Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көчлерәк...

Сагьшам: Яшерә алмыйм. Юләр йөрәк—ярата. Ни дип әйтергә дә белмим Шул сөюгә карата. Яратам, Исәр йөрәгем— Ярый әле—гел биктә. (Ходай белеп тота микән Ул шашкынны читлектә?!) Баш тартам— Шул мәхәббәттән,— Мин йөрәктән көчлерәк! ... Читлектән дә чыгалмаган Йөрәкне йөрим сөйрәп... Нәжибә САФИ НА-шагыйрә, публицист.« Таң кошы». «Әгәр дә уйлаганда» һ 6 шигырь китаплбры шторы Казанда яши. Соңгы ЧИКТӘ... Өзелде, сынды, кителде... Өметем, шатлыкларым? Атылды, төште, таралды Йолдызлы аклыкларым?! Өметләрем өзелмәде. Сынмады кулда каләм. К|гтелгән Шатлыкларымнан Мин кояш җыя алам... Үз җирем булса атларга. Үз дәүләтем сакларга... Бу кадәр югалтуларны Мөмкин микән акларга? Өзелә яфрак, сына каләм. Күңел кителеп төшә. Дәүләтле дәү Кеше итеп Үземне күрәм төштә... Шул мизгел-бәхетле яшәү. Калганы тү-зү. дәшмәү... Шул мизгел дә югалды. Әллә өнгә юл алды? Ялганды төшем өнгә: Өметкә төш тә-дәвам... Матур төшләреңне өнгә Югалтмый ялга, танам! Этюдлар Кара көзләр— Яфракларның Юк инде сарысы да... Бөре уе йоклап ята Яфраклар ярасында. Кара көзгә- Ак кар төшә... Дөнья инде ак кына. Яшел уй бөре очында Күренеп тора чак кына. Язгы күлләвеккә карап. Тнрәкләр купшылана. Сандугач кунып сайрый да Дөньяның һушын ала. Кара җнрне каплар хәзер Үлән яшел ут кына. Кара көз хәбәр салганчы Кош сайрар... Чут-чут кына... Чыдамый Җир. утлар чәчеп Елап тора. Уйламаган башлар өчен Уйлап тора: Уйлар өчен бирелгән баш,- Уйлагыз. ди,— Мине шушы халәтләргә Куймагыз!—ди. 1П1КЛ У П ВӘРК ОЧЫНДА Чакырмадым— картлык килде. Китәм! -диеп. яшьлек көлде. Кнтәлмәде -икесе дә: Яшьлек—җанда. картлык—санда. ... Чакырмамын—килер әҗәл: Китәлмәгән яшьлеге дә Карт.тык та жәл... .4 Табигатькә каршы барган— Пычранган: Дәвасы юк яман чиргә Очраган. Чүп үләнен утый-утый. Уйландым әле никтер,— Баш идерә. тезләндерә Чүп үләне, ничектер... Чүп кешеләр турында да Уйланмыйча ярамый: Шуларга баш игәннәрне. Ахры. дөнья аямый... Ышан! Безгә әле бу дөньядан Китәргә иртә, иртә: Дөньядан китү юлында Мәхәббәт—ныклы киртә. м. Мәхәббәтнең газап икәнлеген Күптән аңладым мин. Дөньяныкы дөньялыкта микән?— Аңлый алмадым мин: Нишләп сөю, нишләп газап үтми?— Мин бит 4 күптән үлдем». Нишләп һаман йөрәк тибә дисәм, Йөрәк түгел, белдем: Сөю белән газап—фани түгел, Алар—бакый икән. Бакый дөньям ишекләрен һаман Шулар шакый икән...