделәр вә: — Бу (башкашр тарафыннан котыртып җибәрелгән) бер тиле,—диделәр. 15. Без бу газапның беразын киметәчәкбез, әмма сез (барыберкөз/зерлегегезгә) кайтачаксыз 16. Без ул (Кыямәт) Көнне сезне дәһшәт белән тотачакбыз һәм үч кайтарачакбыз. 17. Хактыр ки. бу кяферләрлән алда Без Фиргавен токымын (күп маз биреп) сынап карадык Атарга бик тә шәрәфле илче (Мусаны) күндердек 18. 19. 20, 21. Аларга әйтте -Аллаһнын бәнлазәрс мина иярегез! Чөнки мин сезгә (Азлаһ тарафыннан кундерезмеш) ышанычлы бер илче булып килдем.-лиле -(Илчесе алдында үзегезне) Агзаһтан зурга куймагыз Чөнки мин сезгә (Анын илчесе икәнлегемә) ачык дәлилләр (иог.җизашр) китердем Мина таш атсагыз, мин сезнен дә Раббыгыз булган Раббыма сыеначакмын Этәр мина ышанмасагыз. һич югында, янымда тормагыз 22. Шуннан сон Муса дога кылып Аллаһка: — Болар гөнаһкяр-жинаятьче бер өер,—д иле 23. —Атайса. син бәндәләремне төнлә юлга алып чыгып кит Сезнен (юк-зыкны безеп. азар) артыгыздан куа чагачаклар.—диде Аллаһ 24. (Дшка шеа асрылыо. сеш т сабар, шу, юлдан нст-сау чыгып котылганнан сону диңгез сукмагын шул килеш калдыр (Шул юлга алданыр керт) алар су астында катып, батып һәлак булачак. 1 25, 26. 27. Аяарлан никадәр бакчалар, челтерап аккан чишмидер. „геинәр. мәһабәт сарайлар, татлы-ләззәтле никадәр ризыклар калды. (28) Менә эш шулай, без. дигәнчә булды. Шул байлыкны мирас итеп, башка халыкка калдырдык (29) Күк белән Жир (Фиргавен токымының батып үлгәненә) елап калмады. Аларнын жөзасы кичектерелмәде. 30, 31. Хакыйкатән, Без Исраил токымын рисвайлык газабыннан— фиргавеннән коткарып калдык. Хактыр ки, ул (Фиргавен) тәкәбберлектә хәттин ашкан рәхимсез залим иде. 32. Хактыр ки. Без аларнын (Исраил токымының) нинди хәлдә икәнен белеп, заманында башка белемле халыклардан өстен кылдык 33. Без атарны сынап карар өчен, ачык мәгънәле һәм кинаяле аятьләр, чогжизалар иңдердек. 34. 35, 36. Хактыр ки, алар (Мәккә кяферләре) катгыян әйтә: —Үлем бер генә тапкыр була. Без беркайчан да яңадан терелмәячәкбез. Әгәр, чыннан да. сез дөрес сөйлисез икән, аталарыбызны яналан терелтеп кайтарыгыз (шуннан соң без сезнең хаклы икәнегезгә ышанырбыз), —диләр. 37. Болар хәерлерәкме, әллә Тубба халкымы яки аларлан әүвәлге (гөнаһлы) кавемнәр яхшыракмы9 Без аларны да һәлак иттек. Алар да гөнаһкярлар иде («Йәмән игендәге хаким Тубба исеше була. Африканың көнчыгышыннан азып бөтен Гарәбстанны 6и.хәгән дәүләт. Бу хөкемдар яхшы әхлаклы була. Ләкин халкы азгынлык белән дан казана». Али Тургут тәфсиреннән.) 38. Күкләрне. Жирне һәм икесе арасындагыларны Без (тик торганда гына, эч пошканнан) күнел ачу өчен генә яралтмадык (39) Бөтенесен дә бары тик бер сәбәп белән (Аиаһның Хакыйкате өчен) яралггык. Ләкин инсаннарның күбесе моны анламый. (40) Шөбһә юктыр ки, аеру (Ахирәт) Көне барысы өчен дә билгеләнгән. 41. Ул Көнне дус дуска һичничек тә файда итә алмас. Аларга (башкиюрдан да) ярдәм булмас. 42. Аллаһ ярлыкаячак адәмнәр болар хәлендә түгел. Аллаһ (кяферләргә җәза бирерлек) кодрәтле Аллаһ—(мөэминнәрне ярлыкаучы) миһербан иясе 43. 44. Шик юк ки, зәкъкум агачы—гөнаһка баткан кешенең ризыгыдыр. (45, 46) (Зәкъкум агуы) эретелгән жиз кебек, ашказаннарында кайнап торачак. 47, 48, 49, 50. Шул мизгелдә аваз янгырар: — һәй. аны тотып алыгыз! Тотыгыз да жәһәннәмнең уртасына ташлагыз. Башына кап-кайнар жәза суы коегыз Татып бак, «тәкъсир!» Син бит үзенчә нинди кодрәтле, данлыклы иден! Син ышанмаган, син шикләнгән жәза менә шушы булыр! 51, 52, 53, 54. Мөтгәкыйләр (тәкъва мөсахманнар) исә иминлек тулы ышанычлы урында булыр: бакчаларда һәм чишмә буйларында (истирахәт кьиырлар) Нәфис ефәкләргә вә балкып торучы атласларга уранып. кара-каршы әңгәмә корырлар Менә шулай боердык: һәм Без зур күзле хур кыхзарын аларга хатын итәрбез. (55) Анда—иминлек хөкем сөргән жирдө жаннары нинди жимеш теләсә, шул булыр. (56) Үлем әчесен бер татыганнан сон, алар үлемсез булыр Вә Аллаһ аларны жәһәннәм газабыннан коткарыр. (57) Бу нигъмәтләр азарга Раббы тарафыннан тәгаенләнгән. Бөек Сәгадәт менә шушы булыр. 58. (Ий, Мөхәммәд) Без аны (Коръәнне) яхшы аңласыннар һәм үгет азсыннар дип. Ана телендә иңдердек. (59) Алар көтә Син дә көт (Агар синең башыңа бәла килгәнне көтә. Син дә көталар иман китерерме, әллә кяферлекләрен дәвам итеп, һәлак булырмы?Хакыйкатьне белер өчен вакыт кирәк.) 45— ҖАСИЯ (ТЕЗЛӘНҮ) СҮРӘСЕ Жасия сүрәсе 37 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Кыямәт көнендә тезләнеп торучы гөнаһкярлар турында сөйләнгәнгә күрә, исеме «Жасия», ягъни «тезләнеп тору» шуннан килә. 12. .к. У., м 7 Бисмилләһмр-рахмәнир-рахим 1. Ха. Мим. 2. Бу Китап (Коръән) кодрәтле һәм хаким вә хикмәт иясе Аллаһ тарафыннан иңдерелде 3. Шик юк. иманлы кеше өчен күкләрдә һәм Жирдә (Коръәннең дөреслегенә) байтак дәлилләр бар 4. Кешеләрнең юктан бар ителүе дә. Жир йөзенә таралган жан ияләренең (Аллаһ тарафыннан) яралтылышы да, иман китергән халыклар гыйбрәт алырлык кинаяләр, ишарәләр аша хәбәр ителә 5. Төннең вә көннең алмашынуы. Аллаһнын Күктән иңдермеш ризыклары (яңгыры) һәм үлемнән сон туфракның янадан терелүе, жилләрнен төрле якка исүе акылы булган халыкка (Аиаһныңбер булганына һәм чиксез кодрәтенә ышанычлы) зал илләрдер * 6. Менә Аллаһнын аятьләрен сина дөреслек буларак укыйбыз. Аллаһнын шушы (чын-дөрес) аятьләреннән сон, алар (кяферләр, мөшрикләр) нинди сүзгә ышанырлар икән инде'’ 7. Ялганга, гөнаһка баткан кешенең хәле коточкыч булыр. 8. Үзенә Аллаһнын аятьләрен укыганда ул (мөшрик. кяфер, чонафикъ) тыңлаган булыр, сонра борынын югары күгәреп, ишетмәмешкә салышыр Менә шундыйларга син (Мехәммәд) хәтәр жөза булачагы турында әйт. 9. Берәр аятебезне (Коръәннән икәнен) белеп алса, ул мыскыллап көлә башлый Андыйлар өчен хурлыклы жөза булачак. 10. Барачак юллары—жәһәннәм Аларнын жыйган нәрсәләре (мал-туарлары, (ш-ш.шры баИзыклары), Аллаһны инкарь итеп, табына торган (сын) нары берничек та ярдәм ителмәс. Аларнын әжере—хәтәр жәэа. 11. Коръән—тугры юлдыр Раббынын аятьләренә көфер итүчеләр өчен хәтәр газаплардан торучы бик тә каты жөза булыр. 12. Анын әмере белән көймәләрдә йөзеп. (Аллаһ үзләренә насыйп иткән) ризыкларын эхләп тапсыннар һәм (тапканнарына) шөкер итсеннәр дип, Аллаһ сезнен кулланышыгызга диңгезне бирде 13. Күкләрдә һәм Җирдә ни булса, шуларнын барысын да Ул Үз катыннан ишерел, сезнен карамакка бирле Әлбәпә. бу турыла уйлап караган кешеләр өчен гыйбрәтләр бар 14. (Ии, Мехәммәд) иман китергәннәргә әйт: Аллаһ жәза бирә торган Көннең (Ахирәтнең) киләчәгенә ышанмаганнарны кичерсеннәр (Хөкемдарлыкны үз өстегезгә ашагыз')—итен Аллаһ һәр халыкны кылмышына күрә жәзалаячак 15. Кем игелек кыла—үз файдасына Кем яманлык кыла—үз зарарына. Ахырда барыбер Раббы хозурына кайтарылачаксыз. 16. Хактыр ки. Без Исраил токымына китап, хөкем вә пәйгамбәрлек бирдек Аларны татлы ризыклар белән тәрбия кылдык Аларны дөнья халыкларыннан өстен иттек. 17. Дин мәсьәләсендә аларга (Исраил нәселенә) ачык дәлилләр бирдек. Әмма үхләренә гыйлем килгәннән сон. араларында купкан, хәл игә алмаслык каршылыклар һәм хөсетлекләре аркасында, алар (төрле фиркаларга) бүленеп бетте Шөбһәсез. Раббын аларнын фиркаларга бүленгәнлекләрс хакында Кыямәт көнне Үз хөкемен чыгарачак 18. Аннан сон сине дин эшләрендә бер шәригать сахибе иттек Син шуңа тугры кал Белмәгәннөрнен коткысына бирелмә 19. Атар Агтаһ юлында сина һич тә ярдәм итә алмас Дөресе шул залимнәр (гадисезләр,әхлаксызлар, кяферләр) үзара дус. Аллаһ-пакь мөслимнәрнең дусты. 20. Бу (Коръән) инсаннарның күнел күзләрен ачучы бер нур. Нык иманлы кешеләр өчен тугры юл һәм (Аллаһнын) рәхмәте ул—Коръән 21. Әллә сон алар—яманлык кылганнар: Аллаһ безне иман китереп, игелек кылганнар белән тигез күрер, яшәешебезне дә, әжәлебезне дә мөэминнәрнеке төсле итәр, дип өметләнәләрме? Никадәр ялгыш фикер! 22. Аллаһ күкләрне вә Җирне Хакыйкать өчен яралтгы. Шулай булгач, һәркем кылмышына күрә әжерен дә алыр. Аларга гаделсезлек кылынмас 23. (Байлыкка комсыз) нәфесне һәм (җенси ләззәткә артык) һәвәслекне үзмаксат итеп, Аллаһ урынына куйган кешене күрденме син, (ий, Мөхәммәд)? Колаклары вә күнеле йозакланган, күзе томаланган бер бәндәгә Аллаһтан башка кем тугры юлны күрсәтер? (Әй. инсаннар) сез шул турыда яхшылап уйлап карамыйсызмы? 24. Әйттеләр: —Бу дөньядагы тормыштан башка тормыш юк. Яшибез, үләчәкбез. Безне бары тик дәвамлы вакыт үтерә,—диделәр. Ләкин аларнын бу турыда һичбер мәгълүматы юк. Алар бары тик фаразлыйлар гына. 25. Каршыларында ачык аятьләребезне укыган вакытта алар һаман бер сүзне кабатлый: —Әгәр сез хакны сөйли торган булсагыз, мәрхүм аталарыбызны терелтеп кайтарыгыз.—дигәннән башка аларнын дәлиле юк. 26. Әйт син: —Сезне Аллаһ терелтәчәк. Аннан сон Ул сезне вафат иттерер. Ахырда, килүенә һич шик-шөбһә булмаган, Кыямәт көнендә Аллаһ сезне янә (терелтеп) янына жыячак. Ләкин кешеләрнен күбесе мона ышанмый. 27. Күкләрдәге вә Җирдәге милек (идарә) Аллаһныкыдыр. Кыямәт купкан Көн—кяферләрнен зур югалту Көне 28. (Мөхәммәд) син һәр өммәтне тезләнгән килеш күрерсең, һәр өммәт (үзенең савабы-гөнаһы язылган) китап янына чакырылачак —Бүген (дөньядагы) кылмышларыгыз өчен әжер биреләчәк! 29. —Дөресен сөйли торган китап каршыгызда тора, ул безнен китабыбыз. Хактыр ки. сез ни кылсагыз да, Без (барысын да фәрештәләргә) яздыра бардык. 30. Хәзер инде иман китереп, игелекле гамәлдә булганнарны Раббы рәхмәтенә (җәннәтенә) кабул итәр Менә бу—котылып, Сәгадәткә ирешү, дигән сүз. 31. Кяферләргә әйтелер: —Аятьләремне укыганда борын чөереп, гөнаһлы булганнар өере—ул сез идегез түгелме? 32. —Аллаһнын (үлгәч тереләчәксез, дигән) вәгъдәсе хак. Ул заманнын киләчәгенә һич шөбһә юк.—дигәч, сез: —Ул нинди заман ул? Без андый заманны белмибез. Ай-Һай, (кшерме икән ул заман?) без мона шикләнеп карыйбыз Аның киләчәге турында мәгълүматыбыз юк,—дидегез 33. Алар кылганнарның яманлыклары үзләренә ап-ачык күренер. Мыскыл итеп көлгәннәре аркасында алар (газап белән) чорнап алыныр. 34. 35. Әйтелер ки: —Сез бүгенге көн белән очрашачагыгызны ничек оныткан булсагыз, (Ахирәттә кавышуны инкарь иттегез) Без дә сезне шулай (ярлыкарга «онытып» газапта) калдырачакбыз. Урыныгыз-ут булыр (Дөньядагы) ярдәмчеләрегезнен берсе дә сезне (бүген) коткарачак түгел. Чөнки сез Аллаһнын аятьләрен (Коръәнне) көлкегә алдыгыз. Сез дөнья рәхәтенә алдандыгыз. Бүген алар моннан (җәһәннәмнән) чыгарылмаячаклар, аларнын тәүбәләре дә кабул ителмәс 36. Хакыйкатән, бөтен мактау күкләрнен Раббысы, Җирнең Раббысы һәм галәмнәрнең Раббысы—Аглаһка. 37. Күкләрдә дә, Җирдә дә Аллаһ кына бөек (Аллаһү әкбәр) Ул (җиңелү белмәс) кодрәтле һәм (зиһен вә) хикмәт иясе.