Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан
ЮНЕСКО ЯКЫНАЯ Июньнен беренче көннәрендә БМОнын мәгариф, фән. мәдәният мәсьәләләре буенча (ЮНЕСКО) генераль директоры Коитиро Мацуура Казанда булып китте Олы кунак Казан дәүләт университетында башкаланың 1000 еллыгына багышланган Бөтенроссия студентлар форумында катнашты, архитектуранын уникаль һәйкәлләре булган Казан Кремлендә. Свияжск утрау-шәһәрендә, С Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында, Мәржани мәчетендә, Казанның Бауман урамында булды ТР Президенты М. Шәймиев һәм К. Мацуура ЮНЕСКО һәм Татарстан арасындагы уртак коммюникага кул куйды Анда ЮНЕСКО Башкарма Советының 166 нчы сессиясе карары белән, Казанның 1000 еллыгын һәм Казан дәүләт университетының 200 еллыгын билгеләп үтү ЮНЕСКО катнашында үтәчәк чаралар исемлегенә кертелүенә канәгатьләнү белдерелә Минтимер Шәймиев белән олы кунак арасында булган сөйләшүләр вакытында татар халкының милли бәйрәме Сабантуен ЮНЕСКОнын матди булмаган мирас җәүһәрләре исемлегенә кертү хакында да сүз булды К. Мацуура Сабантуйның ЮНЕСКО тарафыннан саклана торган җәүһәрләр исемлегенә керәчәгенә ышаныч белдерде. • • БӘЛЛҮР КАЛӘМ»: ҖИНҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ Татарстан матбугаты көнендә—19 майда уздырылган бүләкләү тантанасында «Бәллүр каләм»—«Хрустальное перо» республика журналистлар конкурсында жинүчеләрнен исемнәре аталды. Тантана «Ак Барс» концерт залында булды. Инде биш ел рәттән уздырылып киленә торган «Бәллүр каләм» конкурсынын быелгысы республиканың журналистларын һәм массакүләм мәгълүмат чараларын күбрәк жәлеп итте. Сигез номинациядә 102 катнашучы булды Җинүчеләрне конкурс комиссиясе билгеләде 50 катнашучы жинү һәм ин яхшылар исемен алу өчен көрәште Татарстан Президенты, Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы исеменнән журналистларны Матбугат көне белән Татарстан Премьерминистры урынбасары Зилә Вәлиева тәбрик итте «Бәллүр каләм»не гамәлгә куючылар исеменнән ТР элемтә министры Ринат Җәләлов һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова чыгыш ясадылар Жинүчеләр арасында каләмдәш язучыларыбыз да бар. «Журналистикадагы исем» номинациясендә Шаһинур Мостафин, «Туган тел» номинациясендә Рөстәм Фәйзуллин, «Китап авторы—журналист» номинациясендә Газинур Морат призлы урыннарга лаек булдылар. Котлыйбыз! ТАТАР ҖЫРЫ ХАКЫНА Президент Минтимер Шәймиев Кремльдә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты, җырчы Илһам Шакировны кабул итте Очрашуда алар татар жыр сәнгатенең үсеше һәм проблемалары турында сөйләштеләр Президент фикеренчә, быелнын апрель аенда республикада беренче тапкыр уздырылган Илһам Шакиров исемендәге татар җыры бәйгесе милли жыр жанрын үстерүгә саллы өлеш керткән Әлеге бәйгедә көчләрен сынап. Илһам Шакировнын үзеннән хәерфатиха алган җырчылар киләчәктә дә әлеге дәрәҗәне сакларлар дип ышанасы килә. Илһам Шакиров татар эстрада сәнгатенен киләчәген ничегрәк күзаллавы турында сөйләде «Халык көйләренең үз монын саклаган хәлдә аны заманча аһәңнәр белән баетуга ирешә алсак, татар музыкасын Россия һәм дөньякүләм сәнгать болынлыгында аерылып торучы гүзәл чәчкә итеп таныта алыр идек»,— диде җырчы. ИДАРӘ УТЫРЫШЫНДА 30 майда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды Анын эшендә Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Э. Гобәйдуллин, Премьер-министр урынбасары 3 Вәлиева катнашты Утырышта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин ижат оешмасының XIV корылтаеннан сон узган бер елда башкарылган эшләр турында хисап бирде Ә башкарылган эшләр байтак Корылтай карарларын тормышка ашыру буенча махсус план төзелгән Бигрәк тә яшь каләм ияләре белән эшләүгә игътибар ителгән, яшь язучылар семинары уздырылган Уку йортларында, гәзит-журналлар каршында эшләүче әләби берләшмәләргә тәҗрибәле язгылар беркетелгән Әдәбият-сәнгать ат кәсендә яшь кҗатчыларнын хезмәтен бәяләү өчен М Жәлил бүләге яналан торгызылды һәм анын быелгы лауреатлары арасында язучылар ла бар «Васильево* шифаханәсе җирлегендә Ижат йорты төзелеп бетеп килә Удмуртиядә. Мари Илендә. Чуашстанла. Азнакай районында татар әдәбияте көннәре узды рылган Шул ук вакытта утырышта Чаллы язучылар бүлеге тирәсендә барган ыгы-зыгыларга борчу белдерелде Язучылар йорты бинасына капиталь ремонтны башлауны тизләтергә кирәклеге әйтелде Идарә утырышында мәшһүр якташыбыз Г Державинның тууына 260 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү планнары ла тикшерелде, шулай ук ижат берлеге алдында торган башка мөһим мәсьәләләр каралды ТУКАЙГА БАГЫШЛАП Мәскәүләге Татар милли-мәләни автономиясе. Татарстан Язучылар берлеге һәм Россия Мәдәният фонды Мәскәүдә Габдулла Тукайга багышланган кичә үткәрде Ул Россия Мәдәният фонды бинасында узды Кичәгә генерал Рәсим Акчурин, күре некле дирижер Фуат Мансуров, Коръәнне урысчага тәржсмә иткән Валерия Порохова. Россия Дәүләт Думасы депутаты, академик Роберт Нигьмәтуллин һәм башка күренекле шәхесләр килгән иде Тамашачыларга язучы Сергей Мнхалковнын котлавы ирештерслде Г Тукай ижатынын Россия халыклары әдәбиятләрс арасындагы урыны һәм әһәмияте турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин сөйләде Шагыйрьләр Гәрәй Рәхим. Рәдиф Гаташ шигырьләр укыдылар Мәскәүдә яшәп ижат итүче шагыйрә Венера Вәлиева Габдулла Тукайнын шигырьләрен тәржсмә итеп китап чыгарган Әлеге кичәдә шул китаптан яна тәрҗемәләр дә яңгырады Кичәдә шулай ук Татарстан дәүләт кыллы квартеты, җырчылар Георгий Ибушев. Раушания Жнһангирова, Илдар Кыямов бөек шагыйребез шигырьләренә язылган җырларны башкарды «МӘГАРИФ»—КИТАПЛАР ЧИШМӘСЕ Россия күләмендә танылган «Мәгариф» нәшрияты—Татарстан халыкларының тарихына. бүгенгесенә багышланган һәм киләчәгенә хезмәт итүче китаплар чишмәсе Дистә ел эчендә биредә меннән артык исемдәге 15 миллион данә китап дөнья күргән Май ахырында дәреслек авторлары белән «Мәгариф» нәшрияты хезмәткәрләре түгәрәк өстәл тирәсендә очрашу үткәрде Милли дәреслек язмышына һәм аны әзерләп чыгаручы нәшрият эшчәнлегенә багышланган бу сөйләшүдә республиканын танылган галимнәре. фидакяр остазлар катнашты Алар нәшриятнын эшчәнлегенә югары бәя бирде Шул ук җыенда «Мәгариф» нәшрияты авторлары кем ул кем?» дигән үзенчәлекле белешмәлек-китап тәкъдир ителде Директор Мөдәррис Вәлиев быелдан башлап дәреслек авторларының югары казанышлары өчен .Мәгариф* нәшрияты премиясе» булдырылуы турында игълан итте «АЗАТЛЫК. СЕМИНАРЫ Казанда «Азатлык» радиосы хәбәрчеләренең семинары булып узды Анда радионын Мәскәү, Санкт-Петербург. Төмән. Омск. Самара. Ульяновск, Чи- ләбе. Башкортстан. Мордовия һәм башка төбәкләрдәге хәбәрчеләре катнашты «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе директоры Фәрит Иделле алып барган семинарда тапшыруларны янача эшләү мөмкинлекләре каралды Тизлән радионын тапшырулары төптән үзгәрер дип көтелә ТЕРКӘЛҮ ҮТТЕ Ун елга якын сузылган ыгы-зыгыдан соң, Башкортстан Татар Язучылары берлеге, ниһаять, теркәлү үтте Башкортстанның бер миллион ярымлык татар халкы үзенен Язучылар берлегенә ия булды Хәзер Башкортстанда яшәп ижат итүче талантлы милләттәшләребезгә әдәбиятка тизрәк килү, китапларын нәшер итү һәм Язучылар берлегенә керү мөмкинлекләре шактый артачак, дип уйларга кирәк Чөнки моңарчы Башкортстан Язучылар берлегенә керергә теләмәгән татар әдипләре. Татарстанга барып, андагы Язучылар берлеге әгъзасы булып китә иде Хәзер теркәлгән Татар Язучылар берлеген тулысынча рәсмиләштерү, анын документларын әзерләү эшләре дәвам итә Бу эшләр тәмамлангач, быел Башкортстан Татар Язучылар берлегенең беренче оештыру корылтаен үткәрү күздә тотыла ШАГЫЙРЬЛӘР ЖД>1ЕНЫ 26 майлан I июньгә хәтле Төркиянен Сивас шәһәрендә ТЮРКСОЙ төрки телле илләр шагыйрьләренең IV Халыкара очрашуы узды Анда безнен республикадан шагыйрь Роберт Миннуллин катнашты Халыкара шигъри форум Төркиянен массакүләм мәгълүмат чараларында кин яктыртылды, катнашучыларны провинция губернаторы һәм анын башкаласы мэры кабул итте Алдагы елларда узган бу очрашуларда Татарстаннан шагыйрьләр Ренат Харис, Равил Файзуллин, Зиннур Мансуровлар катнашкан иде. ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР Апрель башында Чаллы шәһәрендә шагыйрь Рәлиф Гаташнын укучылар белән ижади очрашулары узды Аларнын беренчесе I Акыш исемендәге лицейда булды, шагыйрь биредәге укытучылар һәм балаларга «Казан Ж,рв " Ь|’ 6» г ' н " шигърият турында РМвР‘ Н УКЫ"' “«ларга Икгнча шундый очрашу Чаллы падагогая институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә—кафедра укытучылары һәм күпсанлы студентлар каршында үткәрелде Бу ижади әнгәмәләрне яна гына Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән пединститут укытучысы, шагыйрә Рәзинә Мөхиярова оештырды ШАГЫЙРЬ БӘЙРӘМЕ «Казан» милли мәдәният үзәгендә әле күптән түгел генә 50 яшьлеген үткәргән шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Киек каз юлында» исемле китабын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды Аны язучы Рабит Батулла алып барды «Сине эзләп килде жаным» дип исемләнгән ижат кичәсендә Илдус Әхмәтжан. Дания Нурлы, Фәнис Җиһанша. Гүзәл Шакирова һ б артистлар башкаруында авторнын шигырьләре, Әлфия Афзалова. Мирсәет Сөнгатуллин, Гөлнара Мурзиева. Равил Галиев, Асия Әхмәтшина башкаруыңда жырлар башкарылды, шулай ук Шамил Монасыйпов җитәкчелегендәге дәүләт кыллы квартеты уйнады Бәйрәм хуҗасы Мөхәммәт Мирзага Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов, Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин, Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләү сүзләре әйтте. ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ 7 майда Татарстан Язучылар берлегенең Г Тукай исемендәге клубында фронтовикшагыйрь Мәхмүт Хөсәенне искә алу кичәсе булып узды. Ул Харис хәзрәт Салихжановнын сугышта һәлак булган язучыларыбыз. шагыйрьләребез рухына багышлап укыган догасы белән башланып китте «Лирик шагыйрь булу өстенә, Мәхмүт Хөсәен искиткеч оратор да иде—үзенен шигырьләрен анын кебек оста, бөтен залны җәлеп итәрлек итеп укучы шагыйрьләр сирәк»,—диле берлек рәисе Фоат Галимуллин үзенен чыгышында Кичәдә Мәхмүт Хөсәеннен каләмдәшләре, замандашлары, дуслары Рафаэль Мостафин, Айрат Арсланов, Рафис Әхмәтов һ б истәлекләре белән уртаклаштылар Шагыйрьнең секлесе Саҗидә апа исә абыйсынын Ленинградта чыккан «Боевые подвиги» (1943) һәм «Туган ил өчен» (1945) китаплары, аларга бәйле вакыйгалар турында сөйләде Кичәне Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы-публицист Шаһинур Мостафин алып барды ТУГРЫ СҮЗЛЕ ЯЗУЧЫ, ГАЛИМ Быел күренекле галим һәм язучы, Г Тукай һәм Г Исхакый премияләре лауреаты. Ватан сугышы ветераны Ибраһим Нуруллиннын 80 еллыгы матбугатта шактый кин билгеләп үтелде. Казан дәүләт университетында (ул озак еллар буе университетта укытты) аны искә алу кичәсе үтте. Кичәдә профессорлар Мирфатих Зәкиев, Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Хатип Миннегулов, Резеда Ганиева, тарих фәннәре кандидаты, озак еллар татар журналистикасы кафедрасын һәм факультетын җитәкләгән Флорид Әгьзамов, Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов та Ибраһим Нуруллин турында җылы истәлекләре белән бүлештеләр Кичәдә И Нуруллинны күреп белгән дуслары, фикердәшләре белән беррәттән, галимнен хатыны, филология фәннәре кандидаты Розалина ханым Нуруллина (ире турындагы язмалары журналыбызның 6-7 саннарында дөнья күрде), балалары һәм шәкертләре катнашты ИСТӘЛЕК ТАКТАСЫ КУЮ Мәшһүр композитор, СССРнын халык артисты, Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Яхин яшәгән йортка (Татарстан урамы. 7 нче йорт) истәлек тактасы (авторлары Раиса Шикова һәм Вениамин Сергеев) куелды. Аны ачу тантанасында Мәдәният министры урынбасары Рафаэль Вәлиев Рөстәм Яхин ижатынын татар музыкасы жәүһәрләренең аерылгысыз бер өлеше булуы хакында әйтте. Митингта шулай ук Казан хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Тутаева. Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, консерватория профессоры Зилә Сөнгатуллина, композиторлар Алмаз Монасыйпов, Леонид Любовский, җырчы Эмиль Жәләлетдинов, Идрис Газиев, Сара Садыйкованын кызы Әлфия ханым чыгыш ясады. Тантанада Р Яхиннын туганнан-туганы Лена Абушаева да катнашты. КОТЛЫЙБЫЗ! Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан китап нәшрияты директоры Шакнров Дамир Сабиржан улына « Татарстан Республикасынын атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде