Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

МИЛЛИ РЕАЛИЗМ ЮЛЫННАН

Г асырлар алышынган чорда тагар әдәбиятында «Мөслим ягы шагыйрьләре» дигән дәрәжате исем янына тагын янасы—«Мөслим ягы прозаиклары» дигәне дә өстәлде Нуриәсма. Гөлҗиһан кебек классик образлар и ха) итеп. Фоат Садриев белән Факил Сафин әдәбият чикләрен кинәйтеп җибәргән булсалар. Флүс Латыйфи берәүне дә кабатламаучы лирик-психологик, фәлсәфи төсмерле проза әсәрләре белән әдәбиятта үз мәйданын, үз укучысын тапты, үз сүзен әйтте һәм, шулай итеп, ул чикләрнең әле соңгы үр түгел икәнлеген раслады Хис-кичсрешләргә байлыгы, аларның үзгәреп-көчәеп килү хасиятен укучыга тәэсир чарасы итеп куллану, шигърияттәге кебек төгәлкалку образ-сурөтлөр, мәгънә тирәнлеген тәэмин итүче символлар һәм ачкыч сүзләр белән эшләү һәм Казан арты сөйләше өчен инде архаик саналучы бик күп сүзләрне әдәбиятка кайтару кебек сыйфатлар Ф Латыйфи стиленен асыл нигезен хасил итә Татар вакытлы матбугатыңда киң карашлы талантлы публицист, яңа проблемалар күтәреп чыгарта, хөл-халәтнең үзгә бер бәяләнеш ноктасын табарга сәләтле журналист булып танылган Флүс әдәбиятта да әзерлекле укучыга йөз тота, бервакытта да әсәрләрен очсызлы мәзәк яки натуралистик бизәк белән чүпләми, ягъни акыллы-зыялы. нечкә зәвыклы прозаик дигән исемне лаеклы йөртә. Флүс Фатих улы Латыйпов Татарстанның Мөслим авылында туган Болын-тугайлыклар буйлап йөгерүче Ык елгасы, калын урманнар, кызгылт күгелҗем төскә төренгән Метрәй таулары итәгендәге авылнын матурлыгы әйләнә-тирәгә игътибарлы күз белән карарга өйрәткәнме, кин күнелле кешеләр һәм аларны—табигать балаларын—кысаларга куып кертергә ашыккан кырыс кануннар каршылыгы ижатнын беренче орлыгын тәшкил итүче «ни өчен'», «нигә?» кебек сораулар тудырганмы, ерак бабаларның иҗат куәсе нәкъ шушы божрада уянганмы-талантлы кешенең ижатка килү юлын, сәбәбен төгәл генә ачыклап, әйтеп бирү кыен. «Мин шомыртлар шау чәчәктә чакта. Мөслим ак күбеккә баткандай яктырып утырган көннәрдә—1943 елнын 3 июнендә дөньяга килгәнмен.-дип яза Флүс Латыйфи «Сабантуй» газетасында басылып чыккан автобиографик язмасында —Әти-әниләрем икесе дә укымышлы нәселдән. Әтием Фатих Әхмәтлатыйф улы (Латыйфи дигән тәхәллүсем шуннан килә) әле Октябрь инкыйлабына кадәр үк мәдрәсәләрдә гыйлем эстәп, чоры өчен шактый югары белем алган кеше Әнием Дөррия Актаныш якларыннан, жиде буын бабалары указлы мулла булган Әбүгалисина хәзрәт гаиләсеннән». Бу мәкаләне әзерләгг йөргән көннәрдә мин Татарстан Диния нәзарәте чыгара торган -Иман нуры* журнатының 2001 елгы март санында Актаныш районы Мерәс авылы тарихына багыш.ты язмада кызыклы мәгълүматка тап булдым: «Мулла мәсьәләсен Уфа мөфтие тиз хат игә Мошты авылыннан ике бертуганны—беренче имам итеп Фэхерзегдян. икенче имам итеп Әбүгалисина хәзрәтләрне юллый. Әбүгалисинанын оныгы—язучы Флүс Латыйфи». диелә анда «Имәндә икән чикләвек» дигәндәй, менә кайдан башланган икән ул юл башы. Казан педагогика университетының татар филологиясе факультеты деканы, милли кадрлар әзерләүдә армый- талмый эшләүче күренекле профессор Клара ханым Зиннөтуллина, Санкт- Петербургта шәһәрне төзекләндерү белән шөгыльләнүче К«К» агентлыгының генераль директоры, техник фәннәр докторы Фәнил Гаянов та 1937 елда Сталин репрессияләре корбаны булган шушы Фәхерлегаян белән Әбүгалисина хәзрәтләр токымыннан. Ялгышмасам, бу нәселдән әле байтак кына тагын башка фән һәм сәнгать эшлеклеләре дә чыккан Күрөсен. әдәбиятка тартылу кечкенәдән үзен сиздерә килгән. Автобиографик язмада тагын мондый юллар бар: «Балачакта төп шөгылем—китап кибетенә яисә гәжнт-журнал киоскысына барып, рәсемле китаплар арасында озаклап актарыну иде Анда эшләүче абый-апалар сүз әйтми, алар мина дөньяда иң бәхетле кешеләр булып тоела. Ул чакта балалар өчен уч төбе хәтле генә китапчыклар бик күп чыга, сирәк-мирәк эләгә торган вак акча, нигездә, өнә шул китапларга китеп бара иде. Хәтта өйдә фанер тартмага киштәләр ясап, китаплар тутырып, өстенә «китапханә* дип язып куйганымны да бүгенгедәй хәтерлим әле. Дүртенче сыйныфтан башлап үзем үк шигырьләр, әкиятләр язып, аларны китап итеп тегеп, рәсемнәр белән бизәп шул китапханәгә куя торган идем» Мөслимдәге урта мәктәпне тәмамлагач. Флүс Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Ләкин ил өстендә болытлар куерган, тарихка Кариб кризисы исеме белән кереп калган вакытта меннәрчә башка студентлар шикелле үк ул да икенче курстан армиягә алына. Эзләнүчән. тырыш егет армиядә чакта ук немец теле белән «җенләнеп» китә, чит телләр институтына имтиханнар тапшыра. Ләкин язмыш киләчәктә татар әдәбиятына зур романнар бирәсе улының башка юл сайлавына үзенчә «каршы төшә» Казанга кайткан егетне профессор Хатип Госман белән очраштыра һәм Флүсебез анын хәер-фатихасы белән документларын Казан дәүләт университетының тарих-филологня факультетына, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшыра, имтиханнарсыз гына икенче курска кабул ителә. Милли тарих, татар фольклоры, дөнья әдәбияты белән чын-чынлап кызыксынуның башы шушыннан— университеттан килә булыр. Укыган вакытта ук журналистлык һөнәрен үз иткән егет (1967—68 елларда «Татарстан кооператорлары» гәзитендә әдәби хезмәткәр) унҗиде ел Татарстан радиосында эшли: репортер, мөхәррир була, яшьләр өчен тапшырулар редакциясен җитәкли. Бу хезмәт Татарстанны аркылыга-буйга иңләргә. СССРнын байтак республикаларыннан. Германия. Венгрия. Чехословакия кебек илләрдән тапшырулар әзерләргә, йөзләгән кешеләр, аларнын язмышлары белән күзгә-күз очрашырга, тормыш тәҗрибәсе тупларга мөмкинлек бирә Сонрак. язу өстәле янында утыру ихтыяҗга әйләнгәч. Ф Латыйфи «Социалистик Татарстан» гәзитенә күчә (1985 ел), бер елдан «Казан утлары»на эшкә килә. 1991 елны латин хәрефләре белән «Оөфа* исемле халыкара татар гәзите нәшер ителә башлагач, шунда баш мөхәррир урынбасары вазифасына алына. Тагын бер елдан—«Татарстан хәбәрләре» гәзитендә әдәбият-сөнгать бүлеге мөдире. 1993 елдан—«Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары. Ләкин 1997 елны ул яналан «Казан утлары*на әйләнеп кайта, бүген дә шунда баш мөхәррир урынбасары булып эшләвен дәвам итә Күрәсең, һәм журналист, һәм язучы буларак, үз урынын шушы журналда таба Флүс Латыйфинын беренче китабы «Кырагай» исеме белән 1988 елда дөнья күрә Ул авторнын акыл-тәжрибә җыеп, холык утыртып, каләм чарлап әдәбиятка килүен сөйләп тора. Китапка кергән әсәрләр (сигез хикәя һәм бер лирик повесть) тормышны әхлак кануннары ноктасыннан бәяли, кешенен үзе өчен бик мөһим сынау алдында калу мизгелен тергезә. Китапка исем биргән «Кырагай» хикәясенең төп герое Зәбидә дә шундый сынау алдында тора. Матур, яшь кыэнын. күнелендә мәхәббәт хисе бөреләнеп килә торган студентканың аркасындагы бөкрелән котыласы килү гажәпме? Ләкин бу котылу гомерлеккә әни булу хокукыннан мәхрүм итсә? Хикәя ахырына иңде укучы рухи дөньясы баи һәм гүзәл итеп сурәтләнгән кызнын икенче юлны саплаячагына шикләнми Яки «Әманәт» повестеның герое, сугышлар кичкән, гомер иткән Галләм карт шулай ук сайлау алдында Сонга калып булса да. ул да сугышчан дусты Галимжан каршындагы бурычын үги. улы һәм оныкларына анын каберен күрсәтеп, онытмаска кушып калдыра. Сынаулардан рухи чистарып, тагын ла күркәмләнеп чыккан геройларны сурәтләү объекты итеп санларга ярата язучы. Китапта татар авылын, татар кешеләрен милли характер буларак ачкан, бераз елмаеп тасвирлаган хикәяләр дә бар. «Себер хикәясе»н авторнын унышы дип атасак, ялгыш булмас Себер ягында фольклор җыеп йөрүче студентлар исеменнән сөйләнгән хикәядә яшьләр шулай ук сынау уза. Көне буе йөреп, бер генә жыр яки әкият тә язып ала алмаган егет белән кыз үз ялгышларын ашый картларның өстәлгә куйган сыеннан авыз итеп, үзен дө һөнәренне күрсәтсен генә, уртак тел табып, теләгәненә ирешеп була икән лә. Хикәядә ачьиып киткән татар карт-карчыкларынын холык-фигыле. бай рухи дөньясы, күнет кинлеге сокландыра, милли характер сурәтләнеше игътибарны жөлеп итә Нәкъ шушы сыйфатлар—халык тарихында инде онытыла төшкән, тоемлап һәм күнел күте белән генә «күреп» була торган ваклыкларны урынлы куллана белү—әдәбиятка сизгер күнелле прозаик килүен белгертә дә инде. «Рустик» хикәясе милләт фажигасен. балалары-оныклары шәһәргә китеп, ялгыз яшәүче картлар сатышын, бабаларсыз үскән малайлар үкенечен ачуы белән кызыклы Хикәя Ф Латыйфинын характерлар тудыру остасы булуын, берничә штрих, эш-гамәл һәм үз-үзен тотыш аша кешенең эчке дөньясын, «легендасын» ачу сәләтенә ия икәнлеген раслый. Китап басылып чыгып озак та үтми, язучы каләмен зуррак жанрда «тикшереп карый» «Ак-карага тимәскә* дип исемләнгән повестен укучы хөкеменә тапшыра Әсәр заман һәм шәхес каршылыгына нигезләнгән, заман-системанын төп сыйфатын дөреслекне, ягъни акны-кара, алганны—караны ак дип күрсәтүгә, алдауга корылган булуын ача. Көрәшче-герой, хакыйкатьне бар нәрсәдән өстен санаган, ләкин ак-кара буталышын аерым кешеләрнең намуссызлыгына бәйле айлата торган яшь кеше образы тудыра. Сюжет жебе анын анындагы төп үзгәрешне—«ак-карага тимәү» кагыйдәсенең системадагы төп канун икәнлеген аңлауга килү юлын колачлый Әйе. татар әдәбиятында жәмгыятьнсн төрле катламнарына үтеп кергән ялган хакында әсәрләр булды Ләкин аларнын геройлары—яшен яшәгән, картлык көннәрендә хакыйкатьне ачкан кешеләр иле Ф Латыифи повесте әле генә ВУЗ тәмамлаган яшь кеше—Рәис Хаков мисалында заман шушы системага тугрылыклы итеп тәрбияләгән, шуна намуслы хезмәт итәргә әзер яшьләрнең чынбарлык белән очрашу ситуациясен тергезә Шушы сынауны үткән кешеләрнең йә сынуын, йә ялгыз көрәшчеге әверелүен яки яраклашырга күнегүен язучы геройнын тирә-юнендәге кешеләр мисалында күрсәтә. Нәтижәдә, «җәмгыять кешеләрне ялган белән сыный, ул рухи гарип кешеләрдән тора» дигән фикер-идея әйтелә. Реализм кысаларында язылган әсәр Ф Латыйфинын киләчәк иҗатында калкып чыгачак бер үзенчәлекне: халык нжатын табигый рәвештә куллану сыйфатын калкытып куя. Сиксәненче еллар ахырында, татар әдәбиятын үзгәртү мөмкинлекләре эзләү башланган бер вакытта, Флүс Латыйфи да ижат эшендә үз сукмагын билгели, алга таба әсәрләрен башка татар язучылары иҗатыннан аерып торырлык та. укучыга үз һәм яна булып тоелырлык та агым—милли реализм агымын сайлый. Бу сукмактан китеп язылган беренче зур әсәре—«Хыянәт» романы (1991 ел). Нәкъ менә шушы роман Латыйфины прозаик буларак таныта, ана исем алып килә Тарихи романнар белән мавыгу дулкыны жәелгән чакта дөньяга чыкса да. әсәр башка авторларнын тарихи романнарыннан ла сайлаган сукмагы белән аерылып тора, шул сукмакка туры килерлек өслүбе белән башкаларны кабатламый. Әсәрнен ижали агымын нинди сыйфатлардан чыгып билгелибез сон? Атар икәү беренчесе—әсәрнен темасы һәм проблемалары, уйланма катламы, һәм икенчесе-анла чагылган тормыш-яшәү моделе Ф Латыйфи әдәби әсәрдә милли к-аршылыккл корылган сюжет жебе сузып, милли чынбарлыкны аерып тергезү юлын тапты, шуның ярдәмендә милли (|>әлсәфә тәкъдим итү һәм милләткә бәя бирү мөмкинлеген күрсәтте. Мона, бәлки, авторның публицистика аткәсендә милли мәсьәләләр күтәрүе, татар укучысы белән журналистика мәйданында сөйләшү башлавы да тәэсир ясагандыр. 1988—89 елларда Латыйфинын «Вөҗданыңнан сора» һәм «Канатлар очканда ныгый» исемле ике җыентыгы—публицистик язмалар, очерклар тупланган китаплары дөнья күрә. Аларда автор үз укучысын уянырга, милли хәл-халәтенә күз салырга чакыра, «денебезне. иманыбызны, телебезне һәм хәтеребезне, хәтта милләтебезне югалта язганбыз» дип ачына. «Хыянәт» авторын да охшаш мәсьалатәр борчыганы аермачык «Хыянәт»—роман жанры таләпләренә тулысынча җавап бирә торган, жанр хасиятләре калку күренеп торган әсәр Анда ике төп сюжет сызыгы бар Беренче, гадәттә иҗтимагый дип билгеләнә торган сюжет сызыгы милли—ул татарлар белән руслар арасындагы каршылыкка нигезләнгән һәм шушы каршылыкның үсүе. 1552 елны Казанны яулап алуга китергән хәлиткеч сутыш белән төгәлләнә. Беренче бүлектә үк. «ашлык жыя. корал туплый урыс* дип Сәетнең хәвефләнүендә төенләнгән сюжет жебе авторның бу хәлләрдә русларны гаепләү ягына басканын, позициясен ачык белдереп сызыла. Әсәр эчендәге шушы хактагы бәхәсләр (тарихка мөрәжәгать итеп, ике милләт арасындагы каршылыкта татарларның ун һөҗүмгә бер җавап бирүләре хакында сөйләү. Сәет китергән башка дәлилләр) укучыны да язучы хакыйкатенә ышандыра. Татар-рус каршылыгы да руслар күзаллавында барлыкка килгән, уйлап табылган кебек тәкъдим ителә («Утка—су. көнгә—төн, җиргә— күк... Урыс дигәч—татар бар. татар барда хәтәр бар» сүзләрен язучы Василийдан әйттерә, романдагы бер генә татар кешесе дә Иван патша һөҗүменә кадәр русны үзенә каршы көч итеп карамый) Икенче—шәхси сюжет сызыгын төп герой Сәетнең үз эчендәге каршылык дип билгеләргә кирәк. Тамырларында татар каны акса да. моны үзе белмәгән Сәетнең, гашыйк булу сәбәпле, мөселманлык кабул итүе, ләкин Казанга куркыныч янаган көннәрдә, бик күп газаплы икеләнүләр аша, үзенең асылы кем икәненә төшенергә теләп бәргәләнүе, ахырда, татар дип хис итеп, сонгы сугышка катнашуы кебек үскән икенче төп сюжет сызыгы да милли төсмерле, кешенен үз-үзен эзләвен шушы яссылыкта хәл итә. Димәк, язучы ике төп сюжет сызыгын да милли каршылыкка буйсындыра, бу ана ике төрле милли тормыш моделе төзергә, аларнын бер-берсенә охшамаганлыгын ассызыкларга ярдәм итә. Дөрес, тарихи романга алынган хронотип һәрвакыт милли урын-вакыт сайланышын сорый. Монда да вакыйгалар Казан шәһәре һәм анын тирәсендә бара, якынча 1533—1552 елларны үз эченә ала. Ләкин сурәтләнгән дөньяның ике чиккә аерылуына, урын- вакыттан бигрәк, һәр каршылыкның милли мәсьәлә булып әверелүе сәбәпче. 13 бүлеккә бүлеп уйланган романда 13 ярдәмче сюжет сызыгы бар. Аларнын алтысы XVI гасырның 30. җидесе 50 елларына карый. Шуларнын күбесе, төгәлрәге—унысы шулай ук милли каршылыкка мөнәсәбәтле. Әсәрдә ике милли яшәү моделе тергезелә, дидек. Милли тормыш картинасы өч элементнын. табигать, милли характер һәм фикерләү рәвеше, ягъни милли логиканың берлегеннән оеша (Г. Д. Гачев). Ф Латыйфи да әсәренен буеннан-буена шушы элементларга укучының игътибарын юнәлтеп, татар тормышының бөтенлекле сурәтен барлыкка китерә. Укучысын ялыктырмыйча гына, автор-хикәяләүче үз геройлары күргән табигать манзарасын. Казан тирәсендәге калын урманнарны, зәп-зәңгәр чиста сулы, тәнгә сихәт бирә торган елгаларны, көмеш чишмәләрне тасвирлап бара. Ләкин төп игътибар шәһәр сурәтенә бирелә, ул халыкның культура дәрәҗәсен күрсәтүче көзгегә әверелә. Менә Санька беренче тапкыр күргән шәһәр манзарасы. «Әнә. томан өстеннән, бер-берсен уздырырга теләгәндәй, шәмдәй төз. ярымайлы. нечкә, биек манаралар күккә үрелде, аларнын алтынланган очларында кояш нуры җемелдәде Алар сансыз, исәпсез иде. Әйтерсең лә алар акрын гына үсәләр һәм күктәге ап-ак каурый болытларга тоташырга ашыккандай томан эчеңдә йөзәләр иде (...) Якынайган саен тылсымлы сурәт зурая, матурлана бара. Әнә инде төрле төсләргә буялган йорт түбәләре, ялык-йолык килүче ярымтүгәрәк гөмбәзләр пәйда булды Каезланган юан имән бүрәнәләрдән тезелгән диварлар калкын чыкты, казын тимер капкалар күренде» Тирә-юнь сурәте матур, бай-зиннәтлс итеп тасвирлана Шунын аша язучы Казан ханлыгының югары мәдәниятле, җигеш» мул тормышта яшәвен ассызыклыи. Кеше кулы белән бар ителгән чишмәләр, жир асты юалары хакында сөйләгәндә автор кешенең дә табигатьне үзенә жайлап камилләштерүен искәртә сыман. Әсәрдәге табигать картинасы бу гармонияне тагын да көчәйтә:«Томан таралуга тагын икенче күренеш ачылды Офыкта, күз күреме ераклыктагы урманнар өстеңдә салават күпере пайда булды. Ул бер очы белән урманнарга таянса, икенче очы белән артта калган Идел өстенә барып тоташты. Әйтерсен лә биниһая олы капка аларнын килүен генә көтеп торган да менә хәзер тылсымлы дөньяга юл ача. керер урын күрсәтә иде* Казанлыларнын йортларын, көнкүрешен. Мәмәт би жәйләвен сурәтләгән урыннар ла әсәрнсн башында ук сайланган өелубтв бирелә Иркенлек, муллык, табигатьнең беренчел сафлыгын-магурлыгын саклаганлыгы беренче планда тора Күп кенә сурәтләрнең Санька-Сәет күзлегеннән, ул күргән-бәяләгәнчә бирелүе рус шәһәрләренең, көнкүрешенен мондагыга охшамаган булуын искәртә һәм аны Казан ханлыгының тышкы сурәтенә капма-каршы модель кебек анлауга юл ача. Милли характер тудыру, күрәсең, язучының үз алдына куйган максатларыннан берсе булган. Мәмәт би һәм Шәһит, Гөлйөзем, Галиәкбар ага. Нургали һәм балыкчы карт. Әжем һәм Кол Шәриф—һәрберсе шушы максатка ирешүгә хезмәт итә. үзенчәлекле сыйфатлары белән бергә, уртак хасиятләргә ия Төп сыйфатларны язучы текстта да аерып билгеләп бара Геройларнын тышкы кыяфәтендә, эш-гамәлләрендә беренчел куелган сыйфат- сабырлык. Сәет уйларында кабатланганча, «бу йортта, бу кешеләр арасында сабырлыктан да югары бәяләнүче нәрсә юк» яки «йөзеннән бөркелгән сабырлыкны, улынын басынкылыгын, тырышлыгын күреп, күнеленә тагын рәхәт булып китә* Савелий Кузьмич авызыннан әйтелгән сүзләр дә шуны ук раслый «Алар кабаланганны сөйми» Ә инде әсәрдәге Василий, Савелий Кузьмич, Иван кебек геройларның зш-гамәллөре. бик тиз кызып китүчөнлеге рус характерындагы төп хасият кебек кабул ителә. Милли характерны формалаштыру казандылар өчен тискәре саналган сыйфатларны барлау аркылы дәвам итә: «Күңелендә хөсетлек, калебендв комсызлык, саранлык юкмы, кулын кәкре түгелме, телен йозактамы, күзеңне нәфес пәрдәсе канламаганмы, йөрәгеңне май басмаганмы, зчке хасиятләрен тышкысына туры киләме?» Шунда ук уңай сыйфатлар да ачыклана: «Аягын җитез, зиһенен йөгерек, кулын нык, сүзен акыллы, йортын таза, авызын биктә булсын!» Тискәре сыйфатларны башка милләт вәкилләрендә төп үзенчәлекләрдән итеп кую (Иванда—хөсетлек, караклык, Василийда-комсызлык. Иван патшада—нәфес һ.б.) милли характерларны да капма-каршы китерә Вакыйгалар агышында геройларын батыр һәм тәвәккәл, чыдам һәм түзем итеп сурәтләгән автор бу сыйфатны да төп герое Сәет авызыннан әйттерә «кызларның түземлегенә, чыдамлыгына хәйран калды Санька*. Тагын бер сыйфат, аерым бер күренешләрдә ныгытылып барган үзенчәлек—горурлык «Алар горур иде Карашларын яшермичә, үч һәм нәфрәт кайнаган күзләрен дошманнарына туп-туры төбәп тордылар (...) Татар әсирләренең үлемне өстен күрүе, горур батырлыгы аларны тан калдырды» Аерым бер урыннарда казандылар холык-фигыле автор-хикәилөүчс авызыннан да бәяләнеп бара. «И кин күңелле укучым, шуны белеп тор: без тасвирлап яткан бу заманнарда Казан дәүләтендә адәм баласы хөсетлекне белми иле. күзгә карап астан пычак белән кисү юк иде. Хәйлә, мәкер вө астыртынлык бик сирәк затларнын гына коралы булып, алар ин бозык, фасикъ адәмнәр исәпләнер, кылганнарының язык икәнлеген күпләр белеп торыр, вә һәм дә алардан котылу чарасын күрер иде...» Милли логика, фикерләү үзенчәлеге дә шактый тулы һәм жентекле белдерелгән. Бу яктан, хи көяләүче-автор һәм аерым геройларнын фикере кебек китерелгән бәяләмәләр шулай ук әсәр тукымасына бик табигый ялганып бара «Казантыларнын кунак сыйларга, назланып, ялындырып кына сыйлатырга яратуы мәгъриптә дә, мәшрикъта да билгеле анысы», -казандылар милли. тар күнслле түгел*. Бу халыкның башкаларга хөрмәт белән каравы игътибарга алына «Казандылар чит-ятларның гореф-гадәтенә тыкшынмый» Аерым бер бүлекләрдә милли фикерләү, дөньяга караш хакында сөйләү этнографик материал белән үрелеп китә, милли характерны да ачуда катнаша. «Теге яки бу халыкның борынгылыгын, зәвыгының камиллек дәрәҗәсен белергә телөсөн, анын хатын-кызларына, аларнын да кием-салымына, үз-үзен тотышына игътибар ит. дигән акыл ияләре. Бу җәһәттән Казан кызлары бик күп кавемнәргә, тнрә-яктагы эреле-ваклы ыруларга үрнәк булырлык иде. Кул эшенә, төрле-төрле һөнәрләргә ия булу белән бергә, аларга тыйнаклык, басынкылык, һичкем алдында каушап калырга ирек бирмәслек дәрәҗәдә горурлык, чамасын белеп кенә уенчаклык хас иде. Кием-салымнары да шул хасиятләренә туры килеп, бик күп мосафирларны сокландырырдай чибәр иде» Язумы тормыш-көнитешне тасвирлау аша югары мәдәнияткә ия, иркенлек- хөрлек һәм матурлыкка табынучы, киң күнелле һәм башка халыкларга тиң итеп караган милли бердәмлек сурәте тудыра. Кал Шәриф образы милли менталитетның тагын бер ягын—гыйлемгә мөнәсәбәтне ача. Бер үк вакытта ул язучыга Казан ханлыгы чорындагы космогоник күзаллауларны тергезергә мөмкинлек биргән. «Яшәеш һәм һәлакәтнең галәм әйләнеше фасылларына бөйлелеге» фәлсәфәсе Казан ханлыгының җимерелү сәбәбен ачыклау кебек яңгырый Ләкин язучы вакыйгаларны язмыш кысаларында аңлату белән чикләнми. «Гөнаһны да, җәзаны да кеше үзе уйлап чыгарган (...) Ә нәрсә көткәнен мин әйтә алмыйм, киләчәгегезне сез үзегез корасыз Бүгенгегез, үткәнегез белән ана нигез саласыз. Котылу юлын да үзегез табарга тиеш». Кол Шәрифкә җиткерелгән бу хакыйкать язучынын тарихи вакыйгаларга бәйле әйтелгән фәлсәфәсе дә булып тора. Романда Сәет һәм Гөлйөзем мәхәббәте соклангыч, бар нәрсәдән өстен көч буларак яратуны югары күтәрә. Мәхәббәт фәлсәфәсе балыкчы карт авызыннан әйттерелә: «Дөньяда адәм балалары бер-берсе өчен яратыла. Ялгыз кеше—ярты кеше. Бербөтен булу өчен әнә шул үзенә билгеләнеп дөньяга килгән затны таба, анын өчен көрәшә белергә дә кирәк». Мәхәббәтнең бу милли тирәлектә хөрмәт ителүен язучы Сәет һәм Гөлйөзем хисләренә Шәһитнен. Гапиәкбарның, Кол Шәрифнең һәм башка геройларның мөнәсәбәтен күрсәтү аркылы тагын бер кат ассызыклый Шулай итеп, табигать һәм тирәлек, холык-фигыль һәм дөньяга караш үзенчәлекләре аркылы Ф Латыйфи милли тормыш картинасын, татар тормышының тулы сурәтен тудыруга ирешә. Авторның идеалы кебек аңлашыла торган бу модельгә капма-каршы икенче бер дөнья—рус тормышы булу искәртелеп барыла Ләкин язучы осталыгы вакыйгалар тезмәсендә ике милли модельне кушып-үреп җибәрергә дә мөмкинлек бирә. Савелий Кузьмич образына тупланган күп кенә сыйфатлар татар кешесендә беренче планда тора Акыллы, гадел, комсызланмаучы, башка милләт-дин вәкилләренә хәерхаһлы сәүдәгәр Булгаков бер генә милләтне дө стереотип кысаларга кертеп бөяләргә ярамауны искәртә сыман. Бу яктан, Сәет образы бик отышлы уйланылган. Тамырларында ике милләт каны аккан Сөет-Александр язмышы символик мәгънәгә ия. Автор бу геройга салынган мәгънәви тирәнлекне «хыянәт» сүзен уйнату аша тагын да арттыра Шушы ачкыч-сүз әсәрнең буеннан-буена кабатланып бара, вакыйгалар катламында гел калкып чыгып тора. Беренче бүлектә. Сәетнең Нургали белән очрашу мәҗлесендә үк хыянәтнен ин олы җинаять, кичерә алмаслык эш булуы искәртелә. «Инде безгә хыянәт кылсан, серебезне ятларга чишсәң, аны үз мәнфәгатең өчен генә файдалансаң, башын чапкылыкта бетәр», ди базарбашы Икенче төп сюжет сызыгы, Сәетнен үз эчендә барган көрәш тә шушы сүз белән бәйле. Нәрсә ул хыянәт? Моннан унҗиде ел элек якыннарын алдап, сөю хакына башка дингә күчү, башка кеше булып яши башлаумы0 Яки үзенә ышаныч күрсәткән җәмгыятьтән, яраткан хатының һәм балаларыннан яшереп, кан-кардәшләрен русларның мәкерле эшенә катнашумы9 Ил өчен сугыш барганда, бер якка да кушылмыйча, хыянәттән сакланып калып буламы? Сәет язмышы бу сорауларга җавап бирә. Ләкин «хыянәт* сүзе белән уйнау төп герой тарихында төгәлләнми. Ачкыч-сүз дә романда әледән-әле кабатланып тора. Иван-сәүдәгәр дәүләт серен әйтүне хыянәт саный («Хыянәткә кереп, җанымны пычратасым килми»). Василий өчен энесенсн кайчандыр Казанда калуы—хыянәт («Ышанмады ул синең үлгәненә Хыянәтеңә ышанмады •). Сәет исә моны хыянәткә санамый, бу сүзгә кемнәргәдер зыян китерә торган эшләрне генә кертеп карый («Ул үзен хыянәт иткән дип санамый әмма бик >к туры юлда булмаганлыгын ла белә Дөрес, мал белән, акча белән, кемнеңдер мөлкәте белән эш иткәндә гадел куллы, туры сүзле булды, хәрамга бармады»), аның өчен Василийның тәкъдиме—хыянәт, чөнки ул анын гаиләсенә якыннарына яный Әсәрдә ике төрле аңлау мөмкин булмаган хыянәт тә очрый Камай морзаның Казанны ташлап чыгуы, сатылуы хәтта русларда нәфрәг уята Ләкин хыянәткә ике хакыйкать сыйган булырга да мөмкин икән ләбаса* Василийның Жәгьфәр үлеменә сәбәпче булган ук белән җибәргән хаты, аннары сугышка күтәрелеп, энесен кадап үтерүе, яки Сәетнен хатыны, улы, дуслары белән бергәләп көрәшкә кушылуы һәм абыйсын чәнчүе шикелле Әлеге сүзне уйнатып, язучы рус татар каршылыгының да бөтенләй башка яссылыкта аклануына китерә Каршылык, сугыш—хыянәт түгел, ике милләтне сугыштыру—хыянәт, ди автор Идеясенең дөреслеген төп герое Сәег авызыннан тагын бер кат ассызыклый «Ярдәмләшеп яшәгән мөселман белән христианның дошманлашуы гөнаһ! Моны Алла кушмый» Әсәрдә «сер» сүзе дә әһәмиятле урын били Язучы вак кына тормыш- көнкүреш детальләреннән алып яшәеш кануннарына кадәр—барысын да укучы кызыксынырлык сер итеп бирә, үзе дә шушы сүзгә еш мөрәҗәгать итә Чан тавышларының (хәбәр итү). Казан сәүдәгәрләренең (тамга), шәһәрнен үзенен (жир асты юлы) һәм тормыштагы вакыйгаларның ла (дисбе) сере бар һәр герой бигрәк тә Сәет. Прасковья. Иван. Мәмәт. Галиәкбәр язмышы сер саклый Мәхәббәт һәм сагыну, югалту сере җырга өйләнә Болар барысы да әсәрне уку өчен кызыклы һәм тәэсирле итә Ачкыч-сүзләргә мөрәҗәгать итү. җеп очын яшерү алымнары авторның осталыгы хакында сөйли. Моннан тыш. язучының әзерлекле укучы аңларлык, мәгънә мөмкинлекләрен киңәйтерлек мәгълүматларны текстка урнаштыру сыйфатын да әйтеп китү урынлы булыр Мөсалән шундыйларның берсе—Сәет улының исеменә салынган символик мәгънә. Жәгьфәр Г.Исхакый әдәбиятка кертеп җибәргән («Ике йөз елдан сон ннкыйраз»), аннан сон XX йөз башында күп кенә татар прозаиклары иҗатында файдаланылып. Г.Гобөйдуллин тарафыннан символ дип билгеләнгән исем «Елаучы Жәгьфәр»—татарлык, татарларның үз азатлыгы һәм киләчәге өчен көрәшүчесе символы ул. Шушы контекстта Ф Латыйфн герое да үзенчәлекле кабул ителә башлый Аның холык-фигыле һәм фаҗигале төгәлләнгән язмышы милләт киләчәгенә барып тоташа. Милли реализм агымында ижат итү Ф Латыйфига. татар тарихындагы аерым бер сәхифәләрне тергезү белән чикләнмичә, милләтнең бөтенлекле сурәтен тудырырга ярдәм итә. «Бел—татарлар нинди?» соравына әдәби әсәрдә җавап биргәннән сон. автор публицистик-фәнни жавап варианты да бирә күләмле «Алтын тамырларыбыз» дигән мәкалә эшли. Анда мондый юллар бар: «Тарих белә татарлар һәм аларнын бабалары гаярь сугышчылар гына түгел, ә бәлки үэ чоры өчен Көнчыгыш Европада ин югары культурага, һөнөрчелек- кәсепчелеккә. бай мәдәнияткә ия кешеләр Тарих белә: урыс дворяннарының, аксөякләренең, сәргаскәрләренең, шагыйрьләре һәм галимнәренең байтагының тамырында татар каны ага( )» Шунын белән Ф Латыйфи тарихи роман жанрына мөрәҗәгать итү сәбәбен дә ача. Бу жанр тарих белгәнне белдерергә, тарих күргәнне күрсәтергә, бүгенгегә тарих күзлегеннән бөя бирергә ярдәм итә! Романда мифологик ышанулар һәм халык авыз ижаты жәүһәрләренен бик табигый рәвештә әсәргә кереп урнашуы, үзенчәлекле, бүгенге укучы тарафыннан борынгы кебек кабул ителә торган тел тудырылу хакында тәнкыйть инде язды, унай бәяләде Болар— авторнын фольклор белән чынлап, җитди шөгыльләнүе, күп уку-эзләнүе нәтиҗәсе дә Бер генә мисал 1993 елны Ф Латыйфи румын татарлары теленнән тәрҗемә итеп, кереш сүз белән «Чура Батыр» дастанын бастырып чыгара, төрки халыклар мирасын барлау һәм таныту эшенә үзеннән өлеш кертә *Хыянәт»не язганда сайлаган ижат сукмагына тугрылыклы калып, автор -Ишелеп төшкән бәхет» (1999 ел) дигән яна роман яза һәм милли тормыш картинасын тарихи материалда гына түгел, бәлки безгә таныш чынбарлык мисалында да күрсәтү мөмкинлеген раслый Реалистик юнәлештә иҗат ителгән асэр татар тарихында «ак тап» булып, күпләрнең күңелләрен эчтән генә сыврга-әрнергә мәҗбүр итүче сәхифәләрне якты көнгә чыгара һаман кычкырып әйтелмәве сәбәпле дә. тагар язмышында бик зур роль уйнаганлыгы өчен дә теэенрле һәм уйландырырлык шундый проблемаларның үзәктәгесе—совет хвкүмәтенен татарларга каршы алып барган геноцид сәясәте. Радиоактив матдәләр белән эшләүче хәрби объектларга татарларның күпләп жибөрелүе хакында сөйләү солдаттан кайткан егетләрнең серле үлемнәре яки эчүгә сабышулары сәбәбен ача. бу сәясәтнең милләт тамырына балта чабу—аның таза-саламәт генофондын юк итү булуын күрсәтә Шуның белән бергә, әлеге сәясәтнең руслаштыру тегермәненә су коюын да (Асиянең руска кияүгә чыгуы мисалында) искәртеп үтә Романның геройлары, армиягә барырга тиеш тә булмаган Сирин, авылдашы Рифгать. Ильяс Комаровлар—шушы тәмуг оясында канатлары сындырылган, язмышлары җимерелгән шәхесләр Аларның фаҗигале тормышы кешене чүпкә дә санамаган хакимият һәм шәхес каршылыгында һәм милли яссылыкта бәяләнә Хакимиятнең татар милләтенә каршы алып барган сәясәтен 1945 елда ерак Чәнчүн шәһәрендәге татар гаиләләренә китерелгән кайгы-хәсрәт, Г Исхакый шәхесеннән дошман ясау мисалында күрсәтү, илдән читтә яшәүче татарлар хәтерендә сакланучы җәрәхәтләрне барлау, татарлар кулы белән милләттәшләренә каршы эшләтелгән явызлыклар да ачып сала. Шушы фаҗига очраштырган Хафиз һәм Оркыя. Әмирҗан Акчуриннар бәйләнеше алдагы буында Сирин һәм Галия. Илдарлар язмышына килеп кагыла. Хафиз гомерлек үкенеч булырлык эшкә тарыган—Әмирҗан хатын ертып ташлаган кичтә рус солдатының Тукай портретына кул күтәрүе һәм егетләр арасында чыккан сөйләшүнең автор тарафыннан шәрехләнүе солдатларга ил иминлеге белән бәйләп аңлатылган эш-гамәлләрнен милли нигезен, татарларга каршы алып барылган сәясәтнең асылын билгели. Гомумән, әсәрдә көтелмәгән янәшәлекләр, очраклылык кебек тә. закончалык итеп тә ааташыла алырлык вакыйга-күренешләр күп. Хафиз һәм Әмирҗан линиясе, беренчесенең улы Сириннен Әмирҗан балалары Илдар һәм Галия белән очрашуы. Сириннен яраткан кызы Асиянең Галия белән туганнар булып чыгуы да, Хафиз һәм Әмирҗаннын язмышына кергән Гыймаевларнын киләсе буынга да явызлык китерүе дә шундыйлардан. Мондый кисешү- ялгаулар әсәрне мавыктыргыч һәм кызыклы итә, эчке мәгънә төсмерләре белән балкыта. Миллилек әсәрнен төп сюжет сызыгында ук күзгә ташлана. Акыллы, булдыклы, намуслы татар егете—булачак фән кешесе, математик Сирин Сабиров көтмәгәндә хакимият-хөкүмәт белән каршылыкка керә Дамир Гыймаев белән кыз өчен башланган юк кына тартыш Сириннен армиягә алынуы, кеше гомере өчен гаять тә куркыныч урынга җибәрелүе, анда сәламәтлеген югалтуы, мәхәббәтеннән баш тартуы булып үсә. Армиядән кайтып, тормышын җайга сала башлаган егет я надан Дамир Гыймаевлар алып барган күзәтүгә эләгә, аны чит һәм куркыныч кеше итеп күрсәтү уены башлана. Бу тартыш Сириннен үз илендә кирәксез, кадерсез, хокуксыз кеше булуын аңлавы белән төгәлләнә Татар егете үз җирендә тибәрелгән ялгыз кеше булып кала. Шул язмышка капма-каршы итеп тасвирланган Илдар тормышы, аның карьера ясау—«йомырка кабыгын ватып чыгу» тарихы исә ерак Америкада хәлләрнең бөтеңтәй башкача икәнлеген искәртеп тора. Америка белән чагыштыру, соңгы еллар матбугатында алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә, бераз сискәндерсә дә, акыл шунда ук каршы төшә: илнең үз егет-кызларын чүпкә дә санамавына мисал эзләп ерак барасы юк бит! Бер үк вакытта Сирин һәм Илдар язмышларының янәшәлеге фәлсәфи анланылу мөмкинлегенә ия «Хыянәт» авторы, әйтерсен лә. мөстәкыйльлеген югалткан татарларның чит халык кул астында яшәвен, татарларга каршы алып барылган рәсми һәм яшерен сәясәтне генә күрсәтеп катмый, бәлки бу мөнәсәбәтләрнең башка юлдан китү мөмкинлеген искәртә, Америкадагы татарлар мисалында шуның идеаль моделен тергезә. Хакимиятмен гыймаевлар кулына бирелүе. Гыймаев—Хафиз. Дамир— Сирин, Дамир—Асия каршылыкларында кабатланып, власть башында утыручьгларнын үз мәнфәгатьләрен алга сөрүен, шәхси сыйфатларның милләтләр язмышына тәэсир итәр көчкә әверелүен үткен проблемага әйләндерә. Гыймаеаларнын татар милләтеннән бирелүе кат-кат искә төшерелә горган милли сыйфатка янә бер кат ишарә итә Романнын милли хасияте образлар белән танышканда да тоела Сирин— теләсә нинди шартларда, заманда милли каһарман була алырлык егет Автор аны заман герое итеп сурәтләгән (ул Ф Латыйфинын «Ак-карага тимәскә» повестенда ук табылган иде) Әйтерсен. шушы герое аша язучы заман героенын хакыйкатьне бар нәрсәдән дә өстен куючы, яраклаша-жайлаша белмәүче, үз асылына-табигатенә тугрылымы кеше булырга тиешлеген белдерә Бер үк вакытта роман мондый геройнын бу чорда үз урынын таба атмавын, үз көчен милләт файдасына эшләтү мөмкинлегеннән мәхрүм булуын да искәртә Аның югалуы яки чит илгә китүе, бәхет-мәхәббәтеннән. киләчәгеннән, шушы жир өчен көрәшүдән баш тартуы, бер яктан, күңелдә канәгатьсезлек уятса, икенче яктан, үз хал-халәтебез өчен ачынуны арттыра гына. Милли-матур хасиятле Асия. Хәдичә апа образлары да жиренә житкереп. яратып ижат ителгән Әсәрнен теле бай. нәфис. Психологик анализ алымнары уңышты. Алар студент Сириннең рухи дөньясы, кичерешләре хакында сөйләгәндә, нәкъ менә татар авылыннан килгән егетнең холык-фигылен. дөньяга карашын күрсәтүгә хезмәт итә. Әсәрдә «бәхет» сүзе, «ишелеп төшкән бәхет» ачкыч ролен үги Ишелеп төшкән—язмышларны сындырырлык хәсрәт мәгънәсендә дә. кара бәхет кебек тә аңлашыла. «Чыннан да. болар мина бәхет телиме, әллә, киресенчә, минем бәхетемне ишеп төшерергә маташалармы0 Кеше үз бәхетен үзе корырга тиеш түгелмени0»—Сирггннен бу сүзләре, һәр кешенең үз бәхетен үзе төзү мөмкинлеге кебек, ижтимагый яңгыраш ала. системага тәнкыйть булып янгырый. Аерым кешеләрнең башкалар бәхетен жимерүе әхлакый яктан бәяләнә. Бу гыйбарә 1945 елны. 1970—90 елларда татарларга каршы алып барылган сәясәтнең тамырлары буйлап китеп. 1917 ел инкыйлабына. «Хыянәт* романын хәтергә төшерегг. 1552 елны дәүләтчелекне югалтуга—шуларнын гатар остенә «ишелеп төшүенә» ишарә бирә милли мәсьәләгә әверелә Бер милләгнен икенчесенә аяк чагуы каршы төшүе хакындаш нәтижәгә китерә. Бер үк вакытта төшенчә фәлсәфи анланылышка ия. Бәхет һәм бәхетсезлек—сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендә (Сириннсн Асияне яратуы армиягә алынуга сәбәп булган кебек), алар арасындагы чик шартлы билгеләнеп, авгор укучысын төрле катламнарда билгеләнгән бәхетсезлектөн котылуга үз өлешен кертергә чакыра Кайбер урыннарда чын дуслык, ярату, үзара хөрмәт, туганлык хисләренен кеше өчен чын бәхет булуы да шушы гыйбарә белән янәшә кабул ителә, Әсәрдә бәхәсләшер, уйландырыр урыннар күп Сирин язмышынын ахыры, аның үз мәхәббәтеннән баш тартуы кебек моментлар инадан романның төрле урыннарына әйләнеп кайтырга мәжбүр итә. Әсәр шунын белән дә кызыклы. шунын белән дә тәэсирле Бу романда да автор укучысын кызыксындырып, «бөтереп» алып кереп китәрлек—Америка товарларының күргәзмәсе оештырылу вакыйгасын тапкан Бер-бсрсенә охшамаган, һәрберсе үз язмышы белән яшәүче, һәрберсе бөтенлекле характер дәрәҗәсендә ижат ителгән геройлар, тегеләйме-болаймы. милләткә мөнәсәбәт сынавына юлыга. Шуны узганда үзгәрә, еш кына асылын югалта. Әсәрдә хикәяләүче-автор образы калку сурәтләнеп, анын милләтпәрвәр. милләт кайгысы белән яшәүче, киләчәк хакында уйланучы сыйфатлары беренче планга чыгарыла Романны тәмамлаучы «Автордан» өлеше, әйтерсен, татар әдәбиятында өр-яна ике проблема: 1917 елдан сон чиг илгә киткән татарларны юк итү һәм совет чорында татарларга каршы алып барылган геноцид сәясәтләрен күтәреп чыккан язучынын үз укучысын бу хәлләрнен чынлыгына гына түгел, бәлки зур афәт булуына ышандырырга омтылуы, чынлык эффекты бирү булып анлашыла. Бу өлештә әдәбиятка кагылышлы, милләт язучысы уйлана һәм борчьгла. тормыштагы һәр нәрсәне акыл үлчәвенә салып карый торган укучы тәрбияләүгә омтылырга тиеш дигән фикер дә ярылып ята. Хәзерге татар романнарына күзәтү ясаганда. Ф Латыйфи алардагы күләмлелек-колачлыльиснын еш кына бүгенге заман укучысы өчен тискәре сыйфатка әверелеп китүен күрсәткән иде Бу яктан, язучы роман материалын җыйнак бирү юлын-алымын үз иҗатында күрсәтә. «Хыянәт»тө бүлек исемнәре, эпшрафлар. кыска-җыйнак формада, вакыйга-хәллөрне автор теләгән дулкында кабул итәргә әзерли, күпсүзлелектән котылу чарасына әйләнә, бүлекне укый башлаганчы ук хис-кичереш кырын көйли, укучыда билгеле бер халәт хасил итә. «Ишелеп төшкән бәхет»тө дә язучы тәжрибәләрен дәвам итә. Әсәр текстына кертеп жибәрелгән хатлар зур вакыйга-хөлләрне тирәнрәк аңларга мөмкинлек тудыра, геройларның аларга мөнәсәбәтен билгели. Моннан тыш, язучы ике төрле сурәтләү алымын үреп бара: укучы өчен кызык булырлык күренешләрне жентекләп-детальләп бирә, аларны геройларның хис-кичереш, уй-фикер агышын сурәтләү белән кушып җибәрә. Ә инде ижтимагый-сәяси, тарихи-фактик мәгълүмат әйтеп үтелә, шәрехләнми, шунын белән укучыга да үз бәясен бирергә, үз фикерен булдырырга урын кала «Милли тормыш картинасы* бу романда, барыннан да элек, төп герой Сирин һәм анын янәшәсендәге Илдар. Ильяс. Асия кебек яшьләрнең холык- фигыле аша барлыкка китерелә Бер үк вакытта милли логика, дөньяга карашнын үткәндә калган, инде югалып баручы кыйммәт итеп тасвирлануы сизелә: бу. бигрәк тә, доктор Янисның сугыш чорындагы Балтамак авылын бәяләвендә, Хәдичә апага һәм Оркыя ханымга хас сыйфатларның өлкән буын вәкилләрендә яки чит илләргә китүчеләрдә генә саклануын искәртүдә ачык чагыла. Милли көнкүреш-көнитешкә алмашка башка халык традицияләре килү, татар гаиләсе, авылы, җәмгыятенең үз йөзен югалтуы шулай ук үткен мәсьәлә төсен ала. Автор осталыгын күрсәтүче тагын бер үзенчәлек аерып бәяләнергә лаек, ул—язучының типиклаштыру максатында ниндидер деталь-сызыкны, аталып кына үтүче геройларны файдалануы. Мәсәлән. Сирин гомерендәге кечкенә генә аратыкны—аның сыраханә юлын таптавын тасвирлау өлеше система сындырган акыллы кешеләр язмышын типиклаштырса. Сириннең әти-әниләре язган хаттагы Рифгать үлеме аны армиядәге ялган һәм күз буяу гомертәрен өзгән күпләрнең берсе итеп кабул итәргә юл күрсәтә. Эпилогтагы •Күзәтүче* донесениесе Рәсәй дип аталучы иксез-чиксез илне төрмә итеп бәяләргә мөмкинлек бирә, ә инде?. Акчурин хатына Чита өлкәсе прокурорының жавабы хәбәрдарлык җилләренең генә бу төрмә диварларын аудара алмавына дәлил булып яңгырый. Әсәрдә фәлсәфи катлам көчле һәм ул автор фикере-идеясе белән тоташып китә. Төрле вакытка мөрәҗәгать итү, сугыш чоры һәм бүгенге көн геройларын бер жепкә ялгау нәкъ менә шушы катламны тирәнәйтә дә. һәр кеше—киләчәктәгедер алдында жаваплы, үткән буыннар, аталар хатасы- ялгышы бүгенгеләргә бәхетсезлек булып «ишелеп төшә», бүгенгеләр ялгышы киләчәктә кайтаваз булып яңгыраячак, дигән язучы укучысын язмышына үзе хуҗа булырга, эш-гамәлләр кылганда баталар-оныклар бәхетен күз унында тотарга чакыра. Әдәбиятта милли характер, милли тормыш моделе хакында уйлану Ф Латыйфинын хикәяләренә дә тәэсир ясады. Бу жанрда да автор әхлакый— гомумкешелек проблемаларыннан милли-фәлсәфи яссылыкка күчә бара. Бер генә әсәргә, авторның олы уңышы, табышы дип бәяләнергә хаклы «Көмеш беләзек»кә тукталыйк. Кечкенә генә хикәя—татар карчыгының соңгы көннәрен сурәтләүче моңсу әсәр чын мәгънәсендә үткен проблемалар күтәрә: традицияләрнең, милли кыйммәтләрнең югалуы хакында уйланырга мәжбүр итә Нәсел мирасы булган көмеш беләзеген Җиһан карчык үзе үлгәндә балаларына калдыра калдыруын, ләкин аларның беләзек хикмәтен аңламаячагын, оныкнын беләзектән медальон ясатачагын белгән укучы күңелендә язучы милләтнең киләчәгенә карата борчу уята. Җиһан карчык—татар әдәбиятындагы Акъәбиләр дәвамчысы. Менә әсәрнең беренче күренеше, Җиһан карчыкның үзенә иптәшкә калдырган чуар тавыгы белән «сөйләшүе»: «Менә коштабагын күтәреп ишегалдына чыгар, бер күкәй салып бөтен дөньяны янгыратучы тавыгын шелтәли-шелтәли анын ашаганын күзәтер. —Кыт-кыт-кыт,—дияр тегесе. —Әйе шул, авырып торам әле. Бүген соңлабрак чыгылды инде,—дияр Жмһан Тавыкнын үз көне-көн. үз теле—тел: «Кыт-кыт-кытак*.-диеп кабатлар -Шулай шул. инде мина ла вакыт житкәндер. ахрысы,—дияр Җиһан Әйтсә дә үкенеп әйтми ул аны.* Шушы күренештә үк күз алдына йомшак күнелле, тирө-яктагы кош-корт, үлөн-агачлар белән сөйләшеп йөрүче, үзе дә табигатьнең бер баласы кебек яшәп яткан аткән буын кын бер вәкиле килеп баса Сугыш афәтләрен, жан ошеткеч авырлыкларны күргән карчыкнын күнеле катмаган, тупасланмаган. Мондый әбиләр дә—инде югалып баручы мнлли хәзинәбез ләбаса, дип куясын. Хикәя мифологик катлам, белэзекнен өч хикмәт күрсәтүе белән баетылган Жиһан өегалендә кәрәзле бал. мәтрүшкале чәй табыны пәйла булу, аннары анын югалуы карчыкнын саташуы кебек аңлашылырга мөмкин булса да. язучы анын чынлытына ышандырырга омтыла Бу катлам серле-хнкмөтле булуы белән кызыксындыра, бер үк вакытта белэзекнен асыл кыйммәтен арттыруга хезмәт итә Жлһаннын беләзек хикмәтен элегрәк файдаланмавына үкенүен кабатлап, язучы фәлсәфи нәтижагә алып килә «кеше никадәр генә дөрес ишәргә тырышмасын, гомер ахырында барыбер үткәненнән үкенерлек сәхифәләр таба* Әсәрнен башында Җиһан уйларында әйтелгән: «Кеше гомере кыска да. озын да була ата Ничек яшисен бит?* дигән сүзләр карчыкнын үз гомерен искә төшерүе янәшәсендә әлеге фәлсәфәне дәвам итә. «Башкаларга файда игеп яшәлгән гомер озын була*, ди сыман. Бу фәлсәфә йөзек эченә язылган сүзләр белән лә керешә «теләсә нинди таш гәүһәр булмаган кебек, яшәлтән еллар саны гомер озынлыгын билгеләми» Нәтижәдә. укучыны үз гомере, яшәү мәгънәсе хакында уйлануга этәрә Хикәядә Жиһан карчык үлгәннән соң казанга салынган чуар танык һәм эретеләчәге—медальон коелачагы мәгытүм көмеш беләзек, беркемгә лә кирәксез икәнлеге аермачык сандык бср-бсрсен көчәйтеп киләләр, беләзеккә сатынган символик мәгънә башка детальләр белән тирән әйтелә. Геройларнын исемнәренә яшеренгән сер дә өлкән, урга һәм яшь буын геройларны аллегорик-символик планда кабул итүгә юл капыра Җиһандагы сабырлык һәм табигыйлск. башкаларга кирәкле булып һәм борчу китермичә яшәү фәлсәфәсе—автор өчен идеал булса, урта буындагы һәм яшьләрдәге матди-практик дөньяга карашнын беренче урында торуы сискәндерә «Ядкарьсез кеше ярлы була, сукбай булып яши. сукбай булып үлә» дип. Җиһан карчык уенда әйттерелгән сүзләр милләткә мөнәсәбәтле юмумиләштерелә Сайлаган сукмагынла калган хәлдә. 1990 еллар уртасында Ф Латыйфи татар әдәбияты аз игътибар иткәй өлкәгә аяк басты һәм фантастиканы милли фәлсәфә белән үреп, татар укучысы өчен үз тоелырлык, тәржемә яки рус- ауропа авторлары фикеренә ияреп түгел, оригиналь ижат ителгән әсәрләр бирде «Танир Сүлф* тэхәллүсе астында дөнья күргән. Ринат Якушев белән бергәләп уйланган повестьлар татар фантастик китабын мондый юнәлештәге дөнья әдәбияты үрнәкләре белән ярышыр баскычка күтәрде Беренче карашка повестьлар, фантастик булудан бигрәк ирреалиегнк өсөр итеп уйланганнар кебек тәэсир кала Беренчесе—«Тамга» теләсә кайсы татар кешесенен ан төпкелендә пөйда булып ала торган хыялны: 1552 еллар тирәсенә әйләнеп кайтып. Казан ханлыгы фажигасен булдырмый калу мөмкин түгелме икән дигән гайре табигый фикерне тормышка ашырып язылган. Повестьтагы вакыт та икәү гөп герой Маратнын. фантастик машина—супертранспьклер тәэсирендә, ерак буыннар хәтере уяна, ул Казан ханлыгы чорындагы кодрәтле Морат бәккә әйләнеп, тарихны үзгәртергә омтылып карын Ләкин бу теләк авторларнын фәлсөфгг нөшжәсен генә ныгыта: узганга тәэсир итү мөмкин түгел' Бәлки, бүгенгене үзгәртү кешенен кулыннан киләдер?' Татарларның мөстәкыйльлеккә омтылышы көчәйгән, милли үэан хәрәкәткә килгән бер вакыгга язылган әсәр шушы идеясе белән дә сокландыра Гадәттә, фантастик әсәрләр коры тел. корыч логиканы ярата төшә, шуңа да аларда мавыктыру өчен сурәтлелек түгел, бәлки акыл уены файдаланыла «Тамга» исә лирик-жылы дулкында, үзәк геройлар Марат/Морат бәк, Лотфи. Әхмәт Сихәтович/Сихат бәй. Залинә образларын характер дәрөжэсснлэ ачып, үткән һәм бүгенгене үз теле, үз детальләре һәм заман сулышы бөркелеп торырлык итеп язылган Әсәрдә! е һәр накыйга- күренеш, һәр деталь күп мәгънәле.теккә ия Мәсәлән. Залинә исеме белән бәйле мажара укучыны кызыксындырып 10. .к у . м • кына калмый, сюжет үсешен аңлатып га килә, бер үк вакытта Марат/Морат бәк характерын ачуга ярдәм итә. Яки барымтадан кайтучы Касыйм белән Морат бәк очрашуы, бер яктан, сюжет сытыгындагы әһәмиятле буын булса, икенче яктан Морат яки Касыйм, Сихәт бәй кебекләрне әхлакый бәяләргә. Яхшылык һәм Явытлык, Мәрхәмәт һәм Хөсетлек, Кин күңеллелек һәм Эчкерлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрен аңлатырга юл ачса, тарихи яктан Казан ханлыгынын жнмерелү. тирә-яктан ярдәм ала алмау сәбәбен билгеләп куя, фәлсәфи яссылыкта исә мал. байлык беренче планга чыкканда, кешенең кадере-кыйммәте югалу турындагы нәтиҗәгә алып килә. Шулай итеп, фантастик уйланма-тышкы кабык, эчтәлек катламы булып кала, ә инде асылда «Тамга» кеше, яшәеш, үткән һәм бүгенге хакында уйланып язылган милли-фәлсәфи әсәр дип бәяләнергә лаек. Повестьның исеме милли-символик яңгырашка ия. тамга—хәтер, тамга— гарнхны һәм киләчәкне белергә ярдәм итүче билге, тамга—буыннан-буынга тапшырыла килүче холык-фигыль. тамга—ялгышу яки уңышның милләт язмышына әверелүе, тамга—һәр кешенең киләчәккә җибәрә торган хәбәре дә. «Тамга» .шторларның киләчәк буынны кисәтүе, милләтнең иртәгесен кайгыртып хәвефләнүе кебек тә аңлашыла, чөнки әсәр җебенең төенләнү ноктасы—танып булмаслык язулар «тылсымлы инану сүзләрен» сөйләргә, кабатларга чакыра. Милләт язмышы хакында үзен инанганны тәкърарлау, шуны укучыга җиткерү—язучы, иҗатчы кешенен иң төп бурычы, әлбәттә Икенче повесть—«Игезәкләр*, әйтерсең, беренчесен дәвам итә. Кайчандыр супертранспьютер хикмәте белән үткәнгә сәяхәт иткән Маратның «игезәге» пөйда булу, анын Марат та, Морат бәй хәтерен саклаучы да икәнлеге сер томанына төрелгән. Авторлар бу хәлнен саташу-аң югалту нәтиҗәсе булуын да кире какмый, ләкин «игезәкне» Лотфинын да күрүе хакындагы соңгы вакыйга гайре табигый хәлне чынбарлык кебек аңларга юл ача. Фантастик катлам милләтнең бүгенгесенә бәя бирү вазифасын башкара. «Игезәк». Морат бәй исеменнән, мондыйрак сүзләр әйтә:«Сез хөрлегегезне жуйгансыз(...). Сез кем икәнлегегезне оныткансыз, горурлыгыгыз югалган(...). Кайда безнен хөрлек, иркенлек?! Дин беткән, ден беткән Казаңда. Иман беткән! Ул гынамы? Тел беткән, кайчангы дошманыбыз телендә дөрес итеп сөйләшә, аңлаша алуны дәрәжә саный башлагансыз» Шунда ук бүгенге укучыга юнәлгән сүзләр килә: «Бүген беркем дә сезне дин тотмаска, татар иманын сатмаска мәжбүр итми. Иманлы, динле, денле булу авыр, ай-һай, авыр эш! Яулап алган халыктан сезгә җинүчеләрдә тамыр җибәрә торган рухи ялкаулык иңгән Шуннан котылмыйча торып, Казан горурлыгын, татар иманын яңартмыйча торып сез бу йокылы-уяулы сәрхуш тормыштан, имансызлык баткагыннан чыга атмассыздыр, шәт». Бу сүзләр әсәрнең идеясен, язылу максатын бик ачык күрсәтеп тора Моратның кырым татарларына ярдәмгә китеп баруы да рухи ялкаулыктан котылуның бер юлы булып аңлашыла. Янәшәдә үк фантастик уйланманын вазифасы искәртелә; «Хәтер көчен, хәтере көчле халыкны беләк көче белән жинеп булмый». Хәтер көче хакындагы хыялый уйланма, шулай итеп, милләтнең хәтер көчен уятырга һәм кузгатырга теләп әдәби формага төрелгән, әдәби әсәргә әйләндерелгән булып чыга. Повестьларның өченчесе—«Сонгы кисәтү» башкарак дулкында язылган. Әсәрдә сүз милләткә генә түгел, гомумән, кешелек дөньясына яный торган куркыныч, афәт хакында бара. Гомумиләштерү ясап, бу афәтне Явызлык дип атарга мөмкин Авторлар төшенчәне конкретлаштырмый, әсәр эчендә дө берничә аңланылу варианты саклана. Марат исеменнән әйттерелгән: «Яманлыкнын башы кешедәдер» дигән сүзләр аны әхлакый категориягә әйләндерә. Ришат көндәлегендәге һәм ана аваздаш Лотфи фикерләре сәясәткә ишарә ясый: «Киләчәктә татарның рухи байлыгын, гыйльми хәзинәсен тудырасы кешеләр бер-бер артлы юкка чыга Юри сайлап алалармыни?!» Ә инде Ришат үлеме. Лотфи юлыккан бәлаләр, соңгы шартлау Явызлыкны, гомумән, яшәеш нигезендә ята торган. Яхшылыкка каршы торучы көч итеп карарга кирәклекне искәртә. Шунысы кызык: Яхшылык һәм Явызлыкнын фәлсәфи категорияләр итеп акланышы, алар арасындагы чикнен бик шартлы билгеләнүе фантастик уйланма катламында да. детальләрдә лә кабатлана. Жомабай карт үзенә ярдәмгә ашыккан Маратны башта Җенния дип кабул итә Марат билгеләгәнчә, бер үк таш «мәгълүм бер ешлыктагы нурланыш тәэсирендә кеше күнеленә курку, шом салса, икенче бер ешлыкта инде хөрлек, рәхәт талгынлык хисе уятуы да ихтимал* Фантастик уйланма, төрле ешлыкта тарала торган тавыш дулкыннарынын кешегә тәэсире үзгәрү теориясе кешелекне борчыган кайбер табышмакларга (мәсәлән. Бермуд өчпочмагы) жавап варианты бирә. Әсәр кешелекнең юкка чыгу куркынычын әйтеп кисәтә. Марат ясаган аппарат белән бергә табораториянен шартлатылуы ярдәмне фән-техника прогрессыннан көтәргә түгел, бәлки кешене • үзгәртергә кирәк дигән идеягә китерә Текстта элгөрге цивилизацияләрнен юкка чыгу сәбәбе -ваемсызлык һәм әхлаксызлыкта» дигән сүзләр бар. Димәк, хәзерге кешелек жәмгыяте дә шушы ук сәбәп аркасында юкка чыгарта мөмкин Милләткә янаган куркынычның башы табигатьтән ераклашуда (-табигатькә тоташкан кендегегезне югалта барасыз, димме »). ә инде кеше һәм жәмгыятьнен озын гомерле булу сере үзара ярдәмләшүдә («Бер-беренә ярдәм итмичә яшәп булмый. Менә шул озак яшәтә торгандыр да инде адәм баласын...») дип күрсәтелә. Әсәрнен сюжет-комлозиция бирелеше дә катлауланган: Марат һәм Лотфн сызыклары аерым-аерым үстерелеп, сонгы ноктада гына килеп тоташалар. Явызлык китереп чыгарган курку, шомлану-шикләнү хисләренә, кан түгелү, авырту-газап һәм үлемгә капма-каршы автор күзаллаган идеал тормыш тергезелә. Ул Миңнурый белән Ришат мәхәббәте һәм үзара мөнәсәбәте, бср-берсе өчен корбан булырга әзер Марат һәм Лотфи дуслыгы. Жомабай карт мисалында башкаларга хөрмәт һәм ярдәмчеллек. Марат белән Джон Кеннет арасындагы хезмәттәшлектән җыела Алдагы әсәрләрдә кеше һәм милләт язмышы бер төенгә төйнәлгән булса, бу повестька Америка галимен һәм планетанын төрле урыннарында ак яки кара энергия туплану хакындагы теорияне кертү милләт һәм кешелек тарихын тоташтырырга ярдәм итә Нәтижәдә. әсәрдәге фәлсәфә дә киңәя: кешенен эш гамәлләре, уй-омтылышлары милләт язмышына тәэсир итсә, милләтләр язмышы— кешелек тарихы ул. Милләтнең юкка чыгуы кешелекне дә юк итәргә мөмкин, дигән кисәтү китерелә Гомумән, кеше һәм жәмгыять хакындагы фикерләрне фәлсәфи яссылыкка күчерә бару—Ф Латыйфинын ижат юлы. тоткан мәсләге ул. Иң сонгы әсәрләреннән берсе—«Бәйсез этләрне атарга* (1999 ел) дигән фәлсәфи-символик повесть төрле әзерлектәге укучыга атап уйланган берничә әдәби катламны берләштергән үзенчәлекле, татар әдәбияты өчен яна күренеш дисәк, ялгыш булмас. Эчтәлек катламын аңлауга эпиграф юл күрсәтә: автор әсәрен -сугыш елларында туган, балалык, үсмерлек еллары үтә дәһшәтле һәм авыр чорларга туры килсә дә сынмаган, хыялларына тугрылык саклый белгән* замандашларына багышлый Повесть икенче класста укучы авыл малае Харис исеменнән сөйләнелә һәм аның хыялы белән башланып китә: гыйлем алып, матур һәм белемле кешеләр булып туган якларына өйләнеп кайту ул! Монысы киләчәк эше, Хариснын тагын бер хыялы бар тачка ясау Нәкъ менә шушысы сюжет жебен сузарга ярдәм итә дә инде Тачкасына тәгәрмәч алган Харисны караклыкта гаепләү һәм аклау булып вакыйгалар төгәлләнә һәм укучы күз алдына сугыштан сонгы авыл тормышын, анын кайгы-борчуларын, авыр көнкүрешен, самими балалык омтылышларын китереп бастыра. Бу катлам Харисның саф күңелен, уй фикер, хис-кичерешләрен, кешеләргә, тормышка, әхлакый кыйммәтләргә мөнәсәбәте матурлыгын күрсәтеп сокландыра. Харис—татар әдәбиятындагы балалар образлары галереясын баета торган, үзенчәлекле һәм жылы, җанлы булып чыккан Шушы эчтәлеккә «яшереп» кенә, укучыны игътибарлы укырга чакырган кебек, җәмгыятькә бәя урын алган. Ул нинди элементлардан жыела сон? Алар шактый, бөтенесе бергә, мозаика кебек, совет хөкүмәте дип аталган системага хөкем карары булып жыела. Шуларны күздән кичерик. Жәмгыять икегә аерылган: халык ачлы-туклы яши. җитәкчеләр бөтенләй башка төрле тормышта яши Эш башында наданнар, эшлексезләр утыруы кирәк, чөнки акыллылар ялганга каршы көрәш ачарга мөмкин Хөкүмәт халыкка ярдәм игү түгел, аны талау сәясәте атып бара Халык куркытылган, хәтта үз хәленнән зарланырга, дөреслекне кычкырып әйтергә дә кыймый. Үткәнне сүгү һәм пычрату, бүгенгене мактау чәчәк ата. тарихны оныттыру сәясәткә әверелгән. Милли аңны буу руслаштыру колач жәя Нәселсезләр, милләтсезләр, динсезләр, телсезләр, дснсез намуссызлар заманы бу* Кечкенә Харис шаһит булган күренешләрдә, анын 10» әтисе белән әнисе сөйләшкәндә, мәктәп хакында сүз барганда җәмгыятькә менә шундый нәтиҗәләр чыгарыла һәм алар автор бәясен дә тәшкил итә. Эчтәлек катламында Хариснын тормышка ашкан хыялы—эт үстерергә теләп, көчек тәрбияләве хакында сүз алып барыла. Әсәрнең ахырында милиционер этне атып китә «Бәйсез этләрне азарга!» дигән гыйбарә шушы урында янгырый. ләкин ул фәлсәфи-символик катлам барлыкка китерә. Харис, авыл малайлары—бәйсез, хөр булып дөньяга килгәннәр, ләкин җәмгыятьтәге кануннар шул бәйсезлек белән көрәшә, хөр фикерлеләрне юк итә. ди язучы Идея малайның хыялларын сөйләү белән үстерелә: бәйсез кешедә генә зур хыяллар, олы максатлар булырга мөмкин, колларның хыял-максатлары—канатсыз! Язучы бу әсәреңдә кеше, буыннар һәм милләт фаҗигасен система һәм ул тәрбияләгән катлык психологиясе белән аңлата. Әсәрдәге һәр образ, һәр деталь шартлы-символик гомумиләштерү баскычына күтәрелә Харис белән Лштия—үсеп килүче буын вәкилләре. Хариснын өти- әнисе—кол кабыгына куып кертелгән буынныкылар, мәктәп һәм укытучылар— шушы системаның тәрбия коралы булса, милиционер образы үзенә ярдәм иткәннәргә—начарлык белән җавап кайтару, көчсезләр белән көрәшү кебек моментларга игътибар юнәлтә. Хариснын Тигр атлы эте. тачка ясаганда кулын яралавы, яки тарих китабындагы татар-монголларга каршы көрәшнең шөрехләнүе, татар әдәбияты укытучысының дөнья әдәбияты җәүһәрләре турында сөйләү белән мавыгуы кебек детальләр дә эчке, икенче мәгънәгә ия Алар Ф Латыйфинын «Хыянәт». «Ишелеп төшкән бәхет» кебек әсәрләре белән дә ассоциациягә керә, яңадан-яңа нәтиҗәләргә китерә. «Ф Латыйфи прозасы нинди ул?*—дигән сорау куеп карасак, моңа бер сүз белән генә җавап бирү дә мөмкин түгелдер. Әсәрдән-әсәргә авторның сайлаган тормыш материалы үзгәреп тора: ул укучысын әле ерак тарих төпкелләренә алып төшә («Хыянәт»), әле тылсымлы-мифологик серләр ача («Көмеш беләзек), але бүгенге жәмгыятъ-яшәешкә үзенчәлекле-усал бәя белән сискәндерә («Ишелеп төшкән бәхет»), ате фәлсәфи-символик гомумиләштерүләр ясаучы эссема жанрын татар әдәбиятында «сынап» карый («Бәйсез этләрне атарга!), хыял һәм киләчәк белән үткән тарихны тоташтырып, бүгенге хакында сөйли башлый (фантастик повестьлар) Ләкин әсәрләр өчен уртак яклар, хасиятләр дә бар. Милләт язмышы хакында борчылучы, укучысында милли горурлык уятырга омтылучы автор, милли реализм агымына туры китерелгән әдәби эшләнеш: милли каршылыкның барлыкка килү-үсү-чишелүе кебек уйланылган сюжет, милли характер һәм милли тормыш картинасын тудыру, татар әдәбияты традицияләрен дәвам итүче өслүб, «нәкъ безнеңчә» җырлап торучы тел... Тарихка һәм киләчәккә күз ташлау язучыга бүгенге көн проблемаларын күтәрергә, бүгенге укучы белән сөйләшергә, хәзерге яшәешкә бәя бирергә ярдәм итә. Димәк, прозаик буларак Ф. Латыйфи— милли бүгенгенең җырчысы, хәзергебезнең елъязмачысы. Шуңадыр, ул публицистика аткәсендә эшләвен дә дәвам итә (1998 елны анын «Уяну» китабы басылып чыкты). «Уянып киләбез... Уяныйк та җиң сызганып эшкә тотыныйк. Безнең өчен беркем дә хыялларыбызны тормышка ашыру юлында эшләп йөрмәс. Барысы да үзебезгә бәйле. Үзебез эшлик!» диюче автор үзе—әдәбият һәм публицистика, журналистика өлкәсендә кыйммәтен бернинди үлчәүләргә дә салып булмаслык эш күрсәткән кеше. Ә инде «Татар булу белән горурлану хисе безгә кайчан кайтыр икән?! Ләкин, никадәр кызганыч булмасын, бу сорауга унай җавап табар көннәр шактый ерак сыман тоела мина» дигән сүзләр Латыйфинын милләт язмышы өчен борчылып, милли дулкында иҗат ителгән әсәрләре ате күп булачагын, үз укучысын янадан-яна табышлар белән сөендерәчәген дә сөйләп тора сыман. Феврсыь, 2003 ел.