Логотип Казан Утлары
Роман

ТӨНГЕ ЮЛЛАР

Караңгының кцзе. Төннең сцзе юк. Халык мәкале 1 Н инди сөенеч. Әнисә, ниһаять. Казанга кайта. Казан каласына, йөрәк парәсе—улы Илдары янына. Чит илдә ясалган яшел төсле машина, чибәр хуҗасынын ихтыярына буйсынып, барча йортлары калай түбәле олы татар авылы яныннан элдертә. Әнисәнен үзеннән, дөньясыннан канәгать икәнлеге йөзенә чыккан, ул хәтта анын җитез хәрәкәтләреннән сизелеп тора. Бар җиһанны нурга төргән әбиләр чуагы исә хис-кичерешләрне яңартып, йөрәкләрне уйнатып, уйларны зирәкләндереп җибәрде, янә хәятнен. матурлыкның мәңгелегенә инандырды. Бу минутларда ана кемдер бәла-каза адәм баласын һәрчак сагалап кына тора, саграк бул, дисә, Әнисә моңа мәнге ышанмас, хәят арбам, машинам кебек үк, келтер-келтер итеп җайлы гына алга тәгәри, минем фани дөньяда дошманнарым юк дип кенә җавап бирер, радиодан яңгыраган татар моны белән ләззәтләнеп, юлын дәвам иттерер иде. Акрын искән мәҗүси жил ярым ачык тәрәзә аша сузылып. Әнисәнен кыска киселгән, зирек бөдрәләре кебек аксыл-конгырт чәчләре белән уйный, рөхсәт мазар сорап тормыйча, алсу яңакларыннан сыйпый, борынын пәп итеп үтә. Министрлык аны тиздән Мюнхенга алыш-биреш буенча җаваплы солых төзергә җибәрергә ниятли. Министр урынбасары белән күптән түгел булган сөйләшүне исенә төшереп, Әнисә бөтен гәүдәсе белән талпынып, рәхәтләнеп көлеп куйды. Тарихтан мәгълүматы төпле икәнлекне күрсәтергә Тәлгат ГАЛИУЛЛИН (1938)—прозаик, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы. купсамы китаплар («Дәгьва•>. «Тәүбә», «Элмәк». «Шигърият баскычлары» һ б.) авторы Казанда яши. теләп булса кирәк, ул чакта Ренал Ибраһимович шаяртып —Сине. Әнисә Мортазовна. анда җибәрергә дә куркам. Көн буе гел шул хакта уйланып йөрим әле,—дигән иде. _ —Ни өчен күңелегезне шик корты кимерә дип белик инде —дип сорады Әнисә —Ирләре чибәр, дәртле диләрме әллә? Курыкмагыз. немецчам бик чамалы, тирәнгә кереп булмас. —Хатын-кызның уенда шул гына, бозыклыгына исең-акылын китмәле, бар хәсрәтләре ир-ат —Ходай тәгалә безне шулай яраткан Нишлисен инде.—диде ул. тыныч кына. Ренал Абдулловичнын шаяртуын кабул да итмичә, кире дә какмыйча. — Гитлер кебек сыра путчы оештырып куймагаең диюем иде. Ауропада болай да татарны дала баскынчылары дип кабул итәләр. —Безне, татар халкын. Көнбатышта шулай яхшы беләләрмени'?—диде Әнисә ихластан. Төркиядә. Кипрда. Болгариядә ял иткәләсә дә. рәсми икътисади шөгыль белән чит илгә чыгарга беренче җыенуы иде. —Юк ла! Ялган тарихчылар тырышлыгы белән безне монголлар белән бутыйлар, явыз канзчкеч. чи ит ашый торган, камыт аяклы хат ык дип күз алдына китерәләр. —Килеш-килбәтем белән мин татарга охшамаган ич,—дип Әнисә бераз чытлыкланып алды. —Мондый озын, төз аяклы, фирүзәдәй зәңгәр күзле ханымны күргәч. Мюнхен бюргерлары безнен турыда фикерләрен кискен рәвештә үзгәртергә мәжбүр булырлар дип уйлыйм. Күзлеген кулына күчереп, сабын ирененә терәп, мәгънәле итеп өстәп куйды: —Сине чит илгә барырга тәкъдим иткәндә, мәсьәләнең тарихи, сәяси ягын да исәпкә аздык. Әйе. исәп-хисап хезмәткәре Әнисәнең тарихтан мәгълүматлары бугаз киереп сөйләшерлек түгел иде Үткәндә булып узган вакыйгалар аны артык борчымый, нәрсәнедер белмәвен дә житешсезлеккә санамый. Ихтыяж чыкса, белешмә китабын ал да кара, ни өчен әле бердәнбер башыңны чүп-чар белән дыңгычлап тутырырга, аның мөмкинлекләре болай да чикле. Анын уенча, хатын-кыз бүгенге көн мәшәкатьләре һәм балаларының киләчәге белән яшәргә тиеш Икенче Бөтендөнья сугышы тудырган сәбәпләр, бу олы фажига турында анын укыганы, ишеткәне бар Бабасының гомере шунда өзелгән Булган-беткән, башка кабатланмасын, аның газиз Илдарына мондый йөрәк әрнеткеч хәлләрне күрергә, шунда катнашырга язмасын! Улы исенә төшкәч, нечкә тукымадан тегелгән соры чалбарын төзәткәндәй итте һәм як-ягыннан кызыл, яшел, ак сызыклар уздырылган милиция машинасын күреп, табигый сизгерлек белән аягын газдан алды. Юкка борчылган икән: юл сакчылары чибәр ханымга, анын Көньяк Кореяда ясалган машинасына бик мөкиббән китмәделәр. Ак капитаны белән булган хәлләрне беркадәр күз алдына китерде. Шул хакта сүз чыкканда, үзара ачуланышып кискен-кискен генә әйткәләшеп тә алалар Артта утырган озын чәчлесе яшьрәк иптәшен битәрләп ташлый: —Блин. ни пычагыма теге хатыннын эчке киемнәрен үзен белән алдын? Шулай яраттыңмыни? Трусигын кулына алып, күз алдыңа бәхетле минутларны китереп, ләззәт таптыңмы? Пычрак чүпрәкләр аркасында яндык. Шулай ук яратсан. үтермиләр аны. понтын юк. —Син чәй чүбен чәйнәп ачуны китермә! В натуре. Кем уйлаган офицер кисәге сумкада актарыныр дип. Мин ул хатынның киемнәренә ияләштем. Эчке күлмәкләренә карыйм да, чибәр гәүдәсен күз алдына китерәм. Артта утырганы: «тсс» дип, пистолет көпшәсен иреннәренә куйды. Әнисәнең йөрәге «жу» итеп китте Димәк ки, аның «сөекле» пассажирлары гади үтерүчеләр генә түгел. Хатын-кыз белән пычрак алымнар белән эш итүчеләр. Иа. Ходам, улымны да күрә алмыйча, үлемемне табармын микән? Әнием, ник мине шундый бәхетсез итеп тудырдың бу фани дөньяга? Ярый ла, интектермичә, жәфаламыйча. көчләмичә атып кына үтерсәләр. Синең дә тәненне назлаган эчке киемнәреңне менә шул пычрак, сасы сумкада кадерсезләп, аунатып йөртсәләр? Бәлки, зур тизлектә машинаны ярдан аска ташларга, берәр баганага, агачка алар утырган ягы белән китереп бәрергә? Әнисе «кеше курыкмый булмый, куркак булырга гына ярамый», ди торгание. Бу селәгәйләрдән газиз тәнеңне, рухыңны рәнҗеттергәнче, фаҗигале үлемен артык. Тик бу ике аяклы хайваннарны исән калдырырга ярамый. Гөнаһлары, кылган явызлыклары биниһая күренә. Күзләре нәкъ ач бүренекедәй усал, дөньяны йотардай булып ялтырый. Усал ниятен тормышка ашырырга уйлагандай, эңгер-менгердә (утны кабызырга рөхсәт бирмиләр) урман кырындагы чокырны Әнисә шәйләми калды Сикертү шактый көчле булып, башлары түшәмгә тиде. Кулында корал тотып баручысы ямьсез сүгенеп куйды. —Син нәрсә, падло. Блин, карап бар. хәзер нечкә муеныңны үгәдән үтә чыгам. Безне үтерергә хыялланасынмы әллә? Без. абыстай, тиз генә кәнкәя торганнардан түгел. Синен кебекләрнең, яшьрәкләрнең рәхәтен күреп, теге дөньяга шактыен озатырбыз әле. —Берни күренми. Ут алырга иде,—дип зарланып алды ханым. Сөиләшү-анлашулар анын файдасына бармый Күнелендәген сизенделәр бугай Юлны ак болыт шәүләсе генә яктырта ала. Ае да, оялгандай, бу әшәкеләрнен шаһите булырга теләмәгәндәй, күренеп-күренеп кенә ала да, янәдән, каядыр ашыккан ак сарык көтүедәй болытлар арасына кереп югала. —Беләсеңме, чибәр апа, син бәхетле, без ашыгабыз, башка вакытта булса без сиңа заманча фокусларны базарсыз күрсәткән булыр идек. ’ —Егетләр, мин сезнен өчен карт инде Әнә нинди чибәр яшьләр үсеп килә —дигән булды Әнисә . —Хикмәт анда түгел. Ярый, теленне озайтма. Әнә теге тар юлга чык! Әнисәнен урлаучыларына буйсынып, алар кушканны үтәүдән башка чарасы юк, ул бүген үтерүчеләр кубызына биергә тиеш. Нишләмәк кирәк. Шул арада артта утыручысы яна боерык иңдерде. — Машинанны унга бор, урманга кер. бу атайлыкны уз, әнә теге вак куаклык арасына кереп бас. Сүндер, рульдән чык. ачкычларны мина бир! Боерыклар бозлы яңгыр кебек шапылдап төшеп кенә тора. Алда утырган озыны Әнисәнен крокодил тиресеннән тегелгән кечкенә сумкасында актарына башлады. Урыс акчаларын чалбар кесәсенә йомарлап тыкты Шоферлык таныклыгын укып, исем-фамилиясен хәтерләргә тырышып, кире урынына куйды. Кесәдә чит кеше, бигрәк тә хатын-кыз документын йөртүнең мәртәбәле эш түгеллеген белә иде ул. —Әнә шул юан нарат янына барып бас! Качарга уйлама, дип. наганын һавага чөеп, тотып алды Пуля синнән тизрәк оча дип кисәтүе булгандыр кабихның. Ялгыз утырган юан. озын нарат агачы кырына килеп басып. Әнисә ун кулын наратнын кытыршы каерысына куйды Талгын җылылык, илаһи тынычлык килгәндәй булды. Ялгыз агач белән үз шәхесе арасында мәҗүси якынлык, хисси бердәмлек тойгысы сизде бичара ханым Күпне күргән агач аны үз итте, рухын ныгытты. Күрәсен, бандитлар аны. буш шешәгә аткандай, кызык табып, үтерергә җыеналардыр. Йөрәккә тидерә алсалар, интекмичә, җәфаланмыйча, наратны кочаклап вәхшилек белән тулы кырыс дөньясын ташлап китәр иде. Язмыштан узмыш юк. күрәсең, тәнемә генә кагылмасыннар. Ходаема соңгы үтенечем калды. Киллерлар. күзләрен Әнисәдән алмыйча, үзара киңәшеп, сөйләшеп, хәтта бәхәсләшеп алдылар. Билгеле бер карарга килгәч, өлкәнрәге Әнисәне чакырып алды. —Хәзер машинаңа кереп, руль артына утыр Ачкычларны үзебез белән алабыз. Сине борчып тормасыннар. Тиздән кайтырбыз. Артур. утыргычка, рульгә ныклап бәйләп куй чибәр түтине, оеп утырсын шунда. Алдан күңелен күреп, үзен соныннан хәл кылырбыз. Үзен юлга карап баргандай гына тотса да. Әнисә хатын-кызга хас сиземләү белән, янында утырган озын буйлысынын аның ягына комсыз караш ташлап алгалаганын тоеп барды. Әнисә ир-атнын күзен кыздырырлык иде шул. Шактый мул күкрәге, аякларының чалбар да яшерә алмаган төхлеге. аккошныкыдай озын муены дисенме, барысы бергә ханымны бизиләр, табигый матурлыгын ассызыклап торалар Хатынның кулларын артка каерып, утыргычка бәйләп куйгач, егет үзен хуҗаларча тотып, рәхәтләнеп Әнисәнең күкрәген капшады, татлы иреннәреннән үбәргә маташты. Ханым йөзен читкә алырга тырышып, ризасызлыгын белдерүдән уза алмады Язмышы кыл өстендә торуын анлап. йомры сүзләр байлыгын ярдәмгә чакырмаска акылы җитте. Фани дөнья белән алыш-бирешне өзү. гомер капусын томалау өчен бер ялгыш адым—кирәкмәгәндә очып чыккан сүз җитә иде. Коралл ыс ы озыннын ханым янында озак маташуын хупламады. — Киттек тизрәк. В натуре. туя белмәден хатын-кыздан. Кайткач, иркенләп, туйганчы иркәләрсең, изәрсең үзен. Мина да калыр әле. Җирән безне шул станциядә кәгәргә тиеш. Азык-төлек алырбыз. Тамак та кипте Авызына чүпрәк тыктынмы? Төртеп чыгарырлык, кычкыра алырлык булмасын! Тончыгып үлсә, тапкан кеше күмәр. Әнисә ягындагы тәрәзә генә яртылаш ачык калды. Ашыгып, оныттылар бугай. 3 Я вызлар Әнисәне утыргычка ныгытып бәйләсәләр дә. бер мәсьәләдә көчсез иделәр: анын зиһененә, уйлану, хыяллану мөмкинлегенә богау сала алмадылар Хәтер—кешене башка жан ияләреннән аерып торган иң олы бәхете, казанышы, байлыгы һәм гулы мөстәкыйльлеккә ия дәүләте Вакытны тизрәк үткәрү нияте беләнме. тормыш юлына мәгълүм нәтиҗә ясарга омтылыпмы, ханым хәтер канатында үткәненә—кадерле балалык, яшьлек елларына әйләнеп кайтты, әнисенең, әтисенен язмышын, үзе үткән чирәмле һәм тузанлы юлларны искә төшерде Шулар белән чәбәләнеп, вакытнын узганын сизми дә калды . Гомеренен байтак өлеше авылда. Казан артында узса да, Әнисә калада, студент гаиләсендә туа Дөресе, әниләре ике игезәк кызны ифрат жаиаплы чорда—дәүләт имтиханнарын биргәндә таба. -дип уйлый әнисе. Татарның бар булган явыз, динозаврлар заманыннан калган карчыкларын, мәми авыз ирләрен махсус Казан артындагы. Саба аймагындагы бер авылга җыйганнар, диярсен. Альбина әле яшь. күнегер, үзенекен алыр Анардан да «югары дәрәҗәле» каенана чыгачак бер заман», дип уйлый Шәмсия, ярым канәгать елмаеп. Хәмит клубта, кызлар алдында гына шундый батыр вә булган егет икән Әнисе янында тавышы түгел, өне дә чыкмый. Дөрес, каенана, киленне өйгә төшереп, авызына бал белән май каптыруга, улына акыллы киңәшен биргән имеш —Миннехәмитем. бәхетенәме, бәхетсезлегсңәме. әйтә алмыйм, ну безнен биш йөз йортлы авылыбыз бармактан яларлык мондый чибәр кызны күргәне юк иде әле Хатынын үзеннеке генә булсын дисән. итәген баладан бушатма! Әнисенең сүзен онытмый Хәмит. Әнисә башлы-күзле булырга җыенган көннәрдә Альбина өч бала анасы иде инде Әнисә бер еллык «хезмәт вахтасында» ныгый, тагы да җитдиләнә, әтисенен сөйләшү сәләтен кайтару хакындагы беркатлы балалык хыялларыннан арынып, замана таләбен тоеп, финанс-икътисад институтына барып керә Аны да әнисенен йөзенә кызыллык кигермичә, кызыл дипломга тәмамлап. Казанда җайлы гына эшкә дә урнаша, уңышсызрак булса да. жибәра ,Мен'' |,,|ле »л нәкъ сигез ел бер мииис^лыкга Г^эТбе^„гаЬ.“аРШНа аН“ ИЯР“Н г1аиын^и’!еио^ШЫ' "ш|-’сгс 1>Р“ШВ ханымга вакытны умырырга, кулларының сызлавын онытып торырга ярдәм итә. Хәтерләү үткәнен бүлү— =™н""^ ӘНИ“ “"'»>• сак-зыГЭтГ^аган 1 ш а у т а ш ы п ^ , ' т и р е - ю н ь д ә г е усак, юкә „фраклары усал игеп шаулашып аллылар Хатирәләргә бирелү вакытымы бу каным колакларын сагайт™, аяклары белән машина идәненә тибә, ышь^ша 2а« 4 Ш актый якын дип йөргән әшнәсе, аркадашы, «кит» кушаматлы адәм тарафыннан «атылган» Сәет Сакманов камышлар, вак куаклар, тагын әллә нинди үсемлекләр белән «бизәлгән» суда күпме вакыт ятканын әйтә алмый Кыска гына арада зиһенен югалтып алды бугай. Өшеп, калтыранып айнып киткәннән сон анын күзләренә караңгылык пәрдәсенә төренә башлаган күк, тирә-юньдәге яндагы вак агачлар, күл буеннан аз гына арырак күтәрелеп киткән урман чалынды. Берни аңламыйча, кымшанырга куркып, үзе белән ни-нәрсә булганны болганчык хәтерендә яңартырга азапланды. Ваһапов, кулындагы үлем уенчыгын аңа төбәгәч, үзендә ниндидер көч табып, суга сикереп, уңгарак алырга, тирәнгәрәк төшәргә һәм үлән, агач тамырларына ябышып аста озаграк ятарга азапланганын, һава җитмәгәнен, суның аны, киресенчә, өскә төртеп чыгарырга тырышканын хәтерли иде. Ул исән-имин калды бугай. Тирә-юньдә ниндидер дәһшәтле тынлык. Мәрхәмәтле тал агачы башын куярдай ботагын биргән. Көзге су—ана карыны түгел икән, тизрәк яр буена, корыга чыгарга кирәк Шулчак анын ярым- йорты уйларын якында гына яңгыраган көчле шартлау тавышы бүлде. Озакка сузылган коры көннәрдән сон күк ярсыгандай булып китте. Ут ялкыны тирә-юньдәге агачлардан өскә күтәрелеп, күккә ашты. Күл суы тымызык җылыга таргандай булды. Янгын ничек тиз кабынган булса, шулай ук тиз сүнде. Янәдән дөньясына гамьсез тынлык инде Сәет ясалма түшәгеннән торырга азапланды. Гәүдәсен күтәрә алмагач, борылып, сай судан үрмәләп китте. Шунда анын күзе шадра күл өстен бизәгән кызыл тапларга төште. Анын канымы бу? Әллә яралап өлгергәнме шайтан, дигән күңелсез уй миен өшетеп үтте. Янында гына ниндидер кара түмгәк йөзеп йөри. Игътибар беләнрәк караса, анын яраткан эшләпәсе хуҗасын эзли икән. Аны, иелебрәк, сул кулына алганда җилкәсенең бик нык авыртканын тойды. Ыңгырашып куйды һәм яр буена таба хәрәкәт итеп карады. Сазлык, аны үз итепме, малае кебек якын күрепме, җибәрергә теләми. Сәет ике кулы белән аякларын берәм-берәм тартып алып, алгарак чыгарып куйганда, истәлек-ядкарь итеп, түфлиләрен күл үзенә алып калды. Куллары белән аяк киемнәрен эзләргә иелмәкче булган иде. инбашынын авыртуына түзә алмыйча, кыйналган эт кебек ирексездән шыңшып, ыңгырашып куйды һәм бар көчен туплап, авыр гәүдәсен яр буена корырак җиргә ташлады. Яралы иңбашын икенче кулы белән кысып, вак куаклыкны, адәм кулыннан ничектер исән калган көз көязе, кызыл иреннәрен салындырып, тулышып утырган миләш агачы яныннан узып, бер агач артына посып, үзләре һәм машиналары торган аланчыкны күз уңына алды. Анда сасы истән һәм тимер-томыр хәрабәләреннән, сүнеп барган күмер кисәкләреннән башка бернәрсә дә юк иде. Сәет тирә-юньне әйләнеп чыкты, мәҗлестәшләренең мәетләрен күрергә ниятләп, калтырана-калтырана янәдән күл янына килде. Күл мәңгелек һәм шомлы сергә чумган Яр буенда су бик сай, аста үлән, агач тамырлары, үлгән кеше аска китә алмый. Йөзеп китү мөмкинлеге дә юк. Сәетнең матур иреннәренә зәһәр елмаю инде. Ул барысын да анлады. Җирән эше бу. Мәетләрне, бензин сибеп, машина белән бергә яндырган, үзе чыгып качкан. Инбашынын һәм аяк балтырының авыртуы уйланырга бирми Мәгәр бернәрсә ачык: койрыкны сыртка салып, бу җинаять урыныннан ул тизрәк китәргә тиеш. Анын шаһит яисә үзе бәлагә тарган кеше булып күренәсе, милиция беркетмәләренә керәсе килми. Ул, ярасы, авыр юеш киемнәре мөмкинлек биргәнчә, тиз-тиз атларга тырышып, тар сукмак буйлап, урманга керде Поезд көпчәкләренең юлны кармалавы ишетелә. Шыкы... шыкы Тимер юл ерак түгел икән. Көзгегә карап, үзеңне күрәсе иде. Чынында Сәет пычрак, лайлалы суда ятып, тәмам танымаслык хәлгә килгән иде. Чәчләре лайлада, пычрак мүккә катканнар, төсләрен тәгаенләве кыен. Иңнәре ишелеп төшкән, куллары калтырый. аяклары хәлсез. көчкә-көчкә хуҗаларын Перталәр. Карсак куаиар арасыннан як якка каранып килеп чыкканын күргән кеше. »^н-пәри йа албасты дигәннәре шул түгелме икән лип курыкмый калмас Тон личек ермакла кырла емчак. Туктап калырга ярамый, кая таба булса да барырга барырга. Тик явы» күл белән, шомлы урман гына артта калсын. Әй. сез, төнге карангы. к\ркыныч юллар. кая алып чыгарсыз икән. Сул як иңбашыннан. ярасыннан кан саркып тора Чалбар кесәсеннән юеш кулъяулыгын алып, СУЫН сыгып, ярасын каплаган булды. «Юк белән вакытны уздырам Ин әүвал юлга чыгарга кирәк»,— дигән уй ана өстәмә көч биргәндәй булды, эшләпәсен жилләткән. селкегән булып, башына элде. Авырлык белән атлап, яр буендагы сукмакларның берсенә килеп чыкты, аркылы чокырдан лүртаяклап үрмәләп өскә менде. Угры кебек як-ягына каранды Үрдән шул ук шомлы, үзендәге серләрне беркайчан да сөйләмәячәк өсте кара сулы, яр буйлары ямь-яшел күл. вак-төяк агачлар күренә, тирә-якта гына урман Сәет «пикник* яныннан шактый читкә киткән икән Үз-үзенне саклау теләге (кемгә кирәген бардыр инде синен!) һәм армиядә, милициядә хезмәт итүе, спорт белән шөгыльләнүе ана су астында үзен саклап калырга мөмкинлек биргәндер Димәк, үтерүче ашыккан, кабаланган, юкса ул берәүне дә исән капырырга гнеш түге 1 иде Им яхшы шаһит—фани дөньяны сиңа кирәк чакта ташлап киткән шаһнт. диләр түгелме әле. Аны күмгәндә, ихластан кызганып фикерләр әйтәсең, якыннарына, туганнарына ялагайланып теләктәшлек белдергән буласын, бер уч туфрак ташлап, сәдака өләшәсен Шунын белән вәссәлам Бар хәбәр-күрсәткечләр жир астында. Бу көтелмәгән зәхмәттән кем исән калды икән'* Иөзе чалшайган, күзе акайган Нургази Ваһаповнын элеккеге баш инженеры, «ун кулы* Мостафа Гаделевка икс кургаш ярчыгы утыртканын һәм наганын анын ягына борганын Сәет тәгаен хәтерли Димәк, акыллы башка сыймый торган әкәмәт гарасатны Нургали дус оештырган Ни өчен’’ Зиһене зәгыйфьләнгәнме, шөрепләре бушаганмы’ Ошбу ахырзаман тамашасында Жирәннен урыны нинди? Әгәр бу операцияне бергәләп әзерләгән булсалар. Ваһаповка ни пыча!ыма калтыраган куллары белән үзе атып интегергә? Җирән бу шөгыльне яратып вә остарак башкарып чыгар иде. Кызык эзли икән, буш шешә, коры ботак, мәхлук чыпчык беткәнмени? Әгәр безнен белән беррәттән. бик күп жинаятьләренең шаһиты Җирәннән дә котылырга уйлаган булса? Монысы, бердән, буш хыял. Җирән үз эшенен остасы, һәр конне һөнәрен чарлап тора, икенчедән, бернинди гадәти мантыйкка сыймый торган шәй. Әгәренки. Нургали Ваһапов безнен белән беррәттән. Җирәнне теге дөньяга озатырга ниятләгән булса, димәк, ул үзе дә фани дөньяда яшәп киткән кешеләр аймагында. Күнелсез уйларының очына чыгарга тырышып. Сакманов янындагы куакка таянып, тәнендә сакланган көче мөмкинлек биргәнчә, киемнәрен салып, сыккандай, жәлләгәндәй итте. Шул киемнәре белән, эшләпәдән һәм оекбаштан вагонга килеп керсә, халык аны ничек кабул итәр иде икән9 Хәер, хәзер адәм баласын берни белән дә шаккатырып булмый Артыграк саптан, аңа бу өс-баш килешеп тора, диярләр. Аяк табанын авырттырмаска тырышып, песи кебек кенә юлны кармалап атлап, тар бер апанны чыкканда. Сәет ыңгырашкан тавыш ишеткәндәй булды Агачлар арасыннан, елан кебек башын гына чыгарып, як-ягына үткен караш ташлады. Игътибар итмәскә дигән карарга килде: яшьләр Дәрт, ләззәтләрен эчкә сыйдыра алмыйча, тавышка, авазга күчерә торганнардыр Ыңгырашу янәдән кайтавыз булып килгәч. Сакманов ирексездән шул якка кү ^ сапды һәм яшел төсле жинел машинаны күреп алды Күрәссн. бәхетле ыңгырашу авахпары шуннан килә торгандыр. Ярулла улы юлын дәвам иттермәкче иде. тавыш көчәйде, инрәү кебек чыкты, аяк белән тимергә типкәндәй тоелды. машинага якынрак килеп тәрәзәдән эчкә күз салырга жөрьәт 1ге ниссдн-нын алгы утыргычында куллары артка каерып бәйләнгән. ' " “ |'"|р'”' тутырылган шәмне чамалады Бернәрсәгә дә гаҗәпләнЛ ш м ы к у н с к к о н К-*»" мафияссиен күренекле вәкиле, утларны . ларны кичкән Сагсчановны да гажәпландерерлек иде бу манлара. Урмаи эчендә ялгыз жинел машина. Утыргычка, Сәетнең тәҗрибәле күзе чамалап алганча, яшь чибәр ханым бәйләп куелган. Нәрсә бу? Ничек аңларга бу хәлне? Машина кемдер якын килүгә эчендәге, янындагы кешеләрне упкынга эләккән йомычкадай үзе белән ияртеп шартларга җайланган булса яисә агач төбенә сыенып утырган киллер чит кеше якынлашуны саклап утырса, үзеңне җәһәннәмгә озатса? Мондый борылыш-уеннар. дөресен әйткәндә, Сәетнең планында каралмаган, башка зат өчен әзерләнгән кургашны гына җыеп йөрисе калмаган Сәет акрын гына кире чигенә башлады. Янына кеше якынлашуын сизеп азган хатын сәер ыңгырашу, ялвару ымлыклары чыгара, аягы белән ярсып-ярсып машина идәненә тибә башлады. Шул рәвешле үзенә игътибар, ярдәм сорый иде бугай, бичара «Син. иптәш Сакманов. сәвит офицеры, төп һөнәрен буенча милиционер. ялгыз хатынны бу хәлендә ташлап китә алмыйсын, белешергә, ярдәм кулын сузарга тиешсең». Сакманов аяк очына гына басып атлап, яшел машина янына килеп чүгазәде Гаҗәп хәл. ишекләре биктә булса да, хатын ягындагы тәрәзә яртылаш ачык. Сәет ачык тәрәзәдән кулын тыгып, акрын гына ишекне ачты, бер кулы белән утыргыч өстенә таянып, икенчесе белән ханымнын авызыннан кара пычрак чүпрәкне тартып атды. Тегесе һава җитмәүдән, авыз мускуллары авыртудан интеккән иде бугай, аш ы га-кабалана сулый, төрле ирен хәрәкәтләре ясый башлады Шуннан сон гына, «рәхмәт» сүзен кысып чыгара атды һәм күзләрен Сәеткә төбәде. Янында басып торган ир белән үзен шул хәлдә ташлап киткән баскынчылар арасында аерма күрмәде. Монысы, киресенчә, тагын да сәер, куркыныч, пычрак күренә, «бомж» дип шундыйларны атыйлардыр инде. Тимер юл вокзаллары тирәсендә ышкынып йөрүче бер йолкыш, исерек баштыр. Сайланып торыр хут юк. өлешенә тигән көмешең, кулларны гына чишсен. Станциягә кемнедер эзләп киткән теге кабихларнын кардәше булмаса. Әгәр шул кеше нәкъ үзе булып чыкса, нихәл итәрсен'1 Авырткан башка тимер тарак дигәннәре шулдыр инде. Ханым, суда батучы саламга ябышкан кеше кебек: —Зинһар, кулларымны чишегез!—дип ыңгырашты. Шактый изаланды Сәет бау белән. Канны аз югалтмаган булса кирәк, кулларының жегәре киткән. Азаплана торгач, ханымны азат итте. Әнисә урамга чыгып, яшь кәҗә бәтиедәй сикеренде, кулларын язды, шуннан сон гына коткаручысы ягына борылып сөаль бирерлек көч тапты: —Сез кем буласыз, бирегә ничек килеп чыктыгыз, ни эш бетереп йөрисез? Коткаручысының «тегеләр» кешесе түгел икәнлегенә инанган иде инде ханым. Сәет, тавышына үпкәчел төсмер чыгарып: —Рәхмәтләр укып, битемнән әп итеп аласы урынга сорау арты сорау яудырасыз, әйтерсен лә. мин гаеплеләр эскәмиясендә утырам,—диде. Ханымнын йөзенә жинелчә кызыллык йөгерде. —Әлбәттә, сезгә рәхмәтнең ин зурысы. Шулай да каян килеп чыктыгыз сез, кеше йөрми торган урынга. Ә үзе «мондый шакшы битне үбүдән Ходаем үзе сакласын», дип уйлап куйды. Сакманов шул авыр яралы хәлендә, күңелсез халәтендә шаяртыр көч тапты. Башкача ярамый Кем икәнеңне, нәрсә эшләп йөргәнеңне чыгар да сал, тот капчыгыңны.. —Космостан сезгә ярдәм кирәк дигән хәбәр алдым һәм йөгереп, суга бата-чума, аяк киемнәрен сазлыкка бүләк итә-итә килеп тә җиттем. Шунда гына Әнисә чәчләренә кырау төшсә дә, әле нык, таза абзыйнын велюр эшләпәдән һәм аксыл йон оеклардан басып торуына игътибар итте. Фаҗигасе турында онытып, көлеп җибәрде —Сез, абый, берәр клоун-мазар түгелме сон? —Булса сон. Клоуннар кешеләрнең күңелен күтәреп, гел изгелек эшләп йөриләр. Менә мин дә сезне ниндидер сәер пленнан азат иттем. Фаразымча, сезне яраткан яна бай кылган изгелекләрегез өчен машина бүзәк итәргә булган. Сез. кыргыйланып, баш тарткансыз Ул бәйләп киткән • Б\ ир анын язмышыннан хәбәрдар түгел, бугай 1егс шайтаннар белән бәйле булса, бауларны чишмәс, болай теленә салынып тормас идс Иңбашын кысып тоткан, чү. аннан кан саркый түгелме»? —Сез атлә яралымы-1 — Космостан сезгә ярдәм итәргә дигән әмерне алгач, бик ашыктым Имән ботагына туры килдем Бик тирәнгә керде. Хатын-кызның барысы да шәфкать туташы бит. Бәлки, ярамны бәйләп тә куярсыз әле. Кунак ашы—кара-каршы булсын инде. Бу иргә ышанырга була, анын да хәле шактый катлаулы, бергә генә котыла алабыз дигән фикергә килеп ханым машинасыннан әйберләрен алды. Сәетне дусларча килеп култыклады. «Киллек биредән Тизрәк ычкынсак яхшырак булыр». —Ә машина? Ни өчен жәяү китәргә-’ Бензиныгыз беттеме? Мал жинел эләккәч, яшьләр анын бәясен дә. ягулык белән эшләгәнен дә белмиләр шул.—дип. өлкәннәрчә мыгырданып алды Әнисә ир ягына гасабиланып. үртәлеп, һәр дәкыйкасы саф алтыннан кыйммәт вакытны юк-бар турында сөйләнеп әрәм итүе өчен рәнжеп. күз аллы Хозыр Ильяс кеби әллә каян килеп чыккан сәер коткаручыга үпкәләп тә булмый. Ул берни белми. -Мин. иптәш, бандитлар кулына эләктем Заложница. Алар икәу кораллы. Станииягә. йомышлары белән киттеләр. Менә-менә әйләнеп кайтулары бар. Машинанын бензины җитәрлек. —Ник вакыт уздырып торабыз, үзегез әйтмешли Киттек. Шәһәргә чаклы мине дә. бәлки, алырсыз. Бавыгызны чишкән өчен булыр. —Жәяү китәргә туры килер шул. —Ни өчен-1 Кабынмыймы.1 Без аны хәзер тәртипкә чакырырбыз. - дип Сәет, онытылып китеп, кулларын уып алган иде. ярасы үзе турында искә төшерде Ыңгырашып куйды —Тизрәк китик без бу тирәдән. Милициягә барып хәбәр итик Ачкычларны үзләре белән алып киттеләр шул Акыллы хатын икән, зәңгәр күзләрен Сәет ягына борып, тукталыптөртелеп калды. —Хәзер менә дөрес уйлап, дөрес туктадыгыз. Мина милициягә барырга ярамый әлегә. Сезне дә җибәрә алмыйм. Властьларга яхшатланып, бәйләп киткән узаманнар турында гына түгел, минем хакта да бер-ике кәлимә сүз ычкындыруыгыз бар Әнисә еларга да. көләргә дә белмичә: «Бер көндә ике тапкыр заложница буламмыни инде мин Йа Ходам. Ник тудырдың, анам, мине бу фани дөньяга»,—дип, бераз артистланып та алды. Сәетнен фикер сөреше, үз-үзен тотышы, хәтта кискенлеге аңа охшаганнан охшый бара. Төз. тыгыз гәүдәсе турында әйтеп торасы да юк. —Хәзер болай итәбез.—диде Сәет, каршы килергә урын калдырмыйча - Сез берәр чүпрәк белән минем яраны кысып бәйлисез. Ә мин машинаны турыдан кабызып карыйм. Ачкычсыз. Машинаның аптечкасында бинт белән йод калган икән. Әнисә яраны эшкәртеп, тыгыз итеп бәйләде. Сәет әүвәл бер корыган агачны сындырып, күсәк әзерләп, аны машинага сөяп куйды. Уртак фаҗига әле чирек сәгать элек кенә бер-берсенен дөньяда яшәүләрен белмәгән кешеләрне тиз якынайта, бер тәсбих жебенә тезә, бик күбесе шуннан бср-берсенә ифрат игътибарлы, ярдәмчел булып калалар. Сәет тә «син»гә күчүен сизми калды —Исеменне оныттым. - Ничек инде ул белмәгән исемне онытып була.—дип. ханым каршы килеп маташты да:—Әнисә.—дип өстәде. —Әнисә. юлны, як-якны күзәт. Сразы мина хәбәр бир.—дип. маши- ,НП“а™ра баш-,аль|- чыбыкларны тартып чыгарды, кисте, ялгады, кесәсендә .... . г1^ч’Сл,ЧКЫЧ1арЫН ™гым борып карады Чит ил машиналары катлаулы ... гел чыбык та электроника, бер жаен забып булмый Ширкәт сәрвәре булып алгач. Сәетнең машиналарда казынырга вакыты булмады. Ихтыяҗ булганда, әзерен ишек төбенә китереп куялар иде.. Кирәкмәгәндә караңгылык пәрдәсе җирне капларга ашыга шул. Бандитлар килеп чыкса, күрми калуың бар. Сукыр куяннарны аткан кебек, ике мәет калдырып, ипләп кенә машинага утырып китәрләр. Кем көчле, кем белә, техника шуны тыңлый, анын этнеке кебек тәгаен зурлый торган хужасы юк —Барып чыкмый. Әнисә, сннен бандитларына хезмәт итмәсен дисәк, дүрт көпчәген дә тишәбез дә. юлга чыгабыз. Автобус тукталышын табарбыз әле. Тукгале. туктале... Бу чыбык бензинга юлны ачты бугай. Машина калкулыкта тора. Утыр әле рульгә Мин этәм. син икенче скоростька сал. Сакманов аякларын терәп, исән иңе белән машинаны алга әйдәде, теге, чырт-пырт итте һәм. боларнын хәленә кереп, кабынып китте. Әнисәнен яңа танышын, күсәген кочаклатып, шунда калдырып китеп барырга мөмкинлеге бар. Анын монысы да шул ук угрылар, караклар, бандитлар нәселеннән булса кирәк. Тик бусы зыялы, акыллы күренә. Алар арасында иртәгә Президент итеп утыртырлык зирәкләре бар. диләр. Ул азат итмәсә. ни белән бетәр иде ошбу эпопея? Машина шып итеп туктады. Сәет күсәген юлга аркылы куйды да. машинага йөгерде. Чөнки сул яктан аларга таба ниндидер кешеләр йөгерә-атлый килә иде. Сакманов алга кереп утыруга, ату тавышлары ишетелде. Пулялар машинага тимәде. Бер көн эчендә бер гомерлек ачы тәҗрибә алган Әнисә Асылбаеванын машинасын туктатырлык көч юк иде инде дөньяда. —Сез нинди көчле.—дип. Әнисә күршесенә мактау сүзе әйтергә тиеш тапты. —Сөләйман пәйгамбәр заманасыннан ук хатын-кыз ирләрне мактау белән алдап, үз янында тоткан,—дип. Сәет рәхмәтен әйтте. Әнисә кабалана. Шоссега чыгып, эзгә гөшкәч. чак кына күпер башы баганасына бәрелмәде. Берәүнең дә нервылары корычтан ясалмаган. Тимер дә чыдамый, шартлап сына торган хәлләр була. Үз уйларына чумып утырган Сәет Әнисәнең хатасын сизми калды Бер яктан, иңбашының сызлавына күз аллары караңгыланып китә, икенчедән, анын хәле һәр яктан мөшкел иде. Нургали Ваһаповны хәл итеп, ике мәетне һәм машинаны яндырган Жирән (шулай буласына Сәетнен бер кәррә шиге юк) Сакмановны йә үлеләр, йә тереләр арасыннан эзли башлаячак Табылмаса. анардан бала көткән Фәридәдән үч алачак. Сәет хәзер Казанда күренсә. Жирән табылганчы. Ваһаповнын. Гаделевның якыннары, дус- ишләре, Сакмановнын дошманнары, көндәшләре бар гаепне аңа өячәкләр. Гаяровка янәдән эреләнеп, «сезнең пычракны сөртә-сөртә, үзем керләнеп бетәм инде», дип зарланып алырга мөмкинлек туа. Җирән барысын Сәет өстенә аударырга тырышачак. Акылы муафыикъ булса, берәр чит шәһәргә, хәтта илгә чыгып китәргә тиеш. Сәет Сакманов мәсьәлә ачыкланганчы, фаҗига беркадәр онытылганчы, бу вакыйганы башка, тагын да текәрәк үтерешләр, суешлар каплап киткәнче, югалып торырга, аска төшеп ятарга тиеш. Кая? Кемгә? Әхмәдиша карт исән булса, берәр танышында яшерер иде дә. изге җан Сәет энекәшен ташлап китте, үз янына хәләл җефетен дә алды. Малае эчкече, тинтәк булып чыкты. Фәридә янында күренергә, хәтта хәбәр итәргә ярамый. Менәтерә. күпме байлыгы, ничәмә фатиры, кунакханәсе була торып, авыр хәлдә кайтып егылырлык ятагы юк. Уйларын ханымның соравы бүлдерде Тавышы ягымлы икән шайтаннын —Сезне кая алып барырга? —Мин Сәет Сакманов дигән кеше булам.—дип җавап бирде «Игелек* ширкәте сәрвәре әллә сорауны акламыйча, әллә башын юри юләргә салып —Бик әйбәт Мин адресыгызны сораган идем. Әйтергә теләмәсәгез. теләсә кайсы тукталышта калдыра алам Шунда ханым ирнең оектан гына, курткасы, күлмәге канда, җитмәсә юеш икәнне шәйләп алды, төпченүдән туктап, хәрәкәтен дәвам иттерде. — Минем хәлем авыр. Әнисә, мөмкин булса, үз өегезгә алып кайты- ТвЛГАТ ГАЛМУЛЯм гызчы1 Мәшәкать тудырмам. Курыкмагыз Мин—житди кеше Акрынлап үзем, бүген минем баштан узган вакыйгалар турында сөйләрмен. —Минем ун яшьлек улым бар. Ул нәрсә дияр* —Мине үземнән коткарган, әсирлектән азат иткән Сәет абыең белән таныш бул. улым, диярсен! Асылбаева тәвәккәлләде, артык сораулар бирмәде Чыннан да. ул канга батып, юеш киемнән утырган иргә исән калуы, улын күрүе белән бурычлы, нәрсә анда үзен агзә кемгә куя. кылана Әнисә ана мәңге бурычлы .Анык карарга килеп, машинасын подъезд төбенә үк китереп туктатты моторын эшләтеп калдырып. Сәетне култыклап лифтка алып керле Кызыксынучылар күз жегәрләрен әрәм итмәсен дип. почмаккарак бастырып күкрәге белән амбразура каплаган төсле. Сәетне ышыклап барды, тиз генә фатирын ачып, эчкә уздырды. -Менә бу шкафта иремнен иске киемнәре булырга тиеш, сайлап алыгыз кирәкләрен —Ә үзе кайтып кермәсме? Гафу итегез. —Борчылмагыз, кайтып кермәс Ул—тю-тю.—дип. матур итеп сызгырды Әнисә. —Мин машина куярга киттем. — Башка ачкычыгыз бармы? —Онытканмын да. Сүндерә азмыйча интегермен Нишләргә? —Ягулыгы беткәч, үзе сүнә ул. —Ярый, мин йөгердем. Әнисә ике бүлмәле. Ленинград проекты белән төзелгән фатирда яшәп ята икән Чисталыгына, лифтнын эшләвенә, йортнын кирпечтән булуына караганда, кооператив йорт булырга охшый Бүлмәләре зур булмаса да. бик җайлы урнашкан Аш-су. йокы бүлмәсе озын коридорның бер ягында, янә бер бүлмә бөтенләй читтә, ун якта. «Анысы. Сәет иптәш, тәртибен яхшы дип табылса, картлыгына скндка ясалса, сина булыр»,—диде үз-үзенә Сакманов Адәм баласын авыр, ин хәтәр, болганчык вакытларда юмор хисе, авырлыкларны үткәрә белү тәҗрибәсе коткара. Мебельләре кыйммәтле түгел, әмма зәвык белән сайлап алынган, һәркайсы үз урынында Олы бүлмәдә, кухняда телевизорлар тора. Киемнәр эзләп кеше шкафында актарынырга яхшысынмаса да. күл. үлән, мүк исе килеп торган киемнәрдән, үтеп киткән фаҗигале көн басымыннан арынасы, авыр йөкне җилкәдән төшереп ташлыйсы килү—табигый халәт Сәеткә мөнәсәбәтебез нинди булса да. бу омтылышы өчен аны гаепләве кыен идс Ул кисм шкафыннан, аркылыга кызыл сызыклар төшерелгән ак төсле халат тапты Үлчәп караса анын өчен махсус тегелгән диярсен. Үзенен сәгатен, ачкычларын, таныклыгын алып телевизор астындагы комод читенә куеп, киемнәрен ваннадагы газга ташлап, ярасына тидермәскә тырышып, зәнен сабынлап юынды Шул мизгелдә хужабикә кайтып керде, ваннага шакылдатып, «берәр нәрсә кирәкмиме», дип белеште. Сәет сөртенеп, яшәреп килеп чыкканда, кухняда кичке аш әзер иде инде Әнисә, кунакка карап, пырхылдап көлеп җибәрде: —Минем халатны кигәнсез ич —Мина заман, үзегезгә кирәкмиме? — Юк. юк. Утырыгыз Мин, Әнисә ханым, булса бер-ике рюмка коньяк, һич югында аракы эчәр идем Бүгенге стресслардан сон. өшеп торам, тешем тешкә тими Табарбыз Мин үзем дә әле исән-имин калуыма ышанып бетә алмыйм Ь\ хәлләр минем белән булдымы сон. дип. үз-үземә сорау бирәм дә чәчләрем үрә тора, тәнем калтырана башлый Машинада кайтканда, аннан сон шактый вакыт кызулык белән, исән кату шатлыгыннан яралары авыртуын һәм бигрәк тә көзге күлдә язу нәтиҗәсен Сәсз сизми иле әле Бераздан ул туна башлады Салкын әүвәл аякларына төште Кеше фани дөнья белән саубуллашканда, әүвәл аяклары суына. ДИ бит Сәет үлемнен жанны өшетгергеч. беркадәр төче исен сизгәндәй булды Ләкин анын әле тиз генә бирешәсе килмәде. «Ике тапкыр төзәп атудан калган килеш сасы күл салкынына бирешеп торырга», дип ул, үзен үртәп, котыртып, рухын күгәрергә тырышып үрсәләнде. Үзе белгән барча алымнар белән аякларын җылытырга тырышты Юрганны ике кат бөкләп аякларына япты, башы астындагы мендәрне аска төшерде, аякларын бер- берсенә ышкып, куллары белән җылытып карады. Аякларга жан кермәде. Әйтерсен лә, аяк табаннарына, бармакларга эчке яктан котып бозы тыгып куйганнар, шул суыкны өрдереп тора. —Аякларым туна,—дип ынгырашты Сәег —Берәр төрле әмәлен табып булмыймы* Газ плитәсе өстенә куясымы әллә үзләрен Кешенең жаны җылылык белән бергә аяктан чыгып китә дип ишеткәнем барые, хактыр ахырысы —Юкны сөйләмәгез. Мондый көфер сүзләрне авызыгыздан жил алсын, җылынырсыз,—дип. Әнисә ирне юатырга тырышты, ә суык аякларны кулларына алырга тарсынды бөтенләй белмәгән, чит кеше ич. —Бәлки, врач чакырырга кирәктер. —Юк Юк. Борчылмагыз. Ярам тирән түгел, тирене генә эләктереп узган. Салкын тию узар. —Минем шәфкать туташы таныклыгым бар, малаема да уколларны үзем ясыйм Сезнен өчен куркам Берәр төрле заражение булмасын. —Җаваплылыктан куркасызмы?—диде Сәет, ханымны котыртып. Тегесе ихластан жавап бирде —Дөресен әйткәндә, әйе. Урманны чыкканда, исем-фамилиягезне әйткән идегез Хәзер исемә төште Минем дустымның сезнен фамилияне телгә алганы бар иде Сәет сүзнен жебен өзмәс өчен генә чыраена кызыксыну, хәтта борчылу төсмере чыгарып, кызыксынгандай булды: —Мактапмы, сүгепме? Укыган кеше укыган кеше инде ул Ханым да сыртка төшә торганнардан түгел икән. —Бәясен хәтерләмим. Хатын-кыз эше түгел,—диде Әнисә, матур иреннәре белән елмаеп Елмаю килешә икән үзенә Бит алмалары чокырланып китә —Сакманов егетләре фәлән-фәлән литр спирт, киемнәр алып киттеләр. Анын белән эш итүе ышанычлы, дигәне хәтердә. Клн дип авыз корыткан дөньябыз нинди тар икән Шул вакыт фатирны үз ачкычы белән ачып кергән ун яшьлек Илдар бүлмәгә башын тыкты. Әнисе диванда яткан кешене арты белән каплап утыру сәбәпле, малай, баш киемен якындагы урындыкка ташлап, сорауларын яудырды: —Әнием, кем бар анда? Әти килмәгәндер?Әллә теге абзыймы? —Юк, улым. Әтиен бит шимбә көнне, күрше бакчага гына килә. «Теге абзый» турыңдагы сорауны «онытып», улынын фикер юнәлешен башкага юнәлтергә омтылып: —Кулларыңны сабынлап ю да. ашарга утыр. Малай да булсын, диванда кем ятуын белми дә калсын, ди. Так не бывает. дияр иде берәү. Әнисе кебек үк аксыл-конгырт чәчле, озын буйлы, ак тешле Илдар тавыш-тынсыз гына атлап, Әнисәнең җилкәсе аша аркасында яткан иргә күз сала. Яшь, бөркет күз иңбаштагы яраны, кан тапларын күреп ала. Бу манзара әзерлекле җирлеккә төшеп, анын хисси дөньясын уятып җибәрә. Малай залга чыгып, үрле-кырлы сикеренеп кычкыра башлый: —Урра, бездә шпион. Ура, безгә дә шпион кунакка килгән. Ярасы да бар. Мондый тәэсири борылышны көтмәгән өлкәннәр аптырашып, бер- берсенә карашып, сүзсез калалар Бу—икесе өчен дә көтелмәгән, һичнинди программа буенча каралмаган, яна бер вәзгыять иде. Хатын, анына килеп, улы янына чыкты, иңнәреннән алып, Илдарны гәүдәсенә кысты, үзенеке төсле үк чәчләреннән сыйпады: —Нишләп шулай шаулыйсын. Илдарчик. Нинди шпион булсын, ди. Шпион кем була сон ул? —Шпион ул дөреслек яклы кеше. Күрше подъезда яшәүче Андрейның әтисе эшкә киткәч, әнисе янына гел шпион килә. Ул бик добрый. Конфетлар өләшә Анын пистолеты да бар. Безнен шпион абыйның пистолеты бармы' Әнисә ни өчендер кызарып, алсуланып алды. —Бардыр, улым, бардыр. Белмим. — Шпион абый бездә яшәргә калсын.—диде малай ихластан, һич уйламаганда килеп чыккан ошбу хәл-әхвәл ханымны почмаш китереп кысты. Ире белән аралары күптән өзелеп, хәзер ул—тол янса ялгыз хатыннар. Илдар—анасы тарафыннан гына тәрбияләнүче малайлар рәтендә йөри. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, малай әллә ниткән «шпион» образын уйлап тапкан. Без үскәндә шпион кабәхәт. кыйбласыз, акчага, байлыкка сатылган, каһәрләнгән кеше саналып, кабан дуңгызы рәтендә йөрсә, хәзер әнә ул чистый унай каһарман икән. Әтиләре эштә чакта, әниләренең хәлләрен белергә килә икән. Изгелек беләндер инде, әлбәт Илдар өйгә язмыш фәрманы белән килеп эләккән кеше турында, алар аңлавындагы шпионга юрап. Андрейга, башка дус-ишләренә сөйләп йөри башласа, бетте баш. калды муен тырпаеп. Улына алегә үзе белән булган хәлләр турында дөресен сөйләп булмый, ул аны үзенчә анлап. мактанып, масаеп йөриячәк. Ялганласаң да. ышандырырлык. хәтта үзен инанырлык вакыйга уйлап табарга кирәк. Әтисенен туганы дисән. шимбә көнне очрашканда, «ник абыең белән элегрәк таныштырмадың», дип бәйләнүе бар. Чечня сугышында катнашкан, шунда яраланган ерак туганыбыз кебегрәк ялганны ызанга кертеп җибәрсәң, барыбер дус-ише алдында мактанудан тыела алмас. Малай-шалайның күп белергә теләве, кызыксынуы, тыкшынуы олыларга вакыты белән шул чаклы зур мәшәкать тудыра, зиа тишегеннән чыгып качардай буласын. Әнисә улын аш-су бүлмәсенә алып чыкты, алдына кыздырылган казылык, каймак, ипи куйды. Аша. улым. Башка әйбер пешерергә өлгерә алмадым. Бу абыен шпион түгел, әбиен ягыннан безнен туганыбыз. —Ана кем аткан? Батыр яралы була, диләр. Бу абый батыр була инде атайса. Нинди кызык,—дип малай, урынында сикеренеп. кулларын чәбәкләп алды. Шаулама. Илдар Ана беркем атмаган. Машинасы авариягә очраган Сул як тәрәзәсенең тимере кулбашына кергән. Ярасы төзәлгәнче, можст. бездә калыр. Сугыш, атыш, үтереш, качыш белән бәйле хикәяләү көткән Илдарны, табигый ки. мондый гадәти аңлату канәгатьләндерми Кәефе кырыла: кызык булмый калды бит! Малай иренеп кенә чәнечке белән казылыкка үрелә Әнисә, улын калдырып, диван кырына ипле итеп чүгәләп. Сәстнсн яраларын тазартып, сөртеп, янәдән тыгыз итеп бәйләде. Батырнын ике ярасы да куркырлык тирән түгел икән. Бу шөгылен анын ашыкмыйча, яратып, яра кырындагы урыннарны сыйпый-сыйпый эшкәртүе Ярулла улынын игътибарыннан читтә кала алмый. Тәнегездә ярасыз урын юк диярлек. Сез Чечнә сугышларында катнашмагансыз ич? Яраларыгызны Илдар күрсә, хөрмәте бермә-бер артыр Без катнашкан орыш-фетнәләр белән чагыштырганда. Чечнә—балачага уены, хөкүмәт акчасын бүлешү генә. Асыл бае ва киренке халәтеннән арынып җитмәгән иде әле. күз алдында пачан геге үләтләр тора, шул сәбәпле Сәетне анлап бетермәде Автомат рәвештә диярлек соравын бирде. — Нинди ул тагын мин белмәгән, ишетмәгән сугыш? Ф11КСР агышын янәдән жинелчә шаярту, сүз уйнату юлына бугай *>|6әрсрга тырышты, хале шаптан түгел, температурасы бар иде. — Илдар әйткән шпионнар сугышы инде. Аг.т«насА«иханГ“м!.огУ'1Са "рЬ1й әФ’,ндем- ^'а ла капкалап алырга вакыт *итмалс микан ЧаИгэ чыга аласызмы’ Әллә бирега гена алып керимме’ _ — Ничек инде аш бүлмәсенә генә барып җитә алмыйм, ди.Әле синен ике бандитыңны күсәк белән сугып үтерергә җыенган идем. Әнисә үрсәләнеп, иркәләнеп, иреннәрен турсайтты. — Минекеләр дип инде. Рәсәй бандитлары барысы минем милек буламыни? Сәет исән кулына Әнисәнең учын алды, ярылган иреннәренә тидерде. Рәхмәт әйтүе иде. Аш-су бүлмәсендә бая сораган ике рюмка аракыны эчеп куйды Ханым үзе дә тартынып тормады, аңа да бүген нервыларын тынычландыру өчен ярдәм, өстәмә көч кирәк. Өстәлдә булган нигъмәтләрне капкалап, чәйләп алгач, шәраб пары миләренә менеп җиткәч, бер сәбәпсез көлешә башладылар. —Сез үзегезне күз алдына китереп карагыз: агачлар арсыннан килеп чыгасыз, башыгызда кыйммәтле эшләпә, аягыгызда ертылып беткән чабаксар оегы, өстегездән тамчы тама... Су атасы диярсең... —Үзеңне бел. Авызында кирза итек сөртергә дә ярамый торган пычрак чүпрәк, син шуны сабый баладай суырып утырасың, кулларың артка каерып бәйләнгән. Теләсәң ни кыштандыр. Ыңгырашуың ошады, килештереп, кенәри, тутый кош. иң оста фәхеш хатыннар тавышы чыгарып, үзенә чакырдың. Барча ак, дымлы тешләрен күрсәтеп, дөньясын онытып кычкырып катеп утырган ханымга иң соңгы чагыштыру охшап бетмәде бугай. Сәет тә арттырып җибәргәнен аңлады. Сүз шул коштан да хәтәр, кире кайтмый. Мактанып алырга булды. —Күсәкнең нинди шәбен юнәткән идем. Берсенең башына, икенчесенең биленә тондырам, пистолетларын алып, үзләрен бәйләп, урманда ташлап калдырырга иде исәп. Курыктылар, килеп җитмәделәр. —Ә ни өчен милициягә хәбәр итмибез,—дигән, Сәет өчен авыр сөаль ханымнын теленнән бик җиңел төште. —Безнен хөкем оешмалары яхшылыкны аңламый. Алардан ераграк торуын хәерле. Иң әүвәл үзебезне үк ябып куеп, бездән үк сорау ала башлаячаклар. Күренеп тора, хуҗабикә төшеп калганнардан түгел. Сәетне дикъкать белән тыңлаган булып, бөтенләй башка нәрсә турында уйлап утыра. —Фаразыгыз дөрес, нәкъ шулай булыр иде. Сезнен дә милициядән куркырга башка сәбәбегез бар кебек. —Без икебез дә бүген криминал дөнья корбаннары түгелме? —Минем гаебем юк,—диде Әнисә, Сәет белән бер басмада торудан баш тартып. —Мәсьәләгә тирәнтен караганда, минем дә гаебем юк, мин дә нәкъ сезнен шикелле очраклы яисә явыз ният корбаны. Ләкин бит дөреслек юлы һәрвакыт авыр, берәүнең дә тирәнгә керәсе килми. —Сезнең белән ни-нәрсә булганы мина мәгълүм түгел. Кем әйтмешли, кара урман. Минеке ике икен дүрт, яз артыннан җәй килгән кебек ачык,— дип, ханым үҗәтләнүен дәвам итте. Сәет болай да чамалы җегәрен алган, нигездә буш сүз көрәштерүдән туйса да, анын үз максаты бар иде: берничә көнгә булса да, аякка басканчы, мәсьәлә ачыкланганчы, биредә, Әнисә фатирында качып (фу, нинди килбәтсез сүз) яту. Куркып яисә хатын-кызлыгын итеп, кәҗәләнеп баш катырмасын өчен, мәгълүм күләмдә аны да уртак арбага җигәргә, тәртәгә кертергә кирәк. Теләсә нинди чыгымчы атка каеш табып була, диләр. —Килешәм. Хәзер сез үзегезгә ике бандитның һөҗүм ясавы, машинагызга кереп утыртулары, куркыту, янаулары турында хәбәр иттегез, ди. Анда озын-озын протокол тутыра башлаячаклар. Исем- фамилиягез, эшләгән урыныгыз, адресыгыз, машинагызның маркасы, номеры... Шуннан китә, мондый кыйммәтле чит ил уенчыгын нинди акчага алдыгыз, кая һәм нинди бурыч белән бардыгыз, әлеге бандитларны нинди максат белән яныгызга утырттыгыз, узып китәргә тиеш идегез, ни өчен туктадыгыз? Сезнең иске танышларыгыз түгелме, адресларын белмисезме? Алар хәзер кая, табып китерегез. Ошбу кеше үтерүчеләр сезнең сообщниклар түгелме? Ханым, тырнаклары алсу төскә буялган куллары белән йөзен каплады. з* —Житте Кошмар Йа ходам. Инде нишләргә? — Берни булмагандай яши бирергә! Яраларым рәтләнгәнче, мине ят эт шикелле өйдән КУЫП чыгармаска! Хәзер мина телефоннан шллтыраткалап алырга рөхсәт ите тезче9 Кыен мизгелләрдә дуслар кирәк, якынлык шунда сынала «Милициядәге таныш-белешне борчырга иртәрәк әле. алар «өлгереп» җитәргә тиеш Фәридәгә исәнлегем турында берәр ничек хәбәр итәрмен, әлегә телефон аша бәйләнешкә керергә ярамас. Астан кисеп, өстән ямау сәләтенә генә ия Хәлилгә дә ышанып булмый Сатуын сатмас, әмма мең дә бер сәбәп табып, ярдәм дә итмәс. Хәзер ана төрле-төрле киемнәр, азык-төлек, бәлки, машинасы да кирәк булыр» Бер ышанычлы кешесе бар кебек. Ырынбур төрмәсеннән исән-имин чыккач. Әлфия Мисхәттән чын-чынлап фән әһеле ясарга ниятләде Профессор Рамил Вәлишин. кандидатлык имтиханнарын тапшыруга, Мисхәтне Алманиягә Франктфурт шәһәренә тел өйрәнергә һәм материал җыярга җибәрергә ниятли. Мисхәт белән чибәрләрнең дә гүзәле булып киткән Әлфиягә Сәет шактый матди ярдәм күрсәтте, егет барасы шәһәрдә үзенен исәп-хисап счетын ачып җибәрде, ашарга сорамый, кара көнгә кирәк булыр дип. шактый акча күчерде Атардан ярдәм сорарга була, шатланып риза булырлар. Телефон янында уйланып утырганда, хәзер инде үзе берничә кибет һәм Казан читендәге базар хуҗасы—Замир исенә төште. Аңардан да ышанычлы кешесе табылмас. Тик ул аның телефонын хәтерләми икән. Адресы күңелдә. Белешмә бүлеге аша номерны язып алды, шалтыратты. Алтынчыда укучы кызы аны танымыйча, «кем сез. нәрсәгә ул* кебегрәк сораулар бирә башлаган иде. Замир трубканы үзе алды. — Кайнар сәлам. Замир. Хәлләрең? Элеккеге йөртүчесе аны сулышыннан ук таныды, шатланды, кирәк булса, җанын ярып бирергә әзер булуын яшерүне кирәк тапмады. —Синен эшләрен күпме9 Нәрсә белән мәшгуль? —Сезне тыңлау белән мәшгуль. Рәхәтләнеп кычкырып көлде теге: Сәет, видеотелефон алдында сөйләшкәндәй. Замирның кара тут йөзен, авызы тулы алтын тешләрен күрде. Күңеленә рәхәт җылылык йөгерде — Кызын мине танымый инде. —Сирәк күрешәбез. Сәет Яруллович. Яшь гомерләр аккан сулар кебек узып бара,—дип. Замир фәлсәфәгә кереп китәргә әзер иде дә. Сәет анын хисси сөйләмен бүлдерергә булды. —Замир, гафу ит. ашыгыч эш бар. —Хәзер килеп җитәм. Адрес. Машинам ишек төбендә генә. — Мин. гадәтемчә, үземнән тормаган бер ямьсез тарихка килеп каптым Сәеткә рәхмәтле, ин якын туганнарыннан да артыграк яраткан Замир. бөтен авырлыкны икегә бүлергә риза булып, ихластан курка калды. — Нәрсә булды. Сәет Яруллович? Төзәтеп булырлык хәлме? Тимерне кызуында сугыйк. Әлегә безнен арала гына калсын Мин бөтенләй чит-ят. очраклы кешеләрдән хәбәр салам. Вообшем. болай булды. Нургали Ваһапов мине. Гаделевне табигатькә, көз белән хушлашуга алып чыкты. Явыз нияте алдан уйланылган булганмы, әллә кинәт зиһене чуалып, шариклары ычкынып киттеме, пистолетын тартып чыгарды да. шатыр-шытыр ата башлады Минем күз алдымда мескен Мостафа суга егылды. Миңа да атты. Бер пулясы иңбашның тиресен ертып узды. Шул арада мин суга, күлгә сикердем Тешем тырнагым белән җиргә сенәргә тырышып, читкәрәк киттем Сулыш бетеп, анымны югалткач кына, су мине өскә бәреп чыгарган. Куе камышлык эченә килеп эләккәнмен Кемдер мине эзләгән, ачудан эшләпәмә өч пуля утырткан Аннан сон бик көчле шартлау, пожар булды. Машина белән бергә мәетләрне дә кемдер яндырды. — Ваһапов абый эшеме икән бу? — Юктыр. Анда тагын бер кеше. Ваһаповнын жансакчысы Җирән кушаматлы, жирән чәчле, ифрат явыз, үткәне, киләчәге билгесез бер адәм бар иде. Шуның зше булырга тиеш. Шик миңа төшәргә мөмкин —Сәет Яруллович. что сез. кем уйласын инде сезнең турыда шылай. Тузга язмаганны. Аннары исенә төшереп, өстәп куйды: —Мостафа Гаделевнең хатыны күптән тегел шалтыратканые. Ирен эх'1И. Мин анардан бер кибетемә вак-төяк әйберләр алганыем. Мескенкәем. Урыны ожмахта булсын. —Замир, бүген өлгерә алмассың инде, мина киемнәр алып кил. Бер пар костюм, спорт киеме, эчке киемнәр, иң мөһиме, минем ботинкалар күл астында калды Азык-төлек. Адресмы? Әнисә ханым! — Мин монда —Хужабикә ишек тупсасына яңагын куеп, рәхәтләнеп тынлап тора икән. Сәет ачудан кызарынды, бүртенде, адресны мыгырдады да. кызылга ташланган үгез төсле, һөжүмгә күчте. Ул аны ботарлап атарга, балконнан ташларга әзер иде төсле. —Сез... сез... рөхсәтсез, минем сөйләшкәнне тынлап тордыгыз. Бу ничек дип атала... подлость... Сәет нәгьрәләр орды, тузынды, җикеренде, авыруы кузгалды, хәле бетеп, шып итеп, телефон янындагы кызыл кәнәфигә сеңде. Ул үзенең көчсезлеген танырга мәжбүр булды. Хужабикә, яралы кунакның ярсуына исе китмәгәндәй, бүлмә уртасында басып тора бирде. Чалбарын һәм йон кофтасын салып, өстенә тезен каплар- капламас кына иркен соры күлмәк кигән. Тагын да чибәрләнеп, яшәреп киткән —Зинһар, тынычланыгыз. Табиб булсам, сезгә борчылырга ярамый, дияр идем Махсус тынлап тормадым. Безнең фанер ишекләрне күрәсез. Сез. гел хужа булып яшәп, тавышны кысмыйча, курыкмыйча, кычкырып сөйләшергә өйрәнгәнсез. Теләсәләр, күршеләр рәхәтләнеп тыңларлык иде. Сәет һаман тынычлана алмый, һавалана, кирәкмәгән хәрәкәтләр ясый. Кинәт, башка карарга килеп, сөйләвеннән туктап, Әнисә зал ишеген каерып ачты: —Рәхим итеп, әфәндем, чыгып китә аласыз, чакырып китергән кунагым түгелсез. Шулай да тынлап бетерегез. Сезнең өчен дә файдалы информация бар дип уйлыйм. Берни булмагандай, диванга килеп утырды. Аякларын жайлап куйды. —Очраклы рәвештә күл буендагы фаҗига турында ишетеп, сезнең элеккеге алыпсатар дустыгыз—маньякның корбаны була язганыгызны белдем. Сезнен гаепсез, яхшы кеше икәнегезгә инандым диярлек. Ә инде лексиконыгызга Жирән сүзе килеп кергәч, мин бу якка чыктым һәм бер дә оялмыйча, махсус тынлап тордым. Мина калса, егерменче сентябрьдә булган ике вакыйга, ике фажига арасында багланыш, ниндидер кисешү булырга тиеш Сәет, үпкәсен, ачуын онытып, нәфрәт кисәүләрен сүндереп, хатын ягына борылды һәм хикәянең дәвамын көтә башлады. —Сәяхәтебезнең башында, асфальттан авыл юлына төшкәнче, егетләр тып-тын бардылар, әллә милиция куып җитүдән курыктылар, башка сәбәбе булдымы? Нәрсәдер чәйнәп алдылар, аннан сәер исле, төрекләр әйтмешли, тәмәке—«төтен эчтеләр». Инде төп юлдан читкә чыгып, шактый баргач, телләре ачылды. Биниһая олы гөнаһ кылган кешеләргә ошаттым мин апарны. Рыжий исемлеме, фамилияме кеше белән очрашуга баралар икән. Ниндидер станциядә күрешергә, шуннан инде каядыр, еракка китәргә җыеналар, дип аңладым. Таныш кушамат аталгач, Сәет сискәнеп китте. Урыныннан торып, йөренеп алганын сизми калды. —Кем диделәр? Кем белән очрашуга барулары иде? Шул урынны ачыграк күз алдына китереп, төгәлрәк сөйләп бирегезче. Зинһарлап сорыйм, Әнисә ханым. —Нәрсә, әллә берәр танышыгыз исеме аталдымы? —Юк. юк. Сонрак әйтермен. Безнең язмышлар тагын бер фаҗигале ноктада кисешә бугай чыннан да. Дөнья нинди тар, ләхет кебек. Сезнең 38_ машинада ишеткән хәлләрне төп-төгәл, түкми-чәчми күз алдыгызга бастыруыгыздан күп нәрсә үзгәрергә, минем язмыш теге яки бу якка хат ителергә мөмкин. Асылбаева. исенә төшерә-төшерә. ашыкмыйча гына дәвам игге Мин үземә ышанам.—диде артта утырганы. Ышанычым какшый башлый икән, мин уйламыйча, үз-үземә пуля җибәрәчәкмен. Интуициям мине алдаганы юк Без бүген исән казабыз. Башка бер транспортка утырып китәрбез. Җирәнне табасы Ул ниндидер хәлләрдән сон зур акча алып килергә тиеш, дип уйлыйм. —Бу ханым безне ташлап... теге дөньяга китәме'.’—дип сорады икенчесе Әнисә ханым хәтерли: озын чәчле егетнең наган көпшәсен сыйпап барганына игътибар итте ул. көзгедә күз карашлары очрашып алды Әлбәттә, анысынын да карашы сәер, анлаешсыз. томанлы пычрак иде Алда утырганның күзләре салкын, бака тәне кебек юеш. хәтта сасы исле кебек тоелган иде ана Хәзер ул күршесендә утырганының джинсы чалбарын һәм конгырт кроссовкаларын гына күрә. Шунысы да бик җиткән. Артта утырганы янәдән сорап куйды: — Безне Займишедамы, Юдинодамы көтәләр? Бу якның вак-төяк шәһәрләрен һич хәтерд’ә калдыра алмыйм. Барысы урынына да Мәскәү. Нью-Йорк. Токио кебек бер зур шәһәр салып куярга иде шунда. — Барып җиткәч белерсең, мина ышан,—диде озыны, күз карашы белән Әнисәнең аксыл чыраен иркәләп алып. Бу юлы анын күзләре елмаючан, акыллы, мәрхәмәт һәм теләк сирпеп торалар Хамелеон күтләр шул була торгандыр инде ул. Әнисәнен юл хәлләрен өзек-өтек. ярым-йорты булса да искә төшереп сөйләгәннәре Сәетне зәһәр борчуга салды. Уйланырлык нәрсәләр бар икән Әгәренки, күл буенда Ваһапов. кинәт бәйдән ычкынып хуҗасына ташланган котырынган эттәй яисә тилебәрән орлыгы ашагандай кыланмаса да. аларны Җирән юкка чыгарырга ниятләгән түгелме? Ул бу шөгылен алдан планлаштырып килгән булырга охшый Үзен яхшы белүчеләрдән тулаем котылырга жай чыккан Анын белән бәхәсләшеп утырган ханымны (шул мизгелдә хужабикәгә ачуы килеп, «маҗара эзләп йөргән җилбәзәк ханымны» диясе килде) әсирлеккә алган бандитлар белән очрашу урыны, якынча вакыты алдан килешенгән булган. Бергәләп җинаять кылган кешеләрдәй, алар шартлы урында очрашып еракка юл тотарга җыенганнар. Күрешү урыны күп алдан билгеләнгән. Мәгәр биредә Җирәннсн чын йөзе һәм ахыр максаты гына ачылып җитми. Ул ак белән караны, аларнын кушылмасы нинди төсләр биргәнне аера торган зат. Асылбаеваны кулга төшергән егетләр (фу, сүзе әрәм) тәвәкказ. әмма акыл шәрифләре, эш-фигыльне мантыйклы алып барулары ягыннан уртакул адәмнәр икәннәре сизелә. Җирәнне эз калдырып йөрүче малай-шалай белән кайсы җепләр, нинди кылган яисә кылынасы җинаятьләр бәйли, шуны беләсе иде. Сакманов Җирәннең алдап Фәридәне үзенеке итүен, хәзер дә ана җылы мөнәсәбәтен яшермәвен, телефоннан үзе белән китәргә чакыруын, туктаусыз эзәрлекләвеннән хәбәрдар түгел иде. һәм бүген ул Әнисәнен көрән диванында сызланып һәм иркәләнеп ятканда, төнге Казан каласында ана кагылышлы нинди вакыйгалар буласын белми иде... Тормышы кыз өстендә торган вакытлары булгаласа да. Сәет үзенен мондый авыр хәлдә калганын хәтерләми. Атыш, үтереш булганда да «жир асты юлында яктылык сирпелеп тора* иде. Чибәр ханым фатирында озак качып ятып булмас. Адәм баласына күрү өчен ми чокыры—күз. карар кылу өчен ан. ихтыяр бирелгәндер. Кешенен табигате—галимнәр өчен ин олы сер Башыннан чзганнарны хикәяләү барышында ханым вакыйгалар тәэсиренә бирелеп, аларны янәдән күз алдына китереп булса кирәк, кинәт елап җибәрде Күрәсен. тыелып килгән-килгән дә. нервыларының ахыр чиккәчә киеренкелегенә түзә алмыйча, риясыз яшьләре тышка бәреп чыккандыр. Күрше бүлмәдә дәрес әзерләп утырган Илдар йөгереп чыкты —Әнием, нәрсә булды9 Кем рәнҗетә? Бу абый барыбер шпиондыр әле. Миннән генә яшерәсез. Әнисә улый күкрәгенә кысты. Башыннан сыйпады —Улым, тынычлан. Берни булмады Киттек йокларга. Тыныч йокы, Сәет иптәш! Илдар йокыга киткәч, Әнисә бүген булган хәлләрне башыннан уздырып, йокыга кит») алмыйча интекте. ГАИ, егетләр, Сәет—барысы бергә сагыз төсле миендә укмаштылар, буталдылар. Ни өчендер урыныннан торды Залга узды, Сәет киң диванда җәелеп ята иде. Онытылып китеп, юрганын читкә ташлаган. Тәрәзәдән төшкән ай нурында ул көмештән коелган һәйкәлне хәтерләтә Әнисә Сәетнең ирләрчә матурлыгына сокланып карап, аз вакытка гына югалып, үзе дә сындай катып торды, бөтен тәнен биләп алган дулкыннан, җылылыктан югалып калды. Аңа бер үк вакытта рәхәт тә. оят та иде Соңгы хис җиңде Ул ярамаган эштә тотылган кешедәй кинәт сискәнеп, имәнеп китте: «Нишләп әле ул ялгыз, бөтенләй диярлек таныш булмаган ир янына килеп керәсе итте. Ялангач кеше күргәне юкмыни? Ә. исен») төште, ул бит яралы, андый чакта иреннәр кибә, су эчәсе килә». Әнисә, йомшак өй аяк киемнәре белән песи кебек кенә атлап, аш-су бүлмәсенә чыкты, кайнаган салкын суны чәшкәгә агызды да, янәдән олы бүлмәгә у зды Суны өстәл кырыена куеп. Сәеткә якынлашты Киң маңгаенда эре ак тир тамчылары күреп, бүлмәдә чүпрәк эзли башлады. Өстәлдән кечкенә салфетканы алып ифрат саклык белән юеш урыннарга тидереп- тидереп алды Ул бу шөгылен шундый нәзберек итеп, иркәләп эшләде ки, ир берни сизмәде, һаваны тигез итеп эчкә алып, эшкәртелгәнен кире чыгарып, йоклый бирде Бераздан ир матур итеп елмаеп куйды. Ханым аны үзенә кабул итте, үзенен дә ирексездән иреннәре җәелеп китеп, энҗедәй тешләре ялтырап алды. Йөрәге тагын да ныграк тибә башлады. Әнисә идәндәге чәчәкле паласка тезләрен чәнчеп, иреннәрен Сәетнен ярасына тидерде, һәм шунда ук. корт чаккандай сикереп торып, бүлмәдән чыгып китте Ә Сәет бу вакытта бик матур, татлы төш күреп ята иде. Янәсе, ул әтисе салып калдырган мунча ләүкәсендә җылынып ята. Шул мәлдә ачык төннек- тән төсле күбәләк очып керә. Чәчәк эзләгәндәй, мунчаны бер урап чыга да, Сәетнен иреннәренә килеп куна һәм елмаюы белән бергә кушылып китә. Төнлә Сакмановның янадан температурасы күтәрелә. Көзге, салкын сулы күлдә яту эзсез калмый Сәет ынгырашып уяна, тавыш биреп, хужабикәне чакыра, аспирин сорап ала. «Игелек» сәрвәре шактый көннәр кызышып, вакыты белән анын югалтып, салкын тию һәм яралар белән кеше өендә көрәшеп ята. 5 И ркен кабинетында, читлектәге җанвар кебек, ишекле-түрле йөренеп, полковник Гаяров скрипка кыллары мисле сон чиккәчә тартылган киеренке нервыларын тынычландырырга тырышты. Нишләптер йөрәге кайный, җаны кыйнала, күңеле тыныч түгел. Шул хәтлесе генә җитмәгән, бүлмәсенә керә-керешкә кизүдә утыручы алсу чырайлы лейтенант (ашказаны яхшы эшли) «сөенече» белән шатландырды. Ваһапов, Сакманов, Гаделев дигән бизнесменнар һәм беренчесенең Җирән кушаматлы сакчысы юкка чыкканнар; якыннары, дуслары хезмәттәшләре берни әйтә алмыйлар. Көпә-көндез каядыр чыгып киткәннәр һәм гаип булганнар. Әйтерсең, көтүдән сарыклар югалган. Аларнын, әлбәттә, махсус очкычка төялеп, Төркия, Кипр. Египет, Хорватия кебек чикләре ачык берәр илгә кызынып, тозлы суда иркәләнеп кайтырга чыгып китүләре ихтимал. Акчалары бер букча, иртән торып, хезмәткә ашыгасылары, өстә утырганнар каршында җавап тотасылары юк. Мәгәр чит илгә сәфәр тотсалар. ниятләрен көндәшләреннән, ач күзләрдән яшергән хәлдә дә, хәләл җефетләренә, ярдәмчеләренә ым кагарлар иде. Хатыннары хастаханәләргә, милициягә шалтыратып, буза күтәрергә ашыкканнар. Бу вакыйга иң олы хуҗаларга җитми калмас, безне капчыкта яткырып булмас. Гаяровнын көйсез кәефенә бу хәбәр ифрат начар тәэсир итте. Анын бүлмәдән чыгып качасы килде.Алай гына котылырдай кәнәфи түгел шул . «Хәзер кызыл аппарат шалтырарга тиеш» дип, бөтен барлыгы, жаны-тәне белән шуны теләмичә йөренгәндә, нәкъ шул шайтан. урынында тыпырчынып, бии башлады. —Сәламнар, иптәш полковник. Хатләр ничек’ —Исәнмесез, иптәш генерал. —Мина кереп чыгыгыз әле Тәк Миндә кешеләр бар Егерме минуттан. Әйтелгән вакытта полковник Гаяров кызыл агач белән тышланган, өч метр биеклектәге ишек янында яшь солдат кебек үрә катып басып тора иде. Бер-берсенә охшаган, шома битле егетләр ишекне үзләре ачып, өлкән офииерны эчкә кертеп җибәрделәр. Генерал урыныннан чыкмыйча, мәгәр аякка басып кулын бирде Гаяровтан яшьрәк булса да. чәче коелган, нык бәдәнле, зур кара күзле иде бүлмә хужасы. —Гафу ит инде. Салих дус, ашыгыч чакыртып алган өчен. Үзен ЧП турында хәбәр бирмисен. Кабул итү бүлмәсенә «ак йорт»тан шалтыратканнар Информация сорыйлар Аларга хәбәрне синен кул астында эшләүче майор Алдында яткан кәгазьгә күз салды —Әйе. майор Алексей Тимофеев җиткергән Сездә тәртип бөтенләй какшаган, чәкесе төшеп калган тәгәрмәчле арба хәленә килгән Субординаиия дигән нәрсә бар бит әле дөньяда. Инде мина шалтыраттылар «Казан мафиясенең абруйлары юкка чыккан», ди җаваплы абзый «Мин әйтәм, бик шәп булган, алардан котылырга вакыттыр инде. дим». «Хикмәт башкада, ди. «Аларны милиция үзе җыеп алып, судсыз- нисез алып чыгып аткан, шуның алдыннан акчаларын талап алганнар», дигән хәбәрне шәһәр буйлап тараталар», ди. Генерал мондый олы коткыны, гайбәтне берәүдән дә ишетмәде, полковникны өркетеп алу өчен үзе уйлап чыгарды. Болай да хәйләкәр күзләрендә яшеннәр ялт-йолт уйнады, төлке койрыклары күренеп алды Беркатлы Гаяровка куркыныч булып китте. Бүлмә хуҗасы полковникның югалып, каушап, кечерәеп калуыннан канәгать булып, өстенлеген яшерергә дә теләмичә, һөҗүмне дәвам итте Җитди тонда башланган сөйләшү бик кырыс булырга ошый. Гомуми җөмләләр белән генә котылып булмастыр —Мин сезне, иптәш полковник (бу юлы инде, Салих дус, түгел), ни өчен чакыртып алганны чамалыйсызмы хет'.’ —Дөресен әйткәндә, сезгә менгәндә белми идем,—диде Гаяров, тәненен һич уйламаган җирләреннән тир бәреп чыгуны, борын очыннан тамчылар тамуны тоеп — Шактый билгеле кешеләр юкка чыкканнар дисез бит, шунын өчендер диеп уйлыйм Мина әле генә әйттеләр. Шул эш белән шөгыльлән мәкче идем. — Вакытсыз борчыйсыз, әфәндем, дисенме? —Мин алай уйламыйм,—диде Салих, кин учы белән борынындагы, битендәге тирләрен сиздермичә генә сөртеп алып.—Кайбер мәгълүматларны тикшерергә вакыт кирәк иде —Сез аны бирмәдегез, димәкче буласынмы?—диде генерал, авыз читенә оялаган мәсхәрәле елмаюны яшереп тормыйча. Гаяровнын эндәшми калуы әлегә иң акыллы «йөреше» булды. -Республикада барган хәлләр, икътисади баланс өчен көрәш, идән асты байларының котырынуын ничек бәялисез?—дип, генерал атакага күчте —Әлбәттә, һәр намуслы һәм порядочный кешене илдә, шәһәребездә барган хәлләр ваемсыз калдыра алмый. Әмма мин, белүегезчә, кечкенә кеше һәм күп нәрсә өчен җавап бирә алмыйм. —Бик хаклы әйттегез. Һәр кеше үз урынында, үз дәрәҗәсендә дөреслек өчен көрәшергә тиеш,— диде генерал, беркадәр пафоска бирелеп —Ләкин «һәркемнең үз дөреслеге бар* дигән борынгыдан килгән гыйбарә дә яши. бездән сорамыйча Кабинет хужасынын сүз сөрешен, кайсы якка каеруын, нәрсә әйтергә теләвен анлап җиткерүе кыен иде. Шуна күрә полковник Гаяров башын жүләргә салырга булды. Бу гадәти солдафоннан ни көтәсен дип фараз кылсын да, чыгарып җибәрсен, бик эссе биредә. Әллә яга башлаганнар инде. —Безнең тәртип саклаучыларның үз фикере була алмый, булырга тиеш тә түгел. Без—хөкүмәт сакчылары, хезмәткәрләр, кушканны үтәүчеләр. — Халык сакчылары,—дип төзәтте генерал, йөзенә арыган, талчыган кыяфәт чыгарып Мәче тычкан белән уйнаудан тиз туя, ди Хужа кеше төп мәсьәләгә күчте. —Бая мин атаган адәмнәр исән-сау микән, кая олактылар икән? Аларны милиция юкка чыгарды дигән хәбәрне ничек бәялисез? Утсыз төтен чыкмый. Сүз дә юк, һәркайсынын халык каршында гөнаһлары зур. Алып чыгып, судсыз-нисез атарлык гаепләре бар. менә болай,—дип, кулын муенына тидереп алды —Ну. без бит демократик дәүләт төзү юлына чыктык һәм мондый фашистик яисә коммунистик башбаштаклыкка юл куя алмыйбыз. Дөресме? Гаяровның килешми хәле юк иде. Элеккеге фирка җитәкчеләренең берсе—хәзерге генерат ифрат хаклы, акыллы сүзләр чәчә иде. —Фикерегез ифрат тирән, төпле. Ваһапов, Сакмановларнын югалуында милиииянен бер катнашы, бер гаебе юк дип уйлыйм. Дөрес, әле район милиция бүлекләре, аларнын начальниклары бар, еш кына алар үз белдекләре белән эш итәләр, мөгез чыгаралар,—дип, мәсьәләне читкәрәк алып китмәкче иде, «идеология килә, китә, кадрлар кала* дигән ышанычта яшәгән генерал кул ишарәсе белән аны туктатты: —Без биредә милиция структурасын тикшерүгә кереп китмик әле. Аерым алганда. Сакманов, белүемчә, элеккеге милиция хезмәткәре, аны кая дип уйлыйсыз? Исәнме икән9 Берәр чираттагы сөяркәсеннән аркасын кашытып ятмыймы? Гәүдәсен ташлаган җаны үзенә урын таба алмыйча, синен тирәдә очып йөрмиме? Бу юлы Гаяров шабыр тиргә батты: нәрсә әйтергә тели бу сәнәктән көрәк булган, генерал погоннары таккан адәм? Фикерен кистереп әйтми, җепнең очын яшерә Шулай да бу юлы, мөмкин булган чаралар ярдәмендә, үзен сыртка салдырмаска булды полковник. —Ни өчен әле сүз Сакманов һәм анын жаны турында гына бара, иптәш генерал ? Алар, ишетүемчә, дүртәүме, бишәүме, ягъни бер компания булганнар, әле берсенен дә табылганы юк. Кстати. шул ук көнне Чаллы- Казан юлында күренекле гаишнигыбыз Карам Сәгъдиевне атып үтергәннәр. —Полковник нидер өстәмәкче иде, бүлмә хуҗасы учы белән чебен үтергәндәй өстәлгә сугып, урынбасарын бүлдерде. —Беләм, беләм. Аны зурлап күмделәр. Урыны оҗмахта булсын. Гаиләсенә ярдәм иттек. Үлгән кеше берәүгә дә кирәк түгел икән шул. Исемен сүз арасында искә алып, тизрәк оныту ягын карыйлар, бигрәк тә кәнәфи биләүчеләр —Ничек уйлыйсыз, менә бу вакыйгалар, югалтулар, үтерешләр арасында ниндидер эчке бәйләнеш, якынлык юкмы икән?—диде генерал, йөз- кыяфәтенә мәртәбәлелек иңдерергә тырышып. —Юктыр, дип уйлыйм. Сезнен фикерегездә уйландыра торган нигез- орлык бар —дип, полковник алып баручының салпы ягына салам кыстырса да, хәйләкәр хужа бу арзанлы җимне капмады. —Монысы юл унаенда гына. Сакмановны искә төшерүем юкка түгел. Сез анын белән якын дуслар дигән хәбәр килде «саескан канатында». —Танышлар. Ул халык белән каберен якын булмасын Шулай да мин аны чыгырдан чыгып китмәсен дип, контрольдә тотарга тырыштым. —Сонгы тапкыр кайчан очраштыгыз, кайда күрештегез? «Бу безнен элемтәләрнең тирәнлегеннән хәбәрдар, бугай. Ниндидер тотыныр баскычлары бар, әмма материалы җитеп бетми, әллә үземнән танытасы киләме?.. Чынында мәсьәлә болайрак тора иде. Гаяровнын эш телефоны тындана. Югалган көнне Сакмановнын полковникка шалтыратып, кемнәр белән, кайларга таба барулары турындагы хәбәр тасмага язып алына. Очраклы рәвештә диярлек. Генералның «сезнен телефон тынлана. мина язманы китерделәр» дип, «дегетчеләр» дәрәҗәсенә төшәсе килми. Үзе танымасмы дип. кыса. Ут, су аша гына түгел, «бакыр торбалардан чыгып» исән калган полковник башын җүләргә салып утыра. — Бик хәтерләп бетермим. Эш шундый күп. —Бу арала телефоннан гәпләшкәнегез булмадымы?—дип. бүлмә хужасы яртылаш ачылырга мәжбүр булды. Әлбәттә. Гаяров Сакманов белән ул үләсе, югаласы көнне булган сөйләшүне хәтерли. Димәк, язып алганнар. Хәбәр иткәннәр. -Әйе. булды шул андый хәл. Нәкъ менә шул көнне ул мина шалтыраткан иде... — Хуш Нәрсә турында гәпләштегез, сер булмаса. Гаяровнын күптәннән мондый четерекле хәлдә калганы юк иде. Хәзер ул ниндидер карар кабул итәргә тиеш, ә аның һич кенә ачыласы, үзен сатасы, сатыласы килми Икенче яктан, пычагымамы аны яшерен торырга? Кыска гына фикер алышуда бернинди дәүләт сере ачылмады, сәясәткә керелмәде. дәрәҗәле түрәләргә бәя бирелмәде. Миенә ярдәм иткәндәй, полковник олы йодрыгы белән мангаен уып алды —Сөйләшү булды. Каядыр ялга чыгабыз, диде кебек Бик хәтерләмим. Сездән яшерен-батырын түгел, кичә хатыннын туган көне иде. Бераз арылган,—дип. аклану нияте белән елмайгандай итте.—Сөйләшүнең эчтәлеген искә төшерергә тырышырмын. Хәбәр итәрмен. -Ярый, көтәм,—диде бүлмә хужасы Торып, кулын биреп хушлашуны кирәк тапмады -Бер-ике көн эчендә Сакмановны һәм анын әшнәләрен табыгыз!—дип өстәде. Полковник Гаяров үзен зирәк сәятче санаса да, генералның ни өчен шулай сәүдә икътисады әһеле Сакмановка битараф булмавын аңлый алмады Үтереш, атыш, кешеләрнең көпә-көндез югалуы—безнен заманда гадәти хәл ич. Генерал исә Гаяров алдында тулысынча ачылуны кирәк тапмады. Яшь киленнәр кебек тел яшерүнен сере моннан гыйбарәт иде. Генерал алдында бурыч куйдылар: Сәет Сакманов дигән бизнесмен депутатлыкка дәгъвасын алсын, баш катырып йөрмәсен. Ризалыгын, гаризасын кире сорасын. Ул округтан башка кеше, шул район хужасы узарга тиеш. Сакманов бай. сүзгә дә. акчага да саран түгел, ирекле көрәштә, юл куйганда, аның узып куюуы да бар. Рәсми эзәрлекли башласын, кире нәтижә килеп туачак. Рәсәй сайлаучысы—хөкүмәткә аргы белән торган, анын белән бәхәскә, вәсвәсәгә кергән, бигрәк тә җитәкче даирәләр, оешмалар тарафыннан рәнҗетелгән, кысылган, тыелган кешеләрне яклап тавыш бирә. Рәсми юл белән жинү кыен булачак. Димәк, сөйләшү, аңлашу, сатып алу, ришвәт кебек тайгак юллар кала. —Участковый милиционер атом буксиры кебек бара. Аны туктатырга кирәк. Теләсә нәрсә вәгъдә ит. тик гаризасын алсын, депутатлыкка дәгъвасыннан баш тартсын.—диделәр ана. Менә шул йөкләмәне үтәү барышында полковникны чакырган иде генерал. Гаяровнын Казан мафиясе, аеруча Сакманов белән вась-вась яшәве турында кайбер мәгълүматлар бар. Әмма тотылмаган—карак түгел. Исбатлап кара! Бүлмәсенә төшеп, урындыгына утыруга, Гаяров мафия, аерым алганда. Сакманов белән араны кискен рәвештә өзмәгәне, йомшаклыгы өчен үзен битәрләп азды Икенче яктан, әлеге халык белән дус яшәмәсә, шәһәрдә, илдә барган вакыйгаларның күбесеннән хәбәрдар булмас, малае да чит ил «тарантасында* түгел. *Ока»да селкенер иде. Менә икенче кызы да, пешеп житкән хөрмә кебек, өзелеп төшәргә генә тора. Кияүгә чыгарга уйласа, йөзгә кызыллык китермәслек туй ясарга, әгәренки, ашыкмаса, аерым фатир юнәтергә кирәк. Кемгә барып егыласын? Әле генә «Сакмановны табарга* дигән хуҗадан айлык хезмәт хакыннан башка сукыр тиен, кәррә ярдәм ала алмыйсың, тагын шул ук Сәет кырына төлкедәй юмалап барырга туры киләчәк. Кичә хатыны Венера, күзлеген сөртә-сөртә, нәрсә ди: —Синең бердәнбер ышанычлы кешен, дустын диимме, Сәет Яруллович бар Аны ташлама .. —Ул пычагыма китсенме, абзаннын кесәсендә ул,—дип әтәчләнгән булды полковник. Әмма хатынының хаклы икәнен эчтән танырга мәжбүр булды. Беркемне кабул итми, беркацәр уйланып, утырганнан сон, полковник туры элемтә буенча майор Алексей Тимофеевны чакыртты Кылган чәчле, ап-ак чырайлы, төссез күзле майор килеп керүгә, Гаяров аны юри мактарга кереште. —Синнән илебезгә турылыклы, намуслы, эш сөючән милиция хезмәткәре чыгасына мин бер кайчан да шикләнмәдем. Бүген янә бер кат инандым. Безнең шефка шалтыратып, Ваһаповларнын югалуы турында хәбәр биреп дөрес эшләгәнсең! Майорның, бу бүлмәдә макталуның бәһасен белгәнгә, бик исе китмәде, ә информация мәсьәләсенә ачыклык кертергә булды: —Миңа иртән генерал үзе шалтыратты, Гаяров килеп житмәгән, мина шундый хәбәр килде, дөресме? Тикшер, мина әйт, диде Сездән, турыдан- туры җитәкчемнән узып, нишләп мин авыртмаган башыма бәла эзләп йөрим, ди. Таләп иткәч кенә, хәбәр бирдем. Полковник, берни аңламыйча, авызын яртылаш ачкан килеш катып калды Борынгы акыл иясе нәрсә дигән әле: әй, бу замана, әй, бу әхлак. Тимофеев алдашмый булса кирәк «Умырзая»дагы вакыйгаларны тикшергәндә артык «тырышканы» өчен ана шактый «муклашка» эләккән иде. Премиясез калды. Хәзер уйлабрак эш итә, шинель чабуларын җыебрак йөри кебек. Чөнки үз чабуына үзен үк басып, тора алмаслык булып мәтәлеп китүен бар. —Безнең задание уртак . Сакмановны җир астыннан, су төбеннән булса да эзләп табарга. Көтмәгәндә, уйламаганда кирәкле кишер яфрагы булып китмәсенме «иптәш мафиозник»,—дип, полковник майорга кулын сузды. Тимофеев һәрвакыт уйлап, сак һәм үзенә файдага эшләргә тырыша. Нервылары таза, какшамаган, үсәсе, шәһәр районына бүлек хуҗасы булып барасы килә. Каядыр күренергә, күзгә чааынырга теләп, вакыты белән артык мөстәкыйль адымнар ясап куйгаласа да, бу очракта Тимофеевның генералга үзе шалтыратып информация бирүенә Гаяров ышанмый. Элемтә, киресенчә, үзәктән килгән булырга тиеш. Ләкин тикшереп дөреслекне табып булмаячак. Икесенә дә ышанмаска гына кала. Бердәнбер дөрес юл шулдыр. Дәвамы киләсе санда