Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРЫМДА КҮРГӘННӘРЕМ

Мостафа Җәмилевтә кунакта БАКЧАСАРАЙ шәһәре. Мин кырымтатар халкының мәшһүр улы—кырымтатар халкының Милли Мөжлесе рәисе Мостафа-бөй Җәмилевтә кунакта Без аның яңа бистәдә төзелгән ике катлы йортында сөйләшеп утырабыз Безнең очрашмаганга алты ел Мостафа-бәй бер дә үзгәрмәгән. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела Төрмәләрдә, айлар, хәтта елга сузылган сәяси ачлыклар кичереп, -какланганбу легендар шәхес төрки милләтләрнең гражданлык көченең, потенциясенең расламасы, паспорты. Мин килгәндә Кырым республикасының Премьер-министр урынбасары Әдип Гафаров та Мостафа-бөйдө иде Әйе кырымтатар халкы соңгы елларда үзенең угылларын шундый урыннарга үстерде. Алар барысы да милли хәрәкәт чапаныннан чыкты. Без Әдип белән таныш түгел идек. Мостафа- бөй безне таныштыра: «Болар безнең булачак кырымтатар хөкүмәтенең беренче әгъзалары *> Ул бүгенге хөкүмәттә милләтара мөнәсәбәтләр, репатриантлар, депортацияләнгөн халыклар, социаль мәсьәләләр сферасы белән җитәкчелек итә икән Өрек җимеше кебек кояшта янган, каракучкыл йөзле, кыска буйлы, физик яктан нык бәдәнле бу егет белән без туганнарча күрешәбез. Әдип бик тыныч, тыйнак кеше, ул безнең сөйләшүдә бөтенләй катнашмый диярлек. Мостафа-бәй ниндидер исемне, вакыйганы, мәгълүматны исенә төшерә алмыйча туктап калганда гына ул шундук ярдәмгә килә... Бүлмәдә эссе Бер-берсе белән ярыша-ярыша эшләп утырган ике вентилятор һаваны җиләсләп өлгерә алмый Мостафа-бәй, төрекләр сыман, көһвә (кофе) бик ярата һәм еш эчә Көһвәне Премьер-министр урынбасары үзе ясый Мин кәһвә яратмасам да. «Хөкүмәт әгъзасы үзе ясагач, эчми булмый инде ,дигән булып, ара тирә уртлап куйган булам Минем Мостафа-бәй белән берничә тапкыр очрашканым, әңгәмәләшеп утырганым бар иде Ике тапкыр Казанда да күрешкән идек Архивымнан аның беренче тапкыр Казанга килгәнендә төшереп алынган сурәт килеп чыкты. Мәрхүм көрәштәшем Марат Мөлековның якты чырае да булган бу сәхифә минем күңелемдә сагынычлы-моңсу уйлар уятты Мостафа-бәй миңа без күрешмичә торган чорда үзе турында чыккан ике китап бүләк итә -Российская Федерация против Мустафы Джемилева. (Омский процесс)- (Киев, 1998) һәм «Шестой процесс Мустафы Джемилева» (Симферополь, 2001) Бу китапларның никадәр кызыклы булуын чамалап, мин Ахыры Башы 5 санда. 8. .к. У • шунда ук Мостафаның үзенә сиздерми генә, аларны татарчага төрҗеме иттереп бастырып чыгарып булмас микән дип хыяллана башлыйм Китаплар икесе дә -Крымскотатарское национальное движение* дигән сериядә чыкканнар Соңгысын Төркиянең Әхмәт Ясәви исемендәге фонды һәм. бая әйткәнемчә Донецкиның «Шахтер» клубы президенты, чыгышы белән Казан татары миллионер Ринат Әхмөдов чыгарган Мостафа Җөмилев безнең якташыбызга бу Һәдиясе өчен бик тә бик тө рәхмәтле Укучы хәтерләсә бу кеше күптән түгел Казанда булып. Президент Минтимер Шаймиев белән очрашты Бу китапларны күргәннән соң мин кырымтатар туганнарыбыздан ак көнләшү белән көнләшеп тө куйдым Бераз алда әйтелгәнне кабат лап өйтөм нишләп без, казан татар милли хәрәкәте, миллият өчен көрәш тарихын шундый китапларда мәңгеләштерел калдырмыйбыз9 Шул ук Марат Мөлековлар турында китаплар язмыйбыз9 Кемнәрнеңдер миннән дә шулай дип соравы мөмкин Беренче карашка, дөрестер бу, егетләр Әмма, әмма Бер мин генә ничек өлгерим9 Бу юнәлештә мин эшләгәннең йөздән бәрән эшләсен иде безнең кайберөүлөребез9! Бу мактанудан әйтеләме? Юк, бу гарьләнүдән әйтелә Нинди бөек кешебезне хәтергә алма, аның турында китап язылмаган. Кая безнең үзебезнең «ЖЗЛ-ыбыз Аны бит Габдулла Тукай турындагы китабы белән тәнкыйтьнең сирәк кабилиятенә, принципиальлегенә ия булган Ибраһим агабыз Нуруллин башлаган иде Аны кем дәвам итте? Үзенең Җәлил турындагы хезмәтләре белән Рафаэль Мостафин Безгә билгеле булмаган нидидер сәбәпләр аркасында эшен азагына кадәр алып барып җиткермәсә дә Киләчәк буыннарның Җәлилнең Сталин һәм Гитлер диктатураларына карата булган мөнәсәбәтен бик тө беләсе киләчәк Ул кем корбаны булды да, кемнең курчагы булды9 Ул, изелгән милләт вәкиле буларак, ике сандалның да корбанымы, әллә мәсьәлә биредә башкачарак торамы? «Интернациональ-демократ» Рафаэль Мостафин моны инде әллә кайчан ачарга тиеш иде Тагын кем язды бөек шәхесләр турында китап? Равил Фөйзуллинның «Сәйдәш» поэмасы. Ибраһим Нуруллинның «Тукай» романы. Җәмит Рәхимовның "Батырша" романы, Рашат Низаминың Фәрит Яруллин турындагы -Ут һәм җыр» романы Такташ турындагы тетрәткеч китапны Фәүзия сеңлебез Бөйрөмова язган икән Тагын кем? Башка мондыйлар бер дә искә төшми Без бит мең бөегебез турында мең китап язып үзебезне күтәргән булыр идек' Исемнәрен исемә төшкәнчә, очраклы гына алам кая безнең Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатыйх Көрими, Мулланур Вахитов. Көрим Тинчурин Салих Сәйдәш, Фатыйх Көрим, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Мансур Мозаффаров. Рөстәм Яхин Альфред Халиков, Әбрар Көримуллин кебек титаннарның фәнни биографиясе9! Кая атаклы Кол Гали Кол Шәриф Батырша Акай-батыр кебек каһарман көрәшчеләрнең, Шиһабетдин Мәрҗани Риза Фәхретдин кебек галимнөребезнең, Көримовлар кебек нөширлөребезнең. Хөсөенов, Юнысов, Агафуров кебек байларыбызның, Петр Гаврилов. Гази Заһитов, Мөгубө Сыртланова кебек солдат каһарманнарга кадәр булган улларыбызның һәм кызларыбызның, кыскасы, милләт тарихына кергән меңләгән шагыйрь, язучы, философ, галим, көрөшчелөребезнен гыйльми биографияләре91 Кем язарга тиеш аларны безгә—нинди Розенкранцлар91 Нигә шулкадәр «Тукай премиясенә капланып», -■үзенә үзе күзе төшкән Нарцисс»лар, үшәннәр без9' Әгәр безнең язучылар атаклы кешеләребез, Академик Мансур Хосәнов. Кырымтатар \һши Монсмсе роше Мостафа Жрмилвв Нам Татар Ижршмигыи үюге роисе Марат Момкае ТИҮкорьитаемда Кашн. 1ЧЧ2е.) бөек замандашларыбыз, мәшһүр татарларыбыз турында, әйтик, талантлы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез, драматургларыбыз Рахмай Хисмәтулла, Рәшит Бөшөр. Зиннур Мансуров. Ризван Хөмид, Марсель Гали. Гәрәй Рәхим. Газинур Морат. Зөлфәт Зөлфәт Хәким, Лерон Хәмидулла. Нәбирә Гыйматдинова. Мөдәррис Әгъләм Наис Гамбәр, Ләбиб Лерон. Ркаил Зәйдулла һәм башкалар берәр кечкенә генә китап (брошюра!) язган булсалар да. без никадәр баеган булыр идек' Әлбәттә, мондый китапларны башта язарга кирәк. Аннан аларны чыгару өчен Ринат Әхмөдовларың кирәк Әнә бит, эзләгәч, кырымтатар туганнарыбыз тапкан Казантатар туганнары арасыннан тапканнар. Мондый китаплар чыгару өчен, әлбәттә, мондый тарихларың, материалларың булу зарур Кешеләр, шәхесләр кабатланмаган кебек, тарихлар да кабатланмый. Әмма бездә. Казан татарында, без күтәрерлек тарих һәм кешеләр юк дип әйтеп булмас иде Бездәге тарихмы?! Бездәге тарих! . Тарих бит ул күтәрә белү, тарихны тарих ясый белүгә бик нык бәйләнгән. Сез Батырша белән Салават Юлаевны гына искә төшерегез һәм чагыштырып карагыз Батырша кебек бөек шәхеснең тарихтагы роле Салаватныкы гынамы?! Әмма бүген Салаватның исем-абруе нинди биеклектә дә. Батыршаныкы нинди халәттә? Салаватны кем белә дә. Батыршаны кем белә? Салаватны, башкорт буларак, башкорт һәм аның курае гына Салават итте Молодчина аларга Нигә татар да курайны күтәрми17 Курай—беренче чиратта татар уен коралы бит ул!.. Милләте ягыннан татар булган Батыршаны бөек батыр, философ, мәгърифәтче итеп татар да башкорт та күтәрмәде һәм аны бүген аерым тарихчылар даирәсе генә белә. Менә бит ул ничек. Без, Казан татарлары, үзебезнең патриотизмга хезмәт итмибез Беэ—батыр. Әмма без урыс империясе өчен сугышларда гына батыр. Урысның үзеннән дә батыррак. Үзебез өчен дигәндә юк без. Чүп без Уфа радиосын, телевидениесен борып ачу белән башкортның җәйге челләдә дә төлке бүрек кигән баласы тиргә төшеп •Яшөһен Салават1 дип кычкыра Аның турында җырлар җырлый башлый. Сикерегт-сикереп бии башлый Безнең Казан радио-телевидениесеннөн синең шундый нәрсәне күрүең-ишетүең мөмкинме? Казан ул җырласа да гел «куркак куяннар- турында җырлый Биесә дә. батырлык биюе түгел, бер мәгънәсез -Корт чакты-ны бии башлый. Кайвакыт, аптыраган чакларда, «Соң безнең, татарның, болай Салаватка табынган сыман табынырлык, горурланырлык бер кешесе дә булмаган мәллә?'—дип үзеңнөн-үзең сорап куясың. Нишләп без, татарлар, шундый бер. -бердәнбер» булса да табыныр батыр -тудырмаганбыз», яки башкорт кебек, уйлап тапмаганбыз»? Тарих өчен «кичә генә туган» шагыйрь Габдулла Тукай белән моннан ике гасыр ярым элек туган «Салават-Батыр»—болар бит икесе ике төшенчә. Икесе ике категория Милләттә сугышчан рух. батырлык тойгысы тәрбияләүдә шагыйрьләргә караганда Батыр Салават кулайрак» түгелме? Без. Казан татарлары, бу хакта уйлап та караганыбыз юк. Без. Казан татарлары, тарихыбызга битарафбыз Барны күрмибез. Юкны эзлибез. Күбрәк үзара тарткалашабыз. Көнләшеп, аяк чалабыз. Кызганычка каршы Сез былтыр бер төркем сәяси алыпсатарларның Татар халкы Милли Мәҗлесен ничек итеп таратуларын гына исегезгә төшерегез. Безнең Милли Мәҗлес ничек бетерелде дә, аларның Милли Мәҗлесе ничек үстерелде? Әлбәттә, тарткалаш кырымтатар милли хәрәкәтендә дә бар. Анда да бер-беренә аяк чалучы. милләт байлыгына кул сузучылар бар. Ләкин алар беръберсен былчыракка батырмыйлар, шөкер Хәтта дәүләтчелекнең безнеке шикелле «автоном формасы- да булмаган кырымтатар җәмгыяте лидерларын -ашатмый», аларны ничек кенә булса да үстерергә тырыша. Әгәр алар безнең шикелле вак тарткалаш юлыннан киткән булсалар. Милли Мәҗлес милләтнең легитим дәүләтчелек формасын алмас чит ил президентлары аның белән исәпләшмәс, аның оешмалары барлык Кырымны биләп өлгермәс һәм хәрәкәт үзенең арасыннан Мостафа Җәмилев. Рифат Чубароа, Надир Бекиров. Әйшә Сеитморатова. Ильми Үмэров, Лилия Буджурова. Әдип Гафаров, Ремэи Ильясов һем башка шундый шәхесләрне үстермәгән һәм сакламаган булыр иде; Исемнәре аталмаганнар гафу итсеннәр, мин үзем белгәннәрне генә атыйм • Минем Мостафа-бәй белән алдан сөйләшеп куелган әңгәмәм башлана Бу безнең уз гомеребездә икенче әңгәмәбез Беренчесе моннан алты ел элек булган һем -Убитъ империю!» диген китабымда басылып чыккан иде Шулай итеп, беренче сорау -Бисмилләһир-рәхманиррахим Мостафа бәй. мин казантатар җәмәгатьчә легенө Сезнең ярдәм белән кырымтатар җәмгыятенең бүгенге социаль сурәтен ачып салу бурычын куйдым Әйтегез әле. соңгы биш-алты елда, кырымтатар халкында күзгә күренерлек нинди уңай күренешләр булды7 Мостафа авыр тын ала Бераздан ул тыныч, ерактан килгән, чакча» кына ишетелгән -хәлсез» аһәң белән сөйли башлый: —Беренчедән, мин гыйззәте нәфес казантатар халкына үзләренең кырымтатар кардәшләре белән якыннан кызыксынганы өчен рәхмәтемне белдерәм һәм язылачак материалыгызда безнең исемнән барча туганнарга кайнар сәламнәр җиткерүегезне үтенөм Моннан унбиш көн элек кенә Казанда кырымтатар сәнгате бәйрәме булып узды Аның уңышлы үтүе белән без канәгатьбез һәм. форсаттан файдаланып Татарстан җитәкчелегенә. Президент М Шәймиевкә рәхмәтләр иңдерәбез Үз чиратыбызда без киләсе елда. Ходай кушса, Кырымда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате декадасын үткәрербез дигән ышаныч саклыйбыз Әлбәттә, бу безнең реаль бәйләнешләрнең башлануы гына әле Үзебезнең хәлләргә килсәк Күрәсең, тормышның кануны шулайдыр инде—эшләнгән саен эшләр аз тоела, күзгә күренми Чөнки, кая карама, хәл ителәсе мәсьәләләр Бер караганда, алар шактый Иң мөһиме, без. сөргеннән үзебез өчен Урта Азия һәм башка яклардан яңа табигый халәткә шул ук үзбәк һәм башка яклардагы иҗтимагый-сөяси халәттән яңа иҗтимагый-сөяси халәткә кайтып төшкән халык. Украинаның, гамәлдә урыс республикасы булган Кырым республикасы шартларына берегә кулайлаша, социология теле белән әйтсәк, интеграциялөнө алдык Бу бик тирен мәгънәгә ия булган гамөли-фөлсөфи процесс Сөргеннән кайту ул бит гади -кайту» гына түгел Ярый, кайттың, ди Илең бармы? Юк Җирең бармы7 Юк Йортың бармы7 Юк Эшең бармы? Юк Сиңа почта буенча каяндыр ун тәңкә акча җибәргәннәр Син аны ала аласыңмы7 Пропискаң бармы7 Юк Паспортың бармы7 Юк Социаль яклаучың бармы7 Юк Бүгенге кырымтатар җәмгыяте кайтуның нәкъ менә шул «кайтканнан соң җирле йортлы, пропискалы, эшле булу» мәҗбүриятләре аркасында иза чигә Әйе безнең соңгы ун елдагы иң зур социаль җиңүебез бар—без өч йөз меңгә якын кардәшебезне туган Ватаныбызга кайтара алдык Әмма бу еле аларны җирле, пропискалы, йортлы, эшле, ягъни тулы хокуклы гражданин иттек дигән сүз түгел Башта төзелеш өчен җир алып булмады, хәзер башланган төзелешне дәвам итеп булмый—акча юк (Мостафа^өй өстәлдә яткан кәгазьләрне караштыра ) Украина Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча бүген Кырымда 265 мең кайткан татар исәпләнә Алар барысы 70 мең гаиләгә береккән Кырымда барлыгы 2 миллион кеше яшәгәнлеген исәпкә алсак, бу барлык халыкның 12,6 процентын тәшкил итә Аларны җирләштерү, исәпкә алу ягъни пропискага кертү иң кискен мәсьәләләрнең берсе иде Украина Президенты Леонид Кучма тырышлыгы белән Үзбөкстан белен Украина арасындагы килешүдән соң без бу мәсьәләдә шактый уңышларга ирештек 265 мең кешенең 258 меңе бүген җирлөштерелеп, паспорт режимына кертелгән Үзләрен чын Кырым татары, туган Ватаны улы—патриоты итеп тойган кардәшләребез кайтып бетте дип әйтергә мөмкин Кайтмаганнар арасында— күбрәк матди хәлләре бик начар, йө булмаса артык яхшы булып, гаиләләре белән үзбәк җиренә нык береккән кузгалырга хәленнән килмәгән кешеләр Украин гражданлыгы кабул итеп тә кайда яхшы шунда яшәп азапланган ун меңгә якын кардәшебез бар Үзбөкстан белән Кырым арасында -сәяхәт иткән» әмма өлегө Үзбөкстан белән араны да өзмәгән Украина гражданлыгына да күчмәгән кардәшләребезне дө исәпкә алып. үген Кырымда өч йөз меңнән дө ким булмаган милләттәшләребез яши дип әйтергә мөмкин 22 мең гаилә төзелеп бетмәгән йортларда гомер кичерә 25 мең ягъни 8 мең гаилә өйдәш формасында хосусый фатирларда гомуми торакларда яши 110 мөң татарның бөтенләй торыр урыны кж Дәүләт әле дә булса, күп кенә очракларда, хәтта туганнарында горырга урыны булган милләттәшләребезне дә теркәми Андыйларның саны гомумтатар халкының 4 процентын тәшкил итә Паспортта вакытлыча теркәлүең дә булмагач, эш эзләп маташырга мөмкинме9 Нәтиҗәдә, милләтнең эшкә яраклы өлешенең яртысыннан күбесе—142 меңе—эшсез Менә шуннан чыгып безнең хәлләрне чамалый аласыз инде Әмма «Шайтан гына өметсез», дигәндәй, без дә өмет белән яшибез һөм соңгы биш елда, кырымтатар гавамы әле һаман үзенең дәүлөти мөстәкыйльлегенә дә Кырымның җирле, төп халкы итеп танылуына да ирешмәгән шартларда, мондый уңышларга ирешүебезгә шөкрана да итеп куябыз Без Украина Президенты Леонид Кучма. Украина хөкүмәтендә кураторыбыз булган Премьер-министр урынбасары Владимир Семиноженко. Кырым республикасының яңа парламент рәисе Борис Дейч, Кырым республикасы Премьер-министры Сергей Куницын. Милләтләр Эшләре буенча Дәүләт Комитеты рәисе Григорий Середа кебек күркәм инсаннар белән бик тә килешеп эшлибез Соңгы елларда Кырым татарларына акча бүлүнең артуы нәтиҗәсендә, безнең өчен дәүләт алып барган төзелеш эшләре—3. йортларга, бакчаларга су үткәрү—7, электрлаштыру 3.5 тапкырга артты Сез сораган «уңышлар-ның кайберләре менә шулардыр Башка уңышларыбыз да бар Шуларның беренчесе минем фикеремчә Украина Президенты каршында кырымтатар милләте вәкилләре Шурасы булдырылды Президент кимендә елына бер тапкыр безнең Шура әгъзалары белән очраша һөм без әйткән фикерләр таләпләрне исәпкә алып. Украина хөкүмәте алдына гомумдөүлөти бурычларны куя Үзбөкстаннан кайткан кардәшләребезгә Украина гражданлыгы алуның гадилөштерелүе Украина Президенты каршындагы Дәүләт белән идарә итү Академиясенә кырымтатар милләте вәкилләре өчен гарантияле урыннар булдыру. Кырым республикасы Мәгариф министрлыгы каршында кырымтатар мәгарифе идарәсен төзү, милләтебезнең югары белем бирү өлкәсендәге башлангычы булган Кырым индустриаль-педагогия институтында яңа бүлекләр ачылу, Исмәгыйль Гаспралының тууына 150. кырымтатар театрына 100 ел тулу уңаенан Акмәчет кырымтатар музыкаль-драма театрына, ниһаять,«Академия театры»исеме бирелү Шуннан (Ул Гафаровка ымлый) Өстә әле. Әдип, өстә... Әдип Гафаров: —Безнең халкыбыз утыз процент тәшкил иткән Карасу-Базар районына газ үткәрә башлау, кайбер районнарда, җирле советларның карары белән кырымтатар халкына җир пайлары бүленә башлау, безнең милләтнең закон чыгару һәм хөкүмәт органнарында үз вәкилләрен булдыра башлау Мостафа-бәй Җөмилев: —Әйе. әйе, дөрес әйтәсез. Кая карама, башлау!.. Дәүләтнең закон чыгару һәм законнарның үтәлешен тәэмин итү даирәләрендә үз вәкилләребезне булдыра башлау—бу принципиаль мәгънәгә ия мәсьәлә Быелның языҗөендә Украинаның Югары Радасына һөм Кырым парламентына булып үткән сайлауларда без барлыгы 9 депутатыбызны үткәрә алдык. Әлегә бу ситуация тудырган уңыш кына дип исәпләнсә дә. зур сәяси мәгънәгә ия уңыш Барлык халыкның 13 процентын тәшкил иткән Кырым татарлары депутатларның биштән бере чамасын алып торырга һөм безгә бу санны закон үзе гарантияләргә тиеш Без моның белән тулаем булмаса да канөгатьбез Милли хәрәкәтебезнең ике актив җитәкчесе Ильми Үмәров. мәсәлән Кырым парламентының рәис урынбасары булып сайланды ә менә безнең белән бергә гәпләшеп утырган кардәшебез Әдип Гафаров (Ул Гафаровка баш кагып ала) хөкүмәт Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде МинемУкраина ВерховныйРадасына депутат булып үтүемне дә шул уңышлар исәбенә кертергә кирәктер Республиканың элеккеге парламент рәисе коммунистларның һөм урысларның иң карагруһларын җитәкләгән Леонид Грач блогы җимерелгеч җиңелүгә дучар булды Әи, алар безгә нинди генә пычрак ишмәделәр! Урыс шовинистларының үзәк органы булган «Крымская правда- газетасы менә нәрсәләр язды (Мостафа-бәй алдындагы газетадан нәрсәдер эзли һөм көлә-көлә укый) - Нынешней весной нагло, чисто силовым пугем был устранен с попитческой арены председатель Верховного Совета Крыма Леонид Грач » Әйтерсең, урыс шовинисты Леонид "рач сайлауларда үзенең инсаннарга каршы булган сөясете нәтиҗәсендә түгел, ө. имеш, аларның оятсыз рәвештә раслауларымча 2002 елда безнең халык тарафыннан -силовым методом» бөреп төшерелгән Әйтерсең, безнең халкыбыз 1944 елда -силовым методом» куылып алып кителмәгән' Нишлисең, сәясәт шундый нәрсә инде, «грачи прилетают и улетают » Шул ук газетаның мөхәррире карагруһ Михаил Бахарөв менә нәрсә яза ■ Представители Русского блока не получили ничего. тогда как нелегитимные действия нелегализованного в правовом поле меджлиса привели к нелогичному результату—получению постов в руководящих орга нах Получается. что законы для русских. белорусов и других народов одни а для татар, а вернее. для меджлиса,— совершенно другие » Менә бит ничек Һаман да Кырым татары начар Урамда ятса, исеме татар булганы өчен начар. Өй төзеп керсә, татар булуына -карамастан» төзеп кергәне өчен бигрәк тә начар Барыбер начар Сайлаулардан соң икенче көнне -Крымемә правда- газетасының беренче бите тулысы белән «Русская идея требует консолидации»,—дип чыкты Анда нинди генә нәрсәләр юк! Халык, ничек кенә булмасын, матбугатка ышана. Ул шулай тәрбияләнгән «Гәзиткө язганнар»,—ди ул.» Безгә алар белән матбугат сугышы алып баруы мөмкин түгел. Үзегез күз алдыгызга китерегез: дәүләт ярдәменнән мәхрүм татар газетасы 800-2000 тираж, урыс телендәге кырымтатар газетасы нибары 9000 тираж белән чыкса. Грачларның шовинистик «Крымская правда» -Крымское время-лары дәүләт исәбенә 100 мең тираж белән басыла Безнең исәпләүләр буенча, элеккеге СССР территориясеннән безгә тагын да кайтырга тиешле миллөттөшлөребезнең гомуми саны 200-250 мең чамасы Уңайлы шартлар тудырылган хәлдә бу халыкның 95 проценты кайтуы ихтимал. —Мостафа-бөй, безнең барлык бу тырышлыкларыбыз милләтнең киләчәге хакына эшләнелә Ә менә милләтнең киләчәге аның зыялы, укымышлы һәм үз телендә зыялы булуына бәйле Сөргеннән кайткан, чит-ят якларда уз телендә белем алудан мәхрүм булган кырымтатар милләтен махсусан программа нигезендә, милләтнең һәр баласы өчен мәҗбүри рәвештә туган телендә укыту юлында нинди омтылышлар белән яшисез? Гомумән алганда, андый омтылыш бармы9 Без. төркиләр, яшерен-батырын түгел, ата-бабаларыбыз төзеп биргән бөек мәгариф системабызны беренче булып әләф-төләф ител бетердек Бу юнәлештә кырымтатар милләте Рөсөйнең башка төрки милләтләренә үрнәк була алмас идеме9 —Сез бик тә авырткан җиргә кагылдыгыз Юк, өлегө без үрнәк була алмыйбыз Без бу үрнәкне Казаннан көтәбез Сездә моның өчен барлык шартлар да бар Габдулла кардөшемез Тукай нәрсә дигән әле? -Сезгә ваҗибдыр миңа ярдәм кыйлу'5»—дигәнме9 Кырымга кайткач туган балалар инде мәктәпкә килде, килүләрен дәвам итәләр Алар милләт өчен гражданнар булса да. дәүләт өчен өлегө граждан түгелләр Менә бит нинди ясалма каршылык Гражданин—син бу җирнең тулы хокуклы хуҗасы Паспортлы Җирле Йортлы Эшле. Туган телеңдә укулы Пенсияле Гражданнар булгач, аның хокуклары социаль якланырга тиеш, шулай бит? Әлегө безнең бу юнәлешләрдә эшлисе эшләр чиксез Без яшермибез, милләтне үз телендә укытуга күчерү безнең глобаль бурычыбыз Ул безнең рухи камиллеккә омтылуыбызның мәгънәсе һем гарантиясе Әйтергә кирәк. Леонид Кучма җитәкләгән Украина җәмгыяте һәр милләткә, шул исәптән кырымтатар милләтенә үз телендә уку өчен яхшы перспективалар ача Ләкин бу бурыч—без ничек кенә теләсәк тә, бүген һәм якын киләчәктә тулаем тормышка ашырыла алмый торган бурычыбыз. Моның сәбәпләре дүрт Кырымтатар Милли Мәҗлесенең милли мәгариф сәясәте югары хакимият тарафыннан әле дә булса расланмаган. Чөнки татар милләте Кырымның төп, җирле милләте буларак конституцион статус алмаган Бу—бер Кырымтатар милли мәгарифе белән шөгыльләнгән махсус дәүләт структурасы өлегө кадәр булмады, ул әле оешып кына килә Бу— ике Милли Мәгарифкә булган финанс чыгымнары аерым маддө буенча оармыи. ул сөргеннән кайткан милләтнең тормышын җайга салу программасы буенча алып барыла һөм аңа киткән акча гомумтөзелешкө бирелгән акчаның 2-3 процентын гына алып торды Быелдан гына аның микъдары Ю процентка җитәргә тиеш дигән директива бирелгән Димәк, акчасыз милләтнең балаларын туган телендә укытып булмый Болары—объектив сәбәпләр Әһәмияте ягыннан болардан да ким булмаган, болардан да •дошманрак» булган дүртенче, субъектив сәбәп бар ул милләтнең шактый өлешенең ата-аналык педагогикасы, милли педагогикадан читләшкән булуы сөргендә сукбай фәлсәфәсен үзләштереп, үз балаларын бары тик -чит телдә укытып кына кеше итәргә мөмкин-, дигән ялган доктринага инанган булуында Аңа әле татар теле- түгел, ягъни баш өстенө куыш кирәк Реаль тормышта ул шулай да Баласын бары тик «урыс телендә генә инженер итә алуга» инанган ата-ана, эстетик категория булган гүзәллекне меркантиль категория булган файдадан аера алмаган ата-ана. еш кына милли мәгарифкә каршы чыгып, үз-үзенө аяк чала Ул яхшы, чын, гадел, милли, дини, тәртипле, эчкечелекнең, наркоманиянең нәрсә икәнлеген дә белмәгән кырымтатар баласын бары тик туган тел һөм ислам нигезендә генә тәрбияләү мөмкин икәнлеген өлегә күз алдына китерә алмый Хәлләремез турында менә шундый-шундый тасвират —Мондый күренеш Казан татары өчен дә табигый Хәтта һәр колониаль милләт өчен. —Әйе. аның төбендә индоевропеизм дигән нәрсә ята. Әйе. индусларны бары тик инглизләр генә, татарларны бары тик урыслар гына кеше итте әлифба алып килде, тел бирде, мәдәният алып килде, имеш Бу фәлсәфә дистә еллар буе. буыннан-буынга сеңдерелә килә икән, ул инде хәлиткеч факторга—милләт өчен тормозга әйләнә Инсан күңеленә беренче чиратта сөкинө вә тәфәккер (күңел тынычлыгы, тынлык) кирәктер Бу халәт тормышың, үзең белән риза булудан килә. Кырымтатар милли мәгарифенә килгәндә, без өлегә үз хәлләремез белән бер дә канәгать түгелбез Үткән гасырның туксанынчы елларында сөргеннән кайтуның беренче шаукымлы елларында булып алган җанлану шактый сүрелә төште Өч сәбәптән Беренчедән. Рәсөйдә барган демократик чигенү, милитар борылыш украин җитәкчелеге һөм җәмгыятенә дә тәэсир итми калмый. Икенчесе—даирәләрдә урлашу көчәйгәнгә күрә олигархлар ятимнәрне талау көненә килеп җитте һөм бу гади халыкта болай да көчле булган финанс кытлыгын тагын да көчәйтте Өченчедән—яңа гына сөргеннән кайткан милләттә, яңа шартларда телне төрле сфераларда куллану өчен социаль ихтыяҗ юк Шулай да безне бер нәрсә куандыра: үзе күптән түгел генә милли изүдән котылган украин җәмгыяте -вак» милләтләрнең тел ихтыяҗын әлегө ихтирам итә Алда да шулай булсын иде. Инде, иншалла, урындагы шовинизм, башка җирләрдәге кебек. Украинада да котырып китеп, безгә татарларга зыяны тия күрмәсен иде дип Ходай Тәгаләгә зарый кылабыз Мостафа-бәй беразга туктап кала, кәгазьләрдә эзләнә башлый Сүзне Әдип Гафаров эләктереп ала: _ —Шулай да балаларыбызны туган телдә укытуга күчерүдә шактый позитив үзгәрешләр бар 1988 елда ук ата-аналар теләге белән Кырым республикасы мәктәпләрендә татар теле өйрәнелергә тиешле телләр исемлегенә кертелде 1990 елда беренче дүрт кырымтатар сыйныфы ачылды 1993 елда беренче кырымтатар милли урта мәктәбе эшли башлады Укытучылар белән тәэмин итү өчен Акмәчет университетында кырымтатар филологиясе Кырым индустриаль-педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты факультеты ачылды Анда белем алучы студентларның 50 проценты Кырым татарлары Кырымучпедгиз нөшриятендө әсбаплар чыгарыла башлады Кырым республикасының Министрлар Советы 199Г елның августында украин һәм кырымтатар телендә укыта торган мәктәпләр тәрбияви учреждениеләр челтәре булдыру турында 260 санлы карар кабул иткән иде Бу карарны ата-аналар зур илһамлану белән каршыласа да. без яңа мәктәпләр ачу өлкәсендә әллә ни алга китә алмадык Шартларыбыз җитмәү сәбәпле, кайбер туган телдә укытырга тиешле мәктәпләребез дә •Ике телдә укыта торган мәктәп- итеп үзгәртелде. . Мостафа-бәй дәвам итә: —Менә менә таптым' Биредә кызыклы гына мәгълүматлар очраштыра Кырымтатар укытучыларының -Мәгариф- ассоциациясе мәгълүматлары буемча бүген Кырымда мәктәп яшендәге 40000 татар баласы бар. Туган телебездә 7 мәктәп эшли Анда 2500гө якын бала белем ала. Татар һәм урыс телләрендә 13 мәктәп бар Анда 3000 бала укый Кыскасы, кырымтатар балаларының 6 проценты туган телендә, 7,7 проценты ике телдә укый Әгәр без бу халәтне Бөек Ватан сугышына кадәр булган хәл белән чагыштырсак, күренеш болайрак килеп чыга ул заманда мәктәп яшендәге балалар саны шул чама—36 мең була. Кырымда татар телендә 371 мәктәп, алар арасында 280 башлангыч, 68 тулы булмаган урта. 21 урта мәктәп эшли. Болардан тыш ике һәм тагын да күбрәк телдә укыткан 53 мәктәп була. Гомумиләштереп әйткәндә, татар баласы белемне гарантияле рәвештә үз телендә алган һөм шуңа күрә әдәпле дә. белемле дә. физик яктан таза да. иманлы да булган Кырымтатар халкы борын-борынгыдан укымышлы халык Хәтта илле еллык сөрген чорында да без мәгърифәт җепләребезне өзми саклый алдык Рәсәйнең кайбер милләтләре «үз теләкләре- белән милләтләреннән баш тартып, урыс булып язылганда (мукшылар), без сөргендә дә егерме мең тираж белән газета, ун мең тираж белән журнал чыгарып килдек Украинаның миграция хезмәте мәгълүматлары раславынча, бүген Кырым татарларында һәр 1000 кешегә 300 югары белемле туры килә Бу-без белемебез ягыннан украиннардан кала икенче урында (аларда—360) торабыз дигән сүз Моңа кадәр кырымтатар милләтенең украин гражданлыгына күчерелми торуы, пропискасы булмавы безнең яшьләребезнең ВУЗларга керү мөмкинлеген бик чикләде Хәзер бу чикләр алынды, мәсьәлә акчага барып төртелде Килеп туган ситуациядән чыгу өчен Кырым хөкүмәте депортациялөнгөн милләт балаларын түләүсез укыту буенча карар кабул иткән иде. 1996 елда 95 гаризаның 74е 1998 елда 127 гариза канөгатьләндерелде. әмма акча вакытында түләнмәгәч, хөкүмәтнең уку йортлары алдындагы бурычлары күбәйде, нәтиҗәдә, бу ысулда белем алучыларның саны кискен кимеде Болардан тыш безнең 500гө якын егет-кызларыбыз Төркиядө белем ала Әмма аларның сирәкләре генә илгә кире өйләнеп кайта Кайтканнары да белгечлекләре буенча эшкә урнаша алмыйча җәфа чигә йә карбыз сатарга, йә эшсезләр армиясендә тырай тибәргә мәҗбүр була Балаларыбызны Төркиядө укыту һич кенә дә мәртәбә түгел Болай да сөргендә гомерен уздырган милләтнең балалары да биш ел буе ата-ана җылысыннан читтә гомер кичерергә мәҗбүр Яшь күңелнең бит әле еш кына бозыклык, мәзәммөт юлыннан да китеп баруы ихтимал, шулай бит? Киләчәктә безнең милләт күпме зыялылар белән байыячак? Бүген Кырымның 7 югары уку йортында һөм 2 техникумында 3076 студент, шул исәптән 2110 кеше түләүсез укып, 966 студент исә коммерция нигезендә үзләре түләп укый Бу Кырымдагы барлык студентларның 18,1 процентын тәшкил итә (Укучым, гафу ит, Мостафа-бөй шулкадәр аныклык белән бу саннарны китергәндә мин сискәнеп куйдым «дәүләтсез» Кырым татары бу саннарны белгәндә -дәүләтле» Казан татары үзенең ничә баласы кайда белем алганын белә микән?!) Соравыгызга шактый озынга сузылган җавабыбыз шушы. Айдар-бәй -Рәхмәт Мостафа-бөй Кырымда мин шактый кардәшләрем белән очрашып, сөйләштем Сөргеннән кайтканнан соң. иске булган -яңа» Ватанда тормыш корган халыкта, беренче чиратта яшьләрдә, «җиргә тамырлану■ ягъни яшәргә өйрәнү, интеграция синдромы барлыкка килә Ул бик нечкә нәрсә Еш кына психологик шаукым алу. җан җәрәхәтләү кебек күренешләр белән бәйле Казан татары атаанасы өчен дә хас күренеш ул. Әмма без инде ул фазаны үткәнбез, бу юнәлештәге югалтуларыбыз бихисап булса да. аңа татарча мыштым гына -күз йомганбыз• Кырымтатар ата-аналарында ниндидер шом сизелә, алар балаларында яңа Кырым, урыс Кырымы шартларында урыслашу, көнбатышчылык шаукымында сукбайлашу. эчкечелеккә бирелү милли әдәпне оныту әхлаксезлек. катнаш никахларга җиңел карау күренешләрен күреп, бик борчылалар Сөз. кырымтатар халкының Милли мәҗлесе рәисе, бу тенденцияләрдә табигый закончалык күрәсезме, әллә оолар вакытлы, очраклы күренешме? Милләттә әүвөл кайтырга омтылып, соңыннан ник кайтканга үкенү тойгысы яралмыймы? —Иншалла. милләттә андый үкенү юк һөм булмас та дип фараз итик. Шулай да. сез безнең җәмгыятьнең яңа бер чирен бик нечкә тотып алгансыз Әйе. ул чир сезлөрдө күптән бар, ләкин сез аның белән килешкәнсез Без аның белән килешергә җыенмыйбыз, әмма вакытлыча булса да исәпләшмичә дә булдыра алмыйбыз Эш бөләсезме нәрсәдә? Сезнең Урта Азиядән кире Рөсөйгә, Рөсөйнең урта полосасы өлкәләренә кайткан урысларның үз фаҗигасына игътибар иткәнегез булды микән? Алар, мөселман әхлагы даирәсендә, эчкечелек белән имгәнмәгән төрки-мөселман арасында яшәп, аек акыл, хезмәт сөеп тәрбияләнгән халык Алар Рөсөй шартларына андагы эчкечелеккә, төртипсезлеккө өйрәнә алмый җәфалана һем кайберләре хәтта үзләренә кул сала башлый. Бездә, Аллага шөкер, бу симметрик мисал түгел, мин моны проблеманың ниндидер микъдарда охшаш булуын аңлату өчен генә китерөм Без моңа кадәр, төрки татар, мөселман өммәте, татар белән бер гаиләдән, бер өммәттән булган төрки вә мөселман үзбәк даирәсендә яшәдек Безнең кануннар төрки, мөселман кануннарында тәрбияләнгән иде Әйтик, Үзбөкстанда исерек килеш урамга чыгуны, кеше алдында хатын-кыз, ир-ат белән белән кочаклашып, үбешеп торуны, сүгенүне, төкеренүне, транспортта өлкәннәргә урын бирмәүне күз алдына да китерә алмаган татар баласы, монда, Кырымда, урыс арасында -иркенгә чыккан» яшүсмер, мондый тыюлар аша бик җиңел атлап чыга ала. Телевидение оятсыз котыра. Радиода да оят юк. Ятса, йорты-урыны. эшләсә эше, сөйсә, дистөләгөн-марҗа «красоткалары» белән уратып алынган. Яшьләр арасында катнаш никахлар арта, хәтта гаилә һәм башка социаль сәбәпләр буенча безнең милләттә беркайчан да булмаган үз-үзеңө кул салу кебек күренешләр күренә башлады Бераз алда әйтелгән иҗтимагый тотанаксызлык халәте -иркенлеккә чыккан» әмма тормыш тәҗрибәсе булмаган яшь егетләребезне, яшь кызларыбызны шайтанчылык магнетизмы белән коралландыра. Милләт баласы бу шартларда судагы тоз кебек тиз генә эреп югала ала. Без аларны мондый сәкыймлектән (бозыклыктан) сакларга тиешбез. Вә ләкин моңа каршы күсәк күтәреп кенә көрәшеп буламы? Юк. Моңа каршы без бары тик милли гаилә тәрбиясе, милли мәктәп тәрбиясе, ислам тәгълиматы аша гына көрәшә алабыз Һәм шулай итәбез дә Дөрес, кырымтатар җәмгыятендә бу мәсләктә яңа куркыныч тенденцияләр хасил булды. Бу безне бик тә борчый. Бездә бу хакта, ярымшаяртып һәм гомумиләштереп: Кырымда, татарга каршы өч нәрсә—урыс маты, урыс марҗасы һәм урыс Генасы. ягъни ГАИ хезмәте һөҗүм итә, диләр... Безгә шулардан сакланырга кирәк. Калганы Ходай Тәгаләдән һәм үзебезнең тырышлыктан тора... —Тирән эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә, Мостафа-бөй. Инде килеп, соңгы сорау. Казанга барырга җыенмыйсызмы? —Безгә җыену озак түгел. Әмма миңа, кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе рәисенә, мондый рөхсәтне милләтем бары тик рәсми чакыру алгач кына бирә Чакыру алган хәлдә, казантатар туганнарыбыз белән очрашу безнең өчен һәрвакытта да чук гүзәл вакыйга. «Кырымда начар яшәү—оят...» "КЫРЫМДА начар яшәү—оят Мин нәрсә эшләргә, кем белән ничек эшләргә икәнлеген белөм » Бу шигарь кырымтатар милли хәрәкәте лидерларыннан берсе. Кырымның 59 нчы сайлау округыннан Кырым парламентына депутат булып үткән, парламентның рәисе урынбасары булып сайланган Ильми Рөстәм улы Үмөровның программасыннан _ Ильми-бәй минем күптәнге танышым Хәтта дустым дип әйтергә мөмкин Без аның белән моннан нәкъ биш ел элек Төркиянең Измир каласында үткән Төрки халыклар Ассамблеясының IV Корылтаенда танышып дуслашырга өлгергән идек Без аны ул чакта Ассамблеяның рәисе итеп сайлаган идек . , Ильми искиткеч тә мөлаем инсан. Ул матур инсан Аның белән сөйләшүе дә эшләве дә җиңел Әгәр Мостафа Җөмилев кырымтатар сәясәтенең архитекторы булса. Ильми Үмөров аның иркен чалымнар ярымшаян гыйбарәләр белән эш иткән шагыйре Әгәр шулай чагыштырырга яраса-Сергей Есенины Үзбөкстанның берничә колачлы чинар агачларыңда ботактан-ботакка сикереп, уйнап үскән бу «малай» бүген инде яңа Кырым демократик дәүләтен төзүчеләрнең берсе Менә без аның белән Кырым парламенты бинасының өченче катындагы 103 нче кабинетында сөйләшеп утырабыз Ягъни, мин казантатар матбугаты өчен аңардан интервью алам Ильми моңа рәхәтләнеп риза булды Бу офис—аның рәсми офисы Ильми Кырым парламенты җитәкчелегенең өченче баскычында тора. Шулай итеп, беренче сорау: Ильми-бәй сез сөргеннән кайтканнан соң, кырымтатар милләтеннән беренче булып урындагы парламентка депутат булып кына түгел, парламентның җитәкчел структурасына сайланган инсан Әйтегез әле. милләте ягыннан татар булган инсаннар ничегрәк итеп җирле хакимияткә күтәрелә һәм милләтнең үзе турында кайгыртырга тиешле җитәкчелеге ничек үстерелә? Кырымның төркиләрне җене сөймәгән карагруһчыл җитәкчелеге шартларында бу бит бик тә авыр бурыч -Без үзебезнең бу юнәлештәге бурычыбызны нәкъ өнә шул «авыр» икәнлеген аңлаудан үти башладык Кырымтатар милләтен әле булса Кырымның төп җирле милләте итеп Милли Мәҗлесне әле һаман да милләтнең бердәнбер вә легитим җитәкчел органы итеп танымаган шартларда безнең милләт вәкилләренең төзелештә бригадир итеп билгеләнүе дә гадәттән тыш вакыйга иде 1994 елдан соң Кырым Югары Советында бары тик бер Рифат Чубаров кына рәис урынбасары, ө мин Анатолий Франчук хөкүмәтендә вице-премьер булып эшләп алган идек Безнең белен халык арасында вакуум булды чөнки, ни өчен дигәндә татарлардан түбәнге һәм урта звено җитәкчелегендә кадрлар үстерелмәде 1997 елда хакимияткә Грач -очып килгәч» без һәм безнең белән бергә берничә министр урынбасары, унбер районда рәис урынбасары булып эшләгән татарлар -отставкага ычкындык» Шуннан бирле без хакимияттән читтә булдык Бу инде безнең хакимияткә икенче тапкыр килүебез Әйе хәзер заманнар үзгәрә һәм. Ходайга шөкер, безнең файдага үзгәрә Әлбәттә, безнекелөрдөн өлегө «сам-нар түгел, «зам»нар гына күтәрелә Нишлисең, без изелгән милләт балалары, шунысына да куанабыз Бүгенге көндә Кырым хакимиятендә татарлардан парламентта—1 (мин булам) хөкүмәттә—3. министр урынбасарлары булып—7. шәһәр һәм район хакимнәре рәисләре урынбасарлары булып—16. район советлары рәисләре урынбасарлары булып 3 татарымыз эшли Бездә барлыгы 16 район һем 7 шәһәр исәпләнә Һәр министрлыкта урынбасар булып бер татар утыра дип әйтергә мөмкин Әмма көч структуралары—милиция, куркынычсызлык хезмәте һәм армиягә безнең татар кадрларын урнаштыру бик авыр нәрсә Берәүләр тели—алмыйлар, икенчеләр тест, -сиземләү детекторы» аша үтми, өченчеләр үзләре теләми Байтак татарлар хуҗалык органнарында җитәкче урыннарда эшли Әмма болар гына аз әле Бик аз. Закон чыгару һәм законнарны үтәүне тәэмин итү органнарында эшләүче Кырым татарларының вәкиллек күләме милләтнең саныннан чыгып караганда өч мәртәбә кимрәк Ничек кенә булмасын, куанычларыбыз бар Кайчандыр, моннан унбиш ел элек. Акмәчет базарында сату иткән татар кешесен күрү мөмкин түгел иде Бүген исә Акмөчетнең Үзәк базары һәм башка базарларда сәүдә Кырым татарлары кулына күчеп бара Кара диңгез буендагы ял базаларында, курортларда, ял йортларында, юл буйларындагы сәүдә нокталарында аш-су. сөт-катык яшелчә белән, гомумән алганда, татарлар сәүдә итә Бу безнең акча-икьтисад мөнәсәбәтләребез аэ-азлап булса да ныгый, дигән сүз Кырым татарына бүген ышаныч кредиты кирәк Ссуда кирәк. Вак бизнес, бәләкәй сәүдә аякка бассын өчен, кешеләр эш белән тәэмин ителсен өчен процентлы ссудалар кирәк Әмма, кызганычка каршы, болар өлегө барысы да матур теләк булып кына кала килә Чөнки алар милләтнең яңа шартларда гражданин буларак ныгуына бәйле Гомумән алганда, гражданлык, җир, эш. органнарда вәкиллек белен КЫРЫМДА КУ 14 ОН Н 1-П‘КМ тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәү кырымтатар җәмгыяте алдында Гамлет куйган сорауны күн -Булыргамы безгә, әллә булмаскамы-7» Чынлап та Яшәргә йортың йорт төзергә җирең, эш йөртү, эшкә урнашу өчен гражданлыгың паспортың, кулыңның, күкрәгеңнең көчен куярга урының булмаган очракта адәм баласы нишләргә тиеш? Аның бит үз язмышына ачынып ник туганына үкөнеп. үз көчен бөтенләй көтмәгән юнәлешкә юнәлтүе мөмкинАның актив социаль элементтан актив антисоциаль элементка өйләнүе мөмкин. Без җитәкчел структураларда кырымтатар халкының вәкиллеген милләт санына пропорциональ итә алсак, безгә бу мәсьәләләрне хөл итү җиңелрәк булыр иде бәлки. —Ильми-бөй. сөргеннән кайткан халыкның, ул сәяси яктан акланган булса да. урындагы халык белән чагыштырганда социаль статусы икенче Аңа, ул үзе кайчандыр бу җирнең төп милләте булган булса да, шикләнеп, кыеклатып карыйлар Бу шартларда кырымтатар милләте лидерларына сәяси көрәш алып барганда, әйтер идем, көтелмәгән. -экстравагант« адымнарга да барырга туры киләдер Сез кайбер шундый көтелмәгән адымнар. Кырым шартларындагы сайлау үзенчәлекләре турында сөйләсәгез иде. —Бик дөрес әйтәсез Бүгенге Кырым шартларында татар милли хәрәкәте алып барган сәяси көрәш—закон белән халык дипломатиясе арасында яткан, гел яңарып, көтелмәгән формалар белән баеп торган һәм мәңге тере булган иҗат Ул ниндидер шагыйренә фантазия белән өртелгән Әйе мин казантатар туганнарыбызга безнең сайлаулардагы эш үзенчәлекләребез сайлау нәтиҗәләре турында сөйләү кызыклы булыр дип уйлыйм Үзегез күз алдына китерегез Моңа кадәр Украинаның бер генә сәяси хәрәкәте фиркасе дә сайлауларда безнең Милли Мәҗлес белән бердәм хәрәкәт итүгә бармый иде Алар безне тар милләтчелектә гаепләп, «исәпкә алмаска» тырышалар иде Бу сайлауларда исә күренеш бөтенләй башкача булды Милли Мәҗлес барлык Украина масштабында күзгә күренерлек сәяси көчкә әверелде Без Виктор Ющенко җитәкләгән «Наша Украина» блогына кердек Югары Радага сайлауларда безнең блок беренче, коммунистлар икенче. Президент блогы өченче урынны яулады. Кырымда Ющенко өчен бары тик татарлар гына тавыш бирде. Кырым парламентына сайлауларда коммунистлар беренче, соцдемократлар икенче, Ющенко блогы өченче урынны алды Без йөз округның 7сендө җиңеп чыктык, нәтиҗәдә, җиде урынны яулап, Грач блогыннан үткән депутат Безазиевне дә санап, сигез татарны парламентка үткәрә алдык. Коммунистлар парламентка рәис итеп элеккеге рәис—бөекдержавачы Грачны без исә үзебезнең блоктан Борис Давыдович Дейчны күрсәттек Милләте белән Румыниядә туып-үскән яһүд. Судак шәһәрендә яши. санаторий директоры Белгечлеге ягыннан экономист 64 яшьтә Кырымда христиан- славян дәүләте төзү белән янган Грачның абруе халыкта бик тө түбәнәйгән иде Без Грачның татарны җирсез итү сәясәтенә каршы берничә көчле акция ясадык Бу акцияләр, теге, сез сөйләвебезне үтенгән «көтелмәгән адымнар» исәбеннән буладыр инде (Ильми-бәй көлә) Алар шуңа күрә дө Украинада гына түгел, бөтен дөнья матбугатында яңгыраш тапты Грачны бары тик тупас көч. басым аша гына хакимияттә тоткан «Урыс блогы» парламентка рәис сайлау чорында үзенең аюларча чалышбасарлыгын, сыгылмалы эшли белмәвен күрсәтеп җиңелде. Нәтиҗәдә, Грач рәис таныклыгын тапшырып, залдан чыгып ук китәргә мәҗбүр булды Борис Дейч күпчелекне алды Безнең Грачка карата үз исәп-хисабыбыз бар иде Моннан ике елга якын элек Украина президенты каршында кырымтатар милләте вәкилләренең шурасы төзелде Моңа ачуы килгән Грач үзенең «Аксакаллар шурасы»н булдырды Сез беләсез, милләтнең балалары арасында төрлесе була Грачның картаеп, акыл ягыннан инде җиңеләя, үз мәнфәгатьләрен милләт мәнфәгатьләреннән өстен куя башлаган 24 кырымтатар сәяси сукбаен табып оештырган «аксакаллар шурасы-н милләт шунда ук «акшакаллар шурасы» дип атады Һөркайсына кабинет, хезмәт хакы, шәхси машина бүленгән бу -акшакаллар советы»на Милли Мәҗлес сәяси бойкот белдерде Хөкүмәт үткәргән утырышларның берсендә мин залга кырымтатар флагын чыгарып элмичә, кырымтатар милли гимнын уйнамыйча утырышны башламаска. аксакаллар шурасы белән хезмәттәшлектән баш тартырга тәкъдим керпем Бу Кырым телевидениесе буенча туры эфирдан барды Аксакаллар шурасы озакламый яшәүдән туктады. Бу вакыйгалардан соң мине -Гражданин намусын түбөнсетудө гаепләп хөкемгә тапшырдылар Грач хөкем процессы белән астан үзе җитәкчелек ипе Хөкемгә тапшыручылар миңа 50000 гривна (урыс акчасында—300000) штраф салуны таләп ипелөр Хөкем -нибары15 мең гривна белән чикләнде Хәзерге көндә мин үземнең Бакчасараи район хакимияте рәисе урынбасары вазифасының айлык хезмәт хакы суммасыннан 20 процент күләмендә -штрафтүләп барам Ягъни, үземне изүчеләрне баетам Әйдә алсыннар, алар барыбер баемый бит 1999 елның маенда без кырымтатар халкының сөргенгә куылуына 55 ел тулу уңаенан Кырымның барлык районнарыннан Акмөчеткө -Кайгылы Марш» оештырдык Акмөчетнең Үзәк мәйданына 45 мең татар җыелды Без анда чатырлардан шәһәрчек булдырдык Куркуга төшкән Кырым республикасы җитәкчелеге шәһәрнең украин театрында -Хәтер кичәсе- үткәрергә мәҗбүр булды Җыелышка Грач та килде Президиумга менеп утырды Ул чыгыш ясарга тиеш иде Мин залдан белдерү белән чыгыш ясадым —Кырымтатар халкына бу кадәр рәнҗешләр китергән, безне гражданлыктан туган телебездән, туган җиребездән мәхрүм итү өчен барлык түбәнлекләрне эшләгән Грач залдан чыгып китәргә тиеш! Без аңардан бу җыелышта чыгыш ясау хокугын тартып алабыз! Зал котырып кул чапты Грач сөйләргә дип авызын ачуы була—зал кул чаба, авызын ачарга гына итә—зал тагын кул чаба, аяклары белән дөберди башлый.. Аны сәхнәдән төрткәләп төшерделәр Грач телен төшләп, залдан чыгып китәргә мәҗбүр булды Грачның сәяси карьерасы барлык Украина масштабында шуның белән юкка да чыкты Бездә аннан соң «Грачи уләтели- дигән тәгъбир генә тарихта калды Кырымтатар халкы лидеры закон белән оппозицион өхлакъ иҗаты арасында яши Әгәр шулай булмаган хәлдә, без бернәрсәгә дә ирешә алмыйбыз һәм алмаячакбыз да. —Ильми бәй. һөнәрегез буенча сез кем? —Т абиб-гинеколог —Бу бик кызык бит' Сез бүген дәүләт кадәр дәүләтне тудырасыз! —Мин бүген дәүләт тудыруга караганда балалар тудыруны, ягъни, табиб буларак, тормышка балалар кабул итүне кулайрак күргән булыр идем Социаль шартлары җиткән очракта бүген һәр Кырым татары гаиләсендә ике генә өстәмә бала тудыру белән без милләтебезнең санын бермә-бер арпырган һәм Кырым атавында сан ягыннан милләтара паритетка, тора-бара сан өстенлегенә ирешкән булыр идек —Булыр Алла боерса, андый көннәр дә килер Әлегө бит үзенең тарихи Ватанына кайткан Кырым татары үз җирендә тернәкләнеп китү өчен җир даулый Жир булса, җыр да иген дә. халыктан туым да—артым да булыр Кырымда килеп туган җир мөнәсәбәтләрен аңлатсагыз иде —Без әлегө начар яшибез Кырымда начар яшәү—оят Яхшы яшәү үэ җирең булу белән бәйләнгән Җир Туган җир (Ильми бәй бераз уйланып тора Аның күзләре дымлана ) Безнең халык «Җирле булу—Илле булу-,—ди Милләтебез сөргеннән кайткач. Кырымның шовинистик җитәкчелеге, әйткәнемчә Россия коткысы белән аңа җир бирмичә, илсез итү элмәге белән буа башлады Әгәр хакимиятнең кемнәндер котыласы килә икән, ул аны яратуы турында җырлар җырлый, әмма басып торырга, утырып торырга, димәк, яшәп торырга җир бирми—шуның беләнвәссәлам Әмма милләткә балалар үстерергә балалар үстерү өчен өүвөлдө бәрәңге үстерергә кирәк иде Моның өчен Кешегә имана җире, ягъни җир бүлемтеге кирәк иде Ләкин хакимият татарга бу -участокны- бирми, чөнки анда татар йорт төзи һәм бакчасын булдыра Бу шартлардататар -нишлисең инде, язмышыбыз шулдыр- дип җебеп утырырга тиөш идеме? Юк, без борынгы һунн бабаларымыз калдырган васыять нигезендә җирне үзебезнеке итеп тойдык Менә сезгә мисал Бүген Кырымда татар гаиләсе кулы белән төзелгән 50 мен йорт бар Шуларның 45 меңе үткен гасырның сиксөненче-туксанынчы елларында «самозахват» юлы, ягъни тартып алынган җирләрдә төзелгән йортлар Без үзебез 1987 елда шушы юл белән Бакчасарай янында 500 *ир бүлемтеге тартып ала алдык Хәзер бу бистәдә 4000 йорт бар Аны шеһөр дип атарга мөмкинАкмөчет янында шушындый ук юл белән төзелә башлаган Фонтан бистәсендә бүген ЗОООлөп йорт бар Аһ. ул заманнар! Ничегрәк эшләнә идеме? Хәзер инде сөйләргә ярый Мин Бакчасарай райбашкармасы рәисе Таряникка керем Ул яхшы адәм Һәм тезләнеп диярлек 500 участок сорыйм. Аның күзләре шар була —Моның өчен бернинди нигез юк,—ди бу.—Кайтучылар өчен мондый закон да. квота да юк. Җир алу өчен Кырымда ун ел яшәргә кирәк —Әгәр без җирләрне ничектер рөхсәтсез ала башласак’’—дим мин.— Сез моны күрми торсагыз? —КГБ, Прокуратура, башка органнар кая карар дип уйлыйсыз?—ди бу миңа ышанмыйча —Алар бит иртәгә үк застучат! —Ә сез әйтми торырсыз! Бер-ике атна көтәрсез! Ул күзләрен йомып килешкән кебек булды. —Ничә кеше сез? —Илле ике гаилә!—дигән булам мин аны-моны уйламыйча.—Күбрәк тә булуы мөмкин әле! —Бар! Син мине күрмәдең, мин сине күрмәдем1. Бер төн эчендә мин илле ике кешене таптым. Әмма таңга кадәр уйлап ятканнан соң, иртәгесен «җиргә казык кагарга» нибары 26 кеше генә килде Алар иң батырлары иде. Без ике көн эчендә уникегә дүрт метр мәйдан биләячәк йортларның нигезен бетон белән ныгытып та куйдык Биләмәләргә төзелеш материаллары китереп бушаттык Төзелеш башланып китте Безнең белән янәшәдә йөзгә якын йорт күтәрелә башлады Ике түгел, өч атнадан гына билгеле була бу хәбәр органнарга Бу хакта украин халкының намуслы улы Таряник та хәбәр итми тора. Шулай итеп, татарларга нигезне ныгытырга мөмкинлек бирә Кырым обкомының беренче секретаре Багров Таряниктан самострой төзелешләрен җимереп чыгу өчен бульдозерлар җибәрергә куша. Партия менә таралам, менә таралам дип торган заманнар иде Тракторлар, бульдозерлар да килде безне җимерергә Әмма без аларның юлына яттык. Безне керосин сибеп яндырырга маташтылар Барып чыкмады. Безне кулга да алып карадылар. Ләкин без бирешмәдек. Кырымтатар милләтендәге батырлык һәм сабырлык барлык төрки милләтләргә җитәрлек ул. Безгә каршы тагын да бульдозерлар җибәрүен таләп иткән Багровка Таряник: —Җибәргәннәре чак-чак исән-сау кайтты,—ди икән,—Боларын инде үзегез алып барыгыз!.. _ Яшь төзелешкә бер рота ОМОН солдатлары алып килделәр. Йорт- нигезлөрне кулдан җимерү һәм безне кулларны боргычлап алып китү өчен алар Таряниктан санкция таләп иттеләр. Әмма бирмәде рөхсәтне Александр Иванович Погром булмый калды. Без аңа мәңге рөхмөтлебез. Ул бүген Кырым хөкүмәтендә курортлар һәм туризм буенча министр булып эшли. Севастьяновка, Холмовка, Тополи һәм башка авыллар янында бүген зур шәһәр булып күтәрелгән татар авыллары менә шундый юл белән төзелде Безнең җирсез булуыбыз тарихы аңлашыладыр Ул бик тө гади Сөргеннән кайткан халык буларак, без җирсез идек бит инде Реабилитация нигезендә безгә тартып алынган җиребез дә, йортларыбыз да. мөлкәтебез дә кире кайтарып бирелмәде, герчә, кайбер кардөшлөребезнең йорт-ихаталары сакланган булса да Украинаның Җир Кодексы буенча җир пайлары бары тик колхозчыларга һәм колхозчы булган пенсионерларга гына бүленә Җир пае белән хәтта авылда яшәгән интеллигенция вәкилләре, хезмәткәрләр дә тәэмин ителми Халкыбыз сөргеннән кайтып төшкәч, Украина хөкүмәте Җир Кодексы турындагы законга тиешле үзгәрешләр керткән булса, татарлар җирне бәлки җиңел генә ала алган булыр иде Әмма андый үзгәреш кертелмәде Татарлар колхозларга әгъза итеп тә кабул ителмәде Һәм бу чарасызлык Кырымга аның төп милләте булган татарларны кертмәү, аларны моннан кире куу, сукбайга өйләндереп, хезмөтче-батрак ясау чарасы итеп кулланылды Без бу хакта Президент Кучмага дистәлеген хатлар җибәрдек, пикетлар демонстрацияләр сәяси ачлыклар, петицияләр оештырдык Боларның берсе дә тәэсир итмәде •Һәр район мәсьәләне үзенең эчке резервларыннан чыгып хәл итсен- Җаваплары шул булды Без вариантлар эзләдек. Һәм таптык Һәр авыл советы территориясендәге колхозларны, уставлары нигезендә. КСПлар. ягъни авыл хуҗалыгы предприятиеләре итеп үзгәртергә дә. мөлкәтнең формасын да үзгәртеп җирнең 15-20 процентын -рөзерв-та калдырырга Төрле хәлләр булуын күз уңында тотып без шундый шигарь ташладык -Җирләргә национализация үткәрергә һәм яңа пайлар булдырырга!* Бу исә резервтагы җирләрне авыл интеллигенциясе һәм Кырым татарларына бүлеп бирергә юл ача иде Хакимият вәкилләре моңа каршы чыгып, татарларга җир биргән очракта бары тик хуҗалыкта кулланылмый яткан чокыр-чакыр, тауташ -резервларын* гына бирергә дигән шигарь ташлады Җирләре күп һәм чагыштырмача яхшы булган районнар өчен бу күрсәтмәдән файдаланып булса да. әйтик, Бакчасарай кебек соргылт көлсу, начар туфраклы, әмма татарлар күп тупланган үзәк районда бүлү өчен хәтта мондый җирләр дө аз иде Әйтик, андагы 16 авыл советының өчтән берендә бу ярыйсы, өчтән берендә өлешләтә хәл ителде, өчтән берендә бөтенләй хәл ителми калды Бүтән резерв юк: тарихи тыюлык, лесхоз, авыл советы җирләре! Бу хәл борынгы сәнәк сугышларын искә төшерә иде Менә шушы җир пайларын яңадан карау турындагы таләбебез хәл ителмәү аркасында бүгенге көнгә татар халкының 80 проценты әле дө булса җир белән тәэмин ителмәгән Кайбер авыл советлары җитәкчеләре Президент Кучманың күрсәтмәсен бозып, татарларга җирне иң начар тау-таш кырлачларыннан гына бүләләр Кырым республикасында уртача җир пае 5,1 гектар булса да, татарларга дигәндә ул нишләптер 2 гектардан да артмаска тиеш булып чыга Авыл җирендә яшәүче татарлардан җир пае алучылар саны халыкның 18 процентын тәшкил итсә, урыс украин, белоруслардан бу күрсәткеч 50 процентка якын Җитмәсә, бу җирләрнең күбесе аларда файдаланылмыйча ята. яисә начар файдаланыла Татарлар җиргә, илгә, хезмәткә—җиләк җимеш үстерергә сусаган, әмма бирмиләр! Без кырымтатар халкының җирне башка халык вәкилләре белән бертигез алуын таләп итәбез Без өстенлек сорамыйбыз -Шупай да кырымтатар Милли Мәҗлесе лидерларының Украина җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре нинди7 Украинаның тышкы сәясәте белен сез килешеп бетәсезме? —Гомумән алганда, безнең үзара мөнәсәбәтләр әйбәт Украина Президенты Леонид Кучма каршында кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләренең Шурасы оештырылу безнең төрөккыяттө бик зурроль уйный Милли Мәҗлес лидерлары Мостафа Җөмилев, аның беренче урынасары Рифат Чубаровлар теләгән вакытта Президентның үзе белән очрашып сөйләшә алалар. Президент үзе. йә булмаса аның вәкиле елына бер тапкыр Шура әгъзаларыбелән очрашып, эшләнгән эшләрне барлыйлар, бөя бирәләр, яңа бурычларкуялар Тышкы мөнәсәбәтләргә килгәндә, минем карашка, Украинаның Көнбатыш һәм Россия белән мөнәсәбәтләрендә эзлеклелек юк Бу аның чагыштырмача яшь дәүләт булуыннан, сәясәттә салкын акылга, дипломатиягә караганда хискә өстенлек бирү, лидерларның өлегө җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибәле булмавыннан, украин милли характерының үзенчәлекләреннән дө килә Мәсәлән, НАТОга керү юлында Украина Көнбатыш белән Россия арасында уңга-сулга ташлана Украина Конституциясе буенча дәүләт территориясендә чит ил базаларына урын калдырылмаган, әмма шул ук Украина Кара диңгездә урыс хәрби базаларын тота. Кырымда Россиянең йогынтысы бик көчле Милләтара мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан барча тотрыксызлык, Кырым татарларына карата алып барылган кысым, сепарация барысы да тыгыз агым булып Лужков Мөскевеннөн (әлбәттә, урысларның хәрби базасы Севастополь аша) Кырымга килә Мөскөү хәтта Кырым республикасының региональ сәясәте белән дв җитәкчелек итә Берничә генә мисал 1987 елда Фирганөдә булып үткән вакыйгалардан соң татарлар йортларын бушка ташлап кайтырга мәҗбүр булды Бер үк вакытта Кырымда йортларга хаклар бермә-бер күтәрелде Татарларны кайчандыр сөргенгә куган, аларның йорт җирләрен яңа колонистларга бушка биргән Россия бүген яңадан кыен хәлдә калган татарларга ярдәмгә килергә тиеш иде Әмма ул Кырымда татарга каршы шау-шу күтәреп, кайткан халыкның чатыр-шөһөрчөклөрен яндыру, татарларны яман чирләр, шул исәптән себер язвасы, ящур алып кайтучылар дип. аларга каршы коткы тарату поездларга утыртып кире озатуларны оештырып җибәрде Ул бүген дө Кырым җитәкчелеген татарларга каршы котыртырга тырыша Әйтик, Татарстан Россиянең Кара диңгездәге хәрби базаларын мазут һәм нефть продуктлары белен тәэмин итеп тора. Шул ук вакытта суыкларда өшегән тугандаш кырымтатар халкы Татарстаннан грамм да мазут алалмый Бер үк вакытта Россия үзенең 19 регионын Кырым республикасы белән килешү төзергә рөхсәт итеп, шул ук Кырымга Татарстан һем Башкортстан белән килешү төзергә рөхсәт итми Ике арада куанычлы мисаллар да бар. Әле берничә генә көн элек Татарстанда кырымтатар сәнгате көннәре булып үтте. 2003 елның җөендә. Алла боерса. Кырымда Татарстан сәнгате һәм әдәбияты көннәре үтәчәк Беренче татар «Күмәк хуҗалыгы» МИН БЕРЕНЧЕ татар -күмәк хуҗалыгы- һәм аның рәисе белән таныштым Дөресрәге күптәнге танышым Назыйм Ибраһимов белән дип әйтүем. Ул. Хаҗи-Булат авылы милли мәҗлесе рәисе IV бөтенкырымтатар корылтаеның депутаты, без күрешмичә торган вакыт эчендә күмәк хуҗалык оештырып, аның рөистәшлөренең берсе булып өлгергән икән Һәм менә ничек булды безнең бу очрашу Кичке сәгатьләр иде. Мин диңгездә коенып кайтканнан соң ял базасындагы кечкенә куышыбыз алдында эскәмиядә утыра идем Алдымда каяндыр өермә кебек бер каракучкыл кеше калкып чыга: —Айдар ага! Әссәламөгаләйкүм' Сез биредә сәхрәдә ятасыз, ө без бу хакта бихәбәр1 Ул минем монда ял итеп ятканны безнең база ярында пөһлөвө белән сәүдә итепутырган Роза ханымнан ишеткән икән. Монысы да мәзәк кенә килеп чыккан Сөйләсәң—сүз. төртсәң—күз. диләр, бугай, бу очракта Назыйм, Бакчасарайдан килеп, кырык дәрәҗәдәге Кырым кояшында, пөһлөвөләрен сатарга кирәклеген дө онытып, минем Убить империю1» не укып утырган Роза ханымны күреп, аптырашта кала —Син бу китапны каян таптың9—дип сорый Назыйм —Нигә тапмаска?—дип сорауга сорау белән җавап бирә Роза—Аның авторы биредә ял итә, ләбаса! —Кит аннан! —Бер дә китмим! Менә монда тугызынчы вагонда яши ул! Менә шуннан соң өермә сыман өерелеп килеп кереп таба да инде мине борынгы дустым Назыйм Аның хәбәр итүенчә. Хаҗи-Булат авылында берничә кешедә минем -Убить империю!- китабы бар. алар кулдан-кулга йөретелел укыла, имеш Иң аптыратканы шул булды монда Хаҗи-Булатта. Казан татарларыннан атаклы бертуган Хөеровлар гаиләләре яши икән, алар да минем белән бик тә очрашырга телиләр, имеш Роза ханымга килгәндә, якты сагышлы кеше ул. Хаҗи-Булаттан алтмыш чакрым юл үтеп, бу искиткеч мөлаем, сирәк зирәклеккә ия ханым, берьялгызы, минем Акмәчетнең Гаспралы исемендәге китапханәсендә булган очрашуыма килде Без аның белән танышып киттек Бик авыр язмышлы булып чыкты ул Хәер, безнең татарда ■җиңел- язмышлы кеше буламы соң инде ул?! Хезмәт инвалиды икән Мин кешенең тырышлыгына һәм сабырлыгына таң калдым Пөһлөвө сатып булса да, үзеннән тыш, матди авырлык кичергән тагын да ике гаиләне асрарга тырышып ята ул Кияүләре йорт бетереп азаплана Әлегө яшәп торырга юньле почмаклары да юк Пөһләвәләре сатылса-сатылмаса көне буе кояш ялкыны астыңда утыра мескен хатын -Мин барыбер үземне бәхетле тоям Туган кояш бит ул—ди Роза—Кырым кояшы Аның ике кызы бар икән Севиле һөм Сусанна Монда, Кырымда. Сусанна исеме еш очрый Мин кызыксындым Гарәпчәдән ирис чәчәген аңлата, имеш Дөрестерме, белмим Сүзлектән карап тапмадым инде Өлкән кызының кияве Кырымга кайткач, түбәдән егылып төшеп гарипләнә Дүрт кызлары бар-Асике. Хөдидҗө Әнифө. Мавиле Икенче кызының кияве шофер булып эшли Амет һөм Шефкет исемле биш һем алты яшьлек угыллары бар Киң күңелле бу ханым без базар башыннан күренү белен бездән күзем алмый утыра да. без килеп җитүгә минем төпчегем Кадриянең итегенә пөһлөвөлөр тутыра башлый Минем күземе яшь бөрә—кичә гөнө сөргеннән кайткан татар мөһаҗирөсе Казаннардан килгән дүрт яшьлек татар мосафиресен тәм-том белән сыйлый иркәли бит, җәмәгать! Икенче көнне Назыйм минем янга якын дусты СеитисламКишвеевны алып килде Ул да урындагы мәҗлес һәм беренче татар «күмхуҗ»ы әгъзасы икән Хаҗи-Булат авылының кайчандыр җеннәр дә ояламас тау башын татарлар кайтканнан һөм шунда «самозахват» ысулы белен гөлбакча сыман авыл -иҗат иткөн-нөн сон гына яңа авылга «Татарстан» дип исем биргән, үзләре шунда яшәгән бу егетләрдән Сеитислам бер генә ягы белән аерыла ул—иҗат кешесе Ул—Акъяр (Севастополь) телевидениесе буенча татар телендә атнасына бер сәгать күләмендә «Акъяр далгасы» («Сөвастопольская волна-) диген тапшыру алып бара. Алар мине машиналарында шушы беренче кырымтатар «колхозыҗирләренә алып китте. Шактый искергән, шыгыр-шыгыр килеп ыңгырашкан, салоны эчендә тегендә, йә монда электр үткәргечләре асылынып торган -Москвич» (Кырым, гомумән иске -Москвичлар- дөньясы), кызган тимер белән аңкыган һава, безне сикерткән юлсыз юллар, һәр тарафтан озатып барып, бер караганда бик тә тантаналы шәрәфле, икенче караганда сөйкемле тыйнак, өченче караганда бары тик яшеренеп кенә ярлы күренгән кабатланмас Кырым табигате—болар барысы да кайчандырминем милли җанымныайкапсагындырасы манзаралар иде Егетләрнең кәефләре яхшы Алар мине—Казаннан килгән кардәшләрен, олуг бер горурлык белән, үзләре яулап алган җирдә үстергән беренче уңышны— солы уңышын күрсәтергә алып баралар Күрелгән хәлме бу?! Илле әл сөргенлектәнсоң Ватанына кайтканмилләтнең беренче мәртәбә үзөнө хосусый милек ител яңадан яулап алган законлы җирендә татар авыл хуҗалыгы кооперативы9! Егетләрнең җаннары җырлый, җәядән ычкынган ук булып стратосферага кадәр күтәрелә, аннан яңадан төшә, яңадан күтәрелә— һөм мин бу җаннарның җырын тетрәнеп тыңлый идем —Башкалар алдында безнең бер өстенлек бар,—дип сөйли Назыйм —Без ташны да гөлбакча итә алабыз Без. үзебезгә җир бирелмәгәч. Угловое авылы каршындагы тау түбәсен биләдек тә йөз кырык йорт салдык йөз кырык бакча ясадык Ләкин безгә, Кырымда яшәгән башка авыл гражданнары шикелле пайлы—җирле буласыбыз килсә дө җир бирмәделәр. Бүген безнең сиксән сигез татар хуҗалыгының 88 гектар җире бар —Назыйм туктап кала Ул авыр тын ала Аның тамагындагы үкенечле шатлык төене безнең тамакларга да төен булып тыгыла Якындагы кырлачтан һавага бөркег күтәрелә Назыйм дәвам итә —Ә бит безнең бер генә чеметем дө җиребез юк иде Биредә, диңгез чиге булып, погранзастава сызыгы үткәнгә күрә, җир өчен көрәш аеруча кискен булды Бу чик безне тәвәккәл булырга өйрәтте Башта безне кайткан татарларны, җир пае бирмичә генә колхоз тегермәне аша үткәрергә булдылар. Ягъни мәсәлән, син—колхозчы, әмма сиңа җир пае бирмиләр син монда батрак,хезмәтче «Дармавай труддин- исәбенә яшөргв тиешсең Мине мәсәлән, югары белемем белән йөзем плантациясендә рәт араларын сөрә торган сукага «сукачы малай» итеп утырттылар Угловоеда барлыгы ике мең гаилә яши. шуларның нибары йөз кыры™ гына татарлар Алары да тау башындагы ташларга кысрыкланган Йортлар төзи башладык Гражданлык булмагач, алынган төзелеш материалына документлар да табып булмый, паспорт сорыйлар Колхозчы булып эшләсәң дө. акчасы иң очсыз ракушка да {диңгез ком-кабырчыгыннан ясалган кирпечләр—АХ) сатып алырга җитми Эшең булса, торырга йортың булмагач, түрәләр безнең халыкны уңга караган өчен дө. сулга караган өчен дө эштән куарга торалар —Урыс кешесе эшкә чыкмыйча эчеп ятса да сүз әйтмиләр—аларның өе хуҗалыгы тирән тамырлы туган-тумачасы, хөкүмәте дәүләте бар. шуларга якланып ята—дип өстәде Сеитислам —Безнекелөрнең хәл икенче! Күбәбез колхоздан чыгарга мәҗбүр булды Без сиксән сигез хуҗалык авыл советына Президент Кучма күрсәтмәсе буенча бүленгән резервтан җир бүлеп бирүләрен үтенеп алты тапкыр гариза яздык Авыл советы исе, безгә җирне бирмәс внен резерв биләмәләрен колхозга беркетте Егетләр ярсыйярсый, бөрсөн-берсе бүлдерөбүлдерө сойли иде Тирө-якта биек булмаган калкулыклар, кисөк-кисөк кенә күренгән басулар, тебөнөк кенә урман-куаклыкларны хәтерләткән йөзем плантацияләре. Күктә, биектә-ялгыз бөркет Туган һавасында ул да парын эзли, бугай —Без җирләрнең кире авыл советына—ягъни Кырым татарларына һем җирсез калган инвалидларга, авыл интеллигенциясенә кайтарылуын таләп иттек Болай да булмагач, без. 400 татар, митинг оештырдык һәм авыл советы бинасын камадык. Алар мәсьәләне уңай хөл итәргә сүз бирде—дип девам итте сүзен Назыйм —Әмма бу юлы да булмады Яз җитеп килә иде 26 мартның иртәсенде без, 400 татар, башкарма комитеты сессиясе барган чакта авыл советы бинасын басып алдык. Анда егерме депутат, алар арасында өч татар да бар. совет башлыгы, колхоз рәисе үзләре бар иде Карар бер иде резервтагы җирләрне татарларга һәм дә җирсез зыялыларга бирми торып, беркемне кертмәскә беркемне чыгармаска, ашатмаска, эчертмәскә, хәтта -патшалар җәяү йөри торган җиргә- дә җибәрмәскә1 Чолганышта калган бу җитәкчел состав мәсьәләне алты мәртәбә тавышка куеп, алты тапкыр кире тавыш бирде —Милиция, махсус органнар җитәкчеләре җыелды Хәтта алар да безне яклауларын белдерделәр! Монысы Сеитислам иде —Район советы рәисе коммунист Кретов та килде Дмитрий Сергеевич үзе дә авыл советы җитәкчелегенә татарларга җир бүлеп бирергә киңәш итте Ниһаять. Кырым республикасының Куркынычсызлык советы идарәсе начальнигы кичке 20 сәгать кырык минутта халык алдына чыгып, мәсьәләнең тыныч юл белән уңай хөл ителүен хәбәр итте. Безнең шатлыкның чиге юк иде Аларның йөрәк тибешләре ишетелә, ө бу йөрәкләр гүя минем уч төбемдә тибә иде —Сиксән сигез татар хуҗалыгына, берәр гектар исәбеннән, резерв җирләрдән иганә бүлемтекләре бүлеп бирелде 24 апрельдә карар канунлаштырылды. Әмма аның сертификатын—шаһәдәтнамәсен кулга төшерәсе бар иде әле. Инде моңа хәзер бу җирләр кергән «Черноморец» колхозының шовинистик җитәкчелеге каршы иде. Егетләр тынып калды. —Менә шулай.. Кайда җир өчен актив көрәш бара, шунда җир дә була,—дип өстәде Сеитислам.—Әмма без Кырымдагы һәр милләт вәкиленә җирнең тигез бүленүен таләп итәбез. Дөнья тарихы шуны раслый, әгәр яңа Жанна д Арк, яңа Пугачевларны тудырасың килсә, адәм баласын җирдән мәхрүм ит Дискриминациягә урын калмаска тиеш —Без, ун активист, -Фермер—1ЛТ5» күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе булдырдык Үзебезчө. «күмхуҗ». колхоз инде, колхоз. Без үзебезгә сертификатлар буенча хосусый җирмилке итеп «Черноморец» колхозыннан әле менә без барган «Олы Кул» басуын бирүләрен таләп иттек -Олы Кул» дигән атаманы ишетү белән миңа эсселе-суыклы булып китте. Гүя мин туган ягыма кайтып килдем. Бәлки мин дөрес ишетмөгөнмендер?! Минем туган ягымдада яланнарны шулай «кулларга» бүлеп йөртәләр бит. Мин яшь чагымда авылымның «Токан Кулы». «Кыска Кул- -Озын Кул»ларында күпме печәннәр чапмадым да. урманнарында күпме бүрәнәләр аудармадым! «Кул... кул » дип кабатладым мин авыз эчемнән Димәк, үзәнлектәге бүлкөлөрен «кул» дип атау башка, ө бәлки барлык төрки халыкларда да бардыр91 Әсәрләнеп, үз кайгы-шатлыкларын сөйләгән егетләрдән мин бу хакта сорашырга уңайсызландым. —Мәйданы нәкъ йөз гектар чамасы булган бу басу менә ничә ел инде күз күгәртеп буш ята иде. «Черноморец» колхозы җитәкчелеге, республика парламенты рәисе Грач, район җитәкчелеге, урындагы коммунистлар (аларның биредә штабы)—безгә сертификатлар бирүгә каршы чыктылар. Без яңа митинглар белән янадык. Ниһаять, без, Кырым татарлары. Кырым республикасында беренче булып 88 гектар мәйданы булган «чын Кырым» 9. .к. ькб басуына хуҗа булдык-республика башыннан Гран иерархиясе җимерелеп төшкәч, яңа җитәкчелеккә Борис Дейч килгәч, парламент рәисенең урынбасары Ильми-бәй Үмеров .Җирнең безгә мәңгелеккә хосусый милек итеп тапшырылуы* турыңдагы сертификатларны үзе килеп тапшырды Бу көн безнең өчен чынлап та Кырым татарларының дәүләтле булу бәйрәме кебек хәтердә калды Ышанасызмы, без беренче булып җиребезне хосусыйлаштырдык!.. Назыймның тавышы калтыранып куйды —Әнә. безнең җирләр! Әнә. «Олы Кул»!.. Күз алдыбызда, ике яктан да иңкүлеккә төшеп күтәрелгән, гүя офыкның бер очыннан икенче очына асылган гигант бишектән уч төбөндәгедәй күренеп һәм кәрәз сыман сары алтынланып иген басуы ята. Машинадан төштек. Безне талкынган иген һәм салам тузаныннан гына тарала торган сихри ис биләп алды. —Безнең җир1 Безнең җир!.—Назыйм белән Сеитислам кулларын Илаһка сузган кебек хәрәкәт ясап, минем кулларымны кыса башладылар — Безнең җир! Безнең җир!.. Бу чынлап та аларның гына журе иде Мин киләчәктә барлык Кырым җирен менә шулай аларныкы итеп күз алдына китердем Әгәр барлык Кырым алар кулына күчкән хәлдә Кырымда яшәү бер генә милләт вәкиле өчен дә оят булмаячак Чөнки төрки-мөселман кырымтатар милләте вак, тар, әйтик, бүгенге башкортка хас милләтчелекнең нәрсә икәнен дә белми Шовинист булу өчен бераз гына булса да надан һәм караңгы булырга кирәк Шовинист була алу өчен кырымтатар милләте артык күпне күргән, артык зыялы, артык якты, артык белемле артык зур тарихлы шул ул Кырым үзенең тарихи хуҗасы булган татар кулына күчкән хәлдә, аның барлык милләтләр өчен дә бәхет бишегенә әвереләчәгендә шик юк... Алар сабыйларча шат. мин дә сабыйларча шат. әмма моңсу да идем Җир өчен утка кергән шушы асыл егетләр артында Рөсөйнөң соңгы елларда өрем басып киткән һәм буш яткан миллион гектар басулары, угсыз-сусыз, җөен эшсез кашынган, кышын суыктан өшегән патриотик губерналары. Рөсөйнең генә түгел, хәтта Татарстан авылларындагы тәрәзәләре кадакланган, имана җирләре буш яткан меңәрләгән хуҗалыклар, исерек ирләр вә хатыннар, ятим һәм ата анасы булып та ятим үскән сукбай сабыйлар күз алдыма килде -Юк. бу хәлләр имансызлыгыбыз өчен Ходай Тәгаләдән килгән газап,—дип уйладым мин —Ә менә боларның балалары андый булмаячак. Аллаһ боерса!.» Басу буйлап биш-алты комбайн йөри Шунда ук иген ташучы машиналар көтеп тора. —«Нерноморец» колхозы рәисе кайчандыр безнең белән конфронтациядә иде,—дип аңлатма бирә Назыйм —Хәзер, менә элек буш яткан безнең бу басуда шактый гына уңыш көтелгәч, ул берничә көнгә үз комбайннарын арендага бирде Безнең кырык тонна солыны аренда хакына суырсалар да. нишлисең башка чарабыз юк —Назыйм беразга хафага кала да, аннан үз күңелен үзе күтәреп куя—Баегач комбайннарны Америкадан кайтартырбыз әле' Без аларны компьютерларга басып кына эшләтербез әле1 Бәз Кырымның бәрәкәтле туфрагында үстерелгән иген һәм яшелчә вә җиләк җимеш белән дөнья базарын яуларбыз әле! Кара диңгездәге «Татарстан»да ХАҖИБУЛАТ авылы каршындагы тау өстендә, чарлакта, сөргәннән кайткан татарларның үз авылларын төзүләре һәм авылга «Татарстан» дип исәм бирүләре турында бераз алдарак әйткән идем шикелле Без «Олы Кул» басуында булганнан соң Назыйм һәм Сеитислам белән өчәүләп татар авылы белән танышып чыктык. Бу сәяхәт җанны тетрәтә торган булып хәтердә калды. Моңа чыдау өчен ныклы йөрәк кирәк Беренче хис—ул татар өчен горурлык Илле ел сөргендә булганнан соң, мөлкәтне башта туган Ватанда, аннан Үзбөкстанда калдырып кайтканнан соң, акчасыз һөм малсыз бары тик кул, аяк, акыл тырышлыгы белән тау кырлачында, таш өстендә мондый гөлбакчаны булдыру өчен бары тик татар, бары тик Кырым татары гына булырга кирәктер Кырымның Кара диңгезе ярындагы иң тамле йөземнәрне, чия-өреклөрне. кавын-карбызларны бары тик монда үстерәләрдер кебек тоелды миңа Иң матур, иң күркәм рауза чәчәкләре биредә чәчәк атадыр кебек тоелды Нибары ун ел эчендә91 Ничек мөмкин? Мин моны булдыра алыр идемме9 Сез аны булдыра алыр идегезме? Минем шушы соравыма бер урыс кардәшебез, һич тә аптырамыйча, «Так, они же крымские татары » дип кенә җавап бирде Әйтерсең, иллеел аның йортын, җирен биләгән һөм дистә еллар буе каралмаган, инде җимерелеп беткән бу йортны әле булса биләп яткан «олы туганыбыз» яңа төзелеш башлар өчен кырымлы кардәшебезгә бер капчык акча биреп куйган диярсең Фәрит Маминның йорт-ихатасы белән танышу миндә нәкъ шундый тойгылар калдырды Фәрит өти-өнисенең авыр язмышын улы Данияр белән бергә күтәрә алганир-егет Аның әтисе, Бөгелмәтирәсендәге Иске Мастак авылы татары, хәрби врач (кызганычка каршы, исемен язып алмаганмын), авыр заманнарда кырымтатар кызы Хуртхаҗанга өйләнеп, Кырым татарлары язмышын үз өстенө ала. шактый яшь килеш, 1976 елда ук үлеп китә. Аның турында сөйләгәндәХуртхаҗан апаның керфек очлары яшьләнеп куйды. Апарны куып алып киткәндә кызга 19 яшь була. Кияүгә чыгып, туган җирендә балалар гына үстерәсе дә бит Юк Бер ай баралар алар сөргенлек көткән Коканд өлкәсенә Саратовта ризык һөм су бирмичә өч көн яткыруларын мәңге онытмас ул Саратов дигәндә бүген дә тетрәнеп китә Ярты халык юлда кырылып бетә Калган халыкның яртысы яңа җир бизгәгеннән, су һөм туфрак бизгәгеннән һәлак була. Бүген менә Хуртхаҗан апа, ике улы, килене һөм оныгы Данияр белән менә дигән йортта яшәпята. Ихаталары, әйткәнемчә, гөлбакча. Бер улы Фуркәт диңгез ярында кечкенә кафе тота. Фәрит автобуста эшли. Хуртхаҗан апа безнең Татарстаннан икәнлекне белгәч коелып төште. Кунакка чакырды Иртәгә китөсебезне ишеткәч, бөтенләй тынсыз калды: —И-и, туганнарым! Шулай ярый ди мени инде9 Нигә иртәрәк килмәдегез? Нигә үзебездә генә яшәмәдегез? Шунда, яр буенда, әллә кемнәрдән калган салкын караватларда йоклый ди мени кеше?! Язучы була торып! Монда туганнарыгыз була торып!—Ул, әниемә хас миллөт-анасы, мине битөрли-битөрли, каядыр кереп китә һөм бер кәрзин помидор берничә савыт варенье күтәреп чыга—Менә, алыгыз Юлга булса да алыгыз И-и, Ходаем, бигрәк уңайсыз хәлдә калдым бит! Икенче килгәндәме икенче килгәндә әгәренки үзебезгә төшмөсөгез, бик тә рәнҗеячәкмен!—дип һаман да юкка өзгөлөнә-өзгөлөнә күчтәнәчләрен тутыра башлый—Икенче килгәндәме Кояш Иркенлек. Бакчада тәгәрәп яткан кавыннар Бу җирдә—туган җирдә—беренче уңыш. Яшь йөзем сабаклары яңа йортның тәрәзәләренә үрли Сабаклар буйлап йортка кояш үзе тәгәрәп керә. Менә мин гаиләне ишек алларында «чөкетеп» тә алам. Әтисе, картинөсе җитәгендө кояшта күзе чагылган Данияр чатный-чатный объективка карый Ул—татар баласы Кырымның, кырымтатар милләтенең киләчәге ...Кырымнан китәр алдыннан мин Хаҗи-Булат (Угловое) авылында Назыймнар таныштырган сирәк бер гаилә—безнең як татарлары Хөеровлар гаиләсендә булдым Ленин урамындагы 118 нче йорт Бу яклар өчен хас булганча, урам яктан лапас, лапасын япма итеп йөзем сабаклары биләп алган йорт ихата Йортлар биредә гадәттә, саманнан, йә булмаса диңгез кабырчыгыннан сугылган кирпечтән салына Хәеровларныкы-саманнан Ихата биләгән җир-ун-унике сутыйдан артмас кебек Гадөти яшелчә һәм җиләкҗимеш бакчасы Кояшта яныл-лешеп. йөзем лапасы астындагы күләгәдә бераз җиләслек алырбыз дип ихатага аяк басу белән туганнарыбызның кайнар кочагына килеп кергәндәй булдык Безнең килесен алдан белгән бертуган Хөеровлар династиясе, җыелышып көтеп торганнар икән Җитмәсә мунча да ягылган Егерме көн буө диңгез тозында тозланган, душта коенудан башканы күрмәгән төннәребез үзебезнең чын татар мунчасы ләүкәсендә чабына чабына мунча кергәндә, татарның кайда да тормышын матур итеп кора белүе өчен горурландык Мунчадан соң тамак ялгап алгач, мин хуҗаларга үзем белән алып килгән китапларны бүләк иттем Алар, заманында татарча яхшы гына белем алган кешеләр, татар телендәге китапларга мөкиббән киттеләр Ике телдә басылган •Биктырыш-ны шундук оныклар •үзләштерде* Хөеровлар—тәвәккәлләр нәселе Алар үткән тормыш юлы шуны раслый. Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районының Иске Зеленый (ул яктагы исемнәр шундый сәеррәк инде беләсез) авылында колхозда «таякка* эшләп иза чиккән, бер тиен акчасын да, игенен дә ала алмый ачлык хәленә барып җиткән өч бертуган—Шамил. Шәфкать Камил Хөеровлар 1966 елның маенда хатыннары балалары белән бер вагонга утырып, күзләре кая карый шул якка таба чыгып китәләр Бернинди дә көткөн-чакырган кешеләре, трактор йөртүдән башка белем-профөссиялөре булмаган, урысча юньле-рөтле сөйләшә дә белмәгән туганнар 19 май көнне шушы Угловое авылына килеп егыла Җитмәсә алар белән Шамил белән Хәриренең өч баласы да—җиде яшьлөк Дамир. биш яшьлек Дамирө өч яшьлек Ринат. Шәфкать белән Рөфыйканың яшь ярымлык Венерасы да бар Җәмгысы тугыз җан иясе Әйтүе гөнө җиңел Өстәвенә, ике кече туганның хатыннары көмәнле Күз алдыгызга китерегез моңа кадәр туган авылыннан бульдозер белән сөйрәп тә кузгата алмаган татарны, атап әйткәндә, Хөеровларны. бу кадәр нәсел белән бу кадәр ерак, көтелмәгән сәфәргә алып чыгу өчөн никадәр рәнҗетергә кирәк булгандыр! Алар, ниһаять, нәкъ өч тәүлектән 20 май көнне килеп тә егылалар, ике көннән соң кайсы кайда эшкә дә чыгалар Хатыннар дигәннән. Бөр авылдан булган өч бертуган шул ук авылдан бер нәселдән булган туган-тумача кызларга өйләнәләр Шамилгә Харирө туташ Җөннөтхан (исеме ни тора!) кызы Шәфкатькә Рөфыйка туташ Муса кызы, Камилга Әкълимә туташ (гафу итә күрегез, атасының исемен теркәмәгәнмен) кияүгә чыга Килеп төшкәч, беренче ике көндә алар үзләренең бер якташларында яшәп азаплана Авылларыннан бурычка акча биләп чыгып киткән, монда да аларга ышаныч күрсәтеп, акча биреп торган кешеләргә бурычка батып, бөр иске *ызба» сатып алалар Беренче Кырым кышын шунда кышлыйлар. Аннан сугыш вакытында ашханә булып хезмәт иткән җир идәнле складны сатып алалар да. яшәргә яраклаштырып, тормышны бергә шунда алып баралар Склад бинасын Мөһаҗирләргә сатып бирүдә колхоз рәисе—тумышы белән Башкортстаннан булган чуваш кешесе Николай Никитич Данилов зур ярдәм итә Туганнар Даниловны җылы хисләр, олугъ сагыну белән искә алалар. Озакламый Хөөровларга беренче югалту да килә Баланы туфрак кая тартыплар китергән булган икән читят җирләрдә суык тидергән өч яшь тә дүрт айлык Ринат дөнья куя Татар зираты юк Урыс зиратына җирләтмилөр Ата-ана рөхсәт сорап Вилино авыл советына бара Сабыйны христиан зираты эченә христиан каберлөренөн җидө метрда җирләргә рөхсәт алып кайталар һәм шунда җирлиләр дә Татар җирендә татарны җирләргә җир юк -Законлы- бит Шулай бит7 Өч яшьлек Ринат энекәшем Хөеров Угловое авылында урыс каберлегенә җирләнгән беренче татар-мөселман буладыр Урыны оҗмахтадыр сабыйның Тора бара туганнар һөркайсы үзенә йорт салып керә Без булган йорт Хәеровларның иң өлкәне Шамилныкы икән Бу урын ул чакта өле буш яткан була Шамил белән Шәфкать колхозда тракторчы, энекәшләре Камил суыту корылмасында машинист булып эшли Башта килендәшләрнең юньле-рөтле урысча белмәүләре теңкә лөрөнө тия. Аннан алар урысча урысларның «үзләрен сатып җибәрерлек» итеп сөйләшә башлый Килендәшләр өчесе дә гомерләренең күп өлешен йөзем үстерүгә бирәләр, вакыт вакыт шәраб заводында, соңрак кондитер цехымда да эшләп алалар Кайда гына эшләмәсеннәр, яраталар аларны Эшчән, туры сүзле һәм тәвәккәл гамәлле булганнары өчен яраталар Бу уңайдан Харирө кардәшебез бер бигүк «матур булмаган» истәлек белән дә уртаклашып алды Бермәлне, йөзем плантациясендә эшләгәндә, әле генә чирдән котылган Әкълиме сеңлесе белән йөзем яланы буйлап килгәндә бер «сакаллы сабый» Әкълимәне көчләп кочаклый һәм халык алдында -Идем со мной, татарка!» дип мәсхәрә итә башлый Харирө озак уйлап тормый,—якларга кирәк!—кулындагы кискече (секаторы) белән аның бармагын кисә дә җибәрә Бармактан кан ага башлый Яландагы халыкның күпчелеге «татарларны салкын корал белән һөҗүмгә күчүдә» гаепли башлый Хәриренең «законсыз адымын тикшерүгә багышлап. «Халык хөкеме» үткәрелә Хөкем аны аклый. Әмма тагын да шул колхоз рәисе чуаш Даниловның акыллы чыгышыннан соң «Син бу татар кызы белән -кети-мети» уйнарга булган идеңме9—дип пешекли ул «кияү егетен»,— Әлбәттә без сине аңлыйбыз Теләгең зур булган синең Әмма аларны да аңларга кирәк. Теләгән җиргә керү өчен, үзең беләсең, башта санитар эшкәртү үткәрәләр бит Харирө. сеңлесен яклап, сиңа бигүк уңышлы булмаган санитар эшкәртү үткәргән Ярар, гафу ит син аны Син дә башка чакта уйлабырак ясарсың мондый адымнарны Борынгы заманда мондый хатыннар куркак ирләре урынына һөҗүмгә барганнар! Алларына тезлөнмөсөң дә рәхмәт әйт!..» Бу хәлләр турында ишеткәннән соң минем, татар язучысының күкрәгендә скрипкалар хоры башлана Скрипка кыллары өзелергә җитеп чыңлый! Сез бу моңны ишетәсезме, укучым?! Хәзер, еллар аша, колхоз парторгы Михаил Пьянов, бухгалтер Мария Слышкинаны сагынып исә ала алар Аларның һөркайсына үзенчә рәхмәтле Хөеровлар Гомер үткән саен күңел нечкәрә Инде кайберләре якты җир йөзеннән китеп тә барган яхшы кешеләр, нинди милләттән, нинди диннән булуларына карамастан, искә төшеп йөдәтәләр Татар милләтенең башка милләтләр белән үрелеп яши алу мөмкинлеге Нинди зур, ачылмаган тема. Кайчан язылыр икән бу бөек хезмәт? Җанда сыкраган скрипкалар турында олугъ хезмәт! Абзыйлар һәм апалар хәзер инде барысы да хаклы ялда Бер-берсенө барышып-килешеп яшиләр Менә, ичмасам, чын бертуганнар алар' Әлбәттә, тормыш булгач, авыр чаклар, җирле халыкка рәнҗегән чаклары да булган Мәсәлән, Кырым татарлары туган якларына кайта башлагач, авылда Хөеровларны «Алдан килеп. Кырым татарлары өчен җир биләгән оккупантлар» итеп гаепләү таралып ала Чынлап та. кырымтатар туганнарына яшермичә, турыдан-туры теләктәшлек күрсәтә алар Ә нишләргә тиеш иде алар үз өммәтләренә якты чырай күрсәтми9 Аларның бит әле Ходай Тәгалә алдында да җавап бирәселәре бар! Моның өчен барлык татар милләте алдында йөзләре ак. Тора-бара яман сүзләр барысы да тына, үз урынына утыра Балалары төрлесе төрле якларга таралышкан инде Шамил белән Харирөнең Дамиры—Самарада, Дәмирәләре туган авыллары Иске Зеленыйда клуб мөдире, Данияләре Казанда аптека мөдире урынбасары булып эшли. Шәфкать белән Рөфыйканың Венералары Ташкентта ире белән бергә криминаль милициядә рентгенолог булып эшли Илдарлары Киевта, тракторчы Камил белән Әкълимәнең Рамилләре биредә, Хаҗи-Булатта шәраб заводында эшли, Раильлөре шулай ук үзләре белән яши, тракторчы икән Менә шундый бер кызыклы гаилә язмышы белән таныштым мин Кара Диңгез ярында утырган Хаҗи-Булат авылында Хөеровлар исән Алар хәерле нәсел. Без хәерле милләт Шулай була күрсен иде. Минем «Кырымда күргәннәрем» дигән язмаларым шуның белән тәмам Түземлек күрсәтеп, укыган укучыма рөхмөтлемен. Чаллы-Казан-Мөскөү-Акмөчет-Хаҗи-Булат Кырым, июль 2002 ел.