Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОМАННАРГА ЕЛЛАР КҮМЕЛДЕ..

Намуслыны. әйтегезче. кайсы заман Колач җәеп көткән ? М. Әгьләмов И браһим Нуруллин турында алтмышынчы елларда җәмәгатьчелектә билгеле бер фикер урнашып җиткән иде. Рәсми кешеләр аны үз итмәсәләр дә, әдәбият сөючеләрдә, язучыларның шәхси шөһрәт өчен җан сатмый торган өлешендә үткен каләме, эш өчен кайгыртып язуы, туры әйтеп хакыйкать өчен көрәшүе ана карата хөрмәт уяткан иде Мәсәлән Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Нурихан Фәттах ана ачу сакламадылар, хөрмәт белән карадылар. Нәби Дәүли фатир мәсьәләсен зурга җибәрмәде, дуслыгына хыянәт итмәде Ибраһим Нуруллин каршы килгән, тәнкыйтьләгән күренешләр, исемнәр арасында анын шәхсән кабул итә алмаганнары да бардыр, бәндә хатадан хали түгел. Әмма ана карата өстә, адәмнәрнең язмышларын хәл итә торган даирәләрдә, мөнәсәбәт тудыра торганнары нәфис әдәбиятта тәрәккыятьне алга сөрәләр. Әгәр анын фикерләре иҗтимагый әһәмиятле булмасалар, шәхси файдаларын күзәтүче кешеләр партия өлкә комитетын корал итә алмаслар иде Ибраһим үзенә таш яудыручыларның берсенә дә шәхсән әшәкелек эшләмәде, ул гомумән, итәк астыннан ут йөртә торган кеше түгел иде Киресенчә, гаделлек хакына ул үзен хурлаучыларны да яклый белде. Мисалы—Гали Халит Гали абый жае чыккан саен Ибраһимга төртеп-тибеп китә иде. Ә менә Ибраһим Гали абыйның алтмыш яшьлегенә, иҗатына югары бәя биреп, матур мәкалә чыгарды. Яхшы әсәрләр укыганда Ибраһим шатлана гына иде. Шуңа күрә анын бер үк язучылар турында (мәсәлән, Мирсәй Әмир, Атилла Расих, Гариф Ахунов һ. б.) һәм тәнкыйди, һәм мактаулы мәкалә-реиензияләре бар Ул әсәрне авторына карап түгел, сыйфатына карап бәяләде. Хәзер язучылар, тәнкыйть юк, дип зарланалар. Хәтта Гариф Ахунов та зарлана иде. Зарланмый хәлләре юк. төлке яшәмәгән Австралияне куян басып киткән кебек, тәнкыйтьсез калган тагар әдәбиятын чиле-пешле хикәяләр, шигырь дип атала торган такмаклар басып китте. Барысы да бөек, барысы да даһи' Равил Фәйзуллин телевидениедән ясаган бер чыгышында: Тәнкыйть язучы өчен түгел, укучы өчен языла диде. Бу фикерне Ибраһим кат-кат кабатлады. Менә анын язганы: «Әдәби тәнкыйть дигәндә без бүгенге әдәби процесска багышланган һәм киң катлау укучылар массасына адреслап язылган рецензия һәм мәкаләләрне күздә тотабыз» (ассызык Ибраһимныкы—Р. Н.) Ахыры Башы 5 санда 11. .к. у..»б 162 Әмма һар япмы аоарека карата айталгэн танкыЛди фикрнс бик ввыр кичера. катта күвек'кичера алмын Әсәренә карата әЛталгаи фнкернск дәреслеген танып шуннан нәтмжа ясыйсы урыңда, ул фикер иясенә ташлана, аны гаепли Ибраһимның тәнкыйть фикерен ишеткәннәр, хәтта ишетмәгәннәре лә. азарнын нжаттарын мактап чыкмаган өчен (берсе Ибраһимга турьщан-туры әйткән. «Мактал та язмадын*.-дигән), аны гаепли иделәр. Минем карашымча. Ибраһимнын әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтенең әһәмияте аерым әсәрләргә ясалган анализ һәм бәяләмәләрдә генә түгел. Ә әдәбиятның торышына гомуми караш ташлап, нәфис әдәбиятның үсешенә киртә булган, искергән яисә яна бөреләнеп килә торган унай сыйфатларын нәзари (теоретик) нигездә дәлилләп, язучылар җәмәгатьчелеге алдына куя белүендә дә Ул. укучыларга әдәби әсәрләр дәрьясыннан үзләренә кирәклене сайлап алуда булышуы белән бергә, язучыларның үтләрен дә уйландырды. Шундый мәкаләләре бүген дә әһәмиятләрен югалтмаганнар, яшь иҗатчыларга дөреслек булып хезмәт итә алалар Бүген журналистикада һәм нәфис әдәбиятта купшы чәчәк аткан күп сүзлелекне, үэенә- үзе сокланып язу гадәтенен зарарын аңлатуда Ибраһимнын «Кыскалык турында» кебек мәкалатәре игътибарга лаеклы түгелмени? Ибраһим Нуруллиннын шундый мәкаләләре өч жыентыгына тупланган «Образлар дөньясында» (1%4). «Реализм турында» (1974). «Тормыш һәм сәнгать чынлыгы* (1984) Чыккан елларыннан аңлашыла—болар анын 40. 50. 60 яшьлеге уңаеннан басылганнар Илле яшьлегенә нәшрият И Нуру.гтнннын «Анын йолдызы» исемле зур җыентыгын да чыгарды Монда анын хикәяләре, пьесалары тупланган. Габдугта Тукайның ижатына һәм шәхесенә Ибраһим 1946 елдан башлап үзенә бер җитдилек белән шътибар бирә Ана Мөхәммәт Галинен Тукай ижатына багышланган мәкаләсе бик ошый «Яратып укыдым, шагыйрьнең кешелек сыйфатларына сокландым», дип язып куйган (27 апр. 1946). Ибраһим Тукайны үзе яшәгән тирәлектән өскә күтәрелә алган кеше итеп, анын бөеклегенә һәм даһилыгына сокланып, я)егышы һәм яшәеш шартлары сәбәпле туган сыйфатларын һәм гамәлләрен аңлап, тирән бер сөю белән яратты Ул анын өчен шагыйрь генә түгел, йөрәгенә якын бер шәхес иде Ул аны тормыш ваклыкларына бирелмәгән мәгърур, кыю һәм олы жлнды кеше итеп күрә иде. И Нуруллин иҗатында Тукай турында сүз чыккач, алгарак. сиксәненче елларга, күчү булса да. әйтеп бетерим инде Мәскәүдә «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә Тукай турында китап чыгару фикере туа Аны кем кузгаткандыр, мин белмим Галимнәр тәкъдиме белән партия өлкә комитетыдыр, мөгаен, ул чакта һәртөрле гамәл шул оешма аша үтә иде Китапны язуны кемгә тапшыру мәсьәләсе шунда каралды һәм Ибраһим Нуруллин монын өчен ин кулай кеше дип табылды. Мәскәүдән Ибраһимнын Тукай зурында моңарчы язылган әйберләрен соратып аздылар Аннары үзен чакырдылар, кулъязманы тапшыру вакыгын билгеләделәр. Мәскәүне канәгатьләндергәне—Ибраһимнын һәм художестволы әсәрләре (Тукай зурында хикәяләре, пьессасы). һәм гыйльми хезмәтләре булу. Чөнки бу серия документаль төгәллек һәм гыйльми дөреслекне нәфис әдәбият чаралары белән тасвирлауны таләп итә Чачаклы-чуклы купшы тел белән котыла алмыйсын. Китап 1978 елда чыкты Язучыларнын Ибраһимга хәерхаһ булганнары, әдәбият сөючеләр аны чын күнелдән шатланып каршыладылар. Ниһаять, безнен Тукайны русларга, алар аркылы бөтен дөньяга таныту иде бит бу! Мөхәммәт Мәһдиев: -Ибраһим абый, сез бүтән бернәрсә эшләмәсәгез дә. бу китабыгыз белән әдәбият тарихына керәсез».—дип чылтыратты Менә тагын берничә фикер. «Китап бик төпле Достоверно (башкортча сүзен таба алмыйм) Тасвирлауларга мавыгып, •купшылык» артыннан куып, дөреслек көчен киметмәгәнсең Шул ук вакытта бик җиңел укыла» (Мостаи Кәрим). •Сезнен бу мәшһүр китапханәдә чыккан матур китабыгыз Тукай мөхлисләренең күнелен шат итеп кенә калмый, бәлки, мәгълүм мәгънәдә зур сәяси-мәдәни вакыйга да булыр дип уйлыйм» (Әсхәт Мохтар) Михаил Львов. Якуп Чанышев һ б , һ. б. рәхмәт һәм котлау хатлары яздылар. Нәкый Исәнбәт Ибраһимны үз даирәсенә керергә лаеклы саный башлады 1979 елда -Габдулла Тукай» китабы Казанда татарча чыкты Икенче елны ике китабын.- Мәскәүдә чыккан русча һәм Казанда чыккан татарча вариантларын— Тукай бүләгенә тәкъдим иттеләр һәм ул үтте. Гажәп хәл булды бу! Тагын алтмышынчы еллар азагына әйләнеп кайтыйк әле «Шагыйрьне өйрәнү юлында» мәкаләсе Ибраһимга карата гаять каршылыклы мөнәсәбәт тудырган шартларда. 1967 елда Ибраһим докторлык диссертациясен тәмамлады. Хатип Госман бер каршылыксыз диссертацияне яклауга тәкъдим итү ягында булды Кафедра әгъзалары да шул фикердә. Чөнки XX йөз башы татар әдәбияты буенча дәреслек урынында йөри горган егерме табаклык китабы инде чыккан, күп кенә мәкаләләре диссертация темасына карыйлар. Ибраһимнын ул китабы тирән нигезләнеп һәм икеләнү калдырмый торган итеп язылган Кафедра диссертацияне яклауга тәкъдим итте. Ә тарихчы Рәфыйк Нәфигов Ибраһимга каршы чыгарга җыенып тора Аларнын Тукайга карашлары бертөсле түгел. Рәфыйк Тукайны большевик ук булмаса да. аларга бик якын тора дип исәпли, анын бу карашлары «Тукай и его окружение» исемле китабында бәян ителгән. Ибраһим исә. юк. Тукай большевик булмаган һәм була да алмаган, дигән фикердә. Ул бу фикерләрен төгәл итеп Нәфигов китабына язган «Ближе к истине...» исемле бәяләмәсендә аңлата (*Сов Тат *. 1986. 16 ноябрь) Ибраһим дәлил итеп дөреслеге тәмам тәгаенләнгән фактларны гына ала. Рәфыйк икенче-өченче буын аша тоташканнарга да таянырга мөмкин дип саный Ә бу очракта инде ул бөтенләй филология мәсьәләләренә кереп. Ибраһим диссертациясенең төп концепциясен юкка чыгармакчы Икебезнен дә күңелебез борчулы Менә яклау көне килеп җитте. Гыйльми совет бертавыштан И. Нуруллин фән докторы дигән исемгә лаек дип карар чыгарды. Бу юлы инде банкетны зурлап үткәрдек—Идел өстендәге «Парус» ресторанында. Тормыш дәрәҗәсе ягыннан бу елларда инде шактый ярыйсы тәэмин ителгән булсак та. бу але бай идек дигән сүз түгел. Мин—«Ялкын»дагы хезмәт хакымнан шактый ким стипендияле аспирантурада Ибраһим бер елга фәнни хезмәткәрлеккә күчеп, шулай ук сизелерлек ким ала башлады Ә кызларыбыз үсеп җитте, кием-салым башкачарак кирәк Ибраһим докторлык диссертациясен кырык дүрт яшендә яклады. Ул яшь доктор һәм профессор булды. Хәзер утыз дүрттә дә доктор булалар. Ә ул чакта илледән узгач, алтмышлар тирәсендә генә ул исемнәрне алалар иде. Ибраһим доктор, профессор булгач, кыланыш-торышларын, кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртмәде. ул бер дә үзен зур итеп күрсәтә белмәде Гыйлемлек нурани җәүһәр. Г. Кандалый Д окторлык яклагач, безнең тормышта беркадәр тынычлык чоры урнашты. 1973 елга кадәр. Ибраһимга илле яшь тулганчы. Бу елларда ул мәкаләләрне аз язган. Язганнары да үткен, кискен мәсьәләләр түгел. Бу елларда ул ныклап торып Тукай һәм Әмирхан тормышларын өйрәнүне дәвам итте. Тукайнын замандашларын, аларнын балаларын эзләп Казан урамнарын таптады Шагыйрь булган җирләргә сәфәр кылды. Акчуриннарнын Гурьевкадагы сукно фабрикаларын карап кайтты Анда ана бер егет беренче тапкыр «отец» дип эндәшкән Шуна бик моңсуланып: «Картаям микәнни инде?»—дип сөйләнгән иде. Әстерхан. Уфа шәһәрләрендә Тукай эзләреннән йөреп, шагыйрьнең ул чактагы кичерешләрен аңларга азык эзләде. Ленинградта 1956 елда ук Тукай эзләрен барлаган иде инде Архивларда күп эшләде. Анын исәбе Тукай турында роман язу иде Планын «Атаклы кешеләр тормышы» сериясенә китап язу кирәклеге үзгәртте. 1971 елда нәшрият анын докторлык диссертациясенең китап вариантын «Пугь к зрелости* исемендә чыгарды. Анарчы. 1970 елда. «Вопросы литературы» журналында басылган «С ходуль—на свои ноги (к вопросу о реализме в тюркояэычных литературах)* исемле мәкаләсен үзбәк, казакъ, әзәрбәйжан галимнәре төрки әдәбиятлары тарихы гыйлемендә вакыйга дип кабул иттеләр Үзбәкстанга барган чакларында Ибраһимны бик зурладылар. Ташкентта ул берничә тапкыр булды. Ике тапкыр мине дә алып барды Берсе нәкъ «Вопросы литературы* журналында мәкаләсе чыккан тирәгә туры килде. Анда Лола Максумова татар-үзбәк әдәби багланышларын өйрәнеп, кандидатлык якларга тиеш иде. Ибраһимны, татар әдәбияты белгече буларак, гыйльми Совет әгъзасы ясадылар. Нил Юзеев оппонент сыйфатында барды. Аннары берничә елдан сон. үзбәк тиме Бегали Кясыймовнын докторлык диссертациясенә Ибраһимны оппонент итеп чакырдылар Анда без оч кон коммунизм» яшәдек Бсиә бернәрсә очен дә тутәтгсрмәдсләр Без бик уңайсыз шилык Андыйга күнекмәгән Бегаяи безне тынычландырды *М галл им. сез түләсәгез. минем лием екмаячак Үз акчам тегел, мина андый байлык каян килсен (Туган районы хакимияте, ага-энеләре барлык чыгымнарны үз өсләренә алганнар.) Килгәне бере кесәгә пуль сата, ли Бегали (Пуль-үзбәкчә акча дигән сүз.) Район жәмәгатъчелегс үз районнары кешеләренен доктор, профессор булуы белән горурланалар Бу юлы ла Ибраһимны бик зурладылар Яклауда чыгыш ясаган һәркем диярлек. Бегалинын диссертациясе белән бергә. Ибраһимны да олы галим дин зур хөрмәт белән сөйләделәр Кеше үзенен дәрәҗәсен читкә киткәч белә, дип уйлап утырдым. Казакъстанда да шулай булды Анда да мин Ибраһим белән ике тапкыр бардым Берсе—конференциягә, икенчесе Тәлгат Галиуллиннын докторлык я кланына Ибраһим оппонент булганда. Ләзиз Каюмов. Турсынбәк Кәкишев кебек зур галимнәре Ибраһимны олылап, ана хөрмәт белән карадылар 1973 елда беренче һәм сонгы тапкыр Ибраһимнын юбилей бәйрәмен Тагар ашлары йортында 90 кеше чакырып үткәрдек. Зат ике тапкыр аякка басып кул чапты Берсе-Нәкый Исәнбәтләр кергәндә, икечесе-улын күгәргән кызыбыз Гүзәл ишектә күренгәч. Эт кебек һаулап яманым, куз йамагар яхшыма. Г Тукай И җтимагый -сәяси яшәеш нисбәтеннән авыр, катлаулы, фәнни-иҗади юнәлештә саллы казанышлар чоры булган 70-80 еллар Шулар арасында ин зизаплылары-1975—1978 еллар арасы Ибраһимнын кешеләргә мөкиббән китә торган гадәте барлыгын язган идем. Альберт Яхинны да ул сәләтле, хаклык өчен көрәшүче намуслы кеше дип санап аерата яратты, туганы кебек якын күрде Кайдадыр. Тымытык районындамы, эшләп яткан жиреннән аспирантурага чакыртуга иреште Аспирантураны диссертация якламыйча тәмамлагач, өстендә торып диярлек, дисссргация язарга мәжбүр итге Аны кафедрадан үткәрүдә күз-колак булып торды Кафедра мөдирен алыштыру фикере тугач. Ибраһим Альбертны тәкъдим итге. Яхин исә кафедрага килүгә беренче эше итеп Ибраһимга һөҗүм башлады: аспиранты Р Якуповны укуыннан куды. И. Нуруллин фәнни эш планын үтәми, лекцияләрен начар укый дип тикшерүгә куйды. 1977 елнын 24 гыйнварында барган Совет утырышынын протоколын мин Ибраһимнын көндәлегенә язып барганмын Тикшерүчеләр фикеренчә. Ибраһимнын бер җитешсезлсге—лекцияләрен үз китабы буенча укый Әнвәр Ахунжанов сорау бирә: «Башка дәреслекләр булмагач, кайлан укысын?» Кызык һәм гыйбрәтле сорау бит! Бөек Ватан сугышы инвалиды булган ирләргә пенсиягә 55 яшьтән китәргә хокук биргән указ чыккан иде Ибраһим болай да. яхшы гына эшләп торса да. 55е житүгә пенсиягә чыгып, ярты ставкага калырга җыена иде. Ә хәзер, эшләр жанжалга киткәч, пенсиягә чыкты да. татар әдәбияты кафедрасыннан бөтенләй китеп, рус һәм көнчыгыш әдәбиятлары кафедрасына күчте, профессор-консультант буларак 1989—1990 уку елы беткәнче шунда эшләде Хөрмәт итәләр иде үзен. Заманында Ибраһимнын сәламәтлеге өчен кайгыртып, булган хәлләрне анын белән бергә кичереп, мин мәсьәләнен икенче ягына әһәмият биреп җиткермәгәнмен Хәзер, ерактанрак карап исем китә. Минем ирем нинди куәтле рухлы кеше булган икән Нинди авыр вәзгыятьтә дә ул эчүчелеккә сабышмады, ижади каләмен кулыннан төшермәде «Детская литература* басмаханәсе кушуы буенча Тукай турында «Напеиы мятежного саза» исемле китап язды Фатих Әмирхан иждтын һәм анын даирәсен өйрәнүгә башы белән чумды. 1978—1979 уку елында рус әдәбияты кафедрасына күчкәч. Ибраһим әдәби ижд1 белән иркенләбрәк шөгыльләнә башлады Анын ин яраткан көннәре шимбә, якшәмбе иле Ул көннәрдә жыелыш-фәлән булмый, зш белән телефоннан чылтыратмыйлар, рәхәтләнеп өстәл янында утыра, бүлмәсендәге караватка ятып укый, уйлана 1980 елда Ибраһим Фатих Әмирхан турындагы китапка кереште. Аңарчы Фатих Әмирхан иҗаты турында 50 елларда ук кандидатлык диссертациясе темасы алган Рәшат Гайнановка әйтте: «Бер ел эчендә якламыйсын икән, үзем Ф Әмирхан турында яза башлыйм*. Ә Рәшат, герле кешеләр турында мәгълүмат жыю белән мавыгып китеп, диссертациясен тәки өлгертмәде Тукайның тормышын өйрәнгәндә үк Ибраһим классик әдип турында күп нәрсә белгән иде. Ике бөек шәхеснсн 1907—1913 еллардагы яшәешләре бер-берсенә нык бәйләнгән. аралашкан кешеләре, уй-фикерләре уртак. Әдипнең Тукайдан соңгы гомерен белүчеләр белән, туганнары белән очрашып истәлекләр, фоторәсемнәр җыйды (Әмирханның сөйгән кызы Шәмсенисаның рәсемен тапкач, шатланганын белсәгез'), архивларда утырды. Ялтага барып, ул дәваланган шифаханәне күреп, әдипкә хезмәт күрсәткән шәфкать туташларының берсенең эзенә төште Минем карашымча. Ибраһимның Ф Әмирхан турындагы китабы «Тукай»га караганда да баерак һәм тирәнрәк. Тик ул 1988 елда, халык Н Дудинцевнын «Белые одежды» кебек, моңарчы ябылып яткан әсәрләрне ябрылып укыган чакта дөнья күрде. Шунадыр, күләгәдәрәк калды. Хәер, матбугатта уңай бәяләмәләр басылды. Ниһаять, Ибраһимның алтмыш яшьлеге җитте. Аны билгеләү җәһәтеннән берәр нәрсә эшләргәме юкмы дигән сорау килеп басты Ул Әмирхан Еники абыйдан киңәш сораган һәм менә нинди җавап алган «...Син—әдәбиятчы-тәнкыйтьче, ә бездә бу адәмнәргә кадер-хөрмәт бик кечкенә Мин әле бер генә әдәбиятчының да зур итеп үткәрелгән юбилеен күргәнем юк. Хатип Госманның 70 еллыгын бер дәрес бүлмәсендә, гади генә чәй табыны янында 15-20 кеше җыелып үткәрдек. Союздан килүче дә. котлаучы да булмады шикелле... Ә бит ул да җитди галим, доктор, профессор... Мин моның белән синеке дә шулай гына үтәргә тиеш дип әйтергә һич тә җыенмыйм, Алла сакласын (хотя, юбилейларга мин үзем бик скептически карыйм). Әмма синекен дә шулай чикләргә, кечерәйтергә тырышалар икән, моңа исен китмәсен. Синең әдәбиятта тоткан урынын зур. нык. гомерлек—һәртөрле юбилейлардан да өстен тора! Бөтенләй отказаться итсәң дә, берни югалтмаячаксың». Ибраһим Әмирхан абыйның киңәшен тотты. Бернинди рәсми билгеләүләр, бүләкләр булмады. Үзебез туганнар, дуслар белән Яшьләр үзәгендә бәйрәм иттек. ...Шулай әрни, көя-көя. Торам татар арасында, Үзем дә шул татарның бер Бсыасымын баласын да... С. Рәмиев Б у елларда дуслар-фикердәшләр даирәсе беркадәр үзгәрде. Мәрьям һәм Җәмил Гыйльмановлар аша да, гомернең икенче ягына авышып җитдирәк яши башлаганга күрә дә, яна дуслар өстәлде. Ибраһимның 70 елларда дуслашып киткән кешеләреннән тарихчы галим Әгьдәс Борһановны әйтергә кирәк. Әгыгәс Хөсәен улы Борһанов белән Ибраһим Әгьдәс өчен бик борчулы көннәрдә танышып, дуслашып китте.Әгьдәсне Җәмил Ибраһимның докторлык яклавына алып килгән иде. Әгьдәснен Займишедагы бакчасы безгә янәшәдә генә иде. Анда очрашулар араны нык якынайтты Шунда ук анын үзбәк аспиранты пылау пешерә. Җәмил, Әгьдәс. Павел Васильевич. Ибраһим шахмат уйныйлар Кем отыла, шул урынын башкага бирә Шахматның иң зур мәгьшугы Павел Васильевич иде. Займишеда, Әгьдәсләрнен өендә очраша-очраша, Асия Фәридовна белән Павел Васильевичлар да безнең табындаш, фикердәш булып киттеләр. Павел Васильевич Абрамов—зур галим, финанс-экономика институтының директоры (ул заманда институт җитәкчеләрен директор диләр иде) булган кеше. Ул үзен бик гади тота, гаять сөйкемле, үткен сүзле иде. Асия Фәридовнаны без инде күптән беләбез, ул «Азат хатын» журналының редакторы иде. Мин берәр кая китсәм, бакчадамы, өйдәме Ибраһим «мальчишник» ясый. Шул егетләр туенда очраша-очраша Әгьдәс Әмирхан Еники белән дуслашып китте. Ул безнең дөнья эченә бөтенләй керде дияргә була. Без аны Нәкый агалар, Әмирхан абыйлар. Бакый Урманчелар, Павел Васильевичлар кебек мөхтәрәм кунаклар янына да. бәйрәмнәрдә һәм тчтан көннәрдә була торган гадәти табыннарга да чакыра башладык Бакчасына авыррак әйбер алып барасы булса. Ибраһимның машинасы әзер Алар Горький чрамындагы Гази ага Кашшафлар белән бер өйдә торалар иле Гази аганын кухня тәрәзәсе ишек алдына чыга. Ул шул тәрәзәдән Ибраһимның Әгъдәсләргә килеп-китеп йөрүен күзәтә икән Бер көнне мина бик үпкәләп әйтте • Шунда безне дә алып китсәгез ни була?» Мәйсезлек күрсәткәнбез. Гази ага безнен игътибарга мохтаж дип исебезгә дә кермәгән. Соныннан Әгьдәс Борһанов бер академикның (хәтерем ялгышмаса. Константинов фамилияле бугай) кызына өйләнеп. Мәскәүгә күчте. Әмма үзенең кызы Казанда булгач, еш кайта, кайткан саен өйгә. Мәскәүгә барсак, кунакханәгә Әгьдәсләрне чакырмый капмыйбыз, үзләрендә дә булабыз, хатыны Алисә бик ачык чырайлы, яхшы күңелле кеше. һәм менә 1985 ел жнтге Үзгәртеп кору чоры башланды Горбачевны башта бик яраттык кәгазьгә карамыйча да сөйли ала. үз аягы белән йөри, журналист 1арнын сорауларына үзе жавап бирә Аннары эчүчелеккә каршы көрәш китте. Сүз боткасы башланды Ельцин килде Ә|-ьдәс демократларны. Ельцинны, ваучеризацияне берсүзсез яклый, күләгәдәге, талап җыелган, байлыкларны яктыга чыгарга ирек бирергә кирәк дип саный. Чубайснын приватнзациясен дөрес дип хисаплый Хәзерге хәлләрнең төп гаеплесе Ленин, ди Ә Ибраһим анын белән килешми: юк. Лениннан түгел. Сталиннан башланды, ди Ленин безгә республика бирде, шунын өчен генә булса да. аны хөрмәтләргә кирәк Сонгы килүләренең берсендә Ленинны бик каты сүгә башлагач мин ана: «Безнең өйдә Ленин турында начар сөйләмиләр (в нашем доме о Ленине плохо не говорят)».—дидем Сәяси бәхәсләр рус телендә бара. Әгьдәс татар телен яхшы белми Ибраһим вафатына чаклы Лениннан һәм коммунизм идеяләреннән ваз кичмәде, надан һәм комсыз җитәкчеләр идеяләргә хыянәт итеп, илне упкынга төшерделәр дип санады. Әмирхан Еники белән Ибраһим 50 еллар азагыннан ук. бөек әдипнең әсәрләренә югары бәя биреп язылган мәкаләләре чыккач ук, аралаша башладылар Башта алар гаиләдән тыш. үзләре генә очрашалар иде. Тора-бара Әмирхан абый да безгә килә торган булып китте Ибраһимнын көндәлекләрендә бик күп очрашуларның тәфсиләте бар Ул Әмирхан Еникине халык күнелендә мәхәббәт яулаган язучы итеп хөрмәтле, үзара мөнәсәбәтләрендә гаять намуслы, керсез күнелле кеше булганга яратты Ә Әмирхан абый үзе Ибраһимнын елын үткәргән вакытта аңа мөнәсәбәтен болай аңлатты «30 ел буена бер дә үпкәләшмичә дәвам иткән дуслык. Гәрчә без икебез ике түтәл җимеше, идеологик карашларыбыз төрле. Шулай булса да, ул үзенекен такмый, минекен какмый, дигәндәй, бер-беребезгә дустанә калдык, ул үзенен мина мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Бөтен эчке серләрне уртага салып сөйләшеп була иде. сүзне чыгарыр, серне таратыр дигән шик күңелдә һич булмады, бик ышанычлы ихлас сердәш иде Гаилә серләрен дә, дөнья хәлләрен дә рәхәтләнеп сөйләшеп була иде Ул заманнарда сер саклаучыны табуы бик кыен иде» 1991 елда. Ибраһимга фажига буласына 4-5 ай калганда. Переделкинода без тагын Гыйлемдар Рамазанонлар белән бергә ял иттек. Анда Мостай Кәрим. Муса Гали. Мидхәт Гайнуллиннар да бар иде. Алар белән аралашу да Ибраһимга рух өстәде, күңел азыгы булды. Ул—Ибраһимнын иң илһамланып, ин жәелеп эшләгән чаклары. Гаяз Исхакый өчен көрәшеп йөргән заманнары. Гаяз Исхакый исемен илгә кайтару өчен Ибраһим алып барган көрәш халык күзендә, аеруча яшьрәкләрдә, ана ихтирамны бермә-бер арттырды. Наз күрми ятимлектә үсеп, кинәт үз анасы куенына килеп кергән бала кебек, ул үзенә карата хөрмәттән ләззәтләнде, күнеле язылып, иркенләп яши башлады Шул ук вакытта идеологик бәхәсләрне дә туктатмады Ибраһим коммунизмнан. Лениннан баш тартмады. Ул—Ленинның әһәмиятле хезмәтләренең барысын да укыган, кешедән ишетеп түгел, үзе анлал белгән кеше Ләкин ул догматик булмады Әмирхан Еники: «Әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр артсыннан мина бердәнбер якын торучы дияр идем мин аны Башкалары белән болай якыная алмадым чөнки алар барысы да идеология сагында торучылар иде. ә мин алардан никтер сагая идем Ибраһим миндә шул сагаю хисен бервакытта да уятмады Хәлбуки кайбер житди мәсьәләләрдә безнен бик нык аерылган чакларыбыз д. 6,,Ц“ Шула» ла нар,* якынаИтпа сон безне’ Ул бераакызта да рәсми идеология аоаы буды», «оры догматикка әйләнмәде Беренче мәкаләләрендә үк ул язучынын тормышка кыю керүен, реаль каршылык.,арны курыкмы»,, ачар,аГь,6у“уын яклап чыкты Ибраһим әдәби әсәрнең беренче нәүбәттә сәнгатьчә булуын, нәфислеген, эстетик әһәмиятен күрә, бәяли белде Чын язучы өчен ин кирәге шулар бит инде» («Тат. хәб.*, 1493. апр.)..— дип язып чыкты «Салават күпере* журналының баш мөхәррире шагыйрь Зиннур Хөснияр 1997 елның гыйнварында телевизордан ясаган чыгышында «Коммунистларның мораль кодексының кайсы таләбе начар, явыз ниятне алга сөрә?» дип сорау куйган иде. Чын коммунистлар әнә шул кодекста күрсәтелгән әхлаклылык, намуслылык, туган илне сөю һәм туган хат кына эчкерсез хезмәт итү кебек принциплар белән яшәделәр. Ибраһим шундыйларның берсе иде Ватан сугышы фронтларында. «Коммунистлар, алга!» дип. дошман өстенә ташланган командир кебек, ул да иң куркыныч, әмма ин кирәкте сүзне вакытында әйтә белде. Анын көрәш мәйданы—әдәбият Анда ул партиядетек принцибын яклады, аны реалистик әдәбиятта тормышны хезмәтчел халык файдасын күзәтеп, аның ноктаи нәзарыннан торып гәүдәләндерү дип аңлады И браһим 1990 елның июленнән эштән бөтенләй китте. Пенсиягә чыкты. Декан Флорид Әгьзамов: «Ник китәсез, эшләгез әле».—дисә дә. китте. Пенсиябез җитәрлек, балалар әйбәт кенә тормышларын җайлап җибәрделәр, хәзер аларга ярдәм итмәскә дә мөмкин Рәхәтләнеп яшәп калабыз, янәсе. 1991 елнын июнендә Ибраһимга инсульт булды Ул җомга көн иде, безгә кунаклар килергә тиеш иде Иртүк торып, мин камыр куйдым, ашап-эчкәч. Ибраһим савытсабаларны юды да: «Тагын эшен булса әйтерсең»,—дип. бүлмәсенә китте. Бераздан ниндидер тавыш ишетеп борылып карасам, идәндә, бүлмә ишеге янында, кулы күренеп тора. Йөгереп барсам. Ибраһим идәндә торырга маташып ята. сүзен әйтә атмый, ниндидер авазлар гына чыгара Йөрәгем жу итеп китте. Паралич! Тирәкүршеләрдән яшьрәк ирләр юкмы күтәреп салырга дип. эзләдем, берәү дә юк. Көч-хәл белән, бер кулын муеныма ябыштырып, протезлы аягын исәне янына шудырып китереп бастырдым, урынга илтеп салдым. Тотындым «ашыгыч ярдәм» машинасына, хастаханәгә чылтыратырга. Ашыгыч ярдәм тиз килде, уколлар ясадылар да китеп бардылар, янәсе, урынын кузгатырга ярамый Ибраһим, сугыш инвалиды буларак, өлкә комитеты хастаханәсенә беркетелгән иде инде Чылтыратам, невропатолог юлламасыннан башка кабул итмибез, диләр. Ә аны җибәрә алмыйлар, чөнки ул берәү генә, икенчесе ялда икән... Төрле урыннарга, таныш-белешләргә чылтыратам, бар да ялда. Сәгать уникеләрдә берлек рәисе Ринат Мөхәммәдиев эшкә килде, анын ярдәме белән хастаханәгә салу мәсьәләсе хәл ителде: анда кичке сәгать дүртләрдә генә килеп җиттек. Төн буе ансыз диярлек ятты. Су эчәсе килә, тамагыннан су үтми, сүзен әйтә алмый. Иртән мине алыштырырга кызыбыз Гүзәл килде. Табиб ана әйткән: «Әзер булып торыгыз: мондый авыруларның йөздән икесе-өчесе исән калса кала*.— дигән Ай ярым реанимациядә ятканнан сон. Ибраһим тагын бер ай гомерен гомуми палатада үткәрде Бер генә сәгатькә дә ялтыз калдырмадык. Реанимациядә ятканда ук эшли дә башлады ул Горький музеен бетерү турында матбугатта сүзләр кузгалган чак иде. шул музейны яклап «Советская Татария» газетасына мәкалә язды Анын сул кулы һәм протезлы аягы зәгыйфьләнде Таягына таяныр иде дә. ике-өч адым саен туктап торыр иде. Мин монын төп сәбәбен аңламаганмын. —Ник торасын инде, атла,—дим —Тукта, планлаштырасы бар бит әле,—ди Бер генә тапкыр да: «Хәл жыеп торам бит»,—димәде. Мин монын шулай икәнен бераздан гына төшендем Элек тә Ибраһим берничә тапкыр аңын югалтып, каты авырып алган иде. Берсендә. ГИДУВта реанимациядә ятканда, тәмәкесен ташлады (ә нинди тәмләп, бирелеп тарга иде бит) Шуннан сон бер тапкыр да авызына алмады Бик кирәксә, өрек суыра иде Бу юлы да ихтыярынын куәтле икәне расланды Аз гына хәле яхшыру белән ул элекке гадәтенчә яши башлады: иртән торып эш өстәле янына барып утыра Нәрсә булса да яза. 1991-95 елларда анын 70 ләп язмасы басылып чыккан Алар арасында замандашларының портретлары. Гаяз Исхакый. Габдулла Тукай кебек олпат әдипләрнен иҗатына караган корреспонденцияләр. төрле тәкъдимнәр бәян ителгән, хәтта проблемалар куйган язмалар, үзе яраткан әсәрләргә гоаллинл НУРУДДИНЛ карага тафсилж бәяләмәләр бар Анын әдәбият леньясыша элек булган унай гродицндгәрнсн югала башлавына бик эче поша иле Шулариын берсе яшь сәләтләрне эаләу. тәрбияләү Әлэбият тарихын бозмыйча ейрнү. совет чоры әдәбиятын юкка чыгарырга тырышунын зарары, истәлекләрнең әһәмияте һ 6 . һ.б хакында язды Ул инде ниндидер ярдәмлекләрдән файдазана алмый. Башында булган байлыктан гына фикерләр, далилләр чүпли иде Фикерләве зәгыйфьләнмәде Рафаил Төхфәту.гзин. Фәнис Яруллин ижатлары хакында язылган бәяләмәләре авторнын кин мәгълүматлы, нечкә, сизгер зәвыклы, сәнгатьне аңлый һәм ярата юрган каләм иясе икәнен күрсәтеп торалар Гомеренен сонгы дүрт елында Ибраһим тормыш мәгънәсен матбугатта катнашуда күрде Үзснсн фикерләре, карашлары, тәэсирләре белән уртаклашып торудан коч алды Газетларны көтеп ала. укып бара, язганы матбугатта озаграк чыкмый торса, борчыла, чылтырата башлый. Өйдә генә ятарга мәҗбүр булганга, телефон анын өчен зур юаныч булды. Алар Фәнис Яруллин һәм Рифгать Исмәгыйлев белән көнаралаш чылтыратышалар. Әмирхан абый белән элемтәсе өзелмәде, туган тумачалар машина белән кунакка алып китәләр. Әлбәттә инде, анын белән телефоннан сөйләшү жинел түгел иде Анын сөйләшүе акрынайды, озын-озак сүз эзләп тора Шулап да анын белән сөйләшәләр, түзәләр, үзләре чылтыраталар Гомернен соңгы елларында Ибраһим Салих ата Батгал белән аеруча якынлашып китте Салих абый үзе дә кил гали иде Ул Тукай әсәрләрен өйрәнде, бәлки нәрсә дә булса язгандыр да. «Тукайның менә бу шигъри юллары кайсы әсәреннән. Тукай аны кайсы елда язган?* ише сораулар белән еш мөрәҗәгать итә иде. Җәмилнсн тудык энесе күптәнге фикердәш һәм дус Мәсгут Гайнетдинов кнлгали. Йөрергә чыккан җиреннән Сафа Сабиров кереп чыга Менә бервакыт Уфадан Фәния белән Гыйлемдар Рамазановлар килеп төштеләр. Алар белән бездә. Әмирхан абыйларда. Рифгатьләрдә очрашулар гомер онытылмаслык матур хатирәләр булып күкелдә саклана Ибраһим табигатьне ярата, табигать кочагында һәрчак хозурлык таба иде Бакчада баскыч төбенә, йә өй янына чыгарып куелган кәнәфигә утырып агачларны, чәчәкләрне күзәтә Мин. төшенкелеккә бирелеп: «Тормышның яме калмады, китсәк тә ярый инде бу дөньядан’».—дисәм «ӘЙ. әнисе, менә шушы яшел яфракларнын лепелдәвем карап утыру да рәхәт, шунын өчен генә дә дөньяда яшәрлек»,—ди иде Үлем үкенечсез булмый, диләр. Минем күнелемдә дә бер үкенеч саклана Җәй көннәре бс! анын белән кайтмыйча диярлек бакчада яши башладык Анда тирә-күршедә бик малаем яхшы кешеләр. Алар Ибраһим янына килеп сөйләшеп утыралар Күршедәге бакчасында булганда Кыям Минлебаев кергәли. Рифгать атна саен диярлек килеп хәлен белеп китә Шулай да Ибраһимнын Казанга кайтасы килә, дусларны, балаларны сагына. Атна арасында Гүзәл белән Миләүшә ризыклар кигергәннәр иде. әйтеп җибәрде: Якшәмбе көнне Солтан килсен, шашлык ясасын, барыгыз да җыелыгыз. Мин әйтәм -Алай ук каттый куйма мәсьәләне, эшләре булуы мөмкин — Юк. килсеннәр,—ди. Килделәр, бакча өсбсзнен ачык верандасында гаиләбез җыелып, матур итеп сөйләшеп-гәпләшеп утырдык, һәм бу безнен актык утыруыбыз булды Үкенечем исә мондый Икенче атнанын атна киче көнендә Ибраһим Казанга кайту турыңда сөйли башлады. Мин әйтәм: Менә шимбә көнне балалар килә, алар белән кайтырбыз, бер генә көнгә түз. көн саен машина куып булмый бит инде,—дим. Жомга көнне анын кәефе яхшы түгел иде инде: — Гәүдәмнен сызламаган жире юк. протезым шулкадәр авырайды, аягымны көчкә атлыйм.—ди. Протезын авыраймады, аягыннын хәле юктыр.—дим. Без көн саен Татарстан телевидениесенең яңалыклар тапшыруын карыйбыз :. мин Ибраһимны бәдрәфкә алып барып киләм. Ә бу көнне мин нәрсә белендер мавыккан арада үзе генә барып килгән: -Мин эшемне бетердем.-диде Кереп ятты. ,г,е„ Тц^лТо ТГ ^ У"НаР“ а,"'И ”ба1>™ Чигәсеннән у>еп 1 ыныч йокы, вцев» -ЯЙЯВМ -Сина да тыныч Йокы ул сина бигпак тә кирәк*.-диде Анын мина әйткән сонгы сүзе шул булды Ф Иртән сәгать алтынчы яртыда ишеген ачып карасам, хырылдап йоклап ята Нишләп бүген озак йоклый икән дип кенә уйладым, аны-моны сизмәдем. Сигезенче яртыда да тормагач, кереп; «әтисе»,—дип маңгаеннан сыпырсам, күзен ачмый, анында түгел Күршеләр Казанга баллларга чылтыратты Васильеводан ашыгыч ярдәм чакырдылар Сәгать уникеләрдә Солтан профессор Фроловны алып килде. Мин әйтәм: «Баш мие шешми микән?»—дим Профессор: «Әйе,—ди.—үпкәсе дә шешенә».—ди Казанга алып кайтырга кирәк. Васильеводан ашыгыч ярдәм машинасы бирмиләр. Солтан Казаннан кичкырын гына алып килде. Хастаханәгә алып кайтып житгек үзе. Тик шунда ун-унбиш минуттан аның йөрәге тибүдән туктады 1995 елкын 1-нче июль көне киче, сәгать сигезенче егерме минут иде. 44 елдан артык сердәш, фикердәш булып яшәгән ждн дустым, ирем дөньядан китте Хәлемне чәчмә сүз белән анлату кыен. Фәния Чанышеваның шигыре минем кичерешләрем турында язылган кебек Йомылды шәфкатьле күзләрең. Колакта ягымлы сүзләрең; Үткәндә—хаталар, ялгышлар.. Калды тик тау хәтле сагышлар. Төннәр ул болай да төн инде. Көннәрем карага төренде. Син яткан ләхеткә минем дә Ин якты елларым күмелде Җеназасы университетның мәрмәр залында үтте. 4 июль—жәй уртасы булуга карамастан, кеше шактый җыелган иде Кайгынамәгә Минтимер Шаймиевтән башлап барлык зур җитәкчеләр кул куйган иде. җеназага хакимияттән мәдәният министры урынбасары килде Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев университеттан гына озатып җибәрде, зиратка Ибраһимны хөрмәт иткән шактый кеше барган иде. Араларында иң хөрмәтлесе—Әмирхан абый Еники. Әгәр дә татар милләте яшәсә, килер яна буыннар Үткәндә яшәгәннәрнең хезмәтләренә, кылган гамәлләренә фәнни күзлектән карап, вак-төяк алыш-биреш, ыгы-зыгылар белән буялмаган ноктадан торып бәя бирерләр Мин ышанам. Ибраһим Нуруллин исеме хөрмәт белән искә алыныр. Чөнки ул фәндә дә. әдәбиятта да корсак кайгысын беркайчан да намустан өскә куймады.