Логотип Казан Утлары
Шигърият

И, СЕБЕР ТАТАРЫМ, НИ ДИИМ?

Якташым Маңгаенда җыерчык Табан балык чумырдык. Йөзендәге кырыслык Елан коты очырлык. Күзендәге кысыклык Ташмын суын сыгырлык. Шул якташтан җаныма Җылы бер нур үрелә: Туган якнын ин үзәк Тамыры булып күренә. Төмәнне көрткә төрә Бураннар йөгереп керә, Төмәнне көрткә төрә. Яр буйлап утрау-утрау Укмашкан... йокымсырау. Турага төшеп карыйм. Бозларын тишеп карыйм. Шәүквт ГАДЕЛША (1949) шагыйрь. -Ядрә тигән». -Ярык шгез». •Сомән кадыйм» исемле китаплар авторы. Кабанда яши Тирәли этләр өрә. Дулкыннар йоклый бирә. Д>лкынны коткарырга— Көч җитми, боз ярырга... Уйларым үчле, тешле. Елгыр чуртаннар төсле. Гарьләнеп, ярга карыйм: Кнлүче-мазар бармы? Бармы, күгәрмәгәнме Чормада сәмәннәре? ... Бураннар йөгереп керә, Төмәнне көрткә төрә. Йоклый себер татары. Карга чумып, уралып. ... Боз астында, тирәндә Тончыга... алтын балык! Йолдызлы төндә Карасам ЙОЛДЫЗЛЫ күгемә. Чемердәп, хәл китә тәнемнән: Әйтерсең, бай ханлык казнасы- Тәңкәләр, чулпылар чәчелгән. Шыгырдап куйгалый туңган кар. Агачтан чыбыклар коела... Яныма килә алмый, адашып. Күчемхан йөри күк тоела. Үз итеп, сөенеп, ник чыкмый Алдыма, учагым янына? Батырның саф канын тартырлык Җегәрлек юктыр шул канымда. Тынлыкны тыңлыймын: шуңа бит Чыдамый, шартлады төз чыршы. И Ай. мә, кадал дип. хәнҗәрдәй Очланып, сузылмый син торчы! Кайсы чорның кошы син? Куркыбрак, кысылыбрак Кырда басып торамын: Аяклары салынган— Теге чорда, изге, дип Кылганнарым, «ах!»ларым Булып куйды бу көндә Иң кара гөнаһларым... Күл кичкәндә, тамчылар Таммыймы иреннәргә?! Очып килгән торнаның: Тели сыман моңлы кош Күз-йөземне тырнарга. Нинди кара гөнаһым Җир өстеннән тырпая? Юк. карышмыйм, торнакай. Чукый алсан, чукырсың. Шуны гына әйт Юк. ашыкмыйм, җыенмыйм миңа: Кошы кайсы чорның—син? —Мин—гөнаһсыз, —дияргә. * Кычкырып, сызгырып карыйм— Атны кузгатып булмый. Ник. дисәм, шулай карыша?— Ачык авызын... тыңлый! Дерелди, гүя гәүдәсен Черки, кигәвен сырган. Күзләре акаеп тора. Шартлап чыгарлар сыман. Мин дә ишетә башладым: Ах. тыңламыйча булмый! Нинди җил, кайсы гасырдан? .Авызга кереп елый?! Саргылт тешләргә бәрелеп, Нинди мон йомарлана?! Ат белән маңгай терәшеп Әллә, дим. бер еларга? Йөрәгем аша үтә күк Бар дөнья сагаюы. Суыра мине ат авызы— Коточкыч тирән кое. Кешни генә күрмәсен ул— Куркам хаос туудан. ... Бармак очларыма басып, Качам—ат баскан кырдан. Каен Кибә инеш, тиздән төбе Үлән белән канланасы... Ярындагы ап-ак каен— Сусыз калган су анасы. Талпына да, очына да,— Китә алмын көтә һаман: Урлаткан тарагын кире Ана китерерләр сыман. .Алтын тарак табылмавын Җаным һәрчак хуплап торыр. Китсә каен- су анасы. Инеш кенәме соң корыр? * Туры килде күпме саз. Күпме урман үтертә. Насыйп булмады бүген Берәр пошн күрергә. Күк йөзе шундый охшаш Тоз сибелгән тирегә: Әйтерсең лә, тарттырып. Элгәннәр киптерергә! * Шаулыйлар карт таллар, шатланып, Калды тик. чыгарып аланга, Күчемнең кайтыры турында. Акыртып кыйнарга язмышны. Шаулыйлар дулкыннар, «егьлашып*— Калды тик рухыма юлдашка Ермакның... батуы турында... «Уф*лаган ябалак тавышы. И себер татарым: ни диим?.. Дөньяга, җиргә син ник килдең?- Бары тик Ермакны, Күчемне... Тарихта калдырыр өченме?! Тик урман болганмый—куенында Кысылган зур дәһшәт йомгагы. Туйдырды шул дәһшәт каршында Үкенү, юану, моңаю.