Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТАНБУЛДА ӘДӘБИЯТ КӨННӘРЕ

Б у язманың исемен бүтәнчәрәк тә, әйтик, «Истанбул очрашулары», «Уртак киләчәк өчен», хәтта «Истанбулда «Казан утлары» көннәре» дип тә куеп булыр иде Матбугатта хәбәр ителгәнчә, 25 апрельдән 28 апрельгә кадәр Истанбулда инде икенче тапкыр «Төрки дөньясы. Чордаш әдәбиятлар көннәре» уздырылды Босфор бугазы ярларында, Европа һәм Азия кыйтгаларын иңләп утырган борынгы һәм бер үк вакытта заман чалымнарын да мулдан сеңдергән чал тарихлы мәшһүр калага төрки дәүләтләрнең һәм республикаларның барысыннан да үз әдәбиятларының символы булырлык күренекле әдипләр, язучылар оешмалары җитәкчеләре, әдәбият галимнәре жыелган иде. Татар әдәбияты вәкилләре буларак, анда «Казан утлары* журналының баш редакторы, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, баш редактор урынбасары, прозаик Флүс Латыйфи һәм бүлек редакторы, шагыйрь Марат Закир катнашты Шулай итеп, бу халыкара форумда Татарстан «Казан утлары» хезмәткәрләре аша тәкъдир ителде Истанбул хаклы рәвештә дөньядагы иң зур шәһәрләрнең берсе саната Анда, рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 13 миллионнан артык кеше яши. Ул көн итәр өчен гажәеп дәрәжәдә уңайлы урынга—Европа һәм Азия тоташкан җиргә, жылы диңгез буенда урнашкан, һәм төрекләр үзләре әйткәнчә «бөек шәһәр» Төркиянең ин зур мәдәният, гыйлем-фән, икътисад һәм сәнәгать үзәге лә. Аны дөньянын барлык илләре белән тоташтырган һава аланы, диңгез портлары шәһәрне килеп- китеп йөрү өчен тагын да унайлырак итә Халыкара симпозиумнар, конференцияләр һ.б чараларның Истанбулда уздырылуы шуна бәйле булса кирәк Әдәбият көннәрендә бөтен дөньяга кин танылган бөек әдипләрдән Чыңгыз Айтматовнын да катнашуы бу бәйрәмгә аеруча эшлекле төс бирде 25 апрельдә «Семинал» кунакханәсенең утырышлар залында Төркия телевидениесе, радио һәм газеталар хәбәрчеләре өчен төрки дөнья язучылары белән матбугат конференциясе уздырылды. —Ышанам. Босфор буендагы бу очрашулар тарихка кереп калыр,—диде конференцияне ачканда Истанбул шәһәренен мэры Али Мүфит Гүртуна — Дөньяда яна цивилизация туып килә. Әмма техник камиллек, заманча җиһазлар гына ул әле чын камиллеккә ирешү дигән сүз түгел. Чын камиллек, янарыш кешенен рухи дөньясында булырга тиеш. Шул чагында гына без жир йөзендә тынычлыкны булдыра һәм аны саклый алырбыз Ә инде инсаниятнын рухи дөньясын баету, әхлакый сафлыгын саклау кебек изге гамәлләр чын әдипләр, каләм ияләре җилкәсенә дә төшә. Шуна күрә без төрки язучыларның мондый очрашуларын үткәрүне традициягә әйләндерергә уйлыйбыз Истанбул шәһәренен мәдәният министры Шенол Демироз әфәнде үзенең чыгышын төрки халыкларның бүгенге вәзгыятенә багышлады — Без бик борынгы һәм үз заманында югары цивилизациягә ия булган, дөнья күләмендә мәшһүр дәүләтлар тоткан халыклар,—диде ул —Борынгы даныбызны, шөһрәтебезне кайтару, төрки халыкларны дөньяда таныту өчен безгә көчләребезне берләштерергә кирәк Төрки язучыларның бәйләнешләрен ныгьггу, китап бастырып чыгару һәм алышуны киңәйтү бу юлда иң отышлы адымнарның берсе. XXI гасырда без дөньяга корал көче белән түгел, ә бәлки гүзәл сәнгатебез, әдәбиятыбыз, акыл ияләребез белән танылырга тиеш. Аннан сон утырышлар Истанбулнын ин зур залларыннан берсе булган Җемал Рәшит Рей исемендәге концерт салонында узды. Бүгенге заман әдәбиятының ин актуаль темалары тикшерелгән бу утырышлар бик демократик төстә үтте. Залда дөньякүләм мәшһүр әдипләр белән бергә төрле гуманитар университетлардан килгән галимнәр, студентлар һәм гомумән әдәбият сөючеләр дә бар иде. 26 апрельдә иртәнге утырыш «Кашгардан Истанбулга кадәр Төрки дөньясында заман әдәбияты», кичке утырыш «Бүгенге төрки әдәбиятларда хикәя һәм роман» дигән темаларга багышланды. 27 апрельдә язучылар «Бүгенге төрки әдәбиятларда уртак проблемалар һәм темалар», «Бүгенге төрки әдәбиятларда тел, тәржемә һәм аралашу мәсьәләләре» хакында фикер алыштылар. Утырышларда һәм төрле темага уздырылган коллоквиумнарда Азәрбайҗаннан Анар Ризаев, Казакъстаннан Нурлан Оразалин, Төркиядән Илһан Берк, Меһмет Доган, Чыңгыз Бикташ, Үзбәкстаннан Усман Азимов, Кыргызстаннан Чыңгыз Айтматов, Башкортстаннан Равил Бикбаев, Кырымнан Шакир Салимов. Македониядән Авнн Енгүллү. балкар Каншаубәй Мизаев һәм башка әдипләр белән бергә Татарстаннан Равил Фә зул һәм Флүс Латыйфи чыгыш ясады. Төрки язучыларның бәйләнешләрен ныгыту юлларына багышланган коллоквиумда Равил Фәйзуллин болай диде: —Дөньяда глобальләштерү көчәя барган заманда халыкларга, бигрәк тә чагыштырмача аз санлы халыкларга, үз йөзен, тарихын, телен, сәнгатен, әдәбиятын саклап калу кысалаша бара Өстәвенә, компьютер системаларынын казанышлары китааларны кысрыклый барган заманда милләтләрнең рух сакчылары булган язучыларга- әдипләргә ижат итү белән бергә яна буыннарга васыять итеп әйтерлек идеяләрне, эстетик идеалларны, уй-фиксрләрнс кин халык массаларына җиткерү юллары турында ныклабрак уйларга туры килә Язучының төп байлыгы—анын әсәре, басма сүзе, китабы Бу җәһәттән, матбугат чараларын аффектлы файдалану бик мөһим Әйтик, әдәби журналлар арасында багланышларны ныгыту, алмаш саннар әзерләү, уртак казаныш саналган яна әсәрләрне даими бастырып бару, хроникаль информацияләрне бай һәм залекле рәвештә урнаштыру һ б Бу яктан унай фактлар да җитәрлек Сонгы елларда уртак журналлар барлыкка килде Мәсәлән. «Да». «Тюрксой*. Даими рәвештә төрки поэзия фестивальләре, галимнәрнең халыкара симпозиумнары үткәрелеп килә Төркиядә төрки халыкларның әдәби мирасын барлауда «Төрки әдәбиятлар антологиясе» чыгуы үзе бер зур казаныш булды Бу сериядәге китапларның өч томы татар әдәбиятына багышланган Бу юнәлештә һәр төрки әдәбият, һәр төрки халык хәл кадәри иҗтиһат итәргә тиеш Авыр йөкне бергә күгәргәндә жинелрәк була. —Халыкларыбыз арасында дәүләт чикләре ятса да. рухи дөньябызда чикләр булмасын.—диде үэенен чыгышында Ф.лүс Латыйфи —Теге яки бу халыкны танып белү, бер-беренә карага дуслык һәм мәхәббәт уяту кебек бөек миссияне бары тик әдәбият һәм сәнгать кенә башкара ала Заманында төрек язучысы Решат Нури Гүнтскиннын татарча басылып чыккан «Чалы кошы» романы татар яшьләрснен өстәл китабына әверелгән иде Шул роман татар халкында төрекләргә карата уянган беренче мәхәббәт чаткыларын гәүдәләндерде дә инде Без бүген татар әдәбиятын төрекчәгә, гөрек әдәбияты җәүһәрләрен татарчага тәрҗемә итеп чыгару хакында реаль җирлектә сөйләшә алабыз Монын өчен бәлки инде бүтен үк. монда җыелуыбыздан файдаланып, Истанбу.лда төрки әдәбиятлар буенча экспертлар советы төзергә кирәктер. Шул совет беренче чиратта кайсы әдәбиятлап кайсы авторнын әсәрләрен тәрҗемә итәргә кирәклеген билгеләр, тәрҗемәчеләр эшен координацияләр иде Тәрҗемәчеләр әзерләү ихтыяҗы ла көн тәртибенә килеп баса Беркемнән дә сер түгел, кайбер тәрҗемә әсәрләре мәшһүребез Габдулла Тукай әйткәнчә, «чыктым аркьглы күпер» булып килеп чыга һәм куян шулпасынын шулпасын хәтерләтә Ничек кенә кызганыч тоелмасын, бүгенге төрек укучысы татар әдәбиятын белми Татар укучысы белән дә шул ук хәл Хәер. СССР таркалгач, башка төрки әдәбиятлар белән дә багланышлар өзелеп бетте дияргә мөмкин Димәк, алда зур колачлы эшләр ята Истанбул бөек шәһәр мәдәният идарәсенең бу юнәлештә башкарган эшләре, төрки әдәбиятларны үзара якынайтуга юнәтгслгән максатчан омтылышы һәр яктан мактауга лаек. Бу көннәрдә уртак тарих, уртак язмыш турында сөйләшүләрнең мәгънәсе уртак киләчәк өчен иде Татарстан язучылары да бу форумга Татарстан һәм татар әдәбияты турында сөйләүче төрле китаплар, сувенирлар алып барган иде Шул исәптән, делегатларга • Казан утлары»нын яна саннары да таратылды Шунысы да куанычлы, кунакларның әйтүенчә, безнен журнал төрки халыклар журналлары арасында һәм эчтәлеге ягыннан, һәм полиграфик эшләнеше ягыннан ин күркәм басма икән 27 апрельдә Истанбулнын ин борынгы тарихи истәлекләренең берсе булган җир аслы сусаклагычының биниһая олы мәгарәсендә, шәмнәр яктысында шигырь бәйрәме узды Төрек тамашачылары һәм кунаклар Р Фәйзуллин һәм М Закир чыгышларын алкышларга күмделәр. Истанбул бөек шәһәр мәдәният идарәсе инде байтак еллардан бирле «Төрки лөньясынын йолдызлары- дигән очрашулар үткәреп килә икән Бу чараларга күренекле кинорежиссерлар, сәнгать осталары, әдипләр чакырыла Шул чаралар кысасында чираттагы тантана Чынгыз Айтматовка 75 яшь тулу уңаеннан уздырылды Төрки әдәбиятлар көннәренә килгән әдипләр бу тантанада ла актив катнаштылар Киләчәктә татар әдәбияты-сәнгате вәкилләренә дә шундый олылаулар насыйп булса иле