Логотип Казан Утлары
Публицистика

Абыем турында истәлекләр

Ә .нием белән бертуган абыем—Фатих Әмирхан турындагы беренче истәлекләрем ||911-1912 еллардан—6-7 яшьлек чагымнан башлана. Фатих абыйнын бердәнбер апасы—минем әни бик яшьли генә баладан үлеп киткәннән соң', безне. 4 ятим баланы, әниемнең анасы—дәү әни-’ үзенә. Яна Бистәгә алып китә Шул вакыттан башлап минем балалык чорының күп өлеше дәү әниләр семьясында. Фатих Әмирханның ата-анасы йортында үтте. Мин 9 яшьләргә җиткәч, әти’ мине гимназиягә укырга бирә. Урта мәктәптә укыган елларымда мин Яна Бистәдә тормасам да. һәр ял көнен, кышкы һәм җәйге каникулларны ике энем4 белән бергә дәү әниләрдә уздыра идек. 1923 елны Казан Педагогия Институтына |укырга] кергәч, мин Фатих абый яши торган, аның энесе Ибраһим Әмирханов' семьясына бөтенләй күчеп киләм һәм Институтны бетергәнче (1928 елга кадәр) шул семьяда торам. Фатих абыйның туып-үскән йорты хәзер дә шул иске урынында тора6. Мин бала чакта |ул] ачык зәңгәр буяуга буялган матур, яңа гына йорт иде. Ул вакытларда капкадан ишек алдына кергәндә сул якта бик иске бер кечкенә йорт та бар иде әле. Анда дәү әнием мөдирлек итә торган кызлар мәктәбе урнашкан иде. Дәү әниемнен сөйләвенә караганда, дәү әти' белән гомер итә башлаганда алар шул йортта торганнар. Икенче, зуррак йортны салып чыкканнан соң искесен мәктәп иткәннәр. Бу зур гына, бер этажлы йорт 5 бүлмәдән тора. Хәзерге көндә пенсионер Королева тора торган иң зур бүлмә—кунак бүлмәсен без «зал» дип йөртә торган идек. Бу бүлмәдә зур озынча өстәл, озын, тар гына диван, стеналар буйлап кара .такка буялган Вена урындыклары, тәрәзә араларында ике зур көзге, түр почмакта идәндә агач кисмәктә зур роза гөле тора иде Бәйрәм вакытларында, дәү әнинен укучы кыхлары имтихан биргән көннәрдә бу бүлмә кунаклар белән тула, ә гади көннәрдә һәрвакыт диярлек стена буена куелган озын диванда дәү әти өйгә бик күп санда килә торган гәзитә һәм журналларны укып утыра иде. Кайбер вакытларда кардәш-кабиләне кунакка җыйган вакытларда бу бүлмәгә Фатих абыйны да күтәреп чыгаралар Анын диванга каршы якка урындыкка утыртып, бөтен мәжлесне «авызына каратып» утырган вакытлар)ы| истә калган. Хәзер Усмановлар тора торган бүлмәләрнең берсе—«почмак бүлмә» күбрәк хатын-кыз кунакларны кабул итә торган урын, ә «урта бүлмә» ләү әниләрнең йэкы бүлмәсе иде. Эре һәм күп тәрәзәле, кыш көннәрендә шактый суык була торган бу бүлмәләр пөхтә җыештырылып куелалар. Анда идәнне чүпләргә һәм рөхсәтсез әйберләрне кузгатырга ярамый Безнең, балаларның, ин яраткан урыныбыз—«сәкеле як» Монда бүлмәнең яртыдан күп өлешен алып торган сәкедән һәм өстенә җиз самоварлар куелган зур. иске комодтан башка бернәрсә дә юк. Сәкегә ак киез җәелгән. Ишек алдына, «салкын тияр* дип. безне чыгармаган көннәрдә без шул сәке өстендә теләгәнче уйныйбыз, сикерәбез, шаярабыз. Монда безне берәү дә орышмый, бик үткен күзле, бөтен кешегә, безгә—балаларга да бик таләпчән дәү әни бу бүлмә аркылы тиз-тиз чыгып киткәли, анын монда утыры[р]га вакыты юк, ул күп вакытта йә аш өстендә, йә мәктәптә, ә кичләрен ул залда—дәү әтидән «сабак укый» Ләкин бу бүлмәдә дә һәрвакыт шауларга ярамый. Сәке каршында киез өстеннән соры материя белән капланган кечерәк кенә бер ишек Фатих абый бүлмәсенә кертә. Ә Фатих абый һәрвакыт укып, йә язып утыра, анын аяклары йөрмиләр, шунлыктан ул язып кына утыра ала. Менә бу минем Фатих абый белән бәйләнгән беренче уйларым, тойгыларым. Сабый чактагы бу хатирәләрне искә төшергәндә онытылмаслык булып истә калган тагын берничә вакыйга күз алдына килә Бервакыт дәү әни. «Фатихның хәлен белеп чыгыйк әле», дип мине «Болгар» номерларына" алып керде. Фатих абый бүлмәсенә кергәч, хәл-әхвәл сорашып, алып килгән күчтәнәчләрне тапшыра башлаганда берәү ишекне аз гына ачып, кыюсыз гына «Фатих!» дип дәшкән иде. Фатих абый «Монда бер туташ бар!» дип шаярып кычкыруга. теге кешенен тиз генә ишекне ябып кире киткәне хәтеремдә Анын бодай кабаланып кире йөгерүен күреп калган Фатих абый озаклап катде дә. мина карал «Син. туташ, кеше куркытып йөрисе булма моннан сон. кара аны * дип куйды Ул вакытны мин бернәрсә дә акламый аптырап калганмын. Соныннан «туташ»тан куркып качкан кешенен Г Тукай икәнен белдем Ул. «туташ бар» дигәч, бүлмәдә чыннан да зур кыз бар дип уйлаган, күрәсен Икенче вакыйга бик кыска, ләкин дәһшәтле булып хәтеремдә калган гаять эссе жәйге көн Фатих абый авырып ята Аны караучы «шәкерт»«Фатих абый бик каты кызышып ята, саташа», дип сөйли Безне Фатих абый бүлмәсенең янына да китермиләр Шул вакыт дәү әнинең кемгәдер бик каты ачуланып кычкырганы ишетелә «Шәкерт» белән сөйләшеп утыра торган җиребездән—тарантаслар тора торган абзардан ишек алдына йөгереп чыксак, парадный ишеге төбендә урта буйлы яшь кенә рус хатыны һәм кулларын ике якка жәеп. ишекне каплап басып торучы дәү әнине күрдек Ул. бик гасабиланып. «үләргә яткан балам янына имансыз марҗаны кертмәм!» дип кычыра. ә теге «марҗа» күз яше белән Фатих абый янына кертегез дип ялына иде Бу күренештән аптырап калган балаларны—энеләрем белән мине ишек алдыннан каядыр алып чыгып киткәнлектән, мине бик нык тетрәткән бу халнен нәрсә белән тәмам булганын белмим Тик кич белән «сәкеле як»та чәй эчеп утырганда Фатих абыйны карый торган шәкерт Амалга’ Фатих абыйнын ниндидер Леляны10 яратуын, дәү әнинен. «күземә күренмәсен» дип кызны өйгә кертмәвен. Фатих абыйнын авырганда шул Лёля белән саташуын шыпыртлап сөйләп утырганы исемдә Без сәке гүренә тезелешеп ятканыбыз, мин йокыга китеп барам..." •шәкерт абый*нын сөйләве чуалчык аерым җөмләләр булып ишетелер-ишетелмәс калагыма килеп бәреләләр.. ,г Зурая төшкәч. Фатих абыйнын альбомында артына гарәп хәрефләре белән •Ләйлә» дип язылган, энжеле калфак өстеннән ефәк шәл бөркәнгән мөлаем бер кыз фотокарточкасын күргән саен бу вакыйга исемә төшә иде Фатих абыйнын аяклары сәламәт вакытын мин белмим. Ул вакытларда мин әле бик бәләкәй булганмын Бәлки шуна күрәдер. Фатих абыйнын йөри алмавы мина бер гади, шулай булырга тиеш бер хәл булып тоела иде. Кыскасы, мин Фатих абыйны йөри торган кеше итеп күз алдына китерә алмый идем Бәйрәм көннәрендә һәм кунаклар чакырганда безгә кереп, дәү әнигә булышып йөри торган бик динле. Фатих абыйча әйткәндә, «фанатик» Рокыя апа, безгә абыебызнын аяксыз булып калуынын сәбәбен анын Аллага ышанмавыннан булды дип сөйли иде. «Бервакыт Фатих, «әгәр Алла булса, мине шул минутгук аяксыз итсен», дип әйткән иде. шул көнне аяклары йөрмәс булды», дип сөйләгәне бар Бала чакта бу сүзләргә ышанганмынмы юкмы, ышанган төсле кыяфәт ясасам да, күнелем белән Рокыя...13 Үзенен зәгыйфьлегеннән Фатих абый һич зарланмый, үзен кызгандыруга нәфрәт белән карый Аякларынын йөрми торган аяклар булуыннан үзенә хас булган юмор белән көлемсерәп карый иде. Кич белән йокыга ятканда Фатих абыйнын аякларыннан салган туфлиларын караваты янындагы өстәлнен өстен ә куеп калдыру гадәте бар иде. Бервакыт иртә белән анын бүлмәсен җыештырганда мин «Фатих абый, бу туфлиларны идәнгә куярга кирәк иде», дигәч, ул: «Торсыннар шунда, алар бит йөрми торган аякларныкы. Аның шикелле йөри торган аяк кемдә дә бар ул Аякнын йөрми торганы сирәк була», диде Ләкин шул көннән башлап, кич ятканда аяк киемнәрен идәнгә куя торган булды. Яна Бистәдәге йортта торганда мина—бала кешегә йорт эчендәге тормыш ничектер икегә аерылып бара төсле иде Йортнын зур. салкынча залы һәм башка түр бүлмәләрдә дәү әти белән дәү әнинен тормышы Аларга килә торган кунаклар, дәү әтинен кычкырып Коръән укып утырулары, зур чалма киеп, озын таяк тотып мәчеткә барулары, дәү әнинен чапан ябынып ашка барулары, алар янына йөри торган Рокыя апанын (мина] «чәчеңне күрсәтеп йөрмә», «күлмәген кыска», «намаз укыдыңмы''» дип бер туктаусыз бәйләнеп йөрүләре Бу үзенә бер тормыш. , Икенче дөнья—Фатих абый бүлмәсе һәм анын белән янәшә «сәкеле як» Бу дөньяда безгә бәйләнүче юк. Фатих абый безне һәрвакыт көлдерә, шаярта, үрги. * Амал дәү әниләрдә кечкенәдән үскән, өй эшләрен караучы кыз Хөсниҗамал Без аны «Лмал» дип йөри илек номерлары дип биредә ялгыш язылган Сүз *Амур* номерлары турында барырга тиеш (хәзерге Киров урамы. 70 нче номерлы йорт) Икенче бер вариантта автор моны шулай (ягъни *Амур* дип) күрсәтә дә У л вариантта мондый детальләр дә бар -Мина, 5-6 яшьлек бала, башыма ефәк шәл ураган килеш Фатих абый номерына кергәч мине ниндидер биек урынга утырттылар Ул арада каршы ишек ачылып кемдер керә башлаган иде. Фатих абый -монда бер туташ бар* дип кычкырды Моны ишетүгә һәм ефәк шәлле минем башны күреп булса кирәк. кере башлаучы кеше бик тизлек белән ишекне кире ябып, тиэ-тиэ атлап кире йөгергәне хәтеремдә • (стиле сакланды) 9 Бу -шәкерт- Мөгъсум исемле үсмер булса кирәк Ю. -Лбля-ның кем булуы ачыкланмаган Ф Әмирхан -Авырулар галәмендә- дигән хикәясен (-Әл-Ислах. 1908, 20 июнь) бәлки шуна багышлагандыр (-Посвяшаю г-же Э К -). 11-12. Күп нокталар текстта 13. Бу жөмлө шушында өзелгән һәм сызып ташланган 14 Әлеге сүзләрдән өдипнен музыка-жырга да һәвәслеге ачык күренә Аның беренче татар операсы -Сания-не ижат итүдә якыннан катнашуы очраклы хәл булмаган, күрәсен 15 Текст азагында бу үртөүнен икенче вариантын да бирүне тиеш таптык 16. Ул чорда мондый күренешне -уплотнение- дип атаганнар Шул рәвешле кысрыклау ахыр чиктә әдипне туган йортын ташлап китәргә мәжбүр иткән. 17 Биредә гадәти -абый- урынына -абзый- сүзе кулланылган 18 Бибирабига Әмирхания 1918 елнын 18 апрелендә алтмыш алты яшендә тифтан вафат була һәм Яна Бистә зиратында жирлөнә. 19. Сүз Хәдичә исемле тол хатын турында бара Зариф белән Хәдичә 1921 елнын гыйнварында никахлашалар, ләкин яна остаэбикө. үпкәсенә салкын тидереп, шул елнын февраль азагында үлеп китә (1860-1921) 20 Өченче хатыннын кем булуы ачыкланмады 21.Зариф мулла 1921 елнын 24 июнендә ваба чиреннән вафат була һәм Яна Бистә зиратында жирләнә 22. Нәфисә Әмирхания (1896-1943) 23. Сүз Разия. Мәхмүт. Зәкәрия (Закир) һәм төпчек кыз (тиздән үлә) турында бара 24 Дөресе 21 яшендә (1907 елнын 15 августы) 25 Икенче вариантта болай: •_ үләренә берничә ел калганда 60 яшьтән узган карчык миннән рус хәрефләрен өйрәнеп, берникадәр русча укый башлаган иде26 Бу юлларнын 1960 нчы елларда язылуын һәм авторнын чорнын идеологик -талапләре-нә жавап бирергә тырышканлыгын истән чыгармаска кирәк 27 Әдипнен сонгы сүзләре: -Әйдә киттек Тәнремә, күнелем рәхәтләнсен- була Әлбәттә. 1960 елда бу турыда язарга -ярамый- иде 28 Баштагы вариант: -Ул үлгәндә ин ярлы дип исәпләнгән туганнары да инде хәзер ин бай—сызылган 29 Сонгы абзаи тулаем -заман таләплөре-нө җайлаштырып язылган 30 Зариф (Мөхәммәтзариф) Әмирхан (1853-1921)-ШМәржани тарафдары -Әмирхания- мәдрәсәсе Һәм -Әмирхания- мәктәбе җитәкчесе. Яна Бистәнен 9 нчы мәхәллә мәчете имамы, атаклы мәгърифәтче, дини-фөлсәфи хезмәткәр авторы, гасыр башы ижтимагыи-сәяси һәм мәдәни тормышында актив катнашкан шәхес. 31 -һәм. белен «ичләр&е- арасын», сызып ташланган мондый сүэтезма бар -узенен он ярата торган зше-чей-шикар. гомум.н. чан белен эчерге яраклы тамле аиберларне алыр каи ■ 32 .Җанландыра, с,аеннан сон .«ин баштан ук Һади Максуди- дога» сызып ташланган фраза бар Иктимал. бореде суз Разоянын -Йолдыз- газоте мекарроре ҺМаксудо стилен би. тиз билгеләве яисә башта бу гәэитне укуы турында барадыр 33 Зариф кезрат кужалы. эшләрендә чыннан да зур активлык курсатмагәнгэ окшыи. ләкин у. бу .житешсезлеген. уэенен кин колачлы мәгърифәтчелек ижтимагый.лини эшчандеге белән каплаган Монысын инде остазбика -житди эиг.ка санамаган, курасен 34 Инде алда сыйфатланган вакыйгалар, кабатла, булмасын эчен ташереп калдырыла 35 В, йортларны кулмак тегу. калапуш-калфак чигу кисабына гына торгызу мамкин тугеллеге ачык Моны яужабикаларнен галети гайрәтлән,е дип кабул отарга кирәктер 36. Кабатлаулардан котылу өчен кыскартыла 37 Шул ук сәбәп белән кыскартыла 39! ф!әмиртанны паралич сугу нын бернич, версиясе бар. Монысы моңарчы мәгълүм түгел иАв /,071 .кайнишсез- кеше булып чыкмый Анын һичьюгы Фатих 40 Габдулла ' ^^"^„нан Фати, Әмирхан I, дип таныл, исемле бертуган бер энесе була (ю»<2 41 Туй 1899 елда була 42 Кабатлана торган сүзләр төшереп калдырыла 43-44 -29 яшьлек- һәм -чөнки - сүзләре сызылган. 45-46 Күп нокталар текстта.