САГЫНАМ. РӘХМӘТ УКЫЙМ
Гомеремнең күбрәк өлешен туган туфрактан, туганнардан аерылып яшәргә туры килгәкюктән. күңелемә сагыну хисе иртәрәк оя коргандыр кебек Мин әп' ()ә сагынып яшим ба^^ачагымның моңсу рәхәтен һәм авылымның якты күңе.ие кеше/әрен. мәктәп е.иарын һәм студент хөрриятен; хезмәт һәм иҗат нхшндагы кыен да, бәхепые дә мизгелләрне... кемгә ничек туры кшшдер, ә миңа гомер юлымда гел генә мәрхәмәтле кешеләр очрады. Кардәш.1әрем һәм авылдашларым, сабакташларым һәм оета нарым... Яраткан кешешрем һәм фикердәшләрем Кайда гына эшләсәм дә. хезмәттәииәремнән һәм җитәкчыәремнән уңдым, һәммәсенең исемнәрен атау өчен, мөгаен, журна.1 битләре җитмәс иде. Фани дөньядан кичкәннәренең урыны җәннәттә булсын, исәннәрнең изгелегенә игелекле гамәл белән җавап кайтарып өлгерергә язсын, дим. Борынгы хатлар шәкелендә, «һичберсен аермаенча» рәхмәт укыйм һәм бу язмаюрны шул яд итүнең бер рәвеше булыр дип ушыйм. Мөдәррис ВӘЛИЕВ Тирәнлекне тою Иҗатта тирәнлекне тою да җиңел түгел, һәм ул сыйфат һәркемгә тәтемәгән. Тоя белү—талант, бәхет; тоя белмәү—бала, бәхетсезлек. Салих Маннапов—бәхетле тәнкыйтьче. Татарстан китап нәшриятында чыккан китабының исеме генә дә автор уй-фикерләренең шигъри булачагын әйтеп тора: «Тамыр тирәнлеген яфрак тоя*. Үзе үк шигъри юлга өнди, һәм, сизмәстән, кафияләп дәвам итәсең: «Шуңа имән яфракларын соңлап коя». Китапның тәүге юлына игътибар итик: «Яңа яуган кардан алма гөл исе килә*. Нинди шигъри киная соң бу? Бу сорауга мәкаләгә эпиграф итеп алынган • әнием сүзе* җавап бирә: «Балачакка кайту кешенең гомерен озайта*. Димәк, кеше бөтен гомере буе батачагыннан, яшьлек елларыннан аерыла алмый— гомер карлары яуганда да чәчәк исе аңкый. Өлкән язучыларның автобиографик әсәрләреннән дә (аларны С. Маннапов Әмирхан ага Еникинең «Соңгы китап» исеме берләштерә дип әйтү ягында), Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә»сеннән дә, Аяз Гыйләҗевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт* һәм «Язгы кәрваннар*ыннан да шушы алмагөл исен тоя, хәтта «балалар өчен* дип мөһер сукмаган китапларга да (Н. Фәттах—«Сызгыра торган уклар») «бала йөгереп керә», ди автор. Бу күзәтүләр, ничектер, нечкә күңел җепләре аша бер-берсенә килеп бәйләнә һәм мәкалә мәкалә генә булып калмый, ул лирика белән сугарылган бер хикәяне хәтерләтә, дияр идем. «Тәллитут* дигән сәер исемле мәкалә дә язылышы белән шундый ук тәэсир калдыра, ул да балачакка һәм туган туфракка бәйле. «Туган туфракка сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә, хәтерле итә— бәхетле итә*. Табигать сурәтләренең мифлардан, җыр-бәетләрдән тәрәзә йөзлекләренә, кулъяулык читләренә «килеп кунганын* күрә белү өчен, йә булмаса киселгән агач төбендәге сырларны патефон тәлинкәсенә охшатып, анда нинди көй язылырга мөмкинлеге хакында уйланыр өчен, Ходай тарафыннан бирелгән үтә сизгер күңел кирәктер. С. Маннапов үзенең фикер йөртүләрендә татар язучыларының әсәрләре белән чикләнми, аның әдәбият мәйданы киң, аңа рус язучысы Виктор Астафьев та. кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов та. башкорт шагыйре Мостай Керим дә рухи азык бирә, әмма «шүрәле каргаган» киләчәксез авыллар, киләчәксез телләр хакында пошынганда, исемсез елгалар хакында уйланганда үз җиренә кайта, хәтта күңеленнән Болгар илләренә сәяхәт кыла. Китапта язучыларның, шагыйрьләрнең иҗади портретларына байтак урын бирелгән. С. Маннапов һәр язучының, шәхеснең үзенә генә хас сыйфатын, характерын, иҗади үзенчәлеген оста тотып ала. һәр язучыны, шагыйрьне иҗатлары белән бер-берсен бутарга мөмкин булмаган шикелле, тасвирлау чараларын да бутарга мөмкин түгел, һәрберсенә берәр шигъри образ, штрих таба. Мәсәлән, мин Хәсән ага Туфанның иҗатын һәм тормышын энәсеннән җебенә кадәр беләмдер, дип уйлый идем. Чыннан да. аның шигырьләре юлы юлга укылган, чирек гасыр чамасы аралашып яшәлде. бер бүлмәдә төннәр буе йокламый сөйләшеп чыккан чаклар булды; аның. С. Маннапов язганча, киеренке кичерешләр шагыйре, җил-давыллар очрашудан туган нык җегәрле уйлар шагыйре икәнен дә белдем төсле, әмма Туфан аганың «яшәү рәвеше— чын мәгънәсендә юл халәтендә* икәнлеген үзең өчен ачыклыйсың, һәм бөек шагыйрьнең «зур дөньясы, эчкәрәк, тирәнрәк кергән саен, шулкадәр иркен, чиксез, мәңгелек булып тоела башлый». Хәсән Туфанның, әйе, җирнең, халыкның язмышы, киләчәге, аның мәңгелеге өчен янып яшәгәнлеге бөтен сыны белән күз алдына баса. Туфан хакындагы мәкаләне автор «Туфан тәрәзәсе», ә Сибгат Хәким хакындагысын «Язылмый калган җыр сагышы» дип атый. Алар янәшә тора. Әдәбиятта да, китапта да. Җыентыкта язучыларның иҗади портретлары сериясе аерым урын алып тора, хәтта аерым-аерым сәхифәләр дә бар. «Авылда комбайнчы булып эшләүче абзам бар минем. Унсигез яшеннән сугышка алынган. Гомере буе баш күтәрми эшләгән. Бик йомшак күңелле, сабыр-ихлас кеше. Зурдан кубасы берәр эш килеп чыкса, аның белән киңәшуңаш итәргә тырышам. Ашыкмый гына тыңлар, суына төшүеңне көтәр, _ шуннан соң гына кай белән үз киңәшен бирер. Кем әйтмешли, беркайчан да яшелли урмас» Шулай башлана Хисам Камалов хакындагы мәкалә. Шунда ук язучы барлык холкы, яшәеше белән күз алдына баса, соңыннан инде детальләштерәсе генә кала. • >л үзенең шигырьләренә охшаш», «...уяу янартау шикелле кайнап күкрәп торучы әдип...», «...ул. яшенне үзенә тарткан имән кебек...», «язучының йөзендәге җыерчыклар, чәнечкеле тимерчыбык сыман, тирән уела төшә, ул бөтен гәүдәсе белән, кемнедер әче җилдән ышыкларга иткәндәй, алга таба талпынып куя*—бу—Нәби Дөүли. Сүз кадерен җаны тәне белән тойган Габдулла Шәрәфи; «...яңа мәйданнар яуларга омтылучы кайбер кысыр чәчкәләрнең тамырын каерып ача. аларны К ° ЯШ астына тяртьш чыгара» алган, «яңалыкка сусау, хезмәткә һәм '* кичергән Ряхмай Хисмөтуллин; прозада, драматургиядә талантлы әсәрләре белән танылган, әмма оригиналь әкиятче дә булуын сагындырган Яна Кырлайда Г Тукай Шше янында Сулдан уңга Н Наҗми. Г Ьәширов, Ә Еники, Р Мицн\л. М Валиев 1998 е.1 --- ---Г" ■ "ПОЛО опплтче дә оу с»хәт I аффар портретлары укучының күңеленә сеңеп кала вие. күңелгә сеңеп калган фикерләр, күз алдына баскан сурәтләүләр күп. Алда әйтеп киткәнемчә, аерым сәхифәләр дә бар, алар Ренат Харис, Равил Фәйзуллнн. Фәннур Сафин, Зиннур Мансуров иҗатына багышланган. Китапта исемнәр байтак... Шулай да татар шигъриятенең, кайбер күренекле һәм хөрмәтле исемнәре китапта чагылмавы сизелә, әмма бу хәлне тәнкыйтьченең күңел юнәлешенә туры килмәү белән дә аңлатырга мөмкиндер. Әйе, исемнәр күп. Алар арасында шәхес булып җиткәннәре, киләчәктә шәхес булырдайлары бар. С. Маннапов аларның барысына игътибарлы, шулар арасында кайный, һәр сүзендә яларга булган мәхәббәте, кайгыртуы күренеп тора. Шундый ук йөзле исемнәр бар чакта «исемсез* китап язу мөмкин түгелдер. Әмма С. Маннапов та «тәнкыйтьченең эчендә тагы бер тәнкыйтьче утырганын* таный. Шуның өчендерме, «укыйсың—күңелне кузгалтмый» торган әсәрләр турында сүз барганда, «ни өчен урта кулның базары югары?*, «тәрәзәсез-ншексез өй ... ул нәрсә?» дигән бик мөһим һәм кирәкле сорауларына җавап биргәндә, теге яки бу язучының, шагыйрьнең исемнәрен күрмибез. Бу, бәлки, китапның табигатенә туры килмидер... Ә шулай да җыентыктагы «юк! җиңел укылмаска тиеш шигырь!* дигән эндәшле җөмләгә үз карашымны әйтәсе килә: мин гомерем буена җиңел шигырьләрне авыр укыдым, хәтта укый алмый читкә куйган чакларым булды, ә «авыр* дигән шигырьләр һәрвакыт җиңел укылдылар. Бу китапны да мин җиңел укып чыктым, һәйбәт шигырь китабын укыган кебек укыдым. Шагыйрьлекне тумыштан, диләр, әмма Салих Маннапов шикелле тәнкыйтьчеләр дә тумыштандыр, чөнки аның һәр язмасында шигърият барлыгын тоймау мөмкин түгел. Наҗар Нәҗми. 15 декабрь, 1988 ел. «Үз авылымда туган икән...» НӘБИ ДӘҮЛИ ХАТЛАРЫННАН Мөдәррис туганым! Хатымны ничек башларга да белмичә аптырап утырам әле. Бик тә кызыклы хәл килеп чыкты. Үзең дә беләсеңдер, минем иҗатым турында бу озын һәм зур гомердә әллә ни күп язмадылар. Мин үз “шеф”ымны түземле рәвештә көттем. Кайчан да булса, кемнеңдер минем иҗатыма да күзе төшәр, кем дә булса минем язмышым турында да үзенең туры сүзен әйтер әле, дидем. Күп еллар узды. Ләкин андый “шеф” тиз генә күренмәде, Ә мин һаман көттем... озак-озак өметләнеп яшәдем. Ә карасак-торсак. андый кеше минем үз авылымда туган икән. Әйтерсең лә Язмыш, менә мин сиңа үз туган авылында андый кешене дөньяга китердем, ул үсеп житәр, Казанга барыр, сине очратыр, дип әйткән сыман. Бу минем өче! чыннан да олы бәхет булды, Рәхмәт, туганым Мөдәррис! Ярый әле мин исән чакта очрадык- Синең “Казан утлары"нда чыккан мәкаләң мине бер дә булмаган олы шатлык белән тетрәтте. Бу—минем ижатым турында беренче олы сүз. Нәби Дәүли. 4 июль, 1980 ел. и белән М Валиев. 1988 Хөрмәтле Салих туганым! Мин синен “Тамыр тирәнлеген яфрак тоя" исемле китабыңны тагын бер кабат укып чыктым. Синең талантың турында фикерем бермә-бер артты. Син минем ижатым турында бик оста фикерләреңне йөрәк аша уздырып язгансың. Бу озын гомеремдә үзем турында шундый хак һәм кешелекле сүз ишетү миңа олы бәхет булды. Мин әле телгә алырлык кеше икәнмен. Син моны үзеңнең хак сүзең белән расладың. Синең шикелле хаклыкны яулаучылар булганда, мин тыныч кына иҗат итә алам. Китабыңны укып чыккач, миңа менә шундый матур уйлар килде. Мин үземнең соңгы минутымда да сиңа рәхмәт әйтеп, сиңа бәхетле тормыш, иҗатыңда шатлыклы уңышлар теләп дөнья кичәрмен. Нәби Дау ли. 16 октябрь. 1988 ел. «Үзеңне тыебрак язарга кирәк» ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ СЕКЦИЯСЕ УТЫРЫШЫ БЕРКЕТМӘСЕННӘН (1982 ЕЛ. 18 ФЕВРАЛЬ) М а н с у р Вәлиев: Салих Маннаиовның мәкаләләре соңгы еллар тормышын, заманыбызның рухи чынбарлыгын өйрәнү буларак, әдәбиятыбызга башка жанр иҗатчылары керткән кадәр үк өлеш кертәләр һәм укучы өчен шул ук дәрәҗәдә кызыклы һәм кирәкледер. Салих Маннапов —барыннан да бигрәк шигърият тәнкыйтьчесе. Һәм. тагын да төгәлрәк итеп әйтергә теләсәк, унлы гамьле, фикерле хисле тәнкыйтьче, шагыйрьләр белән бергә рухи талпынышның яңа хасиятләрен ачарга һәм аңларга теләп яшәүче җан. Иң мөһиме: Салих Маннапов шагыйрьләр турында чын мәгънәсендә вәкаләтле кеше булып яза. шигърият кануннарын гына түгел, шигъри дөньяның эчке тормышын, һавасын да нык тоеп яза. И б р а һ и м I I у р у л л н н : Салих Маннапов яхшы филологик тәрбия алган егет, бүгенге әдәбиятның актуаль мәсьәләләрен тирәнтен аңлап яза. Яшь тәнкыйтьче поэзияне яхшы тоя. прозаны да нечкә анализлый. С. Ман напов -талантлы тәнкыйтьче. Аңа күбрәк язарга, төрле жанрда эшләргә киңәш итәсе килә. Иҗатының эчке колачын киңәйтә төшәргә кирәк: әлеге әсәр эчендәрәк фикер йөртү сизелә. Тормышка якынрак проблемаларга килсен иде ул. Ф а р в а з М и н н у л л и н : Салих ның “Хәтер" исемле мәкаләсен укымаган булсам, мин дә Ибраһим Нуруллннның тормышка якынаю хакындагы теләкләренә кушылган булыр идем. Ләкин бу мәкаләсе белән яшь тәнкыйтьче яңа офыкларга чыга, аның колачы киңәеп китә. Салих оператив, яңа әсәр хакында аның беренче булып сүз әйтергә алынган чакларын беләбез. Ул аерым язучы турында язганда да әдәбиятның гомуми фонына куеп яза. Эчкерсезлеге, ихласлыгы белән аерылып тора: укучы белән серләшә сыман ул. Гннат Мөхәммәдиен: Тәнкыйть әдәбиятның йөзен, үсеш дәрәҗәсен билгели. Без тәнкыйтьчеләргә бай, ләкин безнең киләчәк, дәвам турында кайгыртуыбыз да табигый. Тәнкыйтькә өметле яшьләр килүе куандыра мине. С.Маннапов та шундыйлардан. Перспективалы тәнкыйтьче. Хә сән Хэйр н: С. Маннапов тәнкыйтьче генә түгел, ул юлда, эзләнә, үзен художник итеп тоя. логик фикерләүдән бигрәк образлы фикерләүгә ныграк өмет баглый төсле. Телендәге бизәклелек тә шуннан киләдер. Художниклык сыйфатын югалтмасын иде Салих. Тасвири тәнкыйть —яхшы сәләт, ләкин тәнкыйтьтә үзеңне тыебрак язарга кирәк. Аңа үзен прозада сынап карарга киңәш итәсе килә. Хатип Госман: Р. Миңнуллин иҗаты хакындагы әйбәт мәкаләнең ахырындагы “спираль”, “сират күпере” кебек метафоралар фикерне аңлауны кыенлаштыра. Чибәрләп язарга омтылу, чыннан да, үзен сиздерә. Бу, бәлки, “амфибиялек" (художниклык белән тәнкыйтьчелек кушылуы) күренешедер. Флүн М у с и н (секция җитәкчесе): Биредә бик эшлекле фикер алышу булды. Тәнкыйтьче иҗаты турында бу кадәр тәфсилле сөйләшү, әйтелгән җитди фикерләр-уңай бәяләр һәм теләкләр —шуңа кайтып кала ки, без бүген аның китабын—нәшриятка, ә үзен Язучылар союзына тәкъдим итә алабыз... [Секция утырышында, алда телгә алынган язучылардай тыш, Н. Юзиев, М. Хәбибуллин. Н Дәүли. 3. Мәҗитов. Г. Рәхим, X. Халиков, А. Яхин, Ф. Сафия, Р. Ннзамиев. Ф. Галпмуллин, Р. Кукушкии, Ф.Зөлкарнәев һ.б. — барлыгы 26 кеше катнашкан.] «Төкле аягың белән!» БЕРЕНЧЕ КИТАПКА ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНА ТӘКЪДИМ ХАТЫ Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев) нәшриятка тәкъдим иткән җыентыгын “Хәтер" исемле эссе белән ача. Мәгънәле адым! Яшь тәнкыйть ченең әле яңа гына язылган әсәре китапка беренче булып кереп китә, аның тулы хокуклы, вәкаләтле илчесе буларак алга килеп баса. Димәк, егет уйлана! Бүгенге көнебезнең иң авыр һәм иң катлаулы “ХӘТЕР” мәсьәләсенә шулай тере образлар аша игътибар итүе, татар әдәбияты хәзинәсеннән иң көчле әсәрләрне төпле итеп сайлап ала белүе аның җитлеккәнлеген, җитдилеген, сугышчан характерга ия икәнлеген берсүзсез раслый. Китапта мөхтәрәм әдипләребез Г.Бәширов, С. Хәким, Ә. Еники, М. Мәһ- диев, ни өчендер коралларыбызны барлаганда еш кына хаксызга онытып җибәргәли торган якты шәхес X. Камал, И. Юзеев, В. Нуруллин, Г. Рәхим, Р. Гатауллиннар бер сафта тезелешеп торалар. Җыентыкка кергән, югарыда исемнәре саналган әдипләребезнең иҗатлары бер-берсенекенә охшамаган, алар, һәммәсе дә диярлек, —үзенчәлекле талант ияләре. Салих Маннапов шул үзенчәлекнең төсмерләрен берәмтекләп таба, барлый алган. Үзенчәлекне таба алу мәкаләләрнең үзгә формасын билгеләгән, аһәңен аерырга булышкан. Мәкаләләрнең чын күңелдән, чын уйлардан туганлыгы күзгә бәрелеп тора. Авторнын йөгерек һәм ягымлы теле бар; кирәк икән, ул усаллана, каты таләпләр дә куя белә. Хуш Арабызга беренче адымнарыннан ук ышаныч тудырган яшь тәнкыйтьче килә. Без аны көтә идек. Гомерләре буена татар әдәбиятының дошманнары булган, үз кәефләре өчен генә кемнәрнедер мактап, кемнәрнедер күтәреп йөрткән [кайбер] саламторханнарны алыштырырга ныклы адымлы, туры сүзле иптәш килә. Төкче аягың белән, Салих дус!.. Мин сиңа, үз иҗатымның да сафлыгын саклауда торачак чын дуска, бик рәхәтләнеп рекомендация бирәм. Безнең союз чын кешеләргә дә мохтаҗ! Бик мохтаҗ! Аяз Гыйләҗев. 17 май. 1982 ел. Казан. «Сабыр төбе сары алтын» ТӘКЪДИМ ХАТЫ Салих Маннаповны (Мөдәррис Вөлиев) мин күптән—аның студент елларыннан ук күреп беләм. Ләкин байтак кына вакыт мин аны шулай “күреп“ кенә белеп йөрдем. Бәлки, моңа Мөдәрриснең артык сабыр, тыныч холкы сәбәп булгандыр Башка бер төркем студентлар авызларыннан чатыр чотыр ут чәчеп, редакция һәм Язучылар союзы коридорларында генияльнын бәхәсләр корып, бәбәгеңә чәчрәп кергән бер чорда. Мөдәррис тәүфыйк кануннары кушкан микъдарда гына авыз читләре белән елмаеп, тын гына йөри бирде... Минем алда (һәм башка күбәүләр алдында да дип беләм) Мөдәррис әдәби тәнкыйтьче, бүгенге татар әдәбиятындагы яңа күренешләргә бәһа бирүче, бүгенге әдәбиятның үзенчәлекләрен билгели алучы, аның яхшы киләчәге өчен кайгыртучы шәхес, әдәби шәхес булып ачылды. Шунысы куанычлы. Мөдәррис—коры сүзле, “коеп куйган академ" тән кыйтьче түгел, ә киң катлау укучыларга укылышлы, ялгансыз фикер йөртүче, караны кара дип. акны ак дип дөресен әйтеп бирә белүче тәнкыйтьче. Шул ук вакытта ул ак белән караны аерганда, кызып китеп, элгәрләр суккан күперләрне сүтеп ташламый, буш сүзләр белән әрләү-сүгүләргә ирек бирми — икенче төрле әйткәндә, ул бәхәстә дә культуралы тәнкыйтьче булып кала. Сүземне “Сабыр төбе сары алтын" дигән мәкальдән башлаган идем. Чыннан да. студент чакта әвәрә килеп чәпчеп йөргән күбәүләрнең инде исем фамилияләре дә онытылып бетте. Ә менә сабырлыкның соң чигенә җиткән, оялчан Мөдәррисебезнең без бүген тирәннән, күңел һәм акыл түреннән чыккан фикерләренә олыбыз кечебез тәҗрибәле колагыбызны салабыз һәм алдыбызда инде өлгергән язучы күрәбез... Гәрәй Рәхим. 12 октябрь, 1982 ел. Мәскәү. «Мәскәү дә каршы килмәс» ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ КАРШЫНДАГЫ КАБУЛ ИТҮ КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫ БЕРКЕТМӘСЕННӘН (1983 ЕЛ. 30 МАРТ) Рафа эль Мостафин: Салих Маннапов соңгы елларда татар әдәби тәнкыйте өлкәсенә килгән яшьләрдән берсе һәм арада иң талантлысы. өметлесе дип әйтер идем Аның мәкаләләре авторның әдәбиятны тирән тоеп, яңа нечкә зәвык белән якын килүе, һәр иҗат кешесенең индивидуаль үзенчәлекләрен оста тотып ала һәм анализлый белүе хакында сөйлиләр. Язучыларның иҗатларына бәйләп, ул гомумән әдәбиятның эстетик һәм тәрбияви максатлары, аның киләчәктәге бурычлары хакында зур сүз алып бара. Сибгат Хәким (Кабул итү комиссиясе рәисе): Әдәби тәнкыйтьнең бездә зур традицияләре бар. Г. Ибраһимов, Гомәр Гали, Г. Нигьмәтиләрне генә искә төшерик. Алар—чын мәгънәсендә әдәбиятның язмышы турында кайгыртып, аның өчен янып-көеп. принципиаль фикерләре белән әдәбиятның барышында даими йогынты ясап, аның юнәлешен билгеләп килгән тәнкыйтьчеләр. Алардан соң бездәге тәнкыйтьнең дәрәҗәсе шактый түбәнәйде, вакланды, саф әдәби тәнкыйтьчеләр бөтенләй юкка чыкты диярлек. Тик сугыштан соң, алтмышынчы елларда гына, бер төркем яшь тәнкыйтьчеләр мәйданга килеп, тәнкыйтьнең дәрәҗәсе тагы да үсә башлады. Рафаэль Мостафин. Нил Юзиев. Тәлгат Галиуллин. Ибраһим Нуруллиннар безнең әдәби тәнкыйтьне яңа югарылыкка күтәрделәр. Инде хәзер мәйданга тагы да яңарак буын тәнкыйтьчеләр килә. Мансур Вәлиев, Ринат Мөхәммәдиен. Равил Кукушкиннар буыны. Шул ук буынга Салих Маннапов та карый. Араларында иң яше ул. Ләкин әзерлеге, әдәби зәвыгы белән бер дә алардан ким түгел. Мәкаләләре кызыклы, проблемалы, язучыларның иҗатына тирән үтеп керә белә, бәяләре дәлилле, ышандыргыч. Ул күбрәк шагыйрьләр, поэзия турында яза. Күрәсең, үзенең дә шагыйрь булуыннан инде бу. Аның мәкаләләренең шигъри стиле дә. бәлки, шуның белән аңлатыладыр, һәрхәлдә, минем үземә мондый стиль ошый, ул әдәби әсәр кебек тәэсир итә, мавыктыра, уйландыра. Мин Салих Маннаповны союзга керергә бик лаеклы дип табам. Тәнкыйтьчеләрне вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләре нигезендә союзга алу практикасы моңарчы да бар иде... Моңа Мәскәү дә каршы килми. [Әлеге утырышта шулай ук Н. Юзиев, А. Расих, Т.Мнңнуллин катнашкан һәм чыгыш ясаган.] «Усал тәнкыйтьчеләребез юк» ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ УТЫРЫШЫ БЕРКЕТМӘСЕННӘН (1983 ЕЛ. 10 ИЮНЬ) Сибгат Хәким: Безнең әдәбият тарихында төрле тәнкыйтьчеләр бар иде. Төрле яссылыктагы, төрле дәрәҗәдәге. Бүгенге яшьләргә мин шул тарих, традицияләрдән чыгып карыйм. Мөдәррис Вәлиевне без Кабул итү комиссиясендә бертавыштан хупладык. Белемле, әзерлекле кеше килә безнең тәнкыйтькә. Язганнары анализлы, объектив. Мин аның бераз усаллыгы да сизелеп торуын телим. Кызыклы тәнкыйтьче. Өметем зур аңа. Әдәбиятка күп эшләр дип ышанам. Аяз Гыйләжев: Тәнкыйтьчеләргә мин бер критерийдан чыгып бәя бирәм: бармы аның принципиаль позициясе, шуны эзлекле дәвам итәрлек көче бармы аның? Мөдәррис беренче адымнарыннан ук әдәбият дөньясындагы акны-караны аера башлады. Ышаныч белән әйтә алабыз: иҗат йөзе булган төпле-җитди тәнкыйтьче үсеп килә. Фарваз Миннуллин: Мөдәррис үзенең зур мәсьәләләр күтәреп чыгарга сәләтле булуын раслады. Беркемгә дә охшамаган, үз тавышы булган тәнкыйтьче... Ихтирам саклап, турысын әйтеп бетермәгән чаклары булгалый, —моны искә алсын иде. Шәүкәт Галиев: Мөдәррис Вәлиевнең тәнкыйтьтә үз ачышлары бар. Китабы нәшриятта берсүзсез хуплап каршыланды. Мөдәррис “Татарстан яшьләре” газетасы аша республика күләмендә яшь тәнкыйтьчеләр студиясе оештырды һәм аны уңышлы алып бара. Моны аның бик мөһим җәмәгать эше дип санарга мөмкин. И л д а р Ю з е е в : Мөдәрриснең үзенчәлекле сыйфаты— тәнкыйть хезмәтләрен әдәби әсәр дәрәҗәсендә, тиешле форма һәм стиль табып, мавыктыргыч итеп язуы. Аңа республика яшь язучылар конференциясендә, әдәби ел йомгакларында докладлар ясау тапшырылган иде,—әйбәт башкарып чыкты, ышанычны аклады. Азат Әхмәдуллин: Мөдәррис Вәлиевнең әдәби тәнкыйтьтә үз йөзе, үз стиле бар Тәнкыйтьче алдына усал булу бурычы гына куелмый бит. Әдәбиятның сәнгатьчә асылын ачу, аны пропагандалау, аңлату бурычы да тора безнең алда. Тәлгат Галиуллин: Тәнкыйтьтә бүген ике юл ачык аерыла: язучылар тәнкыйте һәм академик-гыйльми тәнкыйть. Мөдәррис Вәлиев шушы ике Яңа китап чыгу авторга г1а. наширгә г)ә сөенеч (Т Миңну.иин. Ш Галиев. М. Вәлиев 2003ел) юнәлешнең уртасыннан, аларны берләштереп бара: әдәби яктан тәэсирле, фәнни яктан анализлы итеп яза. Раанл Фәйзуллин: Мөдәрриснең үткән ел “Казан утларьГнда зур зур берничә мәкаләсе басылды. Җитди хезмәтләр. Шулерның үзәк матбугатта да лаеклы яңгырарлык фикерләре бар иде. Ләкин алар үзебездә генә калды. Бөтенсоюз әдәби процессында активрак катнашу, гомумән, безнең әдәби тәнкыйть алдындагы бурыч булып кала әле. Гариф Ахунов (Язучылар союзы идарәсе рәисе): Халтурага каршы усал тәнкыйтьчеләребез юк безнең хәзер. Ринат Мөхәммәдиев: Мөдәррис Вәлиевнең халтурага каршы кискен чыгышларын барыбыз да хәтерлибез. Ләкин алар ничек кабул ителә бит... Гариф Ахунов: Сезнең беравыздан хуплавыгызны да истә тотып, аны китабы чыгып өлгергәнче үк союзга алу мәсьәләсен кайгыртачакбыз. Мөдәрриснең әлегә кадәр эшләгән эшләре моңа нигез бирә. «Бер юллардан атлавыбыз билгесе» НИЛ ГАФУР УЛЫ ЮЗИЕВ КИТАБЫНДАГЫ КУЛТАМГА Мөдәррис туган! Безнең тормыш сукмаклары. Аккош күле бакчасындагы сукмаклар кебек, гел янәшәдә бара, якынаеп, тоташып та куя. Бу китапның дөнья күрүен лә мин әнә шундый бер юллардан атлавыбызның билгесе итеп кабул итәм. Һәрдаим хәерхаһ теләктә торуың өчен чын күңелемнән рәхмәтләр юллыйм Сиңа! Киләчәктә дә шулай бер сукмаклардан бергәләп йөрергә насыйп булсын! Тормышында ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп, хөрмәт белән: Нил абыең. 5 июль. 1991 ел. «Бу, ихтимал, соңгы теләгемдер...» Мөхтәрәм Мөдәррис әфәнде! Сезгә зур бер үтенечем бар: Сез [Татарстан китап нәшриятында) чыгачак беренче томның “баш редактор”ы булсагыз иде. Бу бик мөһим, бик кирәк. Бигрәк тә китапның үзе өчен... Сезне республикада белмәгән кеше юктыр. Китап эчендә Сезнең исемегез булуы ул китапның дәрәҗәсен бермә-бер күтәрәчәк... Хәзер “баш редактор" дигән вазифа бармыдыр, юкмыдыр - мин ачык кына белмим, әмма Сез беренче томның “баш редактор"ы булырга тиешсез. Бу, ихтимал, соңгы теләгемдер. ул үтәлергә тиеш. Ихтирам белән. Әмирхан Еники. 10 январь. 2000 ел.